Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗЫЯЛЫ МАТУРЛЫК

РИЗВАН ХӘМИДКӘ 70 ЯШЬ

Ул чакта, ягъни узган гасырның сиксәненче еллар башында, Ризван абый Хәмид белән әле якыннан таныш түгел идем. Без фәкыйрегез Казанны «яуларга» килгән елда (1979) ул Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтында берьеллык Югары курсларны тәмамлап кайта. Аннан кайткач, комсомолның Татарстан өлкә комитетында республика әдәби берләшмәләре һәм түгәрәкләренең җитәкчесе вазифасын башкара. 1981-1983 елларда Ризван абый СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда белемен күтәрә. 1984-1985 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллыдагы оешмасына җитәкчелек итә. Бу вакытларда мин—студент, «кефир малае» гына әле. Ни хәл итмәк, юлларыбыз Ризван абый белән шул елларда кисешмәгән Әмма үзе белән таныш булмасам да, иҗатын ярыйсы гына белә идем шикелле. Ризван абыйның 1977 елда язган «Синең урыныңа кайттым...» исемле тәүге драмасын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тиз арада репертуарына алып сәхнәләштерде. Артистларның оста уйнаулары белән дә, сәхнәгә куелыш ягыннан да гаять уңышлы килеп чыккан ул спектакльне бик тәэсирләнеп караганым истә. «Китәм инде» (1983) белән дә шундый ук халәт кичердем (Сүз уңаеннан: шушы ике әсәре өчен драматург 1984 елда Республиканың М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды). Ризван абыйның 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кайтыр идем» исемле беренче китабын йотлыгып укыганымны бүген дә хәтерлим әле. Әдәбиятка, театр дөньясына Ризван Хәмид дигән зур драматург-талант килүен күреп, сөенеп-куанып. шагыйрь Зөлфәт мондый эпиграмма ( әлеге шаян дүртьюллыкны ин әүвәл язучыларның ул вакытта гаять дәрәҗәдә популяр булган «Тынгысыз каләм» дигән дивар гәзитеннән укыдым) язган иде:

Ризван,Ризван, Ризван,

Ризван—гөлнең чәчәге.

Татар театрларының

Бар әле күрәчәге!

Чынлап та, драматург Ризван Хәмид тарафыннан язылган бик күп пьесалар, әйтик, «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә»
(1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать—бер гомер, (1985), «Олы юлның тузаны»(1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр- (2000) һәм башка драма-комедияләре Г Камал исемендәге, К.Тинчурин исемендәге, шулай ук Әлмәт, Чаллы, Минзәлә театрлары сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйналып, зәвыклы, сизгер күңелле тамашачыларыбызнын игътибарын җәлеп итте, ихтирамын яулады. Ул гына да түгел, драматургның аерым пьесалары заманында Казан рус яшьләр театры һәм Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театрлары сәхнәләрендә, милли телләргә тәржемә ителеп. 
Төрекмән, Лак, Кабарда дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып, зур уңышлар казанды.

Инде Ризван абый белән ныклап танышуыбызга (әүвәлтен башлар кагышып яисә үтешли генә куллар кысышып булса да кителгәндер барыбер дип уйлыйм) килик. 1986 ел. 17 май. Бу көнне бик яхшы хәтерлим. Әле кичә генә «Яшь ленинчы» гәзите редакциясендә гап-гади бер корреспондент идем, бүген исә СССР Әдәби фондынын Татарстан бүлеге директоры вазифасында тәүге эш көнем. Ризван абый—Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары (ул вакытта рәис Туфан абый Миңнуллин иде). Аның эш бүлмәсендәге өстәл янында, кара-каршы утырып, гәпләшәбез. Дөресрәге, күпчелек ул сөйли, эшне ни-нәрсәдән башларга кирәклеген аңлата, киңәшләр бирә, ә мин, баш кагып, «әйе-әйе» дигәләп. тынлап утырам. Менә шул көннән башлап бүгенгәчә без, Ризван абый белән икәү, дустанә мөнәсәбәттәбез.

