Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕР БАЛКЫШЛАРЫ

 

ФОАТ ГАЛИМУЛЛИНГА 70 ЯШЬ

Зыялылык һәм затлылык кебек күркәм сыйфатларны кеше каян ала? Алу бер хәл «Тормыш» дигән озын юлның катлаулы һәм текә баскычларын үткәндә бу сыйфатларны югалтмыйча, каралтмыйча ничек саклап калып була?

Сабый бала Фоат күңелендә сугыш каһәрле ике ягы белән истә калган. Берсе— ятимлек, икенчесе—ачлык. Өч бала белән тол калган Нурхәят апа гаиләсенә дә әнә шул ике золым бергә килеп керә. Ләкин авырлыклар никадәр зур булмасын, шушы золымнарны коч-хәл белән жиңә-җиңә, өч ир-бала үсеп аякка баса.

Фоат 1952 елда Арпаяз башлангыч мәктәбен, аннан 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлый. Озын буйлы, арык гәүдәле бу малайның мәктәптә уку елларында ук төрле яктан сәләте барлыгы күренә. Тагар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсем апа үзе ач булса да тавышы көр булган малайның матур итеп шигырьләр укуына игътибар итсә, 1957 елда Кукмара районында Татарстан яшьләренең Беренче фестивалендә җыр белән катнашкан яшь егетне район мәдәният бүлеге мөдире, сугыш каһарманы Сәет Сәгыйтев күреп алып, «синең урының мәдәният юлында» дип хәер-догасын бирә һәм аны Арпаяз авылы клубы мөдире итеп билгели.

1967 ел Фоат Галимуллин өчен борылыш елы була. Инде төрле фестивальләрдә катнашып урыннар яулаган, әзме-күпме үз исемен мәдәният әһелләренә ишеттерү бәхетенә ирешкән, Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап, «халык театры режиссеры» белгечлеге алган, солдат хезмәтен татыган, өйләнеп гаилә корып җибәргән Фоат Галимуллин Татарстан радиосындагы дикторлар конкурсында катнаша һәм җиңеп чыга. Монда ул Камал Саттарова кебек тәҗрибәле диктор белән бергә эшләү, Габдулла Шамуков, Госман Әхмәтҗанов, Мәрьям Арсланова, Айрат Арсланов, Ибраһим Гафуров кебек сәхнә һәм сүз осталарының матур, файдалы киңәшләрен ишетү бәхетенә ирешә. Бигрәк тә адаш абыйсы Фуат Халитовның  ярдәмен нык тоя.

1969 елда Мәскәү радиосында өч айлык стажировка үткәндә, беренче категорияле диктор Фоат Галимуллинга исеме бәген илгә мәгълүм Юрий Левитан белән якыннан аралашырга, аннан дәресләр алырга һәм бу сирәк тавышлы талант иясенең үзенә карата уңай мөнәсәбәтен тоярга туры килә. Бервакыт Юрий Борисович шәкертләре арасында рәсми хәбәрләрне үзе сыман итеп уку буенча ярыш оештыра, ә анда татар егете Фоат Галимуллин җиңеп чыга! Остазы шуның өчен ана Останкино башнясында урнашкан «Күкнең җиденче каты» ресторанына чакыру билеты бирә

Радиода эшләгән елларында Фоат Галимуллин Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, ә 1974 елда әдәбият кафедрасына укытучы итеп эшкә алына. Аннан—декан урынбасары вазифасы, аспирантура, филология фәннәре кандидаты булу, факультет деканы, докторлык диссертациясе, профессор исеме, кафедра мөдире.

1990 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ике срок рәттән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Күп инде алар санап китә калсаң...

1999 ел. Җәмгыять инде дистә еллап күчеш чорында яши. Шушы елның май аенда башланган Татарстан язучылары корылтае өзелеп калды. Буталчык һәм авыр чорда берлекне әйдәп барырлык җитәкче сайланылмады. Язучылар үзләре дә шактый кыен хәлдә. Чөнки озакка сузылган тартышу беркем файдасына да сөйләми иде. Тиз арада татар әдәби хәрәкәтенең башында тора алырдай зат кирәклеге кискен рәвештә килеп басты. «Ризалашу—синнән, сайлау—бездән!» диләр Фоат Галимуллинны бу җитди эшкә кодаларга дип  «Аккош күле»нә килгән язучылар. Үзенә йөкләтелергә тиешле эшнең бөтен җитдилеген күз алдында тоткан Фоат Галимуллин тагын бер зур сынау алдында кала. Бик күп могтәбәр кешеләрнең күзе өмет һәм теләктәшлек белән аңа төбәлгән. Ничек шуны аңламыйсың да акламыйсың инде?!

