Логотип Казан Утлары
Бәян

СОҢГЫ СЕР

 

Әсәр буяган вакыйгаларга нигезләнә

 

 

—Миш-ша, Миш-ша, nein, Миш-ша-а-а-а!

—Кая йөгерә егыла-егыла, вәт, дивана хатын, баласын харап итә бит.

—Поездны куып җитеп буламыни, дура!

—Verlas mich nicht? Миш-ша-а!

—Немка бит, үҗәт.

—Кайсыгызның күчтәнәче?

—Ха-ха-ха.

—Молчать!

Теплушкадагы солдатлар состав артыннан баласын күкрәгенә кысып йөгергән, чәчләре җилгә тузгыган, аның саен ерагая барган яшь кенә немец хатынына көлеп тә, кызганып та карап калдылар.

Кече лейтенантнын тамак төбеннән гөрелдәп чыккан ачулы командасына һәм солдатларның туган илгә кайту шатлыгыннан ургылган дәртле тавышларына, иләсләнеп кычкыруларына, көлүләренә, сызгыруларына перрон буйлап паровоз артыннан йөгергән Динаның ялварып, илереп елаган тавышы ургылып аккан көзге болганчык суда тамып эрегән, юкка чыккан комеш тамчылар шикелле генә чынлап кушылды да, елан шикелле боргаланып-боргаланып борылмага кереп барган паровозның үзәк өзгеч соңгы хушлашу тавышына сенеп юкка чыкты.

—Вот и все,—диде кемдер.

—Герман җирендә берәүнең орлыгы кала.

—Кем булып үсәр ул, кеше булыпмы, фашист булыпмы?

—Барысы да бертөрле аларның, дөмектереп бетерергә кирәк иде үзләрен, ирләрен дә, хатыннарын да.

—Айгырын әйтер идем инде, әйтерсең туган җирдә хатыннар беткән, дошман тегермәненә «су» салмаса.

—Трибуналдан да курыкмаган, молодец!

—Андый эштә трибуналны кем уйлап тора инде...

—Ха-ха-ха!

—Молчать,—диде тагын кече лейтенант.

Көпчәкләр көенә тик Мәрдәннең генә йөрәге сулкылдады. «Калдылар...», «калдылар...», «калдылар»...

Сугыш гарасаты куркытып, болан баласы кебек һәр тавыштан өркеп торган тал чыбыгы кебек япь-яшь хатын нинди фашист булсын ди инде, дип уйлады ул җаны әрнеп.

«Калдылар, «калдылар», «калдылар».

Дина белән бергә аның улы да мәңгелеккә герман җирендә калды. Сугыш афәте дөньяны икегә бүлгән, кешеләр арасында аңлатып бетерәлмәслек дошманлык, кан үче, атлап та, йөзеп тә, очып та чыга алмаслык упкын барлыкка китергән дәрьяның икенче ярында анын якын кешеләре—улы һәм сөйгәне калды.

Мәрдәннең йөрәгендә утлы давыл кубарыла, аяусыз ялкын күңелен ялмый, зиһенен әйтерсең кызган тимер өтә, һәрбер күзәнәге аңлатып бирәлмәслек авырту кичерә. Үзенең көчсезлегеннән, хәл-вакыйгаларның аннан өстен, җиңеп була алырлык булмавыннан, үзенең бу дөньяда бөҗәктән дә бәләкәйрәк, әһәмиятсезрәк булуыннан ул күңел газаплары кичерә иде.

Нинди фашист булсын инде алар—гөнаһсыз япь-яшь ана һәм тугыз гына айлык сабый—улы Александр, аның йөрәк парәсе, аның канны. Их, алып кына китәргә иде дә бит үзе белән аларны! Сикереп кенә төшәргә дә, баласын күкрәгенә кысып, Динаны кулыннан алып поездга тартып алып утыртырга да, үзенең кадерле иленә, туган җирләренә, җылы, якты өйкәенә алып кайтырга иде. Юк шул, булмый, булырлык түгел. Сугыш вакытының үзенен аяусыз законнары, үз кануннары, үз трибуналы, үз хөкеме. Перронда егылып калган Дина һәм улының аяк асларында Мәрдәннең йөрәге дә мәңгегә яраланып, канга батып тәгәрәп калган шикелле булды.

***

...Җитәр инде, картатай, кычкыртма әле шул радионы, йокыны ачасың.

— Булды, йокы чүлмәкләре, торыгыз, шул гомер кеше йоклыймыни, кояш төшкелеккә җитте, бәрәңге кәтмәннәргә чыгыгыз, шәһәр ялкаулары,— дия-дия, Мәрдән карт аның саен радионы ныграк ачып, чүәкләре белән ныграк кытырдап, үзенең ятагына—җылы кухня ягына үтеп китә.

Тормый хәл юк. Бу тавышка инде йоклап булмаячак. Үсмер оныклары— Диана һәм Айнур бераз чырык-чырык килешеп, тарткалашып, шаярышып алдылар да. юынырга дип ихатага йөгереп чыгып киттеләр.

Төн буе дискотека дип урамда ыргу-сикерү дисеңме, таңга чаклы матайда чабулау дисеңме? Ә кигән киемнәре? Адәм ыстырамы—тишек, ерткаланып беткән зәнгәр киндер чалбарны модалы джинси диләр. Кызларының күлмәк итәкләре кендекләренә кидергән алкаларын да капламый бот төбеннән ыштан үзләрендә. Бетте оят. бетте тәүфыйкъ. Ә төшкә кадәр йокы симертәләр. Менә шулай бетә, югала икән матурлыклар. Кайда икән нечкә билне кысып торган алъяпкычлар, ак челтәрдән каймаланган якалы аллы-гөлле килешле күлмәк кигән озын толымлы кызлар?!» Хәер һәр заманның үз матурлыгы буладыр шул.                           

Оныгы Диана да искиткеч матур. Сылу кыз булып үсеп килә, нәнәсенә тартым. Дулкынлы озын кара чәчләр, куе кара керфекле сөрмәле зур күзләр. Оныгы Айнур Мәрдәннәр ягына тарткан. Зәңгәр күзле, салам түбәле, дәү гәүдәле егет булырга охшап тора. Бәхетләре генә булсын!

Ата-аналары иркәләп үстерәләр дисән дә, әлләни ялкау дип тә булмый үзләрен, менә дигән итеп өй эчләрен, ихатаны да җыештырып куялар. Кушсаң, бакчада да булышалар, чүп утау, су сибү дә алар өстендә. Бигрәк тә соңгы бер айда Мәрдәннең үзенең хәле йомшарып киткәч. Моңарчы дөньяга «мах» бирми иде бирүен. Кыбырдап йөреп тора иде ихатада. Әз-мәз эш карау белән көнен үткәрә иде. Абзардагы ялгыз бозауга да печәнен салып, суын эчереп керсәң, вакыт та тизрәк үтә, кәеф тә күтәрелә, тамакка да ачыгып, теләп ашый иде. Менә бер айлап инде аш бик чамалы гына бара башлады. Сөт-катык үтә үтүен, тик бер-ике тапкыр ихатага чыгып, абзарга күз салып, урам эскәмиясендә бераз утырып тора да кереп яту ягын карый. Ярый әле оныкларының каникул вакыты. Хәзер күнел күтәренкерәк. Тиздән улы белән килене дә ялга кайтып төшәргә тиешләр. Алар кайткач, бәлки хәле дә шәбәебрәк китәр.

Ниһаять, оныгы Диана өйгә кереп чәй куйды, газ плитәсе өстенә кичәге шулпаны җылытырга утыртты. Үзәкләрне өзеп, ачыктырып, башларны әйләндереп, өйгә тәмле аш исе таралды. Яшь булса да, аш-суны әйбәт әзерли оныгы, әнисе яхшы өйрәткән, дип канәгать уйлады Мәрдән. Аш-суга оста хатын ирен гомерлеккә үзенә бәйләп куя ул. Юккамыни урыслар: «Ир-ат йөрәгенә юл—ашказаны аша»,—дип әйткән.

Мәрдәннең хатыны Мәдинә дә шәп пешерә иде. Бигрәк тә иртә таңнан мич кызуында алсуланып пешкән, майлары тамып торган тәбикмәкләре уңа иде аның. Ә тары ярмасы «тәкәләре» соң? Менә ичмаса аш! Күп төрле ризыклар тәмләргә туры килде аңа. Ләкин мондый да тансыкны кандырырлык тәмле ризык ашаганы булмады Мәрдәннең үз гомерендә.

Иртәнге мич кызуга табаларга «эре» генә, «тәкәббер» генә «тәкәләр» тезелешеп тула да мич куенына кереп кунаклый. Мич авызыннан чыккан җылы өйнең каршы як стенасында талгынланырга, ул гынамы, гыйнвар суыгы төрле сурәтләр төшергән тәрәзәдә таңның тәүге нурлары уйнарга да өлгерми, «тәкәләр» табагач һәм табаларның күңелле чыжылдаган матур җырлары астында табын уртасына килеп тә кунаклыйлар. Башта әле алар берничә генә минутка икегә бөкләнгән ак шадра сөлге белән ябылып куелалар—болары «тәкәләрнең» әзрәк усаллыгы сүрелсен, «мөгезләре» йомшарсын, эчендәге ярма катыш алтын кебек күзнең явын алырлык кабак шакмаклары мәмрәсен өчен эшләнә. Ә ул арада карчыгы Мәдинә мич алдына кисәү агачы белән казан астыннан куз тартып, өстенә ваклап туралган суган белән яшь сарыкның эч маен таба белән эретергә куя. Өй эчендә кызган суган исе белән тәмле сызык, кыр төтене—куырылган ит исе дә тарала.

Мәрдән пычак белән үзенен учы хәтле зур «тәкә»не каерып ачып җибәрә. Аннан тәмле бу күтәрелә Өстәлгә куелган кайнар табадан бер кашык суганлы-майлы сызыкны тәкә эченә мул гына итеп аудара да ризыкнын тәмлелегеннән ләззәтләнеп, өч чынаяк сөтле чәйне ике-өч тәкә белән бергә «бәреп тә ега». Ә мич артындагы иркен такта сәкедә теге өч сыбызгы борын мыш-мыш килеп йокы симертә Такта сәке киң, тагы ике малай сыярлык урын да буш булып, һаман кемнәрнедер көтеп торган шикелле ятимсерәп тора...

Әй, гомерләр... Үткән дә киткән. Мәдинәсенең гүр иясе булуына да ел ярым вакыт узды. Бар нәрсәнең кадерен югалткач кына беләсең икән, терсәк якын да бит, тешләп булмый. Кадерен белеп бетермәде Мәрдән Мәдинәнең. Кызу булды, усал булды, кул күтәреп сукмады-сугуын, ләкин җылы сүз әйтергә дә ашыкмады.

Яшьлегендә өзелеп сөйгән ярларының сүзсез рәшәләреме, алардан соң йөрәктә уелып калган әрнүләрме, ышанычы югалуымы яки киресенчә, артык яратып, югалту авырлыгы яңадан кабатланудан куркумы, әллә инде йөрәгендә булган сөю хисен иң каһәрле—сугыш дип аталган тәмуг утының ялмап йотуымы, әллә башка сәбәпләрме, ул күп вакытта хисләрен тышка чыгарырга, хәтта гомер буе дөнья көткән хатыны белән дә уртаклашырга ашыкмады.

Иренең сүзеннән бер адым да чыкмаган, каршы бер сүз дә базып әйтәлмәгән, ни кушса шуны «баш өсте» дип үтәргә әзер торган Мәдинәнең кем икәнен, күңелендә ниләр ятканын, нинди өермәләр уйнаганын һәм тынганын, нинди гөлләр үскәнен һәм коелганын, нинди хыяллары булганын һәм җимерелгәнен ул белми дә калды шикелле.

Күп вакытта, «ике бозауга кибәк тә аерып бирә белмәгән хатын белән гомерем узды», дип битәрли иде ул аны. Аерып та бирер иде Мәдинә ике бозауга кибәкне, Мәрдәннең кырыс холкы, һәрнәрсәдә бары тик үз фикерен генә алга сөрүе йомшак күнелле, кыюсыз Мәдинәне көчсезләндерә һәм буйсындыра да куя. Шәхес буларак, Мәрдән аннан күпкә өстенрәк иде шул.

Соңлап, инде кырык ике яшькә җитеп кенә өйләнештеләр алар. Сугышта ирен югалткан Мәдинә Мәрдәнгә кызын ияртеп килде. Кызы күп тормады бу гаиләдә, бик яшьли, һөнәрчелек училищесына укырга дип, шәһәргә китте. Шул арада Мәрдәнгә Мәдинә ике кыз, бер малай табып бирергә өлгерде. Мәрдән эчеп кайткан чакларында (гәрчә үзенең хаклы түгеллеген күңел төбеннән аңласа да): «Син—кеше хатыны, кеше калдыгы» дип тә каты-каты кагылгалады. Нихәл итәсең, Мәдинәнең дә яше үтеп, гомере узып бара иде шул. Сугыштан соң дөнья көтүләре җиңел түгел, күрсәтми генә рәнҗеш яшьләрен сөртеп алыр да, тешен кысып, Мәрдәнне көйләр, юатыр, йокларга яткырыр, иренең саташып: «Дина, Дина» дип, ниндидер хатынны чакыруына да бик исе китмичә, тагын үзенең бихисап, бетмәс-төкәнмәс өй эшләренә тотыныр, балаларын карар, Мәрдәнгә хезмәт итәр иде. Кадерен белергә тиеш иде дә бит Мәрдән Мәдинәсенең, юк шул инде. Ялгыз кешегә хан сараенда да «салкын өй, салам түшәк».

