Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАТУЛЫК TA, ГОРУРЛЫК ТА КИРӘК!

...Троллейбустан чыгыйм дип ишеккә таба күченеп маташканда киерелеп утырган бер юан хатынның чәченә җиңем белән ялгыш кагылып киттем. Гадәтемчә түбәнчелек белән «Простите»,—дидем. Җавап итеп хатын, кып-кызыл симез иреннәрен шапылдатып: «...мать! Какой беспардонный!» —дип кычкырды.

Ачуым дерт итеп кабынып китте. Мин бит, аны әдәпле кешегә санап, гафу үтенеп торам! Хәзер үзеннән дә җиллерәк итеп җавап бирәм!

Беренче теләгем шундый иде. Ләкин икенче мизгелдә, үземне кулга алып чыгу ягына юлымны дәвам иттем. Чөнки:

—үзәгенә үткәзеп мыскылларлык сүзләрне күп белсәм дә, аларны телемнән ычкындырырга горурлыгымда, кечкенәдән тәрбияләнгән ихтирамлы холкымда рөхсәт итми миңа,

—тупас сүз әйтергә җыенган мәлдә «корбан-ымның йөзенә карыйм да, ул нинди сөйкемсез булса да ирексездән аның эчке дөньясына кереп киткәндәй булам. Бәлки, ятим, кырыслыкта үскән бәндәдер бу, назлы сүзләрне ишеткәне дә, әйткәне дә юктыр. Бәлки, кризис сәбәпле эшеннән куып чыгарганнардыр аны. Бәлки, ире эчәдер, йә баласы наркотикларга һәвәсләнгәндер. —Менә, башыма шундый уйлар килә дә, кызганып, авыр сүз әйтүдән тыелып калам;

—аннан соң, үч алуның кемгә нинди файдасы бар? Ул, минем нервыларымны какшатып, гомеремне берничә сәгатькә кыскартты да ди, ә аның гомерен кыскартуда миңа нинди мәгънә бар?

Менә шундый уйлар кыска гына вакыт эчендә узып китә дә башымнан чираттагы тупаслыкны җавапсыз калдырам. Мине белгән кеше аңлый моны. Белмәгәннәр—мескен, телсез, бозау дип уйлыйдыр, бәлки.

«Бәйдән ычкынган - бәндәләргә шундый мөнәсәбәт бер миңа гына хас сыйфат түгел ул. Гомумән, татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән һәм тиешле дәрәҗәдә аң-белем алган һәр кешенең сүзе уйларын узып йөгерми, шуның өстенә әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлылык ата-аналарыбыз тарафыннан каныбызга сеңдерелгән безнең Балачагыбыз динсез чорга туры килсә дә, безнең буын рухи азыкны гасырлар буе ныгыган шәригать кануннарының, әхлак принципларының корып бетәргә өлгермәгән тамырлары аша алып үсте.

Хәер, рус телен үз телем кебек белсәм дә, шакшы сүзләрне-профессиональ рәвештә әйтергә сәләтем чамалы. Рус теленә генә хас үзенчәлекләрне ачуым килгән чакта бутавым мөмкин дип уңайсызланам. Ә бутасам («ты сама» урынына «ты сам» дисәм, мәсәлән) абруемны җуям

Бу, әйе, соңгы елларда татар матбугатында күп яктыртылган тема совет заманында тәрбия идеологиясе кечкенәдән безне рус культурасыннан, рус сыйфатыннан үрнәк алуга өндәп торды. (Рус культурасы, аеруча әдәбияты, үрнәк алуга чынлап та лаек, тик үрнәк алу процессы үзара, кара-каршы булырга тиеш. Ләкин бүген сүзем бу хакта түгел ) Гадәти көнкүрештә безне әбиләребез кырын эшләребез өчен «урыс»дип тиргәсә дә, рәсми тәрбия йогынтысы гаять көчле булды милләтара мөнәсәбәтләр, «дуслык» төшенчәсе белән генә чикләнмичә, «өлкән агай»ның казанышларына табыну дәрәҗәсендә булырга тиеш иде. Шуңа күрә руслар арасына эләккән татар малае, аң-белеме, эшчәнлеге җәһәтеннән югарырак торса да, тегеләргә ирексездән олылап карый ә тегеләр үзләренең өстенлегенә ышанып, моның табигый тыйнаклыгын зәгыйфьлек дип кабул итә, шуннан килеп аңа карата түбәнсетүле мөнәсәбәт («Ну что, Наильчик, как дела, мой дорогой татарчонок?»), йә ачыктан-ачык типкәләү, санга сукмау мөнәсәбәте туа. Холкың ни кадәр генә нык булмасын, җәмгыять йогынтысы үз эшен эшли: күпләр тора-бара үзләрен түбәндәрәк кимәлдәге кеше итеп сизә башлый һәм, бу нәтиҗәне тулысынча аңлап, аныклап тәкъбирләргә өлгермәсә дә, тагын да тирәнрәк үз дөньясына бикләнә, шуның белән -агайлар»ны тагын да йөгәнсезләнергә котырта.

