Логотип Казан Утлары
Роман

ҺАВАЛАРДА—АК КҮГӘРЧЕН...

 

Вакыт тешкә таба якынлаша. Күк буенча жиңел болытлар йөгерешә. Без Немец Швейцариясенең иң мәһабәт тау түбәсенең бер кырыенда утырабыз һәм бертуктаусыз ни турындадыр лыгырдыйбыз. Нәрсә турында? Әй, монысы мөһиммени? Башкасы хәтердә калды һәм күнелдә сакланды: гадәттән тыш биеклек һәм безнен алда җәелгән чиксез киңлекләр, гаҗәеп рухи тынычлык һәм гүзәллек белән гармонияне беркайчан да кабатланмаслык итеп тою хисе. Бу хис гади һәм акыллы, ул кешегә, әгәр, гомумән, бирелсә, бер генә тапкыр бирелә торгандыр, ул аның бөтен тормышының алтын кисеме булып торадыр, мөгаен. Әле алда югары күтәрелүләр дә, башка, аннан да югары күтәрелүләр дә булыр, чөнки гомер озын бит... Тик анын менә мондый чисталыгы гына булмас инде. Шул ук кешеләрне җыйсаң да, шул ук тауга менсәң дә—барыбер булмас! Үзем дә күптәннән андый түгел: килеш-килбәтем белән, бәлки, җитдирәк, намуслырак булып калганмындыр, ә менә, нишләмәк кирәк, гомер юлы буенча атлаганда өскә шактый гына тузан да кунды.

Ләкин барысы да ничек агучан һәм үзгәрүчән! Әле моннан бер минут элек кенә бал эчтем сыман, күңел тулышыннан шатланган-сөенгән идем һәм менә хәзер, кинәт кенә дегет чөмердем шикелле. Мин кисәк кенә бу кызның мине түгел, ә башканы сөюен аңлап алдым. Моны аңлавы авыр түгел иде. Мин нәрсә турында гына сөйләсәм дә, нәрсә генә тәкъдим итсәм дә, нинди генә үткен сүзләр әйтсәм һәм акыл сатсам да—барысы да алар колагын читләтеп үтә торды. Алар миңа күз буяу өчен генә баш каккан булалар, ә чынында бары гик бер-берсен генә ишетәләр һәм күрәләр. Мин моны үземнең акылым белән төшенеп алдым да, мәхәббәт уеннары вакытында ике көпшәдән дә берьюлы атылган суер шикелле тынып калдым.

Алар сизмиләр дә. Алар төрле юк-бар турындагы сүзләрдән челтәр бәйли. Һаман шул Шәех әлегә тикле төзәтмәгән «Альпинист» турында. Ләкин күзләре соң! Күзләре аларны баш-аяклары белән сата.

Мина торырга да, ниндидер сәбәп белән моннан табанны ялтыратырга кирәк иде дә, ләкин мин китмим. Мин үземне чиксез артык кеше итеп сизәм, алай да авызыма үлән кабып. Бөкре күпердән Ленин күперенә хәтле аккан елганың салмак агымын күзәтеп, кузгалмыйча тик утыра бирәм. Ул теләсә нинди һава торышына, кәефнең ничек булуына карамастан, карашны әсир итә һәм уйларга тарта. Казансу елгасы өстеннән әле Постник Яковлевның үзе тарафыннан күтәрелгән мәһабәт Спасс манарасымы, Благовещенск баһадирымы, кызыл кирпечтән салынган бердәнбер легендар патшабикә сыман нечкә, сылу, үзенең Пизан туганы шикелле бер якка авышкан, марсиан ракетасы сыман күккә ашкан Сөембикә манарасымы,— болар барысы да безнен шәһәрнең вакытка бирешми торган җимерелмәс ныгытмалары. Болар барысы да йөз ел элек тә шулай булган, хәзер дә шулай һәм тагын йөз елдан соң да шулай булачак.

Аһ, шул чактагы ялгыз минутларымда мин мәңгелек белән якынаерга, җирдәге минутлык вак-төякләрдән арынырга ничек теләгән идем!

Ләкин арынып булмады.

Әтәчне санамаганда, шулай өчәүләп кире кайтып киттек. Хәер, бәлки, мине дә санамаска кирәк булгандыр. Әнә хәтта әтәч, йоны йолкынасы бу җан да үзенең сары күзләре белән миңа буш урынга караган сыман карап тора.

Мин Шәехтән көнләшмәдем. Аны бүләкләгән Юлия карашыннан, минем уйлавымча, мыскыллы көлү сизелеп тора. Ул аннан көлә иде. Мин моның, күп малайлар шикелле, яшерен явызлыктан түгел, ә кызыксынудан икәнен аңлый идем. Алай да кешеләр гадәтләнгән кабыктан чистартылган бер үк нәрсәгә төрлечә карыйлар бит. Берәүләр рәхәтләнеп аны янадан кире кабыкка кертергә, кабул ителгән гомуми нәрсәгә төрергә-киендерергә омтыла, икенчеләре икеләнеп-шикләнеп кала: янәсе, бу нинди фрукт һәм аны ни белән ашыйлар? Өченчеләр, азсанлылар, моңа кызыксыну белән карыйлар, үз куллары белән тотып-капшап карарга телиләр.

Менә Юлия дә аны үзенчә җәзалый иде. Миңа шулай тоелды, ул минем дустым белән дә туйдырганнан соң ватык һәм эче актарылган килеш ташларга да мөмкин булган курчак белән уйнаган шикелле уйный иде. Ул, мәсәлән, сөйләшүне ярты сүздә бүлеп: «Менә шушы күпер култыксасы аша үтә аласыңмы?»—дип сорарга да мөмкин... Күпер бик тә тирән чокыр өстеннән салынган, аннан аска таба каравы да куркыныч. Шәех, уйлап та тормыйча: «Бик ансат кына үтә алам, ләкин моны расларга җыенмыйм»,— дип җавап бирде. Көлке. Ир-атлар болай сыналмый. Ләкин инде кыз күренмәс күнел кыллары белән уйный белә, ана өйрәнгән иде. Ахырда Шәех, тотып торырга дип әтәчне мина сузып, инде култыксага сикереп менәргә дә җыенган иде, кинәт Юлия: «Шаярттым гына бит мин, синең битеңә акка кара белән язылган акылсызлыгында шигем юк»,—дип көлеп җибәрде...

Бу миңа ошамады. Кызның авантюрлыгы да, Шәехнең моны күңеленә якын алуы да. Әйе, мин Юлияне ярата идем. Ләкин мина Шәех тә бик якын ич. Һәм мин, мөгаен, кызны аңа, аны кызга караганда азрак көнләшмәгәнмендер. Ниндидер юк кына кыз безнен дуслыкка чөй каксынмы, минем дустымны тартып алсынмы?.. Гафу итәсез, була торган эш түгел бу!

Әгәр дә безгә шунда Галя очрамаса, белмим, ул чакта йөргәндә мине бер чиктән икенче чиккә тагын күпме ташлаган булыр иде икән. Кызлар бер-берсен очратуларына бик тә шатландылар, култыклашып алдылар һәм киттеләр Шәех белән без алар өчен икенче дәрәҗәдәгеләр идек инде.

Нишләмәк кирәк, без бераз арткарак калдык. Менә шунда алар янына Жбан белән Киләле килеп чыкты. Кызлар безне эзләп тирә-юньгә каранды. Шулчак мин дөньясын оныткан Шәехкә төртеп алдым. Миндә ниндидер икегә аерылып калган хисләр барлыкка килде, әйтерсең эчемдә ниндидер бинокль яхшы күрә торган итеп көйләп куелды: безне эзлиләр, димәк, без аларга кирәк.

Аларны куып җиткәндә Жбан Юлиянең битеннән кем шундый дәрт белән үбеп алуын ачыклап маташа иде. Безне күреп, ул:

—Менә бит алар, гусарлар!—дип көлеп куйды.

Без җавап кайтармадык, тыныч кына яннарында атлый бирдек.

—  Юк, син күрдеңме. Киләле,—дип дәвам итте Жбан, тегенең кабыргасына төртеп, дустының игътибарын тартып.—Шәех верхолаз икән бит, акроба-а-ат!

—Шулай булмый соң!—дип килеште Киләле, иптәшенең каты итеп төртүеннән читкә тайпылып. Һәм әтәчне чакыра башлады.—Чеп-чеп- чеп!

Аларның кыланмышлары ике төрле уйларга урын калдырмый, барысы да өстә ята иде: Анатолий Жбанов, башка күпләр кебек үк, Юлиягә карата, «ашкынулы дәрт» белән яна иде. Равил Гарипов, ягъни Киләле бик елгыр дипломат булмаган, бер үк вакытта Юлиягә дә «ябышырга» теләгән, бу мәсьәләдә шулай ук аның абыйсы Пичуга белән дә маңгайга-маңгай килүдән качарга тырышкан дусты Жбанны гел хуплап тора. Жбановның мәхәббәт проблемаларыннан Киләлегә кызык кына. Ул безнең арада бертуктаусыз хехелдәп колүче бердәнбер кеше иде. Ул бит бездән дә көлә. Бу минутта Шәех белән без чынлап та гусарга түгел, ә күбрәк кызарган гимназистларга охшый идек. Хәл югары дәрәҗәдә ахмакларча иде: сугышып та булмый, түзеп торуы да авыр.

Хәер, нинди сугыш турында сүз була алсын? Әгәр дөресен генә әйткәндә, шушы көнгә хәтле минем бер сугышуда да катнашканым юк әле. Шәех тә шулай. Ул үзе белән кемнедер каплап калырга, аратарга, кем өчендер утка керергә мөмкин, ләкин йодрык белән башка кеше йөзенә сугу дигәндә—юк, ул моны булдыра алмый иде.

Тик бер Юлия генә ваемсыз күренде. Ул Жбан белән Киләленең үткен сүзләрен кире кага тора, үзе көлә. Ә Жбан ничектер болай гына, очраклы гына килеп чыккан сыман, җиңнәрен иңбашына тикле диярлек сызганып куйгач һәм, янәсе, теләмичә генә үзенең шар шикелле мускуллары белән әле генә ничек итеп күрше районнан килгән ике малайны мәктәп ишегалдында кыйнап ташлавы турында мактана башлагач, Юлия, аннан да ваемсызрак итеп, менә әле хәзер генә аның үзен бер кечкенә генә егетнең ничек итеп күтәреп алуы һәм аны аркасына китереп салуын күрүе турында әйтеп куйды.

Жбан кирпеч шикелле кызарып калды. Ә күзләре белән гаҗәпләнгән булды: кайчан, янәсе?

—Әле менә моннан сәгать-сәгать ярым элек кенә,—дип хәтерләтте аңа Юлия. —Без Галя белән келәм янында ук утыра идеек. Теге егет кисәген көрәшче дип әйтерлек тә түгел—чикерткә кебек кенә. Ләкин шундый җитез ул. Менә, чыннан да, кечкенә дә төш кенә инде!

—Беләм мин аны, еланны,—диде Жбан хурлыклы рәвештә калтыранган тавыш белән,—беләм. «Динамо»да ирекле көрәш белән шөгыльләнә ул. Ә син нигә авызыңны ердың әле, шакшы су чокыры сыман?—Монысы күңеле күтәрелеп киткән Киләлегә әйтелде.

—Син нәрсә, Толян, мин бит бөтенләй башка нәрсә турында.

—  Бөгештермә...

—  Һичшиксез!—һәм шунда Киләле заговорчыларча җәйге туңдырма кафесы ягына таба ымлап куйды.—Кара әнә, терәгеч янында.

Верандада терәк багана янындагы өстәл янында Александр Пичугин ут сыман җирән гүзәлкәй белән салкынайтып җибәрә торган эчемлекләр белән ләззәтләнеп утыра иде. Ул, матур хәрәкәтләр ясый-ясый һәм үзенен бодай сыман чәчләрен маңгаеннан артка таба ташлый-ташлый, нидер сөйли. Минем аның менә шундый илһамлы, бәхетле, малайларча ачык итеп елмайган чагын моңарчы беркайчан да күргәнем булмады. Бернинди тәкәбберлек, бернинди меланхолия дә юк иде аңарда.

Минем аны элек тә төрле кызлар белән очраткалаганым булды. Ул аларны перчатка шикелле алыштырып тора, ә үзе бер дә алышынмый. Ә монда. Без гаҗәпкә калдык. Минем исемә аның мәктәп ишегалдында футбол уйнаганда уен бозылганнан соң мизгел эчендә бөек, чытык йөзенең ничек яктырып, тормыш җанлы булып киткән вакыты исемә төште. Дөресрәге, йөзе бик нык үзгәреп калды ул чакта. Ләкин бу тормыш дигән нәрсә белән бергә шулай бит. Ә тормыш дигәнен якты дөньяга төрлечә тишелеп чыга шул ул...

Мин аның кем алдында шулай акыл сатуын күзләдем дә гаҗәпкә калдым. Кыз аннан шактыйга олырак иде. Кыз да түгел иде ул, ә чибәр, үз бәясен үзе белә торган күркәм ханым. Мин таныдым аны. Ул безнең ишегалдында, фармацевтика училищесы артында яши. Минем аны еш кына шундый ук җирән сигез-тугыз яшьлек укучы кызы белән йә «Бригантина» кибетләрендә, йә базарда күргәнем бар.

—Беләсеңме син аны?—дип пышылдадым мин Шәехкә.

—Беренче мәртәбә күрүем,—диде ул. Шәех күзәтүчәнлеге белән әлләни аерылып тормый иде.

Дама кашыктан туңдырма ялый һәм авыр, калтырап-дерелдәп торган керфекләре астындагы ачык карашы белән бертуктаусыз Пичугага карап- карап алгалый. Ә без исә аны күзәтәбез. Жбан белән Киләленең дә бу җирән гүзәлне беренче генә күрүләре иде бугай.

Ә Юлия ничек? Ул кашын да селкетмәде, әйтерсең җирән ерткычның күзләре аның абыйсына карамый.

—Мен-нә Сашок!—дип куйды Жбан, бөтен йөзе белән балкып. — Кәефләнә! Булдыра бит, шайтан! Әйдә барып килик әле,—диде ул Киләлегә кагылып. Һәм дуслар туңдырма кафесына таба атлады. Киләле, бераз баргач, борылып карады, янәсе, без дә килмибезме? Юк, без үз юлыбыз белән китеп бардык. Юлия белән Галя шулай ук алдан, Шәех белән без—алар артыннан.

Озак йөрмәдек, аяклар безне үзләре үк парктан Алмалыга алып чыкты. Башта безнең ишегалдына кайттык, астан күгәрченнәр кетәгенә карап тордык. Шәех күрсәтер өчен эскадрильясын куып чыгарырга теләгән иде дә, ләкин шунда Юлия, өйгә кайтырга вакыт, безне озатырга кирәкми, диде һәм барган җиреннән артына борылып:

—Шәех, Ренат, яхшы малайлар сез,—дип кычкырды.

Кияү

Кызлар белән саубуллашып, без әтәчкә яңа яшәү урыны билгеләү өчен китеп бардык.

Төштән соң безнең сарай кабарып торган зур ябалдашлы канәфер агачы һәм ишегалдында ялгызы гына биек булып калкып торган (куаклыклар исәпкә керми) алыптай нык имән күләгәсенә яшеренә. Шуңа күрә, әгәр Шәех резиденциясендә иртәләрен кояшлы һәм җылы булса, төштән соң, кояшнын иң кыздырган чагында, монда салкынча. Сарайның безнең өлеше стена аркылы гына (Шәех белән монда да күршеләр идек), ләкин мин үзебезнекендә озак булмыйм, чөнки анда бернинди яхшы нәрсәбез дә юк диярлек. Бары тик утын әрдәнәсе дә төрле иске-москы, хәтта велосипед та көчкә сыйды анда.

Ишектә Рәшидә апа күренгәндә без такта ятакта, анын кушуч киндер белән ничек туенганын күзләп, әтәчнең киләчәк язмышы турында уйланып утыра идек. Анын шулай көтмәгәндә килеп чыгуында гаҗәпләнерлек берни дә юк иде, чөнки ул һәрвакыт шулай килеп керә. Тик бу юлы аның күзләрендәге күнелле, ниндидер тере ялтырау сәер тоелды. Җитмәсә, элек бер дә булмаганны, иреннәрен дә буяган иде. Ул бөтенләй усал итеп түгел, ә йомшак кына тавыш белән безнең кайда югалып торуыбыз турында сорашты, бушка килгән әтәчкә тыйнак кына сөенеп алды, аның токымлы, итләч икәнен билгеләп үтте һәм Шәехне өйләренә чакырды. Ул, дәшмичә генә буйсынып, сараен бикләде дә без аерылыштык. Мин, карлыган куаклары арасында күренеп-күренеп киткән әнием яулыгын шәйләп, бакчага юнәлдем.

Соңыннан беленгәнчә, минем дустымны өендә көткән вакыйга белән чагыштырганда, ул көннең бик ачык, зур вакыйгалары да шул кадәр үк әһәмиятле булмаган икән.

Эш шунда, Рәшидә апаның инде күптәннән кияүгә чыгарга теләге бар иде. Аны яхшы белгән һәркем, шул исәптән минем әти-әни дә, мондый адымнын зарурилыгына ышандырырга тырышты. Инде үлгән ирен теге дөньядан кире кайтарып булмый, ә тормыш дәвам итә бит. Малайны да аякка бастырасы бар. Хәтта бу мәсьәләдә минем әнинен төгәл генә уе да бар иде: нигә еракка барып йөрергә, янәсе, менә бит Николай Сергеевич—ишеге кухня аша гына, бик тә җайлы-уңайлы кеше, үзе бер мәртәбә дә өйләнмәгән. Алтынчы дистәне ваклый башлаган икән, зарар юк, аның каравы ул фәнни кеше, астроном, хуҗалыкта да юк-барга тыкшынып йөрмәс, димәк, тулы иреклек булыр дигән сүз. Рәшидә апа моның ише сүзләргә колак салгалады, бәйрәм көннәрендә бу ялгыз күршесенә пироглар да кертте, ә тегесе күчтәнәчләрне дулкынлана-дулкынлана кабул итә торды, ләкин читләтеп әйтелгән кинаяләрне дә, турырак әйткәнне дә һич төшенә алмады. Аның мәхәббәт белән дәрте башкарак якка карый иде бугай. Аннары аның белән сөйләшкәндә «перипетия» белән «перепития»не бутаган, Сервантес «Тонкий ход» дигән китабын уныш казану өчен язган дип санаган Рәшидә апага авыр да иде.

Тора-бара ул яртысы үзенеке, яртысы башкалар тарафыннан тагылган бу уеннан кире кайтыр дип тә уйларга мөмкин иде. Ләкин әйтегез, бу дөньяда хатын-кызның җан көчен бөтен тирәнлеге белән кем үлчи алган? Өермә тынган һәм инде су өсте тынып та калган кебек, юк шул, су асты агымнары бар икән бит әле, алар кайный, ташларны кайрый, үткенли...

Диваннары башындагы мендәрне ярым кочаклаган хәлдә анда таныш булмаган ир-ат утыра. Бу Шәехнең булачак үги әтисе икән. Гәрчә әнисенең кияүгә чыгу мөмкинлеге турындагы сүзләр (алар дустымны ярсытып һәм үз- үзенә йомылырга мәҗбүр итеп, ярканат кебек кыштырдап, өйдә очып иорде, йә шаяру-такмазаларда ачыктан-ачык янгырый иде)туктамаса да, Шәех әле ул чакта моны бик төшенеп җитмәгән булган. Үги әтисе белән беренче очрашуы турында Шәех миңа соңыннан тулы итеп сөйләп бирде.

—Карыйм мин аңа һәм һич кенә дә аңлый алмыйм,—диде ул,—эчемне ниндидер нәфрәт, күралмау хисе тырный. Карап торырга болай үзе гадәти ир-ат шикелле, гарип тә түгел, матур да түгел. Тик тамырлар челтәреннән бите генә кызылаеп калган. Бер уйласаң, шуннан ни булган инде, йә? Ә менә булдыра гына алмыйм бит... Хет кис, хет ас—ошамый ул миңа!..

—Аңлашыла,—дидем мин, яңа әти алып кайтканга кем шатлансын?

—Ю-ук... Азай түгел. Мин бит әле башта бу турыда берни дә төшенеп җитмәгән идем.

—Алайса нәрсә соң? Утыра бирә кеше, тешләми, синең белән сөйләшә...

—Гел рус телендә сөйләшә. Ә үзе... Ә үзе—Гайнан Фазлыгалләмович.

—Шуннан ни булган, хәзер барысы да русча, беләсең, ничек сибәләр!

—Аның каравы, ишетсән икән, татарчасы—«миннән киткәнче, хуҗасына җиткәнче», анда да түбәнновгородлылар кебек «о» ны сузып сөйләшә. Аның яшендәгеләр туган телләрендә сүзләрне чиста итеп әйтәләр. Яисә үзләренчә бөтенләй сөйләшмиләр. Ә үзенең исемен болай дип аңлатгы: «Гайнан,—ди,—дөрес, чын дигәнне анлата». Карап торам мин аңа һәм эчемнән, нишләп гел ачуым килеп тора икән соң әле үзенә, дип уйлыйм. Аңа күзләремне акайтып-акайтып карыйм... Менә эш нәрсәдә икән: аның күзләре төрле якка сибелгән...

—Ничек инде ул?!

—Төрле якка карыйлар. Менә кылый күзлеләр бар, ә моның ничектер киресенчә: берсе чәршәмбегә, берсе дүшәмбегә караган. Аларның кайсына карарга да белмисең. Аннары борынының ике күз арасындагы өлешенә карап бактым. Нишлисең, читкә карап утырып булмый бит. Ә ул сибәмсен сибә! Тавышы аның, дөрес Левитанныкы дип белерсең: а-ля-мафо, мадера-фи гус -краба!

—Ә болары нәрсә тагын?!

—Белмим. Ул шулай ди.

—Французчамы икән әллә?

—Белмим, дим бит.

—Әллә сүгенүеме?

—Шайтан белгән аны!

Алар кара-каршы утырганнар һәм Шәех әллә кая китеп юкка чыккан әнисе югында түземлелек белән «фронтын да, тылын да, үлемен дә һәм ачлыгын да күргән» кешенең акыллы уйларын түземлелек белән тынлап утырган. Кунак үзен бик иркен, үз кеше сыман тоткан. Тиз-тиз генә сораштырган, ярты колагы белән генә тыңлаган, күбрәк үзе сипкән: бу-бу-бу. Шәех әйтмешли, анын тавыш моторчыгы бик түбән ешлыкта эшләгән.

—Сиңа ничә яшь дисең? У-у, ир-ат инде!.. Ә камин сөрәме? Аның каравы нинди матур—а-ля-мафо-мадера-фигус-краба! Ә мин, туган, отставкадагы майор. Хәрби майор. Нәстә авызыңны ерасын? Сугышны үттем, сугышны- ы-ы! Кисәсеңме, хәрби майор тыныч вакыттагысыннан ни белән аерыла? Дөрес уйлыйсың, гәрчә дәшмисең, погондагы минем йолдыз бер тоннага авыррак. —Ул үз сүзләреннән үзе үк көлемсерәп куйган һәм үзе дә сизмәстән уйларга чумган. Аннары уянып киткәндәй булган:—Ә? Нәстә?

Шунда Шәехнең әнисе кайтып кергән. Күзләре җанланган, йөзе кызарган. Шундук: «Редиска, суган үзебезнеке, Алла бирсә, кыяр белән помидорлар быел да унар, чөнки көннәр бик яхшы тора»,—дип сөйләнә- сөйләнә өстәл әзерләргә керешкән. Ул татарча сөйләнә, ә кунак алай да, болай да. Шәех төрле салатлар, бәлеш янында сырлы, зур авызлы стаканнар һәм ярты литрлы шешә пәйда булганын сизми дә кала.

—Гайнан Фазлыгалләмович, үзегез боерыгыз!—ди әнисе, шешәне аңа табарак этәреп.—Әз генә йотып, кабып алыйк, аннары сөйләшербез... Тиздән шулпа да өлгереп җитә. Улым бигрәк тырышкан, шундый күчтәнәч алып кайткан Кастрюльдә чиста кояш эри сыман...

Шунда Шәех урыныннан күтәрелгән дә:

—Нинди кояш?—дип сораган.

—Рәхмәт инде, улым, рәхмәт!

Шәех тиз генә ишеккә таба юнәлгән.

—Син кая?

—Хәзер...—дигән дустым һәм чыгып киткән. Кухня аша, кастрюльдәге «янган кояш» белән минем яннан йөгереп үтте ул.

—Әй, псих, кая ычкындың әле?—дип сорадым мин.

Ул җавап бирмәде. Текә баскыч буенча тыпырдап узды да—үзенә, сарайга. Анда, күгәрченнәр кетәгенә менә торган урын астында аны хуҗасыз калган ялгыз бау белән чәчелгән киндер генә көтә иде. Ник бер каурый кисәге булсын!

Шәех түбәгә менгән дә кетәк артындагы күләгәлеккә килеп яткан. Ул әнисенең аны ничек чакырганын, аста, сарайда эзләгәнен ишетеп торды, әлбәттә, аннары Рәшидә апа бакчаларына кереп чыкты, тагын ишегалдына әйләнеп кайтты, урамга күз салды. Юк малае!

Мин Шәехкә:

—Сине әниең эзли,—дип кычкырдым.

—Беләм,—диде ул ваемсыз гына.

Без башка сөйләшмәдек. Мин помидор һәм кыярларга су сиптем. Шәех, бераз ятканнан соң, күгәрченнәрен очыртырга кереште. Таягы белән болганды, аның турманнары ничәшәр тапкыр мәтәлчек атканын санап, күзләрен кыса төште.

Әй, матур да инде бу кошлар! Күгәрченчеләр арасында нигәдер күренми алар хәзер. Аларны әле икенче төрле, катуннар, дип тә йөртәләр. Югарыга менәләр дә шар булып аска тәгәриләр. Тәмам җиргә төшеп җитәрәк кенә исләренә киләләр, аннары өерләрен куып җитәләр дә, тагын мәтәлчек ата башлыйлар. Хәтта кайчак тын кысыла: менә-менә имгәнерләр төсле тоела. Аларның баш аша яисә, дөресрәге, канат аша әйләнә торганнары бигрәк тә кызу, ашкынулы. Ләкин миңа барыннан да күбрәк «арткы сальто» ясый торган турманнар ошый иде. Очалар, очалар, башкалардан берни белән дә аерылмыйлар, һәм кинәт койрыкларын җилпәзә итеп ясыйлар да, бар көченә очкан килеш туктап калалар, аннары шундук үзләренең җилпәзәләре аша артка таба әйләнергә тотыналар. Искиткеч манзара! Онытылудан бары тик әнинең муен төбенә менеп төшүе генә исемә китерә:

—Шулай авыз ачып карап торырсыңмы, әллә су сибәрсеңме?—ди ул.

Әнисе кунак белән баскыч төбенә чыкканда, Шәех үзенең гадәттәге «чи- чи-чи»ен кабатлый-кабатлый күгәрченнәре өерен кетәкнен алгы өлешенә кертеп ята иде.

