Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сибгат Хәким турында замандашлары

Син вәзир дә. министр да түгел, Киңрәк синең

Рухи күләмен:

Антей күтәрмәсне күтәрә бит

Чын шагыйрьнең лирик герое

Синен хисләр

Халык күңелендәге

Өметләрен жыеп алалар;

Шигъри кошлар булып ул өметләр Илнен үзенә кайта баралар.

Хәсән ТУФАН,

халык шагыйре


 

 


 

Кайчандыр миңа поэзия яшьлек булып, проза зирәк картлык булып тоела иде Сибгат Хәким бер үк вакытта яшь тә. зирәк акыллы карт та була алды Талантлы яшьләргә—шагыйрьләргә генә түгел, прозаикларга да. публицистларга да. тәнкыйтьчеләргә дә. хәтта тәрҗемәчеләргә дә, сәнгать өлкәсендә хезмәт итәргә керешкән талантлы һәркемгә—җырчы-рәссамнарга һәм музыкантларга ул гел якты йөз белән карады, алар хакында көндәлек матбугатта язды, бер сүз белән әйткәндә, татар культурасының киләчәген кайгыртты. Менә шуңа күрә ул халык шагыйре иде. Поэзиядә ул үз мәктәбен тудырды, үз йөзен тапты.

Гариф АХУНОВ,

халык язучысы

Сибгат абый Хәким, искитмәле уй-моңлы иҗатын өчен, халык язмышы белән язмышланып, шигърият өчен, аның үткәне белән горурланып, киләчәге өчен кайгыртып һәм янып яшәгәнен өчен сиңа мең рәхмәт.

Наҗар НӘҖМИ,

башкорт шагыйре

       
   

 

 
     

Сибгат Хәким җырлый. Кемдер, бәлки.

Ишетмидер аның тавышын да

Тойган—тояр, аның моңы баса

Җырчыларның монда барсын да.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН,

халык шагыйре


 

Сибгат җыр-музыканы бик ярата. Аныҗ шигырьләре үзләреннән-үзләре көйгә салуны сорап тора. Үзләренә кунакка чакырганда Сибгат .чанага балаларын янына каз муеныңны да (ягъни скрипкаңны) салырга онытма» дип шаярта иде ( ) Мин Сибгатнең җыр-музыка яратуы тумыштан килгәндер дип уйлыйм. Сибгаткә кадәр сүзсез яңгыраган халык көйләре дә ул язган сүзләр белән искиткеч күркәм, тагын да моңлы, ягымлы, тагын да халыкчан ядгыраш алды, көйләргә Сибгат канатлар куйды, ул җырлар чын мәгънәсе белән мәңгелек яңгырашлы халык көйләренә әйләнделәр. Моның шулай икәнен «Таң атканда» җыры үзе генә дә бөтен тулылыгы белән раслый.

Әнвәр БАКИРОВ,

композитор
 

 

Мин бик сагынам аны. Минем дөньям ничектер бикләнде хәзер. Сибгат абый барысын да җанына сыйдыра иде. Елап барып кереп, рәнҗетелүем турында сөйләүме, әллә берәрсенә үлеп гашыйк булу турындамы—барысын да аңлый иде ул. Олы җан. Хәзер дә бар дуслар, якыннар, ләкин алар берсе дә Сибгат абый түгел инде.

Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

җырчы

Мин белгән Сибгат Хәким гомумән яклаучы булды дисәм, һич тә хата булмас. Ул гомере буена яклаучы булды. Ул изгелекне яманлыктан яклады һәм ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм кулы сузды. Бик күпләр аны чын күңелдән хөрмәт иттеләр. Кайчан һәм кайда гына очратма, аның янында һәрвакыт кеше булыр. Һәркем аңа үзенең берәр сүзен, фикерен, гозерен әйтергә тырыша. Ул беркемнән баш тартмый—яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә сөйләшергә сүзе, уртаклашырга фикере була.

Нурихан ФӘТТАХ,

халык язучысы

 

***

Бер карасаң, Тукай кебек «ерак», Туфан кебек якын син безгә, Тукай белән Туфан туганлаша Сибгат Хәким туган нигездә

Нәселеңдә—балта осталары. Шундый бер йорт салдың син безгә: Күпләр яши шигъри җылы тоеп, Сибгат Хәким салган нигездә.

Илдар ЮЗЕЕВ, халык шагыйре

***

Без әтисез моңлы балаларның Жан, рухына терәк иден син, Шагыйрьләре үлеп ятим калган Халкыбызга кирәк идең син.

Уттан чыксаң да син утта булдың— һәр көнеңне янып озаттың. Януларың, моңың, җырың белән Татарның син гомерен озайттың.

Шәүкәт ГАЛИЕВ.

халык шагыйре

***

 

Сибгат Хәким—буяп, бизәп, идеаллаштырып, почмакларны тигезләп күрсәтүгә мохтаҗ шәхес түгел. Ул тормыш юлыннан сөенечләре һәм көенечләре, югалтулары һәм ачышлары белән бергә атлады. ( )Шагыйрь башкалардан кешелеклелеге, матурлыкка сизгерлеге, халкына риясыз мәхәббәтнең олылыгы белән аерылып торса да, үз чоры баласы иде. Бөтен әдәбиятлар тар кысаларга куып кертелгән караңгы 30-50 нче елларда аның каләменнән дә конъюнктур әсәрләр аз төшмәде Чор кабул ителгән кагыйдәләрне бозучыларны яратмады. Сталин урнаштырган мәкерле, кешелексез һәм рәсми сәясәтнең бер үзенчәлеге шунда иде.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН,

тәнкыйтьче