Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫСКА ШИГЫРЬЛӘР

в Тик бер карыш үткән юлым - Иллегә дә җитмәгәнмен. Яшьлеккә дә, картлыкка да Билләһи лә чит адәм мин! 1? Күңелемә һәрчак тансык Бу эшем һәм ашым, диям. Кирәк булса, мең тапкыр да Шигърияткә башым иям! Вакыт карынында гасыр. Тулгак тота галәмне. Шомлы, билгесез киләчәк... Юк, юатмый адәмне. е Ходайны диләр күктә, Шуңа күңелдә үпкә. Җирдә булса безнең тормыш Яхшырыр иде күпкә. Фәнәвие ДӘҮЛӘТБАЕВ (1951) - шагыйрь. *Суз җырыңны. былбылым'» исемле китап авторы Актаныш районында яши Ходайга табынган кеше Җирдә гонаһ җыймас... Үзем тыймасам үземне, Мине беркем тыймас! Үзәндә кое казыдым. Чыкты суым иреккә. Үземнең дә ирексезлек Үткән иде җелеккә. Ъ Барс каршы торадырмы Ике башлы боркеткә? ...Халкы тырнак астындагы Ил язмышын ни котә? е Ярым ай өстендә тәре Тырнагын батырган да. Гүя сөенә калҗаның Симезен каптырганга. Кан кой|анга - акча, Җан кыйганга - акча. Үкенү юк башкисәрнең Мәете илгә кайтса. е Ташла эшең, турай да бер Әй, милләтем, күккә кара. Синең өстән Рәсәйнең Ач бөркете очып бара! Күккә бактым - анда син юк. Җирдән эхтәи танмадым. Шул газаплы, татлы уйдан Юктыр әмма кайтканым. Син дә сөю баласы, Мин дә сөю баласы. Яратам, дип әйтергә Әйт: кемнән ояласы? Синнән дә якын юк иде Кайчандыр йөрәгемә. Инде хәзер әверелдең Мәхәббәт өрәгенә. $ Башны идермәкчеләр. Камыт кигермәкчеләр. Бу илдә без болай да Коллар һәм хезмәтчеләр! Кала һәрчак бер кырыйда - Колның фикере колча. Ишәк булырга да риза Алдында тәгам булса. $ Иксез-чиксез офыккача Шигърият даласы. Мин фәкыйрьгә уйга батып Барасы да барасы. 3 Горур буласы килә лә, Көчле буласы килә. Бәхетен көрәшеп тапкан Кеше буласы килә! Иҗат итәр өчен килдем, Җимерер өчен килмәдем. Җиңеп китәр өчен килдем, Җиңелер өчен килмәдем! 3 Шыңшый торгач ирексездән Елакка әверелдем. Көн дә тукмаклап яшәгән Мин колы дәверемнең. е Үз-үземә коры тордым, Авышмадым, туры тордым. Булмадым ялагай эте Болганчык вә соры чорның. Без дә шөкер исән әле, Җир дә үз күчәрендә. Гасыр башы... Аллаһының... Ни икән исәбендә?.