Логотип Казан Утлары
Шигърият

РӘСЕМ БЕЗДӘН—ҖАВАП СЕЗДӘН

 

12нче санда басылып чыккан фотога күп кенә рәсем аслары килде. Менә аларның кайберләре.

 

Җаның бик-бик сыкраса да

 Түзәргә тырыш, Гаффар!

Бәлки әле мичкә сине

 Гөнаһларыңнан саклар...

 

Зинфирә ГАБДРАХМАНОВА,

Мамадыш районы, Үсәли авылы.

 

***

Диогеннан соципотекага фатир алдым...

Мәсгут ИСХАКОВ,

Әгерҗе, Гагарин урамы.

 

***

Ишек ачып керсәм, түшәм

Башыма төшүе бар.

Бер кичкә кер мичкә, диләр,

Бер кичкә бу да ярар.

 

Рәис ГАЙНЕТДИНОВ,

Әлмәт шәһәре

 

* * *

Алтын балык үзенә дәште, утын кисәсе бар, ди.

Лидия ШАКИРОВА,

Яңа Чишмә районы,                   

 

***

Әлегә башны калкытып

Дөньяны күзләп була.

Кисмәк тә буш, кесә такыр—

Күзләргә яшь тыгыла.

Гайдан

Казан

 

БАТУЛЛАдан берьюлы унөч җавап килде.

Тотса мәскәүләр якаң!

Язарга тема калмагач.

Никадәр генә яшерсәң дә нишләп утырганыңны беләбез.

Кризис вакытында язучының хәле.

Сез белмисез әле минем кайда эшләгәнне!

Мичкәне миннән тартып алалмыйсыз,

патаму што мин депутат, быррат.

Кара мичкәй эчләреңдәй кара мыек мүчкәдәй.

Монда җылы, монда рәхәт, диде Гаффаров Әхәт.

Оям булды, берәр хатын табасы гына калды.

Җүнле хатын мине мичкәм белән күтәреп алып китәр...

Бай курасына әхрәнгә урнаштым.

Кыш көне кайда торыр микән бу бичара?

«Татмедиа»ның татар авторы.

***

Иркен мәйданнарга чыккан чакта

Татарныкы иде «мөшкә»дә...

Пушкин әкиятендәге карчыктай,

Утырып калдык... ярык мичкәдә.

Мөдәррис МӨХТӘСИПОВ

***

Әкәм-төкәмнең өе гел үзе белән.

Марс АХУНОВ

 

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарыгызга тагын бер фото бирәбез...

Сездән тапкыр җаваплар һәм хикмәтле фотосурәтләр көтәбез!