Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАКТАШ ИЛЕНӘ ИКЕ СӘЯХӘТ

 

СЫРКЫДЫГА БЕРЕНЧЕ СӘЯХӘТ

...Поезд ыргый, ә мин тәрәзәдән

Күрмәмме дип бер-бер танышны,

Һәрбер станциядән күзем алмый

 Карап барам үтеп барышлый...

Поезд кузгалып китү белән, Һади Такташның шул юллары искә килеп төшә дә, туган якны , бөек шагыйребезне сагыну хисләре белән бергә уралып, күңелне ниндидер бер хыял дөньясына алып керәләр. Шундый минутларда мин дә ничәмә тапкырлар, Такташча, «каен кызларын», «усак егетләрен», урман чәчәкләренең «керфек кагуларын» күзәтеп уздым, һәрбер станциядә аныңча сагынып, танышларны эзләдем һәм һәр очракта шагыйрьнең туган як табигатен, кешеләргә мәхәббәтен тасвирлау көченә сокландым.

Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый урманнар,

Бер җирдә юк камыш сабаклары —

Андагыдай шаулый торганнар...

Һәм менә, ниһаять, сөекле шагыйребезнең юбилее якынлашып килгән көннәрдә, мин аның «үз поездына» утырып, иҗатында аеруча җылылык тапкан туган авылы—Сыркыдыга бару бәхетенә ирештем. Максатым—ул кайткан юлдан, ул үткән урманнардан, ул үткән станцияләрдән барып, әдәбиятыбызга кабатланмас бунтарь йөрәкле олы шагыйрьне бүләк иткән Сыркыды авылы һәм аның кешеләре белән танышу. Шул уйлар белән Казан-Харьков поездына утырып, Рузаевка станциясенә кадәр барам һәм күчеп Рузаевка-Пичкиряево поездында Торбеево станциясенә юл тотам. Уйлавымча, шагыйрьдә нәкъ шушы юлдан йөргәндер, шул ук станцияләрне үткәндер, шуңа күрә ул тукталышларга Такташның танышларына кебек булган кызыксыну уяна. Поезд Пайгорм, Кадомкино, Инсар, Кавылкино станцияләрен, Мокша елгасын үтә. Тәрәзәдән матур урманнар күренеп кала. Югарыда әйтелгән шигъри юллар, әлбәттә, шушы урманнарны үткәндә язылгандыр. Чөнки туган авылга, туып-үскән йортка, сине зарыгып көтеп торган әти-әни янына кайтканда гына күнел шулай илһамлана, табигатьне сөя, ашкына. Шагыйрьнең яшьлеген уйлап, шул юллардан дулкынланып, Торбеево станциясендә төшеп калам. Станция Такташ заманында да шундый ук булгандыр, бик борынгы бина, һәм ул үзгәрешсез калган. Күңелнең, түземсезләнеп, бөек шагыйребез турында ни дә булса беләсе килә: эзләнәм, карыйм, тыңлыйм. Милиционер янына киләм дә аңа «Такташ урамы кайда дип», хәйләкәрлек белән сорау бирәм. Ул күрсәтә. Ниндидер шатлыклы хис туа: «Әһә, монда да аны беләләр икән». Тукта, мәйтәм, болай булгач, сәяхәт мәсьәләсен масштаблырак итеп төшендерим дип, Торбеево райкомына юнәләм.

 

Беренче очрашулар

 

Пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Валентин Яковлевич Аникеев, яшь, энергияле генә егет, мине ачык чырай белән каршылады. Мин үземнең Татарстаннан килүемне һәм бу якларда туган бөек шагыйребезнең юбилеена әзерләнүебезне әйтүем булды, ул ниндидер бер горурлык хисе белән: «Әйе, шагыйрь Һади Такташ безнең якташ, аның туган авылы Сыркыды моннан 12 генә чакрым», дип сөйләп китте. Сыркыды авылында Һади Такташ исемендәге колхозның үзәге урнашуын, Мордовиядә 45 меңнән артык татарлар булуын һәм мордвалылар белән үзара бик тату яшәвен, райкомның икенче секретаре Коновалов Әхәт Абдулловичның да Сыркыдыда туып-үскән кеше икәнлеген шушы мордва егете ирештерде. Аның Советлар Союзы Герое мордва егете Девятаевның Торбеевода туып-үсүе, монда аның музее булуы, татар кызына өйләнеп, хәзер Казанда яшәве турында шатланып сөйләүләре (инде минем өчен билгеле мәгълүмат булса да), ике халык арасындагы дуслыкка бер матур мисал буларак, кызыклы яңгырады.

Бүлек мөдире мине өченче секретарь белән таныштыруны кирәк тапты. Валентина Николаевна Журавлева ниләр белән кызыксынуымны һәм, Такташның хәзерге татар совет поэзиясендә тоткан урыны турында сорашкач, аның рус, мордва теленә аз тәрҗемә ителүенә, китаплар табып булмавына үпкә белдерде, юбилее да татар шагыйрьләре, язучылары катнашында туган ягында да үткәрелсә, бик әйбәт булыр иде, диде.

Кунак йортына кереп, шагыйрьнең туган ягында беренче чәйне эчкәннән соң, Валентин Яковлевич мине машинага утыртып Сыркыды авылына алып китте.

Такташның шигырьләрен аңлап, аларга соклана башлаганнан бирле мине бик кызыксындырган бер сорау бар: нинди авыл ул Сыркыды?

