ҺАВАЛАРДА—АК КҮГӘРЧЕН...

 

Кайчак тормышны акка күчереп язасы килә

 

Шәех гадәттә футбол бәрелешләреннән читләшә иде. Менә хәзер Титенко аны капкада торырга чакырды, чөнки яхшы уенчыны һич тә капкачы итеп бастырып булмый.

Шәех көтмәгәндә риза булды. Ул, эшлекле рәвештә кемнең кайсы командада икәне белән кызыксынды да, аягыннан салып, чалбар балакларын сызганып куйды, учларына төкереп алды. Бу вакытта уенчылар каршы як капкасы тирәсендә мәш киләләр иде. Ул шәһәр беренчелегенә барган ярышларда Пичуга (без Саша Пичугинны үзара шулай дип йөри идек) шикелле «Хезмәт резервлары»н яклаган тугызынчы класс укучысы Алик Насыйбуллин командасына эләкте.

Мин, булдыксыз капкачыдан көләргә дә һәм аның өчен җанатарга да әзерләнеп, капка артындагы бүрәнәгә килеп кунакладым.

Пичуга безгә каршы уйный. Жбан белән Киләле дә аның командасында. Жбан, укуындагы шикелле, авыр уйный, ә Киләле аннан жиңелрәк хәрәкәтләнә. Тик барыбер икесе дә сакчы буларак, карачкы сыман, һаман Пичуга артында йөриләр.

 —Исәп нинди?—дип кызыксынды Шәех.

—Бишкә-биш,— диделәр аңа.

«Димәк, Алик бирешми»,—дип уйлап алдым мин. Көрәш асылда һәрвакыт икесе—Алик белән Пичуга арасында бара, ә калганнары болай гына йөгереп йөрүчеләр, фон гына дияргә була. Бу турыда уйлап та өлгермәдем, шунда Шәехнең башы Пичуганың бик көчле типкән тубын кире кайтарды. Ул әле селкенергә дә өлгермәде шикелле иле, ә туп инде кире очып китте...

 — Булдырдың син!—дип мактап алдым мин аны. —Кабагың ярылмадымы?

Ләкин ул мине ишетмәде. Аның колагы тонган, ул ориентациясен югалткан һәм аның иң беренче адымнары шундый удардан соң тигезлеген саклап калырга юнәлтелгән иде.

—Б-рр!..—диде ул, бары тик башын гына селкеп.

Аның каруы кырнын теге башында Алик, Пичугадан аермалы буларак, ялгышмады. Ниндидер гади генә хәйлә белән Жбанны тезләндереп һәм аны үзенең артында калдырып, ул бик төз итеп капканың аркылы борысы астына таба тибеп жибәрде. Туп, ертык ятьмә аша үтеп, койма өстеннән  бакчага ук очып китте. Кайберәүләр, туп ятьмәгә кермәде, читләтеп үтте, дип бәхәсләшергә маташты.

—Уйнарга кирәк, ачык авызлар!—дип акырды Пичуга, һәм ачык авызлылар шундук тынып калды.

Тупны алып килделәр дә уен тагын дәвам итте.

Пичуга базардан сатып алган сары грушасын чәйни-чәйни туп белән капкага таба якынлашты. Ул бу мизгелдә менә дигән слаломчыны, ә безнең сакчылар чаңгычы җәһәт кенә әле бер, әле икенче яктан әйләнеп узган флагчыкларны хәтерләтәләр иде. Бер «флагчык» егылды, икенчесе чак кына егылмыйча мәтәлмәде... Шулай итеп, аның алдында бер генә, анда да җиңел каршылык—җиденче «А» классыннан килбәтсез капкачы Шәех кенә калган иде. Пичуга аңа күз ташлап алды да эченнән: «Көзге чебеш!»—дип куйды һәм якыная башлады. Ул аны да читләтеп үтәргә һәм тупны буш капкага бик матур итеп, алай бик кертергә дә теләмәгән шикеллерәк кенә, үкчәсе яисә хәтта чүгәләп, арты белән кертергә теләде. Тик моның өчен, ничектер алдап, Шәехне капкасыннан чыгарга мәҗбүр итәргә кирәк..

Шәех үзен озак көттермәде. Чылбырдан ычкынган шикелле атылып чыкты да, тупка каршы ыргылырга җыенды. Пичуга шунда хәлнен шаярырлык түгел икәнен аңлап алды. Һәм тупны буш калган почмакка төртеп кертергә уйлады. Ләкин соң иде инде. Шәех, үзен аямыйча, «дошман»нын аягы астына ташланды. Ниндидер мизгел эчендә Пичуга, җитез голкипер аша очып, шап итеп капка янына килеп төште. Янәшәсендә, тузанда груша кимереге аунап ята иде.

Икенче атака тагын да ярсурак булды. Пичуга тагын алга узды. Ул кырыс йөзле, игътибарын бер ноктага төйнәгән, уңайлырак булсын өчен тупны тиз генә уң аягы ягына күчерде, янәсе, тибәргә икән, берәгәйле итеп тибәргә! Бу мизгелдә ул Пичуга да түгел иде бугай. Мыек астыннан елмаюы да, ваемсыз булып кылануы да юкка чыккан. Авызы ачылмаслык булып ябылган һәм ничектер кыекланып кысылган, борын тишекләре фиништагы чабышкы атныкы шикелле зур итеп ачылган, күзләре, йомшак җирен эзләп, капка буенча йөгеренә, әйтерсең менә хәзер алар ятьмәгә туптан да алдан атып җибәрергә җыеналар. Әй, күпме көчен салды ул шушы тибүгә! Бу очракта—капкадан биш метрда!—кирәгеннән дә артык каты типте. Хәтта крокодил тиресеннән тегелгән туфлие аягыннан ычкынып китте. Шәех нәкъ шуны тотып алды да инде. Ә туп исә, штангага эләгеп, янадан кырга, футболчылар өеренә килеп төште.

Пичуга Шәех кулыннан туфлясын тартып алды:

— Иштең ишәк чумарын!..—диде ул, ачу белән.

Ләкин ул аны аягына киеп тормады, киресенчә, икенче туфлиен дә салып атты да оекбашларын сыерып төшерде, тар балакларын сызганып, тупны яланаяк килеш тибә-тибә, яңа атакага ташланырга җай эзләп китте.

Бу юлы, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, капка янына Жбан үтеп керде.

Бер класста икенче елын утыручы Анатолий Жбанов холкы, сәләте буенча һәм тышкы кием-салымы белән дә бик үзенчәлекле егет иде. Аның кыска, безнең балкон култыкса баганачыгы—текмә шикелле балтырлы аякларына иңбашына калкып торган яңаклы башы утырган, цирк көрәшчесенеке кебек беләкле, тәмам олы ир-атныкына охшаган гәүдәсен күтәреп йөртергә туры килә. Солдат итеген чистарта торган яхшы сыйфатлы шетканы күз алдына китерегез. Бу башта маңгаеның аскы өлешеннән үк үсә башлаган чәчләр дә шундый ук кара, каты иде. Аның портретын ләм белән капланган сыман катып калган, һаман ни турындадыр сораган, һаман нәрсәнедер аңлап җиткермәгән шикелле күзләр төгәлли.

 Ул инде Шәех белән бергә-бер килеп чыккан иде, шулчак аның артыннан ниндидер ялан маңгайлы ташбаш һич калышмады. Аны этеп җибәреп, Жбан тизлеген арттырды, ләкин анын кыска аяклары адым хәрәкәтләренең ешлыгын туктатып кала алмады һәм ул, гөрселдәп, авыр гәүдәсе белән тапталып беткән капкачы мәйданы алдындагы тузанга килеп төште.

Тавыш күтәрде, янәсе, аяк чалу булды, пенальти тибелергә тиеш! Беркем бәхәсләшмәде дә. Гаепсездән гаепле булган малай да бер сүз дәшми. Аның каруы: «Бернинди тәртип бозу булмады, ул үзе егылды»,—дип Шәех каты торды.

 —Минме? Үземме?..—дип йөгереп килде аның янына Жбан.

Капка артында махнушка уйныйлар иде.

—Йөз дә ике, йөз дә өч, йөз дә дүрт...—Эченә кургашын кисәге беркетеп куелган йон йомрысы кәкре аяклы виртуозның күкрәк тирәсендә сикереп йөри. Сугышчан аягының «яңагы» белән ул дөнья рекорды куеп маташа. Ләкин аны күрмиләр дә иде, ишегалдындагылар барысы да Шәех капкасы янына җыелды.

—Мин үземме?—дип кабатлады Жбан.

 —Үзең... Бернинди аяк чалу булмады.

Шунда Кил әле дә килеп җитте. Болай да кысык булган күзен тагын да кыса төшеп:

—Мин күрдем бит... Чиста аяк чалу иде. Бас капкага!—диде ул.

 —Бас!—дип кабатлады Киләле артыннан Жбан. Кабатламады, ә боерды.

Тупны кулына алды да унбер адымны санап китте.

—Булмады тәртип бозу,—диде Шәех һәм капка баганасына сөялде.

—Бас урыныңа!—дип акырды Жбан. Ул Шәех янына килеп, аны капка уртасына таба тартты.

Шәех талпынып куйды:

 —Баскан ди. Кирәк иде!

Аның бу сүзләре капылт һәм тәкәббер килеп чыкты. Һәм шунда ул бөтенләй ишегалдыннан китәргә дип җыенган гына иде, ләкин Жбан Шәехнең вельвет курткасы җиңенә чат ябышты...

Бас!

—Мин әйттем бит инде...

—Ә мин әйтәм—бас!

Шәех башын селкеп куйды. Борыны югары чөелгән, карашы койма артында чәчәк аткан алмагачлар ябалдашы ягына юнәлгән—аның башка сөйләшер сүзе юк.

 —Соңгы мәртәбә кабатлыйм,—дип кысып чыгарды Жбан теше арасыннан.

—Ярар инде, ярар,—дип хихылдап куйды Киләле.—Ташла әле шул киреләнүеңне. Менә бит син бүген юлбарыс шикелле, арыслан шикелле, хе- хе.. Нәкъ Яшин! Хе-хе...—Киләле чамасыз күп сөйләүчән һәм хахылдаучан, юк, дөресен генә әйткәндә, хахылдаучан түгел, ә хехетләүчән егет.—Йә, бассаң ни була инде?!

Шәех җавап кайтармады.

—Кара аны, Шәех, синең эш, хе-хе,—дип Киләле иңбашларын җыерып куйды һәм, хушлашкан сыман, кулын бирде. Шәех аңа үзенең сул кулын (уңын һаман Жбан тотып тора иде) сузды. Әмма Киләлегә башка нәрсә кирәк икән. Ул үҗәтнең атсыз бармагын җитез генә эләктереп алды да бора башлады.

Шәех авыртудан сыгылып төште, ә Киләле җәзасын дәвам итте:

 —Басасыңмы?

Шәехнең күзеннән яшь тәгәрәп чыкты, ләкин ул дәшмәде. Киләле сүгенеп куйды һәм буйсынмас капка сакчысын этеп җибәрде. Хәтта тегесе чак кына егылмый калды, барысы да көлешеп алдылар. Алай да Шәех егылмады, тигезлеген саклап калу өчен бары тик куллары белән әллә ниткән хәрәкәтләр генә ясап алды һәм шунда Жбаннан да ычкынды.

Киләле усал гына хехелдәп:

 —Олак моннан!—дип куйды.

Кара тутлы, кошныкына охшаган борынлы бу Киләле хәйләкәр, чамасыз кызу канлы, ләкин, Жбаннан аермалы буларак, ачуы тиз басылучан. Аның кушаматы «кил» һәм «әле» дигән ике сүздән ясалган. Аны Жбанга колларча бирелгәнлеге өчен шулай дип атыйлар. Малай чактагы кушаматлар бик ябышып калучан була, кайчак, маңгайдагы тамга шикелле, гомер ахырына тикле ияреп бара. Ә аның чын исеме, хәтерем ялгышмаса,—Равил. Әйе, Равил Гарипов.

—Ташла сана шуны, Толик,—диде ул Жбанга.

Әмма Анатолий Жбанда «ташлау» халәте түгел, ул һаман нәрсәнедер аңлап җиткерми иде бугай әле. Ул үзенә менә монда, ишегалдында каршылык күрсәтүгә ияләнмәгән. Аның сазлык шикелле төссез күзләре кулларына караганда да ныграк ябыша торган иде. Менә хәзер Шәехне дә шулар җибәрми тора иде бугай.

 —Димәк, уйнамыйсың?

...

 —Димәк, сөйләшергә дә теләмисең?

Ул Шәехне кабат эләктереп алырга теләгән иде дә, тегесе ваемсыз гына читкә тайпылды.

Шунда Жбан аңа китереп сукты. Кизәнеп, сул ягына. Шәехнең иреннәре кысылган авызыннан төкерекләр чәчрәп чыкты. Шундук, бер аягыннан икенчесенә дә авышып тормыйча, Жбан ун кулы белән тагын берне китереп сылады. Йодрыгы Шәехнең яңак сөягенә килеп төште, борынын җимерде.

Авар дип көткән Шәех егылмады, бары тик чайкалып кына куйды. Бәлки, Жбанны нәкъ менә шул тагын да ярсыта төшкәндер. Ул, инде яшермичә, бөтенләй боксерларча булмаган яңа ударга әзерләнде—йодрыгын астан, боты тирәсеннән үк күтәрде. Мин аның Шәех кебек сугышчыларны гына түгел, аннан күпкә көчлерәкләрне дә аяктан ега, астан ияккә бирә торган бу апперкотын белә идем. Хәер, Шәех нинди сугышчы булсын ди инде?! Ул читкә тайпылырга да омтылмады, канаган борынын сөртеп, үзен кыерсытучыга салкын карашын төбәп, тик басып торды.

Күпме халык бар иде шунда! Ләкин ул төркем, әкренләп эри барып, бер сүз дә дәшмәде.

 Шунда мин Жбанның кулыннан эләктереп алдым. Ул аптырап миңа карап куйды да көч белән күкрәгемә төртте.

—Син дә мондамыни әле, Әһли!

Аның төртүе шулкадәр көчле булдымы, әллә мин шулхәтле зәгыйфь идемме, бездә әйтергә яратканча, кәтүктән очып төштем һәм, капка янында җиргә килеп мәтәлгәч, баш чүмечем белән бәрелеп, аның баганасын селкеттем. Алар металл торбалардан эретеп ябыштырылган иде. Шул торбалар чынлап куйды Һәм минем башым да...

Ярсып ук китеп. Жбан тагын кизәнде.

Миңа аякка басарга кирәк иде, тик мин басмадым. Хәзер уйлавымча, башым чынлаганга гына түгел, мин аңымны җуймадым бит, исемдә...

