ҖӘЯҮЛЕ ТАТАР

 

 

1 бүлек

«Кайчандыр монда нинди матур сиреньнәр бар иде!»—дип уйлады Исламов. Ул, моңсуланып, кичке эңгердә караңгыланып калган бакчага күз ташлады. Шәп тактадан сугылган, кырыйлары буй-буй тимер белән читләнгән нык, биек койма янына якынрак килергә теләге булса да кире уйлады. «Нәрсә кирәк?»—дигән усал тавыш ишетелер, йә булмаса, тимер чылбырын зыңлатып, алагаем зур эт капкага ташланыр күк тоелды.

Ә шулай да бакчага күз саласы, соры күзле ябык кызчыкның тавышын ишетәсе килде. Аның сагыш белән: «Май аенда бигрәк иртә яктыра»,—дип әйтеп куйганын, үзенә генә мәгълүм ниндидер сер өчен гаепле елмаеп, бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен кайнар учы белән сыпырып төшергәнен күз алдына китерде. Бу ел фасылы аңа бер-бер күңелсез вакыйганы хәтерләтте булса кирәк, кыз, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, читкә борылды. Аннары капыл гына: «Мин сина букет өзәм, сирень чәчәкләре мине исеңә төшереп торсын,—диде —Бүген якшәмбе, без бик озак—көн буе күрешмәячәкбез, май аенда бик сон караңгылана бит...»,—дип тә өстәде

Исламов бәхетле иде. шуңа кызның сәер сагышка бирелүен аңлап җиткермәде....

Сөйкемле, ягымлы Натальяның юраганы юш килде. Сирень очраттымы, сагышлы елмаеп, ул күз алдына килеп баса. Тик шунысы кызганыч: Гаяз йөргән якларда бу чәчәкләр сирәк очрый, өстәвенә, әйләнеп карарга да өлгермисен, куак инде чәчәген коеп бетергән була.

Йорт, капка-койма өр-янадан эшләнгән, иркен, уңайлы, ниндидер купшылык та бар. Күренеп тора: үзгәлек—архитектурасында, җирле халык алай төземи Коймасын гына кара—әйләнә-тирәдә бар да буяулы, ә моңа морилка өстеннән лак йөгертелгән. Матур, ел саен яңартып торуы да ансат.

Тик Гаязның башында «Сирень һаман да үсә микән'’..»—дигән сорау бөтерелде. Ай-Һай, кайчандыр бакча тутырып, таралып үскән сирень нык куллы яңа хуҗага ошады микән?

Шакыргамы? Бәлки сорашыргадыр? Тик нәрсә турында? Ул Натальяның

Рауль МИРХӘЙДӘРОВ (1941) язучы. терм телләрдә чыккан дистәләгән китап авторы *Иртәләгән сагыш», «Кара аксөякләр» («Карга короле»), «һәрнәрсәгә - акчалата» рочаннары. «Игълан буенча танышу» повесте, байтак хикәяләре «Казан утлары» журналы битләрендә донья курде Мәскәудә яши.
монда яшәмәвен белә. Ә кызның әти-әниләре мондый зур хуҗалыкны тоту яшеннән узган.

Хәтерендә: Натальяның әтисе—ул елларда бистәдә бердәнбер баянчы— туйлардан, бәйрәмнәрдән кайтып керми иде. Күңел ачу мәҗлесләрендә ул күзгә күренеп яшәрә, бөркеткә әверелә. Аның трофей аккордеоны халыкны җырлатты да, елатты да, ул башкарган көйләр Күлленен берничә буынын үстереп таратты.

Әйе, буыннар. . Алар берсен-берсе алмаштыра. Күлледә хәзер Гаяз Исламовны хәтерләүче бар микән? Дус-ишләре күптән, ныгып та җитмәгән канатлары белән төрле якларга сибелделәр. Җитлегергә ашыккан күңелне җилкендерү өчен, гәҗиттә басылган бер юл җитте—бар да зур төзелешләргә агылды. Ни заводы, ни фабрикасы булмаган Күлле һәр кешесен эшле итә алмады: шуңа алар киткән якларда тормыш бөтенләй үзгә, бистәнекенә охшамагандыр кебек тоелды.

Шулай итеп, тормыш аларны аерды, төрлесен төрле тарафка ташлады. Гаяз да күбесенең исемнәрен, йөзләрен онытты, хәтереннән җуйды...

Элегрәк, әле яшьрәк чагында, Гаяз, кайткач су буйларына төшә, танцыга бара иде. Кечерәк бистәләрдә, шәһәрдәге кебек, яшькә игътибар итү юк, паркта үтә торган танцы кичәләренә гаиләлеләр дә яратып йөрделәр. Ә хәзер кырыкны узып барганда, Күлленен үзәк урамында, сине танып, очратуына куанучы юк. Куану дисең тагы, кайсы көнне «исәнме» сүзен дә ишетмисең.

Авыр сумка тоткан берәр тулы гәүдәле хатын, юлында очрап, күз ташласа, кич буе: «Кем иде соң ул?» дип газапланасың. Исеңә төшерә калсаң: «Электәге шаян-шук җырчы кызга ни булган?!»—дип шаккатасың Үзендә яшьлегеңне онытмаган чуар таплы иске көзгегә күз саласын һәм күңелеңне күгәрмәкче булып: «Әле кояш баемаган»,—дигән буласын.

Борчылырга сәбәп юк сыман, әмма атна була инде—Гаязның күңелен сагыш кимерә. Әнисе дә сизенде, ахры, тик әлегә сүз катмады. Бәлки, улының сагышы якты икәнен чамалагандыр, анда, зур шәһәрдә, тыны кысыладыр, яшьлеген искә алырга вакыты да юктыр, әйдә, бер бушансын, дидер.

Көндәгечә әнисе аны капка төбендә каршы алды.

—Әни. Козыревларның сиреньнәрен хәтерлисенме?—дип сорады Гаяз. Ул әле уйлары белән еракта калган теге май көнендә иде.

Ничек инде хәтерләмим, улым, хәтерлим, билгеле. Игътибар итмәдеңмени, безнең ишегалдында да сирень үсә бит. Әти-әнисе вафат булганнан соң, Наталья иске өйләрен сатарга кайтты, шунда безгә берничә үсенте китерде, әгәр үсеп китсәләр, истәлегем булыр,—диде.

—Барысы да тамырландымы?—дип сорады Исламов.

—Әйе. Башкалар да үсентеләрне миннән алалар. Сорты белән кызыксынгач, баштарак шаяртып: «Наталья» дигән идем, ә хәзер куанып туялмыйм. Ник дигәндә, бездә башка сортлар төпләнә алмый.

—Димәк, Наталья үзе турында истәлек калдырган,—Әллә әйтте, әллә сорады Гаяз—аңлашылмады.

Әнисе жавап кайтармады, анын күз карашы караңгыга—чәчәктә утырган сиреньнәр ягына төбәлгән иде. Ишегалдында корылган табын янында бик озак, күктә йолдызлар кабынганчы утырдылар, аннары Гаяз үз бүлмәсенә юнәлде.

Күлледә яшәүчеләрнең күпчелеге кебек, Исламовлар да өйләрен өр- янадан торгыздылар. Соңгы егерме елда, һава шартлары уңай килгәнгә, күрше районнарны көнләштереп, аларда уңыш югары булды . Гаязның әтисе Нури абый исә районда гына түгел, өлкәдә танылган комбайнчы иде.Уңыш иң мул елны, урак өстендә, анын портретын үзәктә чыга торган гәҗитнең
«Россия алдынгылары» рубрикасында бастырдылар Ә көзен ВДНХга чакырып, исемле «Волга» белән бүләкләделәр Дөрес, машина алар өчен атлә ни зур яналык булмады. Гаяз үзен-үзе белгәннән бирле, алар ишегалдында һәрвакыт нинди дә булса ватык—«Эмка- йә - Победа», кайчакларда трофей «Мерседес» торды. Әтисе тирә-юньдә билгеле механик булганга, хәтта шәһәрдән дә ярдәм һәм кинәш сорап киләләр иде. Күлленен бар техникасы диярлек әтисенен кулы аша узган. Кем белә: шуна вакытында чәчелгәндер, урылгандыр, тирә-якта Күлле—укышка бай як дип танылгандыр.

Гаяз үзе дә әтисе янында комбайнда эшләде, гаилә бюджетын калынайтуда аның да өлеше керде—бишенче класстан штурвал артында булды. Студент еллары еракта. Омскида үтте. Иптәшләре каникулда Казакъстанга. чирәм җирләргә киткәндә, ул туган ягына кайтты, чөнки комсомолның җирле райкомы кече Исламовны үзләренә билгеләүләрен үтенеп, институтка ел саен чакыру җибәрде Укуын тәмамлаганнан сон. әтисе улын үз якларына кайтырга үгетләде Оренбург төзүчеләрне колач җәеп каршы алса да. Гаяз, төрле сәбәпләр табып, әтисенен үтенечен кире какты. Анын яшендәгеләр өлкәннәр ышыгына түгел, ил-җир күрергә, үзләрен күрсәтергә дип ераккарак юл алдылар.

Ул әтисен ихтирам итте. Сугышнын башыннан ахырына кадәр катнашып, рейхстаг стенасына үзенеке белән янәшә батырларча һәлак булган өч кече туганы өчен дә Исламовлар фамилиясен дүрт тапкыр сырлаган кеше бит ул Нури абый! Тыныч тормышта да өлкән Исламовнын тырыш хезмәте орденнар белән бәяләнде Партия сафларында тормаса да. күп еллар өлкә советына депутат булып сайлануы белән горурланды

Исламовлар өендә хезмәт төбе хөрмәт икәнен белеп үстеләр, шунадыр Гаяз, мәктәптә укыганда ук, үз алдына беренче орденын утыз яшендә алырга дигән максат куйды.

—Кара син аны, утыз яшендә орден, имеш,—дип көлемсерәде Гаяз, үткәннәрне искә төшереп —Курсташлардан Силкинга гына насыйп булды ул.

Әнисе, бүлмәгә кереп, анын белән янәшә, диванга утырды.

—Комачауламадыммы, улым9

—Юк.әни. янымда утыр әле

—Әтиеңне күмәргә кайткач, синен белән рәтләп сөйләшеп тә булмады Берни хәтерләмим, ничек түзгәнмендер ул көннәрдә Әмма йөрәгем синен өчен бик өзгәләнде: бик борчылган, алҗыган идең. Күрәсең, баштагы елларда Ташкентта синең хәлләрең ул чаклы шәптән булмагандыр.Син бит хатларыңны да туктаттың, шалтырату да. котлау телеграммалары белән генә чикләнден. Аллага шөкер, хәзер бар да башкача кебек. Әнә. кыз туганнарың, бигрәк тә безнең Күлле кыланчыгы—кечесе нәрсә ди: «Ниһаять, башкала безнен абыйны юнып шомартты, костюм-күлмәкләре инә-җептән чыккан кебек...»

Фәридә белән Халияр. син киткәч, бар кием-салымынны таманлап карадылар. Аһ та уһ килделәр: -Фирма' Чын фирма!»—диештеләр. «Нәрсә сон ул фирма?»—дип сорыйм—көләләр генә. «Әни. син карт инде, барыбер аңламыйсын*.—диләр Менә безнен Гаяз, янәсе, бу өлкәдә белгеч, бар да искиткеч—иң югары дәрәжәдә.Ә мина барыбер: бармы ул фирма синдә, юкмы, иң мөһиме—таза-сау. шат күңелле бул. Шулай да балаларның синен турыла җылы итеп сөйләүләрен ишетү рәхәт. Хәзер бит.әнә. кешегә бәһа бирү үзгәрде, кайберәүләр белән санлашып та тормыйлар Менә шулар турында әйтәсем килгән иде. улым. Рәхмәт, кайтуын белән сөендердең Синнән, нәкъ әтиен кебек, әллә ни алып булмый, икегез дә аз сүзлеләр Ярар, сине артык йөдәтмим Теләсәң, үзен сөйләрсең, югыйсә. Ташкенттагы тормышын турында берни белмим» Әнисе, диваннан күтәрелеп, бау белән бәйләнгән төенчек алып килде «Яна өйгә күчкәндә, синен барлык иске
кәгазьләреңне, фотография, хатларыңны җыеп куйдым. Теге вакытта, әтиеңне хирләгәндә, алар турында уйларлык ара булмады; ал, кара, бәлки арасында кирәклеләре бардыр...

Әнисе чыгып киткәч, Гаяз күзе белән иркен бүлмәне айкап чыкты. Өй, уңайлы булсын дип, уйлап төзелгән: суның кайнары да, салкыны да агып тора, пар белән җылытыла. Җылыту системасы бик хәйләкәр—инженер була торып Гаяз да аңлап бетерә алмады. Әтисе, үзе әйтмешли, андый нәрсәләргә һәвәс иде. Йорт ике биеклектә төзелгән, Нури абыйга, нигезгә салу өчен, күршеләрен генә түгел, бар Күллене шаккатырырлык балчык ташырга туры килде. Өлкән Исламов, мыек астыннан гына көлеп: «Сабыр итегез, күрерсез, шәп өй булачак»,—дип йөрде. Ярты Европаны җәяүләп үткән Нури абый, крестьян һәм хуҗа буларак, тормыш-көнкүреш өчен ничек файдалы икәнен аңлап, акыл белән эш итә белде. Шуна күрә мөмкинлек туу белән, ашыкмыйча гына төзү эшләрен башлап җибәрде. Күршеләреннән аермалы буларак, Исламовларда гына шундый иркен, чиста ишегалды: анда авыл җиренә хас тыгызлап торган бернинди артык корылма—мунча, сарай ишеләрне күрмәссең. Барлык ярдәмче биналар бетонланган идән асты (анда Нури абый элекке гадәт буенча елгадан бер машина шакмаклап киселгән үтә күренмәле боз алып кайтып сала ) белән бергә йортнын аскы ниргәсенә урнашкан иде. Бу кайтуында Гаяз йортны янабаштан карап чыкты. Ике ел элек кайтканында өч кенә кич кунарга туры килде. Хәер, ул вакытта өй кайгысы идемени. Бар уе әтисе турында булды. Ул әтисен ярата иде, бары тик бөтенләйгә югалткач кына, соңгы вакытларда аның белән бик аз аралашканын аңлап уфтанды. Кая инде аралашу—ул аннан ераклашканнан-ераклаша гына барды. Һәм хәзер өйгә таң калып ихлас күңеленнән соклану кичергәндә, кайсыдыр сенлесе уйлаганча, йорт Гаязны варис буларак та, бәясе-хакы ягыннан да кызыксындырмады. Юк, варислык турында уена да кертмәде, чөнки акылы һәм йөрәге белән шуны тойды: ул ата йорты өчен инде өзелгән кисәк, ул монда бернәрсәгә дә дәгъва кыла алмый. Сирәк-мирәк кенә кунакка, йә булмаса ял вакытларын әтисе махсус улы өчен тәрәзәләрен бакчага каратып салган бүлмәсендә үткәрәм дип кайтса гына инде.

Өйгә соклануы һәм аны яшермәве—әтисенә, аның зирәклегенә, ныклыгына, алтын кулларына соклануы икәнен, соңлап булса да аның белән аралашуын сенлесе каян аңласын инде? Үзе турында түгел, инде нәселе, аннан сон нәрсә калачагы хакында уйлар яшькә җиткәч, ул үзен әтисе һәм анын буыны белән чагыштырды. Һәм тирән ышаныч белән кабатлады: «Әйе, нык буын». Без, тыйнак кына акчага лаеклы ялга китүчеләр белән янәшә яшәүчеләр, бу турыда уйланырга, соңга калмыйча аларга тиешлесен бирергә бурычлыбыз.

Ир кеше агач утыртырга, өй салырга һәм ир малай үстерергә тиеш, диләр. Бу бик күп тә, аз да сыман: әтиләр буыны авыр сугыш елларын кичеп һәм җимерелгән илне аякка бастырып кына калмады—алар балаларын тәрбияләп кеше итте. Ә еллары соң нинди иде, Ходай күрсәтмәсен...

Нури абый улыннан башка өч кыз карап үстерде, барысын да аякка бастырды. Гаязны югары белемле итте, кызларын кияүгә бирде Тик, ни кызганыч, бик теләсә дә улынын туен гына күрә алмады.

Йортын да ул кемнедер көнләштерү уе, йә булмаса кешедән аерылып тору максаты белән түгел, бары тик Гаяз кайтыр да барыбыз бергә яшәрбез дип җиткергән иде. Эшкә беренчеләрдән булып тотынучыларга һәрвакыт авыр—анын әтисенә дә төзелеш барышында күпме мыскылны ишетергә туры килде. «Ә менә хәзер,—ди әнисе,—кемдер төзергә тотынганчы, иң әүвәл безгә килә, карый, кайберләре хәтта планын да сызгалап ала...»
Колхозда да әтисеннән сон дипломлы механиклар берсе артыннан берсе алмашынып кына торды Бар да: «Ә менә Исламов вакытында...»—дип, бик еш искә алалар. Әлбәттә, яхшы яктан искә алалар Менә агачны гына алыйк...

Исламовларның бакчасы башкаларныкы кебек Ә бит дала жиле исеп торган кырый җирдә бакча үстерү жинелләрдән түгел. Үз гомерендә Нури абый өч тапкыр курортка барды. Өчесендә дә Цхалтубога. Дөрес, өлкән Исламовка юлламаны сайлап алырга тәкъдим итүче дә булмады. Нури абый үзе дә вакчылланып маташмады: биш елга бер тапкыр ияләшкән курортка юл тотты Ерак җирләрдән, һичшиксез, гажәеп искитмәле яна үсентеләр алып кайта иде. Кызганыч, тропик өлкәләрдә үсә торган наъты үсентеләрнең күбесе кырыс табигатьле Күлледә тамыр жәя алмадылар. Ләкин зәңгәр чыршы, барысының да тырышлыгы нәтиҗәседерме, сабый баланы карагандай тәрбияли торгач, яна җирне үз итте—күтәрелде.

Әнә, әле дә Исламовлар ишегалдында, күрше балаларын сөендереп. Яна елга чыршы-матурны бизәп куялар.

Үз тормышын әтисенеке белән күпме чагыштырмасын—Гаяз файдасына булып чыкмый. Ә бит вакыт таулар артында түгел, нәтиҗәләр ясар чак җиткәч, «әле барысы да алда, өлгерермен» дигән коткару кагыйдәсе дә ярдәм итә алмас. Шунадырмы. сонгы араларда аны бик еш кына бер уй эзәрлекли: соңармадыммы?

Тыгыз Европада Исламовлар нәселе күмелгән, өсләрен төрле үлән каплаган каберләр вакыт үтү белән югалгандыр, йә сукалап ташлангандыр. Менә әтисе дә китеп барды инде, Исламовлардан син берүзен калдың! Кайда син салган йорт? Син утырткан чыршы? Әгәр әтисе исән булса, мөгаен, түзә алмас, сорар иде: ничек яшисен, улым9 Ни өчен синдә үз ыруын өчен горурлану дигән нәрсә юк? Үзеңнән сон ни калдырасың? Сүз дә юк. без гасырлар буе нәсел-нәсәпләре өйрәнелгән граф та, кенәз дә. дворяннар да түгел, ләкин без сиңа гомер биргән, исем куйган, зиһеннән өлеш чыгарган Гомер кешегә җирдә тормыш итәргә, нәсел-ыруыңны дәвам итү өчен бирелә Әйе, әтисе сорар иде... Ә ни дип җавап бирергә?..

Ул кичтә Исламовны җанын кимерә торган әнә шундый уйлар чорнап алды, йокы эленгән күзләре йомылганда да: «Әти җирдә үз эзен, кешеләр күңелендә яхшы истәлекләр калдырырга өлгерде Ә мин?»—дигән уй эзәрлекләде.

Иртән соң гына уянды, тик күнелне тырнап торган борчу һаман да үгмәде. Бакча ягындагы ачык тәрәзә янына килеп сөялде Әле кояш бик югары күтәрелмәсә дә. күңелгә ятышлы иртәнге җиләслек юкка чыккан инде: эссе көн көтелә, күрәсең Өендә,Ташкентта, иртәнге күнегүләр урынына ул йөгерә иде. Ләкин монда, вакыты һәм теләге булуга карамастан, нигәдер кыймады Иртән спорт костюмы киеп урам буйлап йөгергән өлкән кешене күреп. Күлле халкы «Эшсезлектән маена чыдый алмый*.—дияр иде. Менә шул тоткарлады, ахрысы

Такталардан корылган җәйге коену бүлмәсендә кичтән тутырып калдырылган бактан талгын су алып, Гаяз өстенә койды һәм. ниһаять, иртәдән биләгән тынгысызлык, июль аеның җиңел болытлары кебек таралып, юкка чыкты

Ишегалдында аны самавыр көтеп тора, торбасы янында ятса да. күмере сүнмәгәнгә, ул әкрен генә гөжли иде әле. Гаяз бала чагында бу иске бакыр самавыр парында чиле-пешле итеп йомыркалар пешергәннәрен, аларны бик яратканын исенә төшерде, аның үзенә генә хас тәмен тойгандай булды

—Хәерле иртә, улым Иртәнге аш әзер. Кояш бүген бигрәк нык кыздыра, әйдә, өстәлне алмагач төбенә күчерик әле

Иртәнге аш вакытында ул әнисеннән Халиярнын кем булып эшләвен сорады. Әнисе, ниндидер килешмәгән эштән араланырга теләгәндәй, кулын селтәде:

—И-и, жакяй!

Гаяз җентекләбрәк сорашуның мәгънәсе юклыгын абайлады. Кече сенлесенен ире ни белән шөгыльләнә—төшенеп җитмәде Кем сон ул жакяй?

Ике кияүләре урыс булганга, өйдә татар теле белән урыс теле бер үк хокукта йөрсәләр дә, әнисе бу юлы. нигәдер, русчага күчте. Ул, тырыша- тырмаша, туган телендә бу сүзнең нәрсә аңлатканын исенә төшерергә маташты, әмма ни кызганыч, соңгы елларда онытыла бара икән шул ана теле.

Яңгырашы буенча ул «кәҗә» сүзен хәтерләткән шикелле, тик әнисе нәкъ менә шул мәгънәне күздә тоткан дип ышана алмады.

«И-и, кәҗә!..» Нишлисең, заман таләпләреннән чыгып караганда, Халиярдан көтәргә бик мөмкин, охшаган аңа, охшаган. Тик әнисе ни әйтергә теләде соң? Татар телендә андый жаргон сүзләр юк, бигрәк тә гади авыл сөйләшендә. Ә бәлки заманга яраклашып ниндидер модага иярүдер? Гаяз астан гына әнисенә күз салды һәм инде менә ничә елга беренче мәртәбәдер рәхәтләнеп көлеп җибәрде. «Әх, кәҗә!..»

Озакламый сеңлесе килде. Капка төбендә почта тартмасыннан гәҗитләр алып торган Гаяз аннан:

—Фәридә, ирен Халияр кем булып эшли ?—дип сорады. Аны бу сорау шул тикле кызыксындырды ки, ул үзе сенлесен эзләп барырга җыенган иде инде.

—Жокей!—дип җавап бирде ул, горурланып. Кыска буйлы ябык хатын бу мәлдә өлкән класс укучысына охшап калды, тик чәчләрендә купшы бантиклар гына җитешми иде.

— Нәрсә, сездә ипподром ачтылармыни?—дип гаҗәпләнде Гаяз.

—Фу! —Җирәнгәндәй, матур йөзен чытып куйды сеңлесе. Әйтерсең пөхтә,чиста ирен күбеккә баткан ат өстендә күрде —Юк инде, юк. Нинди ипподром? Ул—диск-жокей . Аңлыйсыңмы—диск-жокей. Фәридә, балкып, җилле һәм шул ук вакытта бик нәфис хәрәкәт белән кулын өскә күтәреп бер адым алга атлады. Ул яктырткычның көчле нурлары астында калган кебек тоелды. Аның «жакяе» үзенен чыгышын шулай башлап, шулай тәмамлый торгандыр, күрәсен.

—Йә Аллам, Күлледә сезгә дискотека гына җитми торгандыр. Акылдан шашу монда да килеп орынган икән — Гаязнын йөрәге кысылып куйды.

-Кара-кара, күпсенүче табылган!—дип ташланды ана сеңлесе. Ул, күз ачып йомганчы, матур ерткыч кошка охшап калды, мөгаен, аннан начар актриса чыкмас иде —Ташкентында—ресторан, бар, театрлар, ә безгә, димәк, ярамый!

Иртәнге аш вакытындагы кебек, Гаязнын кычкырып көләсе килсә дә, барысын да йөрәгенә якын алган сенлесенен кәефен бозмас өчен, шаяртып:

—Син хаклы,төнге клублардан башка ничек яшәр идем—белмим,—диде. Беркая барырга җыенмаган булса да урамга чыкты.

Ул өй түрендәге эсседән әлсерәгән аулак бакчалар буеннан бара һәм тавышсыз гына көлеп: «Әх, кәҗә, әх, жакяй...»—дип кабатлый иде.

Вакытны абайламый, шактый ерак китте. Алда, авыл читендә, урман полосасы тимер юлга таба йөгерә. Ул мәктәпкә кергән елны утыртылган полоса урманга әйләнгән. Дөрес, Россия һәм Белоруссиянең ерак почмакларындагы очсыз-кырыйсыз котырып үскән урманнар белән
чагыштырып булмый. Шулай да дала яклары өчен хәйран зур. Жанлыдан жанлы туа, диләр. Үсмер чагында, әле агачлар күтәрелеп кенә килгәндә, монда карга һәм чыпчыклардан гайре бернинди кош-корт, хайваннар юк иде Күке тавышы да ишетелми иде бугай. Унынчы класста укыгандамы, кайсыдыр берсе керпе очратуы турында әйткәне хәтерендә, әмма ана берәү дә ышанмаган иде.

Ә хәзер' Куян, төлке, бүре, бурсык, борындык, хәтта кабан һәм могезлеләр дә бар.Урманга аларны берәү дә җибәрмәгән, югыйсә. Менә сина табышмак, табигать могҗизасы.

Урман да эсседән әлсерәгән төсле. Юл буена калын стена булып баскан агачларнын яфраклары иренеп кенә кыштырдап алгалыи; бу яшел дивар иксез-чиксез казакъ далаларының кызу коры җиленнән ышыклап тора. Шундый тынлык, хәтта, кичке җиләс һаваны көтеп, кошларнын чыр-чуы да тынып калган. Гаяз урман эченәрәк атлады һәм матур, чиста аланга килеп чыкты. Анын беркем таптарга өлгермәгән яшел үләне өстенә, спорт курткасын җәеп, җайлап кына утырды.

Ерактан, мөгаен, ике тукталыш чамасы бардыр, поезд тавышы ишетелде. Юк, бу якынлашып килә торган составның дөбердәве түгел, ә чиксез иркенлек һәм тынлыкта эреп югалучы гаҗәеп чиста, тигез кабатланган аваз шикелле. Мондый тавышны кешеләре таралышып урнашкан, очып барган составның алдында уннарча чакрымга сузылган бушлык булган, юл читендә комачау ясарлык гаять зур корылмалар төзелмәгән урыннарда гына ишетергә була.

Бу тавыш кечерәк авылларда яшәгән һәркемнен йөрәгенә килеп кагыла, ачык һәм яшерен хыял-ометләр кузгала, юлнын якынлыгын тойган күңелләр аңлаешсыз, тынгысыз, әмма куанычлы үзгәрешләр көтә.

Зеңгелдәп торган урман тынлыгы, килгән һәм киткән поездларнын тыгыз зур агачлык аша фильтрдан үткән кебек тигез, чиста тавышы Гаязны истәлекләргә этәрде...

Гамьсез балачак, кыюсыз һәм фәкыйрь студент еллары. Күлле кебек кечерәк урыннардан чыкканнарны бик озак—өченче курска кадәр диярлек, колхозчылар дип кенә йөрттеләр. Кайберәүләр бу сүзгә күралмаудан башлап үзләренә генә билгеле булган төсмерләрне туплаган санга сукмау мәгънәсен салсалар, икенчеләре исә, гадәт буенча, начар карашка ияреп кыландылар гына; тик ике очракта да күнелгә искиткеч авыр булды. Әле дә хәтерендә беренче курсны тәмамлап кайткач, ул, ничектер, оялуыннан кызарып, сүзләрне бора-бора, буталчык итеп бу турыда әтисенә сөйләде. Әтисе аны аңлады, игътибар белән улына карады, мыегын сыйпаштыргалап—ачулы һәм нәрсәдәндер канәгать булмаганда гел шулай итә иде,—тыныч кына җавап бирде:

—Бу очракта, улым, сина берәү дә ярдәм итә алмас. Егет кешегә, чын егеткә диюем, беркем, беркайчан намусына тия торган сүз әйтмәс. Гади генә әйткәндә, сез әле беркем түгел —һәм бераз сүзсез торганнан сон искәртте:—Туган җир—шәһәрме ул, авылмы, кайсы милләттән булуын— тормышта үз урыныңны табарга комачау итми Кеше бары тик үзен эше белән генә күрсәтә ала, шуннан чыгып ана бәһа бирелә.

Нури абый инандырырлык итеп белем, укымышлылык турында сөйләде, кызганычка күрә. Гаяз боларын анык кына хәтерләмәде. Менә хәзер, үзенең яшеннән чыгып, әтисенең нигә улын укытырга, инженер итәргә теләвен анларга тырышты Ә ул чакта тырышып, армый-талмый эшләсә дә. шундый ишле гаиләне ( әби-бабасы да исән иде әле) туйдыру җиңелләрдән булмагандыр Ай-Һай. ничек кенә бөтерелергә туры килмәде Нури абыйга! Автомобиль ремонтлау гына түгел, теләсә кайсы һөнәрне үзләштерерсең'
Инде әзер булышчыны—олы улын ерак Омскига биш елга озатканда, аны кешедән ким итмәс өчен кирәк-ярак белән тәэмин иткәндә, үз җилкәсенә тагын күпме йөк алды. Улын укырга җибәргәндә аны бөтенләйгә югалтасын аңлады микән ул? Ә бәлкем, белем эстәү сәяхәтен Мәккәгә хаҗ кылуга тиң күргәндер, аннан гомереңнең соңгы көннәренә кадәр яраклы булган «маңгайда аерым тамга» белән кайталар бит. Әллә аның чордашлары белеме һәм дипломы булмау сәбәпле исерек, тупас, эчкерле, ялкау, йә булмаса карьерага омтылгангамы, әтисе бары тик уку гына кешене кеше итә дигәнгә ышангандыр. Бәлкем, иле һәм халкы алдындагы җаваплылык хисен белем, мәгърифәт белән бәйләп карау аны шуңа этәргәндер?

Үзе дә сизмәстән. Гаязның уйлары бүтән эздән китте. Жаваплылык? Кем җаваплы? Укыганнармы? Аларны укытучылармы? Безнең рәхәт яшәвебез өчен белгечләр барлаучы, билгеләүчеләрме? Уйлар чәчелде, аның вак кисәкчекләре тагын да чәнечкеле, сызлата торган иде—болары инде Гаязның күңел тынычлыгын алды. Менә диск-жокей Халияр—дипломлы агроном, белгечлеге буенча бер ел да эшләмәгән. Аннан соң Фәридә сенлесе—югары белемле юрист, шулай ук гадел хөкем алласы Фемидага бер көн хезмәт итмәгән. Район башкарма комитетының сәркатип кәнәфие аның өчен заманча һәм җайлырак тоелган. Бу исемлекне, таныш-белеш, дус-иптәшләр, күршеләрне санамыйча, якын туганнардан гына төзесәң дә очы-кырые күренмәс иде. Торган җире Ташкентта республиканың ниндидер зур Госплан начальнигында сәркатип булып эшләгән таныш кызы бар иде. Берничә тапкыр танышы һәм аның иптәш кызлары белән Госпланның шәп ашханәсендә тәгам җыярга туры килде. Мондагы чисталык: өстәлләрдә ап- ак эскәтерләр һәм күз явын алырлык тере чәчәкләрдән букетлар—сөйләп бетергесез. Төрледән-төрле, бик тәмле ашамлыклар өчен генә түгел, үзара аралашуның искиткеч булуы белән истә калды ул төшке ашлар. Гаяз— бердәнбер ир-ат—танышының яшь көяз дус хатын-кызлары белән бер компаниядә тукланды. Алар үзара бик күңелле утырдылар: шаярыштылар, акыллы һәм җитди нәрсәләр турында сөйләштеләр, уй-фикерләре нәзберек, әмма алар нәзакәтлелек һәм уен-көлкедән дә мәхрүм түгелләр иде. Кызганнан-кыза барган әңгәмәләр учагына теләсә нинди теманы ыргыт, уты кимемәс, хәтта ялкыны дертләп тә куймас; менә шул дәрәҗәдә барын да аңлый, фикерли иде күз явын алырлык әңгәмәдәшләр.

Ничектер, берара танышына аның дусларына карата соклануын белгерткән иде Гаяз: кара, янәсе, гади генә сәркатипләр, ә үзләрендә нинди акыл, укымышлылык, тирән белем, кызыксынучанлык һ.б. Тегесе тәкәбберләнми һәм чытлыкланмый гына әйтеп салды:

—Рәнҗетәсең, Исламов. Минем иптәш кызларым барда югары белемле, кайберләре ике дипломга ия, кайсылары аспирантурада укый, чит телләрдә сөйләшә.

Исламовка әллә кызның ачыктан-ачык үз-үзеннән канәгать булуы ошамадымы, әллә инде үзенең сөмсере коелган вакыты туры килдеме, кинәт кызып китте;

—Ә мина калса, югары белемле кешегә—әле ике диплом белән— сәркатип булу—юл куймаслык хәл. Сезнең хезмәтегезне аз гына да кечерәйтергә, түбәнсетергә теләмим. Әмма сәркатипләр өчен бер айлык курслар җитә дип уйлыйм. Госплан кебек зур оешмада, югары белемле кадрларның ни өчен әзерләнүен белә торып та, аларны сәркатип, машинисткалар итеп тоту—әдәпсезлек кенә түгел, җинаять дип саныйм.

Шунын белән Исламов өчен күңелле төшке ашлар бетте. Бары тик күпмедер вакыттан сон гына, ул дипломга ия кызларның, ашкынып «мөмкинлекләре зур булган» җитәкчеләргә сәркатип булып баруларына
төшенде. Әйе. хезмәт хакы күпмедер. Алла белсен, тик сүз унаенда. яна гына эшли башлаган укытучы яисә инженерныкыннан калышмыйдыр, ә мөмкинлекләре зур. әлбәттә. Һич югында, шәп кабинет, беренче дәрәжәдәге ашханә, тораклы булу өмете, сәүдә белән элемтә, тагын ниләрдер .

Бу мәсьәлә Гаязны бик борчыды, түзә алмады—сикереп торды да алан тирәли йөгереп килде. Гаязны күптәннән күзәтеп торган җирән тиенкәй, үртәгәндәй, анын хәрәкәтләрен кабатлады, тик үз уена баткан Исламов кына аны шәйләмәде.

Чираттагы ялына җыенганда. Гаязнын бердәнбер теләге—онытылырга иде. Һәрхәлдә, бу сорау аны монда да эзәрлекләр дип һич башына китермәде. Кирәк бит... Хәзер ул анын үзенә генә түгел, бәлки туганнарына, кияү-кызларга да кагыла иде. Юк. өлкән абыйлары буларак. Халиярга да. Фәридәгә дә акыл сатарга, вөҗданнарында казынып, мисаллар китерергә уйламады—барыбер аңламаслар иде. Гаяз үзләренең «төрле телләрдә сойләшүләр-енә төшенде инде Һәм күптән нәтижә ясады: күпләр белемне һөнәрле булу, алдагы тормышларына максат кую өчен түгел, ә дәрәжә. үз-үзен сөю, әги-әниләрнен. балаларның дан-шөһрәт яратуы аркасында ала дип аңларга кирәк икән. Кемнеңдер Халияр белән Фәридәне жәлләп, биш ел институтта укып, үз белгечлекләре буенча эшли алмыйлар дип борчылуына алар бары тик гаҗәпләнер генә иде. Алар фикеренчә. ин мөһиме—дипломнары бар. Дипломлы булу өчен кайда, кем булырга укысаң да ярый. «Медицина, журналистика, консерваториягә ыргылуларын әле ниндидер тышкы сөйкемлелеккә, омтылышка, табигый сәләткә бәйләп, гәрчә бу ялган булса да. аңлатырга була.—дип уйлады Гаяз.—Ә менә Суүткәргеч һәм канализация» факультетында укучыларның алтмыш проценты тышкы кыяфәтләре белән Софи Лореннын яшь чагыннан аз гына калышмаган чибәр, сылу кызлар булуына ышануы кыен: хыяллары шушымы, ә тормышта аларны канализациядә эш көтә бит!

Кайчакта Гаяз әтисеннән көнләшеп тә куя. депутат буларак, анын трибунадан сөйләү мөмкинлеге булды, җае чыккан саен, ул моннан файдаланды. Кайвакыт, тирән уйланулардан сон. ачыктан-ачык. һәркемгә ишетелерлек итеп. Гаязнын да проблемаларны трибунадан игълан итәсе бик килә Нәрсә турында әйтер иде ул? Нәрсә турында сорар иде? Мөгаен, шул ук Госпланга, кайбер таксопарклардагы эшчеләрнең өчтән бере нигә югары белемле, дигән сорауны куяр иде. Ә сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, гомумтуклану—боларда андыйлар ничә процент?

Югыйсә, кемдер белергә тиеш: кайларда алар—югары белемлеләрнен искиткеч зур армиясе, ел саен кая китеп олагалар алар—югары уку йортларын тәмамлаучылар " Ә бит алалар, һаман кабул итәләр. Әле тагын шуны сорар иде. безгә елнын-елында шулкадәрле тел белгечләре, журналистлар, музыкантлар, театр-сәнгать белгечләре кирәк микән'* Тагын берничә «нигә?»не яшьләргә һонәри-техник белем бирүче Комитетка бирер иде. Билгеле, яшьләрне ГПТУларга чакырып, зур эш эшлиләр, әмма аларның бурычлары институтларга абитуриентлар әзерләү булмаса да. ин беренче итеп, бездән югары уку йортларына туп-туры юл. дип игълан итәләр Менә шуңа да кичәге «өчле капчыклары», мәктәптән сон берәр ел ГПТУларны «урап», мәрхәмәтле агайлардан тиешле аттестатны алу мөмкинлегенә тиз төшенеп алдылар. Ә аннары инде эшче класс исеменнән бик кыю гына җаннары теләгән уку йортларының ишекләрен каерып ачып керделәр һәм тагын биш ел буе. үзләрен станок артыннан, йә булмаса мартен миче яныннан килгән эшчеләр дип. күкрәкләрен кагып, -койрыкларыннан» котылу өчен сессиядән—сессия!ә кабат имтихан бирергә рөхсәт ала-ала. дипломга кадәр сөйрәлделәр. Ул. мөгаен, тагын
бернәрсәне искәртер иде: бездә белем алу бушлай, ләкин моны укучыларнын шәхси эшләре дип карамаска кирәк, чөнки акча бит дәүләтнен уртак кассасыннан чыга һәм жәмгыять акча нәрсәгә «салынган»ын белергә тиеш: капризлы теләк өченме, әллә ниндидер исәп белән тотыламы? Тик эш акчада гынамы икән? Бүтәнен санарга да вакыт: буйга җиткән кеше биш ел буе эшчәнлек өлкәсеннән читләштерелә, биш ел буена аны җәмгыять, сарыф ителгәнне йөзләтә кайтарыр, дип ашата. Ә ул институттан туры диск-жокей, сәркатип, официант йә таксистлыкка китсә? Сүз дә юк, бик әйбәт һәм кирәкле һөнәрләр, тик болар өчен халык хисабына биш ел буе дәүләт җилкәсендә югары белем алу кирәкме соң? Кайчан диген тагын: бар коймалар «чакырабыз», «чакырабыз», «чакырабыз» дигән язулар белән чуарланган чакта бит...

