«Татар энциклопедиясе» битләреннән

 

 

 

ЛИМОНОВА  Инна Валерьевна (3.9-1955, Чиләбе ш.), шагыйрә. 1972 дә комсомол юлламасы б-н КамАЗ төзелешенә килә. 1973-75 тә Казан ун-тында укый, 1982 дә Мәскәүдә Әдәби ин-т тәмамлый. 1990-95 тә Алабугада М.Цветаева музее директо­ры. 1995тән Мәскәүдә яши «Российский обозреватель», «Инвестиции в России», «Дорожный патруль» ж-лларында эшли. 2001 дән «Лимпресс» нәшриятен җитәкли. «Шәһәр каеннары» («Городские березы», Чиләбе, 1980), «Иртәнге сәгатьтә» («В час предугренний», 1982), «Чаллы өстендә ак кошлар» («Лебеди над Челнами», М., 1982) шигъри җыентыклар, проза һәм драматур­гия әсәрләре китаплары («Елга буена алып төш мине»—«Отнеси меня к реке...», 1990) авторы. Л.ның шигърияте һәм проза­сына гадилек, эчкерсезлек, дөньяны кабул итүдә самимилек һәм эчке каршылыксыз­лык хас.

Әд.: Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Со­вет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.

                                                                                                     Р.Р.Мусабәкова.

ЛИПКИН Семен Израелевич (6.9.1911, Одесса ш —1 4.2003, С.-Петербург ш.), шагыйрь, тәрҗемәче Мәскәү инж.-экон ин-тын (1937) тәмамлый «Шаһид» («Оче- видец», М , 1967), «Саз» («Лира», М., 1989) исемле шигъри җыентыклар, «Фатирчы язмалары» («Записки жильца», 1992) автобиографик повесте, А.А.Ахматова, О.Э.Мандельштам, Э.Г.Багрицкий һ.б турындагы мемуарлар авторы 1930 ел­лардан соң тәрҗемәләр б-н шөгыльләнә. Рус теленә «Җангар» калмык. «Манас» кыргыз эпосларын, Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн», Фирдәүсинең «Шаһнамә» поэмаларын, Г.Тукайның  шигырьләрен, «Шүрәле», «Су анасы»  поэмаларын, «Идегәй» дастанын (ТРның Г.Тукай исем, Дәүләт премиясе, 1992), ГЧокрый, Ак­мулла, Дәрлемәнд, М.Җәлил, Г Кутуй, Ә Ерикәй, Ф Кәрим, С.Хәким һ.б татар шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итә. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Президенты премиясе б-н бүләкләнә (2002).

