Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җәвад Тәрҗемановнын, тууына 90 ел

Жәвад Әфтәхетдин уды Тәрхеманов 1920 елнын 8 июлендә Казан шәһәрендә дини гаиләдә дөньяга килә. 1938 елда Яңа бистәдәге татар урта мәктәбендә белем ала. аннан соң Казан дәүләт химия-технология институтынын механика факультетын тәмамлый. Институтта уку белән беррәттән. Ватан сугышы елларында хәрби заводта станоклар көйләүче мастер һөнәрен дә башкара Институтны тәмамлаганнан сон металлар технологиясе кафедрасында аспирантурага калдырыла 1950 елда техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәхәгә ия була, шушы ук кафедрада чирек гасырдан артык доцент булып эшли. Бер үк вакытта институтта чыгып килүче • Гыйльми язмалар» («Ученые записки») басмасының җаваплы сәркатибе һәм мөхәррире Вазыйфаларын да башкара. Фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ж. Тәрхеманов 1981 елда «Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Әдәбият өлкәсендә исә Ж Тәрхеманов балалар язучысы буларак танылу ала. Беренче шигырьләре мәктәптә укыганда ук язылып 1935 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга. 1938 елда «Галстук» исемле беренче шигырьләр хыентыгы дөнья күрә.

Ул шулай ук балалар өчен язылган чәчмә әсәрләре—кыска хикәяләре, әкиятләре белән дә балаларның яраткан язучысына әйләнә «Ябалак һәм Тавык» (1940), «Шуктуган» (1962). «Шаян белән Наян» (1965). «Көмешкойрык» (1967)—бүгенге заман балаларының да яраткан әкиятләре Алар күп телләргә тәрхемә ителеп аерым китап булып дөнья күргәннәр. Кайбер шигырьләре исә композиторлар тарафыннан көйгә дә салынып, балалар хыр сәнгатендә матур бер урын алып торалар

Фән һәм техника өлкәсен яхшы белүе «Лобачевскийнын яшьлеге» («Юность Лобачевского») исемле документаль романы тууга хирлек булып тора. Язучының тынгысыз хезмәте нәтихәсендә әлеге роман фактик материаллар белән тулыландырылып «Көмеш дага» (1971) романы дөньяга килә.

Ж. Тәрхеманов публицистика, балалар драматургиясе, мемуар ханрында да актив эш алып бара Шул уңайдан Татарстан китап нәшриятында 1980 елда «Ачкыч һәм баскыч» исемле китабы басылып чыга.

Ул—1947 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы

1995 елнын 9 мартында Казанда вафат була.