Трибунадан ул сораулар биреп кенә калмас, ә соңгы елларда ничек итеп инженерлык һөнәренең югала, дәрәҗәсе төшә баруы турында да сөйләр иде. Мисалны шәхси тәҗрибәсе, үз язмышыннан китерү дә җитә...

Юк, урман Исламовка тынычлык иңдермәде: ял итә, хәл җыя алмады. Киресенчә, тагын да ярсып, җитмәсә, тиенкәйне дә куркытып, шпаллар буйлап кире Күллегә атлады.

Бистәгә житәрәк. Гаяз соңгы елларда бу хәлләрнең райондагы бик күп комбайнчыларга остаз булган әтисен дә борчыганын исенә төшерде. Бервакыт авыл хуҗалыгы алдынгылары делегациясе составында Нури абый чит илдә булган иде. Анда аларга төрледән-төрле фермалар, сөт комплекслары, катнаш азык заводлары, тавык фермалары күрсәткәннәр. Нигәдер пыяла заводына да алып барганнар. Тыштан әллә ни искитәрлек күренмәгән бу предприятие кул сузымында булгангамы, әллә бик билгеле эшләнмәләр чыгаргангамы—анысын анлап җиткермәгәннәр. Аларны якты, чиста, тулысынча автоматлаштырылган цехлар буйлап йөрткәндә, бер нәрсәгә игътибар иткәннәр: эшләүчеләр бик аз, һәркайда конвейер системасы, әзер эшләнмәләр әкрен генә чеңләп складларга агылалар. Соңыннан пыяла өрүчеләр янында да булганнар. Менә бу эштә инде вакыт һәм автоматлаштыру әллә ни үзгәреш кертә алмый: монда заводны бар дөньяга таныткан продукция җитештерелә. Тыштан ялтырау, үтә чисталык булмаган анда һәм кирәкмәгән дә.

Әлбәттә, Нури абыйның тылсымчы пыяла өрүчеләр турында ишеткәне булган, ә инде аларны үз күзләрен белән күрү... Мастерларны күзәтеп кенә өлгер: күз ачып йомганчы әкәмәт шарлар, вазалар хасил була, авызыңны гына ачып калма—агып торган сыек пыяла бер мизгелдә салават күпередәй катып та китә. Фокус күрсәтүчеләр, мен дә бер кичә әкияте!

Һәр мастер янында укучысы һәм ярдәмчесе. Алардан башка теләсә кайсы оста-виртоузның эшен күз алдына китереп булмый. Делегатларга аңлатканнар: бу мастер ярдәмчеләренә 14-15 яшь икән. Цехта эссе, корым, сөрем, күлмәкләре тишкәләнгән малайлар арыган күренәләр. Делегация составында үзләрен бик җитди тоткан берничә хатын-кыз булган. Алар бу колхозчылар төркеменә ничек килеп эләккәндер, һич кенә дә авыл хуҗалыгы алдынгыларына охшамаган була алар. Менә шулар Нури абыйның күңелен кайтарган. Бу хатын-кызларны ни пыяла, ни пыяла өрүчеләрнең виртоуз осталыклары кызыксындырмаган—аларны бары тик бер нәрсә борчыган: ничек кенә үзләренен ачык төстәге пальтоларын буямаска! Билгеле инде, танышу тәмамланып фикер алышканда, алар берни әйтә алмаган.

—Бичара балалар, мескен балалар. Карагыз әле, нинди пычрак алар, арыганнар...—дип такмаклаган берсе. Икенчесе ана кушылган:

—Ә пыяла кайнар, пешәргә дә мөмкин.

—Аллага шөкер, бездә мондый нәрсәләр юк. Хезмәт буенча законнар
каты Унсигез яшь тулганчы андый цехларның бусагасыннан да атлатмыйлар,—дип тәмамлап куйган беренчесе, зур горурлык белән. Нури абый исә аны бүлдергән:

—Мин бернинди куркыныч хәл күрмим. Шушы яшьтә дә өйрәнмәгәч, кайчан тотынырга сон? Ундүрттә берәр мәртәбә артыгын бөгелү гөнаһ түгел. Өлкәннәргә хезмәт күрсәтүнең, белмәгәнне кайтарып сораунын гарьлеге, ояты юк—әле ул яшьтә горурлык комачауламый. Мондый мәктәпнен бәһасе искиткеч, көт тә тор: 5—6 елдан менә дигән мастер чыга алардан, барысын да белә, эшли, күмер кисәген дә яндыра, әзер эшләнмәләрне дә төрәчәкләр. Сүздә түгел, ә эштә үзләштерергә туры килә. Карагыз, ал арны н мастерлары ничек яшьләр—күбесенә әле утызга бик ерак. Ә эшләре—карап туйгысыз.

Эшкә никадәр иртә өйрәтә башлыйсын, шулкадәр яхшы Ә без үзебезнекеләрне унсигезгә кадәр төрле күрсәтмә-фәр.маннар ярдәмендә кайгыртабыз, алар исә укучы булып йөрүләреннән тарсыналар—тагын бер-ике елдан гаилә корып җибәргәннәре дә күп бит Шуна да кыска вакытлы укулар белән чикләнәбез, ә аннары инде тамаклар карлыкканчы бәхәсләшәбез: нишләп безнең җитештерелгән әйберләрнең сыйфаты начар, имеш

Юк, юк. сез хаклы түгел,—дип ташланган ана хатын-кызлар.—Сез урта гомумбелем бирү сәясәтен бөтенләй аңламыйсыз. Менә сез—депутат, значоклы кеше булсагыз да, бездә балаларның аерым хокукка ия булулары турында берни белмисез!

—Болар бар да коры сүзләр генә,—дип кызып киткән Нури абый,— Сезнеңчә, картлыкны кайсы төркемгә кертергә алайса, ни кызганыч, балачакта да бернинди аерым өстенлеккә ия була алмаган картлыкны9 Балачак—озын-озак чак, сүз дә юк, ул истә калырлык үтәргә тиеш, тик безнең бурычыбыз—пионер белән ундүрт яшьлек комсомол арасындагы аерманы күрә белү.

Бәхәс кунак йортына кайткач та дәвам иткән һәм Нури абыйнын кызыклы, файдалы сәфәреннән алган тәэссирләрен бозып ташлаган

...Иртәгесен—шимбә көнне мунча яктылар. Мәшәкате күп булганга, жәй көне сирәк ягалар: елга кул сузымында гына, күрше урамда казна мунчасы, һәркемнең ишегалдында җәйге коену җайланмалары Инде яна мунчала берничә тапкыр чабынганы булса да, Гаяз кайту хөрмәтенә ягу сылтавы белән балаларының барысын бергә—бер өстәл артында күрәсе килде әнисенең. Кызлары Гөлфия белән Әлфия бистәнен ике ягында аерым кон күрәләр. Әтиләре исән чакта ук мунча көнне барысы бергә җыелу гадәте кергән иде.Ул көнне әнисе итле-дөгеле бәлеш пешерү өчен камыр куя. ә әтисе боз салынган баздан салкын кымыз алып менә.

Мунча ягарга олы кияү—Гөлфиянең ире килде. Алексей—озын буйлы яшь кенә ир-егет әтисе белән колхоз мастерскоенда бергә эшләгән иде Халияр ойдә иде ( Гаяз аннан файда юклыгын аңлап алган иде инде), әнисе аны кибеткә кирәк-ярак алырга җибәрде, кайткач, ишегалдын җыештырырга кушты.

Кияүләре сүзгә хирыс түгел. Мөгаен, ул мунчаны Нури абый белән бер генә якмагандыр, бу эшне ашыкмыйча, җиренә җиткереп, үзенә генә билгеле тәртиптә башкарды. Гаяз монарчы әтисе башкара торган гадәти, җинел мәшәкатьләрдә ана бик теләп булышты

Алексей аңлатуынча, мунча үзара бер-берсенә туры килми кебек тоелган берничә системаны берләштерә урысныкын, соңгы елларда модага кергән финныкын һәм японныкын Ул чабына торган бүлмәгә куелган калын стеналы мичкәне күрсәтеп көлемсерәде

Кияү Гаязга каенатасы гадәткә керткән юыну тәртибен аңлатты Беренче булып әзер мунчага хатын-кызлар бара, аннары ир-атлар. Алары өстәл әзер булганчы чабыналар. Пилмән һәм бөккәннәрне Нури абый кайнар килеш ярата иде. Ә аннары чәй эчү башлана—йолдызлар калыкканчы, төн уртасы җиткәнче.

Хатын-кызлар балаларын алып, көлә-шаяра, мунчага киткәндә, әниләре йоклар алдыннан гына керәсен әйтеп, никтер, алар белән бергә барудан баш тартты Моңа аптырамадылар: чөнки Исламовларнын мунчалары җылысын бик озак саклый. Кияүләре Федор: «Их, сыра булсын иде »—диюгә, барысы берьюлы нигәдер Халиярга карап куйдылар.—Әһә, сыра табу—Халияр эше икән,—дип ачыклады Гаяз.

—Сыра заводына шактый ерак, велосипед белән сәгатьтән артык барасы, минем дә мунчада парланасым килә,—диде Халияр, каенанасына карап.

Әниләре дәшми генә өйгә кереп китте дә озакламый гараж һәм машина ачкычлары алып чыкты. Халияр ана таба омтылды. Жнр астына кертеп ясалган гараждан әкрен генә әтиләренә ВДНХда тапшырылган теге ак «Волга» килеп чыкты. Гаязнын аны беренче тапкыр күрүе иде әле. Федор түзә алмады: «Искитмәле. .»—дип куйды. Ул Гаязнын монарчы машинаны күрмәгәнен белә: кайтканына атна булса да, ул бер тапкыр да аның белән кызыксынмады, сорашмады: елгага велосипедта бара, ә Күлле буйлап җәяү генә тәпили иде.

Кайнатай безне—кияүләрен машинасына утырта иде дә җилдәй җитез итеп, кая да булса—елгагамы, урмангамы алып бара иде. Ә хәзер син, Гаяз, иң өлкәнебез буларак, безне Күлле буйлап бер җилдереп кайт әле. Машинаның күптән урам күргәне юк, алайсам кайберәүләр, әнә, Исламовнын машинасын кияүләре сатып, акчасын эчеп бетергәнннәр, дип сөйлиләр икән. Без дә әти исән вакыттагы күңелле чакларны искә төшерербез,—дип, Алексей Федор белән Гаязны машина янына чакырды. Халияр теләр-теләмәс кенә руль артыннан торды да ачкычларны сузды.

Федор белән Алексей артка урнаштылар. Халияр исә, машинаны әйләнеп чыгып, Гаяз янәшәсенә утырды һәм, бүртенеп:

—Мин сиңа юлны күрсәтермен,—диде.

—Таптың күрсәтер кеше,—дигән көлү катыш тавышы ишетелде Федорның.

Гаяз машинаны кабызды да салмак кына кузгалып китте. Әнисе капканы ачты һәм пыяласы яртылаш төшерелгән тәрәзәдән күренгән Алексейга кул болгады.

Ни өчендер Гаязның башына: «Алексей, мөгаен, әтинен яраткан кияве булгандыр»,—дигән уй килде һәм. борылып, аңа елмайды.

Халияр заводта озак тоткарланды. Гаяз инде, ала алыр микән—җәй, җитмәсә, бүген шимбә, дип икеләнә башлаган иде.

Әмма Алексей, каенатасына охшатып, мыек астыннан гына елмайды:

—Безнең Күлледә Халияр танылган кеше—диск-жокей, анын күпчелек биючеләре сыра заводында эшлиләр,—диде.—Шунын өстенә Фәридә район башкарма комитеты аша сыра бары—кечкенә генә ресторан ачмакчы була, мөдире, шәт, Халияр буласыдыр. Шуңа ул мондагылар өчен күптән үз кеше.

—Менә сиңа агроном...—Гаяз авызын ачарга да өлгермәде, капкада, кош тоткандай куанып,тартмасы белән сыра күтәргән канәгать чырайлы Халияр күренде.

Әти машинасындагы кыска гына сәяхәт Гаязны кияүләр белән якынлаштырды да куйды.

Шулай да иртәгесен бик күнелле утырылган пилмәнле-бәлешле мунча
арты мәҗлесен искә алганда. Гаяз кыз туганнары тарафыннан ниндидер киеренкелекне сизми калмады. Әниләре менә-менә кабынырга торган талашны, әңгәмәне бик оста гына итеп икенче юнәлешкә—уен-көлкегә борып, туктатып кала алды. Гаязнын гаиләсе белән бәйләнеше күптән өзелгән, шуңа әнисенең тел төбен тәгаен аңлап бетермәсә дә. хәлләр ал да гөл түгел иде—ул моны сизде. Сеңелләрен аңлый алмады. Кызларның артык шау-шусыз балачакларын хәтереннән үткәрде—ул вакытта, яшь аермалары шактый булганга, алар өчен олы абыйлары булды. Мөселман гаиләләрендә өлкәннәр ихтирамга лаек, тик Исламовлар гаиләсендә—үз кагыйдәләре: аларда нәселне дәвам итүче ир-ат. туйдыручыны олылау өстенлек итә. Дөрес, сеңелләре һәрдаим абыйлары күз унында булмады, чөнки ул каникулларда гына кайта алды, өйдә кызлар хуҗа иде. Анын исеме, бигрәк тә студентлык елларында, еш искә алынса да. читтәге абыйлары ничектер хыялда гына яши иде шикелле, шуңадырмы, алар өчен ул хокуксыз зат кебек саналды.

Кайсыдыр минутларда һичбер кинаясыз, маңгаена бәреп, анардан: нәрсәгә кайттын? нәрсә кирәк сиңа? фамилияңнән башка Исламовлардан нәрсә калды синдә? дип сорарга җыеналар кебек тоелды. Кем белә: бәлки сораулары тагын да кырысрак янгырар иде.

Әмма башына килгән андый уй-фикерләрдән ана ничектер оят булып китте: «Ничек шулай үземнен кан-кардәшләремнән шикләнә алам?*—дип. уйларын тиз-тиз читкә куды.

«Мин—арыган, йончыган, гомер юлында буталып калган бер шәһәр кешесе—туган йортыма ял итәргә, хәл җыярга кайттым Әллә нәрсә табуым, нәрсәне югалтуымны айларгадыр? Бәлки ары таба ничек яшәргә дигән сорауга җавап эзләвемдер? Мина бит инде кырык яшь. ә мин ни агач утыртырга, ни өй салырга, ни ул үстерергә өлгермәдем. Монда кайтып үземне, кардәш-ыруымны барлармын, аңлармын дип уйладым Мин ниндидер нәсел-нәсәпсез, ботак-тармаксыз агач, йә булмаса оермә үләне түгел—тамырларым монда. Аллага шөкер, әлегә кипмәгән. Күлле дигән авыл. әйдә, диңгездә бер тамчы булсын, барлык картадан да эзләп табып булмасын, ди—ләкин монда да кешеләр яши һәм алар минем Нури Исламов улы икәнлегемне беләләр һәм юкка гына бу җирдә басып йөрмәвемне аңлыйлардыр, мөгаен»

Үзенең кыз туганнарына Гаязнын шуларны җиткерәсе килде, тик берсе дә кешечә сорашасы итмәде, мәкерле, астыртын сораулар, киная-ишарәләр. сүзләргә тореп кадап-чәнчеп алулар...—ничек телисен, шулай анда. Әнисе кызларының ымнарындагы астыртын явызлыкны сизә, тик аларга акыл сатарга кыймый, шуна да ике арада бәргәләнә: картлык көннәрендә кызлары белән яшисе; һич көтмәгәндә—ә бәлки киресенчәдер—ата-ана йорты бусагасын атлаган улын да читкә тибәрәсе килми иде

Әтиләре исән булсамы! Аһ. ничек сонлап әйтәбез шул без бу шул кадәрле изге җөмләне! Беркемгә беркая, бигрәк тә үз-үзеңнән качасы юк—сонга калып төшенәбез шул.

Төнгелеккә ни сәбәпледер гаражга куелмый калдырылган машина янында бик озак уйланып торды ул. Аны ачык террасадан күзәтеп торган Фәридә, ойдәгеләргә дә ишетелерлек итеп

—Нәрсә, кадерле абыем, машинага сокланып зуялмыйсынмы9 Федя дөрес әйтә: искитмәле, туганыннан да сөйкемлерәк. Ә ир-ат йөрәге өчен— күп тонналы магнит кебек, үзенә тартып тора. әйдә, яшермә, рәхәтләнеп куан, болай да озак түздең...—дип. ашым inpie гә ieген кипе

«Волга» янында басып торганга карап. Гаяз машинага күз дә салмады— уйлары еракта, үзе турында rue Шуңадырмы, ул сеңтесенен ни әйтергә
теләвен башта аңлап җиткермәде, әмма күзе балкып торган бамперга төшкәч, кинәт айнып киткәндәй булды.

Сеңелләренең кичә әйтеп җиткермәгәннәре чылбырга бикләнде. Ул аларнын борчылу, ыгы-зыгыларын, ниһаять, аңлап алды: кызлар Гаязны әтиләренең мирасын бүлешергә кайткан, шул исәптән, машинаны да үзенә алыр дип уйлыйлар иде. Шуңа ачулары кабара: алар «Волга» инде «тү-тү» дип белеп, үз-үзләренә урын таба алмыйлар, бертуган абыйларын теләсә нәрсәдә гаепләргә әзер иделәр...

Анын башына килгән беренче уй: «Аллага шөкер, ярый әле бу хәлләрне әти үзе белми»,—булды. Бу фикер аны айнытып җибәрде, сеңелләренең этлекләренә үзләре кебек үк җавап кайтарырлык көч бирде. Төкерә ул машинага! Хәтта ике «Волга» да аңа бәхет китерә алмый: аны хәзер бөтенләй бүтән нәрсә борчый, ә алар моны анларга теләми. Әтисе исән булсамы... Ул. һичшиксез, анлар иде...

«Сезгә «Волга» тынычлык бирми, алайсам...» Анын башында бәйләнчек уйлар буталды, әмма килеп чыккан каршылыкны шунда ук чишәрлек юньле фикер тумады. Нишләргә? Ишегалдында юаныргамы. әллә аның артыннан калмый бүлмәдән бүлмәгә күзәтеп йөргән сенелләре белән бер табын артына иртәнге ашка утырыргамы? Янәдән аларнын астыртынлык салынган фикерләрен, үпкә-шелтәләрен тыңларга анын сабырлыгы җитмәс, ул үзенен ычкынып китүеннән, тупас сүзләр әйтеп ташлавыннан курыкты. Һәм бу талаш-кычкырыш (бигрәк тә анын аңына барып җитмәслек яшерен, акылга сыймаслык планнар корган сенелкәшләренә кирәк икәнен төшенгән иде инде) әтисе теге дөньяга күчкәннән соң болай да шактый бетерешкән әнисен борчуга салачак. Юк. Гаяз мона юл куймас. Анын аңлавынча, сенелләре бүген китәргә җыенмыйлар иде, ахры. Кинәт Гаязның башында мәшәкатьләрне чишәрлек булмаса да, тегеләрдән көне буена аерылып тора алырлык фикер туды.

Тиз генә үз бүлмәсенә үтте, ашыга-кабалана юл сумкасына ниндидер кирәкле әйберләрен ташлады да кабат машина янына юнәлде.

«Оренбургка барып кайтыйм әле, бераз күнел ачыйм, шунда бер очтан нишләргә икәнен дә хәл итәрмен.» Ул, беркемне дә кисәтеп тормыйча, юлга кузгалды. »Машинага утырып кая югалды дип. баш ватсыннар әле»,—дип уйлады ул һәм бу интектергеч иртәдә беренче мәртәбә үзалдына елмаеп куйды...

Ташкентта анын белән бер подъездда бик аралашучан, гадел, кунакчыл судья яши иде. Үзенен бар буш вакытын ишегалдында үткәрә һәм аның тырышлыгы аркасында йорт каршылары яшеллеккә бай. һәрвакыт каралган булды. Ташкент өчен бу гаҗәп хәл булмаса да. башка йортлардан үзенчәлекле булып, аерылып торды. Йөзем куаклары күләгәсенә поскан өстәлләр янында вакыт-вакыт туйлар, бәйрәмнәр гөрләде. Һәр теләгән кеше ачык һавада пылау яисә башка тәгам әзерләргә ниятләсә, рәхим итсен—өч казан асылган учак әзер иде. Бу инде сиңа газ плитәсендә пешерелгән ризык кына түгел! Боларның барысы да—аларнын йорт комитеты рәисе Закирҗан әкәнен бетмәс-төкәнмәс көче, тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Гаяз монда әзергә-бәзер күчеп килде, шуна күрә баштарак бу ялт итеп торган ишегалдының унайлыкларыннан файдаланырга кыенсынды. Көннәрдән бер көнне Закирҗан әкә Гаязны балконда күреп, аны чәй янына чакырды. Менә шул көннән ул судья белән дуслашты. Ә бер якшәмбедә, һичкемне кисәтеп тормастан. вакытлыча корылган мичне сүтеп, янадан салды, казаннар санын дүрткә җиткерде, аларны төрле төстәге кафель белән тышлады. Менә шуннан бирле аны Закирҗан әкәнен ун кулы, ярдәмчесе дип саный башлаулары күңелен күтәреп җибәрде. Ишегалдында эш күп,

 

гомуми ихтыяҗлардан чыгып. Гаязга судья белән бик еш аралашырга туры килде. Кайчакларда Закирҗан әкә эшеннән кәефе кырылып кайта. Шәрык кешеләренә хас юллы ефәк пижамасын киеп, гадәтенчә, кулына корәк йә китмән, күбрәк бакчага су сибәр өчен шланг тотып, ишегалдына чыга. Баштарак ул ыгы-зыгы килә, нидер эшләгәндәй итә. ләкин ахыр чиктә бакчадагы урындыкларның берсенә барып утыра, йә булмаса үзенен яраткан айванына1 юнәлә. Кулыннан китмәнен ычкындырмый йә шуна таянып, бик озакка үзенен күнелсез уйларына чума. Әгәр өченче каттагы балконыннан күреп калса, картнын йөрәге сау түгеллеген белгән Гаяз шунда ук бар эшләрен читкә куеп, аска йөгерә. Дөрес, ул аны авыр уйларыннан читкә юнәлдерә алмый, тик картка бушанырга кирәк, ә Исламов моны булдыра—тыңларга ярата иде. Судьяны чүп-чар. вак-төяк унышсызлыклар борчымый, карт көнчыгыш халкына хас булганча зирәк, юк-барга исе китми, шуна да аның борчуын Гаяз йөрәгенә якын ала.

—Беләсеңме. Гаяз кадерлем,—дип сөйләп китә судья, ана дулкынланган йөзен борып,—мин бит башкалада тудым, үстем, монда белем алдым. Элек Ташкент хәзерге кебек зур түгел, халкы аз иде. шуна күпләрне таный идем, алар да мине белгәннәрдер. Кайчандыр бу шәһәрдә ин яшь судьялардан идем. Үз гомеремдә бик җитди эшләр белән шөгыльләндем, хәзер генә, соңгы ун елда, гражданлык эшләрен алып барам. Беләсеңме, мине нәрсә шаккатыра: шушы елларда мирас бүлешү буенча эш проценты кисәк югары сикерде, варислар, ир һәм кыз туганнар, бертуганнар арасында очы-кырые күренмәгән дәгъвалашу бара. Нигә бүген сөмсерем шулкадәр коелган дип уйлыйсыз? Сездән яшермим: мин бүген үзем белгән, аралашкан, хөрмәт иткән кешенен мирасын бүлү эшен алып бардым. Искитәрлек кеше иде.— дип, аның фамилиясен аталы судья, тик Гаяз бу кешене белми иде

Фикереннән читкәрәк китеп. Закирҗан әкә истәлекләргә бирелде: кеше, вакыт һәм үзе турында, ничектер, бергә үреп сөйләде.

—Беләсеңме,—дип дәвам итте ул. бүгенге көнгә кайтып төшеп.—мин бит аның балаларын да белә идем, кайсыберләре хәтта күз алдымда үсте. Ничек шушы көнгә төштегез, бертуган апагыз белән палас бүлешә алмыйсыз, әтиегезнең алтын кул сәгате сезнен өчен истәлек әйберсе түгел, ә талаш чыганагы!—дим. Хәтта менә шундый вак-төякне дә кешеләрчә бүлешә алмыйлар бит. ә дәгъвалашу өй . машина, дача, зур акчалар өчен барганда ниләр генә кыланмыйлар!? Туган-тумача мирас бүлешкәндә, үзләрен дошманнардан да битәр тоталар. Судка кадәр аларны татулаштырырга тырышмадык дип уйлыйсызмы? Дуслары да, күршеләр, хезмәттәшләр, кардәшләр, мәхәллә дә алар өчен беркем түгел, шул исәптән судья да. Ничә мәртәбәләр мине, фактларга карамыйча, эшне тойгы-кичерешләргә бирелеп алып бара дигән булып кире кактылар Һәрберсе үзен дөрес саный Кайвакыт уйлап та куям: ярый әле мәрхүм—мондый мәкерле ыгы-зыгыны үзе күрми, нишләр иде икән ул моңа охшаш хәлне алдан сиземләсә? Керосин сибеп ут төртер иде микән машинасына, акчаларына, дачасына ’ Балаларын гомерлек дошман ясаган алка-йөзекләрен төеп, порошок итәр иде микән? Менә нәрсәләр уйга сала мине, кадерле күршекәем

Вакыт-вакыт судья озаклап тынып тора, мөгаен, авырту йөрәген йөдәткән шул күренешләр кабат анын күз алдына килеп баскандыр Карт бервакыт, әрнеп, кайбер шундый эшләрдән сон. марафончы кебек биш кило тирәсе авырлыгын югалтуын әйткән иле.

Соңгы тапкыр алар язын—Гаяз китәр алдыннан очраштылар Бакчада эш муеннан: агачларны кисеп агартырга, виноградларны күгәртергә, койманы буярга кирәк Эче пошкан Закирҗан әкә кабат Гаязга бушанды

Кин балкой

 

—Ярар инде, гади гаиләдән чыккан алай укымышлы, зирәк булмаганнар арасындагы ызгыш-талашны анлап та була... Ләкин танылган, республикада гына түгел, бөтен Союзга билгеле шәхесләр бакыйлыкка күчкәч тә кайчак шул ук хәл күзәтелә. Варисларга кем генә, ничек кенә мөрәҗәгать итми, хәтта әти-әниегезнен изге исеменә, нәселегезгә тап төшермәгез дип тә карыйсың, ләкин комсызлыклары аркасында беркемнең сүзе колакларына керми, шулай итеп ата-аналарынын мактаулы исемнәрен гайбәт, имеш- мимеш, уйдырма-ялганнар каплый, алар, кар йомарламы кебек тәгәрәп, тирә-юньгә тарала. Яна гына хөрмәткә лаек адәмнең—балалары, туганнары тырышлыгы белән исеме юкка чыга, ә кызык яратучыларга мәзәге кала. Мөгаен, «Известия» гәҗитеннән укыгансыздыр,—үзенең таланты-сәләте белән бөтен дөньяны шаккатырган танылган балерина үлеп китте. Үз халкының, республикасының данын бөтен дөньяга тараткан шәхес. Тагын шул ук хәл, тик әз генә башкарачак: әнисе һәм туганнары—барысы да кияүне читкә кага. Берсе дә кызларының аның хатыны, балаларының әнисе икәнен, шуннан сон гына билгеле балерина булуын танырга теләми. Башта шәһәр, аннары республика аларны килештермәкче булды, ә хәзер инде бөтен ил мөхтәрәм гәҗит аша—татулашырга теләмәсәләр. хет шул талант иясенең исемен чат саен төрләндермәсеннәр иде,—дип тели Ничек уйлыйсың, барып чыгармы?—дип сорады бу тормышта шактый акыл туплаган судья, ышаныр-ышанмас. Жавапка Гаяз иңбашларын гына җыерды.

... Юк, Актүбә—Оренбург шоссесына алып чыга торган авылара юлдан барганда, Закирҗан әкәсе тиктомалга гына исенә төшмәде. Кәефе киткән судья күбрәк бер үк нәрсәләр турында сөйли, бары тик вәзгыять кенә үзгәрә һәм даулашучы кешеләрнең исемнәре генә башка була.

Закирҗан әкәне тыңлаганда, Гаяз әллә яшь булганга, әллә тормыш тәҗрибәсе җитенкерәмәгәнгәме, мондый хәлләр бары зур шәһәрләрдә генә, кешеләр бер-берсеннән читләшкәнгә, һәркем үзенчә көн күргәнгә шулай була, дип уйлый иде. Кечкенә авыллардан чыкканнар күп еллар ата йортына кайтмасалар да. туган якларын күздә тотып фикер йөртергә яраталар. Менә Гаяз да әңгәмә барышында уйлары белән Күллесенә тартыла һәм, билгеле, һич икеләнмичә, авылымда алай булмас, андагы кешеләр үк икенче дип саный иде.Үткәннәрдән хәтер безгә бары тик яхшыларын гына калдыра шул. Күлледә яшәүчеләрнең бүлешер нәрсәләре юк , дип уйлый иде. Әнә ул—вакытлар узу белән янтайган өйләре, кышның кар-бураннарыннан һәм көзге яңгырлардан каралган, чүккән читәннәре белән анын үсмер чаклары үткән Күллесе! Күңелсез вакыйгалар турында җитәрлек тыңласа да. башына үзем белән шуңа охшаш хәл килеп чыгар дигән уй башына да кереп чыкмады.

Ә бәлкем, эчкәре урнашкан авылларда яшәгән кешеләрне әхлаклы санап ялгышкан бер ул гына түгелдер? Тик соңгы елларда Күлле шикелле авылларга багышлап күпме китаплар язылды. Аларда туган җир турында бик якты итеп: кешеләре әйбәт, суы татлы, кызлары исә—иң чибәрләре, егетләре алтын куллы, күңелләре чишмә суы кебек чиста дип сурәтләнде. Ул чакта яртысыннан артыгы Күлле кебек авыллардан килеп урнашкан шәһәрләрдә адәм актыклары каян килә сон? Аларны шәһәр бозган, дип санау дөрес микән... Заман шулай үзгәртәме, хәтта кеше күңеле инженерлары—язучылар да нәрсәнедер күреп-белеп бетерми һәм кешелек кавемен: «Бер- берегезне саклагыз!» дип кисәтергә өлгерми торгандыр.

Якшәмбе иртәсендә ярым буш юлдан барганда, шундый уйлар килде Гаязга. Спидометрның угы «140» тирәсендә бәргәләнсә дә, ул тизлекне сизмәде. Анын уйлары Күлледән Ташкентка, үткәннән киләчәккә сикерде һәм кабат бүгенге көнгә әйләнеп кайтты. Юк, туган җир. ата йорты—аның
күнелен кайтармады—карашы гына катгыйланды. Үткәнен искә алу. кинодагы, китаптагы кебек.уйдырма сыман тоелды. Тормыш итү—теләсә кайсы проблеманы эченә алган китаптан йөз тапкыр катлаулырак ул. Ярар, зур өметләр баглаган ял итү тәтемәде, туган жир дә көч-куәт өстәмәде— менә тагын китапча килеп чыкты—ләкин яхшыдан башка яманлык була алмый. Инде, шәт. аңлагансыңдыр: синен урынын анда. Ташкентта, хәзер беркем ярдәм итә алмый, нишләргә икәнен дә күрсәтеп бирмәячәк—без үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз. Тормыш шулай да объектив булырга мөмкинлек бирә—шуны аңлар өчен булса да кайту һәм хәтта нәрсәдәндер күнел бизү дә кирәк икән.

Алда төзелеш материалына бай урманлы якларга гына хас булганча, күптәннән каралмаган күпер күренде һәм Исламов тихтекне киметергә мәжбүр булды. Пыяласы бераз төшерелгән тәрәзәдән, ургылып, саф елга исе бәреп керде һәм ул ис Гаязга балачагы үткән Илекне хәтерләтте Ул ашыкмый гына күпер аша чыкты да. ирексездән. туктап калды.

Каршыда, күз күремен тутырып, яшел ярлары боргаланып-бормаланып киткән елга иртәнге тынлыкта жәйрәп ята иде. Су борылышларда челтерәп ала. елга култыкларында кара-кучкылланып, сай сулы сахтыкларда яшь кыякларны кыштырдатып, әкрен генә ага да ага: урыны-урыны белән аның өстеннән, томанга охшап, күренер-күренмәс юка пар күтәрелә, ә текә, биек ярлар бср-берсе белән күрешкән җирләрдә энҗедәй ялтыраган су тасмасын йөз яшьлек карама агачлары каралҗым чатырлары белән каплап алган. Куе таллык белән уратылган тәбәнәк ярлары исә язын су баскан болыннарга алып чыга. Бу тугайлар, елга ярларының борылышларын кабатлап, каядыр еракка китеп югала—ни тырышсаң да. анын азагын күрә алмыйсың. Болыннарны күптән түгел беренче катка чапканнар, анда-монда нәни генә печән чүмәләләре калыккан, ә үлән исә. елганың якында һәм юмарт икәнен дәлилләп, икенче катка күтәрелеп килә.

Бер җан иясе юк. Тынлык, бары тик, Күлледәге шикелле, монда да ерактагы поездларның тавышы ишетелеп ала һәм уянып килгән елга өстеннән шуышкан ул аваз күнелдә куанычлы, эчкерсез истәлекләрне яңарта.

Жәелеп яткан болыннарга карап, Гаяз бала чагындагы төн кунуларны исенә төшерде, учакларны, тышаулап җибәрелгән атлар, уенчак колыннарны күргәндәй, нәселле чабыш атларының пошкыруларын һәм түземсез бияләрнең кешнәүләрен ишеткәндәй булды.Тик күрше казакъ һәм тагар авыллары өчен уртак бу болынга ( тагын бер болынлык бүләк итәргә елга артык кечкенә һәм хәлсез иде) килгән малайларны ачык кына күз алдына китерә алмады. Юк. тыныч тон кунуларны транзистор-магнитофонлы малайлар буыны белән бәйли алмады. Мәгәр шуны белә атлар үрчетелмәсә дә, һәр яз-козен татар авылларында уза торган сабантуйларда, казакъ авылларында оештырылган уныш бәйрәмнәрендә ат чабышлары булмый калмый, аларга һәр тарафтан, хәтта шәһәрләрдән дә киләләр

Ярышучылар, билгеле, төнге куну мәктәбен үткән яшь егетләр—алармын да ин чаялары' Жир йөзеннән сонгы атлар юкка чыкканчы, үсмер чакнын гаҗәеп дулкынландыргыч мизгелләре булып истә калачак төн саклаулар да. шулай ук кыю. җитез егетләр дә булачак әле. Бары тик—вакыты башка да, төнге кунулар бүтән.

Озак басып торды ул. Күз алдындагы бер күренешне икенчесе алмаштырды: ул әле үткәнгә, әле киләчәккә күз салды, елга буенда-иркендә уйлавы да рәхәт, жинел иде. Ул кинәт кенә яна күтәрелеп килгән үләндә атлы чапкыч эзләрен шәйләп алды, ә аннары болынга төшү урынын күрде Аның ары таба бару теләге сүнде. Кая бара? Нигә?

Биек ярга елышкан карамалар артында казаклар авылы күренде. Нык кына ачыкканын абайлаган Гаяз: «Бүген якшәмбе—базар көн, өлгерәм әле»,—дип уйлады да, машинасын кабызып, яр буйлап сузылган, кайсыдыр бер җирдән авылга борылырга тиешле юл буйлап кузгалды. Бу казаклар авылы шактый зур, Гаязның анда баргалаганы булды— әтисе аны үзе белән базарга ала иде; ә бервакыт Нури абый анда иске тегермәннәренең ватылган инглиз двигателен рәтләгәндә, станицаның кунак йортында икесе генә атна буе тордылар. Ул вакытта Гаяз шуңа төшенә алмады: ни өчен андагы җирле халыкны казаклар дигәннәр икән—соң алар да, Күлледәге күршеләре кебек, русча сөйләшәләр, тышкы яктан да аерма юк төсле, хәер, карты- яше лакланган козыреклы кызыл кырпулы фуражкадан булуын әйтсәң генә инде. Тагын шунысы истә калган: монда Күлледәге кебек җимерек йортлар юк, тоташтан төзек ак өйләр һәм чия бакчалары. Иске тегермәнне төзекләндереп кайтканнан соң, әтисенең кемгәдер—мөгаен, казакларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынганнардыр инде—әйткәннәре хәтеренә төште: «Казакларда тәртип каты: урманны сакла, елганы сакла, болыннарны сакла—менә шуңа тормышлары да нык».

Теге чакта кечерәк булганга, ул болай да бар һәм булачак елга, урман, болын, басу-кырларны ни өчен сакларга кирәк икәнен аңлап җиткермәгән. «Кешенен ни катнашы бар монда?»—дип уйлаган...

Ун минуттан ул станицада иде инде, тик монын утыз ел элек алар булган авыл белән бернинди уртаклыгы калмаган: хәзер ул Күллегә охшап калган; вакыт—аяусыз шул, үзенә генә хаслык, шәхсилекне юкка чыгарып, һәрберебезне тормышта тигезли дә куя... Элмә такталардан аңлашылганча, авыл хәзер район үзәге икән.

Райүзәкнең әллә кайчаннан асфальт күрмәгән, тузан очып торган җимерек юлыннан, беркемнән сораштырып тормыйча, хәтеренә таянып, Исламов туп-туры базарга юнәлде. Бары тик инде әкренләп тарала башлаган базар гына Гаязга балачагында булган казак авылын хәтерләтте. Койма буенда олаулар, җиңел арбалар тора, араларында хәтта пар ат җигелгән өсте ябулы йөк арбасы да бар—анда чиелдык чучка балалары саталар иде. Гаяз машинасын төрле төстәге «Жигули»лар белән рәттән куйды да кибетләр янына китте Тик никадәр кенә ашыкса да, кайчандыр атлар бәйләп куелган, кимерелеп, чәйнәлеп беткән баганалар янында адымнарын әкренәйтми түзә алмады. Тагын кайда һәм кайчан атлар туктау урынын күрергә була? Хәзерге балалар автомобиль һәм велосипед кую өчен махсус урыннар барлыгын белсәләр дә, элек атлар өчен дә булганын күз алдына да китерә алмыйлардыр.

