Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МАТБУГАТЫНЫҢ АВЫР ХӘЛЕ

 

ЗО НЧЫ ЕЛЛАР МАТБУГАТЫНА КҮЗӘТҮ

1917 елгы Октябрь революциясе вакытында һәм аннан соң большевиклар үзләренең хакимиятен ныгытуда иң әһәмиятле, хәлиткеч юнәлешләрнең берсе итеп алар белән килешмәүчән матбугатны юкка чыгаруны саныйлар һәм аңа каршы аяусыз көрәш җәелдерәләр. Совет хөкүмәтенең 27 октябрьдә үткән беренче утырышында ук матбугат турында махсус декрет кабул ителә. Әлеге декрет нигезендә Россиянең төрле төбәкләрендә большевистик булмаган йөпәрчә газета-журнал ябыла, аларның нәширләре һәм мөхәррирләре кулга алына, басмаханәләре, кәгазь һәм акча запаслары конфискацияләнә. 1918 елның көзенә кадәр, мәсәлән, совет хакимияте тарафыннан гатар телендәге 40тан артык матбугат басмалары чыгудан туктарга мәжбүр ителә: «Вакыт», «Ил», «Корылтай», «Тормыш», «Хөррият», «Сарай», «Йолдыз», «Кояш» газеталары, «Шура», «Сөембикә», «Аң», «Ялт-Йолт» журналлары һәм башкалар.

Шул ук вакытта, большевистик булмаган прессаны юк итү белән беррәттән,Совет хакимиятенә хезмәткә күп телле партия-дәүләт матбугатының киң челтәрен төзү процессы да җәелдерелә. Бу мөнәсәбәттә В.И.Ленинның большевизм танында ук нигезләгән: газетаның коллектив пропагандист, агитатор һәм оештыручы булуы турындагы концепциясеннән чыгып эш ителә.

Совет матбугаты үз эшчәнлеген илдәге хакимиятне беркем белән дә бүлешмәгән большевиклар партиясе съездлары, конференцияләре һәм Үзәк Комитетының директив күрсәтмәләре кысаларында гына алып барырга мәҗбүр ителә. Шуңа күрә ул марксизм-ленинизм рухы белән үтә нык сугарыла һәм анык сыйнфый- пролетар позициядә тора. Мондый куелыш газета һәм журналларның исемнәрендә дә турыдан-туры чагылыш тапкан. Аларның күбесе «Коммунист», «Коммунизм», «Социализм», «Ударник», «Эшче», «Колхозчы» һәм башка шундый ортодоксаль- сыйнфый терминнарны йөртә.

Матбугат совет илендә социализм төзүне сынап карауда, совет кешеләренең, беренче чиратта, үсеп килүче яшь буыннын аңына илнен якты, социалистик киләчәгенә ышаныч хисләре сеңдерүдә үтә актив файдаланыла. Аның сәхифәләрендә индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм культура революциясе мәсьәләләренә даими игътибар бирелә. Газета һәм журналлар көннән көнгә индустрия һәм энергетиканың яңа зур корылмалары, колхозлар тормышы һәм мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр, эшчеләр, колхозчылар арасындагы социалистик ярыш һәм ударниклык хәрәкәте, планнарның вакытыннан элек үтәлүе турында күтәренке-мактанучан рухтагы хәбәрләр урнаштырып тора. Ләкин шул ук вакытта, совет җәмгыятендә, әлегәчә тарихта күрелмәгән тирәнтен,  күп очракларда ирексезләп, көчләп үткәрелә торган үзгәрешләр барышында, халыкның бихисап матди югалтуларга, физик һәм рухи газапларга, кайгы-хәсрәтләргә дучар ителүе турында бернинди дә мәгълүматлар бирелмәгән диярлек.

1930 елларда чыгып килгән газета-журнал битләре илдә үзенең чикләнмәгән хакимиятен урнаштырган И.В.Статин адресына гадәттән артык мактау сүзләре, аның фоторәсемнәре белән тулган. Ул чактагы матбугат Сталинның совет илендә социализм ныгый барган саен сыйнфый көрәш тагын да көчәячәк һәм шуна күрә социализмга каршы чыгучы халык дошманнарын рәхимсез бастырырга кирәк дигән тезисын киң пропагандалап . Ул шулай ук халыкка каршы, дошманнарча эшчәнлектә гаепләнгән, партия һәм совет дәүләтенең билгеле эшлекле тәре өстеннән оештырылган ачык, сәяси суд процесслары материалларын да яктыртып бара. Тик, шул ук вакытта, большевистик хакимият совет матбугатына, ул елларда илдә үткәрелә торган бихисап сәяси репрессияләр һәм алар нәтиҗәсендә нахакка гаепләнгән меңнәрчә һәм меңнәрчә корбаннар турында язарга рөхсәт итмәгән.

1930 елларда Советлар Союзында, сәяси репрессияләр белән беррәттән, милли матбугатны эзәрлекләүнең яңа дулкыны уза. Бу кампания турыдан-туры Сталинның совет илендә руслаштыру сәясәтен тагын да көчәйтүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге белән бәйләнгән була. 1930 елда булып үткән ВКП/б/ның XVI съездында, Сталин: киләчәктә бөтен җир шарында социализм җиңәчәк, милләтләрнең озак вакыт үзара икътисади, сәяси һәм мәдәни хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, йөзләрчә милли телләр арасыннан, башта аеруча баетылган бердәм зональ телләр аерылып чыгачак, ә аннары—зональ телләр нигезендә—аларның иң тәрәккый сүзләрен берләштергән халыкара гомуми тел барлыкка киләчәк, дигән концепцияне күтәреп чыга. (Сталин и Марксизм и вопросы языкознания М., 1953, с.54) Советлар Союзы күләмендә шундый зональ тел булып, әлбәттә, рус теле калырга тиеш дип санала.

Шушы сталинчыл концепциягә нигезләнеп, илдәге рус булмаган халыкларга рус телен тирәнтен өйрәтүне җәелдерү максаты белән, гамәли чаралар үткәрә башлыйлар. СССРдагы милли республикалар һәм аерым өлкәләрнең барлык мәктәпләрендә мәжҗүри рәвештә рус телен укыту кертелә. Акрынлап, бигрәк тә шәһәрләрдә, милли мәктәпләр һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре саны кыскара, балаларның һәм яшүсмерләрнең туган теленнән бизүе көчәя бара. Югары һәм махсус урта уку йортларында укыту, тулаем алганда, рус телендә генә алып барыла. Рус булмаган халыкларның барысының да диярлек, шул исәптән татарларның да, алфавиты рус графикасы кириллицага күчерелә. 1920 еллар башында барлыкка килгән һәм егермедән артык милли телдә, һәм шул исәптән татарча да, китаплар, брошюралар чыгарып килгән СССР халыкларының Үзәк нәшрияты 1930 еллар башында яшәүдән туктый. Мәскәүдә рус булмаган халыклар телендә басылып килгән үзәк милли газета- журналларны да чыгарудан туктаталар. Шундый ук чаралар милли диаспоралар яши торган төбәкләрдә дә үткәрелә. Милли матбугат бастыру эше нигездә союздаш һәм автономияле республикаларга күчерелә.

1930 елларда Советлар Союзында татар телендә 300 дән дә ким булмаган газета һәм журнал чыгып килгән. Алар арасында гомумсоюз, союздаш һәм автономияле республикалар, крайлар, өлкәләр, округлар, шәһәрләр һәм районнар күләмендәге, шулай ук сәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә чыгарылып килгән күптиражлы вакытлы матбугат басмалары булган. Шуларның 170тән артыграгы, 1930 еллар дәвамында, үзәк һәм региональ хакимият боерыклары нигезендә чыгудан туктатылган. Бу газета һәм журналларның 100 гә якыны Татарстан чикләреннән тыш: Россия Федерациясе, Украина һәм Әзәрбайҗанның төрле төбәкләрендә басылып килгән була.

Советлар Союзының башкаласы Мәскәү шәһәрендә татар телендә нәшер ителгән 7 гомумсоюз һәм 2 гомумроссиячел көндәлек матбугат басмалары (3 газета һәм 6 журнал) яшәүдән туктатыла. Аларның барысы да совет чорында дөньяга килгән була.

