Логотип Казан Утлары
Парча

СӘЯСИ ПАРЧАЛАР

 

Безнең корыч полководец

Легендар полководец, Берлинны алуда зур маһирлык күрсәткән Жуков турында, аның хәтәр кеше икәнлегенә бәйле имеш-мимешләр күп була, бу уңайдан хәтта Үзәк Комитет Политбюросында яшерен хат та саклана икән.

АКШның экс-президенты Эйзенхауэр мемуарында безнең полководец белән сөйләшүләренең берсе хакында кызыклы мәгълүмат бар. Кыскача гына әйтсәк, 1945 елның язында Берлинга таба Эйзенхауэр—бер яктан, ә аңа каршы яктан Жуков гаскәрләре ыргыла. Кайбер чыганаклар әйтүенчә, сугыш азагында безнең яктан ун меңнәрчә солдат һәм офицерлар рәхимсез кырыла Берлинга барасы һәм керәсе юллар бик нык миналанган була, Эйзенхауэр үз юлындагы миналарны арчу белән шөгыльләнгән арада Жуков инде Рейхстагка кызыл флаг элеп куярга да өлгерә. (Искә төшерик, Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып флагны татар егете—сержант Гази Заһитов кадый, ләкин моның данын Егоров һәм Кантария өстенә «аударалар»).

Берлин ауганнан соң, маршалның өлгерлегенә сокланып, Эйзенхауэр сорап куя: «Кыска гына арада Сез ничек итеп шул тиклем территорияне миналардан чистарта алдыгыз?» Жуков горурлык белән җавап бирә. «Мин иң алдан пехотаны җибәрдем». Әйтәләр, шушы очрашудан соң генерал Эйзенхауэрны берничә көн очкылык тоткан, имеш Совет Армиясендә штрафбатлар барлыгын белгәч кенә күпмедер тынычланган ул.

Жуков мәсьәләсендә Сталин һәм Берия шактый кыен хәлдә калалар чөнки дәһшәтле сугыш героен Солженицын артыннан -шарашка га җибәреп тә булмый, аны инглиз шпионы дип атавы да кыен Хәйләкәр Сталин аны үзеннән ераккарак—Свердловскига, Урал хәрби округы башлыгы итеп җибәрә. Шунда ул, күргән кешеләр сөйләвенчә, хәрби парад вакытында атыннан егылып төшә. Күрәсең, сөрелгән Жуковның нервылары сынаткандыр һәм ул генсек Хрущев властька килгәннән соң гына 1956 елда Советлар Союзы герое дигән дүртенче йолдызны ала.

Хәйләгә каршы хәйлә

Нанотехнологлар уйлап тапкан инглиз йозаклары Россиягә килеп кергәннән соң аны гап-гади җайланма белән ача белүче «осталар» пәида булла. Аннары— янмый торган сейфларның да «телен» чишә белүчеләр Танылган совет криминалисты Олег Шейнин, казна малын урлаучыларны гаепләсә дә, аларның осталыгына соклануын яшерми. Аның хикәяләвенчә, зур срокта утыручы әнә шундый «медвежатник»ны башкаладагы эре бер партработникның сейфын ачар өчен төрмәдән алып чыгалар. Иреккә чыккан шундый осталарның берсен исә ачкыч югалтучылар сейфын ачар өчен еш файдаланалар.

Әдәби герой дәрәҗәсенә күтәрелгән әлеге кул осталары зур ачыш ясамаган, билгеле, алар техник яңалыкның юлына аркылы төшкәннәр һәм үзләрендәге сәләтне төзүгә түгел, җимерүгә таба юнәлткәннәр. Иҗади казанышка тискәре иҗат белән җавап бирүләр хәтта югары даирәдә—Кремльдә дә булып торган. Әйтик, Сталинның «кибернетика—ялган буржуаз фән» дигән догматик сүзләре бу өлкәдәге үсешне ярты гасыр буе диярлек томалап торган. Элгәрге осталар тыйнак кыланса, бүгенгеләр исә хәтта политехнологларны да төп башына утырта. Ничекме? Дөнья базары шартларында Россиянең күпчелек автозаводлары банкротлыкка чыкканнан соң, хакимият белән берләшеп, алар иномаркаларны гаделсез юл белән базар сафыннан алып ташлау җаен уйлап тапканнар. Матбугат әһелләре язганча, бездә чыккан һәм электрон кабынуның ни икәнен дә белмәгән иске автомобильләргә «чурт» та булмый, ә менә электрон «караклар» эре автосалоннардагы иномаркаларны күз ачып йомганчы сафтан чыгаралар икән. Исең китәрлек: безнекеләр файдасына бер дигән реклама, табыш! Ләкин, тотылмаган карак—карак түгел дигән гыйбарәне искә төшерсәк, мәгълүм кино герое капитан Жегловның тыелган алымыннан файдаланырга гына каладыр.

