Логотип Казан Утлары
Бәян

КҮКЛӘР ШАҺИТ

Совет халкының дөньяны фашизм афәтеннән коткаруына 65 ел тулды Элекке Советлар Берчегендә яшәүче милләтләрнең үзара дус-тату булуы, кирәк чагында дошман каршында тоташ стена булып күтәрелүе Бөек Ватан сугышында Җиңүгә китерде

Билгеле. сталинчыл йогынты астындагы генерачитетның корбаннар белән исәпләшмичә. «Ватан өчен'» дип, дистәләрчә мең солдат һәм офицерларын күп чагында гади пушка «ите» дип карап, үлемгә китереп тыгулары. армиясе- армиясе белән әсирчеккә төшерүләре берничек тә аклана агмый

Әсирлеккә эләгүчеләрне Иосиф Сталин илен сатканнар рәтенә кертте Миллионлаган совет әсирләренең күп өлеше фашист концлагерьларында кырылды Безнең якка исән кайтканнарын кабат ачы язмыш көткән булып чыкты—кайберләре махсус бүлек иләге аша үткәндә, гаепләре зур дип. атып үтерелде, кемнәрдер Колымага сөрелде, сугыш ахырындарак әсирлеккә төшкәннәр фильтрацион лагерьларга ябылды.

Икенче бөтендөнья сугышының ачылмаган серче сәхифәләре күп әче Аурупа. Африка, Азия континентларын дер селкеткән авиабомбалар чинавы, туплар гөрелтесе тынганга алтмыш биш ел үткәч тә. ерак үткәннәрнең кайтавазы булып, моңа кадәр архив киштәләрендә үз чиратын котеп яткан аерым кешеләрнең язма-көндәлекләре гавам хозурына чыгарыла.

Шундыйларның берсе—Татарстанның Апае районы Түбән Барыш авылында гамере буена авылдашларыннан үзе турындагы чын хакыйкатьне яшереп гомер кичерергә мәҗбүр булган. 1920 елда туып, нибары 60 яшендә, сугышта алган яраларыннан, туңу-өшүләрдән, әсирчектәге кимсетелүләрдән гүр иясе булган сугыш ветераны, ерак араларга очучы бюмбардировщикның укчы радисты Хачимов Габделхак Хәлим улы

Табигате белән тыйнак Хак аганың (көндәлекләрендә үзе шулай язган—авт.) әсәрдә алты елчык армия һәм канкойгыч сугышларда катнашу вакыты турында гына сөйләнер һәм ул беренче заттан—« мин» дип язылыр

Хатыны Кәримә апаның һәм балаларының гозерен үтәп язылган ошбу әдәби-документаль бәян әсир ителгәннәрнең рухына бер дога булып барып ирешсен һәм ачар берүк без—исәннәргә рәнҗеп ятмасыннар

Фирдәвес ХУҖИН (1955) журналист; «Агыла болыт илләрг»», «Әлмөхәммәт тарихы». «Ун хикәя» һ 6 китаплар авторы. Алабугада яши

КҮКЛӘР ШАҺИТ

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН

102нче очыш

1945 елның 11 март иртәсе. Шылт иткән аваз юк. Әлегә күренмәсә дә, көн­чыгыш тарафтан ашыкмыйча гына күтәрелеп килүче кояш, нурлары белән горизонтны кызыл төскә манып, тиздән Жир шары тирәли көндәлек сәяхәтен башлап җибәрәчәк. Балтыйк диңгезе тәэсирендә нык суынган һава сулаганда йөзләгән энәләре белән сулыш юлларына, үпкәгә кадала. Офицерлар аерым төркем, без—сержантлар—аерым булып, эскадрильябыз белән ашханәгә ир­тәнге чәйгә барабыз. Аяк астында кар шыгырдый. Кәефләр күтәренке Безнен полкка сугышчан боерык кичтән үк җиткерелгән, очасы маршрутлар картага сызылган, бомбага тотасы объектлар билгеләнгән Бу якларда томансыз аяз көннәр сирәк булганга, сүз күбрәк һава торышы турында бара Экипажның радисты Захаров:

—Бүген ким дигәндә өч сугышчан очыш ясарга туры килер әле,—ди —Көн шундыйга охшаган.

Мин аны:

—Алдан сөйләшергә ярамый. «Алдан сөйләшсәң, юраганын юш килми»,—ди торган иде безнен әти,—дип бүлдерәм.

—Мин андый хорафатларга ышанмыйм. Йөздән артык сугышчан очыш яса­дык, күпме дошман ныгытмаларын, эшелоннарын жир белән тигезләдек—без­гә шайтаным да булганы юк. Бу юлы да исән-сау әйләнеп кайтырбыз.—диде радист күтәренке рухта.

—Күз тидерә күрмә. Исән барып, сау кайтырга язсын,—дидем, алда торган билгесезлектән күнел эчкәресендә үземә дә аңлашылмаган шомлану тоеп.

Янәшәдәге офицерлар төркемендә атлаучы экипаж командиры өлкән лейте­нант Куликов безнен әңгәмәгә колак салып барган икән.

—Разговорчики!—дип, кисәтте командир көр тавыш белән,—ну-ка теманы үзгәртегез!

Ашханәгә барып җиткәнче бүтән сүз куертмадык. Һавага һәр күтәрелгән саен очучылар шактый гәүдә авырлыгын югалта, шуна аларны яхшы ашаталар. Бүген дә иртәнге лимонлы чәй янына өстәлгә күп итеп ак француз булкасы белән ветчина, плиткалы шоколад куйганнар Ашагач кәефләр күтәрелеп китте. Инде кояш та ярыйсы ук күтәрелгән. Аның нурлары каты элпә белән капланган кар өстендә миллионлаган чаткылар уйнатып җемелди, агач ботакларында асылы­нып торучы озынча боз тамчыларын алтынсу-кызгылт төскә манып күзләрне иркәли. Тиздән фашист дигән явызны Балтыйк буендагы өнендә дөмектереп. Берлин юнәлешендә хәрәкәт итүче гаскәрләргә ярдәмгә очачакбыз, ул көнгә ерак калмады инде. Шулай да гитлерчыларның каршылыгы көчле але, про­пагандалары дан җырлаган «Дранг наһ остен» ныгытмаларына өметләре зур Верховный башкомандуюший иптәш Сталин әмере буенча Көнчыгыш Прусси- янен төп терәге саналган крепость-шәһәр Кенигсберг апрель башларыннан да сонга калмыйча алынырга тиеш Бу унайдан инде «Кенигсбергны алган өчен» медале дә булдырылган диләр. Медаль булдырылгандырмы—юктырмы, анысы безгә караңгы, әти әйтмешли: «Булса—хуп, булмаса—хуп.» Ул көнгә кадәр әле яшәргә кирәк. Казармага кайткач, өсләргә очканда устав буенча каралган жы- лы киемнәрне кидек, һаваның җир өстендә салкын булуы бер нәрсә, дүрт мен метр биеклектә тагы да салкынрак.

Самолетлар торган аэродромга барып җиткәндә, иртәнге сәгать уннар иде Килүебезгә техниклар очкычларны кабызып, моторларын җылытканнар, суын- масынга, фюзеляжларын чехол белән каплап куйганнар. Төш туры якынлашуга 148
карамастан, һава һаман салкын торуын дәвам итә. Әүвәл баскычтан салонга экипаж командиры Куликов, анын артыннан штурман Плюхин. аннан сон мин һәм радист Захаров күтәрелде. Һәркем үзенә тиешле урынга урнашкач, двига­тельләрне кабызырга команда булды. Алар кабызылып, кирәкле әйләнешләрне җыйгач. Куликов җирдәге команда пункты белән элемтәгә кереп, очарга рөхсәт сорады. Элемтә буенча эскадрильядагы тугыз очкыч белән командалык итүче •эскадрилья командирыннан да рөхсәт алынды. Менә инде безнен самолет старт полосасына чыгып килә. Моторлар үкереп, аны һаман саен алга куалый­лар. Ул кардан арчылган бетон полоса өстеннән йөгерде-йөгерде дә. кинәт җирдән аерылып, югарыга күтәрелә башлады. Эскадрильядагы тутыз самолет та шул ук маневрны кабатлап, төркем алдыннан очкан командир машинасы артында үз урыннарын алды. Биеклек арткан саен самолет эчендәге җылылык кими бара, салкынлык инде борын очларын, битне чеметтерә. Жирдән нинди ераклыкка күтәрелүебезне белергә теләп, очкычтагы приборларга күз салам: биеклекне күрсәтүче ук дүрт километрлы билгенен ун ягына чыккан, димәк, очкан чакта тотылырга тиешле югарылыкка менелгән. Жир өстендәге йортлар шырпы кабы зурлыгында, тимер юл буенча баручы эшелоннар бала-чага уен­чыгы кебек кенә күренә. Куликов безнен кәеф ничеклеге белән кызыксына Бакчы, башка чакларда андый сентиментальлеккә бармый торган иде. хәерлегә булсын. Ул борын астыннан ниндидер көй шыншый башлады. Бусы нервыга тия. тик ана «туктат!», дигән әмер биреп булмый, мин өлкән сержант кына, ә ул—өлкән лейтенант.

Эч пошканнан Захаровтан:—Хәлен ничек?—дип сорашам.—Нигә эндәшми­сен? Әле иртән генә әллә ниләр сөйләнгән иден.

—Шайтан белсен хәлне, башка әллә нинди уйлар килә,—диде радист

—Күңелеңне төшермә, без күрәсен башка берәү күрмәс,—дигән булып. Ни­колайга күз кыстым.

Борчылырга сәбәп юк кебек. Ике яктагы моторның тигез гөрләп эшләвен­нән башка тынлыкны берни бүлдерми. Иллюминатордан ара-тирә вак болыт кисәкләренең ничек кинәт пәйда булсалар, шулай кинәт артта калулары күре­нә. Ләкин моның алдавыч тынлык икәнен очучы халкы күптән белә Чыннан да. полкның бездән алдарак очучы самолетлары арасында зәңгәрсу-кара төтен болытлары хасил була башлады. Бу—дошманның зенитка батареялары телгә килде дигән сүз. Сул канатта очучы бер самолет снаряд тиюдән сикереп, өскә- рәк күтәрелгәндәй итте дә. ялкынга уралып түбәнгә омтылды Аның артыннан кара койрык кына сузылып калды. Парашюттан сикерүче-фәлән күренмәле Мөгаен, экипаж шунда ук һәлак булгандыр. Тешләр тешкә кысылды, әмма бер- нишләр хәл юк—без сугышчан иптәшләргә нинди дә булса ярдәм күрсәтүдән мәхрүм идек. Җирдә андый мөмкинлек бар: пехота булса, һөҗүмгә барганда кемдер пуля яки снаряд ярчыгы тиеп егылса, басыпмы, шуышыпмы анын янына килергә, ярасын бинт белән кысып бәйләргә, яралыны санитаркалар кулына тапшырырга була; танкистлар да янган танктан иптәшләрен сөйрәп чыгара ала. ә һавада—юк. Самолет эчендә үк һәлак булмасан. парашюттан фай­даланып. исән калырга тырышу үзеннән тора. Сикереп өлгерәсең икән. яшәу шансы арта. Тик әле бу котылу түгел, чөнки һавада парашют куполы астында акрын гына җиргә таба хәрәкәт иткәндә, фашист истребителе әйләнеп килеп пулеметыннан атып үтерергә мөмкин Андый язмыштан котылсаң да. күбесен­чә дошман тылына сикерергә туры килгәнлектән, әсирлеккә эләгү куркынычы бермә-бер арта. Ә Верховный баш командующий әсирлеккә төшкәннәрне илен сатканнар рәтенә кертә.

Безне озатырга тиешле истребительләр торган аэродромны инде үткән идек Радио элемтә буенча ал арның һавага күтәрелүе турында хәбәр алдык. Хәбәр алыну белән полктагы эскадрильялар бер-бер артлы сугышчан курска ятты Дошман

 

 ФИРДӘВЕС ХУҖИН зениткаларыннан ачылган ут самолетның төрле ягыңда шартлау дулкыннары ха­сил итеп очкычыбызны як-якка чайкалдыра, әче төтен исе салонга да үтеп керде. Безнең эскадрильяның койрык өлешендә баручы бер самолет туры тиюдән утлы шар булып әллә кайларга чәчелде, бу—аның бортында бомбалары шартлаганнан. Монысы инде җитдирәк, әгәр очкычлар арасындагы ара якын булса, башкаларга да зыян килергә мөмкин. Безнен очкыч чыгымчы ат шикелле бер якка тайпыл­ды, тик командир да, штурман да күп мәртәбәләр сугышчан очыш практикасын үткән кешеләр—машинаны тиешле курска яткыра алдылар.

