ТӘХЕТ ҖУЙГАН ХАЛЫК—БӘХЕТ ҖУЯ

Бөек дала—Ана-Ил
Алтын Урда.
Дөнья хозурында
Кайда синең сөрмә-алтыннарың?
Хач имезгән күпме гөмбәзләрдә
Күрәм аның зәһәр ялтыравын.
Алтын Урда.
Дала күкрәгендә
Кайда синең мәшһүр калаларың?
Тәхет җуйган халык—бәхет җуя.
Ятим даны иңрәп кала бары.
Алтын Урда.
Зиннәт байлыгыңа
Көндәш булган, тиңдәш булалмаган.
Хан казнасы—җан казасы булса,
Мәңгелек рух илдә туалмаган.
Алтын Урда.
Кемнәр котырткандыр
Өч туганны1 канга-кан килергә?
Була икән Ана-Илнең билен
Сындырырлык итеп тилертергә.
Алтын Урда.
Күкрәп янган дала,
Хан таҗлары янган—асылташлы.
Байраклары янган—бүре башлы,
Еланнары янган ысылдашып.
\каж Тнмер,Тухтамыш хан, Идегәй
Марсе а ГАЛИЕВ 11946) иаиыдрь, нроваык, публицист; «Су буеннан внквб к
кил»*, «Догалы еллар», «Рух», «Талисман* Һ.6. утызлап китап, аччы томлы*
сайланма карлар авторы. Татарстанның Г.Тукай исвмешмчв й»цлят премиясе
ШЩ1ГЧШЫ
Алтын Урда.
Үзен-үзе җиңеп
Җиңелгәнне ничек аклап булсын?!
Иярдәге Илхан иелгәндә,
Илне халык ничек саклап калсын.
Алтын Урда.
Сабак алмас халык:
Таралганы күпме, таркалганы?
Әрсез кавемнәрне үрчетергә
Җитәр микән Җирдә татар каны?
Алтын Урда.
Гаярь улларыңның
Дәвамнары кайсы халыкларда?
Таныйм йөздән, әмма рухы бизгән,
Теле-дене—бүтән калыпларда.
Алтын Урда.
Дала ләхетенә
Иңгән атлы дәвер җәсәденнән
Өннәр килсә, тояклардан кубып,
Моң сирпелә хәтта җил күзеннән.
Алтын Урда.
Нинди кодрәт сүнгән!
Ни үкенеч, ела оятыңнан.
Бүре булып улый җанда Хәтер,
Ә хәтергә елан оя корган...