Ирексездән, яшьлегендә җырлаган җыр күңелгә килә:

Кара урман эчләрендә

 Сак-Соклар сайрый бугай.

Сак-Сок хәлләрен сорамыйм,

Хәзер үзем дә шулай.

Бу бит мәхәббәт җыры түгел, дип уйлап куя Мәрдән, бу бит язмыш җыры: гомер буе бергә яшәп тә, әйтәсе килгән сүзләрне, белдерәсе килгән хисләрне, соралмаган гафуларны, биреп җитәлмәгән күңел җылысын, күзгә-күз карашып, күңел тулылыгыннан еларга тиеш булып та, еларга оялып, бозга әверелгән хисләр, үкенечләр, вак мин-минлекләрнең, очсызлы горурлыкларның кайтавазы булып үзеңә әйләнеп кайтуы икән бит бу җыр.  Кабер авазының салкын сулышы, инде кайтарып та, чакырып та булмаган үкенү җыры икән бит.

Гомер үткән дә киткән. Менә үзе балалары кулына калып бара. «Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас», диләр. Хатынсыз өйнең яме юк. Ә балалар? Балаларның үз дөньялары, үз мәшәкатьләре.

***

Мәрдән бераз оеп ятканнан соң күзен ачты. Өйгә тәмле аш исе таралган.

—Кызым, мичкә ягып, берәр таба ашы пешереп бирмәссең микән?—диде Мәрдән Дианага.

—Аш әзер бит, картатай, аш ашап карасаң?

—Аш үтми бит, кызым, иртән ашап карадым, бер-ике дә йотып булмады, йоткылыктан җибәрми.—Ул шыр сөяккә әйләнгән нечкә, зәңгәрләнеп беткән кулларын юрган өстенә чыгарып салды. Янаклары, баш сөякләре беленеп торган мангае, каш сөякләре, эчкә баткан күзләре өмет белән оныгына төбәлде.—Таба ашы үтәр кебек.

—Ярый, картатай, хәзер газ өстендә генә коймак коеп алам.

Менә бит бала-чага! Һаман үзенчә. Тик ул кызып киткәнен сиздермәскә тырышып:

—Мич тәбикмәге ашыйсым килә, кызым, табада, ут алдында, йөзе килгәнне...Сары май белән майлап... Онытмагансындыр бит, нәнәң ничек пешерә иде?

—Хәзер, картатай. Айнур, утын алып кер, мич кызганчы камыр ачып чыга ул.

Диананың тәбикмәге пешеп чыкканны түземсезлек белән көтте Мәрдән. Бик күп һәм бик тәмләп ашар кебек тоелды үзенә. Яңа чүпрәдән эшләнгән чемердәп торган йөгерек камырның әчкелтем тәмле исе борын тишекләренә үтеп иркәләде, чаж-ж-ж итеп кызу табага коелуы, ничек итеп пыш-пыш килеп тишекләнеп кыбырдап-кыбырдап алуы, ничек итеп матур, моңлы, нәкъ Мәдинәсе барындагыча, табагачның табаны чыңлатып эләктереп алуын, мичтән чыгаруын, оныгынын җәһәт кенә, нәнәсеннән өйрәнгәнчә, өстәлгә ак сөлгегә әйләндереп салуын күреп, ишетеп, кинәнеп, хозурланып, түземсезләнеп көтеп ятты карт.

Ниһаять, сары гәрәбә тәбикмәкләр майланып, пар бөркеп, көязләнеп, авыз суларын китереп, карт алдына килеп яттылар. Чынаякка куе сөтле чәй коелды.

Мәрдән калтыранган бармаклары белән бер кисәк тәбикмәкне кабып җибәрде, тик ризык нихәтле генә авызда әвәләнсә дә, чәйнәлсә дә, чәй белән чылатылса да, йотылмады, үнәче йотарга тырышып, бер аска, бер өскә хәрәкәтләнде. Диана, күрмәмешкә салышып, күзләренә тулган яшьне сиздермичә, эш белән булышкан булды. Картатасы капкан ризыгын да йота алмады. Аш үтми иде инде аңа.

—Булмый,—диде карт бераз ятып хәл алганнан соң. Аның йомык күзләре читеннән ике бөртек яшь агып төште.

Шактый озак тын гына ятканнан соң, ул акрын гына күзләрен ачты.

— Кызым, бу дөньядан күчкәнче сиңа сөйләп калдыра торган серем бар. Акыллы баласын, аңларсың, хәзер аңламасан, үскәчрәк аңыңа барып җитәр. Ничек кенә булса да гүргә алып китәсем килми үзем белән әлеге серне. Дөньялар да үзгәрде, үзем дә картайдым, мондый нәрсәләр өчен хәзер суд та, трибунал да юк бугай, алар белән куркытып та булмыйдыр инде.

Мәрдән карт бераз тын алды да дәвам итте:

—Сезнең Германиядә абыегыз бар, булырга тиеш Исәндер бәлкем, сугыштан соң туган малай—Александр исемле. Элегрәк сөйләсәң, эзләсәң, сәвит власте аяусыз тегермәнендә тарттырачак иде. Мине генә түгел, әтиләреңне, апаларыңны да. Ә нәнәңә мин ул турыда үзем сөйләмәдем, авыр булыр дидем. Ә хәзер ярый инде Нәнәң—гүрдә, мин дә тиздән аның янында булырмын Гафу итәр, бәлкем. Ул минем өчен бик зур һәм бик кадерле сер, балам.

Якынрак кил, балам, тавышым ныклы түгел, кычкырып сөйләп булмас, аңларга тырыш. Бу сер бакыйлыкка күчәргә ирек бирми, җибәрми, чабуымнан тарта. Тизрәк котылырга кирәк миңа аннан.

***

...Каты яраланып, госпитальдән-госпитальгә күчеп, ниһаять үлем тырнагыннан ычкынгач, яраларны ямаштырып, ныгытырга дип, Белоруссия җирләреннән Мәрдәнне туган ягына бер айга, бик сирәк һәм бик бәхетлеләргә генә эләгә торган ялга җибәрделәр.

Тиздән фронт дошман территориясенә күчәчәк иде. Халыкта җиңүгә ышаныч анын саен артты, күңелләрдә тиздән булачак җинү тантанасы бөреләнгән иде инде.

Мәрдән өйдән ярты ел хат ал алмады, үзенең дә, госпитальдән госпитальгә күчеп йөргәч, адреслары буталып бетте. Аякка басармын да, аннары язармын дип юатты ул үзен. Сагынды, өзелеп сагынды гаиләсен. Өшеп, туңып, окоп туфрагын кочаклап, юеш җиргә сыенып сеңеп ятканда да, үкереп килгән фашист танклары траншеяларны изгәндә дә, сугыш башында җиде кешегә бер винтовка белән атакага барганда да, «илем» диеп, «Сталин өчен» диеп, туган җирем, әткәм кабере, әнкәм, сөйгән ярым, балам, дип алга ташланды. Алар саклады Мәрдәнне үлем чалгысыннан. Ә сугышта нәрсәгәдер тирән ышаныч булмаса, үлем козгыны сине шул минутында ук үзенең корыч тырнакларына эләктерә.

Тиздән ашкынып көткән минутлар җитәчәк. Мәрдән, ниһаять, кадерле кешеләрен күрәчәк, кочагына алачак, улы үскәндер инде. Хәзер инде танып та булмыйдыр, үзе танымас, киткәндә күкрәк баласы булып кына калган иде бит. Күзләрен зур ачып, «тиз кайт, әткәй», дигән төсле тешсез авызын ачып елмайгандай иткән иде. Ә Илсөяре ничек шатланыр инде, ә әнкәсе. Алар бит аның кайтасын да белмиләр.

Мәрдән эшелон көпчәкләренең бертөрле тукылдауларына колак салып, оеп китте. Төшендә ул Барыен күрде. Яшел яланда Илсөяр белән Мәрдән печән чабалар. Яннарында үлән өстендә Барый шуышып йөреп бөҗәкләр куа, имеш. Үзе көлә, көлүе нәкъ көмеш тәңкә чыңлавы инде, челтер-челтер килә дә үләннәр арасында югала бара, ерагая бара. Мәрдән улы артыннан китә, кая соң ул, тавышы ишетелә, үзе күренми, Илсөяр дә кинәт юк булды. Алар яланның икенче ягыннан ябырылып килгән куе томан эченә кереп баралар лабаса. «Баланы кара, баланы, кермә, барма анда», дип кычкыра Мәрдән хатынына, ә ул артына әйләнеп ничектер моңсу итеп елмая да үзе һаман томанга таба ашкына, имеш. Мәрдән әле Илсөяр, әле Барый артыннан ташлана, Барые куе үләннәр арасыннан үрмәләп, һаман текә ярга якынлаша да якынлаша, имеш. Менә ул яр читенә килеп тә җитте, «әти», «әти» дип куркып ачыргаланып кычкырды. Кинәт исеп киткән көчле җил Барыйны үләннәр арасыннан тәгәрәтеп ярдан төшереп җибәрде, имеш. Чыр-чу килгән тавышка Мәрдән уянып күзләрен ачты. Ана каршы урынга өч баласы белән чегән хатыны кереп урнашкан идее.

Бу куркыныч төш Мәрдәннең күнелендә хәвеф уятты, төш тәэсирендә шактый күңелсез утырганнан соң, чегән гаиләсе акрынлап аның игътибарын үзенә җәлеп итте.

Хатынның кара куе бөдрә чәчләре зур чуар яулыгы астыннан чыгып маңгаен каплаган, иске генә кызыллы-каралы кофтасының бер чабуы белән исә күкрәгендәге песи баласы кадәр генә сабыен япкан. Каракучкыл озын беләкләрендә төрле төсле муенсалардан урап киелгән ике беләзек шундый ук төстәге озын алкалары иңнәренә төшеп тора. Катлы-катлы кин юбкасы өстеннән зур чуклы шәл бәйләгән. Гәүдәсенә карап егермене дә биреп булмаган бу хатынның күзләренә 40 яшьлек хатын-кыз кайгысы тулган иде.

Мәрдәнне бигрәк тә чегән балаларының үзләреннән дә зуррак кирәк-ярак салган биштәрләрен югалтмаска тырышулары, өсләрендәге зур сәләмә киемнәре, такта шикелле юка гәүдәләре, упкын төсле ач күзләре тетрәндерде. Чегән хатынының күзләре тулы өметсезлек иде. Ачлыктан сүз әйтергә дә хәлләре калмаган ике малае ике беләгенә ябышкан, инде хәер сорашырга да көчләре беткән, соңгы чиккә җиткәнлекләре күренеп тора. Куенындагы имчәк баласы, песи баласы шикелле сирәк-мирәк шыншып, инәсенен сөтсез имчәген суырып ала да, өметен өзеп, әллә йоклап, әллә һушын югалтып, тынып кала.

Сугыш аларны да—һәр вакыйгадан җиңел чыга белүче, хәйләкәр һәм тапкыр, бераз алдакчырак һәм карагырак, һәр вакыйгага яраклаша белүче табигать балаларын да тезләндергән, дип уйлап алды Мәрдән.

Аның йөрәге сулкылдап куйды. Кайдан килеп кая китеп бара—ирек яратучы, дөньяга артык дәгъва тотмый, иркен яланда атлар уртлатып, мәнгелек күк астын йорт түбәсе итеп яшәргә өйрәнгән халыкнын бу бер кыйпылчыгы! Аларны да сугыш челпәрәмә китергән, кайсы тукталышта, нинди исемсез кабердә ятып калыр бу гаиләнең беренче, икенче, өченче, яки дүртенче вәкиле? Беренче булып беренче кабердә, яки юл читендә күзләре эчкә баткан, ачлыктан шашырга җиткән, инде егылам, егылам дип утырган шушы хатынмы? Сугыш, каһәр суккан сугыш! Бу гаилә агачының дәвамы калырмы—мәңгелек йолдызлы күк астындагы учак яктысында, гитара моңы, атлар кешнәвенә кушылып күктән йолдызларны үрелеп алырдай булып дәртләнеп биергә тиешле бу халык?!

Мәрдән солдат капчыгын чишеп бер бөтен икмәк һәм бер кисәк сало чыгарды. Каршыдагылар күзләре белән йотардай булып икмәккә текәлде. Ул солдат пәкесе белән кисеп ярты икмәкне һәм бер кисәк салоны хатынга сузды. Хатын, чын микән бу дигән сыман башта аптырап торды, аннары ябык куллары белән икмәкне борынына китереп, күзләрен йомып, тирән итеп иснәде, икмәк кисәгенең яртысын сакланып кына бүлеп балаларына тоттырды. Киң чегән итәге кесәсеннән ялтырап торган хәнҗәр тартып алды һәм салоны шикәр шакмагы шикелле генә кисеп, балаларының учларына салды, калганын кулындагы төенчегенә кадерләп төреп, куенына кыстырды. Алар ашамлыкларын озакка сузарга тырышып бик кадерләп һәм тәмләп, ләкин бик тиз ашап бетерделәр Ничектер тынычланып качган шикелле дә булдылар. Җылы вагонда йокымсырап киттеләр. Чегән хатыны гына:

—Рәхмәт, солдат! Инде әллә ничә көн ризык капканыбыз юк иде. Булганын юлда урладылар. Бездән, хәтта бездән дә урладылар, дип көлемсерәде ул.—Сербиянкалар без, язмыш бөтен илләр буенча йөртә менә. Белоруссиядә иремнең туганнары булырга тиеш, шунда барырсыз дигән иде Роман Үз бакчалары, үз өйләре белән торалар. Бәрәңгеләре, чөгендерләре булса да үскәндер әле. Анда инде җирләр азат. Ә ирем —ул еламаска тырышып, аскы иренен тешләде. —Бер ай элек үлем кәгазе алдым.