Чөнки табигатькә, кешеләргә багышланган шундый гүзәл шигъри юлларын язу өчен шагыйрь яшьтән күңеленә каяндыр зур илһам көче, рухи энергия алырга тиеш иде. Ул көчне күзәтүчән, нечкә күңелле, талантлы балага, булачак олы шагыйрьгә гүзәл авыл табигате һәм җор күңелле авыл кешеләре генә бирә ала. Туган жирнең шәхесне тәрбияләүдәге роле һичбернигә алыштыргысыз бит ул.

Сыркыды авылы

 

Төнге җилләр уртасында

Сыркыды авылы тора!..

Ул Саранск белән Мәскәүне тоташтырган әйбәт асфальт юл буена, тигезлеккә урнашкан. Мордовиядә күбесенчә көлсу туфрак булса да, бу авылның иркен кырлары кара туфраклы булуы күзгә ташлана. Без барганда декабрь уртасында да кар төшмәгән иде әле. Боргаланып аккан Парча суы, аның иркен болыннары, туралы сазлыклары һәм елга артындагы сөзәк таудагы урман авыл табигатен бик ямьле күрсәтәләр.

Сыркыды олы юлдан 500 метр читтәрәк, «Т» хәрефе формасында урнашкан. Аның ун очы «Яңа авыл», сул очы «матау» һәм төп өлеше «урыс» очы дип атала. Авыл шул өч урамнан тора. Урамнар бик киң, йортлар иркен урнашкан. Сугышка кадәрге чорларда 700дән артык йорт булып (5 мәхәлләле авыл), зур мәйданны биләгән . Хәзерге көнлә Сыркыдыда 120ләп йорт бар. Алар күбесенчә 6 почмаклы, урамга яны белән урнашканнар. Түбә кыеклары, каралты-куралары һәм бәрәңге (алар аны җир алмасы диләр) бакчасының уртасына урнашкан җиләк-җимеш бакчалары мордвалыларныкына охшаган. Йорт саен диярлек сай буралы сиртмәле коелар.

 Монда яшәве шулкадәр күңелледер сыман, ирексездән телдән Такташ сүзләре очып чыга: «Юкка гына йорттан кузгалдык...» Сирәкләнгән авыл йортларын карый- карый мин урамнан «урыс» очына, шагыйрьнең туган йортының нигезен карарга ашыгам. Менә кайда икән ул курорт булырлык урын! Урам уртасында күл башлана һәм шул күл тармакланып берничә йортны утрауда кал­ дыра. Басма аша «утрау»га керәм. Авыл кырыеннан өченче йорт аларныкы бул­ ган. Искергәч, 1950 елларда аны сүткәннәр. Йорт урынын фотога төшерәм: инде ул ти­гезләнеп беткән. Каршында, күл буенда, бер карт тал сакланган. Бу—кайчандыр гөрләп торган, тормыш өчен көрәшкән, халкыбызның рухи дөньясына искиткеч шигъри ачышлар өстәгән шагыйрьне үстергән йорттан бердәнбер истәлек.

 Күңелдә әрнү туа. Әлбәт­тә, кемне дә булса берәүне гаепләп түгел, ә менә шун­дый олы шәхесләребезнең дә йорт-җирен, истәлекләрен яшь буынга «җиткерә алмавыбызга», үз-үзебезне хөрмәтли белмәвебезгә әрнү.

 Күл буена урнашкан йортта туып-үсү. Менә кайдан икән ул Такташта үзеңне табигать кочагында тою. Нечкә күңелле, бәләкәй Һади ничек инде «күлдә йөзеп йөргән бакалар»ны үз итмәсен дә, ничек инде күл буендагы чирәмдә кызынып ятучы «үрдәк малайларын сөя-сөя» эшләрен онытмасын. Яки ничек инде көн-төн күлдә каңгылдашып йөргән казлар аның күңелендә «мәңгегә» калмасын. Алай гынамы, Парча суы үзенең борылышында шагыйрьнең туган нигезеннән күп булса 300 метрдан уза. «Уймакланып, ишелеп» аккан бу елга хәзер дә әле гүзәллеге белән үзенә җәлеп итә.  Мул һәм тирән сулы Парчаның ярлары тәбәнәк булып, күп урынла бөдрә таллар, камышлар белән капланган. Шагыйрь нигезенең хәзерге күршесе—мине озатып йөрүче 6 класс укучысы Искәндәр исемле малай Парчаның бик балыклы булуын сөйли, миңа аның дилбегә җитмәслек тирән урыннарын күрсәтә. Без аның белән басма аша елганың аръягына чыгып, шагыйрьнең әнисе Шәмсениса түти һәм җан дусты — Мокамае күмелгән зиратны карыйбыз, «изге» чишмәләреннән су эчәбез һәм таяклар белән «коралланып» (Искәндәр кабан дуңгызлары булуын әйтә), «яман куллар урлап кисмәгән» урманга юнәләбез.

Парча елгасының ун ягына урнашкан сөзәк кенә таудагы бу урман, аның уйсулыкта урнашкан тугайлары, күлләре, саътыклары авыл табигатенә искиткеч бер матурлык өстәп торалар. Әлбәттә, бәләкәй Һади яшьлегендә шушы урманнарда хыялланып йөргән һәм югарыдагы юллар аларны сагыну хисеннән туганнар Искәндәр миңа колхозның урман буена урнашкан умарталыгын һәм сугышка кадәр утыртылып, сонгы елларда гына өшеп беткән бик зур алма бакчасын күрсәтә. Без тип-тигез иркен болыннар, сазлыклар аша кире авылга юнәләбез. Әйе, мондый табигатьтә үскән бала, җнрнең матурлыгын аңлап, «шагыйрь» күңелле була ала.

Сыркыды кешеләре

 

Дус агайлар минем җырларымда

Мәңге шәүлә булып йөрерләр...

