Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ЫШАНАМ, ХАЛКЫМ, КАЙТЫР ЯЗЛАР...

 

Фәнил Гыйләҗев—КФУның журналистика бүлеге студенты. «Иделем акчарлагы—2010» яшь язучылар конкурсының шигърият буенча Гран-при лауреаты яулаган егет!

 

Тулпарларны йөгәнлисе бар бит,

 Өйрәтәсе бар бит ияргә.

Тышауларны өзгән чыгымчыга

Иртә әле...

Иртә әле камыт кияргә.

 

Ашыктырма вакыт чаптарларын!

Мин аларны үзем иярлим.

 Тезгеннәрне кулга ныклап тоткач:

 «Далаларны

Бергә иңлик, әйдә!»—диярмен.

 

Караңгы төн

Караңгы төн.

Урам йоклый әле.

Этләр генә өрә кайвакыт.

Яфрак шаулый,

җил абынган чакта...

 

Исерек килеш урам буйлатып

Бары тик жил,

Бары тик җил йөри...

«Бераз гына салып алуга:

Әле анда барып сызгыра ул,

Әле монда...

Бәрелә, абына...

Ботакларга тотылмакчы була.

Ләкин,

Шуа аның «хәлсез» куллары.

Караңгы төн.

Бары тик җил дулый.

Туарылган... һәм юк богавы.

Караңгы төн.

Тышта Җәйнең соңы.

Һаваларда йолдыз атыла.

Тик тулган ай йоклый алмый һаман.

Моңсу карап,

Җиргә тартыла.

Караңгы төн.

Урам күптән йоклый.

Әмма мин

Һич йомалмыйм әле күзләрне:

Айга карап бүре улаган мәл—

Шагыйрь җаны әллә

 Түзәрме?!

***

Ничә гасыр ярларына тулып

Сабыр гына аккан Казансу

Кечерәеп калган, суы кимеп.

Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!

Чуерланган кирмән ташын юып,

Төпкеленә серен сеңдергән

Тарихыбыз ачылсынга дипме,

Казансуның суы кимегән?!

Яманнарын гына язма, Хода!

 Иркенлек соң кемнәр кулында?!

 ...Хәтта елга яры кысанайган

Кимсетелгән кирмән буенда.

Яр буенда уйга батып йөрим:

Казансуның төбе күренә...

Тар үзәнле халык түгел лә без,

 Болай булу тиеш түгел лә!

Мин ышанам—кайтыр әле язлар!

 Үзәннәр бит әле кипмәгән:

Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,

Җимерелер дамба-киртәләр...