ШИГЫРЬЛӘР

 

Онытмасагыз иде

Шигырь язмыйча да яшәп була,

Таныш хезмәт түгел күпләргә.

Гадәтилек барса җирдән атлап,

Шагыйрь уе оча күкләрдә.

Шигырь укымый да яшәп була,

Очраштыра андый кешеләр.

Шагыйрь ачка койрык чәнчесә дә

Алар күрми, фәкать күшиләр.

Болай әйтмичә дә яшәп була...

 Шигырь бит гел әйди яктыга!

 Шагыйрь хакы да бар бу дөньяда!

Тел яшерү илтмәс яхшыга...

 

Чатыр-тау иртәсе

Чатыртаудан томан төшеп килә,

Болытлардан калган өзелеп.

Бөдрә чәчле каен малайлары

 Бит юалар сафка тезелеп.

Бер йөткерсәң кинәт сискәнер дә

Бетәр төсле тамчы коелып,

Бездә таулар таңны каршы ала

Томан чыкларында коенып.

 

Кызганыч та, дөрес тә

«Аккош күле» балетыннан

Өзекләр уйнасалар,

Радио-экраннарда

Матур җыр куймасалар,

Күңел ачу урыннарын

Йозакка бикләсәләр,

Хакимият бинасына

 Сак аша кертмәсәләр,

Илдә, димәк, нидер булган:

Шартлагандыр, янгандыр,

 Берәр очкыч егылгандыр,

 Шәһәр туңып калгандыр,

Һәм, әлбәттә, күпләп-күпләп

Ватандашлар үлгәндер,

Мәетләрне туганнары

Елый-елый күмгәндер...

 Минем чират җитәрме дип,

 Дерт-мөрт килеп барасың.

 Бездә гомер озынлыгы—

Ике матәм арасы...

 

Авырайган китаплар

Китап төяп кайтып киләм

 Башкалабыз ягыннан.

Машинама Казаннан да

Авыр уйлар тагылган:

Алып кайтам кайтуын да,

Кайткач кая куярмын.

Китапның кадерсезлеген

Тагын бер кат тоярмын.

—Бүләк итеп бирерсез,—дип,

Түрәләргә керермен,

Битарафлык оеп торган

 Сытык чырай күрермен.

Берсе әйтер:—Ул шигырьне

Нәрсәгә дип язасыз?

 Барыбер бит укымыйлар,

Юкка көеп-янасыз...

Хаклык бардыр: халык аңы

 Алды башка юнәлеш.

Китап таптап, китеп бара

Тискәрегә үзгәреш,

Без идек бит кайчан гына

Шул китапка табынган!

Уйларыма Казан түгел,

Ахмак заман тагылган...

 

Баскыннар кагыйдәсе

Ил чикләрен сакларга да,

Амбразура капларга да,

Балта, чүкеч сапларга да,

Көчсезләрне якларга да—

Татар кирәк.

Шахталарга төшәргә дә,

Девон нефтен тишәргә дә,

 Сазлыкка юл түшәргә дә,

Себер якка күчәргә дә—

Татар кирәк.

Рейхстагка менәргә дә,

Моабитларда үләргә дә,

Ил әҗәтен түләргә дә,

 Илне данга күмәргә дә—

 Татар кирәк!

...Бүләк бүлгән җирдә генә

Татар сирәк.

 

Үзләрен белсеннәр

Татар барда хәтәр бар.

Әйтем

Татар барда хәтәр юк ул,

Татар барда—хәтер бар.

Безнең истә... Үз өлешен

 Онытмасын... хакимнәр!

 

Чатаннар иле

Таяк тотып йөрде безнең әти,

Сугыш гарипләгән батырны.

Тигез басып барып булмыйдыр шул

Ярчык чәрдәкләсә балтырны.

Бабам җәфаланды тыйтак-тыйтак,

Сул аягы яуда кыскарган.

Сызлавына түзә алмый иде,

Әй, интекте салкын кышларда.

Аксак-туксак калып күтәргән ил

Өметләрне никтер акламый.

Алтмыш биш ел тулды җиңгәнгә дә,

Рәсәй һаман туры атламый.

...Өметләрне нигә акламый?!