Бәхетемә, әле Такташны белгән, аның белән уйнап үскән кешеләр дә исән икән. Шуларның берсе—шагыйрьнең күл аша күршесе, зәп-зәңгәр күзләре белән аны хәтерләткәне—Яхин Низаметдин. 1908 елда туган, авылдашлары Низам дип йөрткән, күп каз асрап, зәңгәр йортта яшәүче бу бабай әле күп нәрсә хәтерли: «Алар 6 бала—3 кыз, 3 ир бала үстеләр, барысы да укыдылар. Олы абыйлары Хафиз агроном булып эшләде. Кече энеләре Абидулла, Пешлә мәдрәсәсен бетергәч, Һади янына Казанга китте. Хәзер кече сеңелләре Мәрзия генә исән, ул Мәскәүдә яши. Һади безне мәктәптә укытты, балаларны бик ярата иде. бик яхшы укытты. Ул безне әдәпле, яхшы сүзе белән тәрбияли, олылар белән исәнләшеп йөрергә куша, шигырьләр укырга ярата идее. Минем энем Шакирны балыкка алып йөри иде. Шакирга балык тотарга кушып, үзе китап укып утыра торган булган. Әнисе Шәмсениса үлгәч, балалары кайтып әтиләре белән кече сеңелләре Мәрзияне Казанга алып китәләр, йортта әниләренең сеңлесе торып кала».

Низам бабайның хатыны Мәхфүзә әби дә Һадины «матау очы»нда туйда күрүен һәм туганнан туган сеңлесенең киявен каршылаганда җырлаган җырын әйтеп күрсәтте:

Сәгать келт-келип итәдер,

Төн уртасы җитәдер.

Йокласа да курка мескен,

Усал ирен көтәдер.

1902 елда туган Йосыф Надыршинның «Без Һадилар, Мокамайлар белән бергә уйнап үстек, дип сүз башлавы күңелне бигрәк тә нечкәртеп җибәрде. Алар малай чакларда дус булалар, бер-берләренә якын торалар: шуңа уртак истәлекләре дә күп. Ул Һадины матур, чибәр, таза, зиһенле малай итеп тасвирлый. Шул сүзләргә дәлил итеп аның әйбәт укуын, сүзгә тапкыр булуын, малайларны җыеп шигырьләр, хикәяләр сөйләргә яратуын, урманда ат саклаганда мукшы малайлары белән көрәшкә керүен сөйли. Революциядән соң кайткач та, яшьләрне җыеп, алар алдында чыгышлар ясаган. Йосыф бабай Хәйрулла абыйны, Шәмсениса апаны зур хөрмәт белән искә ала. аларның уңган, яхшы күнелле кешеләр булуы, хуҗалыкларын әйбәт алып баруы, әйбәт балалар үстерүләре турында сөйли. Мокамай турында да ул «Бик ярлы кешенең баласы иде шул. мескенне харап иттеләр», дип әйтеп куйды.

Такташова Маһирә әби дә шагыйрь һәм аның туганнары, әти-әнисе турында күп истәлекләр сөйләде. Хуҗалыкчаң Хәйрулла абзый сугымчылык белән шөгыльләнә, кешеләр белән әйбәт мөгамәләдә яши. Шагыйрь үлгәндә Шәмсениса апа параличтан урын өстендә ятып кала, улын күмәргә Хәйрулла абзый Казанга үзе генә бара. Ул чагында Маһирә әби дә Казанда абыйларында була һәм ул да Такташ белән саубуллашырга бара. Аны күмүдә катнаша. Күмүдә бик күп халык җыела.

1912 елгы Фатыйма апа Коновалова—Такташның авылдагы ерак туганы. Аның әтисе Ибраһим белән Хәйрулла абзый туган булганнар. Ул әле шагыйрьнең хатыны, улы Рафаил белән Сыркыдыга кайтып йөргән заманнарны хәтерли, туганнарын әйбәт белә.

Авылның зур булуы һәм Такташның бик яшьли чыгып китүе сәбәпле. Сыркыдының кайбер бик олы кешеләре дә инде аны хәтерләмиләр. Минем фатир хуҗасы, искиткеч сабыр холыклы, 1901 елгы Заһирә апа да ниндидер бер сагышлы мөлаемлык белән: «Алдашмыйм, маем, бер дә хәтерләмим мин аны», диде.

Заһирә әби дә, авылның башка олы кешеләре дә Сыркыдының шушылай таркалуының сәбәбен сугыш чорларыннан күрәләр. Бөек Ватан сугышына Сыркыды авылыннан 350дән артык ир-егет чыгып китә һәм илебез азатлыгы өчен 111 кеше һәлак була. Үлгән Такташовлар гына да 17 кеше.

Сыркыдылылар генерал Надыршин Хәлил Садретдинович, полковник Нәжип Такташов, техник фәннәр кандидаты Норкин Ибраһим, данлыклы нефтьче, дәүләт премиясе лауреаты Мостафин кебек авылдашларын зур горурлык белән искә алалар

Һади Такташ исемендәге колхоз

 

... Авылыбызны Ленин юлы белән

Чыгарырбыз тормыш төбеннән...

Сыркыдыда колхоз 30 нчы елда оеша. Заманына һәм бигрәк тә зур авыл шартларына хас булганча, колхозлашу чорлары бик күп гаугалар белән үткән. Шушы ызгышлар очкыныннан чыккан 1931 елгы янгын авылның 500ләп йортын көл итә. Бу фаҗига әле дә авыл кешеләренең хәтерендә ачык саклана.

