Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ДАНИЯ

 

Мин—Казан кызы

Әйе, мин—Казан кызы Әй ул без үскәндәге Казаннын матурлыклары! Хәзер дә гүзәл Казаныбыз Үзгәреп, зураеп китте Инде мин белмәгән урамнар барлыкка килде Казан күккә дә ашты, ингә дә киңәйде Булсын шулай, ул бит безнен мәркәзебез. Бар татарның—өмет-хыялы. мәккәсе-кыйбласы1 Нурлы Казан, монлы Казан!

Тик шулай да менә мин үскәндәгесе якынырак. назлырак, ягымлырак сыман. Ул Казанда мин сөеп һәм сөелеп үстем. Мин әле Казан кызы гына түгел, анын легендалар белән тулы күленен—Кабанның да кызы Ник дисәгез, безнең йортыбыз Кабан кырыендарак. СКА һәм Искож заводлары тирәсендә—Калинин бистәсендә иде Жәебез дә. кышыбыз да Кабан өстендә үтте дисәм, дөрес булыр. Балыгын да тоттык. Әллә нинди матур-матур балыклары бар иде шуның. Суы да хәзергегә караганда чистарак иде бит Ышанасызмы? Ярлары комнан иле Кабаннын—әйе1 Шунда самавырларны, табаларны, кәчтрүлләрне. керосинкаларны чистартабыз. И күнелле иде. иптәш кызларым белән шул эшне яратып га эшли идек инде! Әни үтәлә чиста, пөхтә кеше иде Гомере генә кыска булды шул 13 яшьтән ятим калдым Исеме-Бибикамал Матур бит! Бибикамал!

И еладым да инде әни үлгәч. Хәбил абый белән икәү генә калдык Әти өйләнде Аннан абый да башлы-күзле булды Бүтән абый-апалар күптән тормышлы Әнине сагынам Сарайга чыгып елыйм Укуларым бик авырлык белән генә бара Әти лә мина карап көенеп йори Ничекләр генә юатырга сон бу кызын дип уйлана, ахрысы Тотты да дагана ясады, берне генә түгел, өчне Иптәш кызларым белән шунда атынып рәхәтләндек. Атынабыз, атынабыз да Кабан күленә чумабыз. Рәхәт бит эссе жәйдә су керүләре Үзебез белгән малайлар да безнен белән бергә коена Коенабыз, коенабыз да күлнең икенче ягына чыгып кәбестә, кишер урлыйбыз Ул якта колхоз кыры—умырылып уна иде яшелчәләр Бер заман мина малайлар майка бәйләделәр, шуна дыңгычлап кишер тутырдылар Мин аны-моны уйлап тормыйча өебез ягына йөзеп киттем Кая ул бату турында уйлау9 Монда кишер мөһим! Батмадым Шәп йөзә бит апагыз1

Шул Кабанда тагын бер хәл булды Кыш көне су ката бит инде Итеккә бау белән бәйләп беркетелгән кәнки белән шуабыз Кая инде ул вакытта ботинкалы кәнкнләр Начеслы чалбар киеп ыжгыртам гына боз өстендә Бәкеләр бар иде Сизмәгәндә, абайламаганда чумдым мин боларнын берсенә Ике терсәгем белән төпкә китмичә бәке кырыена терәлеп калдым

•Абый, абый** -дип кычкырам Абый әллә кайда Күренми Кирәк түгел чакта гел янымда Ә менә хәзер шундый хәлиткеч мәлдә әллә кая олаккан Янәшәмдә шуып йөргән малайлар тавышымны ишетеп, тартып чыгардылар Өстемнән шыбырдап су ага. туну турында уйлау юк Бар хәсрәтем «Әнигә әйтмәгез'«-дигән сүзем иде Мич башында байтак жылынып утырдым Әни алай каты бәрелмәде тагын

Ходай саклагандыр, югыйсә, Кабан башындагы Камал театрында эшләячәк Данияне белмәгән, күрмәгән булыр идегез.