Бәреп төшерелү

Зениткалар кордонын да үттек. Нигәдер безне озатырга тиешле истреби­тельләр төркеме генә һаман юк. Алдарак, шактый югары, өч дистәдән артык очкыч пәйда булды. Ниһаять, дип, җиңел сулап куйдык. Тик ул истребитель­ләр якынаймадылар, безнең полк очкан юнәлештә ара ераклыгын саклап бара бирделәр Кенигсберг өстенә якынаю белән аларнын хәрәкәтләре үзгәрде, кинәт кенә дүрткә бүленеп, як-якка аерылдылар да. козгыннар чебешләрне аулар алдыннан күзәтеп әйләнгән шикелле, өстәрәк төрле фигуралар ясарга керештеләр. Алдагы «тугызлык» үзләренә билгеләнгән объектларны бомбага тота башлаганда, тимер «козгыннар» өскә ябырылды. Шунда гына без алдану­ыбызны аңладык, бу—дошман истребительләре иде. Алар уңайлы позициядә, бомбардировщиклар пулеметларыннан ут ачып каршылык күрсәтә дә алмый, чөнки пулемет өскә таба атарга көйләнмәгән. Люкларын ачып бомбаларын коярга керешкән очкычлар фашистлар өчен менә дигән мишень иде. күз ал­дында берничә бомбардировщикны бәреп тә төшерделәр. Чират безгә җитте Билгеле, очкан курстан тайпылып, һава сугышына керешеп китү мөмкинле­ге бар иде. Алай иткәндә, куелган бурычны үтәп булмаячак, тиешле объект бомбага тотылмыйча калачак. Бары бер юл кала—һаман алга очып, картада билгеләнгән объектка җиткәч, бомбаларны җиргә кою һәм шуннан сон, әгәр бәреп төшермәсәләр, немец истребительләре белән сугышка керү. Әгәр инде бәреп төшерсәләр Хәер, монда төрле уйларга бирелеп торырга вакыт юк. Алга, бары тик алга! Шулчак штурман Плюхин: «Бомбалар!»—дип кычкырды һәм люклар ачылып, безнен очкычның үлем йөге аска коелды. Кинәт маши­набызның бөтен корпусын нидер дөбердәтеп кыйнап үтте. Ул да түгел, мин утырган кабинаның уң як иллюминаторында ялкын телләре пәйда булды. Тә­рәзә пыяласы яна торган материалдан ясалганлыктан, ул дөрләп яна. экипаж командиры утырган өлештә дә ялкын телләре биешә. Куликов үзе ярым үлем хәлендә булып, инде самолет белән идарә итәрлек түгел, хәер, ул инде штур­валны тыңламый да иде бугай Тизлек югалганнан-югала барып, биеклекне күрсәтүче ук сулга киткән—самолет котылгысыз рәвештә җиргә төшеп килә иде. Сөйләшү аппараты аша радистка эндәшәм, аннан җавап юк. Ул тарафка борылып карауга күзалларым караңгыланып китте. Николайга карарга куркы­ныч: куллары салынып төшкән, йөзтүбән капланган башы канга баткан, баш капкачы ачылып, миләре күренеп тора. Күпме эндәшсәм дә, Захаровта терек­лек әсәре күренмәде, ул үлгән иде. Колагым шаулый. Каяндыр, бик ерактан, әллә командир, әллә штурманның. «Сикерегез!» дигән әмере яңгырады. Мин ничек люкны ачып сикерүемне хәтерләмим, һавада, парашют гөмбәзе астында, салкынлык тәнне куырганга айнып киттем Күрәсең, сикерүем дә. парашют боҗрасын тартуым да, инстинкт буенча эшләнгән. Мин акрын гына чиксез зәңгәр күк биеклегендә тибрәләм. Әнә астарак, шартлаудан төрле якка чәчелеп, җилдә тирбәлгән кәгазь кисәкләре кебек аска омтылучы самолет кисәкләре шәйләнә. Алар күпмедер вакыт күзгә күренеп очалар да, бушлыкта юкка чыга­лар. Тирә-якта тынлык хөкем сөрә, миннән башка бернинди тереклек әсәре
юк кебек тоелды. Ләкин бу алай түгел икән, колак яныннан ук выжт-выжт итеп пулялар сызгырып үткәнен ишетәм. шрапнель яңгыры чәчеп ерак та түгел снарядлар шартлавы күренә Туңган булсам да. куркудан гәүдәмне салкын тир басты, минем өчен яшәү белән үлем арасы каш белән күз арасы кебек кенә калды, чөнки һәр секунд үлем алып килергә мөмкин иде. Түбән төшкән саен аста жәелеп яткан Кенигсбергнын йортлары да якынаялар, урамнар, шул урам­нар буенча ары-бире чабышкан кешеләр шәйләнә. Туп-туры дошман өненә килеп төшәчәгемне уйлап, эсселе-суыклы. булдым—әсирлеккә эләгәчәгем көн кебек ачык иде. Парашют бауларын тарткаларга мөмкинлегем юк. кулларым тунып өшегән. Әнә, үзәктәге урамнарның берсендә гитлерчыларның зур гына отряды стройга тезелеп баскан. Алларында торган берәү кулларын бутый-бутый нидер анлата. күрәсең, командирларыдыр. Офицердан күреп стройда торучы солдатлар да минем тарафка карап тора башладылар булса кирәк. Немец офи­церының. «зольдатен. ахтунг!»—дигәне ишетелде, үз буйсынуындагыларны уяу булырга чакыруыдыр инде. Каты җиргә аяк басуым солдатлар алдына ук туры килде. Парашютның чүпрәге артымнан төшеп җир өстенә таралырга да өлгермәгән иде әле, немец офицеры чабып килеп сул кулы белән комбинезон якасыннан эләктерде, ун кулына тоткан перчаткасы белән «русин швайн* дип сөйләнә-сөйләнә яңакларыма суккалады. Аннары каты гына этеп җибәреп, солдатларына парашютымны ычкындырырга боерды Тегеләр мине парашют бауларымнан азат иткәч, өстемдәге җылы комбинезонны салдырып алдылар. Болай да туңган гәүдәм рәхимсез салкыннан тагы да ныграк куырылды. Атар минем белән озак әвәрә килмәделәр, ике автоматчы әткәләп янәшәдәге урамда урнашкан комендатурага алып китте Анда бер бүлмәгә кертеп бикләп тә куй­дылар. Станция ягында авиаполкнын бездән сон очучы эскадрильялары таш­лаган бомбалардан шартлау авазлары ишетелә. Кайбер сугышчан иптәшләргә фортуна елмая шулай да,—дигән моңсу уй күңел эчкәресендә баш калкытты Их. шулар арасында булсаң иде ул хәзер.

Комендатура бинасының коридоры буенча барганда каршыга очраган не­мецларның йөзләренә игътибар иттем: аларнын чыраена аучы эзәрлекләвеннән качып баручы кыргый җәнлек куркуы чыккан Димәк, үзләренең соңгы сәгать­ләре якынлашуын аңлыйлар, тиздән котылгысыз җәза киләчәген тою аларны шулай чарасыз иткән.

Ярымкарангы бүлмәдә миннән башка кеше юк иде Күп тә үтмәде, кабат ишек ачылды. Янә биш әсирне китергәннәр икән Тик аларны танырлык түгел, комбинезоннары янып теткәләнүе өстенә куллары-битләренә кадәр пешеп ка­барган. Кашсыз, керфексез күз кабаклары йомылып, күзләре капланган Алар артыннан ук тагын бер кешене сөйрәп керттеләр Никтер анын парашютын да алып кергәннәр иде. Парашютны стена буена ыргыттылар да. яралыны шунын өстенә салдылар Анын аягына да басып торырлык рәте калмаган Сызлана, күрәсең Түзә алмыйча ыңгырашуы болай да киеренке нервыларга авыр тәэсир итә Мин. аның сызлануларын җиңеләйтергә теләп, янына барып тезләндем

—Кем син. әй. җан иясе?—дип эндәшүемә яралы очучы көч-хәл белән күзен ачты. Мин звено командирыбыз өлкән лейтенант Бобровны танып, тетрәнеп киттем. Командир да таныды бугай, әрнүле йөзенә елмаю кундырырга теләп, анызынын бер читен кыегайтты:

—Синең кебек үк кеше. Хәлилов Танымыйсынмени?

—Таныдым, иптәш өлкән лейтенант

—Тс-с. артык тавышланма. Монда кирәкмәгән колаклар да булуы бар. авы­зыңны чамалап ач.

-Аңладым, иптәш командир.—дидем мин акрын тавыш белән —Берәр төрле ярдәм кирәк түгелме9

—Их-х. өлкән сержант, тән генә түгел, менә монда—эчтә януына чыдашлы
түгел. Жинүгә дә күп калмаган иде бит. кем уйлаган язмыш дигәннәре немец әсирлегенә китереп ташлар дип.

Мин өлкән лейтенант Бобровны юатырлык сүз таба алмадым, үземнен дә эчемдә хисләр кайный, янарга ялкыны гына юк.

Бер сәгать вакыт үткәндерме, сул яктагы ишек ачылып, бусагада ябык йөзле булса да, озын буйлы, киң җилкәле обер-лейтенант формасында берәү пәйда булды.

—Попрофф,—диде ул урысчаны вата-жимерә Бобровны допроска чакырып. Өлкән лейтенант икеләнгән шикелле беравык ишеккә карап торды да, дүртаяк- лап торып басмакчы булды. Тик анын талпынуы барып чыкмады. Мин коман­дирыбызга ярдәмгә килергә теләп, шунда омтылдым. Обер-лейтенант:

—Отстаффить!—дип кычкырды Перчаткалы кулын изәп, ияреп кергән автомат­чыга Бобровны алырга күрсәтте. Тегесе жәһәт атлап һаман аягына баса алмаган өлкән лейтенант янына килде. Автомат түгәсе белән китереп сугудан Бобров идәнгә тәгәрәде. Аны ничек кирәк алай аягына бастырып, допроска алып киттеләр.

Допростан кайтканын көткәндә, ул яктан илереп кычкырган авазлар ишетел­де, күрәсең, өлкән лейтенантны кыйныйлар иде Аны култыклап алып килеп, камерага кертеп атканда танырлыгы калмаган иде: болай да шешенке йөзе канга баткан, аскы ирене ярылган, маңгаеннан да кан саркып тора.

Башка камерадашларны да чакыра тордылар, берәм-берәм сорау алып, кый­нап, китерә тордылар. Чират мина да җитте. Бу хәлләрне күреп күнел каткан, эчтә нәфрәттән башка һични калмаган, курку хисе дә каядыр олаккан иде. Башта, «барыбер үләсе», дигән уй бөтерелә. Сакчы кабинетка төрткәләп керт­кәндә, өстәл артындагы ябык чырайлы обер-лейтенант минем кызылармияче кенәгәсен кулында әйләндергәләп утыра иде. Анын янында тәрҗемәче басып тора. Ул обер-лейтенантнын колагына иелеп нидер әйтте, тегесе күтәрелеп ка­рады да үзләренчә кычкырды. Тәрҗемәче:

—Фамилияң?—дип кабатлады. Миннән җавап булмагач, немец офицеры аягүрә басып салкын карашы белән мина текәлде.

—Халилофф?—диде фашист вата-сындыра. Көтеп тә җавабымны ишетмәгәч, кайсы полктан, дивизиядән булуым белән кызыксынды Мин һаман дәшмәдем. Немец офицеры яныма ук килеп басты.

—Теленне йоттыңмы әллә?—дип, искәрмәстән ияк астына сугып җибәрде. Фашистның кеше кыйнау тәҗрибәсе зур иде. күрәсен. күземнән утлар күрен­де. Аяк өстендә басып кала алмадым, әллә ничә адымдагы өстәл читенә очып, башым белән килеп бәрелдем. Гитлерчының немецча нидер сөйләнә-сөйләнә котырынып типкәләвен томанлы гына хәтерлим. Аннары шәм кебек лепелдәп торган аным сүнеп, караңгы бушлыкка очтым

Аңыма камерада гына килдем. Идәнгә кертеп ыргытканнар, янәшәмдә идән себерке ята. Башым чуен кебек авырайган, күз алларым атже-мөлже килә То­рып утырмакчы идем, умыртка сөяге авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрдем Ни хикмәттер, стенада сәгать эленеп тора. Камера тынлыгын сәгать текелдәвеннән башка берни бозмый. «Тек-тек. тек-тек». Бу текелдәү тавышы без әсирләргә үлем сәгате якынлашуын искәртә кебек. Төн уртасына кадәр камерага башка аяк басучы булмады. Ишек артындагы сакчының коридор бу­енча йөренүеннән башка шылт иткән аваз да юк. Бу—һава дивизияләре берсе артыннан берсе килеп бомбага тотучы шәһәр өчен сәер тынлык иде, зур шарт­лау алдыннан була торган тынлык.

Пилауга күчерелү

Стенадагы сәгать уникене сукканда кинәт ишек ачылып китте. Ике ав­томатчы артыннан овчаркалар җитәкләгән ике офицер килеп керде .Алар идәндә ятучы әсирләрне типкәләп аякларына басарга мәҗбүр иттеләр. Үзләре
бертуктаусыз: «Шнелле, русин швайн»,—дип җикеренәләр. Һични акламыйча як-якка. бер-беребезгә каранабыз. Атарга алып баруларыдыр инде дип уйлап, кулларны кысышып, чыгу ягына юнәлдек. Коридорда безне тагын берничә хәр­би каршы алды. Урамга алып чыккач, алар җиде кешелек төркемебезне төрле яклап урап алып, төнге урамнан поезд вокзалына таба алып киттеләр Димәк, әлегә безне атмаячаклар. Фашистларның ниндидер планнары бар кебек. Шу­лай булып чыкты да. Станциягә килеп җитү белән, безнен җидебезне дә бер кечкенә вагонга куалап кертеп, өстән бикләп тә куйдылар. Ул арада паровоз, сызгыртып алганнан сон, артына тагылган вагоннарын дерт итеп сискәндереп, кузгалып та китте.

Тан алдыннан поезд ниндидер бер станциягә килеп туктады.

Ишекләрне ачып, вагоннан төшәргә боердылар. Бер-бер артлы җиргә сикер­дек. Төрткәләп стройга тезделәр дә, ашыктырып алга куаладылар Әле юньләп яктырып та җитмәгән. Әче җил исә, кар катыш янтыр ява Тәүлек буе авызга валчык та капмаганлыктан, аяклар хәлсезлектән бөгеләләр. Юка киемнәр аша юеш җил тәннең иң нечкә җирләренә үтеп кереп, теш тешкә бәрелә. Күбебез баш киемнәрсез. Юешлектән, салкыннан чәчләр бозланып катты. Әгәр озаграк бар­сак, тиешле урынга килеп җитә алмаган да булыр идек. Ярый әле «һальт!» дигән аваз яңгырады. Безне пристаньга куалап керттеләр, анда бер-беребезгә елышып чак кына җылынгандай иттек. Зур гына көймә китергәннәр икән, шуна утыртып бухта аша каршы ярга чыгардылар. Диңгез ярыннан йөз илле метрлар чамасы ераклыкта урнашкан кызыл кирпеч бинага керттеләр. Бу бина немеиларнын гауп­вахталары кебегрәк нәрсә иле бугай, җиде кешелек төркемебезне икегә аерып, камераларга яптылар. Мин безнен белән бергә туры килгән штурманнан

—Нинди җир бу?—дип сорадым

—Пилау каласы диләр моны, туганкай,—дигән жавап ишеттем Рәшәткәле тәрәзә янына басып озак кына дингез ягына карап торсам да тышта томанлы һәм янгыр булганлыктан, су өстендәге хәрәкәт абайланмады Гәүдәдә нык ары­ганлык сизелә, сөякләр сызлый. Идәнгә сузылып ятудан башка чара юк иде

Бу көнне безнең янга кичкә кадәр керүче булмады Тамакны алдап булмый шул, эчләр аркага ябышкан кебек, күзләр эчкә батып, янаклар суырылып кал­ды. Кич белән шулай да һәрбер әсиргә берәр стакан җылымса су өләштеләр. Әмма су эчү тагы да ныграк ашыйсыны китерде Шулчак ничектер мәктәптә укыган елларымда, пионер лагерена ял итәргә барганда, колхозның бүләк итеп әллә ничә бөтен икмәк биреп җибәрүе искә төште. Ул икмәкнен тәме һаман да авызда торган кебек

Ул җәйне пионер лагеренда беренче сменада ял итәргә яхшы укучылардан Лотфи. Нәфыйк һәм мине сайлап алдылар Әниләр фанер чемоданнарга кирәк- яракны тутыргач, безне колхоз кәнсәсенә кадәр озата килделәр

—Хәмидулла, берүк юлда барганда оланнарга күз-колак була күр инде, ба­ла-чага бит. шаярып, тәгәрмәч астына керә күрмәсеннәр,—дип, ат җигеп безне илтүче Хәмидулла агайга гозерләрен җиткерделәр

Хәмидулла агай кулына бер капчык күтәреп кәнсә баскычыннан төшеп ки­лә иде Ул капчыкны яшь бала тоткандай кочаклаган, зур саклык белән аны арбага куйды.