 Жбанны Пичуга суытты. Музыкаль бармаклары белән җинелчә генә анын иңенә кагылып алды да:

—Җитәр сиңа, артыгын кызып киттең,—диде.

 Инде аягына туфлиләрен киеп алган Пичуга бу хәлне ялкау гына читтән

 карап торган, тик тиздән аны Жбанның психлыгын күзәтеп тору туйдырган. Кыза, йодрыкларын селки, кан чыгара, йә моннан кемгә нинди файда?

 —Йә, кемгә әйттем?!

Жбан бераз вакыт шул тирәдә бөтерелде, Шәехне тагын куркытып алды. Алай да Сашаның сүзен тыңламыйча булдыра алмады. Аның өчен Пичуга югары инстанция булып санала иде. Җиденче классның үзенчәлекле холыклы, таш башлы малае булган Жбан аңа нәрсәгә сатылган соң? Пичуга аңа киеп торыр өчен биргән кием-салым өчен генә түгелдер бит? (Жбан кыш буе диярлек аның ул чакта бик модада булган «олимпийка»сын—ачык зәнгәр төстәге спорт фуфайкасын киеп йөрде). Мин моның сәбәбен соңрак кына белдем...

Жбан, мин чак кына башымны ярмаган багана төбенә кече йомышын үтәп алды да, теше аша төкереп куйды:

—Ярар, Багдад шәехе, тагын килерсең әле монда!

Шәех аны ишетмәде дә бугай. Аякларына ботинкаларын киеп алды да, өскә чөелгән борынын ике бармагы белән кысып, кайтып китте.

Гүя аны кыйнамадылар, киресенчә, ул барысы белән дә исәп-хисабын өзгән дә, менә хәзер шул җиңүне горур рәвештә өенә алып кайтып бара дип уйларга мөмкин иде.

 

2 БҮЛЕК

Николай Сергеевич Новиков

 

Кухняда, ягъни кухняга әйләндерелгән безнең гомуми коридорда, кулъюгыч янында басып торабыз. Шәех тас өстенә иелгән, астында сыек- кызыл «мыегы» һаман бетми торган борынын сөртә. Мин аңа нәрсәдер әйтәм, ул миңа нәрсәдер җавап бирә, кулы белән әледән-әле кулъюгыч таягына кагылып-кагылып, яңадан битенә тидерү өчен аннан уч төбенә су агызып ала.

Бу картина, һаман-һаман кереп аптыраткан төш шикелле, мине гомер буе эзәрлекләде. Ул кулъюгыч тавышын бүген дә ишетәм кебек мин: тук- тук-тук...

Ниндидер материя белән хан заманында ук тышланган булып, инде хәзер аның тышлык диярлеге дә калмаган, тетелеп беткән өйалдыннан кухняга чыга торган ишек шыгырдап ачыла да, бусагада һәрвакыт ыгы-зыгы килгән безнең тынгысыз галим күршебез Николай Сергеевич Новиков пәйда була. Озын буйлы, аз гына бөкрәя төшкән, зур борынлы һәм Бетховенныкы сыман мул чәчле, ул билгесез токымнан булган кабарынган зур кошны хәтерләтә. Анын бер култык астында—портфель, икенчесендә—гомуми почта әрҗәсеннән алынган газета һәм журналлар, кулларында—хуҗалык челтәрләре. Алардан, диңгез миналарының чәнечкеләре шикелле макароннар, сосискалар һәм тагын әллә нәрсәләр тырпаеп тора, ә авызында беркайчан да үзгәрми торган: «У-ту-ту!» Ул шулай поезд яисә пароход сыман сүзсез, көйсез, гади генә әйткәндә, кешеләрне үзенең килүе, үткәндәгеләрнең барысы да әйбәт, ә алда әле җан сөйгән әллә нихәтле эш көтә, дип белдерүе иде бугай.

 —Исәнмесез, исәнмесез!—дип сәламли ул безне.—У-ту-ту! Сезгә, балалар, нибары ике газета гына, калганнары—миңа. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге почта бай түгел.

Газета һәм журналларны ул берүзенә бөтен Алмалы яздырганнан да күбрәк ала иде бугай.

 —Әйдә булышыйм, Николай Сергеевич,—дип, мин аның кулыннан идәнгә куйсаң таралып китәргә торган челтәрләрен алам да аның почта әрҗәләрен бикли торган кечкенә генә йозак белән бикләнгән авыр, борынгы ишегенен йозагын ачканын көтәм һәм әйберләрен бүлмәгә алып керергә булышам.

 —Николай Сергеевич, ярты сәгатькә генә «Вокруг света»ны алып торырга мөмкинме? —Рәхим ит, рәхим ит! Мин укуын укымадым әле, ләкин анда Тунгусе метеориты турында гаҗәеп кызыклы мәкалә бар.

Мин журналны, безнең яшьләр газеталарын эләктереп алам да чыгып китәм. Минем арттан Николай Сергеевич атлый:

 —Ә Шәех һаман юынамыни әле?—ди ул.

Шәехнең борыныннан кан килү туктады. Ул әледән-әле, кан табы белән пычранмыймы дип карый-карый, сөлгене сак кына кабарган борынына тидереп-тидереп ала—корыта иде. Шунда ул үзенең тырышып башкарган бу шөгыленнән аерылмыйча гына:

 —Ә нәрсә, Николай Сергеевич?—дип сорый.

— Мин әйтеп тормаган идем, бушагач дип уйладым. Анда, аста, ишегалдында синең белән кызыксыналар... —Николай Сергеевич Шәех «портреты»ндагы үзгәрешне сизми.

 Шунда мин:

—Икәү—носилка, берәү балта белән,—дип шаяртып куйдым.

Шәех минем сүзләрне колагына да элмәде.

— Кем? —Дөресрәге, ул синең белән түгел, ә синең күгәрченнәрең белән кызыксына. Ир кеше..

Николай Сергеевич чүмеч белән ишек янындагы чиләктән су ала да, чайкалдырып аның шактый өлешен идәнгә түккәннән соң: «У-ту-ту»,— дип мыгырданып куя, монысы инде аның: «Әй, нинди булдыксыз кеше мин!»—дигәнне белдерә. Ул гадәттә бер дә кухняда пешерми, анда анын бары тик бер өстәле һәм шуның өстендә Шәех белән без гел тулы килеш тотарга тырышкан бер чиләге генә тора.

Шәех иңнәрен сикертеп куя:

—Кемгә кирәгем чыкты икән?

Кыям абый

 

Ишегалдында башына челтәрле эшләпә кигән һәм янтыгына офицер планшеты таккан олы яшьтәге, ләкин пөхтә киенгән, кылыч сыман туры сын-гәүдәле ир-ат йөренә иде.

—Эта вы хазяин галубятни?—дип сорады ул, «а» хәрефенә көчле басым ясап. Ачыклаганнан соң әдәпле генә исәнләште.

—Здравствуем!

 — Исәнмесез,—дип җавап кайтарды Шәех, сагая төшеп.

Таныш булмаган кеше, туган телендә сөйләшергә мөмкин икәнлегеннән канәгать калып, ашыкмыйча гына аңлатырга кереште:

—Мин рәсемнәр ясыйм. Үзем өчен генә, үз өемдә. Күптән түгел генә бер картина ясамакчы булган идем. Исеме... Хәер, хикмәт аның ничек дип аталуында түгел. Ничек икәнен үзем дә белмим әлегә. Мөһиме—анда күгәрченнәр булырга тиеш. Аклар. Әйе, матур ак күгәрченнәр. Ә аларны кайдан аласын ди? Гадәтиләреннән күчереп ясап булмый ич. Аңлыйсынмы? Ә синең... Карале, исемең ничек синең? Шәех? Матур исем. Ә синең күгәрченнәр, Шәех,—күз алдында, менә алар, очалар! Карап туймаслык! Минем тәрәзәдән яхшы күренә алар. Без дүртенче катта яшибез. Сары кирпеч йортны беләсеңме?

—Бригантинамы?

— Менә, менә, ни өчендер аны Бригантина дип йөртәләр. Аның бер башында күмәч кибете, икенчесендә—гастроном. Ә синен нинди токымнар?—дип таныш булмаган кеше күгәрченнәр кетәгенә таба ымлады.

—Төрлесе бар.

—Ә шундыйлары... аяклары каурыйлылары бармы?

—Йонлачлармы? —Бәлки, йон-лач-лар-дыр да,—дип сузды ир-ат үзенә таныш булмаган сүзне.—Кем белгән аларны.—Ул эшләпәсе астыннан чәчен рәтләп алды. Аның чәче карасу каштан төсендә, куе һәм бөдрә иде.

 —Хәзер куып чыгарам мин аларны, шунда карарсыз,—диде Шәех һәм сарайга сөяп куйган баскычка таба атлады.

Кошлар гөрләшә-гөрләшә һәм канатларын кага-кага кетәк янындагы лаваны тутыргач, аста калган таныш булмаган кеше, планшетыннан альбом- блокнотын чыгарды да, бите буенча карандашын тиз-тиз йөртә башлады.

—Син аларның кайсы ата, кайсы ана икәнен ничек аерасың?

—Тотам да томшыгыннан тартып карыйм. Әгәр ычкына икән—ата, әгәр юк икән—ана. —Шәех зур гына чуар бер турманны кулына алды да томшыгыннан тартты. Теге башын кире тартып алды. Шәех аның өстеннән сыпырды да өскә чөйде, ләкин турман лавадан югары очып китмәде.

—Ялкау икән!—диде рәссам.

Шәех каршы төште:

 —Юк, картайган гына ул.

—Картка охшамаган шикелле.

—Шикеллесен шикелле дә, ә инде акылын җуя бара. Хәзер аңа кайда яшәсә дә барыбер, тик ашатсыннар гына, очуын да үз теләге белән генә оча, лавадан куып җибәреп булмый. Күренеп тора: борынында—гөмбәләр, күзләрендә—кутыр.

 —Ә-йе,—дип көрсенде рәссам,—картлыкта күгәрченнәр дә коточкыч сөйкемсез булып калалар икән шул.

 —Авыр да сулыйлар, мышныйлар...

Кунак тагын көрсенеп куйды һәм бераз дәшми торганнан соң:

—Мине Кыям Әхмәт улы дип йөртәләр, Мөхәммәтшин,—диде.— Ишеткәнен бармы?

 —Юк,—дип җавап бирде Шәех, уңайсызлана төшеп.

—Ул чагында Кыям абый дип дәш.

Барысыннан да озак очкан соңгы пар почта токымлы күгәрченнәрнең ничек салмак кына түбәнәя баруларын һәм ниндидер тавыш чыгарып лавага килеп төшүләрен күзәтеп тордылар.

 —Кырыйдагысы бик яшь әле,—диде Шәех, ана күрсәтеп.—Күптән түгел генә кошлар базарында Бөгелмәдән килгән күгәрчен асраучыдан катун токымлыга алыштырып алдым. Бетте, кире әйләнеп кайтмый инде бу дип уйлаган идем. Алай да үзем өметләнәм, ышанам. Шуннан соң бер атна үтте, ике атна... Бер мәртәбә гвардияне куып чыгардым да ишегалдында нидер эшләп йөрим, лавага карасам,—бә-й!—әйтерсең очып та китмәгән! Үзе сөйгәненә елыша, әйе, әйе, әнә тегеңә, үзе шатлыгыннан бүксәсен киергән, койрыгы—идән буенча сөйрәлә, тавис дип белерсең. Тегесе дә шат—канатларын җәйгән, муенын аккош сыман бөккән, гөрли, иркәләнә— янәсе, егете тугрылыклы булып чыккан бит. Мин аны Тугрылыклы дип атадым да.

—Мәхәббәт, яшьлек... Сөю дигән нәрсә аларда да бар диген, ә!

Кыям абый альбомының яна битен ачты да, рухланып, күгәрченнәрне ясый башлаган гына иде, шулчак карандашының үткен итеп очланган очы сынды.

 —Әй, шайтан алгыры!—дип куйды ул.

—Ни булды?—дип сорады Шәех өстән.—Ә-ә, карандаш... Хәзер төшәм дә очлыйбыз аны.

Сарайга керделәр. Шәех лезвие яисә пычак эзләргә кереште, Кыям абый исә тирә-якка күз йөртте. Аңа монда бар нәрсә дә кызык иде.

 —Карале, чын радиорубка! Монысы нәрсә? Сарайга телефон кертелгән мәллә?! Кайдандыр революциягә кадәрге аппарат та тапкансың...

—Болай гына, уенчык ул... Дустымның өенә үткәрдем, сөйләшкәләп торабыз.

—Күгәрчен кетәгенә шушыннан күтәреләсеме?

 —Шушыннан.

—Монда йоклыйсың дамы әллә?

—Әйе...

—Минем «Балтика» радиоалгычым бар. Эшләми, иске инде. Ташларга кызганыч. Бәлки, рәткә кертеп булыр? Тикшереп карамассыңмы икән?

 —Карарга мөмкин.

Ниһаять, карандашны очлар нәрсә—ясалма саплы финка иде ул— табылды, юкса кунак аның нигә кирәген дә онытып өлгергән иде инде. Ул сарайның барлык почмакларын да тикшереп чыкты. Утын әрдәнәсе артын да карады, күгәрчен кетәгенә менә торган «авыз»га да башын тыкты. Әгәр күзенә Шәех былтыргы жәйдә Уйсулык чүплегеннән өстерәп кайткан метр ярымлы кызыл төстәге бер табак калай чалынмаса, кем белгән, ул сарайда әле тагын күпме вакыт карап йөргән булыр иде.

—Сиңа нәрсәгә бу?—дип катып калды Кыям абый аның янында.—Сат әле аны миңа!

 —Кирәксә, болай гына бирәм. Ә сезгә нәрсәгә соң ул?

 —Күп белсәң, тиз картаерсың. О-о, авыр икән бу! Алып кайтырга булыш әле!

Алар абыйлы-сеңелле икән бит!

 

 

Шәех подъездның алтмыш алтынчы басмасында үзенен йөген төшергәч, Кыям абый аны кызганып куйды:

—Тының беттеме? Әйттем бит мин сиңа, булышыйм, дип.

Ишекне Кыям абыйга искиткеч охшаган сөйкемле хатын-кыз ачты. Һәм шундук кулларын җәеп җибәрде:

—Тагын өстерәп кайткан!

 —Йә, йә, шаулама,—диде аңа Кыям абый,—кеше белән таныш башта.

Бу—Шәех. Теге күгәрченнәр хуҗасы.

 —Узыгыз әйдә!—диде хатын-кыз.

Кыям абый Шәехтән калайны алырга теләгән иде дә, тик ул бирмәде һәм аны кая куярга кирәклеген күрсәтергә дип алдан атлаган хуҗа артыннан иярде.