Шуның өстенә, «тел киртәсе» дигән нәрсә дә бар. Күпләребезнең бит татар акценты сизелеп тора, һәм бу еш кына әйләнә-тирәдә шаярту катыш мәсхәрәләп көлүгә сәбәп була. Берәү шулай «извиняюсь» урынына «извинаюс» дигән иде. коллегаларына озаклап үчекләү өчен шул җитә калды. Үчекләгән адәмнең тотнаксызлыгы аңа үз-үзен бүтәннәр урынында фараз итеп карарга мөмкинлек бирми инде. Юкса телгә сәләте буенча да, башка сыйфатлары буенча да һич өстен булмавын аңлар иде ул. Юк, аңламый.

Әмма без аңларга тиеш.

Институтның беренче курсында укыганда, Казанга авылдан килгән малайлар, үзара татарча сөйләшә башласак, төркемдәшләребез (шулар арасында үз телен белмәгән татарлар да, хәтта алар аеруча да әле), йөзләрен чытып «Ах, нинди әдәпсезлек! Без сезнең телне белмибез бит, үзегезчә сөйләшеп, безне санга сукмавыгызны күрсәтәсез!»—дияләр иде. Бәлки, күлмедер дәрәҗәдә хаклы да булганнардыр, ләкин менә шул сүзләрне әйткәндә нигә йөзләренә җирәнү кыяфәте чыга иде икән аларның? Ә безнең тарафтан хәтта шундый очракларда да, «Белмәсәгез, өйрәнегез, татар җирендә яшисез бит!»—дигән кеше табылмады.

Бер рус дустым күптән түгел, минем күңелне күрергә теләп булса кирәк “Сезнең җырлар арасында да матурлары очрый кайчак,—дип ычкындырды Менә сиңа мә! Минем, мәсәлән, фин егетенә андый сүзне әйтергә юләрлегем җитмәс иде, чөнки фин җырларындагы милли төсләр, үзенчәлекләр миңа таныш түгел, шуңа күрә мин ул җырларны яратмыйм түгел, аңламыйм. Финнәргә якынрак яшәсәм кызыксынып, аңларга тырышыр идем мин ул җырларны, һәм аңлау аркылы матурлыгын да күргәч, ярату да туар иде Һәрхәлдә, сезнең кайбер җырларыгыз гына матур,—дип кимсетергә, валлаһи, башыма да килмәс иде.

Без читләргә түбәнсетеп, ачу тотып түгел, кызыксынып, аңларга тырышып карарга күнеккән. Ләкин бу гүзәл сыйфатыбыз милли горурлыгыбызны дәрәҗәбезне кысрыкларга тиеш түгел. Безгә, рус дәүләтендә яшәүче татарларга, русча сөйләшүебезнең кытыршылыгын да, «өлкән агайлар»ның әрсезлеген дә тормышта киртә итәргә ярамый. Әдәпсезләр һәр милләттә дә бар ул, ә русларның саны гомумән күп булганга, алар тарафыннан бу аеруча нык сизелә. Моның сәбәбе—бергә яшәгән кешеләр белән кызыксынмау һәм кызыксынырга омтылмау Берәү (укымышлы кеше, инженер) сорый:  «Син кайсы якныкы?»—ди. «Казаннан»,— дим. — «Ә-ә, син казахмени?»—«Юк,—мин әйтәм,—татар». «Мин Казанны казах каласы дип уйлый идем»,—ди. «Молодец»,—диюдән башка сүз тапмадым.

