Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОНЫТЫРЛЫК ТҮГЕЛ

 

Бүген, бер дә уйламаганда, Хәбибулла абзыйны военкоматка чакырдылар. Алтынчы дистәнең актыккы көннәрен берәмтекләп чүпләп барган бу картка нинди йомышлары төште икән? Аны бит. хәрби хезмәткә ярамый дип, сугыш елларында да борчымадылар

Эшкә киткән чакта Хәбибулла абзый карчыгы Гөлсемгә дә борчылмаска кушты.

—Син, анасы, алай өзгәләнмә әле,—диде ул.—Хаталык белән ча­кырганнары әллә кайдан күренеп тора. Эштән кайтышлый кәгазьләрен кертеп бирермен дә эше бетәр.

Ирләрнең шул инде! Борчылма, дип әйтәләр дә, шуның белән кеше күнеле тынычлана дип уйлыйлар. Бу язу өйгә килеп кергән минуттан бирле ана йөрәген нинди каушау өзгәләвен күрәләрмени сон алар!

«Бәлки, күз нурым турында бер-бер хәбәр килгәндер. Бәлки, исәндер, карлыгачым. Шуны әйтергә картны чакырганнардыр. Бишбалтада шундый хәл булган ди бит. Бөтенләй үлгәнгә саналган кеше үзе кайтып төшкән, ди».

Ана йөрәгендә яңа бер көч белән өмет чаткысы кабынды. Ул әле һаман да сугышта һәлак булган бердәнбер кызынын кайтуын көтә иде.

Галимә фронтка кырык беренче елда ук китте.

Вокзалда актык тапкыр саубуллашканда, Гөлсем апа ана:

—Кызым, берүк сакланып йөри күр,—диде. Галимә елмайды.

—Врач кешегә андый сүзне әйтмиләр, әнкәй.

Бу Галимәнең үз авызыннан әйткән соңгы сүзләре булды. Шуннан соң алар хат язышып кына сөйләштеләр инде. Кечкенә генә кәгазь кисәге ничәмә-ничә мең километр җирләрдән, салкын кар-бураннар, ут-давыл- лар аша шулкадәр күңел җылысын түкмичә-чәчмичә саклап китерә алыр дип кем уйлар? Галимәнең хатлары ярату, иркәләү сүзләре белән тулы була иде. Бичара Гөлсем апа аларны укыганда май кебек эреп китә торган иде. Өй салкын, тәрәзәләрдә бармак калынлыгы боз, урамда ачы җил дулый, ә Гөлсем апага гүя суыгы да, жиле дә тими, иртә таннан торып, өстенә җинелчә генә киенә дә, заводка, кунарга да кайтмый эшләгән карты янына сөенечле хәбәр илтергә чаба. Ул шулай көн саен, айлар, еллар буе чабарга әзер иде, тик кызыннан-бәгыреннән исәнлеген белдергән куанычлы хатлар гына килеп торсын!

Ләкин бервакыт Галимәнең хатлары өзелде. Ана никадәр генә тилмереп көтсә дә. хат ташучы аларга керми уза башлады. Яз иде. ә ананың күзенә көн яктысы күренмәс булды. Ут йотып йөрде мескен, картайды, ябыкты, lie
яфрак төсле саргайды. Шулай да өметен өзмәде. «Эше бик тыгыздыр, хат язарга вакыты юктыр. Бераз бушасын гына, хәзер утырып әнкәсенә хат язар»,—дип сабыр итте, мен төрле сәбәпләр табып, үзен юатты. Тик йөрәге генә ул кадәр озак көтәргә теләмәде, көннән-көн көчлерәк сыкрап, көннән- көн ныграк түземсезләнде. Әгәр инде аларга таба борылган хат ташучы тәрәзәдән күренсә, үзен-үзе онытып, яшерен өмет һәм курку белән ана каршы йөгерә иде, тәрәзә капкачын шакысалар яки ишек дөбердәтсәләр: «Галимәм түгелме?»—дип, йөрәге кабынып, җылы түшәгеннән сикереп тора, яланбаш, яланөс ишек ачарга ашыга иде.