Туктатылган гомумсоюз күләмле басмаларның беренчесе—СССР Үзәк Башкарма Комитеты Милләтләр Советы органы—иҗтимагый-сәяси «Эшче» газетасы. 1931 елның 31 декабрендә, унөч елдан артык бертуктаусыз чыгып килгән әлеге газетаның соңгы 2039 саны дөнья күрә. Ил күләмендә киң танылган, зур күләмле һәм күп тиражлы бу басма 1918 елның сентябреннән Казан шәһәрендә, 1918 елның 13 декабреннән Мәскәү шәһәрендә, 1920 елның 2 февраленнән яңадан Казанда, 1921 елнын 10 апреленнән туктаганчыга кадәр кабат Мәскәүдә нәшер ителгән. Аны чыгаручы партия-совет оешмаларының исемнәре еш кына үзгәреп торган. «Эшче» газетасы чыга башлаганда: Россия Мөселман Коммунистлар (большевиклар) партиясе Үзәк Комитеты һәм Казан комитеты органы, дип аталган. Аннары ул: 1918 елның декабреннән—РКП/б/ның мөселман оешмалары Үзәк бюросы, 1919 елның августыннан—РКП/б/Үзәк Комитеты янындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросы, 1921 елның апреленнән—РКП/б/ Үзәк Комитеты янындагы төрки халыклар арасында агитаиия һәм пропаганда Үзәк бюросы, 1922 елның мартыннан—РКП/б/ Үзәк Комитеты һәм Милләтләр эше буенча халык комиссариаты янындагы Татар-Башкорт бюросы, 1923 елның октябреннән— РКП/б/Үзәк Комитеты янындагы Татар-Башкорт бюросы, 1924 елның февраленнән— РКП/б/ Үзәк Комитеты янындагы Татар-Башкорт секциясенең Үзәк бюросы, 1928 елның гыйнварыннан—ВКП/б/ Үзәк Комитеты янындагы Татар-Башкорт бюросы органы булган. Бу исемлектән күренгәнчә большевиклар партиясе структурасында нинди үзәк татар-башкорт оешмалары булганлыгын күзәтергә мөмкин.

«Эшче» газетасының төрле еллардагы җаваплы мөхәррирләре: Исхак Рәхмәтуллин, Борһан Мансуров, Вәли Шәфигуллин, Сәләх Атнагулов, Хасият Гайнуллин, Садыйк Сәгыев, Мирза Давыдов, Нур Сәйфи, Заһид Йосыпов (Шәркый), Хөснулла Ишбулатов (Ишби), Идрис Агишев. 1931 елда Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә бу басманың Вил Садрый мөхәррирлегендә «Подоль эшчесе» исемле күчмә газетасы чыгарылып килә. 1929-1930 елларда «Эшче» редакциясе, татар язуын латиницага күчерү мәсьәләләренә багышланган, махсус «Белем ачкычы» газетасын кушымта итеп чыгара. Аның 17 саны дөнья күрә. «Эшче» газетасына К. Абрамов, Ш. Әхмәдиев, М. Дулаг-Али, Ә Ерикәй, М. Җәлил, Г. Ибраһимов, Ш.Ибраһимов. Г. Ильясов, Н.Исәнбәт, С. Кудаш, М Максуд, Ф. Мөбәрәкшин, Н.Нариманов, С.Сәетгалиев, М. Солтангалиев, М.Субхи, X. Урманов, К. Якупов, Г. Ялымов, Н.Яруллин һәм башкалар язышкан.

«Эшче» үзенең озак чыгуы, гомуми саннары, тиражы, мөхәррирләре, авторлары, хәбәрчеләре, тематик даирәсе һәм таратылыш районнарының күп булуы белән Мәскәүдә төрле елларда татар телендә нәшер ителгән барлык 13 газета арасында («Ил», «Сүз», «Безнең ил», «Чулпан», «Кызыл Армия», «Кызыл байрак», «Эшче», «Яңа эз», «Яшь эшче», «Кызыл богатырь», «Кызыл наборщик», «Игенчеләр» һәм «Коммунист») беренче урында тора.

«Эшче» газетасы, туктаганчыга кадәр диярлек, саф партия органы була һәм һәрвакыт «Бөтен дөнья пролитарлары, берләшегез!» дигән лозунг астында чыга. Ул, большевиклар партиясенең үзәк газетасы «Правда»ның юлдашы, иярчене рәвешендә, үзенең эшчәнлеген, тулаем алганда, аның үрнәгендә алып бара. «Правда» газетасы кебек үк, «Эшче» дә укучыларын большевиклар партиясенең VIII-XVI съездлары, конференцияләре, Үзәк Комитеты Пленумнарының материаллары, партия җитәкчеләренең андагы чыгышлары белән даими таныштырып тора. Аның сәхифәләрендә партиянең милли оешмалары эшчәнлеге турында да җентекләп хәбәр итә. Мәсәлән, «Эшче» газетасы 1918 һәм 1919 елларда Мәскәүдә булып узган Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Беренче һәм Икенче Бөтенроссия съездлары турында тәфсилләп язган. Әлеге басмада большевиклар партиясе Үзәк Комитеты янындагы Татар-Башкорт бюросының төрле еллардагы эшчәнлеге дә киң чагылыш тапкан. Газета шулай ук большевиклар партиясе сафларында бара торган тайпылышлар, бигрәк тә «солтангалиевчелек»кә каршы көрәш тарихын заман рухында яктыртып килгән.

«Эшче» газетасы битләрендә Гражданнар сугышы, илнең халык хуҗалыгын торгызу, яңа икътисад сәясәте, беренче бишьеллык планнары, милли мәсьәләне чишү, аерым алганда, Татарстан һәм Башкортстан автономияле республикаларының барлыкка килүе һәм үсеше турындагы мәгълүматларга зур урын бирелгән. «Эшче» үзен «көндәлек үзәк татар эшчеләре газетасы» дип атаган һәм, табигый, эшчеләр тормышын, аларның илне индустрияләштерүдә хәлиткеч рәвештә актив катнашуын яктыртуга аеруча игътибар иткән. Газетада авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп кору һәм культура революциясе мәсьәләләре дә даими яктыртылыш тапкан.

«Эшче» газетасы белән бер көнне диярлек. 1931 елның 30 декабрендә, Мәскәү шәһәрендә, 1924 елның 2 февраленнән бирле, сигез елга якын дәвердә, 516 саны чыгарга өлгергән, махсус авыл халкы өчен билгеләнгән. «Игенчеләр» дигән икенче үзәк гомумсоюз крестьяннар газетасы да туктатыла. Ул РКП/б/ Үзәк Комитеты янындагы Татар-Башкорт секциясенең Үзәк бюросы органы буларак дөнья күргән 1928 елның гыйнварыннан 1930 елнын 6 маена кадәр ВКП/б/ Үзәк Комитеты янындагы Татар-Башкорт секциясенең Үзәк бюросы һәм аннары, соңгы саны нәшер ителгәнче, СССР Үзәк Башкарма Комитеты Милләтләр Советының басма органы булган.

«Игенчеләр» газетасының баш мөхәррире итеп, СССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.И. Калинин тәкъдиме буенча, Борһан Мансуров куелган. Аннан соң төрле вакытта әлеге басманың баш мөхәррирләре булып Мирза Давыдов һәм Гәрәй Әхтәмев тә эшлиләр. 1929 елның 13 ноябреннән 1930 елның 29 апреленә кадәр «Игенчеләр» редакциясе, татар язуын гарәп графикасыннан латин шрифтына күчерү мәсьәләләренә багышланган «Яңалиф сабаклары» дип исемләнгән газетанын 7 санын чыгара. «Игенчеләр» сәхифәләрендә С. Атнагулов, Г.Баязитов, М. Бикбулатов, Ф.Борнаш, Л. Гайсин, А. Гильми, Ә.Ерикәй, Г Ильяов. Г Исмагилов, М. Кормаш, Ф.Мансурова, Ф. Мөбәрәкшин, С. Сәгыев, Н. Сәйфи, М. Сөндекле, X. Хәйри, Л. Хәмиди һәм башкалар язышкан.

