Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТАТАР КЫЗЫ»—«ХӘЯТ ЮЛЫНДА»

Ниһаять, Гаяз Исхакый әсәрләренең бишенче томы дөнья күрде. Аны бөек әди­ бебезнең ижҗат мирасын барлауда, тормыш юлын өйрәнүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче Лена ханым Гайнанова әзерләгән. Бу эштә мөхтәрәм, милләтпәрвәр зат, Чирмешән районы хакимияте башлыгы Минсәгыйт әфәнде Шакиров матди яр­дәм күрсәткән. Кереш мә­калә, искәрмә-аңлатмалар да Гайнанованыкы. Китапта Г. Исхакыйның туганнары хакында кызыклы мәгълү­ матлар, нәсел шәҗәрәсе дә бирелгән. Җыентыкны бик эчтәлекле фото иллюстратив материаллар да бизәп тора. Китапка әдипнең мөһаҗирлек дәверендә иҗат ителгән әдәби язмалары урнашты­рылган. «Өйгә таба», «Көз», «Локман Хәким», «Татар кызы », «Тәүбәгә килгән хатын»—проза әсәрләре; «Дулкын эчендә», «Җан Баевич» «Хәят юлында», «Олуг Мөхәммәд»—драма жан­ рында. Барлыгы—9 әсәр. Боларның инде төп өлеше XX гасыр ахырында, XXI йөз башларында «Зиндан» китабында, төрле гәҗит-журналларда, җыентыкларда дө­нья күргән иде. Әмма хәзергәчә билгеле әсәрләрнең бирелешендә дә камилләшү күзәтелә. Әгәр дә, мәсәлән, «Локман Хә­ким» (1923) моңа кадәр русча тәрҗемәсе аша гына бирелсә, биредә ул оригинал телендә—татарча—тәкъдим ителә.

 Яңа гына дөнья күргән бишенче җилд­нең аеруча бер кыйммәтле ягы шунда анда Г.Исхакыйның моңа кадәр хәзерге татар укучысына ирешмәгән ике әсәре урнаштырылган. Аларның беренчесе «Тазар кызы» икенчесе «Хәят юлында» дин исемләнгән. Һәр ике ядкяр дә башта ук төрекчә язылган булса кирәк. Бу хакта автор үзе төзегән «библиографиямдә дә искәртә (Г.Исхакый Зинда.н Сайланма проза һәч сәхнә әсәрләре. —К.: Татар кит. нәшр., 1991.-666-669 6.)

 Әдипнең мөһаҗирлектәге тормышы, эшчәнлеге хакында безнең моңа кадәр дөнья күргән китапларда [ а) Исхакый мөһаҗирлектә —К.. 1999 —84 б.; б) Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты — К , 2004 —368 б ] һәм күпсанлы мәкалә-язмаларда шактый гына фикер-күзәтүләр бар. Ә «Татар кызы» һәм «Хәят юлыңда» әсәрләре турында әлегә фәнни әдә­ биятта мәгълүматлар күзгә ташланмады. Шуны истә тотып без биредә бу ике әсәр хакындагы уй-фикерләребезне генә бәян итәргә булдык «Татар кызы» (Tatarin kizi) әсәрен Г. Исхакый төрек теле­ндә иҗат итә. Аның ахырыңда « Бетте, Истанбул, 5 сентябрь 1942» дип язылган. Автор үзе төзегән библиографиядә (1951) әсәрнең иҗат ителү вакыты дип «1943» ел күрсә­ телгән һәм шунда ук «басылмаган» дигән искәрмә дә бар (Г.Исхакый Зиндан 666-667 б.). Әмма «Татар кызы» Истан- булда нәшер ителүче «Соң почта» исемле «көндәлек сәяси» гәҗитнең 1949 елгы 54 санында дөнья күрә (29 сентябрь—3 ок­тябрь һәм 7 октябрь —24 ноябрь). Бу хакта автор үзе дә белә: кызы Сәгадәткә 1949 елның 2 октябренлә язган хатында әсәр­нең басылуы турында искәрмә бирә (531 б.) «Библиографиямдә «Татар кызы»ның нәшер ителмәгән дип күрсәтелүе, мөгаен, аның китап рәвешендә басылмаганлыгын аңлатадыр. Л.Гайнанова искәртүенчә, бу әсәрнең «Соң почта»да дөнья күргән текс­ты төрек профессоры Исмәгыйл Төрекуглы тарафыннан табыла. (116) Бишенче томга ул Рабит Батулла тәрҗемәсендә бирелгән (159-258 б ).