Баганага берничә ат бәйләп куелган. Алар нәрсәдәндер өркеп, кырын- кырын карыйлар, тынычсызланып, нечкә аяклары белән таптаналар. Атларның икесендә купшы—күренеп тора: бик күптән эшләнгән—биек ияр. бар да кара көмештән дирбияләр, хәтта югары тарттырылган өзәңгеләр дә көмештән.

«Андый атлар бары тик чын казакларда гына, тик алар бик аз калды инде»,—дип уйлады Гаяз. Аның уен раслагандай, чандыр, нык беләкле бер карт соры ат янына килде. Ат, хуҗасын танып, бии-бии, аңа иреннәре белән сузылды.

Йә-йә, җанашым, тынычлан,—диде күзе яктырып киткән карт. Тавышына караганда, ул инде шактый өлкән яшьтә иде.

Урыны-урыны белән яныпмы, әллә атышуданмы тишкәләнгән якасыз кыска җиләннән, яшь чагыннан сакланып калган көяз хром итекләрдән һәм текә генә кыңгыр салынган яна фуражкадан карт әле бик җилле күренде. Картнын карчыганыкы кебек үткен күзе кинәт атлар янында
торган Гаязны тотып алды, бу эләктереп ала торган карашта хужасынын яраткан аты өчен куркуы чагыла, әйтерсен якында гына ат карагы-чегәнне сизеп алган; яшь һәм гайрәтле елларында ул аларны хаталанмый тойган, таныган, күрәсең..

Карт ялгышмады. Гаяз нәкъ менә анын юртагына сокланып тора иде. Бераздан, күңеле кайткандай:

—Ә-ә. җәяүле татар,—диде, йөз-битеннән шомлануын куып.Үртәгән һәм шелтәләгәндәй дәвам итте,—карап, сокланып кал, сездә мондый Чибәркәйләр юк инде, хәзер татарлар элеккегеләр түгел —һәм. бераз тынып торганнан соң, монсу гына тәмамлап куйды:—Әй. казакларны да әйтмә инде...

Аты. хужасынын тавышында сагыш сизеп, бу көтелмәгән әнгәмәне туктатырга теләгәндәй, картка таба атлады. Карт, иркәләп, анын башын күкрәгенә кысты һәм. сөеклесенең йомшак танавына сыенып, инде Гаязны искәрмәгән дә шикелле сөйләнүен дәвам итте: «Терек, әйдә. Терек». Картның ат муенын сыйпаган кулында казак камчысы селкенә иде. Үз гомерендә беренче тапкыр Исламов фотоаппараты булмавына һәм фотога төшерә белмәвенә үкенде.

Ул базардагы азык-төлек кибетеннән Куба ромыннан бушаган тартма сорап алды. Шау-шу. этеш-тортеш. шаяру-көлү. кычкырып сөйләшкән тавышлар Гаязны уятып, кыздырып жибәрде һәм ул башкалар кебек үк. жыен юк-бар такылдап, тиз арада кирәк нәрсәләрен жыеп та чыкты Катык-сөт рәтендә бер банка әчегән сөт һәм казакнын данлыклы сырын алды, шуннан ук ун йомырка да эләктерде. Помидор һәм кыярның беренче унышы сатуга чыккан, әмма бәяләре нык тешләгәнгәме, сатып алучылар күренми, шуна күрә аның сатулашуын бик теләп кабул иттеләр. Базардан чыгу юлында әле жылысы сүрелергә өлгермәгән кабарып пешкән бер бөтен түгәрәк ипи дә тартмага салып куелды. Авыллардагы икмәк пешерү йортларына механикалаштыру-автоматлаштыру килеп җитмәгәнгә, ипиләре өйдә пешкәннән әллә ни аерылмый иде. Күпер янына җиткәндә, базарда яхшы балык һәм уылдык, чын кырпы очратып булмасмы, дигән яшерен өмет аның күнелен җылыткан иде. Теге вакытта әтисе белән тегермән рәтләргә баргач, анын хәтерендә бер күренеш уелып калды. Соныннан ул турыда бик еш теленә алса да. ана бик үк ышанып җитмәделәр, ахрысы

Нури абый дигательне төзекләндереп бетереп, сынау өчен тегермәнне эшләтеп караганнан сон, тегермәнче—авыл җирлегендә төшеп калганнардан түгел— сый хәстәрләде. Мондый очракларда тегермән, авыл кешесен сөендереп, озак һәм ышанычлы эшләсен дип. сарык суялар икән Тәкәне Нури абый үзе чалды, үзе эшкәртте Табынга тагын ниндидер мөхтәрәм картлар һәм рәсми рәвештә куелмаса да. казаклар өстеннән яшертен генә хакимлек иткән староста да дәшелгән иде. Менә шунда Гаяз тәүге мәртәбә уылдык тәмләп карады, аны тирән эчле юкә савытлардан зур агач кашыклар белән алып ашадылар.Тагы ал төстә, майлары агып торган, искиткеч тәмле балыктан (зур калын кисәкләргә бүленгән булгач, аны малай башга ит дип уйлаган иде) авыз иттеләр. Бар ла анын әтисен мактадылар һәм оеганын сәламәтлеге өчен стаканнарын күтәрделәр. Шунда, өстәл артында ук. анын белән исәп-хисап ясадылар. Ә тегермән каршында аларны Күлледән алып килгән пар ат җигелгән олау көтеп тора иде. Әтисе белән чыгуга, тегермәнче аяклары бәйләнгән тәкә алып килде.

—Ә менә бу сина. оста, миннән.-диде дә арбадагы яна чабылган печән өстенә китереп салды.

Староста йөкченең колагына нидер пышылдады да анын янәшәсенә утырды һәм. серле генә елмаеп. ку згалырга кушты. Авыл башына чыккач, аттукгады. һәм
староста барысын да күзгә әллә ни ташланып тормаган бер подвалга чакырды. «Озын тәбәнәк идән астына калын-калын бүрәнәләрдән ике орлек куелган, карангы булганга, староста белән йөкче тиз-тиз генә ике зур керосин лампасына ут элделәр. Боз күренмәсә дә. эчтә бик суык иде; туфрак астындагы сулар якыннан гына үтәләр, күрәсең. Элеккеләр хәзергеләр кебек озаклап укымасалар да. кайда һәм ничек төзергә кирәклекнен рәтен белгәннәр, ичмасам. Лампалар, караңгылыкны тирә-якка куып, әкрен генә яктылык сирпеделәр. һәм Гаяз, тимер ыргакка эләктерелеп. башлары түбән каратып эленгән алагаем зур—үзе буе булыр, бәлкем, зуррактыр да әле—дистәләгән балык күреп алды. Староста, иснәгәндәй, һәрберсе яныннан әйләнеп, орынып чыкты.Үзенен игътибарын жәлеп итәрдәен табып, итек балтырыннан озын пычак тартып чыгарды һәм тиз. җиңел хәрәкәтләр белән, калын итеп, шактый дәү өч кисәк кисте дә сүзсез генә әтисенә сузды. Аннары ян дивар буеннан барып, лампаны киң итеп агачтан ясалган шүрлеккә куйды. Киштәләр ике рәт булып караңгыга таба сузылганнар, аларда футбол тубы зурлыгындагы дәү кара шарлар ята. Йөкче аның кулына әллә кечерәк чиләк, әллә нәни генә мичкә бирдеме, староста шул ук пычагы белән бер шарны урталай кисеп җибәрде дә куллары белән савыт авызына тотты, аны мөлдерәмә тутырып, исе китеп карап торган Гаязга бирде.

—Монысы, оста, җәмгыятьтән, казаклар исеменнән.—дип. староста әтисе алдында баш иде...

Гаяз күпме генә як-ягына каранмасын—базарда ни ачыктан-ачык. ни яшертен балык һәм уылдык сатучыларны күрмәде. Бу якларда күп иде бит алар—теге чакларда үз күзләре белән күргән иде. Менә хәзер соңга калып булса да әтисенең сүзләренә төшенде: елганы саклыйлар...

Аның каравы, уылдык эзләп йөргәндә, ул чегәннәргә тап булды— юк-юк. ат каракларына түгел, хәзерге казак атлары, ай-һай. аларны кызыксындырыр микән? Болар башка, боларынын кулы кулга йокмый: ерак штат—<-Монтана»дан дип ялган тамга куеп, бик җитез генә кулдан бәйләнгән свитер һәм пуловерлар белән сату итәләр.

Гаязның алган бар ашамлыгы пөхтә итеп тартмага салынган, булдыклы ипи сатучы исә тартманы, тиз һәм оста итеп, сүс бау белән бәйләп тә бирде. Ашыкмый-кабаланмый. сатып алган әйберләреннән һәм кайнап торган казаклар базарыннан канәгать калып, ул кабат атлар бәйли торган урынга килеп чыкты. Анда ялгызы гына башын иеп басып торган карт алмачуар ат яныннан үтеп, тукталышка юнәлде. Ерактан ук машинасын тыгыз итеп ураткан кешеләр төркемен күреп алды.

Кузгалып киткәндә, кемдер минекен нык кына эләктергән. ахры»>. Әмма бу уй Гаязнын кәефен китәрмәде. «Әгәр куып киткән булсалар—куаныр гына идем».—дип уйлады да көлеп куйды. Станицада булу аңа унай тәэсир итте: күнел төшенкелегеннән арынды. Ул көч-хәл белән машинасы янына үтте дә капот өстенә тартмасын куеп, ачкычларын чыгарды.

—Синме хуҗасы?—дип сорады әсәрләнгән бер казак һәм, Гаязнын кулыннан эләктереп, өтерсез-ноктасыз такылдарга тотынды,—мин беренче, мин беренче килдем, мин беренче сатып алучы...

Аны бүлдермәделәр, әмма зур гына гәүдәле ике ир-ат такылдыкны сүзсез генә кысрыклап. Гаязнын игътибарын үзләренә җәлеп итәргә тырыштылар. Әмма теге дә. каерып алмаслык итеп, татар ир-атының терсәгенә ябышкан иде.

—Нәрсәне сатып алучы?—Каушап калган Гаяз, терсәген ычкындырырга маташты, теге нык ир-атлар да—мондагылар түгел, ахры—илтифатлы гына аңа ярдәмгә килделәр.

-Ай-Һай, җор кеше син. туган.—терсәкне һаман да җибәрмичә.
ярсулы көлемсерәде теге дулкынланган казак —«Волгамны, менә шушы ак Чибәркәйне, кадерлем

—Ә кем әйтте сезгә сатыла дип?—Чит-ятларнын ярдәменнән башка да терсәген бушата алган Исламов, ниһаять, һушына килде.

—Син нәрсә, саташкан? Машинасын базарный нәкъ керенә торган жиренә куйган да хәзер сатылмыймы? Хәйләкәр син. туган. Бәясен күтәрәсеңме,—диде ачуы чыккан казак. Тирә-юньдәге халык гөжләргә тотынды..

Гаяз яна гына анышты: ерактан машина кую урынына охшаган бу жир автомобиль базары икән. Башында «ат базары, печән базары, кош-корт базары, инде менә килеп автобазар—һәр дәвернен үз җыры гына түгел, үз базары да икән» дигән уй чагылып үтте

— Гафу итегез, мин читтән килгән кеше, үтеп барышлый гына Белмәдем. Машина сатылмый,—диде хафага төшкән Гаяз. Төркем теләр-теләмәс кенә тарала башлады.

Гаяз багажникны ачкач, аның ике ягыннан теге таза ике ир-ат та иелде.

—Афәрин, җыен килде-киттене куып жибәрә алдын. Машинанны без алабыз, бик шәп, ошады. Читкә чыгару өчен эшләнгән, күрәсен.

—Чит ил өчен түгел, махсус атап эшләнгән,—дип бүлдерде аларны Гаяз, багажнигын яба-яба.

—Бигрәк тә шәп, әллә каян күренеп тора—үзенә бер,—дип дәвам иттеләр куанган «тазалар».—Вакланып тормыйбыз, машинан жанга ятышлы, угыз меңгә ризамы?

—Әйтеп торам бит—машина сатылмый,—дип жавап бирде арыган Гаяз һәм алгы ишекне ачты

«Волга» әкрен генә урыныннан кузгалды Яртылаш ачык тәрәзәгә үжәт сатып алучыларның берсе башын тыкты.

—Утыз бишне бирәм, кадерлем. соңгы—кызыл бәя,—дип ялынды, рульгә ябышып.

—Сатылмый,—диде дә Гаяз кызу гына китеп барды. Тирә-юньдәгеләр як- якка сибелеп калдылар Авылнын басу киртәсен чыккач кына, ул тизлеген киметте һәм күпергә таба борылды Ул көнне монда, елга янәшәсендәге болында үткәрергә булды

Башыннан һаман да базар хәлләре чыкмады Монтана штатының кайсы илдә икәнен күз алдына да китермәгән чегәннәр. «Терек» кушаматлы атнын хуҗасы карт казак, анын озын һәм, күренеп тора, гади генә үтелмәгән гомер юлы; автомобиль базарында сатулашу

—Утыз биш мен.

Ишетелерлек итеп әйтелгән цифр (гәрчә акча, ай-яй-яй. нихәтле!) Гаязда бернинди хис уятмады, башка бер кеше анын кадәрлене гомере буена эшли алырмы икән—китапханәче, шәфкать туташы, мәсәлән, шул исәптән, могаен. гади инженер да. Әгәр теләге булса, артык вөҗдан газаплары кичерми генә шул суммага ия була ала иде. Әле генә берничә мен хужасы булу мөмкинлеге—моның өчен бары кире борылырга гына кирәк—анарда бернинди үкенү, икеләнү тудырмады, бик күпләрдә көнләшү китереп чыгарган бу зиннәтле машинага Нури Исламовнын бердәнбер улы һәм нәселен дәвам итүче булса да. үзенен хакы юклыгына ышанган иде инде

Ул чапкыч эзе буенча болынга керде, үзе һәм машинасы өчен уңайлы урын караштыра-эзләштерә яр буйлатып шактый озак барды, матур урыннар күп очрады, шуна күрә сайлап алу кыен булды. Озакламый у i бер алан күреп аллы. Бу алан печән чабучыларның ял итү урыны булса кирәк, жирлеләрдән дә матуррак урын табып булмас диг, ул шунда тукталасы иггс Кырыйлары
кирпеч ватыклары белән әйләндереп алынган нәни генә чишмә-кизләү дә үзенә тартып тора. Гаяз үз гомерендә бик күп җирләрне гизсә дә, кизләүне бары тик туган якларында гына очратты. Ерак түгел, иске учак урыны күренә, аннан бер генә тапкыр файдаланмаганнар—монысына да сөенде. Тирә-яктагы куаклар арасыннан өчаяк, корымга каткан казан табып алды, хәтта авылдан алып килгән утын запасы да бар иде. Гаяз утынга кагылмаска булды, ул беркая да ашыкмый, аны беркайда да көтеп тормыйлар—вакыты җитәрлек, шуна коры-сарыны яр буендагы таллыктан эзләргә булды.

Елгадан болынга таба, су исе, юеш яр исен ияртеп, сизелер-сизелмәс кенә дымлы йомшак җил исә; ә чәчкәле болын, яна куелган кибәннәрдән мул булып үлән исе, җәй эссесе аңкый; Гаяз тукталган кизләү янында елга һәм болыннан агылган исләр бергә кушылып кабатланмас хуш ис тудыралар—башны әйләндереп, җанны исертәләр—анын моннан беркая да кузгаласы килмәде. Кояш инде югары күтәрелгән, көннен яртысы узып бара, әмма монда, болында, елга янында, эсселек сизелми: сокландыра, хыялга чумдыра, тынлыкка тарта торган рәхәт, йомшак, җылы. Ә менә гәрчә кияү—сеңелләре, туган йорты турындагы уйларны төрлечә куып караса да, тынычлану дигәне белән берни барып чыкмады. Кинәт кенә хәтерендә Федорнын сүзләре янарып китте: «эшлеклеләр» дигән иде ул Фәридә һәм Халияр хакында, кичә машинада сырага барган чакта. Юк. Федорнын көнләшкәне сизелмәде, ләкин аңлатып та тормады, бәлки анын янында артыгын чәчелмәгәндер. Уйлар шушы гади генә сүз тирәсендә бөтерелә башлады Эшлеклеләр—әтиләре машинасында булсалар, базарда нишләгән булырлар иде икән, ә? Барыннан да элек, бер «Волга»дан дүрт «Жигули»— һәр кыз туганга берәрдән—ясаган булырлар иде. Бигрәк тә эшлекле Фәридә райбашкарма комитетында утырганда, үзе үк машина алу исемлеген алып барганда... Беренчесендә булмаса, икенче, өченче мәртәбәсендә чиратка кысылып, башта үзенә, аннары башкаларына барыбер эләктерер иде.

Нишләп, мәсәлән, Халиярны—районның иң яхшы диск-жокее, сыра бары ачыла калса иң яхшы бармен диеп, исемлеккә кертмәскә? Үзенә— районда бердәнбер хатын-кыз юрист дип Ышандырамы ? Тулысынча... Ә Федор белән Алексейга рәсмиләштерү тагын да ансатрак—эшче сыйныф, акчалары гына булсын! Монда инде Фәридә, юрист буларак, кирәкле сүзләрен табар иде: эшче—ин бөек исем, гегемон-җитәкче. җир сөрүче, туйдыручы—болар читтә урнашкан авылларда ин үтемле сүзләр.

Чынлап та, нәкъ шулай итәр иде. Машина артыннан өйгә чират җитә. Фәридә менә-менә бистәнең үзәк урамында—анда Күлленен бар башлыклары, зыялылары яши !—хөкүмәт йорты-коттедж алырга тора. Әниләрен үзенә ала, йә булмаса берәрсенә илтеп куя да—янәсе, өлкән яшьтәге ялгыз карчык берүзе шундый зур өйдә ничек яшәсен,—йортны артык бәягә ычкындыра. Башына килгән уйлардан Гаяз төкереп куйды да җил искән якка борылып кычкырды: «Барып чыкмас!» һәм Күлле ягына биштән төрелгән кәҗә тоягы күрсәтте.

Ни гаҗәп: бу ярсынып алу башка тулган авыр уйларны читкә куды. Гаяз, ниһаять.үзендә җинеллек тоеп, кечкенә генә учак тергезде, казанда йомырка пешереп алды. Берничәсен чиле-пешле, калганнарын каты итте һәм аппетит белән ашарга утырды. Аннан инде озаклап, күнеле булганчы су коенды—елганын исемен белергә теләсә дә, сорашырга якын-тирәдә берәү дә юк иде,—аннары Паланганы хәтерләткән ком калкулыкларында кызынды.

Кояш көнбатышка таба тәгәрәде, кибәннәрдән, озынайганнан-озыная барып, йөнтәс, сәер күләгәләр сузылды. Кайтырга иртәрәк иде, өстәвенә, бу оҗмахтан китәсе килмәде, һәм Гаяз кибәнне чак кына таратып, машинадагы

япма булып хезмәт иткән одеялны астына жәйде дә чалкан ятты.

Кибән исе ана иске өйләрендәге печәнлекне хәтерләтте, кышкы суык- бураннар балаларны шунда куып кертә иде. Жылы печәнлеккә посып, дөм-карангыда бер-берсенә сихерчеләр, җен. шайтан, пәриләр, өрәкләр турында коточкыч вакыйгалар сөйли торганнар иде... Кичәге кичке табынмы, әллә бүгенге матавыклы көн тәэсиреннәнме, үзе дә сизмәстән, ул йокыга талды.

Төн уртасында кинәт уянып китте. Нәкъ анын баш өстендә, жәйге биек күк йөзендә, йолдызлар җемелдәшә; андый биек күкне, шуның кадәрле йолдызларны анын күптәннән күзәткәне юк иде. Ул. уйларына уралып, озак ятты; рәхәт, салкынлык сизелми, анын бәхетенә төн жылы. Төнге күк йөзе, жиргә атылган йолдызлар, балкып торган йолдызлыклар (кызганычка күрә, Зур Аю йолдызлыгыннан кала башкаларының исемен белми иде), елга, урман, болыннар кебек үк. аны үзенә тарталар, ул шаярып күз кыскан йолдызлардан күзен ала алмады, алар Гаязга тынычлык, йомшаклык һәм наз китерделәр. Шулчак бу көннәрдә аны борчыган сорауларга жавап табылды Гаҗәпләнүдән ул хәтта сикереп торуын сизми дә калды, тирә-якта төн карасы икәнен дә онытты, үзендә гадәттән тыш көч һәм күңел күтәренкелеге тойды. Янәдән учак тергезде, казанны утыртты һәм. кайчандыр балачакта төнге кунулардагы йә балыкка баргандагы кебек, суга бөтнек салып кайнатты. Аның кабызган төнге учагы биек яр буенда әле дә җитәкләшеп йөргән гашыйкларга, ә бәлки галәмдәгеләргә дә күренгәндер Ничек дип әйтәләр әле, башыңны күтәрсәң, сиңа космонавтлар карап торганы күренә, диләрме? Галәмгә сәлам юллагандай, ул учактагы күмерләрне кузгаткалады да менләгән очкыннар, җирдән калыккан йолдызлар сыман, күккә чөелделәр. Әгәр чынлыкта да космонавтлар Гаязны күзәтеп торсалар, аннан көнләшерләр иде, мөгаен: төн, тынлык, шул сихри тынлыкны бозарга курыккандай, чикерткәләр дә сайравыннан туктап калган; бары тик ара-тирә елгада зур балыклар йокы аралаш чупырдап куя да сизгер бака куркуыннан, ул-бу булмагае дип, төнбоек чәчәгенең яфрагында җайлап утырган җиреннән суга шап итеп егылып төшә; сокланып туймаслык учак һәм мәңгелек сергә ия ут...

Коры-сары бетте, учак сүнде, әмма кузгаласы, өйгә кайтасы килми иле Ул елга буена юнәлде. Үзендәге һәм тирә-ягындагы тереклекне уятудан курыккандай, елга тын гына Уралга таба агып ята. Тик йокысыз шаян җилкәй генә, елганы санламыйча, кисәк кенә яр буендагы камышларны шаулатып уза да гүя елгадан, яклау эзләгән һәм ярдәм сорагандай, ботакларын суга кадәр салындырып черем иткән тирәкләрне сискәндереп үята. Төнгә кызуы кайткан комлык ялан табаннарны иркәләде. тынычландырды, тагын мондый хозурлыкны икенче тапкыр төшендә күрсән генә инде дигәндәй, алга дәште Ул сайлыкка керде, озын кон буена җәйге кояшны н эссесен сеңдергән су көндезгегә караганда җылырак иде. Жәһәт кенә чишенде дә, гүя тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, әкрен генә, тавышсыз гына йөзеп китте

Кибән янында калган машинадан печән исе. болын исе аңкый. Башларын иеп йокымсыраган чәчкәләр һәм анда-сандагы ялгызак, ятим кибәннәр ачык күренсен дип, еракны алдырта торган фарасын яктыртып. Гаяз әкрен генә юлга тоште. Күперне чыгуга, радиоалгычны кабызды—машина салонына ургылып, эфирдагы тавышлар бәреп керде Эзләнә торгач, үзе кебек төнлә йөрүчеләргә кирәкле көйне тапты Юл таныш, каршыга килүчеләр юк дип уйласа да, тизлекне әллә ни арттыра алмады Гаязның гаҗәпләнүенә, химикатлар белән кирәгенчә һәм кирәгеннән артык агуланган, кирәк кирәкмәс урыннан сукаланып теткәләнгән, шау-шулы тар һәм киң машина юллары, тимер юллар белән өзгәләнгән, Оренбург нефть промыселларыннан
тәүлекләр буена анкыган бензин һәм төтен исен үзенә сеңдергән, арбалар белән бозгаланган. нефть һәм газ үткәргечләр, телефон, телеграфный жир асты чыбыклары белән кискәләнгән дала үлмәгән, ә актив тормыш белән яшәп ята икән ләбаса...

Сирәк-мирәк булса да, ул исемен белмәгән еланнар, тузбашлар, бакаларның зур гаскәре очрый, алар, юлны бүлеп, каядыр шуышалар, сикерәләр... Ул да булмый, ут яктысына сукыраеп, кайсы якка сикерергә белмичә, каршысында кушаяк бии. Ике тапкыр, сискәндереп, йонын койган ябык төлкеләр юл аша йөгереп чыкты. Ә бераздан ана йөрешен акрынайтырга туры килде. Күрәсен, су эчәргә диптер, араларында әле ныгып җитмәгән яшь үрчемнәре булган куркак кыр кәҗәләре көтүе юлны аркылы кисеп үтте. Бу бичара хайваннарга, кызганычка күрә, аучылык итү кануннарын бозучыларның машина фаралары яктысы таныш иде, һәм Гаяз, аларны куркытмас өчен, кырыйга китеп, төнге далада адашмасыннар дип. утын сүндергән килеш, шактый озак туктап торды. Тимер юл кырыйлатып утыртылган урман полосаларында керпеләр еш очрады, кызык: төнлә нишләп йөри икән алар? Юлны аркылы чыккан җирдә өне янында торган бурсыкны да күрде, тик тегесе, куркып, жир астына кереп югалмады: симез артын әвеш-түеш китереп, караңгыга таба тыйтаклап китеп барды. Бодай басуларында йомраннар хакимлек итә—менә аларны агу-химикатлар алмый, рәхәтләнеп симерешеп, исәпсез-хисапсыз үрчеп яталар. Шунда ук, бодай кырының урманга якынрак җирендә, зур гәүдәле, карт, ялкау ябалакларның иренеп кенә нидер эзләүләре күзгә чалынып калды. Гаҗәп: әле иртән генә шушы ук юлдан килгәндә бернәрсә күрмәде, шәйләмәде, хәтта фараз да итмәгән иде, менә сиңа мә! Төн ана кеше күзеннән посып калган көтелмәгән серле дөньясын ачты. Тан калдыргыч төн! Менә шушы көн, очраклы сәяхәт өчен генә булса да. төп йортка кайтырга була.

Яктыра төште, йолдызлар тоныклана, сүнә башладылар. Күк йөзенең гаять зур киңлеге балкып торган йолдызлыклардан сизелер-сизелмәс кенә арына, күкнен әле генә бәрхет-кара астарлыгы күз ачып йомганчы сорыланды, таннын беренче нурлары белән ачык, зәңгәр җәйге төскә керде.

Күллегә ул әтисе яткан иске зират ягыннан кайтты. Мөселман каберлекләре гади: анда котырып үскән яшеллек тә юк, купшы һәйкәлләр дә куелмаган, күп очракларда зират сакчысы да булмый. Каберлек сутлы балчыктан катырылган койма-дувал белән әйләндереп алынган, вакыт узуга, койма утырган, урыны-урыны белән озакка сузылган көзге яңгырлар һәм язгы ташкыннар белән юылган, ишелгән. Әнисенең ничектер әйткәне бар: сарык көтүче кайсыдыр бер казак яна койма өчен шактый зур суммада акча васыять иткән булган, әмма икенче ел инде балалары судтан-судка йөри икән. Янәсе, васыятьнамәне язган чакта әтиләре үз-үзен белештерми торган халәттә булган, тик туганнарыннан башка бер генә шаһит та. үз өстенә гөнаһ алып, моны расларга теләми, ди Әтиләрне хөрмәт белән искә алырга кирәк!

Гаяз машинасын керү юлында калдырды. Инде тәмам яктырды, төтен сыман жинел. кардай ак болытлар иртәнге саф күк йөзендә кояшнын беренче нурларыннан эреп югалган йолдызлар урынын алдылар. Чык төште, сулган соры әрем куаклары, ниһаять, зарыгып көтелгән тамчыларга тиенеп, башларын күтәрделәр, эссе кояштан көйгән үлән кыяклары аяк астында калып, җиргә сырыштылар. Шактый зур мәйдан биләгән зиратка ишек төбеннән үк җилпәзә төсле таралган сукмакларга тузан утырмаган иде.

Нури абыйның кабере, башкаларныкы кебек үк, тыйнак кына, тик колхоз тимерлегендә коелган чардуганы кинрәк һәм биегрәк, хикмәтлерәк булганга, калганнарныкына караганда үзгәрәк, ышанычлырак төсле. Чардуган
кара төстәге ялтыравыклы тимер буявы белән буялган. Федор үзенен укытучысы, остазы, каенатасы өчен чын күңеленнән тырышкан. Кабер өстендәге зур гөлчәчәкләр бәйләме шингән,—кайткан көнне Гаяз аларны үзләренен бакчаларыннан алып килгән иде,—шәфкатьсез дала кояшы аларны көйдергән. Ул капканы ачты да кипкән чәчкәләрне читкә алып куйды һәм шунда кабернен баш ягында нечкә генә, әле ныгырга өлгермәсә дә ишле булып сабакка киткән шайтан таягын күреп алды. Шунын ин нәзек, зәгыйфь сабагы күптән түгел—ә бәлки бүген генәдер—чәчәген ачкан. Жирнен соңгы бүләге—шыксыз, әмма яшәү өчен ашкынып торган шайтан таягынын нәфис чәчәге, жай гына тирбәнгәләп, пышылдый төсле: тыныч йокла, Нури Исламов, тырыш эшче, жяр сөрүче...

...Әкрен генә Күлле уянып килә, ишекләр ачылып-ябыла, май күрмәгән капкалар шыгырдап ала. коеларда чиләкләр шалтырый, йоклап калган хатыннар, сөт чиләкләрен тотып, сыерлары янына ашыга, кайбер чатларда инде көтү чыгаралар. Гаяз, тавышланмаска тырышып, ипләп кенә капканы ачты да ишегалдына керде, ойдәгеләрнен иртәнге татлы йокыларыннан бүлмәс өчен, машинаны гаражга куеп тормады Әтиләре үлгәннән соң. алар сыерны бетерделәр—кем печәнен тапсын, карасын, саусын Әнисе бик еш авырый, ә Фәридә үз гомерендә бер тапкыр кулына сөт чиләге тотып карамаган. Нәрсәгә? Сөт эзләп йөрисе юк—райбашкарма комитеты буфетыннан теләсә кайсы вакытта сатып алырга мөмкин

Гаяз, сак кына басып, үз бүлмәсенә үтте Гадәттәгечә, бакча як тәрәзә төбенә кадәр ачык, урын-жир пөхтә итеп түшәлгән, ә карават янындагы тумбочкада сулы графин һәм, төбен өскә каратып, стакан куелган иде Гаяз тиз-тиз генә чишенде дә ятакка чумды, өйдәге тынлык шундук аны йокыга тартты. Ул ничек тиз йоклап киткән булса, шулай тиз уянды да. Бүлмәдә уйнаган нур шәүләләренә карап, үзенен черем итеп кенә алуын чамалады. Агачлар арасында шукланып уйнап йөргән наян жил кәй бакча ягыннан ана кайнап утырган самоварның төтен исен алып килде. Әнисе дөрес әйтәдер: яшь. тиктормас жилкәйләрнен оясы, чыннан да, аларнын бакчаларында—агачлар арасында бугай.

Гаязнын өч-дүрт сәгатьләп кенә вакыты калып бара, шуңа күрә иркәләнеп, уйланып ятарга мөмкинлеге чикле, тиз генә урыныннан сикереп торды. Әнисе, аны күргәч:

—Ә-ә. улым, хәерле иртә,—дип кенә әйтте, әйтерсең, улы белән берни булмаган, тәүлек буе кайдадыр югалып тормаган Ире белән бергә яшәгән чорда тормыш ана ир-атка кирәкмәгән сораулар бирмәскә өйрәтте, кирәк тапсалар—үзләре әйтерләр.

Ишегалдында машина күренмәде, күрәсең. Халияр аны гаражга кертеп куйган. Улы коену бүлмәсенә үткәнче, әнисе сорап өлгерле:

—Сина йомырка тәбәсеме, әллә коймакмы, улым.’

—Тәбә дә. коймак та,—диде ул. елмая төшеп Улының җавабы ананың күңеленә кереп оялаган яшерен борчуны юып төшергәндәй булды

Гаяз, бакта су беткәнче, озаклап юынды, кичәге исемсез елганы, аның тирәли урнашкан колхозларның елга суын, һич жәлләүсез, җирләрен сугару өчен суыртуларын исенә төшерде. Кызганыч иде елга, әгәр кешенен ярдәмен тоймаса, бөтенләй югалыр иде тирә-юнендәге чишмәләрне чистартып тормасалар, үзенә су жыя алмас иде. Әгәр дә шушындый елгалар кибә калса, моңа кадәр тирә-яктагы казак һәм татар авылларын туйдырып килгән, кайчандыр бик көчле-куәтле саналып та. елдан-ел хатсехтәнә барган Урал- атакай да юкка чыгар иде.

Иртәнге аш вакытында әнисе, ашыгып, бугала-бугала, сорап калырга ашыкты:

—Гаяз улым, ял итәсе көннәрең аз калып бара, ә син үз эшләрен белән бөтенләй кызыксынмыйсын, сеңелләрең борчыла, теге ..ничек әйтергә дә белмим... Синең нәрсә уйлавыңны беләселәре килә.

—Син нәрсә турында, әни?

—Соң машина, ей турында. Синең белән бу темага беркайчан да сөйләшкәнебез булмады, вакыт га, сәбәп тә табылмады; үзеңдә ни хатларында сорашмадың, ни хәзер кызыксынмыйсын. Мөгаен, сизенәсеңдер, йорт һәм машинаны әтиең сиңа васыять итте бит. Әтиең әйтте; «Улым нәселне дәвам итүче бердәнбер Исламов»,—диде; үзен беләсең, аның өчен ин мөһим нәрсә булды ул, ә кызлардан зарланырлык түгел, аларны бик яратты. Һәммәсен кияүгә бирде, төзеште, аякларына басарга ярдәм итте. Ә барыбер варис дип сине санады. Тик сеңелләрен сиңа машина да җитә дип хәл кылдылар. Мин тегеләй дә, болай да башлап карадым, әтиегез сүзенә каршы килеп булмый дидем, ә алар, әйтерсең лә чит-ятлар, өй күпме тора икән дип исәплиләр- чутлыйлар. Бөтенесен әтиеңнең яраткан кызы—Фәридәсе болгата. Мәскәүдә укыган чагында иркенгә өйрәнде—һәммәсен биреп тордык, менә хәзер шуны куа. Күрәм мин: Федор белән Алексей газапланалар, синең күзенә туры карарга кыенсыналар. Хатыннарын тыймакчы булалар, болай яхшы түгел диләр. Әнә Фәридә, Халияр икесе бергә Гөлфия белән Әлфияне шулкадәр оста котырталар, кайда өйрәгәннәр диген, бик яшьләр бит әле.—Әнисе бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен яшереп кенә яулык чите белән сөртеп алды —Аллага шөкер, әле ярый әтиең бу хәлләрне күрми дип куанам, болай буласын ул уена да китермәде,—дип, авыр сулап куйды әнисе.

—Өйне сатмакчы булалар диген?—Әллә сорау бирде, әллә үзалдына сөйләнде Гаяз. Аштан күңеле кайтты.—Чит-ят кешеләр яшәсен, чит оныклар тусын диләрме,—дип дәвам итте ул, өстәл артыннан кузгалып.— Нәрсә, безнең өй Иванов йә Вәлиевларныкы, яисә тагын кемнәрнекедер булсынмы? Борын-борыннан йорт үз хуҗасының исемен йөрткән! Әти бит аны чит абзыйлар, зур табыш-файдалар өчен төземәгән.

—Син болар турында мина түгел, сеңелләренә сөйләсән иде, бәлки исләренә килерләр, әтиең исемен жәлләрләр иде. Авылнын һәр почмагында Исламовлар исемен төрләндерәчәкләр, картлык көнемдә мина шул хурлык кына җитми иде.

— Юк, барып чыкмас!—Гаяз әнисенен калтыраган җилкәсеннән кочты.—Өй, синен әйтүенә караганда, минеке санала, шулай булгач, мин аны беркайчан да сатмаячакмын. Менә бу йорт—әтинен төп эш-шөгыле, мин аны яна гына аңладым, ул безнең барыбыз өчен—хәзерге һәм булачак Исламовлар өчен бу дөньяда сыеныр урын булыр, дип фикер йөрткәндер дип уйлыйм —Озак кына тынып торганнан соң, әнисенәме, әллә инде үзенәме төбәп, тикшерелергә тиеш түгеллеген аңлаткан карар кабул иткәндәй ныклык белән:

—Бер көнлек, бер минутлык файда өчен генә яшәргә ярамый, күңелгә ошап җитмәсә дә, кемдер жаваплылыкны үз өстенә алырга тиештер бит. Ә сенелкәшләргә килгәндә... Әнә машинаны алсыннар. Безнең ишегалдында машина аз булмады, әмма алар әтинен күнеленә ятмады. Бәлки алар шуннан соң басылырлар һәм аңларлар: мине монда ач күзлелек, нәфес кайтармады.

—Син әллә бөтенләйгә кайтырга уйладынмы, улым?—дигән ышаныч белән сорады әнисе.

—Белмим әле, әни. Һәрхәлдә, әлегә кадәр бу турыда уйлаганым булмады.

—Ул чагында нәрсәгә сиңа өй, әнә машинаны ал. Син әле яшь, андый зур шәһәрдә сина машина кирәгер, хәзер бик кыйммәт тә йөри диләр Бу
машинаны күреп, барысы да һуштан язарлар иде.

—Әни. син мине дөрес анламадын. Машина да, өй дә кирәк түгел миңа. Әмма өинен язмышын мина хәл итәргә туры килә икән инде, аны үзебсзнен гаиләбезгә калдырам. Әти өчен бит анда мин яшимме, әллә берәр оныгымы—анысы мөһим булмаган. Бу нигездә аның нәселе дәвам итәргә тиеш. Кайтырмынмы мин? Белмим.Тик безнең өйдә Исламовларнын оныклары яшәргә тиеш. Әгәр Фәридә белән Халияр китәләр икән, зинһар өчен, әни. өйне ялгыз калдырма, үз янына берәр өйдәш керт: кызлармы, берәр укытучымы, йә булмаса практикага килгәннәрнеме. Син өйдә булганда, мин тыныч булырмын һәм тәрәзәләре бакчага караган бүлмәм һәрвакыт мине көтеп торуын белермен.

  • Мин бөтенләй буталып беттем, улым, сиңа әтиеңнән бернәрсә дә калмаганмы, әллә кирәк түгелме’ Машинадан баш тартасынмы.’ Хәтта саткан акчадан тиешле өлештән дә? Ничек аңларга сезне, балалар, берегезгә барысын да тоттыр—каршы килми, ә икенчегезгә берни кирәкми Әй улым, йөрәгем сизә, тормышында нидер бар. нәрсәдер эчтән кимерә сине, шуңа күрә машина да. акча да сөендерми. Һай. әтиен исән булса!

«Әти. мөгаен, мина иң мөһимен тапшырырга теләр иде йорт өчен, нәсел- ыру. синен өчен ,әни, сенелкәшләр. җир, киләчәк өчен җаваплылыкмы, тик хәзергә мона минем көчем җитәрлек түгел икән. » Ул моны кычкырып әйтмәде, әмма ишеттерерлек итеп әйткәне аяктан егарлык иде:

—Әни, мин бүген китәм.

Әнисе чәйнеген кулыннан төшереп җибәрә язды

—Ничек бүген, дүшәмбе көннеме? Сенелкәшләрен белән хушлашмыйча?— дип каушап калды ул, улын ничек кенә тоткарларга белмичә —Берәү дә дүшәмбе көнне юлга чыкмый, ул кон уңышлы булмый—шундый ырым бар,—дисә дә, үз сүзләренең ышандырырлык көчкә ия булуына ышанып житмәде.

