БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ

 

1911 ел

1911 ел эчендә. «Золым» исемле шигырен яза (үзе исән чакта басылмый).

«Кечкенә музыкант» шигырен яза (үзе исән чакта басылмый).

1   гыйнвар. «Ялт-йолт» журналының  чираттагы 20 нче санында «Борын» шигыре «Шүрәле» имзасы белән. «Кушмый ишәк җырлый» шигыре «Түнтәреф» имзасы белән басылып чыга.

«Бу шигырь элекке Малмыҗ өязе Түнтәр авылының (хәзерге Татарстанның Балтач районы) иске фикерле, кадимче мулласы Ишми ишан—Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов турында Тукай анык хәл-теләкләрен үзеннән сөйләтә Шунын өчен дә имзаны аның исеменнән «Түнтәреф»дип куя».

Шул ук санда («Төркия янгын эчендә: монда ут һәм анда ут ») шигыре рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган Рәсемдә фәсле, мыеклы бер төрек басып тора, аның тирә-ягы ут, төтен, ялкын белән чолгап алынган.

«Әстерхан мөзакәрәләре» исемле фельетоны «Телсез телеграф хәбәрләре» рәвешендә басылып чыга.

15 гыйнвар. « ..га» (Шома тормыш...) шигыре басылып чыга «Пушкиннән мокътәбәс» дип куелган. Әсәр А. С Пушкинның «Когда твои младые лета» исемле шигыре тәэсирендә язылган.

22 гыйнвар. Күптән төзелгән җырлар дәфтәренең кулъязмасын бастырып чыгару максаты белән Шәрәфләр нәшриятына тапшыра Г.Ибраһимов исемендәге институт мирасханәссндә Тукайның үз кулы белән Уральскида ук төзелгән җырлар дәфтәре саклана. Дәфтәрнең тышына Тукай русча «Тетрадь для списывания ученика 1-го класса А М. Тукаева» дип язган .Җыентык 27 биглек тексттан гыйбарәт. Дәфтәрнең титул битенә «Контора 1-го т-ва Бр Шараф и К*Казань» дигән язулы түгәрәк мөһер сугылган. Уртасында «22 января 1911 г.» дигән дата бар.

10 февраль. «Йолдыз» газетасы: «Милли шагыйремез Габдулла әфәнде Тукаевның соң көннәрдә басылып мәйданга чыккан әсәрләре «Юаныч», «Балалар күңеле», «Алтын әтәч», «Халык әдәбияты», «Халык моңнары», «Күңелле сәхифәләр».  Тиздән «Күңел җимешләре» дигән мәҗмугасы да басылып чыгачак»,—дип хәбәр итә

11 февраль. Усад авылындагы Сәгыйть Сүнчәләйгә хат яза «Күңел җимешләре»— вакыйгән матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем, чыккач та сина җибәрәмен»,—дип, «Сабах» көтепханәсснә бастырырга биргән җыентыгы турында яза.

2   мартка кадәр. Ф.Әмирхан белән фотога төшатәр Әмирхан бу рәсемне «Вафага Ф.Әмирхан, Г.Тукай, 2 март, 1911 ел»,—дип язылган автограф белән В.Бәхтияровка бүләк итә. Бу фотоның оригиналы саклана.

4 нче мартка кадәр. «Мияубикә» исемле әсәрен язып бетерә

1911 ел башларында Тукайның үпкә авыруы көчәеп китүен белеп. Сәгыйть Рәмиев нык борчыла һәм аны кымыз белән дәвалау, доктор Нариман Наримановка күрсәтү өчен үз янына Әстерханга чакыра.

Тукай, бу чакыруны кабул итеп, апрель аенда Әстерханга барырга карар кыла.

4 март. Сәгыйть Сүнчәләйгә хат яза. Анда ул Г. Ибраһимов мәкаләләренең «шактый гына төпле чыгу»ларын, ләкин кайберләрендә «нәфасәт вә мәһарәт» күрмәвен әйтеп уза да, үзенең уй-фикерләре белән уртаклаша: «Бер поэма хакында башымда әнвагъ төрле хыяллар йөри. Гайяи хыялым—татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр... Язын беренче пароход илә Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә кунакка китмәкче булам, вә аннан икәүләшеп кыргыз арасына кымызга бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү, мөмкин булса, Истамбулга да бер-ике атнага заглянуть...

