Логотип Казан Утлары
Драма

МУЛЛА

 

ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМА

Катнашалар:

Әсфәндияр —мәдрәсә тәмамлаган яшь мулла

Самат—эшмәкәр

Мөслимә —авыл карчыгы

Вәлиәхмәт Г а б д е л х это в и ч

-Чуртыш авылы кешеләре

Бәдретдин (Бәрттин)

Нал и мә —_

* Чуртыш авылы кызлары

Гөлназ

Сәлахетд и н — Чуртыш авылы мулласы

 

Лемур — җирле үзидарә рәисе Ә м и р—участок милиционеры

Илдар _

Вилдан

- Мөслимәнен авылдагы шәһәрдән кайткан оныклары

Илдария

Эл ьбрус—Чуртыш авылы егете

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш

 

 

 

Самат әтиләренең авылдагы өе Са­мат белән Әсфәндияр керәләр

Самат. Менә, хәзрәт. сина өй. Бө­тен нәрсәсе бар Газ, су кергән. Мебель дә җитәрлек Бу безнен әтиләрнең ое Әнкәй үлгәч, әтине үзебезгә алып кил­дек. Бу—сина. Доресрәге-мәчеткә Әгәр безнең авылда төпләнергә җыенасын икән, үзеннеке булыр Акча сорамыйм Китәсен икән, ничек алган өйне шулай калдырып китәсен Тик киткәненне мина белдер.

Әсфәндияр Зур авыл

Самат. Элек тагын да зур иде. Та-
рала Авыл зур, ләкин тәртип юк Сине эзләп табуым да, беләсең, шунын өчен. Монда, әйткәнемчә, мулла бар. Ләкин тәртип юк Мәчет салдыр диделәр Салдырдым. Йөрүче юк. Мулла үзе дә мәчетне гает көннәрендә генә ача диләр Формаль якларын мин мөфти белән, тиешле кешеләр белән сөйләшермен, кыскасы, бу авылнын хуҗасы—син.

Әсфәндияр. Авыл советлары, колхоз бардыр бит.

Самат. Идарә итә алмый торган үзидарә бар. колхоз юк. Анын урынына нәрсәдер оештырдылар бугай Кыскасы, син—хуҗа.

Әсфәндияр. Алай булмыйдыр ул.

Самат. Булдырсаң, була. Булдыра алмасаң, кит, гаепләмәм.

Әсфәндияр Сез шундый итеп тасвирладыгыз авылны, монда кешеләр түгел, ниндидер иблисләр яшидер сы­ман.

Самат. Иблисен белмим, шай­таннар җитәрлек. Хуҗа бул. Үзидарә дә, колхоз урынына калган нәрсәнең дә председательләре синнән куркып торсыннар.

Әсфәндияр. Куркытып кешене иманга китереп булмый

Самат. Ничек икәнен үзең карар­сың, өйрәтеп тормыйм Өйләнгәнче- ниткәнче сиңа бит ашарга пешереп, өй җыештырып торырга да кеше кирәк. (Тәрәзәдән карый да. тәрәзәне ачып) Мөслимә апа! Кер әле, Мөслимә апа... (Әсфәндиярга) Бик чиста апа. Авылга килгән нәчәлствоны ул ашата. Борчыл­ма, хезмәт хакын җитәрлек булыр, сәдака хисабына гына яшәтмәбез, ә сәдаканы мәчет файдасына ал. Бирсәләр, әлбәттә. Өйрәнсеннәр сәдака бирергә Өйрәт (Кергән Мөслимәгә) Мөслимә апа, менә мәчеткә мулла алып кайттым

Мөслимә Әстәгьфирулла (Әсфән­диярне, карый-тикшерә).

Самат Мондый чакта әстәгьфи­рулла димиләр, Мөслимә апа. сөбха­налла диләр.

Мөслимә Бигрәк яшь күренә түгелме сон?

Самат Сина гына яшь күренә ул Мәдрәсә тәмамлаган белемле хәзрәт ул Исеме—Әсфәндияр.

Мөслимә. Сәлахетдинне кая ку­ясыз сон?

Самат. Теләсә, Әсфәндияр янында йөрер. Сина шуны әйтергә чакырдым, Мөслимә апа. Хәзрәтебез әле өйлән­мәгән, егет кеше. Ул монда яшәячәк Аны ашатып, өен җыештырып, керләрен юып торырга хатын-кыз кирәк. Син күршедә генә. Бер көтү малай үстерден Нәрсәнен ничек икәнен беләсен. Әсфә- диярне сина тапшырам. Акчан җитәрлек булыр.

Мөслимә Туктале, акча дип.. Казан кешесеме сон син. улым?

Әсфәндияр. Әйе, мин Казанда үстем.

Мөслимә Шәһәр кешесенә ошап булыр микән сон?

Самат Ошарсын. Бал-май эчендә үскән малай түгел. Ятим. Әби-бабайла- рынын пенсиясенә үскән

Мөслимә Белмим инде тагын Син әйткәч каршы килеп булмас инде Рәхмәт инде сина. авылны онытмыйсын. Күперебез юк иде, күперле иттен. Ярар, Винирага да әйтермен. Ач тормас. Алла боерса. Берәр кыз да табып бирербез Тик менә рәтле, юньле кыз гына калма­ды авылда Хисмәтуллада бар иде. ул да аракы эчә башлаган, хәерсез Унҗидесе дә тулмаган килеш

Әсфәндияр Авыл кызы эчәме?

Мөслимә. Авылныкы шул Ярый, борчылма. Самат Синен сүзенне аяк асты салмабыз. Чыгыйм әле мин. кахтар карарга чыкканыем Кичен безгә генә кереп ашар инде, алайса. (Китә)

Самат. Ишеттенме. хәзрәт9

Әсфәндияр Авылны минбашка- чарак күз алдына китерә идем

Вәлиәхмәт (Ишекне кин итеп ачып керә. Ана Бәдретдин ияргән) Мине эзләмиләр икән, димәк, мин кирәкмим Казан байларына сәлам бирдек. Бәрттин. исәнләш.

Бәдретдин Әсәләмәгаләйкүм

Вәлиәхмәт. Менә шулай. Син. Бәрттин. беркайчан да исәнләшергә онытма. Исәнмесез. Самат Закиро­вич.

Самат Исәнмесез.

Вәлиәхмәт Бу егетне кем дип белик?

Самат. Ул безнен авылнын мул­ласы.

Вәлиәхмәт Мулла?! Син дә мул­ла. мин дә мулла, атка печән кем сала

(Саматка) Син алып кайтгынмы9

Самат Әйе, мин.

Вәлиәхмәт Әллә мөфти дә булып алдынмы?

Самат Синен белән акыл сатырга минем вакытым юк. Вәлиәхмәт

Бәдретдин Вәлиәхмәт түгел. Вәлиәхмәт Габделәхәтович

Самат (Бәдретдингә) Ә син нәрсә көпә-көндез эчеп йөрисен9

Вәлиәхмәт. Төнлә эчсә, анын эчкәнен кем күрә, әйеме, Бәртгин?

Бәдретлин Шулай, Вәлиәхмәт Габделәхәтович

Вәлиәхмәт. (Әсфәндиярга карап торып) Мулла... Әйе. муллалар күбәйгән саен гөнаһлылар арта Исемегез ничек?

Әсфәндияр Әсфәндияр.

Вәлиәхмәт Мин —Вәлиәхмәт Вәлиәхмәт Габделәхәтович Әхмәтгали - ев. Кайчандыр шушы авылдан сөрелгән Мөхәммәтгали мулланын оныгы (Бәд­ретдингә күрсәтеп ) Менә бу мәхлүк минем бабамны сөргән һәм мәчет ма­нарасын кискән бәндәнен оныгы Әйе. диген Бәртгин

Бәдретлин. Әйе. Вәлиәхмәт Габ­деләхәтович

Вәлиәхмәт. (Саматка күрсәтеп.) Менә бусы да минем бабамны, ягъни шушы авыл мулласын сөргән һәм мә­чет манарасын кискән адәми затнын оныгы

Самат Җитте инде. Вәлиәхмәт

Вәлиәхмәт. Син мине туктатма. Самат Мин синен офисында утыра торган хезмәткәр түгел (Әсфәндиярга ) Самат әфәнде бабасынын гөнаһларын юар өчен авылда мәчет салдырды Бәрт- тин. кил але монда (Бәдретдин килгәч) Бу мәхлүк бабасынын гөнаһларын юып йөри Минем акчага Үз акчасы юк Нә­селләре белән хәерчеләр һәм теләнчеләр Дөрес әйттемме. Бәртгин9

Бәдретдин Дөрес, бик дөрес. Вәлиәхмәт Габделәхәтович

Вәлиәхмәт Үзе адашасы килгән кешегә юл күрсәтергә кирәкми Киттек. Бәрттин Сине күрергә килгән кеше үзен күрсәтергә дә килә (Кырт борылып ишеккә таба атлый )

Самат Вәлиәхмәт, туктагыз але.

Вәлиәхмәт Туктадык

Самат Миннән курыкмасагыз да сез канатыгызны бик үк җәймәгез, ярыймы

Вәлиәхмәт Бөркет канатын җәй­мәсе. җиргә мәтәлеп төшә (Чыгып китә Ана Бәдретлин иярә)

Самат Бу кеше белән сак бул Ба­басы Магнитогорскнйга сөрелгәч, шунда туып үскән кеше ул Биш ел элек авылга кайтты Берүзе яши Өе тулы китап Коръәнне яттан белә диләр Эчми, тарт­мый, бүтәннәрне эчертә. Авылда кибет ачкан Кибетендә аракыдан башка нәрсә юк лиләр Тәүлек буе сату итә Карат» буенча разряды бар бугай Үзе әйтте Дөресмедер, анысын белмим Ярый, мин китәм Телефон номерын беләсен Сина бер үтенечем—зарланма Зарланганнар­ны. җылак-мескеннәрне яратмыйм

 

 

 

  1. күренеш

Вакыт кич Әсфәндияр намазлык өстендә яст} намазын укый Сәлахетдин керә Ишек төбендә Әсфәндиярнын намаз укып бетергәнен көтә

 

Сәлахетдин (Әсфәндиярнын на - малчыкны җыйганын күреп) Әссәламе­галәйкем

Әсфәндияр Әссәләмәгаләйкүм Түрдән узыгыз, бабай

Сәлахетдин (Түргә узып утыра Дога кыла) Ишеттем дә менә килдем әле Мин бу авылда мулла булып торам Самат яшь мулла алып кайткан диделәр Шулай тиештер Үзе салдырган мәчет Сәлахетдин атлы мин Мәдрәсә-фәлән бетергәнсеңдер инде

Әсфәндияр Әйе

Сәлахетдин Хәзерге мәдрәсә бетергәннәр «вахабислар» була инде ул Без дә болай. Аллага шөкер. «Әлхәм» белән «Колһуалла»ны беләбез Кирәк чакта «Ясин«ны да чыгабыз Үлем-житем булганда үзебезчә җирлибез дә Болай зарланмыйлар иде Сәдака дигән нәрсә юк инде

Әсфәндияр Сезне аракы эчә дип сөйлиләр

Сәлахетдин Самат әйткәндер инде Кем эчми инде хәзер Без бит фронтта эчәргә өйрәнгән халык Унжи-
де дә тулмаган иде сугышка киткәндә. Сәгать саен үлем. Ул яшьтә үлем күреп торып әллә ниләр эчәрсен. Эчелә инде Бүтән кешесе табылмагач алындым инде Аллага шөкер, мәетне дога укып озатабыз. Син инде монда кирәк­мәгәнне тыңлап йөрмә Үз эшеңне бел. Авылга үзен сыман вахабисларны җыя күрмә.

Әсфәндияр Кем сон ваһһабист?

Сәлахетдин Кем булсын, шул тиррур ясаучы инде. Өйләр шартлатып йөрүче. Хәер, авылда шартлатырлык өе дә калмады инде. Бетә инде авыл.

Әсфәндияр Нигә бетә сон ул?

Сәлахетдин Кирәкмидер инде өстәгеләргә. Шәһәр кирәк булгач тө­зиләр бит. Авыл белән нишлисен. Жир сукалап интеккәнче сатасын да аласың ризыкны Америкадан. Монда бер та­вык боты ашар өчен ел буе интегәсең. Шәһәрдә саттың да алдын Америка ботын. Рәхәтләнеп кимер... Болай, мәет юарга җирәнмисеңме?

Әсфәндияр Юып караганым юк.

Сәлахетдин Авылда мулла мәет юганда гына кирәк инде ул. Җирәнсәң, ул эшне мина калдыр. Мин өйрәнгән. Әз-мәз акчасы да шул үлем-җитем бул­ганда гына килә. Казанда ясин чыкканга ике йөз сум бирәләр ди. Без монда егер­ме тәңкәгә эшереләбез.

Вәлиәхмәт. (Керә). Әссәләмә- галәйкүм. Нәрсә, сәдака бүлешәсезме?

Әсфәндияр. Кеше өенә рөхсәт сорап керергә кирәктер.

Вәлиәхмәт. Рөхсәт сорап нәчәл- ство янына гына керәләр. Түрә булырга җыенмыйсындыр ич?

Әсфәндияр. Әдәп дигән нәрсә бар. Сез бит мулла оныгы. Ул әдәпсез булмагандыр.

Вәлиәхмәт. Оһо! Бабайлар ял­гышын оныклар төзәтә.

Әсфәндияр Бабагыз ялгышкан­мыни?

Вәлиәхмәт Ялгышкан. Кара мужикның аңгыра башына ан кертергә тырышкан. Шуның өчен мужиклар аны авылдан сөргәннәр. Алачыкта туган алга чыкмый. (Сәлахетдингә.) Ә син монда нишләп утырасың?

Сәлахетдин Килдем әле менә.

Вәлиәхмәт. Йөрмә монда. Яши-

ТУФАН МИҢНУЛЛИН сең килсә, үләргә өйрән.