Менә шундый истәлекләр белән матур ул минем Казаным. Кичләрен яшьләр, тату гаиләләр үз көймәләренә утырып Кабанга чыгалар иде. Болакка үтеп. Кремль тирәләренә хәтле йөзеп күңелле сәяхәтләр ясыйлар иде. Кайберәүләр гармуннары белән чыгалар, җанга сихәт иңә торган үзебезнең тагар җырларын яңгыраталар иде.

Ничек шундый Казанны сагынмыйсын да, яратмыйсын да ди!

Төштә күргән кебек

Иң беренче кечкенә вакытымны әти-әнием белән бергә: урталарында, караватта итеп хәтерлим. Иркәләнәм. Әле берсенә, әле икенчесенә сырпаланам. Алар да мине сыйпыйлар, назлыйлар, матур сүзләр әйтәләр. Ин рәхәте шул: алар бер дә иренмичә минем белән уйныйлар Сабый балага ни кирәк тагы? Алар шулай итеп җиде бала үстергәннәр. Иң татлысы мин булганмындыр инде, чөнки апагыз—төпчеге. Әтием Нургаяз кулында «Учти, үчти!» дия-дия күкләргә чөелгәнем истә дә кебек әле.

Безнен зур мичебез бар иде. Минем йокы урыным—ка­раватым һәрвакыт шунда булды. Анда рәхәт Берәү дә кома­чауламый. Кәҗә бәтиләре дә сикереп менә алмый. Әни мичтә коймак пешерә, ә мин өстә—җылыда. Аннан чәй эчәбез. Әти келәшчә белән шикәр вата, кайчагында ватканда утлар чыга әле аннан. Мина инде ин зур кисәген бирә. Төпчек бит!

«Нәнә абый» дип йөртәм бер абыемны. Ул мина һәрчак морожный алып бирә. Ни өчен мин аны «нәнә» дим—ул минем алда туган. Шул абый бик тә футбол уй­нарга ярата, ә мина кәҗәбезне карарга куша Мин кәжә саклыйм һәм шунын өчен морожный белән бүләкләнәм. Яратам шул мин тәмле-томлыны. Кәҗәне күпме кирәк көтәр идем әле, бирсеннәр генә морожныйларын

Кәжә генә түгел, казлар да көттем Ишек алдыбыз чирәмле, бакчабыз зур. анда бәрәнге утыртабыз. И ул кура җиләкләре!

Уналты яшендә нәнә абыем вафат булды. Кемнәр инде

мина морожный алып кайтыр?. Әй, абыем, хәзер дә сине бик еш искә төшерәм. Үзем сыйлар идем әле. Тик нишләтәсең, шулай язгандыр инде.

Әти-әнинең туганнары бик күп. Бездә бик еш мәҗлесләр уза. Әни тәмле-тәмле камыр ризыклары белән сыйлый үзләрен. Сөйләшәләр, көлешәләр, җырлыйлар, бииләр Ишек аллары ду килә. Көз көне җыелсалар мин табакка су алып галушларын. ботинкаларын юа торган идем кунакларыбызнын. Сөртеп тә куя идем әле. Мактыйлар иде. «Ай. кем юып куйган аяк киемнәребезне!»—дип шаккатуларын яратып, көтеп тора идем.

Бездә проигрыватель бар иде, Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева. Рәшит Ваһапов пластинкаларын куя идем дә. кунакларыбызча бии идем, алар киткәч

Әни кунакларны белеп чакырган. Ул аларга «Бер-берегезне онытмагыз!»—дип гел әйтеп торды. Мина ул вакытта җиде-сигез яшь булгандыр. Хәзерге вакытта да кунаклардан өзелеп торганыбыз юк, Аллага шөкер.

Артистлыкка беренче адымнар

Әйткәнемчә, проигрыватель уйнатып, җырлаучыларның җырларына хәрәкәтләр ясап, кыланып йөрүләр бушка китмәгән, күрәсең. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки кичләрен һәр йорт каршында бүрәнәләрдә апалар, әбиләр утыра. Тирә-юнь халкы җыелышып сөйләшәләр, дөнья хәлләрен, күрше-тирә яңалыкларын «чәйнәп» бетергәч, түгәрәк сәнгати төс ала иде. Ягъни җыр. бию, мәзәк куерту башлана Мин инде алгы рәттә—концертта иң актив катнашучы. «Әртист будырсын син!»—дияләр иде