Бераз тын гына барганнан соң чегән хатынының үзенә текәлеп карап торганын сизде Мәрдән.

—Солдат, телисеңме, язмышыңны әйтәм. Мин дөресен әйтәм, сиңа да ни күрсәм—шуны әйтермен. Бу безне икмәк биреп ачлыктан коткарган өчен генә түгел, күреп торам, яхшы күңелле кеше син. Тик дөресен әйткәнгә ачуланма. Минем каргамәт—уен түгел, ул мина әбиләрдән, әниләрдән күчкән. Ни кушсам шуны үтәргә вәгъдә бир, ул синен гомереңне саклап калачак!

Гәрчә андый нәрсәләргә ышанып бетмәсә дә, Мәрдән аңа кулын сузды. Сербиянка дикъкать белән аның учына карады. Маңгаенда сизелер-сизелмәс кенә сырлар пәйда булды, кашлары җыерылып, бергәрәк кушылдылар.

—Солдат, ай, бәхетлесен, гомерен озын була. Сугыштан исән кайтасын, мул яшәячәксең, йөрәген җылы, ләкин холкың кискен икән. Ашыкма, эшләр эшенне уйлап эшлә. Югалтулар аша табышларга килерсең, рәнҗешләреңне эченә йом, морадыңа ирешерсең. Биш балаң була, шуларның дүртесе синең гомереңнән озаграк яшәячәк, өеңдә сине әнкәң көтә. Сабыр бул. Бер киңәш сиңа—өенә револьверыңны алып кайтма, ташлап кит аны, төзәтеп булмаслык хата эшләргә мәҗбүр булма, коралыңны ыргыт, яки бир миңа, үзем ыргытам.

Мәрдән ачлыктан миңгерәүләнгән хатынның бу сүзләрен аптырабрак, ышанмыйчарак тыңлап торды. Кайдан белә ул шинель кесәсендә револьвер ятканын? Тапты ул аны сугыш яланында, табылган коралны ташлыйлармыни? Фашист белән сугышырга кирәк ул. Винтовка гына түгел, револьвер ул, күренми, кеше күзеннән еракта һәм һәрчак дошманга сиздермичә, елан урынына күренмичә генә һөҗүм ясый, тиз, кисәк һәм төгәл итеп. Сугыш кырыннан табылган бу коралны кирәкле җиргә тапшырырга өлгерәлми калды, юлга чыгарга туры килде.

Ял итәр, яраларын төзәтер дә тагын фронтка китәр. Тыныч туган якта, билгеле инде, револьвер ана кирәк булмаячак, шуна күрә ул аны, бил артына, гимнастерка астына ук яшереп куйды. Чегән хатынының ялварулы карашына Мәрдән җавап бирмәде. Иркенрәк урын алып, азык тулы вешмешогын баш астына куеп, револьверының катылыгын гәүдәсе белән тоеп, чалкан ята төшеп, йоклап китте.

Мәрдән күзен ачканда, чегән гаиләсе вагонда юк иде инде. Төш булдымы бу, өн булдымы? Алар урынына инде барлы-юклы йөкләре белән башка кешеләр кереп утырганнар. Ул торып утырды, әйберләрен барлады. Барысы да урынында, тик... тик, билгә беркетелгән, ныгытып каешка бәйләнгән револьвер юк иде.

Ахмак, дип уйлады ул үзе турында. Шул чегән хатынына ышаныч бармыни? Бур бит алар, коралны ашамлыкка алыштырыр өчен йоклатып, урлап алган инде, тик ничек шул хәтле сак, шул хәтле нык яшерелгән коралны алырга кирәк? Ашамлыкка алыштырырга дисәң, капчыгы белән ризыгын алып чыгып китү җиңелрәк тә булыр иде. Мәрдән уйга калды.

Озак юллар үтеп, поезддан-поездга күчеп утырып, ниһаять, үзләренен станцияләренә таң атканда килеп төште Мәрдән. Станциядән соң да шактый ерак атлыйсы бар иде аларның авылына кадәр.

Таң беленергә тора, чын көз артыннан гына була торган җылы әбиләр чуагы. Басулар инде буш. Булган игеннәр җыеп алынган. Чәчелми калган җирләрдә чүп үләне орлык очыра. Ат юлына ике яклап үскән тигәнәкнең йодрык хәтле уг кебек кызыл чәчәкләрен әйтерсең инде көя элпәсе каплаган, гөрләп торган басу чәчәкләре: ромашкалар, күкчәчәкләр төссезләнгән, куырылганнар, бары тик аерым-аерым түгәрәк куаклыклар тирәсендәге чабылмый калган үләннәр арасында сукыр кычыткан, сары мәтрүшкә, ачы әрем һәм башка чәчәкләр масайган кебек, кыраудан качканнарына мактанышып утыралар.

Ул акрын гына биек аркадан төшә башлады. Менә аның туган төяге, менә анын тамырлары береккән, кендек каны тамган, балачактагы эзләре тузанда уелып калган, ялгыш пыяла кисәгенә яки кадакка басканда кан тамчылары җиргә сенгән кадерле авылы. Газиз баласын ефәк чаршау ябып йоклаткан назлы ана кебек, иртәнге томан уйсулыкта утырган авылны каплап алган. Ә уң якта кинәт кенә текә булып авылнын горурлыгы матурлыгы, мактанычы—каен урманы үскән яшелле-кызыллы Мәхәббәттавы күтәрелә. Мондый матур, тик каеннар гына үскән биек һәм зур тау бу тирәдә Мәрдәннәр төбәгендә генә. Менә бүген дә ул томан аша яшелле, сарылы шәлен болгап, солдатны каршы алды. Мәрдәнне кинәт әйтеп бетерәлмәслек күңел күтәренкелеге, дәрт, кайту куанычы биләп алды. Ул үзе дә сизмичә кычкырып җырлап җибәрде.

Олы юлның каенына

Ямщик атын бәйләгән.

Исән йөреп сау кайтырга

Ходай насыйп әйләгән.

Әйе, каеннар, аның каеннары. Хәер, бу авыл халкы өчен алар барысы да тик аларныкы гына кебек. Чөнки бу авыл яшьләренең иң беренче мәхәббәт серләрен, тәүге очрашуларын, сүз куешуларын, тәүге үбешүләрен, вәгъдәләрен нәкъ менә шушы Мәхәббәт тавы, мәхәббәт каеннары саклый. Ә ике тау арасыннан— югарыдан, шул мәхәббәт хисләренең бәрәкәте шикелле, Кавышу чишмәсе агып төшә. Исеме җисеменә туры килеп тора. Вәгъдәләр өстә—Каентауда бирелә, ә яшь киленнәргә су юлы шушы чишмәдә күрсәтелә.

Авылның теге башында көтүче чыбыркы шартлатты. Шыгырдап капкалар ачыла башлады. Бидрә-чиләк чылтыравы, хатын-кыз сөйләшүләре ишетелгәләп алды. Авылга җан керә башлады. Тик бу җанлылык барыбер ничектер сәеррәк, чирле кешенен халәтен хәтерләткән кебегрәк, сүлпән җанлылык иде

Сугышка хәтле көтү куу—ул авылның үз барометры белән бер иде. Хатын-кыз сөйгән хәләле белән ләззәтле төн үткәргәннән соң тавышларында калган наз малкайларга да күчеп авыл өстенә, капкадан-капкага, өйдән— көтүгә ияреп, болын араларына ук барып җитә. Бәхетле хатыннарның: «Әйдә, малкаем, атла, матуркаем минем, әй, мөгезлемне, усаллыгыңны да яратам үзеңнең, юньле йөре түлке»,— дип үгезләрен куганы, янбашларыннан сөя-сөя сыерларын чыгарулары...

Кайсы гаиләдә бүген ни хәлләр барлыгын көтүчедән дә яхшырак беркем белми.

Гөлфия апа әнә үгезенең арт ягына чыбык белән сыдырып чыгарып җибәрде. Эшләр уңмаган, Әнфәс абзый кичә кич исереп кайтып, тракторын чак сүндереп, өенә кереп ауган, димәк. Аның каравы, көн дә талаш та тиргәш ишетелеп торган өеннән Сәкинәтгәй бүген кояштай балкып сыер саварга да кершән сортеп чыккан. Кичә Рәсүл абзый, ниһаять, җимерек мунча мичен яңадан сипләп-сылап, ягып та җибәрде. Мунча тәрәзәсендә утлары төн ауганчы булды, аглә онытып калдырганнармы, дисәм, юкәдә икән чикләвек. Димәк, бүген сыер да «үләт» түгел—«карагат», үгез дә «мөртәт» түгел, «канатым» икән. Болар барысы да сугышка кадәр иде. Ә бүгенге көтүгә озату чыннан да авыру өйдәге өмет белән өметсезлекнең көрәшүе кебегрәк хис калдырды Мәрдәндә.

— Йә, малкай, исән йөреп, сау кайт, туйдыручыбыз син безнен. Алдыңа-артыңа карап йөр, тоякларыңны сакла, каударланып эре ташка басма, күп итеп сөт алып кайт. Ходай саклап йөртә күрсен үзеңне,—диебрәк озаталар иде малларны хатыннар.

Мәрдән чишмәгә төште, кушучлап чиста суын эчте, битен, муеннарын чылатты, чишмә ана: «Исәнме, Мәрдән, кайттыңмы, мин дә исән. Мәрдән, мин дә барыгызны да көтәм, кайтыгыз тизрәк»,—дигән шикелле чылтыр-чылтыр килде дә, юлын инеш итеп кече елгага, кече елгадан олы елгага, аннары аркылы елгага һәм аннан соң инде җиде чакрымда аккан Сөн суына алып китте.

Күрше авылдан килгән кунак кызы белән Илсөярең дә Мәрдән беренче мәртәбә шушы су юлында күрде. Күрде дә капланды, диләрме әле? Өне дә, төше дә бергә буталды аның. Аһ, бигрәк сылу иде шул ул кызыкай. Килмәгән җире юк. Озын нечкә билле, сызылып торган кашлары, дисеңме, ун каш өстендә тары ярмасы шикелле генә мине ап-ак йөзенә үзгә бер мөлаемлек, әйтеп бетергесез ягымлылык биреп тора. Ә чәчләре—чәчләре, тирә-як авылда беркемдә дә аныкы кебек озын, аяк йөзләренә чаклы төшеп торган толымнар юк. Ялгыз гына яшәгән, инде туксанын куган, кышын гына бабаен җирләгән. Газраил белән якалашып урын өстендә яткан карт әбиенә ярдәмләшергә дип килгән икән яшь сылу. Яшьрәк чакта бергә уйнап үскәндә Мәрдәнгә ул озын сыйраклы, йоны чыкмаган торна баласын хәтерләтә иде. Кара син анны, берничә елда торнадан аккошка әйләнгән дә куйган бит!

Кызга бер Мәрдән генә гашыйк түгел иде. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, зур башлы, калын тавышлы, кеше арасында үзен күрсәтә белгән Фәтхи атлы егет тә Илсөяргә «кармак» салды. Тик Илсөяр Мәрдәнне якын күрде.

Әбисе үлеп кырык көн үтүгә, күрше авылга кызнын әнисенә яучы җибәреп сораттылар да, туй шикеллерәк бер нәрсә оештырып, Илсөярнең мәрхүм әбисеннән калган бәләкәй генә өенә күченделәр.

Ә май аенда дөньяга аларнын мәхәббәт җимеше—уллары Барый сөрән салды.

Ләкин бәхет озакка бармады. Кешелек өстенә дөньядагы иң зур дәһшәт— сугыш килде...

***

Мәрдән кайтып кергәндә әнкәсе иртәнге намазын тәмамлап, дога кылып утыра иде. Өй эче әле караңгырак, салкынча. Ак яулыгы астыннан әнкәсенең аз гына бөдрә чал чәчләре күренеп тора, куллары ябыгып, сөяккә калган, яргаланган. Әнкәсе өйдә кемнеңдер барлыгын чамалап алып, ни уйларга белми, ишек ягына борылды. «Кем анда? Кем бу? Алтаф, күрше, синме әллә, нәрсә булды, таң тишегеннән йөрисең?»—дип, намазлыктан күтәрелде.

—Бу мин... Әнкәй!

Өйдә тынлык урнашты.

—Кем дисең? Булмас!

—Мин, әнкәй, мин—Мәрдән!

Карчыкның юка гәүдәсе чайкалып китте.