Сәлахетдин Син дә мәңгелек­кә килмәгән, Вәлиәхмәт. Кайттын да монда...

Вәлиәхмәт. Кайтып нишләдем9 Әйтеп бетер, кайтып нишләдем?

Сәлахетдин Авылга хуҗа бул­дың.

Вәлиәхмәт Булдым Сарык көтүе көтүчесез булмый.

Сәлахетдин. Мыскыл итмә инде ул кадәрле.

Вәлиәхмәт. Итәм. Сез мыскыл ителергә яратылган. Сез бетәргә тиеш Бер югалган оят табылмый. Мин сезнен авылыгызга ясин чыгарга кайттым.

Сәлахетдин Ярый, китим инде мин, кем...

Әсфәндияр Әсфәндияр...

Сәлахетдин. Әйе, Әсфәндияр. Ә син, Вәлиәхмәт, бик азынма. Ке­шегә ясин чыгу җинел нәрсә түгел ул (Китә.)

Әсфәндияр Нигә сез шундый усал?

Вәлиәхмәт. Усал гына түгел— явыз.

Әсфәндияр. Минем янга шуны исбатларга килдегезме? (Паузадан сон.) Нигә шулай текәлеп карап торасыз?

Вәлиәхмәт. Өйрәнәм. Мин бит психолог Синен кем икәнлегеңне күзенә карап беләсем килә.

Әсфәндияр. Белдегезме сон9

Вәлиәхмәт. Чамаладым. Куркак малай түгел син. Тәвәккәл күренәсен Казандагылар белән ызгышырлыгын бар Югыйсә, анда власть белән бәлеш төбен бүлә алмый интегатәр.

Әсфәндияр Бүлешер власть мон­да да бар шикелле.

Вәлиәхмәт Мондамы власть? Бер яртыга социализмны саттылар, ике яр­тыны куйсаң, капитализмны сатачаклар Үз җирен сатып эчкән мужикта нинди власть...

Әсфәндияр. Ә сез?

Вәлиәхмәт. Мин власть түгел.

Әсфәндияр. Әлегә мин сездән башка властьны күргәнем юк. Мин дә бит психолог. Имам-хәзрәтләр психоло­гия фәнен белергә тиешләр. Уйлавымча, бу авылга бүген сез хуҗа

Вәлиәхмәт. Шуннан?..

Әсфәндияр Шуннан шул. Сез­
дәге властьны мин алырга телим. Сез авылны бетерергә, ясин чыгарга кайткан, мин аны яшәтергә килдем

Вәлиәхмәт. Әй. сабый, сабый... Мәеткә аспириннын файдасы юк. энекәш Әгәр проблема ясиндә генә булса. Авылнын хужасы мин түгел. Авылнын хужасы—азгынлык. бозыклык, имансызлык. Мин шуларны күреп куа­нучы гына. (Ишек шакыйлар)

Әсфәндияр Керегез (Налимә керә Кулында бидон).

Вәлиәхмәт Әнә. хужаларнын берсе.

Нал и мә. Нәрсә булган9 Нигә ыржаясын?

Вәлиәхмәт Прости, тётка, ыржаймыйм, яратып әйтәм.

Н ал и м ә (Бидонын идәнгә куеп ) Кем диден? Нинди праститутка мин сина. ә? Күрсәтермен мин сина прас­титутка. Авызына берне тондырырмын Тешләренне җыеп ала алмассын.

Вәлиәхмәт. Йәле. тондырып кара. (Нал и мә кизәнеп торып Вәлиәхмәтнен йөзенә суга. Вәлиәхмәт аптырап калган) Нишлисен син? Нишлисен син. ә? (На- лимәнен җилкә тамырыннан эләктереп ала).

Нал и мә. Җибәр!. Җибәр!

Әсфәндияр (Налимәне Вәлиәх­мәт кулыннан аерып ала. Вәлиәхмәткә) Чыгып китегез.

Вәлиәхмәт. Вот кабәхәт. әтисе кебек кешегә суга.

Әсфәндияр Чыгып китегез, Вәлиәхмәт Габделәхәтович. Үтенеп со­рыйм.

Вәлиәхмәт. Вот кабәхәт (дип сөйләнеп чыгып китә).

Налима Күрсәтермен мин сина праститутка. (Муенын тотып ) Буып үтерә язды, заразы

Әсфәндияр Башлап үзегез сук­тыгыз бит

Нал и мә Әйтмәсен теләсә нәрсә. Рәтле сүзе юк Ое тулы китап Үзе та­гын мулла оныгы диләр Вәт хәшәрәт, нәрсә ди. ә Кеше әллә нәрсә уйлар (Стенадагы көзге янына килеп чәчен төзәтә ) Кара син аны (Бидонны кулына алып ) Менә Мөслимә апа аш җибәрде (Кесәсеннән төенчек алып.) Ипие монда Кайда икән боларнын савыт-сабалары (Шкафтан тәлинкәләр. кашыклар табып ала ) Бөтенесе бар. берсен дә алмаганнар Самат абыйдан куркалар, бүтән булса әллә кайчан чис­тартып чыгарлар иде

Әсфәндияр Урлашалармыни авылда?

Н а л и м ә Кайда урлашмыйлар сон. Урлыйлар да сатып эчәләр (Тәлинкәгә аш сала-сала.) Бар. кулынны ю. Кранда су бар. Сөлге шунда (Кутларын юып килгән Әсфәндияргә.) Утыр, бисмил- ланны әйт тә аша. Бидонны алып чык диде Мөслимә апа (Урындык алып ишек янына барып утыра) Аша. оялма.

Әсфәндияр (Өстәл янына уты­рып.) Сез кем9

Н а л и м ә Ничек кем9 Налимә.

Әсфәндияр Мөслимә апанын кеме9

Налимә Кеме булсын, күршесе Аша әйдә аша. оялма (Әсфәндиярнең ашау рәвешен күзәтеп торып ) Син чын­лап та мулламы9

Әсфәндияр Ә нигә9

Налимә Сакалын да юк Сакалсыз мулла булмый инде.

Әсфәндияр Анын каравы, түбәтәем бар

Налимә Түбәтәйне хәзер бөтен кеше кия инде

Әсфәндияр Каты суктыгыз теге кешегә. Үтерүегез мөмкин.

Налимә Үтерерсен аны.

Әсфәндияр Өлкән кешенен йө­зенә сугу кыз кешегә килешми

Налимә Нинди өлкән кеше Оч­раганда беренче сүзе—«кайчан үләсен инде» Бөтенесе курка анардан, мин генә курыкмыйм

Әсфәндияр Кыз кешегә барыбер сугышу килешми

Налимә Кызлар диеп торсан монда.

Әсфәндияр Кулыгыз да саллы ахырысы

Налимә Сабан туенда гер күтәрәм, кул көрәштерәм

Әсфәндияр Ничә яшь сон үзе­гезгә?

Налимә Нигә кирәк ул сина9

Әсфәндияр Болай гына. Бик яшь күренәсез

Налимә Кара моны Олылар кебек сөйләшеп утырган була. Үзен але миннән дә яшьтер Озак ашыйсын икән син

 

Әсфәндияр. Ризыкны хөрмәт итәргә кирәк.

Нал и мә. Озак ашапмы?

Әсфәндияр. Тиз ашасан тәмен белеп өлгереп булмый.

Н а л и м ә Барыбер бер корсакка керә инде ул. Сине монда Самат абый алып кайттымы?

Әсфәндияр Юк. Путин җибәр­де.

Н а л и м ә. Нәрсә-ә-ә-ә?

Әсфәндияр. Ә нигә?

Н а л и м ә. Урыс ич ул мулла җибәрер­гә... И-и. котыртып утырган була...

Әсфәндияр. Чынлап. Чуртыш авылы кешеләре мәчеткә йөрми икән, барып кайт әле ди.

Н а л и м ә. (Көлеп) Дурак. Миннән көлгән була.

Әсфәндияр. Чынлап менә.

Нал имә Син мәчеткә йөртгерә- сенме?

Әсфәндияр. Йөрмәсәләр, хәбәр ит, милиция җибәрттерәм, диде.

Н а л и м ә. Бик исләре китә безнен авылда милициягә. Учаскавай үзе безнен авыл малайлары белән эчеп йөри.

Әсфәндияр. Бер дә аек кеше юк мәллә районыгызда?

Н а л и м ә Бар да инде ул. Күбесе эчә шул.

Әсфәндияр. Сез дә эчәсезме?

Н а л и м ә Минме? Дурак. Нишләп мин эчим. Сүзеңне үлчәп сөйлә.

Әсфәндияр «Дурак» сезнен яраткан сүзегезме әллә?

Н а л и м ә. Әйтелә инде шунда. Ачу­ланма тагын.

Әсфәндияр. Исемегез ничек әле9

Нал и мә. Ничек булсын—На­лимә.

Әсфәндияр. Матур исем.

Нал и мә Әти кушкан инде—Га­лимә, Сәлимә. Налимә... Аша инде тизрәк

Әсфәндияр Булды бугай бу. Рәх­мәт сина, Налимә.

Налимә Аминынны тот (Әсфән­диярның эченнән генә дога укыганын дикъкать белән күзәтеп). Ә син нәрсә укыды н?

Әсфәндияр. Әлхәмделиллаһиәл- ләзи вә тәгамәнә, вәсаканә. вәжәгаләнә минәлмөслимин Биррәхмәтикә ярабби. Аллаһы әкбәр.

Налимә. Матур икән Минада язып бирерсен. Ату мин битне генә сы­пырып куям (Өстәлдәге табак-савытны җыештырганда Әсфәндиярның күзләрен күреп туктап кала). Нишлисен, ә? Нигә шулай карап торасың?

Әсфәндияр Чибәр сез, Налимә

Налимә Алай итеп карама бүтән. Ату ашарга кертмим (Табак-савытларны кухня ягына алып чыгып китә Бәдрет- дин керә).

Бәдретдин. Әссәләмәгаләйкем.

Әсфәндияр Вәгаләйкемәссәләм. Әйдә, түрдән узыгыз Бәдретдин абзый. (Бәдретдиннен кеткелдәп көлгәненә гаҗәпләнеп.) Нигә көләсез?

Бәдретдин. Түрдән уз дисен бит (Паузадан сон ) Баш авырта, берәр нәрсәң юкмы?

Әсфәндияр. Нинди нәрсә?

Бәдретдин Ни нәрсә дип За­рифулла абыйнын әче балы була иде Калмады микән? Баш авырта.

Әсфәндияр Вәлиәхмәт Габде- ләхәтовичта юкмыни9

Бәдретдин. Ул минем ишеләргә бирми

Әсфәндияр Сез кем сон?

Бәдретдин Кем дип. Алкашлар инде без...

Налимә (Кухня ягыннан чыга Бәдретдинне күреп). Син монда нишләп йөрисен, алкаш9 Бар. Бар-бар. йөрмә монда. (Бәдретдинне төрткәләп чыгарып җибәрә).

Әсфәндияр Нигә аны куасыз?

Налимә Йөрмәсен. Ияләштермә Куып чыгара алмассын.

Әсфәндияр. Бу бит сезнен өегез түгел

Налимә. Булмаса тагын. Син әле аларны белеп бетермисен. Юаш булсан. өстенә менеп атланалар Тьфү. заразы. Сасытып чыгып китте.

Әсфәндияр Ул бит сездән өлкән кеше.

Налимә Нәрсә һаман өлкән дә өлкән. Өлкән дип әллә алдына тезлә­нимме Сау бул. иртәгә керермен Нәрсә кертим?

Әсфәндияр. Ни булса да ярый.

Налимә. Мөслимә апа әйтә, мул­лалар бәлеш ярата ди Ашагач укый торган доганы язып бирергә онытма (Чыгып китә).

 

  1. күренеш

Шул ук өйдә Мөслимә. Налимә. Гәлназ. Мөслимә утырып тора, кызлар өй җыештыралар.

 

Мөслимә Мин чыгыйм, кызлар. Бөтен җирне әйбәтләп сөртеп чыгыгыз Тормаган өйгә тычкан да ияләшкәндер Исе сизелә.

Налимә. Карале. Мөслимә апа. монын өчен безгә түлиләрме сон?

Мөслимә Кем түләсен, савабы булыр.

Налимә Савабы дип ничә ел буш­ка эшләтәләр.

Мөслимә. Бушка эшләүнен нәрсә икәнен белмисез әле сез. Менә без эшлә­дек ул бушка. Элек тә акча түләмәделәр. Хәзер дә хезмәт хакыгыз әз булган дип пинсәне тиенләп кенә бирәләр Өйрәнә тор, ияләшә тор бу өйгә Бәлкем әле шуна кияүгә дә чыгып куярсын. ӨЙЛӘНМӘГӘН ди. Төс-кыяфәте дә. Алданын биргәненә шокер Абыстай булып Йөрерсең.

Налимә Кит әле. Абыстай дип ул хәтле... Син кушканга гына эшлибез

Мөслимә Кайтып җитмәсә, ач­кычын ишек өстене куярсыз (чыгып китә).

Гөлназ Карале, малай, урынын кызлар кебек җыештырган. Прастыйна- лары чиста. Казаннан алып килгәндер инде.

Налимә. Кәнишне Монда кем әзерләп торсын ана

Гөлназ Бигрәк яшь күренә, әйе- ме?

Налимә Күз читләрендә җыерчык­лар күренә инде, бигүк яшь түгелдер.

Гөлназ Көләч кешеләрнең күз кырыенда җыерчыклар була, ди

Налимә Миннән кашән була. Пу- тин җибәрде ди Шәймиев дисә, бер хәер

Гөлназ. Шәймиев тә мулла җибәреп ятмый инде Ул главаларны гына җибәрә. Боларнын башлыгы мөфти дигән кеше

Налимә. (Караватка авып) Шушында мулла хатыны булып ятсан, ә

Гөлназ. Тор, бөгәрлисен Кайтып керсә.

