БӨДРӘ ТАЛЛАР СИМФОНИЯСЕ

Танылган рәссам, күләмле нәкыш әсәрләре, пейзаж, портретлар остасы рәссам Зөфәр Гыймаев татар сынлы сәнгатенә 1970 нче еллар ахырында, авыл тормышына багышланган зур картиналары белән килеп керде. Тормышны белү, хезмәт кешесенә мәхәббәт, авыл стихиясен-чәчәкле-гөлле илаһи тирәлеккә төреп, күпне күргән аксакалларны, ак яулыклы гүзәл әбиләрне идеаллаштырып моң, табигать матурлыгы аша-әхлагыбызның терәге итеп сурәтләү-аның какшамас иҗат принципларына әверелде (“Дәүәнигә хат килде”, "Батыр”, “Бәйрәм бүген” әсәрләре һ. б.) Сәнгать көллияте (1966-76). Ленинградта И.Е.Репин исемендәге нәкыш, сынчылык һәм корымчылык институтында, 1978-80 елларда Казанда, X. Якупов җитәкчелегендәге СССР Сәнгать академиясе остаханәсендә алган белем профессиональ осталыкның нигезен тәшкил итте. 90нчы еллар ачкан мөмкинлектән файдаланып миллилек, традицияләрне кайтару, меңьеллык тәрәккыят нәтиҗәсендә тупланган «асылташларны»бүгенге чор вазгыяте белән тоташтыру принциплары игълан ителгән заманда 3.Гыймаев-милли идеалларны алга сөргән зур иҗат, мәдәният темасына, сәнгать кешеләренең күләмле образларына таба йөз тотты Оста С. Сәйдәшев,Б. Урманче, Г.Рахманкулова,Нәкый һәм Празат Исәнбәт, Р.Бикчәнтәев, М. Сәлимҗанов, Р. Мостафин портретлары аша заманыбыз мәдниятен, аның омтылышларын, төп миссиясен сурәтләде.

Без яшәгән XXI гасыр сукмакларына ташып чыккан бу иҗади дулкынның аерым чагылышы-яратып, сөеп башкарган балалар портреты жанры («Алиса», рәссамның улы, кызы портретлары, «Витя», «Мәрьям» һ. б )чәчәк, гөл кебек ачылган балачак һәм тотрыклы, дәрәҗәле иҗат балкышы-Зөфәр Гыймаевның бөтен нечкәлеге белән тоеп, күңеле аша үткәреп, көчле, нәфис итеп ачкан ике зур иҗат өлкәсенә әверелде («Наил Лунаев», «Туфан Миннуллин», «Татар моңы. Халык шагыйре Илдар Юзиев»әдипнең Казан панорамасына иңдерелгән зур портреты) Портрет өлкәсендәге мул һәм кодрәтле эшчәнлеге өчен рәссам 2003 елда Б.Урманче исемендәге сәнгать премиясенә, ә 2005 елда Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Замандашларыбызнын рухи дөньясын баетуда шулай ук 3.Гыймаевның татар авылы, урман-күл, тау-болын күренешләрен сурәтләгән пейзажлары да зур роль уйнады.

«Бәрәзәбаш авылы» пейзажында (1978) рәссам бөдрә яшел таллар, кызыл түбәле шакмаклы йортлар, ташып торган алтынсу-яшел авыл басулары эчендә чайкалып утырган биек манаралы агач татар мәчетен сурәтли; курай кебек, моңлы манарасы белән ул, әйтерсең, күкләргә тоташкан. Яшел түгәрәк таплар өермәсеннән гыйбарәт, җилкән кебек җилфердәгән “каурый”агачлар мәчеткә дә, бөтен могҗизалы тирәлеккә, күктә чайкалган зәңгәрсу-ал болытларга да яшәү ритмын, хәрәкәтчәнлек, тормыш аһәңен өстиләр сыман Җирне-күкне тоташ бер ягымлы стихия итеп сурәтләгән аллы- гөлле бу пейзажның сере-аның, бөтен горизонталь яссылыкны ярып, түргә, югарыга ашкынган перспективасы. Бу-конкрет табигать күренешен, жирне-туфракны, агачларны, мәчет-йортларны матур итеп, бизәкләп-түгәрәкләп, күңел күзе аша үткәреп сурәтләгән пейзаж гына түгел. Әсәрнең төп идеясе-арткы планда көтелмәгәндә кабат калкып чыккан алтын болын, кыр-басуга охшашлы татар тормышының дәвамлылыгына. мәнгелегенә-мәдхия ирештерү Ышану-өмет Хыял. Ялвару һәм сөю.

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев 60 яшен зур иҗади байлык белән каршылый. Татар мәдәни мохитеннән аерылгысыз иҗаты инде бүгенге көн кысасында кыйммәтле мирас, гүзәл табигать, кешелеклелек һәм туган илгә мәхәббәт симфониясе ул.

 

Реклама