Үзәк «Игенчеләр» газетасы авыл халкы өчен чыгарылган. Шуңа күрә аны «крестьян газетасы» дип атаганнар. Әлеге басма үзенең төп бурычы итеп, Коммунистлар партиясенең аграр сәясәтен пропаландалауны, анын авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп кору турындагы директив күрсәтмәләрен һәм гамәли адымнарын яктыртуны санаган. Ул, мәсәлән, укучыларын ана телендә ВКП/б/ Үзәк Комитетының 1930 ел 5 гыйнварындагы «Коллективлаштырунын темпы һәм колхоз төзелешенә дәүләтнең ярдәм чаралары турында» һәм шул ук 1930 ел 15 мартындагы «Колхозчылык хәрәкәтендә партия линиясенең тайпылышлар белән көрәшү турында» дип исемләнгән, тарихта билгеле карарлары белән таныштырган. «Игенчеләр» газетасы үз сәхифәләрендә, заманындагы барлык партия-совет матбугаты кебек үк, авыл хуҗалыгын тоташтан күмәкләштерү нигезендә, кулакны, сыйныф буларак, юк итү линиясен яклаган язмалар урнаштырып килгән. Ул шулай ук, партия күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, колхозларны оештыру—хуҗалыкчыл яктан ныгыту әмәлләрен даими яктыртып торган. «Игенчеләр» хезмәт укышларына ирешкән алдынгы колхоз һәм аерым колхозчыларны популярлаштыруга да игътибар иткән. Аның битләрендә авыллардагы партия һәм комсомол оешмаларының, культура учреждениеләре—клублар һәм китапханәләрнең—эшчәнлеге, наданлыкка һәм дингә каршы көрәш турындагы язмалар да урын тапкан.

«Игенчеләр» авыл халкы өчен башка шәһәрләрдә татар телендә нәшер ителә торган көндәлек басмаларга тематик юнәлеш бирүче үзәк газета булган. Ул Казанда чыга торган «Крестьян газеты», анын дәвамы—«Колхоз газетасы», Самарадагы—«Урта Идел», анын дәвамы—«Колхозчы», Пензадагы—«Сабанчы», Нижний Новгородтагы—«Яңа авыл», Уфадагы—«Колхоз ударчысы» газеталарының эшчәнлеге турында, аларның унай якларын һәм житешсезлекләрен анализлаган, файдалы киңәшләр биргән, эчтәлекле күзәтүләр бастырып килгән. Әлеге газеталар еш кына «Игенчеләр»дәдөнья күргән көнүзәк материалларны күчереп бастырганнар. «Игенчеләр» газетасы илне индустрияләштерүнең барышы турында күп язган, эшчеләр белән крестьяннар арасында үзара ярдәмне һәм элемтәне ныгыту идеясен яклаган. Аның һәрбер саны «Яшәсен эшче-крестьян берлеге!» лозунгысы астында чыккан.

1934 елның 30 декабрендә Мәскәүдәге көндәлек үзәк гомумсоюз иҗтимагый- сәяси татар газетасы «Коммунист»—СССР Үзәк Башкарма Комитеты Милләтләр Советының органы да туктатыла. Ул 1932 елның 9 гыйнварында монарчы ябылган «Эшче» һәм «Игенчеләр» газеталары урынына чыгарылган. Аның 845 саны пәйда булган. Газетаның күчмә редакцияләре әзерләгән «Коммунист» Касыймда», «Коммунист» Ялан Катайда», «Коммунист» Ногинскида», «Коммунист» Ленинградта», «Коммунист» Метростройда» исемле аерым саннары да дөнья күргән. «Коммунист» газетасының бөтен яшәве дәвамында баш мөхәррир булып тәҗрибәле журнатист һәм публицист Идрис Агишев эшләгән. Анын урынбасарлары—Мирза Давыдов һәм Заһид Йосыпов (Шәркый). Бу басманың әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире һәм күчмә редакцияләрнең берсендә җаваплы мөхәррир булып Муса Җәлил хезмәт иткән. «Коммунист»ның актив авторлары: Мит, А. Айдар, С.Батыр, Г. Баязитов, Л. Вәлит, Г. Гәрәй, Г. Ильясов, X. Мөҗәһитев, 3. Насыйров, В. Садрый, Н. Сәфәров, Ф.Уразаев һәм башкалар.

Газета үз игътибарын, беренче чиратта, СССР Үзәк Башкарма Комитеты Милләтләр Советының милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеген яктыртуга юнәлдергән. Икътисади мәсьәләләрне, илне индустрияләштерү һәм электрофикаиияләштерүнең барышын киң яктырткан. Беренче бишьеллыкларның яңа төзелешләре—Беломор- Балтыйк каналы, Магнитогорск металлургия комбинаты, Днепрогэс, Мәскәү метрополитен төзүчеләренең хезмәт казанышлары турында даими язган. Аның сәхифәләрендә Татарстанда реконструкцияләнгән һәм яңадан төзелгән сәнәгать предприятиеләре Казандагы—«Спартак» фабрикасы, мех комбинаты, синтетик каучук заводы, кинопленка фабрикасы, авиатөзелеш заводы, Зеленодольск шәһәрендәге суднолар төзү заводы һәм башкалары турындагы язмалар да дөнья күргән. Социалистик ярыш, авыл тормышы, колхоз төзелешенә багышлы хәбәрләр, агротехник киңәшләр урын тапкан. Газета шулай ук халык мәгарифенең торышын, әдәбият һәм сәнгать үсешен яктыртып килгән. Н. Баян, 3. Бәширева, А. Гәрәй, Ә. Ерикәй, М. Җәлил, М. Зәйни, Г. Ибраһимов, Г.Иделле,Ш. Камал, М.Крыймов, Г.Кутуй, М. Максуд, Ш.Маннур. К.Нәҗми, М. Садри, Д. Фәтхинең әдәби әсәрләрен үз укучыларына җиткергән. 1934 елда Мәскәүдә узган совет язучыларының Беренче съезды материалларын җентекләп яктырткан М. Горький, К.Нәҗми, В. Кирпотин, В.Киршон, А. Таһиров, К.Тинчурин, А. Толстой, В.Ставский, П.Юдин докладларын, Әрмәнстан, Әзәрбайҗан, Башкортстан, Үзбәкстан,Тажикстан. Төрекмәнстан, Кара-Калпакстандагы әдәбият турындагы чыгышларны урнаштырган. «Коммунист» системалы рәвештә илнең төрле төбәкләрендә татар телендә нәшер ителә торган «Кызыл Татарстан», «Пролетар», «Баку эшчесе», «Социализм юлы», «Ялкын», «Урал кочегаркасы» һәм башка газета-журналларга эчтәлекле күзәтүләр ясап килгән «Ленинчыл милли сәясәт өчен» исемле рубрикада,Татарстан һәм Башкортстандагы иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни тормыш, милли мәсьәләдә «Партиягә каршы тайпылышлар», вак буржуаз милләтчелек һәм «солтангалиевчелек»кә каршы көрәш турындагы материалларны бастырган.

1930 елларда Мәскәүдә ябылган татарча вакытлы матбугат басмалары арасында 4 гомумсоюз журнал да булган.

1932 елның декабрь ае саны басылганнан соң,  ВЛКСМ Үзәк Комитеты органы— «Ударниклар» дигән зур күләмле, рәсемнәргә бай иҗтимагый-сәяси, фәнни һәм әдәби айлык журнал яшәүдән туктатыла. Ул 1922 елның ноябрендә Мәскәүдә, РКСМ Үзәк Комитеты янындагы татар-башкорт бюросы органы буларак, «Яшь эшче» исеме белән дөньяга килгән. Әлеге журнал татар-башкорт эшче яшьләре тарафыннан сөелеп укылган, үз гомерендә яшьләрдән матур әдәбият көчләре үстерүдә зур уңышларга ирешкән була. 64 саны чыгып, бераз вакыт туктап торгач, 1930 елның май аенда, «Яшь эшче» журналы «Ударниклар» исемен алган һәм анын тагын 32 саны нәшер ителгән «Ударниклар»ныж төрле еллардагы җаваплы мөхәррирләре- Г.Абдуллаев, Ә. Ерикәй, Г. Ильясов, Г. Әхтәмев һәм редколлегия әгъзалары— М.Җәлил,  Б.Мансуров, В.Садрый.  Аның сәхифәләрендә X. Абдуллина, И.Агишев, Ә.Айдар, М. Давыдов, 3. Йосыпов (Шәркый), М .Крыймов, Г.Кушай, М.Максуд, 3.Мәҗит, Ф.Сәхиуллин, Г.Теләш һәм башкалар язышкан.