Ә бит кайчан гына әле чит илдә эшләнгән автомашиналарда урлашуга каршы ышанычлы электрон җайланма куелган, хәтта моторны дистанцион идарә аша гына да кабызырга мөмкин, дип шау килделәр. Ә нигә, начармыни бу? Караватта яткан килеш кенә двигательне кабызасың, киенеп чыгасың да машинаңа киләсең—аның моторы эшләп утыра, тышта утыз градус салкын булуга карамастан, эчендә исә өйдәге кебек җып-җылы.

Без, совет автомобильчеләре, озын кышларда машина моторын кайнар су һәм учак ярдәмендә кабызу өчен бер-ике сәгать чамасы азаплана идек. Кабина эчен һәм алгы пыялаларны җылыту хакында мәзәк-анекдот сөйләп, антисоветчиклар рәхәт чигә иде.

Авыр үдчәүдәгедәр

Бөекбритания—Нобель премиясе лауреатлары белән генә түгел, үзләренең чамадан тыш авырлыгы белән рекорд куйган кешеләре белән дә дан казанган ил. Күптән түгел безнең телевизион каналлар аша шундыйларның берсен күрсәттеләр Ул эре саналган аюлардан да уздыра, авырлыгы 240 килограмм, үзенең зур бүлмәсеннән менә 8 ел инде беркая да чыга алмый икән Аның үзенә атап ясалган махсус караваты, бәдрәфе бар, аяк һәм өс киемнәре турында әйтеп тә торасы юк инде. Ашаудан зарланмый, бер утыруда өстәл тулы югары калорияле азыкны өч литрлы җиләк-җимеш согы белән бергә ялт иттерә. Тартмый, эчми, яшь булуына карамастан, хатын-кыз кавеменә исе китми. Шунысы кызык, туганнары һәм якыннары булуына карамастан, ул тулысынча дәүләт кайгыртуында.  Шушыңа киткән сумманы әйтсәк, безнең бик күбебезне шундук очкылык тота башлар иде .Лауреат та,  хезмәт яки сугыш ветераны, халык артисты, орден һәм медальләр иясе дә түгел үзе, безнең карашлар буенча ул бернинди дә социаль яклауга мохтаҗ түгел.

Кыскасы, социализм дип шапырынган Россиягә (СССР) караганда капиталистик Англия көнләшерлек дәрәҗәдә социаль ил икән. Аларның казнасында гадел җыелган акча һәрвакыт табыла, чөнки чиновниклар коррупция белән шөгыльләнми, акча урламый. Авырлыгы арткан саен бу кешегә тотылган чыгымнар да арта бара, шунлыктан аңа—зур суммалар тотып—бирәнлеген киметү нияте белән катлаулы булмаган (?) операция ясарга җыеналар. Тар карашлы кеше буларак фикер йөртсәк, юкса бит бу кешегә диварларны ватып, күтәрү краны ярдәмендә фатирыннан чыгарып, махсус транспорт белән больницага илтергә дә эвтаназия (үз теләге белән укол алып, бакый дөньяга күчү) ясаудан да яхшысы булмас иде кебек...

Юк, социаль капитализмда әхлак нормалары бүтәнчәрәк һәм без «тау чаклы» бу кешенең өч кешелек караватта селкенми диярлек ятуын, аның американнарча шат күңелле итеп елмаюын берничек тә аңлый алмыйбыз. Күрәсең, безнең зур илдәге күп кенә атказанган яисә халык исемен йөрткән зыялылар дус саналган Кубага түгел, нәкъ менә Англиягә барып сыеналар.

Сүз уңаеннан, үзебезнең авыр үлчәүдәге Казан кешесен дә искә алып китик әле. Аның авырлыгы 140 килограмм гына. Аның каруы, чирләре бик күп, йөри алмау сәбәпле инвалидлык белешмәсеннән дә мәхрүм Ярдәм сорап,  телевизор башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була ул, чөнки инвалидлык таныклыгыннан башка кешегә социаль ярдәм күрсәтелми икән. Чөнки бу гражданин ни лауреат ни ветеран түгел. Ерактагы инглиз «кардәше»ннән аермалы буларак, ул алагаем караватта ятмый, диванда утырып тора һәм. авырулары гел борчып торганга күрә, елмаймый да. Үзенә тиешле инвалидлыкны алу бәхетенә ирешсә, һичшиксез, елмаер ул—шикләнмим.

