«Татар энциклопедиясе» битләреннән

 

 

МАДЬЯРОВ Нәҗип Гәрәй улы (3.3.1928, хәзерге Әтнә районы Кызыл Утар ав. —15.4.2002, Яр Чаллы шәһ., туган авылында җирләнгән), шагыйрь, ТССРның атказ. мәдәният хезмәткәре (1991). Казан ун-тын тәмамлый (1962). 1960 елдан журналистлык эшендә: «Ком­мунизмга» исемле Арча район газетасы редакциясендә бүлек мөдире (1960-63), Лениногорск телевидениесендә редактор (1964-65), «Хезмәт» исемле Балтач район газетасында редактор урынбасары (1966- 78). 1979 дан Яр Чаллы шәһ. яши. 1979-88 дә №67 СПТУның директор урынбасары. Авыл хезмәтчәннәре, туган як табигате, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган «Син генә уйларымда» (1962), «Жәйге яңгыр» (1970), «Мең төрле уй» (1976), «Рәшәле офыкларым» (1979) дигән шигырь җыентыклары авторы. Юмор һәм сатира әсәрләре «Кызыклы шигырьләр» (1990), «Хикмәтле хәлләр» (1995), «Көлке көлтәсе» (2000) җы­ентыкларына тупланган Балаларга атап язылган «Ялкын яллы кара айгыр» (1966), «Ямьле кыш» (1971), «Утлы кыя» (1978), «Салават күпере» (1988) кебек китаплары нигездә маҗаралы сюжетка корылган, шигырьләре фантазиягә, юморга, неч­кә лирикага, табигать күренешләрен сурәтләгәндә шигъри төсмерләргә бай булулары белән аерылып торалар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, медальләр белән бүләкләнгән.

Әд.: Галиев III. Нәҗип Мадьяров // Казан утлары. 1979. №10; Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009 Т.2.

Г. М. Габделхакова.

МАҖАРАЛЫ ӘДӘБИЯТ, мавыктыр­гыч сюжетка, кискен конфликтка, төрле табышмак һәм серләргә корылган әсәр; эчтәлеге б-н «авантюр» әдәбиятка, детек­тивка, фәнни фантастикага, юлъязмага (сәяхәтнамәгә) якын. Татар әдәбиятында М.ә. урта гасырларда формалаша башлый. Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Сәйф Са­райның «Сөхәйл вә Гөлдерсен», Сәйядинең «Дастаны Бабахан» дастан-поэмалары мәхәббәт маҗараларын поэмалар рәтенә кертәләр. Урта гасыр әдәби традицияләр.

19 йөздә дә дәвам иттерелә: К.Насыйринең «Кырык вәзир кыйссасы», «Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан», Ф.Халидинең «Әсфе сәхәр вә сәхәр, ягъни мен дә бер сәхәр», «Әлфе ләйлә вә ләйлә», Г.Фәезхановның «Тугыйнамә», Ш.Рәхмәтуллиның «Кылаф белән Турандык», «Малик», «Сәйфел­мөлек» һ. б. күп кенә әсәрләр укучыга шәрекъ илләре, мәхәббәт маҗаралары, каһарманлыклар, тәхет өчен көрәш ту­рында сөйлиләр. Вакыт барышында М.ә. формасы үзгәрә төшә. 18 йөздә сәяхәтна­мә жанры, һәм аның бер төре—хаҗнамә формалаша башлый. Аноним авторның «Исмәгыйл агай сәяхәтнамәсе», Гали Чокрыйның «Хаҗнамә»се, Мәрҗанинең «Рихләт әл-Мәрҗани»е, Ф.Кәриминең «Европага сәяхәтнамә»се, С.Максудинең «Англиягә сәяхәт»е һ.б. ерак җирләр, баш­ка халыкларның тормышы һәм көнкүре­ше турында сөйли. М.ә.нең бу төре татар әдәбиятының дидактик традицияләрен дәвам итте. 20 йөз ахыры юлъязмаларында прозаиклар М.Юныс («Юлда уйланулар», «Җиде могҗиза»), М.Мәһдиев («Жир йөзендә алты кыйтга»), Т.Әйди («Оҗмах утравы», «Кардәшләр кочагында») һ.б. әсәрләрендә сәнгати һәм документаль, лирик һәм аналитик башлангычлар бер­ләшә.