—Улым, бәгырькәем, синме бу, чынмы, Ходай рәхмәте?! Йә Раббым, теләгән теләкләрем тормышка аштымыни, кылган догаларымны Ходаем ишеттемени, иншалла, шушы көннәрне дә күрер көнем җитте микәнни?

Ана калтыранган гәүдәсе белән улының киң кочагына сыенды. Исән-имин микән дип башларын, кул-аякларын, битен, күзләрен, колакларын капшап чыкты, шөкер, барысы да үз урынында икән. Алланың рәхмәте.

—Улыкаем, бәгырь кисәгем, чынмы бу! Мең шөкер бер Ходаема, төшемә дә кермәдең бит, ничекләр ирештерде Ходай Тәгалә теләкләремне үзеңә,— дип, әле елап, әле пышылдап такмаклады ул. Аннары кинәт хәле бетеп ава башлады.—Без кара кәгазь алган идек, батырларча диеп.

—Әнкәй, әнкәй, тынычлан инде, исән бит, мин—бу, кайттым бит инде,—дип Мәрдән аны иңнәреннән күтәреп сәке өстенә утыртты.—Менә ышанмасаң, тагын тотып кара,—дип шаярткан булды ул. —Сугышта андый кара кәгазьләр ялгышып күпләргә китә. Исәнмен бит менә!

Аннары Фәрхиямал, нәрсә эшләргә дә белмичә, әле ашъяулыгын җәя башлады, әле самоварына барып тотынды, сандыгын бер ачты, бер япты, аннан ниләрдер чыгара башлады.

—Балам, балакаем, мә, аякларына җылы оекбаш. Кулларыңны ю, саклап тоткан сабыным да бар, хәзер казан астына ягып, умач уып алам, кәҗә катыгы белән рәхәтләнеп җылы аш ашарсын. Ай, Алла, белмәдем шул, белмәдем, мунчасын да өлгерткән булыр идем,—дип өтәләнде ул.

—Әнкәй, каударланма, ашыкма! Өлгерербез, мин бит тизгә генә кайтмадым, әле вакыт бар

—Бар, дип ни, юлдан булгач...

—Әнкәй, кая минекеләр? Илсөяр кайда, улым кайда? Йорт бикле, мин мондалар, дип уйлаган идем. Ишекләре, тәрәзәләре кагылган. Кая алар, әбиләргә кунакка киттеләрме әллә?

—Әй, Аллам, балакаем, утыр әле. Хәзер, хәзер, чәем өлгерә, син кайтуга дип әзерләп куйган кишер чәемне кая тыктым сана, чукынгыры

—Әнкәй, кая Барый, кая Илсөяр?

—Әй, балакаем, юынып ал әле, ашап ал, аш эш калдырмый.

—Әнкәй, утыр әле, нәрсә булды?—Мәрдәннең йөрәге кысылып куйды.

—Улым, ни бит әле, сабыр бул, шулай булып китте бит әле.

—Нәрсә булды, тиз әйт, әнкәй! Кая киттеләр? Менә улыма уенчыклар да алып кайттым...

—Улым... Барый юк инде...

—Нәрсә?

—Улың вафат, ике яше тулганда чирләп вафат булды. Өшкертеп тә, имләп тә карадык, берничә көн эчендә сызды да куйды, шәм кебек эреде. Дифтерит диләрме шунда, күп балалар һәлак булды.

Мәрдән бөгелеп төшеп хәтсез утырды.

—Илсөяр кайда?

—Әнисенә кайтып китте.

—Мин аның янына барам.

—Улым... туктале, сөйләшик әле. Йөрмә син Илсөяр янына.

?

—Тиң түгел ул сиңа. Сөйләгәч, сөйлим инде, башкалардан ишеткәнче, миннән ишет: яхшыдан яман туган нәстәкәй булып чыкты ул килен дигәнебез.

—Бу ни дигән сүзең, әнкәй?!

—Синнән кара кәгазь килгәч озак та тормады, сугыштан яраксыз булып кайткан офицер кисәге Үрге оч Фәтхи белән бутала башлады. Хәер, Фәтхи бер аның белән генә буталмый инде ул, кулында влач, сельсоветта учетчикмы шунда, малы бар. Икмәге, тозы дигәндәй, шуларга алдана ач солдаткалар. Белмәдем шул, белмәдем баштарак. Хәбәре дә бит аның иң соңыннан каза күргәнгә килеп җитә, шул мөртәт белән бәйләнгәнен сизсәм. Барыемны үземә генә алган булыр идем.

Мәрдәнне әйтерсең зур тау чаклы дулкын күмеп китте. Фәтхи, Ата Фәтхи дип йөртәләр иде аны. Яшьли үк хатын-кыз белән шаярырга яратты ул.

—Атам,—дип уйлады ул,—икесен дә атып үтерәм. Иң беренче булып Фәтхине. Сугыш утында янган солдат ярларын бер кадак онга кочкан бур песине, хәлсезләнгән корбаннарны бугазлаган шакалны, азгын кәҗә тәкәсен үтерәм,— дип сикереп торды ул.

Аның йөзе танымаслык булып үзгәргән, күзләрен кан баскан, борын яфраклары ап-ак булган, муенындагы һәр тамыры беленеп тора, йодрыклары чуен гер кебек йомарланган иде. Ул арада капка тавышы һәм кемнәрнеңдер сөйләшә-сөйләшә өйгә кереп килгәне ишетелде. Кырый күрше Алтаф карт белән каршы күрше—чатан Мәгънәви икән.

Алтаф та, чатан Мәгънәви дә гөр килеп, геройны каршы алган кебек, «ах» та «ух» килделәр:

—Менә, «теге дөньяга сыя торган кеше түгел ул, үләргә никак не может»,—дип әйттем бит мин сида, Фәрхиямал җиңгәчәй, сүзем рас булдымы?— дип гөрелдәде Алтаф карт.

—Телеңә бал да май, Алтаф кайнеш,—дигән булып, Фәрхиямал тиз генә табын кора башлады.

—Фәрхиямал килен, безне гафу итә күр инде, алты яшьлек сәфәрдән кайтса, алтмыш яшьлек хәл белергә керә, ди. Түзеп торып булмады, кердек инде, гаепләмә, үзен дә малаеңны күреп туя аямагансыңдыр әле. Ни бит, беләсе килә, фронтта ни хәлләр икәнен, ишетәсе килә, ни бит әле, менә шулай,—дип, гаепле кеше кебегрәк имән утыргычка утырды.

Гражданнар сугышында бер аягын югалтып кайткан Мәгънәви карт стена буендагы сандыкка кунакларга уйласа да, бөгелми торган тәпәч аяк бер якка да сыймады. Каршы утырса, идән аша мичкә терәлеп сыймый калды, өстәл астына тыкса, бүкән тез өстәлне күтәрә. Ниһаять, ул җаен тапты: өстәлгә аркасын куеп, аягын ишеккә чаклы сузгач кына уңайланды.

—Алдан килгән урын өчен, соңлап килгән тамак өчен,—дигән булды Алтаф карт.

—Әйдәгез, бары белән,—диде Фәрхиямал кунакларга.—Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

—Әйе, әйе, дөрес әйтәсең, Фәрхиямал җиңги. Урын сайлама, күрше сайла,—дип төрттеребрәк жибәрде Мәгънәви. Шуннан соң гына барысы да дәррәү килеп өстәлне Мәгънәви ягына уртага күчереп куйдылар.

Алтаф белән Мәгънәви карт Мәрдәннең гаилә хәлләренә тоз салып тормадылар. Солдатларча турыдан-туры фронт хәлләренә күчтеләр. Өстәлгә Фәрхиямал карчыкның булы умачы менеп кунаклады. Солдат капчыгыннан Мәрдәннен армейский фляшкасы горур гына башын күрсәтте. Фәрхиямалның тьфү-тьфү диюенә карамастан, чыра телә торган пычак белән «каты борын» мае киселеп, өч ирнең алдына куелды, чиста пычак белән тәмле икмәк киселде. Һәм берәр кырлыны төшереп алганнан соң, фронт хәлләренә күчеп, тиздән дошманны үз өендә дөмектерү турында ныклы, ышанычлы авыл, алай гына да түгел, тиздән бөтен Җир шарын фашист мәлгуньнәрдән тазартырлык стратегик планнары корыла башлады.

Балаларын, ирләрен, туганнарны сораучылар: «очратмадыңмы?», «күрмәдеңме?», «ишетмәдеңме?», «исәннәрме икән?», «кайчан сугыш тукталыр икән?» дигән сораулар белән килүчеләр көн буена дип әйтерлек өйдән өзелмәде.

Килүче-китүчеләр төн уртасында гына таралышты. Мәрдән тышка чыкты. Шушы көннең тәэсире, тирән дулкынланулар, эчелгән спирт зәһәреннән аның башы әйләнә иде. Ул лапаска керде. Мәрдәннең яраланган, теткәләнгән җаны шикелле тишек-тошык лапас стеналарыннан учма-учма тулы ай нуры эчкә үтеп керә дә, каралып, корт тишеп беткән иске бүрәнәләргә төшеп уйный. Ул йөрәк әрнүенә түзә алмыйча, лапас баганасына маңгаен терәп, яралы ерткыч кебек саңгырау үксү белән елап җибәрде. Яу кырында егылып үлеп кенә калган булсачы! Бу кадәр йөрәк газапларын кичермәгән булыр иде.

Менә кайда ул дошман, менә кайда ул хыянәт, мәкер, аркага пычак кадау. Кем бит әле! Иң яраткан кешең—җанынны ярып бирергә әзер торган ярың!

Төн уртасында Мәрдән күрше авылга китте.

Илсөярнең авыл читендә бөрешеп кенә утырган өенен тәрәзәсен какты.

—Кем бар анда?—дип пәрдә читен күгәрде «әби» булган кеше.

—Ә, синмени, кияү,— дип куркып кына дәште агарынып калган Хафизә карчык пәрдә артыннан. —Әйдә, үт, өйгә кер, кияү.

— Кергән чаклар булып үтте инде бу өйгә, «әби»,—диде, кинаяләп Мәрдән.—Илсөяр кайда?

—Өйдә, ни, йоклый.

—Чыксын!

—Авырып тора бит әле.

—Ашап бетермәм, үлмәс,—диде Мәрдән.

—Көндез килгәч сөйләшерсез, бәлки,— диде «әби» кеше, кыяр-кыймас кына.

—Өегезне төртеп аударганчы чыксын, дим мин сиңа.—Мәрдәннең түзәр тәкате калмаган идее.

Өй эчендә чыш-пыш, елашу китте.

Ишек ачылды, бусагадан озын ак күлмәктә, аягы йөзенә чаклы кара чәчләре дулкынланып төшкән чандыр гәүдәле, ак йөзле, бик кадерле, бик якын, шул ук вакытта ниндидер бик чит тә, чиркангыч хис тә тудырган Илсөяр чыгып ишек яңагына сөялде.

Аны күрү белән буып ыргытырга әзер булган Мәрдән телсез калды. Элекке Илсөяр белән хәзерге Илсөяр арасында җир белән күк арасы иде. Йөзе ап-ак булып суырылган, бит очлары гадәти булмаганча тимгелле-тимгелле, кызыл күзләре эчкә баткан, иреннәре кара көйгән. Янып-уйнап торган күзләрендә нур әсәре калмаган.

—Гафу итәлсәң ит мине, Мәрдән, итәлмәсәң, үпкәм юк,—диде акрын гына Илсөяр. —Баланың, Барыемның үлемендә минем зеррә дә гаебем юк, дифтериттән вафат булды улым, күз нурым, коткарып кала алмадым. Күп балалар авылда шулай үлде. Былтыргы кыш аяусыз булды, аяктан екты, синнән кара хәбәр дә шул чакта килде. Баланы күмдем, өметемне өздем, ачлыктан шешендек, әнкәйгә кайтып егылдым.

—Ә Фәтхи? Бәлки сине Фәтхи коткарып калганга исәнсеңдер, нигә үзен үлмәдең? Нигә минем улымны саклап кадалмадың? Фәтхи кочагы кайнар идеме? Аның майлы иреннәре туендырдымы? Их, Илсөяр!!! Мин иң авыр минутларда да, үлем белән күзгә-күз карашканда да «сез» дип Газраил тырнагыннан котылып, үлемнең үзен бугазладым, сезгә кайтам, сезне кочаклыйм, сезнең белән бергә булам дип, мең җәһәннәмнән котылып калалдым, нәрсә эшләттең син мине, Илсөяр, ни эшләттең, үтердең бит син мине, улыбызны гына түгел, минем җанымны да үтердең син!

—«Кара» кәгазең килгәч, мин сине инде кайтмассың дип уйладым, улымны —Барыемны да югалттым, хәер, хәзер инде мин үземне дә югалттым,—диде Илсөяр ишетелер-ишетелмәс кенә.—Ә Фәтхи, Фәтхи— беркем дә түгел миңа, ул минем өчен юк кеше. Батып баручы кеше саламга ябышкан кебек, бер мизгел генә булды ул. Улыма, Барыйга файда итәлмәсме дип кенә мин аннан ярдәм сорадым, ә ул үзенчә аңлады.

—Аңлады. Нык аңлаттымы? Аңладыңмы соң?—диде Мәрдән ысылдап.

