Логотип Казан Утлары
Хикәя

«АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗ!»

Биш-алты яшьләрдә булганмындыр, күрше-күлән яисә берәр читрәк кеше керсә, өйдәгеләр, безнең Саимә укый белә, гәзит укый дип мине алга төртеп чыгаралар иде. Кулыма берәр гәзит кисәге тоттыралар да, мин хәреф тануымны исбатларга тиеш булам. Укырга мин барыбер сигез яшемдә генә кердем, хәреф таныгач, нигә шундук мәктәпкә илтмәгәннәрдер?

Теләнче Тамак мәктәбендә икенче сыйныфны бетергәч, Рәхимә апам мине Чистай шәһәре аркылы Алексеевск районының Ромодан дигән авылындагы «Большевик» совхозына, Зөләйха апамнарга илтеп куйды. Ромодан авылында урыс мәктәбе генә. Саимәнең өченче сыйныфка керәсе бар дип кенә татар мәктәбе ачсыннармыни!?

Бер авыз сүз урысча белмим. Бик тырышам инде. Ботаника, тарих дигән фәннәр керә. Нихәтле текст сөйли белергә кирәк. Ятлыйм!

Адәм рәтендә күчтем инде дүртенчегә.

Каникулга чыккач, әнкәйләрне күрәсе килә башлады бит! Алар Мөслим районында. Зөләйха апа илтә алмый,яшь баласы бар.

—Берүзең кайтасыңмы соң?—диделәр миңа.

 

—Кайтам!—дидем мин уйлап та тормыйча әйтерсең лә Мөслим мин Ромоданнан керосинга барып иөри торган өч чакрымдагы «ферма» дигән җир!

Мине Чистай пристаненә хәтле ияртеп җибәрердәй кеше табылды. Йөк машинасына утырып китүем хәтердә. Пароходка дигән билетны кулыма тоттырды да озатучы абзый,Чаллыга хәтле кайтучыларны сораштырып, мине шулар янына утыртты.

—Баланы Чаллыда алып төшәрсез инде, аннары ул Мөслимгә китә,—дип, китеп барды.

Кай вакыт икәнен хәтерләмим инде,пароход шактый юл алгач, минем йокы килә башлады. Дүртенче класста булгандыр инде безнең урын. Эскәмиягә утырып,башымны бер капчыкка терәдем дә:

Мине уятырсыз инде,—дидем дә,йоклап та киттем.

Уяттылар. Ул чакта автобус дигән нәрсәнең исеме дә юк иде. Анда-монда китүче машиналар туктый торган җиргә бардык. Минем юлдашлар минем якка түгел. Аларның да мине тизрәк утыртып җибәрәселәре килә. Юк кына бит Мөслим ягына машина!

—Балакай, бер дә булмаса,син Минзәләгә юл тот, аннан Мөслимгә китәргә уңайрак булыр,—диделәр болар.

Чыннан да, озакламый Минзәләгә баручы машина килеп чыкты. И сөенүләрем! Ничәмә-ничә авыллар үтеп,барып җиттек Минзәләгә. Әле бит аның белән генә эш бетми, ары китәргә кирәк.

Тагын машина үтә торган юл өстендә таптанып тору. Ярый әле җәйге көн озын,тиз генә кич булып,караңгы төшәргә ашыкмый. Шулай да барасы юл ерак бит әле—кайчан Мөслимгә барып җитәсең дә, кайчан Вәрәш Башы дигәненә. Әлегә ярый,шул якка юл тотучыларга ияреп йөрим.

Ниһаять, «Мөслимгә!» дип бер йөк машинасы килеп туктады. Ике апа, бер абзый кеше һәм дә мин әрҗәгә менеп урнаштык. Анда ниндидер алам-салам, капчык ише нәрсәләр бар иде,җайлап утырыштык. Утырып та, яткан сыман да кайтылды,йокыга кителгәндәй дә булган шунда. Сәгать чутын белмим инде,бер заман «Җиттек!» диделәр.

—Менә, кызым ,шушыннан алга таба, Ык күперенә барып җитәсең дә, күперне чыккач, Иске авыл дигән авыл булыр, шуннан Вәрәш Башына таба китәсең, —шулай диделәр юлдашларым.

