Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ КАЛКА ГАСЫР ТҮРЕННӘН...

 

 

 

Үткәннәргә ук атсаң,

киләчәгең сиңа туптан атып

җавап бирәчәк.

 

Борынгылар сүзе

 

Музей ишекләрен кагарга керешкәнче, иң элек аларнын туу-оешу тарихына кыскача гына тукталып китү кирәктер.

Музей—грек сүзеннән (museion) алынган, ягъни музалар йорты дигәнне аңлата. Безнең эрага кадәр үк инде Борынгы Грециядә һәм Римда, бигрәк тә элленизм эпохасында, музейлар барлыкка килә. Сәнгать һәм фән казанышларын системалы рәвештә туплау исә Яңа­рыш чорында— Италиядә, аннары Франция, Англия, Германия һ. б. Көнбатыш илләрендә киң чагылыш таба. Гадәттә, бу коллек­цияләр корольләр, эре фе­одаллар, бай купецлар, руханилар кулында булган. Әлеге музей йортларына ул чакта тар даирә кешеләре генә керә алган, билгеле.

Лондонда Британия му­зее, Парижда Лувр музее ачылу (XVIII гасыр)—мәдә- ният-тәрәккыят үсешендә яна бер этап. Француз ар­хитектурасының күренекле һәйкәле Лувр, король сарае буларак, 1546 елда ук салына. 1793 елны, Конвент декреты нигезендә, аны милли нәфис сәнгать музее итеп үзгәртәләр, киң катламга да керү мөмкинлекләре ачыла. Луврда дөньяның атаклы сәнгать үрнәкләре, әйтик, Леонардо да Винчиның «Мона Лиза Джоконда»сы да саклана.

Россияда да XVIII гасырда барлыкка килеп, Петр I 1719 елда кунсткамера оештыра. Атаклы Эрмитажны, Мәскәүдәге Кораллар палатасын, Третьяков галерсясен, А. С. Пушкин исемендәге рәсем сәнгате һәм Дәүләт Тарих музейларын кемнәр генә белми икән! Мисал өчен, бүгенге көндә Россия музейларында ел саен 70 млн, кеше була.

Сөнгать һәм мәдәният һәйкәлләрен, табигый-фәнни коллекцияләрне, техника казанышларын туплау, саклау һәм күргәзмәлек эшчәнлегенә карап, музейлар аерым төркемнәргә бүленә: рәсем сәнгате, әдәбият, музыка, сәнгать, этнография, туган ик, тарих һ. б.

 

Җыйнап кына әйткәндә, музейлар—милләтнең, кайсы да булса халыкның өлгереп җитүен билгели торган югары бер күрсәткеч.

Безнең тарихыбыз—зур, бай, данлыклы. Аның битләрендә бөек яңарышлар да, кан һәм күз яшьләре белән юылган сәхифәләр дә җитәрлек. Алтай далаларында сакланып калган таш балбалларнын сүзсез карашы яисә мәгарә диварындагы сынык рәсемнәр безгә мәнгелек сагыш һәм вакытның үлемсезлеге турында сөйли. Әйе, безнең ерак бабаларыбыз—скифлар, һуннар, кыпчаклар. Идел буе болгарлары арасында искиткеч оста сынчылар һәм рәссамнар булган. Күлтәгин, Орхон-Енисей язмалары, дин һәм магиягә бәйле рун язуындагы сурәләр—галимнәрнең йокысын качырган серле табышмак, өтерге яки каурый каләм эзләреннән барсак, без борынгы акылга һаман саен ныграк якыная барабыз.

Борынгы Болгарның яралы ташларын тыңлый беләбезме? Андагы чиркәү нигезенә салынган, гарәп имласындагы каберташлар әле һаман да елый, сыкрана. Алар: «Без—вандал изм корбаннары», дип рәнҗеп ята кебек. Ак һәм Кара палаталарның күз-тәрәзәләреннән безгә тарих үзе карап тора шикелле. Юк, үткәннәрне онытмыйк, хәтерле без. Менә тиздән Болгар тарихи-архитектура тыюлыгын яңарту, аның тарихи йөзен торгызу буенча төзелеш-реставрация эшләре башланачак. Свияжск (Зөя) каласы да яңадан төзекләндереләчәк. Бу эшләрнең дилбегәсен экс-президент М. Шәймиев үз кулына алды. Тик менә... Казан ханлыгын яулау өчен 1551 елны салынган бу кала-крепостьне яңарту—үз- үзебезне мыскыл итүгә кайтып калмасмы? Халык шуның өчен борчыла. Үлчәү тәлинкәләренә Мәскәү ярдәм йөзеннән акча сала башласа, Свияжск ягы басып китмәсме? Уйланырлык нәрсәләр бар...

Татарстан территориясендә беренче музейлар ачылу XIX гасырның башына туры килә Казан университеты каршында төзелгән музейларны әйтеп китү белән чикләнәбез. Чөнки киләсе елдан башлап «Казан утлары» журналы Татарстан Республикасындагы төп музейлар һәм аларнын тарихы, эчтәлеге, эшчәнлеге белән якыннан таныштырып барачак. Татарстаныбызда эшләп торган дәүләт музейлар саны 100дән артып китә. Ә инде республикабыз авылларында төзелгән туган якны өйрәнү музейларын да, мәктәп һәм вузлар музейларын һ. б. китереп өстәсәк, бу сан бик күпкә артачак.