Ризван абый Хәмиднең байтак каләмдәшләре белән үзара гәпләшүен бик еш тыңлап торганым булды. Мәсәлән, Илдар абый Юзеев белән. Бер караганда алар бер тигез дәрәҗәдәге каләм әһелләредәй, бер-берсен хан заманыннан бирле белгән дуслардай сөйләшәләр сыман. Икенче караганда исә, Остаз белән Шәкертнең үзара шаян-төртмә сүзләр әйтешә-әитешә, бер үк вакытта кызыклы да, мәгънәле дә гәп коруларын аңлыйсың. Ризван абый, хатирәгә бирелеп, батачагын, иҗат дөньясына тәүге адымнарын ясый башлаган чакларны исенә төшерә:

—Әдәбият белән бишенче сыйныфта укыганда кызыксына башладым. Дилбегә буе озын «поэма» яздым да, батырчылык итеп, шуны «Ялкын» журналына җибәрдем. «Мәче белән тычкан» иде бугай исеме. Шулкадәр җиңел язылды ул. Әгәр шул юлдан киткән булсам, базар көнне бәясе өч тиен дә тормаган тагын бер графоман пәйда булган булыр иде. Ярый әле. Илдар абый, бәхетемә, сез туры килдегез. Үзегез дә хәтерлисез булыр, сездән, журналдан шундыирак эчтәлектәге хат килде: «Ризван энекәш, бик җиңел язгансың син моны. Авыррак яза башлар өчен бик күп укырга, өйрәнергә кирәк әле сиңа!» Менә шул сүзләрегез айнытып җибәрде мине. Рәхмәт сезгә, Илдар абый, бүтән һөнәр сайла, энекәш, димәгәнегез өчен!

Илдар абый тыйнак кына елмая.

Икенче бер олпат әдип белән, әйтик, Мәгъсүм ага Хуҗин белән Ризван Хәмиднең гәпләшүе—үзе бер спектакль. Нинди генә темага сүз башласалар да, ахыры барыбер ут чыгарып бәхәсләшү белән тәмамлана. Ризван абый белән Мәгъсүм абый кайчандыр «Чаян»да бергә эшләгәннәр (Ризван абый бу журналда башта фельетончы, соңрак хатлар бүлеге мөдире сыйфатында җиде еллап хезмәт куя). Яшь аермасы шактый булса да, бер-берсенә «син» дә «син» дип кенә эндәшәләр. Күренеп тора, болар—азау ярган дуслар, очрашсалар, үзара бәхәсләшмичә тынычлана алмыйлар. Бәхәс—бу икәүне иҗатка дәртләндерүче бер алым тына. Алар моны үзләре бик яхшы белә. Бераздан, суынып, бер-берсенә «Сау булып тор, Мәгъсүм абый» «Исән- сау очрашканга кадәр, Ризван!» диешеп, бик җылы саубуллашып, фатирлары тарафына юл тотачаклар. Кайтып, өстәл янына утыруга, каударланып-ләззәтләнеп илһам белән мөлдерәмә тулган каләмнәрен кулларына алачаклар. Әлегә исә Ризван абый янә сүз ала:                                                                                                          _

—Бер мәзәк сөйлим. Мәгъсүм абый, тыңла. Өч галим мәгарәдә йөргәндә борышы кылыч тешле юлбарыс сөякләренә юлыга. Берсе әйтә: мин моның скелетын кабат җыеп бирә алам, ди. Икенчесе әйтә ә мин скелетына кабат тән үстерә алам, ди. Өченче галим шуңа җан өрә алуын әйтә. Юлбарыс терелә дә өчесен дә тотып ашый. Без, Мәгъсүм абый, нәкъ әнә шул галимнәргә охшаганбыз: берәүне күкләргә чөеп мактый-мактый юлбашчы итеп күгәрәбез дә... ул безнең башларыбызны ашарга тотына.

—Ризван, син башта Мәгъсүм абыеңның акыллы фикерен ишет..

Бәхәскә җирлек бар, ике дус ипләп кенә сүз көрәштерергә керешә.

Ризван абый—аяклы энциклопедия: белмәгән нәрсәсе юк. Рәссам Фәрит Муллахмәт белән очрашсалар, аңа рәсем сәнгате буенча тиз генә дәрес биреп ала. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән күрешсәләр, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, җәһәт кенә тарихның барлык катламнарын актарып чыгарга өлгерәләр.

