Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәк никтер артык тыныч бүген

Йөрәк никтер артык тыныч бүген.
Мин дә тыныч, хәтта хыял да...
Тормышыбыз вак мизгелләр безнең,
Мизгелләрне бергә җыям да,
Синең белән бәйлеләрен сайлап.
Тезеп куям күңел түренә...
Кемнәргәдер бу ошамый, ахры,
Күңелемә җилләр үрелә.
Салкын минем бүген җаным, тәнем,
Хыялларым, салкын йөрәгем...
Җилгә генә кирәк минем хисләр,
Серләремне аңа сөйләрмен.
Йөрәк никтер артык тыныч бүген,
Салкынлыктан ул да оеган.
Кояш кайда? Бер җылы нур кирәк!
Кояш инде күптән баеган.
Бер карасаң, сүзләрем дә көлке.
Хисләрем дә көлке барысы.
Хәтта көлке, мескен булып кала
Йөрәктәге сөю ярасы.
Тик шулай да, яшим әле... Яшим!
Ничек йөрәк барсын онытсын?
Салкын тәнем, җаным, хыялларым.
Йөрәгемне кемнәр җылытсын?