«Казан утлары»—барыннан да элек әдәби-нәфис журнал. Шуңа күрә Казандагы әдәби музейларны искә төшереп китү урынлы булыр, болар—Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәриф Камал, Каюм Насыйри, Максим Горький, Евгений Боратынский музейлары.

Музейлар—олуг Тарихның ерак сәхифәләре.

Музейлар—олы Хакыйкатьнең кече кыйпылчыклары.

Дөрес, СССР дигән тоталитар җәмгыятьтә байтак нәрсәләр ялганга, сыйнфый көрәш кагыйдәсенә, акны кара дип күрсәтүгә,—ягъни фактларны бозып яисә үзгәртеп бирүгә дә корылган иде. Совет заманындагы әнә шушы идеология «җимеш»ләре музей залларына да үтеп керде, билгеле. Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач кына алардан күпмедер арыну мөмкин булды. Ышанам ки, якын киләчәктә гаепсезгә хөкем ителгән, атылган яисә исән калган тоткыннар язмышын чагылдырган Реабилитация музее да төзелми калмас әле. Аннары, барып күргәнем юк-югын, әмма ләкин Төркиядә Солтаннар музее барлыгын укып белгәч, төрекләрнең үз тарихына зур хөрмәт белән карый белүенә сокландым. Тарихта Казан ханлыгы (дәүләте) белән унсигез ханның җитәкчелек итүе мәгълүм. Эзләнергә, материаллар тупларга һәм башкалабызда Ханнар музее оештырырга вакыт түгел микән безгә?..

Көнбатыш Европа үзендәге музейларның күплеге, байлыгы белән аерылып тора. Андагы халыкның менталитеты да бөтенләй башка шул: алар Азатлыкның татлы сүз икәнен дә, Ирекнең тәмен дә яхшы беләләр, үзләренең тарихлары белән хаклы рәвештә горурланалар.

Музейлар—бер дигән тәрбия мәктәбе.

Бирегә килгән яшь буынның күзләре ачыла, күңелләре сафлана, хыяллары канат кагына. Чөнки алар тарих белән очрашалар, киләчәк хакына яшәгән һәм көрәшкән шәхесләрнең язмышы белән танышалар. Өлкәннәр исә үз биографиясенә, тормыш юлына кагылышлы сәхифәләр белән очраша. Яшьме-картмы, бирегә кергән һәркем музей белән ихлас сөйләшә, аралаша, үзенә кирәкле мәгълүмат ата, белемен һәм карашларын тирәнәйтә.

Шәһәрдәге тарихи урыннар һәм йортлар-биналар, архитектура үрнәкләре— болар бар да тере, соклангыч һәйкәл! Әнә, Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете —болар макет ише генә нәрсә түгел, үз зурлыгындагы натурать корылмалар, шәһәребезнең йөзек кашлары. Исеменә җисеме туры килсен дип, аларга горур яңгырашлы исем дә кушылган—музей-заповедник! Бирегә төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән туристлар агыла. Экскурсоводлар. Алар инде хәзер коммунистик идеология кушканны үтәп. Казанны яулап алу прогрессив күренеш булды, бердәм совет халкы барлыкка килде һ. б. шуның кебек «әкият»ләрне сөйләмиләр, тарихи дөреслекне алга сөрәләр. Шөкер, бу җәһәттән заманалар яхшыга таба үзгәрде.

Кайда гына урнашкан булмасын, музейлар кешелек җәмгыятенең аерылгысыз бер өлешенә, тарихи һәм рухи тәрбия үзәгенә әверелде. Ә инде үз-үзебезне, цивилизацияне коткарып калу җәһәтеннән карасак—Әфганстанда яисә Чечняда сугыш-сугыш уйнап, туплардан атып, самолетлардан үлем бомбалары ташлап шәһәр һәм авылларны, йорт-җирләрне җимергәнче, музейлар төзү, мәгърифәт һәм белем учаклары кабызу, тарихны тергезү, йөз тапкыр, мең тапкыр кыйммәтрәк, кирәклерәк түгелме соң?!.

Музейларда—гадәттә, илаһи тынлык. Әйе, бирелә күпвакыт диярлек тынлык хөкем сөрә. Әмма тоя-тыңлый-аңлый белгән кешегә яу кырындагы кылыч чыннары, гуплар гөрелтесе, агач өйдә самавыр гөҗләве, башаклар кыштырдаганы аермачык ишетелә биредә. Болар бар да—хакыйкать авазлары, тыныч тормышка чакырып торган өннәр.

Кеше музейларда Тарих һәм Хакыйкать белән бергә-бер кала...

 

Редакциядән.

Иң беренче нәүбәттә укытучыларны һәм студентларны күздә тотып, «Казан утлары» журналы үзенең битләрендә «Безнең музейлар» дигән яңа рубрика ачып җибәрә.  Игълан такталарына, диварларга, колач җитмәслек панноларга игътибар иткәнегез бардыр безне төрле туристик агентлыклар ерак илләргә, мавыктыргыч сәфәргә, экскурсияләргә чакырып кына тора. Ә бит үзебезнең казанда гына да тарихи урыннар, музейлар әллә ничә дистәләп санала. Әллә кая барасы юк, кем әйткәндәй, ачар безнең аяк астыбызда.

Музейлар белән танышу, таныштыру еллар буе дәвам итәчәк. Сезне сәфәргә чакырабыз һәм хатлар көтеп калабыз, дуслар!