Бер срокка сайланган Фоат Галимуллин 6 ел дәвамында Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифасын башкара. Шуның өстенә якташлары—Кукмаралылар— Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка сайлап куялар. Дәүләт Советы сессиясендә исә Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиянең әгъзасы буларак, аңа тагын бер эш йөкләтелә. Тарта торган йөк никадәр генә авыр булмасын, Фоат Галимуллинның кешеләр белән эшли белү тәҗрибәсе, халык күңеленә якынлыгы, әдәбият һәм аның фәнен тирәнтен өйрәнгән һәм бу өлкәдә үзенен фикере, кыйбласы булуы, аңа могтәбәр язучыларыбызның һәм якташларының ышанычын акларга, үзенә тапшырылган вазифаны намус белән үтәп чыгарга ярдәм итә.

Алып бара торган хезмәтенең киң колачлы булуы, әлегә кадәр дә әдәбият дөньясында танылган галимнең фәнни һәм иҗади эшчәнлеген тагын да киңәйтә, тагын да камилләштерә. Татар әдәбияты тарихының төрле чорларын чагылдырып язган күп санлы фәнни хезмәтләре (аларның саны алты йөздән артык), шулар арасында күренекле язучы Гариф Ахунов иҗатын яңа күзлектән чыгып бәяләгән «Инешләр Иделгә кушыла» китабы, 20-30нчы еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәтен тикшереп язган «Эстетика һәм социологизм» дигән монографиясе, төрле чорларда яшәп иҗат иткән аерым язучыларның иҗатын өйрәнеп-тикшереп язган «Офыклар алдан күренә» мәкаләләр җыентыгы, «Мәгъсүм Насыйбуллин: язучы турында биобиблиографик китап» кебек хезмәтләре булган галим тагын бер җитди китабы «Эзләнү китабы» белән җәмәгатьчелекне куандырды. Әлеге китапта автор татар әдәбиятындагы күп кенә катлаулы мәсьәләләргә үз фикерен белдерә, яңа гасыр чигендә әдәби хәрәкәтнең үзенчәлекләрен билгели. Әлеге китап, яңа гасыр башланган чорда язылып, татар иҗтимагый аны каршында торган шактый катлаулы, буталчык мәсьәләләргә күпмедер дәрәҗәдә җавап та иде. Галимнең «Эстетика һәм социологизм» китабында вульгар социологизм мәсьәләсе 20-30нчы еллар әдәбиятына бәйле тикшерелсә, «Эзләнү китабы»нда исә бу күренешнең ике гасыр чигендәге әдәбияттагы роле ачыклана. Автор игътибар үзәгенә татар әдәбиятының башка әдәбиятлар белән бәйләнеше, халкыбызның бөек шәхесләре һәм татар милләтен күтәрүдә аларнын роле, тел, сөйләм культурасының бүгенге халәте, яшь буынга әдәбиятны өйрәтү мәсьәләләрен дә куйган. Гомумән алганда, галимнең ныклы принципка корылган фәнни хезмәтләре татар әдәбияты белеме фәнендә җитди урынны алып тора.

Алда язганыбызча, торгынлык чорыннан соң туган демократик үзгәрешләр бөтен тармакларларга да үтеп керде. Яңарыш чорында алгы сафта булып, вәзгыятькә муафыйк яңа фикер үткәрергә тырышу һәрбер кешедән дә килә торган эш түгел ул. Галимебезнең мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту буенча иң кыен вакытларда яңа дәреслекләр, уку әсбаплары, методик кулланмалар төзүен батырлык дип кабул итәргә кирәктер.Чөнки бу елларда кискен булып килеп баскан «әдәбиятны ничек укытырга, нинди методлар белән укытырга һәм ни өчен укытырга?» дигән сорауга Ф.Галимуллин педагог һәм методист, сүз остасы һәм галим буларак, беренчеләрдән булып җавап бирде. Аның авторлыгында 1987 елны IX сыйныф өчен төзелгән туган тел һәм әдәбият дәреслеге,1991 елда X сыйныф өчен туган тел һәм әдәбият дәреслеге,1995 елда рус мәктәпләренең VI сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек—хрестоматия,1995 елда татар урта гомуми белем мәктәбенең XI сыйныфы өчен дәреслек, 2000 елда X сыйныф өчен дәреслек, 2001 елда шундый ук мәктәпләрнең VII сыйныфы өчен дәреслек төзелде.