Колхоз рәисе 30 яшьләрдәге ыспай егет Равил Базаев мине колхозның төп белгечләре: баш агроном Мостаев Нәҗип, баш механик Иртуганов Искәндәр, партком секретаре Әюпов Җиһанша белән таныштырды. Алар бары да яшьләр, бары да шушы авылныкы. Колхозга 1974 елда Һади Такташ исеме бирелгән. Хуҗалыкның 5350 гектар җире булып, шуның 4060 гектарын чәчү җирләре тәшкил итә. 1500 баш мөгезле эре терлеге, 3670 сарыгы, 66 аты, 40 тракторы, 24 автомашинасы, 12 комбайны бар. Сыркыдылылар үткән ел дәүләткә 17600 центнер ашлык, 14070 центнер сөт, 2300 центнер ит тапшырганнар. Авылда калучы яшьләргә йортлар салып бирәләр һәм башка төрле кызыксындыру чаралары күрәләр.

Авыл Советы рәисе Җиһанша Такташов колхозда 440 кеше эшләп, шуның 51е коммунист булуын һәм тугызынчы бишьеллык нәтиҗәләре буенча Сыркыды авылыннан өч кешенең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүен әйтте.

Сыркыды мәктәбе

 

Сыркыды балалары башта мәдрәсә биналарында укыганнар. Шуларның берсендә (ул бина хәзер юк инде) Һади Такташта 2 ел укытучы булып эшләгән. 1930 елда ук инде авыл кешеләре җыелып, мәктәп өчен махсус бина төзегәннәр һәм авыл кырыенда салынган шул матур йортта 1933 елда тулы булмаган урта мәктәп ачып җибәргәннәр. Мәктәпнең стенасына Һади Такташка багышланган мемориаль такта куелган. Ишекне кергәч тә, залда шагыйрьнең зур портреты һәм аңа багышланган стенд. Инде күп еллар Сыркыды сигезьеллык мәктәбенең директоры булып сугыш ветераны Хәлил Хәсәнович Янакаев эшли. Укытучылар яшьләр, тату коллектив. Алар белән очрашу шигырьләр, җырлар белән барды һәм күңелдә матур истәлекләр калдырды.

Сау булыгыз инде,

Сау булыгыз...

Саубуллашу күңелдә һәрчак авыр хисләр уята. Такташ та «Мин җир йөзен артык сөйдем бугай», дип шундый минутларда уфтанып куйгандыр. Миңа да бу авылдан китү авыр булды. Шул кыска гына вакыт эчендә мин аның  мөлаем йөзле кешеләре белән якынлашып өлгердем. Заһирә әби белән бик дуслаштык. Ә инде саубуллашканда 80 яшьлек карчык күзләрендә яшь бөртекләре күргәч, күңел тулды.

Ләкин рәхмәт хисләре барыннан да өстенрәк иде. Рәхмәт сиңа,  Сыркыды, «бунтарь» улың өчен! Синен кебек авыллар: Кырлайлар, Мостафалар, Күлле Кимеләр, Кармәтләр яшәгәндә халкымның иҗат чишмәләре дә мөлдерәп агуларын дәвам итәрләр!

Сезгә, Такташка гашыйк—Азат ЗЫЯТДИНОВ,

 «Нефтехим» производство берләшмәсенең өлкән инженеры,

техник фәннәр кандидаты.

1980-1981

 

СЫРКЫДЫГА ИКЕНЧЕ СӘЯХӘТ

 

Такташ дустым, синең «Мокамаең» искиткеч әсәр! Ул эчтәлеге белән романга, моң куәте, янгырашы белән симфониягә тиң поэма. Анда балачакның сихри моннары, дуслыкка, табигатькә мәдхия, тормыш трагедиясе. Син башка бер әсәр язмасаң да, валлаһи, «Мокамай» белән шагыйрь булып танылыр идең. Аның башлануы ук матур бер җыр кебек. Моңлы. Күңелне иркәли:

Белмим,

Әллә күпкә,

 

Әллә бик озакка.

Ахры мәңге оныта алмамын

 Тамбов урманнары уртасында

 Усак яфраклары шаулавын...

Бала чактан күңелне «әсир иткән», инде кадерле ядкарьгә әверелгән шигъри юллар! Мокамайны үз итмәгән бер генә авыл малае да юктыр. Әдәбият укытучысы аны «Мокамай» поэмасы белән таныштырсын гына, ул инде бөтенләе белән аның тәэсирендә. Мин үзем дә гомерем буе аны сөйлим һәм бераз көнләшәм дә. Ни өчен безнең урманнардагы усаклар лепердәп кенә утыра, шауларлык көчләре юк микәнни? Такташныкы шаулый бит! Безнең як имәннәре үз баласын озатып та куя белми микәнни? Такташныкы озата бит. Ничек инде безнең капка төбендәге каеннар ин агы түгел дә, безнең як урманнары иң шәбе түгел? Югыйсә, каеннарыбыз жете ак иде, бигрәк тә уртадагы кушкаен. Ә безнең яктагы «ике катлы» һәм Абышка елгасы буендагы урманнар... Такташныкыннан ким микәнни? Без аларны чын кара урманнар рәтенә кертә идек бит. Чөнки нәкъ шул урманнар Кырлайдагы Шүрәле урманына барып тоташа. Ә безнең Шушманын кызыл ярга борылып киткән урынында нинди шәп камышлык! Минем абыйлар алабуга һәм алтын балыкларны сөкәгә шунда гына эләктерәләр иде. Шубан ягыннан җил искәндә, алар да гаҗәеп серле итеп шаулыйлар иде бит...