Мәгълүм ки,  һәр әдипнең, кагыйдә буларак, иҗат теле бер була. Шуңа күрә ул башка телдә язган очракта да. төп теленә хас сыйфатларны, образлы фикерләр үзечелекләрен саклый. Бу кануният татарның чын милли әдибе булган Г. Исхакый өчен аеруча хас. Үзе дә каләм остасы булган, татар һәм төрек телләрен дә яхшы белгән Р.Батулла боек әдипнең уй-теләкләрен, кылган гамәлләрен, сурәтле фикерләү хосу­сиятләрен тирәнтен тоеп эш иткән, төрекчә текстны тазар телендә мөмкин кадәр авторча, Исхакыйга тугрылык саклап бирергә тырышкан. Әсәрнең тел-стиле, сәнгати ко­рылышы, аһәне авторның көчле талантын, бай иҗади тәҗрибәсен янә бер мәртәбә раслап тора. «Татар кызы» бер тын белән укыла, мавыктыра. Ул мәгьтүмати яктан, танып-белү җәһәтеннән дә игътибарга лаек. Бу китап спектакльләргә, теле һәм кино­ фильмнарга да соралып тора. Чөнки анда бүгенге кешенең дикъкатен җәлеп итәрлек гыйбрәтле язмышлар, укучыны уйланды­ рырлык вакыйга-хатләр шактый.

Бишенче җилднең керешендә һәм аңлатмалар өлешендә «Татар кызы»ның жанры, гәрчә авторның «роман» дигән ис­кәрмәсе телгә алынса да, повесть (бәян —X.М.) дип билгеләнгән (11, 531 б.). Әмма үзенең төзелеше, эчтәлеге, идея-тематикасы белән бу әсәр автор үзе биргән роман атамасына туры килә.

Г.Исхакый үз әсәрләрен еш кына гөп геройларына мөнәсәбәттә исемли: «Кәләпүшче кыз», «Бай углы», «Телән­ че кызы», «Мөгаллим», «Мулла бабай», «Сөннәтче бабай» һ. б. «Татар кызы» да—шулар исәбеннән. Әмма биредә әлеге агама кинрәк, кавеми төс ала. Бу аңлашыла да. Чөнки әсәрдәге төп вакыйга-хәлләр, нәкъ «Хәят юлында»гы кебек, XX йөзнең икенче чирегендә, Төркиядә, нигездә, Истанбулда бара. Башка этник мөхит, үзгә ижгимагый-мәдәни җирлек. Авторның максаты—шушындый шартларда татар­ның асылын, менталитетын,  сакланышын ачыклау, аның кыйммәтен билгеләү, абруен күгәрү. Нәкъ менә шуңа күрә дә Г.Исхакый әсәргә шушы исемне бирә, яңа гына балигълык яшенә жиҗткән татар кызын үзәккә куя, аның  язмышы аркылы үзен һәм укучыларны борчыган күп төрле мәсьәләләргә сәнгать теле белән җавап бирә. Ә бит «татар кызы» дигәне дә этник яктан яртылаш кына үзебезнең кавем ке­шесе. Әнисе—Малахат ханым—Истанбулда элек-электән яшәгән төрек аксөякләре нәселеннән. Ул Казан якларыннан килеп Төркиядә университетта укыган, аннан биредә торып калган мөһәндис (инженер) Вахит исемле татар егетенә кияүгә чыга. Эгоистик тәрбия алган бу яшь хатын бик теләмичә генә беренче баласын таба. Ана Җаһидә исеме бирәләр. Икенче баласын булдырудан ул тәмам баш тарта. Юллар, күперләр, тоннельләр төзетеп йөрүче иренә тиешле игътибар юк. Мәлахат ханым, аеруча аның әнисе, туганнары өчен Вахит бары тик мал, акча табу чыганагы гына. Ахыр чиктә гаилә таркала. Сабый яшендәге Жаһидә әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үсә. Кызны әтисе белән һич очраштырмыйлар, гәрчә ул даими рәвештә алимент түләп торса да. ул иңде юк, үлде дип тә алдыйлар. Шулай итеп Җаһидә татарга, әтисенә тис­ кәре рухта тәрбия ала. Кыз лицейны төгәл­ли, аның университетта уку омтылышы зур. Әмма әнисе «аксөякләр токымыннан булган», бай тормышлы Лотфый дигән ке­ шегә кияүгә бирергә тели. Җаһидә «кыска буйлы, черек тешле», «хатыншак» таби­ гатьле бу затны һич тә яратмый. Кызның бик тә кәефсез, күңеле төшенке чаклары. Нәкъ шундый вакытта Җаһидә көймәдә очраклы рәвештә 12-13 яшьләрендәге ике укучыны очрата. Сөем һәм Гөлчәчәк исем­ ле бу кызлар үзләренең татар булуларын горурланып әйтәләр. Татарча «әти», «әни» сүзен дә белмәгән Җаһидәгә бу сүзләрнен мәгънәләрен аңлатып бирәләр. Ике арада шушындый сөйләшү булып ала:

