Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘМ КАБЫЗАМ

Донья якты 6} юын дшсвң,
yi өеңдә ШАН пабыз
I'll 1.1 •хит Ф|1ХрСДДИН
Чишмәләрнең җыры илһам бирә.
Кошлар сайравыннан моң алам.
Бәрәкәтле үткән көннәремә
Алтын тоткан төсле куанам.
Куанычтан кошка җимнәр сибәм.
Чүпләсеннәр, әрәм булмасын.
Игелекләр кылу—фарыз гамәл,
Без онытмыйк халык йоласын)
Күңелләре китек күпме җаннар
Нәүмиз, мохтаҗ җирдә—яхшыга.
Утырыплар уйлар уйлый калсаң,
Аяз көнне күздән яшь чыга.
—Борчуларың бармы?
Җиңеләйтик!—
Белешәләр дуслар хәлемне...
Дөнья якты булсын, шуңа күрә
Кабызам мин көн дә шәмемне.
Шәм кабызам, чырага ут эләм,
Бар дөньябыз нурга төренсен.
Исәннәргә яңа шатлык бирсен.
Хасталары чирдән терелсен.
Шәм яндырам һәрбер җырым белән,
Күңелләрдә кояш кабынсын,
һәм кешеләр бары яктылыкка.
Яхшылыкка гына табынсын!
Бүген тагын күзне йокы алмый,
Сәбәбе дә юк бит югыйсә:
Нечкә билле ай елмая күктә,
Назлап кына талгын җил исә...
Йолдыз белән йолдыз күз кысыша.
Былбыл сайрый тәрәз төбендә:
Күпме гашыйк тәү кат аңлашкандыр
Җәйнең шушы снхри төнендә!
Әнкәсенең хәләл күкрәк сөтен
Күпме сабый тәмләп имгәндер...
И илаһи мизгел!
Шайтанилык
Бу минутта тәмам сүнгәндер.
Болар бар да гел сөенеч өсти.
Пәрдәләрен ача күңелнең...
Инде белдем: чиксез бәхетемнән
Йоклый алмыйм икән бүтен мин!
Бүгенгебез
Менә тагын үткәннәргә кайттым,
Төштә генә кайттым, өндә түгел.
Туксанынчы еллар бимазалый.
Әле ярый, шөкер, көн дә түгел.
Бик болгавыр көннәр уздырдык без,
Куллар чаптык, хәтта сызгырдык без.
Киләчәккә өмет белән карап.
Мәйданнарда канны кыздырдык без.
«Азатлык!» дип оран аз салмадык,
Йөзләр генә түгел, меңнәр идек.
Түрәләр дә йөрде арабызда,
Барыбыз да тигез, тиңнәр идек.
И айкалды дөнья, әй чайкалды,
Гамәлләрне Мәскәү ошатмады.
—Без—бәйсезләр!—диеп куансак та,
Дилбегәне бер дә бушатмады.
Алданганны соңлап аңладык без:
Кол хәлендә һаман көн күрәбез.
Мәскәү кушса гына җыр җырлыйбыз.
Тик Мәскәүчә генә йөткерәбез.
«Бәйсез» сүзе Мәскәү үтен сыта,
Кәгазьләрдән хәтта алдыралар.
Татарымны кабат илсез, телсез
Бер эш аты итеп калдыралар.
Үткәннәрне сагынырга ярый.
Тик яшәргә мәҗбүр чынбарлыкта.
ШӘМ КАБЫЗАМ
Ә Хакыйкать ачыкламый калмас
Кайда өтер кирәк, кайда нокта...
Дисбе урынына тезгән идем. юкса,
Уйлар тузды, фикер чияләнде .
Безнең хәлдә тагын ни көтәсең:
Якын тора йөрәк өянәге...
Хакыйкать
Адлер Тимергалинга
Кешеләр гомере буена
Тырышкан Чынлыкны аңларга
Аңлыймы—ачык тик Аллага,
Кирәкми үзеңне алдарга...
Хакыйкать—синнән бик еракта
һәм якын—әйләнә-тирәңдә.
Чык булып ялтырый иртәнге
Энҗеләр сибелгән чирәмдә.
Хакыйкать—аналар сөтендә,
Нарасый сабыйлар күзендә.
Гасырлар буена чарланган
Иманлы дастаннар сүзендә.
Хакыйкать—эчәсе суыңда,
Ташлары чаларган зиратта.
Кояшны сеңдергән икмәктә,
Хакыйкать тормый ул чиратта.
Хакыйкать—диңгезләр шавында,
Нурланып балкый ул күкләрдә...
Хакыйкать—син үзең икәне
Ачылмый кала тик күпләргә...
Монафикъ
Халык әйтсә, биткә бәреп әйтә.
Халык акыллы ул, тапкыр, чирәк:
Тугры юлга өндәп йөрер өчен.
Үчен,,) хак, чиста Иман кирәк.
Бушбугазга кытлык булганы юк,
Шайтанны да үченә каратырлар:
Үткәннәрнең кыдрач парткомнары
Мәчетләрдә бүген ораторлар...—
Теле телгә йокмый вәгазь сөйли
Пәйгамбәрнең Үзе исеменнән...
Монафикъка тыныч карап булмый:
Тутык исе килә җисеменнән
Җил уңаен тойган «сизгер» затлар,
(Кире кайта калса «теге» заман)
(ЬсбвЖЛарШ кабат чөйгә рлеп.
"корь.ш»нәрен утка ягар тәмам...
t :
НУР ЭХМӘДИЕВ
Әсәй каргалары
И авылым каргалары!
Шундый сагындырдыгыз.
Сүнеп барган сагыш утын
Кабат кабындырдыгыз.
Кемнәрдер сезне яратмый,
Ә миңа сөйкемле сез:
Бала чактан бергә үскән
Дусларым шикелле сез.
Чикмәнегез шундый затлы—
Монахлар кызыгырлык...
Сезгә карап тору рәхәт,
Үзе бер зур хозурлык!
Бер гөнаһсыз димим сезне—
Чебиләр алгалыйсыз.
Нишлисен, шулай яралгач—
Тумыштан карга бит сез!
һавада чыр-чу киләсез,
Утырышасыздыр шул:
Дума депутатлары кебек.
Котырышасыздыр шул.
Сезнең дә бардыр арада
Берәр Зюгановыгыз.
Жириновскийдан да артык
Кайчак кылануыгыз.
Күңелсез түгел миңа һич
Авылымда сез барда...
Шәһәр каргасы каргамы,
Әсәй каргасы—карга!
Туган җир!
Аллар-гөлләргә
Сине мин алыштырмам.
Син—җырымның иң моңлыгы.
Мәңгелек сагыш сыман.
Синнән оҗмахка керергә
Бер генә карыш сыман.
И туган җир!