БӘЛӘКӘЙ БАТУЛЛА

 

Зичәбашка килгәч

 

Зичә суының башланган урынына урнашкангадыр, ахрысы, бу керәшен авылын «Зичәбаш» дип атаганнар. Без үскәндә Зичә суында берәр килолы бәртәсләр, кара балык каптыргалыйлар идее. Әти-бабайлар үскәндә балыкны Зичәдән сәнәк белән каерып ярга ата торган булганнар. Хәзер Зичәдә ташбаш, этләй, сирәк-мирәк кенә чабаклар күренгәли.

 Мөгаллимәләр җитешмәү сәбәпле, әнине шунда, Зичәбашка күчергәннәр Шыкмайдан барганда карурманны чыгып, басу юлыннан бераз киткәч, Зичәбаш авылы күренә. Уйсу җиргә урнашкан ике урамлы матур авыл. Бакчаларны сап-сары буяу белән буяп чыкканнар. Сап-сары шул бакчалар уртасында кара мунчалар күренә Сап-сары буяу дигәнем ул көнбагыш икән. Керәшенчә—айбагыр. Айбагырлар арасында буй-буй түтәлләр: кәбестә, кыяр, шалкан, кишер түтәлләре. Нишләп соң күрше мөселман-татар авылларындагы бакчаларда көнбагыш, яшелчә үсми?

Мөселман-татар гөмбә ашамый, бакчада җимеш агачлары, яшелчә үстерми. Бу—мөселман-татарның элек далада яшәп, утрак тормышка күчкән булуыннан килмиме икән?

Без Зичәбашта бөтенесе дүрт ел яшәгәнбездер. Әмма шушы дүрт ел сабый күңелендә, сабый хәтерендә мәңге җуелмаслык матур тәэсир калдырган. Сигез яшьтә чагымда, 1946 елда бөтенләйгә ул авылдан китеп барсам да, мин һаман, өзлексез Зичәбашны сагынып яшәдем, сагыну гына да түгел, мин Зичәбашны төшләремдә күреп җирси идем, хәзер дә җирсим. Еш булмаса да, мин берничә тапкыр Зичәбашка кайтып килдем. Кайтырга мөмкин булмаганда, мин шул җирсүемне, сагынуымны басар өчен гел-гел керәшен җыруларын көйлим. Зичәбашка килү белән безнең өч кешедән торган гаиләбезне Захарлар янындагы буш йортка урнаштырдылар Мин, сабый, бу йортка килеп керүгә үк шундый аерманы сизеп алдым. Керәшен йортының сул як түренә тәре куелган була.

Урамның икенче ягында, безгә каршы якта Начтый түти улы Сашук белән яшәп ята. Алар безгә туган кебек якын булып китте. Без Сашук дәдәй белән иртән урманга җиләккә барырга сүз куешкан идеек. Мин иртүк Сашук дәдәйләргә кердем. Начтук түти күзикмәк пешереп маташа иде. Сашук дәдәй йокы симертә.

 —Сашу-ук!—диде Начтый түти —Сашук! Тор! Әнә, Ырабит әллә кайчан торган Тор, Сашук, юын, чукын, аннан ары сун күзикмәк ашарсыз. Аннан ары сун урманга китәрсез.

 Сашук торды, юынды, почмактагы тәрегә карап, иелә-бәгелә чукынды , чукынганда ул гел бертөрле тавыш белән дога укый иде.

—И, Къодай, мине коткар, җараулылар бетте, адәм улларында чыннык әзәйде. Әр кем үз җакынына бушны сөйлөй, күнелендә, аузында җумалаулык, күнелдән усаллык сөйлиләр. Җумалаучы авызны, мактанучан телне Къодай барын да бетерер. И, Къодай, Син безне карарсын да бу заттан сакларсын да гумергә. Әйләнәдә бозоклар җөриләр, Син югартын тороб, адәм уллары өчөн күб сагышланасың Гаспадый, памилуй, амен!