Аннары әни күрше әбиләрне өйгә чакыргалый башлады. Чаршаулы караватта аларга да концерт куям. Чаршауны ачып җибәрәм дә: «Хәзер башлыйм!»—дим. «Сәхнәдә танылган артист Дания!» Жырлыйм, сөйлим, биим Шунда, силәле караватта, каз мамыклы мендәрләрдә сикерешә Мактыйлар Мактаган саен азынам. Конфет бирәләр, алкышларга күмәләр. Әбиләр: «Бибикамал, бу кызын, менә күр
дә тор, артист булачак»—диләр.

Кем ул артист? Үзем әле юньләп белмим. Әнием дә күрми, белми калды киләчәгемне.

Шулай да йоклар алдыннан комган тоттырып, тәхәрәтләр алдырды, догалар ятлатты. Җомга көнне тәсбих тарттырып, дини тәрбия дә бирергә иренмәде Үләр алдыннан күрше әбидән «Исме әгъзам» догасын яздырып алган «Бүтән нәрсә бирә алмыйм мин сина, сине шушы дога сакласын!»-диде.

Әнием, бәгърем, синен догада яшим.

Театр җене

Бишенче класстан бию түгәрәкләренә йөрдем 114нче мәктәптә укыдым Шун­нан театр училищесына килдем Әле сигезенче классны гына тәмамлаган идем Кабул итү комиссиясе, нишләптер «татарчасы начаррак» дигән фикергә килеп, мине алмадылар. Нигә алай булды икән? Югыйсә сиптерәм генә бит инде татарча'. Кремльдә имтихан тоттык. Театрнын шунда булган чагы да бар иде. Комиссиядәге Галия Булатованы. Ширияздан Сарымсаковны, Празат Исәнбәтне хәтерлим Әле бит дәрестән качып килгән идем. Нинди хурлык!

Җә, ярый, рәттән сөйлим.

Ниһаять, керергә чират мина җитте. Кәккүк белән әтәч турында мәсәл сөйләдем. Комиссиядәге озын буйлы абый туктатты... Чыгып торыгыз, диде Соныннан бер ханым (исемнәрен язмыйм инде, югарыдагы исемлектән күреп белерсез) чыкты да. укырга керүчеләрнең исемнәрен укы­ды. Мин елап җибәрдем. Теге озын абый чыкты

—Абый, нигә мине алмадыгыз!—дим.

—Үсеп кил. яме, үскәнем!—диде.

Инде 9нчы классны тәмамлагач, чәчләрне кисеп, болай да бөдрә чәчемә бөдрәләр өстәп, буйлы-буйлы аклы-зәңгәрле, өрелгән итәкле матур күлмәк киеп, яңа­дан Горький клубына, кабул итү имтиханнарына килдем. Комиссиядә Ширияздан Сарымсаков. Асия Хайруллина, театр училищесы директоры —Шапиро

Чират мина житге. Мин хәзер батыр—ничек керергә кирәклеген беләм Теге озын абый юк. Мәктәптә татар теле укытучы белән байтак өйрәндек Мәсәлнең икенчесен укыдым Әйбәт кенә килеп чыкты Ширияздан абый «Җырлап күрсәт әле—диде

Бер кыз әйткән иле «Җырлаганда туктатсалар да туктама!»—дип

Киттем җырлап:

«Сәхрәләрдә ятгыз йоргән чакта Мин яратам чәчәк исләрен

Анда нинди тавышлар чыккандыр инде. Ширияздан абый зур кулъяулыгын чыгарды әллә елый, әллә көлә.

Дөресрәге, бөтенесе көлә Ширияздан абый һаман күзен, борынын сөртә «Тукта!»—диләр Туктамыйм Шулай куштылар бит Җырлап бетергәч

  • Булды, абый!—дидем

Шәп җырладым Ярый, монысы үтте Хәзер этюд. Гүзәл исемле кыз этюдның нәрсә икәнен өйрәтте

Ширияздан абый

  • Менә син җәй көне, ачыклыкта кызынып утырасың. Менә сина нәрсәдер куна Аягың буйлап өскә менә Менә Менә Күлмәгеңне күтәрәсең -ди Шулай иттем.