Налимә Кайтып керсә, яныма ятыр. Ят әле син дә. ике кеше сыя микән (Гөлназны кулыннан тартып яткыра, кочаклый) Кайттыммы. җаным бәгърем Муллакаем.

Гөлназ. Алай көлмә мулладан, гөнаһы булыр.

Налимә Мулладан көлгәннен гөнаһысы юк. Алладан көләргә генә ярамый.

Гөлназ Тор әйдә, сөртеп чыгыйк (Шулчак азан тавышы янгырый. Кызлар сикереп торып, тәрәзәне ачып тыңлый­лар).

Налимә Карале, җырлаган ке­бек..

Гөлназ. Үзе микән ул?

Налимә Кем булсын инде тагын (Тыңлыйлар) Кара, бер җырга охшаган бит (Азаннан сон укылган дога аһәненә кушылып көйли)

Гөлназ Безнен татар теле укы­тучысы Зәки абый Мөхәммәт Пәйгамбәр татар булган дип әйтә иде бит, дөрестер ахры, иеме9

Налимә Ана бөтенесе дә татар инде Иван Грузный гына урыс. Әйдә, киттек. Догасын укып бетергәч кайтыр

Гөлназ. Кайтса сон

Налимә Әй, көтеп торган кебек Болай да инде Кичә ашарына керт­кән идем Күзенә ялгыш караган идем сихерле Кочагына кергәненне сизми дә калырсын Илбрүснен күзе оятсыз Ыржаеп көлә, барыбер кызлыгыңны мин алам ди Бирделәр ди. көтеп тор Кагылып кына карасын. Казандагы дәү абыйның мылтыгы белән маңгаена терәп атырмын. Син беләсеңме, яратам дип миннән әйтгермәкче була, үзе әйт­ми Ничә кызның башына җитте инде, хайван

Гөлназ Житкергәч җитәләр инде Синен белән мина җитмиләр бит

Налимә Житмиләр дә Кыз килеш картаеп та инде Синеке килеп йөриме әле'’

Гөлназ Килә дә. Куркытканнар әле теге бандитлар Безнен авыл кызы янына килеп йөрмә, үтерәбез дигән­нәр.

Налимә Вәт заразы паразитлар Үзләре дә алмый, бүтән авылга да бир­миләр.

Гөлназ Шундый нәрсә уйлап чы­гарганнар ди Чит авылга кияүгә чыгарга
җыенсаң, башта үзебезнең авыл егете белән йоклыйсың дип әйтәләр ди.

Нал и мә. Сина әйттеләрме?

Гөлназ. Әйткәннәре юк та. Әгәр бездән качып чыксаң, иренне имгәт­кәнче кыйныйбыз, инвалид ир белән яшәрсен дип әйтәләр ди... Әйдә, кара­ват астын гына сөртәбез дә. (Карават астына иелә. Аннан гантельләр тартып чыгара). Налимә, нәрсәләр бу?

Налимә Куй урынына, кирәк әйбердер.

Гөлназ. Гер да бар монда На­лимә.

Налимә. Йәле, Йәле. . чынлап гер бит бу, ике потлы. (Күтәреп карый ) Әлләспортсмин микән? Юри генә мулла булып йөридер әле. (Әсфәндияр кайтып керә. Налимә гер күтәргән килеш тора­таш булып катып, Әсфәндиярга карап тора. Аннан герне атып бәреп чыгып йөгерә. Ана Гөлназ да иярә. Әсфәндияр гер, гантельләре карават астына урна­штыра Сәлахетдин керә).

Сәлахетдин Керергә ярыйдыр бит.

Әсфәндияр. Әлбәттә ярый, ис­әнмесез.

Сәлахетдин Әсәләмәгаләйкем. (Утырып дога кылгач). Түбән очның Әйзенхауыры үлгән.

Әсфәндияр. Кем?

Сәлахетдин. Шундый исемле кеше инде. Кушаматы бугай инде Исеме белән әйтүче юк. Ниндидер ярамаган нәрсә эчеп үлгән. Уксус диме шунда. Миңа килгәннәр. Мин инде синнән узып... Ю дисән, юармын анысы

Әсфәндияр Эчеп үлгән дисез­ме?

Сәлахетдин. Шуның белән кы­рыла инде халык Нәрсә әйтәсең?..

Әсфәндияр Нәрсә әйтәмме? Мин, Сәлахетдин абзый, эчеп үлгән кешегә ясин чыкмыйм.

Сәлахетдин Догасыз китсен дисенме?

Әсфәндияр Догасыз яшәгән бит.

Сәлахетдин. Догасыз дип... ул гына да гаепле түгел инде ана Заманасы догасыз булгач. Яши белеп яшәмәгән икән, җәзасын тегендә алыр. Ходай үзе белер.

Әсфәндияр. Бөтен эшне Ходайга тапшырсак, без нәрсәгә кирәк сон? Без Ходай язганны халыкка җиткерүчеләр. Безнең сүзгә колак салмыйлар икән, димәк, Ходай язганга каршы бармак­чылар. Мин исерткеч эчеп үлгәннәргә һәм үз-үзләренә кул салган мордарларга ясин чыкмыйм.

Сәлахетдин Алай миһырбансыз булырга ярамый.

Әсфәндияр. Ә сез миһырбанлы яшисезме сон? Килгәнемә ике көн әллә ниләр ишетеп бетердем инде. Ин миһырбанлы затыбыз Аллаһы Тәгалә, әмма ул да тәмуглар яраткан. Кешеләр моны белергә тиеш.

Сәлахетдин Вахабис дигәч тә алай ук булырга ярамый. Син килгән кеше. Без монда бергә яшәгән. Яманы да яхшысы да үзебезнеке Тормыш син дигәнчә генә бармый инде ул.

Әсфәндияр Мин дигәнчә түгел. Ходай кушканча барырга тиеш.

Сәлахетдин Ходае да инде анын ияләшкәндер Карап тора бит Алайса үзем юып, үзем озатам инде

Әсфәндияр Карагыз үзегезгә Әмма минем фатихам юк. Исәннәр гый­брәт алып, нәтижә ясасыннар.

Сәлахетдин Ясамый, улым, яса­мый. Берәүсе эчеп үлә, икенчесе шунын мәете өстенә эчеп килә.

Әсфәндияр Сез үзегез дәме?

Сәлахетдин. Син, малай, алай итеп сөйләшмә. Уйлаганыңның һәрбер­сен кычкырып әйтү егетлек түгел. Мин эчәм икән, бисмилла әйтми генә эчәм Шуны да бел: беркайчан да исергәнче эчкәнем юк. Рәнжеттен, энем.

Әсфәндияр Гафу итегез. Мин сезне рәнҗетергә теләмәдем.

Сәлахетдин. Теләмибез дә бит (Лемур белән Әмир керәләр.)

Лемур Керергә ярыйдыр бит.

Әсфәндияр Рәхим итегез.

Сәлахетдин (Әсфәндиярга) Алайса, синен рөхсәтен белән озатам...

Лемур Кемне озатасын. Сәлахет­дин абый4

Сәлахетдин Ишеткәнсеңдер, Әйзенхауыр үлгән.

Лемур. Нигә син йөрисен анда?

Син хәзер мулла түгел инде

Әсфәндияр Барыгыз. Сәлахет­дин абзый. (Сәлахетдин чыгып киткәч ) Рәхим итегез, узыгыз. Тик татар өенә аяк киемнәрен салып керәләр. (Лемур ишек янына барып аяк киемен сала).

Эмир. Нанимаешь, мина аякны, фуражканы салу не положено И минем ботинкалар чиста да. Младший лейте­нант Хабриев Участковый

Әсфәндияр Бик яхшы, уты­рыгыз Әсфәндияр Әхмәтжанов

Лемур Үзидарә Председателе Ле­мур Сафиуллин. Үзегез килмәгәч менә үзем килдем.

Әсфәндияр Лемур дидегезме9

Лемур. Лемур Ә нигә?

Әсфәндияр Маймыл исеме тү­гелме сон ул?

Әмир (Шаркылдап көлеп ) Точно' Так (Өй эченә күз йөртеп чыгып ) До­кументлар бардыр инде сезнен?

Лемур Әйттем бит инде, Самат Закирович алып кайтты.

Әмир Самат Закирович понятно Но документлар булырга тиеш. Положе­но. О назначении муллой например

Лемур. Туктале, Әмир Әйтеп то­ралар бит сина.

Эмир Падажли. падажди. Лемур.

Әсфәндияр. Ызгышып китмәгез тагын. Икегез дә салып алган

Әмир (Паузадан сон.) М-да... Зна­чит так Значит документлар в порядке Яхшы А то монда кайталар разный шан­трапа. Кайсы законный переселснес, кай­сы незаконный переселснес. Разбирайся тут Кайсы үлгән черт знает што эчеп За всех отвечай (Лемурга.) Мин сина точно әйтәм, хатыны гаепле монда Ул белгән что муж будет искать. Специально уксусны аракы бутылкасына салып куй­ган Айзынхауыру что9 Тапкан и эчкән и вообще Из-за бабы пьют .мужики.

Әсфәндияр Ә сез ни өчен эчәсез? Вәлиәхмәт Габделәхәтович сыйлаган­гамы9

Әмир Какой Валиахмат?

Әсфәндияр. Сезнен кебекләр өчен кибет тота бит Көне-төне аракы сата.

Лемур. Анын рөхсәте бар кибет тотарга.

Әсфәндияр. Сезгә барысы да законно Закон нигезендә эчәсез.

Лемур Ты не очень то выступай, братан

Әсфәндияр Я вам не братан Зарубите на носу

Лемур (Урыныннан торып ) Кит­тек. Әмир

Әмир Че ты?

Лемур Киттек дим.

Әмир Че ты9 Куда ашыгасын Ну подох и подох ваш Айзанхауыр Туда и ему дорога (Әсфәндиярга) Значит, не братан Давай, давай наводи монда поря­док Лемур—маймыл значит9 Обизияна (Шаркылдап көлә) Че ты тут. Лемур, будь хозяином Досиделся, понимаешь

Лемур. Эмир, кит-те-ек

Эмир Ярый, ярый значит до­кументлар порядкада* Пашли, значит (Чыгып китә)

Лемур (чыга-чыга.) Ачуланмагыз Гафу итегез (Чыгып китә).

 

 

 

  1. күренеш

Жәйге төн Әсфәндияр капка төбендәге утыргычта дөнья тынлап утыра Кайдадыр адашып калган сарык бәрәне кычкыра, кайдадыр эт өреп куя Кайдадыр транзистор акырталар Мәче башлы ябалакның чиылдап алганы да ишетелә. Ут яктысы урамга төшкән. Урамнан узучыларга Әсфәндияр күренми дә диярлек Урамнан өч-дүрт малайны Мөслимә куып алып кайтып бара

 

Мосли мә Шушы вакытка хәтле йормәсәгез, дуңгызлар Иртән уятып булмый (Малайлар көлешкәч) Ерма­гыз авызыгызны Кайттылар да монда Казаннарыннан Дуңгыз көтүчесе ясап бетерделәр әниләреннән Вилдан' Куда пайдуш! Өйгә кайт

Вилдан Ну. бабушка

Мөслимә Бирермен мин сина бабушка. Рисган

Вилдан Дау ани, рано еше

Мөслимә Бирермен мин сина ранынны (Илдарга) Син зур бит инде, нигә ияртеп чыгып китәсең. Син хужа бит, алар—кунак

Вилдан Мы тоже хужа. Синен внуки.

Мөслимә Күрсәтермен внукиен- ны Мулла абыегызга әйтермен дә

Вилдан Ул нишләтә, дау ани9

Мөслимә Нишләтергә белер

Чөкиләрегсзне кисәр

Вилдан Нәрсә ул чәки9

Мөслимә Атла аягыңны Кяфыр
булып беттеләр. Илтәм дә бирәм әние­гезгә.

Илдария Илтмә, бабушка. Илт­мә. дау ани. (Мөслимәнең кайсы ку­лына, кайсы итәгенә асылынып чыгып китәләр Вәлиәхмәт белән Бәдретдин узып бара).

Бәдретдин Вәлиәхмәт, салып бир инде бераз гына.

Вәлиәхмәт. Вәлиәхмәт түгел. Иләктән чиләкне, бизәктән тизәкне аерырга өйрән.

Бәдретдин. Вәлиәхмәт Габделәхә- тович. салып бир бераз гына

Вәлиәхмәт. Әле яна гына эчтен.

Бәдретдин. Әз саласын бит, тел очына да йокмый.

Вәлиәхмәт. Тезләнеп сора. Тор­мыш ул Сабан туе, Бәрттин. Кемдер көрәшә, кемдер чүлмәк вата, кемдер шуларны күреп кызык таба.

Бәдретдин (Вәлиәхмәт алдына тезләнеп). Әз генә салып бир Үләм бит. (Вәлиәхмәт кесәсеннән шешә белән стакан алып, стакан төбенә ара­кы сала).

Вәлиәхмәт. Мә, лыкын. Үләр өчен егетлек кирәкми, үлә белеп үләргә егетлек кирәк.

Бәдретдин. Әз бит бу. Өстә инде бераз.

Вәлиәхмәт. Нәфес нәфислекнең дошманы. Бәрттин (Берничә тамчы ара­кы өсти Бәрттин тәмләп эчә. Вәлиәхмәт шешә белән стаканны кесәләренә тыгып куя).

Бәдретдин Рәхмәт. Вәлиәхмәт Әзрәк булды инде...

Вәлиәхмәт. Исерәсен килсә, аракы эчмә, гашыйк бул. Иртүк өйгә килеп керәсе булма, ботынны сугып сындырырмын Теге ташны күрәсеңме? Тәгәрәтеп китер шуны (Бәрттин тәгәрә­теп китергән ташка утырып ) Жырла. • Герман көе»н

Бәдретдин Әз генә салып бир.

Вәлиәхмәт. Жырла. Күп итеп салырман.

Бәдретдин (Шактый ук моңлы тавыш белән жырлый).

