Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

 

ДОГАМ

Горур тойганга

Зур хаталарын кичердек.

 Безне кичермәделәр.

Вак ялгыш өчен дә күпме

 Агу эчермәделәр!

Исән калсак, кичерербез—

Әйдә «Җиңдек!» дисеннәр!..

 Тик көчлеләр киң күңелле—

Белмиләр. Белмәсеннәр!..

Кичерәбез үзебезне

 Горур, көчле тойганга—

 Дошманына миһербанлы

 Патша төсле тойганга!»

 

Сизмәм

Хәлемне аңламый гөлләр—

Торалар гел шатланып,

Өзгәләнеп, өсләренә

 Еласам да капланып...

Теләр идем хыянәтне,

Нахакларны сизмәскә.                                                                                        

Мин дә берчак булырмын бит

 Үлән, тузан йә чәчкә?..

Өзелмәс ул чак үзәгем,

Башканыкын да өзмәм,

Түшләренә кадасыннар,

Йә таптасыннар—сизмәм...

***

Көчле канатларым булса,

Әй биек очар идем!

Зәңгәрлекләр иңләр идем,

Болытлар кочар идем!

Горур караш ташлап кайчак

Түбәнлеккә, ваклыкка,

Талпынып карыйм киңлеккә,

Биеклеккә, сафлыкка.

Әмма сайлар, ваклар уяу—

 Сакта тора тирәмдә...

Сүреләм, канатларымның

Каерыласын күрәм дә...

***

Күрәм бит: яшьтәшләремнең

 Арткан саен яшьләре,

Салмаклана адымнары,

Көмешләнә чәчләре.

Җитми шулар

Аллана дөнья:

Яшь Кояш

Уянып торып килә.

Тәпи басыйм дип,

Тауларга

Таянып торып килә...

Тәпи басарга өйрәнә,

Таулар көч биреп тора.

Әтәченә кадәр җирнең

Мактап кычкырып тора.

Бер күтәрелә дә Кояш

Таулардан күпкә биек,

Үләнен дә күреп җирнең,

Тора җылытып, сөеп.

...Җир һәм Кояш тормышында

Юк хәйлә, алдашулар.

Гел бер-берсен яклашу бар,

Беткәнче аңлашу бар.

...Их, кешеләр тормышына

 Җитми нәкъ әнә шулар.

Сүз матурлыгы

«Талга басып, тал тибрәтеп

 Сайрый сары сандугач.

Җырлау түгел еларсың да,

Өзелеп-өзелеп сагынгач».

«Сандугач», «сагынгач» дигән

 Сүзләр бигрәк пар икән.

Сагынуларның сандугач күк

 Сары төсе бар икән.

Сагыну төсе...

Халкым күңеле

Тойгандыр ничек аны...

Күргәч тә җырның сүзләрен

Тоям яшем чыкканны.

Сагынган чак.

Җыр сүзләре

Йөрәккә ятты шуңа.

Сагынуларым—яратудан,

Күз яшем якты шуңа.

Сары-сары сагышның да

 Бар шул үз матурлыгы.

...Керфегемдә якты яшьләр...

 Әй, бу сүз матурлыгы!...