Хәзер уйлыйм алар минем аягымны караганнардыр инде Ә бездә аяклар Аллага шөкер! Биюче аяклары алар—сөбханалла' Юкка гына бит мин Казанның бөтен клубларына биюгә йөрмәдем

Күрәсез, әрсез, кыю булганмын

Матур буласым килде

Беренче курста биек үкчәле (шпилькалы!) туфли алдым Ничә сумга диегез9 14 сумга—ике стипендияне бергә кушып Шуны кибеттән үк киеп кайттым. Трамвайдан төшеп атлый гына башлаган идем: кыса, кыра. Салдым да, жәяүгә калдым Кибеттә таман кебек иде бит. Киясе килгәч алдым. Менә хәзер нишләргә? Аягым төзәлгәч туфлиләремнең үкчәсен кистердем.

«Сәнгать корбан сорый» дип дөрес әйтәләр икән.

Чарасын таптым

Мәктәптә гимнастика белән дә шөгыльләндем бит әле мин Шпагатлар ясыйм Дусларым белән бергәләп пирамидалар корабыз. Республика, район, мәктәп ярышларында гел катнаша идем.Ул грамоталарның чуты-исәбе юк. Тик менә—спорт кәчтүмем генә юк әле. Анысын да җайладым. Өскә ак кофта таптым, аска абыйның өйдә киеп йөри торган трусигының балагына резин кертеп, чыгышлар ясый башладым. Дус кызларым «Каян таптый, каян алдын?»—дип йөдәтеп бетерделәр

Кулыннан эш килгәч, җаен чыгарасын анын.

Кулинар тәҗрибә

Ничә яшьләр булгандыр үземә, чама белән—ундүрттер Беренче тапкыр токмач кисеп, аш пешерәсе иттем Әллә нигә камырым йомшак булды. Йомырка да сыттым югыйсә. Оны азрак булды, ахрысы. Бөтен җирем онга бапы. Оештыра алмадым Ябышып беттем Уклау кырам, куна кырам. Ах-вах килеп, интегеп беткәннән сон, камырны тавыкларга чыгарып салдым. Рәхәтләнде тавыкларым

Камыр басарга күрше Газзә апа өйрәтте. Рәхмәт аңарга

Юкка хафалану

Минем күкрәгем озак чыкмыйча торды Иптәш кызларыма соклана торган идем Алар җиткән кызлар кебек, горурланып, күкрәк киереп йөриләр Ә минеке юк та юк Үсәр микән ул9 Кемнән сорарга да белмисен бит Хәзер табибка барыр илен дә, белеп кайтыр иден. Сәбәбе ни? Кайчан була? Булмаса да булдыралар аны хәзер Ул вакытта минем кебек кызга трагедия бит бу.

Түшемә ике бәләкәй туп куям да, билемне кысып, көзге алдында көязләнеп торам. Их, аңламыйсыз хәлемне Сон өлгерешле кыздыр инде мин

Ә инде театр училищесында укыганда! . Кайбер хәйләкәр ир-зат укытучылар сиздермәслек кенә итеп сыпыргалап китәләр иде. Сизәбез. Дания апагыз хәзер бала-чага түгел—София Лорен күкрәкләре бер кырыйда торсын!

Унҗиде яшь чүтеки...

Төшләремдә өннәрем

Мин яшь чагымда төннәрен саташкалап йөргәнмен. Урыслар әйтмешли—лунатик. Белештерми урынымнан торам икән дә, ишеккә барам, тышка чыгам. Шунда йөрим икән. Әни мине һәрвакыт күзәтеп торган Бисмиллаларын укыган, мине әкрен генә, җайлап урынга яткырган. Мин тынычлап йоклап киткәнмен.

Шул биюгә йөрүләрем, гимнастика белән шөгыльләнүләрем, хыялый булуым саташтыргандыр инде. Мин төшемдә гауларга менә идем Гомер буе мендем тазларга. Әле күптән түгел генә менеп җиттем Өстә тигезлек, яктылык Авыр булса да мендем Хәзер андый төшләр керми. Тынычландым.