«Мокамай»ны укыган баланы шушы уйлар бимазалый һәм бу бик тә табигый— анын Сыркыдыны, анын бер җирдә булмаган урманын, ак каеннарын, камыш сабакларын күрәсе килә. Мин дә шулай. Озак еллар күңелемә тынгылык бирмәгән ул. Теләк үземне 1980 елның декабрендә Сыркыдыга—Мокамай иленә алып китте. Бу минем беренче баруым иде һәм мин аны нәкъ син кайтканча—поездда «Казан- Рузаевка-Торбеево» маршруты белән бардым. Шул сәяхәтнең нәтиҗәсе буларак, «авылыбыздан тагын үтәрмен» дигән синең сүзләрне исем итеп алып, күләмле генә мәкалә яздым. Сыркыды хәлләрен якташларыма, шәһәрләшләремә житкердем. Режиссер Наил Нуретдинов, сценарист Рахмай Хисмәтуллин, синең шигърияткә булган олуг ихтирамнарын биреп, Түбән Камада бик көчле юбилей кичәсе үткәрделәр һәм шул кичәдә тамашачыларга әлеге мәкалә дә таратылган иде

         Гомер уза. Күп санлы өмет-хыяллары, тетрәндергеч фаҗигалары белән XX гасырны йомгаклыйбыз, синең зур юбилеен инде яңа гасырда узачак. Сыркыдыга беренче сәяхәттән сон сизелми дә тагы 20 ел узып киткән. Әмма еллар агышы синең туган авылны кабат бер барып күрү теләген һич кенә дә баса алмады. Юбилеең алдыннан мин, һичшиксез, синен балачак эзләреңнән үтәргә тиеш. Бу минем күнелдә туган катгый карар. Кайчан барырга? Сыркыды табигатенен матурлыгын күрү өчен бу бик мөһим шарт. Монда инде сине хөрмәтләүче заманыбызның танылган шагыйре, халкыбызга багышланган бик җылы шигъри юллар авторы Наҗар ага Нәҗминең «Кунакка чакыру» шигыре искә төшә:

Кайчан килсәм сиңа ошар икән,

Туган җирем,туган якларым?

Без августны сайладык. Улым Нәриман каникулга кайткач, юлга җыендык. Видеокамера, фотоаппаратлар белән коралландык һәм, ниһаять, 17 август көнне үзебезнең машинада иртәнге 7 сәгать 15 минутта юлга кузгалдык. Сәяхәткә чакырып дусларга әйтеп карасам да, иярүче булмады. Кызганыч. Берише сырхау, икенчеләре— дөнья куа. Шулай инде бәндә дигәнең, җәйнең гүзәл бер матендә шундый сәяхәткә чыгарга да үзендә көч тапмый, вак ыгы-зыгы корбаны булып кала. Күрәсең, әле ажа яшәү ямен андау җитенкерәми.

 Әйе, сүз башым бит шүрә­ле, дигәндәй, без Аллага тап­ шырып, сәяхәткә кузгалдык. Яжгыр ява. Ширәмәт, Яжа Чишмәләр аша Нурлатка җит­тек. Монда район һәм шәһәр хакиме минем якташым , үзебезнең Шушма буендагы Апаз авылында үскән Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин. Бунтарь егет, колачлы оешты­ ручы. Хәзер районы турында күп сөйлиләр, күп язалар. Нәрсәләр майтарган икән, танышырга кирәк. Керәм хакимияткә, үзе юк. «Кайчан киләсе билгеле түгел, ул хуҗалыкларда, элемтәгә кереп булмый»,—диделәр. Яхшы, хуш, мин бит алдан кисәтеп килмәдем. Кем булуымны әйттем дә, шәһәр карарга киттек. Яңа матур биналар күзне иркәли. 50 нче елларда салынган рәвешсез ике катлы биналарга яшел, кызыл черепица калайдан өченче кат өстәп, үзенчәлекле генә матурлык бирәләр. Бу да чишелеш. Автовокзал салына. Ерактан, инде күп кенә район үзәкләрен бизәүче бинага әйләнгән, «Ак Барс» бинасы балкып тора. Җиренә җиткереп салынган, зәвык белән бизәлгән балалар сәнгать мәктәбе. Җиһазлар заманча, чисталык, тәртип. Яшьләр үзәге, милиция бинасы, мәчет, чиркәү—бары да яңалар. Чиркәүнен ярымае өстенә утыртылган тәре!.. Спорт комплексы бик шәп. Зур теннис мәйданы, баскетбол, волейбол залы, яхшы бассейн, төрле спорт мәйданнары, заманча җиһазлар, сауна, душлар. Мөгаен, республикабызда иң шәп залларның берседер бу. Өч сәгать йөрдек. Нурлат зур куәт белән яңара. Димәк, якташым булдыра, эшли.

Самара өлкәсе Кош кига юл алдык. Анда Мәләкәскә борыласы, аннан Ульяновск, Саранск, аннан инде Сыркыдыга да күп калмас. Нурлаттан соң янгыр туктады. Рульдә чиратлашып, иркенләп барабыз. Кәеф күтәренке Сәяхәтнен тәмен тоеп, улым белән тормыш турында гәп сатып барабыз. Бәхетле мизгелләр Такташ, син дә туган ягыңа кайтканда, матур уйлар кичергәнсең бит.

 Тәрәзәдән дә күп нәрсә күренә. Бу якларда алабута, билчән кырлары, эшкәртелмәгән басулар күзгә ташлана. Юл буенда суган, алма сатып утыручы әби-бабайлар еш күренә. Авылларда яңа йортлар, ялтырап торган калай түбәләр юк дәрәҗәсендә, булса да сирәк. Дүрт кыеклы каралып беткән шифр түбәләр. Казан арты авылларында андый түбәләрне таба алмассың инде. Күрәсең, тормыш башка, матурлыкны тою башка. Матур яңгырашлы Чардаклыны узабыз, Идел аша салынган бик озын күперне узып, тауга күтәреләбез. Ульяновск. Аста Идел җәйрәп ята. Аннан Ленин мемориалына менү юллары шәйләнә. Инде кичке 6, юлга ашыгабыз. Саранскига кичке 10 га гына барып җиттек һәм чыгып та киттек. Әле, бәлки, барып җитеп булыр?..

