Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТКӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

 

Каләмнәрен әдәбиятның төрле жанрларында чарлап, җитди уңышларга ирешкән исемнәрне хәтерли сүз сәнгатебез. Башка юнәлешләрдә дә Ходай биргән сәләтен сынап карарга, үстерергә мөмкинлеге булып та, энә белән кое казыгандай, бөтен гомерен, бер жанрны ныклап, төбенә төшеп өйрәнүгә багышлаган шәхесләр дә була. Прозаик, шагыйрь, драматург булып үсеп китәргә эчке җегәре сизелеп торса да, Нил Гафур улы үзен татар тәнкыйтенең, әдәби-нәзари белеменең татар поэзиясе белән бәйле тармагын сайлап, бар көчен, талантын шигъриятебезнең эчке серләрен.поэтикасын өйрәнүгә юнәлтте.

Әйе, Татар мәдәнияте мәгърифәтле Юзиевләр нәселенә рәхмәтле булырга тиеш. Нил абыйның энесе Илдар татар шигъриятенең С. Рәмиев, Такташ кебек бөекләребез юл салган романтик юнәлешен, куе психологизм белән бизәлгән өслүбен яңа баскычка күтәрде. Нил абыйның улы Айдар Юзиев исә татар иҗтимагый фикере үсеше һәм ислам фәлсәфәсе турында фәнни китаплар чыгарып, татар халкының бу юнәлештәге фикри бөеклеген ачты, фәннәр докторы, профессор булды. Илдар Юзеевның улы Салават— кинорежиссер, прозаик, драматург. Халкыбыз юкка гына «алма агачыннан ерак төшми» дип әйтми торгандыр. Бу юлы «сүзебез» Юзиевләр нәселенең өлкәне Нил Гафур улы турында.

Күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Тукай бүләге лауреаты, филология фәннәре докторы. Татарстан фәннәр академиясенең әгъза мөхбире Нил Гафур улы Юзиев Башкортстанның Янавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Гомуми урта белемне туган авылыңда алганнан соң, татар әдәбиятына мәхәббәте булачак галимне Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. 1953-1956 елларда аспирантурада укый. «Муса Җәлил поэмалары» исемле хезмәте өчен фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә лаек була(1958). «Татар совет поэзиясенең поэтикасы» дигән гыйльми тикшеренүен докторлык диссертациясе итеп яклый(1974).

Илленче елларда вакытлы матбугатта басылган, агымдагы поэзиягә багышланган мәкаләләре белән Нил Юзиев теоретик яктан әзерлекле, белемле, татар телен яхшы тоемлаучы.катып калган традицияләрдән баш тартып, яңача фикерләүгә омтылучы тәнкыйтьче буларак таныла. Татар әдәбиятының, бигрәк тә шигъриятенең кайсы чоры турында язса да, нинди генә проблеманы күтәрсә дә, аның өчен Тукай иҗаты нигез өлге, сыйфат биеклеге, сәнгатьчә камиллек һәм халыкчанлык үрнәге булып кала. «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» (1969), «Шигырь гармониясе» (1972), «Хәзерге татар поэтикасы» (1973), «Әдәбият хәзинәләре» (1978), «Шигърият дөньясы» (1981), «Татар шигыре» (1991) һәм «Әдәбият чыганаклары белеме» (1998) кебек киң колачлы, тирән эчтәлекле гамәли-нәзари хезмәтләренең үзәгендә Тукай иҗаты, шәхесе тора. Н. Юзиев халык шагыйренең мирасына яңача караш ташлый, аның татар әдәбиятына, гомумән мәдәниятенә ясаган тәэсирен киң колач белән иңли.

Бу хезмәтләрендә галим шагыйрь иҗатын барлауда, бәяләүдә элегрәк җибәрелгән хаталарны төзәтү юлларын да күрсәтә. Аерым алганда, ул Г. Ибраһимовның заманында шактый бәхәс уяткан «Татар шагыйрьләре» (1913) китабында Тукай иҗатына берьяклы бәя бирүгә алып килгән тамырларны ачыклый. Г. Ибраһимов поэзияне субъектив бәяләп, «лириканың хис, тойгыны гына сурәтләргә тиешлегеннән чыгып һәм шуңа җайлаштырып, поэзия тарихын үзенчә әйләндереп куя: хис-тойгылар ягы өстенлек иткән Сәгыйть Рәмиевне алгарак, Тукайны арткарак күчерә» («Хәзерге татар поэтикасы» ) Тукай иҗатында тормышка аек, тәнкыйди караш өстенлек итә, дип раслый галим. Шуңа да « тирән кичереш рәвешендә гәүдәләнгән акыл, фикер гаҗәп көчкә ия булган танып-белү коралына әйләнә».