Мәрдән Илсөярнең кап-кара толымын йодрыгына урады. Илсөяр ыңгырашып, артка тайпылды, авызыннан гырылдык аваз ишетелде, ирен читеннән ак яңагына кызыл тасма булып кан саркып төште. Мәрдән куркып китте, үзен кулга алып, Илсөрнең толымын җибәрде, Илсөяр чайкалып, ишек яңагына сөялде, күзләрен йомды:

—Борчылма, син гаепле түгел монда, инде берничә атна йөткергәндә тамактан кан килә,—диде ул, елмаерга тырышып.—Врачлар үтәр диләр, үтмәс, үзем беләм үтмәсен. Гафу ит мине, Мәрдән, каһәр суксын бу сугышны! Бәхил бул!

Ул арада Илсөярнең әнисе ишекне ачып:

—Нишләвең бу, кул күтәрмә хәл өстендә яткан балама, гафу итәсем юк, гаепле түгел кызым, каһәр суккан сугыш гаепле, тынычлап җан бирергә ирек бир кызыма, мөртәт! Үзең генә ут эчендә йөрисең дип уйлама, монда без дә тәмуг эчендә.—Карчык Мәрдәнне әткәләп чыгарып, эчтән ишеккә аркылы күгән салды.

Мәрдән Фәтхине атмады. Һичшиксез атар иде, һәм үзен дә трибунал көтәр иде, ләкин поездда очраган чегән хатыны чыннан да барысын да күреп, белеп торган икән. Шуңа да ул яхшылыкка—яхшылык белән коткарган, бер биштәр ризыгын урлап таю урынына ниндидер җаен туры китереп револьверын алып ыргыткан Мәрдәннең. Хәзер генә барысын да аңлады ул.

Атмады, ләкин җаен туры китереп бик каты кыйнады ул Фәтхине. Җан ачуы белән изде аны. Канга батып, мескенгә әйләнгәнче, аяк астында шуышып ялынганчы дөмбәсләде. Бусы сугыш утында йөрүче барлык ирләр исеменнән дә дип, җан жиренә кизәнептереп типте дә, өстенә төкереп китеп барды.

Отпуск дигәне тиз үтте, ләкин авыр вакыйгалар белән тулы булды. Бер атнадан Илсөяр үлде. Гәүдәсен улы Барые кырына җирләде Мәрдән, алар яныннан чирле әнкәсе үзенә урын калдыруны сорады. «Инде озак тормам бу дөньяда, оныгым янында сине сугыштан көтеп алу җиңелрәк булыр»,—диде ул...

***

...Кызым, әзрәк хәл алыйм әле. Яңа чәй җылытчәле, чәй үтсә, хәл кереп китә.

Мәрдән күзләрен йомып тынып ятты.

Маршал Александр Василевский җитәкчелегендәге Знче Белоруссия фронты һәм Балтыйк Флотына Көнчыгыш Пруссия операциясе барышында Кенигсберг группировкасын да юк итү, шәһәр белән крепостьне алу заданиесе дә куелган иде.

Фашист ныгытмалары әкияти җанвар оясы, дию өне шикелле җиңеп булалмаслык крепостьне хәтерләтә иде.

Бихисап көч, техника сугышчылар белән ныгытылган озайлы оборонага исәпләнгән цитадель Гитлер өчен соңгы ышаныч-өмет булса, совет гаскәрләре өчен бу җиңү Берлинга туры юл булачак.

Шәһәрне алу өчен дүрт көн барган аяусыз артиллерия һәм һава һөҗүмнәре тукталып тормады. Менә шушы бөек кыйралышта бәләкәй генә җанына бар дөньяны, бөтен җиһанны, аның бар ләззәтен, газапларын, кайгы-шатлыкларын, матурлыгын, өмет-ышанычларын сыйдырган Мәрдән атлы солдат та окоп туфрагына сыенып ята иде.

Бу һөҗүмнәр җир белән күкне бергә тоташтырды, әйтерсең Җәбраил фәрештә иңеп, сур быргысын өрде һәм җирнең асты өскә килде, күкләр ишелеп төште, кояш югалды, хәтта тын алырга һава үзе дә бетә шикелле.

1945 елның 6 апрелендә төньяктан һәм көньяктан совет гаскәрләре берьюлы һөҗүмгә күчте. Сугыш пехота, танк, орудиеләр ярдәмендә шәһәрнең һәр урамы, тыкрыгы, һәр йорты өчен барды. Фашист солдатлары белән берлектә коралланган җирле халык та аяусыз каршылык күрсәтте.

Ниһаять, 9 апрель көнне Крепость өстенә ак флаг эленде.

Кенигсберг тезләнде, фашизм оясы һәм аның плацдармы, ышанычы булган Көнчыгыш Пруссия совет сугышчысының аяк астына егылды. Бу инде Берлинга, ниһаять, юл ачык икәнен күрсәтә иде.

 

 

***

...Дина, Дина! Яшел хәтфә үлән шикелле яшел күзле, җәйге кылган төсле йомшак сары чәчле, суда чумып уйнап йөргән көмеш балык кебек җитез, болан баласы шикелле өркүчән, әйтеп бетергесез якын, җәл һәм кадерле җан иясе.

Нәрсәдән башланды соң әле бер законга сыймый, буйсынмый торган, ләкин үзләре өчен изгеләрдән дә изге бөек мәхәббәтләре?

...Анда-монда сазлыкларда торып калган каршылык күрсәтүче вак немец төркемнәрен исәпкә алмаганда, Кенигсберг тирәсендә һәм Көнчыгыш Пруссиядә тынычлык урнашкан иде. Хәрбиләрне һәм җирле халыкны азык-төлек белән тәэмин итү, ачка үтермәү өчен яз, җәй иң җаваплы вакыт.

Хәрби комендатуралар халыкка кагылышлы бурычларны эшләп халыкны таныштырдылар. Монда азык-төлек программасы да, өйләрен югалткан немец халкын урнаштыру, аларны тәгаенләнгән норма буенча азык-төлек белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, тәртипләрен контрольдә тоту, шул ук вакытта, совет солдатларының да рухи һәм мораль тәртибенең ныклыгы, җирле халыкка карата совет солдатлары ягыннан тәртип нормасы, халык санын алу, болар һәм башка кагыйдәләр бар иде.

Апрель аеннан җирле халык белән берлектә язгы чәчүгә әзерлек башланды, шул ук вакытта таралып, югалып, тузынып беткән сыер малларын бергә хуторларга җыю, бозауларын коткарып калу хәтсез күтәрелгән, әле бирешмәгән чәчеп үстерелгән үләндә герман җирендә немец сыерларын көтү, аларны вакытында саву, сөт азыкларын әрәм-шәрәм итми, кирәкле җиргә тапшыруны оештыру да совет солдатларына, шул исәптән авыл егете—гомер буе мал асрап яшәгән Мәрдәнгә дә йөкләнде. Биш елга якын винтовка күтәреп сугышып йөргән Мәрдәнгә—Берлинны алу дәрте белән янган сугышчыга бу хәл мәзәгрәк тә булды-булуын. Ләкин приказ—приказ иде.

—Берлинны сезсез дә алырлар,—диде политрук—монда, күптән түгел генә дошман оясы булган территориядә, тыныч тормыш кору, немецлармы шуна өйрәтү, эшләтү җиңел булмас. Курыкмагыз, Берлин өстенә байрак элү белән, сезне дә монда озак тотмаслар, кулларыгыз тыныч хезмәт эшенә өйрәнә торсын.

Кенигсбергның хәрби комендатурасы шәһәрдән җиде чакрымда гына— Нойхаузен дигән бистәдә урнашкан идее.

Мәрдән белән Вася исемле сугышчыга шушы бистәдән ерак түгел, буасы һәм кечкенә тегермәне булган, Иоганн исемле немец картының хуторында эш оештырырга задание бирделәр. Үлән инде аяк астында шактый ныгыган. Анда-монда таралган, адашып, кырда бозаулап ядрә шартлауларыннан куркып, теге-бу битләүдә, агач-куаклар арасында өркеп йөргән малларны җыеп алу җиңел булмады, билгеле. Ләкин Мәрдән, авыл малае, малларнын гадәтләрен белгәнгәме, бер атна дигәндә унбишләп сыер малын җыеп, Иоганн картның өеннән ерак түгел, бер ягы бомба төшеп җимерелгән мал сараен, аннан-моннан кадаклап сыер, бозауларны бергә туплый алдылар

Ләкин бу әле ярты эш кенә иде. Тирә-якта урнашкан хәрбиләргә дә, җирле халыкка да ачка үлмәс өчен ашарга кирәк. Чәчү яңа башлана, солдат паегын барысына да бүлеп җиткереп булмый. Җан асрар өчен сөт, эремчек кирәк.

Малкайлар нәселле, сөтле, итле сыерлар. Сугыш гарасаты үтүгә карамастан, якты яшел көтүлекләр Польша чикләренә чаклы барып тоташа. Якындагы су тегермәне буасында ниндидер хикмәт белән тере калган үрдәкләр, кош-корт йөзә. Тирә-якка карасаң, үзеңне нәкъ туган як болыннарындагыча хис итәсең. Туган якта үлән яңа гына яшел хәтфә булып калка булыр, ә монда инде үлән аяк йөзен күмә. Андагы ястык-ястык болытлар да нәкъ үзебездәгечә, тик нидер барыбер ят, чит икәнен сиздерә: җил башкачаракмы. кошлар башкачарак сайрыйлармы, һавасы, борынга дулкын-дулкын килеп бәрелгән хуш исләре икенче төрлерәкме, нәрсәдер барыбер безнеңчә түгел.

Менә тегермән буасы янындагы куакларда ниндидер кош сайрады. Тик ул нигәдер чит телдә, аңлаешсыз телдә сайраган шикелле тоелды. Менә су өстендәге кыр үрдәкләре камышка, ояларына чумды, алар, ни өчендер, бала елаган тавыш чыгарган кебек булды.

Мәрдән ике кулы белән колакларын томалады. Юк, ул гомердә дә бу тавышны оныта алмас инде. Бу онытыла торган тавыш түгел.

Разведка Белоруссиянең бәләкәй генә бер хуторына дистәләгән немец солдатының партизаннарны эзәрлекләп килеп кергәнлеге турында хәбәр җиткерде. Мәрдәннәрнең группасына хуторны сизмәстән һәм кинәт азат итү заданиесе йөкләтелде. Бинокль аша көндезге эсседә немец солдатларының өсләрен салып кызынулары, су сибешүләре, өстәл тирәсендә кунак булып утырулары күренде. Ә бер читтә ике солдат күкрәгенә яшь баласын кыскан анадан кызып-кызып допрос ала. Өстәрәк лапас тәрәзәсеннән тугыз-ун яшьләрдәге малайның моны карап торганы күренә. Исерек, җиңнәрен сызганган фашист ананын кулыннан сабыен каерып алып читкә, түтәлләр өстенә ыргытты. Бала чырылдап елап җибәрде. Бала елаганын авыр кичерүчән Мәрдәннең баш миенә җәберләнгән барлык балаларның да елау тавышы кереп тулган кебек булды. Ул автоматын кысып командирга карады. «Иртәрәк әле» дигәнне аңлатты командирның күз карашы.

Ана балага ташланды, тик исерек солдат хатынны сугып екты һәм типкәли башлады, аннары баланы ботыннан күтәреп алып, читән аша урамга томырды. Яшь бала лап итеп җиргә барып төште дә тынып калды.

Лапас башындагы малай кинәт сикереп төшеп, дүрт япьле тимер сәнәкне җан ачуы белән фашистның аркасына батырды. Чучка суйгандагы тавышлар чыгарып, немец җиргә гөрселдәде. Моны һич көтмәгән берничә немец малайны типкәләп, лапаска өстерәп алып кереп киттеләр. Ана алар артыннан йөгерде. Һөҗүмгә ташланырга команда яңгырады. Йөгереп килеп җиткәндә, фашист солдатлары да атыша-атыша чигенәләр иде инде. Мәрдән белән өч сугышчы бәрәңге бакчасы аша ихатага бәреп керделәр. Ихатада җәйге агартылган мич өстендәге чуенда берни дә булмагандай бәрәңге кайный, янында ак самовардан пар бөркелә, өстәл өсте генә немецлардан калган самогон, азык калдыклары белән тулган. Тып-тыныч, әйтерсең берни булмаган. Өй янындагы миләш ботагында немец фотоаппаратының чехолы бауда тирбәлеп тора. Тирә-якта җан әсәре юк. Берничә солдат өйгә бәреп керделәр. Өй буш. Бик сәер тынлык иде бу.

Мәрдән эчке киеренкелек белән монда ниндидер шом тойды. Ул йөгереп барып ярым ачык лапас ишеген ачты. Йә, Алла, лапас ишеге төбендә аркасы шыр канда хатын-кыз гәүдәсе аунап ята. Аның каршысында лапас өрлегендә тугыз яшьләр тирәсендәге малай асып куелган. Зәп-зәңгәр күзләре кабакларыннан чыгардай булып киерелгән, сап-сары чәчләре үтәли җилгә тибрәлә. «Саша, кис бауны»,—дип, кычкырып җибәрде Мәрдән һәм йөгереп килеп малайның гәүдәсен күгәреп алды. Бауны кисүгә малайның ак муены табигый булмаганча кинәт иелеп иягенә төште. Әле ныгып та җитмәгән нечкә генә ак муен ватылган курчак шикелле сынган иде.