Тәредән нечкә, озын сакаллы, чәче хатын-кызныкы кебек урталай аерып таралган, суалчан кебек сыгылмалы озын бармаклы бер зат Сашукның чукынганын карап тора иде.

Бу урында «тәре» белән «хач» сүзләрен ачыклау кирәк. Мөселман-татарлар шушы ике сүзне буташтырып сөйли. Керәшеннәрдә ул сүзләр төгәл һәм үз урыннарында гына кулланыла. «Тәре» булса—икона, сурәт. Ул тәредән кайбер өйләрдә бала кочаклаган. Мария-ана яки ябык чырайлы, нечкә сакаллы Иисус Христос карап тора. «Хач» (керәшенчәсе: къач) булса, крест, аркылы сурәт, «кызыл хач, кайчы», «крестовые походы—хач яулары» сүзләренең тамырында шул «хач» сүзе ята. Шулай итеп, христианнарның муеннарына тага торганнары—хач, түргә куя торганнары тәре була. «Тәре» сүзенең килеп чыгышын «Тәңре» заманнарыннан ук исәпләргә мөмкин. Димәк, «тәре» сүзе Тәңре—Алла дигән сүз.

Сашук дәдәй яхшылап чукынды, ашады, аннан соң без җиләккә киттек. Мин җиләк җыя белмим, кулыма эләккән бер жиләк авызыма керә дә югала, савытымның төбен күмәр-күммәс җиләк җыйганмындыр. Кайтыр вакыт җитте. Сашук дәдәй бик тиз-оста җыя, аның савыты тулган, өстенә ул әрекмән яфрагын очлайтып төргән дә шуна күп итеп җиләк җыйган. Минем буш савытымны күргәч, Сашук көлемсерәде:

 —Урман тикле урманга килеп тә буш савыт белән кайтмассың бит инде!—дип ул әрекмән яфрагына җыйган җиләген минем савытка салды.

Минем савыт тулганчы җиләк җыйды.

Тәреләрнең кысалары чигүле бистәр (сөлге) белән урап алынган була, тәренен киштәчегендә бер яки берничә шәм янып тора.

Керәшен өйләренең олы ягында дивар буйлый тар сәке ясалган. Ул көндез утырып ашау, кул эше эшләү өчен, төнлә ятып йоклар өчен хезмәт итә. Керү ишеге өстендә биш-алты кеше сыярлык сәндерә. Керәшенчә—сүндәрә.

Керәшен өйләренең тәрәзәләре турыдан-туры урамга чыга икән. Албакча бер-ике йорттта гына күренә. Хәллерәк хуҗаларның өй каршысында албакча була. Йомышы булган кеше сөйләшәсе сүзен өйгә кереп түгел, урамнан гына, тәрәзә ачып кына әйтә, бригадирлар да, эшкә әйткәндә, урам яктан торып тәрәз шакый да:

—Начтый жинги, сиңа бүген арыш җилгәрергә!—дип кычкырып уза.

Өс киемнәрендә дә, баш яулыкларында да, ашъяулык, тастымалларда да кызыл, кара, конгырт төс күбрәк. Гомумән, керәшеннәрнең төскә булган зәвыгы чуаш, мари, башкорт, удмуртларныкына бик якын.

Зичәбаш авылына килеп керү белән мине гаҗәпләндергәне урам буйлый чиный-чиный чабып йөрүче кечкенә чучкалар булды. Мин шул чучкаларны тотып, муеннарын кашып йоклата идем. Муенын кашып, иркәләсәң, чучка рәхәтләнеп мыркылдап ята бирә. Кунакка килгән әбием Мәгъсүмә минем бу эшемне күреп, бик каты ачуланып ишегалдына алып керде дә, бирде кирәкне:

—Чукынмышмы син? Дуңгыз баласын кочаклап ятасың калган!—дип бик озак мине ачуланды, дуңгызны тотарга, дунгыз ите ашарга ярамаганы турында дәрес бирде.