19 йөзнең 2нче яртысында М.ә.нең яңа—детектив төре барлыкка килә 3.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәди­чә» татар әдәбиятында беренче детектив әсәр булып санала. 1920-30 нчы елларда яхшы б-н яман арасындагы конфликт антагонист сыйныфлар каршылыклары (Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы) кысаларында карала башлый торган совет детективының аерым бер төре оеша; тора-бара ул өстенлек иткән идеологик юнәлеш басымында социаль һәм антисоциаль конфликтка әверелә (А.Расихның «Бәхет орлыклары», «Ур­ланган хәзинә»), Сугыштан соңгы еллар татар әдәбиятында Р.Ишморатова («Ми­лиция лейтенанты», «Тормыш дәвам итә»), Т.Әйди («Боҗра» детектив повесте, «Елан угы», «Иблискә ришвәт» маҗаралы романнар) һ.б. әсәрләре таныла. Совет­тан соңгы елларда М.Насыйбуллинның («Телсез шаһитләр», «Яшерен касса»,  «Капкан»), Ф.Галиевнең («Урман йорты серләре», «Өрәк эзеннән», «Следователь Сомов хикәяләре»), Р.Сәгъдинең («Кар­гыш») психологик детективлары калкып чыга. Аларда «милияия» детективы тради­цияләре социаль-әхлаки проблемалар б-н үрелеп бара. 3.Фәтхетдинов әсәрләренә («Гомергә тиң сер»—«Тайна стоит жизни», «Унынчы мәет»—«Десятый мертвец», «Кыйммәтле шартнамә»—«Ценный дого­вор») тарихи ретроспекция хас. Социаль, психологик, әхлаки мәсьәләләр күгәргән детектив әсәрләр сериясен М.Маликова иҗат итә («Хөкем», «Августның беренче кичендә», «Утлар моңы», «Югалган якут­лар», «Чәчкә балы» повестьләре, «Өермә» романы).

М.ә.нең тагы бер тармагы—фәнни фантастиканың барлыкка килүе 20 йөз башына карый (Ф.Әмирханның «Сәми­гулла хәзрәт»е). Бөек Ватан сугышы елла­рында ул Г.Кутуй әсәрләрендә чагылыш таба («Рөстәм маҗаралары») 1960-70 нче елларда А.Тимергалинның уйлап чыгарыл­ган киләчәк галәмнәре турындагы хикәя һәм повестьләр җыентыклары («Пәһлеван кабере», «Космостан кунаклар»), 1990 нчы елларда реалистик әсәргә мистик элементлары килеп кергән хыялый фантастика әсәрләре (Ф.Латыйфиның Р.Якушев б-н берлектә язылган «Тамга», «Игезәкләр», «Соңгы кисәтү» повестьлә­ре) басылып чыга.

Хәзерге көндә М.ә. детектив, «фэнтези» (Г.Гыйльмановның «Албастылар», «Оча торган кешеләр»), авантюра-маҗаралы повесть (Н.Гыйматдинованың «Елан»), «хатын-кыз» романнары (М.Маликованың «Шәфкать», «Фи­дая») әдәби әкиятләр (Р.Батулланың «Елантау»ы), «кин халык (масса) өчен язылган әдәбият» б-н якынлаша. 20-21 йөзләр киселешендә маҗара җирлеге бүгенге кешегә (Н.Гыйматдинованың «Таң ата да, кич була», «Аргы якта, бирге якта» повестьләре), вазгыятькә (Ф.Латыйфинең «Бәйсез этләрне атарга» повесте) тәнкыйди карашны көчәйтү йөзеннән һәм уен башлангычын (игровое начало?) (3.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас » романы)көчәйтү өчен, «автор үлеме» концепциясен куллану өчен (Т. Миннуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романы; А.Фаләхнең «Татлы газап») файдаланыла.

Әд.; Бәширов Ф К. XX йөз башы татар прозасы К. 2002; История татарскон ли- тературы Нового времени (XIX—начало XX века). К.. 2003

Л Ф. Заһидуллина.

МАЗУНОВ Мөнир Хәсән улы (1.4.1978, хәзерге Пенза өлкәсе Лопатино р-ны Иске Карлыган ав —31.3 1987, Казан), шагыйрь Казан педагогия ин-тын тәмамлый (1949) Бөек Ватан сугышында катнаша. Ерак Көнчыгыш фронтның «Тревога» газетасында хәрби корреспондент 1946-59(бүленеп)елларда Татарстан радиокомитетында мөхәррир, соңрак начальник урынбасары 1949-53 тә совет гаскәрләренең Төньяк группасы составындагы «Вольность» газетасында өлкән әдәби хезмәткәр 1960-63 тә Татар­стан кит нәшриятында өлкән мөхәррир. 1967-71 дә «Кооператор Татарстана» газе­тасында җаваплы мөхәррир « Йөрәк җыр­лый» (1959), «Күнелем аккошы» (1966), «Ул кайтмады» (1968), «Ак күгәрченнәр» (1972). «Туган як» (1975), «Офыклар» (1988) исемле шигырь җыентыклары авторы М.ның шигырьләренә нечкә ли­ризм хас. аларда туган як табигате ачык картиналарда чагыла. Композиторлар Б.Мөлекев, М.Мозаффаров, Р.Яхин, Ә.Бакиров, 3.Хәбибуллин, А Ключарев тарафыннан көйгә салынган «Туган як», «Язгы хисләр», «Яшаләр җыры», «Әниемнең җылы кочагы» кебек җырлары халык арасында кии популярлык казанды.

Бала­лар өчен дә «Энесенә ул апа» (1960), «Урал улы» (1962), «Нәни төзүчеләр» (1967),.Уй­нагыз, балалар» (1985) дигән китаплары да бар.  А.С Пушкин, М.Ю. Лермонтов, С Я Маршак, Н.Хикмәт, П. Хузангай шигырьләрен татарчага тәрҗемә иткән. Медальләр белән бүләкләнгән

Әсәр.: Ихлас күңелдән К.. 1980.

Әд : Әдипләребез Биобиблиографик белешмәлек. К . 2009 Т.2

Дәвамы киләсе саннарда.

 

 

Реклама