Бу вәхшәтнең коточкыч имәнечлеге дә агартылган мич өстендә пешеп утырган бәрәңге исе, кайнап утырган самовар пары, тирә-яктагы күзне камаштырырлык якты яшеллеге, бары тик үз җирен, үз гаиләсен саклап калырга тырышучы бу гөрләп торган язгы табигать кочагында, яшел чирәм өстендә үлем каршылаган гөнаһсыз кешеләрнең җансыз гәүдәләре белән беррәттән иде.

Кинәт Мәрдәннең башы әйләнде, күз алдына улы—Барые килеп басты, солдатны әйтерсең алыштырдылар. Менә хәзер, шушы минутта аның улын—Барыен фашист үтерде, фашист һәлак итте. Аның аңы томаланлы. Күзләрен кан басты, зиһене чуалды, бүгенге белән кичәге буталды, үлем белән яшәү урыннарын алыштырды. Ул әйтерсең икенче бер дөньяга күчте. Аның аңында бары тик бер генә максат иде: бу сабыйларның гомерен өзгән фашистны ул дөмектерергә, җир йөзеннән юк итәргә, изәргә, бетерергә тиеш, шуны эшләмәсә, бу дөньяда яши алмаячак.

Бәрәңге бакчасы артындагы сай гына инешне ничек сикереп чыкканын да, күпме ара йөгергәнен, күпме җир үтүен дә сизмәде. Урманга таба йөгерешкән фашистларны гына күрә иде.

Менә алар: солдат күлмәкләрен терсәгенә хәтле күтәреп ураган, каты табанлы озын итекләр белән туган ил туфрагын таптап, дөньяны канга батырып, басып, изеп, пычратып йөрүче хәшәрәтләр. Берәү, икәү, өчәү. Мәрдән пулясыннан алар җиргә каплана бара, тагын, тагын берәү калды. Тик патроннар беткән иде. Фашист та артка борылып, эшнең нидә икәнен тиз абайлады. Пистолетын Мәрдәнгә төбәп ата-ата чигенә. Берәү, икәү, өчәү. Хәзер бетерәм мин бу акылын җуйган урысны, дип уйлады немец. Тик аның да пистолетында патроны бетте. Дошманнар бер-берсенә карап туктап калдылар. Ике көч—ике дөньяга сыя алмаслык нәфрәт дулкыны электр дугасы шикелле алар арасында яшьнәп үтте. Алар бу минутта ике ерткычны хәтерләтәләр иде. Мәрдәнгә аның яшел күзләре, усаллыктан чалшайган авызы, агарган йөзе, һәм ни өчендер уң як каш өстендә борчак зурлыгыдай миңе генә күренде. Әгәр аның пистолетында пуля булса, ул һичшиксез нәкъ шул миңенә генә утыртыр иде.

—Син, хайван, бала җанын алучы Газраил, беттең син,—дип акрын гына пышылдады Мәрдән. Ул юлбарыс сыгылмалылыгы белән гитлерчыга якынлаша башлады. Кинәт немецның йөзе үзгәреп ките.

— Юк, мин түгел. Мин асмадым пацанны. Аларны Ганс белән Уберт үтерде. Син аларны аттың инде. Мин балаларга каршы сугышмыйм. Мин репортер, газетага язучы, мин гаепле түгел,— дип, рус телен вата-кыра сөйләнә башлады ул чигенә-чигенә. Ни өчендер бу минутта фашистның бар усаллыгы тыны чыккан шар шикелле, югала бара иде.

— Минем үземнең гаилә бар, мин балаларга каршы сугышмыйм, балаларым өчәү. Мин—репортер.

—Әгәр репортер икәнсең, син нигә безнең балаларны асып, аналарын үтереп, фотога төшереп, газетага бирәсең, фашист. Кабахәт, канэчкеч!

Мәрдән кыргый мәче кебек кинәт дошманына ташланды һәм хәнҗәрен бугазына батырды. Немец бер-ике секундка тораташтай басып торды. Аннары чалгы белән чапкан үлән кебек җиргә шуып төште. Нәрсәдер әйтергә теләде, тик тавыш урынына бугазыннан гөлт-гөлт итеп кан ургылды. Ул ямь-яшел күзләрен күккә төбәп, гаҗәпләнеп калды. Уң як каш өстендәге кара мине генә ике тапкыр дертләп алды.

...Сугыш бетте, сугыш бетте, сугыш бетте! Бөтен дөнья җиңү шатлыгыннан канатланган, хисләр ташкан, башлар әйләнгән, күңелләр иләсләнгән чак. Тирә-яктагы бөтен нәрсә матур, бар кеше якын, кадерле, туган кебек күренә.

Күңелдә әйтерсең караңгы, куркыныч тоннельгә кереп бик озак адашып, аяусыз ерткыч белән көрәшеп, аның үңәченнән алып, канлы күзләрен чокып, үлемечле тешләрен җимереп, шул ерткычны җиңеп, үтереп кояш яктысына, һавага, азатлыкка чыккандагы шикелле иләс хисләр иде. Кайтырга вакыт якынлаша кебек. Туган-үскән якларга, үз җиркәемә...

Кемнәрдер ата-ана янына ашкына, кемнәрдер сөйгән ярларга, кемнәрдер—балаларга. Ә Мәрдән кемгә? Кем көтә Мәрдәнне анда?

Сугыш авырлыкларыннан бөрешеп, сукыраеп, кайгы өстенә кайгы кичереп, гүр куенына кереп киткән газиз анасы кабере, шул кабер белән янәшә тагын бер кечкенәсе—газиз улы—Барые кабере. Илсөяр кабере!

Юк, аны илендә көтүче кеше юк. Көтсә, шул кадакланган тәрәзәле, бикле ишекле, иске өе генә инде. Тик барыбер туган як тарта. Туган туфрак әйди.

Немец Иоганн картның гаиләсендә хатыны Клара, тумыштан гарип, коляскада утыручы 27 яшьлек улы Эрнест, оныклары—яшүсмер игезәкләр Себастьян һәм Карл яши. Алар барысы да эшкә яраклы дип исәпләнәләр.

Аларның җаваплылыгында—мал карау, сыер саву, сарай чистарту, хуҗалыкны тәртиптә тоту, Мәрдән белән Вася сәгать дүрттән аларны эшкә килеп ала, карап эшләтәләр, җитештерелгән продукцияне әрәм-шәрәм итми, казнага тапшыралар. Тәртип монда каты. Ни дисәң дә инде, җиңү килсә дә, тирә-якта һаман-һаман пулемет тавышлары, анда-санда урман арасында шартлау-атыш ишетелгәләп тора. Солдатлар үзләрен җиңүче итеп тойсалар да, элекке дошман җирләрендә икәнлекләрен онытмыйлар. Монда һәр яктан куркыныч яный. Җирле халык арасында төрле кеше барлыгын бер минутка да истән чыгарырга тиеш түгелләр. Комендатурада һәр немец кешесе исәптә, һәр хуторда, һәр йортта ничә кеше, кем яшәгәне барысына да билгеле.

Немецларның хезмәте авыр булса да, алар үзләренең җиңелүчеләр икәнлеген аңлыйлар, шуңа да баш иеп, бернинди ризасызлык белдермәскә тырышып иртәдән-кичкә чаклы хезмәт итәләр. Бигрәк тә яшь, әле буыннары катып бетмәгән Себастьян белән Карлга авырга туры килә. Электр станциясе еш сафтан чыкканлыктан, күп нәрсә кул көче белән эшләнә. Малайлар сөт савыша, авыр чиләкләрне сөт бакларына ташып торалар, сыерларны бәйлиләр, ычкындыралар, чистарталар, кирәк чакта ашаталар, көтүгә куалар, алып кайталар.

Мәрдәннең карашы малайларның күзләре белән очрашканда ул аларда яшерен ерткыч усаллыгы күреп кала. Бигрәк тә Себастьян усал бүре баласына охшап тора. Ә беркөнне чиләкле сөтне бак янына күтәреп алып килеп куйгач, беркем дә күрми дип уйлап, ул сөт чиләгенә төкерде. Шул минутта Васяның затвор тавышы ишетелде. Ярый әле Мәрдән якын идее, ул яшен тизлегендә сакчының автоматын читкә каерды. Кыска пулемет очереды чиләк белән бакны кыеп алды, җиргә атылып сөт чаптырды.

—Син нәрсә, малай гына бит әле ул, акылы юк.

—Малай түгел, шакал ул, фашист,—дип усаллашып җавап бирде солдат.

—Ашыкма, өлгерерсең, чын фашист әнә урманда ята, патроныңны сакла.

Ул арада фрау Клара атылып килеп Себастьянны кочагына алып, читкә, ышыккарак алып китте. Бу вакыйгадан соң Иоганн да, Клара да Мәрдәнгә үзләренең коткаручыларына караган шикеллерәк рәхмәт белән карый башладылар. Тик Себастьян гына барыбер күңеле төбендәге дошманлыгын яшерә алмады.

Вакытын туры китереп икәүдән-икәү генә калганда, Мәрдән аңа русчалап-немецчалап халык мәкален аңлатырга тырышты: «Коега төкермә— суын үзен эчәрсең». Себастьян аңладымы, юкмы моны, тик бераз гына холкын тыйды кебек.

Кырык бишенче елның яңгырлы июль танында Мәрдән һәрвакыггагыдан алдарак уянып, иртән эшчеләрен алырга китте. Иоганн карт йорты, сугыш үтүгә карамастан, пөхтә итеп киртәләп алынган, алма бакчасы уртасында. Таштан салынган йорт кызыл черепица белән ябылган, ул әйтерсен кызыл шәлен ябынган яшь хатын сөйгәнен көтеп утырган шикелле, яңгыр астында монаеп утыра. Снаряд, миңа ярчыклары тигән җирләре сизелеп торса да, пөхтә хуҗалар яшәгәне күренеп тора.

Таң беленеп килә, ләкин әле бик иртә, ә бәлки көн болытлыгамы, төн акрын чигенә.

Соңгы вакытта юньләп йоклый алмый иде Мәрдән. Туган якны сагыну хисләре, югалту газаплары әрнетәме аны, күңеле тыныч түгел. Бүген ул иртәләгән иде. Өй түрендә бүлмәдә ут янса да, капка эчтән эленгән, хуҗалар әле келәне ачмаганнар. Мәрдән шакып тормады, тәбәнәк койма аша җәһәт кенә ихатага сикереп төште. Овчарка Генри абалап тимер сеткага ыргылды. Хуҗалар белән беркадәр уртак тел тапса да, менә Генри белән Мәрдән һич кенә дуслаша алмады. «Фашист» дип уйлап куйды Мәрдән эт хакында. Аркада мылтык бар—барын, эт тә җан иясе шул, тик торганнан кан коясы килми. Ул тышкы ишек янына килеп кыңгырауга басарга теләп кулын күтәрүе булды, шул минутта кинәт ишек ачылды. Ишектән чыккан япь-яшь, 16-17 яшьләрдә булыр, ямь-яшел күзле, җитен чәчле, зифа буйлы, искиткеч матур кыз Мәрдәннең кочагында калды.

—О-о-о,— дип улап җибәрде ишек катында торган фрау Клара.—Ыет, пеш, үтенеп сорыйм, зинһар харап итмәгез, дип такмаклап еларга ук кереште.

Ул арада йөзе ап-ак булып агарган Иоганн күренде Мәрдән беренче тапкыр бу карт немецның күзләрендә чын-чынлап курку күрде.

—Гафу итегез, гер солдат, ул минем оныгым—Дина. Ул ятим. Әти-әниләре сугышта үлде. Ул әле бик яшь, аңа нибары 16 гына. Зинһар, харап итмәгез, комендатурага җиткермәгез, үтенеп сорыйбыз.

Алар икесе дә тезләнеп Мәрдәннең аякларыннан, кулларыннан үбеп ялварып елый башладылар.

Чыннан да комендатурада исәптә булмаган кешене гаиләдә яшереп тоту чын мәгънәсендә зур гаеп иде Һәм моның өчен тиешле җәза бирелергә мөмкин. Сугышның үз кануннары, үз законнары.

Ә кыз исә болан баласы кебек калтыранып, ишек янагына сыенган, йөзе агарынган, күзләренә курку, хафа, ялвару тулган. Мәрдән бу хәлгә ничек тә үз бәясен бирергә белми, аптырап торды. Иоганн карт тагын бер немецча, бер русча вата-җимерә аңлатырга кереште.

—Яшь әле ул, җәлләдек. Авыр эштән ватылыр, үзен солдатлар рәнҗетер, дип курыктык. Тентүләр булганда сарайда, печән астында, бочка эчләрендә, подвалда иске әйберләр астына яшердек, гер солдат, нәрсә телисез шуны алыгыз, тик харап кына итә күрмәгез,—дип ялвардылар алар.

Ул арада урамга Себастьян белән Карл да килеп чыкты, гаиләләренә нинди хәвеф янаганын аңлау, курку аларга да күчте

—Шнель, тиз-тиз эшкә җыеныгыз! Эшкә!—диде Мәрдән катгый гына.— Шнель, кызыгыз өйгә керсен!

Немецлар дәррәү өйгә кереп, тиз-тиз генә әзерләнеп эшкә киттеләр.