«Ударниклар» журналы әдәбият мәсьәләләренә дә зур игътибар биргән. Ул, заман рухында, әдәбият һәм сәнгать үсешенең төп методы дип социалистик реализмны санаган. Аның сәхифәләрендә күпсанлы әдәби әсәрләр бастырылган. Мәсәлән, журналның матур рәсемнәр белән баетылган беренче санында .М. Крыймовның «Ударниклар маршы»,М.Җәлилнең музыкага салынган «Комсомол җыры», Ә.Ерикәйнең «Турксиб», Ш.Маннурның «Өзелгән марш» шигырьләре, Ә.Айдарның «Беренче наступление», 3.Шәркыйның «Ударниклар» хикәяләре, 3 Мәҗитнең  «Днепрострой», В. Садрыйның «Баку», Д. Мирзаның «Миллионлаган шариклар» исемле очерклары урнаштырылган.

1932 елның декабрь аенда Мәскәүдә, 1929 елнын августыннан бирле чыгып килгән пионерлар һәм укучы балаларның мәнфәгатен күздә тоткан айлык зур күләмле, күп рәсемле «Октябрь баласы» журналының соңгы 41 саны дөнья күргән. Ул ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм РСФСР Мәгариф халык комиссариаты органы булган. Бер-бер саны 7000данәдә СССР халыклары Үзәк нәшриятында, ә аннары—«Молодая гвардия» нәшриятында бастырылган. Әлеге басманың элгәре—«Кечкенә иптәшләр» журналы 1924 елның мартыннан 1928 елның апреленә кадәр, ВЛКСМ Үзәк Комитеты янындагы татар-башкорт бюросы органы рәвешендә шулай ук Мәскәүдә нәшер ителгән. «Октябрь баласы» журналының жаваплы мөхәррире Муса Җәлил, җаваплы сәркатибе Рабига Садыйкова (Зарипова), соңрак—язучы Әхмәт Фәйзи булган. Журналны нәфис рәсемнәр белән бизәкләүдә тәжрибәле оста рәссамнар К. Әхмәтов, М. Закиров,  Д. Красильников, А. Нигмәтуллин, Ф.Ногманов, С. Орлов шөгыльләнгән. 1930 елның башыннан бу журнал шахтер балалары өчен «Донбасс пионеры» исемле махсус кушымта чыгарып килгән «Октябрь баласы» сәхифәләрендә яшь язучылар һәм шагыйрьләр Габдрахман Әпсәләмов, Әюп Гәрәй, Нәби Дәүли, Исхак Закиров, Рахман Ильяс, Галимҗан Мөхәммәтшин, Мөхәммәт Садри, Габдрахман Теләшев, Сахаб Урайский әдәби юлга аяк басканнар. Журналда шулай ук төрле матбугат басмаларында даими язышкан, танылган әдипләр Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Мансур Крыймов, Шәйхи Маннур, Борһан Мансуров, Төхфәтулла Ченәкәйнең әдәби әсәрләре дә дөнья күргән. «Октябрь баласы» журналында үзләренең язмалары белән йөзләрчә яшь хәбәрчеләр катнашкан. Алар арасында аеруча актив язышкан хәбәрчеләр Вил Гильми, С.Ишмөхәммәт, Зыя Морат, З.Садыйкова, Г.Сәгъди, А.Халит-Донбаслы, X.Ханнан һәм А.Шәмиев редакциянең кыйммәтле призларына һәм һәрберсенең фоторәсемнәре журнал битләрендә бастырып чыгаруга лаек булганнар.

1933 елның гыйнварында, Мәскәүдә нәшер ителгән һәм бөтен совет иле буенча таратылган гомумсоюз «Октябрь баласы» журналы урынына, Казанда, автономияле республика күләмендә «Пионер каләме» исемле журнал чыга башлаган. Аның беренче жаваплы мөхәррире итеп X. Бәдри билгеләнгән. Әлеге басма «Ялкын» исеме белән хәзергәчә чыгуын дәвам итә.

1937 елның ноябрь аенда, 172 саныннан соң, Сугышчан алласызлар союзы үзәк советы органы—«Сугышчан алласыз» исемле рәсемле фән, фәлсәфә журналы чыгудан туктатыла. Ул 1925 елның августында барлыкка килгән. 1932 елның май аендагы 5 (138) санына кадәр «Фән һәм дин» дип аталган. Һәрбер санында «Дингә каршы көрәш— социализм өчен көрәш!» девизы урнаштырылып килгән. Бу басма үзенең озак вакыт чыгуы, нәшер ителгән гомуми саннары, авторларының күплеге һәм фәнни-тематик киңлеге буенча, Мәскәүдә төрле елларда татар телендә дөнья күргән барлык 13 журналлар арасында («Тәрбият-ел- әтфаль», «Кызыл Шәрекъ», «Чаткы», «Очкын», «Юлдаш», «Кечкенә иптәшләр», «Яшь эшче», «Ударниклар», «Октябрь баласы», «Мәгариф эшчесе», «Культура революциясе», «Дин һәм фән»,  «Сугышчан алласыз», «Тау эше техникасы») иң күренеклесе булган. Журналның җаваплы мөхәррирләре—Г.Гафуров-Чыггай, Г. Алтай, М. Наилъский, Б. Мансуров, И. Агишев. Аның сәхифәләрендә Г.Әхмәтов, X. Арский, С Атнагулов, Г. Басыйри, М. Басыйров, 3.Бәшири, Ф.Галәви, М. Давыдов, Г. Ибраһимов, Ф.Кәрими, Г.Касыймов, Һ. Килдебәков, М.Максуд, Б.Никольский, В Садри, С. Сәетгалиев, Т. Салихов, С.Тарханов, Н.Хәкимов, Ш.Шәйхи, Г.Шәрәф, В.Шәфигуллин, Я.Яушев һәм башкалар язышкан.

1937 елның декабрендәге 57 саны чыкканнан соң, СССР авыр промышленность халык комиссариатының техник-пропаганда секторы һәм Бөтенсоюз фән-техника нәшрияты органы булган бай рәсемле, зур күләмле «Тау эше техникасы» исемле айлык журнал нәшер итүдән туктатылган 1932 елның октябреннән бирле чыгып килгән әлеге басманың җаваплы мөхәррирләре булып бер-бер артлы Г. Төхфәтуллин, С.Садыйков, Ф.Яһудин, С. Шәфиев эшләгән. Журнал битләрендә галимнәр, югары квалификацияле белгечләр, инженерлар: академик И. Губкин, В.Беликов, X. Вәлиев, 3. Ганиев, П.Герасимов, М.Горшков, В.Здоровенко, А. Зозуля, К Ибәтуллин, К. Ибраһим. И Измайлов, А Илюхин, X. Кадермәтев, И Кайбышев,  М. Кравцов, В. Лури, Д. Маркман, С. Муратов, К. Насыбуллаев, Ф. Насыйров, А. Пушин, X. Ситдиков, Н. Шәрифҗанов, Ю. Юнов, В. Яиких һәм башкаларның  язмалары дөнья күргән. Анда шулай ук күпсанлы эшче хәбәрчеләр язышкан.

