ТОРМЫШ ҖАЕ

 

Борынгыларның: «Жан биргәнгә жүн бирә».—дигән сүзләре дөрес икән. Бульнистә хирург булып эшләүче Мөстәкыймне генә күрегез! Эшли генә башлаган чагында жүне булу түгел, җаны да чыгам- чыгам дип кенә тора иде, хәзер әнә ничек түгәрәкләнде! Элек оялчан гына егет иде, хәзер исә авызыннан керә, кесәңнән чыга!

Шулай бер мәртәбә бик каты эч авыртып эләктем мин аңа. «Скурый» алып килде. Алып килде дә... кертеп ташладылар. Коридорга. Бер кон ятам шунда, ике көн. Ә эчнең авыртуына чыдар хәл юк! Актарыла прәме! Әйтерсең аны наркозсыз телгәлиләр. Башта кычкырып карадым, аннары акыра башладым. Ләкин ишетүче юк. Өченче кон дигәндә, Ходайнын рәхмәте, яныма:

—Бик авыртамыни соң, улым? Нигә шул тамаша кычкырасын?—дип. идән юып йөрүче әби килеп туктады

—Чыдар хәлем юк, әби җанашым!—мин әйтәм.

—Синең беркемен дә юкмыни сон?—ди әби.

—Өйдә хатыным белән ике балам бар,—мин әйтәм.

—Алайса нишләп хатының килеп хирурыг белән сөйләшми, үләсең бит, улым, шушында!—ди әби.

—Ни турында?

—Операци турында. Тизрәк операци ясасыннар!

—Соң, минем монда кергәнне беләләр ич монда. Нишләп кемдер килеп сөйләшергә тиеш тагын?!

—Карап торышка акыллы кешегә дә охшаган сыман үзен, ә тормыш җаен белмисең икән...—диде әби, миңа, мондый юләрне беренче күрүем, дигәндәй карап. Берәр туганың килеп сөйләшмичә, сипа кем операция ясасын?!

— Нәрсә турында сөйләшергә тиеш соң ул, әби?

—«Нәрсә турында, нәрсә турында?..» Операци ясаган өчен акча бирү турында! Шунсыз үлгәнче ятачаксың шушы коридорда!

—Ни сөйлисен, әби?! Бездә дәвалау бушлай ич1

—Бир, улым, телефоныңны, үзем шалтыратам. Килсеннәр дә коткарсыннар сине үлемнән! Акча кызганып ятарлык түгел бит хәлен —Телефон номерын әйттем дә. карчык, чүпрәк-чапрагын янымда калдырып, китеп барды

—Өеңә шалтыраттым, улым, хатынын хәзер энесен җибәрә. Бодай булгач, яшисен, улым!—дип килеп җитте ул бераздан

— Рәхмәт сина, әби!—мин әйтә5

—Рәхмәтне ашап булмый аны, улым ... Син ни... хезмәтем өчен мина да. йөз сум булса да, өлеш чыгарырсың инде...

—Бирәм. әби. бирәм! Терелим генә!

Ходайнын рәхмәте, бераздан каениш килеп тә житге. Яныма хәтта өске киемен дә салмыйча килеп керде.

—Ничек керттеләр сине болай?!—дим.

—Сакта торучы егеткә унлыкны төрттем дә кереп киттем!—ди бу. Әйтергә кирәк, минем каениш терекөмеш кебек, суга салсаң, судан да коры чыга торган кеше!—Нишләп коридорда ятасың?

—Урыннары юктыр,—мин әйтәм,—Монда салмаслар иде..

—Үзең белән акча алмаган иленмени сон?

—Мине эштән алып килделәр ич! Нинди акча?! Бездә медицина түләүсез бит!

—Дөрес, медицина түләүсез... Хөкүмәт табибларны бушлай эшләтә мәгънәсендә. Шуна күрә алар хезмәт хакын сырхаулардан алырга мәжбүр.

—Андый закон юк!—мин әйтәм.

—Ана карасан. бездә сырхау кеше коридорда ятарга тиеш, дигән закон да юк, ә ятасың бит менә! Ярар, сүз көрәштерүдән файда юк, сине моннан исән-сау алып чыгу чарасына керешергә кирәк,—дип, ул, җил-жил атлап, хирургны эзләп китте.

Озак та тормады, килә бу. Үзе генә дә түгел: бер табиб белән ике шәфкать туташын да иярткән!

  • Исәнмесез, сырхау!—Карале, таныш та икән әле үзе!—дип елмайды табиб, мине беренче мәртәбә генә күрмәгәндәй, һәм теге ике кызга:—Хәзер үк палатага кертегез!—дип боерды.

< Таныш та икән», имеш! Күршедә генә яши, күрешкәләп, хәл белешкәләп йөрибез бит югыйсә!

Шәфкать туташларының ике кулымнан тотып палатага алып керүләре булды, арттан килүче табиб, ягъни күршебез Мөстәкыйм, мин яткан карават янына утырып, хәл-әхвәлемне сораша башлады. Үзе сораша, үзе анда баса, монда төртә. Ә мин ике көн эчендә янымнан кырык тапкыр үтеп тә мина кырын күзен дә төшермәгән, ә хәзер исә саулыгым турында кайгыртуы хәтта йөзенә чыккан бу ак халатлы Мөстәкыймгә гажәпләнеп. күзләремне челт- челт итеп карап ятам. Алдымда—Гиппократ антына тугрылыклы кеше!