Әд.: Рассадин Ст. «Кровь» рифмуегея с «любовь» // Вопр Литерагуры 1990. №2

Р.Р.Мусабәкова

ЛИРИК ПРОЗА эпосның  бер төре, анда мәгънәви һәм композицион үзәк булып күнел кичерешләре һәм уй-фикерләр чылбырында гәүдатәндерелгән герой анының эволюциясе тора. Л.п.ның төп билгеләре аның поэтикасында лирггка һәм эпос сыйфатлары кушылудан аларнын үзара бәйләнешләреннән үсеп чыга. Лирик компонент йә эчтәлегендә, йә формасында өстенлекле булырга мөмкин. Шул уңайдлн, «Л .п.» атамасы татар әдәбият белемендә ике мәгънәдә кулланыла: 1) шигъри формада язылган прозаик әсәр (шигъри роман, шигъри повесть, шигъри хикәя) Л.п.ның жанр булып оешуы урта гасыр төрки-татар әдәбиятына барып тоташа. Ул чорда тур күләмле сюжетлы әсәрләр (Кат Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Сәйф Сарайның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмалары) бер үк вакытта шигъри яки элогиаль (кушма тип) рәвештә яшиләр. Эчтәлеге б-н алар кыйсса яки дастан жан­рына тартым, формаль сыйфатлары б-н исә—мәснәвигә, 19 йөздән башлап тагар эпосы проза б-н языла, традицион эпик хикәяләүдән тайпылу яналык кебек кабул ителә. Ә.Давыдовның «Йокысыз төннән сон», С.Батталның «Чирмешән якларын­да» романнары, С.Батталның «Олы юл буйлап», Ә Давыдовның «Күмер көйри», Ш.Маннурның «Җир-әнкәнен сыту кыты», Ш.Мөдәрриснең «Яшел тасма» повестьла­ры һ.б. нәкъ шулай бәяләнә дә. Эпик һәм лирик башламнарны, автор һәм персо­нажлар дөньясын сурәтләү һәм белдерү якларын бергә тоташтырып, шигъри форма жанр төзүче шартка әверелә. 2) Хикәяләү­нең шәхсиләшүе, үзенчәлекле тышкы дөньяның шәхси анда чагылышы, чынбарлык­ны шул аңның элементы итеп күзаллау хас булган лирик характердагы прозаик әсәр. Прозада лирик башлангычның көчәюенә китергән сәбәпләр аркасында хикәяләүнең берүзәкле. сөйләү кебек оештырылуын, мәгънәви һәм образлар ягыннан тыгызлык­ны, сурәтләү чараларының катлаулануын, күпмәгънателекне аерып күрсәтергә кирәк. Эпик сыйфатларга Л.п. да сюжетлылык, сиземләнү, игътибарның төп герой ха­рактерын, колачлавын мотивлаштырулар, дөньяви танып белү юнәлешен саклавы карый. Татар прозасында бу төрнен чишмә башы сәҗегъ дигән гарәп әдәби жанрына барып тоташа. Татар әдәбиятында Л.п. ике тапкыр: 20 йөз башында (Ф.Әмирхан, М. Хәнәфи, Ә Тангатаров һ.б.) һәм 1960-80 елларда (Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Г Сабиров, Ә.Баян, М.Галиев һ.б.) күтәрелеш чорын кичерә. Татар Л.н.ның поэтикасы дигәндә, геройның эчке монологы, тәүбә итү, психологизм формалары, төрле хронологик күчешләр, үткәнгә мөрәҗәгать итү, импрес­сионистик сурәт, әкренәйтү, композиция һәм стиль алымнары күздә тотыла.

Әд: Шарипов А.М. Зарождение системы стихотворных жанров в древне- тюркской и тюрко-татарской литературе (УШ-ХУ вв.) К , 2001; Хатипов Ф.Х. Әдәбият теориясе К., 2000.

Д. Ф. Заһидуллина.

 

ЛОТФИ (1366, Герат ш., хәзерге Әфганстан—1465/66. шуңда ук). Урта Азия шагыйре Иске үзбәк (чыгытай) һәм фарсы телләрендә яза. Чама б-н күпмедер вакыт Алтын Урда башкаласында яши. Болгар ш. Килгәли. Яшь чагында дөньяви фәннәрне өйрәнә, соңыннан суфичылык б-н мавыга, дәрвишләрчә яши. Шахрух солтан үтенече буенча Аксак Тимернең шигъри биографиясен (тәрҗемәи хә­лен)— «Зөфәрнамә» («Җиңүләр китабы») дастанын яза башлый, ләкин әсәр язылып бетми (кулъязмасы сакланмаган). «Гөл вә Нәүруз» (1411) героик-романтик поэмасын Л. шул исемдәге фарсы шагыйре Ж.Табиб поэмасына нәзыйрә рәвешендә иҗат итә. Күп сынаулар үтеп, ике гашыйкнын кавы­шу сюжеты Л. тарафыннан гадел хөкемдар идарә итүче идеаль дәүләт турында фикер раслау өчен файдаланылган. Поэманың бер күчермәсе Казаңда 1960 нчы елларда табыла. Л.ның төрле жанрларда язылган 4 мен шигъри юлы (газәл, кыйтга, роба­гый, кыйсса) билгеле; үзенең уй-хисләрен шагыйрь укучыга төрки телле халыклар фольклоры чаралары б-н җиткерә. 1914 тә Казанда беренче тапкыр шагырьнең шигырьләре басыла. Анын иҗаты татар шагыйре Мөхәммәдьярга сизелерлек йо­гынты ясый.