Мин бу арада балалар өчен «Песи Г. Җамал» яки «Песибикә» исемле бер рәсемле рисалә язып бетердем. Шактый муаффәкыятьле чыкты...» дип, «Мияубикә» исеме белән дөньяга чыккан (12 июнь, 1911) китабы турында яза.

4 март. Казаннан Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә хат яза.

Татар тормышында шушы арада булган, әле сүнеп тә өлгермәгән иҗтимагый- сәяси вакыйгага мөнәсәбәтен белдерә.

26 март. «Күнел җимешләре» исемле китабы басылып чыга. (Казан, «Сабах» көтепханәсе,И.Н Харитонов литотипографиясе. 46 б, 6000 данә.)

Апрель. Нәҗип Гасрыйның «Современник» журналында басылган «Россия татарларының уянуы һәм аларныж әдәбияты» дигән мәкаләсендә күп кенә татар шагыйрьләре арасыннан «бары икәү—Габдулла Тукаев белән Сәгыйть Рәмиевнең аерылып торуы» әйтелә, алар иҗатындагы кайбер характерлы сыйфатлар күрсәтелә.

23-24 апрель. Г. Тукай Казаннан «Самолет» ширкәте «Тургенев» исемендәге пароходының өченче классына утырып, Әстерханга сәфәргә чыга.

«Тургенев» пароходы Саратов шәһәрендә тукталыш ясый. Биредә шагыйрь үзен көтеп торучы Мәүсәфә Яраева җитәкчелегендәге кызлар мәктәбенен бер төркем укучылары белән очраша. Кыз балалар ана чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Тукай азарга рәхмәт әйтеп: «Тырышып укыгыз. Халкыбыз өчен файдалы кешеләр булып үсегез»,—ди.

Апрель азагы. Әстерханга килеп төшкәч, ул «Люкс» кунакханәсенә урнаша.

Бу шәһәрдә торган чакта (апрель азагы—6 июнь) ул дуслары, танышлары һәм биредәге интеллигенция белән аралашып яши.

Ерак булмаган Балык Базары авылына барып, кымыз эчеп берникадәр сәламәтлеген рәтли, иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Азәрбайҗанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, доктор һәм язучы Нариман Нариманов белән очраша (Нариманов бу вакытта патша хөкүмәте тарафыннан Бакудан Әстерханга сөргенгә җибәрелгән була). «Идел» газетасы редакциясендә хәреф җыючы булып эшләүче Габдерәхим Утабалиев истәлегенә караганда, Тукай Әстерханга килеп төшкәч тә иң элек дусты Сәгыйть Рәмиев янына—«Идел» газетасы редакциясенә килә.

29 апрель. «Идел»дә Тукайның Әстерханга килеп җитүе турында белдерү басылып чыга: «Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде Тукаев шәһәремездә мөсафирдыр».

Май башы. «Идел» газетасы хезмәткәрләре бакчага чыгу оештыралар. Сәмәк авылына Латыйп Үмәров бакчасына баралар. Аларга Тукай да кушыла. Биредә доктор Нариман Нариманов та катнаша һәм I Май бәйрәменең тарихы турында сөйли.

Сәгыйть Рәмиев Тукайны «Люкс» номерыннан үзе яшәгән квартирага—көймәләр күтәрүче конопотчы эшчеләр бригадиры, прогрессив карашлы, үзе дә спектакльләр, төрле җәмәгать чаралары оештыруда катнашып йөрүче Даут Мөхәммәдевләр өенә, үзе янына күчерә. Тукайның авыру икәнен күреп, Д. Мөхәммәдев белән С. Рәмиев аны доктор Н.Наримановка алып баралар. Нариманов аның авыруын карагач, кымыз эчеп көч җыярга киңәш бирә.

Тукай Әстерханда да иҗат эше белән шөгыльләнүдән туктамый. Төрле жанрда әсәрләр яза. Кайберләрең «Идел»дә бастыра, беришеләрен Казанга җибәрә. Бу хакта И.Нуруллин болай дип яза: «Әстерханга килеп төшүгә,—«Идел» редакциясе­нең үтенече беләнме, әллә инде бу газетада эзен калдырырга теләпме, Мәҗит Гафуриның «Хәмитнең хәяты» исемле повестен укып чыга да рецензия яза. Сатирик шигырь һәм мәкаләләрен, «Кечкенә сәяхәт» исемле юмористик очеркын яза һәм Казанга озата», «Идел»дә «Яжа әсәрләр» («Хәмитнен хәяты») басылып та чыга (10 июнь).