—Менә бит ул!—дип кычкырып җибәрде Гайнан абый.—Ә без аны көтәбез, дулкынланабыз, ә ул—а-ля-мафо ...—Кунакнын болай да сөт шикелле булмаган йөзе хәзер Рәшидә апаның август аендагы түтәлләрендә (аның, авыл хатынының бакчасы һәрвакыт безнекеннән мулрак уңыш бирә) яхшы өлгергән яшелчәләренә охшый идее. —Ярар, сау бул диимме,—дип, үз-үзенә хәерле юл теләгәндәй, кулын югары күтәреп куйды ул һәм әкрен генә көйләп җибәрде:—Очыгыз, күгәрченнәр, очыгыз!

Рәшидә апа өчен ул, бәлки, чыннан да күгәрчен булып тоелгандыр. Соңгысы, ахыргысы, шуна күрә ак канатлы булып күренгәнедер. Кичен, ниһаять, Шәех өйгә кайтып кергәч, ул аны ачуланмады, хәтта әтәч өчен үзен бераз гаепле итеп тә сизде.

—Табыныргамыни инде аңа, бүген-иртәгә барыбер. Аша, улым, ашы бик тәмле.

Шәех йөзен чытып куйды.

Малаеның холкын белгәнгә, ул башка кабатлап тормады, чөнки әле алда аңа иң мөһим хәбәрен җиткерәсе бар идее. Шуңа күрә ул гадәттәге тормыш вак-тоягенә кагылышлы сүзләр белән малаеның көйсезләнгән җанына күпер салырга кереште: һава торышы, бакча, үзенең исәпсез-хисапсыз авырулары һәм күптән инде аңа яңа чалбар сатып алырга кирәклеге, хезмәт куеп аттан һәр тиеннең аңа зур авырлык белән генә керүе турында сүз башлады. Шулай акрынлап-акрынлап анын авызында Гайнан исеме барлыкка килде.

Ул бик тырышып һаман бер үк пластинканы әйләндерде. Янәсе, Гайнан абыен урта кул кеше түгел, майор, тормышны ишетеп кенә белми, комнан бау ишә торган ир-ат. Һәм башкалар, һәм башкалар...

— Кем булып эшли дип беләсең? Циркта склад мөдире булып!

Шәех Юлиянең транзисторы белән маташа иде, аны бүлдермәде, иреннәрен бүтән турсайтмады, һәм әнисе, ниһаять, батырчылык итте.

—Улым, ничек тоелды соң ул сиңа?—дип сорады ул, бераз дәшми торганнан сон. Түземсезлек белән сорады:—Ошадымы?

Шәех ваемсыз гына:

—Кыз түгел лә мин: ошады, йә ошамады, дияргә...

—Аңлыйм мин, улым, ләкин алай да?

—Бәйләндең! Турысын гына әйт, ни телисең син, әни?

Әнисе кытыршы куллары белән алъяпкычын сыпырып куйды.

—Без синең белән күпме вакыт әтисез инде! Ә башкалардан ким буласы килми бит...—Ул карашын алъяпкычыннан алды.—Аның безнең белән бергә яшәвен телим...

Шәех әнисенең кайсы тарафка таба тартуын чамалый иде, тик аның соңгы сүзләре аны барыбер яралап алды.

—Ничек итеп?

—Синең яңа әтиең шикелле.

—Улмы?

—Ә нәрсә? Мине хәзер риваятьләрдәге Йосыф кызыксындырмый инде. Ир-ат ич ул... Беләм, тормыш җанлы хуҗа булачак ул.

Шәех күзләре белән әнисенә таба атты: хуҗа? Ләкин дәшмәде. Алай да әнисе аның карашына да ирек бирмәде:

—Фатирда торучы итеп түгел бит инде!

Шәех шөрепборгычын читкә куйды да кулына пинцет алды.

—Нәрсә авызына су каптың?—диде әнисе.

—Ә нишләргә тиеш ди мин? Котлыйм!—Ул пинцетын ташлады да бүлмәдән чыгып китте.

—Кая барасың?

—Николай Сергеевичка керәм.

—Анда сине бал белән сыйлыйлармы әллә? Сәгатьләр буе шунда, өйдә утырганың да юк. Шунда кун да, шунда яшә алайса!

—Шулай туры килер, мөгаен, яңа өйләнешүче яшьләргә комачаулап булмас бит инде.

Әнисе әле менә хәзер генә табак-савыт сөрткән чүпрәген эләктереп алды да аның артыннан ыргытты. Ләкин бу ачудан түгел, болай гына, соңгы сүзенең аныкы булып калуын сиздерү өчен генә. Аның һәр гамәл-эшендә яхшылык белән начарлык бер үк төрле чагыла иде.

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Сары саквояж

Алтын сыман бөдрә чәчле кечкенә Николай открыткалар белән сары саквояжны Алмалыдагы өенә мең дә тугыз йөз унсигезенче елның август төненнән соң көндезен, баш күтәргән ак чехлар Казанга яшенле янгыр коеп яуганда килеп кергән чакта алып килде.

Засыпкин урамындагы Забродин йортында күк күкрәү гөрелтесе һәм бертуктаусыз артиллерия атышларыннан кич буе тәрәзәләр зеңгелдәп һәм бүлмәләрдәге люстралар селкенеп торды. Ике туп якында гына, яр буенда шартлады. Икенче якта, күпер артындагы шәһәр тегермәне янында, кара, дымлы һавага кара төтен көлтәләре ыргыта-ыргыта, амбар яна иде. Николай үзе йокларга тиешле ярым подвалдагы бүлмәсенең түшәмендә кызыл нур шәүләләре уйнавын күзләп ятты. Икенче катның тәрәзәсе яныннан аны куып җибәрделәр, өенә кайтып китәргә дә рөхсәт итмәделәр. Янәшәдә генә йокысыз бабасы мышный иде.

Федор Софронович Николайны—үзенең соңгы оныгын өзелеп ярата торган булган. Үз балаларын тәрбияләргә аның вакыты булмаган, аларны—кызы белән малаен әниләре, Марья Никитична—урыны җәннәттә булсын!—караган, ә монда инде гомере ахырында анда кинәт балаларны чиксез ярату хисе уянган. Федор Софронович оныгын, аның әти-әнисеннән сорап, төрле ял көннәренә, җәйге һәм кышкы каникулларга—Коповкага да, соңыннан Засыпкин урамына да алгалаган. Менә шул елда да бөтен җәен, хәер, язын да, кечкенә Николай бабасында, аның Казандагы яңа йортында уздырды, адашып ерактагы Сыер күперенә хәтле җитеп, елга яры буенда йөргән. Малайның сабыр-салмак ул йөрешләрендә аның яшенә туры килми торган сәер җитдилек күзәтелгән. Ул мондагы бала-чагалар белән «лапта» дигән туп уены уйнамаган, казак-юлбасар булып та чапмаган, һәрвакыт уйчан булып, еш кына, таяк белән комга нәрсәдер сызгалап, үз- үзе белән сөйләшкәләп торган. Бабасы аның уйчанлыгын укырга артык иртә тартылуыннан күргән. Китаплар—бу яхшы, кеше китапсыз һавасыз шикелле, ләкин аңарга шулай бик иртә, дүрт яшьлек сабый чагыннан нигә баш белән үк чумарга ди?! Аннан соң бөтен балалык чоры, уеннар, дуслар урынына—китаплар, китаплар, китаплар гына булырмы?!. «Катырып куйган сын шикелле утырасың син. Әйдә бура уены—городки буенча ярышабыз!» —дип ул еш кына Николайны җанландырып җибәрергә тырышкан. Федор Софронович «катырып куйган» оныгының күңелендә, күп тә түгел, аз да түгел, революция кайнаганын чамалый алган идемени соң! Әйе, әйе, ярсулы кечкенә йөрәктә бик күптәннән үк инде әдәбиятта Герцен, Джованьоли, Войнич, декабристлар һәм народоволецлар турында яктыртылган вакыйгалар һәм Октябрь, кояш давылы сыман, анда исәпсез билгесез хисләр тудыра. Инде мең дә тугыз йөз унҗиденче елның языннан, февраль вакыйгаларыннан соң, кечкенә Николай ниндидер татлы сөрем эчендә йөри, яши башлый. Һавада атналар буе чан тавышлары эленеп тора, бик тиз генә пычрак, көрән кар чикмәннәрен салып ташлаган шәһәр бакчалары бүртеп килгән яңа тормышның авыз камаштырырдай хуш исләре белән борыннарны кытыклый. «Россия азат, Россия патшасыз!» Искиткеч,—дип пышылдый малай эченнән,—очраклы тууымнын мине бөек вакыйгалар замандашы итүе искиткеч! Нигә ирек өчен көрәшүчеләр хыялланып башларын салган вакыйгаларны нәкъ менә миңа күрергә туры килде икән?» Ләкин иң мөһиме—унҗиденче елның ул пасха көннәрендә аның кулына Петербург профессоры Ю.Д Хвольсонның Эйнштейнның революцион теориясен яхшылап аңлаткан «Чагыштырмалылык принцибы» дигән зәңгәр тышлы юка гына брошюрасы килеп керә. Ул исә малайны тәмам тетрәндерә. Кайбер традицион фәнни доктриналарны юкка чыгару, пронстранство-киңлек һәм вакытның чагыштырма булуын раслау, һич тә көтелмәгән яктылык тизлеге максимальлеге аксиомасы—болар барысы да анда берьюлы аптырау да, соклану хисе дә тудыра. Бер елдан соң бу турыда совет бердәм хезмәт мәктәбенең икенче баскыч укучысы Николай Новиковның борынгы грек философиясе һәм психология укытучысы, соңыннан оригиналь шахмат темасы буенча күренекле хатын-кыз рәссам булачак, хәзергә Николайның классташы булган Галина Сотонинанын абыйсы Николай Иванович Сотонин класслар буенча таратачак анкетасында яза. Сүз уңаенда әйтеп китим, бу хатын-кызның язмышы озын һәм, уйлавымча, бәхетле була. Ә абыйсыныкы... Утызынчы елларда җирле газетада бер-бер артлы аңлашылмый торган «Сотонинчылыкка чик», «Сотонинчылык өчен туклыклы мохит юк» дигән башлар белән һәм тагын шуның ише исемнәр астында үткен, җанга тия торган бүтән, оппортунист, сәяси уйнашчы һәм совет яшьләрен юлдан яздыручы Сотонинны фаш итүче мәкаләләр басыла. «Ул ,—дип языла аларнын берсендә,—зарарсыз әдәби-эстетик түгәрәкләр оештырудан башлады, ә язучы-эстетлар иҗатын ударник-эшчеләр әдәбияты, шулай ук борынгы грек философиясен Маркс, Ленин. Сталин тәгълиматы белән чагыштыруга хәтле барып җитте...» Газеталарда, халык алдында шулай кыйналганнан соң, Сотонин кулга алына һәм Себертә озатыла, аннан инде реабилитациядән сон да әйләнеп кайтмый.

Һәр фамилия артында—аерым повестька керергә хаклы язмыш. Николай Сергеевич безгә бу гаҗәеп, башкалар кебек фикер йөртмәгән философ, зур кеше, дөрес, шул ук вакытта зур каршылыклардан да азат булмаган Николай Иванович Сотонин турында күп сөйләде.

Шулай итеп, Сотонин анкетасының: «Сез тормышыгызны нәрсәгә багышларга телисез?» дигән соравына кечкенә Николай бик кыска гына: «Фәнгә», дип җавап бирә. Аның икенче: «Сез үзегезнең киләчәк тормышыгызда барыннан да бигрәк нәрсәдән куркасыз?» дигән соравына биргән җавабы да бөтенләй үк кызыксыз түгел. Укучы анда: «Гаилә тормышыннан һәм картлыктан»,—дип яза. Аның уенча, гаилә тормышы аның интеллектуаль үсешенә һәм фәнни эшенә киртә булып торачак. «Картлык»ка килгәндә исә, монда күз алдында менә нәрсәне истә тотарга кирәк. Калган яшәеше тоташ авырулар белән авыраер һәм шуңа күрә тормыш тулы кыйммәтле, тулы канлы һәм нәтиҗәле булмас дип ышанган Новиков үгыз яшькә хәтле генә яшәргә уйлаган. Анда бу җаваплар инде унҗиденче елда ук өлгергән булган, ә унсигезенчедә ул моны язып куя алмаган, чөнки күңел тәрәзәсен беренче мәхәббәт чирткән һәм шуннан соң беренче шигырьләр шәлкеме барлыкка килгән. Шәлкемме ул, түгелме, ләкин укучы дәфтәре бер тышыннан икенчесенә кадәр тулы була. Тышына: «Яз, революция, мәхәббәт»,—дип исеме дә чыгарыла.

Унсигезенче елның язы белән җәе дә сизелмичә үтеп китә. Августта, бабасында рәхәтләнеп ял иткәннән соң, Николай Алмалыга, өенә кайтырга җыена башлый. Ләкин Казан урамнарында инде сугыш гөрселдәгән була.

—Йокла хәзер үк, йокла!—дип ясалма рәвештә ачуланган була бабасы тынгысыз оныгын. —Анда төн буе дөбердәтер әле, әнә күк ничек күкри!

—Күк күкрәми, ә артиллерия, нәрсә, мин аңламыйммы әллә?—ди аңа оныгы.

Николай, туп атулар мылтыкныкы белән алышынып, ә күк күкрәве Идел артына, Югары Осланга таба киткәч кенә, төн урталарында гына тынычланып кала. Федор Софронович төн буе кечкенә генә тәрәзәгә караштырып чыга һәм әледән-әле оныгынын юрганын төзәткәләп куя.

—Күкләрдә яшәүче атакаебыз безнен, саклый күр, Аллам, һәм үзеннең колын Николайны ярлыка,—дип пышылдый ул караңгылыкта.—Әгәр кирәк икән, минем, әдәпле христианин Забродин Федор Софроновичның җанын ал, үзеңнең гадел ачуыңны миңа юнәлт! Бары тик минем Николаемны гына сакла! Минем карап туймаслык Николаемны гына сакла һәм кичерә күр!

Иртән Федор Софронович капкасын ачып урамга карый. Шәһәр үлгән сыман. Ишегалды себерүчеләр дә, гадәттә, бу вакытта Засыпкин урамы астыннан шәһәрнең калку үзәгенә таба ашыгучы фабрика һәм завод эшчеләре дә күренми. Бары тик таш түшәлгән урам башыннан брезент белән ябылган бер арба гына килә. Менә ул өенә кайтып җитә алмаган, эчкечегә охшап юл читендә бөгәрләнеп яткан кеше янында туктады. Ләкин ир-атны аракы екмаган бугай. Ат йөртүче белән арбанын тагын ике кешесе—солдат белән кара кительдәге офицер (каппельчедер, мөгаен) аны күтәреп алдылар. Мескеннең жансыз башы артка салынып төште, кепкасы, җимерелгән, ә бәлки туп кыйпылчыгы яисә пуля белән тишелгән муен чокырын ачык калдырып, җиргә килеп төште Федор Софронович аннан ерак түгел генә «кичке яшен»гә дучар булган тагын ике кешене күреп алды. Ләкин арбадагылар алар белән кызыксынып тормады, күрәсең, үзләренә кем кирәген яхшы беләләр иде алар.

«Менә бит нинди эшләр майтарыла монда!..»—дип сөйләнә-сөйләнә Федор Софронович урамнан, шәһәрдә тәртип урнашмый торып, оныгын өенә жибәрмәү турында ныклы ният белән әйләнеп керде.

—Уку башланганчы вакыт бар әле,—диде ул, иртәнге ашны ашаганда,— кая ашыгырга? Тагын берәр атна торырсын,  ә әти-әниеңне мин кисәтеп куярмын, бүген үк барып килермен аларга. Борчылалардыр, шәт, һәм дөрес тә.

Түтәйләре—Федор Софроновичның апалары да бер авыздан:

—Аһ-аһ, урамда нинди куркыныч, нәрсәләр генә кыланмыйлар, җибәрә күрмә анны, Федор!—дип ахылдадылар. —Сөйләп тә торасы юк, беркая бер адым да ясамыйсың, Николай!

Ләкин аны бу да куркытмады, эшләре барып чыкмады. Һәрвакыт килешүчән Николай бу юлы кискен протест белдерде:

—Юк, юк, юк! Миңа бүген мәҗбүри рәвештә өйдә булырга кирәк. Әйттем бит, без Таня һәм Семён белән инде әллә кайчан ук бүгенге көнгә сөйләшеп куйган идек... гербарийлар өчен барырга... паркка... Биргән сүземне боза алмыйм ич инде мин!

— Нинди гербарийлар!?—дип тамак кырып куйды Федор Софронович. — Ишегалдында—сугыш!

—Ник дөньяны су басмый шунда! Ирләр сүзе барлык хәлләрдән дә өстен, дип син үзең өйрәттең бит мине, бабай.

—Ләкин бит ниндидер чара булырга тиеш, Николай, аек чара. Ниндидер үлән сабагы өчен утка керергә ярамый бит инде!

—Урамда тынлык ич.

—Тынлы-ы-ык... Тирә-якта үле гәүдәләр аунап ята. Әле генә күрше хатын кергән идее. Ике кешене, дип сөйләде. Поп Тавында бернинди сәбәпсез тыкрыкта үтереп ташлаганнар. Кемдер бармагы белән төртеп күрсәткән. Янәсе, кием алмаштырган комиссарлар—һәм бар суды-ние шунда —Федор Софронович чукынып куйды да, өстәл яныннан торып, шкафтан сюрту гын алды —Керосинга барып киләм мин.

Николай түтәйләре белән өйдә калды.

Төш житәрәк Арча кырындагы артиллерия казармалары янында соңгы орудия залплары яңгырады. Әле кайдадыр берән-сәрән мылтык тавышлары чытырдый идее, ләкин инде шәһәр халкы урамнарга сибелде. Купшы киенгән тәкәббер әфәнделәр утырган ике тәгәрмәчле җиңел арба —кабриолетлар, эшләпале һәм бантиклы кызлар төркемнәре, галстук-күбәләк таккан мыексыз көяз яшьләр, хәбәрләргә караганда, яңа власть лидерлары. Комучның махсус вәкилләре— Фортунов һәм Лебедев чыгыш ясарга тиешле булган Театр мәйданына атылдылар. Шулай ук «халык армиясе» частьларының парады да көтелә иде. Шәһәр буенча тәэсирләнгән кибетчеләр һәм поатар әрле-бирле йөренде, рус, чехословак, серб офицерларының погоннары ялтырады, универстттетның анатомик театрына һәм зират урнашкан Арча кырына аз санлы туганнары озатуында мәегләр төягән санитар арбалары һәм кызыксынучы ачык авызлар агылды. Төш вакытында шәһәр чаннары күңелле генә чыңлап куйдылар.

Федор Софронович кибеткә, керосинга караганда, разведка ясап, тирә- юньгә күз салып кайту өчен барды. Оныгы аны өйалдында каршылады һәм һаман үзенекен итте: өйгә дә өйгә!

—Үзеңне генә җибәрмим, алайса,—диде Федор Софронович аннары, түземлеген югалтып.

Николай, бернинди артык сүзсез, җыеныр өчен бүлмәсенә йөгереп кереп китте.

—Ә открыткаларны кая куярга?—дип сорады ул инде ярты ел өенә алып кайта алмаган бабасының бүләге турында. Һаман төрле сәбәпләр чыгып торды. Менә хәзер дә бабасы:

—Николай, нәкъ менә бүген мәҗбүримени соң бу?—диде.

Малай аңа әрнү тулы күзләрен күтәреп карап алды да, Федор Софронович кулын гына селекте. Аңа үз коллекциясе кызганыч түгел иде. Ул оныгының үз мавыгуын дәвам итәчәгенә сөенә генә. Алай да, үзенең байлыгын чит кулларга бирмәсә дә, барыбер башкалар кулына тапшырган коллекционер җанын аңларга була иде.

—Минем сары саквояжымны ал, анда алар чат кына сыеп бетә.

Шәһәр урамы бабасы белән оныгын җылы һәм кояш белән каршы алды. Төнге яшенле яңгырның эзе дә калмаган. Талгын җил тирә-якка чаң тавышларын тарата. Үзенчәлекле бу хор репетициясендә Иванов мәйданы кыңгыраулары өстенлек итә, аларга Зур Проломный, Воскресенский, Грузин урамнарының кыңгырау тавышлары кушыла.

—Пасха да түгел... Кара син аларны, ни кыландыралар!—дип сукранып алды Федор Софронович.

Алар тар урам буйлап елгадан шәһәргә таба күтәрелделәр. Николай саквояжын тоткан бабасы кулына ябышып атлады һәм төнге коточкыч хәлләрнең, шомлы иртәнең һәм көз алдының йомшак яктылыгы белән тулы яхшы август көненең һәм чиркәү манараларыннан агылган ягымлы нәфис кыңгырау тавышларының бер-беренә тәңгәл килмәүләренә гаҗәпләнде. Каршыга очраган кешеләр дә матур һәм бәйрәмчә киенгәннәр иде.

Хвостовның шәм кибете янында аларның юлын бернинди сәбәпсез ике рус офицеры һәм мөлаем йөзле генә күзлекле әфәнде бүлде.

—Бу ул!—дип шатланган тавыш белән кычкырып куйды кинәт хатын- кыз тавышы белән күзлекле әфәнде, Федор Софроновичнын күкрәгенә төртеп.—Ул, ул...

—Эш нәрсәдә?—дип гаҗәпләнде бабасы.—Сез кемне күздә тотасыз?

—Нәкъ ул, кызылкай, еврей танавы!—дип тәмам котырынды күзлекле. — Качарга өлгермәгән!—Ул Федор Софроновичның сюртук җиңенә үк килеп ябышты. —Тотыгыз аны!

—Сез мине кем беләндер бутыйсыз. Мин—икенче гильдияле купец Забродин.

—Әһә-ә, купец! Ышанганнар ди! Нәрсә белән соң сез, и-п-п-тә-ә-әш купец, шулай булгач, комиссарлар лавкасында купецлык иттегез, ә?

—Купецлык итмәдем, ә эшләдем... азык-төлек бүлегендә... бухгалтер булып...

Ләкин инде аны башка тынлап тормадылар, малайдан йолкып алдылар да, шундук килеп җиткән пар атлы экипажга төрткәләп утырттылар.

—Николай!..—дип Федор Софронович нидер әйтергә җыенган иде, өлгерми калды—аның башына суктылар һәм ул арба артында югалды.

—Ә-ә-ә!—диде күзлекле, тешләрен ыржайтып.—Николай! Ә синең саквояжда нәрсәләр бар анда?

Картны эләктергәндә малай тотынып барган саквояж аның кулында калган иде.

—Открыткалар,—дип сыгып чыгарды Николай.

Офицерларның берсе, поручик, бер сүз дә әйтмичә, аныэ кулыннан саквояжны тартып алды да, аннан бер уч открыткалар тартып чыгарды һәм аларны җилпәзә шикелле читкә тотып бәрде; аннары тагын бер уч алды, тагын читкә ташлады, шуннан соң, сүгенеп, саквояжны капка төбенә ыргытты. Николай авызын ачарга да өлгермәде, поручик атларны камчы белән сызгыртып алды да, алар урыннан капыл гына кузгалып, экипаж китеп тә барды.

Кызыксынучан халык төркеме: «Шул кирәк аңа...». «Шундук стенага терәргә иде аны...» дигән сүзләр белән ашыкмыйча гына таралышты. Малайда беркемнең бернинди дә эше юк иде

Николай нишләргә дә белмәде. Экипаж кереп югалган тыкрыкка хәтле чапты, ләкин моннан ни файда иде инде? Төшендәге сыман, капка янына кире кайтты да, үксеп елаудан буыла-буыла бабасының таш түшәлгән урамга чәчелгән открыткалары янына тезләнде.

Николай Алмалыдагы өйләренә бары тик кичкә генә кайтып җитте. Башта Засыпкин урамына төшеп менде әле. Ләкин анда бер жан иясе дә юк, түтәйләре каядыр китеп барган, бабасы әйләнеп кайтмаган иде. Капка төбендә юкка гына басып торды.

Эшнең нәрсәдә икәнен белеп алганнан соң, әле кичә генә үзе дә шул ук азык-төлек бүлегендә йомыркалар әзерләү буенча вәкил булып эшләгән әтисе комендатурага ашыкты. Бу аның үз гомеренә янаган дуамал адымы иде. Кизү торучы рус офицеры аны башта, киеме буенча, ягымлы гына каршылады, ә ни өчен килүен, кем булуын ачыклагач, аны бик әдәпле генә итеп бер бүлмәгә озатып куйды. Ә анда исә аны үләр хәлгә җиткәнче кыйнадылар. Саксыз вәкил үзенең гомере ахырыннан, аннан соң өйдәгеләренә сөйләвенчә, зур очраклылык аркасында гына котыла. Аны ул ишеккә төртеп кертмиләр, юк, киресенчә, артында чираттагы корбаны көтеп торучы канлы стеналы ишегалдына чыга торган ишеккә түгел, ә биек булмаган чуен койма белән әйләндереп алынган тыныч бакчага чыга торганына төрткәләп кертеп җибәргән булганнар. Ә аның аша чыгу ирекне сизгән кешегә, гәрчә бик каты кыйналса да, һич тә авыр булмаган.

Ә Федор Софронович шул китүеннән кире әйләнеп кайтмый. Кешеләрчә җирләү өчен аның үле гәүдәсен дә тапмыйлар. Югалды кеше, бернинди эзсез юкка чыкты. Тик аның открыткалары белән сары саквояжы гына Алмалыдагы өйгә кайтып төште. Хезмәт итәргә... Юк, якты хатирә буларак түгел, ә шул куркыныч август көнен хәтерләтеп торучы дәлил булып.

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Туй

Гайнан Фазлыгалләм улы гомерне бер тиенгә дә санамады. Төгәл кемнекендер дә һәм шәхсән үзенекен дә түгел, ә гомумән алганда. Ничек кенә унышлы килеп чыкмасын, ләкин барыбер ничек кенә боргалама, ул— вакытлы нәрсә, диде ул, һәм шуңа күрә мәгънәсез дә. Гомернең бернинди уңышларын да якорьга куеп булмый, бернинди хаклы хезмәтен белән дә үлемнән котылып кала алмыйсың. Гомерләр һава шарлары шикелле шартлый. Аларның да зәңгәрләре дә, алсулары да шартлый бит.

Мыгырдык кеше иде ул. Шул ук вакытта ихтыярлы кеше дигән тәэсир дә калдырды. Һәрхәлдә беренче вакытларда. Ә бу сүзләр аның авызыннан аннан соң чыктылар.

Ул безнең тормышка булдыклы кешенең сыгылмады алымы балтырыннан ике якка киткән купшы галифе күренеп торган хром итекләре белән шыгырдап килеп керде.

Мин, ул Шәехкә шундук ошамаган, дип әйткән идем инде. Миңа исә ул, анын кызарган йөзенә карамастан, болай ярыйсы күренде, ир кеше ир кеше шикелле инде... Аны шулай дип күз алдына китерергә анын тимер сыман нык, нәкъ Поль Робсонныкы кебек түбән тавышы тәэсир итте. Ул ашыкмыйча, чын күңелдән сөйләшә, ә мин анын сугышта дошман канонадасыннан катырак кычкырып тавыш ярыларын өзүен һәм карлыккан тамагыннан чыккан «Ура» белән сугышчыларны атакага күтәрүен күз алдыма китердем.

Ай чамасы ярәшкән егет булып йөргәннән соң, Гайнан абый безнең күрше хатынга рәсми рәвештә тәкъдим ясады. Тантаналы итеп, Шәех һәм минем әти-әни алдында.

Безнең якта август—бай вакыт. Җимеш һәм яшелчә бакчалары үзендә хезмәт куючыларның һәр тамчы тирләренә патшаларча түли. Зур гаилә тантаналары бездә гадәттә менә шушы вакытка туры китереп уздырыла да инде.

Ул елның августы да сынатмады, заказ буенча диярсең, уңдырышлы, җылы, аяз килде. Рәшидә апа, туй ясарга җыенмыйм, ә якыннар өчен тыйнак кына итеп өстәл әзерлим дә шуның белән шул җиткән, диде.

—Пироглар пешереп, салатлар турыйм. Үзебезнекеләр өчен тагын ни кирәк?—дип сөйләнде ул.

Ләкин колачын җәеп җибәрү өчен шушы уңай очрактан файдаланып калмаса, Рәшидә апа һич тә Рәшидә апа булмас иде. Бөтен урам ук булмаса да, яртысы Шакировларда кунакта булды. Монысы—хак. Туйны бик зурлап үткәрделәр. Мин моны сизмәгән дә булыр идем, ләкин йокларга ятканда әни әтигә, шулкадәр итне бернинди бәйрәмдә дә күргәнем булмады, дип әйтте. «Барысы да аныкы,—диде әти,—кияү кешенеке».

Кияү туйда канатланган шикелле иде. Җырлады да ул, биеде дә, дөрес, бик оста итеп түгел, ләкин чын күңелдән. Мәзәкләр дә сөйләде, аның монысы яхшырак та килеп чыкты әле, һәм ул һаман-һаман агылучы кунакларны да колачын җәеп каршы алып торды. Ул үзләренә Николай Сергеевичны да алып керде, тик анысы бераз гына утырды да тиздән чыгып китте, чөнки үзенең аралашмаучанлыгы өчен дә оялды, бәйрәмчә вакыт уздыруга да күнекмәгән ул. Җырламый да, биеми дә, сүз белән компанияне дә тотып тора алмый. Котлады да бәхет теләде, тагын ни кирәк?

Аның каравы башкалар яхшы күңел ачты. Кем генә юк иде монда! «Керосинка» сатучысы да, гастрономның склад мөдире дә, управдом да һәм, хәтта кешеләр белән аралашмаучы, үзендә иллеләп мәче асраучы (ул аларның барысының да исемнәрен белә һәм кичләрен аларның берәрсе күренмәсә, озак һәм ялварып: «Мурка, Мурка... Барсик, Барсик...»—дип чакыра), беренче катта яшәгән Милочкага тикле бар иде. Соңыннан Шәех усал гына шаяртып, туйда барысы да булды, тик Милочканың мәчеләре генә чакырылмаган иде, диде. Ул моны әнисенә дә әйтте, ә ул: «Тынычлан, мәчеләрен дә сыйладым, аларга да эләкте күчтәнәчләр»,—дип җавап бирде.

Гайнан абый урам аша каршыда гына яшәгән күршесе, участок милиционеры лейтенант Хәниф абый Хәкимовка икеләтә игътибар белән бик илтифат күрсәтте. Алар ни турындадыр кызып-кызып сөйләште, дөресрәге, кияү элеккеге балтыйкчыга бик тырышып нәрсәдер аңлатып маташты, тик тегесе нәрсәнедер анлап җиткерми иде сыман. Хәниф абый бик яхшы егет иде, ул безне, җирле малайларны, еш кына Алмалы буенча үзенен коляскалы, ике цилиндрлы кара мотоциклына утыртып җилдертә. Бер тапкыр, беренче Май демонстрациясеннән соң, әле шәһәр транспорты йөри башламаган иде, ул безне, бер көтү малай-шалайны, берьюлы утыртып Боҗрадан тауга (без яшәгән урам калкулыкта урнашкан) кадәр алып кайтты. Шәхсән мин үзем, рульгә тотынып, бензин багында утырдым. Калганнары—кем ничек туры килде, шулай. Акылга сыймаслык хәл! Миңа аларның барысын да мин алып кайткан шикелле тоелды. Мондый хәл онытылмый. Сүз уңаенда әйтеп китим, май аенда минем чак кына батып үлмичә калуым турында ул әти-әнигә дә тишмәде. Безнең участок милиционерының тагын бер зур мактауга лаек эше бар иде. Ул елларда, туй булган елда түгел, элегрәк, илленче елларда, күгәрченнәрне шәһәрнең дошманы дип белдергән ниндидер указ чыкты. Кемнеңдер уенча, әллә алар йогышлы авыру тараталар, әллә үзләренең туймас тамаклары аркасында ашлык әзерләүне өзәләр дип санадылармы, белмим, ләкин күгәрчен кетәкләрен бар җирдә дә тыйдылар. Шәехнеке өчен безнең лейтенант шелтә эләктерде, ләкин барыбер йолып калды. Бары тик. урамнан күзгә ташланмасын өчен, күгәрченнәр очып китә, кайтып утыра торган такта яссылыгын—лавасын гына икенче якка борып куярга туры килде.

Хәниф абый туйга килгәндә формадан түгел иде, тик барыбер спиртлы эчемлеккә кагылмады, каядыр барырга җыена иде бугай.

—Безгә пропискага керәсезме инде хәзер, Гайнан абый?

—Нәкъ шулай!—дип хәрбиләрчә җавап бирде Гайнан абый.

—Ә кысан булмасмы икән?—Хәзер Хәниф абый үзе сораштыра һәм үзенең яшьләрчә аппетиты белән оста гына итеп (ник бер йөзем ашъяулыкка төшсен!) күп катлы гөбәдия кисәге белән көрәшеп маташа идее. —Ә загста язылдыгызмы соң инде?

—Шушы көннәрдә язылышабыз. Кая ашыгырга?

Җәен болай ярыйсы, Шәех сарайда яши.

—Куна,—дип төзәтте аны Гайнан абый.

Шунда Хәниф абый бер такмаза хәтерләп аллы:

—Нишләп кызылайдың?—Өйләнәсе килә.—Нишләп болай яшел?— Өйләндем!

Икесе дә көлеп куйды һәм мона каршы Гайнан абый үткен җавап кайтарды:

—Әй-йе... Сугышка һәм өйләнергә кыю барырга кирәк. Үзен өйләнгәнме соң?

—Әлбәттә! Тылда ике сугышчым да бар инде!—диде Хәниф абый.

—Иртә өйләнде безнең участковый, иртә,—дип. Киләленең әнисе Гөлфия апа сүзгә катнашты. Белмим, кайсы яктан килеп чыккандыр ул бу туйга?! Кияү ягыннанмы икән әллә? Мин моны соңрак кына белдем.

Тиздән туй шау-шу белән ишегалдына чыкты. Август кояшы юмарт кына җылыта. Җәй бетеп барганда кешеләрдә нинди кайгы-мәшәкать булсын? Җитмәсә, ял көнне, җитмәсә, туйда. Типтер-бие, аяксыз гына катма. Безнең ишегалды иркен, бары тик сарай янында гына сирень куаклыгы һәм дә уртасында имән үсеп тора, ә аның янында өстәл һәм менә хәзер гармунчы килеп утырган эскәмия бар. Гармунчы җилкәсен имәнгә терәде дә Шәех гармунының төймәләренә кагылып алды һәм җитез генә анын мехларын каерып җибәрде. Кунаклар сискәнеп куйды, йөзләре баткып китте, биюләр башланды, җырлар агылды, татарча да, русча да...

Юк,барыбер туй түгел иде бу. Кияү дә карадан киенмәгән, кәләш тә кар шикелле актан түгел. Читтән караган кеше моның ни сәбәпле бәйрәм икәнен дә анлый алмас иде. Ләкин монда күңел ачучы кешеләр барысын да яхшы аңлыйлар. Атар тормышта күпне күргән күршеләренә, соңарып булса да, Алмалыда яңа кеше белән рәхәт күрсен, аз булса да бәхетле булсын, дигән теләкләр теләделәр. Ни әйтсәң дә, өйдәге ир-ат—бу сиңа җылы мич тә, тактадан эшләнгән капка да дигән сүз.

Боларны бары тик Шәех кенә аңламады. Ул көнне ул иртән үк балыкка чыгып сызган иде. Өенә аннан соңарып, инде августның аяз көне кара, яшенле төн белән алышынгач кына кайтып керде.

Мин ул төндә йокларга террасада түгел, ә өйдә яткан идем. Тәрәзә артында яктырып-яктырып китте, шатырдады һәм мин яшен яктылыклары белән күк күкрәү арасындагы вакытны санарга керештем. Чөнки безне яшеннең ерактамы, түгелме икәнен шулай билгеләргә өйрәткәннәр иде. Мин абый белән идәндә (безгә нәрсә—ни әйтсәң дә, без—ир-атлар, апа диванда йоклый, ә әни белән әти шкаф артындагы караватта), ул да әйләнгәләп ята һәм мин аңа, күкяшен артыннан ук күкри, димәк, без яшен уртасында, дип пышылдадым. Йокла, акыллы баш, дип җавап кайтарды абый. Ләкин минем шигем тикмәгә генә булмаган икән бит.

Тәрәзә төбендә яңгыр тамчылары шыбырдаша башлады, капка ишегенең келәсе җиңелчә генә шакылдап, күгәне шыгырдап куйды һәм, нәрсәгәдер эләгеп, велосипед педале тырылдады.

«Шәех кайтты»,—дидем мин үз-үземә. Һәм шундук тәрәзәне куркыныч яшен яктыртып алды.

Миңа бу ахырзамандыр, яшен сугудан җир ярылды һәм аннан без география дәресләреннән белгән сыек утлар үзәге ташып чыккан сыман тоелды. Бүлмәдә төш вакыты кебек яп-якты булып китте. Күк бомба ярылган шикелле күкрәде. Менә күзләрне тагын караңгылык катламы каплады һәм мин шуннан соң урнашкан тынлыкта безнең һәрберебезгә якын булган имәнебезнең ауган, шул чакта ничек барлык ботаклары белән берьюлы сузып ухылдаган тавышын ишеттем.

Шәех күлмәк белән туган икән—ул ауган баһадирның юеш ботакларында зарар күрмичә үк диярлек булмаса да, ләкин тере килеш ята иде. Кармак сабы сынган, велосипед рамасы дуга кебек бөгелгән... Ә аның бары тик бите генә сыдырылган, күлмәге ертылган һәм велосипед руле белән аягын авырттырган. Ул аягына баса алмый иде.

Шәехне әсирлектән әти белән абый коткарды. Мин дә булыштым. Янәшәдә пычкы һәм балта белән Гайнан абый да бәргәләнде. Шунда ук Рәшидә апа уфылдады.

Икенче көнне, безнең имәнне бушлай утынга кискәндә, ирләр: «Шөкер, малай да исән калган, янгын да булмады!..»—дип гаҗәпләнде.

Агач, ботакларын куллар сыман җәеп, ишегалдын тутырган, хәтта койма аша иелеп, урамны да япкан иде. Ауган баһадирның куәтле гәүдәсе буйлап бала-чага йөгереште. Ә яшеннең эзе дә юк.

Ирләр бик җитез эшләде. Ике көннән соң безнең нык-таза дустан бары тик базык төп кенә утырып калды.

Кайда күрдем соң мин сезне?

Гайнан абый безнең өйгә бик тиз ияләште. Җитди салмак кыяфәте һәм үзенең чиркәүле-органлы тавышы белән ул янәшәсендәгеләрдә ышаныч тудырды. Ана, гаиләле ир-атка, кайбер яшьләр дә тартылды. Мин аны әле Киләле, әле Жбан белән бергә очраткалый идем...

«Хезмәт резервлары» стадионында ул Александр Пичугин белән дә танышкан. Аларны нәрсә якынайтты икән соң? Футбол түгелдер бит инде! Гәрчә Гайнан абый «бик көчле, каршы торып булмый торган унлы» адресына (Пичугиннын футболкасында, Пеленеке шикелле, шушы номер сугылган иде) мактау сүзләре сиптерсә дә, бу жанатарның үз күңелендә тагын нәрсәдер яшеренүе ачык иде. Ачык иде...

Хәер, әле ул чакта, Гайнан абый күчеп килеп тора башлагач, Шакировларның туклырак яши башлавыннан бүтән, берни дә ачык түгел иде.

Шәехнең яңа әтисе циркта склад мөдире булып эшли. Нинди хезмәт хакы, нинди паеклар булсын ди инде анда? Ләкин, безнең кат буенча ул чактагы гомуми кухнябыз өчен сирәк күренеш булган тәмле исте парлар чыгарып, хәзер ул күршеләр кастрюлендә һәркөн саен яңа гына суелган сыер ите кайный иде.

Рәшидә апа үзе дә күз алдында үзгәрә төште, тагын да сөйләшергә яратучанрак булып китте. Шул ук вакытта ягымлы, йомшак һәм хәтта чырае белән дә бераз үзенә тартып тора диярлек иде. Ул яңа эшкә—азык-төлек кибетенә сатучы булып урнашты. Гайнан абый урнаштырды. Алай да Рәшидә апа моңа карап тәкәбберләнеп китмәде, элеккечә үк бөтен катны һаман саен итлерәк, кызарганрак була барган өчпочмаклар белән сыйлавын дәвам итте. Аның үзенең, гел акчасызлыктан һәм төрле авырулардан аптырап-йөдәп беткән кешенең, барлыкка килгән яңа киемнәрдән башка яңакларында тереклек төсләре дә пәйда булды. Ул язмышының көтелмәгән шундый борылыш ясавына бик тә шатланды һәм кинәт кенә иртәләрен гармун уйнаудан туктаган, ә туйдан сонгы беренче көнендә үк үги әтисе көн саен диярлек эшеннән алып кайткан кисәкләрдән әзерләнгән итне ашаудан баш тарткан малаенын бойкотына игътибарда итмәде. Ул малаеның үҗәтлеген белә, ләкин шул ук вакытта тышкы читләшкәнлеге артында аны—үзенең авыру әнисен ярату хисе яшеренгәнен дә бик яхшы чамалый иде. Барысы да дөрес, дип уйлады ана, өйдәге яңа хуҗа, яңа әти кеше, ягъни үги әти, кемгә ошасын, ләкин тора-бара вакыт үзенекен итәр, ир-атлар үзара уртак тел табарлар әле.

—Бер генә кисәк булса да аша әле,—дип кыстады ул малаен,—сиңа аерым әзерләп булмый ич инде.

—Ялынма да,—дип җавап бирде Шәех,—бу ит арыслан һәм юлбарыслар өчен.

—Нинди аерма булсын, сыер ите бит! Югары сорт.

—Сыер ите түгел, ә урланган ит ул,—дип үҗәтләнүен белде Шәех.

— Кара, нинди кисәкләр!—диде әнисе, сокланып. —Кибеттәгедән яисә хәтта базардагыдан да яхшырак.

—Менә, менә!..—диде Шәех ачу белән һәм үзенең күгәрченнәр кетәгенә чабып чыгып китте.

Рәшидә апа аның артыннан:

—Урланган түгел бу, ә паек,—дип кычкырып калды.

Мондый әңгәмәләр вакытында берничә мәртәбә Гайнан абый да килеп чыккалады һәм хатынына:

—Әкрен син. нәстә бөтен дөньяга акырасын!?—дип ысылдады

—Ашамый бит. .

—Ачыкса, үзе йөгереп килер әле.

Ләкин Шәех әйләнеп кайтмады. Ул чорда помидор-кыярлар. бәрәнге җитәрлек булды. Ә аннары Рәшидә апа җаен тапты Ана почмакта яхшылык эшләүче Гайнаны алып кайтып биргән шул ук итне «базардан сатып ала» башлады.

Әйтергә кирәк, Гайнан абый, чыннан да, арысланныкы хәтле «паек» ала идее. Ул кайбер таныш-белешләренә дә өлеш чыгаргалады. Минем әни дә аннан бер-ике тапкыр пилмәнгә дип ит сатып алган идее. Ләкин бер мәртәбә төнлә әти-әни арасында, аларнын шкаф артындагы «кабинетларында, җитди сөйләшү булып алды, һәм шуннан соң әнигә кеше хәленә керүче күрше хезмәтеннән баш тартырга туры килде. Әти Гайнан абыйны яратмый иде. Җитмәсә, ул бик көнче дә. Ул вакытта миңа бу сөйләшүнең төп сәбәбе дә шул көнләшү булды сыман тоелды.

Безнең йортка сумка белән Киләле дә ешлады. Беренче чакларда ул Гайнан белән туп-туры кухня чоланында очрашты. Көзгә табарак ул эшлекле очрашулар урыны. Шәехнең ничек кенә каршы килүенә карамастан, инде аның шәхси резиденциясе булуыннан туктаган сарайга күчте. Хәзер еш кына аннан балта чапкан тавыш ишетелә һәм елмайган Киләленең ишегалды аркылы авыр сумка күтәргән килеш чыгып баруын күреп була иде. Кайчак аның әнисе Гөлфия апа да килгәләде.

Иткә бер Николай Сергеевич кына ваемсыз булып калды. Ул аңа һәрчакта җитмәгән вакытын шактый ук янга калдыра торган концентратлар белән туклануын дәвам итте.

Бернәрсә белән дә үзенә каратып булмаган галим күршесен Гайнан абый икенче нәрсә белән алды. Сөйләшүе белән. Ул аңа сентябрь ахырында ешлады. Моңарчы циркнын склад мөдиренә ялгыз яшәп яткан күршесе кызыклы түгел кебек тоела иде. Хәер, аңа кергәләп йөрергә ул чакта вакыты да булмады: яңа йортны, фатирын үзләштерде, торырга җайлаштырды, ияләште. Ияләшеп җиткәннән соң Николай Сергеевичтан да кызыклы, сәер кеше дөньяда юк икәнен күрде.

Танышканда Гайнан абый аны гади генә Гена дип йөрергә кушты, янәсе, аның исем-фамилиясен әйтүе җиңел түгел.

—Ә нигә,—диде Николай Сергеевич,—Джавахарлал Неру дип әйтә алабыз бит, Гайнан Фалтыгалләмович дип тә әйтә алырбыз.

—Сез, әлбәттә, галим кеше инде,—диде Гайнан абый.

«Хәрби майор»ны белемле дип әйтеп булмый иде. Алай да аның үз философиясе бар. Тормыш турында сафсата сатканда ул бөек кешеләрнең, күпчелек очракларда полководецларның, алар арасыннан күбрәк Наполеонның үзе кайдадыр ишеткән, кайдандыр алган хикмәтле сүзләрен әйтергә ярата иде. Кайчакта хәтта гаҗәпләндереп тә куйгалый... Акылы белән түгел, ә акылының тапкырлыгы белән. Соңыннан ачыкланганча, бөекләрнең хикмәтле сүзләрен китергәндә ул ялгыша, берсенең сүзен икенчесенеке дип саный, кайчак аларны үзе дә уйлап чыгара икән. Үзенең акыллы сүзләре белән ялтырап алганын яисә әңгәмәдәшен тәмам почмакка китереп терәгәнең сизгәч, ул һәрвакыт: «Акылым кечкенә булса да, үземнеке», яисә: «Иң мөһиме—интуиция, ә эрудиция түгел. Попугай да эрудит булырга мөмкин»,—дип кабатлый торган иде. Соңгы фразасы Николай Сергеевичка, шулай ук башка «бик грамоталы»ларга кагыла инде.

Бер тапкыр кәефе күтәренке, «философларныкы» кебек чакта Гайнан абый:

—Берүзегез генә ничек яшисез сез, Николай Сергеевич?—дип сорады. — Һич андый алмыйм. Күңелсез бит. Ни дусларыгыз, ни дус хатыныгыз...

—Минем дусларым җитәрлек,—диде аңа бик тиз генә Николай Сергеевич, күзен китапларына таба күтәреп.

—Со-оң, бу... Бу—суррогат.

—Бу—тормыш,—дип каршы төште ана Николай Сергеевич.

—Суррогат, кызганычлы ясалма нәрсәләр,—диде ана Гайнан абый.—Чын тормыш сюжетларыннан да гүзәлрәк тагын ни булырга мөмкин! Менә минем нәрсәләрем генә юк иде, нинди генә хәлләргә тармадым, моңа бер язучынын фантазиясе дә җитмәс. Кайсыдыр бер зур каләм остасы минем баштан үткәннәрне язарга алынса!.. Шундый роман, шундый эпопея килеп чыгар иде—«Граф Монте-Кристо»н бер якта торсын.

Николай Сергеевич ярым яткан килеш эшли иде, кулында—карандаш, кулъязма. Ул берьюлы берничә эш белән шөгыльләнә ала. Ләкин шулчак кәгазьләрен күкрәгенә салды да карандашын колагы артына кыстырды.

—Һе, һич тә сер түгел, әгәр кеше менә сезнең шикелле зур язмышлы, тарих барышына йогынты ясый ала торган икән, алар тәэсирлеләр. Ә менә шушы эш-хәрәкәтне анализлаучы һәм хәтта алдан әйтеп бирүче кешеләр дә бар бит дөньяда. Һәм аларның һәрберсе үзенен халкына һәр кешегә ми кирәк булган шикелле үк кирәк.

—Галимнәрме алар?—дип сорады Гайнан абый.

—Мәҗбүри түгел. Еш кына шагыйрьләр дә алдан күрүчән була.

Гайнан маңгаен җыерып куйды.

Бу Николай Сергеевич игътибарыннан читтә калмады. Ул кулын югары күтәрде дә тәэсирләнеп сөйли башлады:

Бик нык ялгыштык сыман тоелды,

Юк, без яшәдек бик озын гомер.

Кайтып кердек—танымадылар да—

Каршыламады ватан сөенеп.

Аннары кулын төшерде дә тирән итеп сулап алды, әйтеп куйды:

— Блок... Александр Блок. Ул бу шигырьләрендә, беләсезме, чагыштырмалылык теориясен бастырып чыгарганчы бер ел алдан ук аның төп фикерен биргән. Ә Велимир Хлебников—ул безнен университетта укыган—әле унөченче елда ук, аена тикле төгәл итеп, Октябрь революциясен фаразлаган. Китаплар... Алар бит—кешеләр, алар бит галактикалар. Эйнштейн ни өчен, Достоевский аңа Гаусска караганда күбрәк бирә, дип әйткән? Чөнки алар икесе дә—галим дә, язучы да неевклид дөньясының, бу яшәешнең парадоксаль гармониясе җырчылары. Икесе дә. Ләкин бөек физикны әдәбиятчы, язучы рухландырган.

—Ә кем ул Гаусс?

—Галим. Математик, астроном.

—Бу, бу... Беләсезме нәрсә, геометрик нисбәтләр бөгелгән пространствода үзгәрәләр...

—Кара урман!

—Ә нигә кара урман?

—Сез төгәл, төгәл итеп, бармакларыгыз белән аңлатыгыз!

—Төгәлме? Мәсәлән, параллель сызыклар кисешә.

—Параллель булып та... кисешәләрме? Абракадабра! Мәгънәсез сүзләр бу!

Николай Сергеевич кушеткасыннан торды да, килеп, тәрәзәдән карады. Анда инде уңыш җыеп алынган, бары тик бик ботаклы алмагачта гына авыр алмалар агарып күренеп тора һәм ярым шәрә казган бакчаны сентябрь киченең караңгылыгы чолгап алып маташа иде.

—Антоновка...—диде Николай Сергеевич әкрен генә Аннары инде катырак тавыш белән дәвам итте.—Менә Достоевскийда Иван Карамазов та кискен рәвештә: «Ярар, параглель сызыклар кисешсен дә, моны мин үзем дә күрәм. күрәм һәм, кисештеләр, дим, ә моны барыбер кабул итә алмыйм»,—ди. Алай да ул энесе Алешага «Мин ышанам, газап чигүләр үтәр һәм онытылыр, кеше каршылыкларының барлык хәтер катдырырлык колкелеге кызганыч мираж, кешелекнең Евклид акылы атомы шикелле юкка чыгар. Ниһаять, дөнья финалында, югары гармония мизгелендә шулкадәр дә кыйммәтле булган, бар күңелләргә дә җитәрлек нәрсәдер барлыкка килер»,—ди.

—Коммунизм килерме әллә соң?!..

—Уйлагыз. Безнең барыбызга да уйларга кирәк.

— Мин Эйнштейн түгел бит, миңа нәрсә...—диде Гайнан абый.— Аннары әйбер өчен карчыкны үтереп тә, шуның өчен тырышкан нәрсәсен ни өчен алмавын да анлый алмыйм мин. Логикага нигезләнмәгән бу, хе-хе, минем Евклид пространство сферасыннан читтә тора.

—Достоевский да, Эйнштейн да—бөек тәҗрибә ясаучылар. Аерма бары тик шунда гына: берсе—фәндә, икенчесе үзенең геройларында, аларның, валлаһи, бәлки үзеңнең бүгенгегә караганда да артык ышандыра торган тормышларында тәҗрибә ясаган.

—Монда эш бөек язучыларда түгел, ә безнең үзебездә. Сезнең, Николай Сергеевич, кәгазь галактика һәм китап геройлары арасындагы ялгыз тормышыгызны тулы мәгънәдә чын дип әйтүе авыр бит. Ачыклыгым өчен гафу итегез, әлбәттә. Тормыштан... тормыш фарватерыннан сез, ышаныгыз миңа, бик ерак арада торасыз.—Гайнан абый теләктәшлек белән китаплар торган киштәләргә күз төшереп алды да көрсенеп куйды һәм кыскача нәтиҗә ясады:—Тынлык сезнең монда, о-хо-хо, тынлык һәм күңелсез, ямансу.

—Кадерле Гайнан Фазлыгалләмович, сез юкка кайгырасыз, минем тормышым да, сезнең каһарман һәм төрле хөрмәткә лаек булган тормышыгыз үзегезгә күңелсез тоелмаган кебек, миңа да алай тоелмый. Үз фарватерыңны, үз тормышыңны уй-фикер барлыкка китерә.

—Уй-фикер тормышны барлыкка китерә, дисез.. Сезнеңчә, фантазия чынбарлыктан өстен булып чыгамыни? Фантазия—ул башын комга яшергән тәвә кошы. Фантастик кечкенә дөньягызда үзегезне эгоист итеп сизмисезме? Үзегез теләгәнчә яшисез. Укыйсыз, язасыз, хыялланасыз, кайчандыр безнең фәкыйрь яшәешебезне үзгәртеп корачак марсианнар турында хыялланасыз. Ә үзегез соң, үзегез ничек? Үзеңне якындагыга—чынбарлык булган кешегә, ә кешелеккә түгел!—багышламау, бала да үстермәү, агач та утыртмау... Телисең—йокла, телисең... Эшкә дә атнасына бер тапкыр гына. Рәхәт, фантастика!

—Ләкин мин өйдә эшлим. Менә монда, хәзер... Шулай көйләнгән инде. Мин обсерватория тапшырган эшне башкарам. Мин й-йокламыйм д-диярлек. Т-тәүлегенә ө-өч- д-дүрт сәгать...

Николай Сергеевич артык дулкынланып китте, тик бу мәгълүматсыз кешегә хәтере калмады. Барысын да аңлатып бетереп булмый. Моннан ярты ел элек кенә анын алтылап лаборантка кызы, тәҗрибәле ике һөнәрие бар иде. Ләкин теманың кин колачлы булуы аркасында аны ябарга тырыштылар, ә аннары бөтен бүлекне башка тармакка күчерү белән чикләнделәр. Җитәкче түбәсе, хезмәттәшләре әйтмешли, ул болытлар артындагы йолдызларга терәлгән тау итәгендә ялгызы гына калды. Ләкин шуның белән дә канәгать иде ул.

—Тәүлегенә өч-дүрт сәгать... Ахырында мин юлга да вакыт әрәм итмим.

Шулчак ишек шакыдылар.

—Мөмкинме?

Үзенең бик тә модалы ак плащы белән кыштырдап, Кыям абый Мөхәммәтшин килеп керде. Шәех аны Николай Сергеевич белән җәй башында таныштырган иде һәм шуннан соң элеккеге артист галим янына килгәләп йөри.

Шәехнең үги әтисе белән Кыям абый таныш түгел иде. Николай Сергеевич аларны үзара таныштырып алганнан соң элеккеге артист, кавалерист, инвалид, алмагач ботагының тәрәзәгә шомлы итеп суккалаган тавыш тутырган паузадан соң:

—Минем сезне кайдадыр күргәнем бар шикелле тоела,—дип куйды.

—Әгәр дә сез элеккеге цирк артисты икән, мин дә цирк хезмәткәре,—диде Гайнан абый, елмаеп.—Ә безнең кешеләр бер-берсен белергә тиеш.

—Туры килгәндә әйтеп куйыйм. Гайнан Фазлыгалләмович та фронтовик,—дип шатлык белән белдерде Николай Сергеевич.

—Кайсы фронтта сугыштыгыз?

—Әй-й! Кайда гына якалашмадым мин, Кыям абый! Мине язмыш кая гына ыргытмады да, ни генә кыланмады минем белән! Чумырып эчтем, чумырып...—Гайнан абый каты бармакларында «Казбек» папиросын әйләндергәләде. —Кирза итек белән эчтем! Башта көнбатыштан көнчыгышка тәпиләдек, соңыннан көнчыгыштан көнбатышка. Җитәрлек эләкте.. Ә сез үзегез кайда сугыштыгыз?

—Смоленск өлкәсендә сугыштым, Мәскәү янында сугыштым

—Ә-ә, юк, менә мин, әйтергә кирәк, нәкъ аларда булмадым. Юк, булмадым.

—Алай да кайда күрдем икән соң мин сезне?

—Менә,—диде шунда Николай Сергеевич,—Гайнан Фазлыгалләмович, китаплар—суррогат алар, ди.

—Минем онык та шуны ук әйтә. Нәрсә инде синең бу картиналарын, ди. Левитан, Айвазовский, Урманче нәрсә инде, ди. Чын урман, чын дингезләр, тере кешеләр белән хозурлану күпкә яхшырак, янәсе Юк, мин сезне, чыннан да, кайдадыр күрдем бит!

Кыям абый Николай Сергеевичта шактый озак утырды әле, ә Гайнан абый артык тоткарланмады.

—Комачауламыйм, комачауламыйм...— диде ул.—Өч кеше—әңгәмә түгел инде.

«Кайда күрергә мөмкин икән ул мине?»—дип баш ватты ишегалдына чыккач папирос төтәтеп җибәргән Гайнан абый, һәм хәтерендә казына башлады, тик һич тә исенә төшерә алмады.

Дезертир

Гайнан Фазлыгалләм улы Субаев үз гомерен бәяләп бетерми, аның кадерен белми иде. Һәрхәлдә ул үзе шулай ди. Галим күршесе белән бәхәсләр вакытында ул урынлы да, урынсыз да тәмләп кенә:

—Гомер ул, хөрмәтле Николай Сергеевич, тиен генә...—дип кабатлады. — Гомер, кадерлем минем, ул бары тик аның мәгьнәсезлеге белән көрәш кенә.

Бер тапкыр Николай Сергеевич ана аптырап каршы килде:

—Ә ничек соң сез фронтта?

—Юк нәрсә!—дип җавап бирде ана «хәрби майор».—Уен!.. Бар нәрсәнең дә кирәксез икәнлеге турында уйламас өчен чыгарылган олы ир-атлар уены. Менә миңа ике ел элек операция ясадылар. Җәрәхәт идее. Ярты ашказанын кисеп аттылар. Шуннан соң мин бер тәүлек уяна алмадым наркоздан. Ә өнгә килгәч, беләсезме, иң беренче булып нәрсә турында уйладым? Тагын яшәргә, үлем юлында тагын шушы газаплану! Уянмасаң яхшырак буласы икән. Аягыңны бер ел алдан сузасынмы, әллә бер ел соңгаракмы—нинди аерма? Аннары, үлгәннән соң, бернәрсәнең дә кирәге калмый бит. Анда сиңа тиешле еллар хезмәт иткән өчен зиннәтрәк фатир бирмиләр.

—Зиннәтлерәк,—дип төзәтте аны Николай Сергеевич әдәп белән генә —Хәтта шулай булса да, барыбер тими ул. Әгәр дөньяда Алла белән Аллаһ бар икән, алар иң кешелексез залимнәр. Алар кешене якты дөньяга чыгарып куялар да, борыны белән төртәләр. Янәсе, менә тормыш ничек татлы, авыз итеп кара... Һәм аны тагын—караңгылыкка, капчыкка. Мин үлемнән курыкмыйм. Кайда булганбыз, шунда ук әйләнеп кайтабыз да. Анда моннан начаррак булмас.

Әнә шулай дип саный иде Гайнан Фазлыгалләм улы Субаев.

Ләкин егерме ел элек, сугыш башланганда һәм аның фамилиясе Ашаров, ә исеме Бослюд булган чакта ул бөтенләй алай дип санамады. Аның исеме «бытие определяет сознание людей» («кешеләр аңын яшәеш билгели») дигән сүзләрдән алынып ясалган. Ләкин ул үз исеменең андый мәгънә белән тулыландырылган булуын белми. Әтисе аны аңа, унҗиденче елда туган малайга, «босой люд» («яланаяклы кешеләр») хөрмәтенә биргән дип раслый иде.

Кырык беренченең июнендә мобилизация чакыруы алгач, Бослюд Аширов, Кызыл Армия бу изге сугышта ничек тә аның ярдәменнән башка да җиңәр, дигән карарга килде һәм, ул кәгазьне ертып ташлады да, шул ук көнне Пенза өлкәсендәге туган авылы Аксеновкасыннан, Каширдан—тугыз һәм Мәскәүдән туксан тугыз чакрымда булган кечкенә генә Ступино шәһәренә китеп барды. Ступинода аның аңа элек кунак булырга да һәм бераз эшләп алырга да туры килгән начальник абзыйсы яши иде. Җирле масштабта санаганда зур кеше иде ул анда.

Ул чакта Ашировка егерме дүрт яшь иде. Артта—җиде класс белем, өчьеллык совет партия мәктәбе, авыл мәктәбендә укытучылык итү. Инде ике малае да бар, ә хатыны әле беренчесе генә иде.

Абзыйсы ярдәме беләнме, Ходай булышлыгы беләнме, Аширов җирле совхозга җиңел генә хисапчы-нормировщик, ә аннары эшче тәэминат бүлегенә экспедитор булып урнашты. Эше һич тә авыр дип зарланырлык түгел иде. Торак белән дә булышты абзыйсы—аны элеккеге хезмәттәше, бухгалтер, ярым сукыр Игнатий Сильвестровичка пропискага кертте. Бүлмәсе яртылаш чарлакта диярлек, аның каравы моннан бөтен тирә- юнь күренеп тора һәм кереп-чыгып йөрү урыны да аерым. Изге китапта әйтелгәнчә, яшә һәм үрчи бир. Әмма бу рәхәтлек тиздән куркыныч астында калды: Дәүләт оборона комитеты илле яшькә кадәрле барлык инвалидларга да яңадан комиссия үткәрү турында белдерү ясады. Аширов нәселле үгез шикелле сау-таза һәм җанын пинҗәк кесәсендәге дүрткә бөкләнгән, монда, Ступинода кулга төшергән үпкә туберкулезы белән авыруы турындагы медицина белешмәсе җылыта иде. Ләкин ул белешмә, барлык абруйлы мөһерләренә карамастан, Дәүләт оборона комитетының шушы указы нигезендә буш кәгазьгә әверелеп кала. Аширов шундук кулыннан бөтен нәрсә килә торган абзыйсы янына йөгереп килде. Ә ул командировкада булып чыкты.

Рухы төшәрлек хәл иде бу.

Сократныкы шикелле маңгаен җилпәзә сыман итеп ясалган тәрәзәнең пыяласына төрткән килеш, Аширов уйлана-уйлана тирә-юньне күзәтә бирде. Нинди тишек сон бу Ступино? Башкала да якын диярлек, шулай да монда батып калырга Ходай язмасын. Ул яңа гына бер стакан көмешкә эчкән иде. Тик теләгән исереклелек килмәде. Аның ике ярты аракысы да бар иде барын, ләкин ул «энзе» шул. Әле алда чишәргә туры киләчәк проблемалар аз булырмыни?! Аширов аның ыгы-зыгылы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлаучы хәйләкәр көчен белә һәм аны тереклек суы белән чагыштыра: үлгән эшкә (әйе, эшкә—гәүдәгә түгел!) сип син аны, ул шундук хәрәкәтләнә башлый.

Кич җитте. Аның күңелендә дә эңгер-меңгерле иде. Аширов йорт хуҗасының сукырларча вак һәм сак адымнар белән өйгә таба якынлашып килүен нәфрәт белән күзәтеп торды. Аның иртән яңадан комиссия үтәргә Каширга җыенуы исенә төште. Шунда кинәт аңа кайнар су сипкән шикелле булып китте. Туктале, моңарчы ничек башына килмәгән соң бу?! Уйлап бетермәгән ләбаса. Шунда ул бер шешә көмешкәне эләктереп алды да... хәер, юк, болай түгел, монда аракы, нәкъ аракынын үзе кирәк! Ярты янына бер кисәк дуңгыз мае—сало, бер банка томалап пешерелгән кәбестә алды һәм баскыч буенча аска йөгереп төшеп китте.

—  Игнатий Сильвестрыч, исәнмесез! Йә, ничек анда Каширда? Симуляциядә фаш итмәделәрме үзенне?

—  Шулай булмый соң! Ишектәге йозакны да күрмим бит мин. Булыш әле!—дип хуҗа кеше үзендә вакытлыча фатирда торучысына лупага охшаш күзлеге аша зур булып күренгән күзләрен күтәрде дә ачкычын сузды.

—  Булдырабыз без моны!—диде Аширов һәм мизгел эчендә эленмә йозакны ычкындырып та куйды.—Ә мин, минем хужам бу хәрби комиссияләрдә йөреп интегеп беткәндер, бүре шикелле ачыккандыр, дип уйладым. Ә өендә, әйтегез, буйдакны кайнар кәбестә ашы белән кем көтеп тора?! Менә кайбер нәрсә эләктердем мин монда... Эңгер-меңгерне компаниядә уздыру үземә дә күнелле булыр.

Игнатий Сильвестрович бер сулышта эчеп җибәргән беренче стаканыннан ук исерә төште.

—Әһә!—дип куйды яшь квартирант, буш стаканын иске өстәлгә шап итеп куйган хуҗасына хөрмәт белән карап. —Мин алай җитез булдыра алмыйм. — Аширов бер-ике мәртәбә йотып алды да йөзен җыерды һәм, сулыш та алмыйча, авызына кәбестә кабып җибәрде. —Сыйланыгыз, Игнатий Сильвестрыч, менә май, их, ничек рәхәт тә инде аракыдан соң! Ә-ә?!

—Дуңгыз мае, дуңгыз мае. Мин аларга: «Бәлки, кайдадыр икенче эшелонда булса да кирәгем чыгар»,—дим, ә алар: «Сезгә, әткәй, бу күзегез белән өегезгә кайтып җитәргә язсын»,—диләр —Игнатий Сильвестрович дуңгыз маеның чәйнәлгән тиресен идәнгә төкерде. —Менә Каширда яңа күзлек сатып алдым әле. Очраклы гына. Алай да минем элеккесеннән яхшырак күрсәтә.

—  Мөмкинме карарга?

—Мә.—Ул тәмам туйдырып бетергән нәрсәне алган шикелле күзлеген борыныннан салдырды да, сукыр килеш яңа кисәк май эзләп, кулы белән өстәлдә капшанырга тотынды

Аширов күзлекне киеп куйды.

—  Берни дә күрмим.

—  Менә шулай шул!—диде Игнатий Сильвестрович, урындыгыннан күтәрелеп. Аннары кулларын алга сузды да. ишек артындагы кадакка элеп куйган пинжәгенә таба кыштырдады. Аннан папирос алып, кабызып җибәрде. — Биш ел элек авылда бәрәңге алганда идән астына барып төштем. Шуннан бирле күпме?!.. Һәм менә. Башта ерактан начар күрү юк кына нәрсә шикелле тоела идее. Ә хәзер бөтенләй күрмим диярлек. Син минем алда бары тик тап сыман гына шәйләнәсен . Әйдә сал әле тагын.

Аширов аңа күзлеген кире кайтарып бирде һәм. үзенекеннән дә өстәп, аның стаканын тутырып куйды.

—  Беләсеңме, ничек төз ата идем мин?—дип исерек килеш сулкылдап елап җибәрде Игнатий Сильвестрович. Ва-арашилов ату-учысы м-мин! Анлыйсыңмы? Ә-ә хәзер нәрсә инде! һәм тагын берьюлы эчеп җибәрде.

—Сезгә анда, Каширда. нинди булса да кәгазь бирделәрме соң? Белешмәме анда, котылу турында?

—  Барлык мөһерләре белән! Бөтенләй чиста итеп калдырдылар. Менә...

Шушы кәгазь белән берсекөнгә ак билет язып бирергә тиешләр,—дип ул чалбарының арткы кесәсеннән бумажнигын алды да, аннан бернинди ялгышсыз җыйнак кына итеп бөкләнгән бер бит кәгазь чыгарды. Аны куллары белән яза төште, тик аннары, андагы танымаслык итеп сырланган медицина язуына төшенә алмыйча, өстәлгә ташлады. Аширов ул кәгазьне эләктереп алды:

—Әйе, мөһерләре матур. Кем суга инде аларны анда?

—Юбкалы бер сержант анда теркәп торучы... Күз табибына күренгәннән соң, аның нәтиҗәсе буенча терки.

—Ә ул ничек тикшерә, күз табибы?

— Берничек тә. Мин аның янына таба килгәндә сукырлыктан урындыкларны аударып барам икән, аның нәрсәсен тикшерәсең? О-хо- хо...—Игнатий Сильвестрович башын учларына салды, күзлеге өстәлгә шуып төште... шундук бүлмә буенча авыр, гырылдаган тавыш җәелде.

Икенче көнне төштән соң медицина комиссиясе эшләгән Кашир тулы булмаган мәктәбе бинасыннан, кул таягы белән баскыч басмалары буенча шакылдатып, лупага охшаш күзлек кигән, бераз гына бөкрәйгән бер ир килеп чыкты. Әле ул һич тә карт түгел иде, ләкин аның хәрәкәтен сукырлык тоткарлап тора, аның зифа буена кыюсызлык өстәп һәм бу кешегә карата кызгану хисе тудырып, адымын кечерәйтә сыман иде. Аңа юл аркылы чыгарга булыштылар, кая ничек барасын аңлаттылар, ләкин ул таныш булмаган шәһәр урамнары буйлап, сөртенә-сөртенә, вак-вак атлап, шактый озак йөрде әле.

Бу Бослюд Аширов иде.

Бер сәгать элек, ярым чишенгән килеш бер бүлмәдән икенче бүлмәгә, бер табибтан икенче табибка күчә-күчә йөргәндә ул үзенең яшь, сау-таза гәүдәсе белән балкый иде. Аны алай да, болай да әйләндереп карадылар, бармаклары белән дә каккалап-суккалап алдылар, күкрәген, йөрәген тыңладылар... Үз чиратында ул үзе дә тирә-ягына күз салгалады, тыңлаштырды... «Егет»нең «күрү сәләте йөз процент» дип тапкан окулисттан сон кичә кичен исерек Игнатий Сильвестрович белешмәсеннән фотографик төгәллек белән күчереп алган ялган нәтиҗә белән, барган көйгә авыр күзлек кысаларын колак артына кыстыра-кыстыра регистратура-теркәү өстәленә томырылды, һәм «сукыр» килеш юбкалы сержантның күкрәгенә килеп бәрелде. Ә тегесе исә шундук ялган документка мөһер сугып куйды.

Аннары шатлыктан ул бу уенга бирелеп үк китте, хәтта аны урамда җитәкләп йөртүчеләр дә табылды.

Ул вакытта ул үзе өчен бик тә әһәмиятле булган нәтиҗә ясады: симуляция симуляция белән, ләкин бүтән бернинди хәйләкәрлек тә ялган документлар шикелле көчкә ия түгел икән. Русьта хәзерге көндә изге тәрегә түгел, ә мөһерле кәгазьгә табыналар.

Ул Ступинога көн ахырында кайтып керде. Игнатий Сильвестрович югалган күзлеге өчен бик кайгырып утыра иде.

—Өр-яңа иде бит!—дип өстәл астында шуышты ул.—Кая гына куйдым икән соң мин аны кичә?

—Менә бит алар, комодта ята, көзге артында,—дип көлеп җибәрде Аширов, күзлекне кесәсеннән чыгарып.—Шәт, кичтән яшереп куйгансыз да, ә иртән оныткансыз.

—Менә рәхмәт! Мин бит ансыз, ни...ни шикелле...

—Монысы дөрес инде: әйе, шикелле. —Аширов чүмеч белән чиләктән су чумырып алды да эчеп җибәрде.—Тфү, җылы икән!—Һәм ул үзенә, югарыга менеп китте.

Көзгә таба Ступинода йортлар бөтен кварталлары-кварталлары белән хуҗаларсыз калды. Эвакуация: кешеләр көнчыгышка таба агылды

Сильвестрыч чарлагында тагын атна чамасы торганнан соң Аширов шәһәр читендәге аулак чокыр буенда ташлап калдырылган тактадан әмәлләгән бер йортка күченеп килде. Кесәсендә—«ак билет», эше белән араны өзде, хәлнең ачыкланганын (газеталарга, радиога ышанмый иде) өмет итеп, абзыйсының командировкадан кайтуын көтте, ләкин ул суга төшкән шикелле юкка чыкты.

Аны талчыктыргыч эшсезлектән базар ыгы-зыгысында (каян киләдер бу хәтле халык?!) брезент итек сатарга маташкан хуҗалык взводы старшинасы белән танышлыгы коткарды. Аширов аннан ул итекне сатып азды да, аны юарга дип, ул хәрбине үзенә чакырды. Тегесе каршы килмәде. Аракы шешәсе янында бик тиз уртак тел таптылар. Сөйләшә торгач, кунак, итеккә күрсәтеп, анда мондый тауарның күп булуы, тик менә аны кемгә һәм ничек төртергә икәнлеген белмәве турында да әйтеп куйды.

—Тауары булса, алучысы табылыр,—дип ышандырды аны Аширов.

Инде монысы көмешкә булган икенче шешә янында куллар кысышып килештеләр: старшина кием-салым—киелгән гимнастерка, эчке киемнәр, урын-җир әйберләре, штатский киемнәр (мобилизация тулы көчкә бара, ә кешеләр сугышка өйдән ялангач китмиләр бит) алып килергә алынды, ә Аширов аларны сатып җибәрергә вәгъдә бирде.

Ашировның сугышка кадәрле җыйган акчалары да бар иде әле Кулай хакка ул арбасы белән ат кисәге сатып алды. Аның уйлавы буенча, аздагы эш унышлы барып чыгарга тиеш. Аны кулдан ычкындыру ахмаклык булыр иде.

Кооператив эшли башлады. Старшина, үзара килешкәнчә, часть өчен мунча көне булган пәнҗешәмбеләрдә килешенгән урынга килеп йөрде. Аннары инде бер дә яшеренмичә, турыдан-туры өйгә үк килә башлады Килә дә «тауар»лы капчыгын өйалдыңдагы бәрәңге әрҗәсенә ташлый һәм, компаньонын көтеп тормыйча, китеп тә бара иде.

Аширов шәһәрдә сату итмәде, ә үзенен җигүле транспорты белән якындагы авылларга чыкты. Бер үк җиргә ике мәртәбә беркайчан да кагылмады. Яхшы гына табыш алды, кайчагында көмешкәгә, ашамлыкка алыштырырга да чирканмады, чөнки ул елларда крестьянда нинди акча булсын! Ләкин барыбер төшкәли иде. Валчыкларын, ягъни аз өлешен, аны җыйнаксызлыгы өчен әрли-әрли, старшина белән бүлеште. Чөнки ул ничектер бер тапкыр үзе белән хәтта бер солдатны да ияртеп килде, үзенә генә капчык күтәрү авыр, имеш!

Шулай бер мәртәбә, эшләре җайлы гына барганда, сүрән октябрь кичендә, Аширов чираттагы сәфәреннән кайтып, атын яңа гына туарган һәм арып-талчыгып өенә кергән генә иде, капка төбендә машина тормозы тавышы ишетелде. «ЗИС», дип билгеләде Аширов һәм шунда тәрәзәдән карады да өнсез калды: грузовик кабинасыннан җиргә каешы ияк астыннан эләктереп куелган фуражкалы старлей сикереп төште, ә кузовыннан җиргә винтовкалы солдатлар сибелде. Ә алар артында каешсыз, пилоткасыз, чәчләре тырпайган, тузып беткән иске, ертык киемнән старшина-компаньон калыкты...

М-м, хәшәрәт, саткан!—дип кипкән тамагы белән төкереген йотып җибәрде Аширов һәм, өеннән атылып чыкты да, ярым ауган читән аша сикереп, чокырга ташланды.

Үзе белән берни дә алмады. Хәтта бу турыда уйларга да өлгермәде.Үзе дә күзе генә килеш очып чыкты. Шөкер, очып чыкты бит! Тик өендә тузанлы бер авылда бер карттан тишелеп беткән иске итеккә алыштырып алган, барабанында өч патроны булган наган гына кызганыч калды. Менә хәзер ул наган кемгә эләгер, аны матрас астыннан кем алыр да төргән чүпрәген кем сүтеп җибәрер...

Аширов үзендә утлы коралга тартылу гадәтенең кайчан барлыкка килүен үзе дә белми иде. Бәлки, БГТО нормасын тапшырганда кулында өч линияле винтовка тотканнан соңдыр, ә бәлки, аннан алданрак, күрше Гена- башкисәр самопалыннан каргаларга атканда үзенен кулын пешергәннән сондыр. Әлбәттә, старлейга да, солдатларга да атарга җыенмаган иде. Ләкин барыбер «пушка» белән яшәве—ышанычлырак тормыш инде ул! Теләмисең, теләмисең дә, ә менә телисең икән—атасың да үтерәсең.

Солдатлар төз лапас астындагы авыр тәртәләр белән шалтыр-шолтыр килгәннән соң, бераз америка өрәңгесе һәм аю баланы сырып алган чокыр караңгылыгына караштырып тордылар...

—Дөм-караңгы...

—  Ник пычагыма китми шунда!

Алай да чокырга төшә башладылар. Ләкин шунда берсе:

—Ая-а-ак!—дип уфылдап куйды.

—Сындырдыңмы әллә соң?—дип сорады берсе.

—Кем белгән аны!

—  Шайтаным да күренми, иртәрәк чыгарга кирәк булган безгә.

Шуның белән кире чигенделәр дә.

Көзнең сукыр төне пәрдәсе астында, тып-тын калып, засада юкмы икән дип тыңлый-тыңлый, Аширов чокырдан күтәрелде дә Ступинодан чыгып китте.

Татлы тормыш

Оча очкалак шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга сикерә-сикерә, фамилияләрен, шәхес таныклыгын, сыеныр, ашау урыннарын, сугыш вакытында тагын да тиз ышанучанрак булып калган гади хатын-кызларны алыштыра-алыштыра. Оча һәм җил аңа бары тик бер генә якка—көнчыгышка таба гына исә. Аширов Казанга килеп чыкканда инде сугышның өченче елы бетеп килә иде.

Аны канатларын кагына-кагына чыркылдашкан чыпчыклары белән март иртәсе каршы алды. Төнге суык чиратып алган карнын һәр бөртегендә кояш нуры ялтырый. Аширов таныш булмаган, ләкин ул санаганча, туган, кайчандыр куәтле ханлыкның башкаласы булган бу шәһәрнең өйләрен, тыкрыкларын, кешеләрен күзәтә-күзәтә аяк астында шытырдаган бозлы юлдан вак-вак атлап бара. Ул, Бослюд Аширов та, шушы шәһәрнен бер кан тамчысы бит. Ярар, аның тормышы еракта узсын-аксын ди, ярар, йомыркадан да Алла белсен кайда чыккандыр ул, ләкин Ашировлар— моңа Ходай шаһит!—ыруларының башы—ватаны булган бу шәһәрне һәрвакыт өзелеп сагынып яшәделәр, һәрвакыт монда күчеп килү турында хыялландылар. Монда кайчандыр туганнары да—әтисенең ике туган абыйсы, кайсыдыр апасы яшәгәннәр... Хәзер кайда инде ул абый-апалар, бар, табып кара син аларны монда! Казан... Ка-за-ан! Аның ерак әби-бабайлары рухы белән тулган һавасы гына да ни тора!

«Юк,—дип уйлады Аширов,—барлык эшләрне аннан соң әмәлләргә өлгерермен, берәр җаен табармын, башта монда, һичшиксез, шушында эләгеп калырга кирәк. Җитәр арлы-бирле бәргәләнеп йөрү, моннан сон шушы туган җирдә тамыр җибәрермен, ләкин беренче эш итеп Кремльгә үтеп керергә, легендар патшабикә Сөембикә һәйкәленә баш ияргә кирәк булыр... Ул манараны авып бара, дип әйтәләр... Әти, Иван Грозный гаскәрләре крепостьны алгач, гүзәл патшабикә ин биек манараның гөмбәзенә үк менә дә шуннан аска ташлана, дип сөйли иде. Үлгән, ләкин дошманга бирелмәгән. Менә ничек! Һәм манара шушы көнгә тикле аның исемен йөртә. Әйе, беренче эш итеп Кремльгә, Кремльгә...»

Аширов аксый-аксый тайгак урам буйлап шәһәр чите районы булган Бишбалтага таба атлады. Товар поездыннан ул шәһәргә берничә чакрым кала сикереп төшеп калды. Состав ташбака адымы белән генә бара сыман иде, ләкин барыбер барган көенә сикереп төшү—бу сиңа кәс-кәс кенә басып перронга төшү түгел инде. Шулай да тезен авырттырды әнә, рельс читендәге кар астында шпалга килеп бәрелде.

Борынына хәтле диярлек боз белән капланган су колонкасы янында яланаягына галош, өстенә тезенә хәтле җиткән солдат сырмасы кигән, күзенә кадәр төшкән, төсен дә анлап булмаслык дәрәҗәдә уңып беткән яулык япкан бер хатын көянтәсе белән чиләкләрен эләктереп маташа иде. Аширов аңа җитәрәк адымын әкренәйтә төште.

—Сәлам, әбекәй!—дип дәште ул хатынга.

—Нинди әби булыйм ди мин сиңа!—дип ачулы гына ырылдап куйды хатын, көянтәсе белән тураеп.

Күнеккән күзләре белән Аширов анын сүзеннән башка да, ерактан ук суга яшь килен килүен күреп алды алуын, ләкин аның күнелендә үз нияте бар иде.

—Гафу итегез, гүзәлкәй, ялгышканмын. Сусау күзне томалаган, эчәргә бирче!

—Чиләктән түгел бит инде...

—Ә ни булган? Мин авыру кеше түгел.

—Соң, су боз шикелле бит!

—Син үзең саклан,—диде Аширов, анын ялангач балтырларына ымлап,— салкын тидерерсең дә, аннары иреңне дә көтеп алалмассын.

—Анысы синең кайгы түгел.

—Минеке түгелен минеке түгел дә, ләкин барыбер безнең ише солдат туганныкы. Һәркайсын буйдак итеп калдырырсыз да, булыр аннары эшләр.

—Солдат табылган!—дип, яшь килен үзенен кызыксынучан карашы белән таныш булмаган кешене баштанаяк капшап чыкты

—Син минем драп пальтодан булуыма карама, инде елдан артык фашист бомбасы тарафыннан госпитальләр буенча җибәрелгән кеше мин. Заманында мондый киемнәр генә кимәдем. Йә, эчәргә бирәсеңме соң инде?

—Киттек әйдә, кешеләрчә булсын...

—О! Менә монысы бөтенләй икенче эш! Кая, хезмәт фронты вәкилләренә булышыйк әле, ачык йөзле солдат хатынына ярдәм итик,—дип Аширов чиләкле көянтәне үз иңенә алып салды.—Свердловскидан кайтып килеш, госпитальдән. Шуннан качтым дияргә була, ауный-ауный тыл матрасларын изәргә түземлегем калмады. Минем дуслар сугыш кырында гомерләрен аямыйча кан коялар, ә мин... Юк, житте!

—Эчкерсез гафу итегез! —дип яшь хатын фронтовикны алга уздырды. — Үзегез дә инде.. Иңдә солдат сырмасы икән, мәҗбүри рәвештә солдат хатыны дигәнме?—«Әбекәй» турында искә алмады. —Саграк булыгыз, тая монда,—дип кисәтте ул инде бөтенләй дусларча һәм сукмак борылышында сырмасының озын җиңе белән селтәнеп алды:—Әнә минем капкалар, әнә тегеләре...

— Каерылып ачылганымы?

— Каерылып ачылмаган, бөтенләй юк ул. Шушы көннәрдә иртән чыксам, карыйм җил алып киткән шикелле. Кемгә нигә кирәге чыккандыр? Менә хатын-кызга ничек авыр, әгәр дә ирен.. Ул әйтеп бетермәде, яулыгы почмагы белән авызын каплап, йөткереп куйды.

—Хәбәр иттеңме соң?

—Нәрсә?

—Югалган капка турында кирәк җиргә җиткердеңме, дип сорыйм?

—Кешеләр көлдерергәме? Сугыш бара, ә мин моның белән, янәсе, диверсантлар капканы сыпырганнар!

Аширов кар күмеп киткән ишегалдына килеп кергәч, сарайчыкка һәм бер якка авышкан бәдрәфкә таба сузылган ялтыравыклы сукмакларга карады да үз-үзенә: «Менә шушында ябышып калам мин»,— дип куйды. Ә ишетелерлек итеп, кызганып:

—Әйе, хуҗабикә, синең монда ирләр рухының исе дә юк икән бит,— диде.

—Каян килергә ди аңа, ирләр рухына! Абый белән әти кырык беренчедә үк үле хәбәрләре белән сәламләделәр...

—Ә ирең?

—Ә-ә!..—булды аның җавабы. Алай да ул Ашировка үзеннән дә яхшы итеп: «Бар да әйбәт, картлач, син монда үз өендә шикелле бул, һич тә ялгышмадың—язмыш яхшы ярдәмчең икән синен, ә үзен бик тә шәп һәм кире кагып булмый торган»,—дип әйтеп бирде.

—Исемең ничек синең, гүзәлкәй?

—Ә синеке?

—Минеке—Иван Петров.

Хуҗабикә җиңеннән ачкычын чыгарды да өйалды ишеген ачты.

—Узыгыз!

Их, син, тиз ышанучан һәм йомшак, киң күңелле Россия-анакай! Юләр белән бертуган син! Сине ат урынына җигеп, су гына ташырга, әй! Изге гадилек иясе Мария, моннан өч ел элек дәүләт куркынычсызлыгын саклаучы төрле оешмалар урнашкан Черек күлдәге йорт чекистының карлыккан тавыш белән алдагы көндә кулга алынган иренең шпион һәм Ватанны сатучы булуы турындагы сүзләренә ышанган кебек үк, балалар беркатлылыгы белән, фронтовик Иван Петровның яралануына да ышанды.

Аширов соңыннан, фронтта алган авыр контузиядән һәм ничә еллар буе госпитальләр буенча сәяхәт иткәннән соң хәрби хезмәттән азат ителгән эпилептик Иван Петров булып Казанда яналан туып алгач, Татар бистәсендә яшәп ятучы ирсез, эчкерсез, өстенә солдат сырмасы кигән, кешегә ышанучан бер рус хуҗабикәсе Мария булып чыккан бу яшь киленнән эчәргә су сорарга уйлап һич тә ялгышмавына сөенеп туймады. Хәер, Аширов өчен—рус хатынымы ул, татармы, чуашмы,—моның бернинди аермасы да юк иде. Аның бай хезмәт дәфтәрендә тегеләре дә, болары да һәм дүртенчеләре дә бар иде инде. Гомумән алганда, аңа Иван Петров документлары белән ниндидер Мәрьямгә караганда Мария пристанена тукталу унайлырак, гадирәк тә булыр дип уйлады ул. Мария аның документлары белән кызыксынмады да. Хәер, сугыш вакытында ялгыз хатынга шундый бәхет—куллы-аяклы ир тәтегәндә, кем сорап маташа инде аларны! Ул үз куышына «кырык беренченең беренче хәтәр көннәрендә үк бөтен гаиләсен—хатынын, балаларын, туганнарын югалткан» бәхетсез ирне сыендырды, канат астына алды. Үзләренең кияве—апасының ире, анда хәрбиләштерелгән сак командирының урынбасары булып эшләгән чатан Костя Обухов Иванга элеваторга эшкә урнашырга да булышты. Мария Обуховларга бернинди вак-төяк үтенечләр белән дә көчләп тагылмады, ул, өй чикерткәсе шикелле, мич артындагы үз урынын яхшы белә иде. Нигә фәкыйрьләнеп беткән кешегә башкаларның шома, мул гаилә тормышына кереп маташырга! Кырык беренче елның кышында аның ике яшьлек Антошкасы үлгәндә дә булышмадылар бит. Нәрсә инде... Ә менә монда аякларына тезләнде, үз уставын, горурлыгын үзе бозды.

Шулай итеп, Мариянең яңа иренә Обуховлар уйламаганда-көтмәгәндә ярдәм кулы суздылар. Янәсе, «халык дошманы түгел, фронтовик бит!» Көчкә-көчкә генә, майлап-җайлап кына булса да, ашлык склады мөдиренең урынбасары итеп этеп-төртеп керттеләр. Моңарчы башка шәһәр һәм авылларның төрле типтагы склад хезмәтләре белән аралашу буенча зур практикасы булган Аширов (ялган документлар белән үзенә һәм «артельчы» дусларына ашлык, он, азык-төлек яздыра иде ул), үзеннән-үзе аңлашыла,бу законлы эшендә дә кимен куймады. Өрене беренче көндә үк. гарип куллы ир заты, таза гына хатын һәм күңелгә ятышлы, ләкин бигрәк тә тынгысыз булган ике килбәтсез татар ир-аты алып килгән беренче колоннадан ук җыеп алды. Ул диндәшләр, элеваторда яна һәм кыяфәтенә караганда сантый булган яңа кеше— «начальник Иван»нан курыкмыйча, үз телләрендә бертуктаусыз бәхәсләштеләр. Ашировка арбада бер капчык артык бодай ятуын күрергә дә кирәк түгел иде. Такылдык кабиләдәшләр кайсы олаунын нормадан артык икәнен үзләре үк сиздерде. Сантый урынбасар, тәжрибәсезлеге өчен гафу үтенеп, йөкне яңадан үлчәде... Йөкчеләр ах- вах килделәр, тавык кебек кытакладылар, гарип куллысы шунда ана бер чирек аракы белән тавык тәкъдим итте Тик Аширов пай сай йөзә торган затлардан түгел иде. Аның хакы: бер капчык бодай өчен—ике мең сул»! Тегеләрне күндереп маташырга да туры килмәде. Бригада акчпата җыемны түләде дә, начпьник кире уйлаганчы дип, һәр арбага берәр туры килгән җиде сул капчыкны тиз генә алып чыгып китте. Аширов башка бригадалар белән эш итмәскә булды. Ходай, сакланганны саклармын, дигән.

Колоннаны чыгарып кына җибәрде, шунда тиргә баткан склад мөдире чабып килде. Станциядә ашлык белән тулы состав бушатканны көтеп тора, ә тимер юл үлчәүләре юк икән. Аширов аңа: «Аны үлчәмичә генә кабул итәргә кирәк,—диде.—Әгәр дә бөтен составны капчыкларга тутыра башласаң,  бер атна вакыт үтәчәк»,—диде. Шуннан соң аның шефы үзенен начньнигына таба титаклады. Бераздан кире әйләнеп килсә, кулында: «номерлы состав йөген үлчәмичә кабул итәргә...» — дигән телефонограмма иде.

Их, Россия-анакай, нәкъ миллионер-сәүдәгәр хатын, ваемсыз патшабикә шикелле, исәпсез-хисапсыз байлыгыңны бөтен гасырлар буе уңга-сулга сибеп килдең син! Шул коточкыч сугыш вакытында да саранлануны һич белмәдең. Әрәмтамакларны үтләгәнче ашатып яттың. Тамакларыннан кире килерлек итеп ашады алар, ләх булганчы эчтеләр, үзләренең мунчаларындагы кайнар күмерләргә шешәсе белән сыра сиптеләр. Ә халык, дөньяда сөт һәм май дигән нәрсәләрне онытып (әйтерсен алар дөньяда бөтенләй булмаган да), сөялле, бөрешкән кулларындагы ипи карточкалары белән очы-кырые күренмәгән чиратларда таптанды.

Иван Петров ашлык составын кабул итте.

Бер айдан соң анны, намуслы һәм ышанычлы хезмәткәр буларак, он складына күчерделәр. Инде Костя абыйның булышлыгы кирәкми идее, үзебез дә беләбез, үзебез дә мыеклы, янәсе Пстров-Аширов Сталинныкы сыман мыек үстереп җибәрде, ул мыегы кунган оннан һәрчак ак иде, хезмәт эшчәнлеген маршал колачы белән җәелдерде. Склад мөдире спиртлы эчемлекләрне бик ярата һәм ярдәмчел урынбасарына чиксез ышана иде. Аширов онның капчыгын—биш мең, ә проходнойдан чыгар өчен язып бирелә торган пропуск очен ун мең сум исәбеннән «шудырды». Ул Кдзансу артындагы Кәҗә бистәсендә мунчалы йорт сатып алды, анда хатыны Марияне пропискага кертте. Шулай итеп, хуш исле һәм байларча тормыш корып җибәрде. Аңа кем, дезертир, карак, спекулянт, дошман, дисен хәзер! Юк, аны хөрмәт итәләр һәм кунакка да ялангач корсаклы бетлеләр түгел, ә абруйлы завмаг белән завгарлар чакыра. Ә складтагы үз кешеләр турында әйтеп торасы да юк инде. Үзләре дә кунак булырга сорап торалар. Кире кагып бетерерлек тә түгел—чиксез күп иде алар, чөнки Иван Петровта күркәм кешеләр генә җыелган мәҗлес, соклангыч сый һәм дә күнел ачу буласын яхшы беләләр. Нинди катлаулы вакытта яшәүләрен бары тик анда гына онытып торалар да, Мария дә бик шат: менә аның ире нинди, элеккегесе шикелле түгел инде! Ул күз алдында чәчәктәй балкып, тазарып китте, инде йөрми, ә ботларын тирбәлдереп, көймә сыман йөзә. Кырык беренченең декабрь аенда ничек итеп шәһәр тирәсендә лом белән туң җир казыганын, ирсез, ярдәмчеләрсез, кулындагы ике яшьлек баласы Антоша белән ничек ач-ялангач яшәвен, зәнгәр күзле ул йөрәк парәсенең шәм сыман көннән-көн сүрелә баруын, аннары аны, каберенә тәре дә, таш та куймыйча, Архангель зиратына ничек күмүен, чәчләрен йолкый- йолкый ничек үксүен дә бөтенләй онытты. Әле малае исән вакытта шулай бер тапкыр ул, кулын сузып, Обуховларга йөгереп килгән иде. Ләкин ни эшли ала иде алар? Җизни кеше яңа гына култык таягы белән госпитальдән кайтып төште, ә сәкеләрендә үзләренең дә дүрт ач күзе утыра. Соңыннан, инде ул элеваторга эшкә кергәч, Обуховлар аякка басты, әлбәттә. Ә Мария исә—тормышында Иван пәйда булгач кына. Җизнәсе, әлбәттә, булышты Иванга, ләкин Иван тормышларын ансыз да күпләр көнләшерлек итеп җайлый алган булыр иде, чөнки зирәк башлы ул! Менә хәзер Константин Константинович иелгән башы белән инде Иван алдында бөтерелә, аңа ярарга тырыша, акчамы, онмы сорана, ә үзе һаман фронттан соңгы хезмәт биографиясен башлап җибәргәндә баҗасына күрсәткән игелеген хәтерләтеп- хәтерләтеп куйгалый. Әйе, Обухов аны, моның закон буенча тиеш түгеллеген белә торып (Иван Мария белән язылышмаган) һәм Мариянең аннан аңа булырга җыенуын сизмичә, ярарга тырышып кына баҗай дип йөри иде.

Бер дә бер көнне Мария иреннән үзен берәр атнага Обуховларга җибәрүен үтенде. Апасы балаларын карап торырга сораган, үзе исә авылга әниләре янына җыенган икән. Ләкин апасының авылга кайтуы барып чыкмады, һәм кояштай балкыган, шатлыклы Мария менә хәзер ул үзенең сөйкемле Иванын иркәләр, ашатыр (ул ансыз начар ашый иде) дип уйлый- уйлый күнеленә якын булган капка төпләренә очынып кайтып керде. Кулында—базардан сатып алган беренче кыярлар салынган челтәр сумка... Кече капканы ачып керсә, туган ишегалдында—көянтә эләрлек төтен! Дүрт аяклы мангал өстендә тимерчыбыкларга тезеп куелган ит кисәкләре ыслана, тирәсендә ниндидер хатыннар, ир-атлар йөренә, үзләре ихахайлап көлешәләр. Җитмәсә,шул вакыт мунчадан башына сөлгедән ясаган чалма һәм кендегеннән аста торган киң чалбар кигән кып-кызыл йөзле... Иваны килеп чыкты. Исерек килеш елмая. Анын артыннан— Мариянең халатын киеп алган юеш чәчле бер яшь хатын...

Алар өендә күңел ачулар элек тә була торган иде болай. Ләкин монысы... монысы бөтенләй башка...

Ул кече капкаларын каты итеп япты да чыгып китте. Куып җитәр дип уйлаган иде. Юк. Шулай итеп, яңадан апасына кире әйләнеп килде. Аңлатулар кирәк булмады—килгән икән килгән, ярар, балалар карарга кеше булыр.

Ике көннән соң Иван аларга берни дә булмаган шикелле килеп чыкты, тик бераз йөзе генә шешенгән дә яңакларындагы кан тамырлары ачыграк беленеп тора, ә болай каһарман шикелле! Күчтәнәчләр салынган сумкасын өстәлгә куйды да сөйгән Мариясенең бармагына йөзек кигезде.

Кичкә таба Мария өйләренә анын белән бергә кайтып китте. Юлда Иван аңлатуынча, алар ул мәҗлесне бик тә гаҗәп яхшы пешкән бер хезмәт чарасы уңаеннан оештырган булганнар икән...

—Ә мунча турында әлләни уйлама, кунаклар өчен мунча алачыгына сыра гына керткән идем мин, ә шунда минем кадерле кунагымнын хатыны чыгып килә... Ул үзе, Алмаз Фатыйхович, юына калган.

Ышандымы моңа Мариясе, юкмы, әллә булачак балалары хакынамы яисә сукыр мәхәббәте аркасындамы, кем белә аны, ләкин дәшмәде. Бары тик: —Синең акылың, Иван, ике ындыр табагы хәтле, тик кара аны, араларында кала күрмә!—дип әйтеп куйды.

Аның сүзләре дөреслеккә туры килде. Төнге беренче яртыда өйләренә хәрби кешеләр килеп керделәр дә, әле йокыдан күзен дә уып ачмаган ирен «эт тартмасы»нда (Иван рәшәткәле кечкенә тәрәзәле фургонлы машинаны шулай дип атый иде) Казансу артына, бистәдәгеләр әйткәнчә, шәһәргә алып киттеләр.

Качу

Аширов-Петров авыл дисәң авыл, бистә дисәң бистә булмаган Караваевоның язмыш һич тә бөтенле ипиләр белән сыйламый торган гомуми төрмәсендә үзенен үткәндәге татлы тормышы турында айдан артык ямансулады, бик тә сагынды анны. Ай ахырына Ашировның Казанга булган ачуы бөтенләй кабарып җитте. Балачактан ук бик күп нәрсә ишеткән һәм аның турында Мәккәгә бару турында хыялланган зиярәт кылучы сыман хыялланган бу шәһәрдә үткәргән җәннәт көннәре турындагы хатирәләре бу баракның каты сәкесендә бик тиз очып юкка чыкты, башына идәндә йөгерешкән тараканнардан да начар уйлар килде. Беренче чиратта нигәдер хәтерендә Мария белән сөйләшүләре яңарды. Алардан ул легендар патшабикәнең һич тә манарадан ташланмавы, ә үзе белән малаен алып, тыныч кына җиңүчеләр белән Мәскәүгә китеп баруы турында белгән иде... Тфү! Бөек максатлар җимерелде. Чираттагы сорау алу вакытында Полуаполлончик дигән көлкеле фамилияле тикшерүче аннан йөзенче мәртәбә: «Дезертирмы?»—дип сорагач, Аширов: «Юк, мин ышанычы какшаган кеше!»—дип җавап бирде.

Ә Мария койрыгын боргаламады, передачаларны төгәл китереп торды. Ул аңа акчаны алдан ук яшереп куйган иде, ләкин киндер билбауга тегелгән һәм стенаның сәндерә өстендәге уемына яшерелгән кагылмаслык запас—алтын хакында гына Мариягә бер сүз дә әйтмәде. Петров Иванны штрафбатка билгеләп куюларын һәм «оештыру-җыену» өчен аны атна арасында шәһәргә җибәрергә тиешләр икәнен белгәч, Аширов чирек аракыга хатыны белән күрешү хокукы сатып алды һәм аңа, Савиновадагы элеккеге Кизич монастерында йорт сатып алырга кушып, «алтын фонд»ның кайда сакланганын әйтеп бирде. Кемгә һәм ничек мөрәҗәгать итәргә, учына күпме төртергә икәнен, иң мөһиме—ул йортны консервациядә, ягъни кирәге чыкканга кадәр запаста тотарга, үзенә аның янында бик күренеп йөрмәскә, ул теләсә кайчан шунда килеп яшеренер өчен, ачкычын болдыр янындагы чүп-чар чиләге астында тотарга кирәклеген аңлатты. Ул йорт бик уңайлы җирдә иде. Янәшәсендә генә—ташландык зират. Мария торып калган Кәҗә бистәсендәге элеккеге йортына да ун минутлык кына юл. Аширов Мариянең үзен аңа эт шикелле сатмаячагын белә иде, чөнки ул аның аркасында матур тормышка иренен тидереп карады һәм, ахмак чабак балыгы сыман, ул инде кармакка эләккән, анда нык утыра, аннан һич тә ычкына алмый. Аның андыйлары элек гә бар иде, тагын да булыр. Бу «алтын билбау» белән каядыр ераккарак китеп үзе файдаланырга акылы да, ихтыяр көче дә җитмәс. Ул «ахмак чабагы»ның йөрәге астында аның баласын йөрткәнен белми иде әле.

Военкоматның Каравайныкыннан йомшаграк булмаган сәкесендә кунган беренче төндә үк анын төшенә үлгән әтисе керде. Аширов, бер дә йокламаган сыман, сикереп торды да, аякларын салындырып, эзәрлекләнгән ерткыч шикелле, карангыда күзләрен челт-челт йомгалады.

Шундый төшләр була, күрәсең, тик аның төш икәнен дә белмисең. Ә шундыйлары була, әйтерсен күргәнен чынбарлыкта да нәкъ шулай кабатлана торган була. Соңгысы, мөгаен, шундыйлары, юш килә юрганнарыннан булгандыр. Ул төндә Аширов сәкесенә менә шуларның берсе очып төште дә инде. Имеш, элеккеге, яшьлегендәге шикелле үк куе-калын чәчле һәм калку яңаклы әтисе, аны бармагы белән үзенә чакыра, һәм рядовой Аширов, үзенен озын шинель итәкләрендә бутала-бутала, буйсынып, аның артыннан бара, үзе дулкынлана. Алар зират капкасына килеп җиттеләр, шунда әтисе борылып карады да, капканы ачып, аның артына кереп югалды, ә ул бу якта калды һәм шунда уянып китте.

Аширов салкын идәнгә торып басты, тагын бер мәртәбә тынлап торды. Әгәр дә колак тондыргыч гырылдауны санамаганда—тынлык. Нәрсәдер эшләргә кирәк! Йә хәзер, шундый илаһи төштән сон, каһәр суккан каберләр артка чигенгәч, йә беркайчан да...

Дневальный постына җитәрәк, Аширов тәрәзәләре күптәннән, мөгаен, Иван Грозный Казанны алган чордан бирле үк коелган бәдрәфкә таба юнәлде. Каравайдагы шикелле үк бер катлы, тик таштан салынган барак иде бу. Ул ишегалдына чыкты да тәмәке кабызды (Мариясе төрле юлларын табып, аны бөтен нәрсә белән тәэмин итеп тора иде) һәм почмак артында фанер флаглары белән шыгырдаган капкага таба китте. Җәйге куе күктә ай да, йолдызлар да күренми. Почмактан карады, капка төбендә фонарь яктылыгында винтовка тоткан часовой бөрешкән. Аширов кире караңгылыкка кайтты, бераз бормалана-бормалана йөренеп алды, шунда кирәк нәрсәсен—егетләр йодрыгы хәтле чуерташ тапты. Баллы булып тоелган тәмәке төтенен суырып куйды... Эш итәргә!

Часовой аяк тавышына борылып карады да:

—Чава шляисся?—дип сорады.

Аширов аның сөйләменнән алдында күңеленә якын булган милләттәше торганын, аның белән туган телдә сөйләшергә кирәклеген аңлап алды.

—Тартасы килде менә,—диде ул татарча.—Әгәр теләсәң, син дә тартып җибәр, сыйлыйм мин.

—Тартмыйм,—дип мыгырданып куйды часовой.

— «Казбек» минем.

—Барыбер тартмыйм.

—Ярар алайса, ә мин үземнекен сагызлап бетерим инде. Күптән хезмәт итәсенме?

—Нәстә бәйләндең? Тартырга тарта торган урынга бар. Миңа синең белән сөйләшеп торырга ярамый.

—Ярыймы, ярамыймы, часовой кеше түгелмени, иртәнгә кадәр әле дәшми торып арып бетәрсен, җансыз капка белән сөйләшерлек булырсың. Ә син нигә аксыйсың?

—Контузия... Бар кит әле син моннан, кулга алганчы!—Солдат, әле яңа гына мобилизацияләнгән юеш борынны ясалма усаллык белән күзеннән кичереп алды да, үз будкасына таба борылды. Ләкин бер адым да атлап өлгермәде, Аширов, бөтен көчен җыеп, таш белән анын башына китереп сукты.

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Бар, артыңа карама

Без—мин, Шәех, Кыям абый ашыкмыйча гына Николай Сергеевичта сөйләшеп утыра идек. Тәрәзә артында, биек күктә йолдызлыклар ялтырап яна. Сентябрь ае алтынга манчып алган алмагачның саргылтым ботагы тәрәзә пыяласына кагылып-кагылып куя. Өстәл лампасыннан төшкән яктылыкта ул ботак күренеп-күренеп тә китә, чөнки Николай Сергеевичның тәрәзәсендә бернинди пәрдә дә юк иде.

Шунда Шәех кинәт кенә:

—Кызык, үзенең тормышны ничек белә башлаганын кем ничегрәк хәтерли икән?—диде —Беренче хатирәләр нинди? Иң иңе, иң иңе.

— Кһем,—дип йөткереп куйды Николай Сергеевич Кыям абыйның килүе уңаеннан ул күктәге кушеткасыннан какшаган венский урындык кырыена төшеп утырган иде. —Кһем, чын-чынлап мин үземне дүрт яшьтән генә хәтерлим. Хәтеремә сенеп калган иң беренче картина: Новогоршечная урамындагы хастаханә йортында—хәзер анда Галимнәр йорты— гаять зур. бөтенләй буш дип әйтерлек бүлмә, шунда ак халаттан кара кашлы оператор, халык йөрткәнчә, җирле атаклы кеше, профессор Геркен һәм мин—металл раковина өстенә иелгән кечкенә кеше Минем тамактан кан сиптерә. Гаҗәп, авыртуны сизүем хәтердә калмаган. Бу минем гаять зурайган анкау бизләремне алдырып маташуым иде. Уңышсыз маташу...

—Минем исемдә калганнар да күңелле түгел,—дип, мин Соловьевның Екатерина. Икенченең Казанга килүен бик кызыклы итеп сурәтләгән «Россия тарихы» томын ябып куйдым.—Гафу итегез, мин сезне бүлдермәдемме. Николай Сергеевич?

—Юк, юк...

—Кыш көне өйалдыннан гомуми ишек ачкычын алдым да (без аны бераз вакыт почта тартмасында тоткан идек) ялап карарга булдым. Балалар бар нәрсәне дә авызга таба тарта бит, ә өйалдыңда урамдагы шикелле саткын. Шундый зур ачкыч иде ул,—дип аңлаттым мин. —Тел очына гына тилергән идем, ул чагып ук алмасынмы! Ташларга телим, ә ул ябышып ук калды. Акырдыммы, еладыммы икән? Бары тик шунысын гына хәтерлим, өйгә, дөресрәге, кухняда мич янында кайнашкан әни янына йөгереп кердем, үзем бер сүз дә әйтә алмыйм, чөнки телемдә ачкыч асылынып тора бит.

Шәех көлеп куйды.

—Сиңа ничә яшь иде соң?

—Хәтерләмим инде хәзер... Ләкин бер дә көлке булмаганы гына истә калган.

—Ә минем хәтеремдә башта бу, бу—ачлык,—дип көрсенде. Кыям абый Ул бүлмәдә бердәнбер булган кәнәфигә жай гына чумган иде.

—Әйе, Кыям абый, сез үзегезнең балалык чорыгыз турында сөйләмәдегез бит әле,—дип сискәнеп китте Шәех. Мин шунда дустыма карап алдым. Ул, карт сөйләвеннән аның киләчәк язмышы хәл ителергә тиеш шикелле, бар күңелен биреп тыңларга әзер идее. Шунда, хөрмәтле кунак ни әйтер дип, Николай Сергеевич та бар игътибарын аңа юнәлтте. Ул башын, гадәттәгечә, күкрәгенә төшерде, авторучкасыз һәм кәгазьләрсез күрүе сәер тоелган бармакларын үзара күкрәгендә эләктереп куйды.

—Менә нәрсәне хәтерлим...—диде Кыям абый. Генералның җимеш бакчасы киртәсе янында басып торам. Аның хуҗасы безнең помещик, отставкадагы генерал Дурасов иде. Һәм такталар арасындагы шактый киң ярыктан минем белән бер яшьтәге генерал малаеның алма ашаганын күзәтәм. Инде ничә көн мин авызга мәк бөртеге дә капмаган, ә ул алма кимерә, ачма суы аның иягенә дә чәчри. Ә мин әле ул чакта агачларда үсүче ул алсу бәрәңгеләрнең тәмен дә белми идем. Бары тик аларның җәннәт җимешедәй баллылыгын күз алдыма гына китерә алам. Шулчак мин ул малайга: «Бер алма бир әле!»— дип дәштем. Ул тирә-ягына карангалап алды да, алмасын тагын бер тешләп куйды һәм калдык кисәген миңа ыргытты. Ул ярык янындагы тактага килеп тиде. Аның минем янга очып төшмәвенә ничек үкендем мин шул чакта! Әй, Алла, балачак, балачак!.. Ул кешедән өлгергән җимеш агачтан өзелеп төшкән шикелле аерылып кала һәм безнең һәркайсыбыз үзенен алсу йөзле алмасын карый-карый. көрсенә-көрсенә бары тик кулында гына әйләндерә.

Кыям абый купшы штиблетын селкетеп алды. Ул матур киенергә ярата иде, хәер, ни әйтерсен—артист!

—Ничек шулай килеп чыккандыр,—дип дәвам итте ул,—белмим, минем әти, өйдә шәригать буенча да дөрес булган, соңрак авыл советында да теркәлгән сау-таза үз хатыны утыруына карамастан, безгә гел яңадан- яңа хатыннар алып кайта иде. Бер тапкыр әни түзмәде, мескен. Ул аны каргады: «Аякларын корысын, күзләрен үзеннең соңгы көненә тикле минем күзләремә ялынып-ялварып карасыннар иде»,—диде. Коточкыч һәм кире кайтарып булмый торган нәрсә икән ул каргыш... Чыннан да әтинең аяклары йөрмәс булды һәм инде ул бүтән беркемгә дә күз салмады, бары тик үзенен хатынына—минем әнигә генә карады. Без Башкириядә, татар авылында яшәдек. Арыслан дип атала иде ул авыл. Егерменче елнын җәендә безнең авыл буенча янгын уйнады. Ул безнең өйгә килеп җиткәч, әни безгә—өч балага (алар арасында мин— иң олысы идем) өйдән чыгарга кушты, ә үзе шунда, үзенең каргалган ирен, ягъни безнең әтине алып чыгарга дип өй эчендә калды. Ул аны яна торган өйдән көчкә-көчкә генә күтәреп ишегалдына алып чыкты, аннары кычыткан һәм куаклар баскан койма янындагы төбеннән сап-салкын, көчле чишмә бәреп торган уйсулыкка алып килеп утыртты, ә үзе кулына чиләк алып, кереп китте... Утырдык, өскә су сибештек. Янәшә генә торган ике хуҗалыкны чолгап алган ут бераздан баш өстебездә тере чатыр-гөмбәз булып бергә кушылды. Кайдадыр янган урам ахырында яшереп куелган сугыш кирәк-яраклары гөрселдәде. Ә әни, кабызган машина сыман, чиләк белән һаман-һаман боз шикелле суны чумырып-чумырып ала да әле әти өстенә, әле безгә, әле үзенә сибә... Шулай итеп котылдык. Ә өебез янып бетте, исән бер генә утын агачы да калмады. Бөтен җәй буе туганнар буенча кунып-төнеп йөреп газап чиктек. Көзен ниндидер бер иске сарайга кереп урнаштык. Салкын. Әти авырый. Декабрь аенда әни, мин әтине хастаханәгә алып бару өчен, кулак Галимҗаннан карт атын сорап торды. Аның өчен аңа эшләп түләргә вәгъдә итте. Әни, булдыра алган кадәр, әти белән икебезне дә төрендереп чанага утыртты һәм менә мин, унбер яшьлек малай, бүрексез, аның урынына әллә ниткән тишек-тошык шәл бәйләгән килеш, әтине салкын көндә күп чакрымнарга табибларга дип алып чыгып киттем. Юлда, район үзәгенә ике- өч чакрым ара калганда, арык ат барган җиреннән тотты да егылды. Мин шунда очраган олаулы кешеләрне алып килдем. Алар әтидән: «Бу ат белән нишләргә: суяргамы яисә бернинди файдасыз үлсенме?»— дип сорадылар. Нишлисен, суярга туры килде. Һәм барысы да файдасыз, барысы да, барысы да... Әй, безнең ул сәяхәтебез! Хастаханәдә урын табылмады. Ат белән килеп чыккан трагедия турында әти танышлары аша Галимҗанга хәбәр итте. Ә ул дусты Тимербай белән, давыл шикелле, шундук килеп тә җитте. Икенче көннен иртәсендә үк. Алар ат итен каядыр алып киттеләр, ә авыру әтине минем күз алдымда тотып кыйнадылар. Намаз укыдылар да кыйнадылар. Кыйнагач эткәләп-төрткәләп чанага салдылар, аның янына мине дә укмаштырдылар һәм симез ике ат безне кире Арысланга таба алып китте. Көн кояшлы, салкынча. Сүзсез генә элдерәбез. Ә урман эченә үк кергәч, Галимҗанның дусты: «Нигә аларны тиккә утыртып, атларны ардырып йөрергә?!»—димәсенме! Галимҗан жавап бирмәде, бары тик өрәк сыман сары күзләре белән әтигә кырын гына карап алды. Күпме барганбыздыр, кинәт атлар, пошкырышып алдылар да, туктап калдылар. Галимҗан безгә таба борылып карады: «Туңдыгызмы, кошчыклар? Йәгез әле, төшегез! Ә-ә, сез булдыра алмыйсыз, аһ, сез авырумыни?—дип сөйләнде.—Ә минем аргамакны, инвалид, үтергәнче куаларга булдырдыңмы?» Ул әтине эләктереп алды да чанадан карга өстерәп төшерде һәм типкәли башлады. Мин аларга ташландым, Галимҗанның зур итекле аякларын эләктердем дә, мөгаен, монарчы беркайчан да булмаганча, бик-бик каты итеп кулларым белән кысып алдым. Үзем: «Галимҗан абый, кирәкми алай, кирәкми!»—дип кычкырам. Галимҗан шунда аягы белән агачка эләккән шикелле, карга килеп төште дә: «У-у, шайтан баласы!»—дип улады һәм йодрыгы белән мина шундый итеп китереп сукты, аякка басып, мин тәртәләр арасына, ат койрыгы астына барып төштем. Аннан ничек кирәк алай чыктым, ә дус- әшнәләр инде, әтинең яхшы йортта аяк астына да салмый торган бишмәтен салдырырга дип, селкеп маташалар. Ләкин сез Галимҗанны белмисез. Ул шунда минем башымнан сыерылып төшкән әнинен ертылып-тишелеп беткән шәлен дә алып куйды. «Кат шунда эт шикелле!»—дип типте ул соныннан әтигә. «Ә монысы белән нишлибез?» —дип Тимербай миңа таба ымлады. «Утыр чанага!»—дип кизәнде миңа Галимҗан. «Әтине дә алыгыз, мин аннан башка китмим»,—дип җавап бирдем мин. Кирәк идеммени мин аларга! Галимҗан мине эләктереп алды да башым белән карга тыгып куйды. Суганны түтәлгә утырткан шикелле.

Кыям абый кыска гына итеп көрсенеп алды да сүзсез туктап калды. Без дә дәшмәдек, сөйләүчене куркытудан шикләнеп, хәтта селкенмәдек тә. Ул бер-берсенә атландырган тезләрен алыштырып куйды да яңадан штиблетларын селкетеп алды...

—Без әти белән, бер-беребезгә сыенып, агач астында карда утырдык. «Урман, урман,—дип мыгырданды шунда әти. —«Кара урман» «Кара түгел , ә ак,—дип бүлдердем мин аны.—Йә, әти, нишлибез инде хәзер?» Мин аны урманнан алып чыга алмый идем. Әти миңа бер кап шырпы сузды. Мин коры ботаклар җыйдым, әмма учак ягып җибәреп булмады—туңган кулларда шырпылар һаман сынып карга оча тордылар, мәгәр кабынып китсәләр дә. шундук сүнделәр. Соңгы шырпы да чыжылдап алды да шундук сүнде, һәм әти миңа: «Калдыр мине, бар!»—диде. Мин аны кочаклап алдым «Бар, кадерлем,—диде ул һәм башыннан Галимҗан алырга җирәнгәнме, әллә күрмәгән-сизмәгәнме керләнеп беткән киез бүреген салып мина сузды — Мә, ал, ул сиңа кирәгрәк». Мин урынымнан кузгалмадым «Кире район үзәгенә бар»,—диде ул. Мин һаман багана шикелле басып тора бирәм. Ничектер минем, кеше үлгәннән соң да әле озак еллар яши, дип укыганым бар. Аны белгән кешеләр исән чакта һаман яши бирә икән кеше. Аның турында аны белгән кешеләрдән ишеткән кешеләр булганда да яши икән. Анда, урманда, мин ул каһәрләнгән вакытта, үзем белән алып китү өчен, үземнең яшь, үсә баручы һәр күзәнәгем белән әтине хәтеремә суырдым Юк, әлбәттә, мин хәзер генә шулай уйлыйм, ә ул чакта бары тик еладым гына һәм нишләргә дә белмәдем. «Бар инде, шайтан алгыры!»—дип гырылдады ул һәм үзснен башлыгын кулыма төртте. Мин шунда аннан: «Әнигә ни әйтергә соң?»—дип сорадым. Ул күзләрен йомды да башын гына селкеде «Берни дә әйтмә». Шулай итеп, мин китеп бардым. Бераздан борылып карадым «Бар, улым, бар,—дип кул селтәде ул,—борылып карама!»

Мин әтиемә ярдәм итә алырыма ышана идем әле. Район үзәгенә төнлә килеп җитгем. Башым белән (туңып күшеккән куллар һәм аяклар тынлаусыз иде) юлда очраган беренче ишекне шакыдым. Керттеләр мине, җылыттылар, ашарга бирделәр. Ләкин ул кешеләр, ничек кенә мәрхәмәтле булсалар да, башкасын эшли алмыйлар иде. Иртүк мин әтине калдырган урманга кире кайтып киттем.

Ул... агачка сөялеп, мин калдырып киткән урында ярым ятып тора. Әйтерсең мин килгәнче бераз черем итеп алырга уйлаган. Бары тик шешенке иренендә суыкта оешып каткан кан төере генә күренә. Һәм бераз кар белән каплана төшкән төрле якка таралган чәчләре. Маңгаенда да кар. Эреми торган кар. Мин аларны сыпырып төшердем, чәчләрен рәтләп, аларны башлыгы белән капладым. Беләсезме, безнең «Кара урман»—«Дремучий лес» дигән халык җыры бар. Яхшы, күңелгә тия торган эчкерсез җыр. Әмма хәзер мин аны тыңлый алмыйм. Тыңлый алмыйм...

Үзебезнең авылга кичен кайтып кердем. Кемнәндер вакытлыча калган безнең ярым җимерек торакта әни күренми иде. Суык мич башында энекәш белән сенелкәш кенә тунып утыра. Мин мичкә ягып җибәрдем, чиләк белән су алып кердем дә кайнатырга куйдым. Шунда йоклап киткәнмен. Күрше уятты, әниегез бездә, диде ул. Мин әтине урманда калдырып ярдәм эзләп йөргән вакытта Галимҗан белән Тимербай, Арысланга кайтып, әнине кыйнаганнар да, буш ат абзарында асып куйганнар икән. Ләкин ул үлмәгән. Галимҗанның малае Мифтах (менә бит ничек тә була дөньяда!) әтисе белән дусты чыгып китүгә, елт итеп безнең ишегалдына кереп абзарга үтә дә бауны кисә. Шулай итеп, әнине үлемнән коткара.

«Мич башында ул»,—диделәр миңа, мин күршеләр өенең ишеген ачып кергәч. Аягымнан салдым да эчкә үттем... Әни ансыз килеш чак кына сулый. Башы артка каерылган, чәчләре оешып куерган кара кан белән оеп каткан, ниндидер мамыкта, каурыйларда...

Әйе, исән калды ул. Исән калды...

Ә менә энекәш белән сеңелкәш егерме беренче елның җәендә үлделәр. Ачлык иде. Халык, беләсезме, нәрсә ашады? Алабута белән чөгендер түбе... Алып чыктык туганкайларымны әнине үтерә язган теге ат абзарына, һәм алар берничә көн шунда ятты. Иртәләрен чыга идем дә, минем туганкайларым уянмадылармы икән, дип карый идем. Юк, уянмады алар. Мәетләрне авыл буенча олау җыеп йөри иде. Анда атны безнең бер туганыбыз җигә иде. Энекәшем белән сеңелкәшемне ул алып китте һәм соңыннан әнигә (ул бик каты авырый һәм урыныннан тора алмый иде) гомуми кабердә аларга яхшы урын эләкте, дип сөйләде. Өскә сеңелкәшемне салганнар, ә анын өстенә башка беркемне дә куймаганнар, ә энекәшнең урыны янәшә, чокыр кырыенда булган. Үземне шушы көнгә тикле кичерә алмыйм... Бер мәртәбә энекәшем мин кайдандыр юнәткән бер кисәк күгәргән кара ипи кисәген сораган иде. Ә мин баш бармагым белән аның мангаена төртеп алдым, бирмәдем. Хәзер ашарга дип өстәл янына килеп утырган саен ипи кисәге тамагымнан үтми, таш булып килә дә тыгыла... Өстәл өстендә җанын теләгән һәр нәрсә бар, тик янәшәмдә минем кечкенә энекәшем генә юк...

Жәй ахырында әни белән без урманда, землянкада яшәдек. Әни үзен начар хис итә, аны яхшырак ашатырга кирәк. Үземә дә кырмыскалар һәм тамырлар белән генә яшәү татлы түгел иде. Кая барасын, караклык итәргә туры килде. Тулы мәгънәсендә түгел, ә болай вак-төяк кенә. Кайчак ялангач сукбай дуслар белән качып-посып йә баерак кешеләрнен өйалларына үтеп керәбез, йә кайчак амбарларын басабыз. Бер тапкыр базга төштем. Баз түгел, ә чокыр, такталар белән тышлап алган зур булмаган чокыр, ә анда ипи—тау хәтле. Түгәрәк ипиләр, түгәрәк ипиләр!.. Сикереп төштем дә күпме алалганча эләктердем, ә чыгарга буй җитми, кечкенә чак бит әле. Аннары ипиләрне бер-берсе өстенә пирамида шикелле куйдым да. шуларга басып чыктым. Әле дә хәтерлим, бер бөтен ипине, кисәкләп, әнигә атна буе алып кайттым. Бөтен килеш алып кайтырга ярамый, чөнки ул хәерне бөтенләй ипиләтә бирмәгәннәрен белә бит. Алып чыккан икенче ипине шулай ук ачлыктан шешенгән дусларым Салих белән Кәримгә бирдем. Алар миннән олырак та, ләкин мин аларга караганда елдамрак идем.

Эләккәнем дә булды, әлбәттә. Кыйналдым да. Бер тапкыр Покровка дигән рус авылында кулымдагы балык белән тотып алдылар Мин әйдә шунда: «Речка поймал, речка поймал»,—дип акланып кычкырырга! Шушы тозлы балыкны!..

Җибәрделәр. Әллә ышандылар инде?..

Покровка нәкъ генерал Дурасов утары урнашкан авыл инде ул. Ифрат зур гәүдәле иде ул генерал Юан гәүдәле, мыеклы, кыскасы, тиешле булганча, чын генерал. Соңгы тапкыр ул Покровкага уналтынчы елда, көз ахырында килде. Төп-төгәл өч көн булды да хатыны һәм малае белән кире китеп барды. Шуннан бирле башка бер дә күренмәде. Исән дип сөйлиләр Парижда яши ди. Хәер, дөрес түгелдер бу. Инде аның малае да минем шикелле карт булырга тиеш

Генерал Дурасовтан башка Покровкада үз дурасовлары, үз ротшильдлары калды, шуңа күрә безне анда аркан белән тарткан сыман тарта иде. Хәзер дә күз алдымда... Ятабыз шулай бер тапкыр Покровкадан бер чакрымдагы артында ташландык чиркәү торган каенлыктагы кыр буенда. Тамаклар тук—ротшильд Овсовның базына төшеп, туйганчы каймак ашап, сөт эчеп чыккан һәм үзебез белән берәр бөтен ак бодай ипиен дә эләктергән идеек. Мин кечкенә булганга, тәрәзә аша кереп, тәрәзә янында ук йоклаучы ирле- хатынлы Овсовлар өстеннән атлап үттем дә—өйалдына! Һәм инде бераздан миңа ничек-ничек эшләргә кирәклеген өйрәткән, тәрәзә төбенә меңгергән, тышта түземлелек белән көтеп торучы олырак дусларым алдында ишек бикләре дә ачык иде. Ятабыз, кояш җылыта, кошлар сайрый Рәхәт! Шунда мин оеп, бөтенләй изрәп йоклап киткәнмен. Кинәт акырган тавышка уянып китсәм, юк, шундук, әле уянганчы ук сикереп тордым бугай да, кемдер әйтмешли, аякларны—кулга. Бер сулышта чиркәүгә барып җитеп, коймасы аша сикердем дә чыктым. Биек койма иде ул. Гажәп, ничек сикерә алдым икән мин анын өстеннән? Барыбыздан да буйлырак булган Кәрим дә булдыра алмады. Шул койма янында тотып алдылар да инде аны

Ә безне кычкыруы белән Салих уятты. Аны беренче булып эләктерделәр.

Винт шикелле әйләнечле баскычтан мин чиркәү түбәсе астына ук менеп җиттем. Юк, түбә астына—монысы сүз шомарту өчен генә, ул чакта инде ул манараның түбәсе җимерелгән иде. Күрәм: биш таза яшь ир-ат минем дусларнын кулларын каера һәм алардан нәрсәдер таләп итә. Нәрсә?! Ипиләрен тартып алдылар. Бик тиз анладым: аларны бер-берсе белән сугышырга мәжбүр итмәкчеләр икән. Бай малайларының әтәчләр сугышын карыйсылары килгән. Ә тоткын дусларым карыша, аларны итекләр белән типкәлиләр, таяклар белән төрткәлиләр, һәм бераздан алар, башта җиңелчә генә, ә аннары, торган саен усалрак итеп, бер-берсенең авыхтарына суга башладылар һәм ахырында канга батканчы сугыштылар. Аннары мин аларны төрле үләннәр кайнатып эчертеп көчкә рәткә керттем, яраларына әрекмән яфрагыннан компресслар куйдым. Бигрәк тә Кәримгә каты эләккән иде. Теге ата дуңгызлар аның җилкәсенә таяк белән кундырганнар һәм ул, бичара, ничектер ямьсез кыяфәттә бөгәрләнеп кырын яткан килеш бик каты ахылдады. Без Арысланга хәтле ничек өстерәлеп кайтканбыздыр и-и!—моны бер Аллаһы Тәгалә генә белә... Ярым тере Кәримне туганнары район үзәгенә, хастаханәгә илттеләр. Бер атнадан соң аны үле килеш кире алып кайттылар. Тик мин үземнең хатирәләрем белән артыгын бугай...

Кыям абый бик җәһәт кенә торып басты да, бүлмә буенча үтеп, тагын кәнәфие янына килде. Без ул үзенең хикәятен сөйләвен дәвам итәр дип уйлаган идек, ләкин Кыям абый ничектер түбәнчелек белән игътибарын шундук минем дуска юнәлтте.

—Шәех, без синең сорауга җавап бирдек, ә үзен?.. Синең хатирәләрең ничек соң, ә-ә? Син үзенне ничек төшенә башладың?

—Ә әниегез терелдеме ул чакта?—дип сорады Шәех аннан.

—Әйе, кышка таба аягына басты һәм йөри башлады... һәм оныкасын карады. Роза үзенен дәү әнисен әле дә хәтерли... Кызыклы язмыш... Ничек булса да бер сөйләрмен әле. Тыңлыйбыз сине, Шәех... Синең дөньяга беренче тәрәзәң ничек ачылды? Ә-ә?

—Мин хәтеремдә нинди мизгелнең беренче булуын белмим дә. Төгәл генә әйтүе кыен.

—Ә үзе безне аптыратты... Һәм без сөйләп тә бирдек.

—Беренче тәрәзә... Минем тәрәзәләр, Кыям абый, якты булды. Менә әти белән мунчада коенабыз...

—Юынабыз,—дип төзәттем мин.

—Юк, коенабыз. Һич югында, мин—коена идем. Әти минем өчен мунчага махсус тимер ялгаш алып килә иде. Утырам шунда һәм челем аша сабын куыклары җибәреп уйныйм. Алар бик кечкенә килеп чыга һәм бик тиз ярылалар да. Әти минем тырышлыгымнан көлеп куйды да, кулларын сабынлап, баш бармагын—баш бармагы, имән бармагын имән бармагы белән тоташтырды да, уч төпләрен язып җибәреп, әкрен генә өрә башлады, аннары катырак итеп... Һәм шунда түшәмгә карбыз зурлыгындагы шар очып менеп китте. Мунча рәтләрен кечкенә, тонык лампочка яктырта иде. Ә шар, ул ялтырый, яктырта. Ул иртәнге кояш шикелле күтәрелә. Мин авызымны ачып, үз-үземне онытып карап торам. Менә шар лампочкага якынлашты, аннары аның белән тигезләнде һәм янәшәдә генә түшәмгә ябышып калды. Ярылмады. Күрше эскәмиядә юынып утырган ир-атлар, юыну турында онытып, башларын өскә күтәрделәр... Ә аннары нәрсә булганын хәтерләмим дә инде, тәмам онытып җибәргәнмен.

—Шуның белән беттеме?—дип сорадым мин.

—Бетте.

—Ялганлыйсың син... Мунчада шар югарыга очмый.

—Ә очты бит менә!

—Тормышта ни генә булмый!—диде Кыям абый.— Ярылмады, димәк?

—Ярылмады.

—Яа-ахшы төш, тормышын якты булачак синең, уща-мараха түгел, юкка ярылмас.

—Төш түгел, ә чын бу...—диде Шәех.—Балачак...

Ә-ә... хәзер ул төш шикелле инде,—дип Кыям абый бармаклары белән әллә нинди хәрәкәтләр ясады да, буялган кара чәчләрен түземсезлек белән артка сыпырып җибәрде. Сөйләшүнең темасы аны кызыксындырудан туктады бугай. —Николай Сергеевич, сез миңа романыгызны укырга биреп торырга вәгъдә иткән идегез.

—Кайсысын?

—«Яшьлек эликсиры»н.

—Зинһар, зинһар,—дип Николай Сергеевич анын үтенечен үтәргә ашыкты. Киштәдә казынганнан соң кәгазь өемнәре арасыннан калын гына бер папканы тартып чыгарды.—Менә ул, алыгыз.

Кыям абый урыныннан егетләрчә сикереп торды да, папканы алып, култык астына кыстырып куйды.

—Ярый, яхшы Сау-сәламәт булуыгызны телим.

—У-ту-ту. Кая ашыктыгыз? Сөйләшеп утырыйк, безнең һәрберебездә шундый кызыклы нәрсәләр бар икән, ә без аларны һаман үзебезнен күнелләрдә йөртәбез...

—Юк, юк, сау булыгыз! Чау-у!

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Томанлы яшьлек дустым

—Тау белән тау гына очрашмый, ә чүлмәк белән чүлмәк бәрелешә,—диде Аширов.

—Бослюд?!—дип гаҗәпләнде Генка-башкисәр.

—Ә кем булсын тагын?—Аширов күп эчүдән анын йөзе күгелҗем көрән-алсу төстә, күз төпләре шешенгән булуына карамастан, шундук таныган балачак дустын кочып алды. —Нәрсә кангырап йөрисең тыл буенча? Сугыштан качып йөрүенме әллә? Яисә ниндидер эштәме син монда? Нинди җилләр ташлады сине Идел буена?

—  Кара син аны, нинди елгыр! Әле монысын әйт, әле тегесен чыгарып сал. Үзең соң? Үзең ничек?..—дип җавап бирде Генка.

Кыска хатын-кызлар сырмасы кигән Генка белән чагыштырганда, өстенә ике якка төймәләнүле, әле тузмаган пинҗәк, башына фетр эшләпә кигән һәм шома гына итеп кырынып та азган Аширов фон-барон шикелле күренә иде...

Хәрби комиссариаттан төнге качуыннан соң аның язмышы бик яхшы гына җайланды. Савиновкадагы тавыш-тынсыз өй яңа хуҗасын герле сәгатьнең тигез текелдәве, ипи-тоз, өстәлдәге пешерелгән бәрәңге һәм биек тимер караваттагы йомшак, чиста урын-җир белән каршы алды. Ул рәхәтләнеп яхшы, сыйфатлы тәмле ашамлыклар чәйни-чәйни, сәгатьтәге ата мәченең күзләрен ничек анда-монда йөртүен күзәтеп ята бирде һәм керосин лампасын өреп сүндермичә йокыга да китте. Иркенәеп калды, унышсызлыклар, борчулар артта калуына тәмам ышанган иде инде.

Тан атканда Аширов тирә-якны әйләнеп чыкты. Янәсе, кирәге-ние чыга калса, «кладовшик Иван Петров» унышсызлыкка очраса, дип язын ук күзе төшеп, әйләнә-тирәсенә беренче рекогносцировка ясаган һәм аның күршедә яшәүче хуҗасы белән сату-алу турында сөйләшүләр алып барган бу ярым җимерек өй тирәсендә аннан бирле берәр төрле үзгәреш килеп чыкмаганмы. Юк, монда берни дә үзгәрмәгән иде. Янәшәдә генә шул ук зират, түбәсез калган манаралы монастырь, тынлык...

Күргәненнән канәгать калып, Мариясе янына китте. Тәрәзә төбендә куркынычсызлык турында хәбәр итәргә тиешле әрекмән яфрагыдай чәчәк үсеп утырган чүлмәкне күреп, аның тәрәзәсен чиертте. Мария ишекне киң итеп, каерып ачты һәм, үзен сөйкемлесе белән очрашуга ничек кенә әзерләп куйган булмасын, тыела алмыйча, барыбер каты итеп: «Ой!»—дип кычкырып җибәрде.

—Әкрен, ахмак!—диде аңа Аширов һәм ой эченә узды

Аның янында ун минуттан артык тормады. Бераз үпте-кочаклады, аннары кайбер күрсәтмәләр бирде дә чыгып та китте.

—  Кая киттең син?—дип сорады хатыны.

—Эшләр көтә.

Бер сәгатьтән соң ул инде трусиктан гына шәһәр үзәгендәге азык-төлек конторасының касса бүлмәләре буенча «эш» өчен кирәкле кәгазьләр сайлап һәм аларга кирәкле мөһерләр сугып йөри иде. Тышка, саф һавага, картон һәм фанер әрҗәләр белән тулган буш ишегалдына да (эш башланырга әле шактый вакыт бар иде) үзе конторага көч-хәл белән генә сыйган шул ук форточкадан чыкты. Әрҗәләрнең берсендә аның яхшы итеп төреп куелган киемнәре ята иде. «Бер яманлыкның бер яхшы ягы да була,—дип уйлап алды Аширов. — Арестант сохариенда ябыгып кондициягә җиттем, әнә нинди форточка аша үтәрлек булып калганмын!»

Бу форточканы ул әле кладовшик Иван Петров булып эшләп йөргәндә үк күреп алган иде.

Аширов өенә кайтып җиткәндә кояш Казансу янындагы Рус Швейцариясе калкулыклары артыннан күренеп кенә килә иде әле. Ул стенадагы сәгатьнең герен күтәреп куйды да салкынча урын-җиргә кереп чумды. Алай да йокыга китә алмады, кайнарланган чуены (ул үзенең башын шулай дип атый иде) бернигә карамый пешерүен дәвам итте һәм аны берничек тә суытып булмый иде. Шулай бер минут та йоклый алмыйча, урын-җирен изеп-туздырып, мендәрен кыйнап бетергән Аширов, сөйләшүләре буенча нәкъ сәгать сигездә килергә тиешле Мариягә ишек ачарга дип чыгып китте.

Йокысызлыктан күзләрендәге ниндидер комнар чәнчүенә карамастан, ул сөйгәнен ягымлы каршы алды. Беренчедән, аның киндер сумкасыннан итле кәбестә ашы исе килә иде, ә икенчедән, ул бу иртәдә вак-төягенә хәтле уйлаган планы астына сызык сызып куйды. «Эш» кә әзерлек өчен, исәпләве буенча, нибары бер атна чамасы вакыт кына кирәк иде.

Тик өстендә сорау билгесе торган бердәнбер нәрсә—җинаятьтәш иптәш табу мәсьәләсе. Ана кул астында булган кеше кирәк иде. Ләкин кайдан казып аласың ди аны?

Һәм менә, бәхеткә, көтмәгәндә генә Гена-башкисәр килеп чыкты. Менә дигән ассистент—моннан уңаен уйлап та табалмыйсын! Аширов аны яңа йортына кереп урнашканнан һәм азык-төлек конторына ясалган уңышлы походыннан соң Түбән пристань янында туры китерде. Ул, утыннар әрҗәсе артына басып, ач күзләре белән баржага арыш ипиләре төягәнне күзәтеп тора иде. Агач әрҗәләргә салынган ипи кирпечләрен олаулардан дебаркадер аша ташланган селкенеп торган күперчекләр аша хатын-кыз йөкчеләр ташый. Бер арба янында винтовкалы солдат басып тора. Гена кыл сыман сакал баскан ияген кашып алды да, Аширов стенасына эленгән сәгатьтәге ата мәче сыман, әрле-бирле йөргән хатын-кызлар артыннан күзәтеп, яшел күзләрен шул якка юнәлтте. Бары тик стенадагы мәченең генә күзләре ваемсыз, ә моныкылар ач бүренеке шикелле яна иде. Аширов белән дә шул йөкче хатыннардан күзен алмыйча гына сөйләште. Әйтерсең аларның кайсы булса да берсе менә хәзер әрҗәсеннән ялгыш кына бер кирпеч ипиен төшереп җибәрергә һәм бу турыда Гена-Геннадийны кисәтеп куярга тиеш иде.

—Төкрекләреңне җый!—дип елмаеп куйды Аширов, тәмәке кабызып. Һәм бер мәртәбә төн белән бөтен иртәне елгада колхоз каравылчысы Ерофей мылтыгыннан атылган арт ягындагы тозны юып үткәргән томанлы яшьлек дустының йөзенә төтен җибәреп.

—Кая төйиләр алар моны?—дип авызын кыегайтты Гена.—Шәһәрдә— карточка буенча, а монда—олаулар, баржалар белән...

—Каялар тавына. Тартасыңмы?

—Бир,—диде Гена, карашын йөкчеләрдән алып.

Таулар фонында җайдаклы абрек сурәте төшерелгән зәнгәр каптан папиросны бармагы белән кагып, Аширов, бер дә читләтеп тормыйча, ана:

—Акыл белән эш иткәндә ипине бу мескен олауларның барысын бергә кушканнан да күбрәк кулга төшереп була,—диде.—Җитмәсә, бик гали генә.

—Шаяртасың?—дип төтененә тончыгып куйды Башкисәр.

—Һич тә.

Гена аның бик купшы, көяз кыяфәтенә, эшләпәсенә, пинҗәгенә, ботинкаларына, зәңгәрләнеп ялтырап торган иягенә әле генә игътибар итте һәм сукбайның яшел күзләре аңа хөрмәт белән ялтырап китте.

Аның сукбай һәм дезертир икәнен Аширов бик тиз аңлап алды. Шуна күрә сөйләшүне озакка сузмыйча, шундук һәм ачыктан-ачык алып барды. «Юк, һич тә үзгәрмәгән син,—дип уйлады Аширов эченнән, «эш» турындагы уен дәвам итеп.—Синең белән кайбер нәрсә пешерергә була». Ул Башкисәрнең физик яктан да, акыл ягыннан да һәм башка яклардан да мөмкинлекләрен яхшы белә иде. Хәер, аның алары әлләни кызыгырлык түгел иде түгелен дә, ләкин нишлисең, бу хәлдә анын өчен барыбер ул да табыш иде.

Аширов балачак дустын, хәзер инде компаньоны да, үзенә Савиновкага алып кайтты һәм беренче эш итеп аның тышкы кыяфәте белән шөгыльләнде. Примуста бер чиләк су кайнатты, аңа бер кисәк сабын бирде, кулына кырыну пәкесе тоттырды...

—Кырындырганчы, сине ут белән көйдерүе җиңелрәк бугай,—дип көлде ул.

—Бераз үсте шул.

—Әй, ничек сасыттын син!

—Сугыш башланганнан бирле юынганым юк шул.

Бер чиләк су гына аз булып чыкты. Ярый әле, шулчак Мария килде. Ул коедан су ташыды да примусны шундый итеп рәтләп җибәрде, хәтта ул әкияттәге Змей-Горыныч шикелле гөрелди үк башлады. Бераздан хатын ашамлыклар алып килергә дип чыгып чапты.

Гена куркыныч пәкене янаклары буенча йөртә-йөртә гамьсез генә искә төшерде:

—Хәтерлисеңме, самопалдан каргаларга аткан идек? Ә-ә, Ашира- Кашира? Ул чакта кулын ярыйсы гына пеште бит синең. Аның каравы хәзер син бөркет шикелле. Хәер, нәрсә инде монда... Кемгә кем булырга язган булган, шулай килеп чыккан да. Бары шулай гына. Һәр кошның үз җилпенүе була...

Кинәт аның артында:

—Хенде хох!—дигән тавыш яңгырады. Гена, шаккатып, борылып караса, ана пистолет көпшәсенең кара авызы карап тора иде.

—Ташла шаяруыңны!—диде ул, көчкә телгә килеп.

—  Мин шаярмыйм,—дип сөзеп чыгарды Аширов.—Мин соңгы мәртәбә кабатлыйм: синең алдыңда майор Егоров, Виктор Васильевич. Оныт Ашировны. Аңладыңмы?

—Аңладым, иптәш майор! Шылды!

      Үзегезнең туалетыгызны дәвам итегез, дип рөхсәт итте аңа «майор Егоров». ГТ пистолетын тупа башы белән кесәсенә төшереп.

Гена төкереген йотып куйды, пәкесе белән сабынланган битеннән үткәрде дә тагын борылып карады.

—Карале, болай суелырга да мөмкин иде бит, актыгында вакытын чамаза син. Кулымда пәке икәнен күреп торасың бит.

Сине болай гиз генә суеп булмый,—дип Аширов тезе белән ягымлы итеп аның җилкәсенә йомшак кына төртеп алды. Тәмәке кабызып җибәрде. Өстәл янындагы тумбочка янына үтте.

—  Менә сиңа яңа эчке киемнәр—күлмәк, пинҗәк. Алар бик яңа ук түгел, әлбәттә, ләкин синең өчен яңа әле болар. Эшләп акча алгач түләрсен. Ул шунда стаканга спирт-чимал салды да эчеп җибәрде, йөзен җыерды:

—Фу, сасы нәрсә!

—Ә миңа?—дип Гена бугаз төенен аска-өскә йөртеп алды. Аның бугаз төене зур, очлы, кырынганда ул беренче чиратта шуннан башлый. Геннадий әле бик кечкенә чакта анда үз теләге белән бармаган озак сроклы урман кисүдән кайткан абзыйсы—әнисенең абыйсы очраганда аңа: «Алкаш булырсың»,—дигән.—«Нигә?»—дип сораган малай —«Бугаз төенең туры килеп тора»,—дип җавап биргән абзыйсы.

—Ә миңа?—дип кабатлады Гена.

—Өлгерерсең. Менә дус хатын кайткач кичке аш ашап алырбыз. Син кайда тукталдын? Әллә кайда туры килсә, шундамы?

—Хәзергә синдә бит әле.

—Миндә ярамый. Киенерсең, ашарсын, документлар алырсын да ать два моннан! Аңладыңмы?

—Аңладым.

—Аңладым түгел, ә есть, иптәш майор!

—Есть, иптәш майор!

Чиста итеп кырынган Гена, урындыктан сикереп торды да, яшьләрчә кин итеп елмаеп честь бирде.

—  Буш башка кулны куймыйлар.

Ышандырырга батырчылык итәм, иптәш майор, ул күренгәнчә алай ук буш түгел.

—Мин ябылмаган башны күздә тоттым, бүкән,—дип Аширов карашы белән компаньонын, тегүче үзенең заказчигын караган сыман, баштанаяк күзе белән өтеп чыкты һәм эченнән: «Сүлпәннең сүлпәне, ничек булган, шулай калган да бу»,—дип уйлап алды.—Ә кычкырып:—Бер яктан бу яхшы да,—диде.

—Нәрсә яхшы?—дип сорады кунак, аңламыйча, ябык, төксез аякларын яңа эчке ыштан балагыннан чыгарып.

—  Икенче яктан, бик үк яхшы да түгел... Ләкин икенчесен рөхсәт итмәбез. Киен, киен,—диде Аширов һәм тәрәзәгә ымлады:—Әнә минем гүзәлем кайтып килә.

Бөтен дезертирлык елларында беренче мәртәбә ашказанын шулай бик төпле итеп тутырып, бар нәрсә турында сөйләшеп һәм, ул, ягъни ниндидер Г.Н.Трофимов фронтка чакырыла диелгән чакыру кәгазен алып, Гена—яңа гына барлыкка килгән призывник, тәмам караңгы төшкәч, ашыкмыйча гына пычрак Савиновкадан шәһәргә, үзенең инде өченче атнасын яшәгән подвалчыгына таба чапылдатты. Күңелендә тынычлык: чакыру кәгазе анын булмаган паспортын күрсәтүдән котылу мөмкинлеге бирә иде.

Тегермән комбинатында

Алар ике көннән соң очраштылар. Гена аһ итте: аның алдында Аширов түгел, ә погонлы, кобура авырлыгы сизелеп торган чын гвардия майоры басып тора! Һәм дә иң гаҗәпләндергәне—ул коляскалы мотоциклда иде.

—Иблис!—дип куйды Гена, калтыравыклы тавыш белән.

—Йә, йә, эмоциясез генә,—дип кырт кисте Аширов,—әйдә утыр. Юк, артка түгел, ә коляскага. Тиз бул!

Ниндидер чүплеккә кереп туктадылар. Анда Аширов Генаны солдат киемнәре кияргә мәҗбүр итте.

—Әй, шайтан, әй, татар!—дия-дия караштырды ул үзен ияләнмәгән киемнәрдә—гимнастеркада, итекләрдә... Дәүләт миңа бу киемнәрне кигезә алмады, ә син—бер, ике һәм менә—әзер дә!

—  Нәкъ капчык шикелле утыра,—дип сүгенеп алды Аширов,—бераз каешыңны кыса төш.

—Ә ничек?

Яңа гына солдат хезмәтенә атынган Гена майорның билендәге каешы белән нишләгәнен дә сизми катды, шундук күкрәк читлегеннән аста тимер боҗра белән кыскан шикелле булды

—У-у, авырта бит!

—Түз!—дип Аширов аны этеп җибәрде һәм Гена шап итеп мотоцикл коляскасына килеп төште. —Һәм тыңла. Хәзер Печишега тегермән комбинатына элдертәбез...

—  Кайда соң ул?

—  Монысы сине борчырга тиеш түгел. Иделнең теге ягында. Кыскасы, мин директорга керәм, ә син тачка янында каласын. Һәм, кара анны, сүнә күрмәсен!

Аширов бөтенесен дә алдан уйлап куйган. Аның күкрәк кесәсендә, шәхес таныклыгы эчендә, анын өстендә барыннан да бигрәк үзе баш күгәрмичә эшләгән һәм аңа «Кызыл туендыручы» тегермән комбинатыннан хәрби часть өчен 50 илле тонна он алырга рөхсәт итә торган накладной ята. Ул тиешле махсус бланкта, тиешле мөһер белән, менә дигән итеп эшләнгән! Аңа исә интендант хезмәте начальнигы майор Егоров исеменә бирелгән ышаныч язуы да теркәлгән.

Илле тонна! Аз да түгел, күп тә түгел. Монда инде барлык шикләр дә читтә калып торсын. Әгәр биш капчык кына булса, аны тикшерергә генә түгел, ә кабат-кабат тикшерергә мөмкиннәр, ә ярты йөз тонна икән, монда нинди шик булырга мөмкин? Ләкин Аширов, кирәк була калса дип, мотоциклны әзер тотарга кушты һәм пистолетын да саклагычтан алды. Арт санының бер ягында торган кобурасы да очраклы рәвештә генә чишелгән иде...

Ләкин барысы да имин үтте. Директор—буби тузына охшаган шундый бер җирән, мәһабәт кыяфәтле кеше—гвардия майорын Америка сигареты белән сыйлады. Тыл шәһәрендәге җитәкче өлешенә төшкән, ләкин, мөгаен, һич тә фронттагыннан җиңел булмаган авырлык турында сөйләп алды һәм бер селтәнү белән аңын күңелендәге тынычсызлыгын сызып ташлады.

—Хәзер—бухгалтерга, иптәш майор,—диде ул.

Бухгалтер дигәне бик юан гына хатын-кыз булып чыкты. Ул бернинди артык сүзсез генә күчергеч кәгазь аша өч данә накладной язып бирде. Аның бер данәсен шундук үзенең папкасына салып куйды, калган икесен:

—  Берсе үзегезгә, икенчесен чыкканда капка төбендә проходнойда калдырырсыз,—дип Ашировка сузды.

—Димәк, пропуск шикелле, —дип ачыклады Аширов, бик кирәкле бу кәгазьләрне сак кына алып.—Ә сезнең исемегез ничек?

—Ә нәрсә?

—Юк, болай гына.. Берәр чибәр хатын-кыз күрсәм, гел аның исемен белергә тырышам. Исем бит туры килергә тиеш.

—Светлана Петровна —Бухгалтер хатынның таш сыман булган йөзе кинәт дымлы елмаюда эреп китте . —Туры китәме соң?

—О-о! Туп-туры нәкъ үзәгенә! Мин фронтта чакта безнен полк командиры: «Хатын-кызның бар җире дә матур булырга тиеш,—йөзе дә, исеме дә, киеме дә»,—дип кабатларга ярата иде. Беләсез бит, фронтта ничек, буш минутларда бар сүзләр дә бары тик сезнен хакта гына. Чыгаралар да ирләр үзләренең җанкай-җанашларының фотоларын, аларга сокланып-сокланып карыйлар, бер-берсенә күрсәтешәләр һәм Люба, Вералары яисә менә йөрәге янындагы Светланасы белән сугышка керәләр...

—Күренеп тора, күпне күргән икән сез,—диде Светлана Петровна, майордан күзен алмыйча —Тик минем фотокарточкам белән беркем дә сугышка керми.

—Нишләп?

—Шулай килеп чыкты инде. Мин үземнең егетемне очратырга өлгерми калдым. Каһәр суккан сугыш аркасында!

—Тиздән күкрәп туктый ул сугыш, аннары солдаткайлар кире кайтып керерләр,—диде Аширов. Ләкин ашыга төште, бу юан хатын белән сөйләшеп торырга вакыты юк иде. Башка вакытта, бүтән урында булса бер хәл иде...

Ләкин бухгалтер хатын әле бу фронтовик майор алдында үз бурычын үтәлмәгән дип санады бугай, аны документларында онның сортын, дымлылыгын күрсәтергә тиеш булган лабораториягә озатып куярга алынды.

Ишегалдында, нервыланып, мотоцикл тирәсендә Гена йөренә. Ул «командир»ны юан хатын белән күреп, урынында катып калды.

Аширов аның яныннан үтеп барышлый аңа:

—Моторны сүндер, тәмәке тарта тор!—диде.

Лабораториядә Ашировның онны бүген үк алып чыгарга тиешлеге ачыкланды.

—Ләкин бүген минем транспортым юк!—диде ул, кайгырып.

—Бүгенге число белән яздырылган икән, димәк, ул комбинат капкасы аша да бүген үтәргә тиеш,—диделәр аңа.

Шунда Светлана Петровна тагын ярдәмгә килде. Ул майорның терсәгенә җиңелчә генә кагылып алды да, күзләре белән: «Кайгырмагыз!» дигәнне аңлатты.

Кабат ишегалдына чыккач, бухгалтер хатын аңа мондагы авыл кибетенә сугылырга киңәш итте. Әгәр дә аларның склады буш була калса, алар белән аны вакытлыча файдаланып тору турында килешергә кирәк, янәсе.

—Телисезме, шунда мин дә сезнең белән барып киләм?

Аширов эченнән генә, эш бетте, көлтә генә җыясы калды, дип сөенеп куйды. Ул кулындагы сүнгән төпчеген юлның икенче ягындагы чүп савытына ыргытты һәм ул туп-туры аның ачык авызына ук барып төште. Яхшы билге иде бу.

Чыннан да кибет мөдире, уңган гимнастеркадан булган бер күзле сумса, үзен үгетләгәнне көттермәде, әле гвардия майорына, әле бухгалтер хатынга ихтирам белән карап: «Рәхим итегез, безнең амбарда яздан бирле җил генә уйный»,—диде. Хәтта шундук ачкычын да чыгарып бирде. Аширов, аның бу хезмәте өчен күпме тиешле булуын ачыкларга тырышуына каршы мөдир тик кулын гына селтәде: «Нинди чут?!»—янәсе.

—Менә булды,—дип шатлыклы елмайды Светлана Петровна, аннан кире кайтканда. Ләкин гвардия майоры күңелсез иде.

—Ул илле тонна онны кибет складына ничек ташып куярга сон миңа?! Мотоциклдамы?—дип сорады ул борчулы йөз белән.

— Нишләп мотоциклда булсын?.. Директорга керегез, безнен бит атларыбыз да бар. Телисезме, бергә керәбез?

Җирән туз баягы майор белән үзенен баш бухгалтерын ачык каршы алды. Кыенлыкның нидә икәнен белгәч, башын алгы бүлмәгә таба тыкты да каты тавыш белән:

—Атлар паркы начальнигын дәшегез миңа!—дип боерды.

Көрән эш халатыннан, башына кепка кигән, колак артына карандаш кисәге кыстырып куйган чал чәчле карт—атлар паркы начальнигы үз эшен яхшы белә торган кеше булып чыкты. Шунда ул туп-туры: — Директорның майорга булышырга дигән боерыгы яхшы нәрсә анысы, ярар, булышырбыз, тик атлар кешеләр түгел, алар бушка эшләргә өйрәнмәгәннәр шул»,—дип белдерде Аннары, операциягә—җиде олау, алты олаучы, удар хезмәт өчен—биш капчык он, дип килештеләр. Атлар он ашамыймы? Әй, ничек кенә ашыйлар әле!

—Көпә-көндез талау бу,— дип бәяләде моны гвардия майоры, ләкин башка чара юк иде.

Атлы-ьигүле гвардия җыенып маташканда Аширов яжадан Светлана Петровна янына килеп керде.

Хатын май аендагы сары гөл шикелле кызарып чыкты. Майор үкчәләрен бер-беренә бәреп куйды да сәламләп башын түбән иде дә шушы көннәрдә фронтка китеп барачак бөтен хәрби часть исеменнән үз вазифаларына бик җитди караган өчен аңа рәхмәт белдерде һәм кичен яхшы оештырылган бу эшне билгеләп үтәргә тәкъдим ясады.

Хатын җавап бирмәде, ләкин анын риза икәнлеге болай да ачык күренеп тора иде. Шундук шатланырга гына оялды бугай ул, ә болай бу минутны бик озак, бәлки, бөтен гомере буе көткән иде шикелле. Бу минутның чыннан да нәкъ аныкы, ул көткән минут, ә бу кеше нәкъ шул, аңа күктән иңдерелгән бердәнбере икәнлегенә шиге юк иде

—  Һәм соңгы үтенечем, хөрмәтле Светлана Петровна, миңа үземнең ярдәмчем һәм мотоциклым белән кайда тукталырга мөмкин булыр икән? Мөгаен, иң катлаулы мәсьәлә шушыдыр —дип күзләрен кыса төшеп карады аңа Аширов.

—Бәй-й, шушындый кадерле кунакларга бездә һәркайда шат булырлар. Борчылмагыз, баш өстегездә түбә дә булыр, башкасы да, —диде ана Светлана Петровна, элеккедән дә артык кызара төшеп.

Йөкчеләр кичкә тикле эшләде

Авыл кибетенең склады булып хезмәт иткән бүрәнәдән салынган амбарга сонгы капчык онны китергәндә караңгы төшкән иде инде. Аширов кыйшаеп беткән авыр ишекне йозак белән шартлатып бикләп алды да, борчылып тәмәке кабызып җибәрде. Инде ишегалдында төн, ә Светлана Петровнадан сәлам дә, бернинди хәбәр дә юк... Алдадымы икән әллә?

Янында Гена калган мотоцикл тирәсендә тавышлар ишетелде. Аширов текәлеп караңгылыкка карады. Анда ярдәмчесе ниндидер гүзәл белән басып тора һәм кулы белән складка таба ишарә ясый иде. Гүзәл көлеп җибәрде. Гена да шаркылдап көлеп куйды. Гвардия майоры гимнастеркасының каешы астындагы җыерчыкларын тигезләп алды да, ашыкмыйча гына мотоциклга таба атлады. Барысы да тәртиптә. Светлана Петровна элемтәчесен җибәргән булган икән.

Икенче көнне Печишедән кайтып барганда Аширов юл буе көр күнел белән көлә-көлә кайтты. Махмырлан ярым исән Гена гына коляскада юлдагы һәр түмгәк саен, андагы җанын саклап калырга тырышкандай, күкрәгенә тотынды һәм моның белән шефынын кәефен китерде. Аширов көлә һәм аның күңелен күтәрмәкче була

—Зарар юк, төшкә рәтләнерсең

—  Бир инде баш төзәтергә,—дип аптырата башлады Гена, балачак дустының тавышында хәленә керүне сизеп. Ләкин тегесе кырт кисте.

Ярамый! Кайтып җитсәк-бер хәл. ник шунда баш түбәннән чуммыйсың.

Ашировның башы махмырлан авыртмый идее. Ул бүген тонлә йокламады, дөрес, аз эчте, чөнки аңа икенең берсен сайларга туры килде: йә аракы, йә хатын-кыз. Ә хатын-кыз... Ә Света-конфетка искитәрлек татлы булып чыкты. «Шулай да хатын-кызлар, бездән аермалы буларак, онытылуга сәләтле»,—дип уйлап алды Аширов, узган төннең дәртен ваклыкларына тикле исендә яңартып һәм үзалдына елмаеп куйды. Менә шушылай беренче очрашуда ук мәхәббәт, сөю турында чынлап торып әйтергә мөмкин микәнни? Алар бит барысы да ихлас күңелдән, алар аның шикелле алдамыйлар... Алар алданалар гына. Һәм файда артыннан файда күреп ул—галиҗәнап князь Аширов аларны алдый, алдап йөртә, алар белән туйганчы юана. Акылга сыймаслык нәрсә: анын былбыл булып сайравына ышаналар бит! Ул аның—«үзенең» Светка-конфеткасы артыннан төгәл ике атнадан сон кайтырга вәгъдә бирде, ә тегесе авыз ачып тынлап торды. «Көтәрмен»,—диде аңа хатын саубуллашканда һәм битләреннән ике кулы белән борчак-борчак күз яшьләрен сөртә-сөртә елады. Мөгаен, фронтка әтисен дә болай озатмагандыр, ә мине... Аширов «мине» дигәч, үзенә «сөйгәнен» димәкче иде дә, кинәт « мине, дезертир һәм аферистны» дип куйды. Һәм рәхәтләнеп шаркылдап көлеп жибәрде.

Паром янында, түбәләре каплаулы хәрби йөк машиналарын үткәрә торгач, шактый тоткарланырга туры килде. Мотоцикл артына милиция «кәҗәсе»—тент белән ябылган «ГАЗ-67» машинасы килеп туктады. Аны күреп, Башкисәр курка калды, хәтта аның махмыры да бик тиз күккә очты бугай. Ул коляскадан төште дә, кызганыч кыяфәттә елмаеп, куаклар арасына кереп китте. Янәсе, кече йомышы белән.

—Ерак китмә!—дип калды Аширов аның артыннан. Үзенең тышкы кыяфәтеннән дә, документларыннан да, тегермән комбинатында да чиста эшләвенә шикләнмичә, мотоцикл моторын сүндерде дә тәмәке кабызып җибәрде. Ә төнге типтерүләре турында бары тик авыл кибете мөдире, юан Света һәм аннан соң компания төн кунган аның дусты Глафира гына белә иде. Гена, әлбәттә, анда бераз артыгын такылдады, ләкин барыбер—уңга-сулга лыгырдап йөрүдән хатын-кызларга да, сату итүче иргә дә мәгънә юк. Гена алай да Глашанын күңелен яуларга өлгерде, үгетләп күндерде. Иртән Глаша капчык сыман гимнастеркадагы үзенең көтелмәгән бәхетен кызганып куйды, аңа кыяр тозлыгы эчерде. «Кемне иркәләгәннәрен белсәләр икән болар,—дип уйлап алды Аширов.—Хәер, ә белгән булсалар, шуннан нәрсә? Бәлки, бары шунда гына кирәгенчә, чынлап торып, хатын-кыз күңеленең бөтен барлыгы белән бәяләрләр иде, ә-ә?! Ярар, болай да инде!..»

Яр буена буш паром килеп туктады. Чуар колонна хәрәкәткә килде, дөбердәде, кычкыртты.

—Геныч, чык!—диде Аширов әкрен генә, тартып бетермәгән папиросын еракка чиртеп.

—Нәрсә? Киттекмени?—дип, йөзенә изге кеше кыяфәте иңдереп, шунда булышчы куаклар арасыннан килеп чыкты.—Бераз җиңеләйде бугай, иптәш майор.—Һәм пилоткасына кулын куеп алды.

—Честь бирмә әле син, бүкән! Утыр... Һәм бертуктаусыз як-ягына каранма. Бу этләр барыбер махмырдан төзәлергә бирмәс сиңа...

—Секундка гына, иптәш майор, бер генә секундка.—Башкисәр коляскага кереп утырды да милиция машинасының түземсез рәвештә үкергән тавышына таба тагын бер мәртәбә карап алды, аннары колга шикелле турайды.—Кузгал.

—Кузгал, кузгал... Кабынмый әле, кабахәт!—Аширов ватарлык итеп стартерга басты, сүгенде... Милиция «кәжә»сенең акайган карашы астында анын салкын канлылыгы юкка чыкты. Машина ишеге шулчак шыгырдап куйгач һәм аннан маңгаена бик түбән үк итеп батырып кигән кыр фуражкасы астындагы дуңгызныкы шикелле аксыл керфекле нык, таза капитан килеп чыккач, аңа бөтенләй начар булып китте.

«Миллион да түгел...—дип үз-үзенә билгеләп куйды Аширов, каушап калып.—Энкавэдэ, энкагэбэ, патрульме, әллә бу «кәҗә»нең очраклы юлдашы гынамы? Шайтан белгән!» Капитан барлык гаскәрләр өчен гомуми булган аерымлык билгеле кысан гимнастеркадан иде. Гәүдәсе каешлар белән аркылы- торкылы эләктерелгән, бер ягына авыраеп торган кобура тагылган.

—  Кабынмыймы, иптәш майор?—дип сорады ул, эшлекле кыяфәт белән.

—Шайтаныма олагасы нәрсә бу!—дип бик эчкерсез сүгенеп куйды Аширов.— Иске-москы! Күптән ташларга вакыт югыйсә. Нигә азапланамдыр?

—Анысына һәрвакыт өлгерергә була. Каягыз әле. карыйм,—дип капитан рульне алды да газ ручкасын боргалады, итеге белән стартер рычагына бик каты итеп басып алды һәм «иске-москы» үкереп жибәрде.

Дуслар, Иделнең сул ягына чыгып, милиция «Газ»игы үз юлы белән авыл юлына төшеп борылып киткәч кенә тынычланып калдылар. Ә менә паромда чыкканда куркудан котлары алынды. Анда кысан гимнастеркалы, кыска муенлы, аксыл керфекле капитан эчкерсез сөйләшүләр башлап җибәрде дә сораулар яудырды: «нәрсә?» дә «кайчан?», «нигә?» .Хәтта аларга паром урынында туктап калган шикелле тоелды. Аширов анын миенә пудраны мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып сипте сибүен. Ә тегермән комбинаты турында ләм-мим. Капитанның үзе турында нибары анын фамилиясе Дубов икәнен генә белә алды. «Органнардан бу...—дип нәтиҗә ясап куйды Аширов.—Аның ялтыравыклы алдавычына эләгергә Ходай язмасын».

Ләкин янаган кебек тоелган куркыныч үтеп китте.

Каршыга тыныч кына кырлар, тау битләре, сирәк агачлар йөгерешә. Мотоцикл да башка чыгымчыламады, тигез һәм тынлаучан гына бара бирде. Елга аша чыкканда телсез калган Башкисәр тагын җанланып китте:

—Алай да без кичә аракыдан соң ниткән шакшы нәрсә эчтек?—дип сорады ул.—Шул нәрсә, анасын саткыры, әлегә тикле чарлакны шешә бөкесен ача торган борау шикелле бораулап тора.

—  Без түгел, ә син —дип җавап кайтарды Аширов, ачуланмыйча гына.

Инде ул уенда Печище оныннан алыначак табышны исәпләп бара иде.

«Маэстро» ассистентлардан уңды.

Аширов, шушындый имзалы документ белән килүче кешегә шунда күрсәтелгән кадәрле он бирергә тиешлеге турында килешеп, авыл кибете мөдиренә үзенең сырлы-сырлы, катлаулы имзасы үрнәген калдырган иде. Мөдир аны хәрбиләрчә ачык итеп: «Үтәлгән булыр!»—дип әйтеп алды. Шуны раслагандай, ул бердәнбер күзен кәнди сыман түгәрәкләндереп куйды, икенчесе кара тукыма «күзлек» белене белән капланып, тыгыз итеп бәйләп куелган иде. Төнлә өстәл янында эчеп утырганда ул эчпошыргыч итеп, үзенә чират җиткәч (тыңлаучылар, тынлап бетермичә, алышына тордылар), барысына да ниндидер Занозовка, әллә Зазнобушка тирәсендә барган сугыш, шул сугышның чынында итгурагыч машинасы кебек булуы һәм аны—үзенең гвардиячеләрен атакага күтәргән отделение командирын, ничек итеп фашист минасы күккә чөеп атуы турында сөйләде. Дөрес, ул сөйләгәндә, Зазнобушканы, Светлана Петровнаны кочаклаган килеш, шаярып, Аширов кыстырып куйды һәм шуның белән барысының да күңелен күтәреп җибәрде, хәтта, аңа үпкәләмичә, сөйләүче үзе дә шаркылдап көлде. Төнге өчләргә аракы белән көмешкә, ниһаять, мөдирне колаклы кисмәккә әверелдерде һәм ул әле бер, әле икенче якка кыйшая-кыйшая «өйгә, хатын катына» кайтырга дип чыгып китте. Ә иртән ул—сәер күренеш!—кемдер әйтмешли, чак кына тозланган кыяр шикелле чиста, кырынган, ялтырап торган йөзе белән, барысы да тәртиптә булыр, дип, ил сагы хезмәткәрләрен бик җылы гына озатып калды.

Их, Россия-анакай, юаш ат шикелле син. Синдә су ташырга иде, су!..

Аширов үзенең Савиновкадагы уңайлы-җайлы өендә әле генә кайбер финанс исәп-хисаплары ясап алган карандашы белән гимнастеркасының күкрәк кесәсе төймәсенә суккалый-суккалый җыеп куелган урын-җир өстендә аунап ята. Өстәлдә капкачлары ачылган консервалар камалышында башланган аракы шешәсе тора, өстәл астында инде атылган сыра шешәләре батареясы. Чын ләззәт.

Ә кемнәрдер окопларда аркаларын өшетә, дип уйлады ул канәгатьлек белән. Нәрсә, өшетә генәме?! Күпме булдыклы солдатлар Россия кырларында череп ашламага әйләнделәр, күкләрдә яндылар, упкын-чоңгылларда баттылар, дөнья буенча көл булып сибелделәр инде! Аның каравы алар—каһарманнар! Кайберләре. Әйе, барысы да каһарманнар түгел, бары тик кайберләре генә. Күпмесе хәбәрсез булып билгесезлеккә күчте, күпмесе болай гына, хәтта күзе белән дошманны да күрмичә, үз өлешенә тигән кургашынын алды һәм—аля- улю, бетте-китте, туганнар! Улыгыз яисә ирегез урынына чын күңелдән язылган: «Батырларча һәлак булды!» дип язылган кәгазь кисәге көтегез. Ә менә ул исән. Исән! һәм, шөкер, ничек кенә әле! Майор дәрәҗәсенә тикле җитте, ха-ха, наркомның йөз граммын түгел, ә җаны теләгәнчә эчә һәм кайчан теләгәнчә, күпме теләгәнчә ашый. Кабымлыкка—Америка тушенка- консервасы, ә жикелчә махмырлан чыгу өчен шешәле сыра. Рәхим ит. Гомер бит ул кешегә бер генә тапкыр бирелә... һәм анда кем ничек булдыра ала инде: кемдер, көтүдәге сарык шикелле, тимер учакка барып керә, ә кемдер, гафу итәсез, җебегән хайван булырга теләми, кемдер үзен шәхес дип саный һәм моны үзенен һәр адымы белән раслый тора.

Тәрәзәгә шартлы рәвештә кагып алдылар. Геннадий килде. Ике көндә ул, аны балачактан ук ялкау һәм аңгыра алдакчы буларак белгән шефын җитезлеге белән гаҗәпкә калдырып, алты машина он сатты. Дөрес, кайчак аның аңының бик яктырып киткән вакытлары да булгалады. Мәсәлән, җиденче класста укыганда бер машина мәктәп күмерен сатты һәм, шөкер, эләкмәде. Ләкин Гена үзенең аның ише кыланмышлары өчен кирәген еш кына тулысы белән ала килде: еш кыйналды һәм суктырылды. Аңа акыллы шеф-өйрәтүче кирәк иде, шул чакта гына нәрсәдер кулыннан килә аның. Менә хәзер, Печишедәге шикелле. Һәм менә шуннан сон да бара эшләр, һәм Гена тәҗрибәле җитәкче кул астында, интендат хезмәте начальнигы майор Егоров кул куйган документлар белән яллаган полуторка машиналары кузовларына он төйи дә капчыгын бишәр мең сумнан сатып җибәрә.

Аширов татлы гына итеп «Казбек» папиросы суырып алды.

—Нигә ишек төбендә мыштырдыйсың? Кер әйдә,—диде ул Генага.

—Мин монда өйләрне бутадым. Ялгыш синең күршеләренә очып барып кергәнмен, шуңа күрә атлар алдыннан каранам менә хәзер.

—Кем булса да күрдеме сине анда, юкмы?

—Бала-чагалар. .. Бер көтү. Өстәл янында утыралар, ә олысы савытларга баланда салып маташа. Беләсеңме, ул аш дигәне нәрсәдән? Бәрәңге кабыгыннан. Әниегез кайда, дип сорыйм. Эштә, диләр. Ә әтиегез? Фронтта һәлак булды. Флонтга—берсе дөрес итеп әйтә дә алмый әле.

—Олылар өйдә юк иде, дисең, алайса?

—Ю-у-к, берсеннән-берсе кечкенә бала-чагалар гына. Аның каравы күзләре—менә! Чөмерәләр... Өстәлләрендә валчык ипи заты да юк. Ишетәсеңме, әйдә ташлыйк бераз аларга. Бәрәнге дә..

—Ә иң яхшысы—тушенка белән сыра.

—Актыгында бик аз гына булса да он, ә?—диде Гена, үтенгән тавыш белән.

—Юләрләндеңме әллә син?

—Ә нәрсә була? Тонналар белән эш итәбез бит, аннан гына кимемәс.

—Юләрләндекме әллә, дип сорыйм. Алар өйалдыннан туп-туры Черек күлгә, капитан Дубовнын бер чынаяк чәенә эләгергә телисенме? Игелек күрсәтүче табылган, ананны сатыйм... Миллионер. Әниләре кайтыр да. кайдан килде бу күчтәнәч, дип кызыксыныр. Күлшеләл кителде, диярләр шунда аңа... Нинди күршеләр? Кайдан килгән аларга шулкадәр азык? һәм, гомумән: «Нинди, кайдан килгән күршеләр алар, нишләп фронтта кан түкмиләр, ә тылда тыгынып яталар?»—дип төпченә башларлар. Шундук— тиешле җиргә! Бетте диген аннары.

—Балалар кызганыч бит.

—Алдалама. Кызганыч булса, фронтка китәр иден дә, бәлки, шунда аларның әтиләре урынына башыңны салыр идең. Кара син аны, үзеңнән артканыннан игелек кылырга һәм яхшы булып күренергә уйлаган! Бир акчаларны, миллионер!

Башкисәр сүрелеп, күңелсезләнеп калды, инде берничә көн аннан аерылмаган, кайдадыр алыштырып алган кирза сумкасын чиште дә аннан бау белән бәйләнгән акча төргәге тартып чыгарды.

—Монда әле биш капчык өчен җитми...

— Ничек инде ул—әле?—дип күтәрелде Аширов урын-жиреннән.

—Иртәгә биреп бетерергә тиешләр. Минем бер танышым ул.. Иртәгә төп-төгәл сәгать унга вәгъдә итте...

—Таңга калдырасын син мине. Егерме биш меңне кайсыдыр танышына, аның билләһи дигәненә ышанып, бурычка бирденме?!

—Курыкма, су болгата торганнардан түгел, ул мина полуторка машинасы белән булышты.

—Анысы синең эш, син күбрәк тә биреп тора аласын, тик үз өлешеннән генә —Аширов төргәкне алды да, бавын да чишмичә, куенына тыгып куйды.—Үз өлешеңне калган акчаларны китереп биргәч алырсың. —Ул кечкенә стаканга аракы салып эчеп җибәрде дә артыннан суган шытырдатып алды.—Кайчан барасың?

—Хәзер үк китәм. Документка кул куй да.

—Капкалап ал. Йә-йә, тик монсыз гына!—дип туктатты ул шешәгә сузылган компаньонын.—Бер йотым аркасында эшне бозып, куркыныч астына куярсың.

Үз кул астындагы кешесенә он алырга дигән яңа накладнойга кул куеп, аны файдалы саклык киңәшләренә караганда сүгү һәм янау күбрәк булган теләкләр теләп озаткач, Аширов, папиросы белән төтенләп, кабат урынына килеп ятты. Нигәдер һаман Мариясе күренми әле. Ул әчеткән кәбестәдән пешергән щи алып килергә тиеш иде, чөнки гел-гел тушёнка ашау да тәмам туйдырып бетерде аны! Инде вакыт төшкә якынлашып килә, ә ул һаман юк. Аширов бу хатынның соңгы ике атнада ничектер түгәрәкләнеп, тыгыз симезлек белән өретелеп китүен сизде. Әллә авыраюымы икән соң? Мария белән булган бу бәйләнешеннән ул бала булдыруны һич тә планлаштырмый иде. Кая монда бала белән ’ Хәтта тыныч вакытта да артык мәшәкать ич бу. Ходай сакласын! Ә монда.. Аксак шайтан Обухов, бу проектның авторы инде күптәннән рәшәткә артында түгел икәнен белеп, шундук титаклый башлар. Ни әйтсәң дә, бертуган түгел, баҗай кеше генә. Һәм кабат төрмәгә утыртып куярга да күп алмас. Теләмәсә дә утыртып куяр. Аның теле бит!.. Аннан соң үз теләге беләнме, юкмы, ниндидер сер ишеткән колак автоматик рәвештә телгә әйләнүчән бит. Һәм бу телнең кемгә кайчан нәрсә ычкындырачагын, Алла белән Аллаһка гына түгел, хәтта шул яман тел хуҗасынын үзенә дә билгесез.

Аширов тәрәзәдән урамга карап алды. Күлләвек өсләрен шадраландырып, Савиндагы сары яфрак өемнәрен туздыра-туздыра көзге җил исә. Ничек кыска монда җәй! Ниндидер мескен өч ай, хәтта ике ай. Көньякка, көньякка кузгалырга кирәк, диңгезгә якынрак! Хәзер анда бәрхет сезоны, немецлар ташлап чигенделәр, яшәве җәннәггәгечә булырга тиеш. Он буенча комбинат белән эшне ахырынача очлап бетерәбез дә һәм, сау булыгыз, хатыннар, баҗайлар, компаньоннар!..

Аширов күз алдыннан сугышка кадәрге журналларда күргән кипарислы, пальмалы, зәңгәр дулкыннарны ярып баручы әкияти пароходлар, пляжда башкалар янәшәсендә түгел, ә аның үзе, калын киндер кәнәфидә чайкалып утыручы һәм ак кар сыман йөзгән акчарлакларга дип дулкыннарның ак күбегенә бисквит ыргытып утыручы князь Аширов янәшәсендә пляжда кызынучы гүзәлләр белән тулы картиналар йөзеп китте.

Аннан соң тик торганда гына кичә манарасының очы-башы җимерелгән Кизич монастыре һәм аның артындагы зиратта очраткан карт күз алдына килде. (Бу—элеккеге монастырь, әлбәттә, элеп куйган язуына караганда, хәзер анда ниндидер контора урнашкан.) Ул карт бу зиратта Лев Толстойның бабасы һәм тагын ниндидер күренекле кешеләр күмелүе турында сөйләде. Шулай ук ул, монда Җир шары тирәли диңгез сәяхәте ясаган һәм Антарктиданы ачкан бөек астроном күмелгән дип, анын кабере өстенә куелган ташны да күрсәтте. Әллә Антарктида, дидеме шунда? Ә бәлки—Арктикадыр... Бер-берсенә охшаш булган бу исемнәр аның башында тәмам буталышып беттеләр. Аннары ярым йокы аралаш уйлары да тәмам үзара катнашып-аралашып, чуалып калды һәм бөтенләй куркыныч төшкә әверелә башлады. Имеш, зиратта очраган ул карт теге астроном-сәяхәтче үзе икән, имеш, ул кабереннән чыккан да, аның ачуы кабарган: ничек инде Антарктиданы Арктика белән бутарга мөмкин! Һәм, гомумән, ди, ничек сине, дезертирны, җир йотмый?! Һәм аны кулыннан эләктерә дә. астында куркыныч кара тишек җәйрәп яткан кабер ташына таба өстери...

—О-о! Авырта бит, җибәр!—дип кычкырды Аширов һәм артка каерылган кулынын чыннан да авыртуыннан уянып китте.

Һәм инде төшендә түгел, ә өнендә:

—Каршылык күрсәтмәскә, гражданин Егоров, торыгыз!—дигән тавыш яңгырады.

Шунда ул буш кулы белән үзенең бердәнбер ышанычлы дусты, Болак артында бер чая малайлардан алты йөз сумга сатып алган яңа ТТ пистолеты яткан мендәр астына тыгылды, ләкин коралы урынында юк иде.

Аширов тагын бер тапкыр ухылдап куйды, чөнки шулчак аның артка каерылган кулын, үзеннән-үзе килеп чыккан һәм, гомумән алганда, бу мизгелдә барыбер файдасыз булган пистолетын алу омтылышына җавап итеп, кинәт шундый каты итеп өскә таба күтәрделәр, әйтерсен аны судсыз һәм тикшерүсез үрә торган килеш асып куярга җыендылар. Ятып тора алмыйсын инде монда, теләмәсән дә сикереп торырсын.

Бүлмәдә алар өчәү иде. Икесе аны тотып тора, өченчесе, штатский киемдәгесе һәм, күренгәнчә, аларның бу төркемендә өлкәне, имән бармагында Ашировның пистолетын әйләндерә-әйләндерә өстәлдә ярым утырып тора.

Ишек ачылып китте. Бусагада сөртенеп, автоматчы тарафыннан этелә- төртелә ишектән Гена килеп керде. Аширов идән тактасына төкереп куйды: җай чыгып кына тора бит, маэстро ассистентлардан уңды да инде! Барысы да сатлык җаннар, вак кешеләр, беркемгә дә ышанырга ярамый. Нишлисең, ярар инде, кабахәт, сонында балачак дустың түгел, майор Егоровны саткан.

Аширов моны үзен гражданин Егоров дип атагач ук сизеп алды.

—Аякларыгызга киегез, хөрмәтле Виктор Васильевич, аякларыгызга киегез! Нигә төкеренергә инде хәзер?—диде ана штатский киемдәге начатьник.

«Алай да сез Ашировны түгел. Егоровны тоттыгыз»,—дип Аширов үзен берничә мәртәбә күңеленнән тынычландырып атды.

Андый чакларда ул теләсә нинди мөшкел хәлләрдә дә үзенә юаныч таба белә иде. Ничек сәер тоелмасын, оптимист кеше иле ул.

Ул файдасызга аягы белән итегенең батгырына төрткәләде.

—Җибәрегез әле сез кулны, качмам мин аякка кимичә.

Инде фанера белән капланган грузовикның рәшәткәсе аша ул кулына сумка белән бидон тоткан кыртлаган тавыгынын үзенең өенә таба атлавын күрде. «Щи алып килә,—дип ачу белән мыгырданып куйды Аширов борыны астыннан. —Сонга калдың. Ач килеш китеп барам менә».

Ярым караңгы кузовта алай озак селкенеп барырга туры килмәде. Гена, акланып, бәйләнешсез генә нидер мыгырданды. Имеш, бер клиентларының күршесе барып әләкләгән. Аширов аңлап алганның иэ мөһиме—аны бары тик алты капчык он өчен генә гаеплиләр. Ул рәшәткә аша күренеп калган урам һәм тыкрыклар буенча аларны кая алып баруларын чамаларга тырышып карады, ләкин барыбер аңлый алмады. Бераздан ниндидер подъезд төбенә килеп туктадылар һәм—ать-два!—хәтта ул учреждениенең эленмә тактасын да карарга өлгермәде.

Гена белән аны коридор икегә аерылган төштә, бусага төбендә үк аердылар. Башкисәрне каядыр арырак алып киттеләр, ә Ашировны үзен сюрприз көтеп торган бүлмәгә төртеп керттеләр. Өстәл янында теге, кичү янында аңа мотоциклын кабызырга булышкан, ә аннары паромда төрле сораулар белән аптыраткан капитан Дубов утыра иде. «Тау белән тау гына очрашмый, ә чүлмәк белән чүлмәк очраша. Менә бу әйтемнең дә әйтеме инде!»— дип уйлап алды ул эченнән.

Аны капитан да шундук таныды.

—Ә мин уйлыйм-уйлыйм: Егоров, Егоров.. Кичүдә танышкан теге майор түгелме икән бу, дип баш ватам. Нәкъ үзе икән бит, ә?—диде ул ашыкмыйча гына.

—  Минем сезне беренче күрүем,—дип тәкәллефсез генә җавап кайтарды Аширов. Үзе исә эченнән, капитанның кыска гимнастеркасы да һәм итекләре дә шул ук—бик зурлар, өстәл астына сыймыйлар, дип искәреп алды.

—  Нахал,—диде капитан арыган кыяфәт белән.—Ярар соң, син әйткәнчә булсын, алайса яңадан танышырга туры килер. Сөйлә, Егоров, барысын да тәртип буенча сөйлә!

—Нәрсә сөйләргә соң?

—Фамилияң, исемен ничек? Тик чыннарын гына әйт, әлбәттә. Безгә гастрольләргә кайсы яклардан килеп чыктын?..

—  Мин берни дә сөйләмим, мин исерек, сорау алырга хокукыгыз юк. Өреп караргамы?

—  Нигә? Синнән болай да бер чакрымнан аңкып тора. Теге чакта мотоцикл белән кайдан кайтып килә идегез?

—Мин әйттем бит инде: мин аңгыра хәзер, көчле исереклек стадиясе астында. Менә хәзер әллә ниткән фантазияләр әйтеп ташлармын да аннары онытырмын. Ә сез миңа ябыштырып та куярсыз.

—Алып китегез!—дип боерды Дубов кыска гына. —Иртәгә сөйләшербез, май-ор...

—Әйе, майор. Шуңа күрә минем белән тиешенчә сөйләшегез, формада булмавыма карамагыз,—дип Аширов гайрәт чәчә башлаган иде дә, ләкин инде аның белән беркем дә сөйләшергә теләмәде. Конвойчы исә кулын артына каерды да бүлмәдән алып чыгып китте.

Ашировны ниндидер вак угрылар белән бергә гомуми камерага яптылар. Компаньоны анда юк иде. Ул мондагылар белән аралашырга да чирканды. Җитмәсә, махмырдан башы авырта. Ул буш сәкегә менеп ятты да мизгел эчендә йокыга да талды.

Иртән аны тагын Дубов янына алып килделәр.

—Айныдыңмы?—дип сорады аннан Дубов.

—Айныдым шикелле.

Капитан алдында яткан кәгазьгә нидер язып бетерде дә кулъяулыгы белән тирләгән муенын сөртеп алды һәм, артык кереш сүзсез генә, күзләре белән аның күзләренә карап:

—Кем син?—дип сорады.

—Сезнең кулыгызда бит минем документлар.

—Ялган алар.

—Моны расларга кирәк әле.

—Раслап торасы да юк, синең монда сырланган хәрби часть дөньяда бөтенләй юк. Дезертирмы син?

—Һич юк! Мин а-а-выру кеше. Бума зәхмәте миндә. Соңгы формасы.

Аширов, акылдан язган кешенеке сыман, күзләрен акайта башлаган иде, тик капитан аннан өлгеррәк булып чыкты:

—Аны күрсәтергә уйлама да! Тиз акылга китерербез,—диде ул аңа.

Телефон шалтырады. Дубов трубканы алды. Аерым-аерым фразалардан һәм теше авырткан чактагы кебек җыерылган йөзеннән анын начальствосы белән сөйләшүе һәм бу әнгәмәнең аңа ошамавын аңларга була иде. Ул башка кабинеттагы начальствосына каршы төшәргә маташкан иде дә, ләкин чыбыкның теге башында бу юлы аның фикеренә мохтаҗ түгелләр иде бугай, аны ярты сүзендә бүлдерделәр, һәм ул: «Есть!»—дип тамак кырып алды да трубкасын урынына куйды.

—Кызганыч, миннән алалар сине, Е-го-ров, ә мин монда синең җаныңны көнбагышны кабыгыннан чистарткан шикелле чистарткан булыр идем.

—Кая алалар?—дип сорады Аширов, кирәгеннән артык аек акыл белән кызыксынуын яшерә алмыйча.

—Курортка, туганкай, курортка...

Бу хәбәр аңа һич тә ошамады. Аширов: «Ул курорт дигәне Черек күлдәме?»—дип кармак та салып карады. Ләкин капитан Дубов ана жавап бирмәде. Хәер, инде күкрәк авызынын чәнчешеп куюыннан ук Аширов үзенен моннан соңгы киләчәге һич тә кызыгырлык булмаячагын, аны кесә караклары белән генә шөгыльләнми, ә ялган майор Егоров кыланмышлары турында күбрәк белә, димәк ки, аны Светочка-конфеточка, комбинат директоры, авыл кибете мөдире зарыгып көтеп торган һәм илле тонна он турындагы эшне тикшерәчәк башка ведомствога бирүләрен аңлап алды.