Ул мине тикшереп-карап бетерде дә бик эшлекле кыяфәт белән: Аппендицит. Инде шартлау хәлендә. Кичекмәстән операциягә!—диде һәм шәфкать туташларына дәште:—Хәзер үк әзерләгез!

Каениш күз кысып куйды. Шунда тирә-ягыма күз салсам, дүрт кешелек бүлмәдә бер сырхау гына ята.

—Башкаларны бүген чыгардылармыни?—дип сорадым мин аннан.

—Инде бер атна үзем генә ятам! Сүз алышыр кеше дә юк!—диде ул.

Каениш сүзсез генә тагын күз кысып куйды. Ишеттеңме, янәсе!

Башка сөйләшеп торырга вакыт калмады, ике култыгымнан йомшак кына алып, шәфкать туташлары мине ванна бүлмәсенә алып киттеләр.

Аннары—операция, реанимация. Күзем ачсам, янымда бер кеше дә юк! Ә авыртуга түзәр хәл юк! Әллә, мин әйтәм, аппендицит урынына башка нәрсәне кисеп алдылармы икән? Бу уемнан куркыныч булып китте Кычкыра торгач:

—Нигә акырасын? Ни кирәк?—дип, чәчләренә бигуди куйган чибәр генә бер шәфкать туташы килеп керде.

  • Бигрәк авырта, сенлем,—мин әйтәм,—шуны басар укол бирсәнче!

—Карале, кара, хатыныннан таләп итәмени! Син өендә түгел, абзый, ә ре-а- ни-ма-ци-я-дә. Ә монда кычкырырга ярамый. Юкса яран озак төзәлер. моннан

тиз генә котыла алмассын,—диде чибәр кыз һәм озын нәфис бармаклары белән чәчләрен рәтли-рәтли чыгу юлына юнәлде. Артыннан:—Юк бездә андый дару. Тыныч кына ят! —дигән сүзләре генә ишетелеп каплы

—Юкка телегезне әрәм итмәгез! Әнә тегене дә алып чыгып китмиләр әле,—диде шунда берәү, ниндидер аппарат янындагы караватка таба ымлап.—Кичә үк җан тәслим кылган иде югыйсә...

Тәнемә салкын йөгерде. Шөкер, мин исән бит әле! Авыртуга гына түзәрмен' Шуннан сон, беркемне дә борчымадым, мине дә борчымадылар: ничек салдылар, шулай ята бирдем.

—Йә, хәлләр ничек?—дип сорады иртән күршем, ана шәфкать туташы укол ясап чыгып киткәч.—Син төртмәдеңме әллә? Синен якка борылып та карамады...

—Нәрсәне?

—Нәрсәне, дип... акча инде, туган, акча. Савыгып чыгасын, килсә...

—Без хирургка...

—Анысы операция өчен бит аның. Ул үзенекен эшләде дә. анын эше бетте. Мондагылар башка бит.

—Димәк, монда да бирергә кирәк9!

—Яшисең килсә, кирәк, туган, кирәк! Төртсәң җанын тыныч Әллә аларнын авыртуны баса торган дарулары юк дип беләсеңме?

—Юк. диде ич.

—Бигрәк беркатлы кеше икән син! Сонгы вакытларда мондый җирдә бер дә ятарга туры килмәдеме әллә?

—Шөкер, туры килмәде Ходай күрсәтмәсен дә.

—Шуңа белмисен син безнен хастаханәләрдәге хәлләрне. Хәзер монда һәр нәрсә өчен түләргә кирәк, туган!

—Бездә медицина бушлай дигән законны беркемнең дә юкка чыгарганы юк бит әле!—мин әйтәм.

—Дөрес әйтәсең: хәзерге мизгелдә син дә бушлай дәваланып ятасын—янына килеп караучы да юк! Бушлай медицина дигәне менә шушы инде ул. туган.

—Алай булгач, нишләп реанимациядә тоталар, нигә палатага чыгармыйлар? Анда палата табибы карар иде

—Тәртибе шулай: операция—реанимация—палата. Әллә анда чыккач дәвалый башлыйлар дип беләсеңме?! Өеңә сау-сәламәт кайтасың килсә, анда да төртергә кирәк бит, туган

Шунда аңымны җуйганмын. Табиб күршем чакыртып игә китерткән. Кесә телефоны бар икән, каенишкә чылтыратып аллы Ә ул килеп тә җитте, киеме-ние белән реанимациягә килеп тә керде. Күзем шар булды!

—Ничек керттеләр сине монда9!—мин әйтәм —Монда бит

— Ишек төбендәге сакчы егет белән уч төбемә йөзлекләр салып күрештем,—дип елмайды ул—Хәзер акчан булса. Мәскәү Кремленә дә кереп була! Йә, нинди проблема туды?

Сөйләп бирдем. Ул бу юлы да җил-жил атлап тагын кемнедер эзләп китте Бераздан карыйм, ак халатлы өч кешене ияртеп килә бу! Хәтта халатлылар аннан алданрак та йөгерәләр. Шушы минуттан башлап китте дәвалау, китте дәвалау: кайсы укол кадый, кайсы система куя. Тиз генә чакырып китергән теге чибәр туташ хәтта массаж ясый башлады

Шөкер, хастаханәдән савыгып чыктым. Анысы да бер хәл. ин мөһиме— тормыш җаена төшендем мин анда!

Реклама