Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

БОЛГАР ФОРУМЫНА ӘЗЕРЛЕК

ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу фондының Химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәй­миев Казан Кремлендә 2012 елда халыкара Болгар форумына әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Әлеге форум тәүге тапкыр 2010 елның 19-21 июнендә борынгы Болгар шәһәрен­дә үткәрелгән иле Анын максаты-Бол­гар цивилизациясе белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерү, мәдәният һәм туристлык үзәге буларак Болгар музей - тыюлыгын үстерү. Болгар цивилизациясе чыганакларын тирәнтен өйрәнү Икенче форум исә 2011 елның 21-23 маенда Ка­занда уздырылып. Илел-Урал төбәге генә түгел, бәлки. Алтай, шулай ук Көнчыгыш Европаның бай тарихына бәйле пробле­малар буенча фикер алышу мәйданчыгына әйләнде Шуна күрә өченче, дүртенче халыкара Болгар форумын Алтай Рес­публикасында һәм Болгариядә үткәрергә тәкъдим ителде.

«ВАТАН. ЯШЬЛӘРНЕ ТӘРБИЯЛИ»

Республикада ике елга бер мәртәбә уза торган яшьләрнең -Ватан» халык ижаты фестивале үтте. Анда 7 яшьтән алып 30га хәтле балалар һәм яшьләр катнашты Фес­тивальдә төрле халыкларның фольклор коллективлары үз йолаларын күрсәтте. Эт­надән Әлфис Кыямов Гран-прига лаек булды. Аны тапшырганда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин -Мондый фести­вальләрдә катнашу балаларны дөрес тәрбияләргә, республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә»,—дип белдерде.

• ЕВРОПА-АЗИЯГӘ 10 ЯШЬ

21-23 октябрьдә башкалабызда Xа­лыкара «Европа-Азия» заманча музыка фестивале булып узды. Анда Германия, Бельгия, Болгария, Черногория, Израиль, Япония, Вьетнам, Казакъстан, Россиянең төрле шәһәрләреннән музыкантлар катнашты.

«Европа-Азия» заманча музыка фести­валенә 1992 елда халыкара татар һәм япон музыкасы фестивале үткәрелгәннән соң нигез салына. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге гамәлгә куя. 10 ел эчендә фестивальдә 25 илдән композиторлар, музыкантлар кат­нашты.

Фестиваль башланыр алдыннан булып узган матбугат очрашуында Израильдән килгән композитор һәм дирижер Б Юсупов бу чараның мөһимлеген ассызыклап, аның музыка ярдәмендә илләр, халыклар арасын­да дуслык урнаштыруда зур роль уйнавын искәртеп узды. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, бүгенге көндә Германиядә яшәүче композитор И. Харисов әйтүенчә, «Европа-Азия» фестивале Татарстан Рес­публикасының йөзен билгели һәм Европада безнең җөмһүриятебезне шактый дәрәжәдә әнә шул фестиваль аша беләләр.

Фестиваль электән килгән гадәт буенча  « La Primavera» дәүләт камера оркестры. Яна музыка оркестры һәм композитор, дирижер Б. Юсупов катнашында симфоник концерт белән башланып китте. Камера концертлары Казан Кремле, музей-тыюлыгындагы «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Татарстан Милли музеенда һәм С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залының камера залында узды. Фестиваль Зур концерт залында гала-концерт белән тәмамланды.

ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕ

Быел җәй Татар Википедиясе 10 000 мәкалә чиген узды. Бу Википедиянең татар бүлеген башка Википедияләр рәтендә чи­раттагы югары дәрәҗәгә куя. 10 мең мәкалә чигенә Википедия махсус программа (бот) ярдәмендә Татарстан торак пунктлары ту­рында мәкаләләр язу нәтиҗәсендә иреште.

Википедия проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан ирекле универсаль интер­нет-энциклопедия буларак эшли башлады. Монда автор һәркем була ала. 2002 елда

«Вики» технологиясен куллана башлагач, Википедия киң тарала башлады. Төрле телләрдә бу энциклопедия бүлекләре ачыла башлады. Телләр бүлекләре арасында иң зуры—инглиз Википедиясе (3 миллионнан артык мәкалә). Рус Википедиясендә мәкаләләр саны 700 дән арта.

Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачылды. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булды. 2009 елның языннан башлап, Татар Википедиясе актив рәвештә кириллица әлифбасын куллана һәм зур популярлык яулый башлый.

2009 һәм 2010 елларнын «Татнет йолдызла­ры» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулады.

Татар Википедиясе катнашучылары бу юбилей белән барлык татар җәмәгатьчелеген тәбрикли һәм актив рәвештә Татар Википедиясе эшчәнлегенә кушы­лырга чакыра. Татар Википедиясе адресы tt.wikipedia.org.