1 май. «Шигърият һәм нәсер» шигыре «Сөенче Алаев» имзасы белән басылып чыга. Тукай бу шигырен иҗатының башлангыч чорында тормышнын матур, шигъриятле якларын гына сурәтләргә яраткан шагыйрь С. Сүнчәләйгә (1889— 1941) пародия итеп язган. Сүнчәләй шигырьләрендәге кайбер җитешсез якларны тәнкыйтьләгән.

10 май. «Идел» газетасында «Яңа әсәрләр» (Хәмитнен хәяты) исемле мәкаләсе урнаштырылган. Хезмәт Мәҗит Гафуриның «Хәмитнен хәяты, яхуд Ләйлә вә хәятым» дигән исем белән 1911 ел башында Уфада чыккан китабына реиензия- бәяләмә рәвешендә язылган. М. Гафуриның бу әсәре шәкертләр тормышын, хәлен, укыту системасындагы схоластиканы тасвирлауга багышланган

13 май. «Иһтида» исемле шигырен яза.

Идел аръягында Шәһит Гайфидә атна-ун көн ял иткәннән соң, Тукай яңадан Әстерханга С. Рәмиев янына әйләнеп кайта.

Истәлекләрдә Тукайның С. Рәмиев һәм анын иптәшләре белән Яңа Гаскәр авылына баруы әйтелә. Бу сәяхәтне моторлы көймәдә Д. Мөхәммәдев оештыра. Сәяхәт күнелле булып, Тукай аннан бик риза кала.

Вәлит Алиев истәлегендә Әстерханда Тияк бистәсендә Г .Тукайга багышлап әдәби кичә үгкәрелүе турында әйтелә. Залда халык тулы була. Тукай бу кичәдә халык әдәбияты турында сөйли. Аннан соң артистлар Габдерәхим Адаков (1894—1918). Барый Әминев, Әҗдәр Моратов һ б. Тукай шигырьләрен укыйлар, Тукайны бик олылап тәбриклиләр.

Әстерханда «Аркадия» исемле җәйге бакчада (хәзер Карл Маркс исемендәге культура паркы) Сәгыйть Рәмиев һәм Даут Мөхәммәдевләр белән бергә җырчы Мәрьям Искәндәрова концертын карый. Концерттан соң Мәрьям Искәндәрова Тукай һәм аның дуслары утырган өстәлгә килеп, Тукай белән таныша, сөйләшә.

Тукай Әстерханнан китәр алдыннан, аның шәрәфенә Кышкы театрда Зәйни Солтанов җитәкчелегендә зур кичә үткәрелә.

Кичәдән соң Зәйни Солтанов җитәкчелегендәге Татар драма түгәрәге членнары белән берлектә фотога төшәләр. Уртада 3. Солтанов, Г. Тукай һәм С. Рәмиев. Өченче рәттә Ш. Гайфи.

25 май. Казан университеты типографиясе эшчесе Әхмәтвәли Әхмәдуллин өендә тентү була. Донос кәгазендә Әхмәдуллинның тыелган китаплар саклавы турында әйтелгән. Беркетмәдә тасвирланган 88 басма китапның беренчесе итеп «Габдулла Тукаев шигырьләре» (4 нче дәфтәр) язылган.

Май-июнь башы. Әстерханда ялгыз гына фотога төшә. Чәче кырып азынган бу фотосының өстенә түбәндәге юлларны язган:

Кайтмады уч, бетте көч, сынды кылыч—шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

6   июнь. Г. Тукай Әстерханнан «Василий Лапшин» исемле пароходка утырып (беренче класста, аерым каютада), Казанга кайтырга чыга. Бер төркем дуслары аны озатып калалар. Истәлекләрдә анын килгәндәгедән күп үзгәргәнлеге, кымыздан соң  тазарганлыгы әйтелә.

12 июнь. «Мияубикә» исемле китабы басылып чыга («Мәктәп көтепханәсе»ннән I нче китап «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов литотипографнясе Рәсемле, 4 б 6000 данә.)

15 июнь. «Иһтида» исемле шигыре басылып чыга.