—Ярар, җингәчәйләр, бер дә аптырамагыз, шайтаным да булмас ташбашла­рыгызга. Мин үзем алар күк вакытта юл тузанында тәгәрәп үстем Ул чагында лагерь дигәннәре дә юк иде әле,—дип сөйләнде.

Безне капчыктан килгән тәмле ис әсәрләндерде Бу—борыннарны кытык­лап, магнит кебек үзенә тартучы яна пешкән арыш ипие исе Авыздан сулар килә, түземсезләнеп капчыкны карыйбыз Гел ач булмасак та. алабута яки бәрәнге кушмыйча пешерелгән «чын* ипи ашау ул елларда ахларга гына тәти иде шул.

 

—Ял иткән урыныгызга баргач җитешерсез,—диде Хәмидулла агай, безнен ымсынуны күреп. Шулай да арбада урын алганда, һәркайсыбыз ипиле капчык­ка якынрак утырырга тырышты. Сабыйлык дими ни диярсен инде

Яшеллеккә чумган калкулыклар, тугайлар аша бара торгач, ашау кайгысы онытылды Апае урманында туктап ял иттек. Ат сөзгәк юл буйлап аска юырт­канда Хәмидулла агай еракта биниһая озын тасманы хәтерләтеп ялтырап яткан манзарага төртеп күрсәтте:

—Зөя елгасы шушы була инде, оланнар.

Исебез китеп агай күрсәткән якка карыйбыз. Без якынайган саен тасма­ның үлчәмнәре дә арта, кояш нурларына коенган су өсте көмеш төсенә кереп елкылдый.

Тау тәмамлануга, болынлык башланып китте Болынлык елга буйлап сузыл­ган, елга ярлары күп урында куе таллар белән капланган. Төн ягына борылып, ярты чакрымнар баргач, елга аша салынган күпердән чыгышлы. Күпернен аргы ягында Дәвеш авылы башлана. Дәвеш артык зур булмаган гажәеп матур нарат урманы янәшәсендә генә. Төз урамнын ике ягы буйлап гади генә, чын авылча итеп төзелгән өйләр тезелеп киткән. Хәмидулла агай урам башына чыгып жи- тәрәк дилбегәсен капылт уңга тартты.

—Тпру-уу, малкай,—дип. атын озынчалап салынган йорт янына китереп туктатты —Балалар, сезнең лагерь столовае шушы була инде. Килеп життек. төшегез,—диде үзе жәһәт кенә арбасыннан жиргә сикереп

Атының аркалыгын бушатып, алдына печән салгач, ашханәгә кереп китте. Анда озак тоткарланмады, чыгып:

—Барыгыз, карыныгыз ачкандыр, анда сезне көтәләр.—дип безгә эндәште.

Чыннан да, ерак юлдан килеп ачыккан идек, кабат әйткәнне көтмәдек, йорт эченә үттек. Хәмидулла агай безнен арттан кеткелдәп:

—Менә хәзер рәхәтләнеп ашасагыз да була инде колхоз пешерткән ипи­не,—дип калды.

Ашханәдә башка авыллардан килгән пионерлар да бар иде. Юл тузанына баткан бит-кулларны кулюгычта әйбәтләп юганнан сон. күнелле гөрелдәшеп, мул табын артына утырыштык, маңгайдан бөрчек-бөрчек тирләр чыкканчы. Хәмидулла агай әйткәнчә, рәхәтләнеп сыйландык.

Менә хәзер, немец әсирлегендә ятканда, үтереп ашыйсы килүдәндерме, ми­нем хәтеремә шушы борчаклы аш белән күпереп пешкән арыш ипиен ашаган чак искә төште. Бу турыда онытырга тырышып күзләремне йомдым Авызда барыбер арыш ипие тәме. Шул килеш онытылганмын

Төн тыныч үтте. Тышта томан булганлыктан, безнең һава дивизияләре фа­шистлар ягына үлем йөге ташымады. Көн яктырып, кояш күтәрелгәч, дингез өсте дә ачылды. Ара якын, су өстендәге бар хәрәкәт аермачык. Төрле зурлык­тагы пароходлар, хәрби катерлар әрле-бирле йөреп тора, сирәк кенә суасты көймәләре күренә.

Һава тревогасы башланды Диңгез ягыннан совет штурмовиклары пәйда булды. Алар су өстендәге корбаннарына ташландылар. Пароходлар, катерлар тилгәннән качып котылырга тырышкан чебешләр кебек, тәртипсез рәвештә бухтадан ачык диңгезгә омтылды Очкычлардан ташланган бомбалар әле анда, әле монда су баганалары күтәрә, очучылар пушкаларын да эшкә җигәләр—бом­ба сызгыруы белән пушкадан аткан тавыш аерыла Менә бер пароход бомба эләгүдән күз алдында кисәкләргә аерылып, башта һавага күтәрелде дә. агач- тимер-төтен-су массасына әверелеп төпкә китте. Икенче йөзгеч белән дә шул хәл кабатланды. Эскадрильяларның берсен-берсе алыштырып берничә сәгать туктаусыз дәвам иткән һөжүме нәтиҗәсендә фашистларның өч пароходы һәм ике бронекатеры юкка чыгарылды Әле болары без күргәннәре генә, ә күрмә­гәннәре ничә булгандыр, шайтан белсен. Штурмовиклар диңгез өстен генә
түгел, пристаньны һәм шәһәрне дә бомбага тоттылар. Гаупвахта тәрәзәләре беренче шартлаулардан ук коелып төште Якын-тирәдәге йортларнын чүлмәк түбәләре әллә кайларга чәчрәп очканы күренә, кайбер биналар бомба туры килеп, картон уенчыклар кебек җимерелә. Безнен хәл тәбегә эләккән тычкан­ныкыннан әлләни аерылмый. Фашистларның дингез суднолары, ныгытмасы, жанлы көчләренең күз алдында юкка чыгарылуы куанычлы булса да. үлем һәр мизгелдә үзебезгә дә яный Шуна да сәер тойгы астында калдык: сөенеч белән курку янәшә. Хәер, беренчесе көчлерәк бугай. Әсирлектән барыбер котылып булмаслыкны уйлап, үзебезнекеләр бомбасыннан һәлак булуын яхшырак дигән фикергә киләсең.

Гауптвахтадан егерме метрлар тирәсендә генә бомба шартлады Стенадан штукатурлар коелды, берничә урында зур ярыклар хасил булды. Менә ул—үлем, очучы йөген егерме адымнар сулгарак бушатса, без якты дөнья белән хушлаша идек

Ниһаять, тынлык урнашты. Тик караңгы төшеп килгәндә генә төнге бомбар­дировщиклар эшкә кереште. Бусы психикага тагы да катырак тәэсир итә икән Чөнки көндез тәрәзәдән тышкы яктагы мәхшәрне өлешчә күрү мөмкинлеге булса, төнлә үзенне бөтенләй ярдәмсез хис итәсен Очкычлардан ташланган бомбалар әче сызгырып нәкъ синен өскә төшкәндәй тоела. Бөтен тирә-як сыз­гырудан. шартлаудан тетрәп тора: Жир генә түгел, йорт стеналары да чайкала кебек Төне буе коридорда эт өргән авазга охшаган тавышлар чыгарып фриц­лар чабышып йөрде Алар куркудан үз-үзләренә контрольләрен югалтканнар иде бугай.

Иртә беләнгә бар да тынды. Бүген әсирлеккә эләккәнгә өч көн Шулай булса да. ашарга бер сынык икмәк биргәннәре юк. Хәер, ашау кайгысы гел онытылды. Гитлерчылар кайчан кереп атарга алып чыгарлар икән дип көтәбез Барысына түзәргә була, тик тартасы килүгә чыдар әмәл юк. Аптырагач, кайчан­дыр тәрәзәгә маскировка өчен ябыштырылган сары газета кисәкләрен ертып, тәмәке урынына көйрәтәбез. Тартасы килүне киметмәсә дә. төтене чыккач нәфес азрак басыла тагын

Ундүртенче март

Бөтен җирне томан каплаган Дингез ягында да берни күренми Ул тарафтан бары тик су өстендәге судноларнын авыр уфылдавы гына ишетелә Без ябылган бинаның тәрәзәсе төбеннән бертуктаусыз диярлек автомашиналар, сугыш техни­касы агыла Машиналарның әрҗәсе күбесенчә брезент белән капланган—авыр йөк төялгән булырга тиеш, чөнки моторларының үкереп эшләве моңа дәлил

Томан чак кына таралу белән, берничә автоматлы сакчы ияртеп камерага немец офицеры килеп керде «Шнелле*.—дип ашыктырып, урамга куаладылар Инде тәүлектән артык башка камерадагыларны күргән юк иде Мин танып бел­гәннәрдән алты кеше, шулар арасында экипажыбыз штурманы кече лейтенант Плюхин да бар иде Ул элек тә буйга кечкенә, чандыр иде Әсирлеккә эләккәч, бөтенләй кечерәеп, үсмер малайларга охшап калган Аны исән килеш күргәч, куанычым эчемә сыймады, янына килеп иңнәреннән кочтым Владимирдан экипаж командиры турында да сораштым Штурманның йөзенә кайгы билгесе чыкты

  • Юк инде безнен командир, парашют белән сикергәндә фашист истребите­ле пулеметтан атып аны теткәләп бетергән,диде ул башын аска иеп

—Яхшы кеше иде. и-их. сугыш диген Безнен дә язмыш аныкыннан әлегә исән булуыбыз белән генә аерыла

  • Күнеленне төшермә, өлкән сержант, бәлки, берәр рәте чыгар «Нинди рәт чыгарга мөмкин фашистлар өнендә, бүген булмаса. иртәгә юк итәрләр
    дип жанынны учка кысып көтәргә генә кала», дип уйладым мин. Тик кычкы­рып әйтмәдем, чөнки моннан берәүгә дә жинеллек килмәячәк, авыррак кына булачак иде.

Кече лейтенант ничек немецларга эләгүен дә сөйләде. Үзе бер маҗара. Ул сикергәч, диңгез ярыннан ерак түгел агачлыкка килеп төшә. Парашют баула­ры карама ботагына эләгеп, һавада асылынып кала. Күпме тырышса да, үз көче белән агач башыннан төшә алмый. Берничә сәгать шул хәлендә эленеп тора. Нык туңудан аяк-куллары берни тоймый башлый. «Бетүем шушы икән», дип уйлый Володя. Вакыты белән аны томалана. Бермәлне чит авазлар ише­теп күзен ачса, ул эләгеп торган агач төбендә үк берничә фриц тәгам жыеп утыралар, имеш. Учак та якканнар. Тушенка банкасы ачып, көлешә-көлешә ашыйлар. Никтер берсе дә өскә күтәрелеп карамый, югыйсә, совет очучысын һичшиксез күрерләр иде. Учактан күтәрелгән җылылык, тәмле булып таралган ит исе Плюхинны тәмам айныта. Ул немецларны сискәндереп төчкереп җибә­рә. Тегеләр дәррәү сикереп торып коралларына ябыша. Берсе инде атарга дип автоматын төзи, тик икенче берәве автоматны читкә борып өлгерә, көпшәдән чыгып очкан ядрәләр янәшәдәге агач ботакларын кыеп төшерә. Очучыларны әсирлеккә алу зур мәртәбә саналганлыктан, дошманнар иренми. Плюхинны агач әсирлегеннән азат итеп, немец әсирлегенә алып кайта.

Ничаклы гына ач булсак та, әлегә анысына түзәбез. Ә менә тартасы килүдән башлар әйләнә башлады. Юл аша чыкканда аунап яткан тәмәке төпчекләре кү­реп, шунда ташландым. Бер-ике төпчекне кесәмә салырга өлгермәдем, арттан килеп кемдер аркама каты итеп оруга тәгәрәпләр киттем. Янәшәмдә авызын ямьсез кыйшайтып сакчы басып тора, үзенчә көлүедер инде. Автомат түтәсе бе­лән суккан икән. Болай да сызлаган умырткам тагы да ныграк авырта башлады Конвоирларга ияреп безнен төркемне озатып йөрүче тәрҗемәче алай эшләргә ярамаганны анлатты. Инде бүтән чагында саграк кыландык: күзәтүчеләр күрмә­гәндә. тычканга ташланган мәче җитезлеге белән төпчекне эләктерәбез дә эчке кесәгә шудырабыз. Хәлсез әсирләргә көч каян килгәндер, анысын бер Ходай белә. Хәер, тартасы килү тойгысы барысыннан да өстен иде шул

Төштән сон. томан таралуга, тагын үзебезнекеләр очып килеп җитте. Жир өстен кабат дәһшәтле күкрәү авазлары күмде. Безне ашыгычлык белән төрмә ролен үтәүче бинага алып кайттылар. Кичкырын, авиаһөжүм туктагач, эшкә яраклыларны бер якка, яраланып яисә имгәнеп эшкә чыга аямаучыларны икен­че якка тезделәр. Ике арада автоматчылар озатуында немец офицеры йөренә, әсирләргә эчке тәртип кагыйдәләрен, качарга омтылыш ясалса, шунда ук атып үтерәчәкләрен аңлата. Тәрҗемәче урысчага аударып, сүзен сүзгә җиткерә. Сафта торганда селкенергә дә ярамый. Ике төркемдә барлыгы егерме кеше Каршы яктагылар ишлерәк. Кайсысының бөтен йөзе бинтка уралган, кайсынын кулы чүпрәк бәйләп муенына асылган, тәннәре каты пешүдән чиләнеп, киеменә ябышканнары да бар Минем каршыда ук төнлә ерак араларга оча торган Н номерлы полк командиры подполковник басып тора, аның аягы имгәнгән Мескенкәй аксак аягын бераз бушатып кыймылдатып куйды. Исемлек буенча барлау уздыра башлаган офицер аның хәрәкәтен күреп, янына йөгереп килде Юкка фашист димәгәннәрдер—бар куәтенә күн итеге белән подполковникның тез астына китереп типте Ир уртасы ыңгырашмаска тырышып, ике куллап тезен тоткан килеш алга иелде. Аның чыдамлыгына җене котырган гитлерчы арттан баш чүмеченә сугып яралыны җиргә екты Әсирләр немепнын подпол­ковникны таптый-таптый изүен күрмәскә тырышып, йөзләрен читкә борды