1931 елда, гыйнвар ае саны чыкканнан соң, РСФСР Мәгариф халык комиссариатының  татар-башкорт бүлеге органы—«Мәгариф эшчесе» исемле иҗтимагый, педагогик һәм фәнни айлык журнал яшәвеннән туктатылган. Бу басма 1926 елның гыйнварыннан кооператив «Нәшрият» басмаханәсендә, ә аннары— СССР халыкларының үзәк нәшриятендә чыгарылган. Аның 52 саны дөнья күргән. Журналның беренче җаваплы мөхәррире И. Юманкулов, ә ахыргысы—И. Агишев булган. Редколлегия составына И.Агишев, С.Гәляви, X. Зәйни, Н.Йосыпов, Б. Мансуров, М Мөхәммәдев, Г Нигьмәти, Т.Салихов, М.Уразмөхәммәдевләр кергән «Мәгариф эшче»сендә Н. Аюпов, Г. Баембәтов, Г. Ибраһимов, Г.Салаватов, Ш. Саттаров, Г. Хәбиб, Н. Хәйри, С. Шакулова һәм башкалар язышкан . Журнал даими рәвештә милли мәктәпләрдә уку-укыту һәм тәрбия эшләрен оештыру мәсьәләләрен, алдынгы педагогларның эш тәҗрибәләрен һәм методик киңәшләрен яктыртып килгән. Аның сәхифәләрендә: гомуми, педагогика-методика, тел һәм орфография, сәяси агарту, әдәбият, мәктәпкәчә тәрбия, фән яңалыклары, китаплар дөньясында, тәнкыйть һәм библиография бүлекләре булган.

1932 елның декабрендә РСФСРның шул ук Мәгариф халык комиссариаты һәм «Яңалиф» Үзәк комитеты нәшир әфкяре булган «Культура революциясе» дип аталган айлык журналның ахыргы, 19 саны чыга. Ул 1931 елның июнь аенда 5000 данә белән барлыкка килгән. Шул елның октябренә кадәр СССР халыкларының үзәк нәшриятендә, ә аннары—Үзәк мәгариф басмаханәсендә басылып килгән. Журналның җаваплы мөхәррире—И. Юманкулов. Актив авторлары—М. Арифуллнн, М. Арсланов, Г.Вәлид. 3 Гәзиз, Т.Исхак, X. Мансуров, 3.Мостафин, Ә Талиб, . Тәрҗеман, Ә. Фәйзи.

Мәскәү шәһәрендә татар телендә чыгып килгән һәм 1930 елларда туктатылган 9 газета һәм журнал, үзләренең полиграфик эшләнеше, төрле төстәге бизәкле тышлыклар, иллюстрацияләр, күпсанлы фоторәсемнәр һәм пөхтә кәгазь, шрифт һ б кебек сыйфатлары белән унай якка аерылып торалар. Әлеге басмалар совет иленен күп төбәкләрендә киң таратылган. Аларны яздырып алдыручылар, Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Идел буе, Урал, Себер, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәксган, Әзербайжан, Украина, Белоруссия, Ерак Көнчыгыш, Мәскәү, Ленинград һәм башка урыннарда булган Үзәк газета-журналларнын мәҗбүри рәвештә чыгудан туктатылуы татар матбугаты укучыларын Мәскәүлә нәшер ителгән ана телендәге бай эчтәлекле басмалардан мәхрүм иткән.

1930 еллар ахырына кадәр Мәскәүдә ябылган үзәк гомумсоюз һәм гомумроссиячел вакытлы матбугат басмаларыннан тыш, Әзәрбайҗан һәм Украинада союздаш республика күләмендә татар телендә чыгып килгән ике газета да бастырудан туктатылган.

Аларның беренчесе—«Баку эшчесе» исемле атналык газета. Әзәрбайҗан Коммунистлар (большевиклар) партиясе Үзәк Комитеты, Әзәрбайҗан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Профсоюзлар советы органы буларак, 1930 елның 28 апрелендә Баку шәһәрендә чыга башлаган. Төрле елларда аның жаваплы мөхәррирләре булып И. Хәйретдинов, X. Ризван, Ш.Рәхмәтуллин эшләгән. Бу басма Бакуда һәм аның бистәләрендә хезмәт иткән 18 мең татар эшчеләре өчен билгеләнгән булла. 1930 елнын җәеннән, өч ел дәвамында, бу газета Әзәрбайҗанда яшәгән үзбәк колхозчылары өчен шул милләт телендә «Зәрбдар колхозчы» («Алдынгы колхозчы») дип аталган махсус сәхифә чыгарып килгән. «Баку эшчесе» редакциясе Украинаның Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендә чыгып килгән икенче союздаш республикачыл «Донбасс эшчесе» (1937 елның июленә кадәр «Пролетар» исемен йөрткән) газетасы белән тыгыз элемтәдә булган. Бу ике газета, даими рәвештә, татар милләтле Баку нефтьчеләре белән Донбасс шахтерлары һәм металлургларының тормышын, эшчәнлеген, бигрәк тә алар арасында бара торган социалистик ярыш нәтиҗәләрен яктыртучы үзара алмаш сәхифәләр бастырып торганнар. Газета битләрендә күпсанлы эшче хәбәрчеләр язышкан Әзәрбайҗан КП/б ҮК карары нигезендә, 1938 елның 11 мартында, 822 саныннан соң, «Баку эшчесе» газетасы чыгудан туктатылган.

1939 елның 23 февралендә, 1008 саны дөнья күргән, «Донбасс эшчесе» исемле икенче союздаш республика күләмле газета да яшәүдән туктатылган. Ул Бөтенукраина профсоюзлары советы нәшир әфкяре буларак, 1930 елның 29 ноябрендә өлкә үзәге Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендә чыга башлаган. Соңрак газета Украина Коммунистлар (большевиклар) партиясенең Сталино өлкә комитеты органы дип тә саналган. 1937 елның 29 июленә чаклы әлеге басма «Пролетар», ә аннан соң—«Донбасс эшчесе» исеме белән чыгып килгән. Аның беренче җаваплы мөхәррире—Борһан Мансуров, актив авторлары: А. Әхмәтшин, М. Вәлиев, Н.Дәүли, И. Караманай, X. Маннапов, М. Сөндекле. Басма сәхифәләрендә эшче хәбәрләр Г. Басыйров, Г. Закиров, Г. Нуретдинов, 3. Шакиров, А. Яппаров һәм башкалар язышкан.

1930 елларда РСФСРның автономияле республикаларында да күпсанлы татарча газета-журналлар чыгарудан туктатылган. Татарстанда гына 70тән артык шундый вакытлы матбугат органнары ябылган. Аларның 20дән күбрәге автономияле республика күләмендәгеләр булган.

1933 елның гыйнварында, комсомолның Татарстан өлкә комитеты һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт бюросы органы булган айлык «Колхоз яшьләре» журналы яшәүдән туктаган. Бу басманың башлангычы «Кызыл Шәрекъ яшьләре» исеме белән1922 елның гыйнварында дөньяга килгән. Ул 1924 елның маеннан «Октябрь яшьләре», ә 1925 елның июленнән 1930 елның гыйнварына кадәр «Авыл яшьләре» исемнәрен йөрткән. 120гә якын саны чыккан әлеге журналның мөхәррирләре булып бер-бер артлы М.Парсин, Г. Галиев, С. Фәхри, Ф Мөбәрәкшин, Ш. Рәмзи, Ф. Исхаковлар эшләгән. Бу зур күләмле фотографик һәм кулдан ясалган рәсемнәр белән баетылган айлык журнал, беренче чиратта, авыл җирендә көн күргән егетләрнең һәм кызларның төрле яклы тормышын яктырту, аларны Советлар Союзында, Татарстанда бара торган иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырып тору өчен чыгарылган. Басма сәхифәләрендә аеруча зур игътибар үсеп килүче яшь буынны социалистик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән була.

1935 елның 30 августында ВКП/б/ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты органы булган «Колхоз газетасы»ның соңгы 733 саны дөнья күргән. Ул 1924 елның 25 апрелендә чыга башлаган һәм 1930 елның 25 февраленә кадәр «Крестьян газеты» исемен йөрткән. Әлеге басма һәрвакыт Мәскәүдә чыга торган үзәк «Беднота» һәм «Игенчеләр» газеталары тәҗрибәсенә таянып эш иткән. «Колхоз газетасы»ның төрле еллардагы җаваплы мөхәррирләре— С. Фәйзуллин, Г. Толымбайский, И.Агишев, Г.Кушаев, Т. Имаметдинов, Н.Мансуров, Г.Нәбиев. Актив авторлар арасында И.Бибиков, Ю.Вәлиев,Г. Галиев, М.Гали, М. Парсин, К. Рәхим, Г.Төхфәт, А.Халит, М. Якублар булган «Колхоз газетасы»нда Ф. Кәрим, С Рафиков, Г. Теләш һәм башкаларның әдәби әсәрләре, күпсанлы фотоиллюстрацияләр һәм рәсемнәр дөнья күргән.