Тик Гаязы ул ягы белән әтисенә охшаган, әйттеме—бетте, кире чигенми «Исламовлар бар да шундый».—дип кабатларга ярата иде Нури абый, һәм менә шушы минутларда әнисе аны бик ачык тоемлады

—Ә мин инглизләрчә китәм,—дип шаяртырга маташты Гаяз, әнисен борчулы уйлардан арындырырга теләп.

  • Ничек инде инглизләрчә?—Аптырап калган әнисе кабатлап сорады —Саубуллашмыйча. Тотам да сиздерми генә китеп барам Аларда шулай

кабул ителгән...

—Аларда бәлки шулайдыр да. ә менә минемчә, бу—кешеләрчә түгел Бүреләр генә шулай эшли.—дип үпкәләде әнисе

—Беләсеңме.’бары тик ирләр генә кичектерми башкарырга тиешле эшләр була, син мине аңларга тиеш, әни

Әнисе жавап бирмәде, улының нияте белән килешеп, юлга хәстәрләү өчен, өйгә кереп китте, ана шулай күп тапкырлар, еш кына көтмәгәндә, ирен юлга озатырга туры килә иде

Гаяз да үз бүлмәсенә кереп, әйберләрен тутыра башлады Чемоданны ишек төбенә куйгач, күзенә диванда яткан төргәк чалынды, аны әнисе өченчекөн биргән иде. Ә ул төргәк турында бетештәй оныткан

Сүс бау бетән аркылы-торкылы бәйләнгән төргәк шактый күләмле һәм авыр күренә. «Бу өйдән мина, бәхәссез, шушы тиештер.-дип уйлады ул. гөргәкне юл сумкасына сала-сала -Ни өчен әни бу хатларны, фотографияләрне мина бирде икән, бәлки нәрсәдер әйтергә, нәрсәнедер искә төшерергә теләведер’ Кинәт жавап рәвешендә башында бер уи чагылып үтте. «Озын-озак юлда яхшылап уйлап карарга булыр»

Юлга кузгалганчы, хәйран вакыты бар иде, һәм ул Куллене урап
кайтырга, дөресрәге—анын белән саубуллашырга теләде. Тагын кайчан кайта ала? Бу сорауга Гаяз үзе дә җавап бирә алмады.

Шактый озак йөрде ул: су буена төште, бушап калган иске мәктәпне әйләнеп чыкты, Натальялар йорты яныннан узды, тик биек койма аша үрелеп карарга тәвәккәллеге җитмәде—сирень әле дә исән микән?

Өйгә әйләнеп кайтканда, ишегалдында янәдән өстәл әзерләнгән, тик көндәлек ашъяулык урынына яхшылап крахмалланган ап-ак эскәтер җәелгән иде. Әнисенен өстәлгә самовар куеп маташкан мәле.

—Әйдә, улым, юл унаена чәй эчеп алыйк,—диде ул, сагышлы итеп. Гаяз әнисен жәлләп куйды.

Әңгәмә барып чыкмады, һәркем үзенекен уйлады.

—Вакыт,—дип, Гаяз өстәл артыннан торды.—Әле билет та аласым бар...—Һәм, әйбер-карасын алырга дип, өйгә кереп китте.

Станциягә кадәр ул туктый-туктый барды, читтән аның әйберләре бик авыр кебек күренгәндер, әмма сәбәп анда түгел: һәр тукталган саен, ул өйләренә борылып карады, авылдан ераклаша барса да, зәңгәр чыршы— әтисенең яратып үстергән агачы аермачык күренеп тора иде...

  1. бүлек

Күлле янындагы тимер юлда төзәтү эшләре башланганга, поездлар чикләнгән тизлек белән барырга мәҗбүрләр. Гаяз әйберләрен буш купенын диванына ташлады да коридорга чыгып, бик озак ачык тәрәзә каршында басып торды. Поезд хушлашу минутларын юри озакка суза төсле: каршы килә торган составны светофор янында сабыр гына көтеп ала. аннары ашыкмый гына кузгала да йөрешен кызулатканнан-кызулата бара. Гаяз каршыннан басулар, юллар, агачлыклар, ерымнар, калкулыклар йөгереп узды... Монда, бу иксез-чиксез басуларда, әтисе белән шактый еллар ашлык урдылар, шуңа горизонткача сузылган икмәк кырларын яхшы хәтерли ул. Күзен дә алмый карап бара торгач, соңгы көннәрдә беренче тапкыр аның башына яңа уй-фикерләр килде.

Әгәр Күлледә калган булса, анын тормышы ничек корылган булыр иде икән? Ул бәхетле булыр идеме? Әгәр Гаяз ышанычлы терәк булып, өметләрен аклаган булса, әтисе озаграк яшәр идеме? Ә сенелкәшләре? Алар аны, ул аларны яратыр идеме? Үзенең Күллесенә—туган җиренә ул ни бирер, нинди эзләр калдырыр иде? Башка яшьтәшләре кебек жан-фәрманга чит-ят җирләргә ашкынып һәм бөтенләйгә югалмавына көенер иде микән? Үзенен фамилиясен яңгыратыр идеме, әллә Нури Исламовнын улы гына булып калыр идеме?

Менә никадәр сораулар казып чыгарды поезднын әкренәюе һәм тәрәзәдән йөзеп үткән туган як, туган туфрак... Хәтерендә газап чиккән кем тарафыннандыр язылган юллар янарды :

Нәрсә алып килде ана ят ераклык?

Ни бирде йөрәккә меңнәрчә чакрым?

Гаяз купесына керде, сумкасыннан спорт костюмы—юлда кию өчен пижаманың хәзерге заман варианты—чыгарды, күзенә кабат әнисе биргән төргәк чалынды. Бераз икеләнеп торганнан соң, аны сумкадан алып, өстәлгә куйды. Вагон, инәдән-җептән генә чыккан төсле, өр-яңа иде; бу аның, мөгаен, беренче мәртәбә юлга кузгалуы булгандыр. Ачык яшел тышлы диван һәм өстәл, анын янына жайлы кәнәфи куелган ике кешелек иркен купе, үзенә жәлеп итеп, тыныч сәфәр вәгъдә итә, тавышсыз гына кондиционер эшләп тора, тавыш көчәйткечтән әкрен генә көй агыла. «Бар уңайлыклар
да бар,—дип көлемсерәде Гаяз.—әз генә күнел дә күтәренке булса. «Жиләс купеда нихәтле уңайлы тоелса да. аны кабат коридорга—тәрәзә янына тартты

Актүбәне үттеләр, һәм ашлыгы урып алынган тигез казакъ далалары башланды Кем өчендер алар—бертөрле, төссез картина. «Даланы күрә белү һәм аңлау өчен, димәк, ярату өчен дә. анда туарга кирәк-.—дигән иде кайчандыр менә шулай юлда, поездда очраклы юлдаш—ниндидер карт казакъ

Ул салкынча буш коридорда төштән сон эссе капкан даланы—бу сәгатьләрдә анда кеше калмый—күзәтеп бик озак басып торды: бар тереклек үзләрен челләдән коткарачак төнне көтеп тынып, катып калган Ташкент турында, ялдан вакытыннан алда әйләнеп кайтуы турында, калган көннәрне ничек үткәрү һәм аны өендә нинди кичектергесез эшләр көтүе хакында уйланасы килде. Даша ничек икән, ул ана үзенен китәсен бөтенләй дә әйтмәгән иде бит Шунда, тәрәзә янында басып торганда. Закирхан әкәгә бүләк алмавын абайлады, һәм бу анын күңелен төшерде. Ләкин бу уйлар сүлпән, таркау иде. Гаяз уйларының һаман теге өстәл өстендә яткан төргәккә килеп бәйләнүен анлап алды

«Юлда бер шөгыль булыр»,—дип уйлады, сүз уңаенда гына хәл иткәндәй, ләкин бу битарафлык күз буяу өчен генә, уйлар тагын да ныграк төргәк тирәсендә әйләнде, һәм ул купега керергә мәжбүр булды

Кулына алып, игътибар белән карагач. Гаяз төргәкнен инде бик күптән, адрес иясенә тиз генә барып җитәсенә исәп тотмый төрелгәнен анлалы Бу аны беркадәр тынычландырды. Нигәдер, әнисе төргәкне Гаязнын бу кайтуында бәйләгәндер дә нидер әйтергә йә исенә төшерергә теләгәндер, дип белгән иде. Бавы бик иске, тузган, төеннәре чияләнгән—ансат кына чишәрмен димә. Кулына пычак алырга туры килде. Пычакнын үтмәсләнгән йөзе белән кисәк кенә сызып җибәрүгә, төргәк кулдан ычкынып китте дә ачык яшел тышлы диванга фотографияләр, открыткалар, язмалар, телеграммалар, хатлар сибелде

Ул каушавыннан кайсына тотынырга белмичә торды

• Мин шунын кадәрле яздым микәнни0» дигән уй чагылып узды башыннан Хатлар арасында ана язылганнары да бар. хәтта берничәсе ачылмаган да Конвертлар, төрле төстәге кәгазьләр, моһер. төссезләнгән язу карасы—боларнын барысына да вакыт үзенен эзен салган, диванда чәчелеп яткан шушы кәгазьләрдә—анын яшьлеге, өметләре.

«Менә ул минем гомер юлым, яхшырак күрсәтү өчен купайтылмаган. ничек бар. шулай теркәп куелган.»-дип уйлады Гаяз. Хатлар һәм фотографияләрне системага салырга, йә булмаса хронологик тәртипкә китерергә тырышып маташмады. Инде үзеннен үткән гомереңне актара башлагансың икән. —әле барысы да алда, «утыз яшьтә беренче орден алырга».-дип йөргән вакытларда тирәнрәк казыну комачаулык итмәс

Бер хат. очып, читкәрәк барып төшкән, адреслы ягы аста калган Беренче итеп Гаяз шуңа үрелде.

«Исәнмесез, кадерле әти. әни һәм минем сөекле сенелкәшләрем • Хат шулай башланган, бик тырышып, яхшы-ул чакларда әйткәнчә-шома ялтыравыклы кәгазьгә язылган

«Чыгарылыш кичәсе, диплом тапшырулар турында мин җентекләп язган идем инде. Омскидан язган ул хатымны алгансыздыр дип ышанам Ә бу хатымны эшкә билгеләнгән шәһәрдән жибәрәм Инженер булып эшләячәкмен Әти. ишетәеенме. ин-же-нер булып! Син бит шунын каләрле Гаяз Исламовнын инженерлыкка укуын теләгән илен, шулай ла. эти. мин һәрвакыт синен тәҗрибә белән тупланган белеменә, синен алтын кулларына
кызыктым һәм кызыгам. Шуны әйтәсем килә: институт тәмамласам да, барыбер алган белем белән эш арасында бик зур аерма күрәм. Мин моны практика үткәндә анладым. Әллә практиканың барысын да сон чиккәчә гадиләштереп, ансатлаштырып, кешелек туплаган белемне читләтеп үтәсе килә, әллә гыйлем тормыштан аерылып үзе генә яшиме, әмма фән һәм җитештерү арасында бердәмлекне сизмим. Бу мина комачаулар дип куркам, чөнки мин ничек кирәк алай эшләргә җыенмыйм Шунын кадәр укып, кызыл диплом алуым нәрсәгә кирәк сон ул чакта?

Әйе, сүз уңаенда, минем ул кызыл дипломым сездән башка, хәер, тагын Наталья бар икән әле, беркемдә дә ни соклану, ни гаҗәпләнү уятмады бугай. Киресенчә түгел микән әле? Кадрлар бүлегендәге хатын мине һәм курсташым Юра Силкинны эшкә алганда, дипломымны күреп төрттерми калмады: «Башлы, димәк». Баш инженер да, безнен белән әнгәмә корганда, ничектер миңа сәер итеп карап-карап алды да ахырдан әйтеп куйды: «Кемнең белеме ничек, алда күрербез». Хәзер мин сизенәм: сәбәп чыкса да. чыкмаса да мина имтихан оештырачаклар, кечкенә генә ялгышлык, хата да күз уныннан ычкынмас. Тик сез борчылмагыз, монда төзелеш өстендә төзелеш, өч трест, дистәләгән СМУ—минем кызыл дипломым белән дә эш табылыр, югалмам. Торыр урын бирделәр—аерым бүлмә: тулай торак үзе дә, бүлмәдәге җиһазлар да өр-яңа, хәтта радиоалгыч белән көй уйнаткыч та бар. Шулай да курсташым Силкиннын эше уңышлырак булып чыкты. Безне бер трестка билгеләделәр.

Шулай итеп. Силкин турында: ул инде өйләнгән, искиткеч сөйкемле игезәкләре бар, шуңа күрә гаилә белән нишләргә, кайда торырга дип бик борчылды. Ә ана шунда ук фатир бирделәр, хәтта сайлап алырга тәкъдим иттеләр: ике бүлмәле кирәкме, әллә өчлеме? Бик шатланды Юра, инде гаиләсен көтә. Гомумән алганда, «Зәркәнт төзелеше» тресты нык, таза: комбинат һәм шәһәрне берьюлы төзи, киләчәктә фатир белән проблема булмас дип уйлыйм. Күчеп килү өчен, юл акчалары, прорабның хезмәт хакын—йөз кырык сум—, тәүлекләп түләнә торган акчаларны бирделәр, шуна күрә кесәм буш түгел. Әле прорабларга хезмәт хакыннан тыш төрле премияләр, өстәмәләр түлиләр дип сөйләшәләр, акча мулдан булачак. Кайбер кышкы киемнәр һәм костюм алам да сезгә җибәрә башлармын, өй салганда кирәге чыгар.

Алдагы хатымда эшем турында, шәһәр турында язармын.

Сау булыгыз, барыгызны да кочып, үбеп, сезнен улыгыз һәм абыегыз Гаяз.

Әйтергә онытканмын, чын язу өстәле артында утырам. Уңайлы, матур, тоткалары бакырдан.»

«Күнелле вакытлар, язу өстәленә дә, казнаның ялтыратылган җиһазына да куанган, сокланган чаклар»,—дип уйлады Гаяз һәм елмаеп куйды.

Тәрәзәдән шуышып калган берүк картина, җайлы урын, өй ризыгы тутырылган букча, диван өсте тулы хатлар өеме, һәрберсе, тылсымлы вакыт машинасы шикелле, сине үткәнеңә кайтара ала—тик кулыңны гына суз...

Дала эңгер-менгере калын пыялалар аша үтеп, купега керде дә почмакларга посты. Гаяз ут яндырды. Хатлар өеме астында зур гына фотографиянең почмагы күренеп калган. Исламов аны, мәктәптә чыгарылыш кичәсендә төшерелгән сурәт дип уйлап, кулына алды. Кемне күрергә теләде ул—үзенме, Натальяны, әллә күптән онытылган классташларынмы? Тик ялгышты, бу—ул рәсем булып чыкмады. Монысы—башка. Профессиональ кул белән эшләнгән бу фоторәсем үз вакытында шактый гәҗитләрдә урын алган иде. Фотода— СССР чемпионатының «Б» классы буенча бишенче зона чемпионы »Металлург» футбол командасы. Кайчандыр шундый төркемнәргә
бүленеш тә бар иде. Ун яктагы аскы почмакка, кыйгачлап, ачык матур почерк белән . «Гаяз Исламовка—якын дустыбыз. «Металлург*нын беренче жанатарына—безнен жинүебез. яшьлегебез истәлеге» дип язылган, һәм язмадан сон команда капитаны Джумбер Джешкарианинын юан кызыл карандаш белән сырлаган имзасы тора. Гаяз фоторәсемнең икенче ягын әйләндерде, анда—футболчыларнын төрле төс белән чуарлаган култамгалары. Фотография, көтеп алынган ике очко «Металлургов ы көндәшеннән өстен чыгарып, уен тәмамланганнан сон төшерелгән. Чәч юлы пөхтә итеп ачылган, футболкасы жентекләп кыстырылган Джумбер, елмаеп, беренче рәткә чүгәләгән, аяклары янында торган кубокны кулы белән жинелчә генә эләктергән, ә янәшәсендә—бәхеттән балкыган командасы.

Еллар узу белән, безнен зәвыклар, мавыгулар, гадәтләр ничек үзгәрәләр! Әгәр берәрсе, кайчан да булса Гаяз Исламовнын уеннан күнеле кайтып, футболга йөрми башлар, дип фараз иткән булса, көлкегә алган булырлар иде. Хәер, андый кеше табылмас та иде. Балалар тизәйткечен төнлә уятып сораганда да һич тотлыкмый әйтеп чыга алган шикелле. ул—төп состав турында уйлыйсы да юк—«А» төркеменең теләсә кайсы командасындагы бер уенда ике туп керткән уенчысын атап бирә иде. Кайвакытларда кышын (югыйсә.футбол турында сүз дә булырга мөмкин түгел) ана тон уртасында репортаж тапшыралар күк тоела. Караваты янында тумбочкадан «Спидола» транзисторын эләктереп.—ул вакытларда яна гына күренә башлаган һәм бик сирәк очрый торган әйбер—көйләгечнең тоткасын әйләндерә башлый: трибунадагы шау-шуны, очып барган каты туп тавышын, судья сыбызгысының чырылдавын ачык ишеткән кебек була иде.

Сугыштан сонгы балачак елларында Гаяз берчакны кара тәлинкәле тавыш көчәйткечтән бик кызу сөйләүче Синявскийнын өзек-төтек сүзләрен ишетеп калды һәм менә шул көннән бирле бу уенга тугрылыклы жанатарлар исемлегендә инде. Синявскиины аерым-аерым тыңламыйлар Гаяз әле дә хәтерли, зур уен көннәрендә Күлленен өлкәнрәк малайлары теленнән Бобров. Хомич. Пайчадзе исемнәре төшми иде Алар алдан ук сүз куешалар: репортажны кайда, кемнәрдә тыңларга. Кара тәлинкә урам якка чыгарып куела, компания шактый алдан өй эргәсенә тезелеп, уенның башланганын көтеп, фикер алыша тора. Кечерәкләр әүвәл читтәрәк чуалалар, чөнки зурракларның куып жибәрәселәрен беләләр, шуна күрә репортаж башланганын, тагын да ышанычлырагы —команданың көчле һежүмгә күчкәнен көтеп торалар да төркемгә елышалар—ул чакта берәүнен дә берәүдә эше калмый. Жиде яшьлекләр тынлап кына футболда нәрсә аңлаганнардыр инде, әмма комментаторның тавышына, рухи күтәренкелегенә сокланып, өлкәннәрнең, абруйлы егетләрнең самими игътибарына сихерләнеп, әгәр яраткан «Спартак»лары җиңелә калса, зурлардан муен тамырына эләгәсен белә торып, ике тайм буенча шым гына басып торалар

Гаяз Глориягә дә футбол авыруы йоктырды Глория күп нәрсәләр белән мавыга иде. шул исәптән футболга да мөкиббән кызда ул үзенә фикердәш тапты Кыз анын белән бергә, йә булмаса «Металлург» белән Ташкентка«Пахтакор» уеннарына барырга бик яратты, анда ул чакларда данлыклы Краснинкий. Стадник. Абдураимовлар Нинди көчле жанатар иде ул! Моны үз күхзәрен белән күрергә, үз колакларын белән ишетер!ә кирәк! Юк-юк. ул сикереп тормады, гамагы карлыкканчы кычкырмады, сызгырмады—тик ун минуттан анын янындагылар электрланган кебек булалар иде Андагы үзгәреш башкаларга да йога, анын үткер, тапкыр сүзләренә колак салалар иде. Сизгерлегенә исен китәрлек, уен барышындагы нервлы киеренкелекне бик тиз чамалап аза. шуна күрә нәтижә чыгарганда сирәк ялгыша. Дуслары уйнаган «Металлург» командасының жинүләренә
ихластан сөенә, әгәр үзләрендә йә Зәркәнттә жинелә калсалар, бик нык көенә иде. Шундый уеннардан сон, юеш. пычранган һәм ачулы Джумбернын, чишенү бүлмәсендә Гаязны күргәч, ярсулы күзләре аз гына җылынып китә һәм ана: «Гия ( командада нигәдер аны грузинчага охшатып шулай атыйлар иде), зинһар. Глорияне тизрәк алып кит. шундый хурлыклы уеннан сон анын күзләренә карарга оят»,—ди торган иде.

Һәрбер җиңүне ничек горур, бәхетле кичерәләр иде, һәр уенчы алар утырган трибуна яныннан (анда аларнын даими урыннары бар) үткәндә, гладиатор үз корбанын аяк астына китереп салган шикелле. Глориягә җиңеп алынган кыйммәтле әйберне тапшырган кебек куаналар, кыз да аларны буш калдырмый: үзенең сөйкемле елмаюын бүләк итә, алар белән бергә шатлана. Команда читтәге уеннардан җиңелеп кайткан очракларда, Джумбер, Глориянен шелтәләрен тыңлаганнан сон:

—Глория, без анда кем өчен җиник, безнен талисман син бит. Ир-егеткә бүләк итәр кешесе булмаганда җиңү нигә...—дип шаярта иде.

Гаяз еракта калган теге аяз, якты көзге көнне ( язгы көнгә охшаса да таулардан инде кыш исе килә иде) бик яхшы хәтерли. Глория белән икесен көчләп диярлек фотога төшәргә кыстадылар, әмма кыз бирешмәде.

—Бу сезнең җиңү, егетләр,—диде ул, дулкынлануын һәм күз яшьләрен көч-хәл белән тыеп, аларнын юеш. пычрак битләреннән үпте, үзе ак күлмәгенең Джумбернын җиңү өчен барын да биргән футболкасына охшап калуын сизмәде дә.

Гаязны Глория белән футбол, дөресрәге, Джумбер таныштырды, хәер, ничек әйтсәң дә дөрес булыр иде.

Кеше хәтере гажәеп искитмәле: кайбер нәрсәләрне без төс-буяулары, шау-шу, тавыш, исе белән хәтерлибез, һәм, бераз вакыт узып, үткәннәргә күз салсаң—шаккатасың: син боларын теге вакытта бөтенләй искәрмәгәнсең икән бит.

Зәркәнт. . Шәһәрнең исемендә Гаязга гына аңлаешлы ниндидер көй бар шикелле. Һәр кешенең күңеленә якын шәһәре була: исемен генә исенә төшергәндә дә сискәндереп җибәрә һәм эчендә нәрсәдер шарт итеп өзелгән күк тоела, күз ачып йомган ара да үтми, рәхәт итеп баш әйләнә башлый. Шәһәр төрлечә булырга мөмкин: зурмы яки кечкенәме, искеме йә янамы, данлыклы, танылганмы яисә тавыш-тынсыз тыныч кынамы—эш анда түгел, ул синең үзеннеке, йөрәгеңнең бер кисәге булырга тиеш. Синең соңгы көннәрен, йөрәгеңнең ахырдан истәлекләрдән өзгәләнмәвен теләсәң, нәкъ менә шул шәһәрдә узарга тиеш. Монда синең яшьлегеңне, уңышларыңны хәтерләгән хет бер тере җан иясе булырга, сина беркөнне очрап: «Ай-яй, син бөркет идең, ә синен йөргән кызын... Хәзер андыйлар юк»,—дияргә мөмкин.

Кемдер, бәлки, ышаныр-ышанмас елмаер—Зәркәнт? Менә сина зәвык! Ул шәһәргә торак алмаштыру белешмәләрендә дә югары бәя куелмый бит? Хәер, ник анлатып, акланып маташырга? Гади генә итеп әйткәндә, анда яшәсә дә, бу анын шәһәре түгел. Мондый кешеләр жәл, чөнки алар жирсез-йортсыз кешеләргә тин. Азиянен эссе каплаган күгенә йөк күтәрү манаралары терәлгән, Зәркәнтнен ул вакытта көн-төн төзелгән мәле, кичтән булмаган әйбернең иртәнгә калкып чыккан чагы.

Гаяз килгәндә, шәһәрдә беркадәр урыннар билгеләнгән иде инде. Үзәктә, табигый калкулыкта, төп урамнан аз гына читгәрәк кечерәк кенә бакчасы һәм фонтаны белән мәһабәт «Космос» кинотеатры утыра. Бу урын шәһәр кешеләре арасында кин танылды, кала үсеп, башка шундый үзенчәлекле җирләр күренгәнче, озак еллар күрешү урыны булып торды. Шулай да Зәркәнтнен ин зур мактанычы—стадион иде. Спорт мәйданчыгы өчен
үзәккә якын гына урнашкан паркта уңайлы урын бирелгән.

Ун мен кешегә исәпләп, уйлап проектлаштырылган, күз явын алырлык уңышлы төзелгән бу стадион үзенен кышкы спорт заллары, йөзү спорты сарае белән бик күпләрне үзенә тартып тора Металлургларның үзбәк шәһәрендәге (каланы әле төзисе дә төзисе) шушы зур булмаган стадионы үзәк матбугатта еш телгә алынды. Эш менә нәрсәдә: ил күләмендә бу—узыш юллары булган өченче стадион, һәм иртә яздан Зәркәнткә иң атаклы узышчылар—күпчелеге Уфадан—җыйнала. Һәр якшәмбедә ярышлар: кайсы гына исемгә күз салма, йә күп тапкырлар дөнья чемпионы, күп тапкырлар Европа чемпионы, күп тапкырлар СССР чемпионы, һәр фамилия алдында һәрбер спортчы өчен изге булган өч хәреф тора: а.с.м —атказанган спорт мастеры. Андый белдерүләр белән җанатарларны һәм зур башкалаларны сирәк узындыралар. Дөньяга танылган Габдрахман Кадыйровнын кызыл шарфы Зәркәнт җилләрендә бер яз гына җилфердәмәгәндер.Сонгы. хәлиткеч узышта Игорь Плеханов. Борис Самородов. Габдрахман Кадыйров һәм ярышларның лидерлары белән финалга чыккан кайсыдыр дүртенче спортчы очрашкач, стадионда ниләр булганын күз алдына китерүе дә кыен Әмма ин осталар бер басмадан артыкка юл куймыйлар, башкача бүленеш шаккатыргыч хәл санала иде. Дүртенчегә күбрәк инде берничә мәртәбә китеп, янәдән узышу юлына кире кайткан өлкәнәеп баручы танылган Фәрит Шәйнуров, йә әле бик яшь, артык чая. мотоциклын атны үрә катырган кебек күтәргән Чика—Зәркәнттә Юрий Чекрановны яратып шулай атыйлар иде—чыга. Гадәттә җиңүче булып Борис Самородов кала.

Зифа буйлы, яшь кызлар төсле оялчан Габдрахман Кадыйров. үзенен мәшһүр шарфын сүтә-сүтә. жанатарлары каршында гаепле елмаеп аклана— килеп чыкмады Алай да икенче урыннан төшкәне булмады, әле анысын да еш кына фотофиниш аша тәгаенлиләр иде

«Сабыр итегез, кышын мин сезне унайсыз хәлгә куймам».—дип өметләндерде кумир һәм кызларның кулъяулыкларын читкә этәрде Көек исен хуш исле яулык белән генә бетереп булмый. «Куышкан» вакытларында спидвейда, боз өстендәге узышларда ана тиңнәр табылмалы, ул беркемгә баш бирми җиде тапкыр дөнья чемпионы, унике тапкыр СССР чемпионы булды һәм спидвей короленен кызыл шарфын Европа башкалаларының боз мәйданнарында бик озак искә алдылар әле.

Сонрак Глория Гаязга болай дигән иде: «Яна төзелгән Яшьләр сарае фойесында зур диварны «Мотоииклетга узышучылар» дигән мозаик панно бизәвен телим, тик узышучыларның йөзләре абстракт түгел, ә тормыштагыча беренче юлдагы борылышка омтылучы Самородов—Кадыйров—Плеханов, уртада, әлбәттә, үзенен онытылмас кызыл шарфын җилфердәтеп Габрахман ясалсын иде.»

Яшь шәһәрнең кумир.зары спортчылар булуына гаҗәпләнерлекмени? Нәрсә ул узышучылар! Алар мираж шикелле, күннән тегелгән комбинезоннары һәм танылган фирмаларның акылга сыймаслык бизәкләр белән чуарланган шлемнарыннан купшыланып, җилдәй җитез үтеп китәләр—йөзләрен дә күреп өлгермисен,—һәм көннәрдән бер көнне, вакытларын җанатарларына караганда күбрәк бүлгән бәһасез машиналарын төяп, үзләреннән сон стадионда аерым бер тәмле ис һәм төтен калдырып, китеп тә баралар.

Чын кумирлар алар—футболчылар!..

Глория Гаяз анын фотосын эзләргә тотынмакчы иде. шунда ук кире уйлады. Нигә, әгәр теләсә, ул болай да аны күз алдына китереп бастыра ала Уйларының Глориягә күчүе белән, купеда язгы Зәркәнт җилләре исеп киткән кебек тоелды, җилләр анда бөтенләй үзгә, чөнки Зәркәнт өч яктан таулар белән уратылган, бары тик Ахангаран һәм Ташкентка гына
кин, иркен дала чыга. Тауларда бадам һәм чикләвек агачлары ал төскә кереп чәчәккә күмелеп утыралар, зур мәйданны биләгән карт алмагачлар кар астында калган кебек ап-акка төренгәннәр, бадам һәм алмагачлардан аңкыган чәчәк исләренә, тоташ яшәреп килгән таулар исе бергә кушылып, болай да яшь, кайнар башларны тагын да иләсләндереп җибәрә.

Әйе, алар танышканда яз иде. Гаяз инде өлкән прораб. Ул бик ачык хәтерли—шимбә, эш көн иде; әле биш көнлек эш атнасына күчү турында сүзләр генә бара. Идарә начальнигы—стажлы төзүче—шимбәләрен алай шелтәләр бирми, орышмый-тиргәми, монын өчен көн саен һәркем мәҗбүри катнашырга тиешле планеркалар бар. Киңәшмәләр тәмамланганда гына, киереп ачылган тәрәзәләргә төбәлгән мастер һәм прорабларга карап, канәгатьсезлеген (чыраеннан анын ясалма икәне күренеп тора) белдереп ала: «Күрәм, күрәм, яз җиттеме, барыгызнын уенда бер нәрсә—футбол да, ничек әле, ие, спидвей дигәннәре. Барысы да шулар белән шашкан. Ярар, бетте, сез дә йөгерегез».

Ьәм кырык минутлап алдан җибәрә. Сызымчылар шундук, кечкенә малайлар төсле, ишеккә ябырылалар, күз ачып йомганчы, берсе өстенә берсе өелеп тоткарлык ясыйлар, ә кайбер түземсезләре ачык тәрәзә аша сикерә.

Яшьләр яна аякка басып килә торган шәһәрдә, ин төп корылма буларак, стадион төзү идеясен үзләренең кырыс начальниклары күтәреп чыгуын күз алдына да китермиләр. Футболны да ул үз кул астында эшләүче кызу канлы ир-егетләрдән ким яратмый, әмма күпме генә әйләнмә-тулганма—барыбер вакыт җиткереп булмый иде. Кургаш-нинк комбинаты кебек шундый әһәмиятле дәүләт корылмасы төзүне теләсә кемгә ышанып тапшырмыйлар. Начальник ачык тәрәзә янына килде һәм егетләренең маршрут автобусларын да көтми шәһәр ягына бара торган машиналарны аулауларын карап торды. «Әле аларда андый азарт, кызыксыну барында, комбинатны без, һичшиксез, төзиячәкбез»,—диде бушап калган кабинет хуҗасы. Ә бу эш еллар буена сузылачак: башта беренче чиратны төзисе, аннары икенчесен, өченчесен...Теләсә кем унике сәгатьлек эш көненә түзә, һәр көн объект, анда эшләүчеләр өчен жаваплылыкны күтәрә алмый. Әйе, яшьлек еллары хәтерләрендә төзелеш мәйданчыгы белән генә калырга тиеш түгел—ул моны да аңлый иде.

Гаяз үзенен ничек итеп чит-ят СМУ машинасында тулай торакка килүен хәтерли: машина туктар-туктамас сикереп төшеп, күңеле менә бүген анын тормышында ниндидер мөһим, гадәттән тыш вакыйга булырын сизгән кебек, баскыч басмаларын өч атлыйсын бер сикереп, үзе яшәячәк өченче катка очып менгән иде. Яшь вакытта бик гади генә бит ул: коендын, чиста күлмәк, үтүкләнгән костюм киеп көзгегә күз ташладын—нинди тыгыз үткән көннен ару-талулары, аның яше һәм белгечлегенә караганда шактый күп мәшәкать-бурычлар юып алгандай була. Һәр чорнын үз үзенчәлекләре: үз стиле, жаргоны, кумиры, модасы дигәндәй, әгәр Гаяздан яшьлегенә хас берәр үзенчәлекне әйт әле дисәләр, ул уйлап та тормыйча, болай дияр иде: пөхтәлек, төгәллек, тагын да камилрәк булырга омтылу.

Яшь шәһәрдә Тбилиси, Мәскәү, Ташкент футболчыларының яңа мода алып килүчеләр дигән даны чыккан... Ә команда үзенең капитанына— футболга җаны-тәне белән бирелгән, ин яхшы уенчы, әйтеп бетергесез пөхтә. төгәл,тумыштан грузин халкының күркәмлегенә, зәвыгына ия булган кешесенә төбәлгән. Хәзер хәтта халыкара матчларда да сакал-мыегы җиткән, гетры—оеклары салынып төшкән, бөгәрләнеп беткән күлмәкле футболчыны күрү берәүне дә гаҗәпләндерми, чөнки гадәти күренеш; ә менә Джумберныкылар гадәти матчларга да нәни генә пычрак чәчрәгән бутсыдан чыкмады.

Кей уйнаткычны кабызып, киенә башлагач. Гаяз исенә төшерде: бүген кызлар төп корпуснын түшәмнәрен штукатурладылар. Шундый авыр эштән сон. бер уйласан. барысында да «ничек кенә тулай торакка кайтып җитәргә дә урынга аварга » дигән теләк кенәдер кебек. Юк шул. яшьлек барыбер үзенекен итә: көн азагы җиткәндә, кызлар үзләре чыгарган шаян җырга (кушымтасы «О. шимбә! О шимбә!—дип тәмамлана иде) бии-бии эшләделәр.

Тәрәзә артында инде шимбә киче: парктан көй агыла, урам лампалары кабынды, тулай торак әкрен генә бушап калды. Гаяз да ашыкты, анын яратып ял итә торган урыннары бар иде инде, өстәвенә, мото куучылар килгән, иртәгә белдерүләр зур узыш вәгъдә итә. һәм бу күренекле кунакларны кайда очратып буласын ул яхшы белә иде

Алтмышынчы еллар башында яшьләрнең буш вакытын оештыруга зур игътибар бирелә башлады, ә инде Зәркәнт кебек яшь шәһәр тормышына бу һич кенә дә кагылмыйча кала алмый. Яшьләр сарайлары, клублары, спорт сарайлары, бәхет сарайлары, театр-студияләр. яшьләр театрлары, вокал-инструменталь ансамбльләр, яшьләр кафесы—болар бар да хәзер гадәти, көндәлек нәрсәләр, ә бит боларга нигез шул вакытларда салынды Үзенен яшь архитектор, төзүчеләре булган Зәркәнт тә. комсомолларның якшәмбе өмәләрендә эшләп алган акчаларына җәмәгать тәртибендә җәйге яшьләр кафесы төзеде, читтән килгәннәрне анын архитектурасы, интерьеры сокландырды, тан калдырды. Менә шул Яшьләр кафесы—«Энҗе бөртеге»нә якынлашкач. Гаяз уен коралларын көйләгән авазлар ишетте Күз чагылдыргыч утлар белән яктыртылган гаҗәп зур куышлык ерактан ук бәйрәм, уен-көлке вәгъдә итә. Буяулар һәм төс—«Энҗе бөртеге.нен архитектурасын хәл иткәндә катнашкан күп компонентлардан бер-икесе генә. Кафе башта архитектор тарафыннан кин масса өчен —шәһәрдә тулай торак остендә тулай торак бит,—һәм җәйге—чөнки Зәркәнтгә тугыз ай буе менә дигән һава торышы—дип уйланылган. Нәрсәгә кешеләрне тимер-бетон читлекләргә, пыяла аквариумнарга куып кертергә, саф һава иснәсеннәр, ял итсеннәр, биесеннәр «Энҗе бөртеге.нен гаять зур куышлыгы кафеның мәрмәр-гранит валчыкларыннан коеп ясалган һәм көзгедәй шомартылган утыру мәйданының өчтән берен дә капламый Бу мәйдан төрле калынлыктагы яссы бакыр кисәкләре ( суынырга өлгермәгән массага батырылган һәм шомартканнан сон өслегендә үгкен алтын эз калган) белән бүлемнәргә бүлгәләнгән. Һәрбер бүлем билгеле бер төснең кыйпылчыклары белән тулган һәм уртасында шул ук алтын сызыклардан торган гаҗәеп чәчәге бар Явым-төшемле һавада, сирәк-мирәк йә язгы коеп яуган яңгырларда түбәнен капланган өлешенә эләгә алмаган ял итүчеләр үзләрен читкә кагылган дип уйламасыннар өчен, һәр бүлемдә аерым бер урында күз күрмәгән илләрдән кайтартылган шикелле сәер агач «үсеп утыра, һәм аның әкәмәт зур яфраклары калган өстәлләрне дә «саклый -

Гаяз саран гына яктыртылган ишек төбендә туктап калды да өстәлләргә күз салды. Бүген монда анын бик күп танышлары җыелган: СМУ дан eici.up үз зчасниы Ki.iii.ipi.i vhi.i Си ikiiiii .1 кл ь-р hi е зәк ирен карап торырга кеше тапсалар, хатыны белән бер-ике сәгатькә килеп чыгарга ышандырды Кинәт ана кемдер эндәште

-Гия. безнен янга кил -Теге сәер агач астындагы өстәлдән ана «Металлург»нын кырый һөҗүмчеләре Джумбер. Тамаз Антидзе һәм Роберт Гогелия сәламләп кул болгадылар.

Гаяз елмаеп кулын күгәреп салам бирде Якынлаша төшкәч, ул Тамаз каршында Гаязга аркасы белән утырган бер кы зны шәйләп алды Кызнын озын муены үтә нәфис, яклаучысыз сыман тоела, шуна күрә авыр, күз
явын алырлык чәчләре махсус баш артына тыгыз итеп төенләнгән кебек хис калдыра.

—Сез танышмы?—дип сорады Джумбер, Гаязның кызыксынучан карашын тотып.—Алайса,таныш булыгыз, Глория: Гия—безнен дус, шул ук вакытта начальник, мондый хәл тормышта сирәк була.

—Глория.—Кыз баса төште һәм, бераз гына чытлыкланып, тар өстәл аша кулын сузды, ә Гаяз, иелеп, аның нечкә беләзегеннән үпте.

...Теге вакытта Күлледә Наталья белән очрашканда да яз иде. Мөгаен, шул вакытта Наталья, күп еллардан сон ниләр буласын сизенгәндер, бәлки менә шушы кичне һәм карадан киенгән кызны күз алдына китереп, бите буйлап тәгәрәгән яшь тамчыларын яшертен генә сыпырып төшергәндер дә Гаязга истәлеккә сирень чәчкәләре бүләк иткәндер...