Безне камераларга куалап керттеләр. Карангы төшкәндә җан башына җит­меш грамм пычкы чүбе кушып пешерелгән икмәк һәм берәр стакан җылы су өләштеләр. Бу—тәүлеклек норма. Аннан соң тагын һәр әсиргә ярты литр чама­сы болганчык су бирделәр Табак-савыт юганнан калган су икәнлеге исеннән
сизелә иде Икмәкне болай гына тешләп ашарлык түгел, шакраеп каткан. Жаен таптык: юынтык суга ипи кисәкләрен ташладык та. болгата-болгата жебеткән- нән сон, шулпага ошый башлаган баланданы азлап-азлап эчәргә керештек. Ана чак кына ниндидер тәм кергәндәй сизелде. Ач тамакка анысы да ярап тора

Нык арылган Идәнгә сузылып яттык. Шулай да күзгә йокы кермәде Уйла­рым мине ерак үткәнгә, 1940 елнын октябрь аена алып китте

Казан—Пенза арасы

Кырыгынчы елнын унҗиденче октябренә каршы төндә без—некрутларны завод клубы яныннан бөркәүле машиналарга утыртып Казан тимер юл вокза­лына алып киттеләр. Гарифҗан абыем белән беренче мәхәббәтем Мәхмүзә мин утырган машина артыннан текстиль фабрикасы мунчасына кадәр йөгерделәр Менә алар ераклашканнан ераклашып, урам чатындагы багана төбендә басып калдылар. Ут яктысында кул болгаулары аермачык күренә. Мәхмүзә башын­дагы ак яулыгын салып, изи дә изи. «Хуш. туган абыем, хуш. сөеклем Мәх­мүзә»,—дип пышылдый иреннәрем Монсу булып китте Машина әрҗәсендә күнелле гөрелдәшеп барган иптәшләремнен әңгәмәсенә дә катышмадым Безгә кирәкле поезд иртәгәсе көнне иртәнге сигездән сон гына буласы икән Кем каян бушрак эскәмия таба, шунда жайлашып баш төртте Пензага каләр озата баручы төркем җитәкчеләребез сүз әйтмәде

—Әллә кая китеп югалмагыз гына,—диде алар Тәүлек буе йокламаган яшь- җилкенчәкнең хәлен анлый иде алар.

Вокзал иртәсен сискәндереп «Подъем!» янгырады Торып аякка басуга, фамилияләп исемлек барладылар Мин җиде йөз уникенче номерлы төркемгә эләктем. Бу төркемгә һава флотына билгеләнүчеләрне җыйдылар Залга өр- яна хәрби киемнән, озын буйлы, кыска калдырган чәчле вокзал коменданты килеп керде Төркем башлыклары ана үрә катып честь бирделәр Һәрберсенен рапортын тыңлаганнан сон комендант башындагы фуражкасын салып өстәлгә куйды Ашыкмыйча, салмак тигез тавыш белән булачак кызылармиячеләргә вокзалдагы тәртипләр, станциядән рөхсәтсез чыкмау, эшелонда барганда үзең­не ничек тотарга, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга тиешлекне һәм башка кагыйдәләр турында җентекләп аңлатты. Шуннан сон саубуллашып залдан чыгып китте.

Тышкы якта паровоз гудогын кычкыртты Призывниклар өчен состав биргән­нәр икән. Төркемнәрне бер-бер артлы утыру платформаларына алып чыктылар һәр төркемне аллан билгеләнгән вагоннарга тараттылар Паровоз янә монсу итеп кычкыртты. Шунда яшәп ияләнелгән кала белән саубуллашуы кыен иде Поезд тимер тәгәрмәчләре белән рельска «дрык» итеп бәрелеп, урыныннан ак­рын гына кузгалып китте Паровоз безнен хәлне аклагандай авыр пуфылдап куя. рельс белән рельс ялганган җирлә вагоннар чак кына сөрлеккәндәй акрынаялар да. кабат алга тартылалар Без дә шул унайга алга-артка чайкалабыз Тизлек артканнан-артып, перронда басып торган кешеләр, соры монс> биналар артка йөгерә Казан инде артта кала Жылы хатирәләр белән бәйле катада сөйгәнем Мәхмүзә, әлегә авылга кайтып китәргә өлгермәгән абыем, инде икенче өемә әверелгән заводым һәм хезмәттәш дусларым кала Күрешкәнчегә кадәр хушы­гыз. газизләрем. Сез мине онытмагыз, мин сезне онытмам'

Казан—Пенза арасы ерак түгел Эрерәк шәһәрләрдә озаграк, ә кечерәк торак пунктларда кыска вакытлы тукталышлар ясап барса да. безнен эшелон күз бәй­ләнгәндә инде Пенза вокзалында идек Монда озак тоткарламадылар, хәрби һава көчләре өчен очучылар әзерләүче авиамәктәпкә тиешле санда курсантлар җыелу белән Орел ягына озаттылар Ике тәүлек дигәндә Орелга барып җиттек

Авиамәктәптә

Биш көн карантинда тотканнан сон, чәчләрне кыркып, мунча кертеп, хәрби киемнәр кидерделәр. Бер-беребезгә карыйбыз да елмаябыз. «Синме сон бу9 Танырлык та түгел»,—дип шаян сораулар бирешәбез. Граҗданскийдан хәрби формага күчү килеш-килбәтләрне нык үзгәрткән: бу хәл күпләребезгә ошый, бераз сәер дә тоела. Хәер, бер-ике атнадан ияләнеп җиттек тагын Бертөрле­рәк курсант тормышы башланып китте. Минем белән утыз алтынчы авиамәк­тәпкә эләккән Казан егетләре байтак иде, күпчелек—татарлар Никтер, татар милләтеннән булганнарны тигез санда бүлеп, төрле төркемнәргә тараттылар. Урысча ярыйсы ук сукаласак та, дәреслекләрдәге терминнарны анлау авыр булганга, уку программасына төшенү җинел түгел иде. Берсендә, әле укулар яна башланганда, минем белән мәзәккә охшаш хәл дә булып алды. Взвод ко­мандиры—лейтенант—һәр курсант белән аерым сөйләшеп бланк тутырганда, чират мина җиткәч:

—Фамилияң?—дип беренче соравын бирде. Мин:

—Хәлилов,—дигәч, анысын теркәп куйды да, исемен ничек диде. Урысча ул: Как зовут була бит» Мин:

—Хак,—зовут,—дип җавапладым. Лейтенантның ачуы килде бугай Бу юлы катырак итеп:

—Я тебя спрашиваю: как зовут?—дип кычкырды.

Мин «нишләп бу лейтенант әйткәнне бер дә анламый икән?»—дип сәер­сендем.

—Хак, зовут,—дидем тавышыма тимер чыны кертеп.

Лейтенантның күзләрендә ачу чаткылары биеште. Ул кулындагы каләмен өстәлгә атып бәрде дә:

—Вон, вон отсюда!—дип җикеренде.

Тәмам аптырашка калып, бүлмәдән чыгып китәргә ашыктым «Нигә шулай килеп чыкты соң әле?»—дип уйладым үз гамәлләремдә офицерның ачуын ки­терерлек берни дә тапмыйча. Уйлана торгач, башыма барып җитте, лейтенант үзен үчекли, әйткәнне попугай шикелле кабатлый, дип уйлагандыр. Тизрәк кабинетка кереп взвод командирына.

—Мине чыннан да Хак зовут,—дип анлатгым, ул менә болайрак языла дип, хәрефләп тә язып күрсәттем. Эшнен асылына төшенгәч, икебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек. Шул хәлдән соң төркемдәге иптәшләр уку курсы тәмамлан­ганчы мине еш кына: «Как зовут—Хак зовут», дип үчекләп йөрттеләр.

Мәктәптә укулар көннән-көн катлауланды. Бигрәк тә радиостанциянең принципаль схемасына һәм морзе әлифбасы буенча сигналларны кабул итү— җибәрүгә бәйле нечкәлекләргә төшенү авыр иде Тырыша торгач, бусына да күнектек. Язга кергәч, самолетта һавага менеп, практик күнекмәләр үткәрергә керештек. Анда инде эскадрильядагы очкычлар арасында гына түгел, бер үк вакытта җирдәге команда пункты белән дә элемтәне тәэмин итүгә, мишеньгә атып тидерергә дә кирәк булды. Атнасына бер каравыл ротасында кизүлек итү дә безнең өстә.

Уку, практика, спорт белән шөгыльләнү—график буенча көн шуларга бүлен­гән. Көннәрне атналар, атналарны айлар алыштыра. Мәхмүзәдән, яки Тәския- дән хат килсә, ялыктыргыч бертөрлелеккә башка төсмер кертеп җибәрә. Мин әле кызларның кайсына өстенлек бирүемне анык кына анлап бетермәсәм дә, атналар буена кош тоткандай сөенеп йөрим. Күнел күтәренкелеге авырлыклар­ны җинел кичерергә ярдәм итә.

Жир өстендә карлар эреп, яшеллек борын төрткәч, төркемнәрдә укыту-өйрә- түләрне бик нык ашыктыра башладылар. Безгә ел ярымлык укыту программасын сигез ай ярымда үзләштерүне максат итеп куйдылар. Самолетларны ангарлар-

дан чыгарып, урман кырыйларындагы җәйге тору урыннарына тезделәр. Тан яктысыннан төн караңгылыгына кадәр вакыт, ашханәдә туклану һәм төшке бер сәгатьлек ялны санамаганда, өйрәнүләрдә үтте Унбишенче июнь көнне дәүләт комиссиясе чыгарылыш имтиханнары кабул итте. Курсантларга сержант дәрәжәсе бирелеп, укчы-радист таныклыклары өләшенде

Хәрби башлыклар да адәм баласынын мөмкинлеге чикле булуын аңлый. Шуларны күздә тотып булса кирәк, авиамәктәпнең чыгарылыш курсантларына ике атналык ял бирделәр Төркемнәр өчен табигатьнең хозур җирендә, урман буеңдагы чирәмлектә, палаткалар корылган Янәшәдә генә салмак сулы елга ага, елга буенда комлык. Рәхим итеп су коен да, комлыгында сузылып ятып, кояш астында кызына бир Тик мондый рәхәтлекләр озакка бармады 22 июнь танында гадәти булмаган тревога безне палаткалардан йөгереп чыгарга мәжбүр итте.

—Нәрсә булды?—дип, бер-беребезгә сораулар яудырабыз, тик беркем бер­нәрсә белми Сафларга тезелергә команда яңгырады Взвод командирлары һәр төркем алдында бер-ике адым алгарак басып, үрә каткан Рота командиры па­латкасыннан чыгып туры безнен сафларга юнәлде. «Смирно!» әмере янгырады Капитанның чырае гадәттәгедән җитдирәк тоела, борчылуы йөзенә чыккан Ул төркем җитәкчеләре—лейтенантларның рапорт бирүләрен дә тыңлап тормады, сафлар каршына басып нык тавыш белән сүз башлады

—Бүген, иртәнге сәгать дүрттә фашист илбасарлары илебезнең көнбатыш чикләренә бәреп керде. Шәһәр һәм авылларыбызны бомбага тоталар, үзләре­нә каршы корал тотып сугышкан гаскәрләрне генә түгел, карт-карчыкларны, хатын-кыз һәм бала-чагаларны да үтерәләр, кайберәүләрне коллыкка алып ки­тәләр. байлыкларны талыйлар. Без бу ерткычлыкларга чик куярга, дошманны илебез территориясеннән куып чыгарып, үз өнендә тукмарга тиешбез. Ә хәзер ашыгыч рәвештә казармаларыбызга кайту сорала

Авиамәктәптә паникага охшашрак хәл туган иде Төш турында Пензадан яна курсантлар төялгән эшелон килеп төште. Аларны аерым казармаларга ур­наштырдылар. Аэродромдагы очкычларны саклау максатында төрле урыннарда пулеметлар белән коралландырылган ут нокталары булдырдылар Ашханәдән ике йөз-ике йөз илле адымнар ераклыктагы шундый бер ноктага якташым Хәбир Сәлимуллин белән мин туры килдем Аэродромда СБ тибындагы самолетлар иде. Аларнын кайберләре командование карары белән туры фронтка озатыла, алар урынына башка аэродромнардан икенче очкычлар төшеп куна. Алары да озак тоткарланмый—очып китә.

Сугыш башланганның икенче көнендә көньяктан яна төркем самолетлар очып килгәне күренде. Алар инде түбәндә, шассиларын чыгарганнар «Үзебез- некеләр», дип җиңел сулап куйдык Болар—СБлар иде Эскадрилья аэродром өстендә берничә төркемгә аерылды Үз күзләребезгә үзебез ышанмадык бе­ренче очкычтан бомбалар аерылып аэродромдагы машиналар өстен ә очты, аннары—икенчесеннән Бомбалар шартлый, җирдәге самолетлар яна Берничә һава лайнеры үлем йөкләрен әле кичә генә китерелгән Пенза курсантлары яши торган казармаларга ташлаган иде Шактый өлеше җимерелгән бина астында калып, һәлак булучылар, яраланучылар аз түгелдер—ул тарафтан ачыргаланып кычкырган авазлар ишетелә, кемнәрнеңдер урам якка йөгереп чыкканы күренә Совет самолетларын кулларына төшергән фашистлар берничә минут эчендә аэродромдагы берничә СБны. җанлы көчләрне юк итеп, китеп тә барды Бу шулкадәр көтмәгәндә эшләнде ки. без исебезгә дә килергә өлгермичә калдык Мәкерле дошман белән, үлем белән күзгә-күз очрашу шулай башланды

Арыганлык үзенекен итте—хәтер төпкелендә ин сонгы булып сугышнын беренче көн вакыйгалары чагылып үтте дә, мин чынбарлыктан аерылып, йокы дигән серле дөньяның илаһи кочагына чумдым

Унбишенче март

Иртә белән уянганда камерада өченче кеше юк иде. Ул очучы-штурманны кайчан һәм кая алып чыгып киткәннәрдер, мин сизми калдым Янәшәмдәге тан­кист лейтенант та һични әйтә алмады. Танкист белән кичтән калган баланданы чөмердек. Ишек ачылды, безне алырга керүләреме? Алай түгел икән, лейтенант Плюхинны керткәннәр. Жинелрәк булып китте. Арканы аркага терәп утырып, соңгы көн вакыйгалары, үткәндәгеләр турында сөйләштек. Запас аэродромда торган чакларда ничек итеп күрше авылдагы кызлар янына кич утырырга йө­рүләрне. кызларның бездән бик авырлык белән аерылуларын искә төшердек. Күпме генә сөйләшсәк тә, ахыр чиктә сүз барыбер бүгенге хәлебезгә әйләнеп кайта, билгесезлек йөрәкне сызландыра иде. -Өметсез шайтан гына-, диләр, әмма фашист әсирлегендә ятканда, исән калырга өметләнү камил акыллы ке­ше өчен чынга ашмастай хыял, фантазия җимеше. Фашистларның Көнчыгыш Пруссия группировкам тар-мар ителүгә күп калмады һәм алар үзләре беткәндә бернәрсә алдында да туктап калмаячаклар. Әгәр могҗиза туса гына инде.

Бу көнне безне эшкә алып чыкмадылар. Әллә инде элеккерәк елларда әсир­леккә төшкән солдатлар белән аралашып, аларга фронттагы соңгы яңалыклар турында җиткерерләр дип курыктылар, әллә башка сәбәбе бар иде. Ярымкараң- гы камераның тынчу һавасын иснәп яту да туйдыра, тик бернишләр хәл юк. Үтереп тартасы килә. Төпчек чүпләгәндә җилкә тамырына мылтык түтәсе белән берне тондырсалар да. анысына гына түзәсең. Тилмереп, урамга чыгаруларын көтсәк тә. өметебез акланмады, бу көнне безне камерада гына калдырдылар. Төнлә кабат күзгә тиз генә йокы кермәде. Мин кабат хатирәләргә бирелдем

Сугышчан авиаполкта

Июльнен бишләрендә чыгарылыш төркемендәге Запорожьедагы авиаполк- ка җибәрделәр. Мондагы сугышчан полкларда СБ маркалы очкычлар түгел, ә ТБ-Зләр иде. Аларнын кайбер параметрлар буенча аерымлыклары булса да. идарә итү системасында охшашлыклары күп. .Август урталарына кадәр бу төр самолетларда очу һәм сугышу күнекмәләре алдык.

1941 елның 18 августы. Табигать үзенең җете яшеллеген югалтып, көз сагы­шына өртелә башлаган. Агач яфраклары, җирдәге үләннәр сизелер-сизелмәс сарылыкка манылып, салмак җилдә «эх. үтте шул ямьле җәй айлары», дигән шикелле әкрен генә лепердәшә. Бүген минем дә гомеремдә беренче мәртәбә сугышчан йөкләмә алып, дошман тылына оча торган көн. Күңелдә тирән дул­кынлану. башта уйлар өермәсе. Кайбер иптәшләрнең берничәшәр очу практи­касы бар. Алардан сорашу бер нәрсә, ә үзенә дошман белән йөзгә-йөз килү бөтенләй башка. Һавада иң хәлиткеч мизгелдә каушап, югалып калмаммы, кирәк чагында очкыч пушкасыннан ут ачып өлгерерменме’’ Минутлар түгел, секундлар хәл итә язмышны.

Экипажның башка әгъзалары белән инде таныш идем. Сугышның беренче көннәреннән үк дошман объектларын, эшелоннарын бомбага тотуда катнаш­кан. тәҗрибәле экипаж командиры да. штурман да беренче күрүдә үк миндә унай тәэсир калдырды. Хәер, башкача була да алмыйдыр. Экипажда җылылык атмосферасы туып, бер-береңне бер ым. бер хәрәкәт, күз карашыннан аңлау мөһим. Киресенчә булса, бәхетсезлеккә тарыйсынмы көт тә тор. .Алар бер ана­дан туган игезәкләр кебек булырга тиеш. Хәтта якынрак та. Һавада командир сүзе закон, штурман да. радист һәм укчы да ана берсүзсез буйсына, кирәк чакта тиешле карар да кабул итеп өлгерсә, уңыш киләчәк.

Радист белән мин—«яналар»—командирның очар алдыннан сонгы киңәшлә­рен тынлый-тынлый. аэродромдагы безгә билгеләнгән самолетка таба атлыйбыз. Килеп җитәргә берничә адымнар кала экипажны техник каршы алды Командир

 

каршына басып очкычнын һавага күтәрелергә әзер булуы турында рапорт бирде, һәрберебезнен кулын кысып, уңышлар теләгәннән сон. лейтенант артыннан ияреп кабинага менде, штурман да аларга иярде. Экипаж командиры белән штурман жайлап урнашкач, радист белән мина чират житге. Без дә урыннары­бызга менеп утырыштык. Мин пушка һәм пулемет установкаларының торышын тикшердем. Аларны канәгатьләнерлек дип таптым. Күз кырыем белән радистка карыйм, ул элемтә приборлары белән мәш килә. Күрәсең, үз «хуҗалыгыннан» канәгать—жинел сулап кулы белән маңгаендагы тирен сөртте.

Техник кабинадан чыгып түбәнгә төшүгә, баскычны алдылар. Самолет мо­торлары эшли башлады. Пропеллер әйләнүе тизләнгәннән тихзәнеп, ул инде тоташ түгәрәк хасил итеп бөтерелә. Әллә ничә очкычтан чыккан тавыш колак тондыргыч гүелдәүгә әверелде. Башлап эскадрилья командирының самолеты стартка чыкты, аның артыннан башкалары «Өчлек» звенолар бер-бер артлы старт мәйданы буенча йөгереп китәләр дә. билгеле тихтеккә житкәч. җирдән аерылалар. Без дә шул ук хәрәкәтне кабатладык. Очкычыбыз инде һавада

Беренче сугышчан очыш

Эскадрильяда тугыз очкыч. Һәр «тугызлык» һавада үз урынын белә. Биек­лекне күрсәтүче стрелка «икеле» цифр өстендә Димәк, без җир өстеннән ике мен метр биеклектә очабыз Сәгатькә күз салам: вакыт ун тулып унберенчене күрсәтә. Аста урманнар, болыннар җәелеп киткән; авыллар, шәһәрләр күзгә чалына. Бу күренешләрне манзара кылу башта күңелле тоелса да. соңрак кызы­гы бетте. Дошман тылына очабыз шул. күңелдә тынычлык булмагач, матурлык күзгә күренми.

Штурман:—Дошман линиясенә якынлашабыз,—дип белгертте. Ул да түгел, тигез сафлар арасында зәнгәрсу-кара бүрекләр пәйда булды, шартлау тавышла­ры ишетелде. Түбәндә немец зениткалары ут ачкан иде. Бусы инде җитдирәк, һәр мизгелдә дошман снаряды машинага эләгергә, якты дөнья белән хушла­шырга мөмкин. Ин яхшы дигәндә дә парашют белән сикерергә туры киләчәк, әле анда исән каласынмы-юкмы. анысын бер Ходай белә. Кайбер снарядлар очкычыбыз янәшәсендә үк ярыла. Андый чакта дары исе кабинага үтеп керә Бераз алдарак очучы эскадрильяның бер самолетына снаряд тиде Ул ялкынга уралып, түбәнгә омтылды, артыннан кара төтен эзе сузылды. Без машинаның түбәнгә төшеп шартлавын да. экипажның сикерүен дә күрмәдек, чөнки бу урынны инде очып үткән идек

Түбәндә тимер юл станциясе. Ул танклар, туплар, автомобильләр һәм башка су­гыш кирәк-ярагы шыплап тоялгән эшелоннар белән тулы, читтәрәк цистерналарына ягулык тутырылган состав сузылган. Немецның бөтен фронтлар буенча һөҗүмгә кү­чеп. ашкынулы алга барган айлары. Ул жирдә генә түгел, күктә дә хакимлек итә Әнә ич. радист элемтә буенча югарыда дошман истребительләре күренүен белгертә

— Бездән өстә фашист «мессерлары» пәйда булды, әзер торыйк.

Фриц хәйләкәр, үзләренең зениткалары атканда, снарядлары зыян китермәс­лек биеклеккә менә, алар туктау белән совет бомбардировщикларына һөҗүмгә ташлана. Йөрәк уч төбендә, гәүдә шабыр тиргә баткан. Әлеге мәхшәрдән исән килеш чыга алырбызмы? Чигәмдәге кан тамыры шулай дип тукылдый Алда­гы эскадрильялар түбәнрәк төшеп станцияне бомбага тотарга кереште, каршы як истребительләре аларга ташланды Ике арада һава сугышы кабынып китте И-их. кая сон бомбардировщикларны озатырга тиешле истребительләр’ Юк шул алар. Аста ягулык тутырылган цистерндлар яна. танклар, машиналар өстендә ялкын телләре биешә Безнен берничә бомбардировщик та бәреп төшерелгән Бу вакыт станция өстеннән очып әйләнеп, кабат объектка якынлашабыз Науш­никта командир тавышы

1в1

 

—Түбәнәябез, бомбаларны ыргытырга әзерләнегез!

ТБ-ЗФебез пикегә керде, бомба люклары ачылды, үлем йөге аска коелды Машинабыз җиңеләеп калып өскә омтылды. Шулчак фашист стервятнигынын пулеметыннан ут ачып безгә ябырылуын күрдем, унайлы мизгелне ычкындыр­маска кирәк иде—мин дә гашеткага бастым. Командирнын һава машинасы белән бик оста идарә итүе коткарып калды, ул очкычны дошман ядрәләре артык зыян китерә алмаслык ягы белән куеп өлгерде. Берничә пуля шулай да кабинаны тишеп кергән иде. штурман җинелчә яраланган. Ә мин фрицка атып тидерә алмадым бугай. Соңарып булса да безнен истребительләрнең ярдәмгә килүе күренде. Алар дошман ягы белән һава сугышы башлап җибәрде. Берни­чә очкычын югалткан авиаполкыбыз сугышчан йөкләмәсен үтәп, аэродромга әйләнеп кайтты. Мин нык арыган булсам да. самолетыбыз төшеп утырганнан соң да кабинаны ташларга ашыкмадым, дошманга каршылык күрсәтүдә төп ярдәмчебез—пушканы җентекләп тикшердем, киләсе бәрелешләр өчен әйбәтләп чистартып куйдым. Инде ял итәргә кайтырга да була. Казармага кайтуыма өстәл өстендә минем өчен әзерләнгән фронтовой йөз грамм тора, янында кабымлы­гы да бар. Экипажның башка әгъзалары мине көткәннәр. Экипаж командиры кулларыбызны кысып:

—Молодцы, егетләр, сынатмадыгыз. Мондый команда белән дошманны кыйнарга була,—дип котлап, киләсе яуларда уныш теләде. Стаканнар стакан­нарга бәрелеп чекелдәде, зәһәр сыеклык бугазны яндырып үтте Тынычланып, зур канәгатьлек кичергән хәлдә ятакларга сузылып яттык һәм тирән йокыга чумдык.

Төнге очыш

Көндезге очулар бер нәрсә, ә төннәрен ерак дошман тылына үтеп, билгелән­гән объектларны бомбага тоту бөтенләй башка. Озак та үтми, безнен полкны төнлә очу серләренә өйрәтә башладылар.

Төнлә очу искиткеч катлаулы. Көзге төн караңгылыгын сискәндереп, само­лет куе болытлар арасыннан алга ашыга. Анда берни шәйләнми. Визуаль күзәтү мөмкинлегеннән мәхрүм шартларда һәр минут саен очкычнын нинди биеклектә, кайсы курс буенча очуын билгеләргә, кайсы район өстендә икәнлегеңне белер­гә кирәк. Фронт линиясеннән яки дошманның аеруча сакланучы объектлары өстеннән үткәндә күк йөзен тасмалар белән бүлгәләүче прожекторлар угына эләксән, үзенне тозакка эләккәндәй хис итәсең. Тенкәгә тиеп, күзне чагылды­ручы прожектор эзәрлекләвеннән котылу шактый катлаулы, күтт нәрсә һава карабынын штурманы һәм командирының һөнәри осталыгыннан тора. Әлбәттә, дошман яктылык кайчыларын ялт-йолт уйнатып, ычкындырмаска тырыша, зе­ниткаларыннан дәррәү ут ача Очкычка снаряд эләгү ихтималы бик нык арта. Андый чакта болытлар булса, алар арасына качып котылу мөмкинлеге бар.

Көзге төннәрнен берсендә экипажыбыз ерак дошман тылына очып, мөһим объектын бомбага тотарга боерык алды. Берничә сәгать очканнан сон. кирәк­ле урынга җитеп, бомба удары ясадык. Әмма шулчак прожекторлар утына эләктек. Фашистлар котырынып зениткаларыннан атарга кереште Бер снаряд самолет янәшәсендә үк ярылды. Штурманыбыз лейтенант Путник каушаудан ориентировканы югалтты. Шулай да куркыныч зонадан чыгу әмәлен тапты. Төнлә юнәлешне югалту хәтәр нәрсә, бөтенләй әллә кая килеп чыгуын бар. Үзебезнең аэродромнан күтәрелеп киткәнгә дә җиде сәгатьтән артык вакыт үткән, бензобаклардагы ягулыкның менә-менә бетәчәген искәртеп, прибор уклары биешә Яшәү белән үлем арасында эленеп торган шундый бер вакытта штурман тигез болынлык табып, очкычны исән-имин шунда төшертә алды Әле немецлар басып алган җирдәме, әллә фронт сызыгының бу ягындамы
икәнлекне белмәсәк тә. Путникка рәхмәтле идек. Чөнки без исән идек Таң беленүгә үзебезнең якта булуыбызны күреп куандык. Тик частька кадәр ара ерак, экипаждан кемдер анда кайтып, хәлне аңлатырга һәм очкычка ягулык китертү чарасын күрергә тиеш Рация сафтан чыкканлыктан, элемтәгә кереп булмый иде. Бу эшкә штурман белән радист егет алынды, мина экипаж коман­диры белән һава карабын саклап калырга туры килде Ярый әле һәр экипажга сугышчан йөкләмәгә очар алдыннан биш көнлек коры паек бирелә, бу паек аэродромга әйләнеп кайтканчы тукланып торырга таман гына булды Безне полкта инде һәлак булганга санаганнар, штурман белән радист, юлда туры килгән машиналарга утырып, кайда жәяүләп. штабка кайтып кергәч, башта ышанмаганнар, аннары тизрәк полуторка әржәсенә бензинлы мичкәләр төяп, ярдәм җибәрү ягын караганнар

Самолет белән исән-имин аэродромга төшеп утыргач, безне каршыларга эскадрилья командиры үзе килде

—Тагын берничә көн күренми торсагыз, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертә идек. Болай булгач озак яшәрсез, бөркетләр,—дип сөйләнде капитан җит­кән сакал-мыеклы битләребездән үбеп Анын күзе дымланган иле

Унҗиденче март

Иртән торуга, җир һәм дингез өстен куе томан каплаган иде Тохты. ак­сыл төстәге җылымса баланда керттеләр. Бер кешегә җитмешәр грамм икмәк өләштеләр. Немец бушка ашатып яткырмый, барлы-юклы азыкны йотып та бетермәгән идек, урамга эшкә куаладылар. Урамдагы күренеш тетрәндергеч иде Моннан ике көн элек кенә зур матур йортлар, ангарлар торган урында ватык кирпеч өемнәре генә калган, кан катыш әче төтен исе борыннарны ярып керә Безне бу урамда туктатмыйча икенче урамга алып чыктылар Анысында сирәк кенә җимерелмичә калган биналар күзгә ташлана, яртылаш җимерелгәннәре шактый. Шундый йортларның берсе янында «һальт!» дигән аваз яңгырады Туктарга кушулары. Тәрҗемәче килеп нәрсә эшләргә кирәклекне аңлатты Ватылган, чәчелеп яткан кирпечләрне урамнын каршы ягына ташырга тиеш икәнбез Кайбер урыннарда һаман төтен пыскып утыра. Дингез култыгының аргы ягындагы еракка ата торган безнең туп эше икән Эре калибрлы снаряд тиюдән бинаның яртысы ишелеп төшкән Монда фрицларның штаблары бу­лырга охшаган. Актарган саен төрле кәгазьләр күбрәк чыга Немецлар аларны берәмтекләп җыялар, һәрберсен тикшереп, кирәк булмаганнарын ыргыталар Кирпеч ватыклары арасыннан язу машинкалары да чыккалый. кайберләре черт тә итмәгән. Күрәсен. снаряд тигәндә эш вакытынын иң кызган чагы булгандыр Җимерекләргә басылып калган фашист мәетләренә тап булабыз, аларны сөйрәп чыгарып бер читкә ташыйбыз Менә полковник дәрәҗәсендәге бер хәрбине табып алдык, аны да башка үлекләр янына илткәч, хәрабәләр чистартуны тук­таттылар Кабат төрмә ролен үтәүче бинага кайтырга әмер булды Ин күңелгә тигәне бер генә төпчек тә табылмау иде. Ачлыкка да түзәргә күнеккәнбез, ә менә тартасы килүгә чама юк.

Ишекләрне ачканчы камераларга кертми тордылар Мин Бобров. Бондарен- колар белән сүзгә мавыгып, керергә команда бирелгәнне ишетми калганмын Комендантның әче тавышы борылып карарга мәҗбүр итте Коридор буенча бире таба ашыккан комендант таягын селти-селти ямьсез итеп сүгенә иде Мин аның артыннан үткәндә кулындагы карама таяк ике тапкыр җилкә тамырына менеп төшәргә өлгерде. Ишектән керүчеләргә иллешәр грамм икмәк белән бер стакан баланда тоттыралар икән Тик мина баланда урынына таяк белән сук­тырылу гына тәтеде Әсирләрнең эчке тәртип кагыйдәсен бозуы өчен шундый җәза каралган икән. Ярар, моннан сон белеп торырбыз. Болай да кечтеки паек-

 

тан мәхрүм кала башласаң, ачлыктан жан тәслим кылу да ерак түгел. Шартлар начар булса да, яшәү барыбер тансык иде.

Төштән соң томан күтәрелүгә Кызыл Армия артиллериясе телгә килде, күк­тә бомбардировщиклар пәйда булды. Кабат алдагы көннәр мәхшәре башланды. Кичке якта снарядларның берсе без ябып тотылган бинанын ун канатына эләкте. Түшәмдәге штукатурлар шыбырдап идәнгә коелды. Снаряд эләккән якта ачыргала­нып кычкырган авазлар ишетелгәндәй булды. Тик алар ничек кинәт ишетелсәләр, шулай кинәт тындылар да ярты сәгатьләр чамасы үтүгә тәрәзәдән ике немец солда­тының Н нчы полк командиры, подполковникны ике култыгыннан сөйрәп ярга таба алып киткәннәрен күреп калдык. Фрицлар һәлак булган совет офицерын яр кырыендагы чокырга ыргыттылар Подполковникның гауптвахтадагы ин кырый номерда ялгызы гына тотылуын белә идек. Димәк, снаряд анда эләккән Әкренләп бу йортны да җимерә башладылар. Болай булса, чират безгә дә җитмәгәе. Күнелгә кергән шомнан ярты төнгә кадәр йокларга ятмыйча утырдык.

Коридорда тавышлар ишетелде. Ишектәге кечкенә тишек аша дүрт әсирне алып кергәннәре күренде. Биш-алты көн эчендә фронтта зур үзгәрешләр бул­гандыр. Безнекеләр кайсы тирәдә икән, беләсе иде Төнге уникеләрдә бәдрәфкә чыгардылар. Шул чагында яна китерелгәннәр белән аралаштык. Очучылар күр­ше дүрт йөз кырык бишенче полкныкылар булып чыкты. Атар безнекеләрнен бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчүләрен, көннән-кон Кенигсберг тирәсендәге божранын кысыла баруын әйттеләр. Көнчыгыш Пруссия башкаласының алы­нуына күп калмаган инде. Шушы ике-өч атна эчендә, әгәр гитлерчылар юк итмәсә. әсирләрнең дә исән калу-калмавы хәл ителә. Чөнки туктаусыз барган арт һәм авиаудардан исән калу шулай ук икеле. Совет гаскәрләре П ил ауга да бомба, снарядларны янгыр урынына яудыралар.

Камерага кертеп япкач та тиз генә тынычлана алмадык Башка төрле уйлар килә. Ничек кенә булса да исән каласы иле. Күпләребез өчен тормыш яна баш­лана гына, арада кызлар кулы тотып карамаган егетләр дә бар

Дягилеве аэродромы

Самолет белән югалып торганнан сон күп тә үтмәде, безнең сигез йөз кыры­гынчы авиаполкны Сталинград юнәлешендәге Дягилеве аэродромына күчерү турында фронт командующиеның әмере булды. Тик бу вакытта тоташ яңгырлар башлану сәбәпле, әлеге боерык тиз генә үтәлмәде. Беренче кырпак кар төшеп, җир өстен каты боз элпәсе каплап алгач кына андый җай чыкты. Звенолар бер­бер артлы эскадрильялар, ә эскадрильялар полк хасил итеп күккә күтәрелдек тә. һаваны иңләп Рязань ягына очтык. Бөтен полк, ә кайчагында дивизия белән бергә очу тәэсирләндерә торган күренеш. Күңелдә үзен хезмәт итә торган хәрби берләшмә, туган илен өчен горурлану хисләре туа. дошманга нәфрәт хисләре арта. Йөзләгән самолетның тиешле дистанция саклап, җепкә тезгән шикелле тигез очулары җирдән күзәткәндә, бәлки, тагы да тәэсирлерәктер.

Авиашәһәрчектән бер чакрымнарда гына Дягилеве дигән авыл бар. Аэродром да шул исемне йөртә икән. Монда күчкәч, безнен экипаж өчен бик тә күңелсез хәл булып алды. Командир белән штурман рөхсәтсез авылга киткәннәр иде. Шулчак эскадрильябызга сугышчан йөкләмә җиткерелде Радист белән икәү генә булганга, очкычыбыз һавага күтәрелә алмады. Тикшерү китте. Полк особистлары килеп, ♦югалган* экипаж членнарын Дягилеве авылы кызлары яныннан табып алып кайттылар. Сугыш вакыты законнары коры шул: командирны да. штурманны да судсыз-нисез генә штрафбатальонга озаттылар. Көтмәгәндә радист та авырый башлады. Шулай итеп, бер гаилә булып укмашкан экипаждан ялгызым гына торып калдым. Күпләр көн саен эскадрильялары белән фронтка якынрак аэрод­ромнарга күтәрелеп очканда, минем өчен бер дә күнелле хәл түгел иде бу.

Полк яна килгәннәр белән тулылана торды. Арада сугышчан тәжрибәм зур, яшем ягыннан да өлкәнрәк булганга, мине укчы-радистлар арасында старшина итеп билгеләделәр.

Бертөрлерәк казарма тормышы башланды. Старшина күбрәк частьтәге хуҗа­лык эшләре өчен җаваплы, ә бу нәрсә минем күнелгә ятмый Ярый ате монда калганнарны төнлә еракка очып бомбага тотучы һава дивизиясенә өйрәнүләргә күчерү турында әмер алынды. Баш күккә тиде. Тизрәк китәсе иде

Килде ул көн. Полк аэродромы Григорьев дигән авыл янында урнашкан. Көннәр өйрәнеп үтә. Кичләрен сафка тезеп кинофильмнар карарга алып бара­лар Беркөнне клубта Соня исемле кыз белән таныштым Сары чәчле, оялчан гына. Күңелгә хуш килешле. Мона кадәр марҗа кызлары белән йөргәнем юк иде. җае чыкканда аны өенә кадәр озатып куя башладым. Табигатьтә кыш ай­лары үтеп, ямьле язга кергән чак Өстә гимнастерка гына. Соня да жинелчә кофта, юка күлмәктән. Капка төбендә гөнаһсыз үбешүләр. Тәннен тәнгә тиеп кызышуын тою рәхәт иле, тик бер-беребезгә тартылуда үбешүдән артыгына ке­решмәдек. Мин яшь кыз баланы рәнҗетүдән курка идем. ул. бәлки, күнелендә булып та, теләген белдерергә кыймагандыр.

Ока елгасы очучылар казармасыннан ерак түгел Төшке ял сәгатьләрендә күнелле гөрелдәшеп шунда су коенырга китәбез Төннәрен кайчагында аерым эскадрильяларга дошман тылына үтеп, разведка ачыклаган объектларны бом­бага тотарга дигән боерык азына. Мина да яна экипаж составында берничә шундый операциядә катнашырга туры килде

Лазаретта

Кырык икенче елның егерменче июнендә полкка кабат Дягилеве аэродро­мына кайтырга кушылды. Мин автомашинага утырып штаб җиһазларын оза­та барырга тиеш булып чыктым. Мәскәү—Рязань шоссесы Күктә бер болыт әсәре юк. кояш кыздыра. Юлнын ике ягында иген басулары жәелеп киткән. Тулышкан арыш башаклары башларын иеп монсу гына озатып калалар. Иген кырларын хәтфә болыннар алыштыра. Яшеллектә көзге кебек ялтырап яткан күлләр чагылып кала. Зур һәм кечкенә елгалардагы күперләр аша чыкканда да машинаның тизлеге салмаклана. Андый чакта каршыга искән тыгыз җил дә йомшарып, битләрдән назлап иркәли Юлда очраган авыллар, шәһәрләр аша бара торгач, ниһаять, алда безгә кирәкле торак пункт күренде Бу авыл район үзәге санала. Анда икешәр-очәр-дүртәр катлы биналар да бар Әнә. котельный- нын морҗасы озын муенын күккә сузган. Электән таныш булгангамы, туган авылым Түбән Барыш кебек якын тоелды Дягилеве мина Машина анын төп урамыннан тузан туздырып узганнан сон. авнашәһәрчеккә юл алды Шулчак бөтенләй көтелмәгән хәл минем һәм тагын берничә сержантның язмышын үзгәр­теп ташлады Хәер, тормыш очраклыклардан торадыр инде ул. Эш менә бодай булды Инде штабка да ерак калмаган. Машина туп-туры шунда җилдерә. Тик казармаларга борылган юл чатына килеп җиткәч, шофер янәшәсендә утырган эскадрилья адъютанты кинәт машина йөртүченең кулына ябыша.

—Уңга борыл,—дип әмер бирә. Каушап калган шофер тизлеген киметмичә адъютант әйткән якка борыла. Мин машина әржәсенен ун борт кырына ук бас­кан идем, тотынырга өлгермәдем, баштүбән җиргә очтым Минем арттан тагын берничә сугышчы мәтәлде Берни аңламыйча җирдә аунап ятабыз Берәмләп хәрәкәткә килдек. Мин җәлт кенә аягыма басарга теләп, торырга талпындым Тик торып баскач туры кала алмадым, ток суккандай авырту' сыгылып төшәргә мәҗбүр итте Башкалар белән лә шуна охшаш хат иде: кайсының аягы, кайсы­сының кабыргасы имгәнгән Адъютант белән шоферның алдан килешеп эшлә­мәүләре әнә нәрсәгә китерде Ел буе диярлек күктә очып, дошман самолетлары
белән сугыштан, зенитка снарядларыннан исән калып та, бернинди атышсыз тылда үзебезнекеләр илтифатсызлыгы аркасында күпмедер вакытка сафтан чыгу гарьлек, билгеле. Тик нишлисен, лазаретка ятарга туры килде Беренче ярдәм күрсәтеп, тез капкачын кысып бәйләрләр дә җибәрерләр дип уйлаган идем Алай булып чыкмады. Кичкә таба бот сөяге дә авыртырга кереште, баш белән нык бәрелгәнмен—ул да шешеп, сызлый башлады. Медсанчастьнын баш табибы ми­на катгый рәвештә ятып кына торырга кушты. Шулай итеп, яна гына бер гаилә булып оешкан экипаж членнарыннан, юньләп оча да алмыйча, аерылырга туры килде. Мин ай буе диярлек лазарет койкасында аунарга мәжбүр булдым

Унсигезенче март

Бүген иртә таңнан вак яңгыр сибәли. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш юк. Са­молетлар оча алмый, еракка ата торган артиллерия дә тынып калган. Әйтерсен әле кичә генә һава дивизияләре диңгез өстен, яр буендагы кала ныгытмаларын һәм хәрби объектларны бомбага тотмаган, йортлар өстендә снарядлар шартламаган. Үле тынлык. Коридорда ара-тирә йөреп үткән надзирательләрнең аяк тавышла­рыннан башка берни юк. Без бер камерада өч әсир. Көн саен бомбалар шартлауга күнеккәч, тынлыкка ияләнүе дә авыр икән. Хәтта сәеррәк тоела. Үзара сөйләшәсе дә килми. Һәрберебез авыр уйларга чумып эчкә йотылган. Кемдер туган жирен исе­нә төшерә торгандыр, сугышка кадәр эшләп йөргән чакларын күз алдына китерә, кемдер әти-әнисен, йә булмаса сөйгән кызын сагынып уфтанадыр. Гел уйланып утыру да алҗыта икән, баш миләре сызлагандай кебек тоела башлый. Мин. бала­чага шикелле, үземә шөгыль таптым, «иректән» бер кечкенә чыбык кисәге табып кергән идем, шуның белән камерадагы мич учагының әллә кайчангы катен акта­ра башладым. Актара-актара төпкә кадәр төшеп җиткәндә тәмәке төпчеге килеп чыкмасынмы! Иптәшләр дә уңышымны күреп алды, «мәрткә»кә китеп утырган җирләреннән җанланып, янәшәмә килеп чүмәштеләр. Көл арасыннан тагын бай­лык чыкмасмы дип инде бер пар гына түгел, өч пар күз түземсехтәнеп күзәтә Чыкты тәки, көл арасыннан янә өч тәмәке төпчеге табылды. Менә шатлык! Бере­безнең кесәсендә сакланган кулъяулыкка зур саклык белән төпчекләрдәге тәмәке бөртекләрен тараттык. Аны өч өлешкә бүлеп, берсен озын нечкә итеп кәгазьгә төрдек. Аның белән генә эш бетмәде, янган шырпы бөртегенең корымлы башы белән төрелгән тәмәкегә билгеләр салдык. Бусы, чират буенча тартканда, кая кадәр суырырга икәнлекне белер өчен. Кадерле табылдыкның табучысы мин булганга, камерадашларым башлап бәхетле мизгелләр татуны мина бүләк итте. Кадерле се­кундларның тәмен мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып, сагындырган әче төтенне никотин сорап ярсыган үпкә күзәнәкләренә тутырам, аларны бронхларда озаграк, һаман озаграк тотасы килә, инде сулыш органнары тончыга башлый, ютәл буып ала. Юк, төтен алай гына таралмасын әле: ике борыннан зәңгәрләнеп чыккан зәһәр исне кабат авызым белән йотарга тырышам. Тәмәке пыскып яна. корым белән билгеләнгән минем өлеш һаман кечерәя шул.