Шәехнең ишектән керүе булды, ул шаккатып авызын ачты. Бу фатир түгел, ә чын мәгънәсендә музей иде. Ишек янындагыннан алып, стеналарда йә лак белән капланган имән, йә алтынланган рамнарда майлы буяулар белән язылган төрле зурлыктагы картиналар тезелешеп торалар. Кунакчыл натюрмортлар—пейзажлар, пейзажлар исә төрлечә сурәтләнгән һәм шул ук вакытта нәрсәләре беләндер бер-берсенә охшаш та булган кешеләр портретлары белән алышына. Бер бүлмә аша үткәндә Шәех башын югары күтәрде дә, кулындагы йөген онытып, туктап калды. Бизәк төшерелгән түшәм буенча тоташ яфраклар, җимешләр белән чүпләмләп чигелгән һәм ишек яңаклары буенча идәнгә кадәр төшеп торган һәм керешмә белән бизәлгән гипс коелмасы сузылган. Обойдан буш стеналарда җәннәт кошларының ясалган койрык шлейфлары ялтырап тора, шарлавыклар ага һәм искиткеч гөлләр чәчәк атып утыра. Аны катып калган хәленнән хуҗаның:

 —Монда кер, монда,—дигән тавышы чыгарды һәм Шәех зур булмаган бүлмәгә үтте.

—Менә шушында яшәп ятам инде мин,—диде Кыям абый, суыктан кергән шикелле, кулларын уып.—Менә бирегә куй.

Балконга чыгышлы бу бүлмәгә дә керешмә белән бизәлгән гипс коелмасы ябыштырылган, шулай ук рәсемнәр төшерелгән, ләкин картиналар стеналарда түгел, ә төркем-төркем булып почмакларга сыенганнар. Бераз ияләнеп алгач, Шәех чыныктырылган агачлардан сырлап эшләнгән, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил китаплары күренеп торган китап киштәләрен дә һәм кырыйларына миниатюралар ясалган бик иркен язу өстәлен дә карады. Бүлмәнең икенче башында ниндидер эретмәле шешәләр, каләм кыллы банкалар каралып күренеп тора.

Шәех киштәдән бер китапны алды да берничә битен актаргалап карады.

Бу Гадел Кутуйнын «Тапшырылмаган хатлар»ы иде.

—Татарча укыйсыңмы син?—дип сорады Кыям абый.

—Алай бик тиз түгел, ләкин укыйм.

—Э-хе-хе... Ә минем оныклар... Ә минем оныклар әниләре телен белмиләр.

Шәех тышлык артында бүләк итеп язылган култамганы күреп алды.

—Бүләкме? Авторның үзеннәнмени бу?—дип сорады.

—Сугышка кадәр дуслашып йөргән идек,—дип аңлатты Кыям абый. — Хатыннарыбыз да дуслар иде. Шуннан соң Иделдән күпме су акты инде!

Сугыш, яралану... Менә мин исән калдым. Ә ул... Һәм ул да ...яши—китабы яши бит. Сугыш башланыр алдыннан Гаделша миңа үзенең язу рәвешләрен аңлаткан блокнотын бүләк иткән иде. Үзе төзегән. Кызыклы нәрсә, кешенең ничек язуы бар нәрсәне дә аңлатып бирә икән, хәтта аның холкы ничеклеген дә. Ләкин бәла шунда: саклый гына алмадым. Зурлыгы буенча кечкенә, уч төбе хәтле генә, ләкин калын блокнотчык иде ул.

—Кайбер аңлатмаларын хәтерлисезме соң?

—Кайберсен генә... Мәсәлән, язганда кемнең кәгазьдәге юлы югарыга таба менеп китүчән булса, ул энергияле, дөньяда ник яшәгәнен белә торган кеше икән. Болай гына әйткәндә, Гаделша үзе нәкъ менә шулай—ашкынулы һәм югарыга таба яза иде.

—Ә кемнең язуы аска таба китә торган булса?

 —Кемнең аска таба...—Кыям абый сүз эзләп туктап калды.

—Аңлашылды. Ә тагын?

—Кем фамилиясе алдыннан исем инициалын да чыгара икән, димәк, ул шөһрәт сөючән кеше. Фамилиясенең башы бөдрәләнгән хәрефле булса да—шулай ук Тагын нәрсә? Кем имзасыннан соң нокта куя—власть сөючән. Кем сулга авыштырып яза—үҗәт. Салмак, түгәрәк-йомры язылган хәрефләр—йомшак күңеллелек билгесе, ә аерым-аерым язылганнары—уйлап эш итүчән кешенеке.

—Тулы бер фән икән бу!

—Шаярулы. — Барыбер кызык бит,—дип Шәех урындык кырыена килеп утырды.— Карыйм, сезнен монда—кабинет та, остаханә дә, йокы бүлмәсе дә.

 —Билгеле бер дәрәҗәдә шулай шул,—дип килеште Кыям абый.—Ә синең үзеңнең сараең күпьяклырак.

—Кая инде!—диде Шәех, тагын бер мәртәбә карашы белән түшәмне, картиналарны, авыр-авыр рамнарны күздән кичереп. —Боларның барысын да үзегез ясадыгызмы?

Кыям абый җавап бирмәде, ләкин күренеп тора, ул кунакнын тиз төшенүчәнлегеннән канәгать иде. Бары тик кулларын гына жәеп җибәрде: янәсе, ни булганы—алдында, гаеп итмә.

—Сез рәссаммы, Кыям абый?

 —Юк, пенсионер.

—Ә болар?

—Бу... э-э... болар үзешчән сәнгать.

—Ярыйсы үзешчән сәнгать!

—Бу нәрсә әле... Ә менә минем оныкамда—чын талант. Менә кара!—дип Кыям абый, күзләрен күтәреп, стенада эленеп торган, сырлап ясалган җиңел рамдагы бердәнбер кечкенә генә пейзажга таба күрсәтте.

—Казансумы бу?—дип сорады Шәех.

— Ул.

 —Мин бу урынны беләм.—Зәңгәр күлдән ерак түгел генә ул.

—Ә бит уйнап кына ясаган иде. Махсус мәжбүриләп ясатгырып кара, ясамый,—дип Кыям абый көрсенеп куйды,—ялкау кыз. Хәер, берәр нәрсәм килеп чыкмаган чакта мин аны чакырам. Көлеп-көлеп куя да булыша аннары. Шундук түгел, ялкаулыгы кими төшкәннән соң гына. Мин аңа, синдә—талант, сина сәнгать буенча укырга кирәк, дим. Ә ул кулын гына селти. Мәскәүгә, Питерга барырга кирәк, дим. Көлә генә. Киләчәк турында уйламый, бер дә уйламый. «Хи-хи» дә «ха-ха». Әллә хәзер бөтен кызлар шундый инде?! Белмим! Безнең... минем икенче төрле булды. Укыйсым килде, бик килде, ләкин язмыш миннән теләгемне сорап тормады. Беләсеңме, беренче мәртәбә аның рәсем ясаганын күргәч ничек гаҗәпләндем! Аңа нибары ун яшь чамасы гына иде әле ул чакта. Аның сызгалау-бозгалавына мин күнеккән идем инде. Ә монда ничектер минем кылкаләмнәремне, буяуларымны алды да... Мин Айвазовскийдан күчермә ясый идем. Котырынган диңгез, дулкын корабльне куа... Ә ул аяк астымда бөтерелә, хәтта мин аңа: «Йә, комачаулап йөрмә әле, Юлия!»—дип кычкырдым. Һәм шунда очраклы рәвештә генә анын альбомына күзем төште. Атакай гынам! Хәтта тыным кысылып куйды. Аның рәсеме минекенә караганда яхшырак чыккан иде. Диңгезе тере сыман. Сулый. Менә сиңа Юлия! Шуннан бирле мин аның бөтен рәсемнәрен дә җыеп бара башладым. «Казансу»ын һәм тагын кайбер нәрсәләрен рамга куйдым. Беләсеңме, шундый биш картинасын ул үзенең элек маймыч вакытында йөгереп йөргән балалар бакчасына илтеп бирде. Көчкә-көчкә генә «Казансу» ны алып калдым.

—Сезнең ул оныкагызга ничә яшь соң?

—Синең шикелле ул. Ә аның диңгез һәм корабльле альбомын сакладым.

Телисеңме, күрсәтәм?—Кыям абый барып бер шкафны ачты.—Кая соң әле ул?

—Сез пенсиягә хәтле кем булып эшләдегез?—дип сорады Шәех.

—Фокусчы булып.

—Юк, чынлап та?

 —Чыннан шулай...Фокусчы-иллюзиончы идем мин. Циркта, ә аннары филармониядә. Мин, кадерлем... әтиең исеме буенча ничек дип йөртәләр сине?

—Исмәгыйль улы.

—Кадерле, Шәех Исмәгыйль улы, мин безнең республикада бу жанрга нигез салучы булдым дияргә мөмкин.

Шәех ышанмыйча көлемсерәп куйды.

—Ышанмыйсыңмы?

Шәех янбашларын җыерды.

Кыям абый, шкаф ишеген ябып, берничә секундка туктап калды, аннан сон өстәлдән бер зәңгәр тәлинкәне эләктереп алды да: «Уша-мараха!»—дигән тавыш белән аны идәнгә тотып бәрде. (Аннары белүенчә, бу сүз «бетте, очты-китте» дигәнне аңлата икән.) Өйдә тукылган борынгы келәм коткара алмады, тәлинкә челпәрәмә килде. Фокусчы аның ватыкларын җыеп алды да чүп-чар тартмасына салды.

—Нигә инде сез? Мин сезне рәнҗеттемме?—дип сорады Шәех.

Кыям абый бер сүз дә дәшмичә, әйтерсен берни дә булмады, пинжәк куенына тыгылды да аннан исән, ватылмаган зәнгәр тәлинкәне тартып чыгарды. Шәех чүп савытына карады. Анда берни дә юк иде.

—Ләкин мин монда кыйпылчыклар ташланганын күреп тордым бит...— диде ул, гаҗәпләнеп.

Жанрга нигез салучының йөзе балаларныкы сыман балкып китте.

—Тагын мөмкинме? Зинһар, кабат күрсәтегез әле!

—Профессионаллар бер үк номерны ике тапкыр күрсәтмиләр.

—Ул чагында нинди дә булса башканы. Шәт, сезнең репертуар байдыр бит?

—Шулай булмыйча! Теләсәң—манеж өчен, теләсәң—сәхнә өчен. Тар даирә өчен дә мөмкин.—Фокусчы Кыям абый, үрелеп, ике бармагы белән китап шүрлегендәге тартмадан бер шар алды. Куе алсу төскә буялган гадәти теннис шары иде ул. Аны халыкка күрсәткән сыман, куллары белән табигый булмаган ниндидер хәрәкәтләр, ишарәләр ясап алды һәм—башланды! Бармаклары аерылган иллюзияче кулындагы шар, бәлки, әсирләнгән Шәех күз алдында гынадыр, ишәйде, төсен үзгәртте. Илһамланып киткән тылсымчы ул шарларны йота барды, күзләрен акайтты, аны очкылык тотты Һәм аннары авызыннан һаман төрле төстәге яңа шарлар чыга торды. Иллюзияче Шәехнең үз кесәсеннән дә дүрт шар чыгаргач, ул бөтенләй аптырап калды.

Сине циркта юләрсетүләре аңлашыла. Анда фокусчы синнән ерак тора.

Ләкин менә хәзер артист кул сузымында гына басып тора. Шар булмау аркасында инде ярты ел теннис уйнамаган кешенең үз кесәсеннән аны учлап алалар икән, монда инде, кем әйтмешли, гафу итәсез!.. Кыям абый тәмам мавыгып китте. Ул пинҗәген салып куйды, ике фарфор чынаяк, үзенең челтәрле эшләпәсен алды... Тик шулчак ишек шыгырдап куйды һәм анда хуҗабикә күренде.

—Ашарга әйдәгез!—диде ул.

Артист эшләпәсен төшереп җибәрде.

—Менә! Берәр нәрсә эшләргә генә тотынасын, сине шундук туктаталар, бүлдерәләр, ниндидер көн тәртибенә буйсындыралар! Әйтерсен бу көн тәртибе кеше өчен түгел, ә кешедән өстен, кешедән мөһимрәк.

 —Син тагын, әти!?—диде хуҗабикә кырыс тавыш белән. —Табиб тыйды бит сине... катгый рәвештә... —Һәм чыгып киткәндә өстәп куйды:—Батыраеп киткән... Ә төнлә тагын «Ашыгыч» чакырыргамы аннары?

Кыям абый бик тиз суынды, йомшарды.

—Бернишләп булмый, ашарга икән—ашарга!—диде ул һәм чынаягын урынына куйды да җиңел, гадәтләнгән хәрәкәт белән кара бөдрә чәчләрен рәтләп алды.

—Минем кызым бик әйбәт әзерли.

— Шулай дип уйлаган идем.

—Нәрсә уйлаган идең?

 —Бу сезнең кызыгыз дип.

\

—Мин сезне таныштырмадыммыни? Аһ, әйе! Нишләтәсең, склероз. Роза исемле ул, Роза Кыям кызы. Шулаймы, әйт, боерырга яратучы! Еллар үткән саен, дускай, балалар әти-әниләренә әйләнә, ә әти-әниләре—балаларына. Әйдә!

—Рәхмәт —Шәех борынына, кабарган ирененә кагылып алды, монда ул алар турында тәмам оныткан иде.—Өйгә кайтырга вакыт инде миңа.

— Бернинди каршылыксыз, кадерлем!—дип Кыям абый Шәехнең терсәгеннән тотты.—Бернинди каршылыксыз!

 Аны әле бер сәгать элек кенә ул аерыла алмыйча карый-карый аркылы үтеп чыккан бүлмәдәге өстәл янына утырттылар. Өстәл бик зур һәм кырыена хәтле ризыклар белән тулган иде. Мондый нәрсәне Шәехнен зур бәйрәмнәрдә генә күргәне бардыр. Хәер, мондый да, бөтенләй үк мондый да түгел. Әнисе бәлешләр пешерә, алар беренче, икенче ашка гына түгел, ә киләсе атнага да кала, әле тагын күршеләрен сыйларга да житә. Кеше чаманы белеп бетерми. Анын каруы гадәти көннәрдә авызны чөйгә эләргә туры килә. Чөнки ишегалды себерүче хатыннын хезмәт хакына бик кылана алмыйсын. Ә монда исә өстәлдә—беренче, икенче, өченче ашлар, төрле соуслар, аш тәмләткечләр, салатлар, казылыклар, ыслаган кисәкле итләр!Телеңне йотарсың! Һәм тагын әллә нәрсәләр бар әле монда, аларнын исемнәрен дә белеп бетерерлек түгел.

