Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР КИҢЛЕКЛӘРЕНДӘ


Монда без дә бар әле!
Без яшибез бер Рәсәйдә,
Кайныйбыз бер Казанда.
Алыш биреш дәвам итә
Рәсәй дигән базарда...
Моннан ары татарларны,
Белмим, кем дип атарсыз?!
Әмма Рәсәй дигән дәүләт
Була алмый татарсыз!
Юк безнең башка илебез,
Безнең башка җиребез.
Шушында аккан каныбыз,
Монда тамган тиребез...
Шушы илгә, шушы җиргә
Береккән кендегебез.
Ерак-ерак тарихлардан
Күренә кемлегебез...
Бетереп булмый татарны—
Тарихны бозып кына,
Үтереп булмый татарны—
Тарихтан гызып кына...
Татардан котылалмыйгың,
Татарны куелмыйсың,
Бу татарны тырышсаң да
Беркая куялмыйсың!
Роберт MII1II l V. I Mill ( ГММ Татар* тонның калын шапшрв, пие шщн т, җамвють
чич-кичг Ki/псанлы китаплар (шил ш ы* «Сайланма асарлар»)
авторы I Гукай исвмандмв даулия премиясе шурааты Казанда яши
РОБЕРТ миңн.
Хакыйкатьне белер өчен
Тарихны актарыгыз!—
Бу илгә, бу җиргә безнең
Бар, бар, бар хакларыбыз!
Тарихтагы кара эзләр
Без калдырган эз түгел.
Без килмешәк түгел монда.
Килмешәкләр—без түгел.
Без яшибез Рәсәй дигән
Татар киңлекләрендә:
Күрдек тиңлекләрен дә без,
Күрдек кимлекләрен дә...
Татар илбасар да түгел,
Юлбасар да, баскын да...
Безнең бу үз урыныбыз
Якты кояш астында.
Тик кемгәдер, кемнәргәдер
Дөнья һаман тар әле...
Сез алай бик кәпрәймәгез:
Монда без дә бар әле!
Үзгәрүен үзгәрдек...
Безне хәзер тыеп булмый
Авызлык белән генә.
Буйсындырып булмый безне
Явызлык белән генә.
Җиңеп булмый безне терсәк
Йә беләк белән генә.
Җиңеп була безне хәзер
Ак теләк белән генә.
Безне яулап алып була
Мәхәббәт белән генә.
Теләктәшлек, дуслык белән,
Мәрхәмәт белән генә!
Заман үзгә, Казан үзгә,—
Үзебез дә үзгәрдек...
Тезләндек без, ләкин торып
Басар өчен тезләндек!
Ә моннан соң, белмим әле,
Түзәрбезме тезләнми?!
Без күптән үзгәрдек инде...
Мәскәү генә үзгәрми.
Күңелләрдә...
Бу татарда акыл тештән соң шул.
Килә безгә акыл соң гына:
Азатлыкны шаулап, яулап алдык,
Кайтарабыз кире шым гына.
Тын гына да, шым гына да түгел,
Кайтарабыз астыртын гына.
Күңелләрдә хәзер берни дә юк,
Күңелләрдә хәзер шом гына.
Элеккегә кайтып барышыбыз
Сиздермичә генә, тын гына.
Күңелләрдә ачы моң гына шул...
Күңел сыкрый акыртын гына.
Тукай белән сөйләшү
Ниләр уйлыйсың икән син, Тукай?—
Безнең өчен сызланасыңмы?
Безнең белән горурланасыңмы?
Әллә безне кызганасыңмы?
Ә без һаман синнән калган татар—
Үзгәрмәгәнбездер тамчы да.
Үзгәрмәбездер дә... Хәзер инде
Ярдәм итмәс синең камчы да!
Үз көнебезне без күрер-күрмәс.
Телебезне дә яклар-якламас.
Без һаман шул үләр-үлмәс инде,
Без һаман шул йоклар-йокламас...
Мәскәү абзыебыз әле һаман
Якабыздан тоткан ныгытып...
Үзебезнең татар икәнне дә
Җибәрәбез кайчак онытып.
Кыскан саен кычкырырга кирәк!..
Кычкырмыйбыз—тамак карлыккан.
Без дәшмәскә өйрәнгәнбез инде...
Татарлыктандыр ул, тарлыктан.
Йодырыкларыбыз төйнәлсә дә,
Коерыкларыбыз кысылган.