«—Татар дигәнегез ул нәрсә тагын, барыбыз да төрек түгелмени?..—диде (Җаһидә).

Кечерәк кыз:

—Юк, безгә һәр жирдә «татар» диләр. Без татарлыгыбызны яшермибез дә. Анабыз да, атабыз да татар,—диде.

Бу сабый кызларның самимилеге, ачык сүзле булулары Җаһидәнен хушына китте:

—Татар белән төрек арасында нинди аерма бар? Зинһар, аңлатып бирегезче,— диде Җаһидә.

Кече кыз:

—Татарлар икейөзле түгел. Алар тугры сүзле, тырыш инсаннар,—диде.

Олы кыз:

—Бераз кырыс, әмма бик самими ке­ шеләр,—диде» ( 162-163 б.).

Җаһидә болардан үзе өчен «өр-яңа нәрсәләр» ала (163 б.).

Шунысы гаҗәп, Җаһидә, танышларына кунакка баргач, тәрәзәдән күршедәге бак­ чада бер гаиләне күреп ала, алар арасында көймәдә очраткан теге ике кыз да була. Ата-анадан, ике кыз һәм ике малайдан торган бу гаиләнең эш-гамәлләре, сөй­ ләшләре, җыр-биюләре Җаһидәнең күңе­лен тәмам биләп ала. Шунда ул эчке бер тоем белән үзалдына «Бу мөһәндис минем татар атам булмасын тагы!»—дип куйды. «Тик бу бик культуралы адәм. Минем атам кара татар, тәрбиясез, әхлаксыз бер бәндәдер» (168 б.).

 «Минем атам шушы адәм түгелме?» уе кызның бөтен күңелен биләп ала. Шуңа җавап эзләп ул өйдәге иске язулы хатлар­ны укый башлый. Кыз алдында бөтенләй икенче дөнья ачыла. Хатлардан атасының олы җанлы, кайгыртучан, тырыш, кат­лаулы язмышлы шәхес булуы, әнисенең, әбисенең икейөзлелеге ачыклана. Бу уңай белән автор, персонажга кушылып, болай яза: «Дөрес булмаган тәрбия» аша кергән атасына карата булган нәфрәте олы хөрмәт вә мәхәббәткә әверелде дә куйды, анасына ... олы үпкә пәйда булды...» (183 б.).

Җаһидәнең эчке тоемы алдамый: күр­ше бакчадагы гаилә башлыгы аның әтисе булып чыга. Ата белән кызның очрашуын автор гаять тәэсирле, күзләрдән яшьләр чыгарлык итеп тасвирлый (187 б.).

Вахит Мәлахәт белән аерылгач, «Искешәһәрдәге бер татар докторының Хәдичә исемле» кызына өйләнә. Төрле урыннарда эшли. Үзе, гаиләсе күп кыенлыклар күрә. Хәзер тормышы көйләнгән. 4 баласы бар. Гаиләдә аңлашу, дустанә мөнәсәбәт, татар рухы.

Әтисенең гаиләсе белән Җаһидә бик тиз уртак тел таба. Аны балалар да, Хәдичә ханым да үз һәм якын итәләр. Әтисенең исә куаныч-шатлыклары тулып ташкан. Мәгълүм ки, Г.Исхакый хатыны белән бик аз вакыт кына яшәп ала. Гомер буе тулы канлы, күп балалы гаиләгә кызыгып яши. Аның мондый халәте бу романында да билгеле бер гәүдәләнеш тапкан. Җаһидәнең ахыр чиктә әтисен табуы, ата белән кызнын эчкерсез мөнәсәбәтләре ирексездән Исха­кый белән кызы Сәгадәт язмышларын да өлешчә искә төшерә.