Кеше йөрәген янып торган утка охшаталар. Һай. шулай гына булсачы! Сүнми торган ут юк бит. Янар, янар иде дә, бер сүнәр иде, газабы да туктар иде. Юк шул, ана йөрәге андый түгел, ул мәнгелек утлы хәсрәттә яна.

Гөлсем апа, иңбашына мамык шәлен салып, кызынын язу өстәле янына килеп утырды. Өстәл тартмасын ачты, аннан төрлесе төрле кәгазьгә язылган, вакыт үтүдән инде саргая да башлаган хатлар төргәген тартып чыгарды Болар Галимәнең хатлары иде

Ун елдан артык инде—һай бу гомерләр, су кебек ага бит —Гөлсем апа бу хатларны күңеле боеккан саен алып укый, барысын да диярлек яттан белә иде. Ләкин бүген тагын бер тапкыр укырга әзерләнде. Әмма бераздан анын кайчандыр чем-кара булган, хәзер инде үз төсләрен җуя башлаган күзләре җылымса көндәге тәрәзә пыяласыдай томанланып киттеләр. Кәкре- бөкре хәрефләр, боздай эреп юкка чыктылар Ана бик тирән итеп көрсенеп куйды. Ләкин еламады, чөнки елый-елый анын күз яшьләре кибеп беткән иде инде.

Анын бөтен гомере хезмәттә үтте. Яшь чагында Казан сәүдәгәрләренә аш пешерде, кер юды Исәпсез-хисапсыз кимсетелүләргә, кагылу-сугы- луларга түзде, коточкыч вакчыл, карун, көнче бай хатыннары анын саф йөрәген этләр кебек таладылар. Аннары ул тормышка чыкты, дөресрәге, аны кияүгә бирделәр. Ире ул чакта пыяла заводында эшли иде Бераздан Гөлсемне дә үз янына алды. Бу инде революциядән соң булды. Заводта эш җиңел түгел иде Ләкин монда анын кешелеген таптамадылар. «Әрәмтамак, хәерче»,—дип мыскылламадылар. Иптәшләре барысы да аны тин күрделәр. Гөлсем апа бөтенләй үзгәреп, канатланып китте. Янгыр суын эчкән чәчәк кебек яңадан савыкты.

Шушы заводта ул, керә-чыга, егерме биш ел чамасы эшләде. Сугыштан сон, ревматизм бик җәфалый башлагач кына, картынын киңәшен тотып, «домохозяйкалыкка» чыкты.

Хәзер аның көннәре күбрәк ялгызлыкта үтә иде,—балалары берсе дә гомерле булмадылар.

Ялгызның юлдашы—кайгы белән сагыш ди. Гөлсем апа моны бик яхшы татыды. Халык белән бергә чакта ничектер җиңелрәк була торган иде. Ул хәтта Галимәнең үлү хәбәрен алган көннәрдә дә артык бирешмәде. Өендә дә, эштә дә кайгыларын уртаклашучы дус-ишләре бар иде. гүя алар бу зур хәсрәтнең бик дәү өлешен үзләре белән алып китә тордылар.

Ул чагында Галимәнең бергә үскән, бергә укыган дус кызлары да килгәләп йөриләр иде. Карт белән карчыкның хәсрәтен таратып. Галимә­не искә ала-ала, бик озак сөйләшеп утыралар иде алар. Соңыннан кызлар төрлесе төрле жиргә таралышып беттеләр. Бары тик Салих исемле бер егет кенә килеп йөрүдән туктамады

Галимә беркайчан да анын турында әнисенә сер ачмады. Ләкин сизгер күнелле анага кызынын йөрәк тибешен анлар өчен бер күз карашы да җитә бит.