Атландым атның биленә,

Китггем Герман иленә:

Герман җире яшел үлән. Әллә кайтам, әллә үләм.

Без урамнан үгкән чакта

Күтәрелде тузаннар.

Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз.

Сау булыгыз, туганнар.

Вәлиәхмәт. Жырла, ник тукта­дың?

Бәдретдин.

Атландым атнын биленә.

Киптем Герман иленә: Герман жире яшел үлән. Әллә кайтам, әллә үләм

Вәлиәхмәт. Син, бөҗәк, бу та­выш белән театрда жырларга тиеш иден. Син шуны әрәм итеп... Мә эч. тыгын. (Аракы салып бирә.) Бабан—кабахәт, атан—хәшәрәт, үзен—тизәк (Бәдретдин- не тибеп ега Әсфәндияр түзми, торып болар янына килә).

Әсфәндияр Нишлисез сез?

Вәлиәхмәт Ә-ә-ә, сез монда мыни? Өр шуңа эт булып. Бәрттин

Әсфәндияр (Үзенә өргән Бәдрет- динне торгызып, өстен каккалый) Бар. абзый, кайтып йокла.

Вәлиәхмәт. Өстен кагасыз, ә? Җирәнмисез.

Әсфәндияр Ул җирәнгеч, ә сез анардан да җирәнгечрәк.

Вәлиәхмәт. Сүзеңне үлчәп сөйлә Теленне тешләвең бар. Син акыллы бул­саң, тизәктән бизәк ясарга алынма.

Әсфәндияр Кеше тизәк түгел.

Вәлиәхмәт. Бу авылда кешеләр яшәми.

Әсфәндияр Бәлки сезнен баба­гыз да сезнен кебегрәк булгандыр. Шуна куганнардыр.

Вәлиәхмәт Әй. син!.. (Сугарга кизәнә Әсфәндияр анын кулын тотып ала. Вәлиәхмәт Әсфәндияр кулынын көчле икәнен сизеп, каратэ алымын кул­лана. ләкин узе сырты белән килеп төшә. Сүзсез генә күтәрелә Әсфәндиярга карап тора да китеп бара Әсфәндияр ташны күгәреп алып юл өстеннән читкә алып куя да урынына барып утыра Нал имә белән Гөлназ үтеп бара.)

Н а л и м ә Вәт заразы, тәки бәйләнә бит. Син мулла өенә кереп йөрисең икән ди. Керсә, анын ни эше бар. хайван. Бик исе китте ди ул мулланың безнең ишеләргә. Кичә мина әйтә, үзен шун­дый чибәр, шундый сылу, ямьсез сүзләр кушып сөйләшмә ди. Дурак дигәнне дә ошатмаган, заразы дигәне дә ярамый. Ул Илбрүскә заразы дими ни дисен инде.

Гөлназ Өендә берүзе ничек утыра икән. Клубка барырга ярамыйдыр инде аларга, иеме9 Тәрәзәсеннән карыйк, нишли икән

Нал и мә Китәле, егетләр тәрәзә­сеннән карап йөрергә теге .

Гөлназ Нинди егет булсын, мулла ич ул.

Нал и мә И. дурак. Муллаларның да егетләре була инде

Гөлназ. Тот та алайса кияүгә чык шуна.

Налимә Кит әле, нишләсен ул минем белән. Укып та булмады. Казанга китеп тә булмады Шул Илбрүсләр кала инде Ярый ла синен егетен бер

Гөлназ Килмәде бит әле бүген

Н а л и м ә. Әйдә, чыннан да карыйк әле, нишләп утыра икән. (Әсфәндияр яшәгән өйнен капкасына таба атлыйлар Нал и мә Әсфәндиярны күреп алып ) Бәтәч! (Баскан җиреннән катып кала)

Әсфәндияр Хәерле кич. кызлар. (Китәргә борылган кызларга.) Качма­гыз инде (Туктап калган кызлар янына килеп.) Менә сезнен тавышны ишеттем дә чыктым әле.

Нал и мә Нәрсә сөйләшкәнне дә ишеттеңме?

Әсфәндияр Нәрсә турында сөй­ләштегез сон? Кызларның сүзе серле була бит ул Төнлә авылыгыз бигрәк матур.

Налимә Авылыгыз ди Авылыбыз диген. Хәзер синен дә авыл инде ул.

Әсфәндияр Әйе шул. Бигрәк матур.

Налима. Нәрсәсе матур инде

Әсфәндияр Мин кичә сандугач сайраганны тынладым

Налимә Таңнан уяныпмы’

Әсфәндияр Гөлназ нигә сөй­ләшми?

Налимә Анын йөргән егете бар. ярамый

Әсфәндияр. Сезнең юкмы’’

Н а л и м ә Юк шул әле әлегә Кит­тек. Гөлназ.

Әсфәндияр Ашыкмагыз инде Минем үземә генә күңелсез

Н ал и мә Күңелсез дип Клубка барырга кирәк

Әсфәндияр Анда күңеллеме?

Н а л и м ә Күңелле дип Селкенә­без дә таралабыз инде Жыен бала-чага белән

Әсфәндияр Егетләр юкмыни'’

Нал имә. Аларнын егетлекләре Киттек. Гөлназ.

Әсфәндияр Гөлназнын китәсе килми. Сез тарткалыйсыз

Н а л и м ә Кем тарткалый, калсын

Гөлназ Үзен кал. ярыймы (Китеп бара).

Әсфәндияр Сез кайтмагыз инде Бераз утырыйк.

Нал и мә Нишләп"’

Әсфәндияр Тынлап.

Нал и мә Нәрсәне0

Әсфәндияр Дөньяны.

Налимә һе Кызык нкәнсен син Мин өйрәндем теге доганы

Әсфәндияр Сез җырлый белә­сезме?

Нал и мә Юк Мин тыңларга гына яратам Минем дәү әтием матур жырлый. әнием дә Минем калакка аю баскан Мин синен җырлаганыңны гел тынлыйм.

Әсфәндияр Кайчан0

Н ал и м ә Мәчеттәге радиодан.

Әсфәндияр Жыр түгел бит ул. Азан

Нал и мә Жыр кебек инде Мөс­лимә апа әйтә, сина егерме ике яшь дн

Әсфәндияр Дөрес әйтә. Сезгә ничә?

Н а л и м ә Егерме тула көзгә (Урам­нан үтеп барган Эльбрус Налнмәнен кулыннан эләктереп ала да сөйрәп алып чыгып китә Анда кычкырышкан таныш­лар. Налимәнен чырылдап кычкырганы ишетелә Әсфәндияр йөгереп чыгып китә Нал имәне күгәреп алып керә)

Әсфәндияр Налимә. Нал имә’ (Налимә дәшә азмый Сыны каткан ) Налимә (Налимәне кочагына азып ) Йә. йә Тынычлан

Налимә (телгә килеп). Эчемә сук­ты. заразы

Әсфәндияр Әйтмәгез, әйтмә андый сүзне

Налимә Авырта

Әсфәндияр Районга шалтыра­тыйк

Налимә Кирәкми (Сулкылдап) Син мине кыйнаттырма, ярыймы (Әсфәндиярнын кочагына сыенып ) Кыйнаттырма Син көчле бит. Син спартсмен бит

Әсфәндияр Йә. йә. тынычлан, тынычлан

 

Нал и мә. Син минем абыем бул, абыйлыларга тимиләр.

Әсфәндияр Ярый, ярый, ты­нычлан.

Мөслимә. (Кереп) Ни булды монда?

Налимә Мөслимә апа, минем эчемә суктылар.

Мөслимә И Ходаем! Кайсысы инде тагын?

Н а л и м ә. Илбрүс.

Мөслимә. Хәерсез. Бер ел да юк бит төрмәдән чыкканына. Әйдә, кайтабыз.

Налимә Йөри алмыйм. Мөслимә апа, авырта.

Мөслимә. Милитсия чакырырга кирәк мөртәткә.

Налимә Кирәкми, кирәкми

Мөслимә. Кирәкми димә. Үтереп ташлар.

Налимә Кирәкми, кирәкми. Хә­зер, бетә авыртуы, туктый

 

  1. күренеш

Әсфәндияр яшәгән йортның өй эче. Краватында чишенмәгән килеш Әсфәндияр ята. Самат кергәнне күреп торып утыра.

 

Самат. Нәрсә, эш беттемени, хәзрәт?

Әсфәндияр. Әссәламәгаләйкүм. Самат абый.

Самат. Сәлам, сәлам. (Кул би­решеп күрешкәч.) Нәрсә, кәеф юграк мәллә?

Әсфәндияр. Болай гына...

Самат. Болай гына булса ярый. Ияләшеп беттеңме инде?

Әсфәндияр. Мондыйга ияләшеп булмый. Ияләшергә Ходай язмасын.

Самат. Шулайдыр. Сәлахетдин абыйны утыртып кайттым. Мактый үзеңне. Халыкны клубка җыеп вәгазь укыгансың. Мәчеткә жыярга иде.

Әсфәндияр. Мәчет клуб түгел бит.

Самат. Вакыты-вакыты белән клуб булса да ярый. Ияләшсеннәр, үз итсеннәр.

Әсфәндияр Юк, йөрмиләр Берничә малай-шалай кызык итеп кил- гәли.

Самат. Бик әйбәт. Башта кызык итеп килсеннәр. Аннан инде... Тормыш яклары ничек, жайлымы?

Әсфәндияр. Мөслимә апа үз ба­ласы кебек карый.

Самат. Өйләнеп жибәр. Күзең төшкән кыз юкмы соң әле?

Әсфәндияр Бөтен авылларда да шулай микән, Самат абый? Монда бит Болай булмый бит Яшәү түгел бит бу.

Самат. Без мактап язган авыл юк ул бүген.

Әсфәндияр. Мин авылның элек­кесен дә, хәзергесен дә белмим. Элекке­сен мактыйлар, ләкин ун-унбиш ел эчен­дә генә кешеләр болай үзгәрә алмый.

Самат. Азыныр өчен кешегә күп вакыт кирәкми.

Әсфәндияр Хайван хәленә төш­кән Бәдретдин, ерткыч җанварга әверел­гән Вәлиәхмәт абыйлар..

Самат Мин сина тагын өсти алам.. Моннан егерме чакыры.мдагы татар авылында фәхишә. Акчага Бөтен авыл белә. Йөриләр.

Әсфәндияр. Алып китегез мине моннан...

Самат Йә, йә. Теге эчеп үлгәннең җеназасына бармый дөрес эшләгәнсен. Киләчәктә дә йөрмә Тик кисәтеп куй. ни өчен бармаганыңны ачык белсеннәр Кунакка чакырсалар, бар Аракылысы- на барма. Әйдә, мәчетне карап кайтыйк Намаз вакыты да җитә

Чыгып китәләр. Тастымалга төрел­гән ризыклар күтәреп Мөслимә белән Налимә керәләр

Мөслимә. Гел ташып ашатып булмас. Газлары, сулары бар. Шушын­да гына әзерлик. Минем балалар белән вакытым юк, сиңа кала инде

Налимә Мин оялам. Мөслимә апа.

Мөслимә. Нидән? Кемнән?

Налимә. Әлләни уйлавы бар. Нигә бу гел монда чуалана дип...

Мөслимә Уйласа тагын Ипләбрәк карасын Карамаслык түгел. Менә күл­мәк киеп, яулык бәйләгәч тагын да чибәрләнеп киттең. Яшең унбиштә түгел, вакытында оя кормасан, йөрер­сең карт кыз булып. Үзе өчен саклап

 

 

 

калган ул сине Кара син явызны Теге Илбрүсне әйтәм. Хатын-кызнын эченә сугарга ярыймы сон. Бала ярала торган урын бит ул Аныкы шикелле аракы ту­тыра торган корсак түгел. Оялма, син үз эшенне эшлә Караса карый, карамаса. анын эше. Ошатасындыр бит үзен

Н а л и м ә Ошый инде, ничек оша­масын

Мөслимә Бик әйбәт Мәхәббәт ул ошаудан башлана. Син егерме яшенә житеп мәхәббәтнең ни икәнен дә белми­сен. Мин аны унҗиде яшемдә татыдым Киттем Оялма. (Чыгып китә. Налимә урын-жирләрне рәтли Әсфәндиярнын менләрен иснәп-иснәп карый Азан тавышын ишетеп, Әсфәндиярнын намаз­лыгын ала, идәнгә жәеп шунда чүгәли дә Әсфәндияр язып биргән доганы укый)

Налима. Әлхәмдлиллаһи алләзи вә тәганәмә, вәсаканә, вәжәгаләнә минәл мөслимин. Бирәхмәтикә ярабби Аллаһы әкбәр. (Намазлык өстендә бер иелеп бер торып һаман шул доганы укый Азан тавышы туктагач, намазлыкны жыеп куя да, көйли-көйли табын әзерли )

Китәм дисен, китәм дисен, Китәм дисен—кайларга шул?

Ниләргә сабыр итмисен

Тагын бер-ике айларга9 Китәм дисен, китәм дисен Китәм дисен күпкәме?

Әллә айга, әллә елга, Әллә мәңгелеккәме9 Китәм дисен, китәм дисен

Лемур белән Әмир керәләр

Лемур (Налимәгә) Син нишлисен монда9

Нал и мә. Исәнмесез. Мөслимә апа ашатырга кушты.

Лемур Самат абый кайда9

Н а л и м ә Әсфәндияр белән мәчеткә кереп баралар иде Ишетмәдегезмени дога укыганнарын

Лемур Нишлибез, Әмир9 Шунда керәбезме9

Әмир Ч ыгарлар әле

Лемур Чыгарлар әле димә. Самат абый бит ул

Әмир Беләм инде, беләм Крутой - ларны синнән күбрәк күргән

Лемур Самат абый крутой түгел Ул—бизнесмен

Әмир Бизнесменнарын да күр­гән.