Җаһидә атасында, аның гаиләсендә үзен борчыган күп сорауларга җавап таба. Вахит кызына яратмаган кешегә кияүгә чыгуның урынсызлыгын искәртә, универ­ситетта укуның кирәклеген, әнисе белән дә табигый мөнәсәбәтләр сакланырга тиешлеген әйтә килә.

Жаһидә әтисенең, аның җәмәгатенең күп кенә танышлары (алар, нигездә, мөһаҗир милләттәшләребез) белән ара­лаша, алардан төрле мәгълүматлар ала. Шулай итеп, автор татарлыктан бөтенләй читтә торган, кан ягыннан ярты төрек бул­ган кызның эчке үзгәрешен, чын мәгънә­сендә татар баласына әверелә баруын төрле сәнгати чаралар ярдәмендә гәүдатәдерүгә ирешкән.

Романдагы күпчелек вакыйга-хәлләр, күренешләр Җаһидә карашы, яшь кызның эчке кичерешләре катнашында бирелә. Мондый алым әсәргә билгеле бер күңел җылылыгы, өлешчә романтик аһәң дә өсти. Билгеле булганча, азык-төлек—мил­ли асылның мөһим бер кыйсем. Мөгаен, шунадыр Г. Исхакый үз романында ризык­лар әзерләүгә, ашау-эчү әйберләрен тасвир­лауга зур урын бирә. Коймак, пәрәмәч, пылау, пилмән, балан бәлеше, кыстыбый, сумса һәм башка төр ризыкларны күреп, аларны ашап Җаһидә үз халкына тагын да якыная төшә. Татарның чәй яратуы, аны тәмләп эчүе дә әсәрдә күп мәртәбәләр сурәтләнә.

Яшь кызны татарга якынайтуда, аның рухын миллиләштерүдә аеруча халкыбыз­ның җыр-моны, әдәбияты зур роль уйный. Вахитләр гаиләсендә «Кара урман», «Туган илкәем», «Әпипә», «Галиябану» җырлары, Тукай, Гафури шигырьләре еш яңгырап тора. Мөһаҗирлектәге милләттәшләребез арасында бигрәк тә С.Рәмиевның «Сы­зыла, күндем» шигыре яратып укыла һәм җырлана «Бу шигырьнең көе,—диелә әсәрдә,—гасырларча елаган бер халыкның гасырларча кичергән кайгы-хәсрәтенең ча­гылышы иде» (235 б ). «Шушы бер шигырь шагыйрьнең исемен мәңгеләштерде» (247 б.). Вахитнең балалары өйдә, әниләре җитәкчелегендә, татар телеңдә «тарих, әдәбият, дин дәресләрен өйрәнә» (190 б.). Өлкәннәр Җаһидәгә, татар телен үзләштерү өчен, «Казан әдәбияты»н укырга киңәш итәләр «Казан шивәсе»нең,  ягъни татар теленен «халыкларның (төркиләрнең —X. М ) күбесенә аңлашыла торган бик баишивә» булуы искәртелә (229 б.).