ГЫЙЛЕМ ИЯЛӘРЕН БАРЛАУ ТАРИХЫ

«Татар галимнәренең беренче бөтен­дөнья форумы» (Казан. 2010. 230 бит. 1000 данә) китабы 2007 елның 19-21 сентябрендә узган гыйльми җыенны искә төшерә 2004 ­2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Респуб­ликасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын үтәү максатында нәшер ителгән әлеге тупланма пленар утырышта һәм гуманитар, табигать, техник фәннәр секцияләрендә яңгыраган чыгышлар белән таныштыра. Төзүче Булат Хәмидуллин шулай ук ТР Фәннәр академиясе каршындагы татар галимнәре координация советының эш кагыйдәләренә дә урын биргән. Советның 21 әгъзасы гурында кыскача мәгълүмат та урнаштырган.

ТӨРКИЯДӘГЕ ТАТАРЛЫК

Татарлар һәм Татарстан турындагы яңа басмалар зур кызыксыну уята. Бу уңайдан шушы арада Төркия Республикасында нәшер ителгән берничә басма игътибарга лаек.

Шуларнын берсе—«Евразия тюрколог­ларының биобиблиографик сүзлеге» (1 том, XX гасырның Россия тюркологлары) дип атала. Ул төрек һәм рус телләрендә дөнья күргән. Фундаменталь энциклопедик характердагы әлеге китапта төрки халыкларны өйрәнүгә багышланган фәннәр һәм галимнәр турында төпле мәгълүмат бар Сүзлек ТЮРКСОЙ төрки мәдәниятләре халыкара оешмасы һәм аның генераль директоры, профессор Д.К. Кассинов ты­рышлыгы белән дөнья күрде. Аерым алганда китапта күренекле галимнәребез—милләттәшләребез Һади Атласи,  Гайнетдин Әхмәров, Хужа Бәдигый, Габделбарый Баттал, Җамал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин, Шамил Мөхөммәдьяров, Әдһәм Тенишев, Миркасыйм Госманов һәм шулай ук Осман Акчаокраклы (Кырым). Николай Ашмарин, Василий Бартольд, Александр Баскаков, Василий Богородицкий, Василий Радлов, Дмитрий Васильев, Владимир Вильяминов- Зернов, Лев Гумилев, Николай Катанов, Сергей Кляшторный һәм башкалар турында мәгълүматлар бар.

Икенче зур басма төрек телендә нәшер ителгән һәм «Yirmi Birinci Yuzyilda Idil Ural» (XXI гасырда Идел-Урал регионы) дип исемләнгән Тышлыгы Казан Крем­ле һәм Кол Шәриф мәчете сурәте белән бизәлгән 433 битле бу китапта күренекле галимнәрдән Хәлил Инәлжик, Хәдичә Ширин Үсәр, Әминә Горсой-Наскали, Мостафа Үнәр, Азаде Гайшә Рорлих, На­дир Дәүләт, Ләйсән Шаһин. Али Акыш Әйшән, Услул Бәйрәмлиләр белән бергә Мирфатыйх Зөкиев, Ильяс Камаловларнын да фәнни хезмәтләре урын алган.

ТАЛАНТЛАРГА ИГЪТИБАР

Әлмәттә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге­нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Баш­та С Сөләйманова исемен йөрткән урамда, шагыйрәнең бюсты янында шигъри митинг үткәрелде. Кичен тантананың дәвамы Әлмәт Тагар дәүләт драма театры бинасына күчте. Быел бу чара шунысы белән үзенчәлекле булды, ул танылган шагыйрь, прозаик, байтак еллар Әлмәт язучылар оешмасы- нын җаваплы сәркәтибе булып эшләгән. С. Сөләйманованың ире Әдип Маликовны 90 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе дә иде.

Быел Саҗидә Сөләйманова исемен­дәге әдәби премиягә «Газзәбану» китабы өчен—Гөлчәчәк Галиева. «Мөнирстан» китабы өчен Нур Әхмәдиев. «Авыл кызы» китабы өчен Ләйсән Кәшфи лаек булды Кызыксындыру премияләре татар прозаик­лары хикәяләр җыентыгының төрек телендә бастырып чыгарганы өчен—Фатих Котлыга. «Из века в век» дип аталган татар поэзи­ясе антологиясенә кергән шигырьләрне тәрҗемә иткән өчен—Наил Ишмөхәммәтов- ка. «Болытта җиләк үсә» дигән китабы өчен Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырылды.

Болардан тыш, ун яшь каләм иясе (алар төрле югары уку йортларындагы сту­дентлар) бер ел дәвамында С. Сөләйманова исемендәге стипендия алып торачак.