Лемур Син күргәннәр бит ул вак- төяк Моны Казанда да беләләр Теле­визорда күрсәттеләр

Әмир Ну и што.

Лемур. Әй-й-й Ну и што дип торма инде Шулар тирәсендә ялманып йөрисен

Әмир Но-но-но. Син ялмаймый- сын чтоли9

Лемур. Шулай инде, акчан булмаса ялманасын инде

Әмир Син анардан иномарка машина сора Үзидарәнең авторитетын күтәрергә диген Сорап барасын, нани­маешь. районга берәр нәрсә иномаркага утырып.. Главанын күзе акая

Лемур Әйдә, керик мәчеткә.

Әмир Анда керсәк опять ботинка салдыралар Ә минем носкинын үкчәсе тишек

Лемур (көлеп). Син Самат абыйдан носки сора.

Әмир Син над милицией казмә Без булмасак, сине өч көн дә тотмый­лар. Понял9 Яшисен монда, панимаешь. суслик кебек Кругом безобразие

Лемур. Безобразисне син карый­сын инде

Әмир Карыйм мин Малаевка Ма­ринасы белән кайсы посадкага кереп киткәнеңне

Лемур. Тавышланма инде

Әмир Вот и тавышланма. (Самат белән Әсфәндияр кайталар)

Лемур Исәнмесез. Самат Закиро­вич Машинагызны күрдек тә (Әмиргә күрсәтеп) Бу

Самат Беләм Хәлләр ничек сон, иптәш лейтенант9 Тәртипме9

Әмир Так точно, товарищ

Самат. Ефрейтор Армиядә мин ефрейтор идем Нигә ишек төбендә то­расыз. түргә узыгыз (Лемур белән Әмир аяк киемнәрен тиз-тиз генә салып түргә узалар)

Самат (урындыклар биреп) Уты­рыгыз (Налимә кухнядан поднос белән чәй күтәреп чыгып өстәлгә куя да я надан кереп китә Самат аны күзе белән озатып качып. Әсфәндиярга карый).

Әсфәндияр Күрше кызы ул

Самат. Их күрше кыхзары—йөрә­гемнең сынавы (Әмир белән Лемурга ) Ничек сон. егетләр9

Лемур Яхшы. Самат Закирович Менә күперебез җимерелде әле

 

Самат. Акча кирәкме?

Лемур. Кирәк инде.

Самат. Мәчеткә йөрисезме?

Лемур Мәчеткә? Мәчет дәүләттән аерым бит, Самат Закирович.

Самат. Син нәрсә, дәүләт булдың­мыни?

Лемур. Эш шундый бит инде безнең.

Самат. Нинди эш?

Лемур. Нинди эш дип. Вакыт та җитми.

Самат. Кая куясыз сон ул вакыт­ны?

Лемур. Табыла инде эш

Самат. Шулайдыр. Мәчеткә эшлек­сезләр генә йөридер Менә син дәүләт инде, Лемур энекәш. Әйт әле син, дәүләттән ни өчен акча аласың? Ә сина ни өчен түлиләр, иптәш лейтенант?

Әмир. Мы выполняем то, что предписано.

Самат. Татарча белмисенмени?

Әмир. Беләм.

Самат. Белгәч, нигә азапланасың’’ (Лемурга). Авылдагы тәртиптән син канәгатьме?

Лемур Ә нәрсә, Самат Закирович’’

Самат. Канәгатьме дип кенә со­рыйм.

Лемур. Яшибез.

Самат (Әмиргә) Ә син?

Әмир Нормально.

Мөслимә (ашыгып кереп). Әсфән­дияр. кил әле (Әсфәндиярның колагына пышылдый).

Самат. Исәнме. Мөслимә апа.

Нәрсә анда серләшәсез?

Әсфәндияр Бәдретдин абый үл­гән. Асылынып.

 

Пәрдә

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

VI—күренеш

Мәчет эче Ахшам вакыты. Әсфәндияр белән Сәлахетдин намаз укыйлар. Ил­дар. Вилдан. Илдария йөгереп кереп, алар янына чүгәлиләр. Өлкәннәр эшләгәнне кабатлыйлар. Үзара төртешеп алырга да өлгерәләр

 

Сәлахетдин (намаз төгәлләнгәч). Ярый, мин ашыгыйм әле, малайлар кайтабыз дигәннәрне. Сау булып тор (Чыгып китә).

Әсфәндияр (балаларга) Ә сез нихәл? Нигә сонга калдыгыз?

Илдария Илдар аягын юмады.

Илдар. Юмадымы, юмадымы? Менә кара.

Илдария. Дәү әни ачулангач юдың. Грязными ногами мәчет нельзя. Әйе бит, Әсфәндияр абый?

Әсфәндияр Әйе, мәчеткә чиста тән, чиста күңел белән керергә кирәк. Кичә өйрәткәннәрне онытмадыгызмы?

Вилдан Мин беләм. Лә илахы иллә аллахы.

Әсфәндияр Әйе, Лә Илаһ, иллә Аллаһ. Мөхәммәт рәсүлүллаһ. Алладан башка Алла юк. Ә Мөхәммәт галәис- сәләм вә Сәләллаһу аның илчесе. Оныт­магыз, кем дә кем мин Алла дип мактана икән, ул ялганчы. Алладан башка Аллаһ юк. Аннан инде сезнең әниләрегез. әтиләрегез, әби-бабаларыгыз..

Илдария. Вилдан намаз укыганда бисмилла, бисмилла дип кенә торды Мин Аллакбәр, Аллакбәр дип укыдым Илдар дөрес укымый бит, әйеме?

Вилдан. Тик тор диләр сина, дура.

Әсфәндияр Нигә алай дип әй­тәсең сенленә.

Вилдан Че она хатын кыз башы белән. (Илдариягә) Тебе вообще мә­четкә керергә ярамый, белдеңме’’ Бабам мәчеткә керергә ярамый, әйе бит. Әс­фәндияр абый9

Әсфәндияр Нигә ярамасын.

Илдар Минем әти әнигә әйтә. Син минем кабыргадан яралган ди. Ачуымны китерсән, кире тыктым куйдым булыр урынына ди. Ходай сезне мәчеткә кер­тергә дә кушмаган ди.

Әсфәндияр Әтиләр дә кайвакыт ялгыша. Барыгыз, икенче килгәндә бүтән малайларны алып килегез. Футбол уйнарбыз.

Вилдан Мәчеттә что ли?

 

 

 

Әсфәндияр. Мәчет янында нинди матур урын бар Ярый барыгыз

Илдар Сау булыгыз, Әсфәндияр абый.

Илдария Сау булыгыз, Әсфән­дияр абый.

Вилдан. Сау булыгыз. Әсфәндияр абый.

Әсфәндияр (Лемур кергәнне күреп, елмаеп) Намазга сонга кал­дыгыз.

Лемур. Син инде мине ачуланма. Булмый миннән Ну картларны китерәм Кәлимулла абыйга да әйттем. Хәлиулла абыйга да әйттем. Әгәр мәчеткә йөр- мәсәгез, мина йомыш белән килмәгез дидем. Телгә остарып беттеләр Синен нигә кирәген бар Зирна бирмисен, салам бирмисен диләр. Ә Самат абый мине тәнкыйтьли Нишләтә алам мин аларны.

Әсфәндияр Мәчеткә куып ки­термиләр

Лемур Килмәгәч куасын инде Самат абый әйтте бит

Әсфәндияр Самат Закирович куып китерергә кушмады

Лемур Нишләтим мин аларны тагын. Тагын бер-ике картка әйтеп ка­рармын

Әсфәндияр Кирәкми, йөрмәгез Йа. хода, кешеләр

Лемур. Кешеләр шул. Йөзәр грамм салып бирәләр дисән, киләләр Белмим, Кая барадыр дөньясы. Син миннән көләсен, исемемне маймыл исеме дисен Бәлкем шулайдыр Анысында минем гаебем юк Бүгенге эшемнен рәте-чираты булмаганга да гаебем зур түгел Житешмәгән якларым бардыр, гаебем юк. Кем мин авылда7 Нишли алам мин хәерче авылда? Бетәргә хөкем ителгән авылда нишли алам9 Власть диләр Кайда ул власть9 Ярдәме тимәгән властьне кем санга суксын. Син мине бик ачуланма инде, хәзрәт Син килгәч ничектер ни булды әле Үземнен ки­рәгемне сизә башладым кебек Кыен, бик кыен

Әсфәндияр Бергәләп ты­рышыйк

Лемур Әйе. әлбәттә Рәхмәт сиңа. Вәлиәхмәт абыйга да әйттем, төнлә аракы саттырма кибетендә, дидем Вон отсюда, ди Мин нинди власть шуна көчем җитмәгәч

Вәлиәхмәт (Керә) Керергә ярый­дыр бит

Әсфәндияр Әлбәттә.

Вәлиәхмәт Ә син монда нишләп йөрисен, муниципаль берәмлек9

Лемур Исәнмесез. Вәлиәхмәт Габделәхәтович

Вәлиәхмәт. Исән Бар. йөрмә буталып эшләгән кешеләр арасында (Лемур чыгып киткәч бусагага утыра ла Әсфәндиярга карап тора Шактый озак паузадан сон.) Нихәл.

Әсфәндияр Сезнекеннән ях­шырак.

Вәлиәхмәт. Нәрсә, минем халем начармыни9

Әсфәндияр Бәдретдин абый юк бит

Вәлиәхмәт (сикереп тора да яна- дан утыра) Ызгышырга килмәдем

Әсфәндияр Безнен ызгышканы­быз юк шикелле

Вәлиәхмәт Шулайдыр (Пауза­дан сон ) Дөрес эшләде Бәрттин Анарга бүтән төрле үлем килешми дә иде Та­бигать законы—көз артыннан кыш килә Хайваннын кешегә әйләнгәнен күргәнем юк. кешенен хайванга әверелгәнен күреп торабыз

Әсфәндияр Кем турында әйтә­сез?

Вәлиәхмәт Мин хайван түгел, мин—жанвар Ерткыч җанвар Хайван­нарны ашаучы җанвар

Әсфәндияр (паузадан сон) Түр­гә узыгыз Олы кешегә бусагада утыру килешми

Вәлиәхмәт Мәчеттә минем уры­ным бусагада Мәчет минем өчен изге йорт Сезгә генә ул—балаган

Әсфәндияр Абзый кеше, ыз­гышырга килмәдем дидегез. Әйдә, бер­беребезне мыскыл итми генә сөйләшик Күреп торам бит күңелегезне бушатырга килгәнсез.

Вәлиәхмәт Шулай ук күренеп торамыни’

Әсфәндияр Тора Жаныгыз бәргәләнә.

Вәлиәхмәт (кычкырып) Юк* Юк ул миндә җан Жансыз бәндә мин Жан­сыз жан иясе Жан дигән нәрсә күптән инде адәм балаларын ташлап качты Ке­шеләр Газраилнен килгәнен көтмичә үк җан бирәләр Жаннарын саталар Бәрт­тин дөрес эшләде Нигә ул ит гәүдәне

 

күтәреп йөрергә. Ә мин куркак. Бәрттин эшләгән егетлекне эшли алмыйм.

Әсфәндияр. Үз гомереңне үзен кисү-егетлек түгел. Ходай биргән гомер­не Ходай үзе генә ала.

Вәлиәхмәт. Син мина икенең ике икәнен исбатлама.

Әсфәндияр. Үзегез белмәгәч ис­батларга туры килә.

Вәлиәхмәт. Беләм мин. Аңлый гына алмыйм. Күңелсез миңа, шуны белә­сеңме? Шушы авылның кешеләренә ясин чыгарга кайттым. Ә үземнең яшисем кил­ми башлады. Йә, әйт, нишләргә миңа?

Әсфәндияр Иманга кайтыгыз.

Вәлиәхмәт Иман? Нинди иман?

Әсәфндияр Ә сез аның нинди икәнен беләсез.

Вәлиәхмәт (паузадан сон). Йә, килдем ди иманга. Шуннан ни?

Әсфәндияр. Шуннан шул.

Вәлиәхмәт. Карале, егетем, кит син бу авылдан.

Әсфәндияр. Нигә?

Вәлиәхмәт. Кит. Кит яхшы чакта.

Әсфәндияр. Китмәсәм?

Вәлиәхмәт. Куркытырга жы- енмыйм. Ялынып сорыйм. Минем үз гомеремдә берәүгә дә ялынганым булма­ды. Сиңа ялынам. Кит син. Беләсеңме, мин көзге яратмыйм. Көзгегә карасам, андагы кыяфәтемә төкерәсем килә. Син минем көзгем ахрысы. Ул көзгене ватасым килми. Чөнки анын гаебе юк. Югалтасым гына килә. Кит син бу каһәр төшкән авылдан. Комачаулама мина ясин чыгарга. . (Туктап кала.)

Әсфәндияр. Нигә туктадыгыз? Әйтеп бетерегез.

Вәлиәхмәт. Мин әйтәсен әйттем.

Әсфәндияр Юк. әйтеп бетермә­дегез. Сез монда аны әйтергә килмәдегез. Сез бушанырга килдегез.

Вәлиәхмәт. Нинди бушану?

Әсфәндияр. Күңелегездәге авыр йөкне бушатырга килдегез.

Вәлиәхмәт (кычкырып көлә). Бала-чага Нинди бушану... Андагы пычракны бушатып бетереп булмый.

Әсфәндияр. Ә сез тырышыгыз. Мин мәчетне чистарынган Вәлиәхмәт хәзрәткә калдырып китим. Авыл шак­катсын.

Вәлиәхмәт. Мондагы бәндәләргә ыштанын салып артынны күрсәтсәң дә шаккатмыйлар. Ияләшкәннәр. Үз­ләрендә бар нәрсәне телевизордан күреп рәхәтләнеп утыралар.

Әсфәндияр. Вәлиәхмәт Габде- ләхәтович. муллалар вәгазь укырга яра­талар. Алып ташлагыз күнелегездән үчне. Үч саклау кешене харап итә. Бабагызны кууда, мәчет манарасын кисүдә бүгенге авыл халкынын гаебе юк. Кешеләр яз­мышы белән хакимнәр уйный.