1936 елның декабрь аендагы 85 саныннан соң, 1932 елның декабреннән бирле нәшер ителеп килгән айлык рәсемле сәнәгати-техник «Техника» журнаты чыгудан туктатыла. Аның сәхифәләрендә Татарстанда, заманча техника белән жиһазландырылган элгәре һәм яңадан төзелгән заводлар, фабрикалар, электростанцияләр һәм башка сәнәгать предприятиеләре, алардагы эш процессын камилләштерүгә мәслихәт оештыру—техник алымнар турында даими рәвештә язылып килгән. Журнал шулай ук яңа техниканы һәм оештыру алымнарын кулланып, аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгылары—ударниклар һәм стахановчыларның эш тәҗрибәсен дә киң яктырткан «Техника» журналының төрле еллардагы мөхәррирләре—инженерлар Гомәр Әлмиев һәм Нур Кукряков, ә җаваплы сәркатибе Абдулла Алиш булган.

1937 елның 5 февралендә, 45 нче саны чыкканнан соң, Татарстан Эчке эшләр халык комиссариатының, милициясенең сәяси идарәсе органы булган «Сакта» («На страже») газетасы яшәүдән туктатылган. 1931 елдан башлап нәшер ителгән әлеге басма сәхифәләрендә материаллар татар һәм рус телендә бастырылган Анын соңгы санында мөхәррир дип М. Шаһиәхмәтов күрсәтелгән.

1938 елның 8 маенда атнага өч тапкыр чыгып килгән «Кызыл армиес» газетасы туктатыла. Ул башта, Идел буе хәрби округының  атналык басмасы рәвешендә, 1924 елның 7 июненнән 15 ноябренә кадәр Самара шәһәрендә нәшер ителә. Ул чакта аның 18 саны дөнья күрә һәм редколлегиясе Ф.Таипов, X. Курми, А. Шнитковлардан тора. 1925 елның 23 февраленнән ябылганчы Казанда чыгарыла.  Биредә аның янадан 1545 саны пәйда була. 1937 елның маена чаклы ул Идел буе хәрби округының Сәяси идарәсе һәм ВКП/б/ның Татарстан өлкә комитеты. 1938 елның мартына кадәр—ТатЦИК исемендәге Казан укчы дивизиясенең сәяси бүлеге һәм туктатылганчы—бер хәрби берләшмәнең нәшир әфкяре була. Газетаның соңгы саны тулысы белән рус телендә бастырылган. Төрле елларда мөхәррирләре— М. Давыдов, Я.Чанышев, М.Парсин, С. Гилфан, В. Гали, Г.Усманов, Г. Гыйльманов. «Кызыл армиец» редакциясе, кушымта рәвешендә, 1929 елның маеннан 1933 елның гыйнварына кадәр «ОСОАВИАХИМ» (124 санда), төрле елларда—«Кызыл командир» һәм «Военкор» газеталарын, «Октябрь» һәм «Ун ел» исемле зур күләмле әдәби җыентыклар бастырып чыгарган. «Кызыл армиец» газетасы һәм аның кушымталары сәхифәләрендә 1917 елгы Октябрь революциясенең әһәмияте, Кызыл Армия тормышы, аның тарихы, аерым алганда, татар милләтле кызылармеецлар һәм командирларның Гражданнар сугышы фронтларында актив катнашуы, тыныч шартлардагы хәрби һәм сәяси эшчәнлеге кин яктыртылыш тапкан. Әлеге матбугат басмаларында Советлар Союзында, шул исәптән Татарстанда, үтә торган агымдагы иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турындагы мәгълүматлар да зур урын тапкан «Кызыл армиес» һәм анын кушымта газеталарында армия сафларында хезмәт итүче дистәләрчә ихтыяри хәбәрчеләр катнашкан

1930 елларның беренче яртысында ук туктатылган татар көндәлек матбугат басмалары арасында Татарстан күләмендә нәшер ителгән: «Сугышчан алласызлар» (1929-1933), «Культармеец газеты» (1930-1933), «Совет экспорты өчен» (1934-1935) газеталары һәм «Яналиф» (1927-1932), «Татарстан» (1928-1931), «Ярыш» (1931-1932). «Татарстан Советлары» (1932-1935) журналлары да булган.

Татарстаннан тыш төбәкләрдә үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр ителгән автономияле республика күләмендәге татар телендәге басмалар арасында Башкортстанда һәм Удмуртиядә нәшер ителгәннәре дә булган.

Мәсәлән, 1933 елның 13 мартында Уфа шәһәрендә Башкортстан Мәгариф хазык комиссариаты органы «Колхоз ударчысы» исемле газетаның соңгы 56 саны дөнья күргән. 1931 елның 19 апреленнән бирле чыгып килгән әлеге басманың нәшире ВКП/б/ның Башкортстан өлкә комитеты органы—«Коммуна» газетасы, ә төрле вакыттагы мөхәррирләре Р. Камал, И. Насыйров, М. Бикбулат, Г.Гузай булган. «Колхоз ударчысы» газетасы төп игътибарын наданлыкка каршы көрәшкә юнәлдергән. Аның сәхифәләрендә даими рәвештә язучы Гайнан Әмири (1911-1982) әсәрләре бастырылып килгән. Шул ук Уфа каласында 1934 елда Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты һәм ВЛКСМның Балалар коммунистик оешмаларының өлкә бюросы органы булган әдәби-нәфис «Пионер» журналы һәм 1936 елда ВКП/б/ның Башкортстан өлкә комитеты органы—«Матбугат ударнигы» журналы, 8 саныннан соң, яшәүдән туктыйлар. 1937 елның февралендә айлык сатирик һәм юмористик «Сәнәк» журналы да нәшер ителми башлый. Ул 1925 елның июнендә ВКП/б/ның Башкортстан өлкә комитеты һәм Үзәк Башкарма Комитеты органы «Яңа авыл» (хәзерге «Кызыл тан») газетасының кушымтасы рәвешендә барлыкка килгән һәм аның җәмгысы 141 саны чыгып калган була. Журналның ахыргы җаваплы мөхәррире—Имамутдин Насыйров (1898-1942) «Сәнәк» журналында С.Алиш, А. Әмин, Ә. Вәли, Г. Гомәр, С. Җамалиев, Б. Ишемгол, А. Кудаш, С.Кудаш, Г. Дәүләтшин, А. Карнай, Җ. Локман, М. Марат, X. Наум, Д. Нигмәт, М.Сөндекле, Г. Сәлам, М. Таҗи, А. Таһиров, X. Хәбип, Ә. Чаныш, Д. Юлтый, Т.Янәви, Г.ЯҺудин язышкан.

1940 елның 6 октябрендә Ижевск шәһәрендә 1933 елның 10 февраленнән бирле чыгып килгән ижтимагый-сәяси «Ленин юлы» газетасының ахыргы 917 саны пәйла булган. Аның соңгы айлардагы саннары рус хәрефләре белән, кириллицага нигехләнеп нәшер ителгән. Бу басма ВКП/б/нын Удмуртия өлкә комитеты һәм Удмуртия Верховный Советы органы булган. Озак вакыт анын баш мөхәррире Вазыйфаларын танылган галим һәм журналист Ибраһим Рәхмәтулла улы Бурнашев башкарган. «Ленин юлы» газетасы Удмуртия республикасы халкының, анда яшәгән күп менле татар диаспорасынын ижтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын киң яктыртып килгән.