Шуннан соң ул мине җилтерәтеп мунчага алып керде дә:

—Көл белән, сабын белән җиде тапкыр кулларыңны ю, жүнсез бала!—җиде тапкыр кул юганымны карап торды, аннан соң үземне чишендереп жиде кат сабын- мунчала белән баштан-аяк юып, өйгә алып керде.

Гомумән, Зичәбаш халкы миһербанлы, киң күңелле халык булып хәтердә калган. Керәшендә хөсет юк. Күршесен чагу юк. Күршесенең малына кызыгу, анын байлыгыннан көнләшү юк керәшендә. Мохтаҗ кеше керсә, соңгысын биреп чыгара торган юмарт халык ул керәшен.

Песнәк туе

Зичәбаш халкын сугыш елларындагы ачлыктан урман коткарды. Язга чыгуга ук карурманда сәрдә калкына. Сәрдәне күпләп җыеп, шулпага салып ашыйлар Гөмбә, чикләвек, кура җиләге, шомырт күп була Зичәбаш урманында. Юкә яфрагын да ашый идек. Ләкин барыбер кешеләр фәкыйрь тормышлы иде Бөтен ирләр сугышта. Бөтен бәрәңге, икмәкне фронтка алып бетерәләр. Керәшеннәрнең бердәнбер карап торган дуңгызларын да өттермиләр, тунатып алып китәләр. Янәсе, дунгыз тиресеннән күнитек табаны тегәләр икән.

Шулай да, керәшеннәр дуңгызларын үзләренчә чәнчеп, учакта өтеп, тиресен налугчылардан яшереп, кышка ысланган чучка боты ясап калдырырга тырышалар иде. Һәркем дә мондый мая туплый алмый. Күпчелек ачлы-туклы яши иде.

Беркөнне Югароч Түле (Анатолий) безгә килеп:

—Карале, Ырабит, әйдә безгә песнәк туена.

Әниләр Кабан авылына кунакка китте.—диде,—Түлке безнен тоз жук. Син бераз тоз ал инде.

Чыннан да, тозга кытлык чак, тоз-шикәр укытучыларда гына була торган иде.

Кышкы суык кичләрнең берсе иде. Мин әнидән рөхсәт сорап, Түлеләргә песнәк туена киттем. Түле, күрше малайлары белән тәбегә, бик күп песнәк тоткан Зичәбаш малайлары тәбене оста ясый. Тәбе капкачын очлы чыра белән чак кына эләктереп, чыра өстенә җим куялар. Песнәк капкач астына кереп, җимне чукуга, капкач шалт итеп ябыла. Песнәк бичара тәбе эчендә кала.

 Малайлар мәш килеп, песнәкләрне суеп, пешекләп маташа. Песнәк суыкта кабарынкы, зур булып күренә, пешекләп йонын йолкыгач, нәкъ уймак кадәр генә кала. Утыз биш данә песнәкне дүрткә бүлеп, сигезәр песнәк тиеп, артык чыккан өч песнәкне хуҗага—Түлегә биреп, песнәк ите белән шулпа ашадык. Янында гөмбәсе, бәрәңгесе дә бар иде. Чыннан да туй булды бу. Ашаудан битәр аулагөйләге уеннары кызык булды.

Кызык уен дигәннән, ул чакта, сугыш вакытында балалар арасында гына түгел, олылар арасында да күрәзә багу гадәте бар идее. Без дә күрәзә карарга җыендык. Шомлы уен ул. Кичен, карангы төшкәч, өй артында буран улаганда, утны сүндереп, ап-ак мич янына урындык куеп, урындык өстенә тимер төпсә куеп, шул төпсәгә күп итеп коры яфрак, кәгазьдә салып яндырасың. Ялкын шәүләсе ак мичтә уйный, ялкын беткәч, кәгазьдә, яфракларда очкыннар йөри башлый, шул очкыннарның шәүләләре мичтә олаеп күренә. Син тавыш чыгармыйча гына шул шәүләләргә карап, сугышта хәбәрсез югалган атанны эзләргә тиеш буласың. Кайберәүләр, әллә шомлы мохиттә экстазга бирелеп, әллә юрамалый гына.