 Тукай поэзиясе тирәсендә барган бәхәсләрне Н.Юзиев хәзерге шигъриятнең үсеше белән бәйләп тикшерә. Сәгьде Вәккас имзасы белән шагыйрь С. Сүнчәләй «Шура» журналында Тукай рифмаларын ямьсез, отышсыз, уңышсыз дип бәяләп чыга. Бу шәхси, хата карашны галим кире кага һәм Тукай рифмаларының Такташ, Туфан, М. Җәлил, Ф Кәрим, Ә Фәйзи, С. Хәким иҗатларында янача үстерелүен күрсәтә. «Тукай рифманы фикер, эчтәлек белән аерылгысыз рәвештә карый, рифманың яхшымы-начармы, ятышлымы-ятышсызмы икәнен әнә шул бәйләнештән чыгып бәяли» («Татар шигыре» )

Н.Юзиев халык шагыйре иҗатына гомуми һәм югары бәя бирү белән генә чикләнми. Җөмләдән, ул Тукай поэзиясендә тарихилыкның көчәюе тирән психологизм, рухи дөньяның катлаулы һәм серле кыйтгаларына үтеп керү белән үрелеп баруын дәлилли. «Тукайның бөеклеге дә шунда: ул лирик талант буларак халыкның алдынгы өлешендә туа башлаган яна кичерешләр дөньясын күреп алды, аларны үзенеке итте, үзләштерде һәм шундый яңа кичерешләргә үзенең шигъри ялкынын өстәп халыкка кабат кайтарып бирде «Хәзерге татар поэтикасы» ) Н.Юзиев тарихи шәхесләрне сурәтләү үрнәге итеп Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» әсәрен ала. Шагыйрь «тормыш пычрагын гәүһәр кебек вөҗдан белән» үткән бу шәхесне үткен акылы, шул ук вакытта гадилеге белән тарихи шәхес дәрәҗәсенә күтәрелгән зат итеп сурәтли. Тукай ижатының югары казанышы булган «Өмит», «Алдандым»,«Соры кортларга», «Пушкине», «Китмибез», «Сөальләр» кебек шигырьләрендә Н. Юзиев «рухи халәтнең катлаулы, каршылыклы күренешләрен» ачуны күрә. Хәзерге поэзиянең үсеш авырлыкларына тукталып, тәнкыйтьче анда шәхси башлангычның җитмәвен, шунын нәтиҗәсе буларак чынбарлыкны өстән-өстән генә сурәтләүне күрә. Татар шигърияте башкарак рухтагы юнәлешләрне дә иҗади үстергән икән «Тукай, Гафури, Рәмиевләрдә шәхси тормыш язмышлары гаять зур урын били». Бу очракта галим тәэсири, хисси кабул итүдән бигрәк, фәнни, дәлилле хөкемгә өстенлек бирә, архив чыганакларына, шәхси истәлекләргә таяна, бөртекләп җыйналган табышлар нигезендә кин гомумтеоретик нәтиҗәләргә килә.

Галим шигъриятне аерым утрау итеп карамый, аны сурәтле фикерләүнең башка тармаклары,юнәлешләре белән тыгыз элемтәдә, үзара бәйләнештә, байлыклары белән уртаклашып яшәгән үзенчәлекле төре буларак тикшерә. Поэзияне кино, рәсем, театр һәм музыка сәнгатьләре белән чагыштырып өйрәнү анын яна кыйтгаларына, әлегәчә күзгә чалынмаган сыйфатларына үтеп керергә мөмкинлек бирә.Театр сәнгатендә бу яңа төрләрнең калыплануына, үсешенә лә Тукай иҗаты нигез-таяныч булган икән «Татар профессиональ музыкасы,—дип яза Н.Юзиев —Тукай поэзиясенә, халык күңелендә ул ачкан байлыкка һәм шул байлыкны сурәтләү алымнарына таянды».«Тукай бүгенге көндә дә композиторларга остаз, укытучы» («Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» ) Тукайны «халык титаны» дип зурлап, анын рәссамнарга, театр әһелләренә, драматургларга ясаган шифалы тәэсирен галим дәлилле өйрәнә Татар балет сәнгатенең югары үре «Шүрәле» нигезендә халык мифологиясе. Тукай хыялы тудырган әсәр ятканны искәртә «Шүрәле», «Таз», «Эш беткәч уйнарга ярый»,  «Теләнче», «Печән базары яхут яңа Кисекбаш», «Су анасы», «Япон хикәясе»,«Кәҗә белән сарык әкияте» әсәрләрендә исә нинди театраль картиналылык! Үтәдән-үтә хәрәкәт аларда шулкадәр оста оештырылган—үзләре үк инсценировкага, сәхнәгә, тамашага сорап торалар». («Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» )