25 июнь. «Аз гына төзәтү» исемле мәкаләсен яза.

26 июнь. «Яшен яшьнәгәндә» исемле шигырен иҗат итә (яисә акка күчереп яза):

Куркыпша син, Алла, яшен белән,

Барыбер мин курькмыйм, яши белем!

Куркытсаң да—куръкмыйм, аязымны

Сатып аздым аһым, яшем белән!

Ләкин ул аны беркайчан да бастырмаган. «Яшен яшьнәгәндә» дигән бу шигырь С. Рәмиевнең «Мәҗит сүзе» тәэсирендә язылган дип расларга мөмкин.

14 июль. «Читен хәл» шигырен яза.

Җәй. Шәехзадә Бабич «Габдулла әфәнде Тукаев» исемле шигырен яза:

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай,

Ул караңгы төндә яктырган матур, ак тулган ай.

Уз бөек, нечкә хис тәкъризләргә бик бай, диям,

Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәу, диям

Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек,

Ап-ачык, ап-ак булыр тик ак күңел аккан кебек.

Куп китапларның арасында китаплары—

Ап-ачык нурлар чәчәр, күренеп тора һәр яклары

Алса, укыса халык шигьрен аның, истә кала.

Һәм аның шигъре халыкның күңеленә зур хис сала,

Газидер Габдулланың хәзер Казанда мәскәне.

Ул уяткыч, ул юаткыч, ул терелткеч хәстәне,

Билгеле, безнең ма биһилифтихар ул, мөхтәрәм.

Зур шагыйрь, мәшһүр шагыйрь бар бездә дә, дип шатланам

Тәсбих вә тәһлил итеп җырлап йөримен җырларын,

Җырлаганда нечкәрә күңелем, эри һәр җирләрем.

Август. «Болгар» номерларының 40 нчы бүлмәсендә шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй белән очраша. Августта Сүнчәләй Казанга килгәч, ай буе алар еш күрешәләр, сөйләшәләр, күп вакытларын икәү бергә үткәрәләр. Кайбер көннәрне Сәгыйть шагыйрьнең бүлмәсендә кунып та кала. «Төннәрдә күбесенчә сөйләшми- лыкылдамый утыра идек. Тик утыра идек. «Сөйләшмик,—ди торган иде йә жырлый иде»,—ди истәлегендә С. Сүнчәләй.

I   август. «Яшен ташлары» исемле китабы (Беренче жөзьэ. Авторы: Шүрәле Нашире, Су анасы, Казан, «Өмид» матбагасы. 23 б, 3000 данә) басылып чыга. Китап авторның кереш сүзе белән ачыла.

15 август. «Ялт-йолт» журналының 26 нчы саны дөнья күрә. Биредә шагыйрьнең «Шүрәле» имзасы белән «Өч баш» исемле мәкаләсе. «Гакыллылар фәлсәфәсе» дигән шигыре, «Гөмберт» имзасы белән «Русчадан дөрест тәржемәләр» дигән мәкаләсе һәм «Төрекчәдән» («Эзләдем, филлаһ...») икеюллык шигыре урын алган.

30 август. «Вакыт» газетасы: «Шагыйре мәшһүр Габдулла әфәнде Тукаевның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»—иң мәшһүр әдипләремезнең әгъла әсәрләреннән җыелып язылмыш кыйммәтле китабы чыккач ук Казан мәдрәсәләренә милли әдәбият өчен дәрес китабы итеп кабул ителде»,—дип хәбәр итә

II  сентябрь. «Ялт-йолт» журналының 27 нче саны дөнья күрә. Биредә «Иблиснең гайде фитыр тантанасы» («Рамазан гаетендә Иблиснен шайтаннарына хитабы») шигыре «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга

15 сентябрь. «Сайфия» шигыре басылып чыга. Шагыйрьнең Идел буйлап пароход белән Әстерханга сәяхәте вакытында күргәннәрнең тәэсире белән язылган тирән реалистик шигырьләреннән берсе.

29 сентябрь. Көннәрнең суытуыннан, «Болгар» кунакханәсенең номеры ягылмавыннан һәм шуның аркасында авыруы көчәеп китүеннән зарлана: «Мин быел 29 сентябрьдән ук салкынлыктан зарлана башладым. Миңа шул якмый торган арада бизгәкнен шәбе эләккән. Бинаән гатәйһи мин, җылылык-фәлән сизмичә, көне-төне туңуда идем». Бу турыда «Мич башы кыйссасы»ннан укып беләбез.