Әмма пессимистик кыяфәтле бу кеше телевизор караучылар белән оптимистик рухта саубуллашты инвалидлык таныклыгы алганнан соң авылга күчәм һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәчәкмен, диде Ходай аңа саулык һәм уңышлар китерсен!

Таймырда—свастика?

Себердәге Таймыр ярымутравы җитмешенче киңлектә урнашкан Популяр җырда әйтелгәнчә, Обь һәм Енисей елгалары коя торган Карск диңгезе сулары белән юыла. Норильск, Воркута, Салехард кебек шәһәрләр шушы мәңгелек туң якларында урнашкан Таймыр турында Россия кызылэзтабарлары Өченче рейхка бәйле фактларны ачканнан соң гына еш сөйли башладылар. Безнең аңлавыбызча фрицлар бит суыктан ифрат нык курыкканнар һәм Суык-генералның сугыш тарихына кереп калуы бер дә юктан түгел. Бактың исә, Ватан сугышына кадәр үк немецларның хәрби-диңгез базалары менә шушында урнашкан булла. Ленд-линз буенча союзникларның СССРга җибәрелгән хәрби йөкләре нәкъ менә шушыннан киткән су асты көймәләре тарафыннан батырыла. Кызганыч, һәлак булган күп кенә суднолар һәм аларның командасы игътибардан читтә кала һәм әле дә булса арктик диңгез асларында мәңгелек йокыда.

Сорау туа, ни өчен соң әле Ватан сугышы бетеп, дистә еллар буена әлеге хөрби-диңгез базалары яшертен рәвештә сакланып калган? Сәбәбе бик гади— алар сугышка кадәр үк Гитлер белән Сталин союзник булган елларда ук төзелә, биредәге җир асты файдалы казылмаларын Германиягә сатып җибәрү өчен Бер диктаторның икенче бер диктаторны алдавын инде хәзер мәктәп укучылары да белә. Ачы фактлар тагын да җитәрлек. Безгә каршы сугышучы немец аслары, Сталин бөркетләре белән бергә, совет авиамәктәбендә самолет йөртү һәм һава сугышы серләренә өйрәнә Фюрерның иң яраткан генералы, танкист Гудерман сугышка кадәр Казан танк училищесында подполковник-инспектор булып хезмәт итә. Г итлер һөҗүм иткәннән соң да Кубань ашлыгы эшелоннардан көнбатышка әле һаман бушатыла тора. Ни гаҗәп, россияннарның күбесе бу хәлләрне белми яисә белергә теләми. Халыкның битарафлыгы, хәтта Таймырда свастика барлыгын да танырга теләмәүләре Сталин файдасына булла. «Халыклар атасы» үзенең әлеге хатасын, тагын бик күп җинаятьләрен үзе белән кабергә алып китә. Юкса, ул тәүбәгә килсә-килмәсә дә, немецларның хәрби базалары халыкка, киң җәмәгатьчелеккә фаш ителсә, бу нәрсә Нюренбург процессыннан ким булмас идее.

Беренче ранг капитаны, «Таймыр өстендә свастика» дигән китап авторы отставкадагы Сергей Алексеевич Ковалев Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлаганнан соң Төньяк флот субмариналарында хезмәт итә. Ул бәлки антисоветчиктыр, ләкин аңа—су асты көймәсендә йөзгән кешегә,—антипатриот тамгасы сугу кыен. Шушы китабында ул әлеге хәрби базаларның кайда урнашуын сәяси сәбәпләр аркасында су асты көймәләренең кат-кат исем үзгәртүләрен андагы командир һәм офицерларның исемлеген язып чыга. Базаларда свастика гына түгел, хәтта немец тушенкасы, шоколад һәм 70 ел элек эшләнгән коньякка хәтле табыла. Алар мәңгелек туң шартларында сыйфатларын югалтмыйча сакланган була.

Бөек Ватан сугышы ветераны Красноярск өлкәсенең Овсянки авылында яшәгән күренекле язучы Виктор Астафьев узган сугыш турында безнең бик саран, өстән-өстән генә белүебезнең сәбәпләре турында еш сөйли торган иде Ул хаклы булган, күрәсең.

