Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер планета—ике кояш


Планетлар хәрәкәте законнарын өйрәнеп И Ньютонга бөтендөнья таргылыш
законын ачыклау өчен нигез салган австрияле астроном һәм математик И Кепдернын
исеме белән аталган космик обсерватория 2009 елның 6 мартында нсалча иярчен
орбитасына чыгарылды. Андагы җиһазлар Кояш системасыннан читтәге, башка
йолдызлар тирәсендә әйләнүче планеталарны эзләү һәм тикшерү өчен әзерләнде
Мин фәкыйрегезгә шул ук 2009 елнын август аенла ЮНЕСКО тарафыннан
оештырылган «Астрономия һәм дөнья мирасы» исемле халыкара фәнни
конференциядә шундый тикшеренүләр башкаручы галимнәрнен берсе Зигфрид
Франк белән очрашу да насыйп булган иде Докладларыбыз төрле секцияләрдә
булса ла, анын чыгышын тыңлый алдым Ул, ерак иоллыхзарнын берсе тирәсендә
берничә планета әйләнеп йөрүе, шулардай берсенең Жиргә бик охшаш булуы
хакында сөйләп, аудиториянен дикъкатен жәлеп итте.
Бу очрашудан соң Интернеттагы астрономия яңалыкларына багышланган язмалар
арасыннан ерак йолдызлар системаларындагы планеталар турындагы мәгълүматларга
игътибарлырак булдым, һәм., ни гаҗәп, галимнәр тарафыннан күптән фарапанып
та моңарчы бары тик фантастик әсәрләрдә генә тасвирлана торган система турында
укып, шаклар каттым. Кыскасы, Кеплер обсерваториясе аша космостан алынган
электрон фотоларда ике йолдыз тирәсендә әйләнүче планета табылган
«Ике кояш тирәсендә йөри» дигән сүз планета орбитасы үзәгендә ике кояш
рәттән тора дигәнне аңлатмый Аларнын, бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта
булып, уртак масса үзәге тирәсендә ике орбита буенча хәрәкәт игүләре төп шарт
Э планета шул уртак масса үзәге тирәсендә тагын да зуррак, шул үзәктән якынча
йөз миллион километр ераклыктагы орбита дип атала торган йомык траектория
буенча бер әйләнешен 229 тәүлек эчендә башкарып чыга. Кыскасы, ике кояш парлап
вальс әйләнгәндә, алардан җылы алучы планета ерактарак аларнын тартымына
сарылып йори Әти, әни һәм бала диярсең боларны! Планета орбитасы астрономия
дәреслекләрен дә һәм китапларда тасвирлана торган түгәрәккә яисә эллипсларга
һич охшамаган булырга тиеш Анда кирегә борылыш шикелле «элмәкләр»нен 6ул\ и
да бик ихтимал.
Андагы «кояш»ларның берсенең массасы безнең Кояшыбыз массасының 69
процентын, икенчесенеке исә, Кояшыбыз массасының биштән бер өлешен генә
тәшкил итә. Ә планета үзе Сатурн шикелле газдан оешкан гигант күк җисеме
«Климат» дигәнен бик кырыс анда, температура минус йөздән минус җитмеш
градуслар арасында үзгәреп тора. Ике кояш җылытуның Ш файдасы юк икән
Yi «бердәнберебезгә»-Кояшыбызга рәхмәтле булып, үз җиребездә шөкрана
кылып яши бирик, җәмәгать!