Әйтерсең лә, койрык кысарга да
Кемдер тарафыннан кушылган.
Мактанырга булдырабыз! Имеш,
.{•шанында дөнья тотканбыз.
Тотканбыздыр... Ләкин ни өчендер
Телебезне генә йотканбыз.
Телсез дә бит елап көлеп була.
Утырып була көйләр көйләшеп.
Телсез татар ул иң әйбәт татар,
Аның белән була сөйләшеп.
Телсез татар—иң абруйлы татар!
Телсезләрне була тыңлатып.
Без сүзсез дә аңлый торган халык...
Нар •' шрам әле аңлатып?!
Безнең хәлләр шушындыирак инде.
КайПШ керсәң әгәр тегеннән,
Я iap идең IVK.HI, акылыңнан.
Язар идең ГУПШ ге\еңнән.
Язар идең телдән, киек кошлар
Мәхрүм булган кебек канаттан
РОВВРТ МИҢНУЛЛИН
Бу хәлләрне күрсәң, оятыңнан
Үләр идең, Тукай, кабаттан.
Син булса да әйт сүзеңне, Тукай,
Татар теле әле тереме?
Юк, кирәкми, телсезләргә, зинһар.
Әрәм итмә газиз телеңне...
Ни дисәң дә, без шул татар инде.
Нинди генә хисләр кичермә!..
Кичер безне, Тукай, кичералсаң.
Кичер безне...
Хәер, кичермә!
Без шагыйрьләр милләтеннән
Удмуртиянең халык язучысы
Вячеслав Ар-Сергига
Синең белән без татарча
Сөйләшәбез. Күңелле!
Татарчаң әлләни түгел,—
Син дә татар түгелме!
Хәер, нигә аптырарга?—
Син дә бераз төркисең.
Ә син мине ни өчендер
Удмурт диеп үртисең.
Татарның исемендә үк
ТАЛАР да бар, АР да бар.
Алай дисәң, татарларның
Каннарында бар да бар...
Тик без ныграк аңлашабыз
Шагыйрьләрнең телендә.
Гиз аңлыйбыз ни ятканын
Шагыйрьнең тел төбендә.
Шагыйрь дөньясын булмыйдыр
Ни буйлап та, ни иңләп—
Шагыйрьләрнең үз телләре,
Алар үзе бер милләт.
Шагыйрьләрне булмыйдыр ул
Беркем белән дә тиңләп.
Без шагыйрьләр милләтеннән,
Без, димәк, бөек милләт!
Фәнис Яруллин
Бик күкрәк какмыйк әле без:
«Без барсыннан өстен!»—дип.
Фәнис Яруллин янында
Без күбебез мескен бит.
Без тап-таза, тик булдыксыз...
Күрергә соң ни чара?
Фәнис Яруллин янында
Күбебез ник бичара?
Зарланабыз, зар елыйбыз...
Чыңлап тора колаклар.
Фәнис Яруллин янында
Без, әлбәттә, елаклар.
Без, нигәдер, ялкау халык...
Язмага, бетә шагыйрь.
Фәнис Яруллин янында
Күбебез—мөтәшагыйрь.
Бездә дә бар ул егетлек.
Бездә дә бар ул иман...
Зар еламыйк, ә оялыйк
Без Фәнис Яруллнннан!
Кебек...
Мин барсын да аңлыйм кебек...
Аңламыймын да кебек.
Мин сезне бер дә алдамыйм...
Алдалыймын да кебек.
Сугыш яралары үткән...
Үзе үтмәгән кебек.
Илдә сугыш беткән кебек...
Үзе бетмәгән кебек.
Солдат улларыбыз үлә...
Үлмәгәннәр дә кебек.
Шуны бар да белеп тора...
Белмәгәннәр дә кебек.
Болар бар да дәрес безгә...
Дәрес тә түгел кебек.
Мин дөресен язам кебек...
Дәрес тә түгел кебек.
Дәүләтебез бар да кебек-
Нигәдер юк та кебек.
Эшләребез хутта кебек—
Без ач та, тук та кебек.
Телебезнең хәле яман...
Яман да түгел кебек.
Гәзнт, экран тулы ялган—
Ялган да түгел кебек.
Бу илдә бер тәртип тә юк...
Чүт-чүт тәртип тә кебек.
Бу шигырем тәнкыйть түгел—
Чүт-чүт тәнкыйть тә кебек.