Бүләкләрне «Татнефть» ачык акцио­нерлык жәмгыяте генераль директоры урынбасары. «Рухият» рухи яңарыш фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдиев. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ва­кыйф Нуриев, шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин. тәрҗемәче, галимә Гәүһәр Хәсәнова (сонгы икесе С.Сөләйманова бүләге ияләре) тапшырды.

Тантанада катнашучыларны Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Фәррахов сәламләде. Кичәдә СаҖидә Сөләйманова һәм Әдип МаликовныҢ улы Әнвәр Маликов та катнашты.

ШӘЛЕДӘ—ПРЕМЬЕРА

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры үзенең сезонын Питрәч районыныҢ Шәле авылында ачып җибәрде Андагы мәктәпкә Г Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүледовага (күре­некле язучы Атилла Расихның әнисе) истәлек тактасы куелды. Заманында ул әлеге мәктәптә эшләгән булган Зәйтүнәне шушы авылда яшәүче Мөслимә Зарипова әле дә хәтерли. Тантанадан соҢ узган сезонда уңышларга ирешкән артистлар бүләкләнде «Иң яхшы ир-ат роле» төренә «Тискәре­гә—авызлык» спектаклендә Петруччоны уйнаган Илфат Камалиев. «Иң яхшы хатын-кыз»га шул ук әсәрдәге Катарина өчен Лилия Низамиева һәм «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»лагы Зөлфия ролен башкар­ган Гөлнур Шиһапова лаек булды

Соңыннан тамашачы кариевлылар уй­навында Рабит Батулла әсәре буенча куел­ган -Зәйтүнәкәй- дигән премьера карады.

ЧИЛӘБЕДӘ ҖӘЛИЛ УРАМЫ

Чиләбенең яна микрорайонында төзелә башлаган урамга Муса Жәлил исемен би­рәчәкләр. Бу хактагы карар шәһәр хакимиятенең урамнарга исем бирү комиссиясе утырышында кабул ителде Сонгы 2 елда Габдулла Тукай һәм Муса Жәлил исемнәре шагыйрьләрнең 125 һәм 105 еллык юбилейлары уңаеннан Уралда еш искә алынды Шуңа күрә җирле хакимият яна урамны татар халкының горурлыгы булган шагыйрь исеме белән атауга каршы килмәгән. Быел язын Чиләбедә Тукай урамы да барлыкка килгән иде.

УРАМ БӘЙРӘМЕ

Исеме борынгы «Идегәй» халык даста­нында «Урмандагы Саба» дип телгә алынган Байлар Сабасындагы дүрт чакрымга сузыл­ган төп урамнарның берсе Габдулла Тукай исемен йөртә Бөек шагыйребезнең 125 еллыгы уңаеннан шушы урамның бәйрәме уздырылып, ул бик күп кызыклы чаралар белән үрелеп барылды Мәсәлән, ике йөзгә якын шәхси хуҗалыгы булган Тукай урамы- нын 35нче йорты танылган язучы, хикәяләр остасы Мәгъсум Хуҗин белән бәйле. Ул би­редән олы иҗатка һәм тормышка юл алган Шул уңайдан истәлек тактасы ачу тантанасы булды Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, әдипнең каләмдәше Тәлгат Нәҗмиев Мәгъсум Хәмит улының иҗаты белән таныштырып, хатирәләре белән уртаклашканнан соң, мемориаль такта өстендәге ак япманы төшерделәр.

Әлеге чарада әдипнең кызы Ләйлә, бер­туган сеңлесе Нурания ханым катнашып, әтиләренең һәм абыйларының исемен мәңгеләштергән өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЮБИЛЕЙЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР

«Г. Исхакый һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Зиннур Хөснияргә дә 50 яшь тулды» Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт академия театрында язучының юбилей кичәсен алып баручылар Алсу Каюмова белән Эмиль Та­липов әнә шулай дип башлап җибәрде. Юбилярны Мәдәният министрлыгының идарә эшләрен башкаручысы Кадрия Идрисова Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимен тәбрикләде. «Салават күпере» журналы баш мөхәррире буларак та аның тырышлыгын билгеләп үттеләр. З.Хөснияр әсәрләреннән өзекләрне Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, артистлар Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев укыса, аның туган ягына багышлап язылган җырларын Илназ Минвәлиев. Булат Нигъмәтуллин башкарды. Кичәдә шулай ук Г. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан укучылар арасында «Салават күпере - оештыр­ган конкурста җиңүчеләр дә бүләкләнде.