Әмма куе томан. Бер заправка тирәсенә туктарга мәҗбүр булдык. Түбән Камадан 690, Саранскидан 40 чакрым юл үтелгән. Юлдагыча гына юынып алдык та. кичке ашка керештек. Саниянең (хатыным) җыйган ризыклары мулдан, ашыкмый гына ашадык, чәйләдек. Юл буенда, томанлы кара төндә без икәү—улым Нәриман да мин. Уйланырга менә дигән форсат. Тормыш нинди юлдан китәр? Минем өчен изге булган төшенчәләр балаларга—улым Нәриманга, кызым Гөлнарага, оныкларга күчәрме? Туган телебез, җыр-моңнарыбыз, милли үзенчәлекләребез нишләр?

Радио, телевидениенең ят шаукымнарыннан саклап кала алырбызмы аларны? Татарстаныбызның мөстәкыйльлеге турындагы якты хыялларыбызның язмышы ничек булыр? Уйлар, уйлар, кара төндә якты уйларым. Иртән биштә ук уянам Томан. Таң беленә. Без торып юынабыз, машинада гына тамак ялгап алабыз һәм, бисмиллабызны әйтеп, кабат юлга кузгалабыз—Сыркыдыга. Әле иртә, Такташ, нәкъ синдәгечә..

Юл буенда яшь бер каен кызы

 Тынып йоклый баскан көенә.

 Исерек усак, җәеп канатларын,

Аны үбәр өчен иелә.

Томан тарала башлый, юл буйлары жәтерәк күренә.

Юл буенда йомылып йоклап яткан

Урчан чәчәкләре, сискәнеп,

Уяналар...

Без барып җитәргә ашыгабыз. Атюрьево, менә Торбеево районы, Торбеево үзе. Көн дә ачылды. Юл аның кырыеннан уза, без карап чыгу өчен, махсус, керәбез. Гадәти район үзәге. Юлыбызны дәвам итәбез. Чиркәүле Никольск авылы. Аның тавыннан аста, талларга төренеп, боргалана-боргалана Парча елгасы ага, аның аръягында таралып утырган. Сыркыды авылы күренә. Төп юлдан уңга борылып авылга кергәндә ике катлы кирпеч бина—Сыркыды авылы урта мәктәбе. Ишек алдына кереп туктыйбыз. Директор бүлмәсенә кереп, кем булуыбызны, килү максатыбызны аңлатабыз. Укытучылар җыела, танышабыз: Бәхтиева Антонина— мәктәп директоры, математик; Коновалова Равилә—рус теле укытучысы, элек килгәндә завуч иде, аннан соң 14 ел мәктәпне җитәкли, яңа бинаны төзүне оештыра; Бадаева Румия—химик; Бикмаева Мария—тарихчы, мәктәп музее өчен җаваплы; Халюшова Татьяна—физкультура укыта, завуч; Иртуганова Нәсимә—биология, татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. Бу чибәр ханымнар барысының да ирләре татар булуын әйттеләр. Канәгать күренәләр татар киленнәре...

Укытучылар бүлмәсендә табын җыйдылар. Без дә күчтәнәчләр чыгарабыз. Чәй өстәле артында. Такташ, синең хакта, әдәбият, мәдәният хәлләре, тормыш турында әнгәмә корабыз. Татарстан яңалыкларын сорашалар, алар хәбәрдар, кызыксыналар. Юбилей алдыннан хәтерне янарту, хәзерлек чаралары күрү максатыннан килүемне аңлатам. Укытучылар юбилей тантаналарының Саранскида һәм Сыркыдыда да үтүен телиләр. Саранскида Такташ урамы булдырып, анда анын бюстын кую һәм мәктәпкә Такташ исеме бирелергә тиешлеге турында без барыбыз да бер фикердә. Сыркыды мәктәбендә ул укытып та ала бит Туган телебез балалар бакчасында өйрәтелми, беренче сыйныфтан ук укытылмый, Казан белән элемтә юк... Болары уфтану хисе уята.

Мария Николаевна белән икенче катка менәбез. Коридорда, Такташ, синен зур портретын эленгән. Матур эшләнгән. Куе чәчләрен, артка таралып, сыеша алмыйча кырыйга төшкәннәр; уйчан йөз, зәнгәр күзләр, музей бүлмәсен карыйбыз. Мария ханым татарча да сүзләр кыстырып куя. «Татар егетен яраткач, телен дә бик тырышып өйрәндем, шулай кирәк саныйм»,—ди. Йөрәккә сары май булып ята торган сүзләр.

Бүлмәсе таррак булса да, музейга бик күркәм экспонатлар куелган: милли киемнәр, йорт җиһазлары, хуҗалык кирәк-яраклары, затлы итеп эшләнгән агач кроватька 100 елдан артык икән, чыбылдыклар, Такташка багышланган стенд.

Синен китаплар, Рафаилен фотосы, хатлар һәм «үзе усал, үзе сөйкемле»—синең күнел кылларында төрлечә уйнаган Гөлчәһрә ханымнын фотосы. Минем өчен «сюрприз»: шунда ук аерым рамкада минем 1980 елда басылган «Авылыбыздан кабат үтәрмен» дигән Сыркыдыга беренче сәяхәт турындагы мәкалә урын алган Чигелгән итекләр һәм чабата!.. Җидедән үргән.