—Җитте. үзеңә тиешлесен тартып бетердең!—дип беравыздан кычкыра ип­тәшләрем. Беткәнен алар әйтмәсә дә күрәм. Үтереп тартасы килү алай гына басылмады, иптәшләрнең бәхетле мизгел кичерүен карап өтәләнмәс өчен тәрәзә кырына ук китеп бастым

Старшина вазифасы

Мина лазареттан савыгып чыккач та озак вакытлар сугышчан йөкләматәргә очар­га рөхсәт итмәделәр. Эскадрилья комиссары капитан Котан үз янына чакыртып:

—Старшина Трофимовка кайбер хуҗалык эшләрендә булышырсың!—дип боерды.

Минем вазифага сугышчыларны строй белән ашханәгә алып бару, алып кай­
ту; мунча көннәрендә аларнын мунча керүен контрольдә тоту; килгән хатларны, газеталарны тиешле адресатларына тарату керә. Буш вакытым күп булганлыктан, еш кына ашханәдә савыт-саба юучы Маруся исемле кыз янына кереп утырам Озак вакыт күренмәсәм, ул үзе каптеркага кереп хәлемне белешә.

Старшина Трофимов чирләп киткәч, анын бөтен вазифалары мина өелеп калды. Старшинаның эше читтән карап торганда гына күренми икән, ә эченә керсән. тавык та чүпләп бетермәслек.

Мен тугыз йөз кырык өченче елнын 21 июлендә полк башка аэродромга күчәргә боерык алды. Тик мина әле һаман да элекке урында калырга туры ки­лә, өч ел буе эскадрилья белән база арасында юньләп бернинди кәгазь-хисап эшчәнлеге алып барылмаган, одеял, простыня, тагын әллә нәрсәләр—үлгән­неке дә, исәннеке дә җыелып килгән. Искесе гамәлдән чыгарылмаган, янасы теркәлмәгән. Бу хәл инде өч ел дәвам итә икән. Һәм менә хәзер барысы өчен мина жавап тотарга туры килү ихтималы эчне пошырды Бәхеткә күрә, әллә минем гаеп юклыкны анлап. әйберләрне тапшырганда артык вакланмадылар Егерме өченче июльгә аэродромда лейтенант Межевов экипажыннан башка полктан бер очкыч та калмады. Межевов самолетының кайбер җирләренә ре­монт кирәк икән. Экипаж әгъзалары техниклар белән көнозын анын янында мәш килә, кичләрен алар белән казармада гәп куертам. Көндез штабка йөри идем, анда мин хезмәт күрсәткән эскадрилья өчен яна аттестатлар тутыралар Кирәкле кәгазьләр әзер булу белән мин аларны алырга тиеш

Берсендә Межевов экипажының радисты һәм укчысына ияреп Хирин ди­гән авылга киттем Үзебезчә, кызлар урамга чыкса, алар белән күңел ачарга исәп. Барып җитүебезгә һава тревогасы башланды Кичке күнел ачарга чыккан кызлар өйләренә ашыкты, без дә, командирлар сизгәнче дип, казармаларга йө­гердек Моннан сон рөхсәтсез беркая бармаска булдым, янәшәдә Маруся бар ич, сөйләшеп утырырга ул да бик житкән

Ниһаять, аттестатлар әзер Инде Межевов экипажы да очып киткән иде. мина американнарның «Дуглас» дигән дүрт моторлы дәү генә пассажир самолетында очып барырга куштылар. Анын салоны иркен, ни әйтсән лә безнен бомбардиров­щиклар ише түгел, гражданский бит Очкыч артык югарыга күтәрелмәде, дүрт мо­торын да гүелдәтеп күптән түгел генә сугыш булып узган кырлар, янган урманнар, җимерелгән авыл һәм шәһәрләр өстеннән очты Самолетның өскә күтәрелүе кирәк тә түгел, чонки дошманнан чистартылган районнарда аны зениткалар сагаламый Аста елгалар, зур күлләр күзгә чалынып кала. Күл өстеннән узганда кинәт һава бушлыгына туры килеп, аска омтылган очкыч су дәрьясына чумар төсле Икенче мизгелдә инде «Дуглас» өскә күтәрелә. Акрын хәрәкәтләнүче һава карабы шулай берничә сәгатьләр очканнан сон, тиешле урынга төшеп туктады

Җаваплы йөкләмә

Иртә беләнгә һава чалт иткән аяз. күктә ник бер болыт әсәре күренсен Очучылар телендә мондый күренеш «летная погода», дип атала Иртәнге аш­тан сон аэродромга киттек Салкынча саф жил битләрне иркәли. Тик табигать хозурлыгы күзгә күренми, жанны алда торган гаять мөһим бурычны үтәп чыгу жаваплылыгы биләп алган. Һәркемнең чырае җитди, үзара аралашканда ин кирәкле сүзләр тыенкы тавыш белән генә әйтелә

КПдан чыгуга, һавага ак ракета аттылар Бу—экипажларга очкычларыңда урын алырга кирәклекне аңлата Эскадрилья командирының «По машинам!» дигән бо­ерыгы һаваны ярып үтте Башка төркемнәрдә дә шундый ук хал Йөгереп барып һәркем үз урынына урнашуга күк йөзенә зәнгәр ракета чөелде Ул әле югары нок­тасына менеп, түбәнгә төшәргә өлгермәде, дистәләгән очкыч моторлары дәррәү кабынып, тирә-юньне тоташ гүелдәүгә, дөбердәүгә күмде Өченче—кызыл ракета
һавада пәйда булуга «тимер кошлар» бер-бер артлы кузгалып старт мәйданчыгы­на чыга башлады. Инде полк буенча җаваплы кизүнен кулындагы флагчыклары хәрәкәткә килгәнне генә көтәсе калды. Ниһаять, кизү офицер ак флагын алга, ә кызылын аска юнәлтте. Очкычлар да тылсымлы кизәнүгә буйсынып старт полоса­сы буйлап йөгерә-йөгерә бер-бер артлы зәнгәр күк биеклегенә омтылды.

Һәр төркемдә тугызар тезелеп көнбатыш тарафка очабыз. Разведка бер зур торак пункт янында дошманның күп санда бронетехн и касы. башка сугыш ки­рәк-ярагы туплануы турында хәбәр иткән. Шунда ук гитлерчыларның фронт штабы да урнашуы ихтимал дигән мәгълүмат алынган. Димәк, ул тирә зенитка­лар. истребительләр тарафыннан нык саклана. Алдагы бомбага тоту, фашист очкычлары белән һава сугышына керүне уйлап, гәүдәне салкын тир басты. Тиешле урынга якынлашканны белдереп, алда-артта-янда зенитка снарядлары ярылудан зәнгәрсу-кара төтен болытлары пәйда була башлады. Безнен төркемдә очучы бер самолетка эләкте, ахры, ул түбәнәеп, каядыр читкә юнәлде. Жиргә төшеп шартлаганы күренмәде Бәлки, мәҗбүри берәр кая төшеп утыргандыр? Бәхет елмайса, билгеле. Фашист кулына эләкмәү дә кирәк бит әле

Зениткалар кордонын да үттек. Өчәрләп-өчәрләп пике ясап, билгеләнгән нокталарга бомба йөкләрен коябыз. Түбәндә коточкыч шартлаулар маскиров- каланган танкларны тимер өеменә әйләндерә, автомашиналар шырпы кабы кебек дөрләп яна. паникадан ары-бире йөгерешкән фрицларнын теткәләнгән гәүдәләре йомычка кебек оча. Жаен туры китереп, исән калганнарын без—ук­чылар—пулеметтан атып чалгы белән чапкандай кырабыз. Хәзер кырык берен­че ел түгел, кырык өченче ел шул! Без дә өйрәнеп җиттек сугышырга, үтте фашистның җирдә дә. һавада да хакимлек иткән заманнары!

Төркемдә тигезлекнең саклануы укчылар өчен уңайлы, ул прицеллы утка тоту һәм дошман истребительләрен строй эченә үткәрмәү мөмкинлеге бирә. Шул турыда уйлап бетерергә өлгермәдем, бер кырыйда немецларның «фокке- вульф»лары пәйда булды. Алар—унике. Чак кына икеләнеп торгандай иттеләр дә. икешәрләп безнен эскадрилья өстенә ташландылар. Безне озатучы истреби­тельләр алтау иде. алар «фокке»ларнын юлына аркылы төшеп ярдәмгә килде Фашистларның искәрмәстән һөҗүме барып чыкмады. Алдан килүче ике дошман очкычы, ут кабып, түбәнгә мәтәлде. Һава сугышы кызганнан-кызды Дошманга совет истребительләре ата. бездә атабыз. Бер—советныкы, бер немец очкычы кара төтен эзе калдырып жиргә төшеп шартлады Нәтиҗәдә, үлем уенында фрицлар җиде самолетларын югалтты Безнен якта—өч.

Сугышчан бурычны үтәп, аэродромга әйләнеп кайткач, мин очкычыбыз бортын тишкәләп үткән дошман ядрәләре эзен санадым, алар егермедән артык иде. Безне язмыш аяды, әгәр фашист пулеметыннан ясалган чират бензобак­ларга тисә, исән әйләнеп кайтмаган булыр идек.

Иптәшләр белән сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булганнар рухын фрон­товой йөз грамм күтәреп искә алдык. Алай гына җиңеллек килмәде, әле бүген иртән генә безнең белән янәшә атлаган, сөйләшкән, ашаган-эчкән полкташлар хәтердән китмәде. Бүгенге көн мәхшәре күз алдына килеп йөдәтте. Фатирга кай­тып урынга яткач та тиз генә йоклап китә алмадым. Күзне йомуга, өскә фашист «фокке»лары үкереп килгән кебек тоела. Төшме, өнме икәнлеген һич аерышлы түгел. Сонлап булса да йокы патшалыгы барыбер үз куенына алган

Унтугызынчы март

Иртә белән көндәлек баланданы эчеп куюга камерага комендант килеп кер­де. Бу юлы ул тәрҗемәчесез, бер кораллы сакчы гына иярткән иде. Аның саф урыс телендә эндәшүеннән сискәнеп куйдык. Үзенең урыс кешесе булуын әйт­кәч. гаҗәпләнүебез тагы да артты. Утыз алтынчы елны Германиягә экскурсиягә

 

барган жиреннән яшәргә шунда төпләнеп калган. Әле өч-дүрт көн элек кенә әсирләр белән мөгаләмәдә үзен эт кебек тоткан кешенен йом шап-юашланып калуынын сәбәбе—совет гаскәрләре Пилауны алгач, аларга мөнәсәбәт начар булудан курку икән. Ул бу турыда кызыксынып

—Советларга әсирлеккә бирелгән очракта безгә нәрсә булачак-’—дип сорады

—һәркемгә кылган гамәлләренә карап жәза бирерләр,—дип җавапладык Ко­мендантны бу канәгатьләндермәде булса кирәк, ул тагын сораулар бирде Тик әсирләр булганлыктан, хәтта котыла калсак та. особый отделдан карашнын үзе­безгә дә үзгә буласын чамалый идек, фашист ялчысын ни дип юатыйк сон.

Комендант шушы көннәрдә генә Гитлернын Пилауга карата махсус әмере ирештерелүен әйтте. Пилауны Кызыл Армиягә бирмәскә, сонгы солдатка кадәр сугышырга диелгән ди анда.

Бу инде дошманның атаудан табан ялтыратырга өмете киселгән, сугышып үләргә яисә әсир төшәргә генә тиешлеген анлата.