Аксыл чәчле, ябык йөзле бу оялчан егет килсә, Галимә, куанычыннан

 

ГАБДРАХМАН ӘПСЭЛЭМОВ кая басарга белмичә, күбәләк кебек очып йөри торган иде. Ана кеше моны ничек күрмәсен ди! Салихы да аны җаныннан артык ярата иде, ахрысы. Сугыш бетеп, армиядән кайткач та, үз өенә кермәстән, туп-туры Гөлсем апаларга кагылды. Фаҗигале хәбәрне ул фронтта чакта ук инде ишеткән булган, ләкин ышана алмаган.

Өч ел буе көн саен диярлек килеп йөрде Салих. Килгән саен Галимәнең стенадагы рәсеменнән күзен ала алмый, гел ана карап утыра, ә кайчагында күзләрендә яшь бөртекләре дә ялтырый иде.

Мондый минутларда ананың йөрәге телгәләнә: «Нинди керсез, нинди көчле мәхәббәтне көйдерделәр бит бу каһәр суккан явыз фашистлар!»—дип әрни-әрни уйлый иде ул.

Беркөнне Гөлсем апа, үз баласыдай якын күрә башлаган Салихны тәмам кызганып:

—Салих улым, әллә бу рәсемне үзенә генә биреп җибәримме?—диде.—Бер дә күзеңне алмыйсың бит.

Егет сискәнеп куйды:

—Миндә бар ул, Гөлсем апа...

Бу сүзләрне ул шундый кайгылы тавыш белән әйтте, Гөлсем апаның күзеннән яшьләре бәреп чыкты, ул үзе дә сизмәстән:

—Кайтмас инде ул, ахрысы, Салихҗан балам, юкка гына көтәсең,—дип әйтеп ташлады.

Ьай, ник әйтте икән ул бу сүзләрне! Салих бик каты рәнҗеп:

—Дөрес түгел! Әйтмә бу сүзләреңне, Гөлсем апа, әйтмә!—диде. Аның төсе киткән, кәгазь кебек ап-ак иреннәре калтырый, ә эчкә баткан күзләрендә исә ут яна иде.

Көннәр үтте. Салих килми башлады. Аны каядыр икенче бер шәһәргә күчеп киткән дип сөйләделәр. Бу хәл ана күңеленә аерата авыр тоелды.

Җитмәсә, шундый көннәрнең берсендә карты да аны рәнҗетте. Галимәнең туган көне иде. Гөлсем апа, аш-су хәзерләп, иренен эштән кайтуын көтте. Ләкин карты ул көнне бик сон кайтты. Эш белән дә йөрмәгән үзе, бер дусына кереп шашка уйнап утырган.

—Кара син аны, бөтенләй истән дә чыккан бит, анасы,—диде Хәбибулла абзый, хатынының зарын ишеткәч.

Бу кадәр дә ваемсызлыкны Гөлсем апа күтәрә алмады. Сыгылып төшеп, елап җибәрде:

— Барыгыз да, барыгыз да оныттыгыз, таш бәгырьләр!—диде ул, өзгәләнеп.

Хәбибулла абзый, аптырап, баскан урынында таптанды.

—Чү, анасы, чү. Ни сөйлисең... Кем оныткан. Онытырлыкмыни..

—Куйсана, сөйләмә, ичмасам!—дип бүлдерде аны карчык.—Сина ни... Син бит аны тугыз ай йөрәк астында йөртмәгән...

Елый-елый Гөлсем апанын күз яшьләре кибеп бетте. «Дусларын да, сөйгән ярың да, хәтта атан бәгырен дә оныттылар сине, кызым. Бары тик әнкәң генә сине күңеленнән чыгармый. Актык сулышын алганда да аның телендә син булырсың».

Бүген, Галимәнең хатларын укыганда, бу рәнҗүле уйлар Гөлсем апанын йөрәген янадан җәрәхәтләп киттеләр. Ул, тоныкланган күз карашы белән хатларга текәлеп, озак кына хәрәкәтсез утырды да, өстәл тартмасын ябып, урыныннан торды. Аннары зур урамга караган тәрәзә янына килеп сөялде. Якынлашып килгән кичнең зәгыйфь яктысы аның җыерчыклы йөзенә тагын да тирәнрәк мон салды.