Җан гүләве
Без бит шушы чиксез кыйтгаларның
Төп хуҗасы булган кавемнән.
Гасыр упкыннарын сикергәндә.
Егылганбыз атлар биленнән.
Бөркетләргә тансык биеклектән
Елдам карап, язмыш көлгәндер.
Күңелдәге чал кыраулы хисләр
Учаклары сүнгән көлдәндер.
Әле һаман сүнеп бетми канда
Бөек мәмләкәтләр гүләве.
Уч кызышса кылыч сабын эзләп.
Йодрык яный заман өрәге.
«Юлбарыс булдың, барыс булып кара!»—
Язмышның бу шулай түләве.
Дәүләтле чор, шанлы дәверләрнең
һич тә онтыласы юк аның.
Сиңа рәхәт, моңсыз яшь замандаш,
Суык күзле
маңкорт туганым.
Иделнең ялган ярында
Су каргышы—сары камышларда.
Таныш ярда.
Тынын кысып, эссе ташлар ята.
Кеше акылыннан әрнеп.
Җыерылган маңгайлары.
Хәвефле кыя кирәк ташларга да,
Ташланырга биеклектән.
Кыя керфегендә тәкатен җуйган
Ташлар торса,
Кеше дә бит күккә бага,
Алла кодрәтен тоеп,
Күңеленнән эзли дога,
Белмәгәнен яшермәкче үз-үзеннән.
Дулкын тетрәвеннән биеклеген җуйган
Ташлар ята.
Әлсерәгән сарык сыман.
Иделкәйнең бакый ярларында
Чарланган үз телен
Онытканмы яшь дулкыннар?—
Сулышына кабып килә-килә.
Ярга ятып үлә.
Пышылдап сүнә ташта җирән күбек,
Сырхау заман төкергән кебек.
Су көзгесе көзге түгел инде,
Камыш кытыкламый күк йөзен.
Үз-үзенә кул салырга теләп,
Кайда үрсәләнә
Замананың яман өрәге?
Әгәр ташлар чишенсәләр беркөн.
Тетрәнүдән
Ярылмасмы акыл йөрәге?..
7
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ
Санлый заман, сынап-сынап
Адлер Тиыергалин.'а
Исәнбәтләр исәптә юк димә,
Әллә каян калка кыюлар.
Кыю җанны сугарырга диеп
Тибеп чыга изге коелар.
Инде бетте дигән чакта кинәт
Халкым бирә шундый улларын,—
Аягүрә басып кешнәп куя
Йокымсырап яткан тулпарың
Энә белән кое казый алган
Фидакярләр сирәк туганын
Онытма син, Заман: санлый белеп,
Адлер атлы Шаһи зат барын.
Каләме барның-әләме бар
Наис Гамбәргә
Вөҗданына сәҗдә кыла белде,
Җитәкләде кырыс язмышын.
Көтмәгәндә, иҗат галәменнән
Күк иелеп алды җан кошын.
Оста мәргән кебек, Сүз авында
Тулы иде һәрчак садагы.
Туган телне күңел мәркәзендә
Дәүләтле тел итеп санлады.
Әһле каләм... Керсез кәгазь кыры...
Үксез калды даны—соңлады...
Мең яшә, тарихларны кич.
Мең рәхәт чик, мең михнәт;
Җирдә бөек юаныч бер:
Бәллүр билле Мәхәббәт.
Таныр идең микән
Яратуны үзем уйлап таптым,
Укып өйрәнмәдем китаптан.
Тәрәзәңә синең, төнлә килеп.
Тәүге хисен төреп кар аткан—
Мин идемме?
Аннан тәрәз бозын
Кайнар тының белән эретеп,
Күз аттың да...
Елмаюың белән
Төн тынлыгын дәррәү терелтеп,
Йөгереп чыктың, капка шыгырдатып,
Их, безнеңчә иде дөньясы!..
Кайсы Тубай агачына кунды
Мәхәббәтнең парлы оясы?..
Нинди хыял, нинди ашкынулар!
Җиһан җәйгән безгә канатын.
Алла бирсә, дигән тик бер сүзне
Язмыш көткән икән җан атып.
Әйтмәгәнбез. Җилкенүле күңел
Яшьлек бәхетеннән исергән.
Безгә кадәр, бездән соң да шулай:
Яратылу серен кем белгән.
Әйлән-бәйлән карлар яуган төндә
Мең әйләндек җирне.
Аннары...
Төн пәрдәсен ашыктырып ачты
Әтәчләнеп аткан таңнары.
Яратуны Ходай иңдергәндер.
Без бит моны соңлап аңладык.
Яратуны уйлап таптым диеп,
Кемнәр килә яшьлек үреннән.
Хисләр кыйбласына маяклар юк.
Безнең эзләр инде күмелгән.
Кайсы тәрәзәгә кар ыргытыйм?—
Карлар ява хәтер күгеннән.
Таныр идең микән үзеңне син,
Кайтып алсаң минем күңелдән?
Төштән—төшкә
Син кояшка кадәр тугансыңдыр.
Син кояштан соң да каласыңдыр,
Мәңге Сөю Таҗым.
Мин төшемдә синең төшкә кердем.
Дөнья буйлап сине эзләп йөрдем,
Төнге Илаһ Назым.
Яңгырады аһым, чөйде таулар,
Кайтты, сулгып, нәүмиз кайтавазлар,
Сине табалмадым.
Инде тәмам өмет өзгән хәлдә,
Төштән өнгә чыгып барган мәлдә,
Кинәт пышылдадың:
—Шулай эзләрсең дип белгән идем.
Мин бит синең төшкә кергән идем...
Синең Төнге Назың.

Реклама