Роза апа кунакны сыйлый һәм үзе сораштыра: кайсы йортта яшисең, ничек укыйсың, әти-әниеннәр кемнәр?

 —Ә йөзенә ни булды, сугыштыңмы әллә?

Кыям абый, түзеп-түзеп торды да, чыдый алмады:

 —Бәйләндең егеткә!—диде. һәм сүзне икенчегә борып җибәрде. Аның белән сөйләшүе җиңел, чөнки Кыям абыйсы белән сүз бөтенләй башка, Шәех белән бәйле булмаган темаларга барды.

Кинәт ул кемнеңдер үзенә текәлеп карап торганын сизгәндәй булды. Кыям абый да, Роза апа да түгел иде бу... Шунда Шәех карашын өскә күтәрде. Бер картинадан аңа ике күкбаш чәчәген хәтерләткән зәнгәр күзләре белән аксыл чәчләренә күкбаш чәчәкләреннән үргән такыя кигән бер кыз карап тора иде. Әйтерсең ике күкбаш чәчәге кайдандыр өзелеп төшкән дә кашларының кара чатыры белән ябынган. Аксыл чәчләр һәм кара кашлар...

—Ошыймы?—дип сорады Кыям абый.

—Әйе,—диде Шәех.—Ул миңа... кемнедер хәтерләтә кебек...

—Ул аның оныкасы,—дип елмайды Роза апа.

—Аның кызы ул,—дип анлатты Кыям абый.

 —Нигәдер сезгә бик аз охшаган,—диде Шәех, кызның әнисенә карап.

 —Аз гына түгел, гомумән, тамчы да охшамаган,—дип куйды иллюзияче. — Бөтенләй әтисе! Бары тик тышкы кыяфәте белән генә. Ә ул хәзер кайтырга тиеш.

 Шунда, аның сүзләрен раслагандай, ишек ягында кыңгырау чылтырады.

Хуҗабикә урыныннан күтәрелде.

Тик ул портреттагы кыз түгел, ә Александр Пичугин иде.

 —Таныш булыгыз,—диде аңа Роза апа.

 —Ә без танышлар инде, әни,—дип Александар өстәл янына үтте. —Ашарга тәмлерәк нәрсә бар?

Роза апа аш чүмече белән савытка тыгылды.

—Иртәрәк син бүген, улым.

 —Соң кайтсам да ошамый, иртә кайтсам да ярамый сезгә,—диде ул, елмаеп һәм кунакка карап алды —Йә, хәлләр ничек соң?

—Ярыйсы,—дип Шәех, бармаклары белән борынын һәм иренен каплап, ияген учына куйды.

—Син нәрсә, Саша, кешегә картлар соравы бирәсең?—дип кызыксынды Роза апа. Ләкин шулчак тагын кыңгырау тавышы яңгырады.

Шәех өенә җыена башлады.

—Озатам мин сине,—дип урыныннан күтәрелде Кыям абый.—Бераз йөреп тә кайтырмын.

— Менә безнең Юлия дә кайтты!—дип белдерде Роза апа.

Чыннан да бүлмәгә, очынып, Юлия килеп керде:

—Исәмсез! ...—Портрет менә кемнән ясалган булган бит!—дип, миңа кичәге көн вакыйгалары турында сөйләп утырган Шәех тезенә сугып куйды.—Кыям абый белән алардан чыкканда минем—ышанасыңмы, юкмы?—хәтта башым буталды: Пичуга-Пичугин, Юлия, картиналар, тавислар, фокуслар... Ә аларның әтиләре... Әйе, кияүләре, Кыям абыйның кияве профессор икән бит! Пичугин Семён Васильевич. Ә Юлия белән Саша-Александр... Син аларның абыйлы-сеңелле икәнен белә идеңме? Ниче-е-ек? Ә нигә миңа әйтмәдең соң син моны?

 

Их, ул иртәдә нинди яз иде!

 

Шәехнең ярсуы җиңел аңлатыла, ул Юлиягә гашыйк иде. Хәер, аңа безнең бөтен малайлар да гашыйклар иде. Шул исәптән мин үзем дә.

Горизонтта ул моннан берничә генә ай элек, өченче чиректә укыганда, көзен бабасы белән яна фатирга күчеп килгән Пичугадан шактый сонрак пәйда булды.

Пичугиннарнын әллә ничә бүлмәле—аларның ничә икәнен әле хәзер дә бутыйм—зур профессор фатирына, Алмалыдагы бердәнбер биш катлы, Бригантина дип йөртелгән йортка күчеп килүләре бик тә сәер, ничектер чират буенча килеп чыкты. Башта бабалары пәйда булды. Ул шундук төзекләндерү, фатирны «музей» итеп үзгәртү эшенә кереште. Соңыннан үзенең чиктән тыш бай китапханәсе белән профессор Пичугин, аның артыннан аның малае һәм соңгы булып Юлия белән Роза апа күченеп килде.

Хуҗабикәнең күчеп килүе белән гаилә тормышы үзенең гадәти эзенә төште: вакытында иртәнге, төшке, кичке ашлар өлгерде һәм йокы алдыннан барысы өчен дә мәҗбүри булган, өстендә ак май сипкелләре йөзеп йөргән кайнар сөт эчелде. Роза апа—күренекле математика профессорының хатыны, ул эшләми, аның бердәнбер кайгырту объекты гаилә иде. Ул гел нәрсәдер кыздырды, аш-су пешерде, балалар белән дәресләр әзерләде, мәктәп җыелышларына һәм ата-аналар комитеты утырышларына йөрде... Иренең вакыты бик кысан иде. Кечкенә буйлы (хатыныннан бер башка тәбәнәк иде ул), аз гына аркасы чыккан, ә кайчак бөкре шикелле дә күренгән, ләкин яр буендагы йомры таш сыман нык гәүдәле, ачык зәңгәр күзле һәм кардай ак беретка охшаган чаларган чәчле профессор тәүлекләр, ә күп вакытта атналар буена конференцияләрдә, симпозиумнарда, семинарларда, төрле «көн»нәр, «кичә»ләр, «атна»ларда югалып тора... Ул кайнап торган табигатьле, мавыгучан, үзенчәлекле фикерле, еш кына үзенең һөнәре чигеннән башка өлкәләргә дә чыгып, күпчелек карашына капма-каршы кияүчән масштаблы уйлый торган кеше. Сынлы сәнгать, атлар чабышы белән кызыксына, открыткалар, маркалар җыю белән мавыга, «Пушкин поэтикасы» (ул Пушкин буенча һөнәри белгеч дип санала иде) дигән китап чыгарды, аны университетта яисә педагогика институтында «Шигырьгә математик анализ» дигән темага лекция укыган чакта күрергә мөмкин иде. Ул аны һәрвакыт Марксның: «Фән бары тик математика белән файдаланганда гына камиллеккә ирешә ала»,—дигән сүзләре белән башлап җибәрә. Шулай ук аны шәһәр әдәби берләшмәләрендә үзенең бернинди матанализга бирешми торган, формасы буенча да, эчтәлеге белән дә кыю шигырьләрен ( җирле нәшриятта аның бер кечкенә китабы да басылып чыккан иде) укыганда да очратырга була иде. Кыскача гына әйткәндә, профессор, фән докторы, фәнни-тикшеренү институты директоры, кайчандыр паровоз машинисты булып эшләгән кешенен малае, үзләре белән шөгыльләнергә һич тә вакыт таба алмаган сөйкемле һәм ягымлы балалар булган Александр һәм Юлиянең әтисе иде Семен Васильевич Пичугин. Ул гаиләсен матди яктан муллыкта яшәтте. Тәрбия мәсьәләсендә аны каенатасы Кыям Әхмәт улы алыштыра иде.

Семен Васильевич ике мәртәбә өйләнгән кеше. Икенче тапкыр өйләнүе, зарлану гөнаһ булыр, уңышлы булган. Сәламәт һәм—тфү, тфү, тфү, күз тимәсен!—нык гаилә килеп чыккан.

Шәех менә шушы тыныч, гаугасыз гаилә белән аралаша башлады.

Профессор малае Саша Пичугин белән ул инде ишегалдындагы сугышуга хәтле үк таныш иде, тик ул очраклы, тегенди-мондый гына танышлык иде.

Юлия—бөтенләй икенче эш...

Их, ул иртәдә нинди яз иде! Әйе, без аның белән танышкан иртәдә.

Хәер, параллель класста укый башлаган бу яңа кыз турында без элек тә белә идек. Мин аның Пичуга сеңлесе икәнен дә белдем. Бу барысына да билгеле иде. Гаҗәп, моны Шәех кенә ничек ишетми калган соң?

Күктә кояш балкып тора һәм малайлар Алмалы елгасының язгы су кергән бер тармагы буенча кәгазь кораблар җибәреп мәш килә. Шәех белән без иртән үк өй күләгәсендә яткан һәм инде яртылаш судан торган карны тараттык. Кышның соңгы байлыгы соскыч сыман көрәкләрдән күңелле генә юлга, машиналар тәгәрмәче астына оча. Йөк машиналарының шул кар өемнәрен ничек изеп китүләрен күзәтеп тору кызык иде Алар, катер шикелле, тирә-якка юеш кар һәм сулар чәчрәтеп үтеп китә. Шунда тыкрыктан кулларына портфельләр тоткан ике кыз күренде һәм алар, күлләвекләр аша сикерә-сикерә, урамнын икенче ягына чыктылар. Менә шунда аларны бер «үгез» (радиаторына никель йөгертелгән үгез фигурасы беркетелгән үзбушаткычларны шулай дип атый идек) карлы-сулы ботка белән коендырып китте. Берсенә, аксыл чәчлесенә, бигрәк тә күп эләкте, аны аягыннан башына кадәр коендырды, хәтта ул кулыннан портфелен дә төшереп җибәрде. Ә портфеле исә шап итеп аның аягы астына килеп төште дә ачылып китте, аннан дәреслекләр, дәфтәрләр һәм кечкенә генә «Альпинист» радиоалгычы туп-туры күлләвек өстенә чәчелде.

Зыянга тарган бу кыз Юлия иде.

Ул, нишләргә дә белмичә, баскан урынында катып калды. Курыккан иптәшенең авызы да бияләй сыман салынып төште. Беренче булып мин искә килдем. Таратып ташланган кар өеме аша аларга таба атладым Килеп, башта чәнчә бармагым белән кызның портфелен эләктереп алдым, аннары радиоалгычны күтәрдем дә сөйләтеп карадым—тынлык иде. —Әзер бу!—дип абруйлы нәтиҗә ясадым мин.—Хәзер бу бары тик запчастьларга гына ярый инде.

Шәех килеп җитте.

 —Бир әле, карыйм,—диде ул.

Юлия уфылдамады, ахылдамады, сүзсез генә дәфтәрләрен җыеп алды да, алардан юеш кар бөртекләрен сыпырып төшерергә, кыңгырауга охшаш пальтосын кагарга кереште, бары тик аксыл маңгай чәче астындагы кашлары гына бер-беренә елышып куйды.

—Хәер, нигә запчастьларга?—Шунда мин җиденче «Г» классының сокландыргыч бу кызы белән танышу өчен башка мондый унайлы очрак туры килмәячәген аңлап алдым. —Сезнең транзистор, мадемуазель,—алтын кулларда, без аны айн моментта төзәтәбез. —Айнмы, айн түгелме, ләкин ничектер рәтләргә мөмкиндер, мөгаен,— дип фаразлады Шәех, аны карап.

—Борчылмагыз,—дидем мин кыю гына,—барысы да менә дигән булыр...

Һәм тагын, тагын да берничә ниндидер буш, барабан каккан сыман яңгыравыклы сүзләр әйтеп ташладым. Шәехнең аны һичшиксез төзәтәчәген белә идем, чөнки мондыйларга гына жан кертмәде инде ул!

Шәехнең җәйге резиденциясе үз сезонын ачмаган иде әле, шуңа күрә без күңелсезлеккә тарган бу чибәр кызларны аның өенә алып киттек, чөнки әти өйдә иде, ә аның өендә беркем дә юк, әнисе туганнарына киткән. Ул туганнарына еш барып йөри.

Әнисе белән Шәех тыйнак кына яшиләр. Өйләрендә борынгы каминнан башка (аңлашыладыр, аны үзләре ясамаган) башка күз төшәрлек нәрсәләре юк иде. Игътибарны төрле радио чүп-чарлары белән тулган камин артындагы почмак җәлеп итсә генә инде. Ләкин анда кызлар күзе нигә төшсен? Ә каминнары исә—менә дигән! Курай тоткан көтүче малай һәм аның тирәсендә әвәрә килгән кәҗәләр төшерелгән барельефлы зөбәрҗәт плиткалар белән тышланган бу камин аны күргән кешеләрнең барысында да яхшы тәэсир калдыра иде. Безнең класс җитәкчесе Тамара Алексеевна нинди каты күңелле кеше инде, алай да, бер мәртәбә аларга Шәехне әнисе алдында ачуланмакчы булып килгәч, ул да, кубызлы көтүче малайга күз кырые белән генә караштыргалап, сәер рәвештә тынып калган. Кызлар каминны бармаклары белән капшап-капшап карадылар.

—Нинди матур!—дип сокландылар.

—Нәфис тә инде! Ә эшлиме соң?

 —Юк, хәзергә менә монысы белән файдаланабыз,—дип җавап бирдем мин Шәех урынына, кулга йога торган ак известь белән буялган гап-гади мич кырыена суккалап.

Юлия комод өстендәге кышкы иртәләрдә Шәех шыгырдаткалый торган гармунны күреп алды. Минем дусымның шундый үзенчәлеге бар: ул үзенең биш планкасы мехын бары тик кыш көне һәм анда да иртәнге сәгатьләрдә генә сузгалый иде. Юлиянең сүзсез соравына каршы мин баш кактым, әйе, янәсе, Шәехнеке ул.

Ул арада Шәех үзенең радиопочмагында аның «Альпинист»ын сүтеп тә аткан иде инде. Без дә эшкә керештек: кызлар щетка белән Юлиянең пальтосын чистартырга тотынды, ә мин аның суда мәлҗерәгән дәфтәрләрен үтүкләдем.

Яшен һич тә көтмәгәндә, аяз көн уртасында яшьнәде: кинәт кичкә хәтле торам дип киткән Рәшидә апа кайтып керде.

 —Менә ышан син аңа!—дип мыгырданды ул, бүлмә буенча әрле-бирле йөренеп. Әле кухняга чыгып китте, аннары тагын бүлмәгә килеп керде һәм аннары башын комод тартмасына иде ул.—Мин аны кар тарата, боз вата дип торам, ә ул...—Һәм ул, кызларга карап-карап алды да, кулларын селкеде:—Кая киткән соң алар? —Кем?—дип сорады Шәех.