Бервакыт Ризван абыйдан «Тиктомалдан гына драматург булып китмәгәнсендер инде. Берәр сәбәп яисә этәргеч-мазар булгандыр бит?!»—дип сораган идем. Ул болайдип җавап бирде: «Башкортстанның Ярмәкәй районы (Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин шушы районга кергән Усман-Ташлы дигән авылда 1941 елның 24 октябрендә колхозчы гаиләсендә туа) гәзите белән элемтәгә кергәч, көлтә-көлтә шигырьләрем басылды. Әмма бу мине һич кенә дә канәгатьләндермәде. Ни өчен дигәндә, миндә чын шигырь язуга караганда, мәртәбәле шагыйрь булу теләге көчлерәк иде. Әдәбият минем өчен түгел икән, башка юл сайларга кирәктер, дип уйлый башлаган идем инде, ниһаять, бер очраклы хәл драматургияне үз жанрым итәргә этәрде. Туган авылыбызга ничектер бер театр килеп төшкән иде. Спектакльне карыйм—йөрәкне парә-парә телгәли генә бит теге. Юк, әйбәтлеге белән түгел, ясалмалыгы һәм пүчтәклеге белән! Клубта ике-өч минут та утыра алмыйм, ташлап чыгып китәм дә, тагын кереп утырам, сихерлелеге тарта, ә начарлыгы күңелне биздерә. Шунда үз-үземә сүз бирдем: драматург булачакмын, ләкин бүтәнчә язачакмын. Шул антымда тордым шикелле...»

Бүгенге көндә драматург Ризван Хәмиднең кырыклап пьесасы бар. Азмы бу, күпме? Классиклар белән чагыштырганда, сан ягыннан бик тә аз, әлбәттә. Мисалга испан драматургы Лопе де Веганы (1562-1635) гына алыйк. Ул ике меңнән артык пьеса язып калдырган, шуларның биш йөзләбе басылып чыккан, дүрт йөзләбе әле дә уйнала. Ул бар әсәрен дә шигырь белән иҗат иткән һәм бер генә пьесасына да тәүлектән артык вакытын сарыф итмәгән...

—Ходай белсен, ничек эшли алгандыр ул моны!—дип, гаҗәпләнеп әйтеп куя Ризван абый. —Татар драматурглары хәлендә булса, белмим, ни генә кыра алган булыр иде икән Лопе де Вега. Заманында, сүз куешкандай, барлык испан театрлары гел аның әсәрләрен генә куйганнар. Хәтта атаклы «Дон Кихот»нын авторы Сервантесны да сәхнәгә якын китермәгәннәр, ә уйналмаган драматург күп яза алмый Бу җәһәттән килгәндә, үземне язмышым тарафыннан нык рәнҗетелгән автор дип санамыйм—әсәрләремнең күбесе, тфү-тфү, сәхнә күрде. Үзем бик канәгать калган спектакльләрем бар: шуларның иң беренчесе—Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйган «Синең урынына кайттым...», аннары—Чаллыда Фаил Ибраһимов куйган «Тигезәкләр», соңгысы—Фәрит Бикчәнтәев бик шәп итеп сәхнәләштергән «Курчак туе». Бу пьесаны без Мансур Гыйләҗев белән икәү бергә Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп иҗат иткән идек.

Драматург Ризван Хәмиднен күпчелек пьесалары авыл турында, авылнын фаҗигаи хәле, шул авылда көн итүче катлаулы язмышлы кешеләр хакында. Әдипнең тарихи темаларга язылган әсәрләре дә байтак: әйтик, «Ак тамырлар иле», Казан ханлыгы җимерелү фаҗигасен гәүдәләндергән «Хан кызы», «Шекә пәриләре» трагедияләре 1991-1992 елларда Ризван абый телевизион нәфис фильм өчен «Тукай» дигән күләмле сценарий язды. 1993 елда шагыйрь Рөстәм Мингалим белән бергә «Идегәй» дигән кинодрама язып тәмамлады. «Язды», «язып тәмамлады» дидем, болай дип бер дә юкка әйтмәдем, чөнки ул вакытларда әлеге әсәрләрнең язылу барышыннан һәрдаим хәбәрдар булып тордым. Ризван абый көн саен Язучылар йортына, дустыбыз Рөстәм абый Мингалим янына килә иде. Рөстәм абыйнын әдәби консультант вазифасын башкарган чагы. Минем дә шул бинада «Салават күпере» журналханәсендә эшләгән мәлем. Сөйләшәләр, киңәш-табыш итешәләр, фикерләшәләр, әсәрнең язылган кадәресен энә күзеннән үткәрәләр, языласы өлешне планлаштыралар. Мин—шул очрашуларның шаһите. Шуңа күрә «Идегәй» күз алдымда язылды, дисәм дә хата булмас.