Г. Исхакыйның бу романы мөһаҗирлекгәге, иң беренче чиратта. Төркиядәге милләттәшләребезнен язмышы зурын­ дагы әсәр дә, Җаһидәнең бу мәсьәлә белән кызыксынуын күреп, бер мәҗлестә «Доктор бәй» дип йөртелгән милләттәше­ без гыйбрәтле генә мәгълүматлар китерә. Аның фикереңчә, «Идел-Урал»дан Төркиягә «берничә йөз укучы» җыела (223 б ). Аларның максаты—гыйлем алып, һөнәр үзләштереп, илгә кайту, үз халкына хезмәт күрсәтү Вахит, мөгаллим Салих, «Доктор» һәм башкалар да шулар арасында. Әмма дөнья сугышы, инкыйлаблар башлангач, юллар киселә. Ике ут арасында калган бер төркем татар студентларыннан Төр­кия полициясе «шпион» дип сораулар да ала. Ахыр чиктә алар бу иллә кала. Ә инде Ватанга кайтканнарның күпчелеге юкка чыгарыла. Төркиядә калган милләт­ тәшләребез, күп төрле кыенлыклар күреп булса да, тырышып эшли, яшәгән иленә файда китерә, кайберләре бу мәмләкәтнең бәйсезлеге өчен көрәштә гомерен дә бирә. Әмма еш кына аларга күп мәртәбәләр артыграк тырышырга туры килә. Бу уңай белән «Доктор бәй» болай ди: «Минем мондагы җирле доктор-кәсептәшләрем авыруны бер караганы өчен өч лира алган­ да, мин бер лира алам... Атанның мөһәндис аркадашлары көнгә ике-өч сәгать эшләгән­ дә, атан унике сәгать эшли. Мөгаллим Салих, егерме еллык тәҗрибәле әдәбият мөгаллиме, Анадолуның иң ерак почмак­ ларында төрек әдәбияты укыта ... Бәһасез могҗизалар булдыра ала торган инсаннар (ягъни татар белгечләре.—X. М .)... кечкенә бер ялгыш-хата җибәрәләр икән, аларны урыннарыннан куалар» (226 б.).

Инде берничә дистә ел узуга кара­ мастан, мөһаҗир милләттәшләребез Идел-Уралга кайту турында хыяллана­лар. «Без,—ди Хәдичә ханым,—һаман мәмләкәтебезгә кайтып китү уе белән янабыз» (190 б.) Шул ук хатын иренең дуслары хакында: «Монда утыз ел яшиләр инде. Әмма кунакханәдә яшәгән кебек яшиләр»,—ди (217 б.). «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә»,—дип җырлыйлар хәзер. Шуның кебек мөһаҗир милләттәшләребезгә Төркиядәге табигать тә «Остан» тауларын, «Дим елгасының Агыйделгә кушылган җир»ләрен искә төшерә. Аларны төп Ва­тан, җирсү хисләре берләштерә.

«Татар кызы» романында Төркиягә ка­раш бер генә төрле түгел. Бер яктан, татар­ларның бу илгә тугрылыгы, ватанпәрвәрлеге, фидакарьләрчә хезмәт итүләре хуплана. Моның ачык бер мисалы—Җаһидәнең әти­се Вахит ... «Төркиядә,—ди ул,—эшләгән кешегә мәйдан бар. Эшләгәннәр тапсын, яшәсен... Әрәм-тамак булып, типтереп яшәү, дөньяны танырга, үзеңне белергә комачаулый» (174 б.). Икенче яктан, бу илне тәнкыйтьләү дә бар. Истанбулдагы әхлаксызлык, аеруча аксөякләрнен яра­ маган эш-гамәлләре кат-кат телгә алына. Бу шәһәр халкында мәмләкәтнең Анадолу өлешенә түбәнсетеп карау да бар икән. Андагы, аеруча авыллардагы пычраклык, артталык та искәртелә. Бер мәҗлестә төрек әдәбияты хакында сүз чыга. Укымышлы гына бер татар кешесе тарафыннан Төркия халкы космополитизмда тәнкыйтьләнә. «Биредәге театр әсәрләренең барысы да,—ди ул,—французчадан, инглизчәдән, алманчадан тәрҗемә яки күчермәләрдер, аларның һичбер милли төсе, милли тәме юк. Китапчыларга барып карасаң, йөздән туксаны тәрҗемә! Аларның барысы да рухан һәм мәгънәви яктан ят әсәрләрдер» (247 б.). Әлбәттә, бу төр фикерләр бәхәсле. Әмма аларда теге яки бу дәрәҗәдә хаклык та бар.

Мәгълүм ки, төрек һәм татар халкын этник һәм тел якынлыгы, күп кенә рухи кыйммәтләрнең уртаклыгы берләштерә. Төркия аркылы без Шәрык һәм Гаребнең шактый гына рухи казанышларын үзләштердек. Бу мәмләкәт күп кенә мил­ләттәшләребезгә уку, яшәү өчен мөмкин­лекләр бирде. Болар арасында Г. Исхакый үзе дә бар. Шуңа күрә романдагы тәнкыйди мотивлар гомумән Төркиягә түгел, ә андагы аерым кимчелекләргә, җитешсезлекләргә юнәлтелгән дип кабул ителә. Бу хакта ро­манда да искәртелә: «Безнең тәнкыйть исә чын күңелдән, Төркиягә игелек теләгән­лектән эшләнә» (226 б.).

