Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИН КАЗАННАН КИТМӘДЕМ»

 

РАВИЛ БОХАРАЙГА 60 ЯШЬ

Равил Бохарайның нәсел чыгышы Себер ягыннан. Томск шәһәреннән Аның бабалары танылган сәүдәгәрләр булган Фамилиясе исә Себер белән Урта Азия арасында кәрван сәүдәсен йөртүчеләрдән— бохарайлардан килә. Равил Бохарай да нәсел юлыннан читкә тайпылмаган Ул да. бохарайлар кебек үк. кыйтгалар, илләр арасындагы багланышларны арттыруга, мөнәсәбәтләрне көйләүгә үзеннән зур өлеш кертә Дөрес, аның йөге сәүдәгәр бабаларыныкы кебек мал безән шыплап тузмаган. Уз җиһанга рухи байлык тарата. Безнең өчен тагын да мөһимрәге шул: дөньякүләм танылу алган шәхес инде ике дистә ел Җир шарының «аҗаган кайнаган шәһәре»ндә—Лондонда яшәсә дә. үзен тудырган татар милләтен, тәпи басып киткән Казанын бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармый Моңа инану өчен Равил Бохарайның әдәби әсәрләренең, фәнни хезмәтләренең исемнәренә күз салу да җитә. Туган җирен һәм туган халкын олылау аның үзен дә билгезе шәхес итте

—Әтиегез Рәис Гата улы—Казан кибернетиклар мәктәбенә нигез салучы галим- математик, профессор. Әниегез—Наирә Халитова—физика-математика фәннәре кандидаты, шулай ук университетта озак еллар эшләгән педагог. Наил абыегыз физика-математика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты. Шундый гаиләдә туып һәм фән юлында үсәргә ышанычлы перспектива була торып, сезнец башка юлны сайлавыгыз гажәпләндерә.

—Мин дә олы тормышка беренче адымнарымны әти-әнием салган юлдан атладым: 1968-74 елларда Казан университетының механика-математика факультетында укыдым. Аны кызыл диплом белән тәмамлагач, укуны Мәскәү университетында теоретик кибернетика буенча аспирантурада дәвам иттердем.

Әмма мине әдәбият дөньясы һәрчак ымсындырып торды. 1969 елның мартында «Комсомолец Татарии» газетасында беренче шигырем басылып чыккач, мин тагын да канатланып ижат итә башладым. 1977 елда «Яблоко, привязанное к ветке» дип исемләнгән шигъри китабым дөнья күрде. Бер елдан СССР Язучылар берлегенә кабул ителдем. Шул чакта мин фәнни һәм әдәби эшчәнлекне бергә үреп барып булмаячагын аңладым. Үземне гүя ике юл чатында басып торган кешедәй тойдым. Ул чакта төп ижат мәйданы итеп әдәбиятны сайлавыма һич үкенмим.

—Фәнни юнәлешне калдырырга туры килсә дә, сез башкарган хезмәтләр бер институт эшчәнлегенә тиң торырлык. Татар рухын, татар тормышын дөньякүләм таныткан әсәрләрегез турында әйтүем.

—Мин татар халкының тарихи язмышы һәм фән буларак ислам фәлсәфәсе белән тирәнтен кызыксынам. Унынчы гасырдан башлап Явыз Иванның Казанны яулап алуына кадәр булган чорны өйрәнеп, инглиз телендә махсус китап яздым. 1992 елда «Azan» исеме белән борынгы татар дини-рухани поэзиясе үрнәкләренең

оригиналлары һәм инглизчәгә тәржемәләре тупланган аерым җыентык бастырдым, махсус кереш сүз язып, Лондон университеты профессоры-лингвисты Дэвид Мэтьюс белән берлектә инглиз телендә «Татар шигъриятенең тарихи антологиясе»н әзерләдем (Лондон, 2000), Англия, Канада, һиндстан. Германия. Венгрия. Италия. Төркия матбугатында Татарстанга багышланган тарихи-публинистик хезмәтләр белән катнаштым, «Казан: искитмәле башкала» (1994). «Татарстан моделе һәм Президент Минтимер Шаймиев» (2000), «Гасырлар аша балкыган Казан Кремле» ( 2001), «Казан турында хикәят» ( 2005) китаплары дөнья күрде...

—Соңгысына иркенләп тукталыйк әле.

—•Казан турында хикәят»не менъеллык татар мәркәзе хакында әдәби телдә язылган энциклопедия дип тә агарга була. Бу хезмәт мәдәни-тарихи өлкәләрне генә колачламый, анда сәясәткә дә, икътисадка да кин урын бирелгән Лондонда яши башлаганнан бирле мин төп иҗатымны әнә шундый хезмәтләргә—рус һәм чит ил укучыларын Татарстан Республикасының тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыруга багышладым. «Казан турында хикәят»— татар цивилизациясе турында хикәят ул. Казан борынгы болгар-татар язма мәдәниятенең символы гына түгел, ул Европа белән Азияне тоташтыручы үзәк тә. Китапнын беренче бүлекләрендә—мин аларны җырлар дип атадым— Казанның эре мәдәни, сәнәгать һәм мәгърифәт үзәгенә әверелүе турында сүз бара.