Әсәр : Лирика. Гульи Науруз М., 1961: Девон. Гул ва Навруз Тошкент, 1965

Әд Рустамов Э.Р Узбекская поэзия в первой половине XV в М., 1963, Эркинов С. Лутфий Таш . 1965: Абилов Ш , Мак- судова 3. Лотфи Идел буйларында // Казан утлары. 1968. №8.

Ш.Ш.Абилов.

ЛОТФИ (Лотфуллин) Гасыйм Фатих улы (16.4.1900, Царёвококшайск өязе, Иске Йөзем а.—3.6.1991, Казан), язучы, тәрҗемәче. 1937 дә Көнчыгыш пед. ин-тын тәмамлый, 1937-41 дә Казан ун-тында укый Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943-49 да ТАССРның Мәгариф министрлыгында, 1960 ка кадәр «Совет мәктәбе» ж-лында (бүлек мөдире) эшли. Беренче хикәяләре 1920 елларның ахырында «Безнең юл», « Мәгариф», «Ярыш», « Башлангыч мәктәп» ж-лларында басыла башлый. «Тамчылар» (1947), «Шомырт» (1949), «Китап турында китап» (1952) җыентыкларына кергән хи­кәяләр һәм «Әнисәнең альбомы» (1949), «Канатлы дуслар» (1951) җыентыкларына кергән шигырьләр мавыктыргыч, балалар­да кызыксыну, дөньяны белергә омтылучанлык тәрбиялиләр. Л —урта мәктәп өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр һәм методик әсбаплар авторы. Татар теленә А.П.Чеховның «Акмангай» («Белолобый», 1932) хикәясен, Е.Ильинаның «Дүртенче биеклек» («Четвёртая высота», 1953) повес- тен, Б.Полевойның «Без—Совет кешеләре» («Мы—советские люди», 1950) хикәяләр җыентыгын, М Горькийның «Әкиятләр»ен (1949). Дж.Лондон хикәяләрен тәрҗемә итә.

Әд.: Гиниялуллина А. Татар Совет язучы­лары: Биобиблиогр. белешмә К . 1970

Ф .И.Ибраһимова

 

ЛЬВОВ Михаил Давыдович (чын фам һәм исеме Габитов Рәфкать Дәүләтша улы) (4.3.1917, хәзерге Башк. Респ-касы. Салават р-ны, Нәсибаш а —25.1.1988, Мәскәү), шагыйрь. Рус телендә яза. 1941 дә Мәскәүдә Әдәби ин-т тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 тән Мәскәүдә яши. Л. шигырьләренең төп темасы—замандашлары тормышы, кеше язмышының кабатланмас булуы. Аның лирик герое—бай эчке тормышлы, бөек рухка ия кеше. Л. ның ижат манерасына тормышны фәлсәфи яктан анлау. кырыс батырлык һәм нечкә лиризмның үрелеп баруы хас. «Бүген яшим» («Живу сегодня», 1973), «Бирелгәнлек» («Одержимость», 1977), «Мин сезне яралгым» («Я вас любил», 1977), «Тәүлек буе» («Круглыесугки», 1980), «XX гасырда яшим» («Живу в XX веке», 1984), «Каршы хәрәкәт» («Встреч- ное движение», 1984) җыентыклар авторы. Рус теленә С Рәмиев, М.Җәлил, Ә.Исхак, Ш.Маннур, М Садри, С.Хәким, Н.Дәүли, Ә.Давыдов, М.Хөсәен, М.Әхмәтгалиев һ.б. шигырьләрен тәрҗемә итә. Ватан сугышы, I нче һәм II нче дәрәҗәле Хез­мәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Әсәр.: Шигырьләр К., 1971, Собрание сочинений. В 3 т М., 1987—88.

Әд: Гәрәй Р. Ул безнең үз шагый­ребез // Казан утлары. 1972. № 12; Әх­мәтҗан М Тормыш мизгелләре // Казан утлары. 1997. № 2.

 

 

Дәвамы киләсе саннарда.

 

Реклама