12 октябрь. «Толстой фикере» исемле шигыре имзасыз басылып чыга.

20 октябрь. Сәгыйть Сүнчәләйгә хат яза. Бу хаттан Тукайның җитди авыруы анлашыла. Шулай ук анын Парижда 1908 елда ук чыга башлаган «Мусульманин» журналына Оренбургтан торып язышкан шагыйрь һәм журналист Мирсәяф Кырымбаев белән очрашканлыгы да ачыклана. Шушы елнын апрель аенда Петербургта чыга башлаган «В мире мусульманства» газетасын да ул кызыксынып, хәтта язышырга да исәп тотып укып бара. Ләкин әлеге органнарның төп идеяләре аны сагаерга мәҗбүр итә «Мусульманин»нын нашире һәм редакторы М. Хаҗи- Теләши һәм «В мире мусульманства»ның редакторы А. Г. Датиевлар турында ул Сүнчәләйнең дә фикерен беләсе килеп: «Син аларны кемнәр дип таныйсың? М. ул кавказлыларга алданып йөрмиме икән?»—дип яза.

29 октябрь. Бу вакытта «Болгар» кунакханәсендә яши, инде көннәр бик суык булуга да карамастан, номерлар җылытылмый. Шагыйрь суыклыктан зарланып бәет яза. «Мин быел 29 сентябрьдән үк салкынлыктан зарлана башладым. Шуннан бирле икәнлеге язып ташлаган бер бәетемнең төбендәге тарихыннан беленде»,—дип күрсәтә:

Номер салкын, якмыйлар бит, арка туңа,

Иртә берлән, киям дисәң, яка туңа:

Авыр да соң иртә белән тышка чыгу,

Чыкмый хәл юк, чыгасың шул ката-туңа.

 Җәйләр үтте, җиттек инде октябрьгә,

Җылылык юк җирдә һәм дә күктә бер дә.

Сентябрьдә син дә бер. мин дә бер, ди,

Миһманнарның якмаучыга үпкә бергә.

Хөкем итмим. Ходай кыйлыр үзе судын,

Кайгырмый бай. күтәргән дә ята ботын,

Акчам янга калыр, ди ул, якмый торсам,

Барыбер бит җәһәннәмгә үзе утын .

Туңучы.

3   ноябрь. Матбугатта Тукайның кагы авыруы хакында хәбәр бирелә.

7   ноябрь. Балкайдагы Италия-Төркия сугышлары мөнәсәбәте белән 1911 елда («Ялт-йолт», 12 октябрь) язылган «Тәмсил» дигән шигыре яңадан басыла.

8   ноябрь. «Вакыт» газетасы Казанда «Сабах» көтепханәсе тарафыннан «Балалар күңеле» исемле айлык әдәби журнал чыгарылачагын, редакторы Г.Тукай булачагын хәбәр итә. Журналда балалар өчен әдәби әсәрләрдән үрнәкләр бирү, тәрбия һәм укыту мәсьәләләрен тикшерү планлаштырыла, танылган язучылар катнашачагы әйтелә. Ләкин властьлар Тукайның бу теләгенә каршы төшәләр, журнал чыкмый кала.

13 ноябрь. «Көзге җилләр» шигырен яза. Шигырь 1910—1911 елларда Урта Иделдә хөкем сөргән ачлык фаҗигаләре тәэсире белән язылган.

26 ноябрь. Казан Эчке эшләр министрлыгының матбугат эшләре комитеты «Габдулла Тукаев шигырьләре»! (4 нче дәфтәр. 1909) тәрҗемәсе белән бергә теркәп, Казан Суд палатасына рәсми кәгазь (отношение) җибәрә. Комитет анда аерым шигырьләрдә җинаять билгеләре табылуын һәм китапка арест салынуын хәбәр итә. Суд палатасыннан арестны раславын, җыентыкның авторын хөкемгә тартуын үтенә.

28 ноябрь. Казан Матбугат эшләре комитеты Петербургтагы Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә «Габдулла Тукаев шигырьләре»нә (3 нче дәфтәр, 1907) арест сату һәм авторын хөкемгә тарту турындагы фикерен һәм Казан Суд палатасына кигкән отношениссенен күчермәсен җибәрә.