Әлеге хезмәтне башта рус, аннан инглиз телендә яздым Минем фикеремчә, тарихи дөреслекне, димәк, татар халкы турындагы чынбарлыкны Россиянең һәр төбәгендә һәм татар турында уйлап чыгарылган, милләтебезне кимсеткән уйдырмалар таралган бәзен җирдә белергә тиешләр. Хәзер дә Татарстандагы гамәлләр иләк күзе аша үткәрелә. Хәтерлим әле. Татарстан латин графикасына күчәргә теләгәч, нинди кара тавыш купкан иде. Бу китапта мин шул хакта да яздым. Үз гомерендә кириллицадан татар телендә бер сүз дә укып карамаган кешеләр лә бу адымны хуплаучыларны ватанпәрвәрлек хисе булмауда гаепләп кычкырындылар' Шул ук вакытта герой шагыйрь Муса Жәлилнен Моабит төрмәсендә язылган һәм ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган шигырьләренең латин графикасында кәгазьгә төшерелгәнлеге турында уйлап та карамадылар!

Казан—минем тарихи-сәяси һәм икътисади хезмәтләремнең чыганагы гына түгел, ул шигырь һәм поэмаларымның, проза әсәрләремнең, пьесаларымның илһамчысы да. Мин бу шәһәрдә тудым Сонгы дистә елларда ул чит ил кешеләре өчен ябык шәһәрдән кунакларны ачык йөз белән каршылый торган заманча башкалага әверелде. Мөгаен, бүген Идел буенда ана тин калалар юктыр Казан турында шундый китап язу минем күптәнге хыялым булса, яши-яши мин аны мөһим бурычым итеп кабул иттем

«.. Ерак юлның тузаны Иңемә салды тунын . *н- Бу бит тарихның ре — Борынгы маҗар сүзе'

Ә минем

Олы юлым, «тузаным».

Сүнмәс назым. —

Казаным!

-Берничә ел элек сез Казанда үзегезнең иң яхшы шигырь һәм поэмалар кергән

«Отпусти мою душу на волю* исемле җыентыкны тәкъдир иткән идегез...

—Исеменә килгәндә, ул Тукайның «очты күнлем читлегеннән » дигән сүзләреннән чыгып кушылды. Анда яна шигырьләр дә бар, әмма күпчелекне сайланма шигырь һәм поэмалар тәшкил итә. Алар Мәскәүдә «Шигъри китапханә» дип аталган сериядә русча чыкты. Бу китап Казанда Сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителде.

Әйткәнемчә, мин Казанда туып-үстем. Рухи рәвештә мин аннан беркайчан да китмәдем. Казанда яна китабымны күрсәтмәсәм, мин аны чыкмаган дип саныйм Минем өчен Казан һәрвакыт беренче урында. Ул Мәскәү дә, Лондон да түгел.

—«Равил Бохараев татарның шигъри диңгезен дөньянын шигъри диңгезе белән тоташтыра торган ерганак ясады. Моның никадәр олуг эш икәнен без яши-яши генә аңларбыз әле»,—дип язган иде күренекле шагыйрь Зөлфәт. Мин бу очракта татарның бөек шагыйре Тукайны дөньяда танытудагы абруйлы эшчәнлегегезгә тукталасым килә.

—Тукай һәрбер татар баласын балачактан бирле озатып йөри. Балачагыбыз Тукай әкиятләреннән һәм «Туган тел» шигыреннән башлана. Туган тел ул—безнен өчен Тукай. Ул—туган телнен нинди югарылыкка күтәрелә алуын күрсәтүчебез. Без әлегә кадәр Тукайны аңлап җиткермибез, талантының колачын күзаллап бетерә алмыйбыз. Аны һаман үзебез корган кысалар чикләрендә, хакыйкатьне ничек кабул итүебездән чыгып кына аңларга тырышабыз. Тукайның даһилыгы аның безнең өмет, ышанычларыбызга туры килүендә генә түгел, аның булуы һәм мәңгегә безнең әхлак символы булып калуында. Әйләнә-тирәдә тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, Тукай ул тыярга, кагылырга йә булмаса бетерергә ярамый торган символ булып кала бирә. Ул һәрвакыт халкының әхлакый идеалы, хакыйкать чагылышы булачак. Татар халкы өчен генә түгел, дөнья халыклары өчен дә. Шуна күрә дә ул бөек.

Габдулла Тукайның иҗаты һәм шәхесе мине һәрчак кызыксындырды 1986 елда Тукай тормышы-язмышы турында «Тукай тирәсендә» дигән драматик повесть яздым Курчак театры өчен язылган пьеса да бу теманың бер гәүдәләнеше булды: «Апушнын тылсымлы төшләре» («Волшебные сны Апуша», 1986) пьесасы зур уныш белән куелды. Заманында Тукайның «Су анасы», «Кәжә белән Сарык әкияте» һәм башка поэмаларын русчага тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырган идем. Г Тукай сайланма әсәрләренең өч русча басмасын төзүдә катнаштым Инде Тукайның бөтен шигырьләре дә инглизчәгә тәрҗемә итеп бетерелде. Алга таба алар Лондонда китап булып басылып чыгарлар.