1930 еллар дәвамында татар телендәге крайлар күләмендә чыгып килгән газета һәм журналлар да үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр ителгәннәр. Шундый басмаларның беренчеләреннән 1933 елның 25 мартында Горький (1932 елга кадәр Нижний Новгород) шәһәрендә яшәүдән туктатылган ВКП/б/ның Горький край комитеты органы—иҗтимагый-сәяси «Яңа авыл» газетасы булган. Ул 1930 елның 5 гыйнвары  хәрәкәттәге 5 Кызылармиянең сәяси бүлеге чыгара башлаган «Кызыл яу» дип аталган хәрби газета хезмәт иткән. Ул 1919 елның 23 декабрендә Омск шәһәрендә, РКП/б/ның мөселман оештыру бюросы һәм Омск губерна ревкомы нәшир әфкяре рәвешендә, «Азат Себер» исемен алган һәм анда 1921 елның 21 июленә кадәр басылып килгән. 1921 елның сентябреннән туктаганчыга чаклы Новониколаевск (хәзерге Новосибирск) шәһәрендә нәшер ителгән. «Азат Себер» газетасының төрле еллардагы җаваплы мөхәррирләре: Ф.Әхмәтев, С. Фәхриев, X. Гайсин, М. Йосыпов, И.Вәлиев, X. Курмаев. Актив авторлары: Х.Бәләни, Б.Ибраһимов, Г.Камаев, Ш. Мәхмүт, Г. Нигьмәти, Л. Сабиров, Г. Сәйфи, X. Рәхмәтуллин. «Азат Себер» редакциясе 1921-1923 елларда «Яшьләр сәхифәсе» исемле кушымта, 1930- 1931, 1933-1934 елларда татар язуын латинииага күчерү мәсьәләләрен яктыртучы «Яңалифче» журналы һәм «Яңалиф походы» газетасы чыгарган.

Самара (1935 елдан—Куйбышев) каласында татар телендә край күләмендә чыгып килгән вакытлы матбугатның ике басмасын: аштык «Комбайн» журналы һәм «Колхозчы» газетасын яшәүдән туктатканнар. «Комбайн» исемендәге массовый,  колхоз-производство һәм әдәби-нәфис журнал Урта Идел край жир идарәсе һәм совет язучылары союзының Урта Идел оештыру комитеты тарафыннан чыгарылып килгән. Ул 1922 елның апреленнән 1933 елның февраленә кадәр II санда пәйда булган. Журналның баштагы жаваплы мөхәррирләре: Г.Новач һәм Ф Мөбәр, аннары—X. Йосыпов. Ул чакта край күләмендә танылган язучылар— К. Арслан, К. Габитов,И.Мансуров, А. Сәйфуллин,  Г Сәляй-Ураллы, Ф.Татлыбай, С. Урайскийларның,  күпчелеге колхоз тормышына багышланган, әдәби әсәрләре басылып килгән «Комбайн» журналы белән Г.Ахунов, К. Әюпов, Л. Җәләл, Г. Йосыпов, А. Фәйзуллин һәм башкалар хезмәттәшлек иткән.

1938 елның 28 мартында ижтимагый-сәяси «Колхозчы» газетасының сонгы, 1170 саны дөнья күргән. Ул 1928 елның 6 октябреннән 1930 елның 31 декабренә кадәр «Урта Идел» исемен йөрткән. Әлеге басма чыга башлаганда—ВКП/б/ның Урта Идел өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитеты. 1929 елның 27 октябреннән— ВКП/б/ның Урта Идел край комитеты һәм край башкарма комитеты, 1935 елның 30 гыйнварыннан—ВКП/б/ның Куйбышев край комитеты һәм край башкарма комитеты, 1937 елның 17 февраленнән—ябылганчы ВКП/б/ның Куйбышев өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитеты органы булган. Газетаның төрле еллардагы җаваплы мөхәррирләре—И.Исхаков, Ф.Мөбәр, актив язышчылары—Д.Акчурин, Г.Гәбҗәлилев, Н.Кадыйров, Г. Камалетдинов, М. Сәгыйдуллин, Г.Сәифи, А. Сәлимев, 1928 елның декабреннән 1929 елның августына тикле, газетага кушымта рәвешендә, «Урта Идел» дип аталган айлык әдәби, иҗтимагый-сәяси һәм авыл хуҗалыгы журналы нәшер ителгән. 3. Шәркый-Йосыпов мөхәррирлегендә аның 8 саны пәйда булган. 1931-1933 елларда «Колхозчы» редакциясе, нигездә, яналиф кертүгә багышланган махсус кушымта—«Культура фронтында» дигән газетаның 44 санын чыгарган.

1930 елларда большевистик хакимиятләр татарча өлкәләр һәм округларда бастырылып килгән газеталарны да чыгарудан тыйганнар. Мәсәлән, Мәскәү янындагы күмер бассейнында эшләгән татар шахтерлары өчен 1932 елның 16 сентябреннән нәшер ителә башлаган «Мәскәү кочегаркасы» исемле иҗтимагый- сәяси газетаның, 1933 елның 24 июненә кадәр, бары тик 38 саны гына дөнья күреп калган.  Ул ВКП/б/ның Мәскәү өлкә комитеты, күмерчеләр профсоюзының өлкә комитеты һәм «Москвауголь» органы булган.

1938 елның 1 апрелендә, 709 саны бастырылганнан соң, ВКП/б/ның Чиләбе өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитеты органы—«Коммунист» исемен йөрткән иҗтимагый-сәяси газета яшәүдән туктатылган. Барлыкка килгән көне-1931 елның 20 декабреннән 1935 елның 6 апреленә чаклы ул «Төзү ударнигы» дип аталган Бу басма тагар телле укучылары—Чиләбе трактор, металлургия, трубопрокат заводлары, Магнитогорск, Златоуст, Копейскидагы сәнәгать предприятиеләре эшчеләре һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен нигезләнгән була. 1933-1934 елларда «Төзү ударнигы»ның кушымтасы рәвешендә, казакъ телендә «Курылыс экнингичи» дигән газета чыгарылган.

1939 елның 27 февралендә, редакциясенең төп хезмәткәрләре, буржуаз милләтчелектә нигезсез гаепләнеп кулга алынгач, ВКП/б/ның Оренбург өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитеты органы—иҗтимагый-сәяси «Коммунист» газетасы, партиянен өлкә комитеты карары буенча, бастырудан туктатылган. Әлеге басма, Оренбург өлкәсендә көн күргән татар хезмәт ияләре арасында тарату максаты белән, 1935 елның 28 июленнән бирле нәшер ителеп килгән. Газетаның 474 саны чыгып калган, төрле еллардагы мөхәррирләре—X. Йосыпов, С. Алеев.