—Алайса, сез тренер буласыз, үзегезнекеләрнен буш вакытларын ничек үткәрүләрен карарга кердегезме? Әйтеп бирәм: Тамазның инде бишенче сигареты, менә төпчекләре көл савытында.

—Кара син аны, нинди чибәр, өстәвенә акыллы дип тә әйтәләр, ә үзе гап-гади бер әләкче булып чыкты,—дип бүлдерде аны Тамаз, көлемсерәп, һәм тартмасыннан тагын бер сигарет алды.

—Мин тренер түгел, Глория.

—Джумбер, тагын шаяртуынмы? Син бит Гияне сезнең начальник дидең.

—Нәкъ шулай, кадерлем, безнең баш начальник. Безне туйдыручы...— һәм Джумбер белән Тамаз икесе берьюлы Гаязны кочаклап алдылар.

Үзен инде өчәүләп шаярталар дип уйлап, югалып калган кызны үпкәләтмәс өчен, Гаяз ашыгып аңлатырга кереште:

—Әйе, ниндидер мәгънәдә мин аларнын начальниклары. Гәрчә аларны бик еш күрмәсәм дә: менә кичләрен «Энже бөртеге»ндә йә «Космос»та һәм. билгеле инде, уен кырында очрата алам. Бу һөҗүмчеләргә ай саен хезмәт хакын түләү буенча нарядны мин ябам, менә шушы өч бөркет минем участок эшчеләре булып санала. Джумбер бу айда—алтынчы разрядлы балта остасы, ул—капитан, лидер. Тамаз белән Роберт берәр ранг түбәнрәк—бишенче разрядлы, тупны әзрәк кертәләр.—Һәм калганнар кәефенә яраклашып, Глорияне шаяртуын дәвам итте:—Әгәр дә мәгәр, бүген алар үзләрен тиешле дәрәҗәдә тотмасалар, өстәл артындагы бердәнбер кызга тиешле игътибар бирмәсәләр, мин, һичшиксез, аларнын разрядларын түбән төшерәм. Кесәгә сугу—ин тәэсирле сугу, минем начальнигым шулай уйлый.

—Глория, мин сезнең күзләрегездә яшь күрәм... Курыкмагыз, Гия бик мәрхәмәтле һәм бик тә футбол ярата, андый адымга бармас...

Джумбернын шаяртуыннан өстәл янындагылар дәррәү көлеп җибәрделәр.

Аз сүзле Роберт, Джумберның аркасына ышыкланып, официантка ниндидер ишарәләр ясады, һәм тегесе озакламый зур савыт белән куе кызыл төче чия китереп куйды.

—Сез төзүче, алайса?—дип сорады кыз, нигәдер куанып.

—Әйе, өлкән прораб.

—Ә без сезнең белән өлешчә коллегалар, мин бит архитектор. Тик мин төзүчеләр белән һаман көрәшәм—тыныч кына берни барып чыкмый. Алар миңа утыз яшендә инфаркт эләктерәчәксең диләр...—Кинәт ул, Тамаз белән урынын алыштырып, Гаяз янәшәсенә утырды һәм хыялга бирелеп дәвам итте:—Әгәр мин шәһәребез өчен гадәти булмаган берәр нәрсә иҗат итсәм, ә сез төзесәгез—ничек шәп булыр иде. Мина калса, сез мине инфарктка җиткермәс идегез, сез мине айлар идегез,—дип, сүзен бөтенләй башкача тәмамлады.

Гаяз кызнын күзләрендә сагыш күрде. Анын башында «сәер кыз* дигән уй чагылып үтте.

—Глория, сине күптәннән хөрмәт итүчеләр алдында андый сүзләр сөйләү—вөҗдансызлык. Ә кинәт Гия борынын күтәреп куйса?

Өстәл янында күнел ачу дәвам итте. Алардан ерак түгел, күрше бүлемдә, берничә өстәл алып, узышчылар утыра, алар янында танылган спортчыларны озатып йөрүче техник персонал да бар, ахры, һәрхәлдә, шуларга охшаган

  • Мина Кадыйровны күрсәтегез әле,—дип үтенде кинәт Глория

—Әнә кара, китлар аерым—оркестр белән янәшәдәге өстәл артында утыралар,—диде әлегә кадәр дәшми утырган Роберт.

Зур өстәл янында жиделәп кеше Өлкәнрәкләре костюм, галстуктан, ә яшьрәкләре исә джинсы чалбар, күзгә бәрелеп торган эмблемалы пуловерлар, бизәксез күлмәкләр кигәннәр һәм, әйтерсен, безнең артыгын ашыкмас моданы унбишләп елга узып киткәннәр. Әллә каян сизелеп тора: болар дөнья күргән халык.Үзләренен дәрәҗәләрен яхшы беләләр, тыныч кына утыралар. Оркестр уйнап җибәрде. Тамаз, мондагылардан гафу сорап, күрше өстәлдәге кызны биергә чакырды.

  • Минем Кадыйров белән танцевать итәсем килә. Атаклы кешеләр белән аралашу уңыш китерә, диләр. Ә мин хорафатларга ышанам Минем дә күренекле кеше буласым килә!—Глория каядыр еракка төбәлеп, җитди генә сүзен тәмамлады. Күрәсең, анын уйлары монда түгел иде.

—Әгәр дә биисең килә икән—чакыр —Джумбер анын тавышының үзгәрүенә игътибар итеп тормыйча, тыныч кына үзенең киңәшен бирде

—Әгәр кире какса?—Глориянен табигый куркынган тавышы Гаязны аптырашта калдырды

—Сиңамы?—дип гаҗәпләнде Джумбер һәм, елмаеп —Синен үтенечне үтәмәгән берәр егетне күрер идем мин!—дип куйды. Минут та узмады

—Нәрсә булса, шул булыр!—диде кыз, чытлыкланып, анарда каушау һәм икеләнүнең эзе дә калмады.

—Карале, Гия, алар бииләр, сөйләшәләр, әйтерсен, әллә кайчангы дуслар Глория Габдрахманнан озынрак дип кем әйтә? Таң калырлык үз-үзен тотышына. Кара аны, Гия, гашыйк булып куйма, андый кыз ир-егетләр өчен бәхет тә, һәлакәт тә

Кич утыруны алар узышчылар белән бергәләп дәвам иттеләр, һәм ахырга кадәр кызлардан Глория берүзе булды Барысы бергә кунакларны кунакханәгә кадәр озата бардылар, ә узышчылар исә юл буе Глориядән иртәгә булачак ярышта кем өчен җан атасын белергә теләделәр Кызый, болай да оялчан Кадыйровны, үзенен җавабы белән тагын да кызартып

  • Билгеле инде, Зәркәнттәге бар халык кебек. Габдрахман өчен,- диде Кунакханә ишек төбендә теләр-теләмәс кенә саубуллаштылар.- узышчыларны авыр көн көтә иде Джумбер Гаяздан

-Гия Глорияне озатып куйчы, зинһар,-дип үтенде -Мин бүген тренер урынында, соңга калырга ярамый, шунын өстенә иртә гаңнан күнегүләр ясарга кирәк. Йоклап калмасан. син дә сугыл.

да катнаша иде.

Кешесез тын урамнан атлаганда. Глория сорап куйды

-Гия, сиңа «Энҗе бөртеге* ошыймы’ Архитектурасын, бизәлешен күз

 
   

Җае килгәндә, Гаяз алар белән бергә шөгыльләнә, ике яклы уеннарда

 

алдында тотуым.                                                  _

алырлык урыннар юк иде -Алай булгач, нигә мине тәбрик

-Искиткеч кафе Мина шактый җирләрдә булырга туры килде Мәсалән. мин укыган Омскида яшьләр очен андый гажаеп матур, һәркем керә итмәден ’—диде, үпкәләгән сыман

 

 

—Нәрсә белән?—Гаяз каушап китте

—Бер ай элек син бу кафены ачканда булмадыңмыни?

—Ул турыда белсәм дә, туры килмәде шул. Икенче сменада идем.

—Ә, менә ничек икән,—диде кыз битараф кына.—Архитекторы кем, ишетмәдеңме?

—Колак чите белән генә. Фамилиясе әрмәннеке бугай

—Караян?

—Әйе, әйе, җитди, яңгыравыклы фамилия, мөгаен, танылган архитектордыр.

—Алайса, үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез—Глория Караян.— Кыз барган җиреннән туктап, шаярып башын иде дә егеткә кулын сузды.

—Син шул архитекторның кызымы? Зинһар, әтиеңне тәбрик ит! Сокланырлык хезмәт.

—Гия. әгәр тагын бер мәртәбә мыскыл итсәң, мин китәм... Хәйран калудан Гаязның аяклары атламас хәлгә килде —Син. Синме кафеның архитекторы? Шундый...

—Дәвам ит, дәвам ит... Нинди сон? Борын асты кипмәгән дип әйтәсең киләме? Әх, бу төзүче халкы...—ләкин аның тавышында гаепләү сизелмәде, киресенчә, Гаязны аптырашта калдыруына куана иде.—Тагын бер мәгълүмат өстим: Караян, бәлки, әрмән фамилиясен хәтерләтәдер, тик миндә әрмән каны акмый... Минем ата-бабаларым—Европада билгеле архитекторлар. Россиягә бер ярым гасыр элек чакырылган булганнар, һәм менә берничә буыннан сон миндә аларнын геннары кабатланган.

Гаяз әле дә үз хәленә кайта алмый иде.

—Ничек булдыра алдын, Глория?

—Сиңа, чыннан да, кызыкмы?—Кыз аны култыклап алды.—Алайса, тыңла...

Мин биредә ярты ел циплом алды практикасында булдым. Архитектор буларак, шәһәр мина ошады, чөнки монда бар да нульдән башланган һәм үзенне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бар Мин инде үзем практика үткән <-Градострой»ны карап куйган идем, шунда мина, институтны тәмамлагач, Зәркәнткә кайтырга тәкъдим ясадылар. Шәһәр яшь, халкы да—яшьләр. Менә шул чакта башыма шушы фикер килде дә инде. Ул яшьләр соравын канәгатьләндерергә тиеш иде Минем алга мондый бурыч куелды: инде ияләшкән һәм бетүгә йөз тоткан танцы мәйданчыгы һәм кунак кабул итү бүлмәсе—гәрчә анда мине бәйрәм тантанасы һәм биюләр арасында утырып ял итәргә йә әңгәмә корырга куелган өстәлләр генә кызыксындырды—шуларның икесенең уртасы булырдай берәр нәрсә уйлап табарга.

Шулай да төп идеяне мина шәһәр үзе бүләк итте. Эссе климат, жиләк- жимеш искиткеч, газлы һәм минераль суга таләп зур. Син, мөгаен, игътибар иткәнсеңдер, «Энже бөртеге»ндә «Экспрессо» кофе өчен кыйммәтле аппаратлар белән җиһазланган кечкенә буфетлар юк, гомумән, үзбәкләргә ят булган кофе бөтенләй кулланылмый. Аның каравы, туңдырма һәм газлы сулар җитештерүче цехлар булдыруны күздә тоттым, шуңа кафе ал арны читтән китертүгә мохтаҗ түгел. Бу очракта үземә архитектор вазифасы гына алмадым. Мин дә бит башкалар шикелле үк—кулланучы, үзем дә яшь булганга, яшьләрнең теләкләрен якларга тырыштым Шуның өчен бу цехны булдыруны алдан ук максат итеп куйдым, сәүдәнең, үзен беләсең, урынга ия булу белән, иртәме-соңмы тиеннәр генә торган су һәм туңдырма ташу теләге бетә дә киштәләрне кыйммәтле коньяклар белән шыплап тутыра. Ә биредә цехлар җитештерә, телисенме-юкмы сатарга туры килә. Мин боларын аңладым, тик әле кафеның нинди буласын күз алдыма китерә
алмадым. Махсус минем өчен әзерләп куелгандай урынны күргәч, мине чын-чынлап мавыгу биләп алды. Һәр кичне буш җиргә килеп, кафены күзалларга тырыштым, тик очына гына чыгып булмады. Ничек итеп кенә уйласам да. ул гаять зур һәм кыйммәткә төшә торган булып чыкты. Төзелешнен ин аз чыгымнар белән озак дигәндә ярты елда төзелергә тиешлеген искәрткәннәр иде. Гаяз, мин сине ялкытмадыммы?

Әмма анын игътибар белән тыңлавын күргәч, канатланып дәвам итте:

  • Мин кафе салыначак урынга көн саен: тан атканда да. шәфәкъ батканда да. көндезен, эңгер-меңгердә дә килдем. Шулай итеп, беренчесеннән әһәмияте һич ким булмаган икенче фикер туды. Шәһәр үзе вазифам буенча карар кабул итәргә ярдәм итсә, буш урын исә хыялым тормышка ашар дигән ышаныч уятты. Һәм менә ни өчен?

Башта: «Кем сон әле мин?»—дип уйладым. Көлмә. Гаяз, шик-шөбһәләр еш кына миннән өстен чыкты. Проектымны кем күреп алыр? Кем аны хуплар? Кем аны төзелеш исемлегенә һәм кайсы елга кертер.’ Кистереп һәм ышанып, бер генә сорауга да җавап бирә алмый идем. Ләкин проектны ерып чыгу өчен еллар китәсен беләм. Үземне менә хәзер, кичекмәстән күрсәтәсем килә—миндә шундый иҗади ашкыну туды, һәм проектымны җәмәгать башлангычында—шәһәргә шәхси бүләк итеп эшләргә уйладым, ә аннан сон инде эшемне комсомолның шәһәр комитетына, яшьләр хөкеменә куеп, анын игътибарга лаек икәнлеген раслый алуыма шикләнмәдем

Борылышка җиткәч, төн караңгысын яктыртып кабынган кызыл светофор янында Глория, кинәт шаяртуга борып

—Менә мин шундый дан. шөһрәт яратучы инде.—диде

—Шөһрәт ярату—әле начар дигән сүз түгел .—Гаяз аны тынычландырырга ашыкты. Ул бу минутларда үзенең ни теләвен: кызны тыңларгамы. әллә үзен күзәтергәме—аңларлык халәттә түгел иде.

—Жәмәгать тәртибендәге проект җәмәгатьчелек белән тезүне таләп итә. Финанслау ягы өчен әллә ни борчылмадым акчанын нәрсәгә тотыласын белсәләр, яшьләрне якшәмбе өмәләренә тартырга була. Кафеның нинди буласын тәмам ачыклап бетергәндә, практикам тәмамланырга ике ай вакыт калган иде. Идеямне җитәкчем белән уртаклаштым, ул мине анлады. хуплады. Нәкъ менә шул вакытта ул. институтны тәмамлагач. Зәркәнткә кайтырга тәкъдим итте дә инде. Берүземә бирелгән аерым бүлмәмдә бикләнеп, иртә таңнан, кайчагында кара төнгә кадәр утырдым. Рациональ булуым мине тагын коткарды. Проектны алты айдан кимрәк вакытта эшләп бетерергә кочем житмәслеген аңлагач, киткәнче, шәһәр комитетына сугылыр!а уйладым. Башта проектның эскизын, макетын, рәсемнәр эшләдем бик зур табаклы кәгазьдә гомуми күренеше, аерым куышлыкның үзен, гомумән, отышлы детальләрен—бөтенесен дә төсле итеп ясадым

  • Шуның кадәр бирелгәнлекне күр әле!—дип сокланды Гаяз.

Кыз анын анлавы очен рәхмәтен белдергәндәй елмайды

  • Нәкъ шулай булды да... Китәремә бер атна калгач, баш архитектор комсомолның шәһәр комитеты секретаре белән очрашу оештырды Ә ул һөнәре буенча тезүче булып чыкты, ана үземнең идеяләремне йоктыра алдым Секретарь миннән бары тик бер нәрсәне—шәһәр активы алдында да шулай ышандырырлык итеп чыгыш ясый алырмынмы икәнен генә сорады. Идеяләремне теләсә кайда якларга әзер икәнемне белдердем «Градострой»дагы яшь коллегаларым мина стендлар оештырыр!а булыштылар, монын буенча аларнын тәҗрибәләре җитәрлек иле Лакин мина курсәтмалелек кена аз. ышандырырга кирәклеген белә идем Үзем очен машинка язуы белән ун битлек чыгыш азерла.лем. анда кафемнын һәрбер детале ничек бар. шулай куелмаган, ә минем тарафтан нәкъ
    менә Зәркәнт өчен. Урта Азия зонасы өчен махсус уйланылган икәнен аңлатырга тырыштым. Мисал өчен, идәннәр. Нигә мәрмәр-гранит кыйпылчыкларыннан коелган? Чөнки бу материалга Үзбәкстанда кытлык юк. шомартып ялтыратылган идәннәр гигиеник таләпләргә жавап бирә, ә ин мөһиме: алар салкынча булалар. Әгәр ачылырга ярты сәгатьләр кала шлангтан су йөгертеп алсаң, аларнын төсләре җетеләнә, җиләслек арта, кич буена салкынча була, бу—бик әһәмиятле, чөнки Зәркәнттә кичләрен дә җылылык утыз градустан арта. Гомумән, залны проектым белән генә түгел, үземне ышанычлы тотуым белән дә алдырдым... Мина сорау арты сораулар яудырдылар—залда төзүчеләр утыра иде,—сораудан сорауга кыюлана гына бардым, чөнки аларга җавапларны күптән белә идем инде. Төзелешне финанслау өчен, хәтта ничә якшәмбе өмәсе үткәрергә кирәк икәнен дә исәпләгән идем. Дөрес, активка эскизларым да, макет та ошады. Бу очрашуга футболчылар да килгән иде, менә шунда мин Джумбер белән таныштым. Чынлык һәм вакытның аз куелуы залны дулкынландырды. Шул ук активта төзелеш буенча штаб та сайлап куелды. Яшь архитекторлар һәм проектлаучылар эшне ахырынача җиткерергә булдылар, нульдән башларга туры киләчәк иде: эшче сызымнар, булачак чыгымнар һәм керемнәр, исәп- хисап эшләре...

Өемә мин канатланып, бәхетем ташып кайтып киттем. Ел буе мина Ленинградка төзелеш штабыннан шалтыратып тордылар: эшлекле сөйләшүләр, киңәшүләр... Кышкы каникулда шәһәр комитеты үз хисабына Зәркәнткә чакыртып алды, һәм мин сызымнар визирладым, планны урынга яраклаштырдым. Ә институтны төгәлләгәч, хәтта бизәкләү эшләрендә автор күзәтүе алып бардым. Менә нинди эш иде ул! Синекеннән ансат түгел, әйеме? Гаяз таң калудан сүзсез торды. Менә нинди кыз! Нинди нык куллы ! Ул Глорияне өр-яңадан күргәндәй булды: чибәр, күркәм һәм гаҗәеп нәфис.

Гаязның кыз белән аерылышасы килмәде, аны тагы да тыңлыйсы килде, эше турында сөйләгәндә, үзе белән дә таныштыра иде бит.

—«Энҗе бөртеге» синен диплом эшең булдымы?

— Ин кызыгы шунда: юк. Мин Ленинградта аның турында телгә дә алмадым. Шушы көннәрдә Ташкенттан төсле фотографияләр буенча белгеч килергә тиеш, ул кафены төшерәчәк, һәм мин рәсемнәрне институтка җибәрәчәкмен. Һичшиксез, моны эшләячәкмен. Анда чыгарылышларның эшләрен күрсәтә торган заллар бар. Ә диплом эшемне кирәксез, актуаль түгел дип таптылар, көчкә-көчкә генә яклаттылар.

—Шуның хәтле ни майтардың соң син?—дип кызыксынды Исламов.

—Ярар, монысын кыскарак тотам. Кара аны, бу турыда башка берәүгә дә сөйләгәнем булмады. Беләсеңме, мин беренче тапкыр Үзбәкстанга ничек килеп эләктем? Институтның волейбол командасы белән Ташкентка студентлар очрашуына киттем. Безгә, билгеле инде, Бохара белән Сәмәркандны да күрсәттеләр. Шул вакытта мин Үзбәкстанны ошатып калдым, алай гына түгел—гашыйк булдым, шуна практика үтү өчен Зәркәнткә җибәрүләрен сорадым. Ә син ничек уйлыйсын, мине, булачак архитекторны, Үзбәкстанда нәрсә хәйран калдырды? Гүр-Әмир, Бибиханым, Күкелдаш мәдрәсәсе йә Ташкенттагы иске базармы? Ә менә юк шул. Барыннан да бигрәк минем андагы көлчәгә исем китте. Әйе, әйе, гап-гади көлчәгә. Гомеремдә аннан да тәмле әйберне ашаганым юк иде. Кайнар, алланып торган йөзе сипкелләр белән тулганмыни—кунжут орлыклары сибелгән. Кабарып пешкән, ап-ак, ә исеннән—тынын кысыла.Син шәрык базарында ин анкыган ис нәрсәнеке икәнен беләсеңме? Ашка сала торган үләннәр һәм тәмләткечләр, яшеллекләр, жиләк-жимеш исе? Юк, белмәдең, мин тикшереп чыктым—көлчәләр рәтендәге ис. Теләсә кайсы базарда
беркемнән сорашмыйча
мин көлчәләр сата торган рәтләрне таба алам. Шунын кадәр гажәпләндем. аларны ничек пешергәннәрен сорамый кала алмадым. Кызыксынуым шул дәрәжәдә булгангамы, кунакка чакырдылар Мин анда беренче мәртәбә тандыр күрдем.

Көлчә, тандыр. Ташкент, институтны тәмамларга ике елым калганда, мина диплом эшемнен темасын ачыкларга булыштылар Ул вакытларда әле вакытым иксез-чиксез, берничә вариант уйладым, тик шулар арасындагы ин яхшысын да буш хыял диеп бракка чыгардылар. Проект турындагы нәтижәләре бигрәк көлке тоелды: ‘■Совет кешесенен үсеп килүче тормыш ихтыяҗларына жавап бирми». Әллә тагы мин французлар өчен тырышкан?

Диплом эше турында искә төшерү Глорияне нык дулкынландырды. Гаяз аның үпкәсе әле дә бетеп җитмәгәнен сизде.

—Беләсеңме, Гия. архитектор буларак, минем йомшак ягым нәрсәдә'.’ Син аны берничек тә чамалый алмыйсын. Мин һәрвакыт төзегән корылмаларымның бар кеше өчен яраклы булуын телим. Менә «Энже бөртеге»—һәркем йөри торган урын. Социаль караш эшемә шулкадәр тәэсир итәдер дип һич уйлаганым юк иде. Мин беркайчан да. мәсәлән, орган залы төзүгә жанымны бирә алмас идем. Юк. орган музыкасын аңлыйм, яратам Әти-әниләрем белән Риганын диңгез буенда ял иткәндә. Собор йортында бер генә концертны да калдырмадым. Бу теманың уңыш китерәсен лә беләм. Орган концертларына йөрүче публика архитекторның эшен яхшы яктан бәһаләр, һәм исемем дә тизрәк танылыр иде. Әйе. мин дан яратам Минем таныласым, атаклы буласым килә, әмма аерым бер публиканың гына бәяләве—минем өчен түгел. Кафены бизәп бетергәндә, беләсеңме, нәрсәне аңладым: монда килүчеләрнең берсе дә бу кем эше дип сорамас, мөгаен. Бу ачышым кәефемне әз генә дә төшермәде. Мин башканы теләдем монда жан ял итсен, күнел шатлансын, кеше үзен һәртөрле богаулардан азат итеп тойсын.

—Глория,—Гаяз аны түземсезләнеп бүлдерде,—син бит мона ирешкәнсең. Бу—бүләк түгелмени?

Ул, килешеп, башын селкеде һәм. үткәннәргә кайтып, гынып калды Гаяз, сөйләшүне дәвам итәргә чакыргандай, аның терсәгенә кагылды Глория кабат җанланып китте.

—Теге вакытта Ташкентта көлчәгә исем киткән иде Бәясе—ун тиен, ә бер чәйнек чәй өчен теләсә кайсы үзбәк чәйханәсендә оч тиен алалар Үзбәкстанда. якында чәйханәләр булганда, капкалап алырга унбиш тиен житә. Менә шуннан чыгып, миндә һәр җирлектә кечкенә генә икмәк пешерү йорты-кибет төзү идеясе туды. Уемда аларны студентларның тулай торакларында, стадионнарда, зур кинотеатрларда, вокзалларда, аэропортларда һәм хәтта кеше яши торган урыннарда аерым бер сәгатьләрдә яна пешкән кабартма-колчәләр. ләвәшләр, хачапури, чебурекимы—анысы моһим түгел—күрә илем Шунда гына капкаларга теләгәннәргә чәй. яна гына мичтән чыккан ипи-унбиш-егерме тиенгә төшәр иле Үзеннән үзе икмәккә сакчыл караш тәрбияләү кебек тә килеп чыга Шушы унбиш тиен харап итте дә инде Мине чак кына вакчыллыкта, бешен кешеләрнең ихтыяҗы мөм к инде кл әребезнең арта баруын атамауда гаепләмәделәр Бигрәк тә диплом эшләре комиссиясен ахырдан чәй янына вологод маен һәм кара уылдык өстәргә мөмкин диюем чыгырдан чыгарды Мин бит үзебезнең куәтле икмәк пешерү тармагын читкә какмадым-оппонентларым шунын өчен гаепләргә маташтылар.-бары тик кешеләрнең, арганын мәшәкатьләнмичә генә, кайнар икмәк ал» ирын теләдем Бәлкем Даша апакай, йә булмаса Кондрат агайнын шәхси икмәк пешерү йорты-кибет
кебекләр икмәк пешерү тармагын үзенә янача карарга һәм безнен икмәккә карашыбыз алардан да тора икәнлеген төшендерерләр иде. Яклау вакытында менә шундый унышсызлыкка тарыдым мин. Әмма ата-бабаларым минем өчен кызармаслар иде, кыю тордым һәм бер генә минутка да үземнең фикеремнән кайтмадым, бары тик сәгатем сукмагандыр әле дип кенә уйладым.

Гаяз шактыйдан үзләренен ниндидер ишек төбендә торганнарын сизмәде дә.

—Ә без мин яшәгән кварталны инде алты тапкыр әйләндек,—дип көлеп җибәрде Глория.—Мин менә монда, икенче катта яшим,—ул якындагы өйгә күрсәтте.—Үземә чакыра алмыйм, бик сон инде. Сау бул. Синен белән танышуыма шатмын, Гия.

Ашыгыч кына саубуллашып, ул караңгы подъездга кереп югалды, ә Гаяз икенче кат тәрәзәсендә ут янып сүнгәнче йорт каршында басып торды.

Зәркәнтнен кешесе калмаган йокылы урамнары буйлап өенә таба атлаганда, ул кабат-кабат бүгенге искиткеч кич һәм көтелмәгән танышу турында уйланды. Башын күтәреп караса, кабат кафе янына килеп чыкканын аңлады. Ялтырап торган идәннәргә тонык яктылык сирпеп җемелдәгән утларның күбесен сүндергәннәр. Бер мизгелгә генә берничә сәгать элек булган музыка, көлү тавышлары ишетелеп киткәндәй тоелды. «Энҗе бөртеге»нә хәзер икенче төрле күз белән карый-карый, Гаяз эчкә үтте. Кызыл төстәге бию түгәрәгендәге алтын сызыклардан торган ниндидер әкәмәт чәчәкне хәтерләткән бизәк бик сәер, серле тоелды. Гаяз тагын шуны да искәрде: һәр дүрт түгәрәктәге бизәкләр төрледән-төрле иде. Башваткыч чишәргә әзерләнгәндәй, игътибар беләнрәк күз салса, чәчәк сызыкларында бик оста итеп «Г» һәм «К» хәрефләреннән дүрт вариант укмаштырып язылганын күрде. Глория бу турыда ана берни әйтмәсә дә, ул хәрефләрдән кызның култамгасын укыды: «Глория Караян»...

..Тепловозның куәтле уты яктысында поезд, дала караңгылыгын ерып, алга ыргылды. Утлары белән ялт-йолт итеп кечкенә тукталышлар, разъездлар, бәләкәй станцияләр утырып калды, тиз йөрешле поезд алар яныннан выжылдап кына узып китте. Анда яшәүчеләр, мөгаен, менә бу икенче дөнья, кара, утларын җемелдәтеп, мондагы иркен, рәхәт һавага ят ис сеңдереп, китеп тә бардылар дип уйлыйлардыр. Әле, мөгаен, салкынча вагоннарда тирән эчтәлектәге әңгәмәләр корып утырган бәхетле кешеләр, юлларыннан кайтуларын ышанычлы дуслары, сөйгәннәре һәм бик мөһим эшләре, гомумән, төсле матур фильмнарда гына очрый торган тормыш көтә дип беләләрдер.Зур юлга үтәргә рөхсәт биреп торган кизүдә торучыларның эссе кояшта көйгән, дала җилләрендә яргаланган йөзләре фотодагы кебек катып калган, алардан берни аңлап булмый. Менә, ичмасам, кизүләр беркемгә, бернигә кызыкмыйлар: дөресрәге, поездларга, юлчыларнын төрлесенә күнеккәннәр—шуна көнләшмиләр; иге-чиге күренмәгән илебезнең теләсә кайсы почмагына бару мөмкинлеге биргән еллык буш билетларыннан да бик сирәк файдаланалар. Аларны тормыш ыгы-зыгысы күмеп киткән: бия аксаклаган, усал тилгән бәбкәне эләктергән, тагын разъездларга он китермәделәр, түбәдән су үтә, инде өченче кыш мич төтенли, кайчаннан бирле улыннан хат юк. шәһәр тәмен татыган малай бу кечкенә тукталышка, ай-һай. кайтыр микән... Башка берәүләрнең тормышы турында уйланган булып, Гаяз коридорда ялгызы бик озак басып торды...

Диван өстенә тәртипсез таралып яткан кәгазьләр арасында кызларча пөхтә итеп, ал тасма белән бәйләп куелган бер төргәк хат аерылып тора. Ул шунда ук сизенде: бу анын Натальяга язган хатлары. Анык кына хәтерләми, кыз үзе Гаязга кире бирдеме, әллә иртәме-соңмы барыбер егетнең кулына
эләгер дип, Күллегә—өйләренә җибәрдеме? Саны буенча ул аларнын бары тик Зәркәнттән язылган хатлар гына икәнен чамалады Омскидан җибәрелгәннәре әллә югалган, әллә үзендә саклана. Бу хатларда анын гомеренең бер елеше. аларнын мәхәббәте, һәр юлыннан хисләр дулкыны бәрелеп тора.

Юк-юк. менә хәзер бернинди көч тә бу төргәктәге бер генә хатны да укып чыгарга мәҗбүр итә алмас иде. Ни турыда язганын белгәнгә, хәтерләгәнгә түгел.

...Бәхетле очрашу көннәренең берсендә, ничектер. Глория аңа Жан Кокто турында сөйләгән иде Бернинди сәбәпсез, сылтаусыз ул көннәрдә кыз аны укый иде. Менә нәрсә килеп чыккан: шагыйрь үлеменнән соң биографлар искитәрлек наз тулы дүрт мәхәббәт хаты табып алганнар—әллә үзләре килеп чыкканмы, хәер, эш анда түгел,—ин мөһиме: бу хатлар бер үк көнне язылган дүрт хатын-кызга. Һәм аларнын берсе генә дә хаттан баш тартмаган, әле тагын, җитмәсә, текст күчергеч кәгазь аша чыгарылгандай бертөсле булса да. һәркайсы хат ана гына адресланган һәм шагыйрьнен ана булган хисләре, мәхәббәте тулысынча чагылдырылган. дип саный икән.

Гаяз да Глориягә гашыйк, тик ул Жан Кокто түгел шул

Менә хәзер сорасаң да. ни өчен ул вакытта һәрдаим Глория турында уйлап та, тагын ярты еллап Натальяга ягымлы-назлы хатлар язуын аңлата алмас иде. Бәлки, аның сүзләре генә ана адреслангандыр, ә хисләре— Глориягәдер? Соңлап булса да. үзенен хыянәткә тартым кыюсызлыгын нан, куркаклыгыннан оялды. Натальяга башкага гашыйк булуы һәм өйләнергә җыенуы турында хәбәр иткән бердәнбер хаты да—ул шушы ук төргәктә ятадыр, бәлки—аны коткара алмый иде. Гәрчә ул чакта Глория белән икесенен хәлләре мөшкел иде: бернинди перспектива юк. тоташы белән билгесезлек, әмма кызый анын тормышына нык үтеп керде—бөтенләйгә

Бер генә мизгелгә аңарда. Натальяның җавап хаты да төргәктә булырга тиеш, дигән уй кабынып алды, тик ул үзенен кызыксынуын шунда ук сүндерде. Хат нәрсә турында—төшенү кыен түгел, нинди сүзләр сайлаган— хәзер инде әһәмияте юк Ярсулы гаепләү сүзләре, күралмау, ялвару, түбәнсетү? Теләсә кайсысы кызлар өметенен челпәрәмә килүен, кайгысын белдерә, тагын бер кат аны түбәнсетеп, кызыксынып торырга кирәк микән'.’ Ул купесына керде дә төргәкне кулына алды.

Чыннан да. ин өстәге ачылмаган хат Натальядан иде. Нинди карарга килергә белмичә икеләнеп, уйланып торганнан сон. ул кинәт бер тында вагон тәрәзәсен төшереп, хатларны тимер юл кырыенда куе үлән белән капланган сөзәк җиргә ыргытты. Озакка сузылган көзге яш ырлар буш сүзләрне юып төшерсен, җилләр ялганны кисәкләргә өзгәлән, тынсыз-өнсез далага сипсен, мәрхәмәтсез Азия кояшы үтәлмәгән ант һәм вәгъдәләрне көйдерсен, яндырсын Ә инде егерме еллар элек язылып, карасының төсен югалткан, саргаеп беткән бу хатлар кемнеңдер кулына килеп керсәләр, шул кеше билгесез адәм—Гаяз Исламовны тирән нәфрәт, яман сүзләр белән телгә алсын...

...Уйлар тынычлыкта калдырмаганга, йоклап китеп булмый I аяэ инде бу төргәкне алып китүенә үкенә дә башлады бугай, әмма икенче яктан, кәгазьләр аны дулкынландырып, үзенә җәлеп итәләр. Алардл \ iciicii тормышыннан, дусларыннан. Глориядән кала тагын нидер теге чакта язмышында аялап бетермәгән нәрсәдер яшеренгән Яныннан үтеп киттеме күреп җиткермәдеме?

Ашыгып, берникадәр шапшак итеп язылган чираттагы хат болай башлана:

«Исәнмесез, минем кадерлеләрем

Мин хәзер—участок начальнигы. Ел ярым эчендә бу үсеш, әлбәттә. Тик безнең шәһәр, төзелеш шартларында гына—закончалыклы рәвештә үсү. Сез миннән эшем турында тулырак язуымны сорыйсыз. Җентекләп язарга вакыт юк, эшнең асылын анлатыр өчен шуны гына әйтәсем килә: прораблар илле биштә лаеклы ялга китә, аңа унбиш ел стаж җитә. Ташламалары шахтерларныкы йә мартен миче каршында торучыларныкы кебек—бер сүз белән әйткәндә, зарарлы цех.

о Дусларым еш кына бер-берсен, шаяртышып, инфаркт белән куркыталар. Йөрәк авыруларыннан үлүчеләрнең ин югары күрсәткече—прорабларда булып чыга икән, һәм алар еш кына йөрәк өянәгеннән китәләр икән... Хезмәттәшләрем әйтүенчә, артистлар арасында да сәхнәдә үлүчеләр бар, ләкин алай еш түгел. Мондый карага төрелгән шаяртуым өчен кичерегез. Минем иптәшләрем әле яшь, гайрәтле, безгә инфарктлар турында уйларга бик иртә, һәм вакыт та юк. Их, өч көн тирәсе тоташ йокласаң иде ул! Менә нәрсә, әти, тагын бер чагыштыру, шуннан сина минем эшем тәмам аңлашылыр. Бу бик тә урып-жыюга охшаш, һәр көн, һәр сәгать исәптә. Шундый ук киеренкелек, шундый ук таләпләр, шул ук карангы чырайлы җитәкчеләр, бар да бер очтан талкыйлар: әйдә, әйдә, кыса төш. Төп аермасы шунда: әйбәт барганда урып-җыю ике-өч атнада төгәлләнә, авыр шартларда дүрт-биш атнага сузыла, һәм бетте! Алда—уныш бәйрәме, сабан туе һәм озын кыш айлары... Безнеке кебек төзелеш—аеруча әһәмиятле ел, тоташ урып-жыюга тиң. Берне тапшырабыз—әйдә икенчесен, анысы булдымы—өченчесенә тотын. Гомер буена шулай, дип ышандыралар мине иртә пеләшләнгән өлкәннәр.

Прораб буларак, мин эшчеләр белән, идарә яки трест җитәкчеләре минем белән сөйләшкән тавыш һәм телдә аралашсаммы, алар мине шунда ук судка бирерләр иде. Эшнең башы шунда: безнең башлык кайларда гына булмаган, ниләр генә күрмәгән, бер сүз белән әйткәндә—үз эшенен остасы, әмма аты-юлы белән сүгенә, шунардан кизү-йогышлы чир шикелле, әйләнә- тирәдәгеләренә йога; берәүләре үзләре теләп үстереп җибәрсә, икенчеләре ияреп, өченчеләре исә ялагайланып охшарга тырышалар, әмма барысы да күңелне биздерәләр.»

Гаяз хатны читкә куеп, әллә үкенечтән, әллә әрнүдән көлемсерәп куйды. Ул үзен участок начальнигы итеп билгеләп куюларын хәтерли, бик яхшы хәтерли, әтисенә бу турыда язарга теләп тә язмый калдыруы да исендә. Үзе өчен яна социаль тип ачуын да хәбәр итмәде. Юк, ул вакытта андый төгәл тәгъбирне белми иде әле. Соңрак андады—социаль тип. Ул чакта гади генә тип иде Юра Силкин. Гаяз үзенең вазифасына ихлас күңелдән куанды—бу ана үсү өчен мөмкинлекләр ача, әмма шул сөенечле минутында Юра Силкиннын карашын тотып алды. Бу караштан үзеннән астыртын мыскыллап көлүне ... һәм кызгануны, хәленә керүне укыды. Силкинны һөнәри үсеш барыннан азрак кызыксындырды. Өстәвенә, ул Гаяз өчен бөтенләй көтелмәгән адым ясады.

«Күз алдына китерәм, эченнән генә ничек көлгәндер ул миннән! Менә хәзер ышанам: ул моны анлап, барлык вариантларны исәпләп эшләгән»,— дип фикер йөртте Гаяз. Прораблыкта Силкин төп-төгәл ай ярым йөрде, ягъни бер материаль хисап эшләп тапшырырга өлгерде (ә ул егерме битлек, меңләгән исемнәр), үз объекты эшчеләренә наряд япты, заказ бирүченең (прораб эшчәнлегенен бу этабы югары сәнгать, дипломатия сорый) форма ике дигәненә кул куйды һәм, күрәсең, прораблык тормышының үзе уйлаганча барып чыкмавын аңлады. Шуннан ул җитәкчелек янына килеп зарланырга тотынды: минем, янәсе, ике бала, хатын эшләми, буш фатир, прорабның йөз кырык сумына гаиләнең очын очка ялгап булмый,
имеш Шуңа күрә бригадир, ягъни эшче булырга рөхсәт итегез. Төзелеш бик зур, юньле, акыллы бригадирларны көндез чыра яндырып та эзләп таба алмыйсын, егет тә жәл кебек, яна корылманы башларга торалар иде~Силкинга бригада тупларга куштылар.

