Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җанисәп—2010

 

Хөрмәтле «Казан утлары»!

Март санында журналист Ф Фәтхинең галим И Габдрәфыйков белән «Без— татарлар!» дигән әңгәмәсе басылган иде. Мин анда китерелгән фактлар һәм фикерләр белән килешәм Әмма минем өстәп әйтер сүзем дә бар

«Башкортстан кызы»нын шул ук март санында 2002 елгы жанисәп турында мәгълүмат бирелгән. Андагы саннарга ышансан, исләрен-акылларын китәрлек. Мәсәлән, безнен төп халык татарлар булган Борай районында яшәүчеләрнең 81.4 проценты башкорт булып чыга. Көлке бу, әлеге сан күпчелек чын башкортлар яшәгән төбәкләрдәгедән дә күпкә артык ләбаса! Эшләр болай барса, киләсе жанисәп алуда райондагы башкортлар саны 100 процентка да җитәргә бик мөмкин Башкорт милләтчеләре, хөкүмәт яклавына таянып, барлык булган матбугат чараларын, радио, телевидениене эшкә җигәләр Быелгы жанисәп елында татарлар күпләп яшәгән районнарга аеруча көчле һөҗүм оештырыла Үгет-нәсыйхәт белән төрле башкорт делегацияләре районнарга сәфәр ясый Бөтендөнья Башкортлары корылтаен быел үткәрү дә шул максатны күздә тота Телевидениедән «Родословная малой родины» дигән башкорт телендәге тапшыру авылда яшәгән татарларга сезнең асылыгыз башкорт дип көн саен кабатлап тора. Районнардагы татар авылларының барысын да башкорт авыллары дип исбатларга маташалар Шәжәраләрнен дә тамырларын, ялганлап булса да. башкорт милләтенә илтеп тоташтыралар

Иң гаҗәпләндергәне шул: бу ялганны урындагы татар интеллигенциясеннән дә хуплаучылар бар. Мәсәлән, Уфа телевидениесеннән апрель аенда Борай районыннан ике иптәш без чын башкортлар дип ышандырмакчы булдылар Татар телендә язып, ижат итүче зыялылардан мондый сүзне ишетү сәер Хакимияткә ярыйм дип үз намусыңа хыянәт итү түгелме сон бу9

Башкортстандагы татар матбугаты да тулаем Башкортстан хөкүмәте кул астында, шуңа күрә сүз ирегенең булуы мөмкин дә түгел. Дөреслекне язсан, урындагы матбугатта (район гәзитләре), синен язмаңны чүп савытына гына ыргыталар, чөнки алар да эштән алырлар дип куркалардыр инде

Хәер, бу темага уйлаучы да аздыр, авыл халкы да битарафлык күрсәтә, янәсе, кем дип язсалар да ярый Менә шундый кайнардан-кайнар мәсьәлә Башкортстаннын татар зыялыларын бер дә борчымый микәнни9 Югыйсә белеп-күреп торалар бит Бу турыда яраткан шагыйрьләребез Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин һәм башкалар нинди фикердә икән9

Әлеге вакытта китапханәләрдә тау-тау өр-яна башкортча китаплар укылмыйча тузан жыеп яга, ә татарча китаплар бармак беләк генә санарлык

Жанисәп алуга санаулы гына айлар калып бара Бу—тарихка кереп калучы мөһим вакыйга, һәм без үзебез булып калырга теләсәк, бер-бер чара күрергә, вакытны бушка уздырмаска кирәк иде Әйе. бездә дөреслекне әйтерлек ирекле матбугат басмасы юк Шуңа күрә, хөрмәтле «Казан утлары», сезнен Башкортстандагы коллегаларыгыз азрак кыймылдасыннар иде. йокыларыннан уянсыннар иде. югыйсә изеп-таптап китәләр бит Бу эшне ничек башкарырга икән, газета-фалән чыгарыпмы, листовкалар таратыпмы9 Бу бит фетнә күтәрү түгел, балки үз хокукларыңны демократик юл белән яклау гына Минем уемча, агитациянең халык аңын уятуда файдасы тими калмас иде

Мин үзем инде пенсия яшендәге (1938 елгы) гади авыл кешссемен. махсус белемем дә юк Сабый чактан ук мәктәптә Габдулла Тукайның «Туган тел»ен өйрәнеп үстек Менә хәзер безнен балаларыбызны, оныкларыбызны туган телебездән, милләтебездән ваз кичтерергә телиләр Районный «Алга» гәзитендә быел Г Тукайның туган көнен дә искә алучы булмады Аның каравы «асылыбыз башкорт» дигән язмаларга гел урын табыла әнә

Ралиф НУРИСЛАМОВ.