Госманлы мәмләкәтенең әдәбияты бездә үзебезнең милли ядкярләр кебек укылды. Романда да бу хакта кайбер фикерләр әйтелә. Бер әңгәмә вакытында төрек шагыйре Мөхәммәд Чәләбинең атаклы «Мөхәммәдия»се (1449) хакында сүз чыга. Шунда бер татар зыялысы болай ди: «... Без, безнең бөтен туганнарыбыз, ба­баларыбыз, аналарыбыз бу китап өстендә никадәр күз яше түктек. Никадәр татлы мизгелләр уздырдык» (223 б.).

Гомумән, романда татар-төрек мөнәсәбәтләренә кагылышлы шактый гына факт-мәгьлүматлар бар. Татарлар бе­ренче дөнья сугышында әсир төшкән «угыз меңнән артык төрекне тәрбия кыла» (248 б.). Олы җанлы Хәлимә ханым төрек бала­ларына белем-тәрбия бирү белән бергә, бу илнең йөзәрләгән кешесен бушка диярлек дәвалап, үлемнән дә коткарып кала. Юкка гына анны, доктор буларак хөрмәтләп, «Та­тар апасы» дип йөртмиләр (240-242 б.). Бу ханымның фидакарьлеге чын мәгънәсендә сокланырлык.

Әйткәнебезчә, әсәрдәге күпчелек вакыйга-хәлләр Җаһидәгә мөнәсәбәттә, аның катнашында бәян ителә, эш-гамәлләр бу яшь кызның карашы аркылы бәяләнә. Шуның нәтиҗәсендә төрле урыннарда һәм елларда барган вакыйга-хәлләр бергә оеша, эчке бер хронологик бөтенлек туа. Хатлар белән танышу, кием сайлау, альбом карау, бизәнү әйберләре алу, тарихи-публицистик чигенешләр әсәрнең төп аһәне белән ярак­ лашып торалар. Автор үз геройларының, аеруча Җаһидәнең рухи халәтен, күңел тибрәнешләрен гәүдәләндерүгә җитди игъ­тибар итә. Әтисе белән әнисе язган хатлар­ны укыгач, кызнын күңеле тәмам кузгала, күзенә йокы керми. Иртән ул диңгездә су коена, анын «күңеле тынычлана», «зиһе­не ачыла» (186 б.). Бу коену Җаһидәнең элеккеге рухи халәтеннән янасына күчү, сыйфади үзгәреш акты, күренеше рәвешен­дә дә кабул ителә. Әсәр Вахитнең элеккеге хатыны Мәлахәт белән хәзерге җәмәгате Хәдичәнең үзара сөйләше, аңлашуы белән төгәлләнә. Биредә авторның мондый хәлдәге хатын-кызларның психологиясен тоюына, аларның рухи халәтен оста итеп гәүдәләндерүенә сокланырга гына кала.

Г.Исхакыйнын башка әсәрләрендәге кебек, бу романында да урынлы һәм оста кулланылган детальләр, сурәтләр, этног­ рафик һәм көнкүреш элементлары шак­ тый еш очрый: пилмәннәрне «ак җәймә капланган бер төпсә өстенә гаскәр кебек рәт-рәт» тезү (168 б ); «Беренче хатны ул (ягъни Җаһидә —X. М ), эссе көндә сусаган инсанның су эчкәне кеби, бер тын белән укып чыкты» (170 б.); Безнең тәнкыйть «күз яше белән чыккан әче аһ-зардыр» (226 б.) һ. б. Әсәрдә сама­ выр кую, чәй эчү еш телгә алына. Сүнә башлаган самавыр башына итек кигезеп, «тимерче алачыгындагы кебек итеп», аны «күреклиләр» (165 б ).

Романның төп каһарманына юкка гына Җаһидә исеме бирелмәгән. Гарәп телеңдәге бу сүз берничә мәгънәне белдерә: тырыш, эшлекле, хезмәт сөючән, иҗтиһад итүче. Димәк, шушындый сыйфатларга ия булган хатын-кызларыбыз яшәгәндә милләтебезнең киләчәге бар. Гадәттә, хатын-кызлар­ны, аеруча Җаһидә яшендәге кызларны сурәтләгәндә мәхәббәткә зур урын бирелә Биредә әле төп каһарман андый халәттә тасвирланмаган. Әмма һич шикләнүсез әйтергә мөмкин: Җаһидәгә дә олы, саф мәхәббәт киләчәк, татар җанлы бу кыз да гаилә корып, милләт тарихында үзенен эзен калдырачак! Авторның бу иман-ыша- нычына без дә кушылабыз.

