Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рәхмәт, Сәйдәшне онытмагансыз!

 

«Казан утлары журналы» йөрәкләрне дулкынландыра алган һәм тирән эчтәлеклеге белән аерылып торган әдәби әсәрләрне үзенен битләрендә бастырып чыгаруын дәвам итә. Шул рәттән быел. 2010 елда, журналнын 1нче һәм 2нче саннарында «Сәйдәшнең сонгы елы» дигән кыйсса басылып чыкты Бу әсәрнен авторы—Рашат Низами Сүз унаеннан әйтим, мона хәтле «кыйсса» минем өчен таныш сүз түгел иде. Шуна күрә татар теленен аңлатмалы сүзлеген алып карарга булдым кин форматта язылган һәм бер генә темага багышланган әсәр икән ул

Бик тә кирәкле һәм вакытында язылган әсәр булган бу «Казан утлары» журналы редакциясендә дә өлгер егетләр эшли икән—сөекле композиторыбызның тууына 110 ел тулу унаеннан язылган әсәрне вакытында бастырып чыгаргансыз. Халыкта шундый әйтем бар. «Кунак ашы тәмле була вакытында өлгерсә, авызны пешсрмәсә һәм тозы таман булса» Бу кыйсса да вакытында өлгертелгән Салих Сәйдәшевнен тормыш юлларын, композитор булып үсеп җитү елларын укучынын күнелен жәлеп итеп алырлык тасвирлавы белән дә. барлык язылганнар тарихи яктан төгәл бирелүе белән дә үзенчәлекле Өстәвенә күп кенә яна фактлар китерелгән һәм жинел укыла торган әсәр булган бу

Әйе. күптән көткән идем күнелем белән бөек композиторыбызга багышланган саллы әдәби әсәрнен язылуын һәм басылып чыгуын Рәхмәт язучыга, рәхмәт «Казан утлары» журналы редакциясенә

Безнен буын Салих Сәйләшевне бик яхшы белә Үземнен узган гасырда балачак, яшьлек вакытым, урта мәктәптә укыган еллар Сәйдәш яшәгән чорга туры килде Композитор язган Совет Армиясе маршын уйнаган оркестр яныннан төз сафларда басып елына ике тапкыр. Казаныбызның Ирек мәйданы аша 13нче мәктәпнен демонстрация колоннасында уза илек Классташларым белән Камал театрына бик тә матур яңгырашлы, халыкка якын һәм аңлаешлы күркәм музыка белән бизәлгән Казан сөлгесе» спектакленә дә барган идек Залда, бәлкем, безнен класс килгән кичке спектакльдә оркестр белән Салих Сәйдәшен үзе дирижерлык иткәндер дип тә уйландым сезнен күңелгә ягышлы әсәрегезне укыган минутларда. Рашат әфәнде

Мансур ҖӘЛӘЛИЕВ