Ник, Мокамай, соң син тормышыңны

 Чабатаңдай матур үрмәдең?!..

Без, ниһаять, шушы ике штансыз малай—Һади белән Мокамай илендә. Атар бергәләп дөнья белән танышып йөргән эзләрне карарга кирәк, ниләр сакланган?  

Без Равилә ханымнарга барып урнашабыз һәм аның әнисе Рабия апа белән күрешәбез. Ул 1912 елгы. Такташ, сине күреп белә, сенелкәшеңә килгән булгансың «Шәһәрчә киенгән чибәр егет, бик матур сөйләшә иде»,—ди Рабия апа Айсина. Ул урамның каршы ягында үз йортында яши, дүрт бала үстергән, өчесе читтә. Равилә ханым белән авылның үзәгенә киләбез. Монда Такташ исемендәге колхоз идарәсе, кибет, яңа салынган күркәм мәчет. Аны салу турында рәис итеп сайланганда мордва егете Николай Иванович Нудиков вәгъдә иткән булган «Ышанмаганнар иде, тәки сүзендә торды, башкарып чыкты»,—ди Равилә ханым Анын уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтеп, авылга газ кертелүен, урамга асфальт җәелүен, колхозның алдынгылар рәтендә баруын әйтә.

Сүздә юк, шушы сүзләрдән сон без колхоз идарәсенә, бухгалтериягә сугылабыз. Баш бухгалтер Рустаева Мария Петровна чибәр мордва кызы—татар килене Колхоз тормышының авырлыгы, техниканың, ягулыкның кыйммәт булуы, бөтен табыш— 440 баш сыердан, бөртеклеләрне сатудан килгән керемнең кредит түләүгә китеп баруын әйтә. Уңай үзгәрешләргә өметебезне өзмик, дип. Саубуллашабыз. Мәчет янында бер йорт шәйләнә. Аны яшь өрәңге үсентеләре, кычыткан каплап бетерә язган. Бу, Такташ, синең шигырьләрендә аерым урын алуга лаек булган авыл советы бинасы. Кайчандыр монда зур авылның тормышы кайнаган, төннәрен сакчы булып Шәхми карт торган:

Шәхми бабай һәр төндә дә

 Ялгыз утырып чабата үрер,

Төн үтәр...

Кибеткә кереп чыктык та, Такташ дустым, синең урамга, син туган йортның нигезең, син үскән табигать мохите белән очрашырга юнәлдек. Урам асфальтсыз, август яңгырлары үз эшен эшләгән—пычрак Йортлар күп түгел, буш урыннар байтак, кайбер йортлар хуҗалары кайткач, җәйгә генә ачыла икән Ә сезнен оч гомумән буш калган Ә теге сина мәгълүм зур янгын Сыркыды таралуга сәбәп булгандыр. Синең авылдашларын ул янгында 350дән артык йорт. 3 мәчет янганын әйтәләр. Күрәсең, кабат йорт сала алганы үз нигезенә сала, сала алмаганы китеп бара. Колхозлашу, сугыш, аннан соңгы авыр еллар гел авыл таркалуга этәргеч булып тордылар шул. Сыркыдының бер урамы 3 чакрымга, ә сезнең урам 1.5 чакрымга сузыла, шунда 80 тирәсе генә йорт (элек 700дән артык хуҗалык булган) Авыл таркау.

 Әйе, без бит сезнең нигезгә барабыз. Юл уңды, безне озатырга синең әниең ягыннан кардәшең Такташев Заһит белән анын хатыны (сезнең күл аша булган нигездә үскән чая Сания, Морат кызы) чыкты. Сезнең тирәдә кемнәр күлнең теге ягында кемнәр яшәгәнлеген алар белеп сөйлиләр. Анда барысы да сезнең туган-тумача булган икән. Бергә, матур яшәгәнсез. Алар әле дустың Мокамайның яңа авылда торганын һәм балыкка Яхин Низамның энесе Әхмәтне алып барып, кармакны аңа биреп, үзеннен китап укып утырганыңны да «хәтерлиләр». Дмитриевка авылының элек сезнең очка орынып торуын, шуна аны урыс очы ди йөртүләрен, соңыннан Парча суының түбәнрәк агымына күчеп утыруларын, хәзер инде ул авылның бетеп баруын сөйләделәр. Ә синең күл әле дә күл, һәм аның хуҗалары да—казлар, син яраткан җан ияләре. Алар күп һәм бик иркен яшиләр: үзләре суда, янда бодай кыры.

Без сезнең нигездә. Буш, кычыткан баскан нигез. Йөрәк кысыла. Монда кайчандыр тормыш кайнаган, шау-гөр килеп сезнең балачак еллары үткән, киләчәк турында хыяллангансыздыр. Шул күренешләр сиңа гомер буе иҗат итәрлек илһам биргәннәр. Мең рәхмәт бу нигезгә. Дога кылып, авыр хисләр белән китеп барабыз. Киләчәк язмышын ничек булыр?

Парчага таба юл тотабыз. Берни булмагандай бөтерелеп ага таллар арасыннан. Шарлавыклары да бар. Синең теләкләр искә төшә:

 «Парча» суларың да куермыйча,

Уймакланып ишелеп аксыннар.

 

Бөтен күренешләрне видеотасмага, фотога төшереп алабыз. Һәм елга аръягына, зират, урман, тау ягына юнәләбез. Максатыбыз—«ике ыштансыз малайнын дөнья белән танышып йөргән» урыннарын күрү. Син дә бит, Такташ: «Зурлар кебек, кулны артка куеп,

Йөри идек таптап болынны».