—Кем, кем... лотерейкалар!

Күрше хатынның күп санлы сәерлекләренен берсе—зур лотерея отышына булган какшамас ышанычы иде. Ул, бер бәхетле билет бөтен тотылган чыгымнарын һәм очсыз-кырыйсыз булган бурычларын каплый дип ышана- ышана, тыйнак гаилә («үзенен» димим, «гаилә» дим, чөнки Шәехкә ул ире өчен пенсия ала иде) бюджетыннан шактый акча туздырып бара. Ләкин аңа бәхет һаман елмаймады, көткән билеты кулына һич тә килеп кермәде.

 — Егерме биш лотерейка... Кайда икән соң алар?

Иң куркынычы—ул боларны барыбызга да аңлашыла торган рус телендә әйтте.

Кызлар, карашларын аска төбәп, өйләренә җыена башлады. Мин җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Ә Шәех? Белмим. Карап торырга болай тыныч шикелле күренде. Рәшидә апа аны менә шушылай кешеләр алдында беренче мәртәбә генә хурламый инде. Моңа, әлбәттә, күнегеп булмый, ләкин нишләмәк кирәк, әнисе бит. Ул шөрепборгыч белән радиоалгычта казына бирде, тик кашлары арасындагы тирән, аның яшенә хас булмаган сырлар гына миңа күп нәрсә турында сөйли идее. Бары тик кырыс кына:

—Беркем дә алмады аларны синнән. Кемгә кирәк алар?!—дип куйды.

 —Кирәк булмас! Үтеп-сүтеп йөрелмәде ишегалды ясагансың монда!— диде әнисе үз сүзләре белән үзен-үзе кыздыра барып. Тиздән инде ул кайный, кемдер әйтмешли, былт-былт итә үк башлады. Баскычтан без аның күпмилләтле кара тиргәше эзәрлекләгән тизлек белән төшеп киттек.

Бер сәбәпсез ямьсез сүзләр белән әрләнгән, бер гаебебез дә булмаган без дүртәү, ни әйтергә дә белмичә, саф һавада аптырап карашып торабыз. Шушының белән безнең танышлык та бетә инде, дип уйлап алдым мин.

Безнең камин шикелле зур. авыр һәм салкын тынлыкны Юлия бозды. Ул, яланбашындагы аксыл чәч учмаларын өскә чөйдереп, чыдый алмыйча, тыныч, борчулысыз көлү белән көлеп җибәрде. Без, хәйран калып, хәтта ничектер куркынып, анын сөт сыман ак колакларына, маңгаена, мәктәп формасының якасы челтәреннән сузылган аккошныкына охшаган озын муенына карап алдык һәм, ниндидер ярамас эш эшләгәндәй, үзебезне чит кешенең ачык тәрәзәсеннән күзәтеп торган шикелле хис итеп, күзләребезне шундук читкә бордык. Ул елларда бар кызлар да толымнар, чәч үремчекләре йөртә иде, ә аның,—чыннан да анын гына бугай,—чәче киселгән иде. Бу исә Юлиянең кыяфәтенә сизелмәс мөлаемлык, нәфислек өсти сыман. «Ул һәрьяклап үзенә карап тора: аның көндәшләре юк. дуслары юк. Аның балкышында безнен гүзәлләрнең төссез түгәрәге югалып кала»,—дигән аның турында шагыйрь ул туганчы йөз ел элек үк. Ә ул чәчен рәтләп һәм пальтосының чабуын каплап:

—Нигә күңелсезләнеп калдыгыз әле?—диде. —Ана әрли—акыл кертә. Карагыз, кояш нинди бүген! Яз,  апрель! Ә сез...

—Әйе,—дип баш артын кашып куйдым мин,—уңайсыз килеп чыкты.

 —Күңелегезгә якын алмагыз, без үпкәләмибез. Дөресме, Галя?—диде Юлия.

Галя—Юлиянең дусты, «аның балкышында югалып кала» торган «төссез түгәрәк»нең  берсе. Ләкин алай да ул—һәрвакыт аның янында булган, аңа тугры калган һәм аның белән бар нәрсәдә дә тынычландырырга килешкән дусты, бу хәл белән риза булырга ашыкты:

—Дөрес, дөрес! Сез безгә булышырга теләдегез бит,—диде Галя.—Балалар әти-әниләре өчен җавап бирми.

—Галя!—дип Юлия аның җиңеннән тартты. Ә тегесе, ни ычкындырганын абайламыйча, иңбашларын җыерып куйды.

— Мин дә шулай дим ич...

Күзләре белән безнең ике арада адашып, ул башка берни дә әйтмәде.

Шәех ачулы һәм сүзсез иде. Аны мәгънәсез хуҗабикә һәм килеп чыккан ул хәлне менә хәзер бераз йомшартырга тырышкан (нәрсәне йомшартырга, кыз күзләргә килмәдегез лә!) бәхетсез кунаклар арасындагы киеренкелек тәмам алҗыткан иде бугай.

—Радиоалгычны төзәтәм мин, борчылмагыз,—дип йөткеренеп алды ул,—аннары мәктәпкә алып килермен.

—  Ә без борчылмыйбыз да, — диде Юлия. Аның күтәренке кәефе үзгәрде, ул туңудан бөрешеп калды, пальтосының бар төймәләрен дә каптырып куйды.—Киттек, Галя.

Язмыш тарафыннан җибәрелгән мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый иде, һәм мин телемне икеләтә энергия белән эшкә җиктем. Әле безнең кайсыбызга бәхет күбрәк елмаячагын белмәгән килеш, үзем өчен дә, таш кебек катып калган Шәех өчен дә.

—Сез кая? Шундый рәхәт, матур вакытта?.. Үзегез бит: апрель, тамчылар... Ә үзегез...—дидем мин.

—Өйгә,—диде Юлия салкын гына.

—Әгәр мөмкин булса, без сезне бераз гына озатабыз, шулай бит, Шәех?

Ул сүзсез генә буйсынды.

Юлиянең йөреше балеринаныкы шикелле—җиңел, очынган сыман.

Әгәр дә лирикасыз гына әйтсәк, үкчәләре—бергә, аяк очлары аерылган, ә әгәр дә бераз чәнчүлерәк итеп әйтсәк, Чарли Чаплинныкы кебек иде.

—Сез бер йортта яшисезме? Ә пальто болай ярыйсы гына чистарган...— дип тыкылдадым мин.

Бригантина янында аерылыштык.

Шәех белән без, өстебезгә аның әнисе өйгән уңайсыз, аптырашлы хәлне бөкшәеп калган иңнәребезгә салып, кайтып киттек. Яңа танышлар белән әдәпле генә саубуллаштык, хәтта эчкерсез дә бугай әле, ләкин барыбер күнелдә сиңа битараф булмаган кеше белән очрашканнан соң, синең гаебең аркасында булмаса да, аңа карата ниндидер уңайсызлык эшләнгән сыман ямьсез тойгы калды.

Баш өстендә балкып торган апрель кояшын да, аяк астындагы күңелле күлләвекләрне дә күрәсе килми иде.

Алай да инде рәттән ничәнчедер йорт тәрәзәләренең җәй көнендәгечә ачык булуларына игътибар иттем. Урамның каршы ягындагы балконнан бер малай, ниндидер ишарәләр ясый-ясый, шул ук вакытта күккә төртеп күрсәтә-күрсәтә, безгә нәрсәдер анлатмакчы булды. Ни әйтүе? Күк йөзе ачык зәңгәр, хәер, ул инде берничә көн шулай иде.

Кинәт Шәех туктады һәм мәгънәле итеп бармагын югары күтәрде дә:

—Левитан!—диде.

Икенче катның якындагы тәрәзәсеннән безнен колакларга атаклы дикторның тантаналы тавышы ишетелде.

— Әйе, ул!—дип җөпләп куйдым мин.—Ниндидер мөһим хәбәр әйтә, ахрысы! Киттек тизрәк.

Өйалдыңда безне дулкынланган Николай Сергеевич каршы алды:

—Шәех, Ренат, сез кайда йөрисез? Кеше—космоста!—диде ул.

Өйалды ишеге дә, аның бүлмәсенеке дә шар ачык, аннан Левитанның күк күкрәгәндәй тавышы ишетелә:

—ТАСС бел-де-рү-е. Мең дә тугыз йөз алтмыш беренче елның уникенче апрелендә Советлар Союзында Җир әйләнәсендәге орбитага бортында ке- е-ше булган дөньяда беренче космик корабль-иярчен «Восток» җибәрелде. «Восток» корабль-иярчененең пилот-космонавты Социалистик Советлар Союзы Республикасы очучысы майор Га-га-а-арин Ю-урий Алексе-е- евич!

—Инде әллә ничәнче мәртәбә тапшыралар!—дип пышылдады Николай

Сергеевич, безне радиоалгыч янына утыртып.—Башланды, башланды! Бөек Вакыт башланды! Тиздән Ерак Космоска да барып җитәрбез һәм акыл буенча туганнарыбызны да кочарбыз.

Төшке аштан соң без мәктәпкә дәресләргә киттек. Анда ни булганын күрсәң! Ачык тәрәзәләрдән кәгазь самолетлар болыты оча. Җиденче «А» да икенче смена көчкә-көчкә генә рус теленнән башланып китте. Хәл фигылен кулланып язарга планлаштырылган инша «Кеше космоска оча» дигән сочинение белән алыштырылды.

Шәех белән безнең сочинениеләр иң озын һәм, минем карашымча, иң яхшылар иде. Ләкин аларда ялгышлар да барысыннан да күбрәк булып чыкты. Безгә икеле куйдылар. Ләкин бу турыда без берничә көннән соң гына белдек һәм, хәтерлим, моңа бер дә борчылмадык та.

Ул көнне мәктәптән соң без озак кына вакыт күгәрченнәр очырдык. Рәшидә апа безгә ягымлы гына итеп үзенен лотерея билетларын табуы турында хәбәр итте.

 

Дөрес, картинаны ашап булмый

 

Шулай итеп, нәрсәдә туктап калдык әле без? Әйе, Роза апа:

—Менә Юлия дә кайтты!—диде.

 Чыннан да бүлмәгә очынып Юлия килеп керде. Туры мәгънәсендә— үзе.

—Исәмсез! —Таныш бул, кызым,—диде аңа әнисе,—бабаңның яңа дусы—Шәех.

 —Ә без таныш инде, әни,—дип елмайды Юлия.

 —Карале, нәрсә соң бу, үз балаларымның иптәшләрен дә белмим! —М-да, —диде бабасы һәм кул чабып куйды —Ярый, Шәех, чәй эчеп алыйк!

Үзенең мескен башына бәла булып чыккан бу төшке аш вакытында Шәех үзен бик начар хис итте. Ул кайчан чәйнәргә, кайчан җавап кайтарырга кирәк, кайчан тыңларга икәнен белми аптырады. Нәрсәдер чәйни-чәйни тыңласаң—уңайсыз, авызга бөтенләй берни дә алмасаң—килешми, чөнки ул, ни әйтсәң дә, төшке аш өстәле янында утыра. Юлия кайтып кергәннән соң аның хәле тагын да кыенлаша төште. Кыз оятсыз рәвештә һаман аны күзәтә, сөйләшүдә катнашмый, ләкин, анын күхтәрендәге тере, хәйләкәр рәвештә ачылып-йомылып торган күкчәчәге буенча, анын өстәл янында барган хәлләргә судья, күзе бәйләүсез һәм кулы үлчәүсез Фемида икәнлеге күренеп тора иде.

Ә монда, җитмәсә, Шәехнен борыны шешенгән, ирене кабарган.

Аның өчен дөнья ахыры Роза апа Шәехкә чираттагы соравын биргәч һәм анынң җавабын көтеп барысы да алларындагы тәлинкә-кәндиләреннән башларын күтәргәч җитте. Ул бу вакытта бик кыстап тәкъдим ителгән гөбәдияне алып ята иде, тик бу гамәле уңышсыз чыкты: алган кисәге, кинәт сынып, аның тезенә килеп төште һәм эчендәге йөзем, дөгеләр келәмгә чәчелде. Иелеп өстәл астына керүдән башка чара калмады.

 —Үзем, үзем җыеп алам,—дип каударланды Роза апа. Ул бу мизгелдә кунак өчен өстәл астында мен мәртәбә яхшырак икәнен исенә дә китермәде.

Әгәр дә аны тартып чыгармасалар, ул анда төнгә хәтле утырыр иде.

— Нәрсә инде син, йа, Алла!—диде Кыям абый. —Идәнгә төшкән дөге— уңышка ул. Яхшыга, димәк, икенче мәртәбә безнең өстәл тагын да мулрак булачак. Таптың борчылыр нәрсә! Э-хе-хе. Ә нигә көләсең син, Юлия? Синең килеп керүең белән, Юлия, безнең сөйләшү язды юлдан. (Монда бабасы сүзләр уйнатты: «Юлия»—«юлдан». Шушылай шаярткаларга ярата иде ул.) Без бит синең турыда сөйләшә идек.

—Кызык!

—Синең турыда түгел, ә синең картинаң турында,—дип ачыклап куйды Роза апа.

—Ә-ә, аңлашылды, барыбер гайбәт саткансыздыр инде.

 —Юк, Шәехкә бабаңның эше ошады.

—Бабайның эшеме, әллә эшенең объектымы?—дип елмайды Пичуга.

—Анысы да, монысы да.—Роза апа шаян гына итеп малаеның баш түбәсенә кагылып алды.

 —Мин белгеч түгел, ләкин, валлаһи...—Бераз тынычланып алган Шәех Кыям абыйның картинасына карата үзенең карашын белдерү өчен сүзләр сайлады —Валлаһи, яхшы.

 —Тирән һәм җентекле нәтиҗә,—диде Пичуга.

—Мин бигрәк ни... кинәт кенә авыр... Ләкин миңа Кыям абый Юлиядәге иң мөһим нәрсәне—аның кәефен һәм... һәм, эчке дөньясын дип әйтимме, тотып ала белгән.

—Шулаймыни-и?—дип сузды Юлия һәм, кызыксынып, анын портретын менә хәзер генә алдына элгән шикелле, үзенең сурәтенә карап бакты.

Картинага Роза апа да игътибар белән карады. Башын кырын салып, рәссам да күзләрен аңа таба күтәрде.

Бары тик Пичуга гына ваемсыз калды. Йомшак, елмаюлы кыяфәте генә аның монда утыручы дилетантлардан өстен булуы турында сөйли иде.

