Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШУНЫ ТЕЛИ ЙӨРӘК


«Сөймәвемне әйтсәм, рәнҗер.
Сөйләшмәс тә»,—дисеңме?
Ялгышасың!.. Болай түбән
Бәяләмә хисемне.
Үпкәләтмә мине. Аңла—
Синсез көн итә алам.
Рәнҗемим. Сөюне шулай
Саф килеш саклап калам.
...Күңелемә моң утырды.
Үзгәрдем... Тонмыйсыңмы?
Синсез синле яшәп була.
Шул ягын уйлыйсыңмы?
«Чибәр түгел» дисәгез дә.
Бәхәсләшмим сезнең белән.
Үз—үземне алдый алмыйм—
Матурлыгын күреп беләм.
Үкенмәм күк, эресәм дә
Җылысыннан сүзләренең.
Газизлеген исбатлый бит
Танышлыгы күзләренең...
«Нәрсә таптың анда?» димә!
Куырылып хистән көям.
Бәхәсләсләшеп торыр чакмы?!
Мин бәхетле—Аны сөям!..
... Сүзсез генә мине кире какты—
Исәнләшми үтте янымнан.
Нидер сынды шулчак йөрәгемдә,
Нидер чыгып очты җанымнан...
Рдмилө МАЙОРОВА яшь шагыйр» КФЗ аспиранты Шишырьларв квндялеш
чатбугатта даими киртеп ки ш Казанда яши
Ш
...Туктатмагыз! Барыр җире булса
Оча бирсен әйдә, эзләмәм...
Үзе килсә—кабул итәм, ләкин
Аннан ары берни эшләмәм...
Кара җирнең үзәгенә,
Бар исән күзәнәгенә
Сеңгән мыштым салкын.
Өшеп агарынган кышта,
Ыгы-зыгылы тормышта
Җанда—сүнмәс ялкын...
Янып бетеп киләм эчтән:
Ут җанымнан тәнгә күчкән
Мин яртылаш исән.
...Кайнар маңгаемда тоям:
Фәрештәме диеп торам.
Күзем ачыйм дисәм—
Синең учың икән!
Бөтенләйгә микән?..
Мизгел
Синең сорау—
Карашыңа уралган да,
Кереп бара аңга.
Минем җавап—
Бәйле телләремне чишеп.
Атыла синең янга.
Бик бик тиздән
Шаян керфекләрең миннән
Яшерерләр сине.
Аңа кадәр
Бер туйганчы йөзләреңне
Күреп калыйм инде.
Ашык, хәтер!
Җавап көткән ул күзләрне
Истә калдыр тизрәк!
Ашык, күңел!
Бу мизгелдән ләззәтләнеп
Калсын гашыйк йөрәк.
...Үтте мизгел.
Мин җавапны бирдем.
Кузгалырга кирәк.
Хәерле юл!
Син бары тик яшә, сөю!
Бик тә гади теләк—
Шуны тели йөрәк.
Үлем көтәм...
Үз-үземнән ераккарак
Качу өчен.
Үзем генә белгән күкләремә
Юлны табып, тизрәк
Ачу өчен...
...Үлем көтәм
Үз эчемдә яңабаштан
Туар өчен.
Янып көйгән йөрәгемне»
Комнар белән ышкып
Юар өчен—
• •.Аллам, кичер!
Үләр идем:
Башка булып туар өчен,—
«Үлем» төшенчәсен зиһенемнән
Бөтенләйгә
Куар өчен.