Утыз алтынчы елда ук илен саткан адәмнен тагын ниндидер мөһим соравы бар иде кебек. Ул гадәти сораштырудан башка нәрсәнедер ачыкларга теләп бер-ике тапкыр талпынып авызын ачты, тик иннәрен җыерып кулын селтәү белән чик­ләнде. Ахырда:—Сезнен белән сонгы сөйләшү булмас әле,—дип чыгып кзпте

Комендантның, исән калган очракта, үзен нәрсә көткәнен беләсе килүе аң­лашыла. Аны советлар ягында. Ватанга хыянәт итүе, фашистларга хезмәт итүе һәм кылган явызлыклары өчен үлем жәзасы көтә. Ин ким дигәндә дә—егерме биш ел төрмә. Гаебен бераз булса да йомшарту нияте беләндер. кулындагы таягын «югалтты* ул. әсирләр белән кешечә сөйләшә башлады Шул көннән башлап әсирләргә бирелә торган җитмеш грамм икмәкне йөз грамм иттерде, баланданың сыйфаты ла чак кына яхшырды, чәйнен тәүлеклек нормасы ике мәртәбә артты. Ул. камерага кереп, ашау якларыннан немец солдатларының ла кысынкылык күрүләрен, ә безгә паек арттырунын ватандашларына яхшылык эшлисе килүдән икәнен анлатты Шулчак башка, телдән менә-менә ычкынам дип: «гаебеңне юар өчен шулай тырышасынмы, фашист эте?» дигән сорау кил­де. Тик аны кычкырып әйтергә ярамый шул. мангаена пуля алуын бар

Егерме икенче мартка кадәр безне камералардан беркая ла чыгармадылар Совет самолетларынын шәһәрне бомбага тотулары да нык кимеде, еракка ата торган туалар да нигәдер тынып калды. Тик бу тынлык давыл алдыннан була торган тынлыкны хәтерләтә иде Күрәсен, Кызыл Армия кин фронт буенча зур һөҗүмгә әзерләнә.

Тәсниядән хат

Мин йокыдан уянуга йорт хуҗасы өстәлдәге конвертка төртеп күрсәтте —Солдат, сина хат килгән анда,—диде ул аталарча җылы тавыш белән Мин рәхмәт әйтеп, конвертны кулыма аллым Хат Тәскиядән иде. Анын белән хат алышу мин армиягә алынганнан сон да тукталмады Тик менә Мәх­мүзә генә И их. Мәхмүзә! Мин лазаретка эләгеп озак вакытлар дәваланып ятканда һәм аннан сон бу кызга тиз генә хат язып сала алмадым Аннан да хат килүләр тукталды. Соңрак ишеттем-Мәхмүзә башкага тормышка чыккан Кызларга ышанычым бетте Аерылышканда «Габделхагым, мин сине мәнге көтәрмен!» дип антлар итте, күкрәгемә капланып елады Һәм менә сина. мә Мин моны аңламадым Иптәшләремнән берсе «Ул синен турыда «үлде», дигән хәбәр ишеткәч, сораучысы барында, кияүгә чыгып калыйм, дип уйлады».—ди­гән эчтәлектәге хат та язып салды Мәхмүзәнең, әгәр мин гафу итсәм, иреннән аерылырга нияте барлыгын белгертте Миндә дә горурлык бар бернәрсә ише­тергә дә. анларга да теләмәдем. Мәхмүзә белән араны кырт өздем

Тәския хатын кырык өченче елнын бишенче июнь көне белән даталап, бо- лай дип башлаган «Йөрәк дустыма! Онытма мине, онытмам сине Хак дустым.
сина меңнәрчә, миллионнарча сәламнәремне җибәреп калам Бүген җиденче сыйныфларга татар теленнән имтихан үткәреп кайтуыма, капка төбендә бри­гадирым (мин беренче бригаданың агитаторы да бит әле) көтеп утыра. Аның белән бергәләп кырга сукачылар янына киттек. Басудан кайтсам, өстәл өстен­дә ике хат ята: берсе—синнән, икенчесе—энекәштән, ике хатны да бер тында укып чыктым. Нык арылган булса да, сина шунда ук җавап язарга утырдым. Хатың белән фотонны да җибәргәнсең, хәрби кием бик килешә икән үзенә. Рәхмәт. Дошманны армыйча кыйнагыз, сез үзегезне аямыйча, җинүгә зур өлеш кертәсез. Ул көн ерак түгел инде Бүген радиодан Орел юнәлешендә зур бәре­лешләр булачагы турында хәбәр иттеләр. Канкойгыч сугышлардан исән килеш чыгарга насыйп итсен.

Мактаулы һәм батыр бул, Туган илең каршында. Фашистны дөмбәслә ныграк, Ирек бирмә качырга.

Дустым, мин сиңа кичә тагын посылка итеп кәгазь төргәге җибәргән идем. Моннан алдагысын «алмадым»,—дидең. Шәт, бу юлы барып ирешер. Неуже­ли инде һәр җибәргәнне үзләштереп барырга намуслары җитәр? Үзем дә җаен туры китереп. Апаска барып фотога төштем, сина бер карточкамны җибәрәм. Сагынганда алып карарсың.

Үткәнендә «Түбән Барыш белән бәйләнеш», дип язган идем бит әле—син аны дөрес аңламагансың. Минем анда беркем белән, бернинди бәйләнешем юк. Чит-ятларга күз дә салмыйм. Ә синен башкалар белән хат алышуына исем китми, чөнки һәркем җаны теләгән кешесе белән хат алышырга хокуклы. Алай кызыклырак та әле ул, тормышта күп нәрсәләрне чагыштырып карарга өйрәнәсең.

Авылда хәлләрне җинел дип әйтеп булмый. Чәчү һаман бетмәгән. Бәрәңге утыртырга хәле булганнар да, бәрәңгесен утыртмаган. Иген турында әйткән дә юк, бәрәңгенең поты алты йөз—алты йөз илле сум тора. Аңлыйбыз инде: фронт өчен күп кирәк. Без монда ничек тә түзәрбез, сугышта тагын да кыенрак ич. Тәския хатын шигъри юллар белән төгәлләгән иде:

—Тиңсез шатлык туа йөрәгемдә.

Рәсемеңне алып карасам.

Кош баласын өзелеп сагынгандай Мин дә сине өзелеп яратам. Сөешү ул безнең өчен бәхет, Яшәү бәхете сөешә белү дә. Яшь чагында сөя белеп кенә, Сөя белеп яшик гомергә.

5 06.43 ел

Тәскиянен ак кәгазьгә төшергән чиста хисләре, миңа карата күңеленнән ташып чыккан мәхәббәте мине дә әсәрләндергән иде. Фотосын зур саклык бе­лән кулыма алып, үз итеп озак кына карап утырдым. Ачык йөз, гөнаһсыз туры караш мине тәмам әсир итте. Тыйнак кыз баланын йөрәген ачып салуы күп нәрсә турында сөйли: ярата ул мине, өзелеп ярата Үзем дә сизмәстән бармакла­рым белән Тәскиянен фотосурәтен сыйпадым. Иреннәрем үзләреннән-үпәре: «Көт кенә, кайтырмын»,—дип пышылдады.

Ашханәгә кичке ашка барганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар иде, Тәскиягә җавап хаты язып салырга булдым.

Берникадәр ничек башларга микән дип утырганнан соң башына: «Кадерле-
мә» дип язып куйдым. Бу сүз артыннан шигъри юллар тезелеп китте

—Хат язарга менә утырдым да

Матур сүзләр эзләп карадым.

Ләкин матур итеп язар өчен

Ин кирәкле сүзне тапмадым.

Яшь күңелгә ышанып булмыйдыр шул.

Төрле уйлар килә күңелгә.

Кайчагында ялгыш алдана ул.

Ни буласын алдан белми дә.

Жил исмидер—җилләр хасил була.

һаваларда кошлар кагынса.

Һәркем үз иленә хатлар яза.

Аны сөйсә, аны сагынса.

Дөресен әйтәм: синсез авыр мина

Авыр таш бар кебек күңелдә

Мин сөямен сине шунын өчен Аерылмам синнән мәңгегә.

Сонгы хәлләр турында бәян иткәннән сон. аны күрергә зар-интизар булуым турында әйттем. Язганнарымны зәңгәр конвертка салып, ашханәгә барышлый хатны почта әрҗәсенә салдым.

Егерме икенче март

Егерме икесе көнне иртән иртүк безне камералардан чыгарып коридорда тезделәр. Стройда унтугыз кеше Шулардан өчесе генә сержант: мин. Мазин һәм Метелкин дигән иптәшләр. Ун—очучы-офицер. калган алтысы танкистлар. Подполковник дәрәҗәсендәге комендант үзенең ярдәмчесе һәм тагын ике не­мец офицеры белән безнең төркем каршында басып тора. Анын дулкынлануы йөзенә чыккан. Дүрт автоматчы автоматларын корсакларына терәп, бер-берсен- нән тигез ара калдырып, тезелеп басканнар. Алар әмер яңгыраса, кичекмәстән ут ачарга әзер.

Элекке урыс эмигранты, немец жандармериясе подполковнигының дулкын­лануы юктан булмаган икән. Менә ул әсирләр тезелеп баскан төркем алдын­нан атлап китте һәм һәрберебезгә текәлеп карап акрын тавыш белән сөйли башлады:

—Сез бүген бу атаудан портка чыгарылачаксыз. Биредә бомбалар астында калып һәлак булуыгыз ихтимал. Немец командованиесе гуманлылык принцип­ларыннан чыгып, исәнлегегезне кайгырта Портта пароходка утыртып бөек Германия җирләренә җибәреләчәксез. Сезне исән-имин илтеп җиткерүне мина ышанып тапшырдылар. Алдан ук кисәтеп куям: качарга теләгәннәр, тотылган урыннарында атылачак. Андый очраклар булгалады инде, качып ерак китә ал­мадылар. Үзегезне тәртипле тотсагыз, сезнең белән дә мөнәсәбәтләр нормаль булыр

Комендантның сөйләгәннәре бер колактан кереп икенчесеннән чыга. Баш­та сораулар бөтерелә. Немецлар ни сәбәпле үзләренә артык йөк итеп совет әсирләрен Германия җирләренә чыгарырга уйлаганнар Шушында юк итү алар өчен җайлырак түгелме'’ Моның әллә берәр сере бармы'1 Болай булса, яшәүгә өмет бетмәгән ич. Юлда әллә нинди хәлләр килеп туарга мөмкин, бәлки, ка­чып котылып булыр.

Комендант нотыгын төгәлләгәч, сакчыларга алып чыгарга кушып кул изәде Шуны гына көткән автоматчылар безне урамга куалады Жир өстснә. биниһая зур савытка салынган аксыл кесәл кебек, куе томан сарылган Күп тә үтмәде.

 

томан, кар катыш вак яңгырга әйләнеп, юка гимнастеркаларыбыз аша арык тәннәребезгә үтеп керде, яланбаштагы чәчләрне учма-учма укмаштырды. Ту­ңудан тешләр тешкә тими. Немецларга нәрсә, алар өсләренә плаш-палаткалар бөркәнгән. Дүрт солдат һәм дүрт офицер ике яклап тезелеп, эт һаулаган тавыш­лар чыгарып безне диңгез ягына ашыктыра.

Кичүдә халык күп җыелган. Әйләнә-тирә кычкырыш-талаш, елау тавышлары­на күмелгән. Күпләр бу тирәне совет гаскәрләре басып алганчы, тизрәк ташлап китәргә ашыга, күрәмсен Тик качып кая бара инде болар, бер җәһәннәмнән котылып, икенчесенә эләгәләр түгелме9 Бу уйлар анда озак тоткарланмыйча тиз сызылып уза. Чөнки үз хәлебез—хәл. Туну тәмам бәгырьгә үтте Паром һаман күренми. Ул берничә сәгатьтән сон гына килде. Ачык паромда да бернинди ышыкланыр урын юк. Карлы янгыр юешлегенә дингез салкынлыгы өстәлде, без—унтугыз әсир—катып үлмәскә тырышып, күшеккән сарык бәрәннәре ши­келле бер почмакка бөялдек. Өлкән лейтенант Бобров телгә килеп:

—Мөгаен, бу этләр безне атмыйча, шулай туңдырып үтерү ысулын сайлаган­дыр,—дип куйды. Анын һәм кайбер тоткыннарның пешеп эренләгән яраларын бәйләгән чүпрәкләре җебеп, урыннарыннан күчкән, ачылган яралар кызгылт- шәмәхә төскә кереп, коточарлык булганнар

Атаудан каршы якка чыккач, паром яр буенда туктады. Бу әле порт түгел иде. Бөтен халык чыгып беткәч, безгә чират җитте. Аяклар тун агач кебек кат­кан, юньләп атламыйлар. Аларны чак сөйрәп, яр буенча өстерәлә торгач, ничек кирәк алай пристань-портка килеп җиттек. Монда да безне көтеп тормыйлар, тиешле пароход бирелмәгән иде. Ярый шулчак кояш чыкты Сакчылар порт­тагы зур бер бина янында тезелешеп утырырга рөхсәт иттеләр Рәхимле кояш нурлары! Ярый әле сез бар. Акрынлап тәннен дерелдәп калтырануы басылды, эчкә җылы керде. Кайберәүләр хәтта изрәп йокыга оеды. Өстәге гимнастерка­ларны. чүпрәк-чапракны кояшта киптерергә җай чыкты, кичкә таба һава янә суытты. Тик монысына гына түзәргә була инде, өстән явып тормый иле

Пароход кичке уннар тирәсендә генә бирелде. Трап буенча зур дингез паро­ходына күтәрелгәннән сон, әсирләр төркемен суднонын борын өлешенә, юан тимер чылбырлар урап куелган урынга кысрыкладылар. Берничә тәүлеккә су­зыласы «сәяхәтне» без шушында үтәргә тиеш булып чыктык. Тик әле дингез корабы якорь ташлаган җиреннән никтер һаман да кузгалырга ашыкмады. Төнге сәгать икеләр тирәсендә генә портны ташлап киттек. Безнен кораб дин­гез сәфәрендә ялгызы түгел икән. Әсирләр каян ишетеп белгәндер, кемдер әйтүенчә, янә биш пароход суднолар төркемендә йөзәсе, аларны дүрт суасты көймәсе саклап барырга тиеш, имеш. Бардыр, анысы да булыр.

Пароходлар кузгалып ерак китәргә өлгермәде. Кызыл Армиянең еракка атучы диңгез буе артиллериясе телгә килде. Снарядлар башта шактый читтә шартласалар да, торган саен куәтле су баганаларының өскә күтәрелүе якынай­ганы сизелә иде. Менә инде кайбер снарядлар янәшәдә үк фонтаннар хасил итә. Күккә чөелгән зур су массасы шаулап дингезгә коела да. пароходның ныклыгын сынарга теләп, як-якка чайкалдыра. Бу вакытта басып торсан. аяк өстендә калуы кыен. Күнелгә курку хисе үтеп кергән. Үлем янәшәдә генә, һәр мизгелдә зур җимерү көченә ия снаряд тиеп, юкка чыгу куркынычы бар. Паро­ход шунда ук батмаса да, барыбер котылу юк—төпкә китеп, балыкларга азык буласыңны көт тә тор. Көн яктысы беленгәч, эскадрадагы алты корабльдән икесенең су астына киткәнлеге ачыкланды. Дүрт су асты көймәсенең берсе юкка чыккан иде...

Дәвамы киләсе саннарда