Фоат Галимуллинның мәктәпләр белән бәйләнеше дәреслекләр төзү белән генә чикләнми. Озак еллардан бирле ул үз кафедрасы укытучы-галимнәренен мәктәптә педагогик практика белән җитәкчелек итүен күзәтүдә тота, даими рәвештә үзе мәктәпләргә чыга, төрле мәктәпләр базасында фәнни конференцияләр, очрашулар үткәрүдә катнаша.

Мәгълүм булганча, соңгы елларда сүз сәнгате шактый аксый. Бу бер татар мәдәниятенә генә кагылмый. Еш кына радио, телевидениедән тапшырулар караган-тыңлаган вакытта элеккеге дикторларны искә төшерәсең. Урысларның Левитаннары булмаган кебек, татарларның да, нишләптер, Галимуллиннары, йә булмаса, алар дәрәҗәсендәге бүтәннәре (Ф.Галимуллинның укучысы Тәлгать Хамматшинны санамаганда) юк. Бу нәрсә? Кешеләрнең, шул исәптән рухи байлык ияләре—мәдәният юлындагыларның да—сүз сәнгатенә, аның нечкәлекләренә, нәфислекләренә битарафлыгымы? Әллә бөтен нәрсәне дә, шул исәптән телне дә, коммерция кебек җансыз, рухсыз, нурсыз күренешләрнең җиңүеме?

—Дикторлык элек бик җитди һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе иде. Диктор турыдан-туры халык белән аралаша, хакимият карашларын дөрес һәм ышандырырлык итеп халыкка җиткерә. Ә монда инде тавышның көче, аһәне әһәмиятле рольне уйный. Башка һөнәр ияләренә үз эшләрен башкарганда махсус бурычлар куелган кебек, безнен һөнәргә дә таләпләр куела иде. Бигрәк тә турыдан-туры эфирга чыгып сөйләгәндә җаваплылык нык арта. Хәзергеләр кебек теләсә нәрсә сөйләп утырып булмый. Мин хәзерге алып баручыларның күбесен кабул итеп бетерә алмыйм,—ди Фоат Галимуллин.

Килешәм, килешми мөмкин түгел, дикторлык эшенең бөтен нечкәлекләрен белгән Фоат Галимуллинга түгел, әле безгә дә, авызы әйткәнне колагы ишетми торган, теленә салынып сөйләп утыручыларны тынлап утыруы җиңел түгел.

Фоат Галимуллинның бу юнәлештәге эшчәнлеге дә хуплауга лаек. Аның сәнгатьле уку буенча басылган «Укучыларны сәнгатьле укуга өйрәтү». «Мәктәптә сәнгатьле уку» дигән кызыклы һәм җитди хезмәтләре бүгенге яшьләрне сүзнең серләренә, нечкәлекләренә өйрәтүдә әһәмияткә ия.

Чорыбыз шагыйре Ркаил Зәйдулла үзеннән алда яшәп иҗат иткән талантлы шагыйрьләрнең күп кенә сыйфатларын туплаган каләмдәше Мөдәррис Әгыәмов истәлегенә кызыклы буыннар чылбыры төзи: Мөхәммәдьяр—Акмулла—Тукай— Туфан—Мөдәррис.

Фоат Галимуллин—укытучы, методист, әдәбият галиме, диктор, җәмәгать эшлеклесе... Әгәр дә санап киткән өлкәләр буенча аерым-аерым шундый буыннар чылбыры төзүче булса, һичшиксез, ул чылбырның һәрбер очын Фоат Галимуллинга китереп тоташтырыр иде. Бу өлкәләрнең кайсысын гына алсак та, ул үзен чын остаз, талант иясе итеп күрсәтте. Ә андый затлар тормышыбызда күп түгел бит. Ләкин алар булганнар, бар һәм тагын да булырлар.

Милләтебезнең фидакарь инсаннары. Гадәти тормышта ниндиләр алар?  Кулымда күренекле әдип Рафаэль Сибатның «Көлдән күтәрелгән гөлләр» дип аталган китабы. Дәһшәтле 1941 елда туып, сугыш уты көйдергән сөремле-көлле туфрактан гөлләрдәй балкып күтәрелә торган көчле рухлы шәхесләр турында сөйләнелә әлеге китапта. Канлы елларда дөньяга килеп, дагалы итекләр сытарга-изәргә маташканда догалы мизгелләр коткарып калган өч кеше язмышында халкыбызның могҗизалы да, аянычлы да тарихы чагыла. Шул өч кеше арасында—Фоат Галимуллин. Фоат Галимуллин күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев кебек көлле туфрактан күтәрелгән. Ә көлле туфрак-ул бәрәкәтле туфрак. Көлле туфрак начар укыш бирә алмаган кебек, китапта язмышлары сурәтләнгән төрлесе төрле тармакта эшләгән өч зат та бу тормышта үз урыннарын гына табып калмаганнар, ә кылган изге гаматдәре аша башкаларга төшкән авырлыкларны да күгәргәннәр, авыр минутларда төрле кешеләргә төрлечә ярдәмгә килгәннәр.