—дисең һәм уфтанып:

«Әкияттәге ике бала кебек,

Күпме «җәфа» чигеп яшәдек».

—дип өстисең.

Без дә күрдек күрмәгәнне бу болынны үткәндә! Чабып ташланган печән, яңгыр астында калып, җыелмыйча күгәреп ята, җитмәсә, болын камыллы. Ә өстә кара болыт булып сукыр черки бөтерелә, авызны да ачып булмый. Ни итсәк иттек, зират, урман буйларын үтеп, тау кырыйларын буйлап, Парчада су коенып, кире авылга кайту юлына чыктык. Имеш, турыдан, бодай басуы аша гына кайтабыз! Күрдек күрешне. Сезнең «җәфа» чигү болай ук булмагандыр, билләһи.

Әмма иң куанычлысы—без Сыркыдының бай табигатен, иркен кырларын күрдек, аның зур үзәнлектә бик иркенләп утырганын аңладык. Син:

«Шулай инде,

Тормыш башка эздән ага...

Теге, ничек әле?

Хисамилар яши дөньяда?»

—дип сорыйсың. Без дә шул сорауга җавап алу өчен Заһит Такташевлар йортына ашыгабыз. Чакырып та калганнар иде. Алар икесе дә ачык чырайлы, зәп-зәнгәр күзле, яхшы күңелле кешеләр. Табын әзер: «авыл әле һаман катык ашый», йорт икмәге, алма пирогы, яңа суыртылган бал, йомырка, каймак... Сания апа, елмаеп һәм күзен кыса төшеп, кунаклар хөрмәтенә әче буза тәкъдим итә. «Үзебезнеке, гөнаһсыз», дип өсти. Сыйланабыз, әнгәмә куертабыз. Аларда ашны шти диләр, Хөсәен—Ксюк, Ибраһим—Ибрюк, Лотфулла—Ләтүк. Заһитның бабасы Такташев Ксюк комиссар була, Такташны җирләүдә катнаша.

Заһит абый умартачы булып эшләгән, Сания апа—сыер савучы. Ике бала үстер­дек, диләр. Уллары Рушан, киленнәре Гөлнара (чыгышы белән Сыркыды токымы. Пекарня анын бабасыныкы). Кызлары Рәйсә, кияүләре Исмай—Сергач мишәре.Оныклары бишәү. Барысы да Мәскәүдә яшиләр, җәй кайтып булышалар. Заһит абыйларнын хуҗалык зур: ике ат, бер тай, сыер, тана бозау, сигез баш сарык малы, катлар 4 оя—30 баш, куяннары сигез баш, «тавыклар—без счет», дип көлә Сания апа, аннан «60 тирәседер», дип өстәп куя. «Пенсиям хәзер 960 сум»,—ди һәм башта 22 сыерны кул белән, аннан машина белән савып мастер исемен атуын, депутат булып сайлануын, почетта гомер итүен, җырлап та йөргәнен сөйләп китә. Хәтере бик әйбәт. Авылның, колхозның үткәнен әйбәт хәтерли. Гаҗәеп тә матур сөйлә­шеп утыру булды бу. Табынга дога кылып, бу зәңгәр күзле кунакчыл хужатарга зур рәх­мәтләр әйтеп, саубуллашабыз. Төп хуҗаларыбызга—Равилә белән Рәшит Коноваловларга кайтып җитәбез.Инде соң. Тагын табын, иркенләп сөй­ләшеп утырып, хуҗаларның пөхтә итеп җыештырылган йортларында йокларга ятабыз. «Хисамилар» менә шулай яши икән.

19 август, 2000 ел. Бүген көн матур, кояшлы. Без иртүк торып, хуҗабыз Рәшит белән синең соңгы өметеңне:

...Тамбов урманнары сагыныр әле

Үзе үстергән бунтарь баласын

—Тамбов урманнарын карарга барабыз. Алар турыга барсан 10 чакрым тирәседер, ләкин юл юк. Без әйләнеп асфальт юлдан киттек. 20 чакрым тирәсе юл узылды. Менә, ниһаять, без син дан җырлаган урманда, Такташ! Каеннарың, усакларын, карт имәннәрең янында. Алар чыннан да сине сагыналар бугай, бик «кызыксы­ нып» шаулаша башлагандай тоелдылар. Тик бу урман син язган матур исем белән аталмый икән инде хәзер. Ә үзенең Потьма станциясенә якын урнашкан күпсанлы төрмә-лагерьлары белән яманаты чыккан Мордовия урманнары дип йөртелә. Шуңа без дә синең агачларга фотоаппараттан, видеокамерадан тиешле сәламнәребезне бирдек тә, тизрәк китү ягын карадык.

Үзидарә рәисе Аюков Җиһан белән очрашабыз Авыл кешеләрендә 160лап эре мөгезле терлек. бОлап ат булуын, колхозның 3500 гектар сөрү җирләре, шуның 1800 гектарын бөртеклеләр белән кукуруз биләвен, 6 комбайны булуын әйтә.

Элеккеге мәктәп директоры Хәлил абый Янакаев белән күрешәбез Авырып урында ятса да, хәтере бик әйбәт, беренче очрашуны сагына Такташ, синең шигырьләрне укый. Газап күрмә. Хәлил абый!

Кичке 5тә без кайту юлына чыгабыз. Равилә апа озатып кала. Китү авыр Тау башына менгәч, тагын бер туктап, Сыркыды белән саубуллашабыз. Хуш, бәхетле бул, халкыбызга бөек шагыйрь биргән авыл!

Азат ЗЫЯТДИНОВ,

техник фәннәр докторы , Түбән Кама,

2000-2001