 

Күтәреп куясы бар

«Возвысить степь, не унижая горы»

Олжас  Сөләйманов

Безнең гамәлләр дә шуңа охшаш:

Гаделлекне кире кайтару—

Түбәнсетми генә бүтәннәрне,

Үз халкыңны өскә күтәрү!

Башкаларны таптап яшәми ул,

Йөзе якты дөнья каршында.

Татар өчен түгел тау итәге,

Аның урын—кыя башымда!!

 

Мәргәннәр тансыкладым

Әйткән суз—аткан ук.

Мәкаль

Аткан ук бит тиеш тияргә дә,

Монсы, белмим, кая төбәлгән:

Ун укыдым—җанны чеметтерми—

Ни әйтергә шагыйрь теләгән?

 

Ялгышканбыз бугай ла

Булды дәвер, замананың

Күз өстендә каш идек.

Тик шунсы җәл: кәгазь корты—

Ахмакларга баш идек.

Алар әйтте, без үтәдек,

Уйланмый бирдек әмер.

Шуны күргән чордашлардан

 Оялып яшим хәзер.

 

Тигезлек булса гына

Как нам обустроитъ Россию ?!

А. И. Солженицын

Рәсәйдә тәртип урнашыр ул

 «Өлкән абзый» чирдән котылса:

«Нам» дигәндә, түгел берәү генә,

Һәр милләт тә күздә тотылса!

 

Җир һәм кеше

Җансыз гәүдәне дә, тересен дә

 Җир күтәрә! Арган, туйгандыр.

Кайсы авыр-җиңел икәнлеген

Үзе генә белә торгандыр...

 

Корткыч канун

Өчле-тугызлы, ди, татар

 Акылга таман затын,

Никтер шуны хәтерләтә

 Өч йөз тугызлы закон...

 

Сүзләр кытлыгы

—Язмыш, ялгыш, сагыш, табыш...

Фикер кибә, ютәллим.

Бездә шигырь шул рифмадан

Ерак китмәс микәнни?!.

 

Хәтергә ышансаң...

Оятымны тәмам югалттыммы?—

Кайнап чыга ачу, котырам:

Күзләреңнең төсен, вәйт бу картлык,

Искә төшералмый утырам.

Чәчләреңнең исен тоемлыйм бит,

 Табып булмый андый хушбуйны.

Яшьлек суты тамган эликсирны

 Онытырга Күкләр кушмыймы?!

Бүген дә бит, сине уйлау белән,

 Сихерләнә күңел, җылына.

Хәтер—арба, күзләр төшеп калган...

Чәчең исе сеңгән—җаныма!

 

Ник кирәк чагыштыру

Авыл халкы ялкау диләр.

Ялган сүз бу—уйдырма!

Калаларны, салаларны

Алайса кем туйдыра?

Авыл халкы эчә, диләр,

Шәһәр дә шәп чөмерә.

Урамнар киң, якты булгач

Авылныкы күренә.

Ике як та кимен куймый,

Чагыштырсаң әгәр дә

Аерма тик шунда гына:

Сөйләнүче... шәһәрдә.

 

Оттырмадым

Үпкәләсәм, минем хакта

 Бүген ни сөйләр идең?

Капка төбегезгә җиткәч:

—Кит инде, җүләр,—дидең.

Китмәдем шул... үҗәтләнеп,

Кочакка җыеп алдым.

Җүләр булсам—китәр идем,

Акыллы булгач—калдым!

...Һәм ялгышмадым...

 

Елаучылар да бар

Кешелек дөньясы үзенең үткәне

белән көлә-көлә аерылыша.

Б.Белинский

Татар балалары киресенчә!

/Белмим, нәрсә өмет итәләр?/

Үткәннәре—туган авылларын

Елый-елый ташлап китәләр...

***

Яшьлек белән картлык—антиподлар,

 Сәбәпләре тормый холыктан:

Мин чирканам елтыр шәрәлектән,

Яшьләр көлә минем толыптан...

 

Аңлап булмый

Урыс баеса—чиркәү сала

Татар баеса—хатын ала.

Әйтем

Алса алсын—саваплы эш—

Туздырсын бар акчасын,

Ә нигә соң, баю белән,

Оныта татарчасын?!

 

Имеш-мимеш

Рәсәйнең артта калуына

Сәбәпне гел табып торалар:

Элек тоткан «татар эгосы»,

Бүген, имеш, яһүд «кодалар»...

 

 

Реклама