—Дөнья татарны белә башласын өчен чыннан да әдәби әсәрләрне халыкара телләргә күбрәк тәрҗемә итәргә, дөньяга күбрәк таратырга кирәктер шул...

—Татарча бөек әсәрләр язарга кирәк, аннан сон тәрҗемә ителер ул. Классик әсәрләргә килгәндә, аларны да тиз генә турыдан-туры инглиз теленә тәрҗемә итеп булмый. Татар фикерен, моңын, яшәеш даирәсен инглиз телен аңлаучы тойсын өчен эшкә башка җирдән тотынырга кирәк. Мин үземнең шигъриятемнең инглиз телендә басылуын кирәксенмим Дөньяны татарчадан тәрҗемә әсәрләр укыр өчен әзерлисе бар әле Ин әүвәле аларга гадел тарихны, мәдәни казанышларыбызны җиткерәсе, бүгенге көн белән таныштырасы иде

Туган телнең «үги улы» булып,

русча яшим, язам, уйланам ла...

Туган теше белү—«һөнәр» түгел;

кичермәс ул онытсаң.

Әнә. кара

чит көймәне эчкә куалый җил.

өзелгән чылбыры суны яра..

Чирәмнәрдә ишкәк—хәрәкәтсез.

Әсәрендем балык исеннәнме?!

Мин «Әллүки» көен көйлим. сүзсез..

Күз яшьләрем ага төтеннәнме."

—Сез—урыс телле татар язучыларынын берсе. Әгәр шул офык белән генә чикләнеп калсагыз, бәлки, сез татар халкы алдында бу кадәр абруй һәм дәрәжәләр (Равил Бохарайга 1986 елда Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләренең тәрҗемәләре өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге бирелде. 2001 елда ул «Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем алды. 2006 елда ул «Очсыз-кырыйсыз поезд» («Бесконечный поезд», Мәгариф, 2001), «Казан карлары» («Казанские снега», Мәгариф, 2004) китаплары өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды) казана алмас та идегез. Күп телләрне белү һәм әлеге сәләтне татар халкын танытуда файдалану сезне безнең өчен кадерле дә, шул ук вакытта буй җитмәслек тә шәхес итә...

—Рус телендә язсам да, шигырьләрем татарча минем. Нәфесемдә, кальбемдә татар каны ага.

Ә инде эшчәнлеккә килгәндә... Бүген мин дүрт телдә—татар, рус, инглиз һәм мажар телләрендә язылган кырыкка якын китап авторы Испан, немец, төрек телләрендә иркен сөйләшәм һәм укыйм. 1986-87 елларда Будапештта мажар телен өйрәндем. Шуннан сон мажар теленнән тәрҗемәләр белән мавыктым һәм шул телдә шигырьләр яза башладым. 1989 елда мине Венгриянен Язучылар берлегенә кабул иттеләр.

Үз гомеремдә мина өч оешмада гына хезмәт итәргә туры килде 1979-80 елларда РСФСР Язучылар берлегендә төрки телле әдәбиятлар, калмык һәм Себер халыклары әдәбиятлары буенча консультант булып эшләдем. 1988-89 елларда Мәскәүдәге М Горький исемендәге Әдәби институтта татар теленнән тәрҗемәләр буенча семинар җитәкчесе вазифасын башкардым. 1992-2009 елларда Лондондагы «Би­би-си» радиосының Россия бүлегендә штаттагы хезмәткәр булып эшләдем. БДБ илләренә, шул җөмләдән Татарстанга кагылышлы вакыйгаларны, яңалыкларны шәрехләүче диктор-күзәтче сыйфатында көн саен «Радиус» дигән махсус программа алып бардым Хәзерге вакытта БМО Балалар Фондынын Төрекмәнстандагы. Филиппиндагы һәм башка илләрдәге штаттан тыш консультанты булып торам

—Ел саен сезнең берничә китабыгыз дөнья күрә. Аларның һәммәсе тәҗрибә, белем һәм күп вакыт таләп итә торган саллы җыентыклар. Әле сез Татарстан белән дә тыгыз элемтәдә торасыз, әдәби процесста катнашасыз. Әйтик, «Яна татар пьесасы» конкурсында катнашып лауреат булдыгыз һәм «Тимер борчак» («Җелезная горошина») пьесасы 2005 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыңда куелды. Боларның барысына да ничек өлгерәсез?

—Лондонга килеп эләгү белән язмышнын үз милләтемә хезмәт итәр өчен нинди зур мөмкинлек бирүен аңлап аллым. Мин инде ничә еллар ялсыз эшлим. Мона татар мәдәниятенә кечкенәдән булган мәхәббәтем этәрә. Китаплар бер көн яисә бер ел өчен язылмый Ин мөһиме, алар җирдә калсын һәм һәр гасырда да үз укучысын тапсын. Шөкер, бу яктан үземне бәхетле саныйм Бигрәк тә Казанда—туган җиремдә даими укучыларым булу мине сөендерә һәм тагын да канатланып иҗат итәргә рухландыра