 —Мин әтине күрдем. Мин дәдәмне таныдым,—дип әйткәлиләр иде. Минем әти дә сугыш башланган елны ук хәбәрсез югалган. Ләкин мин бу спиритизм сеансларында бер дә кешегә охшаш сурәтләр күрми идем. Шулай да, песнәк шулпасы ашаганнан сон оештырылган бер сеанстан сон Түле мина әйтте:

—Синен аган исән!—диде.

Бабабай консерваториясе

Бабакаемның ике күзе дә тома сукыр иде. Аның әнисе Хәбибҗамал да сукыр булган. Юк, нәселдән түгел икән бабамның сукырлыгы. Аның бер күзе элеккеге Ярман сугышында ядрә тиеп сукырайган. Икенчесе тимерлектә кайнар кыйпылчык тиеп күрмәс булган. Әбием Мәгъсүмә карчык мин-сабыйга гел башкача сөйли иде.

Имеш, бабай урман кырында кояшта кызынып ятучы җыланга сыек тал чыбыгы белән суккан да. җылан һавага сикергән, һавадагы жылан бабайның күзенә сигән: бабай шуннан сукыр булып калган. Йоклап ята торган җыланга да. шуышып бара торганына да сугарга ярамый икән шул.

Сукыр булса да, бабай көн саен үзенә эш таба. Капшана-капшана итеккә олтан сала, угын яра, пычкы теши. Мин аның пычкы тешәгәнен карап утыргалыйм. Пычкы үткерләргә өйрәнүдән битәр, эш азагында бабамның пычкыдан көй чыгарганын тынлыйсым килә. Пычкынын бер сабы ике тезе арасында, икенче сабы сул кулында: сул кул пычкыны ия-бөгә. пычкы: уй-юуй-юуй, диеп тавыш чыгара, ун кулындагы игәү белән бабай пычкыга тиеп-тиеп ала—гаҗәеп матур көй чыга. Электрон музыкаң бер кырда торсын!

 — Бабаң балтада да уйный белә әле ул,—диде әбием.

Мин ышанмадым.

— Ничек уйныйсын инде ул балтада?—дидем.

Бабай миңа келәттәге бөтен балталарны да алып керергә кушты. Дүрт балта алып кердем. Бабай балталарны чиертеп-чиертеп тыңлап карады да икесен әбигә, икесен миңа тоттырды. Аннан соң игәү белән балталарга җиңелчә генә суккалый башлады. Зен-чен, зен-чен, чә-ча-чә, чә-чә, ча-чә ча-чә ча-чә-чә...

 —Әпипә көе бит бу!—дип кычкырдым.

Шуннан соҢ әби тустаганнар тезеп, бераз су салып чыкты, кайсысына күбрәк, кайсына азрак салды да, балкашык белән сугып тагын «Әпипә» көен уйный башлады.

Әби җәмкинең бер ботына җеп тагып аса, икенче ботын авызына кабып, җәмки арасына чыра пычагы белән сугып көй чыгара иде.

Бабай тешәлгән пычкыны, балталарны келәткә чыгарып куярга кушты. Эше беткәч, бабай алачыкка, Югарочтагы тимерче агайлар янына бара. Агайларның сукыр тимерче Кәлимулла белән озаклап сөйләшергә вакыты юк, алар сука ясый, урак теши, дага яки арба күчәре ясый, амбар ишегенә күгән коя Бабай сүзсез генә чүкеч тавышларын тыңлый.

Озак кына шулай утырганнан соң ул:

—Һәйдәде, улым,—ди.—Түбәноч алачыгыннан да бер әйләник. Таякның бер башын бабайга биреп, үзем икенче башыннан тотам, чакрым ярым араны шулай таяк җитәге белән узабыз.