Гаилә көн буе башын иеп сүзсез генә эшләде дә эшләде. Хәтта шул ук Себастьян да бер генә кыек гамәл дә кылмады. Нишләргә, дип көн буе уйланды Мәрдән. Комендатурага әйтсә, боларны, һичшиксез, җәза көтә. Сорау алулар, төпченүләр, төрмә, лагерь...

Ә кыз яшь, шундый матур, немкалар арасында да шундый гүзәл зат булыр икән. Алар, гадәттә, җирән чәчле, сары, төссез күзле, кызыл чырайлы, озын борынлы, такта гәүдәле була. Ә Дина киресенчә, соры ефәк чәчле, зур ямь-яшел күзле, кара кашлы, озын кара сөрмәле керфекле, урта буйлы, йомры гына матур кыз. Тикмәгә яшермәгән Иоганн оныгын, дип уйлады Мәрдән. Күзләре ничектер таныш кебек, кайдадыр күргән кебек ул шундый күзләрне. Хәер, дөньяда охшаш күзләр беткәнмени!

Бу көн дә, икенчесе дә, өченчесе дә үтеп китте. Тик гаиләгә афәт янау һич кенә дә кимемәде.

Карт анасының шәүләсе, бу дөньяга килеп тә яшел үләнне рәхәтләнеп таптап йөри алмаган, гүр куенына кергән улы, лапас өрлегенә асылган белорус малае, урамга тузанга «гөрс» итеп барып төшкән сабый гәүдәсе— барысы да Мәрдәннең күз алдына килде. Каһәр суккан сугыш, дип уйлады ул, хәшәрәт Гитлер, бар дөньяны кайгы, үлемгә күмү генә түгел, үз халкын, үз кешеләрен дә нинди аяныч хәлгә калдырды.

Тентүләр, анда-санда совет солдатларына һаман почмак артыннан, урман арасыннан атулардан сон оештырылган облавалар, еш булып торды. Беркайда да теркәлмәгән, бернинди дә документы булмаган Динаның иртәме-соңмы тотылу ихтималы ачык иде.

Бер караганда: «Нигә җәллим әле мин бу немецларны, барыбер безнең өчен дошман инде алар, сугышны бит үзләре башлады, миллионлаган халыкны җир йөзеннән кырды, күпме кешенең бәхетен җимерде, гомерләрен өзде. Гади кеше булса да, Иоганн, аның гаиләсе, аның кебек үк башка гап-гади немецлар сугышка каршы чыкмадылар. Нигә алар үзләренең хаин Гитлерларын туктата алмадылар? Нигә үз өннәрендә үк бумадылар үзләренен аҗдаһаларын?»—дип уйлады Мәрдән.

Икенче караганда: «Ни гаебе бар инде бу шәлберәгән немец карты белән немец карчыгының, инвалид уллары һәм яшь кенә оныкларының. Алар да бит сугыштан үзләренең җәзаларын тулысынча алганнар. Иоганн белән Клараның улы, килене, оныкларының әти-әнисе сугышта һәлак булган»,—дип үз-үзенә каршы төште.

Күп тә үтми бу вакыйга үзеннән-үзе чишелде дә куйды.

Хәрби комендатура заданиесе белән җирле һәм эш урыннарындагы халыкның төгәл санын алып комендатурага тапшырырга кирәк булды. Бу халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен дә кирәк иде, сәясәткә кагылышлы башка максатлары да бар. Халык санын алуга немецларны эшләтүче солдатлар да зур ярдәм күрсәттеләр. Шушы исемлеккә Динаның да исемен кертеп җибәрү иң ансат юл иде. Һәм ул җиңел эшләнде, беркем сизмәде дә.                ’

Мәрдән кичен Иоганнарга китте. Шакуга шомланып кына ишек ачылды. Дина ялт итеп шкаф артына посты.

Фрау Клара тиз-тиз йөгерткәләп кофе кебегрәк нәрсә кайнатып алды, Иоганн икенче бүлмәдән графин белән эчемлек чыгарды

—Солдат әфәнде, рәхим итегез, шнапс,—диде һәм бәләкәй генә рюмкаларга эчемлек койды.

Мәрдән эчеп куйды, артыннан алма капты. Иоганн тагын салды, үзе дә бераз гына йотып куйды.

—Дина яшь, әти-әнисе сугышта үлде, улыбыз нацист түгел иде, ул— журналист иде Гитлер—капут!—диде Иоганн.

—Яхшы,—диде Мәрдән, немецчаны яхшы гына «сукалый» белә иде инде ул.

—Дина иртәгә фермага эшкә чыксын, башка яшеренеп ятмасын, ул рәсми исемлеккә кертелгән, курыкмасын,—диде дә чыгып китте.

Мәрдән белән Дина арасындагы мәхәббәт кара болыт баскан күк йөзендә бер балкып, бер яшеренеп йөзгән ай, танклар таптап үткән, ләкин үлми калган маргариткалар чәчәге өстендәге таңгы чык, яңгырлы иртәдә ялт-йолт килгән аҗаган кебек гаҗәп оялчан да,самими да, бар булмышны бөтереп алырлык көчле дә, бәллүр кебек саф та иде. Мәрдән биниһая ышаныч белән үзенә караган зур яшел күзләр дөньясында калды, әйтерсең лә алар арасында сугыш та, милләт тә, сәясәт тә, дин дә, тел аермасы да—берни дә юк иде.

Зифа буйлы кыр кәҗәсе кебек җитез, бар булмышы наз, үзенә тартып торучы көч һәм шул ук вакытта куян баласы шикелле куркак, калтыранып, киеренкелек белән тулы буй-сынлы Дина бар дөньяны, бу шәфкатьсез чынбарлыкны оныттырып, Мәрдәнне үзенә тартты.

Хатын-кызның булмышыннан шактый хәбәрдар булган, хәтта гаилә корып яшәп караган Мәрдән өчен Динага булган тартылу бөтенләй икенче, көтелмәгәнчә, баш әйләндергеч, аңны томаларлык, барлык дөньяны оныттырырлык көч белән тулы иде.

Дина да эш арасында аның ягына күз сала, алар арасында урнашкан бу күзгә күренмичә бер-берсен тартып торган җеп белән бәйле икәннәрен аңлый. Күзләре Мәрдәннеке белән очрашса, каушап кала.

Җәйге көннәрнең иң кызу мәлендә Мәрдән юынып алу теләге белән буага килде, ул чишенеп киемнәрен яр буена куйды, инде суга чумарга дип торганда гына куак артында су дулкынлануын күреп, сагаеп калды. Анда исә Дина кулларын җәеп, чалкан ятып дулкыннар кочагында иркәләнеп, су өстендә тибрәлә иде.

Мәрдәннең башына кайнар дулкын бәрелде, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып кага башлады, ул акрын, сиздермичә генә йөзеп килеп, Динаны кочагына алды. Дина куркып китте, ләкин Мәрдәнне күреп тынычланды һәм күндәм генә аның кочагына сыенды.

—Яратам, сезнеңчә ничек була?—дип сорый Дина.

«Я-ра-там»,—була.

— Матурсың син,—ди Мәрдән Динага.

—Ташлама мине,—ди моңсу гына Дина.

 «Я-ра-там»—дип кабатлый тагын ул.

—Мин синсез яши азмыйм,— ди Дина.

—Син яшәргә, яшәргә, һәм бик озак яшәргә тиеш,—дип җавап бирә Мәрдән.

—Син зур кош,—ди Дина Мәрдәнгә.

—Ә син чабак,—ди Мәрдән Динага,—көмеш балык. Зур кош кечкенә көмеш чабакны менә шулай эләктереп ата һәм менә шулай ашап бетерә,—

дип Динага ташлана. Кочагына ала, алар көлә-көлә киемнәре белән суга мәтәләләр.

Җәйләрдән соң дымлы диңгез җиле Германия җиренә елак көзләр китерде, тирә-як таушалган, чагу төсләрен югалткан карт хатынга охшап калды.

Казарма тәрәзәсенә бәреп яуган кара яңгыр Мәрдәнгә туган якларын, кочагына авылын сыендырып утырган каенлы тауларын. Кибән сыртны, Биек арка үрләрен исенә төшерде, күз алдына туган йорты, ап-ак мич буенда тәмле тәбикмәк пешереп торучы әнкәсе килде, колагына тәрәз пыяласына чиртеп чакыручы миләш тәлгәше тавышы ишетелде.

—Сагынасыңмы, брат,— дип дәште аңа напарнигы Вася. —Озакладык бугай шул без чит җирләрдә, мин дә сагынам үземнең туган Борисовомны. Мичтә томится иткән кайнар борщ, ыслы чучка салолары төшләргә кереп йөдәтә. Олеся да көтәдер инде, «сине көтәм, кияүгә чыкмыйм», ди иде, хәзер сугыштан кайткан фраерлар—геройлар күбәядер инде, берәр козгын тибеп алмаса. Бүтән частьлардан кайтып китеп торалар, безне менә ни өчендер оныттылар. Кызлар монда да бар инде ул, тик немкалар бит—дошманнар, хатын-кызны болай да ирнең иң беренче дошманы, диләр, ә болар—икеләтә дошман инде алар. Иоганн картның Динасы чибәр кыз да, куркыта. Якын барсаң, әллә ни булыр. Синең яктан күзен дә алмый. Синең дә аны күрү белән күзләрен май ашаган мәче кебек ялтырап-ялтырап китә. Кара аны, штабистлар сизеп алмасыннар...

...Салкын, юеш яңгырлары, диңгез якларыннан үтәдән-үтә искән җилләре белән кыш та үтеп китте.

Апрель аеның таңында Дина малай тапты. Аңа Александр дип исем куштылар. Бу хәл Мәрдәнне әллә нинди аңлатып бетерәлмәс уйларга салды, баш әйләндергеч катлаулы халәтләр эчендә калдырды. Ул—ата, ул—икеләтә ата, беренче улы Барый урынына әле биләүдә иреннәрен кыймылдатып, әнисенең күкрәген эзләп, зәп-зәңгәр күзләрен бер ачып, бер йомып, йодрык хәтле тере җан иясе—аның булмышын, нәселен дәвам итүче баласы ята. Һәм ул «дошман» дип аталган хатында, димәк «дошман» карынында яралган аның орлыгы. Аның бер кисәге.

Әллә нинди каршылыклы уйлар эчендә йөзде ул Дина янына килгәндә. Тик балага бер күз салу белән, иреннәрен әнисенең имчәгенә терәлеп чәпелдәтеп имә башлавын күрүдән, бармаклары белән сабыйның алсу, җылы битенә орынудан бу төерчекнең никадәр якын, никадәр үз икәнен бар җаны-тәне белән тойды.

Көннәр, айлар үтә торды. Мәрдән башкаларга сиздермәскә тырышып Дина белән улына ашарга ташыды, паегын бүлеште, булдыралган саен, мөмкинчелек булган саен ачлы-туклы яшәүче Иоганн гаиләсенә онын-ярмасын, шикәр, тушенкасын юнәштергәләде.

Тик без капчыкта ятмый шул. Мәрдәннең, совет солдатының тәртибе хакында сигнал комендатурага барып ирешкән иде инде. Ыспай киенгән, яхшылап кырынган зәңгәрләнеп торган ач яңагыннан одеколон исләре аңкып торган, кыр сумкасын таккан лейтенант Мәрдәнне эзләп килеп керде.

Күзгә-күз булган бу сөйләшү казарманың Кызыл почмак дип аталган бер бүлмәчегендә үтте.

— Нәрсә, солдат? Ирек туйдырдымы әллә, трибунал кирәкме сиңа? Немкалар кызыксындырамы, әллә киресенчә, немкаларны син кызыксындырасыңмы? Нәрсә обещать итәләр? Бәлки вербовка хакында УК хыялланалардыр ул фашист токымнары. Ә син шулар кармагына эләгүгә шатсыңмы?—Һәм башкалар, һәм башкалар. Сөйләшү озак һәм күңелсез булды.

Соңыннан ялтыр лейтенант: «Хәзергә «бывай», тик очрашу соңгысы түгел»,—дип кузгалды. Бу инде турыдан-туры янау иде. Мәрдәнне авыр уйлар чолгап алды. Сугышны үтеп, күпме югалтулар, авырлыкларны җиңеп, инде кечкенә бәхет күзе ачыла дигәндә башка күсәк белән суккан кебек булды аңа.

Бигрәк тә Дина һәм улы өчен хафаланды ул. Аның үзенә янаган куркыныч ул кадәр түгел. Динаны—дошман агенты, совет солдатларын вербовать итәргә тәгаенләнгән элемент дип гаепләргә һәм улы Александрдан аерып, әллә кайда, лагерьларга җибәрергә, хәтта бу болганчык чорда үлем җәзасына да хөкем итәргә дә мөмкиннәр. Ул төн буе йоклый алмады: нәрсә эшләргә? Ничек бу хәлдән котылырга, кая барырга, кайда яшерергә аларны? Беркайда да, берничек тә котылу, ычкыну юлын күрмәде ул.

Тик Мәрдәннең дә, Дина белән улының да бәхет йолдызлары әле сүнмәгән, ашар ашлары, эчәр сулары бетмәгән икән.