Ноябрь—1912 елның апреле. Цензура комитетынын Тукайны эзәрлекләве дәвам итә.

Авыруы җитдиләнә, күбесенчә урын өстендә ята. Тукайның авыруы һәм, гомумән, аның хәле турында «Вакыт»та басылып килгән белдерүләргә таянып, Петербургта рус телендә чыккан «В мире мусульманства» газетасы 9 декабрь санында шагыйрьнең хәле турында: «Авыру Тукай бернинди караусыз һәм тәрбиясез «Болгар» номерларында ята»,—дип хәбәр бирә.

Тукайны күреп белгән Фоат Саллави истәлегеннән аның белән даими рәвештә аралашып, авырганда хәлен белеп килеп йөргән дусларын, аны хөрмәт иткән даирәне күрәбез: «Без «Болгар»дагы Тукай абый яшәгән бүлмәнең каршысындагы номерда тора идек. Габдулла абый инде ул вакытта бик авыру иде. Минем әнием һәрвакыт Тукайның хәлен белешеп тора иде. Еш кына Тукай янына олы гәүдәле, гөрләп торган көчле тавышлы Габдулла абый Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская, Гөлсем Болгарская, Хөсәен Ямашев белән Хәдичә апа, китап нашире Шиһап Әхмәров белән хатыны Әминә Әхмәрова, Закирә апа белән ире журналист Борһан Шәрәф, нашир Гыйльметдин Шәрәф белән хатыны Рәхимә апа киләләр идее. Тукайның хәлен белешергә татар кызларыннан беренче булып гимназия тәмамлаган апалы-сеңелле Әминә, Мәдинә Терегулова һәм Габитовлар да киләләр иде. Гөлсем Камалова, Гайшә Богданова, Зәйнәп Хәсәни, Әминә Мөхетдинова, Заһирә Әхмәрова, татар кызларыннан беренче булып югары белем алган Мәрьям Акимбетова һәм соңыннан гражданнар сугышында беренче татар бригадасы составында Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышларда катнашкан һәм икесе дә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән апалы-сеңелле Мәрьям белән Гайшә Саиновалар (Мулланур Вахитовның туганнан туган сеңелләре)—болар барысы да Тукайны олылаучы, килеп даими рәвештә аның хәлен белешеп торучылар иде».

Декабрь урталары—1912 елның март башына кадәр.

Авыруы көчәеп, хәле бик авырлашу сәбәпле, Тукай әнисе Мәмдүдәнең туган авылы Өчилегә (Татарстанның Арча районына керә) үги әбисе Латыйфә белән бабасы Зиннәтулла улы Кәшфелкәбир Әмиров (1885—1938) йортына кайта. Биредә ул кышны үткәрә һәм ял итә.

Истәлекләрдән күренгәнчә, К.Әмиров һәм анын хатыны Рабига каты авыру Тукайны яхшы каршы алалар. Үзләре яшәгән өйдән тыш, аларның кышын ягылмый торган кечкенә генә өйләре булган. Тиздән хуҗалар аны җылытып, Тукайны шунда (кечкенә генә, нараттан салган, сандык шикелле җыйнак, матур бер өй) урнаштыралар. Ул көненә ике мәртәбә ягыла, һавасы да Тукайга бик хуш килә. Җиңгәсе исә һәркөн үрдәк шулпасы пешереп кертә, алдында һәрчак җылы сөт. «Монда бер 15 көн эчендә 29 сентябрьдән бирле күргән салкын михнәтләре һәм юлда килгәндәге адашулар, туңулар—барысы да онытылды»,—дип яза ул бу турыда «Мич башы кыйссасы»нда. Туганнарыннан, үзен тикшерәләр дип уйлап, өйгә килгән кешеләргә аның кайтуын белгертмәскә үтенгән Тукай. Бераздан, хәле әйбәтләнә төшкәч, урамга чыгып йөри башлый, авыл мәктәбенә барып, балаларның сабак укуын күзәтә, ә төн утырып иҗат эше белән шөгыльләнә. «Җан азыклары» җыентыгына керәчәк шигырьләрнең күпчелеген, юл очеркларын ул шушы айларда яза. «Ялт-йолт» журналына әсәрләрен җибәреп тора, дуслары, танышлары белән хатлар алыша.

 

Реклама