 —Мөмкин, мөмкин,—диде ул, тәлинкәсен читкә этәреп.—Мөмкин, монда нәрсәдер бирелгәндер дә, тик Юлия үзенә бик аз охшаган. Бу—ул, димәсәләр, аның чыннан да ул икәнен белеп тә булмый.

—Рәссам ничек күрә, шулай ясый да,—дип каршы төште Шәех.—Кайбер бөек рәссамнар ясаган кешеләр дә үзләренә охшап бетмиләр.

—Аларның берәрсенә үз портретыңны ясарга заказ бирүенә шикләнәм. —Әй, Саша,—дип көрсенде Роза апа,—син һәрвакыт бар нәрсәне дә тәнкыйтьлисең.

 —Тәнкыйтьләмим, ә моназара кылам. Бабайнын портретлары, анда ясалган кешеләргә караганда, күбрәк бер-берсенә охшаганнар.

—Үз иҗади рәвеше!—дип нәтиҗә ясады Юлия.

—Рә-ве-ше... Ул кырык беренчедә кылыч белән ясаган, менә мин моны аңлыйм, бу рәвеш булган.

Кыям абый, кисәк кенә муенын тартып куйды да, чынаяк чокырын тәлинкәсенә каплады.

—Соң, мин бит кылыч белән менә шушы бөтен нәрсә хакына селтәндем, мин бөтен гомерем буе шуның турында хыялландым... Әгәр аңа тиешенчә өйрәнә алмаганмын икән, тормыш мине кече яшьтән үк башкага өйрәтте. Ул минем планнарымны һәрвакыт эзлекле рәвештә җимереп килде.

Бабасының реакниясе Пичуганы гаҗәпкә калдырды, чөнки ана һәрвакыт бар нәрсәдә рөхсәт ителә. Элек моның ишене генә ычкындырмый иде әле, ә бу юлы... Ләкин Пичуга каушап калмады.

—Мин аны күздә тотмаган идем,—диде ул.—Инде минем, сәнгатькә болай гына карыйм, дип күпме әйткәнем бар... Сәнгатьнең бар төре дә, әгәр төшенә калсаң, шайтаннан килә, вакыт артыктан һәм сәламәт булмаган шөһрәт сөюдән. Тик бу сиңа кагылмый, бабай. Ә син, Шәех, алай-болай шагыйрь түгелсеңдер бит?

Шәех авызындагы пирог кисәген йотарга өлгермәде, ә Александр инде дәвам итте:

—Күрәм, түгел. Мин дә. Лирикадан камыр җәеп булмый. Бу киндер тукымаларны, сүз унаенда әйтүем, ашап булмый, менә шушы су белән дә...—Пичуга стенанын өстеннән астына хәтле булган шарламага ишарә ясады,—эчеп җибәрә алмыйсын Бүгенге көндә прогрессны фәнни-техник революция—эф-тэ-эр билгели! Ә болар,—ул чәнечкесе белән бүлмәне айкап алды,—әлбәттә, болар барысы да яхшы. Сугыш ветераны өчен менә дигән шөгыль, ләкин аның асылы түгел. Безнең бабай барыннан да элек—Бөек Ватан сугышы ветераны, кылычы, әйе, әйе, кылычы белән баштанаяк коралланган фрицларны кырган данлы Доватор кавалерия дивизиясе сугышчысы.

Пичуга бабасына ясалма горурлык белән карап алды, ләкин тегесе оныгының бу сүзләреннән артык рухланып китмәде.

—Әйе, картинаны ашап булмый. —Бабасының тавышы тонык чыкты. — Ашый алмыйсың... Ләкин аннан башка кеше уша-мараха. Картиналар... Картиналар мине инвалид арбасыннан күтәрде. —Ул авызына ашъяулыктан җыйган ипи валчыкларын капты да тынып калды.

—Бу минем тәрбия булдымы инде?!—дип Роза апа малаена шелтәле караш ташлады.—Бу безнең республиканың беренче иллюзиячесе, нигез салучысы оныгымы соң?!

—Син минем нәселдән килгән фокусчы булуымны телисеңме әллә?

—Мин синең яхшы кеше булуыңны телим.

—Ә мин?..

—Син борынынны күтәрәсең.—Китапларны күп укыйсың, тик, белмим, алардан ни генә аласыңдыр?!

 —Мәгълүмат!—диде Пичуга һәм бармагы белән һавага төртеп алды.— Алай да әдәбиятта ул азмы-күпме бар. Ә менә натюрмортларда... Бәлки, алар күңелгә ни дә булса бирә дә торгандыр, ә акылга... бернинди азык та бирмиләр.

 —Ә синең яраткан футболың ничек соң?—дип кызыксынды Юлия.

—Футболмы? О-о. футбол—ул югары математика! Анда бүтән нәрсәгә караганда да баш кирәк. Команданың уены буенча мин андагы кешеләрнең нинди икәнлекләрен, тренерның нинди кеше икәнен шундук әйтеп бирә алам. Алай гына да түгел. . Хәтта мин сезгә ул команданың кайсы илнеке икәнен һәм ул илдә нинди сәяси строй хөкем сөргәнен дә әйтеп бирәм. Менә нәрсә ул футбол! Дәүләтнең аркылы кисеме ул, интеллектуаль шөгыль.

—Яхшы,—диде Юлия, бәйләнүен дәвам итеп,—ә ул чагында синең архитектурага булган ялкынлы теләгең белән ничек килеп чыга инде?

—Барысы да логика чикләрендә. Архитектура—тагын шул ук мәгълүмат ул. Аннары аңа математиклардан кем ваемсыз карый ала? Архитектура бөтенләй геометрия белән сугарылган. Һәм киресенчә. Евклид, Менелай, Декарт, Лобачевскийларны бөек архитекторлар димичә кем дисең?.. Николай Иванович Лобачевский безнең университетны таштан берәмтекләп җыйган. Ул бинаның соңгы планнарын күрсәгез икән сез! Гаҗәпләнәм, нишләп аның исеме архитектор Пятницкий исеме белән янәшә куелмый икән? Лобачевский шундый ук автор, юк, баш автор, җитәкчесе, төзүчесе, тәэминатчысы, әйдәп баручысы, хуҗасы булган.

 Пичуга илһамланып китте.

—Математика... Тормышның үзенә дә математик анализ ясарга кирәк. Аның чын авторы була белергә кирәк. Менә мин үземнекен илле елга алдан планлаштырып куйдым. Син, Шәех, бер атнадан соң сәгать җиде дә утызда ни эшләргә җыенасың? Белмисенме? Шулай шул менә. Ә мин беләм. Мин, мәсәлән, утыз өчтә өйләнәсемне дә беләм. Кемгә дип уйлыйсың? Скрипкада уйнаучы кызга. Инде кандидатура да бар. Быел балалар бакчасыннан соң музыка мәктәбенә бара. Хәзергә әле толымчыклар, бантиклар.. Сөйкемлекәй! Аны тиешле яшькә җиткерәм дә кирәкле юнәлештә тәрбиялим... Ә инде консерваториядән соң рәсми тәкъдим ясыйм...

 —Әй, Саша, әй, Саша!—дип Роза апа үзенең  карашын улыннан әтисенә күчерде.

Кыям абыйның куе чәче буялган икәнен Шәех шунда гына сизде. «Бөтенләй чаларгандыр, мөгаен»,—дип уйлап алды ул. Бу эчкерсез карт ошады ана. анын картиналары да ошады. Баксаң, язмышы да гади генә түгел икән. Аны Пичуганың йөгәнсез ачыклыгы тайчандырды. Анын сүз җаенда гына ташланган кебек тоелган уйлары (шулай гына булса иде дә кана!) акыл тарафыннан кире кагылмады, көтелмәгән раслау тапты. Чыннан да анын портретлары—ә бу бүлмәдә асылда алар гына эленеп тора—гаҗәеп рәвештә бер-берсенә охшашлар иде. Шул ук яссы йөзләр, бер үк кыяфәт (бил тинентен, ярым борылган килеш, тамашачыдан каядыр читкә юнәлгән караш белән), алар бөекләрдән кемнеңдер манерасын хәтерләтә дә кебек, шул ук вакытта беркемне дә, хәтта анда сурәтләнгән кешеләрне дә ачык хәтерләтми. Ул стенадан Юлия белән янәшә ясалган Пичуганы, Роза апаны да тиз генә таный алмады, аксыл чәчле, зәңгәр күзле, күкчәчәкле такыя кигән кыз да аның өчен карауга ук Юлия булып чыкмады. Шәех бу минутта үзенә Пичуганың бабасына карата тыйнаксызлыгы (хаклы икәнсен, ярар, ләкин ник тупаслык күрсәтергә?) өчен генә түгел, тагын анда Шәех үзен күргән кыек көзге шикелле тотуы өчен дә ошамаганын абайлап алды. Ул да бит, Пичуга сыман, тик алай ук кистереп түгел, өстәлдәге бәрәңге белән ипине картиналарга караганда яхшырак дип саный һәм аны китап битләре буйлап, барыннан да элек, кызыксыну йөртә, һәм ул үзе дә, тик бераз икенче төрлерәк, ләкин—монысы инде бернинди сүзсез!—ФТРның тантана итәчәгенә ышана. Билгеле инде, андагы фәнни фантастикага мәхәббәт һәм киләчәккә чабучы машинага үз шөребен борып кую теләге әнә шуннан килә. Алай да сәнгатьне, шигъриятне бары тик кирәк булган чакта аларны ипигә ягып булмый, ашап булмый, борып һәм тегеп булмый дигән сәбәп белән генә чабып ташлау, һәрхәлдә бик гаҗәп. Сүз белән артык мавыгып китте бугай бу Пичугин. Кизәнде, кизәнде дә бер яктан сәнгатькә чабып җибәрде һәм шундук икенче ягына килеп ябышып калды. Архитектура бит ул, ни әйтсәң дә, барыннан да элек—сәнгать, ә инде аннан соң гына математика. Тормышны матанализлауга килгәндә исә, ул, Шәех тә, нәрсәдер планлаштыра. Утыз яшьтә яшь скрипкачы кызга өйләнүне түгел, әлбәттә...

Шәех Кыям абыйның әсәрләренә тагын бер мәртәбә карап алды. Ни әйтсәң дә, Пичуга хаклы: аның рәсем ясау рәвеше—осталык җитмәүдәндер. Шуңа күрә дә портретлардагы йөзләрне тиз генә танып булмый. Ләкин аларны бераз вакыт карап торганнан соң гына тануда да, чынбарлыкның андагы үзгәрешендә дә Шәех шундук сизеп алган үзенчәлеге, тәме бар иде, тик ул аны башта чит кеше фикеренә ияргәнгә күрә генә үз-үзенә аңтатьш бирә алмады. Бу, мөгаен, кешеләр «үзләренен тамырларына» бөтен гомерләре аша килгән шикелле, күп кенә рәссамнар да тәҗрибә һәм осталык аша килә торган бик катлаулы булмаган шул үзенчәлек иде бугай.

Кыям абый сүзсез озак тормады. Оныгы аны тагын сөйләштереп җибәрде. Ул аны нәрсә белән алырга икәнен белә иде. Бабай туган теленең чисталыгын һәм әйләнешен чын күңеленнән кайгырта һәм азчылык булган милли телләрнен тора-бара күпчелек милләт телендә эрүе турындагы фаразларны җаны сөйми иде. Пичуга сүзен дәвам итте:

—Телләрнең үзара йогынтысы—табигый процесс,—диде ул. —Ничек кенә әйләндермә, ахырда җир йөзендә аларнын кайсыдыр берсе... бердәнбере генә калачак. Беренче Интернационалның бер резолюциясендә, гомуми тел гомуми игелек булыр һәм халыкларның үзара якынаюына бик көчле булышыр иде, дип язылган булган. Кешеләр моны күптән аңлады. Күз алдыгызга китерегез, моннан егерме биш гасыр элек санскрит—гомумһиндстан теле барлыкка килгән һәм ул милләтләр мичкәдәге сельдь шикелле булган бу илдә бүген дә файдаланыла. Ә бит славяннар өчен Кирилл белән Мефодий дә якынча шуны ук эшләгән. Ә унсигезенче гасырда ниндидер сукбай һәм авантюрачы Псалманазаром беренче ирекле, башыннан ахырына хәтле ясалма булган тел уйлап чыгарган. Әлифбасын да, сүзлеген дә бармагыннан суырып алган. Ә кая барасын, ул бит үзен әле яңа гына бик-бик еракта, җәһәннәм астында ачылган җир, дөресрәге, су, утраулар кешесе дип игълан иткән булган. Ул үзе француз булган, имеш Күрәсең, бабакай, телләр интеграциясенең зарурлыгы бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. «Тайванныкы»ннан соң сукбай ул үз телен «тайван» теле дип атаган. Нинди генә төрләре булмаган аның: «сабир», «бич-ла-мар», «воляпюк», «эсперанто». Аңлашыла, алар—берсеннән-берсе ясалма телләр. Әйтик, Гавай утравының беренче короле малае туу уңаеннан яңа тел уйлап чыгарган һәм боерыгы белән үз вассалларын шул телдә сөйләшергә мәҗбүр иткән. Шуннан нәрсә килеп чыга? Баланы агулыйлар да, нәтиҗәдә бу яңалык бик тиз онытыла.

—Ә-һә!—дип Кыям абый бармакларын шартлатып куйды.

 —Нәрсә ә-һә? Мин дә суррогат яклы түгел. Алай да кайсыдыр тере телнен башкаларын үзенә тулысынча суырып алачагы һәм өстенлекле, ә аннан соң бердәнбер тел булып калачагы—бәхәссез.

 —Синең бар нәрсә дә нигезләнгән,—дип көрсенде бабасы.—Хәтта анан телендә сөйләшә белмәвең дә! Әйт, үзенең бишек җырлары телен белү кемгә комачаулый икән?

—Ә-ә, бабакай!—дип Пичуга кулындагы чәй кашыгын хәрәкәтләндереп алды.—Мин инглизчәне белгән кадәр сезнең берегез дә белми. Әллә Шәех—ду ю спик инглиш?

 —Инглиш буенча дуетмы ул, юкмы, анысын белмим, ләкин ул үзенең туган телен белә...

—Камил дәрәҗәдә үкме?

—Ничек «камил дәрәҗәдә үкме»?—дип каушап калды Шәех.— Сөйләшәм...

—Укый да,—дип өстәде Кыям абый.

 —Гафу итәсез, дуслар! Бездә инглизчә бөтен класс укый. Шулай да аны беркем дә рәтләп белми. Ә чын белем бик гади тикшерелә—җыр белән. Әйдәле, Шәех, раслап күрсәт!

—Мин җырчы түгел,—дип кырт кисте Шәех.

—Сезнең белән барысы да ачык. Менә шулай, бабакай, бишек жырың да хәтерләргә мөмкин булыр иде. Ә бит мин интернациональ гаилә әгъзасы. Әтием минем, барыгызга да мәгълүм булганча, рус кешесе, һәм мин рус бишек җырларын беләм. Өстәвенә бер инглизчәне дә. Ә синең әтиең кем, Шәех? Әй, юк бит ул синең...

—Бар,—дип Шәех башын түбән иде,—тик үлде ул...

 —Ә син җырла, Шәех,—диде Роза апа.

 —Жырла,—диде кыска гына итеп Кыям абый, аның булдырасын белгән шикелле.

Шәех башын аска ия төште дә кинәт калын тавыш белән сузып җырлап җибәрде:

Ай яктысы бигрәк якты

Утырып күңел ачарга...

Әлли-бәлли, йокла, улым,

Өлгерерсең тел ачарга

Тәмам җырны жырлап бетергәнче ул шулай бөкрәеп, паркет чыршысына карап утырды. Керфеген дә какмады. Иреннәре дә селкенми шикелле, ә сагышлы, ягымлы җыр агылды да агылды.

—Бишек җырымы бу?—дип сорады Юлия, ул тынып калгач.

 —Әйе,—диде Шәех.

—Мондыйны ишеткәнем юк,—дип уйга калды Роза апа.

—Бер төрле үк әйтелешләр: бу бишек җырындагы «бәлли» сүзе бездә— «баю», инглизчә—«бай»,—дип куйды Пичуга.

—Әйдә тагын, Шәех!—дип кочаклап алды кунакны дулкынланган Кыям абый. —Күптән күңелдә болай җылы булганы юк иде!

—Жырга бугаз төене комачауламый,—дип елмайды Шәех.

Һәм жырлап җибәрде. Бу юлы ул тыңлаучының йә ачуын китерә, йә бик сокландыра торган, күңелле, «һайт!» дип кычкырулы күтәренкелек белән сугарылган гамьсез-ваемсыз, күңелгә тия торган җыр идее. Аның югары нотасында үсмерлек карлыгуы югалып калды, тавышы чиста һәм яңгырашлы чыкты. Шәехнең кыяфәте дә үзгәрде: бишек җырын җырлаганда һаман урынында торган кашлары арасындагы тирән эз юкка чыкты, куллары җанланып китте... Икенче кушымта вакытында ул куллары белән үзенең тезләренә сугып алды да бүлмә буенча китте. Башы югары күтәрелгән, куллары—артында, ә аяклары эштә—әле аяк очлары, әле үкчәләре белән тыпырдатып ала, артист дип белерсең!

Кояш нуры, ачып куелган мәктәп тәрәзәсеннән чагылып, бүлмәне зур энә белән тишеп алды. Шәех чагылган күзен йомды, ләкин туктап калмады. Аның күзен менә шулай каты итеп чагылдырган башка бер көн, икенче төрле кояш чагылышы исенә төште. Ул вакытта аңа өч-дүрт яшь иде һәм бу аның үз тормышыннан хәтерләгән беренче хатирәсе иде бугай... Әтисе эштән кайтып керде, аны үзенең җылы кытыршы зур куллары белән эләктереп, үзенең кызыл погоннарыннан да югары күтәрде, аннары түшәмгә чөйде, бүлмә буенча әйләндереп йөрде. Менә хәзер дә күзләрне шундый ук кояш нуры чагылдыра, бөтен тирә-як та шулай әйләнә сыман...

Соңгы мәртәбә ул әтисен зиратта күрде. Аның каны качкан, сүрелгән йөзен тирән итеп казылган, аста махсус уем-ләхет алынган кабергә төшерер алдыннан салкын кояшка ачканнар иде. Шәехне әтисенең баш очына китерделәр дә шунда күндәм рәвештә ана карап басып торды. Ул аның әтисе дә кебек, ләкин инде әтисе дә түгел иде. Кечкенә күкрәгендәге биш яшьлек йөрәге кысылып куйды һәм калтырый башлады. Чөнки әнә шул мизгелдә йөрәге, әле балалар акылы чыкмаган үзеннән аермалы буларак, ана иң якын булган кешесенең үлүен бөтен ачыклыгы белән аңлап алды. Кабер кисемендә куе бәс җемелди, көмеш сыман ялтырый иде. «Юк, юк,—дип типте йөрәк,—аңа анда һич тә әйбәт һәм җылы булмас». Ябышкак караш белән катып калган күзләренә кайнар булып китте, ләкин Шәех еламады. Моннан соң ул гомумән беркайчан да еламады.

...Шәех үзенен җитез биюен кинәт кенә туктатты да урынына килеп утырды. Шунда аның аңына Кыям абыйның:

—Әһә-ә, менә бу безнеңчә!—дигән тавышы килеп җитте. —Булдырдың, Шәех! Ә-ә, Пичугин әфәнде?!

—Бик яхшы, бик шәп,—дип җавап бирде Пичуга —Алай да.. —Отылу, җиңелү дигән нәрсә аңа хас түгел иде, тик шунда Юлия баш күтәрде.

Ул бераз вакыт уйланып калган иде: аны Шәехнең җырлары дулкынландырды. Анын икенчесен радиодан ишеткәне бар иде инде. Ләкин аны чагыштырып буламыни! Ярар, радиода профессионаллар да һәм тере оркестрлар да булсын, ләкин монда—тере тавыш бит! Синең җаныңда гап-гади кеше дә, хәер, нинди кеше?—малай, синең яшьтәшең дә шундый нәрсә тудыра алыр икән...

Җаны уйнаклавыннан соң Шәех ничектер катып калгандай булды. Ул йөзенә үк чыккан бердәнбер, ничек кайтып китәргә дигән уйлы караңгы чырай белән утыра бирде.

 Юлия аңа карап алды да карашын бабасы белән абыйсына күчерде.

 —Җитәр, ә? Кунак турында оныттыгыз. Бабай, бу синең дустың бит. Аның белән безне шулай дип таныштырдылар бугай?

Кыям абый нәрсәдер әйтергә җыенган иде, ярты сүзендә бүленеп калды, челт-челт итеп күзләрен йомгалап алды.

—Әмма,—диде Юлия, толымчыгын селкеп,—сез дәвам итә аласыз... Ә без Шәех белән язмалар тыңларга киттек.

 «Язмалар» сүзе бүген бик тә гадәти яңгырый. Ә ул елларда, магнитофоннар әле яңа гына кулланышка кергән Һәм муллык билгесе дип саналган, әле бик тә сирәк булган ул чакта, бу сүз могҗиза сыман янгырады. Пластинкалар түгел, ә яз-ма-лар!

Юлиянең якты, бик пөхтә бүлмәсе бабасыныкы белән янәшә иде. Стеналарында бернинди үзешчән рәсем сәнгате юк—һәрберсе «Огонек» журналыннан булган репродукцияләр. Өстәлендә—китаплар, альбомнар, һәм килеп керүгә үк бөтен көченә җибәрелгән «Гинтарас» магнитофоны Көче, әлбәттә, бүгенге «маг»ларныкы кебек үк түгел түгелен, ләкин этажеркалардагы вазалар барыбер калтыраналар кебек иде. «Рок, рок, рок- н-рол!» дип бөтен көченә акыра иде анда кайсыдыр инглиз. Юлия, музыка тактына тапочкаларын селеккәләп, кечкенә генә кәнәфигә урнашты. Шәех магнитофон янындагы урындык кырыена килеп утырды. Аның кыяфәте форточкадан ялгыш килеп кергән кошныкын хәтерләтә иде. Ул Юлиядән әле һаман төзәтә алмаган «Альпинист»ы өчен шелтәләвен көтте. Ләкин кыз бер генә сүз дә катмады, әйтерсең бернинди апрель дә, бернинди котырган «үгез» дә һәм бәлале язгы күлләвекләр дә булмады. Аның «ә без танышлар, әни»дән башка берние дә җылытмый иде. Әле аның анысы да: «Бабай, бу синең дустың бит...» дигән сүзләре белән суытылды. Калганы, шул исәптән рок-н-ролл да, эч пошканнан һәм ачудан гына туган «әлли-бәлли»е иде. Кирәк бит шулай, аңа җырла әле, дип әйтүләре булды, ә ул шундук—баш өсте!

—Транзисторны, һичшиксез, төзәтәм мин,—дип сытып чыгарды Шәех җырлар аралыгында,—бер диод кына таба алмыйм әлегә.

 —Ярар ла ,—диде Юлия һәм «инглиз»не әкренәйтә төште. —Син рәссаммы әллә?

—Юк...

—Минем бабай белән ничек таныштыгыз соң?

—Ә-ә , күгәрченнәр очыручы мин, күгәрченнәр очырам, ә аңа аларны рәсемгә төшерергә кирәк булган, менә шулай танышып киттек.  Юлия Шәехнең өендә картиналарның исе дә булмавын хәтерләп алды. Канифоль белән кургашын—әйе, бар, ә картиналар...

 — Минем бабай тынгысыз кеше.

Шәех елмаеп куйды:

— Кызыклы кеше.

 —Без аның белән бик дуслар.

— Ә Саша нигә шулай икән?

Ничек?

—Агрессив ул ничектер.

 —Алар гел шулай.. Бүген берсе кайнарлана, иртәгә икенчесе. Нәкъ балалар шикелле. Тик син әллә нәрсә уйлама, абыем карап торырга гына шулай ул... Дөресрәге, шулай булып күренергә тырыша, уйный, ә болай күңеле чиста аның. Әдәбиятны да ярата ул, рәсем сәнгатен дә, музыканы да. Балалар бит кемне яратарак төшә, шуны күбрәк талкый-борчый. Ә ул әле бала гына, зур бала.

—Сәер.

—Нәрсәсе сәер?

—Һич тә уйламаган нәрсә турында сүз куертуы.

—Әйтеп торам бит: уйный ул, уй-ны-ый. Аның белеме ничеклеген үзең ишеттең ич. Менә бит ничек...

Өстәл кырыендарак инде Шәех күптән игътибар иткән калын гына альбом ята иде. Юлия аны аңа таба этәреп куйды.

         —Карап ал. Открыткалар анда. Саша—бик хирыс коллекционер бит ул.

—Открыткалар?

—Төрле кала күренешләре—Казан, Әстерхан, Мәскәү...Ул архитектура белән бүтән нәрсәләрдән тыш мавыга. Иске архитектура белән. Аның мондый альбомнары санап бетергесез.

 —Математика, футбол, архитектура?!.

 —Ә син үзең? Радиотехник, күгәрченнәр очыручы, җырчы...

Шәех җавап бирмәде, альбомны кулына алды. Калын дерматин тышлык астында иске, революциягә кадәрге мәчетләре, чиркәүләре, ак ташлы Император университеты һәм XIX гасырда ук янган агач шәһәр театры, Грузин Алла Анасы чиркәвенең биек манарасы һәм Дворяннар җыенының тәбәнәк йорты, алъяпкычлы, сакаллы ямщиклары белән бетмәс-төкәнмәс «барабыз» рәтләре һәм күпере буенча элеккеге камытлы Россиянең сафка тезелгән солдатлар строе аркылы үзләре сайлаган юлга—каторгага озатканда иң яхшы уллары һәм кызлары узган атаклы Себер заставасы...

—Кыйммәтле коллекция,—диде Шәех.

—Шулай булмыйча!

 —Ә кайдан килгән ул аңа?

—Җыйды. Ләкин аз дигәндә, яртысы—мирас буенча.

—Бабагызданмы ?

—Юк, әти бүләк итте. Яшьлектә ул моның белән үзе дә мавыккан булган. Ә Сашаның коллекциясе дә шактый арта башлагач, әти аңа үзенекен бирде.

 —Баерагынмы?

 —Әлбәттә. Ләкин Сашаның да бик кыйммәтле открыткалары бар иде.

Магнитофонның туктап калуын һәм пленка койрыгының кага башлавын да сизмәделәр.

Ишектән кыштырдаган тавыш ишетелде. Бу Кыям абый иде.

—И-и, шайтан туе!—дип куйды ул, магнитофонга караш ташлап.—Ни көе, ни сүзләре...

—Ритм, бабакай, ритм!—Юлия аның янына очынып килде дә, кулларыннан алды һәм чайкалдыра башлады.

 —Үләм, үләм, җибәр!—дип ялынды бабасы, аның кулларыннан ычкынырга тырышып.—Мондый аллюрга өйрәтелмәгән мин. Ничек тә миннән башка гына инде сез... Мин бер генә минутка, Шәех белән саубуллашырга гына кердем.

Шәех, аны өскә пружина тотып аткандай, урыныннан сикереп торды.

 —Без бергә бармакчы идек бит, Кыям абый!

 —Менә кердем бит...

—Әй, бабай,—дип аптырап калды Юлия,—булдырасың да инде! Үзен дә биемисен, кавалерны да алып китәсең.

—Миңа, чыннан да, вакыт,—диде Шәех.

—Ә нәрсә, утыр.—Кыям абый оныкасы карашы астында кинәт алышынып куйды.—Иртәрәк әле...

 — Барыгыз инде, бар.—Юлия, ясалма рәвештә ачуланган булып, тәрәзәгә таба борылды.

Ул көнне карт белән үсмер бер-берсен кичкә кадәр диярлек озатышып йөрде. Безнең өйгә тикле килеп җитәләр дә эскәмиядә утыралар, сөйләшәләр-сөйләшәләр дә—тагын биш катлы йортка. Шәехтә картлар белән карчыкларга карата ниндидер сәер кызыксыну һәм тартылу бар иде. Хәер, бу ике яклы иде—карт-корылар да анда нәрсәдер таптылар. Кирәк бит Кыям абыйга көн буе диярлек шушы малай белән сөйләшергә! Яшьтәшләре менә Шәехтә бернинди аерымлык та тапмыйлар иде. Хәер, үзе да тапмый аларда. Ул: «Яшь акыл—буш акыл» яисә «Яшь акыл—өйрәнмәгән тай кебек»,—дип берничә мәртәбә генә кабатламагандыр. Ул яшьлеге өчен үзен дә күралмый иде. Аның яшь кыяфәте астындагы ир-атны мин үзем генә сиздем. Һәм менә тагын—картлар да.

Алай да Шәехнең иң якын кешесе Кыям абый түгел, ә инде искә алынган галим күршебез Николай Сергеевич Новиков иде. Аның турында сүз аерым булыр.