Урамнан машиналар уза. Халык агыла. Тәрәзә турысыннан гына бер егет белән бер кыз көлешә-көлешә үтеп киттеләр. Аларга ни? Алар бит
кайчандыр шушы йортта Галимә исемле бер кыз яшәгәнлеген дә, анын Ватан сугышында үлеп калганлыгын да, карт анасының хәзер хәсрәт йотып, монланып тәрәзәдән карап торуын да белмиләр.

Тышта тәңкә-тәнкә кар ява. Күрче, быел кыш нинди иртә килә. Әле октябрь дә бетеп җитмәгән, инде кар-бураннар уйный башлады. Хәер, бу ятып кала торган кар түгел әле. Иртәгә булмаса берсекөнгә кояш чыгар да анын эзе дә калмас. Нигә ана кайгысы да шул кар кебек кенә эреми икән?

Картының кайтыр сәгате якынлашкач, Гөлсем апанын борчылулары бермә-бер артты. Хәзер инде ул утырып та, басып та тора алмый башлады. Аякларының авыртуына карамастан, алгы як бүлмә белән кухня арасында, киләп саргандай, бертуктаусыз йөреп торды. Кыңгырау тавышы ишетелмәс дип куркып, барлык бүлмәләрнең ишекләрен каерып ачып чыкты, радионы туктатты. Аннары кыңгырауның төзеклегеннән шикләнеп,—кайчагында ул бердә шалтырамый, каһәр,—ишегалдына чыгып карады. Ишегалдында кеше-кара булмагач, урамга ук атлады. Ләкин Хәбибулла абзый урамда да күренмәде. Мөгаен, тагын шашка уйнарга кергәндер, карт юләр!

Гөлсем апа, ни өчен икәнен үзе де белмичә, буфетка үрелгән чакта гына, ниһаять, кынгырау шалтырады. Тын бүлмәдә ул шундый каты булып ишетелде, Гөлсем апа хәтта, сискәнеп китеп, кулындагы чынаягын төшереп җибәрде.

Колакчын бүрегенә, пальто якасына кар бөртекләре кунган Хәбибул­ла абзый ишек төбендә басып тора иде. Үзе аптыраган да, курыккан да кебек. Күзләре, түгәрәкләнеп, туп-туры карыйлар. Керфекләре белән мыек чылгыйларында әллә эрегән кар тамчысы, әллә яшь бөртеге җемелди.

—Атасы, ни булды? Авырып кайттыңмы әллә?—дип сорады Гөлсем апа, көч-хәл белән.

Карт эндәшмәде. Ничектер бик сәер атлап түргәрәк үтте дә, акылын башына жыя алмагандай, урындыкка утырды, кулы белән күзләрен кап­лады.

Гөлсем апанын иңендәге шәленең бер очы аркасы буйлап салынып төште, шәленең икенче почмагын йомарлап, атылып чыгардай типкән йөрәге өстенә бастырды.

Хәбибулла абзый кесәсеннән кулъяулыгына төрелгән бер әйбер чыгарды да өстәлгә куйды, калтыранган куллары белән төргәкне чишә башлады.

—Менә, анасы... истәлек итеп... кызыбызның... орденын...—диде ул, әкрен генә.—Ил онытмаган. Унике ел үткәч эзләп табып бирделәр. Үзе исән чакта ала алмый калган булган, наный.

Гөлсем апа бу минутта теләсә нинди авыр хәбәрне ишетергә дә әзер иде, әмма ләкин мондый сүзләрне ул бөтенләй-бөтенләй көтмәгән иде. Кайчандыр бала тудыру йортында шәфкать туташыннан нәниен беренче тапкыр үрелеп алган кебек, калтырап торган ике кулы белән өстәл кырыендагы орденны алды да күзләренә якын китерде.

— Кызым төсе,—дип пышылдады аның агарынган иреннәре. Ике бөртек күз яше, карт ананың җыерчыклы яңаклары буйлап тәгәрәп төшеп, орденның якты нурлары остенә тамды.

1954