Вәлиәхмәт. Тәкъдирне ягъни язмышны Ходай яза

Әсфәндияр. Язганны укый да белергә кирәк. Күзе сукырайган ке­шеләрдән нигә үч алырга.

Вәлиәхмәт (кинәт урыныннан торып чыгып китә). Сау бул.

Әсфәндияр. Вәлиәхмәт абый, минем сезгә үтенечем бар.

Вәлиәхмәт. Үтенеч.

Әсфәндияр. Ябыгыз аракы сата торган кибетегезне, һич югында төнлә сатмасыннар.

Вәлиәхмәт. Эчсеннәр. Бетсен­нәр.

Әсфәндияр. Үтенеп сорыйм.

Вәлиәхмәт. Тапмаслар дисенме?

Әсфәндияр. Сез сатмагыз. Сез бит мулла оныгы.

Вәлиәхмәт (зәһәрләнеп). Это не твое собачье дело (чыгып китә).

Әсфәндияр (тәрәзә янына килеп Вәлиәхмәт артыннан карап кала). Аллам. Адәм балаларын рәхмәтеннән ташлама. Күгәргән күңелләрен чистарт .Адашкан ханнарга туры юл күрсәт. Иманын югалтканнарга иманын табарга ярдәм ит. Күңелләренә миһырбан. мәрхәмәт иңдер. Кылган гөнаһларын ярлыка, уй- фикерләрен, кыласы ниятләрен изге ит Йа Аллам, йа Хода, йа Тәңрем... (Әкрен генә кыймыйча гына Налимә керә. Та­мак кыра.)

Әсфәндияр. Килгәнеңне күр­мәдем.

Налимә. Мин икенче яктан кил­дем. Кайтмыйсын.

Әсфәндияр. Жыена идем. Налимә. Сагындым.

Әсфәндияр. Нәрсә-ә-ә?

Налимә. Бүтән әйтмим, ишетмә­дең.

Әсфәндияр Ишеттем. Ләкин...

Налимә. Әллә мәчеттә ул сүзне әйтергә ярамыймы?

 

  1. күренеш

Шул ук күренеш Мәчет идәненә жәелгән келәмнәр юк Мәчеттә Әсфәндияр. Лемур. Әмир

Әсфәндияр Тикшерүчеләрне Лемур Туктале. зурга җибәрмик чакыртыйк.                                                                     Кемнәр булыр икән. Әмир"’

 
   

 

Әсфәндияр Менә анысын бел­мим.

Налима Синен дә белмәгәнен бармыни9 Яратам дип әйтергә ярый микән?

Әсфәндияр. Нигә ярамасын икән.

Нал и мә. Алайса, нигә әйтмисен? Яратасын бит син дә. Ату йөрим дә йөрим Сөйлиләр. Әни дә әйтә: ашарга пешерергә генә йөрмисендер ди. Кешеләр дә сөйли, үзе мулла, үзе гуләйт итә диләр. Мин бит мина кызыгып караганыңны сизәм. Кы­зыгып карыйсын, якын килмисен. Сөйгән кызын калгандыр әле Казанда.

Әсфәндияр. Беркемем дә юк минем.

Нал и мә. Налимә диген.

Әсфәндияр Налимә.

Налимә. Алай гына әйтмә. Бер­кемем дә юк минем. Налимә. диген Ярый инде, әйтәсең килмәсә Хатын-кыз сүзен кабатлаган ир кеше ир кеше түгел инде ул.

Әсфәндияр Әйдә, кайтабыз, Налимә.

Налимә. Юк Кайтасым килми әле. Монда рәхәт икән. Мин синең на­маз укыганыңны карап торырга яратам Шундый тыныч. Дөньяда бер кайгы да юк кебек. Син укы—мин карап то­рыйм.

Әсфәндияр. Мин сине гел күрәм, Налимә Әниеңне бер тапкыр да күргә­нем юк.

Налимә Өйдән чыкмый ул. Мине тапкач өзлегеп калган

Әсфәндияр. Әтиең?

Налимә. Аны сорама. Әтисез тума­ган инде билгеле. Әни авыргач киткән Мөслимә апа да минем әнием кебек Ул мине карап үстергән Монда коверлар күп икән. Талап чыкмасыннар тагын

Әсфәндияр Мәчет әйберенә кемнең кулы күтәрелсен

Налимә Гөлназ кияүгә чыгарга җыена. Никах укытабыз ди. Әсфәндияр укымас микән ди. Әйткәннәр тегеләр килеп Калымыңны түлә дигәннәр. Гөл­наз белән үзидарәгә барып әйттек Әкият сөйләп йөрмәгез ди Лемур абый Әкият ди. Белми Былтыр Гөлфиягә дә калым түләттергәннәр Караташ авылыннан иде егете. Мина мондый кирәкми дип өйләнмәгән. Гөлфия хурлыгыннан әллә кая китте. Беркемгә дә бер нәрсә дә булмады (Атылып Гөлназ керә Анын артыннан Эльбрус һәм тагын бер-ике калым түләттерүчеләр керә Эльбрус Гәлназга таба атлый)

Әсфәндияр. (Анын юлына каршы төшеп) Туктале син. егет

Эльбрус (ишек төбендә калганнар­га) Тотыгыз аны

Әсфәндияр (Янына килеп бас­каннарга) Мәчет бит бу егетләр Чыгып сөйләшик.

Эльбрус. Төкердем мин синен мәчетенә.

Вәлиәхмәт (Ашыгып килеп керә Эльбрус янына килеп баса) Нишләп йөрисез монда?

Эльбрус. Менә. Вәлиәхмәт Габ- деләхәтович. бу мулла кисәге кызларны бикләп тота

Вәлиәхмәт Бар әле. ычкын моннан.

Эльбрус. Вәлиәхмәт Габделәхә- тович

Вәлиәхмәт Ычкын диләр Мине беләсен (Эльбрус әкрен генә борылып ишеккә китә. Ана иярченнәре тагыла)

Эльбрус (ишек янында туктап) Зря син. Вәлиәхмәт Габделәхәтович (Чыгып китәләр).

Вәлиәхмәт Нәрсә алар9 (Гөлназга күрсәтеп ) Монын өченме9 Бар. чык ки­явенә. (Налимәгә ) Син дә бар Мәчеткә егет эзләп килмиләр Барыгыз, бар. бар (Кызлар чыгып киткәч ) Нәрсә мә­четкә кызлар җыясын Урын беткәнме9

Әсфәндияр. Үхтәре керделәр.

Вәлиәхмәт Кертсән. кочагына да күчәләр алар Нәрсә, яныймы теге манка9 Шакшы малай, мәчет мана­расын кисүчеләр нәселеннән Нәрсә син манка малайлар алдында җебеп төштең?

Әмир. Черт знает. Откажусь сезнен авылыгыздан. То сарык юк, то бозау, инде бу. Вор на воре сидит.

Лемур. Алай ук димә Бүтән авылларда да шулай хәзер. Берсен дә тотканыгыз юк.

Әмир. Как это тотканыбыз юк То­тып торабыз, тагын чыгалар. Без тотып ябып торабыз, там выпускают Мы што- ли виноваты. Уф-фу-фу. (Лемурга). Бас­ма анда, не видишь—следы. Даже обувь не снимали, сволочи. Может эти?

Лемур. Кем белә инде.

Эмир Кем белә, кем белә. Банда асырыйсын.

Лемур. Нинди банда? Син нәрсә инде. Авыл малайлары

Әмир. Малайлар. А этот Эльбрус малай штоли?

Лемур. Ә син нәрсә карыйсын соң?

Мөслимә (керә) И Ходаем, әллә дөресме?

Әмир. Бар әле, апа. йөрмә монда.

Мөслимә. Йөрмә монда дип. Инде мәчеткә җитештеләр

Лемур. Синең бер дә күрмәгәнен юк, мәчет тирәсендә кеше күрмәдеңме?

Мөслимә. Күрмәдем.

Лемур. Кирәген күрмисен син дә.

Әмир. Может этот. Как его... Вә­лиәхмәт? Подозрительный тип Ничә ел яши авылда, ничек яши. никто не знает

Әсфәндияр. Ул түгел.

Эмир. Как ул түгел9 Карап тордын штоли?

Әсфәндияр. Ул түгел. Тикшерүче чакыртыгыз. Әнә бит аяк эзләре күренеп тора.

Әмир (үтеп баручы Эльбрусны тәрәзәдән күреп). Әй! Брусок! Кер әле монда.

Лемур. Ул төнлә авылда түгел иде.

Әмир. Посмотрим. (Кергән Эль­бруска). Сәлам, Брусок.

Эльбрус. Минем исемем бар.

Әмир. Да, ладно. Күрәсенме мон­да?

Эльбрус. Сукыр түгел.

Әмир. Кемнәр?

Эльбрус. Ә мин каян белим?

Әмир. Может ты?

Эльбрус. Син нәрсә?

Әмир. Может дружки?

Эльбрус. Может.

Әмир Кстати, син беркайда да эшләмисен, на што живешь9

Эльбрус. Синен ни эшен бар анда?

Әмир. Эшем бар. Сам знаешь.

Эльбрус. Минем бабай белән әби пенсия алалар.

Әмир. Значит, ночью син авылда түгел иден?

Лемур Түгел иде, без бергә идек.

Әмир Чем занимались?

Эльбрус. Это не твое дело. Безне тикшермә, каракларны эзлә.

Әмир Ну. ладно. Если син заме­шан в этом деле, посмотри

Эльбрус. Нәрсә син җикеренә­сең?

Әмир (пистолетын чыгарып). Күрә­сеңме моны.

Эльбрус. Ну, күрәм.

Әмир. Он стреляет.

Эльбрус. Беләм.

Әмир И уничтожает

Эльбрус. Син нәрсә мине кур­кытасың?

Лемур. Егетләр, туктагыз әле. Ях­шылап кына сөйләшик.

Әмир Надоел он мне.

Эльбрус. Нәрсә надоел? Үзен ча­кырып алдын, мин килмәдем.

Әсфәндияр Мәчеттән чыгып ыз­гышыгыз. Мин тикшерүне чакыртам.

Әмир Да, подожди, ты Табабыз аны. (Эльбруска). Малайларын да үзен белән идеме?

Эльбрус. Нинди малайлар. Ма­лайларым юк минем, өйләнмәгән.

Әмир. Че лыбаешься?

Эльбрус Дурак син.

Әмир. Кто дурак?

Эльбрус. Мин түгел инде.

Әмир Значит, мин дурак? Я тебя, сука, пристрелю как собаку.

Эльбрус. (Әмирнен изүеннән эләктереп) Ты че сказал, падла? Че ты сказал

Лемур. Егетләр, егетләр... (Эльбрус Әмирнен изүеннән тоткан килеш ишек­кә илтеп бара. Чыгып китәләр «Егетләр, егетләр», дип Лемур аларга иярә).

Мөслимә И Ходам! Ахырза- мандыр бу, ахырзамандыр (Тышта пистолеттан аткан тавышлар ишетелә. Әсфәндияр ишеккә бара Мөслимә анын юлына аркылы төшә) Чыкма, улым (Әсфәндияр барыбер чыгып китә).

 

  1. күренеш

Әсфәндияр яшәгән өйнен эче. Әсфәндияр чәй эчә Читтәрәк урындыкка утырып Налимә ана сокланып карап тора.

 

Әсфәндияр. Нигә син үзен дә минем янга утырып чәй эчмисен?

Налимә Ярамый.

Әсфәндияр Ни өчен?

Налимә. Мин бит синен хатынын түгел.

Әсфәндияр Булмасан ни.

Налимә. Үзен мулла, үзен ярама­ган сүз сөйлисен. Ничек инде хатынын булмаган килеш янына утырып чәй эчим?

Әсфәндияр (Нал инәгә таба борылып утырып). Әллә ниләр әйтеп куясын син.

Налимә. Әллә ниләр түгел. Мөс­лимә апа да шулай ди. Хатыны булмаган килеш ир-ат белән икәү генә янәшә утырып чәй эчү анын янәшәсенә яту белән бер ди.

Әсфәндияр Мөслимә апа шулай ди, ә үзең ничек уйлыйсын?

Налимә. Үзем дә шулай уйлыйм Яныңда утырырмын да торып китә ал­мам. Мөслимә апа әйтә: яратканынны сиздермә, кыз балага килешми, ди Мин яратканымны яшерә белмим шул. Мин бу өйдән чыгасым килми генә чыгып китәм.

Әсфәндияр Мина нишләргә кушасын?

Налимә. Кызык син. әйеме. Бүтән­нәр нишләргә дип сорап тормыйлар Гөлназны Дамир яратам диде дә алып китте. Син дә инде йә ярат, йә яратма. Кумыйсын да. якын да җибәрмисен. Ә минем бик тә яратасым килә. Хатынын булып яратасым килә. Бәлки син мине тиң күрмисендер. Син бит укыган кеше Чынлап та килмәгәнсендер әле безгә, китәргә генә килгәнсең. Мине калдырып китәрсең дә. мин нишләрмен. Тагын шул Илбрүсләр кулына калырмын.

Әсфәндияр. Юк инде, анын ку­лына калмаячаксың.

II а л имә. Син булмагач мина берсе дә кирәкми Килмәгән булсаң Өйлән- мәсән лә киткәндә алып кит мине мон­нан. Самат абый белән сөйләш Берәр җиргә эшкә урнаштырырсың.

Әсфәндияр Әйдә

II а л имә Кая?

Әсфәндияр. Сезгә. Әниеңнән рөхсәт сорыйбыз

Налимә Чынлапмы'’

Әсфәндияр Бу эш белән шаяр­мыйлар.