Галимулла бабасының намаз-ниязлы нигезендә догалы мизгелгә туры килеп тугангамы Фоат ага-чын-чынлап бәхетле язмышлы кеше. Чөнки ул җитмеш яшен тутырган көннәрдә дә әдәбият фәненең алга китеше, татар халкының киләчәк язмышы өчен уйланып, борчылып, яшь вакытындагы тырышлыгы белән армый- талмый эшләп йөри. Шул көннәрдә генә, аның җитди күзәтүләренең тагын бер нәтиҗәсе булып, XX гасыр идеологиясе басымы астында татар язучыларынын проза өлкәсендә сәнгатьлелек өчен көрәшләрен яктыртып язган «Татар әдәбиятында эстетик эзләнүләр» дигән китабы табадан төште.

Ул бүген дә Татар дәүләт-гуманитар университетының биш профессор һәм алты доцентны берләштергән татар әдәбияты һәм методикасы кафедрасын җитәкли. Укыткан шәкертләре аның кул астында докторлык, кандидатлык диссертацияләре язалар һәм аларны уңышлы яклыйлар.

Ф.Галимуллин заман үзгәрешләренә, көн таләпләренә туры китереп, татар һәм рус мәктәпләре өчен дәреслекләр, уку әсбаплары, методик кулланмалар төзи. Төзегән китапларын Татарстан мәктәпләрендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә укытучылар көтеп ала. Укытып чыгарган меңләгән шәкертләре исә үзләре төрле дәрәҗәдәге мөгаллимнәр рәвешендә милләтебез балаларына аң-белем, тәрбия бирүдә аның юлын дәвам иттерәләр.

Ул бүген дә сүзе һәм эше белән халык арасында. Гадилеге белән гадилеген, гаделлеге белән таләпчәнлеген бергә кушып, халыкка, фәнгә хезмәт итү юлында. Ул—татарлар яшәгән һәрбер төбәктә билгеле, үз, якын.

Ә без исә, үз чиратыбызда, милләтебезнең йөз агы булган затлы шәхесне күркәм юбилее белән котлап, аңа исәнлек-саулык, озын, куанычлы гомерләр телик.

Әлфинур НӘҖИПОВА-ЗИННӘТУЛЛИНА.

ТДГПУ доценты

Хөрмәтле укучыларыбыз һәм авторларыбыз!

Журналыбыз белән даими танышып баручылар белә булыр: бездә «Казан утлары» архивыннан» дигән рубрика бар. Бу сәхифә байтак еллар гамәлдә булса да, элегрәк елларда материаллар сирәгрәк чыга иде. Соңгы вакытта «архив» активлашты, журналның һәр санында диярлек татар тарихыннан иҗтимагый әһәмияткә ия булган фотосурәтләр басылып килә. Теләгебез—алга таба да рубриканы кызыклырак һәм мәгънәлерәк итү. Бу эшне уңышлы дәвам итү өчен сезнең дә булышлык кирәк. Сезгә мөрәҗәгать-гозеребез шул: үзегезнең шәхси, гаилә альбомнарында яки оешма-учреждение архивларында сакланган кызыклы, тарихиҗтимагый кыйммәте булган (әдәбият һәм сәнгатебезнең мәшһүр шәхесләре, истәлекле мәдәни вакыйгаларга караган күренешләр, Казан һәм Татарстан тарихын яктырткан сурәтләр һ.б.) фоторәсемнәрне безгә юлласагыз икән! Шул рәсем турында аңлатма-комментарийларның булуы да шарт, әлбәттә. Без аларны журналда файдаланганнан соң, кире ияләренә кайтара алыр идек.

Әйдәгез, кадерле укучылар, мөхтәрәм милләттәшләр, кайдадыр киштә- шкафларда, альбом-папкаларда ябылып яткан истәлекле ядкарьләрне яктыга чыгарыйк, халкыбызның рухи елъязмасы сәхифәләре булып киләчәк буыннарга хезмәт итсен алар! Сездән кызыклы фотоматериаллар көтәбез.