Логотип Казан Утлары
Шигърият

БИК САГЫНЫП ИСКӘ ТӨШЕРЕРМЕН.

 

 

Солдат һәйкәле

Пьедесталда басып тора солдат,

Яшькелт-сары бронза киемнән.

Ватан туфрагына сәлам биреп

Чүт-чүт кенә башы иелгән.

Кем улы ул солдат, исеме ничек?

Габдуллаҗан, әллә Алеша?

Аны озатып калган ярлар кемнәр?

Гөлсем, Җәүһәр, әллә Катюша?

Аны өзелеп көткән ярлар кемнәр?

Гөлсем, Җәүһәр, бәлки Алена?

Пьедесталда басып тора солдат.

Моңсу шәүлә калган күзендә.

—Әйтер сүзләрем бар! —дия кебек,

Тик әйтми шул, әйтми бер сүз дә...

Бик тә иртә гомерен, өзелгән лә,

Ватан өчен көрәш кырында.

И, каһарман, мәңге яшәрсең син

Сызлап сызган халкың моңында.

Ил онытмас сезне, гасырларга

Алып китәр үзенең җырында.

Пьедесталда басып тора солдат,

Яшькелт-сары бронза киемнән.

Ватан туфрагына сәлам биреп

Чүт-чүт кенә башы иелгән.

Татар иле, сиңа ни булды?

И, мәһабәт, садә, сабыр җанлы

Татар иле, сиңа ни булды?

Ни куасын,, кемгә юл куясың?

Синең белән уйный кем кулы?

Кушылганда яңа агымнарга

Булсын иде алтын урталык.

Олысы-кечесе канәгатьлек белән,

Тыныч күңел белән хупларлык.

... Әрнеп уйлап куям: и. Ходаем,

Ник саташты безнең балалар?

Сәхнәләрдә «гүзәллек» күрсәтә

Шәрә кызлар, шәрә аналар.

Урамнарда төнге фәхишәләр,

Тән сатарга тезелеп басканнар.

Алар түгел, без гаепле моңа,

Каргасалар безне каргарлар...

Бөтен дөнья, имеш, шундый хәзер.

Без кемнән ким? Әле артык та, -

Диеп чаба-чаба, и җәмәгать,

Китте түгелме соң артыкка?!.

Кайберәүләр битлек кияләр дә,

Чын йөзләрен каплап куялар.

Сиңа дигән өлешне дә умырып,

Дөнья малы артыннан куалар.

Үзенә кулай түгелләрне таптый, изә

Иблискә җанын сатканнар.

Мондый сыйфат безгә төс түгел бит.

Нишлибез без туган —Татарлар.

Китап-сүзгә инде хөрмәт бетте,

Әдипләрне санлау, зурлау юк.

Милләтенә—телгә тугры җаннар

Үкреп еласа да мәгънә юк.

Аңлыйм, дөнья яратылган көннән

Яшәеш ул—көрәш икәнен.

Тик аңламыйм камилләшәбез дип

Булдырганны җимерү кирәген.

Төпләп уйлап эшләнмәгән эшнең

Хәерле булмавы бар ахыры.

Агачлар да һәр ел яфрак коя,

Яңарырга кала тамыры.

Шаккатыра кыргый яңарышлар,

Тынычландыра алмыйм үземне.

Җан ачысы белән аваз салам:

—Тамырыбыз корый түгелме?

 

Сират күпере

Сират күпере бакый дөньяда ул.

Фанида юк, дия күрмәгез.

Бар ул сират күпере һәркайда да.

Ул күперне һәркөн үтәбез.

Кылдан нечкә булган бу күперне

Бергәләшеп кирәк үтәргә.

Ярдәмләшеп, бергәләшеп үтсәк,

Беркем тәгәрәмәс түбәнгә.

Тайпылганга ярдәм кулын бирми

Күзәтүче булып калганнар.

Гөнаһланыр һәм Бакыйда алар

Сират күперен кичә алмаслар...

 

Озатып кал

Китеп барам, күздән югалтканчы

Озатып кал мине кул болгап.

Отып китим әле синең җырны,

Озат әле мине җыр җырлап.

Начарлык белән искә алма, зинһар,

Сөйләп калма юкны артымнан.

Гомеремнең якты хатирәсе -

Кадерле син миңа җанымнан.

Калдырып китәсең дип рәнҗемә,

Берүк миңа үпкә саклама.

Язган булса әйләнермен әле

Тагын да бер хәтфә язларда.

Кыерсытылганда, кагылганда

Булыр микән кешем якларга.

Бик сагынып искә төшерермен

Дөньям караңгыланган чакларда.

Әллә бәхет, әллә бәхетсезлек

Синең белән булган көннәрем.

Аерыласыбыз алдан белдем,

Яшь түгәрмен диеп белмәдем.

Күзләремнән яшем кипкәне юк.

Үзәкләрем һаман өзелә.

Мин бәйлемен кырыг язмышыма,

Ә син бәйле башка кешегә...