Налимә Алайса, хәзер мин өйгә чыгам. Син килеп керерсен. ярыймы Мин белмәгән булырмын Син әнигә әйтерсең, мин Налимәне яратам, анар­дан башка яши алмыйм диярссн Кер. ярыймы, керми калма тагын (Китәргә дип ишеккә бара, анда Эльбрус белән очраша. Туктап кала).

Әсфәндияр Бар. Налимә.

Налимә Юк. китмим Ул нигә килгән'.’ (Эльбруска) Нигә килдең?

Әсфәндияр Борчылма, бар Налимә Ул яхшылыкка йөрми Эльбрус. Кит диләр бит сина. Налимә. Юк

Әсфәндияр. Налимә. (Наличә чыгып китә).

Эльбрус. Хуҗа булып алганмы1

Әсфәндияр Узыгыз, әйдә, уты­рыгыз.

Эльбрус. Урын бирәсем?

Әсфәндияр Сез—кунак.

Эльбрус Кунак.’

Әсфәндияр Ә нигә1 Минем буса­гамны атлап кергән һәр кеше—кунак.

Эльбрус. Ярый, кунак булып алыйк алайса. Кунакка бездә бер ярты куялар.

Әсфәндияр. Сездә шулайдыр, бездә алай түгел. Налимә әйтә—яхшы­лыкка йөрми ди

Эльбрус. Дөрес әйтә.

Әсфәндияр. Башта ук кисәтеп куйыйм—мин сездән курыкмыйм

Эльбрус. Беләм Вәлиәхмәт абы й әйтте, үзем дә татыдым Куркытырга килмәдем Коверны тапмыйлармы?

Әсфәндияр Әйткәннәре юк

Эльбрус. Эзләмиләр дә аны Теге ментны куганнар бит Пистолет белән шаярганы өчен Алар өчен пистолет уенчык кына бит Нигә килгәнемне беләсеңме1

Әсфәндияр Киңәш сораргадыр

Эльбрус Нинди кннәш?

Әсфәндияр Беткәнмени’

Эльбрус. Мина синен кинэшен кирәкми.

Әсфәндияр Юкка. Минем киңәшемнең файдасы тияр иде сиңа

Эльбрус. Әйтеп кара.

Әсфәндияр Китегез сез бу авылдан Бу авыл кысан сезнең өчен. Монда сез сыймыйсыз. Монда сезне барысы да яхшы беләләр. Сездән кур­калар билгеле.

Эльбрус. Миңа шул җиткән.

Әсфәндияр Ләкин бу зона түгел Монда пахан булып булмый Шунысы да бар; зонада петух булганнар чыккач пахан булып кыланалар Бигрәк тә авыл җирендә. Сезнең турыда әйтмим, кесә­гезгә тыгылмагыз. Биографиямнән бер деталь: зонаның ни икәнен беләм. Күреп беләм. һәм мин бу турыда сезгә генә әйтәм. Китегез сез моннан яхшы чакта.

Эльбрус. Кая?

Әсфәндияр. Барыр урыныгыз булмагач нигә пахан булып уйныйсыз? Яшәгез матур гына. Яши башларга әле сон түгел. Әби белән бабай пенсиясенә яшәү егетлек түгел бит.

Эльбрус Ә мин ана яшәмим.

Әсфәндияр Беләм Мәчетне та­лаучы син түгел, юл күрсәтүче генә. Юк әйбер белән маташасыз. Сарык, бозау урлау, мәчет келәмен урлау көненә кал­гач юк инде ул.

Эльбрус. Әллә син!..

Ә сфә н д и я р . Утыр матур гына. Килеп алганнарын көтеп. Мин синең кебекләрне зонада унике яшемдә күргән. Ә Налимәне мин сиңа бирмим Син бит минем янга Налимәне бир дип әйтергә килден Әгәр дә мин Налимәне синнән тартып алган булсам, гафу үтенер идем. Ләкин Налимә үзе. Күрден бит

Эльбрус . Мин аны яратам. Яратма- сам. әллә кайчан инде...

Ә с ф ә н д и я р . Яраткан ир кеше беркайчан да яраткан кызынын эченә сукмый. Яратмыйсын син аны. Үзеңә буйсынмаган өчен генә үзеннеке итәсең килә.

Эльбрус Нәрсә мулла булып йө­рисен. син мулла түгел бит

Әсфәндияр . Мулла, иптәш Бру­сок, мулла. Синең кебекләр белән синен телдә сөйләшә белүче мулла. Әгәр дисбе тотып яныма килгән булсан, бүтәнчә сөйләшер идек. Әйт. келәмнәрне ките­реп куйсыннар Минем янга килгәнен өчен бер юлга сине кичерәм.

Эл ьбрус. Мин!

Әсфәндияр.Әйе,син—син, мин— мин. Хуш иттек. Эльбрус. (Эльбрус чыгып китә. Кулына балта тоткан На­лимә керә).

Налимә Бер генә бәрә идем ба­шына.

Әсфәндияр Бир әле балтаңны Мин барында беркайчан да кулына балта һәм гер алмыйсын. Налимә. Кул ярыштырып йөрмисен Алар хатын-кыз эше түгел. Аңлыйсынмы, мине9

Налимә Анладым Яратам диме Илбрүс?

Әсфәндияр Анын шулай дип әйтергә хакы бар.

Налимә Яратам дияргәме?

Әсфәндияр Ә нигә? Син дә бит мина яратам диден

Налимә Мин бит...

Әсфәндияр Ул да үзенчә ярата­дыр Мин дә бит сине үземчә яратам.

Налимә. Әйткәнен юк.

Әсфәндияр Әйтү ул әле ярату түгел.

Налимә. Син бөтен әйберне белә­сең, үзен карт та түгел.

Әсфәндияр Син өебезгә кайтам дигән иден.

Налимә. Син чынлап киләсеңме?

Әсфәндияр Яраткан кешенә ышаналар, Налимә.

Илдар (керә). Мулла абый, мәчет­нең ачкычын бир.

Әсфәндияр Нигә ул?

Илдар. Малайлар белән намаз укырга керәбез

Әсфәндияр. Әле намаз вакыты түгел.

Илдар. Ә без өйрәнә торабыз.

Әсфәндияр. Әнә эленеп тора, ал.

Налимә Аякларыгызны юып ке­регез. Комган ишек төбендә.

Илдар. Беләбез инде. Дәү әни куйган комган.

Налимә. Мөслимә апа өйрәтеп җибәрә инде боларны. Мин киттем (Китә Әмир керә. Ишек янында аяк киемен сала).

Әмир Исәнмесез.

Әсфәндияр Исәнмесез, иптәш лейтенант?

Әмир Формадан түгел. Салдыр­дылар.

Әсфәндияр Ишеттем. Барган идем, тыңламадылар.

Әмир Шулай ул. Үзләре прес­тупностью» каршы көрәшергә диләр Көрәшә башласаң. Мин бит ана атма­дым, җиргә аттым. Нәрсә, үтергәнне көтеп ятаргамыни"’

Әсфәндияр Сүзне дә үлчәп сөй­ләргә кирәк шул Андый сүзне төрмә күргән кешегә әйтмиләр

Ә мир. Ә нәрсә. Мин әйтәм—ур­латучы шул. Мин барыбер анын эзенә төшәчәкмен Кусыннар, барыбер үзем­некен докажу. Дәшми килгәч тә. муенга менеп атланды. Төрмәдә булган имеш Видали мы таких. Әнә Лемур курыксын Йөрәге алынып тора. Шунын белән аракы эчә.

Әсфәндияр. Сез дә инде

Әмир Мин үзем алып эчәм. Белә- сенме, нишли? Берәр әйбер югаласы булса, юри Лемур тирәсендә бутала. Как будто ул түгел. Белә кемнәр урлыйсын. Менә күрерсен. докапаюсь Анын тирә­сендә йөрүче бер дуракны тотып телен чиштердем. Син анда теге кемгә. Самат абыйга әйт әле. сөйләшсен безнекеләр белән. Бизнесменнардан шүрлиләр алар

Әсфәндияр Шулай да сакланыб­рак йөрегез инде.

Әмир Ничего. Алар сөилиләр—ми­лиционер тупой. Вот мин формадан түгел, значит не тупой. Посмотрим кто кого. Әгәр син Брусок икән, мин—ку­валда. Да, я как кувалда тупой Син молодец—сугыша беләсең Каерып кына алдын кулын суканын. Сине үзидарәгә куярга кирәк Ато утыра анда Лемур Маймыл есть маймыл

Әсфәндияр Нишләсен инде ул

Әмир. Да Нишләсен Үзидарә, үзи­дарә. Название одно. Хозяева другие

 

  1. күренеш

Шул ук урын Төн Налимә урын җәя Әсфәндияр китап укый

 

Н а л и м ә (урынны җәеп бетереп Әсфәндияр янына килә Әсфәндиярны кочаклаган килеш китапка карап тора) Аңлыйсын инде боларны. әйеме"*

Әсфәндияр Юк, карап кына торам

Налимә Көләсең инде. Теләсәм, моны укырга мин бер айда ойрәнәм

Әсфәндияр Ә син телә

Налимә Мин яхшы укыдым мәк­тәптә Институтка да керә ала идем лә. әнине ташлап китеп булмый иде

Әсфәндияр Монда бик иркен бит—күчерик әниснне

Налимә Әлсгә кирәкми Кышка карарбыз әле Алдына утырыйм әле. Әсфәндияр

Әсфәндияр Син мине туйдыра башладың, аермый булмас

Налимә Алай димә, юри дә әйт­мә.

Әсфәндияр Комачаулыйсын бит

Налимә Укы. укы. укы Мина да бер китап бир (Караватка барып утыра).

Әсфәндияр Әнә Тукай китапла­ры, ал да укы

Налимә Әй. аны бсләм инде мин.

Әсфәндияр Кайсы шигырен беләсең?

Налимә «Пар ат», «Туган тел»

Әсфәндияр Ә син башкаларын укы

Налимә (шүрлектән китап алып укырга утыра ла. китапны кире илтеп куя) Укыйсы килми Мин лутчы жыр чыгарам (Кәгазь белән ручка алып Әсфәндияр каршына утыра) Тәк, тәк (Көйли-көйли яза)

Жыр чыгарам, жыр чыгарам

Жырлыйсым килгән өчен Минем бәхетемә Ходай Әсфәндиярны биргән өчен

Йә ничек"’

Әсфәндияр Нәрсә ничек"’

Налимә Мин жыр чыгарам, ул ишетми дә

Әсфәндияр Комачаулама инде

Налимә Ярар, ярар

Жыр чыгарам, жыр чыгарам

Әсфәндияр янымда булган өчен

Чыкмый да Карале. Әсфәндияр, мулла хатынына телевизор карарга ярыймы"’

 

 

 

Әсфәндияр. Нишләп ярама­сын...

Нал и мә. Нигә алмыйбыз сон алайса?

Әсфәндияр. Алырбыз.

Н а л и м ә. Куеп тор инде китапла­рыңны. Гел укыйсында укыйсын

Әсфәндияр Укымыйча булмый Мин гарәп телен камил белмим.

Налимә Мина күңелсез бит Әйдә болай эшлибез Бер атнаны икегә бүләбез. Биш көне синен өчен, ике көне минем өчен.

Әсфәндияр Ярый, шулай эшләр­без.

Н а л и м ә. Бүгеннән башлап... бүген минем жүләрләнәсем килә.

Әсфәндияр. Ничек итеп?

Н ал и м ә Белмим әле.

Әсфәндияр Башта бел. аннан әйтерсең.

Нал и мә. Син картлар кебек сөй­ләшәсең.

Әсфәндияр. (Китапларын куеп) Йә, жүләрлән. (Налимә Әсфәндиярның алдына утырып Әсфәндиярны коча, үбә.)

Налимә. Бир әле колагыңны. (Әс­фәндияр колагына пышылдый)

Әсфәндияр. Аны кычкырып әйт­сәң нәрсә була?

Налимә. Ярамый, ишетмәсеннәр Әсфәндияр Кемнәр?

Налимә. Шайтаннар. Син дә ми­нем колагыма пышылдап әйт

Әсфәндияр. (Налимә колагына) Мин дә яратам.

Налимә. Тагын, тагын, тагын.. (Тагын Әсфәндиярны коча, үбә Әсфән­дияр алдыннан төшә). Менә хәзер укы

Әсфәндияр Моннан соң укып буламы...

Налимә. Була. Бер хәреф биш булып күренәчәк. Укы, укы Мин мишәйт итмичә генә сиңа карап торам (Әсфәндияр алдына китапларын куеп). Укы. (Үзе өстәлгә таянып Әсфәндиярга карап тора) Укы инде Нигә алай карап торасың?

Әсфәндияр. Сокланып... Күпме синең кебек асыл кызларыбыз харап була.

Налимә Харап була дип. Итәкләрен җыеп йөрсеннәр. Кара, Илбрүс тәки югалган, әйеме. Синнән куркып инде

Әсфәндияр Каян беләсең?

Налимә Теге вакытта әйттең ич. Мин ишек артында тынлап тордым Туебызны ямьсезләмәсә ярар иде дип курыккан идем, Аллага шөкер Рәхмәт инде Самат абыйга, бөтен авылны җыеп туй ясады. Илгиз абый гына әйткән ди. Аракылары да булмады, кайтып киттем дигән. Аракысыз да биеделәр әле. Син биемәден Мулла кешегә биергә килеш- мидәдер.

Әсфәндияр Бии белмим мин, биегән булыр идем

Налимә Сәлахетдин бабай ни­кахны дөрес укыдымы9

Әсфәндияр Дөрес

Налимә Бер сүз сорасам. ачулан­массыңмы. Әсфәндияр

Әсфәндияр. Сора.

Налимә Юк. сорамыйм

Әсфәндияр Мин синен ни сорая- чагынгы беләм.

Налимә Каян беләсең? Әсфәндияр Беләм инде. Налимә. Әйт. алайса.

