Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ ЙӨРӘГЕНӘ—ЧӘЧӘК...

Серле абага
Үзем салган төнге сукмагымнан
Атлап барам, күктән ай бага.
Бер могҗиза көтеп урман тынган.
Чәчәк аткан серле абага.
Үкенмим дә гомер үтә диеп,
Сүтә-сүтә еллар төргәген:
Сайрый һаман—тереклекне сөеп,
Кош илһамы йөрткән йөрәгем.
Тантанада бөтен тнрә-ягым.
Йолдызлардан энҗе чәчелә.
Дөрли дөрли яна уй учагым.
(Хәерле төн сиңа, уяу чагым!)
Ялкын теле үрли чәчемә.
Сулыш алып, туфрак таңны кәгә,
Орлык көтә һәрбер карышы.
«Яшим1»—дигән тойгым—иркенлектә,
Юкка чыкмас өчен карышып,
Үләннәрнең тамырына төшә,
Наратларны коча җил булып.
Абагалар белән исәнләшә,
Дәшә төнгә туган ил булып.
Чорлар аша киләчәккә күчә.
Үткәннәргә карый борылып...
Шул тойгыда күкрәп, яшьнәп яшә.
Мине кеше иткән горурлык)
\м|М1 СУФИЯНОВ (1958) шииыйры * КЫЛЫЧЛЫ япи»«с«лм китап авторы
Татар тан Язучылар бармы впмш Чаллыдш яши
Мин ышанмыйм—кире кайтмас өчен
Китәремә бу җир йөзеннән:
Чәчәк аткан абагамның көче
Таңга тамар тойгым күзеннән...
Балачактан кайткан ак болытлар.
Исәнмесез! Мин таныдым сезне—
Тургай булып сайрап тавыш биргән
Могҗизалы, серле күк-диңгезне
Мин таныдым ... Ак болытлар узды
Ак болытлар мине танымады.
Әллә инде садә чәчәгемне
Сулдырдыммы—ерак таңымдагы?
Үкенечем ярсып, авыр сулап,
Башын ташка ора—шуны уйлап...
Могҗизасын күргән чагыммы?—
Туктап калды вакыт агымы.
Яфрак төшеп тынды учымда.
Басып тордым балкыш очында,
Җаным белән күккә ашыпмы?
Саташыпмы, Җирдән качыпмы?
Ләйлә, күреп, зәңгәр киңлеккә
Чиксезлектән дәшкән иреккә
Мәҗнүннәрчә мин дә гашыйкмы?
Үзем белмәгән дә үлчәмгә
Бербөтенлек биргән гамь ямьгә
Тоташыпмы? Серен ачыпмы?
Бәхилләшкән кошлар моңыннан
Тыным куырылды—шашыпмы?
Күкнең капусы да ачыкмы?
...Төшенермен кебек соңыннан...
Тик әлегә берни аңламыйм.
Күк белемен бирче, Аллам!—дим.
Алтын балык
Тыелгысыз ургый ургый елга ага.
Җил чыкканда дулкыннарын кага-кага.
Ә ярында көчкә көчкә сулыш алып,
Чәбәләнә әкияттәге алтын балык.
Бер мизгелдә үткән иде бу араны—
Буш кармакмы эләктергән бичараны?
Кояш күреп, сикергәнме әллә күккә—
Балык өчен хыял булган биеклеккә?!
Ни булганын аңлый алмый алтын балык,
Дөньяда көч юк микәнни коткарырлык?
Саңагына һава җитми, су һавасы.
Ник, ичмасам, тартып алмый су анасы?
тулыш ЙӨРӘГЕНӘ чачәк
Яр читенә йөзеп килә зур бер җәен.
Ләззәт имеп үткәрә ул тормыш җәен.
һ ә р үләксә җ а н ы сөйгән сые а н ы ң —
Каршылыксыз көтеп тора туенганын.
...Тыелгысыз ургый-ургый елга ага,
Җил чыкканда дулкыннарын кага-кага.
Ә ярында бәргәләнә мескен язмыш.
Бер язмышта—бер диңгезгә сыймас сагыш.
Күзен ача ялгыш кына тамчы тисә.
Караңгылык тарафыннан җилләр иссә—
...Кайнар комда көч-хәл белән сулыш алып,
Ята әллә алтын балык, әллә халык...
Елау—бәхет... Тирән яшеренгән
Хәсрәтләрең чыга яшең белән.
Елау—бәхет... Ә мин хәтерләмим
Соңгы яшем кайчан тамганын да.
Төер булып болгавыр чор тора
Әллә йөрәк... әллә тамагымда...
Тук елмаеп, кошка атты
Тидерер ният белән
һ ә м кавышты кичермәслек
Гөнаһ-җинаять белән.
Ләззәтле какты йөрәге:
Сусагандыр шул канга...
Уйламады—аттым диеп
Үзем—үземнең җанга.
Ятмы шәфкать төшенчәсе
Кыйбласыз—адашканга?
Ач күзләнеп корбан мл.ш
Ерткычлыктан шашканга?
Ишетмәде, кызган дигән
Мескен кош гозерен дә.
Янмады соңлап булса да
Үкенеч күмеренд->
Ә кош булып яратылса
Киләсе гомерендә^!
Галәм—боҗра... һәрбер ПЫЫШ
Ходайның хнкемендә.

***
Басмаган әле тәнемне
Кабернең салкын ташы
Үземне эзләп талпынам
Көчле давылга каршы.
Давыл артында мине дә
Көтәдер бәллүр бәхет—
Күбәләк килен кунса да
Уала торган тажвТ
Татыдым тормыш ачысын,
Татыдым төчесен дә...
Аермакаем һаман «ла
Мәхәббәт бвресенд.».
Ташкын булып җырым г\а
Газаплы төшләр күреп:
Бу тормышның йөрәгенә
Чәчәк кадармын ПвбвШ
Күк астында бер нәрсә дә
Мәңгелек түгел, беләм.
...Ярала бөтен яхшылык
Тиңдәшсез iai.ni бвЛМ