Сөембикә

Үзгәртеп кору елларында татарлар, безгә килеп җиткән риваятьләрне күздә тотып, Казан ханбикәсенең өлгесен табарга тырышты. 1990нчы елларда Сөембикәгә охшарга омтылып, күп кенә татар апалары һәм кызлары башларына яулык ябып йөри башлады. Хәтерләсәгез, арадан берсен әле, рухи дәрткә бирелеп, кулларында күтәреп тә йөрттеләр. Ә инде йөзендә ханбикә чырае булмаганнар яулыкларын салдылар да тора-бара эзсез югалдылар.

Казан ханбикәсе образын хакимияттәгеләргә иң беренчеләрдән булып «Азат хатын», хәзер инде үскәннән-үсә барган «Сөембикә- журналы җиткерде (Бакый Урманче эше). Ханбикә роленә дәгъвалаучы хатын-кызларга әллә мимика, әллә эчке дөньялык җитмәде булса кирәк, ә менә Татарстан вице-премьеры ханбикә булырга күп яктан туры килә иде, әмма аның беркайчан яулык ябынганы булмады. Республика Дәүләт Советында баштарак яулык бөркәнүче яисә түбәтәй киюче депутатлар күренгәләде, тик андыйлар Путин вакытында җил искәндәй бик тиз юкка чыктылар. Күрәсең, бу очракта Путинның Казан сабантуенда үзенә бүләк ителгән түбәтәйне (Мәскәүгә алып китмәс өчен!) тиз арада кимонога алыштыруы да сәбәп булгандыр...

Әмма менә АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон, узган ел Казанга килгәч, үзен бик тә үзенчәлекле итеп тота белде, толерантлык үрнәге күрсәтте. Безнең гореф-гадәтләр үрнәгеннән чыгып караганда, ул Казан ханлыгы ханбикәсенең кинообразы роленә тиң булырлык иде. Сөйкемле, Сөембикәнеке сыман бераз моңсурак күзле Клинтон ханым, әгәр -Мисс-Татарстан» конкурсында катнашса, үз яше буенча 10 баллны, һичшиксез, җыяр иде. Кол Гали мәчетенә килгәч, ул ислам диненең барлык кануннарын үтәде: күркәм ясалган чәче өстеннән яулык япкан иде, мәчеткә керер алдыннан туфлиен салып, җиңел аяк киеме киде. Үзе католичка булса да, Хиллари тәре такмаган иде, чыннан да, исем-дәрәҗә яулап, халык арасында еш була торган кешеләр үзенең нинди дә булса дини конфессия вәкиле икәнлеген күрсәтмәскә тиештер. Искә төшерүебез гаеп булмас, безнең Камил Исхаков каршында утырганда Алла Пугачева муенына Патриархныкыннан ким булмаган зур тәре таккан иде. Ике олуг хатын-кызның гамәлләрен чагыштырып карасак, рус һәм америка культурасы арасында тирән ярыклар барлыгын чамалау кыен түгел.

Аксак ат

Аксак атларның гомере озын булмый, чөнки сугышта аларны аталар, тыныч вакытта исә иткә җибәрәләр. Әгәр аксак атта адәм акылы булса, үз-үзен ничек тә үтерер иде, чөнки ул хуҗасына инде кирәксез. Хәтта кыргый атлар өерендә дә аларның язмышы күңелсез тәмамлана. Пермьдә төнге клуб һәм аңа йөрүчеләр, һич югы, бәхетсез атның шушы вәзгыятен истән чыгармаска тиеш иделәр, гәрчә клуб һәм атлар кайгы өчен түгел, шатлык китерү өчен туа.

Домна мичедәй янгын эчендә 160 кеше һәлак була (авыр туфраклары җиңел булсын). Исән калып та шифаханәгә эләккән авырулар да кызганыч, әлеге дә баягы, кайчакны алар аксак аттан көнләшеп куярга да мөмкин. Әгәр әлеге трагедияне Россиянең империячел менталитеты яссылыгыннан чыгып карасак, без—төнге клуб тамашаларыннан ерак торган кешеләр—анда булып үткән хәлләрне өстән-өстән генә беләбез, билгеле. Асылда кайбер сәбәпләр нәкъ менә өстә ята да инде. Моңа төшенү өчен исемле сәясәтчеләр һәм руханиларның әйткән сүзләренә колак салу да җитә, ә инде Россия православие чиркәүләренең хәтта Мәскәү Кремленнән дә уздырып җибәрүләрен күрсәң!. Алар һәр фаҗига уңаеннан диярлек, мәрхүмнәрне күмү этикасын бозып, пафос белән тәкрарлауны алга сөрәләр. «Без бердәм»,  «Кайгы Россияне бердәм туплый» кебек урынсыз патриотизм хәтта фетнәле бер фикергә этәрә: күзгә күренмәс ниндидер бер көч, кешеләрне бергә туплау өчен, фаҗигаларны әллә махсус оештыра микән? «Халык—сарык» дигәндәй, гади кешеләрнең бик күбесе шушы сүзләрне якын кабул итә. Кайбер госчиновниклар кеше кайгысы хисабына рейтингларын күтәрергә омтыла икән, бу—әхлаксызлык билгесе