Икенчесе, кулын хуҗаларча җилкәмә салып «Казанда булганым бар», —диде. —Матур шәһәр. «Матур һәм зур шәһәр,—мин әйтәм,—гасырлар буе Русиянең өченче башкаласы дип санала. Хахылдап көлде әңгәмәдәшем. Гади тәкәбберлеге ачык мыскыллауга әверелде: «Минем авыл беренче башкала булса, Казаның була ала инде өченчесе». Соңрак, «Наука и жизнь» журналының утыз еллап элек чыккан бер санын табып, Россия шәһәрләрендә яшәгән халыкның чагыштырма санын күрсәтеп, тарихи мәгълүматлар белән таныштырдым үзен. Шулай да, инде шаярткан булып. Татар язгандыр бу мәкаләне»—дип әйтмичә түзмәде ул.

Мин ел саен шәһәребезнең мәдәният сарайларының берсендә үземнең иҗат кичәмне үткәрәм. Рус дусларым бик күп, русча язган шигырьләрем дә байтак, шуңа күрә тамашаны алып бару да өлешчә рус телендә була. Туган телемдә язылган шигырьләремне укыганда аларның русча мәгънәсен кыска гына итеп әйтеп барам, әмма җырларны, билгеле, тәрҗемәсез җырлыйм. Кичәдән соң канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табыла: «Концертың әйбәт, ләкин җырларыңны русчага күчермәдең, аңламадык,—ди берсе. Икенчесе, баш кагып. «Әйе,—ди,— мондый кыланышың милләтчелек була бит инде ул, безгә ихтирамсызлык бу.  «Гаҗәп,—мин әйтәм,—Патрисия Каас, Майкл Джексон җырлаганда тәрҗемә кирәкми, ул ихтирамсызлык түгел, ә татар кыланышы милләтчелекмени?» «Ну, это разные вещи»—диләр.

Күп еллар элек, Чиләбедә тулай торакта яшәгән чагымда, мине эзләп бер иптәшем килде. Ишек аша тавышын ишеттем—комендант белән сөйләшә «Сабиров монда торамы?»—ди. «Фамилиясенә караганда, мондадыр,—ди комендант—бездә бер генә нацмен яши шуның турында сорыйсыңдыр» Моңа кадәр бу сүзне ишеткәнем булмаганга, мин башта аптырап калдым, аның «нацист» сүзенә охшаган булуы йөрәгемне тетрәндерде. Аннары аңлап, ямансулап елмаеп куйдым: бу адәм өчен татары да, башкорты да, марые да юк икән, барысы да— «нацмен». Миңа—илнең кайсы гына почмагына барырга туры килсә дә, шунда яшәгән халыкның мәдәнияте, тарихы белән кызыксынып, телләрен әз генә булса да үзләштереп кайтырга яраткан фәкыйрегезгә—мондый ваемсызлык әллә нинди кыргыйлык булып тоелды.

Хәер, андый кешеләр үз мәдәниятләрен дә бик начар белә бугай. Шәһәребез гәзитендә минем рус телендә чыккан парчаларымны укыгач, танышлар «Синең статьяңны укыдык»—дисәләр, гаҗәпләнмим, чөнки әдәбият жанрларын белүчеләр безнең заманда күп калмады. Әмма бөек рус классикларын бутаулары исә мине тәмам шаккаттыра. «Гомер буе русларны рус культурасына өйрәтеп яшим,—дим, шаярткан булып. Алар оялган булып елмаялар.

Боларны мин кимсенеп, йә ачуым чыгып язмадым. Максатым ни? Бәлки, татар авылында туып-үсеп, зур шәһәрдә яши башлаган берәр малайга үз-үзенә ышанычын, үзенең чын абруен, горурлыгын саклап калырга ярдәме тияр бу язмамның? Бәлки, руслар белән аралашып яши башлаган. Илгизләребез, Мидхәтләребез болай ансат һәм тиз генә Илюшалар, Мишкалар булып китмәсләр? Безне язмышыбыз күп милләтле илдә яшәргә дучар иткән, һәм милләтара ягымлылык, татулык белән бергә милли горурлык дигән нәрсәне дә югары тотарга кирәк безгә.