 «Хәят юлында» Автор бу әсәрен 1946 елда тәмамлый. Төрек телендәге әлеге язманың бер битендә авторның мондый искәрмәсе бар: «Бу әсәрем «Яңа чак» («Яңа заман») мәҗмугасының февраль аеннан башлап кушымта буларак нәшер ителде һәм дә Истанбул шәһәр театрына бирелде. (541 б.). Мәҗмугада әсәр «Модерн хәят юлында» исеме белән басылган. Бишенче томда язма төрек теленнән татарчага Рәшит Кадыйров тәрҗемәсендә бирелгән

«Хәят юлында»—драма әсәре. Әйткәне­безчә, автор аны Истанбул шәһәр театрына да тәкъдим иткән. Әмма аның сәхнәләште­релүе хакында хәзергә мәгълүматлар юк.

«Хәят юлында»—шактый күләмле (64 бит) пьеса; анда катнашучылар да ике дистәгә якын. Ул биш пәрдәдән гыйбарәт. Жанры белән бу язма әхлакый-социаль эчтәлектәге драмага тартым. Вакыйга-хәл­ләр узган гасырның икенче чирегендә Истанбулда бара. Мәгълүм ки, бу «мәнгелск шәһәр» Г.Исхакый өчен шактый үз. Моңа кадәр дә күп мәртәбәләр булган һәм яшәп алган әлеге калада ул гомеренең ахыргы дистә елдан артыгын уздыра.Драманың үзәгендә—лицей мөгаллиме 50 яшьләрдәге Сабри Алтынбай һәм аның хатыны Мәлахәт, Урта хәлледән түбәнрәк тормыш алып баручы бу гаиләнең Зүхтү исемле уллары һәм Сабахат атлы кызлары бар. Өченче дистәне ваклап баручы бу кыз белән егетнең һәр икесе дә университетта белем ала.

Драмадагы башка персонажлар (Зүхтү белән Сабахатнын иптәш сту­дентлары, сөйгән ярлары һ. б.). нигездә, шушы гаиләнең язмышына мөнәсәбәттә гәүдәләндерелә. Пьесада күзгә бәрелеп тор­ ган кискен, киеренке вакыйга-хәлләр юк Төп конфликт бурыч һәм вазыйфа. аталар һәм балалар каршылыгына корылган. Саб­ри белән Мәлахәт бөтен көчләре, тырыш­лыклары белән угыл-кызларын тәрбияләп үстергән, алар университет белеме алсын дип җан аталар. Ә Зүхтү белән Сабахат үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар, ата-аналарына «сез тиешле», «сезнең ата-аналык бурычыгыз» дигән таләпләрне куеп кына торалар, аларны искелектә, заманны аңла­мауда гаеплиләр. Боларның «модерн хәят» кору турындагы теләкләрен иптәшләренең дә бер өлеше хуплый, әмма икенчеләре каршы килә. Бу да әсәрдәге эчке каршы­ лыкны көчәйтә. Ә инде «модерн» карашта торган Зүхтүнен нәкъ шул вакытта Па­кизәгә өйләнергә жыенуы. Сабахатның Йо­сыф Янартауга кияүгә чыгарга карар кылуы вакыйга-хәлләрне тагын да кискенәйтә. Яшьләр Вазыйфаларын онытып, һаман да тегесен-бусын таләп итеп кенә торалар. Ә ата-ананың аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлекләре юк. Егет өйләнеп, кыз кияүгә чыгып, ата-аналары хисабына яшәүләрен дәвам итәләр. Шулай бер ел вакыт узып китә Куанычка кар­шы, Зүхтүнен хатыны Пакизә, гаиләдәге авырлыкны күреп, әти-әнисенең хәленә керергә, аларга булышырга тырыша.