1939 елның 28 февралендә совет чорында татар телендә нәшер ителгән региональ вакытлы матбугат басмаларының иң өлкәннәреннән берсе, чыккан саннары, тиражы, язышучы авторлары һәм кушымталарының күплеге белән аерылып торган, ВКП/б/ның Свердловск өлкә комитеты органы—иҗтимагый-сәяси «Социализм юлы» газетасына да чират килеп җиткән. Бу көнне аның соңгы 3111 саны (баштагы 27се Вятка шәһәрендә) дөнья күргән. Әлеге басма, Вятка губерна советы башкарма комитеты янындагы татар-башкорт секциясенен нәшир әфкяре буларак, 1919 елның 23 гыйнварында «Коммунист» исеме белән барлыкка килгән. 1925 елның 14 августыннан 1930 елның 18 маена кадәр газета «Сабан һәм чүкеч» дип аталган. 1919 елның 8 апреленнән «Коммунист» газетасы Көнчыгыш фронты 3-армиясенең сәяси бүлеге, 1920 елның 30 гыйнварыннан—Беренче Хезмәт армиясенең сәяси комиссиясе,1920 елның 9 июленнән—РКП/б/ның Екатеринбург губерна комитеты янындагы татар-башкорт бюросы, 1924 елның 1 гыйнварыннан—РКП/б/ның Урал өлкә комитеты һәм 1925 елның 14 августыннан, «Сабан һәм чүкеч» исемен алганнан соң, 1934 елның 24 гыйнварына кадәр—ВКП/б/ның Урал комитеты органы булган. 1924-1927 елларда газета редакциясе, укучылары арасында шөһрәт казанган. «Шәпи агай» дигән рәсемле әдәби, сәяси, фәнни һәм сатирик журналнын 27 санын чыгарган. Ул шулай ук китаплар бастыру белән дә шөгыльләнгән 1932-1933 елларда «Социализм юлы»ның кушымталары рәвешендә, Свердловск шәһәрендә—«Культура өчен», «Уралмаш ударнигы»һәм Кизел шәһәрендә «Күмер өчен», «Урал кочегаркасы» газеталары нәшер ителгән. Егерме ел дәвамында чыгып килгән газетаның төрле вакыттагы мөхәррирләре: К. Мохтаров, И.Бәхтияров, Ш. Абашев, X .Ишбулатов, С. Садыйков, И. Галиев, С. Нураев,  С. Хәсәнкәев, С. Мөлекев. Актив авторлары: А. Әхмәтев, X. Биктимерев, М.Брундуков, С. Вәлиев, М.Гайнуллин, Г .Гатауллин (Апуш), Н. Динмөхәммәтев, X. Мәхмүтев,X .Наумов, М.Уразмөхәммәдев, Г. Үтәгәнов, Ш. Хәбибуллин, С. Хәйруллин, Ш.Хамматов. Газетаның X. Әминев җитәкчелегендәге регуляр чыгарылган «Әдәбият сәхифәсе»ндә башлап язучы әдипләр М .Афзалов, Г.Абдуллин, X .Быков, 3. Зиганшин,Ф. Кәрим- Азналы, М. Рафаил, Ш.Хисамов, Ә.Чинбаев, И. Яһудин үзләренең шигырьләрен һәм хикәяләрен бастырганнар. Шул ук «Әдәбият сәхифәсе»ләрендә соңрак татар дөньясында танылган язучылар һәм шагыйрьләр Газиз Иделле Госманов, Мансур Крыймов, Шәйхи Маннур, Габдрахман Теләшев, Идрис Туктаров әсәрләре дә дөнья күргән. Бу басма битләрендә йөзләрчә эшче һәм авыл хәбәрчеләре язышкан. Газетаның төрле еллардагы рубрикалары: «Советлар илендә»,«Чит илләрдә», «Кызыл Армия хәбәрләре», «Ак гаскәрләр чигенә», «Тиф белән көрәш», «Хезмәт армиясендә», «Эшчеләр шефлыгы», «Крестьяннарга файдалы киңәшләр», «Урал хәбәрләре», «Урал эшчеләре арасында», «Социализм Уралы төзибез», «Татар-башкорт эшчеләре социализм ярышында», «Украина белән Урал ярышы», «Күмер фронтында», «Бишьеллык планын—срогыннан элек!», «Колхоз кырларында», «Ударниклар- колхозчылар», «Артта калган колхозларны—кара тактага!», «Наданлыкны җиңәрбез»,«Культура эшләре», «Безнең әдәбият—сыйнфый көрәш», «Фән яңалыклары»,«Эшче—авыл хәбәрчеләре язалар», «Хәбәрчеләр эзеннән», «Җавап бирәбез», «Театр һәм музыка», «Тәнкыйть—библиография», «Спорт». Әлеге рубрикалар—бүлекләр исемлеге «Коммунист»-«Сабан һәм чүкеч»-«Социализм юлы» газетасының тематик даирәсе бик киэ булуын күрсәтә.

«Социализм юлы» газетасы ябылганчы, берничә ел элек Сведловск шәһәрендә татар телендә чыгып килгән яшьләр һәм балалар матбугаты да юк ителгән. 1934 елның 15 апрелендә ВЛКСМ Үзәк Комитетының оештыру бюросы һәм ВЛКСМның Свердловск өлкә комитеты нәшир әфкяре—«Алмашка» газетасының соңгы 101 саны дөнья күргән Бу яшьләр басмасы 1932 елның 22 ноябрендә пәйла булган. 1935 елның 5 мартында, 1932 елнын языннан бирле чыгып килгән «Яшь коммунар» газетасы да, 88 саныннан соң, яшәүдән туктаган. Балалар өчен билгеләнгән әлеге газета шулай ук ВЛКСМ Үзәк Комитетының оештыру бюросы һәм ВЛКСМның Свердловск өлкә комитеты органы булган.

1935 елның 15 августында, 490 саны дөнья күргәннән соң, ВКП/б/ның Магнитогорск округ комитеты, округ башкарма комитеты һәм профсоюхтарнын округ советы басмасы—«Магнит эшчесе» исемле иҗтимагый-сәяси газетаны чыгарудан туктатканнар. Ул 1931 елның 9 июленнән башлап, СССР кара металлургиясенең иң эре предприятиеләреннән берсе—Магнитогорск металлургия комбинатын төзүдә катнашкан меннәрчә татар эшчеләре өчен нәшер ителгән.

1930 елларда татар телендәге күп кенә шәһәр газеталары да чыгудан туктатылган. Алар арасында: «Ленинград эшчесе», Пермьдә—«Ленин юлыннан» һәм «Ударник», Пермь өлкәсе Лысьвада—«Очкын» һәм Чусовойда—«Ударник», Свердловск өлкәсе Красноуральскида—«Бакыр өчен» һәм Надеждинскидә—«Эшче»,Чиләбе өлкәсе Злагоустта—«Большевиклар сүзе», Төмәндә—«Коммунизмга», шулай ук Украинадагы Горловкада—«Ударник», Енакиевода—«Ударник байрагы», Кадиевкада—«Кадиевка пролетары», Макеевкада—«Күмер ударнигы», Чистяковода—«Күмер өчен» исемле шәһәр күләмле газеталар булган.

Шул ук елларда Башкортстанда, Куйбышев, Пенза, Оренбург, Пермь, Свердловск, Чиләбе, Омск өлкәләрендә, Украина һәм Әзәрбайжанда татар телендәге 30 дан артык район газеталары да чыгудан туктаган.

Ябылган күп тиражлы газеталарның саны 50дән арткан. Шулар арасында: Мәскәүдә нәшер ителгән «Метрострой ударнигы», «Метрострой коммунисты», «Мартсновка», «Можрез ударнигы», «Электросталь ударнигы», төньяк башкаладагы— «Ленинград кызыл портовигы» һәм башка басмалар.

Димәк, 1930 елларда—ябылганчыга кадәр—татар телендәге көндәлек матбугат басмалары Советлар Союзынын күмер, нефгь, тау-руда, металлургия, химия сәнәгате, транспортның төзелә торган һәм хәрәкәттәге предприятиеләре урнашкан күп регионнарда—Донбасс, Баку, Идел буе. Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш, Мәскәү, Мәскәү яны һәм Ленинградта чыгып килгән. Әлеге газета-журналлар татар эшчеләренең илне индустрияләштерүдә актив катнашуы турында сөйлиләр һәм бу мөнәсәбәттән фәнни тикшеренүләр өчен әһәмиятле чыганак булып хезмәт итә алалар. Дистәләрчә-дистәләрчә милли матбугат басмаларының чыгудан туктатылуы, аларнын укучыларын туган телләрендә мәгълүмат һәм рухи-әхлакый тәрбия алудан мәхрүм иткән. Аларны милләттән биздергән.

1930 елларда, административ-боерыклар буенча ябылган газета-журналлар белән беррәтгән, күпсанлы мөхәррирләр, наширләр һәм башка матбугат хезмәткәрләре дә рәхимсез сәяси репрессияләргә дучар ителгән. Тоталитар золым корбаннары арасында татар журналистларыннан: Агнев Фәхрелислам (1887-1938), Атнагулов Сәләх (1893-1937), Бикколов Ибраһим (1884-1938), Гыйсмәти Габдулла (1883-1938), Кәрими Фатих (1870-1937), Кушаев Гобәйдулла (1902-1937), Насыйри Имай (1898- 1942), Нигьмәти Галимҗан (1897-1941), Рәмзи Шакир (1898-1937), Рәхмәтуллин Исхак (1897-1937), Сәгыйдев Габделкәрим (1888-1939), Сәйфи-Казанлы Фатих (1888-1937), Фәхретдинев Габдрахман (1887-1937), Хәлим Ягькуб (1877-1938). Шәфигуллин Вәли (1894-1939), Йосыпов Муса (1896-1937) һәм башка бик күпләр бар.

Әйе, Рәсәй патшаларының чын йөзе 1930 елларда аеруча ачык күреште.