«Аксак ат» клубындагы фаҗигане, Пермь өлкәсендә татар һәм башкортларның күпләп яшәвен истә тотсак, педартларга түгел, терактка сылтарга да мөмкин булыр иде. Әмма шәригать утлы очкыннар һәм исерткеч куллана торган мондый ял йортына мөселманнарның йөрүен тыя. Ә бәлки сөмсез-сүрән бәндәләр күңел ачучылардан көнләшкәндер? Гаеплеләр арасында татар фамилияләре дә бар, тикшерү барышында ваһһабичылар «табылу» да ихтимал. Казынучы юристлар төнге клубның атамасына, ай-һай, игътибар итә белерләр микән? Кызганыч,  Пермьдә «Сбитый летчик» дип исемләнгән янә бер төнге клуб бар икән әле...

Кем белә, «салкын» педартлардан кабынган кайнар янгын Россиядә төнге клубларны ябу-куркыту нияте белән эшләнгәндер? Сталин вакытында ул нәрсәләр бөтенләй булмаган ич, гәрчә Политбюро еш кына махсус дачада төнката бәйрәмнәр үткәрергә яратса да

Кәрлә утрауның зур эшләре

Эфирда ят бер сүз-исем ишетеп, баштарак радиоалгычны сүндереп куймакчы идем, мавыгып китеп, аннары ахыргача тыңлап бетердем. Чөнки сүз минем өчен билгесез булган экзотик бер дәүләт турында бара иде.

Аңлавымча, Науру—кәрлә дәүләт, мәйданы 21 кв. километр, халкы 15 мең кеше (чагыштыру өчен: Теләче районында шулай ук 15 мең кеше яши), Аны дәүләт дип атарга тел дә әйләнми, чөнки—БМО әгъзасы булуга карамастан, хәтта армиясе дә юк. Аңа армия тоту кирәкми дә, фосфат һәм кораллардан башка бернинди файдалы казылмалар булмау сәбәпле, бу бәләкәч илгә һөҗүм итәргә җыенучы да юк. Тын океандагы бу утрау—дәүләт күршеләреннән 400 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа бердәнбер куркыныч янавы мөмкин—әгәр дөнья океаны сулары чамадан артык күтәрелә калса, аңа ярдәмгә килүнең хаҗәте юк.

Науруда ирек сөючән, өске киемсез генә яшәүче, диңгез продуктлары белән тукланучы папуаслар яши. Комментатор аңлатуынча, Науруга очып килеп җиткән кошлар сирәкнең дә сирәге икән БМОда тулы хокуклы член буларак, ул да бөек державалар сыман хәлиткеч бер тавышка ия. Науру президенты Маркус Стивен, әлеге хокуктан файдаланып, Абхазия һәм Төньяк Осетиянең суверенитетын яклап тавыш биргәннән соң, дуслык кредиты сыйфатында байтак акча каерды. Һәр җан башына 3,5 мең долларны тәшкил иткән бу ярдәм хәерчелектә калган россияннарның төшенә дә керми. Чөнки бездәге бик күп байлык һәм акча сугыш кораллары ясауга китә

Берничә еллар элек Науру Тайваньның мөстәкыйльлеген танымаган өчен коммунистик Кытайдан зур суммалар ала. Аннары соңрак Тайваньның суверенитетын яклап тавыш биргәне өчен дә зур акчаларга ия булла. Азат Абхазия һәм Осетиянең азатлыгын вәгъдә биреп тә танымаган күрше (союздаш!) Белоруссиягә караганда Науру Россиягә якынрактыр. Чөнки һәр белоруска 3.5 мең доллар бүлеп бирә башласаң, ил кесәсенең нык кына такыраеп каласын көт төтор.

Утрауның «зирәк» хуҗалары чираттагы кредитны ашап бетерсәләр дә куркып калырга җыенмыйлар әнә бит, булачак өр-яңа дәүләтләр—Көньяк Украина һәм Төньяк Казакъстан БМОның ишеген шакырга торалар. Зур Россиягә исә бәләкәй стратегик партнерлар эзләргә кала, фәкать акчаң булсын.

Рашат НИЗАМИ тәрҗемәләре