Мин ялан тәпи. Аяк йөзләре чебиләгән. Яңа гына юл уртасына сыер җылы, йомшак «күзикмәк» салып киткән, чебиле аяклар җылы тизәктә рәхәтләнә, мин тизәк ярып барам. Бабай кычкыра:

—Улы-ым, карап бар әле. тизәккә батырдың бит,—ди.

Түбәноч алачыгында да без икәү чүкеч чанкылдаганын тынлап утырабыз. Баш тимерче керәшен Кузнецов бәләкәй чүкеч белән кызган тимернең кай төшенә сугасын күрсәтә, Чикачи зур чүкеч белән шул урынга суга. Оста тоткан бәләкәй чүкеч «чен-чен» диеп суга. Сугыштан аяксыз кайткан Чикачи Миннәхмәте уткызган тимерне таптый: чан-чен, чаң-чең...

Бабай монда да сүзсез генә «чан-чен» тыңлый, күрек өрдергән кайнар тимернен салкын суга тигәч җылан кебек чыжылдаганы, олы чүкеч белән бәләкәй чүкечнең сандалга тиюе бабайның яшь-куәтле чакларын хәтерләтәдер.

 — Һәйдә, улым, өйгә кайтык булмаса,—ди бабай.

Дүрт яшьлек сабый—мин алдан, сукырлыктан бөкерәя төшкән озын буйлы бабам арттарак. уртада таяк—без өйгә кайтып барабыз.

Капкадан керүгә үк болдырга басып безне әби каршы ала.

—Кайда йөрисез? Мунча шартлап өлгерде,—ди.

Бабай белән мунчаның беренче эссесенә китәбез. Мунча өйалдыңда чишенәбез.

Бабай кушучлап үзенен «шәҗәрәсен» каплый.

—Алъяпкычны бир, улым!—ди бабай.

Мин почмактагы агач чөйдә эленгән бабай алъяпкычын кулына тоттырам. —Син дә алъяпкыч бәйлә,—ди бабай.

Мин дә чүпрәк белән «шәҗәрә»мне каплыйм.

—Бабай, нигә алай итәбез ул?—дим.

—Кешеләр оят җирләрен бер-берсенә күрсәтергә тиеш түгел, олан! Һәр кешенең үзенең сере бардыр.

— Бабай, син күрмисең бит, нигә миңа бәйләтәсең?—дим.

— Мин күрмәсәм, мунча иясе күрер,—ди бабай.

Ул ах-вах килеп, чабына. Мунча эссе, аягүрә бассаң колак пешә. Кат-кат эссе салып, бабай озак чабына, үзе һаман ләззәтләнеп: «ә-әх, әттә-т—тәтә» дип кычкыра. Аннан соң мине ләүкәгә сузып сала да ике себерке белән алны-артны чабарга тотына. Берничә кат чабынгач, без чайканып, киеп килгән керле киемнәребезне киеп өйгә кайтабыз.

—Рәхмәт мунча хөрмәтенә!—дибез өйдәгеләргә.

Бездән соң әби, әни, Әнисә апа мунчага китә. Бөтенесе дә юынып чыккач, бабай белән без янә мунчага керәбез. Бу юлы чабыну юк, юынабыз гына. —Зур үскән минем улым, ярдәме тия башлады!—дип бабай мине мактый-мактый сыртын ышкыта.

Аннан соң чиста киемнәребезне киеп янә өйгә кайтабыз.

—Рәхмәт мунча хөрмәтенә!—дибез.

Кабак-чәй эчәбез. Тәмсез булса да, бабай чәйне мактый-мактый, шопыра- шопыра тәмләп эчә. Кабак-чәйдән соң бабай кулына гармун ала. Әби такмаклый - такмаклый бии.

Кыштыр-кыштыр туныңный,

Кыштырдатып киярсең.