Озакламый Силкин үзгәрде: вакчылланды, сынын туры катырып, ак күлмәктән генә иори башлады. Эш вакыты анык билгеләнгән: тугыздан алтыга кадәр, алты йөздән ким чыкмый. Зур коллективларда эштән бушатылган бригадирлар булырга тиеш, ул мастер һәм прораблар белән бер үк эшне башкара, тик бернинди юридик һәм материаль жаваплылыгы юк.

Бригадир буларак, ул үзен бик тиз танытты, җитәкчелек куанып туялмады; аның бригадасына эләгү өчен институтка кергәндәге шикелле конкурстан үтәсе бар, ягъни нечкә иләктән илиләр—Силкин теләсә кемне үзенә алмады. Уңайлы очрактан файдаланып, ул бөтен төзелешне тунап, үз тирәсенә бар осталарны җыеп алды. Кешеләр беләләр: Силкинда акча сугып була. Силкин Гаяз участогына күчерүләрен дә сорап карады, әмма ул кире какты, чөнки зур акчанын кайдан килгәнен аңлаган иде. Силкин бар төшемле эшне үзенә эләктерә. Инженер икәне сизелә: сызымнарга күз салып, булачак керем-чыгымнарны алдан исәпләп куя.

Ин гаҗәпләндергәне: Силкин бик активлашты, җыелышларда чыгыш ясый, сүз аралаш «без, эшчеләр...», «хезмәт ияләре...» дияргә дә онытмый Озакламый президиумга да үрмәләде, һәм әллә кем булып, масаеп, кирәкле кеше икәнлеген күрсәтеп утыра башлады. Эш мәйданында ак күлмәктән бригадирга бик охшамаса да, президиумнарда—суйган да каплаган алдынгы эшче Ничек булдыра алды ул шулай?

Әйе, Гаяз өчен ачышлар вакыты булды ул

Ул кабаттан күзләрен укылып бетмәгән хатнын саргайган битләренә күчерде.

«Әни, ә хәзер синең сорауларына жавап бирәм. Шәп кенә каралдым— үзбәккә охшап калдым. Эшчеләремнең күбесе шушындагылар, һәм алар белән бик тиз уртак тел таптым, әле үзбәкчә сөйләшергә дә өйрәндем. Ашау яхшы, мондагы ашханәләрдән зарлану—гөнаһ булыр иде, яшелчә, җиләк- жимеш күп. Үзбәк кухнясына өстенлек бирәм: пылау, шурпа, шашлык, манты. Ә мондагы көлчәләр, әни! Башкалардагы кебек минем участокта да хатын-кызлар күп, һәм һәрвакыт шуларнын ике-оче декретка китәр алдыннан жиңелчә эштә йориләр. Түзеп булмаслык эссе, мин аларны бик жәллим, эшчеләр әйтмешли, команда пуктында—прораб вагончыгында тотарга тырышам. Ә алар кайдандыр ике чиләк сыешлы иске самовар табып алганнар, һәм ул көне буе шунда пыш-пыш килеп утыра Хәзер бөтен төзелешкә шул самоварым белән минем дан китте.Еш кына прораб- туганкайлар бер чәйнек чәйгә кергәлиләр, самоварым аркасында мин аларнын барысы белән дә диярлек танышып чыктым

Яшел чәй генә эчәм, баштарак тәмсез тоела иде, тора-бара күнектем, хәзер ошый һәм ин мөһиме—сусынны баса. Еш кына кафега танцыга йөрим.»

Карашы, әйтерсең лә, төртелеп калды. «Кафега танцыга» дигән сүхтәр жанын ниндидер җылылык, назлылык белән тутырдылар

Эшләре—ике сменалы, аерым очракларда—өч тә була. Эшчеләрнеке аңлашыла: аларнын сигез сәгатьлек эш көне, калып эшләсәләр—бары тик профсоюз рөхсәте һәм һәр сәгате икеләтелгән түләү белән Анын участогында ничә смена булса да, барысы очен дә ул һәм анын ике прорабы жавап бирә. Авария буламы, эштә брак килеп чыгамы яисә бәхетсезлек очрагымы—тәүлекнең теләсә кайсы вакытында: төн уртасымы, тан
алдымы—алардан сорыйлар. Ничек
булдыра алалар, шулай бөтерелделәр. Прораб вагончыгының яртысын йокы бүлмәсе итеп ясадылар, анда һәрвакыт җыеп куелган җәелмә ятак тора; урын-жирне исә тулай торак коменданты атнага бер алыштыра. Бер ул гына түгел, башкалар да шулай. Эш катлаулы, күз-колак булу кирәк... Киеренкелек, нервылар...

Эшеннән тулай торакка Гаяз кичке сигезләрдә кайта, өс-башын алмаштыра да—«Энже бөртеге»нә китә. Кафега жәяүләп ун минутлык юл. Сәгать тугызларда ул инде анда була: дуслары белән кичке аш ашый, бии, аннары нәкъ уникенче яртыда аны дежур машина кереп ала һәм—туп-туры объектка. Кайчакларда шулхәтле китәсе килми, дуслары белән утырасы килә, тик...быргы чакыра, карават көтә. Бу ятак аларнын бетмәс-төкәнмәс гәп темаларына әйләнде. Бер кызнын хәтта, кайчан да булса төнлә объектка килеп чыгып, ни өчен әкияттәге Көллекәй кебек, нәкъ төн уртасында китеп югалуыңны тикшерәчәкмен, дип янаганы да булды. Биюләр, дуслары белән аралашулар эш йөген тартырга көч бирделәр.

Хатнын ахыргы юлларыннан никадәрле шатлык бөркелеп тора!

«Минем бизәк төшерүчеләрем «О, шимбә!» дигән шаян жыр чыгарганнар һәм аны жомгадан жырлый башлыйлар, мин дә яшертен генә шуны көйләп йөрим, житәкчедән башлап, бар хезмәттәшләрем дә җырлыйдыр дигән шигем дә бар,—шимбәләрен икенче сменалар юк.

Хушыгыз. Үбәм, сезнең улыгыз һәм абыегыз Гаяз».

...Бу төндә ул таң беленгәндә генә йоклап китте, һәм күпме елларга беренче тапкыр төшендә үзенең туен күрде. Төсле слайдлардагы кебек, үз тормышын җентекләп карап чыкты. Бары төш кенә—табигатьнең ин тылсымлы, бәһасыз бүләге—үзеңне, эшләгән эшләреңне читтән торып күзәтергә мөмкинлек бирә; тик, ни кызганыч: бу үткәнгә карау, аны берничек тә үзгәртеп булмый инде.

Глория яна гына Әдрән диңгез буе курорты Дубровниктан кайтып төште, анда яшь архитекторларның халыкара конкурсы үткәрелде. Аның яна өйләнешкән парларның туй сәяхәте өчен диңгез буендагы кунакханә проекты Югославиядә Гран-при алган, ә конкурсны оештыручылар ана тагын бер —конкурсның ин сокландыргыч катнашучысына дигән приз тапшырганнар.

Бер итальян фирмасы шунда ук проектны сатып алу турында Глория белән килешү дә төзегән. Кыю, чая итальяннарның, мондый гадәти булмаган кунакханә төзергә нинди уйлар этәрде ? дигән соравына ул:

—Бернинди дә сере юк, синьорлар, минем туй сәяхәтемнең шундый кунакханәдә диңгез буенда тәмамлануын телим,—дип жавап биргән.

—Сезнең исемегез ничек?—дип сораган аннан фирма вәкиле.

—Глория.

—Глория?—дип кабатлап сораган да шатланып кычкырып җибәргән,— Глория! Уйлап та торасы юк—кунакханә өчен моннан да матур исем булмас. Сезне ышандырырга батырчылык итәм. синьорина, без Италиядә һәм Франциядә шундый дистәләгән кунакханәләр төзиячәкбез, фирма проектта бер генә сызыкны да үзгәртмәүне гарантияли.

Фотоаппаратлар ялт-йолт килгән, һәм итальяннар шунда ук төсле фотографияләрне сузып, култамга сораганнар.

Фирма вәкиле фотографияне сузгач, Глория:

—Кунакханәне минем исемем белән атавыгыз өчен мин сезгә бик рәхмәтлемен. тик берәр урынында монограммам булса ярыймы?—Тиз генә фотографиянең икенче ягына фломастеры белән «Энже бөртеге»ндә шифрланган бер монорамманы чыгарып та куйган.

Эшлекле итальян шунда ук:

—Бәлки, синьорина, вывесканы да тәкъдим итәрсез?—дип сораган. Кайсыдыр илтифатлы гына итеп кызга альбом һәм фломастерлар сузган. Глория уйлап та тормый, латинга хас булмаганча хәрефләрне керештереп, исемен язган. Ә сул ягына үзенен монограммасын куйган.

—Ә фоны?—дигән итальян, ашыга-ашыга. Һөнәри әнгәмә киткән

—Алтын йөгертелгән чия кызыл, монограмма—ак белән кара, яшьләрне көтеп торучы яхшылык һәм яманлык символлары—теләсә кайсы хәрефне сайларга була. Бар да минут эчендә башкарылган, тойгыларын тыя алмаган итальян гаҗәпләнүдән һәм шатлыгыннан сызгырып куйган

Шул төндә тулай торакка Гаяз исеменә, мөгаен. Зәркәнт өчен бик сирәк хәлдер, халыкара телеграмма китерделәр. Анда берничә генә сүз язылган: «Гия, сөеклем, мин җиңдем!»

Танышуларына өч ел узса да, кызнын ана беркайчан да алай әйткәне булмады Гаяз Глорияне Ташкент аэропортында каршы алды, һәм андый бәхетле чагын кабат беркайчан да күрергә туры килмәде. Унышны дуслары белән кафеда билгеләп үттеләр. Бушап калган урамнар буйлап озата кайтканда, Гаяз инде күптәннән җыенып та әйтергә кыюлыгы җитмәгән тәкъдимне ясарга булды.

—Глория, чык мина кияүгә.

Әйтерсең лә, анын өчен бу—көтелмәгән хәл. ул туктап калды, кайчандыр кафеда Габдрахман Кадыйровны танцыга чакыргандагы шикелле каушады Озак кына җавап бирмәде, әллә тәкъдимне үлчәп карады, әллә инде, гадәтенчә, үзенен проектлары белән онытылды Әмма юк, ул бернәрсәне дә үлчәмәде дә, архитектура да уенда түгел иде. Ул чынлап та югалып калды Эш белән күмелеп, бар вакытын һәм көчен шуна биргәнгә. Глория хатын, әни, өйдә хуҗабикә булу турында бик аз уйлый иде

—Гия, сөеклем,—диде ул монсу гына. Гаяз анын күзләрендә яшь күрде Мин кирәк микән сон сина* Кара әле мина яхшы итеп, нинди хуҗабикә инде мин? Архитектура белән җенләнгән дуамал, холыксыз тәкәббер бер кеше. Бөтен йөрәгем белән бәхетле итәргә тырышсам да, син бит минем белән җәфа чигәчәксең. Бәхетле гаилә булырыбызга бик икеләнәм. Мин нәрсә генә сөйләсәм дә хәзерге вакытта бик бәхетле, чөнки монарчы мина беркемнең дә тәкъдим ясаганы булмады, күрәсен. башкалар синнән акыллырак булган... Кызның каушавы үтте, ул янәдән төртмә телгә әйләнде.

Гаяз аяк астындагы җирлекне югалтуын сизенде. Бу нәрсә—кире кагумы?

—Син миңа җавап бирмәдең,—диде ул, калтырап киткән тавыш белән.

—Нәрсә булса, шул булыр!—Мизгел эчендә ул үзгәрде, күңеллеләнде — Инде үзен теләп һәлакәт сорыйсын икән, менә сина минем шартым: әгәр бер атнадан кире уйламыйча тәкъдимеңне кабатлыйсын икән, мин сина кияүгә чыгам. Гия, котылу өчен сина мөмкинлек бирергә тиеш ич инде мин.

Прораб вагончыгына тагын бер җәелмә ятак өстәлде. Шимбә дә җиңел түгел. Глория кайтканнан соң. аларнын бер мәртәбә очраша алганнары юк Шимбә планерка озакка сузыласын сизенеп. Гаяз Джумберга шалтыратты Капитанга үзенең уй-ниятләрен сиздерми генә, кафеда зур өстәлгә заказ бирүен үтенде

«Энҗе бөртеге»нә Гаяз бераз соңарып килде Чәчәкләр белән бераз матавык килеп чыкты: кичке базарда ак розалар табылмады, таныш бакчачының өенә барырга туры килде, сабакларын озын калдырып, розаларны куаклардан тыгыз, нәфис бөреләре белән бергә кисеп алдылар

Ул кафега кергәндә, кичә инде башланган иде. Аларнын күнегелгән бүлемендә чытыр ак эскәтер ябылган зур банкет өстәле артында аның дуслары күнел ача. Күзе белән өстәлне айкап чыккач, Гаяз Джумберга карап, рәхмәтле елмайды. Алар еш кына үзләренен компанияләре белән кечкенә генә шатлык һәм уңышларын билгеләп үтәләр иде, шуна күрә бу мәҗлес берәүне дә гаҗәпләндермәде, тик өстәл бүген бәйрәмчә, баерак. Глория Джумбер янәшәсендә утыра, бары тик анын матур ак күлмәге йөзенен сизелер-сизелмәс кенә нервлы аклыгын чагылдыра, Гаяз моны кергәч тә күреп алды. Ул кыз янына килеп, чәчәкләрен сузды. Аларны кабул итеп, кыз рәхмәт йөзеннән башкаларга сиздерми генә анын кулын кысты һәм шау-шу эчендә: «Рәхмәт, сөеклем»,—дип пышылдады.

—Глория, нәрсә, тагын бер проектмы?—дип сорады Тамаз.

Аңа каршы:

—Син үзен шулай ешрак голлар кертсән иде,—дип. Джумбер өстәл янындагыларны бер көлдереп алды.

—Мин аңларга теләр идем, нинди хөрмәттән без шулай матур утырабыз? Гия, әллә сине идарә начальнигы иттеләрме? Әллә безне Зәркәнттә хезмәт хакы буенча рекорд куйган Силкин бригадасына кертә алдынмы?— Джумбернын бүген нәрсә өчен шулай тырышканын беләсе килде.

—Картаясын, капитан, син түгелме соң: ин кирәге—сабырлык, түземлелек, дигән кеше. Капкага болай гына юләр дә кертә ала, ә менә кайчан һәм кая кирәк—бары тик оста гына булдыра. Минем үземнен дә әйтәсем килеп, телем кычытып тора.—Гаяз торып басты да җыелганнарга күз йөртеп чыкты, аннары җитдиләнеп дәвам итте:—Дусларым, мин Глориягә тәкъдим ясадым, һәм бүген сезгә өйләнешүебез турында җиткерәсебез килә.

Өстәл янындә шундый шау-шу күтәрелде ки, хәтта бер мәлгә оркестр да туктап торырга мәҗбүр булды. Роберт, уен кырындагы кебек, яшен тизлегендә урыныннан купты да кемдер: «Шампан шәрабе китерегез!»—дип кычкырганчы, шешәләр тотып килеп тә җитте. Бер өстәлдән икенчесенә: «Гия өйләнә, Глория кияүгә чыга...»—дигән хәбәр таралды. Өстәлнең каршы ягында Джумбер һәм Тамаз янында утырган Глорияне Гаяз белән янәшә утыртырга теләгәннәр иде, кая ул, Тамаз үҗәтләнде:

—Уйламагыз да, Глорияне үз янымнан җибәрмим. Беләбез без Гия ханны, башка беркайчан да бу гүзәл кыз янына утырырга рөхсәт бирмәячәк. Гомумән, ул безгә калым йә йолым түләсен, ин яхшы архитекторыбыз белән аны без таныштырдык бит. Глория, әйт әле!

Глория аны тынычландырды:

— Менә шуна күрә без Гаяз белән болай хәл иттек: сез загста шаһитларыбыз, ә туйда кияү егетләре булырсыз.

—Әгәр алай икән—биреләм, менә урынымны да Гияга бирәм.—Дуслар урыннарын алмаштылар.

Танышлар, күргән-белгәннәр килеп, Гаяз белән Глорияне тәбрикләделәр, туйнын кайчан булачагы белән кызыксындылар. Тамаз, бу сорауны эләктереп альт, җавап бирде:

—Кичке гәҗитләрне карап барыгыз, ашыгыч чыгарылыш булырга мөмкин...

Тәбрик итүчеләр кимеп, өстәл янында әзрәк тынлык урнашкач. Джумбер, Гаязга карап:

—Ә шулай да кайчан?—дип сорады.

Гаяз иңбашларын сикертте.

Шулчак аз сүзле Роберт әйтеп куйды:

—Икенче шимбәгә—нәкъ вакыты дип уйлыйм. Беренчедән, чигерергә бернинди сәбәп юк. икенчедән, чәршәмбедә беренче әйләнештә сонгы
уен, һәм без ике атнага ялга тукталабыз. Шулай итеп, безнен. синен дусларыңның, буш вакыты була, һәм тренерга карап тормый, рәхәтләнеп туй итәчәкбез.Үземне төп хужа дип билгелим,—мин дә гомеремдә бер тапкыр булса да югары вазифада йөрим әле,—ник дигәндә, көз көне сенлемне кияүгә бирдем, бу өлкәдә тәҗрибәм бар. Джумбер, Тамаз, раслагыз әле.

Дуслары, килешеп, башларын селкеделәр.

—Кайда үткәрү турында сорау тумас дип уйлыйм,—әлбәттә, «Энже бөртеге»ндә,—дип дәвам итте Роберт

—Усал телләр Глория махсус үзе өчен төзеде, диячәкләр,—дип бүлдерде Тамаз.

Тик Глория кире какты:

—Юк, Тамаз, кафены мин Гаяз белән очрашу өчен иҗат иттем.

—Сезгә, яңа өйләнешүчеләр, үтенеч бер генә: сишәмбегә кунакларның тулы исемлеге булсын —диде Роберт.

—Роберт, кадерлем, синнән бер нәрсәне генә сорыйм, миннән алда өйләнә күрмә, минем туемда да баш булуыңны телим.—Тамаз иптәшен кочаклап алды.

Андый ыгы-зыгылы атна Глория белән Гаяз тормышында башка кабатланмады. Сишәмбе көнне Глориянен эшенә кафе идеясен яклаган комсомолның шәһәр комитеты секретаре шалтыратты. Башта аны, алда биографиясен үзгәртәчәк фактны комсомолдан яшергәне өчен, жинелчә генә кыздырып алды, аннары комсомол-яшьләр туе булачагын һәм монын инде расланганын, тикшерелергә тиеш түгеллеген җиткерде. Глория аны сүзеннән кире кайтарырга тырышты, шәһәр комитетының туйлардан башка да эшләре җитәрлектер, диде. Ләкин секретарь үз сүзендә нык торды: син,—диде,—комсомолның шәһәр комитеты әгъзасы, кияү—бәя бирүләре буенча яхшы прораб, алдынгы участокны җитәкли,—кыскасы, комсомол туе өчен алардан да яхшы парны табып булмаячак икән.

Чәршәмбе көнге уеннардан соң кафеда утырганда. Роберт Глория белән Гаязга болай диде:

—Башта беренче туй бүләге итеп бүгенге җиңүебезне кабул итегез. Хәзер тыныч күңел белән туй итә алабыз. Финиш безнеке, беренче әйләнеш нәтиҗәләре буенча без зонада—лидерлар. Ә хәзер мин сүзне урынбасарыма— «Энҗе бөртеге» директоры, дустыбыз Бәхтиярга бирәм. һәм шаярулы кул чабулар астында үз урынына утырды.

—Дусларым, Шәрыкта болай диләр: күпме генә хәлвә дип сөйләмә, аннан гына авызга хәлвә тәме кермәс Шуңа күрә мин күп сөйләмим, бары сезне, барысы да тиешле югарылыкта булыр, дип ышандырам Бу безнен кафе коллективы өчен дә—имтихан, бездә туи—беренче мәртәбә. Архитектор Глория шәһәребезгә бүләк ясаган икән, шәһәр рәхмәтсез кала алмый, безнең якларда андый гадәт юк

...Туйдан соң ике көн үткәч, Глориянең өенә җыелдылар, Гаяз да шунда килде. Музыка тыңладылар, күңелле, шау-гөрле туйны искә алдылар.

Шулвакыт Джумбер тәкъдим ясады:

—Ә сезгә туй сәяхәтенә китәргәме әллә, берьюлы эсседән дә качарсыз?

Тамаз кысылмый калмады:

—Итальяннар әле кунакханәне төзеп бетерә алмаганнардыр. дип уйлыйм Глория бит аларны. кайту белән Гияны бәхетле итәм, дип искәртмәде.

—Тиккә генә мин сиңа акыллы киңәшләр бирмим. Тамаз, мин—алтынчы разрядлы балта остасы-штукатур, ә синеке бишенче генә Дөрес әйтәмме. Гия.’. Менэ шулай...Безнең уеннар башланганчы ике атналык буш ара бар, мин бер ун көнгә Гаграга—диңгезгә очмакчы булам. Анда минем туган
тиешле абыем нәкъ диңгез буенда ике катлы аерым йортта яши. Барыбызга бергә шунда китәргәме әллә, дим?

Шулай итеп алар Глория белән диңгезгә барып чыктылар, ике еллык ялларын шунда үткәрделәр. Бу аларның бергә яшәгәндәге иң бәхетле көннәре булды.

Студент елларында Джумбер ялларын Гаграда уздырган, шәһәрне генә түгел, өлкәдәге барлык шәһәрчекләр-курортларны белә, алар белән булганда, күбесен күрсәтергә һәм гагралы дуслары белән таныштырырга өлгерде. Пицунданы, Джумбер киткәннән сон, очраклы рәвештә ачтылар. Ул елларда Гагра белән янәшә Пицунда борынында зур төзелеш жәелә башлап, хәзерге дөнья курорты нигезеннән күтәрелеп кенә килә иде әле.

Глория төзелешнең колачын ошатты, дөрес, уналты катлы корпусларның проектлары аны куандырмады. Аның фикеренчә, бигрәк гади-гадәти һәм бертөсле күренәләр; анын каравы урынын искиткеч дип тапты. Бар территория аша дингез җиле үтә, борынгыдан килгән нарат урманы корпусларга килеп терәлгән. Саф һавада йөрү өчен сукмаклар, аллеялар, юл чатларындагы, мәйданнардагы сынлы сәнгать әсәрләре, ресторан һәм кафелар аны хәйран калдырдылар. Глория бик тиз арада архитекторлар белән танышып алды—аларнын күбесе Тбилисидан иде,—һәм алар еш кына Гаградагы кичләрне бергә үткәрә башладылар. Инде гадәти булмаган ачык төсле ялтыравык белән капланган гипсокерамик әкияти аждаһалар, сигезаяклар, сугыш чукмары әтәчләр, тәкәббер тавислар, йокы баскан ябалаклар, тылсымлы тирмәләр, ак өйләр, саклялар (Кавказдагы тау халыкларының торагы)—Гаградан Пицундага кадәрге автобус тукталышлары—ул вакытларда бик данлыклы Зураб Каргаретели эшләре, беренче мәртәбә очрашканнан соң ук, Глория белән икесе арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашты.

Каргаретели кинәт ниндидер идея белән кабынып китә, андый чакларда аны өстәл янында тотам димә, хәтта иртәнгә кадәр дә сабырлыгы җитми иде. Шунда ук машинасы да табыла, һәм төнлә иҗатчыны, үзенең фикерләрен тикшереп карау өчен. Пицундага илтә. Глория Каргаретели турында: «Хыялый, шашкан,»—ди, һәм, әлбәттә, иҗатчы шундый булырга тиеш, дип саный.

Зәркәнткә алар Тбилиси аша кайттылар. Грузиядә. Тбилисида икесенең дә беренче булулары, һәм бу искиткеч як, аның кешеләренә карата йөрәкләрендә тирән мәхәббәт хисләре алып киттеләр...

...Ул бик иртә уянды, йоклавы да ике-өч сәгатьтән артмагандыр,—яшь чагында Зәркәнттә барлыкка килгән гадәте әле дә дәвам итә. Күршедәге купе ишекләре әле ачылмаганга, проводник Гаязны күргәч шатланды,—сүз алышырга кеше табылды. Тик Гаяз анын белән һава торышы, расписание, алдагы тукталыш турында берничә жөмлә алышты да, бер чәйнек алып, купесына кереп югалды.

Иртәнгә һава җилләткеч сүндерелгән, ул тәрәзәне төшерде. Чүлгә якынлашканнары сизелә, иртә әле яңа гына башланса да, Күлледәге кебек сафлык юк. Карашы тагын диванда тоткарланды, шәт, хат һәм фотографияләрне җыярга, тутырырга кирәктер, тик ниндидер яңа уй аның игътибарын гел читкә юнәлтә.

Үзе дә белми: менә хәзер нигәдер: «Гия, Ташкентта тагын өч көнгә тоткарланам. Проектны ектылар—көрәшәчәкмен»,—дигән телеграмма исенә төште. Андый эчтәлектәге хәбәрләрне Глориядән бер генә һәм Ташкенттан гына алмады, анын яшь бала караган төсле, борчулы, йокысыз төннәрдә тудырган, үстергән проектларының һәрберсе Гаязга таныш иде. Монысында сүз Яшьләр йорты турында бара, Глория аны туйдан соң өч ел
узгач тапшырган иде Бу проектны төзү ана авыр бирелде, берничәсе юкка чыгарылды, һәрберсе дөнья кадәр көчне, иксез-чиксез вакытны алды Ике тапкыр Тбилисига очты, эшен Каргаретели һәм анын дус архитекторларына күрсәтте. Грузиядән канатланып, куен дәфтәрен төрле язмалар, кинәшләр. тәкъдимнәр белән чуарлап кайтты. Менә табылды, ахрысы, дия иде. Атна да үтми, тәмамланып килә торган эш тагын бракка чыгарыла, киңәшләре искергән, күп чәйнәлгән, кирәксез дип. кхен дәфтәрләре чүп чиләгенә оча...

Глория шуны аңлап алды: Зәркәнт үзен күрсәтергә мөмкинлек бирү белән бергә, аны һәр иҗатчыга кирәк булган һөнәри мохиттан, тирәлектән аера икән бит Илнең архитектур уй-фикерләр үзәге саналган урыннарыннан ерак яшәсә дә. ул аларнын «цехлар»ында ниндидер җитди үзгәрешләр булып ятуын сиземли, тоя иде. Ул моны, көтмәгәндә кин янгыраш алып, ниндидер бер калыпка әйләнгән проектлардан анлап алды Архитектурадагы бу яна карашлар, язгы тау ташкыны сыман, бик тиз көч-куәт алып. Глория һич көтмәгәндә килеп керделәр. Ул •талантсыз, сәләтсез, тартмалар, стандарт» ишеләрдән башка ачулы сүзләрне таба алмады. Эшеннән Гаяз кебек үк бик соң кайта, еш кына тавышы карлыккан була,—шулай шул: архитекторлар көрәшсез генә бирелмиләр.

—Гия, сөеклем,—диде ул. дулкынланып.—Мин ничек итеп яна торак массивның проектын раслый алыйм, түшәмнәрне ике ярым метрга кадәр түбәнәйтергә кушалар! Һәм бу безнең Зәркәнттә бит! Болай да суларга һава җитми, җәй буе кырык градус эсселек тора. Өстәлдәге аш савыты урынына люстраны файдаланырга мөмкин, тик безнен Урта Азиядә, күп балалы, зур гаиләле җирдә, санузел белән ваннаны берләштерү бөтенләй башка сыймый Соң, ванна гаиләдә кер юу урыны да булып тора ич?!

Глория кызып китеп, кичке аш турында да онытты

—Ә менә сез. төзүчеләр, ни әйтәсез? Архитекторлар акылдан язган дипме? Үз акылыгыздамы, дисезме? Акыллы да. аннан ни файда сон? Проектка рөхсәт бирмим мин. башка кеше бик теләп башкарсын

Гаяз ул вакытта Глориянен тормышында күп нәрсәне үзгәрткән «архитектур чамасызлык»дигән атаманы исендә калдырды.

Анын хатыны үзе очен берничә төп кагыйдә булдырды һәм аларны Урта Азиядәге эшләре өчен мөһим дип санады. Ул бер генә проектны да яшел зонасыз күз алдына китерми—теге һәр проектта була торган • Зеленстрой»нын күз буяу өчен генә ясалган чәчәк түтәлләре, утыртылган үсемлекләрен түгел, ә Азиядә корылмаларны төп җимерүчеләр булган тузан һәм челләдән саклый һәм тирәсендә кирәкле микроклимат тудыра торган зур бакчалы архитектураны күз уңында тота иде. Үзенен архитектурасын судан, фонтаннардан, арыклардан, каналлардан, тере бакалы савытлардан, эчәргә яраклы су фонтаннарыннан башка фикерли дә алмый, монда ул һәрвакыт суны хөрмәтләгән шәрык архитектурасы традицияләренә таяна. Су мәсьәләсен бөтенләйгә хәл итү өчен.—ул Үзбәкстанда гомере буе эшләргә җыена иде,—Глория архивларда казынды. Хива. Сәмәрканд. Бохара кебек даны таралган шәһәрләрне генә түгел, аз танылган Китаб. Коканд кебекләрне дә йөреп чыкты, өлкәннәрен күреп сөйләште. Аннары үзенчәлекле, үзенә бер төрле формалы, шуның өстенә эстетик вазифаны күздә тоткан хауза—хәзерге бассейннар кебек бернәрсә—иҗат итте

Аның фонтанлы һәм хаузалы паркларында арыганнар, кызыксынучаннар. ял итүчеләр һәм. билгеле инде, гашыйклар очен ял итү урыннары да каралган Урындыклар, зур эскәмияләр, айваннар. бер кешелек, икс компания өчен, бетмәс-төкәнмәс хыял-фантазия һәм кыюлык белән иҗат ителгән бу әйберләр формалары, материаллары белән генә түгел. Глория
тарафыннан гажәеп уйлап урнаштырылуы белән дә сокландыралар. Гүя алар гөмбәләр кебек җир астыннан үсеп чыкканнар, урыннары нәкъ шунда кебек, бик табигый күренәләр. Шәрык халкынын фонтаннарга мәхәббәтен аңлап һәм кичләрен алар янына кеше җыелганын күреп, ул фонтан тирәли су тамчылары чәчрәми торган аралыкта, беркемгә дә комачауламый ял итәр өчен өзек-өзек эскәмияләр куярга уйлады. Гашыйклар өчен куелган чатыр- беседкалары белән дә шаккатырды. Алар шәрык әкиятләре битләреннән туры җиргә төшкәннәрмени: жинел. челтәрле-бизәкле, язларын виноград агачлары, үрмәле үсемлекләр белән чорналган, роза чәчкәләре...

Глория, бездә, кызганычка күрә, паркларны камилләштерү буенча архитекторлар аз, кайчан да булса житди заказ ала калса—корылмалар янына чып-чын сквер утыртасы—кемгә мөрәжәгать итәргә, бергәләп эшләргә кемне чакырырга белмәссең, дип зарланды. Бу турыда ул еш кабатлады. Шәһәр төзелгәнче, башта читендә парк утыртырга кирәк, ул тыныч кына күтәрелеп килгәндә, шәһәр анын янына килеп җитәчәк. Үзе өчен, барыбер кирәк булачак дигән ышаныч белән, парк мәдәниятен дә өйрәнде. Ташкентка. Ботаника бакчасына. Шредер институтына еш йөрде һәм Урта Азиянең агачлары, куаклары, чәчәкләре турында шактый мәгълүмат туплады, һәрхәлдә, ул сайлаган агачлар бина тирәсендә матур күренеш-пейзаж тудырыр өчен ничә ел кирәген төгәл белә иде.

Тик Глория нык игътибар биргән агачлар һәм су, шулай да, әйтик, бинаның үзен чолгап алу өчен генә хезмәт итәләр. Эшендә чагылып-чагылып киткән яшьлегенә, хатын-кыз романтикасына карамастан, Глориядә барыннан да элек ирләргә хас акылга муафыйклык, ирләрчә исәп-хисаплы булу тоемлана иде Гаяз хәтерли, бервакыт Гаграда өстәл артында утырганда, Зураб Каргаретели болай дигән иде: «Мина авторы куелмаган проектка күз ташлау да житә, ул ирләр хезмәтеме, хатын-кызныкымы—бервакытта да ялгышмыйча әйтәм». Зурабнын дуслары—алар да архитекторлар—ул вакытта көлештеләр дә андый тоемлаунын бер аңа гына бирелмәгәнен әйттеләр.Үзенсн хезмәтләрен архитектур конкурсларга җибәргән Глория ничә мәртәбәләр: «Хөрмәтле иптәш Караян. » («Дорогой товарищ Караян...») дигән сүзләр белән башланган жаваплар алганы бар. Ә бит бу конкурсларның жюриенда шулай ук үзләрен бернинди авырлыксыз ирләр эшен хатын-кызныкыннан жинел аерабыз дигән кешеләр утыргандыр

Глориядәге ирләрчә фикерләү алымын башта ук, аларнын беренче танышу кичендә «Энже бөртеге» турында сөйләгәндә үк сизеп алды, һәм соңрак та моңа бер генә инанмады: өйләнешкәннән сон, ул инде хатынының кызыксынулары белән яшәде, архитектура турында теләсә кайсы дипломлы белгечне урынына утырта ала иде. чөнки Глориягә тагын бер сәләт—мәсьәләнең асылын ачып бирә алырлык педагоглык таланты да бирелгән. Әмма Глория, бернигә карамастан, чын хатын-кыз булып кала белде. Гаяз шуны аңлады: аның архитектурасында, һичшиксез, бер генә талантлы ир-атка да бирелмәгән нәрсәдер катнашырга тиеш иде—аның бергә берләшкән хатын-кыз табигыйлеге, сокландыргыч тәэсирлелеге, зәвыгы һәм холык-фигыле чагылыш табарга тиеш. Ул, ярсып, эшенә тулысынча бирелде, хәтта вакыт-вакыт ире, гаиләсе, өе турында да онытты. Бу акыллылык, киләчәк буын алдында җаваплылык хисе, минутлык табыш- файдалар артыннан кумау—ана төп кагыйдәләрне эшләргә мөмкинлек бирделәр, теләсә кайсы очракларда ул шуларга таянды. Анын ышануынча. Урта Азиядә шәхси проект буенча төзелә торган биналар, шәһәрнең йөзен күрсәтә торган корылмалар өчен, эссегә һәм тузанга азрак бирешә торган материалларны гына яраклы дип табалар: югары сыйфатлы ачык төстәге кирпеч, таш—шомартылган булуы мәслихәт, һәм металл...кызыл бакырнын.
цинкнын, кургашның, алюминийның юка табаклары, аларнын эретмәләре... Бу материалларның һәркайсы үзенчә яраклы, тик Глория атарны берләштерү яхшырак дип саный. Эш барышында ул болытларга утырып йөзмәде, проектка көндез чыра яндырып та эзләп табылмаганнарны тутырмады—Урта Азиядә яхшы кирпечтән башкалары җитәрлек иде. Безнен архитектура өчен гадәти булмаган төсле металлны—Глория анда киләчәкне күрә—ул эшләп чыгарылган Зәркәнтгә яшәгәнгә күрә генә кулланырга булды. Кайчакларда үкенечле итеп: «Архитектурага ун ел сонга калдым»,—дип әйтеп куя. Яшьләр йортын проектлаштырганда, Глория төзелештә блок, бетон, күчерелмә калып-тышча, яна тышлау материаллары, пыяла кулланып эшләү вакыты җиткәнен, әлбәттә, белә иде. Серияләп төзү, йортлар салу комбинатлары чоры икәнен белә иде һәм еш кына кулына карандашын тотып, карар күзгә арзан материалларның бик кыска аралыкта гына файда китерүен, еллар үткән саен, төзекләндерүгә әллә ничә мәртәбә күбрәк чыгым китәчәген, дистә елларга исәпләп чыгарылган төзү материаллары күпкә отышлы икәнен исәпләп тә күрсәтте. «Саран ике тапкыр түләр, дип архитектура турында әйтелгән»,—ди ул, үзенен хаклы икәнлегенә ышандырып

Мәкаләләренең берсендә, шунын кадәрле эссе һәм кояшлы Урта Азия өчен ул бөтенләй зарарлы дип, Глория пыяла турындагы фикерен ачык һәм кискен итеп әйтеп бирде. Беренче шатлык-куанычлар узуга, барлык проблемалары белән җылыту мәсьәләсе алга килеп басачак: анын фикеремчә, пыяла биналарны җылыту—урамга ягу белән бер. Ә аквариумдагы кеше,—ди ул,—архитекторның ирексезләвенә дучар ителә. Бу мәкаләсе басылгач, анын белән күнелсезлекләр башланды: архитекторлар берлеге Глорияне киң колачлы төзелеш куйган заман таләпләрен анламый. архитектураның киләчәге булган яңа төр материалларны дөрес бәяләми, дип гаепләп чыкты Гаяз Глориянен җавап язганын да хәтерли, ул нибары бер җөмләдән тора иде: «Архитектор алдында һәрвакыт бер бурыч торды һәм торачак: матур, яхшы сыйфатлы, гасырлар буена чыдарлык итеп төзү». Әмма Гаяз хатны тартмага салырга барган җиреннән—кире уйлады, җибәрмәде, чөнки чамалый иде: яшьләрнең кыюлыгын, дорфалыгын кичермиләр

... Менә хәзер, күп еллар узгач, коридорда тәрәзә янында басып торганда, Глориянен үз карашын яклап көрәшүен күз алдына китерде, анын күпчелек очракта дөрес булуын таный, гәрчә ул вакытта да анын карашлары һәм идеяләренең дөреслегендә шикләнмәде

Ул, җир тетрәгәннән сон. Ташкентта төзелгән бик күп биналарны исенә төшерде. Кайсыдыр ун ел эчендә бетон һәм тышлау материаллары яндылар, искерделәр—аларга инде берничек тә ярдә.м итеп булмый иде. Күп катлы йортларның заманча һәм арзанлы тоелган чынаяк кирпеч, кафельләре кубып төшә, ә хәзер башка сыймаслык биеклектәге бер плитканы алыштыру йөзләрчә сумнарга төшә, хәл ителмәслек технологик мәсьәлә булып тоела

Гаяз шулай ук Глориянен Яшьләр йорты турында янып эшләгәнен хәтерли, ул ана туйлар узуга тотынган иде. Өч ел буена тырышты хатыны, өйләрендә булган бер генә очрашу да проект турында әңгәмәдән башка тәмамланмады. Тамаз шаярткан да иде әле, Глория архитектура турында шулкадәр мавыктыргыч сөйләп, футбол җанатарларын да үзенә каратып бетерер, дигән иде. Ә Глория сагышлы гына «Мина сезгә биргән кебек стадион бирсәләрме, халыкка чыга алсаммы, балам күк күргән һәрбер проектымны яклый белер идем!» Кайчакларда ана берәрсе читләтеп -Менә синен, үз канаты астына алучын, укытучың булса иде»,—дип куя Мона каршы Глория: «Минем химаячым кин катлау халык булсын иде».-дип җавап кайтара иде. Ул һәрвакыт, мгнем тыңлаучыларым аз дип өзгәләнде.
Бәлки, үзенен беренче уңышлы проектын һәм аны ижатынын төплелегенә ышандыруын оныта алмагандыр?