 Драмада Йосыф Янартау исемле үзен­ чәлекле бер тип бар. 30 яшьләрдәге бу зат бөек шәхесләрнен (Дарвин, Ленин, Шопенһауэр, Лассаль, Толстой, Виктор Гюго ) сүзләрен китереп сөйләшергә ярата, моңа кадәр урнашкан тормыш ка­ нуннарын, яшәү рәвешен, гадәт-йолаларын кире кага; «модерн хәят» төзү—аның төп теләге. Бу кешенең купшы сүзләре, үзен «оригиналь» тотуы Сабахатның да башын әйләндерә. Кыз фикеренчә, егет «Йосыф пәйгамбәр шикелле гүзәл, «янартау кебек тормыш рухы бөркеп тора», ул «гали бер шәхес»(388 б.). Әмма ахырга таба Йосыф Янартауның «Измир шәһәрендә автобус контролеры» булып эшләгән, ике баласы белән хатынын ташлап киткән алдакчы бер «чегән», автор сүзләре белән әйткәндә, «авантюрист» икәнлеге ачыклана. Драма ахырында Сабахат та үзенең алдануын белеп, «һушы китеп егыла». Шулай итеп, аерым затларның «модерн хәят» кору план­нары, тормыш тәҗрибәсен искә алмау, әх­лаксызлык, зәминсезлек аркасында, сабын куыгы кебек шартлый.

Сорау туа: ни өчен соң моңа кадәр татар турында язган, аның яшәү рәвешен, теләк-омтылышларын гәүдәләндергән Г.Исхакый бу әсәрендә төрек тематикасы­ на мөрәҗәгать иткән? Ә бит ул нәкъ шушы елларда үзенең атаклы «Олуг Мөхәммәд» драмасын яза. Димәк, автор эволюцион үзгәреш кичермәгән. Бәлкем, матди як әдипне төрек театры өчен пьеса язарга мәжбүр иткәндер. Бу фаразны да кире ка­гып булмый «Хәят юлында» драмасында, күргәнебезчә, чын төрек язмышы гәүдәлән- дерелә. хәтта исем-атамалар да төрекчә. Әсәрдә татар сүзе дә күзгә ташланмый. Әмма, ныклабрак уйлап караганда. Г. Исхакыйның бу пьесасы да әдипнең гомуми иҗаты белән керешеп китә. Автор төрек материалы нигезендә татар өчен дә мөһим булган мәсьәләләрне хәл итәргә тырыша.

Г. Исхакый карашынча, әхлаклылык, әдәп, намус-вөҗдан, иман һәр инсанның, гаиләнең, җәмгыятьнең асылында булырга тиеш; һәртөрле тәрәккыятнең моңа кадәр тупланган инсани, әхлакый тәҗрибәгә нигезләнүе шарт.

Мәгълүм ки, аталар һәм балалар, гаилә, бурыч һәм хокук проблемалары Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбиятында, шул исәптән Г. Исхакый иҗатында да мөһим урын биләп торды. 20-40 елларда «искелекне» кире кагу, яна тормыш, «мо­ дерн» җәмгыять төзү күп кенә әдипләрнең иҗатында күзгә ташлана. Нәкъ шушы чорда марксизм-ленинизм тәгълиматы, социалистик идеяләр белән билгеле бер дәрәҗәдә мавыгу төрекләр өчен дә чит түгел (Назыйм Хикмәт ижаты—тулар­ ның бер үрнәге). Г. Исхакыйның әдиплек тоемы, бай тормыш һәм әдәби тәҗрибәсе һәм төрек, һәм татар яшәешенә хас булган бу мөһим проблеманы үз әсәрендә үтемле һәм сәнгати югарылыкта яктыртуга этәр­гән. Тышкы шәкеле, исемнәре, тормыш материалы белән төрекчә булган «Хәят юлында» драмасы шулай итеп, төрек өчен генә түгел, татар ихтыяҗларына да аваздаш бер әсәр булып чыккан.

***

Г. Исхакый язмаларының бишенче томы дөнья күрү, аеруча моңа кадәр Идел-йорт укучыларына таныш булма­ган әсәрләренең басылып чыгуы—рухи- мәдәни тормышыбызда зур вакыйга. Алар әдипнең тормышын һәм иҗатын тагын да баета, күңелебезне күп кенә яңа мәгълүмат, мотивлар белән тулыландыра, зиһенебезне кузгата. Шулай ук бу әсәр­ләрнең танып-белү ягыннан, татар-төрек багланышларын өйрәнү җәһәтеннән дә әһәмиятләре зур.