Лейтенант кайтыр юлында, шартламый калган минага эләгеп, машинасы белән көле күккә очкан. Бу хәлдән соң Мәрдәнне беркем дә бимазаламады, әллә аның хәлен бары шушы лейтенант белгән булып, кәгазьләре янгач, эз калмады, әллә башка сәбәпләрдәндер, аңа кагылучы кеше булмады.

Дина белән Мәрдән арасындагы мөнәсәбәт үз җаена төште, яшьлек, мәхәббәт үзенекен итте. Очрашкан минутлар алар өчен тормышларының иң матур мизгелләре иде. Мәрдән күрешкәндә улын сөеп туялмый. Аңа агачтан юнып үзенчә уенчыклар ясап алып килә. Дина көлгән була, ләкин моңсулыгын сиздермәскә тырыша, хушлашканда яшь тулы күзләрен Мәрданнән яшерә.

***

...—Картатай, нигә син болар хакында элегрәк, нәнәй яшьрәк чакта сөйләмәдең, бәлки анда калган Динаны, Александрны табып булыр иде. Германиягә барыр идегез, эзләп табар идегез, очрашыр идегез,—диде Диана. —Нигә «Эзлим сине», «Көт мине» телевизион тапшыруларына сорау җибәрмәдегез?

—Әй, кызым, ул заманнарда бу хәлләр хакында авызны да ачып булмый иде, дошманлыкта гаепләячәкләр идее. Ябып ук куймасалар да, «сатлыкҗан» дигән кара мөһер шунда ук маңгайга сугылачак иде. Ә сезнең әтиегезнең, апаларыгызның да язмышы ничек булыр иде? Һәр заманның үз авырлыгы бар шул, балам. Язмыш кеше башыннан йөри, дигән әйтем кешелек дөньясы яралган тарихтан ук киләдер ул.

—Картатай, ә бәлки алар сине эзлиләрдер, бәлки ул синең улың, безнең абый Александр инде зур үсеп, яхшы, бөек кеше булгандыр. Ни дисәң дә, Көнчыгыш Пруссия, Кенигсберг туфраклары, без тарих китапларыннан укып белгәнчә, даһилар туа торган яклар. Анда бөек философ Кант, Амадей Гофман кебек бөек кешеләр дөньяга килгән.

— И балам,—диде Мәрдән карт авыр сулап,—сугыш дигән нәрсә күзләрне, аңнарны томалый, кешелек хисләрен ерткыч хисләре белән алыштыра. Сугыш кеше дигән җанварның иң элекке, миллион еллар геннарында черем итеп, йоклап яткан кыргый, ерткыч, вәхшилек хисләрен уятып җибәреп, үзе кебек, үзенә охшаган, үз вәкилләренең берсе булган кешенең дә авырту нервылары, йөрәкләре, язмышлары, кичерешләре, сөю-назлары, гаиләләре, табигать тарафыннан бер генә тапкыр бирелгән гомерен аямыйча, хәтта, дошманының, ягъни үзе кебек үк кешенең аеруча ләззәт белән гомерен ала. Менә нәрсә ул—сугыш, кызым!

Аннары 1946 елның 2 августында Потсдам конференциясендәге килешү буенча ул чакта инде Калининград дип йөртелгән шәһәр һәм Көнчыгыш Пруссиянең төньяк өлеше РСФСРга кушылганнан соң эшелоннар белән җирле немец халкы совет армиясе яулап алган Германия территориясенә күчерелде. Чөнки 1946 елның августында бу җирләргә СССРның утыз бишләп өлкәсеннән совет кешеләре күчеп утырды. Болар барысы да Динаны, Александрны эзләп табу мөмкинлекләрен бик нык кыенлаштырды. Хәер, алда әйткәнемчә, хат белән дә, сораулар белән дә эзләү ул елларда хәвефсез эш түгел иде.

—Ә хәзер, хәзер, картатай, нигә хәзер «Көт мине»гә язмыйбыз?

—Хәзер вакыт үткән инде, кызым, гомер үткән. Динаның да, Александрның да үз язмышларыдыр. Бәлки, аларның хәзер мине күрәселәре дә килмидер. Александр бәлки мине бөтенләй белмидер, башка бер немецны әти дип йөридер. Бәлки алар хәзер бөтенләй икенче төрлеләрдер. Исән булсалар... Ә бәлки эзлиләрдер...

—Картатай, ә почтальон капка шакып, «Мәрдән бабай, сиңа Германиядән хат бар», дисә, нишләр идең?

Ә теге чегән хатыны: «Дүрт балаң исән булачак, гомерләре синекеннән озын булачак, дип әйткән иде бит!»—дип уйлап алды карт өмет белән. Ул күзләрен йомып бик озак сүзсез ятты. Мич артындагы такта сәке үлчәп эшләнмәсә дә, ни өчендер дүрт бала сыешлы киң итеп килеп чыккан иде бит.

1946 елның җылы җәе житте. Көтүләр көтүлекләрдә. Бакчаларда күкрәп яшелчәләр үсә, тавыклар кыткылдаша, көннәр чалт аяз тора. Сугыш инде бик ерак калган шикелле. Табигать чәчәк ата. Печән житә, дөньяда мәхәббәт патшалык итә.

«Мин матурмы?» дип сорый Дина әллә йөзенче тапкыр инде иркәләнеп Мәрдәннән. Ул сары чәчләрен кояшка сибеп салган, йомры ап-ак тез башлары ялтырап күренеп тора, үзе юып кибәргә элгән сөт чиләкләре шикелле чиста, матур, яңгыравыклы, көмеш тавыш чыгарып көлеп җибәрүе йөрәкләрне җилкендерә.

Муенында нечкә генә көмеш чылбырда үтә күренмәле бал тамчысы кебек гәрәбә медальон яна. Мәрдән аның кояшта каралган матур озын муеныннан, килешле тыгыз күкрәкләреннән күзен алалмый.

—Ошыймы?—дип сорый Дина Мәрдәннән медальон турында.—Кояш ярчыгы ул. Шулай диләр бездә бу таш турында. Ә миңа икенче легендасы күбрәк ошый. Бу минем шикелле синең кайнар кояш нурлары астында катып, асылташка әйләнгән дингез күбеге. Матур легендамы?—Һәм ул ялт итеп муеныннан медальонын салып Мәрдәннең муенына кидерде.— Сиңа булсын! Ул сугыш һәлакәтеннән, чирләрдән, афәтләрдән, начар күзләрдән саклый. Уныш, көч, акыл бирә һәм иң мөһиме—мәхәббәтне саклый.

Тагын сиздермичә көзләр килде. Кояш көндезләрен җәйге көннәр шикелле мул жылысын бирә. «Матурсың син!»—дип йөзенче тапкыр әйтә Мәрдән Динага. «Ә беләсеңме, минем фотоаппарат бар, көннәр суынганчы, әйдә, фотога төшәбез. Иртәгә Александрны да алып кил»,—ди ул дәртләнеп.

Чыннан да икенче көнне Дина белән Александрны күргәч, Мәрдән аулак урынга фотоаппарат күтәреп килде. Дина чырык-чырык көлә. Шул ук күлмәген кигән, бу юлы тагын да чибәррәк булып күренде ул Мәрдәнгә. Дина шунда ук Александрны кулына күтәреп күкрәгенә кысты. Мәрдән объективны аларга юнәлтеп, төймәгә басты. Дина кинәт үзгәреп китте. Баланы җиргә бастырды, ялт итеп Мәрдән янына килеп басты, кулыннан фотоаппаратны тартып алды һәм әйләндереп-әйләндереп карап, немец телендә бертуктаусыз кызу-кызу нәрсәдер сөйли, сораша, төпченә башлады. Аның күзләре аптырау, гаҗәпләнү, өмет һәм берүк вакытта тирән курку белән тулган иде. Мәрдән берни аңламый гаҗәпләнеп, аңа карап торды һәм ниһаять, Дина:

—Кайдан, ничек, кемнеке?—дип аңлата алды.

—Сугыштан, фашистныкы. Капут булган фашистныкы,—дип җавап бирергә тырышты ул.

—Капут? Nein. Ул журналист, ул журналист, минем әти,—дип аңтата алды ул, ниһаять. Аннары күзләрен зур ачып, курку катыш сорау белән Мәрдәнгә карады. Шул чакта гына бу күзләрнең кайдан шулай үзенә таныш икәнен аңлады солдат.

Әтисе, димәк ул Динаның әтисенең бугазына пычак кадаган. Кинәт Мәрдәннең бар булмышын ул минуттагы халәт биләп алды: ничек итеп немецның аңа йөзе белән борылганы, курку катыш югалып калган тирән карашы, «nicht,nicht фашист» дип тамак төбеннән чыккан тавышы колак төбендә аермачык булып яңгырады. Кул мускуллары, бармаклары тагын бер тапкыр кинжалның муен мускулын тишеп үтүе, бугаздан кан ургылуы, немецның бу хәлгә ышанмау катыш газап белән зур булып ачылган яшел күзләренең күккә багып хәрәкәтсез калуы, ун як каш өстендәге миңенең ике тапкыр тартышып алуы тагын бер тапкыр күз алдыннан үтте.

Мәрдән тораташ кебек катып калды. Дина кинәт куллары белән йөзен каплап, бөгелеп-бөгелеп елый башлады, чәчләре дулкын булып иңнәренә ишелде. Мәрдән чарасыз булып калтыранган бу юка гына гәүдәне кочакларга теләде. Александр үкереп елап җибәрде. Мәрдән улын кочагына алды. Ләкин Дина:

Nicht , кагылма, тимә балага. Ерткыч, кит, югал, үтерүче, үтерүче,—дип чигенә-чигенә ачыргаланып кычкырып, Александрны күтәреп хутор ягына йөгерде.

Бу хәлдән соң алар арасында салкын таш стена калыккандай булды. Дина башын иеп, Мәрдән ягына әйләнеп тә карамыйча, эшләде дә эшләде.

Иоганн карт белән карчыгы, Дина белән Мәрдән арасында ни булганын сорашып-сорашып та, барыбер белә алмады.

Үзәкләргә үтәрлек төнге гыйнвар җиле казарма тәрәзәсе артында улый, елый, ыңгыраша иде.

Мәрдән шул җилгә колак салып йокылы-уяулы халәттә изрәп ята. Оеп киткәндә төшенә туган авылы, шәм кебек ап-ак кәүсәле, яшел шәлле каенлы таулары, тау астыннан чылтырап тибеп яткан ширбәтле чишмәләре, шул чишмә суына көянтә-чиләкләре белән суга килгән Дина керә. Тезгеннән тотып, ат эчереп торган үзе дә кебек, ат өстендәге орчык малай—зәңгәр күзле Александр да кебек, бер карасаң Барые да, имеш, аһ, ул да түгел, муены сынып иңбашына авып төшкән белорус малае икән ич. Ул куркып уянып китте.

Озак йоклый алмый ятты, тагын оеп китте.

Дина белән Александр тегермән буасында суга бата башладылар, имеш. Мәрдән баланы коткарырга тырыша, йөзә, аларга таба ишә башлады, тик нидер аның үзен су астына тарта, өстери, тыны кысыла.

—Тревога, подъем!—дип кычкырды керә-керешкә часовой.

—Әйберләрне җыярга, 15 минут сезгә, шатланышыгыз, стариклар, туган илгә, Россиягә, эшелон сезне көтә!

Мәрдән бу көннең кайчандыр киләчәген белә иде. Икеле хисләр белән көтә иде ул аны. Ләкин бу тиклем көтмәгәндә һәм бу хәтле тиз арада булыр дип уйламаган иде. Иртәнге дүрт. Казармадан ул иң соңгысы булып чыкты.

—Вася, шушы фотоаппаратны Динага тапшырырсың инде,—диде ул.

—Аңлыйм, брат, минем эшелон әле бусы түгел. Хәзер үк илтермен.

—Юк, хәзер түгел. Соңрак илт, эшелон кузгалгач...

Бар дөнья шавын басып, үзәкләргә үтәрлек әрнү, өметсезлек, фаҗига белән тулган хатын-кыз тавышы бер мизгелгә генә вокзал шавын күмеп китте.

Nicht! Нет! Нет!

Тарихта булып үткән яки булачак бөтен сугышларга каһәр укып, аталыдан атасыз булган баласын күкрәгенә кысып, чәчләрен җилгә чәчеп, эшелон артыннан бер хатын йөгерә.

Милләте кем аныж, сәясәткә мөнәсәбәте бармы, нинди телдә сөйләшә ул, дине нинди аның? Кем генә булса да, ул сугышка каршы, ул бары тик имин илдә, тыныч, тулы гаиләдә, ир хатыны булып яшәп, дөнья киләчәген дәвам иттерергә теләүче гади хатын гына. Сугышка ләгънәт укып, перроннан, сугыш эшелоны артыннан мәңгелек хатын йөгерә.

Үлем бугазыннан алгач та Мәрдәннеж һаман күз алдында балалары басып тора кебек тоелды. Беренчесе, икенчесе, өченчесе, хәтта үзе янына чакырып торучы Барые да. Ә Александр?

—Кызым, кызым, Диана,—карт оныгының кулын кулларына алды, аның учына нечкә генә көмеш чылбырга эленгән кояш ярчыгы тамчысын хәтерләткән гәрәбә ташлы медальон салды һәм саташу катыш пышылдады. — Кызым, тиз бул, капка кагалар. Капкада кеше бар. Ачыгыз капканы, ачыгыз... ач...

2010 ел.