Яшьләр йортына вакланып шомартылган таш кисәкләре, югары сортлы ачык төстәге кирпеч һәм Зәркәнтнен барлык төсле металлын диярлек «тутырды», шулай да кызыл бакырны күбрәк кулланды, чөнки бакыр— Шәрык металлы, дип саный иде. Глория бу вакытка Үзбәкстанны әйләнеп чыкты һәм җәен «тир»гә батмаган бер генә заманча бина да күрмәдем дип раслады, ул чакларда көнкүреш кондиционерлары турында сүз дә юк иде әле. Аны бигрәк тә биналарда җиләслек булдыру мәсьәләсе борчыды. Болай дип шаярта иде: «Мәсәлән, концерт залларын кабул иткәндә, зурмы ул, кечкенәме, комиссия теләсә нәрсәгә: идәннәргә, түшәмгә, баскычларга игътибар итәргә мөмкин, тик ин әһәмиятлесе булырга тиешле ишетелеш- янгыраш читтә кала. Шуна «яңгырап торган» заллар бармак белән генә санарлык, ышанмаган кеше артистлардан сорасын. «Тагын шуна игътибар итте: хәзерге заманча архитектурада тулы элемент—түбә югалган. Шул нәрсә Глорияне яна идеягә этәрде. Башта ул түбәне гади генә—кояш нурларын көзгедәге кебек чагылдыра торган цинк калайлардан эшләргә уйлады. Тик Яшьләр сараен романтик бина итеп күзаллады, тышкы кыяфәте белән үк яшьләрне җәлеп итүен теләде, шуңа гадәти түбәне кире какты. Ә идеяне ана Гаяз бирде: нигә кафесын түбәдә ясамаска?

Мәйданны урынлы куллану төп кагыйдәләренең берсе булса да: «Чынлап та, нигә шулай итмәскә?»—дигән уй килде аның башына. Кафены тиз сызгалады, ин әһәмиятлесе—түбә-чатыр уйлап тапты, ул кафены гына түгел, бар корылманы каплап торачак иде Кафе шәрыкка тартым булачак, хром белән капланган цинк түбә-чатыр милли үзбәк нәкышы—ганч белән бизәлгән бик күп баганаларга таяначак. Глория бу элементны үзе яратып өлгергән Сәмәрканд мәчетеннән алуын яшермәде. Аның уйлавынча, түбә шунда ук ике проблеманы хәл итәчәк: кояшның иң эссе, туры нурларын кире кайтара һәм бинаны җилләтә торган даими аэродинамик һава ташкынын булдыра. Кафеның исеме дә менә шуннан туды—«Йомшак җил»—эссе якларда анысы да ярап куя. Глория монын белән генә тукталып калмады: әлеге дә баягы Гаяз тәкъдиме белән, заман нормативларына таянып, диварларның калынлыгын арттырды һәм, җәйләрен бинаны салкынча тоту максатында, салкын су әйләнеп йөрсен өчен, торбалар урнаштырды. Бизәлеш, баскычлар Глориягә җиңел бирелде: фантазиягә бай иде ул. Гаяз, анын көтелмәгәндә туган чишелешләрен әкренләп кенә язып барды, бу язмаларның бер тапкыр гына кирәге чыкмагандыр. Гаяз шуны аңлады: архитектурада да фикер шигъри юлларга охшаган икән, вакытында язып куймасаң—кабат искә төшерермен димә.

Иркен холлнын зур диварын «Мото куучылар» дигән мозаик панно бизәргә тиеш иде. Глория узыш юлларына хирыслыгын һич оныта алмады. Тизлеккә мөкиббән Зураб Каргаретели панноны үзе ясарга вәгъдә бирде. Гаязга проект тулысы белән ошады: кафе да. түбәсе дә, концерт залы да, барыннан да бигрәк холл: анда ваткаланган ташларга икенче каттан, шыбырдап, шарлавык агып тора, хауз кырыенда фонтан сиптерә, үтә күренмәле шахталардан бина буйлап, кунакларны холлдан «Йомшак җил»гә тавышсыз гына лифтлар ташып торачак.

«Вакытында туарга» дигән гыйбарәгә Гаяз элек игътибар бирми иде, бәлки, еш кына тиктомалдан искә алынганга һәм романтик чорларга кагылганга шулай булгандыр, чөнки ул чакларда мушкетер булырга яисә Чапаев белән янәшә ат өстендә чабарга телисең, ә кызлар исә сарайларда үтә торган баллар, үзләре өчен дуэльләрдә көч сынашулары, иртә беләнгә алар өчен мәхәббәт газаплары кичерүчеләрнең кәрзин-кәрзин чәчкәләр

җибәрүләре турында хыялланалар... Ә бит бу тәгъбир, барыннан да элек, кемнеңдер фаҗигале язмышы аркасында тугандыр. Гаяз үз заманыннан артта калганнарны наданнар—алар күпчелек, мона әллә ни кайгырмыйлар—дип саный, ә вакытны узып китүче кешеләр—азчылык, аларынын язмышлары йә бөек була, йә фаҗигале тәмамлана, әгәр дә беркем аларны анламаса, яклап чыкмаса, хәтта вакыт та кайчакларда андыйларнын хаклылыгын раслый алмый.

Гаяз гәрчә институтта укып, төгәл биш ел Себернен мәдәният үзәге дип саналган Омскида яшәсә дә, үзен әллә ни мәдәниятле кеше дип мактана алмый. Шулай ук аның күп кенә иптәшләре, курсташлары, кулларын йөрәгенә куеп, үзләрен мәдәниятле дип атарлар иде микән? Болай, тышкы билгеләр турында нәрсәдер укыдылар, нидер күрделәр, галстук бәйләргә өйрәнделәр һәм бар белгәннәре таушалып беткән «Яхшы тон кагыйдәләре» дигән китаптан, ул да күбесенчә салоннарда үз-үзенне тоту кагыйдәләрен пропагандалый, алар укыганда ук җиргә сеңгәндәй юкка чыктылар, һәм мондый укулар кешене, тәрбияле дип данын чыгарудан битәр, киресенчә, бик җинел генә унайсыз хәлдә калдыруы ихтимал Ә бит алар югары белемле кешеләр! Билгеле, аның буынынын мәдәният өлкәсендә нәрсәнедер алып бетерә алмавының сәбәпләре күп төрле—объективлары да, субъективлары да бар: студентларның өчтән икесе стипендия хисабына гына яшәделәр, аларда, ничек кенә булса да институтны ташламаска, дигән уй иде, ләкин хәзер бу аклану өчен сәбәп түгел. Бәлки, алар ул вакытта бик модалы булган «физиклар—лириклар» формуласы артына качканнардыр? Техник фәннәрне үзләштерүчеләр—нәрсәгә ул безгә шигърият, сынлы сәнгать, музыка, скульптура дигәннәрдер? Жәл, ул чакта мондый фикернен шактый зыянлы булуы турында уйлап бетермәгәннәр Иң беренчесе— аны Гаяз хәзер генә аңлады—акыл, рух дигәннәре институт һәм тулай торакларның диварларында да булмаган икән бит. Әлбәттә, анда башка студентлар да укыды, алар үзләрен «элита» дип санап, Гаяз кебекләрне «колхозчылар» дип ирештерә иделәр. Тик болар үзләрен фидакарьләр итеп күрсәтеп мәшәкатьләнмәделәр, аерым, үзләренә охшашлар белән аралашып яшәделәр. Әйләнә-тирә, мохит—мәдәният таратучы, ул теләсә кайсы акыллы трактаттан әһәмиятлерәк. Ул моңа Зәркәнттә, уйламаганда Джумбер компаниясенә эләккәч төшенде. Тбилисидан килгән югары белемле—Джумбер белән Роберт музыкаль мәктәп тә тәмамлаганнар, егетләрдән башка тагын табиблар, музыкантлар, педагоглар—гомумән, яна каланың яшь зыялылары шактый иде. Тик ул аларга караганда, Глориядән күбрәк мәгълүмат алды, әйтерсең, тормыш үзе кыз янәшәсендә ана шәхес буларак баерга мөмкинлек тудырды.

Яшьләрнең өй китапханәсендә үз чорында тумаган кешеләр турында китаплар бар иде. Бу чор һәм эпохалар буенча эш итүне аңлатмый, таланты көч җыйган, программалы эшләр, идеяләр белән килгән кешегә ун еллар да җитә ала. Ун еллыкны көтү һәм көрәшү һәркемгә бирелмәгән, кеше чигенмәскә, ә сынарга мөмкин.

Глориянең Яшьләр сарае проекты расланмады: айсбергка таба барган караб кебек, ул әле яңарак кына чыккан «архитектурада чаманы белмәү» дигән карарга «килеп бәрелде». Һәрвакытгагыча. тулаем алганда, гадел һәм үз вакытында башланган эштә арттырып җибәрү, артык гадиләштерүләр башланды. Аны сайлап алулары, Глориянең аңлавынча, очраклы хәл. кемнең дә булса үзенә карата явыз ниятен күрмәде—язмыш, бары тик язмыш шаяруы. Дөрес, аның проектында, яна карардан чыгып фикер йөрткәндә, чамадан тышлары җитәрлек иде.

Кыю. искитәрлек, матур? Болар барысы да комиссиягә рөхсәт ителмәслек
купшылык, зиннәтлелек булып тоелды. Ә залны җиләсләндерү нияте? Дворяннарча иркәлек дип тамга сугылды һәм кабул ителмәде. Лифтлар, шарлавыклар, эчке хаузалар. фонтаннар? Яшьләр сараендамы? Әле барлык картада да урын алмаган Зәркәнттә? Барысы да. хәтта фикер дә алышып тормыйча, шунда ук кире кагылды. Ни гаҗәп: < Мото куучылар» турында бәхәс барыннан озак барды... Металлурглар шәһәренең Яшьләр сараенда узышчылар? Глория: «Тизлек, узышу—яшьлек, вакыт, чор символлары ул»,-дип аңлатырга тырышты. Комиссия җитәкчеләреннән берсе, кин күңеллеләнеп: «Панно—ин мөһиме түгел, аны үзгәртергә була,—диде һәм, үзенең карашынча, бәяләп бетергесез идеясен бирде,—диварның буеннан- буена ялкын сипкән бакыр фонында, кулына кисәвен тоттырып, шат күңелле металлург рәсемен ясарга да куярга». Куанычыннан һәм уйлап таба алуыннан, үзе дә Зәркәнт бакыры сыман балкыды. Глория тыелып кала алмады, кискен генә: «Бу сезне ванна янында кулыгызга чебен үтергеч тоттырып рәсемләү белән бер. чөнки бакырны Зәркәнттә химик ысул белән гальваник ванналарда табалар, ә ул ванналар өйнеке белән бик охшаш, бераз зуррак һәм агрессив тирәлеккә каршы тору өчен винипласт белән тышланган, димәк, бакырны табуда бернинди геройлык юк, дөрес, тагын бер аерма—зөбәрҗәт төсендәге матур измә—агулы». Бу каршы чыгыш белән ябырылу комиссия рәисенен, кемнен диген әле—күп хезмәтләр күрсәтеп дан казанган скульпторны, кәйлә яки чүкеч тоткан ир-атларны, кулларында ишкәк йә сөт чиләге булган хатын-кызларны сурәтләгән—заказ бирүче ничек тели, бары бүгенге тормыш кына «чагылдырылсын»—бик күп композицияләр авторының хәтерен калдырды.

Әгәр Глория үзен башкачарак тоткан булса, бәлки, проектның «януы» анын өчен ул хәтле авыр да булмас иде. Күңеленнән яңа карар куйган максат һәм бурычларны бик яхшы аңлады, ин беренче чиратта архитекторларның тырышлыклары, көче нәрсәгә юнәлтелергә тиешлеген дә төшенде. Күпләр, бик күпләр әле гомуми тулай торакларда, ә Урта Азиядә саман, балчык белән сыланган өйләрдә яшиләр. Бу проблеманы тиз хәл итәргә кирәклеген дә белә, тик шундый гади, әйтергә кирәк, чыдамлыкны, ныклыкны, матурлык, уңайлылыкны билгели торган элементлар салынган проектлардан баш тартулары берничек тә аңына барып җитә алмады.

Бу карашка ул проектны яклау барышында да ышандырырга тырышты, әмма, күрәсен. идеясе унышсызлыкка дучар булды дип уйлап, турысын ярырга тотынды һәм анын кызуы, ярсуы бөтен чикләрне узып китте. Аннары шәхесләргә күчеп, комиссия рәисен талантсызлыкта, булдыксызлыкта гаепләүгә күчте, үзенен проектының вакыты киләсенә тулысыңча ышануын әйтеп, усал һәм килешмәүчән тон белән тәмамлады. Бу чыгышы Глориягә бик кыйммәткә төште: аны архитектураның юнәлеш бирүче карарының бар пунктлары буенча «үтергеч» гөнаһларында гаепләделәр.

Туйдан соңгы дүртенче ел алар өчен бөтенләй унышсыз булды. Иртә язда, футбол сезоны башланып китүгә, компаниянең җаны—шаян, мәзәкчән күңелле һәм юмарт Тамаз җитди җәрәхәт алды. Өч ай буе Ташкентнын травмотология институтында сынган җирен дәвалатты һәм аннан инвалид булып чыкты. Ябыгып, суырылып калган Тамазга каравы жәл иде, кулында —табиблар ана гомере буе кирәк булачак дип ышанырга мәҗбүр иткән таяк. «Энже бөртеге»ндә уздырылган озату кичәсе, һәркем булдыра алган кадәрле шат күңелле булырга тырышса да, күбрәк искә алу мәҗлесенә охшап калды, табында һичкем җинә алмаслык сагыш урнашты. Тамазны озатканда, нинди дус компанияләренең әкренләп тарала, шунын белән бергә яшьлекләренен дә артта кала баруын тойдылар. Алар гомерләренен яңа этабына керделәр, анда зарыгып көтүләр дә, өметләр дә аз, ин яхшы дуслар югала бара;

 

кемнеңдер төн уртасында шаяртып чылтыратуы да сөенеч китерми, инде артка борылып карана башлыйсын: кичә нәрсә эшләнеп бетмәде дисен, үтәлмәсә дә бернинди авырту, сагыш сизмисен. Әнә шундый кәеф белән уратылган Тамаз, бу шәһәрдә анын яшьлеге бергә үткән күпләрне сонгы тапкыр күрүен аңласа да шаяртып маташты:

—Начардан башка яхшы була алмый, егетләр. Өйдә сөенерләр инде, менә, ниһаять, футболны ташлады диярләр, мин бит юрист, бөтен көчемне Фемидага бирермен Ин башта бюрократлардан пенсиямне судлашырга туры килер, мин эчеп-исереп түгел, уннарча мен кешенен күз алдында гарип калдым: шулай итеп, ярты еллык практика белән тәэмин ителәм. дип санагыз. Мин сездән шуны сорыйм, дусларым, йөзләрегездәге кайгы- хәсрәтне алып ташлагыз, минем белән бик үк күнелле булмаган хәл килеп чыкса да. футболга яшьлегемнең иң матур елларын багышлавыма һич үкенмим Футбол—минем мавыгуым, рухи күтәренкелегем. Глория, синен өчен архитектура ни-нәрсә булса, футбол да минем өчен шулай

Иртән Тамаз кайтып китте, һәм компания шуннан соң беркайчан да элеккечә тулы составта жыела алмады. Әкрен генә, берәмләп, йә парлы-парлы өстәл янындагы очрашулардан төшеп кала бардылар һәм әйтерсең лә чоңгылга туры килделәр—сәер генә юкка чыктылар, бу кеп-кечкенә шәһәрдә бит

Шул ук елда гигант комбинатның сонгы—өченче чиратын тапшырдылар, һәм һәрвакыттагыча эшләтә башлау алдыннан көне-төне кайтып кермәделәр. Гаяз элеккечә, тик хәзер икеләтә арггырылган. хуҗалык исәбенә күчерелгән участок белән җитәкчелек итә, эшләре күләме ягыннан Зәркәнтнен кайбер төзелеш-монтаж идарәләрен узып та китә иде Шунын кадәр стажы һәм тәҗрибәсе белән инде ана күптән күпсанлы СМУларнын берсен җитәкләргә була, тик җитәкчеләргә яхшырак күренә: бер сызыкка югары хезмәткәргә караганда, шундый җаваплы объектта участок начальнигы мөһимрәк һәм кирәгрәктер -Көт,—диделәр ана,—үзенә язылган беркая да китмәс». Ә ул ашыкмады, үзен тиешле урынында итеп тойды, менә дигән ирләр эше белән шөгыльләнүен андый иде.

Комбинатны практик файдалануга тапшыру—дәүләт күләмендәге вакыйга, һәм бу датага төзүчеләр генә түгел, бөтен шәһәр әзерләнде. Монтажчылар төзелешне бер елга алдан тәмамлады, шуна аларны күп күләмдәге премияләр көтә. Гәрчә Гаязга да андый акчалар комачауламас иде,—хатыны Яшьләр сарае проектын тапшырганнан сон . тагын ике еллык ялларын алып. Глориянен дуслары—грузин архитекторлары чакыруы буенча Гаграга барырга җыеналар.

Күп кенә төзүчеләрне орден һәм медальләр белән бүләклиләр икән, кемнедер Хезмәт Героена тәкъдим итәләр кебек имеш-мимешләр таралды. Вакыты якынлашкан саен, бүләк эләгәселәрнен фамилияләре ешрак яңгырады. Телдәге исемлектә Исламов та искә алынды.

Беркөнне идарәнең кадрлар буенча инженеры—янасы, теге дипломын алып карагач: -Акыллы, алайса», дигәне түгел—сер итеп кенә Гаязга документлар әзерләнүе турында пышылдады. Глориягә ул берсе турында да: кадрлар буенча инженерның сүзләрен дә. үзенең дә бүләк аласы бик килүен дә әйтмәде Гәрчә анын башыннан Күлледә яшәгәндә үсмер чактагы-үзенен беренче хезмәт орденын утызда эшләп алу хыялы башыннан чыкмады. Орден Гаязга әтисе алдында ин нигезле исәп-хисабы булыр иде. Документларны шәһәр комитетына биргәннән соң. сер калмады, инде барысы да бүләккә аларның идарәсеннән бизәүчеләр бригадиры—үзенен туган кышлагыннан дистәләгән кызларга төзелеш юлын күрсәткән Зөлфия Батырова һәм Исламов тәкъдим ителгәнен беләләр иде инде. Икесе дә—комбинатның беренче чиратыннан ук төзелештә

з. .к у., j* ю

 

Шулай да Исламовнын документларын кире бордылар. Юк. лаек булмаганга, орденга хакы юклыкка түгел—гади генә итеп, эшче кандидатурасы кирәк, диделәр. Күрәсен, башка идарә һәм трестларда җитәкчеләрне бүләкләүгә куйганда тырышыбрак җибәргәннәрме—артыгын шаярганнар. Ә бәлки, очраклы хәл генәдер. Ашыгыч рәвештә танылган бригадир, шәһәр советы депутаты Силкинга документлар тутырдылар.

Ничәдер еллардан сон курсташларның язмышлары менә шулай сәер итеп кабаттан килеп кушылды. Югары орден—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Юрий Силкинга эләкте. Гаязның үпкәсе бик озакка сузылды. Силкин «чәчәк атты». Бакчасы булган ике катлы коттеджга күченде, ике еллап инде шәхси «Волга»сында йөри һәм республиканың эшче делегациясе составында берничә мәртәбә чит илләрдә булды.

Унышсызлыгы, Гаяз шулай санады, үзе артыннан хатыныныкын да ияртте. Глория Гаязның сөйләүләре аша анын әтисенең һәм абыйларының үлеменнән хәбәрдар иде, иренен шулай ук нәселне, фамилияне дәвам итүче бердәнбер ир заты итеп санавын да белә, аның өчен бала, малай, кечкенә Исламовнын нәрсә анлатуын да төшенә. Иренен бала турындагы хыялын никадәр уртаклашса да, эше бар нәрсәгә киртә булып тора. Ул һаман: «Әз генә сабыр ит, менә Яшьләр сараен тәмамлыйм да эштән туктап торам: үрнәк хатын, хужабикә, әни булам»,—дип сүз бирә. Проектны якларга киткәндә, ул иренә үзенен балага узуын әйтте. Менә ни өчен, телеграмманы алгач, Гаяз бик борчылып, Ташкентка ашкынды. Иренен игътибары Глориянен күнелен нечкәртеп җибәрде, ул яшь аралаш елмаеп: «Исәр, икенче ай гына бит әле, минем дулкынлануларым нәни Исламовка һич тә зыян китерми»,—диде. Алар уллары буласына икесе дә шикләнмәделәр.

Ташкенттан буш кул белән кайттылар. Хатыны үзенен җиңелүе белән килешкән кебек. Гаяз аны тынычландырды: «Менә ике атнадан, комбинатны файдалануга тапшыруга, Гаграга китәрбез. Ял итәрбез, аннан күз күрер тагын».

Көтмәгәндә, кайтуына ике көн дигәндә, Глория ял алды һәм Мәскәүгә китәсен, комбинатның өченче чиратын тапшыру тантанасына кайтып җитәсен әйтте. Гаяз ни тырышмасын—аны туктата алмады. Глория, ахырына кадәр көрәшәсем килә. диде. Зур кунаклар килүен көтеп, тантананы ике тапкыр кичектерделәр. Глория кайтмады, сирәк кенә шалтыраткалады, хәбәрләр куанырлык түгел иде. Гаяз объектны дәүләт комиссиясенә тапшыргач, ни теләсә дә хатыны янына бара алмады. Глория Зәркәнткә, телеграмма биреп тормый-нитми, ай ярымнан кайтып төште, ябыккан, борчулы. Кыяфәтеннән күренеп тора: юлы уңмаган, бусагадан атлауга, ул иренен муенына сарылды һәм үксеп елап җибәрде. Озак үкседе—Мәскәүдә үзенә бушанырга юл куймаган горур Глория хисләренә ирек бирде. Гаяз, кулларына күтәреп, аны диванга илтеп салды. Иренең беләгендә яткан килеш, тәмам хәлсезләнеп калган Глория йокымсырады. Төн уртасында кинәт уянып китте, әйтерсен күзен дә йомарга өлгермәгән, төшенкелеккә бирелгән кыяфәттә:

—Гия. мин Мәскәүдә синен улыңны үтердем...—диде.

Гаяз төзәтә алмаслык нәрсәдер булганын сизенгән иде, көч-хәлгә кыргый тавыш белән кычкырып җибәрүдән тыелып калды һәм үзендә, әрнүдән, ачынудан тыны кысылып, янәдән бәргәләнеп үксергә тотынган авыру хатынын тынычландырырлык көч таба алды. Шул чакта нишләргә белмәгән, арыган-талчыккан Глориягә ачы үпкә-шелтә сүзләре әйтми калырга көч таба алуы өчен, язмышына гомере буе рәхмәтле булды. Хатыны өч көн урыныннан тормады, өйдән чыкмады. Гаяз ял алып, анын янында булды.

Глориясе әзрәк үз хәленә кайтуга, диңгезгә китәргә җыендылар. Гаграда фатирны Джумбернын агасы Дато Джешкарианинын кунакчыл йортыннан ерактарак—шәһәрнең икенче ягында сайладылар, мондый төшенке күңел белән үзләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләрнең кәефләрен җибәрәселәре килмәде. Халык күп җыелган урыннарда да күренмәскә тырыштылар. Көннәрен комлыкта үткәрделәр, әмма кайчандыр бу урыннарда үзләрен бик бәхетле һәм рәхәт хис иткәннәре турында телгә алырга да курыктылар; әйләнә-тирәне мондагылардан ким белмәсәләр дә. беркая да бармадылар, хәтта авызларыннан Пицунда дигән сүз дә чыкмады. Кичләрен бер үк ресторанга йөрделәр, анда аларнын фатир хуҗасы официантка булып эшләгәнгә, террасаның почмагындарак торган өстәлдә кичке сменада һәркөнне «Заказ бирелгән» дигән язу тора, бу—аларнын урыны иде.

Сәер: элегрәк уен-көлке белән вакыт үткәне сизелми дә иде. хәзер дә кичләр, өстәл яны шау-гөр килмәсә дә, бик тиз кимиләр, тик икенче террасадан ишетелгән музыка да аларны урыннарыннан кузгата алмады. Икесенен дә эчләрендә нидер өзелгән төсле, алар хәлсезләнеп калган карт белән карчык шикелле, бер-берсенә таяныч булырга тырыштылар. Сөйләшер теманы да үзләренең тормышыннан читтәрәкне сайладылар. Ул җәйдә, һәр кич. террасада, шәфәкъка сокланып, әдәбият турында гәп кордылар, хәер, күбрәк Глория сойләде. ә Гаяз, теге вакытта «Энҗе бөртеге»ндә беренче очрашкандагы кебек, әкренләп булса да тормышка кайтучы чибәр, гүзәл хатыныннан күзен дә ала алмыйча тынлап утырды.

Өйләренә сентябрьдә. Зәркәнгтә һәркемне йөдәтеп бетергән эсселек кимегән һәм озакка сузыла торган җылы көз ае кергәч. Үзбәкстанда табигатьнең ин гаҗәеп чорында кайтып төштеләр. Шау-шусыз, берәүне дә кисәтеп тормыйча, хәбәрсез-нисез. Кайту хөрмәтенә, элеккеге кебек, ойгә яки кафега кунаклар да дәшеп тормадылар. Футбол командасының читтә уйнаганын беләләр иде.

Төнлә телефон шалтыравыннан уянып киттеләр. Шалтыратучы— Павлодардан Джумбер иде.

Алар моңа шулхәтле куандылар, йокыга китә алмый шул турыда сөйләшеп яттылар. Югыйсә шалтырату шатлык алып килмәде—киресенчә Джумбер Робертны »Пахтакор»га алулары турында хәбәр итте, аларнын уң кырый һөҗүмчеләре җәрәхәт алган икән, тренерлар советы «Металлург» футболчысына тукталган

Команда Павлодардан төштән сон кайтып төште, һәм Робертнын Зәркәнтгә бер генә булса да буш киче табылды, иртәгесен ул «Пахтакор» командасы составында Тбилисиның «Динамо»сы белән булачак уенга очарга тиеш иде. Джумбер аннан саубуллашу кичәсе үткәрүен сорады. Компания тагын бер әйдәманын югалтырга җыена. Роберт өчен бу күтәрелү саналса да. табында шатлык сизелмәде. Барысы да. беренче чиратта Роберт үзе. моның бик сонлап чакыру икәнен аклыйлар Бердәнбер сөенеч шул. өч көннән соң ул туган җире Тбилиси кырына аяк басачак.

Робертнын туган шәһәрендәге уены аның үз гомерендә ин яхшы уены булды. Исламовларда телевизордан матчны карап утырган Джумбер күз яшьләрен яшермәде. Таныш түгел командада «Пахтакор» өчен беренче уенында кеше ышанмаслык, мөмкин булмастайны эшләде—бар нәрсә уңай килеп торды Тәҗрибәле иптәшләре яна килгән һөҗүмченең уены барганлыгын шәйләп, бар пасларны ана—инде ике тапкыр туп кертергә өлгергән Робертка юлладылар. Бер мизгелгә генә стадионның трибуналарын күрсәтеп алганда, дуслары Тамазның йөзе чагылып киткәндәй булды, ә алар аны Роберт Тбилисида уйный дип кисәтергә дә өлгермәделәр. Гаяз
Робертның хәлен бик яхшы аңлады: бер яктан, ул үзенең ин әйбәт уенын күрсәтә алды, әмма икенче яктан,—ана бит үзенекеләргә каршы уйнарга туры килде. Исламов тагын шуны уйлады: бер Робертка гына түгел, тагын бик күпләгән грузин егетләренә үз командаларында урын табылмады—бу республика талантлы футболчыларга бик бай иде шул. Шуна күрә аларга бәхетләрен башка командаларда эзләргә туры килде. Дустының уенын Джумбер болай дип шәрехләде:

—Һәркайсыбыз, өйдә—Грузиядә уйнау тәтемәгәннәр, соңгы көчкәчә, нәкъ шулай уйнарга тиешбез... яки кырда үлеп калырга.—Бу кичтә алар белән саубуллашканда иртә чал кергән капитан:

—Тирә-юньдә күпме кеше, ә миңа шәһәрдә өчебез генә калган шикелле,—диде.

Кайгы-хәсрәтләр Глория белән Гаязны якынайтты, аларнын уртак тормышлары жайга салына башлады, гәрчә өйләнешүләренен бишенче елында бу сүзләр сәер яңгыраса да—дөресе шулай. Артта күз иярмәс тизлек белән ераклашкан еллар икесе өчен дә эш белән тум-тулы иде. Глория, әгәр нинди дә булса идея туса, төннәрен дә сикереп торып кульман янына килеп баса, ә Гаязның объектында жәелмә ятак һәрвакыт әзер тора—өченчесеме, дүртенчесеме инде, әллә бик нәфис итеп чыгаралар, әллә йончыган прораблар тыныч кына йоклый белмиләрме шунда. Эш, эш, эш Әгәр буш вакыт килеп чыкса, дуслары белән аралашырга, кунаклар чакырырга, Ташкентка барып чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыштылар. Гаяз, студент вакытындагы кебек үк, һич нәзберек түгел, өйдә төшке ашлар, уңайлылык таләп иткәне булмады, ул Глорияне анлый, аның белән горурлана, эшенә зур хөрмәт белән карый, һәм яшертен генә улы да әнисе кебек архитектор булыр дип хыяллана иде.

Глорияне архитектурасына суынды дип әйтү дөрес булмас, ул бары тик, башкалар кебек үк, эшеннән вакытында кайта башлады. Фатирдан кульман һәм эскизлар төшерелгән дистәләгән ватман битләре юкка чыкты, һәм, ниһаять, моңарчы проект институтының мастерскоен хәтерләткән бүлмә чын бүлмәгә охшап калды. Ә бервакыт өйдә чүлмәктә утырган гажәеп гөлләр барлыкка килде. Эштән сон Глория базарга сугыла, һәм ире кайтуга, кухнядан тәмле исләр тарала. Гаяз хатынының шундый искиткеч тәмле әзерли белүенә бик гажәпсенде. Глория эшен өенә башка алып кайтмады.

Гаязнын да эшендә ниләрдер үзгәрде. Комбинатны инде тапшырсалар да, объектта эшчеләр бар иде әле, тагын ярты еллап алар эшләнеп бетмәгәннәрне карап чыгачаклар—бу бик сәер, әмма законлаштырылган нормативны хәтта Гаяз—инженер булса да, анлап җиткермәде. Анын алдынгы коллектив тупланган һәм үз хисабына эшләүче участогын кая илтеп тыгарлар: көнкүреш химиясе заводы төзелешенәме, әллә үзләре төзегән комбинат базасындагы сульфат кислотасы цехынамы—анык кына билгеле түгел иде. Төзүчеләр объектларның барысын да алдан тапшырганга, тегесенең дә, монысынын да проект документлары әзер түгел иде. Исламов өчен тагын аңлашылмаслык хәл: кәгазьләр эшне тоткарлый иде. Гаяз да вакытында кайтып, өй эшләре белән шөгыльләнә башлады. Ниһаять, балкон тәрәзәләрен куйды, идәннәрен жәйде. Еллар буе чигерелеп килгән бу эшләрнең атна эчендә тәмамлануына икесенең дә исләре-акыллары китте. Кызып китеп, үз куллары белән фатирларына ремонт ясарга булдылар, Глориянен күзләрендә кабат очкыннар кабынды.

Гаяз яна гына утызын тутырса да, комбинат төзелешендә көченен сонгы тамчысына кадәр сыгылганын сизде, башка эшләр чамасы юк, шуна күп кенә хезмәттәшләре шикелле, тынычрак объект алырга булды—тик бу
турыда әлегә Глориягә әйтмәде. Сонгы вакытларда алар Ташкентта еш булдылар, хәтта тукталу өчен бер карчыкны да таптылар. Бу язда яна орган залына йөрергә һәвәсләнеп киттеләр, шунын өстенә «Пахтакор»нын бер генә уенын калдырмадылар—Роберт өчен жанаттылар.

—Сезнең трибунада икәнегезне күргәч, мин үземне ышанычлырак сизәм,—ди иде тегесе уеннардан сон.

Ул жәйдә аларнын компаниясе тәмам таркалды. «Металлург» составы бик зур янарыш кичерде, икенче төрле әйткәндә, буыннар алмашынды, элеккеге чемпионнардан икәве генә калды—алыштыргысыз капитан һәм капкачы. Тренер да бүтән, ул үзе белән ярты команда ияртеп килде. Джумбернын тренер белән дә, яңалар белән дә мөнәсәбәтләре барып чыкмады—футболга карашлары төрлечә иде. Зәркәнт кырында беренче тапкыр чәчләре таралмаган тузган башлы, сызырылып төшкән гетрлы, төймәләре ычкынган күлмәкле футболчылар күренде, җитмәсә, һәрберсенең муенында, талисман дигән булып, ниндидер вак-төяк чайкала иде. Джумбернын тизлеге бераз кимесә дә, уенына тел-теш тидерерлек түгел әле. Футбол хикмәтләрен энәсеннән жебенә кадәр белә, тактик сиземләве үткен, ә ин мөһиме—үзенен канатлары Тамаз белән Робертны югалтуга карамастан, капкага күп кертә, тик яна һөҗүмчеләр аны пас белән әллә ни узындырмадылар, монын артында яшьләр генә түгел, ә тренернын да кулы уйнаганын ул сизенгән иде инде. Футболда кайбер нәрсәләрне чамалаган Глория белән Гаязга да нәрсәдер шикле тоелды. Өйләрендә уйналган чираттагы уенда, мәш килеп икенче тайм барганда, нәкъ кирәк чагында Джумбер гол керткәннән сон, тренер футбол кырына якын килеп, ишарәләр белән Джешкарианины алыштырырга теләвен белдерде Джумбер башта анлап җиткермәде—ничек, аны алыштырыргамы? Вакыйга Глория белән Гаяз утырган сектор янында барганга, алар капитанның ап-ак булуын күреп тордылар. Секунд та үтмәде, ул кыр читенә йөгереп килеп, тренернын түшеннән эләктереп, карлыккан тавыш белән:

—Тотынып кына кара, тотынып кына кара!..—дип хырылдады һәм. әйләнеп тә карамыйча, түгәрәкнең уртасына йөгерде.

Исламовлар һәм запастагылардан башкалар ни булганын анышмый да калдылар бугай.

— Менә, дуслар, футбол белән саубуллашу чираты мина да килеп җитте,—диде капитан, уеннар беткәч.

Бүтәннәр өчен озатканда һәм каршылаганда купшы кичәләр үткәрергә яраткан Джумбер кафеда оештырылачак саубуллашу кичәсеннән баш тартты Анын китүен Гаязларның яна гына ремонт ясалып беткән фатирларында өчесе генә, тан беленгәнчегә кадәр, билгеләп үлеләр. Джумбер киткәннән сон. Исламовлар өчен Зәркәнт тоныкланып калган кебек тоелды, алар моңа бик озак ияләшә алмадылар. Джумбер, әйтерсен, Зәркәнлә футболның тиздән бетәчәген сизенгән. Көзгә кергәч, «Б» классын кыскарттылар, һәм шуннан сон чын футбол башка беркайчан да күренмәде Язларын узышчылар да килмәс булдылар, ләкин ана аңлатма биреп була: узыш юлларын хәзер бар җирдә дә төзиләр, шуна күрә бөтен илне үтеп, шталан тыш шәһәрчеккә килүнен мәгънәсе калмаган иде

Айлар үтте, аларнын бер җайга салынган гаилә тормышларында вакытның узуы сизелмәде дә Гаяз Глориянен тынычланып калуына куана һәм эчтән генә: «Бәхетебез тагын да тулы булсын өчен малай да булса»,—дип уйлана иде. Гәрчә хатынының бу турыда уйлануын сизсә дә. Глориягә бала хакында беркайчан да әйткәне булмады Анын табибларга ешлавын да белә иде. Вакыт бара, тик шатлыклы кыенсыну белән әйтеләсе сүзне ул һаман да ишетмәде

Бервакыт төнлә белән иңбашына сыенып яткан Глориянең тавышсыз гына үксүеннән кинәт уянып китте. Уяу икәнен сиздермәскә тырышты, бәлки, берәр төш күргәндер, дип уйлады. Әмма бу хәл икенче кат кабатлангач, тынычландырырга маташканда, хатыны белән чын-чынлап истерика башланды. Үз-үзен тота алмас дәрәжәгә җитеп, кайгыдан саргаеп, акылдан язган кебек кычкырына башлады:

—Мин балабызны үтердем, нигә син мине яныңнан куып җибәрмисең? Мин синең тормышыңны җимердем! Синен бервакытта да улын булмаячак, Исламов! Мин бит беләм: син көннәр-төннәр буе шул турыда хыялланасың. Куып җибәр мине! Куып җибәр!

Хатынының шашкан күзләреннән үбә-үбә, Гаяз ничек кирәк алай аны тынычландырырга тотынды, һәм кайчандыр ана улы турында, Исламовлар нәселе алдында үзен бурычлы хис итүе хакында сөйләве өчен бик нык үкенде. Глориянең җанында тынычлык урнашсын өчен, туачак ун улыннан баш тартырга да әзер, сизә: хатыны харап була, ә ул ничек ярдәм итәргә дә белми.

Бу вакыйгадан сон, Гаяз хатынына игътибарын тагын да арттырды, төнге сменалардан катгый рәвештә баш тартты, аны авыр уйлары белән ялгызын гына калдырырга курыкты. Әй, шул чакта Гаяз өчен жир йөзендә аннан да кадерлерәк берни юк икәнен Глориянең дә аңлавын бик теләгән иде ул! Кайчакларда бар нәрсә уңышлы гына килеп чыга да Глория берәр-икешәр ай куанып, тәэсирләргә бирелеп йөри, киемнәр сатып ала, һәм алар, һәр шимбә диярлек, Ташкентка баралар. Ял алгач, туристлар белән Болгариядә сәяхәт иттеләр, Глория дингез буендагы кунакханәләргә сокланып туя алмады. Монда ул яңадан күп итеп рәсемнәр ясый башлады, башына янадан-яна идеяләр килде. Гаяз Глориянең кабат архитектурага омтылышын күреп, сөенеченнән нишләргә белмәде, кабат гаилә уңайлыкларын корбан итәргә, фатирны проект мастерскоена әйләндерергә бик теләп риза, тик ул гына төннәрен, үзен гаепле санап, күз яшьләре түкмәсен. Болгариядә яңа гына дискотекалар барлыкка килгән чак, рестораннарда беренче класслы оркестрлар уйный, һәм Глория, теге вакытта «Энҗе бөртеге»ндәге кебек, һәр кичне бик рәхәтләнеп биеде. Варнадан Одессага пароходта кайтканда, өске палубадагы танцы залында ял итүчеләрдән берәү, хатыны нинди гамьсез, шат күңелле дип, Гаяздан көнләшкән дә иде әле. Гаяз эченнән генә: «Аллага шөкер, һушына килде, ахры»,—дип сөенде.