Жыеп әйткәндә, галим Тукай иҗатын өйрәнүнең яңа юлларын, әлегәчә берәүдә игътибар итмәгән үзгәрәк кыйтгаларын эзли. таба, әйләнешкә кертә. Туксанынчы елларда Нил Юзиев вакытлы матбугаттан, агымдагы тәнкыйтьтән, кайнар сүздән беркадәр читләшә. Галим үзе өчен яңарак өлкәгә, бай тарихлы мәдәниятебез мирасын—кулъязмаларны, архив чыганакларын, язучыларның тормыш шәҗәрәләрен өйрәнүгә, аларны бастырып чыгарып, халыкка кайтару шөгыленә керешә. Бу тармакта да ул төп игътибарын Тукай иҗатына юнәлтә. Ошбу җәһәттән «Тукай шигырьләреме?» исемле хезмәте дикъкатькә лаек. «Соңгы елларда Тукайның фәнни басмаларына урнаштырылмаган әсәрләрен барлау һәм аларны матбугатта чыгару белән мавыгу күзгә ташланып торган бер тенденция рәвешен алды» («Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте» ) Тукай иҗатын янача өйрәнү заруриятен яклап, үткәндәге казанышларны кире кагу, аның мирасын ясалма рәвештә, башка шагыйрьләрнең әсәрләре исәбенә тулыландыруга галим кискен каршы чыга. Тукай моңа мохтаҗ түгел. Кайберәүләрнен ышанычсыз чыганакларга таянып, халык шагыйренеке дип тәкъдим иткән «Корьән укысам» шигыренең М. Укмаси, «Коръән» шигыренең Н.Думави тарафыннан язылган булуын исбатлый ул. «Кадер кич», «Доносчы колагына хор белән әйтелер», «Йолдыз һәм кояш» шигырьләрен тәгаен Тукайныкы дип санау белән дә килешми, әлегә алар «текстологларны уйландыра, эзләндерә торган шигырьләр рәтендә генә йөри алалар» дип яза.

Н. Юзиев сәясәт үзгәрү. Тукайның яңа әсәрләре табылу, беришесенең чын иҗатчылары ачыклану белән бәйле рәвештә, шагыйрьнең дөнья таләпләренә җавап бирерлек академик тулы басмасын бастырып чыгару хыялы белән яшәде. Галимнең бу өметен хәзер исәннәр тормышка ашырырга тиеш.

Н. Юзиев тикшеренүләренең үзәгендә Тукай иҗаты ятса да, ул татар поэзиясе үсешенә Кол Галидән башлап, 90нчы елларда иҗатка килгән иң яшь шагыйрьләр иҗатына кадәр игътибарлы булды. Дәрдемәнд, С Рәмиев, Такташ, Туфан, Р. Фәйзуллин, Р.Харис һ. б. иҗатлары төгәл бәяләрен алдылар, һәркайсына хас үзенчәлекләре, шигърият поэтикасына алып килгән яңачалыклары белән ачылдылар.

Н. Юзиев әдәбият фәне өчен югары белемле кадрлар әзерләүгә, урта һәм югары мәктәпләр өчен дәреслекләр язуга зур өлеш кертте. Иң мөһиме: ул иң четерекле нәзари, шигырь төзелешенә, иҗат лабораториясенә караган катлаулы мәсьәләләр турында төрле катлам укучысы алларлык телдә язып булуны исбатлады, татар әдәбияты белеменең өслүбен камилләштерүдә үз сүзен әйтте. Аның тәнкыйть мәкаләләренең әдәби әсәр кебек укылуы шуңа дәлил була ала. Н.Юзиев Татарстанның иҗтимагый тормышына, халкыбызның азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшенә дә битараф була алмады, хәленнән килгәнчә, милләтенең тарихи дәүләтчелеген тергезү омтылышын һәрдаим хуплап, ярдәм итеп яшәде. Университетта укыту дәверендә ул үзен әзерлекле лектор, сүз остасы итеп танытты. Шулай шаулап-гөрләп, һәр җиргә дә өлгерергә тырышып, мирасыбызны, чыганакларны өйрәнү белән дәртләнеп, учына йөткергәләп йөрде дә. Нил Гафур улы, картлыгын күрмичә безне—күп санлы укучыларын, дусларын, гаиләсен, әйләнешкә кертеп бетерелмәгән әдәби-тарихи кулъязмаларыбызны—ташлады да китте. Соңгы көннәренә чаклы татар әдәбияты, мәдәнияте өчен янып-көеп яшәде, уйлау, бәяләү сәләтен, фикерләү тирәнлеген саклый алды. Ифрат тырыш, эшчән вә тумыштан сәләтле булуы, бай фәнни мирасы Нил Юзиевны Җ. Вәлиди, Г. Гали, Г Нигьмәти, X. Госман, Г. Халит кебек күренекле галимнәребез белән бер рәткә куя. Аның фәнни, тәнкыйди хезмәтләре һаман хәрәкәттә, халыкка хезмәт итә. Үзен күреп белгән, аралашкан кешеләр хәтерендә дә ул саф күңелле, ихлас, ярдәмчел, фидаи һәм зыялы зат булып калды.