Әсфәндияр Әтиен белән әниен дә, туганнарын да туйда булмады, кайда алар дисеңме? Җавап бирәм: берсе дә юк. Әби белән бабай үлделәр Туганнарым юк. Әти белән әни исәннәрдер. Кайда икәнлекләрен белмим. Артыгын сорама. Киләчәктә сөйләшергә дә сүз калсын Син минем бердәнберем. (Налимәне кочагына ала). Син моны беркайчан да онытма—бердәнберем, һәм син бер­дәнбер булырга лаек. Син миннән әллә нинди иркәле сүзләр ишетергә телисен Син аларны еш ишетмәссең. Син—бер­дәнберем—онытма. Мин сине эхтәмә- дем. үзен табылдың. Ходай җибәргән Син Ходайның ин затлы бүләге. Ят, йокла. Мин һәрвакыт синең янында гына ятырмын Булдымы? (Налимәне күтәреп алып урынга яткыра) Йокла. (Үзе өстәл янына килеп утыра)

Налимә (Паузадан сон. Урында яткан килеш.) Әсфәндияр. Бер генә сорау сорыйм инде

Әсфәндияр Сора.

Налимә Мин дә хәзер мөселман булдым бит инде, әйеме.

Әсфәндияр Ни сөйлисен син Әллә кайчан мөселман инде син.

Налимә. Юк инде, барыбер Догалар да белмәгәч. Телевизордан

 

ЙИИА___________________________

күрсәтәләр Казандагы мөселман ха­тыннары озын-озын күлмәкләр кияләр. Яулыкларын да әллә ничек бәйлиләр. Мин дә шулай йөримме инде?

Ә с ф ә н д и я р. Үз күлмәкләрен сина бик тә килешә, Налимә.

Нал и мә. Ярый, алайса. Тыныч йокы, тәмле төшләр диген. Әсфәндияр. Син шулай дигәч, рәхәт.

Әсфәндияр. Тыныч йокы, тәмле төшләр.

Налимә. (Паузадан сон). Әсфәнди­яр, тагын бер генә сорау сорыйм инде.

Әсфәндияр. Сора.

Налимә. Син Аллага чынлап ыша­насынмы?

Әсфәндияр. Ни дилен?

Налимә. Ачуланма инде.

Әсфәндияр (паузадан сон). Юк..

Нигә... (Налимә янына килеп карават читенә утыра) Бу сорауны мина берәүмен дә биргәне юк иде әле. Мулла бит мин, Налимә.

Налимә. Анысын беләм инде

Әсфәндияр. Шулай да бик урын­лы һәм вакытында бирелгән сорау. Беләсенме. бердәнберем, мин беркемгә дә. бернәрсәгә дә ышанмый идем. Ләкин минем ышанасым килә иде Безгә бер бабай килеп йөри башлады. Сөйли бу татар балаларын жыеп Тыңлыйбыз инде Тыңларга кушалар чөнки.

Налимә. Мәктәптәме?

Әсфәндияр. Әйе. «мәктәптә» Тимерчыбыклы мәктәптә. Тагын килә бу. Кешене өмет яшәтә ди. ышану яшәтә ди. Нинди өмет, кемгә ышану? Шунда инде бу әйтә—шундый бөек көч бар ди Мөселманнар аны Аллаһы Тәгалә. Ходай дип атыйлар ди. Әллә кайчангы баба­ларыбыз Тәнре дип әйткәннәр, руслар Бог дип әйтәләр ди Җирдә бүтән ыша­нычын калмаса. шуна ышанырга кирәк ди. Ул сине саклый ди Һәм чыннан да ул мине саклап калды Югыйсә, мин си­нен янында утырып тора алмаган булыр идем Мин дә теге бабай кебек кемнәр­недер саклап каласым килә. Ышанмый­ча моны эшләп булмый Анладыңмы. бердәнберем’’

Н ал и м ә. Әйе...

Әсфәндияр Йокла. (Баланы сөй - тән кебек Налимәнс сөя дә өстәл янына барып утыра Шул вакыт тәрәзә чатыр­дап чатнаган тавыш ишетелә. Әсфәндияр урындыгыннан авып төшә)

 

 

 

  1. күренеш

Шул ук урын. Әсфәндияр урындыкта утырып тора. Налимә әйберләр җыешты рып сумкаларга тутыра.

 

Әсфәндияр Налимә. әйткәнне тынла инде.

Налимә Әйтмә дә. сөйләмә дә Китәбез. Сине харап иттереп ятим бала үстерер хәлем юк.

Әсфәндияр Нәрсә инде син исән ич мин

Налимә Бүген исән, иртәгә ни булыр.

Әсфәндияр Самат абый кайтсын инде ичмасам.

Налимә. Самат абый ла кирәкми, беркем лә кирәкми Кирәк икән, үзе кай­тып мулла булсын Минем синен белән бәхетле буласым килә. Ходай жибәргән бәхетем, беркемгә дә бирмим

Ә с ф ә н д и я р Авыру әниең бар

Н а л и м ә Булсын Мина гына ка­рарга димәгән. Мөслимә апа да әйтте, карарбы I диде

Әсфәндияр Уйлап бетерми

эшлисен, Налимә

Н а л и м ә Уйлап бетермәсәм, сина кияүгә чыкмаган булыр идем

Әсфәндияр Kilt әле яныма

Налимә (Кинәт узгәреп Әсфәнди­яр янына ашыгып килә) Нәрсә, бәгырь кисәгем, сызлыймы?

Әсфәндияр Юк ла инде Кил. утыр яныма (Налимә урындык алып янына утыргач) Ашыкма, кабаланма, сабыр булырга өйрән Беләм. яратасын, югалтасын килми Ләкин шашып ярату хәерлегә илтми Акыл белән яратырга кирәк.

Налимә Син ярат акыл белән Мин бүтәнчә ярата белмим Син минем бу дөньяда бердәнберем. Сина аттылар, сниен исен дә китми Синен иңбашын яраланды, ә минем йөрәгемә тиде

Әсфәндияр Шундый матур итеп сөйлисен

 

 

 

Н ал и м ә. Үзен өйрәттен. Китик, Әсфәндияр.

Әсфәндияр Кая?

Нал и мә. Сургутга туганнарыбыз бар Булышырлар Мин эштән ку- рыкмыйм. Сина да эш табылыр. Мәчет кенә димәгән. Безгә монда калырга ярамый.

Әсфәндияр. Ярый, уйлашырбыз. Тик кабаланма гына.

Н а л и м ә. Юк, уйлашмыйбыз. Мина күп уйлау килешми. (Әйберләр җыешты­руын дәвам итә.)

Әсфәндияр (тавышын күтәреп) Тукта!..

Нал и мә. (Каушап калган.) Ниш­лисен син. Нигә кычкырасын?

Әсфәндияр. Сина уйларга ки- лешмәсә. мина килешә. Ир кеше уйлый икән, аны тыңларга өйрән. Без бит бала-чагалар түгел, ир белән хатын Нәрсә, мин хатын-кызга ияреп йөрергә тиешмени?

Нал и мә Әсфәндияр..

Әсфәндияр. Әйе. Әсфәндияр.

Нал и мә. Син мине ачуланасын­мыни?

Әсфәндияр. Ачуланам.

Н а л и м ә Яратмыйсыңмыни?

Әсфәндияр. Яратканга ачуланам.

Н а л и м ә. Китмибезмени?

Әсфәндияр. Уйлашыйк дидем.

Н а л и м ә. Соң, шулай диген. Уйла­шыйк диген.

Әсфәндияр Әйттем бит инде.

Нал и мә. Әйе шул. Әйттен шул (Әсфәндияр янына утырып.) Уйлашыйк сон алайса. Син үзен генә уйла инде. Әсфәндияр. Мин уйлый белмим. Атучы шул Илбрүстер инде. Авылда юк диләр Әллә теге Вәлиәхмәт микән? Авылга ясин чыгарга кайттым дип сөйләнә Алайса, нигә сина аткан'’ Син бит бу авыл кешесе түгел. Мина атсын инде, әйеме? Илбрүс булса да мина атсын иде. Синең бит гаебең юк, сина мин үзем яратып чыктым. Күп сөйлим мин, әйеме. Әсфәндияр?

Әсфәндияр Әйе.

Нал и мә. Үзен әйттең уйла дип Хатын-кызның уе телендә инде. Китик, Әсфәндияр, ә? Бу авылда минем яшисем дә килми.

Әсфәндияр. Туган авылын бит.

Н а л и м ә. Туган дип. Кеше барыбер бер җирдә туа инде Гел шунда яшә­миләр Синен дә бит туган җирен бу түгел. Китик синен туган жиренә.

Вәлиәхмәт (ишекне ачып) Ярый­дыр бит.

Нал и мә Ярамый

Вәлиәхмәт. Нәрсә, бу өйгә хатын- кыз хуҗамыни?

Әсфәндияр Түргә узыгыз, Вә­лиәхмәт абзый Налимә, чәй куясынмы? (Налимә әйтер сүзен әйтмичә, түзеп, чәй кайнатырга китә.)

Вәлиәхмәт Урынны кайдан бирәсен?

Әсфәндияр Кунакнын уры­ны—түрдә.

Вәлиәхмәт. Ярасы куркыныч түгел диделәр Инбашын гына тырнап узган, диләр Тидерә алмагач нигә атарга диген. Шакшы кешеләр шундый инде—үзләре аталар, үзләре тидерә алмыйлар.

Әсфәндияр. Тидергәннәр шакшы түгелме?

Вәлиәхмәт. Түгел. Явыз, ләкин шакшы түгел. Ярый, мәтәлеп китсеннәр. Ин яхшысы—исән калгансын.

Әсфәндияр Әллә сөенәсез?

Вәлиәхмәт. Син нәрсә, әллә мине хайван дип белдеңме? (Ишектән башын тыгып тынлап торган Налимәгә ) Куй чәеңне, тимим иренә.

Налимә Тиеп кенә кара. (Ишеген ябып куя.)

Вәлиәхмәт. Нәрсә, китәм дисен­мени?

Әсфәндияр. Кит дидегез бит.

Вәлиәхмәт Һәр әйтелгән сүз соңгысы түгел. Сонгы сүзне әйтерлек рәтең калса, җан биргәндә генә әйтә- сен. Әле анысы да түгел. Сонгы сүзне синең өчен бүтәннәр әйтә Ленин белән Сталин да сонгы сүзне әйтмәкчеләр иде. Әнә алар әйтәсене бүген бүтәннәр әйтә.

Әсфәндияр. Философ сез.

Вәлиәхмәт. Һәрбер эшлексез кеше философ була Эшләргә иренгәч акыл сата башлый Мин килгәнгә ачу­ланмыйсынмы?

Әсфәндияр. Нигә?

Вәлиәхмәт. Сиңа килмәгәч үзен киләсең инде.

Әсфәндияр Килгәннәрне кер­тмисез дип ишеттем Хәтта Бәдретдин
абзыйны да бусагадан уздырмагансыз

Вәлиәхмәт Бәрттиннәрнен уры­ны түрдә түгел. Син килсән әгәр, уйлап карар идек... Китәм дисен инде9 Бәлки дөрес эшлисендер Муллалар заманы узгандыр Безнен бабайлар гына ул кешенен хак юлга басачагына ышанып яшәгән Үзләрен атканда да бисмилла әйткәннәр Менә сина аттылар Мул­лага мылтыктан аттылар. Авыл халкы ах итте дип уйлыйсыңмы? Авыл халкы сина атучыны эзли дип беләсеңме? Тот капчыгынны Көтү куганда хатыннар бер дә юкка атмаганнардыр әле дип сөйләнәләр. Бер Мөслимә апа гына ах- вах итеп йөри. Мина иманга кайтырга кушасын. Мин кайтырмын ул. менә бу сарыкларны ничек кайтарырсың. Китеп дөрес эшлисендер

Әсфәндияр. Бәлки минем урынга сез калырсыз.

Вәлиәхмәт. Һе. Синең авызга бармак тыгарга ярамый

Әсфәндияр Нигә? Коръәнне яттан белә диделәр.

Вәлиәхмәт Ялган Мин аны урыс телендә укып кына өйрәндем. Тәрҗемәләр алар барысы да. «Ясин«ны гына Коръән телендә беләм. Аннары, мулла булу өчен дога укый белү генә җитми «Интернациональны яттан бел­гән коммунистлар үз партияләренең башына җиттеләр.

Әсфәндияр Авырдыр сезгә яшә­ве. әйеме. Вәлиәхмәт абый9

Вәлиәхмәт (озак паузалап сон) Китмә син. (Торып ишеккә юнәлә )

Әсфәндияр Кая сез9 Чәй атгер- гәндер

Вәлиәхмәт. Яратып эчермәгән чәйнең тәме юк анын (Лемур белән Әмир керәләр)

Лемур. Керергә рөхсәтме, хәзрәт, исәнмесез, әссәламегаләйкем Хәзрәт, менә Әмирнен әйтәсе сүзе бар

Әмир Исәнмесез. Менә болай Әйе. мине эштән кудылар. Кусыннар Кусалар да мин үз дигәнемне эшләдем Сина аткан кеше, мулла, милициядә утыра Вот так Мин эләктердем аны Куып тоттым мин аны Вот так

(Машина килеп туктаган тавыш Самат керә.)

Самат (Лемурга) Ни булды мон­да?

Әсфәндияр Гафу итегез. Самат абый Намаз вакыты җитте, азан әйтергә кирәк (Шул вакыт азан әйткән тавыш ишетелә)

Мөслимә (кереп) Әсфәндияр энем, ачулана күрмә. Илдарыбыз бу Тәһарәтен алды (Азан янгырый)

 

 

 

Пәрдә

Редакциядән:

Август аенда күренекле драматург, әдип, публицист. Татарстаннын калык язучысы. Республиканын Дәүләт Советы депутаты, жәмәгать зшлеклесе. журналыбызнын күп еллардан бирле редколлегия әгъзасы һәм даими авторы Туфан Миннуллинга 75 яшь тула.

Аксакал язучыны олуг юбилее белән котлап, яна иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез