ЯҢАЛЫКЛАР

•ЯҢАРЫШ»—ИЛ КҮЗЕНДӘ

Казаннын «Пирамида» мәдәни-күнел ачу үзәгендә узган Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чараларының IV Конгрессының пленар утырышында ТР- нын Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шай­миев катнашты Конгресс кысаларында республиканың «Яңарыш» дип аталган Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды тәкъдир ителде «Болгар шәһәрчеген һәм Зөя утравын төзекләндерү проектларына алынуыбыз халкыбызның рухи ныклыгы житлегүен дәлилли Та­тарстанда хәйрия белән шөгыльләнүнең матур тәжрибәсе бар инде Болгардагы һәм Зөя утравындагы тарихи ядкарьләрне торгызуга да жәмәгатьчелек. эшмәкәрләр, дәүләт структуралары, муниципаль район хакимиятләре бергәләп алынды. Россия Президентының да ярдәмен сизәбез».— диде Минтимер Шаймиев

Бүген Болгар шәһәрчегендә һәм Зөя утравында эш тулы куәткә гөрли. Дәүләт Кинәшчесе сүзләренә караганда. Болгарда яна мәчет төзеләчәк, киләсе елга биредә чатырлар лагере барлыкка киләчәк, республиканың 20ләп авыл хужалыгы предприятиесе быелдан Икмәк музеен төзүгә тотыначак, ислам динен кабул итү хөрмәтенә һәйкәл куелачак, шулай ук Болгарда да. Зөя утравында да сәяхәтчеләрне заманча елга вокзалы каршы алачак.

Конгресста Россиянең 40 төбәгеннән килгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты Пленар утырышның икенче көнендә кунаклар Болгар шәһәрче­генә һәм Зөя утравына да сәфәр кылды. Аннан сон алар «Федор Шаляпин» теп­лоходында Идел буенча сәяхәт иттеләр. Биредә Россиянен телевидение, радио һәм басма мәгълүмат чараларында эшләүче танылган кешеләре катнашында мастер- класслар һәм түгәрәк өстәлләр узды.

Конгресста катнашучылар белән ТРның Премьер-министры Илдар Халиков очраш­ты Очрашуда шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов. республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары—Татарстан Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова белән Басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы житәкчесе Марат Моратов та катнашты.

БОЛГАР ҖЫЕНЫ

19 июньдә ел саен үтә торган олы бәй­рәмнәрнең берсе—Изге Болгар жыены» узды. Спас районынын Болгар шәһәрендә ата-бабаларыбызнын 922 елда рәсми рә­вештә ислам динен кабул итүе билгеләп үтелде Болгарларның тарихы, мәдәнияте, ә ин мөһиме дине—һәр татар кешесе. Россия­нен һәрбер мөселманы өчен, һичшиксез, ин кадерле мирас. Шуна күрә менә инде 21нче тапкыр Изге Болгар җирендә, явып торган яңгырга карамастан. Татарстаннан гына түгел. Россиянен бик күп почмакла­рыннан меңләгән кунак җыелды. Җыенга килгән һәркемне бер максат—болгар ата- бабаларыбызны искә алу. алар өчен дога кылу, иманны ныгыту, дин кардәшләре белән аралашу берләштерә иде

Чаранын быелгы программасы тагын да кызыклырак һәм мәгънәлерәк булды Бәй­рәм. әлбәттә. Коръән аятыәрен уку белән башланып китте ТР Президенты Рөстәм Миннеханов. ТР Дәүләт Кинәшчесе Минти­мер Шаймиев. ТР Премьер-министры Илдар Халиков. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Россия үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да чаранын ин көтелгән кунаклары иде Болгарга шулай ук чит илләрдән—Төркия. Болгария. Изра­иль. Венгрия һәм Кувейттан югары дәрәжәле кунаклар да килгән иде Җыенда катнашучы­лар Идел Болгарстанынын ислам динен кабул итүе истәлегенә билге-таш салдылар Олы манара янында оештырылган сәхнәдә ТРнын танылган артистлары башкаруында мөнәҗәтләр, нәшидләр һәм шигырьләр ишетергә була иде

«СӘЛӘТ»ТӘ-СӘЛӘТЛЕЛӘР

9-12 июль көннәрендә Алексеевск районынын Биләр саклаулыгы биләмә­сендә республика яшьләренең XIX «Сәләт- Биләр» фестиваль-бәйгесе узды

Бәйрәм быел да «Изге чишмә» ме­мориаль комплексында, ягъни «Хуҗалар тавы» янында үтте Фестиваль хәрәкәтендә 700дән артык мәктәп укучысы, студент һәм укытучы катнашты.

«Сәләт» фестивале интеллектуаль як­тан сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, аларнын ижали мөмкинлекләрен үстерергә шартлар тудыру, яшүсмерләрдә

 

 

 

һәм яшьләрдә туган җиргә. анын тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, шулай ук рухи-әхлакыи һәм физик тәрбия бирү, сәла­мәт яшәү рәвешен сайлау максаты белән үткәрелә. Биләр фестивалендә катнашу •Сәләт» оешмасынын «Раушан» (Казан). «Рухият» (Әлмәт). «Бөгелмә» (Бөгелмә), •Байлар Сабасы» (Байлар Сабасы). «Кол Шәриф оныклары» (Чаллы) аланнарынын да программасына кертелгән

Фестивальне Алексеевск муниципаль районы. Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фән­нәр академиясе белән берлектә «Сәләт» фонды оештыра Бәйге быел ла ТР Минис трлар Кабинеты ярдәме белән үтте

Фестиваль-бәйгенең ачылу танта­насында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов. шулай ук депутатлар, галим-язучылар. төрле дәүләт оешмалары һәм министрлыклардан вәкилләр. Татарстандагы эре компания­ләрнең җитәкчеләре катнашты

Фестивальгә Россиянен төрле шәһәр һәм төбәкләреннән Чувашия. Удмуртия. Баш кортстан, Киров өлкәсе. Самара. Саратов. Санкт-Петербургтан, республикабызның 10 район-шәһәреннән махсус делегацияләр килде Быелгы фестиваль хәрәкәтендә Чехия кунаклары. Казанга татар телен өйрәнергә килгән Америка студентлары да катнашты Географик киңлек тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләр - Рабит Батулла. Әнвәр Хәири. Фаяз Хужин белән очрашулар бик жанлы узды. Фестивальдә катнашучы лар «Изге чишмә» тарихи-мәдәни комлек- сынла да булды Шулай ук Борынгы Биләр шәһәренен археологик казу эшләре алып барылган урыннарын да үз күзләре белән күрде алар

КФУ-СТУДЕНТЛАР «ОЯ»СЫ

Казан (Идел буе) федераль универси­теты ректораты хәбәр итүенчә. 2011 елнын I гыйнварына кадәр КФУга берничә уку Йорты кушылырга тиеш Нәтиҗәдә, анда 45 меңнән артык студент белем алачак Ректор И Гафуров «Белем бирүнен сый фатын арттыру өчен чит илләрдән дә укы­тучылар чакырырга уйлыйбыз».—ди ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясе инде бетерелде дә Академия студентлары укуларын КФУда. яки башка уку йортларында дәвам итә алачак

АРЧАДА-ИСКЕ КАЗАН ТҮГӘРӘК УЕНЫ

Арчада республикабызның фольклор коллективлары катнашында «Иске Казан түгәрәк уены- фольклор фестивале бутып узды Анда 25 районнан жәмгысе 400гә якын кеше катнашты Свердловск өлкә сенен Аракай авылыннан бөтен Россиягә танылган «Сырдарья» фольклор ансам­бленең кунак итеп чакырылуы нур өстенә нур булды

Мәртәбәле жзори фольклор-этнографик чыгыш, фольклор-хореография, жыр. ха­лык уен коралларында уйнау. бәет, мөнәжәт жанрлары буенча бәя бирде Әлеге чараны ачу тантанасына Татарстан Мәдәният министрлыгының эшләр идарәсе җитәк­чесе Кадрия Идрисова да килгән иде «Бу бик тә изге, илаһи, мөкатдәс, чын-чынлап үзебезчә булган бәйрәм,—диде ул —Хал­кыбыз фольклор хәзинәсенә ифрат бай Ләкин хәзинә тиз генә табылмаган кебек, бу төр хәзинәне дә барлау зур тырышлык, сабырлык сорый Тапкан хәзинәне саклый белү дә мөһим»

Әлеге чараны оештыручы. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Татар фольклорын жыю. саклау һәм өйрәнү үзәге директоры Фәнзилә Жәуһәрова әйтүенчә, татар фольклорын туплауга игътибарны арттырырга кирәк.

БӘЙГЕ КАБАТ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

Татарстан Мәдәният министрлыгы. Татарстан Язучылар берлеге, Г Камхт исе­мендәге Татар дәүләт академия театры «Яна татар пьесасы-2010» конкурсын игълан итә Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыкмаган пьесалар тәкъдим итә аталар Әсәрләрнен тәхәллүс белән имза- лануы һәм автор турында белешмә булуы шарт Пьесалар быелнын 31 декабренә кадәр кабул ителә Быел дүрт номинация • Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса». 35 яшькә кадәрге яшь авторлар өчен аерым номинация. «Башка формат» махсус төре, проза әсәренә нигезләнеп язылган инсце­нировка өчен бүләкләр Моннан тыш. Татарстан Мәдәният министрлыгы тара фыннан махсус бүләк булдырыла Конкурс ике этапта узачак. Аларны М Госманов җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк Жингән пьесалар махсус җыентыкка кертеләчәк

ИСЕМЕ ҮЗГӘРӘ

Быел «Алтын мөнбәр» мөселман кино сы фестивале исемен үзгәртә Ул «Казан халыкара мөселман киносы» фестивале дип аталачак Хәзер фестивальне Казан Мәскәү катнашыннан башка гына оеш тырачак Җиңүчеләргә тапшырыла торган мәчет мөнбәре рәвешендәге сынны башка төрле билгегә алыштыру күздә тотыла •Татаркино» дәүләт учреждениесе дирек­торы В Батраков әйтүенчә, ул Казан, кино, ислам белән бәйле булачак Оештыру комитеты белән Премьер-министр урын­басары-мәдәният министры Зилә Валиева җитәкчелек итәчәк Алтынчы фестивальгә катнашырга теләүчеләр шактый җыелыр­га өлгергән 50 илдән катнашырга теләк белдергәннәр Быелгысында беренче мәр­тәбә Гамбия режиссерлары да катнашачак Фестиваль 15-19 сентябрьдә узачак

ТАТАРЧА ИСЛАМ САЙТЫ

«Инфо-ислам» медиа төркеме үзенен татарча сайтын ачып җибәрде Анын белән www.tatar-islam.ru адресы буенча танышыр­га була Сайт Татарстандагы, Россиядәге, дөньядагы ислам яңалыкларын яктыртып бара Шулай ук анда фикһ мәсьәләләре, үгет-нәсыйхәт, Мөслимәләр сәхифәсе дә бар, вәгазьләр урнаштырып баруга зур игътибар бирелә, чөнки бу авыллардагы хәзрәтләргә мәгълүмат табуны жинеләйтер дип көтелә Сайтта шулай ук сәхабәләр, татарлар тарихы турындагы «Инфо-ислам» газетасында чык­кан язмаларны да укырга мөмкин

МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗ-АКШ ЧЕМПИОНЫ

Халыкара гроссмейстер Гата Камский быел да шахмат буенча АКШ чемпионы булды. Ә ел ахырыңда ул халыкара бәйгедә катнашырга җыена. Әлеге турнирда җиңү­че исә дөнья чемпионы исемен дәгъвалау хокукына ия булачак

Гата Рөстәм улы 1989 елдан бирле АКШ- та яши. Ул беренче тапкыр Америка чем­пионы исемен 1991 елда яулады һәм төрле дәрәҗәле халыкара турнирларда катнашып, танылуын дәвам итте. Әмма 1996 елда кай­бер сәбәпләр аркасында шахматтан китеп торды 2004 елда исә кабат спортка әйләнеп кайтты Бүгенге көндә Гата Камский дөнья­дагы иң көчле 20 гроссмейстерның берсе булып тора. Декабрь аенда Бакуда узачак •дәгъвачылар бәйгесе»ндә без Гатага кабат җиңү теләп калабыз.

95 УЛ ӘЛЕ ЙӨЗ ТҮГЕЛ

95 яшькә житеп сәхнәдә җырлаган ар­тист—ул уникаль күренеш Шагыйрь әйт­мешли, «Ул әле йөз түгел» Татарстанның атказанган артисты Усман Әлмиевнен гомер бәйрәменә килгән тамашачы моның шаһиты булды

Кичәне Мәдәният министрлыгы һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филар­мониясе оештырды Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Валиева җырчы хакында «Усман абыйның ветераннар советы рәисе буларак башкалар турында да кайгыртып йөрүе сокландыра Әгәр берәр мәгълүмат кирәк булса, без ана мөрәҗәгать итәбез Ул безнең «җан­лы энциклопедия»,—дип белдерде һәм У.Әлмиевкә Премьер-министр юллаган Рәхмәт хатын тапшырды

Жырчыны Г Камал, М.Жәлил, Качалов исемендәге театр коллективлары, филар­мония директоры Кадим Нуруллин тәб­рикләде Юбилярны котларга Яшел Үзән районыннан якташлары да килде Сәхнә ветераннары аңа үзләренең рәхмәтләрен ирештерде Россия Театр әһелләре берлеге рәисе А.Калягин да Усман агага Мактау кәгазе юллаган

Юбилярны котларга күренекле сәхнә осталары Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Флюра Сөләйманова, Руслан Дәминов, Клара Хәйретдинова, Равил Шәрәфиев һ б. килгән иде

ХӘЛИМ ҖӘЛӘЛЕВ КИЧӘСЕ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт ака­демия театрында Татарстанның халык ар­тисты Хәлим Жәләлевны хөрмәтләү кичәсе узды Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урын­басары Римма Ратникова актерга Президент Указы нигезендә «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды Юбилярны Президент аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Валиуллина, ар­тистның Базык Бистәсе районыннан килгән якташлары тәбрикләде

Хезмәттәшләре Равил Шәрәфиев. Ринат Тажетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Наил Ду­наев, Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтжанов. Наил Шәйхетдинов үзләренен истәлекләре белән уртаклаштылар

Шунысын да өстәп әйтергә кирәк X Жәләлев—каләм иясе дә Ул—Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

ТАШ РАПСОДИЯСЕ

«Казан Кремле» дәүләт тарихи-архи- тектура һәм сәнгать музей-тыюлыгынын табигать тарихы музеенда «Таш рапсо­диясе» дигән күргәзмә ачылды .Анда Та­тарстанның беренче Президенты, бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәимиевкә бирелгән бүләкләр фондыннан үзенчатекле әйберләр урын атган

Экспозиция гамати сәнгатьтә кулланы­ла торган асылташларга багышлап оешты­рылган Күргәзмәдә нефрит, төсле мәрмәр, малахит, гәрәбә, гранит кебек ювелир һ б ташлардан эшләнгән әйберләрне кү-рергә була. Тамашачылар хозурына үз вакы­тында Илбашка бүләк ителгән кыйммәтле ташлардан шахматлар, М Шаймиевнең бюсты, борынгы риваятьләргә нигезләнеп, фил сөягеннән эшләнгән төрле сыннар тәкъдим ителгән

Күргәзмә киләсе елнын февраленә кадәр эшләячәк.

ГАСЫРЛАР АВАЗЫ

Күптән түгел «Гасырлар авазы—Эхо веков» журналының яна саны дөнья күрде Ул, журналның чыга башлавына 85 ел тулу унаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановнын котлавы белән башланып китә. «Гасырлар авазының бу санында Бөек Жинү темасына зур урын бирелгән Басма­ны укучылар Идел-Урал төбәгенең 825нче батальоныннан белорус партизаннары ягына күчкән хәрбиләрнең яна исемлеге. ТАССР халкының дәүләт органнарына яр­дәм сорап язган хатлары. Муса Жатилнен

ИҖТИМАГЫЙ МӘДӘНИ ТОРМЫШЫБЫЗДАН әлегә кадәр билгеле булмаган батырлыкла­ры белән таныша ала Журналда ТАССР оешуга-90. Буа шәһәренә 230 ел тулуга багышланган язмалар да бар

УКУЧЫЛАРЫ ДА КҮП БУЛСЫН!

Казанда өченче тапкыр Бөтенроссия ислам китап күргәзмә-ярминкәсе узды­рылды Китап күргәзмәсе Россиядә ислам темасына китаплар нәшер итүне цивилиза­цияле рәвештә үстерү һәм китап укучылар­ны илдәге мөселман китапларын чыгаручы нәшриятлар белән якыннан таныштыру максатыннан оештырыла. Бу эшне Казан мөхтәсибәте башкарды Билгеле булганча. Казанда мондый ярминкә 2008-09 елларда уздырылган иле инде.

ЯБЫЛГАН БАСМАЛАР

Татарстанда 12 мәгълүмат чарасы ябыл­ган. Роскомнадзорнын Татарстандагы ида­рәсе әлеге басмаларнын эшен туктатуны сорап судка мөрәҗәгать иткән. Мондый карарга килүнен сәбәбе—әлеге мәгълүмат чараларының бер елдан артык дөнья күр­мәве Моннан ары «Милли ризыклар*.

  • Медицина для всех». «Бизнес-афиша». Доживем до понедельника». «Торги Аук­ционы Конкурсы» газеталары. «АвтоЛилср Казань». «Казанок». «Казанская афиша»,
  • Криминал-антикриминал в Казани». Делаем ремонт. Журнал об идеях и мате­риалах» журналлары һәм «Желтые, белые и голубые страницы Казани» еллык басмасы нәшер ителмәячәк.

ЯҢА КИНОТЕАТР

Күптән түгел генә Казанда ачык һавада­гы кинотеатр барлыкка килде Ул Баскет- холл янындагы мәйданчыкта урнашкан Оештыручыларның әйтүенә караганда, әлеге кинотеатр кино карарга автомобиль белән килүчеләр өчен бигрәк тә уңайлы икән. Дөрес, жәяүлеләрне лә онытмаганнар, алар өчен урындыклар тезелгән Фильм үзе зур стенада күрсәтелә, ә тавышны урамдагы динамиклар аша яки машина радиоалгычын билгеле бер ешлыкка көйләп тыңларга мөмкин Биредә бары тик комедияләр һәм мәхәббәт романнары гына күрсәтәләр

ГОМӘР ГАЛИГӘ БАГЫШЛАНДЫ

Буа районы Иске Тинчәле авылында быелгы Сабан туе күренекле язучы, публи­цист. әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Гомәр Галинең тууына 110 ел тулуга багыш­лап үткәрелде. Олуг шәхеснең исемен мәңге­ләштерү жәһәтеннән авылда язучының музее ачылды. Иске Тинчәле мәктәбенә Гомәр Гали исеме бирелде Бәйрәмгә җыелган халык алдында Казан кунаклары—«Татлтице- пром» ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры Марс Атиев. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев. Se дә шушы төбәктә туып-үскән шагыйрә олдыз Шәрәпова. Г Галинен туганы Мө­барәк Мусин, милләтпәрвәр Рәүф Ибраһи- мов һәм башкалар чыгыш ясады

АЙГӨЛГӘ БҮЛӘК

Айгөл Хәйри—милли җырларны баш­кару традицияләрен унышлы дәвам итүче талантлы җырчыларнын берсе. Күптән түгел ана Мәскәүдә СССРнын халык ар­тисты Б Покровский исемендәге бүләк тапшырылды

«ЯНДЕКС» БЕЗНЕҢЧӘ СӨЙЛӘШӘ

ЯНДЕКС» интернет-компаниясе мәгълүматларны татар телендә дә бирә башлый, ягъни ул татар телендәге сорау­ларга да җавап бирәчәк Порталнын төп бите, эзләү интерфейсы һәм «Яндекс Поч­та» интерфейсы ике дәүләт телендә—рус яки татар телендә эшли Монда татар теле морфологиясе лә исәпкә алынган «Яндекс» үзенең кулланучылары өчен бушлай бул­дырган мондый мөмкинлектән дөньяның теләсә кайсы төбәгендә гомер итүче мил­ләттәшләребез файдалана атачак

МАКТАУЛЫ ИСЕМ

«Татмсдиа» ААЖ филиалы — • Идел-Пресс» полиграфня-нәшрият комплексы»нын план-производство технологик бүлеге начальнигы Ку- рамшина Люция Мөгамбәр кызыиа «Та­тарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

Реклама