Кешеләр йөреп тора. Бер түтәйдән күпергә ара еракмы, дип сорадым. Бер чакрымлап булыр, диде. Бу миңа ерак сыман тоелды да, тагын берәүдән Ык буена төшә торган юлны сорадым. Ыкны йөзеп кенә чыкмакчы булам. Йөзә беләм. Зур да бит инде, дүртенчегә күчтем. Тизрәк әнкәйләрне күрәсе килә инде. Яр буена төшеп чишендем. Кулымда юлга дигән азык төенчеге дә булгандыр инде. Күлмәк белән бергә йомарлап тоттым да кереп киттем суга. Ык елгасы күргән-ниткән нәрсәм түгел,тирәнме-суыкмы—белгән юк. Башта сай булды,ерак кына бардым су эченнән атлап. Менә бер мәлне тирәнәя башлады: билдән булды,күкрәктән,талпынып китеп йөзә башладым. И йөзәм, и тырышам, чыгып җитеп кенә булмый бит теге якка. Агым көчле, хәлем бетә башлады. Бер заман яр башыннан:

—Агым уңаена йөз,каршы йөзмә!—дип кычкырдылар.Шуны ишетүгә агым җаена йөзә башладым да, Аллаһның рәхмәте белән озакламый ярга чыгып җиттем

Ул чакта мин бу нәрсәне уйлый белмәгәнмен: кычкырдымы-кычкырды берәү яр башыннан. Ә хәзер менә ничек дип уйлыйм: кем минем суга батып барганымны аргы ярдан карап торсын да кайгыртып кычкырсын ди? Берәү дә карап тормаган мине анда. Хозыр Ильяс булган ул!

Яр буена чыктым. Каршыда—куаклык,әрәмәлек,сазлык. Ансат кына Иске авылга кереп китә торган түгел. Барыбер шул күпер аркылы чыккан юлдан барырга кирәк. Авылга җиткәнче шактый вакыт үтте. Кайбер капка төбендә йомарланып яткан этләрне күреп шомлана калдым. Ырлап каршыңа чыга башласалар... Озын гына бер урамлы бу авылны чыгып киттем дигәндә генә бер апа очрады да,аннан:

—Вәрәш Башына еракмы?—дип сорадым.

— Ерак шул әле, алты чакрым диләр инде аны,—диде апа. 

Юл тау буе сыман җирдән бара икән. Бик матур. Тар гына юл. Моннан машина йөрми торгандыр. Сул кулда, түбәнлек җирдә, куаклар үсеп утыра. Чут-чут итеп кошлар сайрый. Тирә-як тып-тын. Атлыйм да атлыйм. Артта да, алда да кеше заты күренми. Озакламый әнкәйне,абыем Габдулла белән сеңлем Сафияне күрү сөенеченнән кош кебек очам. Арыганым да әлләни сизелми.

Менә килеп җиттем инде Вәрәш Башына. Авыл башында буа кебек нәрсә бар икән. Анда казлар каңгылдаша. Салам өемнәре кебек нәрсәләр күренә. Нинди кеше килеп чыгар да,этләр очрамагае дип курка-курка гына барам. Ул да булмады,каяндыр бер малай килеп чыкты да,артымнан бара башлады.

— Әй,кызый,кая барасың?—дип кычкырды бу миңа. Аны-моны җавап бирмичә генә атлавымда булдым. Килеп кыйнап ташламагае дип тә куркам үзем.

Авып хәтле авылын «кулга төшергәч»,өен генә табасың инде аның. Очраган бер кешедән сорый-сорый таптым инде әнкәйләр яшәгән йортны.

Капкадан кердем. Чиста гына,яшел үләнле ишегалды. Тавык-чебеш булганын хәтерләмим инде. Кайсысы килеп чыгар дип йөрәгем дөп-дөп итә. Ипләп кенә ишеккә киләм. Килсәм,ишектә йозак! Менә сиңа мә! Инде нишләргә? Тәрәзәдән карыйсы иттем. Анда бит әдәми зат бар! Абый өйдә икән бит.

—Абый!—дип эндәштем.—Нишләп өстеңнән бикләделәр? Әнкәй кайда?

Абый ятып кына торам дип яткан да йокыга киткән. Әнкәйнең барасы җире булган да бикләп чыккан.

Ул арада әнкәй дә кайтып керде. Күрештек, сөенештек. Ничек кайттың да ничек кайттың дип сораштыра башладылар. Озакламый Ибраһимоваларның кыз балалары берүзе кайткан дигән хәбәр бөтен авылга таралып,  мине күрергә килә башладылар.