Бәхетеңә туры килгәч,

Күрмәсә дә сөярсең.

Бабай җавап әйтә:

Киндер ыштан билдә тормый,

Былафкый кадамасаң.

Шул ыштанны бүләк итәм,

Ятларга карамасаң...

Гармуннан соң бабай чүкеч, кадак, юка такталар алып ишегалдына чыга.

Бисмилла әйтеп, бабай нидер ясарга тотына, мин аңа кирәк-ярак биреп торам.

 —Бабакай, син ни ясыйсың ул?—дип сорыйм.

 —Очкыч ясыймын, олан, яраплан,—ди бабам.

—Ул очкыч нигә ул, бабай, ә?

—Атаңны эзләргә! Ничә ел бит инде хәбәре юк атаңның...

 —Әтине эзләшергә мине да аласыңмы, бабай?

—Алмыйчан! Синнән башка мин ни күрәм? Икәү очарбыз. Алла теләсә.

Әти сугышка китеп, хәбәрсез югалган шул. Шушы такта очкычка утырып, бабай белән әтине эзләп табып, ишегалдына кайтып төшкәннәремне мин әллә ничә тапкыр төшемдә күрдем. Ләкин өн башка, төн башка булган икән шул. очкычыбыз очмад.  Бабай яз көне. 1945 елда май аенда үлеп ките. Очкыч дигән нәмәрсәгә, ягъни зур гына фанер тартмага әбием бабайның мич башындагы иске бүрегендәге сап-сары чебиләрне чыгарып салды.

Күн тә узмастан, чебиләр әтәч булып кычкы ры рга хыялланганда Сукыр Кәлимулланың олы утлы Мохлисулла, ягъни минем әтием исән-сау кайтып төште.

Бабай гына күрә алмады улынын әсирлектән исән кайтканын. Мин әтине бабамның каберенә алып бардым.

Сукыр бабам ясаган очкыч еллар буена чеби-бәбкә оясы булып хезмәт итте.

Әбием дәресләре

Бервакыт мин Исхак агамның йөз данәлек папирус тартмасыннан җидесен алдым. Тәмәке тартырга өйрәнеп йөргән чак. Мина җиде яшь. Сизгән бит әбием минем бу эшемне.

—Чыгарып сал әле тәмәкеләреңне!—диде әби. Алты папирусны өстәлгә куйдым.

—Берсен тарттыңмыни?—диде әби. мин дәшмим. —Ярар тартсаң. Менә калган бу алтысын да тартып бетер. Ләкин шуннан соң тәмәкегә йогынасы булма.

Әби папиросларны кире бирде. Чыннан да, мин бу папиросларны иптәшләремә тараттым, берсен үзем тартып бетердем. Ләкин шуннан соң гомерем буе мин тәмәке тартмадым.

Тавыклар кытаклаудан туктауга әби мине лапаска, яна салынган йомыркаларны алып төшәргә менгезеп җибәрә. Маймыл җитезлеге белән сәндерәгә менәм, җып- җылы йомыркаларны алам, өч йомырка булса берсен эчәм, эчәм дә, җинаятем тотылмасын дип. салам түбәне тишеп, шул тишектән йомырка кабыгын абзар артына ташлыйм. Биш йомырка булса икесен эчәм. Йомыркаларны әбигә тапшырганда, ул һәрвакыт ризасызлык илә:

Һе, кая сала икән бу коңгырт тавык йомыркасын! Монда өч йомырка булырга тиеш иде. Саескан аламы, сасы көзәнме ияләнгән лапаска?—дип сукрана.

Жәй урталары узып барган чакта әбием мине чакырып:

—Улым, бар, абзар артында котырып үскән кычытканнарны, әпертиләрне чап!—диде.

Мин чалгы белән кычытканнарны, әрекмәннәрне чаба башладым, әбием читтәрәк карап тора:

—Әйбәт чабасын улым, машалла!—ди.

Берзаман минем чалгы әвен кебек өелгән күкәй кабыкларын ачып ташламасынмы!

Әбиемнең ике күзе шар булды:

—Әһә, менә кем икән ул саескан! Син чөмереп ташлагансың бу күкәйләрне!

Шуннан соң миңа Саескан кушаматы тагылып калды, ярый әле әбием мине Сасы Көзән димәгән!

Мин гомерем буе чи йомырка эчү гадәтемне ташламадым. Хәзер дә эчәм.

Җылан мөгезе

1946 елның җиденче ноябренә каршы таңда минем энем туды. Язга чыккач, әбием миңа:

 —Улым, урманга бар, кара жыланны үтереп, башын кисеп алып кайт!—диде.

—Нигә кирәк ул җылан башы?—дидем.

 —Әнисә апаң сабый чагында аның башлыгына җылан мөгезе такмады атаң белән анаң. Әнисә апаңа күз тиде. Ул гарип калды. Әнәс абыеннын башлыгына да мин җибәргән җылан мөгезен такмадылар, Әнәс абыең да чирләп үлде. Синең башлыгына мин үзем җылан мөгезе теккән идем, син менә, Аллага шөкер, сау- сәламәт. Синең маңгаеңа таккан ул җылан мөгезен югалттылар. Янасын алып кайтырга кирәк,—диде әби.

—Әби, җылан мөгезен таккач, ни өчен күз тими?—дим.

—Безнең борынгы бабаларыбыз җыланнарны җингән халык, җыланнар бала башлыгында җылан баш сөяген күрсәләр: әһә, бу бала безнен нәселне җиңгән халыкныкы, аңа кагылырга ярамый дип баланы чакмый. Җыланнар Ахырзаманга таба кеше эченә керә барырлар, дигән. Ни өчен кешеләр хәзер гаугалы? Барысының эчендә җылан ята. Эчендә җылан булган кеше башлыгында җылан мөгезе булган балага бакса, сихере дә, күзе дә тия алмый. Жыланның башын кискәч, гәүдәсен кырмыска оясына ташла. Үзен сәрдә җый, букчаң тулгач, кырмыска оясыннан жылан кабыгын алып кайтырсың.

—Әби, жылан кабыгы нигә ул?

 —Кирәк!—кенә диде әби.

Мин, әби өйрәткәнчә урманга менеп, Солтангәрәй җизни биргән сөяк саплы пәкем белән чикләвек куагыннан ике җәпле таяк-сәнәк ясадым. Безнең урманда җыланнар күп, мин жыланнан курыкмыйм. Җылан күрсәм, камчы-камчы, дим. жыланнар миңа тими.

Гомумән, җылан өстенә басмасан, аны йокысыннан уятмасан, тора салып җылан кешене чакмый, кешегә ташланмый, алар бик куркак була. Кеше күрсә, җылан качу ягын карый.

—Урман кырында бөгәрләнеп, кояшта кызынып ятучы җыланга чыбык белән сугарга ярамый. Җылан һавага сикерә дә, үзен кыерсытучы кешенең күзенә агуын сиптерә, кеше сукырая,—ди әби.

Әбием, һәр нәрсәне риваять, әкият рәвешенә китереп, сабыйны яман эшләрдән тыйган булган икән.

Кисеп алынган җылан башын әби багана башына—Кояшка куйды. Кошлар алып китмәсен өчен, иске себерке белән каплады. Бер-ике көн шулай эссе кояшта тотканнан соң, әби җыланның баш сөяген багана башыннан алды Җыланның баш тиресе кибеп, чатнап-чатнап ярылган иде. Урман чикләвегенең төше чаклы ап-ак матур баш сөяге генә әбинең учында калды.

—Менә шушы була инде ул җылан мөгезе!—диде әби.

Бу җылан мөгезе ике энекәшемнең дә башлыгында булды. Ике энем дә сау- сәламәт үстеләр, аларга күз тимәде, шөкер.

 

Реклама