 

Сабантуй

 

Истәлекле ул Сабантуй көне аяз, эссе иде. Без, гамьсез-ваемсымар (каникуллар бит!), ничек тә призсыз кайтмаска дигән уй белән паркка юнәлдек. Җитәр җанатар булып кына йөрергә, инде үзебезне дә чын эштә күрсәтергә вакыт. Вакыт, бик вакыт! Барганда ярты юлыбызны үзебез өчен без катнашырга тиешле ярышлар төрен сайлауга, икенче яртысын стратегия һәм тактика билгеләүгә багышладык. Нәтиҗәдә шундый план килеп чыкты: табигатьтән килгән яхшы координацияле акыл сәләте иясе буларак, мин күзләрем бәйләнгән килеш чүлмәк ватырга һәм төп призны алырга. Шәех икенче ярышта—очына приз куелган шоп-шома, озын багана башына менү буенча җиңәргә тиеш.

Без паркка килеп җиткәндә Сабантуй башланган гына иде әле. Кызыксынучан халык арасыннан без, үз планыбыз буенча эш итеп, чүлмәк вата торган урынга үттек. Чүлмәкләр ватарга җыенучылар чиратында мин җиденче идем. «Җиде»—изге сан, бәхет, һичшиксез, елмаячак, диде Шәех һәм, багана янындагы хәлнең ничек икәнен белергә дип, разведкага китте. Мин исә үз көндәшләремнең ничек эш итүләрен күзәтә башладым. Аларның кулына таяк тоттыралар да үз күчәрләре тирәсендә егылыр хәлгә җиткәнче әйләндерәләр һәм җибәрәләр. Аннары приз алырга теләүче мескеннәр үзләренең тулгатылган вестибуляр аппаратлары белән балчык чүлмәкләрне эзләп китәләр һәм, тирә-яктагы халыкны көләргә мәҗбүр итеп, таяклары белән алардан бөтенләй читтәге чирәмне кыйнарга тотыналар. Бары тик чиратта миннән алда торган җирән берәүгә генә бер чүлмәкне чәлпәрәмә китерү бәхете тәтеде, аның өчен аңа кызуга чыдам балчыктан Васильевода ясалган чәй пешергеч чәйнек бирделәр.

Минем чират җитте. Шәех миңа, кояш үз курсы буенча нәкъ чүлмәкләр читендә, ул бәйләвеч аша барыбер күренәчәк, дип хәтерләтеп куйды да, рухландырып, минем йомшак җиремә сугып алды. Һәм мин зу-р тәвәккәллек белән үземә сузылган таякны кулыма алдым да күзләремне бәйләргә ирек бирдем. Шуннан соң әллә ниткән куәтле куллар минем иңнәремнән тотып шундый көч белән әйләндерә башлады, әйтерсең мине шөреп шикелле җиргә борып кертергә телиләр иде.

Бәйләвеч аша кояш күренми. Ә аның кайчан кайсыдыр ягымны җылыта башлавын көтәргә вакыт юк, баш әйләнә, әллә ун, әллә сул колагымда Шәех тавышы ишетелә, тик аның нәрсә диюе, нинди кинәш бирүен һич аңлап булмый. Аның соңыннан сөйләве буенча, мин таягымны баш өстенә күтәреп судья өстәленә таба атлап киткәнмен һәм түбәтәйләр киеп утырган ак сакаллы коллегия арасында паника тудырганмын. Ләкин аларга берничә адым барып җитмичә, бик ышанычлы адымнар белән, киртәләп куйган кызыл флагчыклы бау эченә кереп урнашкан жанатарларга таба юнәлгәнмен. Милиция эшли алмаганны, мин эшләгән: тәртип бозучылар ашыгыч рәвештә трибуналарга—үз урыннарына кире кайтканнар.

—Алдыйсың син!—дидем мин Шәехкә, чүлмәкләр белән килеп чыккан уңышсызлыктан туган ачуны аңа аударып.

Бозылган кәеф белән күңелсез генә алга таба атладык.

Очында агачтан бизәкләп ясалган матур гына «өй»дә шунда менеп җитүче өчен дип приз—хәрәкәтсез сары койрыгы аска таба салынып торган әтәч куелган багана янында бигрәк тә җанлылык хөкем сөрә иде. Тик ул призны алып төшәргә тырышучыларның берсе дә багананың яртысына да җитә алмый. Әйе, монда яхшы мускуллар гына түгел, баш та кирәк. Ничегрәк менәргә, кайчан... Багананың шомалыгын арттыру өчен, ул һәрвакыт ниндидер нәрсә беләндер сөртелә-буяла, шуңа күрә, беренчеләрдән булып файдасызга көчәнмәс өчен, аның  вакытын тота белергә кирәк, ләкин шул ук вакытта кайсыдыр җитезе синең борынын астыннан әтәчне менеп алганын да көтеп торырга ярамый.

 Без ике чират алдык. Беренчесенә мин бастым, ә биш кеше аша—Шәех.

Минем чиратым җиткәч, мин аңа: «Хәзергә үткәреп торыйк, әле багана яхшы ук корыланып җитмәгән, әнә малайлар ничек тәгәрәп төшәләр»,— дидем. Ләкин Шәех башка көтеп тора алмады, аяк киемен, чалбарын салып, бары тик футболка белән плавкидан гына калгач, багана янына килде дә, менә дигән матрос кебек, учларына төкереп куйды, шома багананы тотып карады һәм... сикерде. Җансыз дошманны кочагына алып кысты.

Шундук мин үземә, әтәчне, һичшиксез, алып төшәчәк бу, дип куйдым.

Башка уйны башыма да китерә алмый идем, чөнки мин аны бик яхшы беләм: ул тешләре белән ябышыр, ләкин бирешмәс. Бу бит очраклылык та, җай килеп тору да була торган футбол түгел, монда, нәкъ менә монда, ул үз үҗәтлегенең бөтен көчен күрсәтергә тиеш.

Болай дип бер мин генә уйламый идем.

 —Тавык ите өчен бу татар монда түгел, әллә кая менәр!

 —Хе-хе, бу—һичшиксез, алачак, менә күр дә тор.

Борылып карасам—алар: Жбан белән Киләле.

 —Ә син нигә калышасың?—дип авызын ерды Киләле.

Дәшмәдем.

Бу ике дус та сүзсез калды. Жбанның кечкенә күзләре баганадагы фигурага кадалды, аның янакларында төерләр йөри башлады. Соңыннан гына белдем, ул безнең янга көрәшчеләр келәмендә аяусыз җиңелүгә дучар булганнан соң килгән икән. Ниндидер егет кисәге аны беренче секундларда ук биш ноктасы белән дә нык итеп келәмгә сылап куйган.

 Шәех багананың яртысына җиткәннән соң һаман әкренрәк, һаман әкренрәк, еш туктый-туктый гына менә башлады. Ул туктап калган саен, инде ул көчен башка җыя алмас, әкрен генә аска шуып төшәр шикелле тоелды. Ләкин тикмәгә генә Шәех дип йөртмиләр бит аны, анда ниндидер бик нык төш-үзәк утыра иде. Ул өскә таба һәр метр саен һаман шомара төшкән бу агачны тагын да чамасыз ярсулык белән һәм тагын да көчлерәк кочаклый барды. Бар Сабантуй, үзенең бию мәйданнары, аттракционнары, калкулыклары, чокырлары, урманнары белән бөтен парк безнең аста ята иде, янәшәдә генә болытлар очып үтә, тирә-юньдә кошлар очып йөри, оя-өйчектән төшкән кояш күзне чагылдыра, ә битне инде әтәч койрыгы кытыклый. Әйе, әйе, хәлиткеч бу минутта мин анда—багана башында, Шәех белән бергә идем һәм боларның барысын да тойдым, күрдем, сиздем һәм аның белән бергә багана башындагы серле ишеккә омтылдым.

Призны җиргә бик ипләп, сак кына төшерергә кирәк иде, чөнки аны алу өчен бик күп көч куелды лабаса. Кинәт әтәч Шәехнең арудан калтыранган кулларыннан ычкынып китте дә, канатларын кага-кага, каурыйларын чәчә- чәчә мәйдан уртасына таба очты. Шактый күп санлы ярышучылар арасында аны тотып алу ансат эш түгел иде. Һәркем әтәчне өркетү-куркытуны, аңа кагылышлы нинди дә булса шаярулы сүз ычкындырып тирә-юньдәгеләрне көлдерергә тырышуны, әлбәттә, иң беренче чиратта анын яңа хуҗаларыннан көлүне үзләренең бурычы дип саный иде бугай. Без кулларны тырпайтып йөгердек, мүкәләп шуыштык һәм инде безгә ирексездән килеп чыккан бу тамашаның ахыры булмас сыман тоелды.

Шунда бәхет миңа елмайды. Мин, җаен туры китереп, ерткыч сыман сикердем дә үҗәт кошны көрәш келәме кырыенда тотып та алдым. Бу мизгелдә батыр үзенең көндәшен җилкәсенә китереп салды һәм җанатарларның шатлыклы сокланулары миңа да, көрәшчегә дә җитте.

Әтәч токымлы экземпляр булып чыкты. Кара-сары-ал төстә, гаярь күкрәкле, озын, югары күтәрелгән койрыклы һәм тарак сыман уеп ясалган кикрикле. Кикригенең ике теше мәһабәт рәвештә өскә карап тора, ә калганнары кырын салынган, җитмәсә, зурлар, авырлар. Менә нинди табыш белән кайтып бара идек без! Шунда безгә бу очрашу хакында үзебез төшләрдә генә хыялланган, ә өндә исә бу турыдагы уйдан да курыккан кыз очрады. (Курыккан дигәннән, мондый халәт үсмер чакның беренче мәхәббәте чорында һәрвакыт һәм һәркем белән дә була икән). Юк, Шәех белән без бер-беребезгә йөрәк серләребезне чишми идек. Әгәр дә ниндидер ялгышлык белән сүз башласак та, ул болай гына, мәсьәләнең асылына кагылмыйча гына бара, дәвам итә иде. Ләкин бу хиснең бер-беребездә барлыгын, минемчә, һичшиксез, икебез дә сизенә идек. Кайчаннан бирле? Мөгаен, ялкын сыман янып торган әтәчне култык астына кыстырып паркның үзәк аллеясы буенча кайтып барган нәкъ әнә шул бәйрәм көненнән башлап.

 

Ул мине түгел, башканы сөя

 

Әтәчне Шәех тотып бара. Шикле рәвештә тынычланып калган әтәч, тагын үзенең холкын күрсәтер өчен тиешле мизгелне көтә иде бугай, ләкин хәзергә тыелып тора. Ул булмаса, Юлия безне күрмәс тә иде, чөнки аның күкчәчәген хәтерләткән күзләре кемнедер эзли иде.

Ул үзенең кабатланмас йөреше белән безнең янга якынлашты. Аны ерактан ук күреп алдык, ә ул исә безне бездән берничә адымда, аның алдыннан атлаган тырпайган чәчле бер ит бүкәне, безнең әтәчкә күрсәтеп, иптәшен тарткалаганнан соң гына күрде.

Ул кашларын югары чөеп:

—Малайлар, сәлам!—диде. —Менә бу табыш! Кайдан килде сезгә бу чибәр әтәчкәй? Ә мин, беләсезме, Галяны югалттым. Китәсе дә килми, берүземә генә күңелсез дә.

Беренче булып мин өнгә килдем. Гомумән, әйтергә кирәк, эш Юлиягә яисә безнең мәктәпнең башка гүзәл зат вәкилләренә кагылганда, мин үземне Шәехтән иркенрәк хис итәм. Юлия белән, аңлашыла, югалып та калам һәм, инде әйткәнемчә, хәтта курку да барлыкка килә. Ләкин алдан әйтеп булмый торган ниндидер бер мизгелдә минем тел башым, йөрәгем белән булган элеккеге барлык элемтәләрен өзә шикелле, һәм мин шундый сафсата куерта башлыйм, хәтта кайчак: «Кайдан килә икән миндә бу нәрсә?!»—дип, үземә-үзем дә гаҗәпләнеп калам.

—Әгәр шулай икән, бергә дүртәүләп йөрергә була,—дидем мин.

 —Ә тагын кем?—дип тирә-ягына каранды Юлия.

—Безнең әтәчне кавалер дип санамыйсыңмыни син? Яисә безнең кайсыбызныдыр?

—Аһ, әйе!—диде ул, шаяртуны кабул итеп һәм, шикәр сыман тешләрен күрсәтеп, көлемсерәп куйды.

Ашыкмыйча гына парк аша кире якка таба киттек.

Казансу янында парк үзенең гаҗәеп матурлыгы аркасында әле революциягә хәтле үк Рус һәм Немец Швейцариясе дип аталган куе яшел калкулыкларга һәм текә кыяларга әйләнә. Бу калкулыклар тезмәсе елга буенча агымга каршы өскә таба сузыла, Арча кыры зираты артыннан Рус Швейцариясе Немецныкы белән алышына. Аннары елга кискен борылыш ясый һәм шәһәр тарафыннан кагылмаган диярлек таулар, урманнар, ерганаклар шәһәр боҗрасыннан иреккә чыгалар.

Без яшь каенлыкның ярым күләгәсендә урнашабыз. Монда башка Сабантуй. Үзләренең эре, кин иероглифлары белән керәшәләр җәйгә дан җырлый, агач һәм куаклыкларда анда-санда алтын погонлы купшыллар тыкшынып йөри, аксыл-шәмәхә күкебаш чәчәкләрендә төклетуралар бал белән сыйлана, күренмәс чикерткәләр черелди, барча үлән чыңлый- зыңлый, андагы бар нәрсә җырлый, тавыш бирә, бии, сикерә, хәтта артык шатланудан тешли һәм чага.

Юлиянең бит очында беленер-беленмәс кенә ак үзәкле алсу «гөл» чәчәк ата. «Кайдан бу, кем?»—дип кызыксынам.

—Сизмәдем дә,—ди ул,—озынборындыр, мөгаен.

Мин бака яфрагы эзләп таптым да шуны битенә куярга тәкъдим иттем.

Бу вакытта Шәех бау белән әтәчне аягыннан бер агачка бәйләп куйды.

Тегесе исә, тынычланып, нәрсәдер эзли-эзли һәм чүпли-чүпли шуның тирәсендә йөри бирде.

Яңагына бака яфрагы куйган Юлия Поддужный ягыннан Казансуны язын су баса торган болынга таба кисеп чыгып баручы моторлы көймәне күзәтә. Аның моторы озынборын сыман безелди, суның астын өскә әйләндерә. Инде Казансу монда, Иделгә таба, кечкенә елгачык кына түгел, ә мул сулы зур елгага әйләнә, киң дә үзе—ярлары арасы километрга, хәтта аннан да артыкка җәелә. Элек, әле плотина барлыкка килгәнче, аны тавыклар да ерып чыга иде, дип сөйлиләр. Ләкин минем хәтеремдә ул һәрвакыт шундый, караш белән айкап булмаган кебек калган.

Дәвамы киләсе саннарда

 

 

Реклама