С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур кон­церт залында шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче һәм драматург Равил Бохараевка 60 яшь, иҗат эшчәнлегенө 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды. Бәйрәмларны республика җитәкчелеге исеменнән Пре­мьер-министр урынбасары Зилә Валиева тәбрикләде һәм Равил Бохараевның Рос­сиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган шагыйрьләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Вице-премьер юбилярга Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын укып ирештерде. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын тапшырды. Тантана хуҗасын шулай ук Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәм республиканың башка мәдәният-сән­гать әһелләре котлады

Бүгенге көндә Равил Бохараевның 40 проза һәм поэзия китабы бар ул татар мәдәниятен якын һәм ерак чит илләрдә танытуга зур хезмәт куя Кичәдә Казан яшь тамашачылар театры артистлары Р. Бохараев тәрҗемәләре буенча ипләнгән «Алтын Урда шигърияте» әдәби компо­зициясен башкарды, аның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы буенча куелган спектакльдән өзекләр күрсәтелде. ТР Дәүләт кыллы квартеты Равил Бохараевның хәзерге көндә иҗат ителә торган әсәре - «Мәхәббәткә шәрехләр» музыкаль драмасыннан өзек белән таныштырды.

Арча балалар сәнгать мәктәбендә ша­гыйрь һәм галим (ветеринария фәннәре докторы), фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рифат Корбановның 60 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Кичәне Арча муниципаль районы
башкарма комитеты җитәкчесенең соци­аль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова ачып җибәрде һәм ул бәйрәмдарга район башлыгы Алмас Назировның котлавын ирештерде.

Аннары сәхнәгә юбилярның авылдашы, Социалистик Хезмәт герое Галимулла Әсхәдуллин күтәрелде.

- Син безнең өч герой үстергән Мирҗәм авылының дәрәҗәсен тагын да күтәрдең. Мин синең белән чын күнелдән горурланам.

Рифат Җамалны шулай ук каләмдәшлә­ре Ринат Мөхәммәдиев, Шаһинур Мостафин, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рифә Рахман, галим һәм рәссам Нәҗип Нәккаш, танылган җырчы Мирсәет Сөнгатуллин, хезмәттәшләре—«Вамин-Татарстан» ширкәте җитәкчеләре тәбрикләде.

***

Танылган прозаик Нурислам Хәсәновның 70 яшьлеген язучының туган ягы Теләче райо­нында зурлап билгеләп үттеләр. Юбилярны, аның белән бергә кайткан каләмдәшләрен район чигендә милли киемнәр кигән кызлар ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алды. Кунаклар башта район үзәгендәге туган як тарихы музеен карады, китапханәдә булды.

Юбилей тантаналары район үзәгендәге һәм язучының туган авылы Шәдкедәге Мәдә­ният йортларында үтте. Н.Хәсәновны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марсель Әсәдуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбаса­ры Вакыйф Нуриев, каләмдәшләре Фәнзаман Баттал, Камил Кәримов, Рәфкать Кәрами, Талгат Нәҗмиев. җирле җитәкчеләр, туганна­ры котлады һәм изге теләкләрен ирештерде.

***

Арча районында якташлары шагыйрь, галим, әдәби тәнкыйтьче Хәнәфи Бәдигыйны 70 яшьлек юбилее белән кот­лады. Башта район үзәгендәге сәнгать мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә булды. Бәйрәмдарны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең соци­аль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова, Арчадагы әдәбият һәм сәнгать музее директоры Ринат Фазлыйәхмәтов, каләмдәше Минһаҗ Кашапов. авылдашы Расип хәзрәт Нәбиуллин, Казаннан кайткан кунаклар—Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, шагыйрәләр Сания Әхмәтҗанова, Йолдыз Шәрәпова тәбрик итте. Аннары Х.Бәдигыйны үзе укыган Сеже мәктәбендә, кичен Арча педагогика көллиятендә зурладылар.

Котлаулар Хәнәфи Бәдигый язган, укучы­лар һәм студентлар укыган шигырьләр һәм башкарган җырлар белән үрелеп барды.

***

Октябрь ахырында күренекле ша­гыйрь. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Әхмәт Рәшит Буа районында якташлары хозурында булды. Аны туган ягына 75 яшьлек юбилее уңаеннан ча­кырдылар.

Шагыйрь белән очрашу иң башта аның туган авылы Яңа Чәчкап авылында үтте.

Юбилей уңае белән үткәрелгән төп чара Буа шәһәре Мәдәният йортында булды. Бәйрәмдарны Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров котлады Казаннан кайткан кунаклар—Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ва­кыйф Нуриев, «Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррире Зиннур Ман­суров, шагыйрьнең җәмәгате, прозаик Мәдинә Маликова, якташ шагыйрьләр Йолдыз Шәрәпова белән Рифат Сәлах та үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.