Болгариядән кайтып, берәр атна үткәч, Гаяз, чәчәкләр тотып, өенә кайтса, өстәлдә язу ята иде.

«Гия, сөеклем, мине эзләмә. Безнең бергә яшәвебездән берни барып чыкмас. Барысын да яңабаштан башларга тырыш. Синен бер гаебен дә юк, барысы өчен дә мин сиңа рәхмәтле. Булдыра алсан, кичер һәм мәңгегә хуш.

Үбәм, Глория.»

Сүзләрнең коточкыч мәгънәсе тиз генә аңына барып ирешмәде, язуны кат-кат укыды, әгәр таныш кул белән язылмаган булса, кемдер рәхимсез рәвештә шаярткан, дип уйлар иде. Өйдә берни үзгәрмәгән, бөтен җир чип- чиста, җыештырылган, чүлмәкләрдәге гөлләргә су сибелгән... Гаяз кием шкафынын ишекләрен каерып ачты—анын киемнәре янында Глориянең ике искергән күлмәге һәм плашы эленеп тора. Чемодан һәм аның яраткан юл сумкасы урынында юк иде. Ул акча һәм документлар саклана торган кечкенә тартмага ташланды—Глориянең паспорты юк. Башында: «Хет, акча алырга иде» дигән уй чагылып узды. Гаяз тахтага барып ауды да, кечкенә чагындагы кебек үкереп елап җибәрде...

Бер ай үтте, икенчесе... Гаяз беркемгә дә Глориянең киткәнен әйтергә
теләмәде, хәер, кемгә әйтсен, сонгы вакытта ул берәү белән дә диярлек аралашмады. Үзе дә булган хәлгә ахырына кадәр ышанып бетмәде, ана хатынының эшендә ниндидер уңышсызлык булган, барысы да озакламый үтәр, тынычланыр да өйгә әйләнеп кайтыр кебек тоелды. Бетмәс-төкәнмәс уйларыннан һәм йокысыз төннәрдән каралып чыккан Гаяз эшеннән һәркөнне, Глория өйдәдер дип, очып диярлек кайта. Әгәр тоткарланасын белсә, ишектә хат калдыра: «Глория, мин фәлән сәгатьтә кайтам». Беркөнне баскычтан менеп килгәндә, ул үзенен язуын урынында күрмәде, шатлыгыннан тыны кысылды. Тиккә генә куанган булып чыкты—язуны, мөгаен, шаяртырга теләп, малайлар алган булгандыр. Төннәрен ул, шалтыраталар дип, шатлыгыннан сикереп торды, ялгышуына төшенгәч, иртәнгә кадәр йокыга китә алмый, борсаланып ятты.

Беренче айларда Гаяз Глорияне эзләп маташмады, аны оятка калдырудан курыктымы шунда, әллә әйләнеп кайтуына ышанычы зур иде микән? Инде өченче айга киткәч, ышаныч югалды, һәм ул. бизгәк тоткандай калтыранып, үзенә билгеле булган адреслар буенча эзләргә кереште, тик берсеннән дә тынычландырырлык хәбәрләр килмәде Кичләрен ул өеннән дә чыгарга курыкты: әгәр Глория кайтса йә хәбәр итүләрен сораган кешеләр шалтыратса? Бары тик бер елдан сон гына Норильскидан телеграмма алды, ул берничә генә сүздән тора иде: «Газаплама үзеңне, мине эзләмә»

Атна узуга, Гаяз Норильскида иде инде, шәһәрне аркылыга-буйга айкап чыкты, милицияне аякка бастырды, тик Глориянен эзенә төшә алмады Бәлки, ул берәрсенә дөньяның икенче читеннән хәбәр салырга кушкандыр? Нәкъ шулай булгандыр, печән чүмәләсендәге инә түгел—кеше кадәр кеше бит, Норильск та ул заманнарда әллә ни зур шәһәрләрдән саналмады

Ике ел үтеп китте. Глориянен сонга калып тотынган мавыгуы—чүлмәктәге чәчкәләре шиңделәр. Кайчандыр шатлык тулы уен-көлкеле мәҗлесләрнең шаһите булган бәхеттән ташыган йорт, әйтерсен. телдән язды.

Эшендә кирәклеген тою һәм канына үтеп кергән җаваплылык хисе генә Гаязны тотып тора. Беркем аны күтәрү турында сүз катмый, бар да—егет башын югалтты, диләр. Шунысы яхшы: яна объект—көнкүреш химиясе заводы комбинат төзелеше кебек артык киеренкелек таләп итмәде, шунын өстенә Гаяз инде—начальство шулай әйтергә ярата—шомарган төзүче Эшендә аңа начарлык теләүчеләр юк, ә дуслары анын бәхетсезлеген белеп (шәһәр кечкенә, яшереп калдырып булмый, Глория үзе дә Зәркәнтгә билгеле кеше, шуның өстенә төзелешкә турыдан-туры бәйләнеше бар), төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар

Участогында коллективы бердәм, инде сигез ел бергә эшлиләр Тик көннәрдән бер көнне хәл кискен үзгәрде—идарә җитәкчесе итеп Силкинны куйдылар Бу очраклы гына килеп чыкмады Сонгы елларда төзүчеләрнең министрлыкта зур түрәләр катнашында уза торган аеруча әһәмиятле киңәшмәләренә, планеркаларга бригадирлар, алдынгы эшчеләр дә чакырыла иде. Аларнын идарәсеннән эшчеләр исеменнән еш кына Силкин катнашты. Теләсә нинди эссе көн булсын, андый киңәшмәләргә у л һәрвакыт күкрәгенә орден тагылган махсус эш курткасыннан килә иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Силкин үз идарәсенең мәнфәгатьләрен лаеклы рәвештә яклаучы вәкил булды, җитәкчеләрен шелтәдән бер генә тапкыр йолып калмады Башка эшләрдәге кебек, төзүчеләрнең дә үз этикалары яшәп килә: ачыктан- ачык хезмәттәшләренме батырырга, аларны һөҗүм астына куярга ярамый, чөнки тозелеш тулысынча бер-беренә. бер идарәнен икенчесенә бәйле булуы ул Идарә җитәкчесе йә баш инженер үзенен күрше коллегасына нәрсәнедер этикага туры килердәй әйтеп җиткерә алмаса. бу эшне, эчкерсез кыяфәт чыгарып. Силкин башкара иде Министр урынбасары яисә икенче
бер түрә. Силкинга мөрәҗәгать итеп: «Халык нәрсә дип әйтә»,—дип сорау бирсә—күршеләренең тез буыннары калтырый башлый. Силкин күрер күзгә гади инженер кебек кенә тоелса да. еллар анын өчен эзсез үтмәгән, күрәсен. Ул һәрвакыт эшлекле, төпле чыгышлар ясады; әлбәттә, күбрәк чит бакчага таш ата, шунын белән идарәсенә янаган хәвеф-хәтәрне читкә бора, шул арада үзләренең җитәкчеләре, тын алып, бар көчләрен күршеләреннән күләме һәм вакыты ягыннан файдалы эш фронты таләп итүгә юнәлтә—аның данлыклы бригадасының табыш алуы менә шунда яшеренгән. Төзелештә башка андый бригадир булмаганга, аны берничә мәртәбә, кызыктырып, башка идарәләргә чакырып карадылар, әмма Силкин үз идарәсенә ныклап ябышкан, күрәсен, яхшыдан әйбәтне эзләмиләр дигән фикердә тора. Билгеле, Силкин барысына да үзе өлгерә алмый, кайбер кайнар кинәшмәләр алдыннан җитәкчелек аны җентекләп әзерли: күрсәтмәләр бирә, бар бүлекләр дә анын өчен исәп-хисап эшли, шуңа күрә ул чыгышларын тулы коралланган хәлдә ясап, кирәгендә бик нык торды, анын мона сизгерлеге җитәрлек иде. Көчлерәк ышандыру максатында,—акылга сыярлык чиктә үзтәнкыйтькә дә юл куела,—күбесенчә, минутларга, граммнарга карата сакчыл караш булдырырга кирәк, миллионнар шулардан җыела кебек таныш җөмләләр кулланырга тырышты.

Шундый вакытларда Исламовнын: «Тынычлыкта калдырыгыз әле шул минутлар, граммнарны, иң яхшысы—үзегез миллионнарны саклагыз»,—дип әйтәсе килә. Бик еш һәм эшлекле чыгышлар ясап, Силкин гел югары түрәләрнең күз уңында булды. Министр урынбасары идарәнең кайбер җитәкчеләре белән баш кагып исәнләшә, ә Юрий Ивановичка һичшиксез кулын суза, әле эше һәм сәламәтлеге турында сорашырга да онытмый. Министр урынбасарының үзе башлап кул бирүен күргән җитәкчеләр аны кулларына гына күтәреп йөртмиләр.

Озак еллар эшләсә дә, Гаяз ялагайлыкка, түрәләргә баш июләргә һич өйрәнә алмады, югыйсә, беренче карашка каты күңелле, кырыс кешеләр җитди эш белән шөгыльләнәләр сыман. Аяк чалуларга да күнегә алмады. Ә кем-кем—ул «куркыныч астына кую» дигәнне бик яхшы анлый, төзелештәге һәр һөҗүм нокаутка җибәрә.

Ничектер берчак шулай килеп чыкты: бер бик зур киңәшмәдә тиргәш, кычкырыш вакытында министр урынбасары бер идарә җитәкчесенә: «Үзегезне иртәгесе көннән бу хезмәт вазифагыздан азат, дип санагыз»,—диде һәм, тезелеп киткән өстәлләр буенча күз йөртеп, СМУ җитәкчесенә эшне кабул итеп алырга кушты. Күршеләре озак елларга сузылган түбәнсетү, этлекнең уен булмавына шунда гына төшенделәр.

Министр урынбасарының бригадирга карата яхшы мөнәсәбәтен белгәнгә, сүз куешкандай, барысы бергә шау килделәр:

—Юрий Иванович Силкинга...

—Юрий Иванович, сез нәрсә, институтны җиңеп чыгарга өлгердегезме?— дип сорау бирде министр урынбасары.

Силкинга, аңына килеп, авыз ачарга да ирек бирмичә, тагын шул ук күршеләре дәррәү җавап бирделәр:

—Әлбәттә, җинде, Сергей Петрович, ул барысына да җитешә.

—Бик яхшы, практикларның югары белем алуларын без бәялибез.— Министр урынбасары, соңгы елларда Силкин читтән торып институт тәмамлаган , дип санады.—Мин каршы түгел, менә дигән бригадир, шәһәр советы депутаты, орден иясе. Идарә җитәкчеләре хуплап тора икән, эшне кабул итеп алыгыз, Юрий Иванович. Андый үзара әйбәт мөнәсәбәтләр эш өчен бары тик файдага гына.

Ярты сәгать эчендә өч кешенен язмышы хәл ителде, җилләре читләтеп
булса да дүртенчегә-Гаязга килеп кагылды.

Өч ай тирәсе, урынына үмәшкәнче. Силкин Исламовны юк-барга йолыкмады. Әйтергә кирәк. Силкин вазифасыннан канәгать иде. инженерлыкка омтылмады шикелле, ә түрәлеккә—монысы инде башка мәсьәлә, язмышының алай борыласын ул күз алдына да китермәде, дипломының да кирәге шунын кадәр генә дип санады Инде бригадирлык та туйдыра, ялкыта башлаган иде. кемнәр өчендер еллар буена сузылган проблемаларны ул утыз яшенә хәл итте, дәрәжә-дан яратуын эчтә яшереп тотарга мәжбүр иткән матди омтылыш та юк,—яшь шәһәр Силкинга карата бик юмарт булды, хәтта үзенен депутаты итеп тә сайлады. Утызга кадәр үзләренең тормыш мәшәкатьләре белән мәшгуль булганда, кем генә хакимлек, анын үз ихтыярына буйсындыручы көче, кемнен власть белән идарә итүе, кемнен ана буйсынуы турында уйлар икән.’ Силкинны үз бригадасы өстеннән чиксез хакимлеге генә канәгатьләндерә алмый иде инде, күләме ул түгел. Эшче битлегенә капланып, ул бик күп отты, тик тернәкләнгәч, көч жыеп. үз урынын тапканнан сон. үзенең практик акылы белән исәпләп чыгарды: юк. үзенен күтәрелә алуын чикләгән, эшчеләр өчен бригадирлык—ин сонгы дәрәжә. дип санаган. Кинәт кенә менә сиңа бригадир башы белән идарә житәкчесе. ул елларда ни хыялланган инженерларнын да төшенә кермәгәндер бу хәл. Бу исәптән, теләсә кайсы биеклекне яуларга була: идарә житәкчесе. ә анда, белмәссең, бәлки, кайчан да булса, министр үзе аталарча урынын ана калдырыр? Ә ни өчен юк? Силкиннын тавышы яңгырап тора, нервлары һәм сәламәтлеге тәртиптә, әнә кайбер прораб яшьтәшләре конгә икешәр тартма тәмәке тартып, дарусыз йоклап китә алмыйлар, берәр нәрсә булса, йөрәкләренә тотыналар. Белеме менә дигән, көндезгедә укып, җитди институт тәмамлады. Идарәсеннән дә уңды: нинди мираска ия булган җитәкчесен бернинди икеләнүләрсез, күз ачып йомганчы идарәче итеп куюларыннан да аңлашыла. Баш инженер да, бүлек мөдирләре дә СМУга нигез салынган көннән монда, үз эшләрен бик яхшы беләләр. Хет ятып йокла, ә эшен барачак. Әмма Силкин йоклап ятмаска булды. Үзенә бирелгән мөмкинлекне кулыннан ычкындырырга теләмәде, җитмәсә, хатыны да. Зәркәнтне тарсынып, зур шәһәр турында хыяллана башлады. Вакыты да ун килеп тора: комбинат төзегәндәге кызулык узган—ул вакытта теләсә кайсы көнне муенынны сындырырга була.— хәзер алда, яңа эшкә кереп китү өчен, айларга сузылган артык киеренке булмаган тормыш. Ияләшеп, эшләр әйбәт кенә барганда. Силкин ин зур һәм җаваплы участокны анын курсташы—институтта укуынын әллә кем булмавына, прораблыкның кыен эшеннән качып, зур акча артыннан кууына һәм озак еллар бер идарәдә эшләп, бик күп астыртын эшләренә шаһит булган Исламов җитәкләвен күрде һәм анлады: Исламовнын җитәкчесе, өйрәтеп торучысы булса да—ул анын өчен авторитет түгел, ә Силкиннын бик тә абруй казанасы килә.' Ә болай. Исламов катнашында уза торган планеркаларда, берәр яшь прорабны кыздырганда, сезне институтта нәрсәгә генә өйрәттеләр, дип әйтә алмаячак, чөнки үзе укыганда белеме белән атлә ни ялтырый алмады, һәм бу турыда Зәркәнттә бердәнбер кеше—анын кул астындагы Гаяз Исламов кына белә иде

Глорияне югалтканнан соң. ате һаман үз хатенә кайтып җитмәгән Гаяз Силкиннын үз участогын ник шулай өзлексез күзәтүен баштарак сизми йөрде. Беренче мәлдә бәйләнүләренә дә әллә ни игътибар бирмәде, яна җитәкче, нәкъ менә аңардан башлап, яшьрәкләр алдында үзенең абруен ныгыта, дип уйлады. Ярты еллап узгач кына. Исламов Силкиннын бугазына кылчык шикелле кадалуына төшенде. Идарәдә эшләр яхшырак барган саен. Гаязга карата тагын да начаррак мөнәсәбәттә булды. Силкиннын нинди
адәм икәнен данлыклы бригадир вакытыннан ук белгән дуслары Гаязга: «Төкерсәнә бу идарәгә, ул сиңа барыбер эшләргә ирек бирмәс»,—дип кинәш иттеләр.

Әгәр янында Глориясе, җанында тынычлык булса, Силкинга бирешеп тормас иде ул. Хәер, күз алдында шулай җебеп төшмәгән булса, теге— Силкинга бәхет китергән планеркада Исламов фамилиясе дә яңгырарга бик мөмкин иде бит. Менә шунда, өч тапкыр депутат, орден иясе булуына карамастан, Силкинның бәхетле көннәренә нокта куелган булыр иде. Исламовнын кешеләргә, бигрәк тә күрше участокларда эшләүчеләргә карата үз фикере булыр иде. Моннан соң алты йөз сумнар Силкинның төшенә дә кермәслек итәр иде. Тегесе чынлап та аңлап, чибәр хатыны ташлап киткәннән сон нык бирешкән Гаязның каршы торырга көче беткәнлеген чамалап, үз дигәненә ирешү максатында шулай каныгадыр...

Кайчакларда Гаязның башына, эшем тыгыз, буш вакытым булмавы аркасында сизми калдыммы икән, яшәештә нәрсәдер үзгәрә, дигән уйлар килгәләде. Аның фикеренчә, шуның белән затлылык шкаласы да бозыла: каяндыр яна каһарманнар калкып чыга, алар сокланудан битәр икеләнү, аптыраш уяталар. Ул әлегә кадәр шуны андый алмый: ничек инде, акылын сау була торып та, ниндидер вакытлыча чыгарылган фәрманга ияреп, Глориянең шундый проектын бракка чыгарырга мөмкин? Төзелештәгеләр үз артында «Бөек Силкин»дип йөрткән кешенең карьерасы да Исламовка аңлашылмады. Әмма үзенең элеккеге курсташыннан беркайчан да көнләшмәде, андый көнчелек белән кая хәтле тәгәрәп буласына төшенә иде. Әтисе биргән сабаклар әле дә исендә.

Ул ни Силкин белән көрәшергә, ни икенче идарәгә күчәргә теләмәде— кайсыдыр мизгелдә, бу шәһәрдә яшәүнен никадәр авыр һәм тынчу икәнен, бар нәрсәнең Глорияне хәтерләткәнен, кайчандыр аның белән бергә булган фатирда яшәүнен көннән-көн газаплырак була баруын тойды. Элеккечә үк искәрмәгәндә шалтыраган тавышка сискәнеп китә, ниндидер шатлыклы хәбәрне ишетми калмыйм дип, кичләрен өеннән бик сирәк чыга. Тик Глориядән бер хәбәр дә юк иде. Гаяз нәрсәдер эшләргә кирәген аңлый, әмма Глория белән бергә аның көчен дә, иреген дә тартып алдылар сыман.

Гаяз Силкинның чираттагы өйрәтү, башка тукуларыннан соң, элеккеге вакытлардагы кебек эшендә тоткарланып, соңлатып кына кайтырга чыкты да «Энҗе бөртеге» тукталышында төшеп калды. Яшь төзүчеләр сөйләшкәндә кафены еш искә алсалар да, дүрт еллап инде анда аяк басканы юк иде.

Элеккеге официанткаларны яңалары алмаштырган—аны елмаеп каршылаучы булмады, хәер, чалара башлаган чәчле ир-атта «Энҗе бөртеге»нә даими йөргән, кайчандыр чибәр хатыны белән һәр кичен шау- шулы грузин компаниясендә үткәргән Гаяз Исламовны тану кыен иде.

Беренче минутлардан ук Гаяз вакыт дигән нәрсәнең кафены да аямавын күрде. Кафе, Глория ниятләгәнчә, элек бәйрәмнәр үткәрү урыны булды. Официантлар эшкә көнозын ял итеп, көч туплап, кичке алтыга киләләр. Залны тәртипкә китергәч, шланглардан сиптереп, идәннәрнең тузанын алалар—бөтен җир ялт итеп кала, аннары һәр өстәлгә чәчәкләр куеп чыгалар да кичке сәгать җидедә кунакчыл кафе киң итеп ишекләрен ача. Хәзер исә бу «нокта» иртәдән үк ачыла, официантлар да заводтагы кебек бер тәүлек эшләп, ике тәүлек ял итүгә күчкәннәр, кичкә таба алар Зәркәнт челләсендә согы сыгылган лимонга охшап калалар. Күп чакларда бу вакытка көнлек план инде үтәлгән була, эш көненнән соң махсус ял итәргә, вакытларын күңелле итеп уздырырга дип килгән кичке клиентлар алар өчен кирәксез, артык булып чыга. «Энҗе бөртеге» инде төзекләндерү эшләрен күрергә дә өлгергән: җете кызыл төстәге нәфис раковина пычрак төсендәге соргылт
буяу белән буялып, кара кучкылланып, тоныкланып калган; электр энергиясенә чыгымны киметү кампаниясе барган вакытлар, мөгаен, шунын нәтижәседер—архитектура бизәге булып торган яктыртылыш юкка чыккан Туңдырма белән газлы сулар да күренми, алар урынын бик кыю рәвештә кыйбатлы коктейльләр, коньяклар алган.

Гадәттә алар компаниясе җыела торган өстәл буш булып чыкты һәм Гаяз күнегелгән урынына барып урнашуга, як-ягына каранып алды Йөрүчеләр әүвәлгечә күп. күрәсең, кафенын даны һаман да югары иде. Гаяз кинәт бер нәрсәне күреп алды, мөгаен, ул нәрсә Глорияне бик сөендерер иде. ә бәлки үзе дә. вакытлар үтү белән, шулай буласын күз алдына китергән булгандыр; Глориянен ин яраткан архитектура материалы кызыл һәм сары бакыр—ул аны беренче проектында куллана алды—ниндидер яңа гомер кичерә; күзләрне рәхәтләндерә иде Шәрык бизәкләренең милли элементларын кертеп авыр, кызыл бакырдан коелган койманы урыны- урыны белән яшькелт кунык чуарлаган, әйтерсен. аны вакыт тузаны каплаган. Койма—сәер, әмма күнелне кайтармый, шулай да бик нык күзгә ташлана, ә бит элегрәк Гаяз Шәрыкны. заманны, вакытны бергә туплаган бу искиткеч коелмага, челтәрләргә игътибар иткәне дә булмаган икән. Бакыр да үзгәреш кичергән; көн саен йөзләгән кеше кулы орынган бар баганалары, мәрмәр өстәлләрнең каймалары, ишекләрдәге авыр, әллә нинди хикмәтле тоткалар шомарып, ялтырап беткәннәр Оркестр күтәренке, шат күнелле көйләр уйный, куәтле тавыш көчәйткеч аша музыка, колакларны тондырып. «Энҗе бөртеге- биләгән зур иркен мәйданнын теләсә кайсы почмагына барып бәрелә. Монысы да—Глория музыканың электрон күтәрелешен алдан ук чамалаган сыман килеп чыккан. Оркестрга төрле яклап закахлар ява. Гаязга «Безнен якын дустыбыз Әхмәт хөрмәтенә башкарыла • дип, бөтен залга мөрәҗәгать итүләр ят иде. Кайсыдыр Әхмәт бу кичтә рәхәтләнеп күңел ачты Шундыйлар тарафыннан финансланган оркестр бер генә минутка да тынып тормады, дүрт бүлемнен дүртесендә дә кызып-кызып биеделәр

Биючеләр төркеме вакытлыча сирәгәя төшкәч, күренде: бөтен килеш калган куәтле яктырткычларның якты нурлары бии торган түгәрәктәге чәчәкләрне айкап ала. андагы чәчкәләр ялтырап . шомарып беткәнгә, тирә- якта ут яктысында алтындай балкыш тирбәлә

Озакламый аның өстәле янына яшьләрне китереп утырттылар Берсенен туган көне икән, алдан әзерлексез-нисез генә бәйрәм итәргә уйлаганнар. Туган көнен үткәрүче кызны Гаязның кайдадыр, төзелештә ахры, очратканы бар шикелле Кунакчыллык, аралашучанлык-үзбәк халкына хас сыйфатларның берсе булганлыктан, күп тә үтми, бүгенге бәйрәм сәбәпчесенең сәламәтлеге хөрмәтенә Гаязга да чәркә күтәрергә туры килде Ниндидер Әхмәтнең чираттагы, аерата купшы заказы буенча көй яңгырауга, яшь парлар урыннарыннан куптылар. Гаяз каршында утыручы, матурлык өләшкәндә арттарак калган кызның да биисе килгәне бөтен кыяфәтенә чыккан. Нишлисен. Гаязга аны чакырырга туры килде Биегәндә, ул ирексездән аяк астына карап-карап алды. кыз. нидер сизенеп: «Берәр нәрсә югалттыгыз мәллә?»—дип сорап куйды

—Сезгә бу чәчәкләр сәер тоелмыймы?—диде Гаяз

—Ахрысы, анда ниндидер сер бар,—дип жавап бирде кыз. ана карап

—Ә сез игътибар беләнрәк карагыз...

-Чәчәкнен бу сызыклары «К» һәм «Г» хәрефләренең үрелеп кушылуын хәтерләтә бугай Әйе. әйе. мин бу хәрефләрне бик ачык күрәм Сезгә алар нәрсәнедер искә төшерәләрме’—дип сорады кыз. борчыла төшеп

— Юк юк мин болай гына монограмманы карадым, мөгаен, остасы үзе турында истәлек калдыргандыр, тапталып бетәргә күп калмаган инде-диде
Гаяз һәм аның кинәт кенә моннан китәсе, тизрәк өенә кайтасы килде.

Кафедан элекке юл буйлап кайтканда, эчтән генә шәһәр белән хушлашты. Ул китәргә дигән катгый карарга килде.

Берәр ай үтүгә, алмашу мөмкинлеге дә табылды. Шул рәвешле, ул Закирҗан әкә белән бер ишегалдына туры килде.

Ill      бүлек

... Мәскәүдән чыккан тиз йөрешле поезд Ташкентка соңарып килеп төште. Килеп житәрәк. юлчыларга жан керде, ыгы-зыгы башланды, алар тәрәзә янына бөялеп. кем каршы алыр дип. ишетелерлек итеп күрәзәлек иттеләр. Исламов кына тыныч иде. хәтта поезднын сонга калуы да анын кәефен китәрмәде: Ташкентта анын беркеме дә юк. перронда каршы алучылар кулындагы букетларның берсе дә анын өчен түгел. Вагоннан да ин соңгы булып төште.

Эш көне әле тәмамланмаган, шуңа күрә ишегалдында беркем юк. бу аны шатландырды гына, анын берәү белән дә әнгәмә кору теләге юк иде. Тавыш- тынсыз. тиз генә үз фатирына юнәлде. Борынга күптәннән җилләтелмәгән торак исе—тынчу һава килеп сыланды. Тиз генә ишек-тәрәзәләрне төбенә кадәр ачып куйганнан соң, кондиционерны кабызды. Көтмәгәндә алмашу юлы белән кулына кергән фатир ана бер күрүдән ошады, һәм ул аны, кайчандыр Даша әйткәнчә, үрнәк тәртиптә тотты. Кызга анлатып торасы килмәде: чисталык һәм жайлылыкка һәвәслектән түгел, сәбәбе бик гади—ул түбән тәгәрәүдән, эчүчелеккә бирелүдән курыкты Глория ташлап киткәннән сон. бар нәрсәгә кызыксынуын югалтты, өй эшләре белән мавыгу үзен коткарыр дигән жептәй нечкә уйга чытырдатып ябышты. Ә аннары, берәр елдан, бу анын өчен гадәткә әверелде. Гаязны фатирдагы тынчу һава белән бергә тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: ул киткәннән бирле Даша монда бер тапкыр да булмаган, ашау өстәлендә анын өчен калдырылган «Мин ялга киттем, ай ахырында кайтырмын» дигән язу инде саргаеп, өстен тузан капларга өлгергән. Димәк, ул анын кайда булуы турында белмәгән дә. кызыксынмаган да—бу Гаяз өчен көтелмәгән хәл иде. Дашада ачкыч бар. кайчан тели, шунда килеп йөрде, хәер, үзенен фатиры булса да. эченнән генә монысын да үзенеке дип саный иде бугай. Кайчакларда төнге сменадан кайтып кергәч. Гаяз Дашанын монда кунып калуын чамалый, ник дисәң, аш бүлмәсендә аны өсте сөлге белән томаланган, әле суынырга да өлгермәгән иртәнге аш көтә, суыткыч яңа гына сатып алынган азык-төлек белән тулы, һавасы җилләтелгән фатир чисталыктан көлеп тора. Кайсы көнне өстәлдә язу көтә: «Гаяз.зинһар. кичен өйдә булырга тырыш, мин билетлар алган идем», яки «Гаяз, безне кунакка дәштеләр-. Чираттагы ялга китәр алдыннан, якшәмбе көнне, Даша бәйрәм торты пешерде,—ул моңа бик оста, ашап туймаслык була,—тортның өстен «18» саны һәм кечкенә шәмнәр бизәп тора. Гаяз, кызыксынып, нәрсәне аңлатыр икән бу?—дип баш ватты, әмма бу цифр белән бер генә вакыйганы да бәйли алмады. Даша. күрәсең, ир-атның хәтерсезлегенә. дөресрәге, игътибарсызлыгына үзен алдан ук әзерләгән, чөнки ул Гаязның беренче никахы белән бәйле кичерешләрдән әле арынып җитмәгәнен чамалый, шуңа күрә икесен таныштырган көнне онытуына артыгын үпкәләмәде. Даша Исламовнын тормышында аны чыгырдан чыгарырлык нидер булганын хатын-кызларга хас тоем белән сизенә; тик ни башка хатын-кызлар турында, ни анын беренче гаиләсе, ни Гаязны мондый хәлгә китергән сәбәпләр турында алар арасында беркайчан да сөйләшү булмады. Кайчандыр бу мәсьәләдә авызы нык пешкән Даша үзен ир-атны белә, таный дип саный һәм кайчан да булса унышка ирешәсенә ышанып, вакыйгаларны ашыктырмаска булды. Гаязнын өйләнгән кеше
икәнен белә, хәтта кемгә икәнен дә—ниндидер Глория Караянга. Бүлмәдә, диван өстендә, авыр бронзадан ясалган рамлы майлы буяу белән эшләнгән зур портрет эленеп тора. Ничектер, бик күптәнге осталар башкарган эшкә охшаган. Ләкин Даша монын башкару—иҗади алым гына икәненә тошенә, ә портретта исә анардан аз гына өлкәнрәк булыр—замандаш кызы сурәтләнгән. Бу кыз—Глория Караян булуы ихтимал, моны да тоемлады, тик портрет турында сорашырга кыймады, чөнки монда беренче тапкыр калуында ук, Гаяз бик кырыс кына беркайчан да үткәнендә казынмавын сорады, кирәк тапкач, вакыты җиткәч, үзе сөйләячәген әйтте. Ул чакта аның шундый шарт куюы Дашага ошады да әле: ана Гаязнын үткәннәре нәрсәгә, аны бары тик киләчәк—икесенең киләчәге генә кызыксындырды. Бу газаплары күпмегә сузылса да—вакыт үзе дәва диләр—Гаязнын бер савыгасына ышана иде. Аннары, башка хатын-кыътар кебек үк. үзенен мөмкинлекләренә, яшьлегенә, тормыш тәҗрибәсенә дә таянды. Исламов үзе дә ватылмас чикләвек кебек тоелмады: теләсә кайсы итәк артыннан чапмый—намуслы, илтифатлы: хатын-кызлар янында да. тормышта да. Ана килгән хат-хәбәрләр Дашанын күз алдында, телефоннан диспетчер кыздан гайре берәүнең дә шалтыратканы юк. Кыскасы, Исламов ана һәр яктан туры килә—бары тик көтәргә генә кала...

Вакыт бара, айлар бер-бер артлы уза тора. Алар инде бергә, тик Гаяз барыбер аны җанына, күнел түренә үткәзә алмады, күптәннән өмет ителгән аңлашулар да килеп чыкмады. Фатирда ялгызы гына калганда. Даша портрет каршына килеп баса. Кызнын гаҗәеп матурлыгы үзенә тартып тора, кайчакларда аның портретны алып, өйдән чыгарып атасы килә, тик соңгы мизгелдә генә нидер туктатып кала. Әгәр монда калса, шушы таныш булмаган серле хатын-кыз белән бергә яшәргә туры киләсен тоемлый, кайчан да булса серенә төшенми калмам, дип, үз-үзен юата.

Дашада зур кызыксыну уяткан бу автопортретны Глория студент елларында язды. Ничектер шулай туры килде, антиквар кибеткә сугылса— борынгы, әмма бик әйбәт сакланган матур рамга күзе төште, стипендия акчасы кесәсендә иде—сатты да алды. Рам үзе нинди стиль кирәклеген әйтеп тора—кызны автопортрет ясау уена этәрде. Соныннан картина Глориянен үзенә дә ошады. Шушындый истәлекләр белән бәйле картинаны дивардан юк итәргә дигән уй белән Гаяз һич килешмәс, чөнки болай эшләү—үткән тормышына, Глориясенә хыянәт итү булыр иде.

Гәрчә тегендә. Күлледә, Даша турында еш кына исенә алса да. бүгенге бәйләнчек уйлар Гаяз өчен ят тоелды. Юл сумкасыннан спорт костюмын алып киде дә өй җыештырырга тотынды. Көй уйнаткычны кабызды, аннан агылган классик музыка—бу һәвәслеккә Глориядән өйрәнде—җанына тынычлык китерде. Хәзер башкалада яшәгәндә, анын фонотекасы даими баеп тора—Аллага шөкер, ажиотаж симфоник музыкага кагылмады Баштарак аның мавыгуына көлемсерәп караган Даша да тора-бара күнекте, хәзер үзе дә җае чыкканда Гаязга пластинкалар бүләк итә. анын күнелен таба алуына куана иде.

Җыештырып бетергәч, Гаяз базарга сугылырга булды, бәхетенә, анысы якын гына, күрше кварталда гына урнашкан. Урта Азиядә яшәү аны күп нәрсәгә өйрәтте. Беренче чиратта-мөстәкыйльлеккә Өйне, хуҗалыкны карау аңа бернинди авырлык тудырмады, хәтта рәхәт, тансык тоелды Ш\на күрә яллардамы, командировкалардамы башка җирләрдән килгән кайбер ир- атларның тормыш-көнкүреш мәсьәләләрендә югалып калуларын күрү аны хәйранга калдыра. Ә үзләре-ирләр. хатын-кызларны бик хөрмәт ти торган өлкәләрдә яшиләр Хөрмәт итүен итә.тик «Кулыннан берни килмәгәч, нинди ярдәмче инде ул?*-дип эчтән генә көлеп куйды Исламов Элеккеге
гадәт буенча, бик күпләр Урта Азия хатын-кызлары ирләре хакимлеге астында яшиләр дип уйлый, түбәнсетелеп диләрме... Әмма монда хатыны кунакка китәме, командировка яки ялгамы, ирләре беркайчан да югалып калмый. Әйләнеп кайтканда, бервакытта да өе ташландык хәлдә, балалары ач булмый. Шәрык ирләре кирәк әйберләрне сатып та ала белә, ашын да пешерә, өендә, ишегалдында, бакчасында тәртип тә урнаштыра, хатынын өстәл әзерләп көтеп тә тора. Менә шуннан килеп чыга инде, тормышта сөйләшә белү барыбер өстен чыга, сүзе белән түгел, эше белән алдырган ирне хәзер дә элеккечә хатынын кимсетә, ә булдыксыз лыгырдыкларны— ихтирам итә дип саныйлар. Бервакыт Әмир Хөсрәү Дәһләвинен : «Ярату турында сөйлә, җырла, тик бүләкләр бирергә онытма».—дигән юлларына юлыккач, әй рәхәтләнеп, чын күңеленнән шатланган иде Гаяз. Шигъри юлнын икенче яртысындагы: -бүләк бир» дигәндә. Исламов хатыныңа ярдәм итү турында да күз алдында тотылгандыр дип санады.

Кичке аштан соң. җыелган, әүвәлге тәртип урнаштырылган өендә Гаяз, чемодан һәм юл сумкасыннан әйберләрен бушатканда, янәдән кәгазь һәм фотографияләргә тап булды. Укып-нитеп тормастан. ул аларны төркемнәргә аерды: Омскидан. Зәркәнттән. Ташкенттан килгән хатлар. Ташкенттан нибары юка гына дүрт конверт җибәргән. Беренчесен аралап алып, укырга кереште.

-Исәнмесез, минем кадерлеләрем!

Сез, мөгаен, конверт тышындагы яна адресымны күреп, гаҗәпләнеп калгансыздыр. Әйе. минем тормышымда кискен үзгәрешләр булды, хәзер мин Ташкентта яшим. Зәркәнттән күчеп китүемнең сәбәпләре күп җыелды, шуна күрә ваклыклары белән сезне ялкытып тормыйм, үз эшегез дә муеннан. Үземнен таза-сау икәнлегемне һәм үз теләгем буенча китүемне генә хәбәр итәм. Алмашкан фатирым бик җайлы, әйбәт районда, ишегаллары яшеллеккә чумып утыра. Әзрәк ияләшеп, эшкә урнашкач, кунакка чакырырмын. Ташкентта карар урыннар күп—башкала бит. Эш белән дә кыенлыклар килеп чыкмас дип уйлыйм. Ташкентта бик зур төзелешләр бара. Дөрес, бу бераз үзгәрәк, төзелеш гражданнарныкы—мин бит үземнең елларымны сәнәгать төзелешләренә багышладым—монда бөтенләй башка киңлек, темплар, коллективларда климаты да икенче, мине Зәркәнттән киткәндә дусларым кисәттеләр. Алар менә ничек чагыштырып күрсәттеләр: зур юлларда йөри торган йөк машинасы шоферы таксига эшкә күчә, бер уйласан. шул ук шофер, тик эшнен үзенчәлеге бөтенләй башка Пәри башка, жен башка диләрме, ничек тә тырышырмын. Гомумән, тәжрибә туплап, монарчы күрелмәгән бик матур сарай төзисем килә, мин беләм: андый проектлар бар.

Бер яна җырда шундый юллар бар: «Өр-яңадан башла, нульдән башла». Вакыт белән бер аяктан атларга тырышам һәм барысын да нульдән башлыйм.

Кочып. Гаяз».

Тәрәзә артында июль аенын эңгер-менгере. Закирҗан әкә тарафыннан мул итеп сугарылган бакча һәм ишегалдыннан сафлык һәм туфрак исе анкый. Кичкә рәйханнан һәм кайсы ягы беләндер бөтнекне хәтерләткән чабыр үләненнән гаҗәеп хуш исләр тарала. Рәйхан шәрык кешесенен тормышында аерым бер урын били, шәһәрдә кечкенә генә ишегалларында да аны үстерергә тырышалар, аш тәмләткече буларак та. салатлар ясаганда да кулланалар, яна өйләнешкән парларнын бүлмәләрен бизиләр. - Минем өчен рәйхан—туган җирем исе».—дигән иде Закирҗан әкә кайчандыр Гаязга.

Телефонның тыны-өне юк. беркемне көтми, беркая ашыкмый—Гаязнын уйлары, прокатка алып торылган һәм кабат-кабат каралган фильм шикелле.
тагын үткәннәргә кайтып төште, тик анда бернәрсәне дә үзгәртеп булмый иде инде...