Ризван абый Хәмидне остазым дип саныйм.Гомумән, бүген сәхнә тоткан драматургларыбызның күбесе (М.Гыйләҗев, Р.Сәгьди, X.Ибраһим Һ.6.), Ризван абыйның иҗатына югары бәя биреп, үзләрен аның шәкерте итеп исәпли. Чордаш каләмдәшләре Туфан Миңнуллин, Батулла, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиевләр дә аның талантының зурлыгын таныйлар дип беләм. Минемчә, Ризван Хәмид—драматургиянең бөтен нечкәлекләрен фәнни дәрәҗәдә белеп, аның асылын тирәнтен аңлап-тоеп, сәхнә кануннарын югары кимәлдә үтәп, уйлы-фикерле укучы-тамашачылар өчен сыйфатлы пьесалар иҗат итүче әдип

Яшь чагында бик күп һөнәрләр үзләштергән, әйтик, тимер игәүләгән, аяк киемнәре теккән, радист булган, чаңгы бөккән, чабата кайтарган, фокусчы- иллюзионист (шуны драматург төп һөнәре итәргә уйлаган хәтта!) һәм гипнотизер булып гастрольләрдә йөргән Ризван Хәмиднең гадәти тормышта бик тә кызыксынучан шәхес икәнен дә әйтеп китәргә кирәктер. Ул тарихыбызны һәрдаим өйрәнә, сөйләм телебездән төшеп калган иске сүзләрне барлый, драматургиягә, театрга, сәхнәгә кагылышлы сүзлекләр төзи.

—һәр иҗатчының үз лабораториясе була,—ди драматург. —Минем дә шундыйрак эш ысулым бар: сөйләмнән төшеп калган сүзләрне табу-барлау, фәнни кысаларга сыймаган сүзлекләр төзү шуның тышкы чагылышыдыр. Боларны мин бары тик бер максат белән—иҗатымда кирәк булганга гына эшлим. Әйтик, «сүзлекләр» не һәр пьеса өчен сюжетын күзаллый башлауга аерым-аерым төзим—алар, гадәттә, әсәремнән дә озынрак булалар. Онытылган сүзләргә килгәндә, табигый процесс аркасында төшеп калмаган ич аларның күбесе—телебез ярлылансын өчен махсус «оныттырылганнар». Кайчак, нигә инде әллә ниткән сүзләр кулланалар, без белгән сүзләр генә җитмимени, диләр—шул ямьсез күренеш корбаннары әйтә моны. Өйрәнсеннәр, кабат исләренә төшерсеннәр, аңа телебезнең никадәр бай икәнен белсеннәр! Борынгы тарихыбызны өйрәнүемнең сәбәбен бер генә җөмлә белән аңлатам: халкына файдалы буласын килсә, аның үткәненә ешрак борылып кара, әмма алдагыны да онытма—муенын бөтенләй артка таба каерылып катуы мөмкин.

Шактый еллар элек, узган гасырның җитмешенче елларында, «Идел» яшьләр лагереңда яшь иҗатчылар семинары барган чак. Өч аерылмас дус—Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт һәм Ризван Хәмид—тәнәфес вакытында үзара гәпләшеп йөриләр икән. Бу өчәүгә карап. Разил Валиев, шаяртып, болай дип кычкырган имеш: «Әй, матур егет!» Анын тавышына бары Ризван абый борылып караган ди Язучы халкы теленә кергән әлеге мәзәк хәл чынлап та булгандырмы, юктырмы, хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: Ризван Хәмид—тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләү рәвеше, гомумән, бар холык-фигыле белән зыялы, матур кеше Мина калса, анын барлык пьесаларыннан да матурлык, зыялылык, яктылык бөркелеп, сибелеп тора сыман. Шагыйрь Рөстәм Мингалим әйтмешли: «Ул шулайдыр әле—уйласаң».

Нәкъ шулай.