Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОТЛЫЙБЫЗ

Марсель Зариповка 80 яшь

 

Марсель Харис улы Зарипов 1931 елның 23 октябрендә Татарстанның Сарман районы Янурыс авылында укытучылар гаиләсендә туа. Балалык еллары шул районный Петровка авылында уза, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1946­1951 елларда Петровка спирт заводында эшли. 1951-1955 елларда Хәрби дингез флотында хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Татнефть» берләшмәсенең бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм нефть промыселларында эшли. Шушы елларда аның җирле һәм республика матбугатында беренче мәкаләләре күренә башлый. 1958 елда М.Зариповны Әлмәт шәһәр газетасына әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шушы вакыттан алып ул—профессиональ журналист һәм язучы 1962-1966 елларда ул «Советская Татария» газетасының нефть районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшли. Бу елларда экстерн тәртибендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты факультетын читтән торып тәмамлый.

Аның беренче хикәяләре һәм очерклары («Дед Матвей», «Новенький», «Сюрприз», «Портрет», «Чужой медовый месяц») республика һәм җирле матбугатта басылып чыга. Ул кечкенә мәкаләләрдән соң документаль һәм матур әдәбият әсәрләре яза башлый. М.Зарипов—«Девятая высота», «Жнецы», «Чужой медовый месяц», «Летняя командировка», «Ордер на квартиру», «Звездный час Нижнекамска», «Вершины», «Выгодный оборот», «Черное сокровище», «Поучительные ютешки», «Сок с росы небесной», «Год на пасеке», «Бремя престода» исемле китаплар авторы. Рус теленә ул Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» («Завещание», 1966), Гариф Ахуновның «Артышлы тау буенда» («За горой Артыш», 1973), Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур» («Итель-река течет», 1978), Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» («С ношей гору не обходят», 1982) һәм башка татар язучыларынын әсәрләрен тәрҗемә итә.

Марсель Зарипов әдәби иҗат белән шөгыльләнсә дә, журналистика өлкәсен дә читкә тибәрми. Ул чирек гасыр «Советская Россия» газетасының Татарстан буенча махсус корреспонденты булып эшли һәм анда республика тормышына багышланган, үткен икътисад һәм социаль мәсьәләләрне күтәргән күпләгән мәкаләләр бастыра.

Журналистика өлкәсендәге уңышлары өчен Марсель Зарипов Татарстан жур­налистларының Х.Ямашев исемендәге, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек була. Ул—Татарстанның һәм Россиянен атказанган мәдәният хезмәткәре.

1970 елдан Марсель Зарипов—СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Танылган журналист, язучы Марсель Зариповнын бу көннәрдә—олуг юбилее. Аны ихластан тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары телибез.

 

Мансур Шаһимәрдәновка 60 яшь

 

Мансур Мәгъсүм улы Шаһимәрдәнов 1951 елның 27 октябрендә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында туа. Бала чагы һәм үсмер еллары Олы Елга авылында үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач Казанга килеп, кооператив техникумында һөнәри белем ала, тормыш юлын сәүдә өлкәсе белән бәйли, төрле төбәкләрдә, Казанның сәүдә оешмаларында сатучы, тәэминәтче һәм сәүдә белән бәйле башка эшләрдә эшли.

Күп каләм ияләренә хас булганча М.Шаһимәрдәнов та мәктәптә укыганда ук әдәбият белән якыннанрак кызыксынып каләм тибрәтә башлый, матбугатта беренче хикәяләре узган гасырның 70 елларында күренә.

1992 елда «Казан утлары» журналында авторның «Кеше күңеле—карурман» исемле повесте басыла, 1995 елда исә Татарстан китап нәшриятендә аерым китап булып дөнья күрә. М. Шаһимәрдәнов иҗатына заманның әхлакый проблемаларың кыю яктырту хас. Әлеге тема аның «Татлы агу» («Казан утлары», 1998 № 11-12) романында да киң яктыртыла. Ул сюжетны композиция ягыннан гади, әмма төгәл итеп кора белә, персонажларның сөйләме үзенчәлекле

2004 елда сайланма хикәяләрен туплаган «Без әле шулай яшибез» дигән икенче китабы нәшер ителә.

М. Шаһимәрдәнов—1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы