ТАУ АРТЫНДА КОЯШ БАР

 

РОМАН

Юлдан борылып авыл урамына килеп кергәнче үк һәр кайтучыны ин беренче булып зират каршы ала. Элек, әни исән чакта, ана әлләни игътибар иткән юк иде Каберлек тарафына күз дә салмый, рәшәткәләренә ышкылып диярлек, ашыга-ашкына гамьсез генә үтеп китә идем. Койма белән әйләндереп алынган бу биләмә күңелдә бернинди сагыш уятмый, эчендә каен, сирень, миләш, чыршылар үсеп утыргангамы, бары матур тын бакча булып кына тоела иде. Без, бала­чага, җәй көннәрендә анда кереп чәчәктер, жиләктер җыябыз, агачларга үрмәлибез, куаклар күләгәсендә эссе кояштан качып, серләшеп ятабыз. Каберлеккә күз-колак булып торучы Фәсхетдин бабайнын безне ни өчен ачулануын аңламыйбыз, кулына тал чыбыгы тотып куып йөрүеннән кызык табып көләбез, бер аягына аксап йөрүче бичара картны ирештерәбез, үртибез...

Хәзер аңлыйм, каберлек—шул ук авыл ул. Авыл халкы әкрен генә шунда күчә бара. Кемдер чират белән, кемдер чиратсыз.. Тик чиратсыз китүчеләрне беркем гаепләми, киресенчә кызганалар гына. Әнине шунда калдырганнан бирле каберлеккә карашым үзгәрде. Фәсхетдин бабайнын. артыбыздан бәддогалар укый-укый, ни өчен куып йөргәнен хәзер инде яхшы анлыйм: зират уен мәйданы түгел, анда адым саен кемнеңдер соңгы куышы—мәңгелек йорты. Гәрчә аны вакыт җир белән тигезләп куйса да, хуҗаларын борчып, каберләрне таптап йөрергә ярамый.

Каберлеккә башка яулык бәйләп, гаурәтләрне каплап, ару тән белән генә керү тиеш. Әбием бу турыда әллә ничә тапкыр кисәтте Минем өстә исә чалбар белән кыска җиңле футболка гына. Сумкамнан кофтамны алып кидем, Фатыйма апанын бүләге—ал төстәге ефәк яулыкны башыма бөркәндем. Әйберләремне капка төбендә калдырып, каберлеккә аяк бастым. Керү белән борыныма сагындырган тансык ис—яшь үлән, җиләк исләре килеп ягылды. Балачактан таныш үзебезнең авыл һавасы...

—Исәнмесез, авылдашлар,—дидем мин әкрен генә

Нигә шулай дидем, үзем дә аңламыйм Исән кеше монда ята димени?!

Элек әнинең кабере кырыйда иде. Ә хәзер эчтә калган. Ул рәттә

Ахыры. Башы 4 санда.

 

яна каберләр пәйда булган. Бу тыныч төтенсез авылга тагы кемнәрдер күчкән...

Мин яна каберләргә күз салмый, туп-туры әнинекенә юнәләм

— Исәнме, әни. мин кайттым...

Кабер өстендәге чыршы чардуган биеклеге булып үскән. Тик ул шундый сыек, кайбер ботаклары бөтенләй шәрә калган. Яна ел бәйрәме өчен киселгән чыршы түгел, тамырлары жылы жир куенында югыйсә, ни җитми икән сон аңа?

Карашымны шул чирләшкә чыршыга төбәп, техзәремне кочып, куе йомшак чирәм өстендә утырам. Еламыйм да. берни уйламыйм да. Гүя үзем дә бер жансыз мәетмен. Нигә шулай? Әллә әнием мина рәнжеп ятамы икән9

—Кичер мине, әни...

Юк. күнелдә бернинди дә жавап юк Әллә нинди авыр бушлык. Йөрәгемә үзем дә аңламаган шом үрмәли. Каберлектәге тынлык та шундый шомлы. Башыма бик сәер уйлар килә: бәлки бу кабердә әни бөтенләй юктыр да...

Кабер өсте дә күптән каралмаганга охшый, чыршы биеклеге булып чүп үләннәре үскән. Чардуган буяулары кубып-кубып төшкән дә. ала-кола булып шыксызланып калган. Таштагы язу да унган... Онытканнар әнине.. Аптыраганнан карашым янәшәдәге кабергә төшә, ул да чүп үләненә күмелеп утыра. Анын да чардуганы ала-кола... Әллә соң безнен авылда кабер өсләрен карап, тәрбияләп тору гадәте беткәнме?! Кем ята икән бу кабердә.’ Кызыксынып таштагы язуны укыйм: Мидхәт Габделбарый улы Салтанов 20. 08. 1942—23. 01. 1992... Кем соң әле ул Мидхәт? Минем әти дә Мидхәт исемле, ләкин ул үләргә тиеш түгел. Юк. минем әти берничек тә үлә алмый, яшь бит әзе ул... Алайса, кем сон ул Мидхәт? Безнен авылда башка Мидхәт юк лабаса .

Бер кулым белән әнинен. икенчесе белән әтинен кабер чардуганына чытырдатып ябышкан килеш катып казам Мин кеше түгел, мин—таш. Беркайчан айнымаска, шулай ташка әйләнеп, бу дөньядан мәнгегә юга1ырга кирәк. Әни белән әти янында казырга Ничек тә айнымаска Тормыш, ташла мине' Үлем—юатучым, коткаручым, ал мине, аз тизрәк үз кочагына!

Мин—таш. мин—таш, мин—таш...

Шулчак каршымда сары шәүләләр пәйда була. Бер-берсенә ике тамчы судай охшаган алты-җиде яшьлек малайлар Әллә бер генәме. күземә шулай ике булып күренәме? Әллә болар жиргә җибәрелгән фәрештәләрме9 Әрвахлар йортында ни булмас.. Эчемә җылы керә: бер дөньядан икенчесенә күчеш башланды., мин китәм. мин котылам Озакламый барысы да үтәчәк, барысы да бетәчәк... Алда—мэнгелек тынлык, мәңгелек тынычлык.

—Апа. исәнме.

—Апа. исәнме

«Фәрештәләр» миңа ашыгыч битараф караш ташлап каберләр артында югалалар.

Шул ике сүз мине айнытып җибәрә, таш булып каткан миемә ук булып сораулар килеп кадала «Кемнәр болар? Нишләп йөриләр биредә?»

У-у. карале, нинди зур җиләк. Айратнын колагы хәтле

—Алдама, андый җиләк булмый.

Мин кабат фани дөньяга кайтам Сары фулбалкалы бу чебиләр бернинди (|)әре11тгәзүгсл. каберлеккә җиләк җыярга кергән малайлар гына. Аларны күргәч. Илнар искә төшә. Кайда ул хәзер, кем белән? Әти үлгәч, Кифая киткәндер. Илнар әби белән калгандыр... Ә әби? Ул исәнме сон9 Бәлки инде ул да

Бу куркыныч уй мине урынымнан кузгата, кабаланып яна каберләрне карый-тикшерә башлыйм, курка-шикләнә ташка уелган исемнәрне укыйм

 

Маһинур әби... Лотфулла бабай... Сәкинә әби... Рабига апа... Бәрәч, Рабига апа. . Кифаяның әнисе ич бу. Димәк, ул да Йә, Алла, шул арада күпме кеше китеп барган. Ә бусы кем? Бу кабердә бернинди таш та, язу да юк. Кем кабере бу? Кемнеке? Эчем жу-у итеп китә, әгәр әбинеке булса?!

Башымнан әти турында карангы уйларны куа-куа, бакчалар артыннан өйгә ашыгам Әлегә мин әти турында уйламаска тиеш! Әлегә мин бу хәсрәтне анларга, кабул итәргә әзер дә түгел. Аннары, аннары... Башта энемне күрергә кирәк.

Безнен бакчада кемдер эшли, бәрәңге күмә бугай Кифая дисәм... Юк, аңа охшамаган, Кифая озын буйлы, җыйнак гәүдәле иде. Ә бу апа юан, тәбәнәк тә. Бәлки берәр туганы кайткандыр? Анын белән тигезләшкәч, кычкырып исәнләшәм:

—Исәнмесез, апа!

Хатын, эшеннән туктап, башын күтәрә:

—Исәннәр әле.

Табак битле, шешенке күзле бу апаны минем гомердә дә күргәнем юк. Кифаяның мин белмәгән берәр туганы булса гына. Димәк, ул монда, беркая китмәгән.

Мин өйгә таба атлыйм. Кинәт веранда ишеге ачыла да, аннан чиләк күтәргән таныш түгел бер абый килеп чыга. Чак кына өстемә юынтык су эләкми кала, вакытында читкә ыргылып өлгерәм. Йә инде, башында акылы булган бәндә шунда пычрак су түгәме, ишек төбенә чәчеп үрчетмәсен дә, авылда чебен-черки җитәрлек. Шулай да, абый белән итагатьле генә исәнләшәм. Тик ул сәламемне алып вакланмый, мина канәгатьсез караш ташлый да, кабат өйгә кереп китә. Бигүк айнык түгел, ахры.

—Кем син, танымыйм. Ник безнен бакча аша йөрисен?

Бакчадагы хатын эземә басып артымнан кергән икән.

—Ә сез кем?

—Вәт. Ходай бәндәсе, мин түгел, син мина килгән бит Кемгә килгәнеңне беләсеңдер.

—Мин Кифая апаларга килдем.

—Шулай дин аны. Ату, син кем, имеш... Кифая аланнар биш былтыр күчеп китте ләбаса. Инде без кайтканга өченче жәй.

—Киттеләр?! Кая?

—Наратка бугай.

—Ә әби? Ул кайда?

—Белмим. Монда бернинди әби дә юк иде.

Гүя башыма китереп сугалар: «Билгесез кабер әбинеке.. Кабер өстенә таш куярга да кеше булмаган...» Мин, хәлсезләнеп, бакча рәшәткәсенә сөяләм. Кайдандыр бик ерактан ят тавышлар ишетелә:

—Рубис! Рубис дим! Су алып чык әле, моның төсе китте бит

—Өйгә алып кереп яткырырга кирәк. Йөрәк чирле булмасын.

—Егыла инде, тот әле, Рубис! Вәт, җәфа!

Әни анда... Әти анда Әби анда... Янгураз да анда. Улым да анда... Ә мин... Мин ник монда? Нигә яшәргә? Яшәүнен ни яме. ни мәгънәсе бар? Кем өчен, ни өчен яшәргә? Мин кемгә кирәк9 Илнаргамы? Ул минем дөньяда барлыкны да оныткандыр инде. Анын бит әнисе бар.. Кифая аны үзе белән алып киткән.

Чынлап та, нигә яшәргә? Ләкин үлеп тә булмый бит .

Уйларыма чуалып, аңгыра карашым белән өй эчен айкап, ят урын- җирдә ятам.

 

Бу—минем туган нигезем. Бу—минем үскән йортым Диварлар шул ук. идән-түшәм шул ук, тәрәзәләр дә шул ук. Җиһазлар, әйберләр генә башка. Һәм... ис башка. Йортларның да үз исе була икән Бу йортта безнен ис калмаган... Хәтта өстемә япкан жәймә-мендәрдән дә. бөтен җирдән дә башка ис, ят ис килә. Хуҗалар мине түр бүлмәдәге диванга кертеп салдылар да, һушыма килү белән кулыма бер чынаяк су тоттырып янымнан китеп тә бардылар.

—Тәгәрә, хәл жый,—диде хужа апа —Мин бакчага чыгам, көн бозылганчы бәрәңгемне кәтмәнләп бетерәсе бар.

Алар чыгып киткәч, мине уй басты. Баш тулы уй, авырлыгына чыдар әмәлләр юк, хет ярып бушат Алар эзлекле түгел, гүя алмаш-тилмәш сикереп уйныйлар. Уйнын әле берсе, әле икенчесе өскә чыга Барысын да бишкуллап тотып төбе-тамыры белән йолкып алып, еракка болгап атасы, тизрәк шулардай котыласы килә Ниемә кирәк шул хәтле уй9! Кайдан килә алар? Мин берни турында да уйларга теләмим ләбаса.

Әти нишләп үлде икән9 Ул бит исәнлегенә зарланмый иде Ни булды икән аңа?

Әгәр урамга чыксам, беренче очраган кеше мина барысын сөйләп- анлатып бирер иде. Тик мин әлегә беркемне дә очратырга теләмим Мин куркам Үз авылыма кайтып, кеше күзенә күренергә куркып качып ятам Мин үземнең туган җиремдә качак хәлендә.. Нигә алай? Чөнки беренче очраган кеше үк күземә туп-туры карап, йөземә бәреп сорау бирәчәк

—Син кайда олагып йөрден? Ник әтиенне озатырга кайтмадың'’ Ник бернинди хәбәр бирмәден? Ник якыннарыңны кайгыга салдын?

Мин бу сорауларга жавап бирергә әзер түгел. Гаебем артык зур Мин бит хәтта әтинен хатын да җавапсыз калдырдым Бодай буласын белгән булсаммы...

«Авыл халкы кин күңелле, күп нәрсәне андый, кичерә Бел. кызым, авыл халкы бурларны һәм ялкауларны гына яратмый» Кайчандыр әни шулай дигән иде. Мин угры түгел, ялкау да түгел кебек Әллә угрымы.’ Мин бит әтиемнең тынычлыгын урлаганмын Анын үлеменә мин гаепле булсам.’ Ничек яшәргә? Бу гаеп, бу гөнаһлар белән ничек яшәргә?! Ай. башым, бичара башым, шартлый бит инде хәзер Нишләргә9 Әллә, караңгы төшү белән беркемгә дә күренеп тормыйча авылдан чыгып качаргамы ’ Тегеннән кач, моннан кач . Мәңгелек качак булып гомер кичерергәме? Үз илендә урын тапмаган кеше кайда сыя?!

Юк. болай ярамый Бар кыюлыгымны жыеп, урамга, авылдашларым каршына чыгып басарга кирәк. Ничек теләсәләр, шулай гаепләсеннәр, нинди җәза бирсәләр дә риза. Ни югалтам, нәрсәдән куркам соң әле мин9 Таш бәреп үтерсәләр, сөенер генә идем әле. Тик андый жәза юк шул. хәзер сүз белән генә үтерәләр. Тик бу котылу түгел Сүз кайчакта үлемнән дә куркыныч. Җанын гына үлә. ә тәнен еллар буе үзенә урын тапмыйча, жир өстендә аптырап-каңгырап йөри Ул тәндә баш та бар бит әле Баш булган җирдә тынычлык була димени. Аны уй басса, акылдан язуын да бар

Нидер эшләргә кирәк. Авылдашлар каршына басып, җавап тотар өчен бер-бер нәрсә уйлап чыгарырга кирәк

Уйла. Наргизә, үзеңне акларлык берәр әкият уйлап чыгар

Димәк, шулай Син авылга кайтырга юлга чыгып бастың Очраклы машинага утырдың Анын Җеня икәнен әйтү кирәкмәс Бу оятсыз бәндә сине урманга алып керде, көчләмәкче булды. Сез бик озак тарткалаштыгыз Шулай булдымы? Булды Син егылдын, аңыңны югалттың Шуннан иңде берни дә хәтерләмисең. Имеш, исенә килгәч, кабат юлга чыккансың. Кемдер сине каядыр утыртып киткән, үзенең хатыны иткән. Син шунда яшәгәнсен

 

Аннары... Синен улың туган... Болар дөреслеккә якынмы? Якын. Аннары ул машинага тапталып үлгән ди... Улын чынлап та үлде бит, бусы да дөреслеккә туры килә. Бу хәсрәттән синдә шок булган. Шуннан сон, имеш, югалган хәтерендә кайткан. Син кинәт барысын да исенә төшергәнсен. Һәм шунда ук жыенып авылга кайткансың...

Менә шундый кечкенә генә, матур гына ялган. Минем башка чарам юк, алдашырга туры киләчәк. Ничек инде йөз ертып, әтигә, Кифаяга үпкәләп киттем, бер хәбәр бирмичә Кыргызстанда качып яттым, дип әйтмәк кирәк? Мине кем аңлар? Аңламас, чөнки әтинең дә, Кифаяның да минем алда бер гаебе юк.

Иһ, әти исән булса Ул исән булсамы! Алдына тезләнеп, башымны җиргә бәрә-бәрә, гафу үтенер идем. Каеш белән тотып ярса да, телемне тешләп, каршы дәшмәс идем Мин әтидән теләсә нинди жәзаны да алырга риза. Нигә китәргә ашыктын син, әтием, нигә кызыңны көтмәден?! Мин сине сагынып кайттым бит! Ничекләр яшим хәзер сездән башка9!

Буа ерылды, сулкылдап-сулкылдап еларга тотындым. Күздән кайнар яшьләр күбрәк аккан саен, башым жинеләя сыман тоелды.

Шулай елый-елый йоклап та киткәнмен...

Мине ис уятты. Кыздырган бәрәңге исе Шул ис борынымны иркәләп- үртәп, ашказанына хәтле үтеп керде дә, тегесе ду килеп ашарга дәгъвалый башлады. Үлеп ашыйсым килә! Фатыйма апаның беркайчан да бәрәнге кыздырганы юк иде. Каян алды икән шул хәтле бәрәңгене9 Минем инде йөз ел буе кыздырган бәрәңге ашаганым юк.

Шул ис йокыдан айнырга, күземне ачарга мәжбүр итте Бүлмәдә дөм карангы иде. Мина бик куркыныч төш керде. Авылга кайтканмын икән Имеш, каберлеккә кергәнмен. Имеш, анда әтинең кабере дә бар. ул үлгән икән.. Йә, Алла, әле дә ярый төш кенә, әле дә ярый уяндым! Фатыйма апа тизрәк ашарга чакырсын иде. Шундый нык ашыйсым килә! Әллә, чакырганын көтеп тормый, үзем чыгыйммы икән? Сәгать ничә сон9 Иргәме бу, кичме? Уянгач, торырга кирәктер инде.

Мин урынымнан кузгалдым. Шулчак ишек ачылган тавыш ишетелде Ниндидер ят, тупас тавыш кемнедер ачулана иде:

—Кыбырсыма әле шул хәтле, өлгерерсең. Ачка бетүен түгелдер. Туймас бирән булдың инде чисти!

Куркуымнан куырылып, кабат урынга сеңдем Кем бу9 Нишләп йөри ул бездә? Кемне шулай ямьсез итеп ачулана?

— Пересе! Пересе дим! Буталма аяк астында!

Шулчак мин айнып киттем. Төш түгел бит бу, төш түгел.. Барысы да чын, өн ләбаса. Авылга кайтуым да. әтинең үлеме дә. бөтеңтәй чит кешеләрдә йоклап ятуым да . Ник уяндым, йоклаган килеш үлеп китмәдем икән? Ник кенә уяндым мин?!

—Мачыдан үч алма, аның гаебе юк,—диде ир тавышы.—Бу кызый бездә кунамы?

—Кунар инде, төнгә каршы куып чыгарып булмас.

—Чишендереп китмәсә ярый ла... Аның уенда ни икәнен кем белә9 Әллә нинди бәндә.

—Кайгырма, мин сораштым-белештем инде. Элек бу йортта торган Мидхәт кызы икән ул.

Мин сагайдым. Белешкәннәр... Димәк, кемдер мине күргән, таныган Качып ятудан мәгънә юк. Минем турыда хәбәр урамга чыккан, бер кеше белгәнне хәзер инде бөтен авыл беләчәк.

 

Нурсинә кереп күрде, таныды. Шул үзе, ди. Жиде ел элек югалган булган,—дип дәвам итте хатын,—Үлгән дип уйлаганнар. Нәстә дип кайткандыр

—Алай булгач, юлдан язган бер зимагур инде. Күз-колак булырга кирәк. Әллә кемнәрне асрап ятып булмас монда.

—Иртәгә, тан тишеге белән чыгарып жибәрәм мин аны Хәзер йоклый әле, йоклаганда зыяны тимәс лә. Әйдә, картым, ашап алыйк әле. Тук корсакка йокы тәмле була.

Мине ашарга чакырмадылар Калак чынлаган, авыз чапылдаган тавышларны тынлап кына «ләззәтләнергә» насыйп булды. Алай гына тамак туйса икән ул...

Шулчак теге жәй искә төште Кифаяга үчләшеп йөрүләрем.. И-и мин аны да юксынам икән бит. Ни дисән дә үз кеше, болар кебек жиде ят түгел. Кайда икән хәзер Кифая апа9 Жүләр Мен кат жүләр мин! Үпкәләп, көйсезләнеп ни кыландым бит. Имеш, безнен йортта чит хатын йөри Менә хәзер бу төксе бәндәләр урынында Кифая апа йөрсә сөенер генә идем әле. Ни дисән дә үз кеше. Их, ул чаклар... Хәзер менә ул бәхетле көннәрне сагынып еларга гына калды. Әби исән, әти исән, Илнар да шунда уралып йөри Кифая апа да караңгы чырай күрсәтмәде ләбаса, ни карашы, ни сүзе белән рәнжетмәде. Йорт та үзебезнеке! Бар кадерен юк белә, дип әбекәем юкка гына әйтмәгән икән. Югалткач кына булганнарның чын бәясен аңлыйсын Тик сон була шул... Сон була! Шул кирәк сиңа, тәкәббер кызый, үз өендә кеше ашаганга селәгәеңне йотып ят инде хәзер Яхшылап тотып яручы булмаган бит шунда, болай кыланып, кысыр хәсрәтенә буылып йөрмәс иден. Әй, дивана кыз...

Мин бу йортта кала алмыйм, башка бер минут та кала алмыйм Урамда кунсам кунам, тик монда түгел!

Күземнән тәгәрәгән яшьләрне кулым белән сөртеп алдым да, тегеләр каршына чыгып бастым. Икесе дә, ашауларыннан туктал, сагаеп-шикләнеп миңа төбәлде. Абый белән сенел диярсең. бер-берсенә ничек шул хәтле охшашкан болар9!

—Син йокламыйсынмыни?—Апакай мина шикләнеп тә, куркып та карап куйды. Сөйләшкәннәрен ишеткән дип уңайсызланды, ахры —Утыр табынга, тамагын ачкандыр

Хәзер! Шундый сүзләрдән сон тамактан ризык үтәме?!

—Рәхмәт, ашыйсым килми Мин китим инде

-Кая?

—Туганнарыма

—Туганнарын бармыни? И-и. алайса . —Апакай жинел сулап куйды, табак бите майлаган кебек ялтырап, яктырып китте

Ул мине турыга хәтле озата чыкты, артымнан капканы шапылдатып бикләп тә куйды. Котылдым дигәндер инде.

Ә мин, бакча коймасына сөялдем дә, караңгы тәрәзәләребезгә текәлдем Алар мина ятим бала кебек боек, шундый жәл булып тоелды, гүя мин чыгып киткәнгә үпкәләп-рәнжеп елыйлар иде Бабамнардан калган нигез бу, әтием үзе салган йорт, койма-капкаларны да ул корган, бакчадагы һәр агач-куакны әбием, әти-әнием утырткан Бу нигездә аларның эзләре уелып, тирләре тамып, кул, күнел җылысы сснеп калган Үзләре исән булмаса да. рухлары биредә яши Бу йортта мин бишектә тирбәлгәнмен, тәүге адым атлаганмын, шунда бәхетле, ваемсыз балачагым үткән... Ватан шуннан, туган нигездән, туган йорттан башлана. Туган йорты булмаган кеше Ватаннын ни икәнен андыймы, аның кадерен беләме9' Шуларны уйлап мин тирән сагышка бирелдем, күңелем әрнеп-сыкрап үртәлде үз йортыңда сиңа урын

 

булмасын, имеш... Күзеңне ачкач та, җылы кочагына алган туган нигез җанга бигрәк якын, аны бер дә ятларга бирәсе килми икән шул. Фатыйма апа юкка гына юл буе сыкрап-сагышланып кайтмагандыр.

Хәсрәт тулы башымны иеп, әкрен генә урам буйлап атлап киттем. Менә хәзер, төн уртасында кем ишеген шикләнми-курыкмый шакый алам да, кемгә килеп керә алам? Кемгә булсын, балачак дустым Риммаларга! Ул авылда түгелдер, әлбәттә, ләкин анын әнисе Фәрдия апа мине үз кызыдай якын күрә иде. Без ике йортны бер итеп аралашып яшәдек. Уены да, эше дә, күнел ачулар да гел бергә булды. И ваемсыз бәхетле балачак... Әниле чак... Тик менә. Фәрдия апа исәнме икән сон? Әгәр ул да үлгән булса...

Таныш капканы сак кына ачам. Тәрәзәләр карангы Димәк, йоклыйлар. Төн уртасында кеше борчып йөрү килешмәс, әллә шунда, баскычта гына үткәримме бу төнне? Сумкамнан җылы кофтаны алып, аркама салдым да веранда ишегенә сөялдем. Менә шулай, йорт саклаучы тугры эт сыман ишек төбендә утырыйм әле. Карашым меңләгән йолдыз сибелгән төнге күккә төбәлә. Галәм белән чагыштырганда җир шары бигрәк бәләкәй икән шул, кайсы почмагына барып бассан да баш очында шул ук йолдызлар балкый. Монлы-хисле җаннарның мәңгелек юлдашы алар. Югыйсә юатмыйлар да, җылытмыйлар да, җиргә салкын, саран нурларын түгеп балкыйлар гына. Бар эшләре шул. Көләмме мин, елыйммы—йолдызларга барыбер. Аларнын әтиләре дә, әниләре дә юк... Берни тапмыйлар, тапмагач югалтмыйлар да Йолдызларга рәхәт, бүген кайда кунармын да, иртәгә кай тарафка юл алырмын икән, дип баш ватмыйлар...

Мин инде йокымсырап киткән идем. Аркама кемдер төрткәнгә уянып киттем. Тырышып-тырышып этә дә этә бу. Нигә этәләр мине, кемгә комачаулыйм? Аннары аңлап алдым: кемдер эчке яктан ишекне ачмакчы була икән, ә мин аны терәп утырганмын.

Кулына комган күтәргән Фәрдия апа килеп чыкты. Мине күрүгә кычкырып җибәрде:

—Әстәгьфирулла, кем бу?

Мин урынымнан сикереп тордым:

—Исәнме, Фәрдия апа. Мин бу, Наргизә. Мидхәт кызы.

—Кит аннан! Кешеме соң син, әллә өрәкме?

—Кеше...

—Нурсинә әйткән иде шул. Мидхәт кызы кайткан икән, дигән ие Ышанмадым. Булмас, мәйтәм, исән булса, җаны булса, бер кайтып күренер ие. Атасын озатырга булса да кайтыр ие.

Ачулана. Рәнҗи. Гаепли. Ә мин... Мин дәшмим, түзәм.. Ни дип акланыйм? Башны ияргә дә, түзәргә кирәк! Безнең йортка килеп урнашкан чит кешеләр мине тиргәмәде. Аларнын мине гаепләргә дә. сүтәргә дә хаклары юк. Ә Фәрдия апаның бар. Кыйнаса да, каршы бер сүз дә әйтә алмыйм.

—Чәй куйыйммы?—дип сорады Фәрдия апа, өйгә кергәч.

—Әйе.

—Тегеләр эчермәдеме?

-Юк.

—Юктыр шул. Аларныкы—учлаган. Тажикстаннан кайтканнар Балалары юк, кеше хәлен аңлаучылар түгел. Гомер буе үз алларын катыклап яшәгән халык. Кифаяны әйтер идем, тапты бит йорт калдырыр кеше! Яхшы түлиләр, имеш.

—Безнекеләр кая китте соң?

—Наратка. Шунда квартир алды бит Кифая, яхшы эшкә дә урнашкан. Әнисе дә, Мидхәте дә үлгәч, никтер китәргә ниятләде шул Һич тә

 

җибәрәсебез килмәде дә бит. Яхшы күрше—дөнья бәясе ул. Болар белән ботка пешми. Капкаларына хәтле биклиләр бит. гомердә булмаганны! Беркем белән аралашмыйлар

Мин дәшми генә тыңлыйм, чөнки авыз буш түгел. Ачыгуым җиткән икән, яхшы түгел дип тә тормыйм, алдымда ни бар, шуны умырам гына.

—Аша син, аша. И. бала... Әтиеңне дә күрми калдын инде. Шул хәтле көтте бит сине бичара. Хәсрәтеннән суырылып төште тәмам. Рәзе шулай ярый инде, башсыз! Бала-чага дип юкка гына әйтмиләр шул. Чага, ничек кенә чага... Желегенне суыра. Кайларда йөреп бетген сон син. жәфа капчыгы?

Фәрдия апаны алдау оят. Ләкин оялып булса да, күземне анын үткен карашыннан яшерә-яшерә. уйлап чыгарган әкиятемне сөйлим. Белмим, әллә ышанды, әллә ышанганга сабышты, кире кайтарып берни сорамады

—Ярар, буласы булган, чумасы чумган. Үткән эшкә—салават Атдагысы хәерле булсын. Калганын иртәгә сөйләшербез. Ятып йоклыйк әле Иртүк көтүгә торасы бар. Төн уртасында кеше куркытып йөрисен. Аны баштук үземә килергә ярамаган Чит кешеләр түгел ич,—дип сукрана-сукрана сүзгә нокта куйды Фәрдия апа.

Бу йортта мина рәхәт иде. Бу йортның исе мина балачактан таныш, күңелемә тансык иде.

Икенче көнне мин барысын да белдем. Яхшысын да, яманын да Бер шатлыклы хәбәр бар: әби исән! Әтинен вафатыннан сон Миндар абый аны үзләренә Әлмәткә алып киткән икән Әбинен исән булуы мина жан өрде, күнелгә канат куйды. Югыйсә теге билгесез кабер котны алып гел күз алдымда тора иде. Ул кабер әле ике атна элек кенә туксан өч яшендә вафат булган Хөсниҗамал әбинеке икән Анын беркеме дә юк иде. ике улы да, ире дә сугыштан кайтмаган. Түбән очтагы иң кырый кечкенә генә бер йортта япа-ялгызы яшәп ята иде Кабер ташын куйдыруны Авыл советы үз өстенә алган икән.

Без Фәрдия апа белән бәлеш салырга җыенып йөрибез Ул ит турый, мин бәрәңге әрчим Минсалих абый эшкә чыгып киткәндә йоклаган идем, ул мине күрми калган. Фәрдия апа ана берни әйтеп тормаган, Ләкин авылда мин кайтканны беләләр, телләрендә мин генә ди. имеш. Авылда шулай бит. ин яна хәбәрләр көтү куган чакта бөреләнә башлый, төшкә гөрләп чәчәк ата, кичкә җимешләре әзер була..

—Сине мактаучы юк анда,—дип «юатты* мине Фәрдия апа Тетмәнне тетәләр, түз генә.

—Чәйнәрләр дә туктарлар әле.

  • Римма күрсә, егылып китәр инде Исән булуына өметләнмәде ул. Анын дус кызын юлда мәсхәрәләп үтергәннәр иде бит

—Мин дә чак үлмәдем инде

—Анысына ышанам,—ди Фәрдия апа —Түлке хәтер югалттым дип кешегә сөйли күрмә Барыбер ышанмаслар. Мидхәт кызы акылыннан язган икән, диярләр Кайтырга оялып йөрдем дин лутчы.

—Ярар, шулай итәрмен, Фәрдия апа. Римманын хәлләре ничек сон0 Кияү!ә чыкмадымы'*

—Чыкты!

  • Кемгә?

—Югары авыл егетенә. Кияү яхшы Уллары бар бит инде. Алмазыбыз бар Әй. ул бала, күрсәң, терекөмеш белән бер Барыбызны да әпипәгә биетә түлке. зырмали китерә. Римма бер атнага бездә калдырып киткән иде, кулдан бәген эш төште, көне буе шул баланы каравыллап йөрдем
Көтү көтеп тә болай арыган юк иде. Ана чыдарга! Риммага Ходай ярдәм бирсен, биш бала үстереп тә андый хикмәтне күргән булмады.

Римма кияүгә чыккан, улы бар Бәхетледер ул, дөньясы түгәрәктер. Эчтән генә аннан көнләшеп тә куйдым Ә мин?! Ә минем хыяллар җимерелгән инде... Киләчәгемне күз алдыма да китерә алмыйм. Әтием исән булса бу кадәр хафаланмас та идем. Теге чакта, хатын алгач та йөгереп кайтасым калган икән! Хат белән бергә әтинен тынычлыгын, өметен, киләчәген дә яндырганмын бугай... Аныкын гына түгел, үземнекен дә. Ата-анасын рәнҗеткән баланын бәхетен җен урлыйдыр, мөгаен

—Фәрдия апа... әтигә ни булды сон?

—Йөрәк белән кинәт китеп барды ул, сенлем. Инфарык дигәннәр, замана бәласе инде. Шул ике чир кыра бит хәзер халыкны: рак та инфарык. Синен өчен дә хәсрәтләнде, бик бетеренде инде. Теш кысып йөргән белән түгел, кайгы дигәнен барыбер кайчан да булса йөрәккә китереп бәрә ул. Лупы кешегә, кешегә булмаса, учына сөйләп бушан

Мин гаепле... Әтинен үлеменә мин гаепле.

—Гөлзадә артык яраткан икән Мидхәтне, тәки алып китте бит үзе янына, Кифаяга калдырмады. Алай дисән, күрәчәген булса, сәбәбе табыла инде анын,—ди Фәрдия апа Әллә мине юатырга теләп кенә шулай әйтәме —Аннары партиясе беткәнгә дә бик борчылды Мидхәт. Гомер буе тырыша-тырыша төзегән йортың бер мизгелдә ишелеп төшсен әле, борчылырсың да шул. Авызыннан шул сүз төшми иде бит, партия дә партия... Коммунистларны тәмам әүлиягә санап йөрде инде беркатлы жан. Андагылар барысы да Мидхәт кебек булса, бетмәс тә иде ул партия, илдә әллә кайчан коммунизм булыр иде. Артык чисный булды шул мескен, аның кебекләрне бармак белән генә санарлык. Елсин кулына калгач, ил бетә, дип көенгән. Шуңа бара да инде, бик белеп әйткән Мидхәт. Сугыш чукмарлары бит болар, җыен сәрхуш! Кара син, Чичнәдә ни кыланалар бит! Таптылар дошман, үз халкын кырып ята, иблис!

Миндә дөнья кайгысы юк. Күңелгә шом уралган, зиһен чуалган, уй- фикерләр җептән өзелеп җиргә сибелгән сәйләннәр хәлендә. Үз язмышым кыл өстендә. Ни йортым, ни барып сыеныр почмагым, ни таяныр, ярдәм кулы сузардай туганнарым юк.

—Фәрдия апа, нишлим икән мин хәзер? Кая барыйм икән?

—Кая барасын? Кифая янына билгеле! Синен урын анда инде, йортыгызны сатып квартир алды бит. Дөрес, үзләренекен дә сатты. Ике йорт акчасы кереп китте, әле ул да җитмәде, дип торган иде. Урамда кала алмыйсын инде хәзер, балакаем, барасын да торасын. Ничек тә сыярсыз әле.

Әйтергә генә ансат, Кифая апа мин юньсезне тансыклап тора ди. Бусагасыннан да үткәрмәс әле. Их, әтием... Никләр генә безне ташлап, шулай иртә киттең сон син?! Әби янына, Миндар абыйларга барсам да якты чырай күрүләр насыйп булмастыр, анда аждаһа сыман ыжгырып торган Хәмидә апа бар. Әби анда үзе дә, энәле телен аркылы тешләп, ыспай песи булып мыштым гына утырадыр...

—Наргизә, син башта Сәлим янына да барып кара әле.

Мин бәрәнге әрчүемнән туктап, Фәрдия апага текәләм. Ничек инде, нишләп инде... Нишләп әле мин Сәлим янына барырга тиеш ди?! Башка барыр урыным юк, зинһар, мине кияүгә ал, бергә яшик дипме?

— Ногман абзыен пенсиягә чыккач, малайлары янына калага китте бит. Аның урынында Сәлим калды. Кеше хәленә керә торган бик ипле бала. Сабакташлар да түгелме сон әле сез, бергә укыдыгыз бугай?

Сәлим? Авыл Советы рәисе?! Булмас ла. Ул бит әле шундый яшь! Шундый җаваплы зур эшне ничек ышанып тапшырганнар аңа?!

—Анын белеме дә юк бугай бит...—дим гажәпләнеп.

—Бар, нишләп булмасын ди. Казанда укып Йөрде ул. Авыл хуҗалыгы буенча. Эшли-эшли укыды. Икзамнарга әзерләнергә әтиен булышкан.

Икеләнеп кенә сорыйм:

—Өйләнгәндер инде ул?

—Юк, тәки ялгызы кангырып йөри шулай. Авылда калырга теләүче кызлары юк бит анын, барысы да шәһәргә таю ягын карый Кемнен тирес арасында батып-чумып йөрисе килсен?! Авыл тормышы нужалы шул.

Димәк, Сәлим өйләнмәгән.. Шул гомер һаман ялгыз. Сәер... Ә бит ул кайчандыр мине яраткан иде.. Хәзер оныткандыр, хисләре сүрелгәндер инде, ничә ел үтте бит. Минем кайгы түгелдер анда. Мин дә алай Сәлим дип өзелмәдем. Сагынудан бигрәк, үткәннәр, авыл турындагы сагышлы уйларга ияреп-уралып кына күнелгә адашып килеп керә, үзенен дөньяда барлыгын, кайчандыр тормышымда булуын искә төшерә иде

—Кифая янына бармыйм дисән. авылда буш йортлар бар барын Әнә. Хөсниҗамал астайнын йорты бөтенләй иясез калды Күршеләре Габдрәхим бакчасын үземә алам, йортын абзар итәм, ди икән. Булыр да. комсызлыгы җитәрлек. Хуҗа табылганчы, сөйләш Сәлим белән, кечкенә генә булса да. үз почмагын булыр

—Башта Әлмәт, Нарат якларын әйләнеп кайтыйм әле мин. Илнарны, әбине күрәсе килә. Аннары карармын.-дигән идем. Фәрдия апа ул ниятемә каршы төште:

—Сузма, сеңлем, калган эшкә кар ява. Сәлим белән хәзер үк сөйләшеп, хәл итеп кит.

Һәм мин киттем Гаепле башымны иеп. Сәлим янына. Авыл советына киттем. Кеше-кара күзенә чалынасым килмичә. Фәрдия апалар бакчасы аша су буена төшеп, кычыткан баскан тар тыкрык буйлап аръяк урамга чыктым

—Көндез аны барыбер урында тота алмассын. кичке якта чыгарсын лутчы,—дигән иде Фәрдия апа —Караңгы төшкәч,—дип тә өстәде.

Көне буе мин аларда качып яттым Фәрдия апа минем хакта беркемгә әйтмәгән. Шуңа күрә авыл халкы «зимагур кызны* китеп барган дип белә. Бу турыда катык оеткысы сорап кергән Карга Мәмдүдәсе дә әйтте

  • Мидхәт кызы Даимәләрдән төн уртасында чьпып киткән икән Зимагурлыкка бер өйрәнгәч, нәмәкәенә урын тапмый йөри инде хәзер Шәһәрдә бандитлар шайкасына эләккән икән ул. шулар беркая җибәрмәгән ди Бурлыкта йөрткәннәр. Дөньясын төяп кайткан, үзеннән дә зур сумка күтәргән иде. ди Даимә. Партурык кызлары шулай була инде ул. хи-хи-хи

Ну сибә борчакны! Бу әкиятне үзе генә уйлап чыгардымы икән ?’. Жен ачуым чыкса да. иренемне тешләп түзәм Тынны да чыгарырга ярамый Мәмдүдә апа мине күрми, шуна күрә теленә ни килде шуны лыгырдап утыра Гомергә шул булды инде ул Берәр гайбәт таратасын килсә. Мәмдүдәгә сөйлә, аңа эләксә, колхоз радиосына эш тә калмый, дип әйтмәсләр иде аны Мәмдүдә апа мине, ә мин исә ду китереп аны сүгәм. Кызганыч, тетмәсен теткәнне үзе генә ишетми

Ә Фәрдия апа ана каршы бер сүз әйтми, ышанган, шаккаткан булып, тел шартлатып утыра:

—И-и. шулаймыни?' Кара син аны!

  • Ишеттеңме?—диде ул. Мәмдүдә апа чыгып киткәч —Юри сөйләтеп утырдым Үзен турында ни әйткәннәрен белеп тор. авыз ачып йөрмәссең.

Элеккеге «домприжи*нын бер почмагында хәзер Авыл советы икән

 

Ә икенче почмагында Сәлим үзе яши. Энесе өйләнгәч, бу шулай «башка чыккан». Энесе өйләнгән, ә бу—юк. Зәйнәбе белән борчагы пешмәгән, күрәсең.

Күренмәс итә торган башлык юк шул, кешеләрдән күпме качсам да, кәжә тыкрыгында очрады берсе. Каршыма килүче ул ир-атны куркып- шикләнеп көттем. Кем булыр бу, ни дияр? Ине болай да бер адымнан артмаган тыкрыкны арлы-бирле инләп, уңга-сулга чайкала-чайкала килүче кеше шыр исерек Әрекмән Гомәре булып чыкты.

Минем янга килеп җиткәч, ике кулын да канат кебек жәйде дә, йөземә аракы, суган исләре бөркеп:

—Эләктеңме, кошчыгым!—диде.

—Эләктем, абзый, эләктем,—дидем мин.

—Вәт шулай диген. Эләгәсез шул, эләктереп торабыз... Их, алмагачлары, сайрый сандугачлары!

Мин жинел сулап куйдым Дөньясы түгәрәкләнгән Госман абзыйнын кайдадыр югалып йөргән Мидхәт кызында бер эше юк иде. Ул мине танымады да бугай.

Кунак йортының капкасын ачып кергәндә, Сәлим баскыч төбендә тәмәке тартып утыра иде. Мине күрде, бик озак дәшми генә текәлеп торды Аннары тәмәкесенең көлен кагып, әле кичә генә күргәндәй, бик тыныч, битараф кына:

—Син китмәдеңмени?—дип сорады.

—Кая китәргә тиеш сон мин?

—Монарчы кайда йөрдең сон? Вәт шунда китәсең инде!

Балачак-яшьлек дустымнан мондый сүз ишетү бер дә рәхәт түгел иде. Аның күңелендә минем өчен урын калмаган бугай... Тик сабыр, Наргизә! Ни дип кочак җәеп каршыларга тиеш соң әле Сәлим?! Ничә еллар буе бер хат-хәбәрен булмасын да, ә ул сине уйлап-сагынып утырсын, имеш.

Горурлык бездә дә җитәрлек, ялынырга җыенган кеше юк. Каш астыннан гына сабакташымны күзәтәм. Безнең күрешмәгәнгә ун еллап гомер үткән икән. Вакыт дигәнен Сәлимне үзгәрткән, ныгыткан, ана ирләр кыяфәте кергән: җилкәләр кин, беләкләр таза, яңаклар тулып тора. Өстендә диңгезче тельняшкасы. Бәлки флотта хезмәт иткәндер.

—Ярый, алайса, иптәш Гайнуллин, киңәшегез өчен зур рәхмәт Сез боергач, китәрбез инде,—дип сөйләнә-сөйләнә капкага таба борылдым.

—Кыланма, Наргизә! Бала-чага түгелсендер, житдиерәк булырга вакыт Гомер буе кәҗә кебек сикереп йөри алмассың.

Минем тагы хәтер кала. Күр, ничек кылана берәү! Түрә булган икән. Күземә генә карап, тугры ялчым-сакчым кебек артымнан чапкан көннәрен оныткан.

Шулчак идарә ягындагы ишек ачыла, аннан, кулларын атъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә чуар күлмәкле таныш түгел бер апа килеп чыга:

—Булды, энем, юып-жыештырып бетердем, мин китим инде. Сыерым көтүдән кайтмаган иде.

—Бар, бар, Асия апа.

Монардан тагы ниләр ишетермен икән дип, коймага сенәрдәй булып басып торганда, ни хикмәт, апа, мине күрмичә, сәламемне дә алмыйча, бушлыкны сөзгән кебек янымнан үтә дә китә. Сәлим, уйларымны сизгәндәй:

— Курыкма, сине танымый ул. Читтән кайткан кеше,—ди.—Йә, сөйләп җибәр инде, классташ, ни йомыш белән килдең?

—Урамда сөйләшикмени?

Сәлим урыныннан кузгала:

—Бар, кантурга керә тор, анда ачык. Мин хәзер, киенеп кенә чыгам.

 

Кантур, имеш... Элек монда рәт-рәт карават тезелгән иде.. Шунда Женя белән биегән идек.. Уф, әби әйткәндәй, адәм ыстырамы. искә дә төшерәсе килми хәтта, уйласам да тәнем куырылып, күнелем өшеп китә

Хәзер бу бүлмәгә бөтенләй башка, эшлекле төс кергән ун якта китап шкафлары тезелгән, түрдә өстәл-урындыклар тора, диварда тонык карашлы Ельцин портреты Өстенә күлмәк-костюм кигән Сәлим керә, өстәл янына үтә. У-у, түрәләр кыяфәте бар монда, яшьтәш, сабакташ димәссен дә.

—Сәлим... Исемен белән генә дәшсәм ярыймы9

Сәлим елмая. Баягы усал, кырыс кыяфәтенен эзе дә юк. Күрүче, ишетүче булса дип кенә шулай кыланганмы әллә.

—Ну, канишны, Наргизә Сорап торасын тагын Кайларда югалып йөрден син, юньсез кызый9 Бөтен авылны утлы табага бастырдын бит. әй Бу кадәр башсызлыкны көтмәгән идем синнән

—Шулай шул, тилелек шул... Сәлим, әйдә бу турыда сөйләшмик, яме Болай да авыр мина, бик авыр.. Мин әтинен үлгәнен белмәдем бит Белгән булсам, очып кайта идем. Белгәч, каберен күргәч —Мин тынып калдым Чөнки кинәт кенә күнелем йомшарып, күътәремә яшь тулды Сәлим каршында һич тә мескенләнеп, елап утырасым килмәгән иде, ниһаять, иренемне кысып булса да, бераз тынычландым кебек. Дулкынлануымны сиздермәс өчен карашымны өстәлдә тәгәрәп яткан карандаш кисәгенә төбәп, сүземне дәвам итәм:

  • Мин хәзер кая барып сугылырга да белмим. Сәлим Барып керер, сыеныр почмагым юк. Үзең беләсең, йортыбызда чит кешеләр тора Фәрдия апа Хөсниҗамал әбинен йортын сорап кара дигән иде дә
  • Наргизә! Син авылда яшәмәкче буласынмы әллә9

Сәлим тавышында гаҗәпләнү дә, шатлык та бар кебек. Башымны күгәреп күзләренә төбәләм:

—Кая барыйм соң? Туган авыл бит

—Бик шәп булачак бит бу, Наргизә! Әгәр монда калам дисен икән, мин бит сиңа...

Мин түземсезләнеп Сәлим авызына текәләм Нәрсә тәкъдим итәр, ни дияр? Ләкин аның җөмләсе ярты юлда өзелеп кала.

—Хөсниҗамал әбинен йорты беткән инде анын Түбәсеннән су үтә. нигезе черек Бөтен җире сәләмә. Ул йортта яши алмыйсын син. аны өр-янадан төзергә кирәк. Кайда эшләргә җыенасың сон. Наргизә, мәктәптәме9

Мин иңнәремне сикертәм

Әлегә белмим...

Мәктәптә укытучылар җитми. Кайтмыйлар, тормыйлар авылда Былтыр Җиһан апаны ата-аналар белән үгетли-үгетли эшләргә чак күндергән идек. Башкаларына түзәрсен, математика да укымасалар, шыр надан кала бит балалар Рәхмәт инде, алтмыш яшендә булса да ризалашты Ә быел, булмый, исәнлегем юк, ди.

—Мин математик түгел.

—Соң, башкасын укытырсың Урыс телен, әдәбиятны Әнә. Ясирә апа пенсиядә килеш аптыраганнан эшләп йөри Җитми укытучылар, балалар жәл. Авыл баласы болай да кимсенеп үсә Син кал. кал гына. Наргизә' Эш табылыр

Авылда яшәргә ниятем булганга Сәлимнең балаларча сөенеп утыруы күңелне җылытып җибәрде мин монда кемгәдер кирәк икән әле'

—Эш табылыр...—дим —Тик син бит һаман әйтмисең. Сатим. кайда яшим соң мин?!

Сәлим уңайсызланып башын ия. яңаклары алсуланып китә Карашын читкә төбәп, тамак кырып куя

 

—Менә шунда инде... минем янда... Сыярбыз.

«Фәрештәләр җирдә яшәми»,—дип кем әйтте сон әле? Мин үзем бугай.. Ә бит ялгыш фикер булган! Менә ич шуларнын берсе, күзгә күренмәс ак канатларын култык астына кыстырып, каршымда утыра түгелме? Жил кызы Наргизәнең—бернинди өмет-вәгъдәләр бирмәгән килеш, исәнме-юкмы икәнен дә белми!—кайдандыр-кайчандыр кайтып янына киләсен сабыр гына көткән дә көткән ди берәү...

Сәлимнең сүзе йөрәгемә май булып ятса да, сер бирмим Ун кулымны күтәреп, балдагымны күрсәтәм. Күр, янәсе, хуҗабыз бар!

—Куркытма,—диде Сәлим —Балдаклы булу—ирле булу дигән сүз түгел әле. Ирең булса, нишлим, кайда яшим дип аптырап, елап утырмас иден.

—Ул бар иде!

—Женямы? Кая китте сон ул?! Аттылармы әллә?

Женя исемен ишеткәч тә чирканып куйдым. Жәтмә корып, җирәнгеч оясында үз корбанын көтеп утыручы кап-кара симез үрмәкүч булып тоела миңа бу исем. Шуны уйлап-янып, көтеп-газапланып яшәгән ай-елларым, яшьлегем жәл. Мәхәббәтнең күзе сукыр диләр. Ут күреп, ялкын кочагына атылган сукыр күбәләк мин инде ул.

—Нигә аны атарга тиешләр әле?

—Атмыйлар шул! Дүрт-биш ел бирәләр дә, вәссәлам, кире чыгаралар.. Белмисеңмени әле син?—Сәлимнен йөзенә ачу-нәфрәт катыш әрнүле елмаю кунды.—Алайса сөен-горурлан: җанкисәгеңне НТВ каналы күрсәтте, батырлыгын бөтен ил күрде.

—Батырлыгын?! Нишләгән сон ул?

—Гаражына кызлар алып килеп, затсыз ки нал ар төшереп яткан. Анысы гына җитмәгән, бер мәктәп баласын мәсхәрә иткән. Тәмам азган, имансыз. Ярый әле теге чакта...—Сәлим сүзен әйтеп бетерми төртелеп калды.— Фәрештәң кебек саклап йөрдем бит мин сине.

Ул шулай диюгә, Женя белән печән өемендә аунаган җәйге караңгы төн искә төште. Шул чактагы хәлләр өчен оялудан битемә генә түгел, жаныма ут капса да, уңайсызлануымны Сәлимгә сиздерәсе килмәде. Бер гөнаһы юк кешедәй тыныч, битараф күренергә тырышып:

—Син идеңмени ул?—дип сорадым.

—Безнең кызларга кагылма дип, малайлар белән җыйнаулашып ярдык без аны. Жәл, аз эләккән, акыл керерлек булмаган. Андый хәшәрәтләрне вакытында сытарга кирәк.

—Женяны инде мен ел күргәнем юк.

—Бәхетең...—диде Сәлим.

Әйе, бәхетем.. Женя кулыннан исән-имин котылуым бәхет. Әмма теге чакта минем куркаклыгым аркасында ерткыч тиешле җәзасын алмый калды. Явызлыкның юлы вакытында бүленмәсә, ул таулардагы ташкын сыман үрчи, көчәя бара. Әгәр шул чакта шәһәрдән чыгып качмыйча, эшне судка җиткергән булсам, бәлки, бу кансыз бәндә әллә кайчан төрмәдә утырыр, башка беркемгә зыяны тимәс иде.

Нигә дип Женяны искә төшерде инде Сәлим?! Үткәннәр белән дә жанны кыйнамаса, башка хәсрәтем юкмы? Тормыш юлыма кара күләгә булып сузылып яткан бер килбәтсез зат булды инде ул Женя. Анын дөньяда барлыгын бөтенләй-бөтенләй онытасым килә! Болай да ялгыш-хаталарым өчен күпме вөҗдан газаплары кичерәм, эчем-тышым ут ләбаса. Ялгыш өстенә ялгыш, үкенеч өстенә үкенеч Ник тормышымның рәте-чираты юк9 Әллә дөрес яшәмимме? Әнә бит Сәлим нинди акыллы, төпле. Анын бер үкенече юктыр, тормышы бер эздән җайлы гына барадыр. Үзе теләгәнчә, алдан ниятләгәнчә. Тик ул да никтер һаман ялгыз... Чынлап та. нигә ялгыз

 

сон ул, Зәйнәбе кайда икән?

Сәлимгә генә ирештерергә димәгән, мин дә анын авырткан сөяленә басып алыйм әле:

—Ә син нигә Зәйнәбенә өйләнмәден? Шунын белән бик кайнар мәхәббәт куерта дигәннәр иде бит. Әллә борып җибәрдеме?

Сәлим башын чайкап, авыз ерды:

—Белмәгән нәрсән юк синен, Наргизә. Берәрсенен мунча башында шыпырт кына безне күзәтеп, качып ятмагансыңдыр бит9'

Аннары карашы монсуланып китте, башын читкә борып:

—Соравына җавап шул: Зәйнәп мине көтмәде,—диде —Урладылар аны. Миннән башка да кызыгучылар булган. Акыллы,чибәр кыз иде, әрәм китте Хәзер ире белән ике бала үстереп ята.

Зәйнәпне мактап, шундый асыл кызны кулдан ычкындыруына үкенгән сыман сөйләвенә көнчелегем килде бугай

—Яраткан идеңмени?—дип сораганымны сизми дә калдым

—Насыйп булмагандыр, күрәсең...

Сәлимнен йөзенә эчкерсез елмаю кунды:

—Менә... тугры кияү булып... синен «фронттан» кайтканны көтеп утырырга калды Тәки җибәрмисен бит мине үзеннән. Наргизәкәй, магнит кебек тартасын! Балачакта ялгыш колагыины тешләгәнмен, ахры Чыгасыңмы мина кияүгә?

—Белмим...—дидем мин.

Сәлимнен шулай кистереп соравына, җитди тәкъдименә бу мизгелдә генә җавап бирергә әзер түгел идем, шуна да сүзне икенчегә борган булдым

—Авылны бик сагындым, Сәлим. Су буйларында йөрисем, талымны күрәсем килә. Тик урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә куркып ятам «Кара йөз»ләрдәге Галимә кебек Ничек кайтырга инде хәзер. Сәлим?

—Озатып куйыйммы сон?

Мин шатланып ризалаштым Урамда берәрсе очрый калса да. янымда ул булгач, төпченмәс-бәйләнмәс. Ни дисән дә Сәлим шырдый-бырдый кеше түгел—рәис, җитәкче! Мондый дусларын булу ярый шул. Ә бәлки ирем дә булып куяр... Әйтте бит, кияүгә чыгасынмы, диде Жавабын кистереп әйтә алмасам да, шул сүзе күнелне җылытып-иркәләп тора Наргизә кемгәдер кирәк, мине яратучы-тансыклаучы бар.

Кычытканнарга чагыла-чагыла, су буенда чишмә жырын, бакалар тапашканын тынлап йөрдек. Әллә кайда, айлар-еллар артында, бик-бик еракта калган җәйге бер кич, шул сукмак буйлап көлешә-көлешә кайтып баручы әти белән Кифая апа, әтинең ана: «Мин сине гомер буе күтәреп йөртер идем»,—дигән сүзләре искә төште... Мине кем күтәреп йөртер икән9 Тукта. Сәлимне сынап карыйм әле! Тавышыма-йөземә төчелек чыгарып, сузып кына назланып дәшәм:

—Сәәлиим Инеш аша күтәреп чык әле мине

Сәлим, мизгел дә икеләнеп тормыйча очыртып күтәреп ала да. «ых» дигәнче теге ярга чыгарып та бастыра

Жиңел бит син, Наргизә. Гомер буе күтәреп йөрсән дә була. Әгәр юанаймасан

  • Юанайсам, суга ташлыйсынмы?—дип шаяртам мин
  • Бер күтәргәч, ташлап булмас инде, ничек тә түзәрбез,—ди Сәлим

Талым үз урынында икән! Сөенеп кочаклап алам үзен Балачак кичерешләре уянып, күнел иләсләнеп куя Түзмим, туфлиемне салып атам да, мәче кебек өскә үрмәлим Ә үз ояма кереп утыргач, күнелгә сагыш урала, никтер елыйсы килә

—Әй, кызый, кая югалдын? Төш инде, нишлисен анда9—дип кычкыра Сәлим.

 

Ә мин дәшмим, учым белән йөзем каплап тын гына сулкылдыйм. Елар өчен аулак шәп урын бу, беркем күрми, комачауламый. Мин үземне кызганам, үткәннәрне юксынам. Ул чакта әни дә, әти дә исән, дөньябыз түгәрәк иде...

Һаман төшмәгәч, тавыш-тыным булмагач, Сәлим үзе яныма менә.

—Әллә елый инде берәүләр? Синдә дә йөрәк бармыни?! Мин инде сине җансыз дип уйлаган идем.

Ул мине юатырга теләгәндәй инемнән кочып ала. Көчсезлегемне ана белдерәсем килмичә, яшь аралаш көлгән-шаярткан булам:

—Персидәтел башын белән агач башында йөрмәсән сон...

Ә үзем суыктан куырылган чеби кебек ана сарылам. Назга, җылыга сусап, кемгәдер сыенырга теләгән мизгелем иде шул. Сәлим чәчемнән сыйпый-сыйпый үзенекен сөйли:

—Ялгызын тилмереп йөрмә инде, Наргизә, җитәр. Әйдә өйләнешик тә, бергә яшик. Ник бәхетеңне һаман читтә эзлисен син? Чык мина кияүгә Бергә җинелрәк булыр.

—Мин уйлармын, Сәлим. Тик син ашыктырма, яме...

Минем Наратта булганым бар. Шуңа күрә Нефтьчеләр урамын бик тиз таптым. Йортны да, квартирны да таптым. Анысы авыр булмады. Тик менә тапкач, ишек төбенә килеп баскач, әллә нигә куркып-каушап калдым. Билгесезлек өркетә иде. Илнарнын кабул итмәвеннән, чит-ят күрүеннән курыктым мин Энем—бу дөньяда бердәнбер якын кешем, туганым, газиздән газизем, соңгы өмет-шатлыгым. Әгәр аны да югалтсам, мина бу җирдә буталып йөрисе дә юк. Ул чагында яшәүнең бер мәгънәсе калмый.

Кыңгырау төймәсенә басарга кыюлыгым җитмичә, баскыч тоткасына сөялеп торганда, каршыдагы ишек ачылып китте. Аннан чүп чиләге күтәргән кечкенә башлы, шакмак гәүдәле бер әби килеп чыкты да, минем тарафка сынаулы-шикле караш ташлап аска төшеп китте Ул кире менгәнче мина тизрәк кереп китәргә кирәк. Югыйсә юк-бар сорау биреп, төпченә башлавы бар: «Кем син, кемгә килден, нишләп монда торасын0..* Шәһәр карчыкларын беләм инде, алар эттән дә болайрак сак-уяу, ишекләре төбендә күренгән һәр ят кешедән шикләнеп: «Милисе!»—дип кычкырырга гына торалар.

Үземә кирәкле квартирның кыңгырау төймәсенә үреләм. Кыңгырау тавышы, ишек аша ишетелеп, елмаерга мәҗбүр итә: «Мияу-мияу-мияу.»

Кемдер сак кына басып ишеккә килә, йозак ачкычын бора. . Каршымда Кифая апа пәйда була. Бер мизгел эчендә анардагы үзгәрешне чамалап алам: ябыккан, суырылган, йончыган, картайган...

Кифая апа бер сүз дәшми, миңа текәлгән килеш тораташ катып басып тора. Аннары әкрен генә артка чигенә. Кулы белән генә «кер. үг» дип ишарәли. Киеренке тынлыкны үзем бозам:

—Исәнмесез, Кифая апа.

«Әйт инде, ни булса да әйт! Карашың белән үтерәсен ич. Ачулан, сүк рәхәтләнеп, тик болай карама мина...»

Ниһаять, бер сүз ишетәм:

—Кереп утыр.

Мин диванга, ул каршыдагы кәнәфигә урнаша, кулларын кушырып, туп-туры күземә текәлә Карашымны яшермим, үги анама сынап карыйм: күзләрендә сөю балкышы сүнгән, тормышы җиңелләрдән түгел икәне борчулы йөзенә язылган Элек биленнән булган озын чәчләре малайларныкы кебек кып-кыска калган, алар хәзер кара түгел, бакыр төсендә. Чаларганга буяп йөридер, әнә бит чигәләрендә, буявы уңганмы,
буялмый калганмы, көмеш чәчләре ялтырап тора...

Сизәм, күрәм: Кифая апанын минем белән сөйләшергә теләге юк. Йөзе карангы, карашы төксе. Чакырылган, көтеп алган кадерле кунак түгел шул мин. Ләкин болай, бер-берсен өнәмәгән мәчеләр сыман сырт кабартып утырып та булмас. Нидер әйтергә, сөйләшергә-анлашырга кирәк, күнелдәге төерләрне кабат учлап, баш иеп чыгып китәр өчен килмәдем ич монда.

—Мин авылда булдым, Кифая апа, барысын да беләм...

—Белми кая барасын...

—Курыкма, синен өстә яшәргә килмәдем. Илнарны күрәсем килә.

—Шулаймыни?!

—Кифая апа, беләм... мин гаепле...

—Мидхәтне кайтарып булмый.

—Кайтарып булмый... Әнине дә, әтине дә кайтарып булмый... Йорт та юк... Ин башта зиратка кергән идем, Рабига апанын каберен күрдем. Менә шулай, Кифая апа... Әнисез калунын, ятимлекнең ни икәнен хәзер син дә беләсең. Тик сина ничә яшь тә, мина ничә...

Кифая апа кисәк урыныннан кузгала:

—Ярар, сүз белән тамак туймас. Чәй куйыйм, ачыккансыңдыр. Киләсенне белгән сыман күп итеп кыстыбый пешергән идем.

Ул шулай дигәч, күнел җылынып китә. Үз йортыма, якын кешеләремә кайткан сыман тоела башлый. Карашым белән бүлмәне айкыйм. Квартир ят булса да, монда безнең йорт исе. һәр нәрсә таныш, күнелгә якын: китап шкафы, сервант, түгәрәк өстәл, диван... Жансыз әйберләр дә шулай якын, үз булыр икән. Өйдә тынлык. Кифая апанын савыт-саба шалтыратуы, су агызган тавышлар гына ишетелә. Балалар кайда икән? Илнар кайда?

—Наргизә, табынга кил.

Мин авылдан алып килгән күчтәнәчләрне өстәлгә тезәм. «Буш кул белән барып кермәссең, яхшы түгел»,—дип Фәрдия апа йомыркалар, авыл каймагы, сөт, үзе пешергән күмәчне биреп җибәргән иде. Кифая апа «рәхмәт» әйтеп аларны алып куя.

—Илнар кайда сон, Кифая апа?

—Лагерьда алар, Дилбәр дә, ул да. Үзем ял алып, квартирны ремонтларга ниятләгән идем.

—Ә-ә...—Мин сүземне әйтә алмый тукталып калам. Бәрәч, кечкенә малайнын исемен дә белмим ич!

Ни гаҗәп, Кифая апа мине сүзсез дә андый:

—Данис бакчага йөри әле. Быел укырга керергә җыенабыз.

Энекәем! Кайчан гына туган малай инде мәктәпкә бара! Туганнарымнан читтә, әтине, энемне күрми узган ай-елларымны кызганып, йөрәгем гагы бер кат сыкрап куя. Ни калган иде инде мина җиде-ят җирләрдә?! Әби әйтмешли, тилебәрән орлыгы ашаган нәстәкәй!

Данисны алырга бакчага бергә бардык. Үзем теләп иярдем. Әтинен улын тизрәк күрәсем килде. Каршыма гүя кечкенә Илнар йөгереп чыкты, шул ук карлыган күхтәр, куе керфекләр, түгәрәк йөз, туры кашлар. Данис башы-аягы белән әти малае иде! Әнисенә тамчы да охшамаган. Шуна күрә бер күрүдә үз иттем, кочып аласым, йомшак яңакларыннан үбәсем килде Ләкин энекәш миннән ятсынды. Их, адым саен үкенеч тә, үкенеч, шул гомер качып йөрмәгән булсам сон... Ул чагында әтигә охшаган бу сөйкемле малай «Апа!» дип мина килеп ягылыр иде! Тагын бер якын туганым булыр иде. Бу дөньяда туганнарың күп булу начармыни?!

Минем кичерешләрне Кифая апа сизде, улын үз иткәнне дә анлады бугай. Шунамы, карашы җылынып китте. Ана күңеленә юл бала йөрәге аша сузыла икән.

—Улым, бу синең Наргизә апаң,—диде Кифая апа.

—Ә син кайдан кайттың?—дип сорады Данис.

—Ерактан, бик ерактан.

—Син самолетка утырып кайттыңмы?

—Юк, поезд белән. «Тыкы-тыкы-тыкы-тыкы» дип җырлый торган шундый озы-ын, зу-ур машина.

—Ә минем поезд күргәнем бар. Без әни белән вокзалга барган идек.

Даниснын кулын бер яктан Кифая апа, икенче яктан мин тоткан. Данис безне берләштерде, шул кечкенә генә кеше, үзе дә белмичә, әрнүле- үпкәле ике ятим күнел арасына күпер салып куйды. Данис—әтиемнең улы, энекәшем, туганым. Ул да минем кебек үк Солтанов фамилиясен йөртә Шулай булгач, анын әнисе дә миңа чит-ят булырга тиеш түгелдер.

—Ә син мина нәрсә алып кайттың?—дип сорап куйды кинәт Данис.

Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Вәт, башсыз, кем инде сабый янына буш кул белән килә? Кесә ягы такыр анысы, әллә ни сибелер җай юк. Шулай да баланың күңелен күрергә кирәк.

—Әйдә, кибеткә керәбез, мин сиңа туңдырма алып бирәм. Үзен яратканны.

Туңдырма янына берничә киндер-сюрприз да өстәлде. Йомырка эченнән машина килеп чыккач, Даниснын күзләре очкынланып китте, авызы колакка җитте. Ә өйгә кайткач, ул мине үз «байлыгы» белән таныштырды, киндер-сюрпризлар белән шактый зур тартма шыплап тулган иде... Әтиемнең төпчеген бик яраттым, үз иттем бит әле мин. Кифая апа күрмәгәндә генә әле чәченнән сыйпап, әле куеныма кысып, иркәләп-үбеп алам. Тик малайга минем мәхәббәт тансык түгел, кагылсам, ризасызлык белдереп ыңгыраша, читкә этә башлый. Чөнки аны яратучы-назлаучылар бу ят ападан башка да җитәрлек.

Әгәр исән-сау булып, вакытында туса, Янгураз белән безнен улыбызга өч яшь булыр иде. . Шул турыда уйласам, бәгырьгә яшь төелә

Данисны йоклаткач, Кифая апа белән бик озак сөйләшеп утырдык, үткәннәрне искә төшереп, елашып та алдык. Соңлап булса да. бер-беребезне аңладык кебек. Язмышлар уртак, икебез дә үз парларын мәңгелеккә җуйган сыңар канатлы яралы кошлар...

—Наргизә, теге чакта син мине аңларга теләмәдең, гаепләдең генә... Беләм, миңа үч итеп шулай иттең. Бәлки, чынлап та, ул чакта үзем дә артыгын кыланганмындыр. Нишлим сон, үләргә житешеп яраттым бит Мидхәтне. Гомерем буе аны гына яраттым, башка беркемгә күңелем ятмады Көнче кешеләрнең сүзе генә аерды бит безне. Аңлашасы урынга, янәсе үч итеп, беренче очраган кешегә иярдем дә киттем Яшь чакта кан кызу, алдын-артын уйлап тору юк. Ирем үлгәч, ичмасам, күз алдымда булыр, һәр көнне күреп, хәлен белеп яшәрмен дип авылга кайткан идем. Менә ничек килеп чыкты... Тыеп булмый ул хисне, Наргизә, берничек тә тыеп булмый. Кайнар күмер өстенә төшкәндәй бәргәләнәсең. Син әле аңламыйсын, синен алай яратып караганың юктыр.

—Бар, Кифая апа... Минем дә яратып караганым бар.

һәм мин ана Янгуразым турында сөйлим Кифая апа сабыр гына тыңлый.

—Күргәнсең икән син дә... —ди.

Аннары, башын учлап уйланып торганнан соң, күземә туры карап әйтеп куя:

—Наргизә, китмә син беркая да, яшик шунда бергә Мина да жинелрәк булыр. Уңайсызланма, бу йортта синен дә өлеш бар. Чит кешеләр түгел, сыярбыз.

 

***

Шулай итеп, мин Кифая апа янында калдым.

Икәү җин сызганып квартир ремонтларга керештек. Беркайчан болай дәртләнеп, тә.мләп-ләззәтләнеп эшләгән юк иде бугай. Мин бит гашыйк булдым! Үз энемә, Даниска! Һәр иртәне аны бакчага илтәм, кичен барып алам. Шул бала белән аралашу минем өчен жан рәхәте. Кочаклап йокламыйм гына инде үзен. Кифая апа көлә:

—Үзенә бала табар вакыт җиткән, әниләр инстинкты уянган синдә,—ди.

Бәлки шулайдыр да... Яшь бара бит. ә табигать дигәнен барыбер үзенекен итә ул.

Ремонтны йокы бүлмәсеннән башладык. Жәйге аяз күк сыман зәңгәрсу обойлар ябыштырып чыккач, бүлмә иркенәеп, янарып киткәндәй булды.

—Икәү булгач, рәхәт шул. Ялгызым ничек ерып чыгармын дип кот очып торган иде. Минем бәхеткә кайткансың икән,—ди Кифая апа

Анын сүзе йөрәгемә май-бал булып ята. Әле дә кайттым, әле дә килдем дип сөенәм.

Сөйләшә-сөйләшә икәү тәрәзә буйыйбыз.

Кифая апа зарланып та ала. Ялгызына өч бала белән жинел түгел Наратка килеп урнашырга аны Миндар абый күндергән, танышы «Наратнефть» тә эшли икән Шунын аша Кифая апаны яхшы эшкә, кантурга урнаштырган.

—Авыл җирендә бакча тотмый, мал асрамый яшәп булмый Берьялгызым ничек тартыйм? Булмый ул миннән. Колхоздагы хезмәт хакы да ташка үлчим, тиеннәр генә түлиләр. Өч баланы аякка бастырасы бар Барысын уйладым-үлчәдем дә. күчәргә тәвәккәлләдем инде,—дип акланды ул мина. Йортыбызны сатканга үзен гаепле сизә, ахры

  • Ике йорт, сыер, бозау хаклары менә шул ике бүлмәле квартирга керде дә китте, Наргизә. Әле анда да кеше искесенә кереп утырдык, балконы да юк. Быел гына ремонтка акча арттыра алдым Син дә эшкә урнашсаң, бергәләп җиңелрәк булыр иде. Житкереп бетерә торган түгел, бер тишекне ямыйсын, икенче җирдән сыпылып чыга Ашау белән генә түгел, балаларны кешечә киендерәсе дә килә.

Кифая апаның сүзе күңелгә канат куйды: мин биредә артык жан түгел, туганнарыма кирәк! Әгәр син кемгәдер кирәк икән, димәк, яшәвеннен мәгънәсе бар, дөнья буйлап куып йөртүче, алга өндәүче максатын бар

—Кая урнашырмын икән сон, Кифая апа?

—Хәзер халык сатуда, базарда инде Исен китмәсен, сезнекеләр дә. хәерчелектән качып, шунда чыгып басты Түләмиләр бит мәктәптә Сатар өчен академик булу кирәкми, акча саный белсән. шул житә.

Билгә алъяпкыч ябып, бөеремә таянып базарда сатып торуымны күз алдыма китердем Һм. ярыйсы күренеш Башына төшсә башмакчы будырсын. Тик ни сатармын икән9 Күлмәк-ыштаннар, чәй-кәнфит. гавык- балык Шулчак Ният базары искә төште «Бу Йокку кел! Сотиб олинг. гузал!» «Канча туради?» Бик күңелле эш булачак бу. кулдан килер кебек

—Анда да тора салып чыгып булмыйдыр бит. Кифая апа. товары кирәк, урыны ..—дим

—Алары синен кайгы түгел Безнекеләр кара халыкка ялланып эшли Товар да. урын да аларныкы, бөтен базарны шулар басты инде

—Сәер Тегеннән урыс-татарны кудылар да. хәзер үзләре монда хуҗа булып йөриме ” Алай дигәннән. Фатыйма апаларның хәле ничек икән, хат язам дигән иде бит ул Ә хат авылга киләчәк.

  • Кайгырма, барыбер монда җибәрәчәкләр аны,—ли Кифая апа —Минем адрес бар анда, пучты кызларына калдырдым

 

Анысы хак, кирәк булса, эзләп табарлар. Кифая апанын адресын мина Сәлим биргән иде.

—Әбине дә күреп кайтасы иде,—дим мин.

—Мин ялда чакта бергәләп барырбыз

—Үземне генә җибәрергә куркасыңмы?

—Куркам да шул. Сина эләгәчәк, белеп тор.

—Ничек анда сыйды икән әби, Хәмидә апага якын килерлек түгел иде бит?

—Миндар абый исән чакта сыяр анысы. Ул исән булсын, дин. Уф, Наргизә, башым әйләнә, буяу исенә исердем, ахры. Ташла, артыбыздан куучы юк, сөтләп чәй эчеп алыйк әле

—Ял көнне лагерьга бергәләп барырбыз. Илнарны күрерсен,—дигән иде Кифая апа.

Ниһаять, түземсезләнеп, дулкынланып көткән бәхетле көн килеп җитте.

Түгәрәк эчендә әйләнүче тиен кебек бер үк сукмакларда буталып йөрим бугай мин. Менә кабат унсигезенче җәемә кайтып, кайчандыр үзем эшләгән лагерь капкасы төбендә басып торам. Хәзер биредә минем энем ял итә.

—Сез шунда көтеп торыгыз, мин аларны чакырып киләм,—дип китеп барды Кифая апа.

Данис тик тормый, шәп кенә чыбык табып алган да. шунын белән кычыткан-әрекмәннәр кыйнап йөри. Ни кызыгын табадыр. Малай-шалайга ватарга-җимерергә булсын. Мин тирә-якны күзәтеп, теге жәйне искә төшерәм. Менә шунда Әхсән исемле егет белән тарткалашып басып торган идек... Мине эзләткән, көткән арада, койма тактасына пыяла кисәге белән кыра-кыра, алдап әйткән исемемне—«Гөлнара» дип язып куйган иде.. Ул исем генә түгел, коймалар да юк инде хәзер. Аларны тимер рәшәткәгә алыштырганнар. Корпуслар шул ук. Таганнар да шул ук. Үткәннәр белән очрашу күңелгә мон-сагыш сала, гомереңнең мәңгелеккә китеп югалган көннәрен кызганып-юксынып куясын...

Карашым лагерь ягына юнәлә. Асфальт җәйгән кин сукмак буйлап Кифая апа килә. Бер ягында Дилбәр, икенчесендә Илнар. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш, башка кеше була алмый. Әгәр урамда күрсәм, мин Дилбәрне генә түгел, Илнарны да танымый үтәр идем. Икесе дә тартып үстергән кебек ябык-озыннар, муен озын, кул-аяклар озын... Үсмер чакта берара шыксыз үрдәккә охшап каласын бит.

Аларга каршы атлыйм. Дулкынлануым чамасыз.

—Илнар!

Мин энемне кочып алам, шатлыклы да, әрнү-үкенечле дә хисләрне тыя алмый, сулкылдап елап җибәрәм. Илнар уңайсызланып кочагымнан аерыла, кызарган-бүртенгән йөзен читкә борып, иренен чәйни. Мин аны йотылып күзәтәм. Үзгәргән Илнар, җитдиләнгән. Борын астында йомшак төкләр куерып, каралып киткән кебек. Минем энекәшкә дә мыек чыгып килә... Ул мина карамый, дәшми. Анын күңелендә ниндидер көрәш бара, күрәсен: кабул итәргәме бу зимагур апаны, әллә әзрәк үпкәләргә, якты чырай күрсәтми газапларгамы.

Дилбәр безгә кызыксынып карап тора. Кифая апа Илнарны үз итеп иненнән кага да:

—Алан белән иркенләп сөйләшегез, улым. Без Данисны барлап килик әле. урманга кереп китмәсен тагын,—дип кызы белән бергә капкага таба юнәлә.

Апалы-энеле, кулга кул тотынышып, сукмак кырындагы эскәмиягә килеп

 

утырабыз. Илнар аптырап калган кебек, үзен ничек тотарга белми. Бәлки мин анын өчен бөтенләй югалганмындыр, ул мине күнеленнән күптән сызып ташлагандыр. Балаларнын хәтере кыска, алар бары тик хыянәтне генә гомер буе оныта алмый. Ләкин мин бар, исән, минем буласым, туганлык жепләрен кабат ялгыйсым килә! Шуна күрә күзләренә текәлеп, энем күңеленә юл эзлим, ана якынаерга телим. Тик кирәкле сүзләрне таба алмыйм.

—Илнар... Энем! Зинһар, үпкәләшмик, туганнар булып калыйк. Бу дөньяда синнән дә якын кешем юк.

Илнар мина карамый гына сорап куя:

—Син хәзер безнен белән яшисенме9

—Сезнең янда, Илнар, сезнен белән бергә. Кая барыйм тагын? Без Данис белән дә дуслаштык инде. Ул сина охшаган, гел синен бәләкәй вакытын инде. Әти малае.

—Әти сине көтте, эзләде.

—Беләм.

—Син кайда йөрден сон?

—Майлысуда, Фатыйма апаларда яшәдем.

—Әти анда хат язган иде.. Фатыйма апа алдаган икән. Ул бит, Наргизә бездә юк, дип җавап биргән

—Аны ачуланма, энем. Фатыйма апа түгел, мин шулай алдап яздым... Хәзер үзем дә бик үкенәм. . Дөрес эшләмәдем шул, алай кирәк булмаган. Тик үкенүдән файда гына юк, әтине кайтарып булмый

—Әти сагындыра...—Илнар читкә борылып, күзләрен сөртеп ала.

Минем дә күзгә яшь тыгыла, энемнен каршына тезләнеп, кулларын кысам:

—Без хәзер гел бергә булырбыз Мин сине... сезне башка беркайчан ташламам. Үпкәләмә, кичер мине, энем

Илнар кулын тартып ала. Дәшми. Һаман читсенә, ятсына бугай. Үсмер чакта шулай кыргыйрак буласын инде Мин исә аннан карашымны алалмыйм, энемдә әти чалымнарын күреп шатланам. Сонгы арада әллә нишләдем әле. Артык нечкәреп киттем димме, күздән яшь тамарга гына тора.

Энем олыларча бик житди итеп әйтеп куя

—Әле ярый әни. Кифая апа бар Яхшы кеше ул.

—Мин беләм, аңладым. Ул үзе мине Наратта калырга күндерде

—Син аңа авыр сүз әйтмә, яме, апа. Рәнжетмә әнине

И бала! Теге чактагы кыланмышларымны һаман онытмаган икән әле —Юк-юк, Илнар, рәнжетәмме сон?! Син борчылма, без Кифая апа белән дуслаштык, аңлаштык инде

Юлга аласы төенчекләрне алдан хәзерләп, ишек төбенә чыгарып куйдык та, идән буярга керештек

—Яхшы булды бу, зур эш эшләнде Без кайтканчы кибеп тә куяр,—диде Кифая апа

—Уф, бөтен жиремнән ацетон, буяу исе килә. Ялгыш бер очкын төшсә дә, учакка әйләнәм бит хәзер,—дип көлдем мин

—Алла сакласын дин, шулай янып үлүчеләр бар Үзем дә исердем бугай, тизрәк урамга чыгыйк.

Өчәүләп вокзалга юнәлдек Исәбебез—бер-ике кич Әлмәттә кунак булып кайту Ике куянны берьюлы тотмакчы булабыз: идән дә кибә тора, әбине дә күреп кайтачакбыз Әбине бик сагындым, тизрәк күрәсем килә

 

Ачуланса ачуланыр, анысына гына түзәрбез. Үзе әйтмешли, үз бакчаңда үскән кычыткан чакмый ул.

Кифая апа юлда сөйләп килде: Миндар абыйларда март аенда гына туй мәшәкатьләре булган, Венераны кияүгә биргәннәр икән. Уфага ук китеп барган. Хәзер өчәү генә яшәп яталар. Миндар абый да, Хәмидә апа да эшли икән, әби көне буе өйдә ялгызы.

Без килгәндә Хәмидә апа өйдә иде. Сменалы эшкә күчкән икән. Ул Кифая апаны бик ачык каршы алды, Данисны да аркасыннан кагып сөйгән булды. Ә мина мыскал да игътибар юк. Ләм-мим. Әйтерсен, мин кеше дә түгел, әйтерсен лә, күзгә күренмәс бәндә, бары бушлык кына. Күрмәсә- сөйләшмәсә тагы, анын янына килмәдем лә! Шуңа да. Хәмидә апа янында озын-озак тоткарланмыйча, тизрәк әби бүлмәсенә уздым.

Миндар абыйларның квартиры өч бүлмәле. Венераныкында хәзер әби яши икән Аяк очына гына басып, бүлмәгә кердем Әби өстенә мамык шәлен ябынып, караватта ята иде. Бер кулын маңгаена куеп, күзләрен каплаган, икенчесе күкрәк өстендә. Нечкә бармаклары хөрмә төшләрен ефәк жепкә тезеп үзе ясаган дисбесен кысып тоткан. Күнелгә мөлдерәмә тулган шатлык хисләрен көчкә тыеп, бүлмә уртасында тын гына басып торам. Әбинең йокысын, тынычлыгын бүләсем килми. Ләкин ул янында кемдер барлыгын барыбер сизде, сискәнеп, башын күтәрде. Мина бераз текәлеп торганнан сон. тыныч кына:

—Син кайттыңмыни, кызым?—диде.

Әбинен тавышы элеккечә кырыс түгел, йомшак, көчсез иде.

—Кайттым, әби...

—Кияү ни хәлдә сон? Ул да кайттымы?

Башта аңламый тордым, аннары башка барып җитте:

—Әби, мин Венера түгел. Мин—Наргизә бит..

Әби кулын селтәде дә, кабат йөзен каплады. Аннары:

—Әй шул саташуларым...—дип әрнү белән ыңгырашып куйды.—Раббым, акылымнан да яздырма инде. Ләхәүлә вәлә куате иллә билләһи галиил газим...

Мин карават янына килеп чүгәләдем дә. йомшак кына әбинен иненнән, беләгеннән сыйпадым:

—Әби, син саташмыйсың, бу мин, Наргизә. Мин чынлап та кайттым!

Әби тагын калкынды, тонык күзләре бик озак мина төбәлеп торды:

—Ник кайттын? Син бит Мидхәтемне үтердең. Ни йөз белән каршыма килден, тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстәкәй?—Бу сүхтәрне ул элеккечә ярсып, кычкырып түгел, пышылдап, әрнеп әйтте.

—Әби...

Ул мина сүз әйтергә дә ирек бирми, кисәк бүлдерде:

—Кая, торырга булыш әле миңа. Билемне кузгаттым. Әле дә таралмый инде бу кортлы сөякләр. Картайган да калҗайган шул...

Мин әбине аркасыннан кочып торгызам да, артына мендәр салып, диварга сөяп утыртам Үзем анын янына, карават читенә урнашам. Сагынган карашым газиз, кадерле йөзгә төбәлә.

Әби картайган . Кечерәеп, бөрешеп калган. Йөзенә кадәр ябыккан, тире дә сөяк кенә, борыны, ияге очлаеп тора. Шәһәр һавасы килешмәгәнме, әллә хәсрәт җиле кагылгангамы, бу йөздән нур качкан, саргаеп, төссезләнеп киткән кебек. Хәтта куе кашларына кадәр агарып, күзенә салынып төшкән.

И-и Алла... Ничекләр генә яшәп бетәргә бу дөньяда, —дип ыңгырашты әби. Ахрысы, бик сызлана иде.

Бераз хәл җыеп утыргач:

—Авылда булдыңмы әле син?—дип сорады.

-Әйе. Әтинең каберен күрдем... Мин бик үкенәм. әби.

Ләкин әби сүзләремне ишетми дә:

—Йорт исәнме анда?

—Исән.

—Теге килмешәкләр тирескә батырмаганмы9 Бөтен нәрсә урынындамы9

—Урынында, әби, кайгырма.

—Бакчаны карыйлармы?

—Карыйлар, мин кайтканда бәрәңге күмәләр иде.

Әби ачынып уфтанды:

—Әй, Раббым! Ирекле көннән гомер иткән йортынны ташлап кит инде. Сатмаска иде дә бит, тыңламады Кифая! Ходай ярдәм бирер иде әле. Авылда ни хәлләр бар? Үлем-китем юкмы?

—Хөсниҗамал әби үлгән.

—Котылган икән бичаракай. Ул да рәхәт күрмәде инде. Күршеләр исән- саумы? Кемнәрне күрден?

—Исәннәр иде. Мин Фәрдия апаларда кундым. Ул сина салам әйтте. Онытып та торам, хәер итеп чәй дә җибәргән иде

Әби бисмилла әйтеп, чәйне алды да, учларын йөзенә китереп дога кылды. Шулчак үз бүләгем дә искә төште. Ният базарыннан әбигә атап шәмәхә чәчәкләр сибелгән, ялтыравыклы яшел яулык алган идем, шуны әбигә суздым.

Әби аны әйләндереп-әйләндереп карады:

—Бигрәк матур. Яшьрәк чакта шундый яулыклар булса икән ул... Кайчан, кая гына бәйлим инде мин моны? Дөньяга чыгасым бармы, көне-төне шул таш капчыкта бикләнеп ятам. Әниеннен рәнҗүләре төшкәндер инде, картлык көнемдә рисвай булдым.

Шулай да яулыкны пөхтәләп төреп, түшәк астына тыгып куйды үзе.

—Әби, ияләштеңме инде монда9

—Калганына түзәрлек тә. убырныйлары бик ипсез, һич җайлаша алмыйм шуңа. Тәһәрәтләнгәндә суны түгеп бетерәм. Хәмидә ачулана аннары

Әби үпкәләгән сабый төсле иренен турсайтып куйды Аннары оятыннан качар урын тапмагандай башын боргалап, идәнгә төбәлде:

—Адәм ыстырамы! Өйдә йомышлап ят инде...

Әбием мина шундый кызганыч булып тоелды. Күнелем нечкәреп аны кочаклап алдым. Ул башта кымшанмый, таш курчак кебек катып утырды да, ахыр чиге сабырлыгы бетеп, мине йомшак кына этеп җибәрде Төчеләнергә яратмый торган кырыс гадәте һаман калган икән. Ә минем аңа сыенасым, иркәләнәсем килә. Үзенне каккан кешегә әллә ныграк та тартыласын инде.

Әби мина, язмышыма бөтенләй битараф икән, хәлемне дә сорашмый дип эчтән генә үртәлеп-үпкәләп торганда, сүз. ниһаять, мина күчте:

—Син кайда инде хәзер9 Атаңнан качып йөри торгач, үзең дә йортсыз калдың бит, зимагур.

Без әби белән озак кына сөйләшеп утырдык Соңрак Кифая апа кереп, ул да сүзгә кушылды. Ләкин әби ана әлләни ачылып китә алмады, йортны сатканга үпкәсе зур иде. ахры. Анын каравы Данисны күреп сөенде, күңелендә булган бар җылы, бар наз шул бәхетле җанга эләкте, аны аркасыннан кага-кага. «И-и, гел улым инде бу бала, ошаса да ошар икән әтисенә! Мидхәтемне күргәндәй булдым* —дип такмаклады

... Киткән чакта әби, күмәремә мөлдерәп карый-карый, кулларымнан тотып ялварды

Бөтен өметем синдә, балакаем, калдырма мине монда. Сагынуларга
түзәр чамам юк, якты дөньянын бер яме калмады. Зинһар, алып кайт авылга! Сонгы сулышымны алыр очен булса да алып кайт. Андый-мондый хәл булса, әтиен янына җирләрсез.

Әби мина беренче тапкыр «балакаем» диде.

Шулай итеп, без бер оя булып яши башладык.

Минем өстә ике бурыч: берсе тизрәк эшкә урнашып, гаиләгә акча кертү, энекәшләрне кайгырту, икенчесе—әбине авылга алып кайту. Ләкин боларнын икесен бергә берничек тә бәйләп булмый Авылда эш бар, торыр җирем юк. Монда торыр урыным бар, эш тә табармын Тик бу авыл түгел, һаман шул ук шәһәр, шул ук таш йорт, шул ук «убырный»... Шулай да әбигә безнен янда җинелрәк, рәхәтрәк булыр кебек, ни дисән дә, көне буе ялгызын тилмереп яту түгел. Аннары гомер буе бергә яшәгән үз кешеләр. Кифая апага:

—Әллә әбине үзебезгә алып кайтыйкмы?—дигән идем, ул кашын җыерып:

—Кит аннан, юкны сөйләмә!—диде —Кая инде монда, болай да туалет- ваннага чират торабыз ләбаса. Әнигә тынычлык кирәк. Торган урыны бик яхшы! Үзенә аерым бүлмә, улы янында.

Анысы дөрес инде. Хәмидә апа явыз булса да, Миндар абый «әни» дип өзелеп тора. Ул исән чакта әбигә кадер-хөрмәт тә. тәрбия дә булыр Урыны түрдә. Өс-башы чиста, тамагы тук.. Пенсиясе килеп тора. Ләкин әби бәхетсез. Әбинен күзе яшьле...

—Наргизә, башына артык бәла алма, зинһар. Әбиен яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган инде. Карчыклар турында уйлаганчы, балаларны кайгыртыйк. Хәзер бит укыту да түләүлегә әйләнеп бара.

Әйе, тизрәк эшкә чыгарга кирәк. Артык тамак булып Кифая өстендә ятып булмас. Мин туп-туры район мәгариф бүлегенә юнәлдем. Әлегә базарга чыгып басарга уйлаган кеше юк.

Хәзер бакчаларда татар төркемнәре ачылган, туган телне яхшы белгән тәрбиячеләр кирәк икән. Мин сөенә-сөенә ризалаштым. Түләү аз булса да, бакчада эшләүнең бер яхшы ягы бар, сер түгел, ашау-эчү шунда үтә. Дөрес, бөтенләй бушка түгел, анын өчен хезмәт хакыннан күпмедер тотып калалар, тик ул әлләни сизелми.

Исәп-хисап эшләрен белсән, бәлки безгә дә урнаша алыр иден. дигән иде Кифая апа. Тик Миндар абый кистереп әйтте, нефть оешмаларында кыскартулар булачак, махсус белемен булмаган килеш, анда борын тыгасы да юк, диде.

Өйрәнгән-белгән эш дип, мин кабат бакчада эшли башладым.

Фатыйма ападан күптән көткән хат килде. Авылны әйләнеп килеп җиткән тәки.

«Исәнме, Наргизә!

Ниһаять, сина хат язарлык хәбәрләр булды кебек. Мәш килеп урнашып йөрдек бит әле. Кеше өстендә озак яшәп булмый. Әнәс белән бер бүлмәле фатирга кердек. Кыйбат инде түлке, ай саен биш йөз тәнкә умыралар. Безнен йорт саткан акчага монда бер телевизор гына алырлык.

Эшкә урнашу авыр, җүнле эше юк Бөтен җирдә ябылу да кыскарту Эшләгәннәре дә айлар буе акча алалмый интегә. Әнәс үз ишләрен тапты, базарда үзбәк малайлары белән фруктылар сата. Әрсезлеге ярап куйды. Бөтен өмет Әнәстә хәзер. Минем аркада өйләнми дә калыр инде ул бала, утыз биш яшендә дә үз оясы юк. Кем уйлаган шул хәлдә калырбыз дип. Хан сарае кебек йортны бушка диярлек калдырып киттек. Әй бу дөньялар.
кешечә яши башлагач кына, болганды да куйды

Рамиләләрнен бер хат-хәбәре юк. Үзем язган идем, жавап күренми ате. килерме, белмим. Дөньясы буталган заман бит.

Россия гражданствосы булмагач, прописка табып булмый. Пропискасыз гражданство алып булмый. Әкияттәге саескан хәлендә калдык, башны алсан—койрык ябыша, койрыкны алсан—баш.. Кая барсан да майларга, акча төртергә кирәк. Минем пенсия юллар вакыт житә. ана хәтле ничек тә гражданство аласы иде инде. Сабир җайларбыз дигән була.

Үзем әлегә эшләмим. Больницада медсестра эше бар барын Тик сменалы, төнлә дә эшләргә кирәк. Башканы табалмасам. шунда чыгармын, мөгаен. Акчасы ташка үлчим инде түлке.

Татарстанга кайткан булсак, лутчырак буласы икән Анда, ни дисән дә. үзебезнең халык. Качакларга ярдәм күрсәтәләр, акча да бирәләр, имеш. Хәерле булсын инде. Хәзер кабат кузгалырга бернинди рәт юк

Безнен соңгарак калып кайтуыбыз хәерлерәк тә булган икән, сенлем. Фирганә чуалышыннан сон ук халык бөтенләй шыр-ялангач чыгып киткән Минсылу атлы бер хатын белән танышкан идем, барысын ташлап, товар вагоннарына төялеп кайттык ди Җитмәсә, юлда да талаганнар үзләрен Элек мондый хәлләрне кинода гына карый идек, сугыш вакыты диярсен. Элек тып-тыныч яшәгән халык әллә нишләде, бер-берсенен бугазына ябышырга гына тора, әллә ахырзаман житүе хакмы икән? Алла сакласын

Синен хәлләр ничек сон, туганым9 Мидхәттән эләккәндер инде Ярар, анысына гына түзәрсен, ни дисән дә чит кеше түгел, үз атан. Кифаясы котыртып тормаса, җайланыр. Син кайтып төшкәч, анысы кара коелгандыр инде. Үги ана янына сыюлары ай-һай гына шул. Ходай ярдәм бирсен.

Энең, әбиең ни хәлдә, исән-сау торганнармы9 Илнарга сәлам әйт дисәм, ул мине хәтерләмидер дә инде. Гөлзадә исән вакытта рәхәтләнеп аралаша да алмый калдык. Һаман вакыт житмәде. җитмәсә ара да ерак. Хәерле булсын инде, гомер үтеп бара. Үз илеңнән аерылма икән ул.

Сенлем. бик сагындым үзенне. бергә яшәгәч, гел үз кызыма әйләндең Хәлләреңне әйтеп хат яз, яме Адрес әлегә шул булыр Күрешергә насыйп булсын, амин!»

Хат мине сөендерде Әнәс югала торган малай түгел, әрсезнең бәхете алдан йөри. Үз квартирлары булмавы гына начар. Күпме акчалары кеше баетуга китеп бара

Фатыйма апа әтинең үлгәнен башына да китерми, әлбәттә Әни дә. әти дә иртә киттеләр шул Кем әйтте соң әле. Фәрдия апа бугай. Гөлзадә Мидхәтне артык яратты, шуңа күрә Кифаяга калдырмады, барыбер үзенә тартып алды, диде Ләкин әти мина, әбигә. Илнарга. Даниска да кирәк иде Кифая апага да кирәк иде ул Ике ирдән ике ятим бала кочаклап кал әле Җитмәсә, үгиләре дә синең өстә булсын. Юк. мен кат юк. Кифая апа язмышы кирәкми мина. Бәхетле булып яшисе иде' Тик ничек бәхетле булырга? Бәхетле булыр өчен нишләргә кирәк ’

Хезмәт хакы алган көнне кибетләргә сугыласы иттем Замана үзгәргән, хәзер алар «магазин» гына түгел, һәркайсынын үз исеме бар «Алтын ай». •Якташ». «Яз». «Ак каен» Исемнәре дә матур, җисемнәре дә Безнең яклар да баеган хәзер Базар тулы әйбер, кибет киштәләре сыгылып тора Элек акча бар, алыр нәрсә юк иде. ә хәзер киресенчә Ни телисен—шул бар. акча гына юк. дип уфтана халык. Жор күңелле кешеләр, кибеткә кереп чыккач, музейда йөрдем әле, дип шаярткан була.

Үземә берни алмадым. Акчаны тулаем Кифая апага кайтарып бирергә

 

ниятләдем. Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр. Баш бухгалтер да, кассир да ул, үзе карасын.

Шулай да, акча алган көнне буш кул белән кайтып керәсе килми. Малайларны сыйлыйм, шатландырыйм дип ике пакет тәм-том җыйдым. Төянеп кайтып килгәндә, яныма бер җинел машина килеп туктады да, 25­30 яшьләрдәге ир, тәрәзәдән генә үрелеп:

—Утыр, апасы. Сумкаларын авыр күренә, бик арыгансын, ахры, көчкә атлыйсын,—диде.

Хәзер! Теләсә нинди машинага утырырга башыма тай типмәгән лә. Бер кат пештем инде сезнен брат белән, бер утка ике тапкыр кермиләр. Моны ишетмәмешкә салышып кызу-кызу атлый бирәм. Тротуар кырына килеп туктады бу. Машинасыннан чыкты да, каршыма килеп басты:

—Яхшылыкны андамыйсыз икән, матурым. Мин сиңа чын күнелдән булышмакчы булам бит, валлаһи газыйм!

Егет кулын күкрәк турысына куеп, йотардай булып мина төбәлә. Бу йөздә иң беренче урынны мыек тота. Чем-кара, куе, бик шәп мыек. Икенче урынны кашларга биреп булыр иде. Өченче урынга йомры борын лаек. Шулар арасыннан күзләрне чамалап табалсан бик яхшы. Күзләр әллә кайда, куе, калын кашлар астында, еракта, тирәндә. Алар серле упкын кебек алдый, үзенә чакыра, суыра, йота... Бу егеттә сихер бар, моннан ераграк булу яхшы.

Егетне күрмәгән-ишетмәгәндәй юлымны дәвам итәм.

—Кыланма инде, апасы, әйдә, утыр. Момент өенә кайтарып куям!

—Рәхмәт, мин кайтып житгем инде.

—Алдама, житмәден әле! Йортын кайда икәнен бик яхшы беләм мин!

Дәшмим, туктамыйм. Бәйләнер-бәйләнер дә, өмет юклыгын аңлагач, кул селтәп китәр әле. Күргән инде анын кебек сагызларны.

—Вәт киребеткән кызый! Сине ашарга җыенган кеше юк, шул хәтле кыргый булмасаң,—дип мыгырдана-мыгырдана басып кала егет

Кайткач, ванна бүлмәсенә кердем дә озак кына көзгегә карап тордым. Картаясын, Наргизәкәй җанкисәк. Вакыт синең өчен генә туктап тормый, быел егерме җиде тула бит. Синен кебекләр, әнә, бәби үстерәләр инде. Бакчаңа балаларын алырга дип үзеңнән дә яшь әниләр килә... Янгураздан башка беркем кирәкми дисен дә, гомер буе аны уйлап, ялгыз яшәрсенме?

Үз-үзем белән бәхәскә керәм: юк, мин ялгыз түгел, энекәшләрем бар, мин аларга кирәк. Әнә бит, күчтәнәчләремә ничек сөенделәр, бүген бездә бәйрәм булды.

Анысы шулай. Ләкин энекәшләрең үсәр, матур кызлар кирәксенә башлар. Һәркайсы үз тормышын корыр. Ә синең үз оян кайда булыр сон, Наргизә? Гомерен буе Кифая апан янында яшәрсенме? Әлегә матурлыгын бар, кызый, яшьлегеңдә мәңгегә хушлашып офык артына китмәгән. Шөкер, егет-җилән күзе төшәрлек әле үзеңә. Ә тагы биш-алты елдан әйләнеп караучы да булмас. Карт кыз булып утырып калырсыңмы? Энекәшләрнең үз малай-кызлары үсәр, Наргизә апаларының кирәге дә калмас.. Этелеп- төртелеп кадерсез җан булып йөрерсеңме?

Юк, мина андый киләчәк кирәкми. Тотам да Сәлимгә кияүгә чыгам!

Шундый карар-исәп белән йокларга яткан идем, төшемдә тагын Янгуразны күрдем.

Имеш, кып-кызыл мәк чәчәкләре тирбәлеп утырган дала икән. Күк йөзе үтә күренмәле пыяла кебек, шундый чиста, бер болыт әсәре юк. Еракта зәңгәр томанга төренгән таулар тезмәсе күренә. Мәк чәчәкләре арасында Янгураз белән икәү басып торабыз.

 

—Син ничек кайтгын сон. Янгураз? Син бит үлгән илен. Жир астыннан чыгып буламыни?

Янгураз дәшми, елмая гына

—Син башка китмисеңме, югалмыйсыңмы9 Мина синнән башка шундый авыр, Янгураз.

Янгураз мина төбәлә дә кып-кызыл мәк чәчәкләре суза..

Шунда төш өзелә.

Бу төшне мин инде ничәнче тапкыр күрәм. Һәр төштә бер үк сүзләрне кабатлыйм: «Син ничек кайтгын, Янгураз? Бу юлы чынлап та кайттыңмы?» Һәр төшемдә Янгураз бер аваз сүз дәшми

Барган идек без ул далага. Офыкларга кадәр сибелгән кып-кызыл эре- эре мәк чәчәкләренә шаккатып карап торган идем «Аларны жил чәчеп үстерә. Һәм жил җыеп та ала»,—дип көлгән иде шул чакта Янгураз Аннары Фатыйма апа сөйләде, ул мәкләрне яшел килеш жыеп алалар да, анаша дигән наркотик ясыйлар икән Кем үзе өчен, ә кемдер сатып, табыш ала.

Их, Янгураз, ник син төшләремә кереп, мәк чәчәкләре сузасын мина?! Мәк чәчәгенен гомере бары бер көнлек кенә ич. Кояш белән бергә уянып, бар дөньяны балкытып нурлар чәчеп утыра да, кичен ут-тажларын коеп, гап-гади үсемлеккә әйләнә. Янар чәчәк урынына имән чикләвеге кадәр генә өлгермәгән әче җимеш кала. Шул яшел жимеш әфьюн икән Гөл­Чәчәк урынына башны әйләндерә, акылдан яздыра торган агулы әфьюн Мәхәббәт үзе дә әфьюн булып, гашыйк кеше колга, акыл-ихтыярын җуйган зомбига әйләнәме әллә? Шулайдыр, мөгаен. Берәрсен шашып сөйсәм, акылымнан язып, тәмам диванага әйләнәм ич Үз юлымнан, дөньямнан ваз кичеп, чит биләмәгә кереп югалам да, шунда саташып, адашып йөрим. Женя белән дә, Янгураз белән дә шулай булды..

... Бер уянгач тиз генә йоклап китеп булмый, әйләнәм, борсаланам Без, өч хатын-кыз, йокы бүлмәсендә, ә малайлар түрдәге диванда йоклый. Дилбәр әнисе белән бергә ятарга теләмәгәч, жәелмәле карават алып кайтып бирдек. Кичтән бездә урын жәю, ә иртән шуларны жыю мәхшәре башлана. Менә шулай ду килеп яшибез Башкалар белән мөнәсәбәтләр яхшы, Илнар да хәзер минем белән якын итеп, үз итеп сөйләшә Тик менә Дилбәр белән генә һич уртак тел табып булмый Якын да килми, әйтерсең мин анын үги анасы. «Игътибар итмә, бу яшьтә шулай кыланалар инде алар»,—ди Кифая апа Үзең нинди идең сон. дип тә өстәп куя

Бүген дә минем күчтәнәчләргә кагылмыйча. «Я не хочу!» дип фырылдап икенче бүлмәгә кереп бикләнде

Әй, йокы качкан башка әллә нинди уйлар үрмәли башлый инде Төн— уйларның уенга чыгар вакыты, ахры Котыра-сикерә рәхәтләнеп бииләр.

Торган гына түгел, эшләгән урынны да белә икән, бакчадан чыккан жиремә Кара каш, кара мыек мине көтеп тора иде инде

—Такси подан, пажалыста. прашу, матурым,—дип елмая.

Каршына басып, турыдан ярып сорадым

—Ни кирәк сезгә?

— Башта утыр, аннары сөйләшербез

—Әйтмисен икән, бигайбә, без жәяү йөрергә өйрәнгән'—дидем дә, кырт борылып, эре генә китә башлаган идем, бу мине куып житеп, беләгемнән эләктереп аллы

—Алайса, телефоныңны бир

—Безнең телефон юк.

 

—Алайса, үзен шалтырат. Менә шул номерга.

Кара каш, кара мыек миңа уч төбе хәтле генә кәгазь сузды. Күнеле булсын, бәлки башка бәйләнмәс дип аны алган булдым.

—Түлке шалтырат, әбизәтелне!

—Ярар —Бу бәйләнчектән тизрәк котылырга кирәк иде

  • Ник шалтыратмадың?—диде ул миңа икенче көнне.

Мин куркуга төштем, йә Ходаем, жүнле бәндә түгел, чирледер бу. Каян гына, нигә генә очрады сон миңа? Ачуымнан өзгәләнеп кычкырдым:

  • Ни кирәк сезгә миннән? Ни кирәк?! Зинһар, бәйләнмәгез, минем ирем, ике балам бар!
  • Юк! Ялганлама, бернинди ирен дә, балаларын да юк. Мин беләм.

Хәлсезләнеп бакча коймасына сөялдем:

—Сез маньякмы сон әллә? Ник болай эзәрлеклисез мине? Кешечә сөйләшеп буладыр ич.

—Үзең бит кешечә сөйләшергә теләмисен, матурым. Утыр машинага дим, һаман киреләнәсең.

—Ник мин синен машинаңа утырырга тиеш?

  • Шулай кирәк!

Юк, моның белән кешечә сөйләшеп булмый. Ләкин мин анын турында барыбер ни дә булса белергә тиеш. Башка чарам калмаса, милициягә үк барырга туры килмәгәе, Алла сакласын.

Сагаеп кына сораган булам:

  • Ичмасам танышыйк инде, кем сон сез, кайда эшлисез?

Ләкин тыныч кына бирелгән бер зыянсыз сорауга да жүнле жавап ишетергә насыйп булмады. Кара каш мыскыллы елмаеп.

—Мин бит сина любуй исемне әйтә алам, шуна ышанырсыңмы? Любуй эшне дә атый алам,—диде.

—Ярый, алайса, болай итик, ммм исемсез иптәш. Мин синен машинана утырам...

Кара кашнын мыеклары өскә күтәрелде, мыек астында энже тешләре балкыды

—Тик бер шартым бар. Машинана утырганны дустым күреп калырга тиеш. Номерыңны язып, сине хәтерләп калырга тиеш.

Ризалашмас дигән идем, шундук бик шат тавыш белән:

—Күптән шулай диләр аны! Булды, сөйләштек, матурым!—диде бу — Чакыр дустынны. Кирәк булса, аны да өенә илтеп куям

Шулай иттек. Кофе төсендәге «Жигули» машинасына утырып китүемне, егетнен төс-кыяфәтен бергә эшләүче Светлана күреп-карап калды. Нишлим, башка чарам юк, шикләнәм, куркам. Куркам да, шул ук вакытта бу сагыздан да тизрәк котыласым килә.

Вакыт кичкә авышкан иде инде. Машина Әлмәт юлына чыгып, шәһәр кырындагы кирпеч йорт янына килеп туктады. Мин егеттән жавап көтәм. Мина нинди сүзе, ни йомышы бар икән монын. Ул исә юл буе ләммим сүз дәшмәде. Йорт каршына килеп туктагач та, берни әйтми, машинасыннан төшеп, ишекне ачты.

Урынымнан кузгалмый ачу белән:

—Йә, әйт сүзеңне,—дидем.

—Тукта, ашыкма, башта өйгә керик.

—Андый сөйләшү булмады.

  • Курыкма инде шулкадәр. Ходай бәндәсе! Ай-яй, тәмам котыңны алганнар, куян кебек калтырыйсын. Сине ашарга җыенган кеше юк ла. Әйдә, төш тизрәк, мина китәргә кирәк.

—Ә мин?

—Син каласын, матурым. Хәзер дүрт ягын кыйбла. Мин үз бурычымны үтәдем.

—Төшмим! Кайтарып куй мине хәзер үк!

  • Кайтаручылар булыр. Мин китердем, бигайбә.

Шыр тиле бит бу, психавыру, нишләгәнен үзе дә белми. Ничек машина йөртә түлке, кайсы жүләре бу диванага права тоттырган диген?! Икенче кат бер үк капкынга килеп каптым бит ангыра баш. бар икән дөньяда бер уңмас, бәхетсез жан. Туктале, Наргизә, нәрсә дип монын машинасына ябышып утырасың әле син, төш яхшы чакта. Әнә бит, әйтеп тора, китәм, ди, дүрт ягың кыйбла, ди. Әллә юлны табалмассынмы. Шул котылу бит инде ләбаса. Утырдын, килден. Кара кашнын күңеле булды.. Күрәсен, чире шулдыр. Үзе теләгәнне эшләде, башка бәйләнмәс.

Мин машинадан төштем. Ул утырды. Авызын ерып, көлеп китеп барды. Светлананың тырыша-тырыша номер язып калулары юкка гына булды. Бу егет миңа тырнак очы белән дә кагылмады, гомер аяк басмаган таныш түгел аулак бер урамда ялгызымны бастырды да калдырды. Ерагайсын, күздән генә югалсын тизрәк, мин дә әкрен генә калага таба атлармын Күз күргәндә юлны табарбыз.

Шулчак мине сискәндереп, кирпеч йортның тимер капкасы шыгырдап ачылды да, каршымда 40-45 яшьләрдәге үзе озын, үзе чандыр бер апа пәйда булды.

—Сез Наргизәме?—дип мина эндәште.

-Әйе.

—Алайса, керегез, сезне көтәләр.

Бу хатыннын исемне белүе бер аптыратса, шушы мәһабәт йортта кемнәрнеңдер мине көтүе бөтенләй гажәп иде. Кабаланып сорадым:

  • Кем көтә? Нигә көтә?

—Анысын кергәч күрерсез.

Һаман урынымнан кузгалмый, икеләнеп торуымны күреп, ул тамак кырып куйды, кыенсынып кына:

Хуҗабыз баласына тәрбияче эзли иде —диде Аннары карашын читкә төбәп:

  • Шикләнмәгез, бу йортта сезне начарлык көтми, монда тәртипле кешеләр яши,—дип өстәде.

Тәртипле, имеш... Тәртипле кеше шулай итәме?! Баласына тәрбиячене шулай куркытып, «богаулап» китертмәсә, кешечә сөйләшеп булмый идеме? Котымны алдылар тәмам, чирләп егылуың бар. Бай дигәч тә. Керәм дә йөзенә бәреп әйтәм хәзер. Кыланмасыннар, кимсетмәсеннәр кешене

Шулай да, бу җитди апаны күргәч күнел тынычланып китте Анын артыннан иярдем. Капкадан ишек төбенә хәтле асфальт юл җәелгән, ике якта да аллы-гөлле кашкарый чәчәкләре үсеп утыра. Бигрәк матур, күзгә, күңелгә рәхәт. Бу ишегалды авылдагы йортыбызны, әни карап-тәрбияләп үстергән чәчәк тулы бакчабызны искә төшерде Мондый гүзәл гөлләр үскән җирдә начарлыкка урын булмас дип, ят йортнын авыр ишекләрен ачып эчкә үттем.

Байларның байларча шул, ишек төбеннән үк күренә. Карашым белән стеналарны айкап чыгам Алар нарат такта белән эшкәртелгән, урман исе, нарат исләре анкып тора Иркен булгач, кием элгечләре дә аерым, ике таякка болан мөгехзәре кигереп куйганнар да. вәссәлам, бик җайлы элгеч килеп чыккан. Коридор буенча ике якка дүрт ишек уелган. Хатын, кулы белән шуларнын берсенә, түрдәгесенә күрсәтеп, үтегез, диде.

Мин кергәндә хуҗа, бүлмә уртасындагы купшы кәнәфигә утырып телевизор карый иде. Экранда бер көтү ир чирәмле кыр буйлап бер- берсен этә-төртә туп артыннан чаба. Футбол-хоккей дигәннәрен гомергә аңламадым инде мин, ир-ат халкы кай җиренә мөкиббән китәдер? Бу да шул фанатларнын берсе бугай, кергәнемне сизмәде дә Утырган урыныннан кинәт алга калкынып, кулларын тезенә шапылдатты: «Давай, давай! И-и- их, пешмәгән!» Хуҗанын тавышы көр, колакларны яңгыратырлык иде. Үзе дә футбол кыры буйлап чабамыни! Мин анын стадион хәтле кин аркасына ачу белән карап тордым. Байлар, имеш! Үзләре үк мәжбүриләп «конвой» белән китергән кешегә тамчы да игътибар юк Уен беткәнен көтеп, сәгать буе бусагада таптанып торыйммыни хәзер?' Алайга китсә, исәнләшми- хушлашмый, чыгып та китәрмен әле! Сезнен алда эреп төшәргә жыенган кеше юк, әфәндем! Хәерче булсак та, бездә дә горурлык җитәрлек. Кем әйтмешли: «Йортыбыз читән булса да. сортыбыз бүтән!» Шулай да үземнен мондалыгымны сиздереп, коры гына:

—Исәнмесез!—дигән булдым.

Хужа мина таба борылды...

Көтелмәгән хәлдән кычкырып ук җибәрдем:

—Булат?!

Ул торып басты, каршыма килде.

—Әйе, бу мин, Наргизә. Онытмагансын икән әле.

Вәт сина мә! Бар икән күрәселәр.

—Булат, нигә болай.. куркытып... Кешечә булмый идеме?

—Гафу ит, шулай килеп чыкты инде. Үзен бит

Булат кулындагы пультнын төймәсенә басып, телевизорны сүндерде. Эчтән генә сөенеп куйдым: әһә, мин футболга караганда мөһимрәк икән әле!

—Йә, исәнме, Наргизә. Әйдә утырып сөйләшик.

Вакытында әйтте, утырмасам, егыла идем. Битем учлап, башым чайкыйм:

—Үтерә яздыгыз бит, ни уйларга белмәдем. Нигә кирәк булды инде бу кәмит?!

—Кәмит түгел. Наргизә, сине күрәсем, сөйләшәсем килде.

—Кешечә дә сөйләшеп буладыр бит. Булат. Мин җансыз уенчык түгел ләбаса. Шулай куркытып китермәсән..

—Алай булырга тиеш түгел иде лә... Вилсурга әйттем, каршыма китереп бастыр шул кызны, мәйтәм. Ул сине ничә көн сагалап йөрде, үгетләде. Үзен киреләндең бит һаман.

Каршымда кайчандыр мина ярдәм кулы сузган дустым торса да, күнелдәге ачу болыты таралырга ашыкмый Кеше белән шулай уйнарга, шаярырга ярый димени?! Ни уйларга белмәдем бит

Кашымны җыерып, анын сүзләренә эреп төшмәвемне сиздерәм:

—Синен балаңа тәрбияче кирәкмени? Ә нигә мин9 Наратта башка тәрбияче калмаганмы?

Булат елмая:

—Ызначыт, калмаган. Ызначыт, син кирәк.

Мин усаллашуымны дәвам итәм:

— Булат, күрәм, син баегансың, зур кеше булгансың. Тик. зинһар, балаңны карарга башка кеше тап! Минем үз эшем дә җитәрлек.

—Үпкәләшмик әле, Наргизә, рәнҗеткән булсам, гафу ит. Әйдәле икәүләп, рәхәтләнеп бер кич утырыйк. Яшьлекне, үткәннәрне искә төшерик Бар иде бит яшь чаклар, кесә тулы борчаклар, иеме, Наргизә?

Булат кулымнан тотып торгыза да, җитәкләп аш бүлмәсенә алып керә Ә анда мине капка төбендә каршы алган апа табын корып маташа.

—Калганын үзем карармын, апа. Рәхмәт сина, —Булат хатынны иңнәреннән кочып каршыма китереп бастыра:

—Таныш бул, Наргизә, бу минем бертуган апам Әминә булыр. Охшаганмы мина9

Мин әле озын буйлы хатынга, әле шкаф хәтле Булатка карыйм да: —Охшаган!—дим.

Икесенен дә йөзләре кояш кебек балкый.

—Ин яраткан апам ул минем! Калган туганнар читтә, әти белән әни авылда, без Наратта ике генә бөртек калдык.

Әминә апа безнен белән хушлаша

—Мин китим, сез иркенләп сөйләшегез. Булат, духовкага тавык тыккан идем, сүндерергә онытма

Табын янында икәүдән-икәү утырып калабыз. Булат терсәкләрен өстәлгә куеп, башын бармакларыннан корган күпергә салган да. йотылып күземә төбәлгән. Шундый яратып, иркәләп карый, карашы белән җылы, йомшак мамыкка төрә. «Акчарлак» ресторанында бергә үткәргән кич искә төште Ул чакта да күземә генә карап тора, миннән өметле жавап көтә иде. Әллә һаман гашыйк инде? Күрешмәгәнебезгә күпме гомер үткән ләбаса.

—Бер сорау биримме, Наргизә? Ачуланмыйсынмы?

—Биреп кара.

—Син нигә балдак киеп йөрисен?

Ирем юк икәнне белә, шуна сорый

—Ул бик кадерле кешем, киявем бүләге

—Кайда инде хәзер ул кияү?

Булатнын күзләрендә ниндидер киная, көлү чагыла кебек. Мин карашымны яшереп, башымны иям:

—Үлде ул...

Булат йөзеннән мыскыллы елмаю кача. Ул шундук җитдиләнеп кала

—Гафу...

—Без бары алты гына ай яшәп калдык.

— Берүк гафу итә күр... Белмәдем. Ачуланма, дустым, ярана кагылдым Булат урыныннан торып, суыткычтан шешәләр чыгарды

—Нәрсә салыйм? Виномы, коньякмы, аракымы?

—Берсе дә кирәкми, Булат. Мин синен янда озак утыра алмыйм Өйдә югалтырлар

—Алай булмый инде. Очрашу хөрмәтенә шәраб булса да күгәреп куйыйк Ә өйдә кем көтә сине?

—Үги анам, балалар...

—Ярар, алар мужик түгел, көтсәләр дә була —Булат минем бокалга кызыл шәраб, үзенекенә коньяк сала —Дустым, мин сине ике атна элек үк күргән идем инде Бик эре генә атлап тротуардан бара иден, ә без машина белән үтеп киттек Нужәли Наргизә, мәйтәм. Әллә охшаган кеше генәме дим Син булып чыктын. Дәшәргә кыюлык җитмәде. Теге чакта яратмыйм, хуш, дип китеп бардың бит Вилсурга куштым, минем личный шофер ул. белеш, мәйтәм, кайда тора, кайда эшли. Кидерсен дигән идем. Синен белән иркенләп сөйләшер өчен хатын белән кызны Кара диңгезгә, курортка озаттым бит Хәзер как раз бархатный сезон анда, рәхәтләнсеннәр, мәйтәм Ә без Наргизә белән, яшьлек дус белән иркенләп бер сөйләшеп утырырбыз, мәйтәм Их, дускаем, икәүләп урам себереп йөри идек бит без. ә! Сагындыра хәзер шул чаклар Йөз сум акча ала иден, кесәңә сала идең—синнән бәхетле кеше юк! Керәсең ысталовайга, ике паднус тутырып ашарга аласың гуляш,
пилмән, каймак... Хөррият бит, малай, ә! Ә хәзер... Акманын да кызыгы юк, тормышнын да. Бөтен нәрсә бар, күрәсеңдер—йорты, машинасы, мебеле, чурты.. Өстәл тулы ризык. Ул кызлар Үзләре килеп асылына. Акча исен бик тиз сизә ул чукынчыклар. Алланың кашка тәкәсе булдым бугай мин, барысы да күктән ишелеп төшкәндәй артык жинел килде Бәяләр уйнап тора, акча явып тора. Ике кибет хуҗасы хәзер абзан. Ну кызык юк. Юк! Ник алай ул, Наргизә?

Булатны тыңлаган саен күңелдә ризасызлык, бу кешегә карата үпкә- рәнжү хисләре арта, жан үртәлә. Башкасы булмаганнан аптырап, үзенә кысыр хәсрәт уйлап чыгарган да, мин аны юатып утырырга тиеш икән.

Кызык юк, имеш. Менә безгә кызык..

— Шуны сорар өчен мине чакырдыңмы9 Мин психолог түгел, Булат. Үз проблемаларым да җитәрлек.

Булат өстәл аша кулыма сузыла, бармакларымны назлап кысып сорый:

—Әйт, нинди проблемаң бар, жаным?

—Сиңа нигә?

Вәт кызык син! Мин бит монда кечкенә кеше түгел, абзанда көч-гайрәт бар, Аллага шөкер! Күп нәрсә эшли алабыз. Әйт кенә, ни кирәк сина?

Мин Булатның чиста итеп кырылган шома, тук йөзенә, очкынланып торган зәнгәр күзләренә дәшми генә карап торам. Бу күзләр мина мутланып, нидер көтеп-өметләнеп карый кебек. Бу күзләр артына яшеренгән күнел бик татлы, ләззәтле дөньяда йөзә кебек. . Мин белгән Булатмы сон бу? Әллә тышкы кыяфәте генә аныкымы? Мин белгән Булатта масаю, кылану дигән нәрсә, тәкәбберлек тамчы да юк иде. Мин белгән Булат матур күнелле, эчкерсез, әдәпле кеше иде...

Ирен читем белән кинаяле елмаеп сорыйм:

—Алтын балык булдыңмыни? Әллә чуртанмы?

Булат кычкырып көлеп җибәрә:

—Ә ни аермасы бар9 Алтын балык булды ни дә, чуртан балык булды ни. Икесе дә бер балык башы түгелмени?! Әйдә, синеңчә булсын, мин—алтын чуртан ди. Йә, ни телисең, дускаем?

Мин белгән Булат болай ямьсез итеп көлми иде... Ул күз алдымда үзгәреп, котсызланып бара: яңаклары чөгендер төсенә керде, күзләре томанланды. Исерде бит бу. Күрәсең, мин килгәнче үк «репетиция» ясап куйгандыр. Исерек кешедән яхшылык көтмә инде. Исергәч, чит кешедә түгел, үз туганына, хәтта үз-үзенәдә ышаныч калмый... Ишетеп түгел, күреп беләбез. Яхшы чакта таярга кирәк моннан.

—Теләгем шул. хөрмәтле алтын чуртан: син мине хәзер үк өемә кайтарып куй!

Булат башын чайкап, нык итеп кулымны кыса:

—Юк, бу теләкне үтәмибез. Бусы иң-ин сонгы теләк булырга тиеш!

Уйламаган-көтмәгәндә безгә Сәлим кичеп керде Юк йомышын бар итеп, шикәр заводына чөгендер китерүче машинага утырган да килгән Балалар мәктәптә иде. без өйдә Кифая апа белән генә, беребез өй җыештырып, икенчебез кер юып маташа. Шул чакта ишек «кычкыра»: «мияу-мияу. »

Ачсак, авыз ерып Сәлим басып тора!

—Исәннәрмесееез! Керергә ярыймы?—ди.

Ярамыймы сон, дусларга ишек ачык, урын түрдән.

—Гаепләмәсәгез, килдем әле. Хәлләрегезне белеп чыгыйм дидем.

Хәл белүче кунагыбыз бик юмарт булып чыкты, җилтерәтеп ике
капчык бәрәнге кертеп куйды, сумкасыннан ит, күпереп торган авыл ипие чыгарды:

—Болары—күчтәнәч. Ипине әни махсус сезгә атап пешерде. Күргән- белгәннәрдән кайнар сәламнәр төяп килдем.

Бар эшебезне ташлап, йөгерә-чаба түргә табын корырга керештек. Кифая апа белән без диванда, Сәлим каршыбызда утыра. Сүзгә-сүз ялгана торгач, әнгәмә әкрен генә җанланып китте.

—Авылда ни хәлләр бар?

—Авыл урынында да анысы...

Сәлимнен карашына монсулык инә, тавышы боеклана:

—Рәүф абый малае Рамилне кайтардылар бит әле

Без тиз генә аңламыйбыз:

—Кайдан? Нигә?

—Чечнядан инде. Әле былтыр көз генә авылдан үз аягы белән чыгып киткән иде... Һаҗәр апа йөрәк белән егылды. Болай да исәнлеге шул чама гына иде.

Вакыйгалар кабатлана, язмыш-фаҗигалар, әрнү-югалтулар кабатлана Шул мәгънәсез сугышларны оештырып, кеше балаларын ут эченә тыгучы кансыз бәндәләрне җир йөзеннән себереп куасы иде!

Сәлимдә дә шул ук уйлар икән, минем башта кымырҗып яткан фикерләрне кычкырып әйтә:

—Рамил алтын бәясе егет иде. Болай да авылда калырга атлыгып торучы юк Яшьләр шәһәргә кача. Әнисе гел-гел чирләп торгач. Рамил беркая китмәде, калхузда калды, тракторга утырды. Ул бармаганнан гына армия ишелмәс иде әле, калдырсалар да була иде Ә авылда эшләргә кеше юк. Бер кирәкмәгәнгә кан коеп йөргәнче, басуларга чыгарасы иде барысын да. чөгендер, бәрәңге үстерсеннәр иде. Файда булыр иде ичмасам'

Сәлим үпкәләгән-гаепләгән төсле мина карап куя. «Син дә качтын» диюедер инде.

—Авыл бетә... Бетә гөрләп торган «Шатлыгыбыз» Дөресе, бетерәләр Уйлап карагыз, дүрт ел элек безнен фермада өч йөздән артык терлек иде Быел ике йөзгә дә тулмый. Тугыз трактордан бишәү калды Калганнарын запчастькә сүттеләр. Жиле машинанын өчесен генә курыкмыйча юлга чыгарып җибәреп була. Калганнарын хет бүген утилгә озат Техника җитмәгәч, биш йөз гектарга якын җир сөрелми-чәчелми калды. Ел саен хужы да хужы. Сөтне өч тиенгә алалар, ун сумга саталар. Дәүләт үзе ин оятсыз спекулянт ул. Ит-сөт саткан акча бензинга да җитми Бөтен уныш кредит түләүгә китеп бара

Сәлимне мондый халәттә күргәнем юк иде әле Жыелышта доклад ясыймыни. Анын әрнеп-ярсып сөйләвен авыз ачып тынлыйбыз Туган авыл язмышы өчен шул хәтле янса да янар икән кеше Яшь чагында ук, моннан беркая китмим, дигән иде шул. Тәки сүзендә торды, сабакташлардан ул гына авылда яшәп калды Тик авылны югалу-бетүдән саклап калыр өчен ул нишли ала? Кифая апа белән без нишли алабыз?!

  • Быел мәктәпне унбер бала тәмамлады, беренчегә өчәү килделәр Озакламый инде берәү дә булмаячак —дип зар-мон түгүен дәвам итте Сәлим —Ел үтмәс борын авылда унлап кеше үлде, ә туучы юк. Озакламый Шатлык авылы җир йөзеннән бөтенләй югалачак

Сәлим сөйләгәнне җөпләп, Кифая апа монсу гына әйтеп куйды

—Авылны шәһәр йота

  • Шәһәр генә түгел, зират та бик яхшы Йота. Кифая апа. Кырыла гына халык,—дип өстәде Сәлим.

Бу дөньяда йөз ел яшәгән картлар сыманрак сөйләшә башлаган әле ул.

 

Хәер, элек тә шулай иде. Ләкин үз яшьтәшеннән мондый өметсез сүзләр ишетү авыр. Күңелгә әйтеп бетергесез сагыш, шом кереп тула: Шатлык жир йөзеннән югалса, анын белән бергә әниле, әтиле үткәннәрем, бәхетле балачагым, яшьлек эзләрем дә мәңгегә югалачак бит... Туган йортым да югалачак... Бары хәтер генә калачак.

Уйларымның авылга сәяхәте гел ерактан, йолдыз белән тулы иксез- чиксез галәмнән башлана. Караңгы галәмдә миллионлаган тереклекне кочагына алып, кечкенә генә жңр шары әйләнә. Уйларым ана якыная. Менә бусы—безнең ил, Россия, бусы—Татарстан, республикам. Ә бу нокта, энә очы кадәр генә шундый нәни нокта—минем Шатлыгым... Күз алдыма бер кешесез буп-буш авыл, ташландык йортлар, әни белән әтинен каберләре килеп баса. Әгәр авылда бер кеше дә калмаса, зиратның бөтен коймаларын умырып-урлап бетерәчәкләр, кабер өсләрен мал-туар таптап йөриячәк Юк-юк, бетмәсен авыл Ләкин кем сакларга тиеш сон аны9 Туктале, Наргизәнең әти-әнисе каберенә кайтасы бар, зиратны саклап торыйк, каберләрне тәртиптә тотыйк әле дип, кем генә әйтер икән?! Үз бурычыңны кемгә йөкләргә? Туган авылыма Караташ язмышын теләмим мин. Ул кышлакны тау басты, ә безне нинди тау басар? Кагылмагыз, тау астында да тормыш бар... Өстә генә түгел, түбәндә дә тормыш бар!

Уйларымны Кифая апаның әрнүле тавышы бүлә:

—Балык башыннан чери, өстәгеләр ни кылана, күреп торабыз бит Халыкның гомер буе җыйган акчаларына хәтле сыдырып алдылар. Демократия дигәннәре акыртып талау гына булды бугай . Бездән генә тормый шул, Сәлим. Беркая китмичә, үз авылында яшәп-эшләп ятар идең дә, түләве юк бит аның, нужасы гына муеннан. Балаларнын киләчәген дә уйлыйсын. Гади халык кына берни кыра алмый, энем. Син дә алай йөрәгенә якын алма. Кирегә киткән дөньяны төзәтеп бетерә алмассын барыбер.

—Алай димә, Кифая апа, битараф булырга ярамый. Мин хәзер Ватанның ни икәнен аңламыйм, бездән сорап торучы булмады, тарттылар да алдылар. СССР юк. Рәсәйме ул хәзер, быдымы-ысынгымы, ләкин бит туган жир бар, ул бер генә. Мин болай уйлыйм, Кифая апа: безнен бабайлар завуд та, фабрик та тотмаган, гап-гади игенче булган. Ачтан үлмәгәннәр бит, яшәгәннәр, бер көтү мал асраганнар, унышар бала үстергәннәр. Чөнки җирләре булган, ә жир—иң зур байлык ул! Үз җиребезгә үзебез хуҗа булу кирәк, менә шул! Аны ташлап качмаска, ябышып ятарга, теләсә кемнән талатмаска кирәк. Яратырга, сакларга, кадерләргә! Бабай гел әйтә иде, жиргә баш игән бәндә ачтан үлми дип. Жир—авыл кешесенең Алласы да, кыйбласы да ул, Кифая апа. Сәҗдә дигәннәре дә мәҗүсилектән калгандыр әле, бер уйласаң, жиргә тезләнеп баш ию бит инде ул...

Мин Сәлимне шаккатып тыңлыйм. Менә сина мә, философ икән бит ул, әллә нинди ачышлар ясап ята. Сәҗдә кылуны әбием Аллаһыны олылау, аңа рәхмәт уку дип аңлаткан иде. Ә Аллаһ күктә яши бугай... Хәер, кем күргән дә, кем белгән... Ә бәлки, Сәлим хаклыдыр да. кешеләрне күк түгел, жир туендыра ләбаса, суны да, икмәкне дә ул бирә.

Үзенә текәлеп елмаеп утыруны күрепме, Сәлим кинәт тынып калды. Хуплау-анлау көткәндәй, бер сүз дәшми күземә карап торды. Мин исә.

—Әйе шул... шулай шул...—диюдән уза алмадым.

Сәлим сүзне башкага күчерде:

—Наргизә, син Әлмәткә бардыңмы әле?

—Әйе, Кифая апа белән бергә барып кайттык.

—Минниса әбине күргәнсеңдер, хәлләре ничек? Шәһәргә ияләшкәнме, зарланмыймы?

—Зарланмыймы соң! Телендә авыл гына, бик сагына.

 

Кифая апа урыныннан кузгалды:

—Сез иркенләп сөйләшегез, мин берәр нәрсә әзерлим ате,—дип кухняга чыгып китте.

Артык колак юклыктан файдаланып, сорап калырга ашыктым:

—Сәлим, авылда мине чәйнәүдән туктадылармы әле?

—Синен кысыр хәсрәт ди анда! Авылны башка кайгы басты. Наргизә Һажәр апанын хәле бик авыр диләр.

Аның уйламый әйткән сүзләренә хәтерем калды

—Андый кысыр хәсрәтне үзенә күрергә язмасын...

—Син мине аңламадың. Сөйлиләр дип эчен поша бит. Сина аннан ни зыян да. ни файда югыйсә. Сөйләмәгәйләре, баш исән булсын дин.

Ул бераз дәшми торганнан соң, сүзне башкага борды:

—Сезнең күрше Хөжжәт бабай үлде. Малайлары йортны сатмакчы була икән. Урыннары яхшы, иркен. Нык әле ул йорт, алтмышынчы елларда гына салынган. Теләсән. шунда яшәп, кырына әкрен генә янаны да төзеп булыр иде. Күп тә сорамыйлар үзләре. Алыргамы, ничек уйлыйсын'.’.

—Үзеңә кара инде, Сәлим.

Тавышым битараф, салкын чыкты бугай. Моны Сәлим дә сизде, сораулы- ялварулы, шул ук вакытта үпкәле дә карашын мина төбәде. Бер мәл күзгә- күз карашып дәшми утырдык. Тынлыкны Сәлим бүлде:

—Мин бергәләп уйларбыз дигән идем шул...

Карашымны тәрәзәгә күчердем:

—Ашыктырма. Сәлим.

—Гомер уза, Наргизә. Без дә мәнгегә килмәгән.

Шулчак Кифая апа чыгып, сүзебезне бүлде, казылык белән бергә кыздырылган күкәйне авылдагы кебек табасы белән алдыбызга китереп куйды:

—Чәй белән генә тамак туймас. Син юл кешесе. Сәлим. Аш өлгергәнче шуны булса да капкалый тор әле.

—Рәхмәт, Кифая апа. Ашыйсы килгән иде. анысы хак. Юлда машинанын тәгәрмәче җибәрде. Ярты сәгатьләп шунын белән маташтык

Безнен арада шундый җиңел, эчкерсез мөнәсәбәтләр, әйтер сүзләрне үлчәми, иләк аша чыгармый гына иркенләп сөйләшәбез. Чөнки без авылдашлар. Безнен үткәнебез уртак, танышларыбыз уртак, борчулар да уртак. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Теләсә ни турында уртага салып сөйләшә, киңәшә алабыз. Шуңа күрә Сәлим бу өйдә, бу табында ят кеше түгел. Аны әни дә ошата иде. моннан бик күп еллар элек, мине олы юлга озата чыккан көнне (әниемне исән килеш сонгы тапкыр күргән көн иле ул...) васыять әйткәндәй. Сәлим белән бергә булыгыз, дигән иде Туганым кебек якын кеше, бик яхшы ышанычлы дус ул Сәлим Ләкин гомерлек ярым, ирем булсын өчен болар гына җитәме икән’’ Житәме?! Юктыр, мөгаен Ә бәлки җитәдер дә

...Мин Сәлимне озата чыктым. Чыккач та. ишек төбендә байтак сөйләшеп тордык. Ул мине аңлады кебек...

— Иртә олыгайган Сәлим Шул яшьтән үк бөтен дөнья кайгысын иңенә салмаса сон... Рәхәтләнеп кызлар кочып йөрер вакытта. Мине сагынып килүе түгелдер, синдә өмете-фәлән юктыр бит?

Мин кергәндә Кифая апа табын жыеп, өстәл сөртеп йөри иде. Керүемә шул сорауны бирде. Мин яшереп маташмадым

—Өмете-фәлән бар...

—Начар малай түгел. Төпле, ышанычлы кешегә охшап тора. Тик авылдан мәңге китмәячәк инде. Үзең ничек уйлыйсын сон.’

—Әлегә белмим.

 

—Уйла, синен дә яшь бара...—диде Кифая һәм шундук башка сүзгә сикерде:

—Яхшы булды әле бу. Рәхмәт яугыры, бәрәнге, ит алып килгән. Мәгънә белә торган кеше икән. Наргизә, бер киенгән-жыенган, керләрне дә элеп кер әле.

Сентябрь ахыры булса да, көннәр коры, аяз тора. Зәп-зәнгәр күктә алтын кояш елмая. Ана яз ни дә, көз ни, галәмне инләп йөрүен белә. Әбиләр чуагы шулдыр инде. Керләрне элеп бетергәч тә, өйгә керәсе килмичә, ишек төбендәге буш эскәмиягә барып утырдым. Хәзер балалар да кайтыр инде, өчесе дә беренче сменада укый. Шулай дип уйларга өлгермәдем, башын иеп, алга сөрлегеп атлаучы Илнар да күренде. Озын буеннан кыенсынып шулай бөрешеп-бөкрәеп йөриме, әллә модасы шулмы. Искәргәнем бар, урамда очраткан яшь-җилкенчәкнең күбесе сөзәргә җыенган үгез кебек шулай алга сөрлегеп атлый. Илнар никтер жиргә иелде, ботинкасының шнурын рәтләде, ахры. Подъездга борылганда мин аны яныма дәшеп алдым:

—Илнар, Сәлим абыен килде.

Энемнең йөзенә шатлык кунды:

—Ул бездәме?

—Юк, китте.

Сөенеч балкышы мизгел эчендә сүнде, кашлар җыерылды. Энем үртәлеп сорады:

—Ник мине көтмәде инде?

—Вакыты тыгыз иде.

Илнар кабат ботинкасына иелде:

—Табаны купты, нишләргә инде хәзер, апа?

Ботинканың авызы ярыйсы ук ачылган, хәтта көрән оекбашына хәтле күренеп тора.

—Янаны алырга кирәк,—дидем мин..

—Акча юк бит. Ремонтлап буламы икән моны?

Акча юк Мин дә ярдәм итә алмыйм, хезмәт хакымны тулаем Кифая апага кайтарып тоттырдым. Бәлки бер туфлилык кына калгандыр? Булмаска да мөмкин, бу ялда гына базарга чыгып, Дилбәргә өр-яна куртка алып кайттылар.

—Кышкы киемнәрен бармы соң, Илнар?

—Бар да... Куртканын жине кыскарды түлке. Хәзер андыйны кимиләр дә әле, бөтенесе күнне кия. Мин дә шундыйга кызыгам.

—Кызыккач, алырга кирәк,—дидем мин бик ышанычлы итеп.

Энем мина карап монсу гына елмаеп куйды. Тиз арада гына яна курткалы буласына ул, әлбәттә, ышанмый иде.

—Моны сезгә бирергә куштылар.

Эштән чыккан җиремә каршымда кабат Кара каш, кара мыек басып тора. Хәер, анын исеме бар—Вилсур. Ул мина конверт суза, мин аны шундук сумкама тыгып куймакчы идем, Вилсур, ризасызлык белдереп, башын чайкады:

—Жавап белән кайтырга куштылар.

Куштылар-куштылар Куштан дигәннәре шул сүздән килеп чыкмагандыр бит?! Кеше кушканны гына эшләп йөрсәң, куштанга да әйләнерсең шул...

Конвертны ачкач, күзем маңгайга менде, анда таслап салынган меңлекләр ята иде. Шунда ук кечкенә генә кәгазь кисәге дә бар. Аны алып тиз-тиз генә күз йөртеп чыктым: «Наргизә, мин сүземдә тордым. Син дә вәгъдәңне

 

үтәрсең дип ышанам. Якшәмбе, көндезге уникедә көтәм. Өйдәгедәргә әйтеп кит. Бу акчага үзенә бер затлы күлмәк ал. Матур аякларыңны чалбар астына яшереп йөрмә »

Теге көнне: «Өйдә көтәләр, югалталар, озак кайтмагач, борчылырлар»,— дип шыңшый-үгетли торгач, Булат тәки күнде. Шалтыратып Вилсурны чакырды. Мине машинага утыртып, алай гына түгел, мичтә алсуланып пешкән симез тавыкны да бөтен килеш кулыма тоттырып, бик хөрмәтләп озатып җибәрде. Шул чакта, башка вакытта иркенләп очрашырбыз, дип вәгъдә биргән идем. Түземлеге озакка җитмәгән, миннән бернинди хәбәр булмагач, атна да үтмәс борын чакыру җибәргән Югыйсә үзем шалтыратырга тиеш идем, шулай килешкән идек. Тик һаман яхшысынмыйча суздым да суздым, Булатның номерын җыя башлау белән, мина кызлар үзләре асылына, дип мактанып-көлеп утыруы искә төшә дә. трубканы кире куям

Биргән вәгъдәне үләргә кирәк, шуңа күрә Вилсурга

—Жавап уңай дип тапшырыгыз,—дидем

Юл буе үз-үзем белән сөйләшеп кайттым.

Күлмәк ал, имеш.. Булатым-канатым, син дә кыхлар аягы карап йөрисенмени әле? Шул аяклар арасыннан чалбарлы Наргизәне ничек күреп алдын икән? Күлмәк-итәккә карый чалбар җайлырак шул. дустым Уңай да, җылы да. Бер киюдә ертылып чыга торган капрон оек түгел инде. Аларны җитештереп азапланасы да юк, барысын җыеп чүплеккә чыгарып яндырасы гына. Бик яхшы яна алар, чытырдый-чытырдый яна. Аякны да шәп яндыра түлке, түз генә.

Затлы күлмәгем бар ла анысы Майлысуда торган чакта тектергән идем. Бакчабызда Яңа ел бәйрәме алдыннан ата-аналар өчен концерт оештырдык, шунда Янгуразны да чакырган идем Кызын шундый матур бии, карарга кил, дидем. Киләсенә һич шикләнми, махсус анын өчен, ана матур, сөйкемле күренер өчен, кып-кызыл атластан, ялкын телләредәй елык-елык килеп уйнап торган мул итәкле күлмәк тектердем. Аны минем өстемдә күргәч, кызлар «ах» итте. «Чудо, прелесть! Кармен булгансын бит!»—дип сокландылар.

Тик Янгураз безнен бәйрәмгә килмәде. Ситаранын Кар кызы булып бөтерелеп-бөтерелеп биюен кысык күзләрен дымландырып Сираҗетдин бабай гына карап утырды

Шуннан сон мин ул күлмәкне башка беркайчан да кимәдем Гомердә бер генә тапкыр киелә торган ап-ак туй күлмәге кебек ул сандык төбенә төшеп ятты

Янгуразны сокландырырга теләп тегелгән күлмәкне Булат янына киеп барачакмын, күнеле булсын. Ул биргән акчаны куярга бик яхшы башка урын бар Ни уйласа уйлар, кире кайтармыйм мин аны Соңгы акчасын чыгарып бирмәгәндер әле, байлыгы белән шапырынып утырды бит Ә безнең, кирәкми, дип борын чөярлек рәтебез юк Кирәк, бик кирәк безгә акча! Энемне шатландырыйм әле Иртәгә үк икәү базарга чыгып, ана яна куртка, ботинка сайлаячакбыз. Ур-ра. яшәсен юмарт Булат! Байлар белән дус булырга кирәк!

—Киләсенә ышанмаган идем,—дип каршылады мине Булат — Бу юлы Вилсур куркытмадымы үзеңне'’

Мин көлеп җавап бирдем

—Юк, ул пиратка күз ияләште инде хәзер.

Плашымны салып, каршына килеп баскач, Булат башын чайкап

—Да-а . Сиңа карарга да куркыныч, малай,—диде —Сәхнәгә генә

 

менгереп бастырасы бар үзенне. Әллә телевидениены чакырыйкмы? Мәскәүдән данлыклы артистка килде диярбез. Тәки ышанырлар.

Мин каушап:

—Ярар-ярар, арттырма,—дип мыгырдандым —Әминә апа мондамы сон?

—Монда, борчылма.

Булат кухня ягына борылып, аваз салды:

—Апа! Күрен әле бер. Наргизә сине сагынган.

Кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, Әминә апа килеп чыкты.

—Исәнмесез, Әминә апа.

—Энекәем! Кем бу? Сөбханалла! Тфү-тфү, күз тимәсен, матур да инде үзен! Бүген сездә туймы әллә? И-и, Ходаем, сина карап телемне йоттым бит, Наргизә. Исәнләшергә дә онытып торам Саумы-саумы... Кул бирмим инде, йә затлы күлмәгенне пычратырмын.

Бу юлы табын түрдә, олы бүлмәдә корылган иде. Шунысына сөендем: Әминә апа безнен белән бергә утырды Бервакыт каш астыннан елмаеп.

—Булат син дип саташты инде тәмам,—дип куймасынмы.

Хатынлы-балалы ирнен мәхәббәте белән нишлим мин9 Алай дисән... Янгураз кем иде сон?! Хатыны да, баласы да бар иде Ә син Янгураз дия- дия дөньянны онытып чаптын бит, кызый.

—Яшьлек мәхәббәте онытылмый икән ул, апа,—диде Булат.

Әминә апа күңелле генә көлеп куйды:

—И-и, энем! Ирләрнең яшьлеге гомерлек инде анын. Кабергә кергәндә дә «кыж-кыж» дип ыңгырашырлар ди.

—Шулай булырга тиеш тә! Сокланырга да ярамагач, кызлар нәрсәгә?

Шаярып-көлешеп, юк-бар сөйләшеп утырдык. Бәйрәм-тантана табыны түгел, гап-гади төшке аш булып чыкты бу. Әминә апа ике арада чабып йөри. Ә мин үземнең купшы кызыл күлмәгем белән кыймылдый да алмый утырам Йә, нәрсә дип кидем инде мин моны?! Көлкегә генә калдым бугай.

Ләкин чәй эчкәч, Әминә апа каядыр китеп югалды. Без бүлмәдә икәү генә калдык. Булат күземә серле генә карап куйды да:

—Биибезме?—диде.

Кунак—хуҗанын ишәге. Ризалык белдереп, урынымнан кузгалдым. Булатның кайнар кулы билемә ятты. Мин калтыранып куйдым. Күптән наз күрмәгән тәнемнен тыйнаксызлыгына оялып, кызышып киткән йөземне Булатнын күкрәгенә яшердем.

Бүлмәгә татлы, назлы мон таралып, безне үз кочагына төреп алды:

—Уятучым бит син, юатучым, Аңлатырга җитми сүзләр генә. Бик еракта янган сүнмәс учак кебек Нинди мон бар синен күзләрендә?

Бер-беребезгә сыенып, әкрен генә бүлмә уртасында әйләнәбез. Билемнең Булат кулы кагылган турысы уг булып яна. Анын унындагы кулым да мичкә тыккан кебек. Хыянәтче тән! Син мине оятка калдырма тагы

Бераз тынычлангач, башымны күтәреп:

—Бигрәк матур жыр. Кем җырлый моны?—дип сорадым.

—Ошыймы? Мина да ошый. Рамил Миндияр җырлый. Тавышы бик йомшак, назлы, әйеме.

—Сүзләре дә искиткеч.

Йөземне Булатнын кайнар сулышы пешереп үтте:

—Үзеңә багышлана дип уйла. Синең өчен махсус сайлап куйдым.

 

Шундый сүзләр мина багышланамы? Бик күп булмасмы сон? Шаярма минем белән, Булат әфәнде. Хатынын белән кызын кайткач, ни диярсен?

Магнитофоннан агылган ифрат моңлы, назлы тавыш безне сихерләвен дәвам итә:

Ай юлыннан сагынып кайтыр өчен

Күпер салыйк килер елларга!

Бу сүзләрне язган кеше үзе дә берәрсенә үлеп гашыйктыр, мөгаен Ярата белмәгән, күңеле буш кеше мәңге болай яза алмас Сайлый белергә генә кирәк, сүздә икән бөтен хикмәт, бөтен тылсым, бөтен көч! Мәхәббәтне шулай да, «яратам» дип күкрәк какмыйча да, тәгәрәп еларлык итеп аңлатып була икән... Мондый сүзләрне ишеткән кыз егетенен куенына кар бөртеге кебек эри дә төшә инде.

Булат колагыма иелә:

—Наргизә, чык мина кияүгә.

Сискәнеп китеп, анын кочагыннан аерылам Әйтәсе бөтен сүзем карашыма язылган. Күзләремнән чәчрәгән нәфрәт очкыннарын Булат сизми калмагандыр. Ап-айнык килеш шулай шаяралар димени? Минем йомшарып китүемне сизеп, көлмәкче, кимсетмәкче буламы?!

Монда инде аңлашулар, үпкә белдереп, үгет-нәсихәт укулар кирәк тә түгел. Сүзсез дә аңлашыла... Мин кырт борылып ишеккә таба юнәләм Эчке кичереш-дулкынланудан йөрәгем калтырый, иренем дерелди Нинди хурлык! Мине кем дип белә?! Сулкылдап җибәрмәс өчен иренемне тешлим.

Мине Булат куып җитә, беләгемнән тотып, үзенә бора:

—Ашыкма инде, Наргизә! Син бит әле белмисен! Бернинди хатыным да юк минем. Ышанмасан, Әминә ападан сора.

Көзге каникулда Илнар белән Әлмәткә бардык Миндар абыйлар белән сирәк-мирәк телефоннан хәл белешеп торабыз торуын Ләкин күнел ана гына канәгать түгел, әбинен үзен күрәсе килә Юл унае базарга кагылып, күчтәнәчләр алдык. Илнарнын инде бер ел әбине күргәне юк икән Ул алай юксынмый да бугай Мин кыстаганга гына иярде Күн курткасы үзенә харап килешә инде, күкрәк киереп йөри хәзер Урламасыннар гына Мәктәпләрдә андый хәлләр булгалый. Әле безнен бакчада да бер хатыннын ишек төбендә калдырган өр-яна итеген алыштырып киткәннәр Яшенә буылып, урлаучыны каргый-каргый. кемнеңдер сәләмәсен киеп кайтып китте. Ертык тишектән көлә, хәерче ярлыныкын урлый

Без килгәндә әби өйдә үзе генә иде. Мин мона бик шатландым Чөнки Хәмидә апа янында гаепле кеше сыман аяк очында басып йөрергә, һәр сүзеңне үлчәп сөйләргә кирәк

Әби ишекне ачты ла, кызу-кызу кабат бүлмәгә кереп тә китте

—Тилвизордан Сантыбарбыр карый идем әле Анлап кына бетерә алмыйм түлке Идынны үтермәкче булалар, ахры Кина бетсен дә, чәй эчәрбез,—диде.

И ул «Санта-Барбара» Ун ел бара бугай инде, ачуым бер килмәгәе Мәзәкләр дә чыгарып бетерде халык Имеш, бер урыс хатыны, фатирын, бөтен әйберен сатып, Санта-Барбара шәһәренә күчеп китәргә җыена икән «Анда нишләрсен сон, беркемне белмисен бит»,—дигәч «Беләм, барысы да үзебезнеке, булышырлар әле»,—дип җавап биргән ди, имеш Тагы бер хачне

 

кызык итеп сөйләделәр. Имеш, берәүләр шул сериалны карап утырганда, фатирларына угры кергән дә, шыпырт кына кухняга үтеп, суыткычтан күңеленә ошаган бөтен тәм-томны сыпырып чыгып киткән икән...

Инде бу чир безнең әбигә дә йоккан. Урысча яхшылап аңламаган да килеш, телевизорга кереп китәрдәй булып, шул сериалны карап утыра. Көннәр буе ялгызы нишләп бетсен инде.

Әбинең башында үзем бүләк иткән яулыкны күреп, күнелем күтәрелде Димәк, ошаткан. Юлда тамак ачкан иде, хуҗалар өйдә булмаганнан файдаланып, кухняга уздым. Үзебез алып килгән күчтәнәчләр белән табын корып, чәй эчәргә утырдык.

Әби барыбызның хәлләрен жентекләп сорашты Бу юлы анын кәефе яхшырак иде. Ахрысы, ул да Хәмидә апа өйдә булмаганда үзен иркенрәк сизә.

—Әби, билен җайланмадымы?—дип сорадым.

—Бамбингы сөртә торгач, җибәрде, Аллага шөкер.

Әби, кулындагы конфетны йөзенә үк китереп, әйләндереп-әйләндереп карый:

—Бигрәк йомшак кәнфит алгансыз. Бу теге каруфка түгелдер бит?

—Шул, әби, коровка. Тәмле конфет ул.

—Рәхмәт, балалар, сыйладыгыз-зурладыгыз. Авылга кайтканыгыз бармы сон?

—Юк. Беркөн Сәлим килгән иде.

—Ниләр сөйли? Ни хәлләр бар анда?

Мин Сәлимнән ишеткән хәбәрләрне әбигә җиткердем. Ул баш чайкый - чайкый тыңлады: «И Алла, ахырлары хәерле булсын, Һаҗәргә Ходай ярдәм бирсен», «Хөҗҗәт тә үләр икән, заманында дөньяны дер селкетеп торучы әзмәвердәй ир иде. Әҗәл барыбызны да тигезли шул»...

—Безнен йорт ни хәлдә? Сәлимнән сорамадыңмы?

—Сорадым. Урынында, диде.

—Ут-фәлән чыгармасалар ярар иде. Ниндиерәк кешеләр тора сон анда? Бик пырдымсызлар, эчеп-фәлән йөрүчеләр түгелме?

—И әби, кем торса да, киткән инде ул йорт. Янса да, янмаса да безнеке түгел.

—Алай димә, безнен нигез ул. Йорт иясе бар бит әле.

Мин көлеп куйдым:

—Бичурамы?

Кечкенә чакта әй куркыталар иде дә сон шул Бичуралары белән. Суны капламасан, Бичура тыгылып кулын юа, имеш, савыт-сабаны юмый калдырсаң. Бичура килеп ялый икән... Авызыңны зур ачып иснәсән, Бичура тыгылып, телеңне тартып ала... Әмма куркуның да чиге була. Куркуларымнан туеп, ахыр чиге мин ул Бичурага каршы үзем ау башладым. Күпме сагаладым мин аны! Юк, ник бер күзгә күренсен. Берсендә савытларны юмый калдырып, төне буе шуларны Бичура килеп ялавын көтеп утырдым. Утыра торгач, йоклап киткәнмен, күрми калдым. Хәер, килмәгән дә иде бугай ул, савытлар урыныннан кузгалмаган, ялаганга бер дә охшамаган иде. «Нинди соң ул Бичура?»—дип әбинен башын катырып бетерә идем. «Йөдәтмә, үзе турында күп сөйләгәнне яратмый ул»,—дип котыла иде әби.

Ләкин аны күрүче бәхетле җан булды. Миңа түгел, бер кичне бездә куна калган Риммага күренгән ул. Шул турыда сөйли-сөйли Римма хәлдән тайды:

—И кыз, белсәң! Төнлә нәрсәдер кыштырдаганга уянып киткән идем, мич арагыздан ап-ак күлмәкле бер кыз чыкты да, минем янга килеп басты. Үзе матур шундый. Кулымнан тотты да, әйдә минем белән, дип
үзенә тартыпмы-тарта. Курыктым да, кыз! Котым ботыма төште Көчкә ычкындым. Бисмилла, дигән идем, керде дә китте янадан. Бисмилладан курка икән Бичура.

Ул чакта мин Риммага ышанган идем. Мич арасында ал-ак күлмәк киеп йөрүче кызны минем дә бик күрәсем килгән иде. Ләкин бу Римманың әкияте генә булып чыкты

—Көлмә,—ди әби —Бар ул йорт иясе. Риза түгел Бичура яна хуҗалардан. Без киткәнгә хәтере калган анын Шуна күрә һәр төнне төшемдә йортыбызны күрәм дә инде. Кайтып, Бичураны үзегез белән ияртәсе бар Яхшылап, олылап чакырырга кирәк аны

Илнар әбигә гаҗәпләнеп карый:

—Ничек була соң ул, әби, яхшылап, олылап?

—Киткәндә, себерке белән бөтен йорт эчен, почмакларны сөрткәләп чыгарга кирәк. Шунда әйтәсен инде: «Хөрмәтле йорт иясе, әйдә безнен белән, без сине ботка пешереп көтәбез»,—дисен Яна урынга килгәч, тары боткасы пешереп, һәр почмакка бер кабарлык кына шуны куярга кирәк Аша, Бичура, безнең йортыбызны сакла, бергә яшик, дисен аннары. Шуна күнеле була инде анын. Йорт иясен рәнҗеттек шул, чакырмадык, ияртмәдек үзебез белән.

Әбинең сүзләре Илнарны тәмам әсәрләндерде, ул анын авызына кереп китәрдәй булып карап тора:

—Әби, кая алып килергә сон аны? Монда, синең янгамы, әллә безгәме?

—Үзегезгә! Монда кирәкми. Монда ана сан булмаячак. Хәмидә мәгънә белүче түгел.

Илнар мина борыла.

—Әйдә, апа, авылга да кайтып килик Бичураны чакырырбыз.

—Кайтсагыз, яхшы булыр иде шул. Кабер өсләрен дә карап, чистартып килерсез,—ди әби шатланып.

Мин гаҗәпләнеп сорыйм

—Кая, кемнәргә кайтыйк9 Кем көтә безне анда?

Әби исә һаман үзенекен сөйли

—Бер кичкә кер мичкә, урын табылыр әле, кайтып килегез. Камәрия апагызны күрмәссезме. Сыйдырмас микән мине, барыбер ялгызы яши Заманында бик якын дуслар идек. Чыбык очы булса да карендәшләр дә. Сөйләшеп карагыз әле

Сөйләшеп карагыз Ничек.”

Камәрия әби безнен авылның ин карт кызы Әби-кыз Яшь чагында ул харап чибәр булган диләр. Авылда бер чибәр булса да. аны берәү дә кияүгә алмаган. Ул гомере буе әнисе белән яшәгән. Хәзер япа-ялгыз. Бик чибәр булган Камәрия апа. Ләкин телсез гүзәлне берәү дә гомерлек яр игәргә 1С1ӘМӘ1ӘН

Телсез Камәрия белән мин ничек сөйләшим дә. ничек аялашыйм ди?! Әбинең күнеле булсын өчен, ярар, дигән булам. Барыбер берни килеп чыкмаячак, Миндар абый әбине шунда кайтарамы сон инде?! Анасын ташлаган дип күзен ачырмаслар

  • Камәриягә дә ялгызы авыр, бер-беребезгә иптәш булыр идек. Минем озак яшисем калмагандыр Авылда җан бирәсе иде
  • Юкны сөйләмәде, әби!—дим ачуланып —Әле бит сиңа сиксән дә тулмаган.

—Сиксән күп инде ул. балакаем, бик күп инде. Шул гомер яшәргә кешедән оят Улын кабердә ятсын да. Әй. бу дөнья, картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә..

 

Мин әбине юатмакчы булам:

—Әти булмаса, Миндар абый исән.

Әби дә авыр сулап, уфтанып куя:

—Мидхәтем якынрак иде шул. Гомер буе бергә яшәдек. Ул киткәч, йөрәгем күмергә әйләнде.

Илнар гүя безне ишетми дә, күзләрен очкынландырып:

—Кайтыйк әле. апа! Авылны сагындым мин,—ди —Дусларны күрәсе килә. Айратларда кунар идем. Кайтыйк әле, апа!

Ләкин без авылга кайтмадык.

Чөнки Сәлимгә бирәсе җавабым әзер түгел...

Булатнын хатыны чынлап та юк икән... Ләкин булган ул!

—Әкәмәт көнләшә иде. Җитмәсә бергә эшлибез, котыртып торучылар да бар. Сонга таба һәр адымны тикшерә башлады Жанга тиде тәмам.

Аерылышу сәбәбен Булат шулайрак аңлатып маташты.

Минем алда акланырга теләде бугай, ләкин аклану урынына каралу килеп чыкты. Көнләшкән икән, димәк, сәбәбе булган Сөйләгәннәр, котыртканнар—утсыз төтен булмый Тиктомалга баласын күтәреп җылы йортын, җитеш тормышын ташлап китми кеше Хатын аерган иргә, гәрчә ул фәрештә булып күренсә дә, барыбер шикләнеп карыйсын Янгураз авыру хатынына да тугры иде әле Үзем әрсезләнеп тагылмасам. ана хыянәт тә итмәс иде, мөгаен Хәер, кем белә.. Кеше күнеле карурман.

Минем урында башка берәү булса. Булатнын ялгыз, ирекле булуына сөенеп кул чабар иде. Ә мин бу хәбәрдән никтер аптырабрак калдым

—Ә кызын.. Хатынны ташлап та, аерып та була, ә баланы Аны нигә ятим итәргә иде?!

Булат күземә туры карап баш чайкады:

—Син нәрсә инде... Мин бит хайван түгел. Бала ятим итәргә башыма тай типмәгән. Булса икән ул...

Булат бар әрнүен шунда җыеп сытарга теләгәндәй йодрыкларын төйнәде.

—Ярый.. Тында алайса, Наргизә. Ялганнан башланган тормышнын барыбер хәер-бәрәкәте булмас. Ул көнләшүләр, гайбәтләр. Барысы да туфта, дустым, чүп кенә. Төп сәбәп шул: бала юк. Хатынның күренмәгән- йөрмәгән җире калмады. Хәзер, әнә, икенче ире белән кыз үстереп ята. Гаеп миндә булган... Менә шундый хәлләр, дускаем..

Саимә апанын киңәшен оныткан юк: үземне Булат хатыны урынына куеп карыйм Янгураз белән безнен арада шундый хәл килеп чыкса, мин нишләр идем икән, сөйгәнемне ташлар идемме? Юк. мәңге юк! Авырлык килгән саен ярың ташлап качсаң, ул чагында нинди мәхәббәт тә, нинди гаилә була ди ул?! Димәк, нәтиҗә шул: бу йортта мәхәббәт тә, гаилә дә булмаган...

—И юкны сөйләмә инде. Булат! Яратса, китмәс иде. Кирәк булса, баланы тәрбиягә дә алып була ич.

—Син дә мине яратмыйсың. Наргизә...

Анысы хак, яратмыйм. Элеккечә янып-шашып, акылдан язардай булып яратулар башка булмас та инде. Тянь-Шань тауларының кар-балчыклы ташкыны астында Янгуразым белән бергә минем өлешкә тигән мәхәббәт тә күмелеп калды бугай... Ләкин гомер буе ялгыз да яшәп булмас, күңел төбендә сибелеп калган барлы-юклы хисләрне җыйнап, кемнедер якын итәргә, кушылырга, үз оянны корырга кирәк

—Теге чакта «яратмыйм» дип йөзгә бәреп әйттең бит Шул сүзен белән 110

үтердең, йөрәккә кадалып калды чисти. Бу юлы очраткач, һаман ялгыз икәнеңне белгәч, өметләнгән идем. Шулай да, юк дияргә ашыкма әле син, Наргизә. Башта уйла, яме. Яхшылап уйла. Мин көтәрмен

Шулай диде Булат. Озын-озак уйлыйсы, эреләнеп-ялындырып торасы юк та кебек. Сырланып-сайланып йөрер вакытлар үтеп бара. Егерме җиде яшьлек кыз өчен Булат менә дигән кияү' Хәер, хәзерге кыхтар ушлы. чакыручы булса, мондый ирдән баш тартмас, унҗиде яшьлекләре дә йөгереп килеп җитәр иде. Ләкин Булат мине ярата, гомер юлын бары минем белән генә үтәсе килә, ана башка беркем кирәкми... Үзе шулай диде, исәпләре үтә җитди. Хәтта вәгъдә билгесе итеп, якут кашлы йөзек белән алкалар бүләк итте. Күзем бик кызса да. мин алардан баш тарттым, Булатны өметләндерәсем килмәде. Ләкин ул үгетли-үгетли күндерде.

—Ихлас күнелдән бирәм... якын итеп.. Бер истәлек булсын. Ал, Наргизә Чын күңелдән бит, валлаһи. Сиңа бүләк бирү минем өчен шатлык кына. Ошыйдыр бит?

—Ошый. Бик матур. Рәхмәт. Тик.

Булат йөзекне бармагыма кигерде дә, мине үзенә тартып, нахты итеп кочып алды. Кайнар сулыш бөркелгән иреннәре янакларыма кагылгач, башым әйләнеп китте Янгураз назларына сусаган тәнем, үзен алдый - алдый, Булат кочагына сенде. Мине Булат түгел, Янгураз үбә. бу анын иреннәре, бу анын куллары дип саташып, дөньямны оныттым Хыял белән чынбарлык буталды, башым уйлау сәләтен югалтты Дөрес, әлегә безнең арада берни булмады. Ләкин барыбер. Мин Булатка өмет бирдем Дуслык чиген бозып, тыелган якка үттек. Үттек, тик мәхәббәт ярына җитә алмадык. Дуслык белән мәхәббәт ярлары арасында такталары убылып төшкән асылмалы күпер чайкалып калды

Булат—менә дигән кияү Йорты бар, байлыгы бар Үзе дә төшеп калганнардан түгел. Язмышынны Булат белән бәйләсән, унасын. Наргизә! Казанда урам себереп йөрүләрен юкка булмаган икән. У-у-у. нинди рәхәт тормыш көтә мине! Мине генә түгел. Илнарны. Данисны да «Нәрсә киим дә, нәрсә ашыйм?» кайгысы калмаячак. Бай хатыны булып, өскә затлы туннар киеп, һаваланып йөрисе коннәр алда икән әле. Сөен. Наргизә! Киерелеп ачылган бәхет капкалары аша бии-бии, җырлый-җырлый кер! Алтын туегызны үткәргәндә, табын түренә утырып, күкрәк киереп мактанырсыз: «Безне себерке белән көрәк таныштырды, намуслы хезмәт кавыштырды!*—диярсез

Үз-үземне шулай үртәп, яшь аралаш көлеп ятам Башымда уйлар өере футбол уйный Туктале, Наргизә, үзенне гаепләргә ашыкма алай' Ә нигә әле син Янгуразга тугры булырга тиеш ди?! Кем ул сиңа? Ж.иде ят кеше Җирдә юк кеше. Ә мин бар, мин исән, мин яшим! Нәрсә дип үз-үземне битәрләп ятам сон?

Тауга менгән саен офык кинәя, кояш якыная Алга атлаган саен үткәннәр ерагая Ераграк киткән саен үткәннәрнең асылы ачыла, барысы да уч төбендәге кебек ачык күренә башлый Кояшка таба атласан. күләгән артта кала Күләгә алга чыкмаска тиеш Ул алга чыга икән, димәк, син караңгылыкка таба атлыйсын

Женя мине яратмаган, кәмит уйнаган, беркатлылыгымнан көлгән Мин моны сонга калып булса да аңладым. Дөресе, тормыш үзе аңлатты Ләкин Янгураз да мине яратмаган Ул Тамарасын яраткан, сөйгәне өчен утка-суга гына түгел, хәтта гүргә дә барып кергән «Үзен кул сузмасан, сине күрми үтәр идем*.—дип әйтте түгелме сон?!

Ә мин яраттым Әгәр күңелдәге хисләр очкынга әверелсә, тоташ ялкын булыр идем Утка очкан күбәләк кенә түгел, мин үзем ут идем, дөрләп янган

 

учак идем. Женяга булган хисләр кара күмергә әйләнде, алар тапталган, югалган, онытылган. Ләкин Янгуразны яраттым, үлеп яраттым. Кызы Ситара белән, Сираҗетдин әкәсе, чирле Тамарасы, кыскасы, бар дөньясы белән колачлап, сөю тулы күңелемә сыйдырдым. Янгураз өчен мин дә утка-суга төшәргә дә, гүргә керергә дә әзер идем.

Ә хәзер... Күңелем гүя гөлсез калган шәрә болын, игеннәре җыеп алынган ялангач кыр, бары җәяүле буран гына йөгергән карлы дала. У-у-у, нинди салкын, нинди буш бу күңелдә Мин беркем өчен дә өзгәләнмим, берәүне дә яратмыйм. Йөрәгемнең алтын тәхете бары берәү өчен генә булган, күрәсең Беренчем, ин кадерлем, бердәнберем өчен Тылсым, наз тулы мәхәббәт бакчасына мине тәүге тапкыр алып кергән шул яр, таулар улы Янгураз гына алтын тәхетемнең мәнгелек хуҗасы, йөрәгем патшасы булып калырмы икән?! Ә калганнар.. Алар бары вәзир генә. Вәзирләр гадәттә патшадан акыллы була. Ләкин барыбер патша булмый. Янгуразны таулар урлаганнан сон, күңелемнең кайсыдыр почмагында мәхәббәт нурлары сибеп утырган серле сандык шапылдап ябылды. Татлы хыяллар көл булып җилгә сибелде.

Ләкин яшәргә кирәк! Яшәр өчен уйларга, хәрәкәтләнергә, тормышта үз юлынны эзләргә, таяныр ноктаңны табарга кирәк.

Башымда уйлар туп уйный...

Булат мина чит кеше түгел. Яшьтән үк хисләрен белдергән, бергә булыйк дип тәкъдим ясаган дус. Яхшы дус! Ышанычлы дус! Хәзер дә карашы үзгәрмәгән, хисләре сүрелмәгән. Теге көнне ул мине машинасы белән подъезд төбенә хәтле озатып куйды. Хушлашканда кочагына алып иренемнән суырып үпте:

—Онытма, мин җавап көтәм,—диде.

Булат начар кеше түгел. Әллә соң... тәвәккәлләргәме? Яшь бара, гомер үтә Ә Сәлим? Ул да җавап көтә... Ул да галәмәт яхшы кеше, ул да ышанычлы дус!

Балачакта, чәчемне тарап үргәндә, әни:

Кызым, кызым кыз кеше.

Кызыма килер йөз кеше.

Шул йөз кеше арасыннан

Сайлап алыр бер кеше,

—дип такмаклый иде

Йөз булса, бөтенләй акылдан язарсың, әле монда ике имән арасында да адашып йөрим. И-их... Әгәр яратсам, бодай икеләнер, баш ватар идеммени?! Бернигә карамый, ике дә уйламый, күзем йомып сөйгәнем артыннан атылыр идем! Кая чакырса, шунда йөгерер идем!

Уйлар тубы Булат белән Янгураз тирәсендә әйләнде-әйләнде дә. авылга таба тәгәрәде, тупылдап Хөҗҗәт бабайлар ишегалдына килеп төште

Хөҗҗәт бабайлар бездән ике йорт аша гына тора иде. Әтиеннен бисмилласы юк, дип, әби мине аларга тавык суйдырырга кертеп җибәрә иде. Капканы ачып ишек алдына аяк басарга өлгермисең, тәрәзәдә Сәкинә әбинен уч кадәрле генә түгәрәк йөзе күренә. Димәк, сина тавыгынны култык астына кыстырып көтәргә генә кала. Ялындырып-көттереп. вәкарь генә басып, тамак кыра-кыра, кулындагы үткен пычагын салмак кына сыпыра- иркәли, Хөҗҗәт бабай чыга Бабайны күрүгә әлегә хәтле синең җылы куенында тәмләп йокымсырап утырган тавык үзен ни көткәнен чамалап, тыпырчына-бәргәләнә, разбуй салып кычкыра башлый. Ул гына түгел, мин үзем дә куркам, пышылдап диярлек Хөҗҗәт бабай белән исәнләшәм. Ләкин сәламемә җавап юк Чөнки. «Тавык—кош, хатын-кыз кеше түгел,»—бу
сүзләрне бабайдан еш ишетергә туры килә иде Шуна күрәдер, Сәкинә әби. безгә кергән саен, Хөжжәтем генә исән булсын. Хөҗҗәтемнән калырга язмасын, анардан башка егылып үләргә генә кала, дип безелди иде. Теләге кабул булган, бер ел эчендә парлашып китеп барганнар

Мин кечкенә чакта Хөжжәт бабай ферма мөдире булып эшли иде. Кышын чанасына, жәен арбасына баһадир генералдай аягүрә киерелеп басып, аты-ние белән яшен кебек чаптырып китүләрен без бала-чага кызыгып карап кала идек. Башка чана-арбаларга үрмәләп-эләгеп була, ә моныкына якын килә торган түгел Күрергә дә өлгерми каласын.

Хөжжәт бабайларның йорт-каралтысы балкып тора, бөтен жирдә тәртип Турылары ялап алгандай чип-чиста, коймалары парадка тезелгән солдатлар кебек тип-тигез.

Әгәр Сәлим шул йортны сатып алса, шунда яшәп китсәк, мине ни көтә? Алты почмаклы шәп йортын булу белән генә түгел әле. Абзарында мөгрәп сыер-бозавын, ишек төбенә аяк басуга сукрана-сукрана сырып алучы мәнге ач тавыкларын, егерме биш сутый бәрәнге бакчан көтә сине. Наргизә җанкисәк. Болар гына аз булса, бәхетен тулырак булсын өчен жәй буе «күңел ачарга» берәр гектар чөгендер җире биреп куюлары да бар Аягында ялтырап торган матур кәлүш. өстендә сырган бишмәт булыр Комач кызыл күлмәгеннен купшы итәкләрен җилфердәтеп, көтү куарга чыгарсын... Язын-көзен тездән саз ерып мәктәпкә йөрерсен Ямьле су буйларына төшеп бозлы суларда керләр чайкарсын

Йә, кем инде ирекле көннән авылга кайтып нужа куа9 Анда рәхәт булса Кифая апа өч баласын ияртеп чыгып качмас иде.

Үлчәү тәлинкәсенен Булат ягы баса.

Тик шул чакта күз алдымда бер-берсенә сыенган ике ятим кабер пәйда була... Ташларына сонгы сулышыма хәтле йөрәгемдә сулкылдап әрнисе ике газиз исем уелган. Колагымда әбиемнен боек тавышы янгырый «Зинһар, алып кайт авылга! Сонгы сулышымны алыр өчен булса да алып кайт Андый- мондый хәл булса, әтиен янына күмәрсез» Әбинең васыяте минем өстә

Кичер мине, авылым. Шатлыгым—жан әрнүем, мәнгелек сагышым Авылкаем, татлы ярам Уйларым, моннарым сиңа илтә, юлларым сина илтә...

Тыгыз туп булып йомарланган уйлар әкрен-әкрен генә сүтелә-тарала башлый. Тәнем гүя мамыктай жинел болытларга әверелеп, эри- эри томанлы йокы дөньясына кереп китә Шулчак каршымда туган йортым, ике бүлмә арасындагы ак мичебез пәйда була. Мич башында аякларын селкеп, әби әйтмешли, жен атындырып, ап-ак күлмәкле бер кечкенә кызчык утыра. Анын зур кара күзләрендә эре-эре яшь тамчылары жемелди Кызчык еламсырап, нәни кулларын миңа суза. Өн белән төш арасындагы йомшак бишектә тирбәлә-тирбәлә уйлап куям «Римма алдамаган, йорт иясе Бичура чынлап та шундый икән.. Ул Янгуразның кызы Сигарага охшаган икән •

Соңгы сүз

Мин инде арып-изрәп йоклап киткән идем. Бу төн минем өчен михнәтле дә, шатлыклы да булды Бар авырту-газапларны онытып, дөньянын үзе хәтле зур шатлыгымны күкрәгемә кысып йоклап китүемне сизми дә калганмын Шундый тәмле, рәхәт йокы булды ул.

Тошемдә авылны, үзебезнең йортны, балачагымны күрдем Яз көне икән. Бакчадагы алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелеп утыра Турыбызга яшел келәм чыгарып җәйгән кебек Яшеллекнең нәфис, гүзәл чагы Жәйнен дә балачагы.

 

Мин таганда атынам. Мина шундый рәхәт, гүя очам. Мин тауларга таба очам. Көчлерәк атынган саен шул тауларга якынаермын төсле. Югыйсә алар шундый якында кебек. Ләкин никтер барып житеп булмый. Алар минем өчен мәңге серле булып, мәнге үзенә чакырып торачак зәңгәр таулар. Таулар артында кояш бар! Таулар артында тормыш бар! Тормыш бөтен жирдә бар. Жир шары тормыш өчен яратылган.

—Кызым, ашарга кер,—дип чакыра мине әни.

Әни шундый шат, шундый матур, яшь. Анын өстендә язнын бар төсләрен үзенә җыйган, энҗе чәчәкләр сибелгән яшел сатин күлмәк. Әнинен елмаеп йөри торган көннәре. Әле Кифая апанын ире үлмәгән, әле ул авылга кайтмаган... Әлегә әнинен бар бәхете үз янында.

Ул жәйне миңа унбер яшь тулган иде. Бу яз да, бу көн дә минем тормышымда булган иде. Мин төш түгел, төшемә килеп кергән үткәнемне күреп ятам.

Без әни белән өйгә керәбез. Шул арада әнием назлап-яратып мине чәчемнән иркәләп ала: «Акыллым син минем!». Анын куллары шундый йомшак, кояш нурлары кебек жылы.

Әти дә, әби дә өйдә. Ак ашъяулык япкан өстәл янында утыралар.

Менә әни алдыбызга табасы белән бәлеш китереп куя:

—Бәлешем унды. Болай булгач, кызыбызнын тормышы да уңачак.

Әби һәрвакыттагыча кырыс кына төзәтә:

—Алла теләсә дин!

Күр, әби дә ул чакта нинди яшь, төз булган икән Мин анын ул чагын инде хәтерләмим дә.

Әти урыныннан кузгала, аның кулында мәктәпкә йөртә торган ачык зәңгәр төстәге өр-яна сумка. Шуны мина сузып:

—Туган көнен белән котлыйбыз, кызым,—ди,—Зур үстең, быел бишенчегә барасын инде. Шатлыгыбыз булып үс.

Букча буш түгел, анын эчендә «Татар халык әкиятләре» дигән бик матур тышлы калын китап ята.

—Тормышын әкият кебек матур, күңелле булсын, кызым. Әкиятләрнең ахыры гел бәхетле бетә,—дип елмая әнием.

Табыныбыз түгәрәк, барыбыз да исән-сау Өй эченә язгы кояш нурлары кереп тулган. Безнен арада әлегә Илнарыбыз юк. Ул әлегә безне күктән генә күзәтә Ләкин аның киләсен беләбез. Шуңа күрә әни гел елмаеп йөри дә инде.

Мин кино караган кебек үткәннәремне ап-ачык күреп ятам, күрәм генә түгел, төшемдә дә уйлыйм, бәялим.

Шулчак күренеш алышына. Башта таулар, аннары офыкларга тоташкан мәк даласы пәйда була. Кып-кызыл чәчәкләр арасында Янгураз белән бер­беребезгә сыенып басып торабыз. Мин Янгуразга гаҗәпләнеп карыйм

—Син ничек кайттың соң, Янгураз? Син бит үлгән идең. Жир астыннан чыгып буламыни?

Янгураз дәшми, күзләремә карап елмая гына.

Ә мин анын каршымда басып торуына шатланып та, гаҗәпләнеп тә сорыйм:

—Мин сине гел төшемдә күрәм. Төшләремдә син гел кайта идең. Бусы төш түгел, бу юлы син чынлап та кайттың, әйе бит, Янгураз? Тик ничек кайттың соң син? Башка китмисеңме, югалмыйсыңмы, Янгураз?

Янгураз елмаеп кулларын суза:

—Бөтенләйгә кайттым, Нәркис. Мин сине башка беркайчан да ташламам, асылым.

Янгураз сөйләшә! Ул, китмим, диде! Бу юлы ул чынлап та кайткан! Бусы инде чын, бусы төш түгел!

 

—Гайнуллина!

Нигә әле Янгураз мина фамилиям белән эндәшә? Кайдан белә ул минем Гайнуллина икәнемне? Ә нигә исемем белән генә эндәшми, исемемне онытканмы әллә? Оныткандыр да шул. Без бит кайчаннан бирле күрешмәгән..

—Наргизә апа!

Мин күземне ачмакчы булам, тик керфекләремне күтәрә алмыйм, алар шундый авыр. Ник соң күзләремне ачалмыйм, сукырайдыммы әллә9

—Наргизә апа... Наргизә апа!

Ниһаять йокы әсирлегеннән айнып, уянып китәм. Күзләрем дә бик ансат ачыла икән. Каршымда ак халатлы Алия басып тора, мина уч кадәрле генә түгәрәк көзге суза:

—Наргизә апа, ясаныгыз-төзәтенегез. Менә сезгә көзге Хәзер телевидениедән киләчәкләр, сезне төшерәләр.

—Нигә?—дип аптырыйм мин. Үзем һаман төшемнән айнып бетә алмыйм.

Алия серле генә елмая:

—Аннары белерсез! Матурланыгыз

Мин әлегә аякка басарга куркам Караватта утырган килеш кенә өс- башымны рәтлим, чәчемне төзәтәм. Шуннан ары тагы нишли алам, иннек- кершәннәрем янымда юк.

Палатага үзе хәтле видеокамера күтәргән кендек буе егет белән. Барби курчагыдай нечкә билле, озын аяклы, алтын чәчле бер кыз килеп керә. Икесе дә өсләренә ак халат бөркәнгәннәр

—Озак булмагыз, анын хәле юк,—ди Алия —Мин хәзер баланы алып киләм.

Сары чәчле кыз микрофонын авызына куеп, тиз-тиз сөйли башлый:

—Кадерле тамашачыларыбыз! Бүген Яна ел төнендә безнен районда яңа гасыр, яңа меньеллык кешесе дөньяга килде Без анын бәхетле әнисе белән сөйләшәбез.

Мин каушап елмаям Гомердә дә телевизорга төшкәнем юк

—Менә монда микрофонга сөйләгез.

—Ни сөйлим соң?

—Кем сез, кайда яшисез, кем булып эшлисез—шуларны сөйләгез. Курыкмагыз, каушамагыз, камера күзенә туры карагыз Ялгышсагыз, монтаж вакытында төзәтербез

Мин курыкмыйм, әмма дулкынланам Күңелдәге уйлар һич кенә дә бер сафка тезелеп баса алмый, шуларны берәм-берәм чүпләп, өтек-өтек жөмләләр оештырган булам:

—Мин.. Наргизә Мидхәт кызы булам Укытучы булып эшлим Тарих, география укытам...

Үзем сөйлим, үзем уйлыйм: «И-и кыяфәтемдер инде Таптылар бит вакытын.»

—Башка балаларыгыз бармы9

—Юк Бу—көтеп алган беренче сабыебыз

Сары чәчле кыз, мине тыңлап та бетерми, борсаланып тирә-якка карый:

— Бала кая? Ник һаман алып килмиләр9 Аны да төшерергә кирәк!

Палатага беләк кадәр төргәк күтәреп Алия йөгереп керә, сабыемны өстәлгә сала. Камералы егет аның янына атыла. Тик мин кычкырып өлгерем:

—Төшермәгез! Төшермәгез аны! Йә күз тияр Үземә бирегез Минем кулда килеш кенә төшерерсез.

 

—Әйе шул,—ди Алия — Анын нәрсәсен төшерәсен? Бала бала инде. Алар барысы да бертөсле.

Улымны тәүге тапкыр кулыма алам. Сабыкаем берни белми йоклый. Ләкин мина үз балама озак сокланып утырырга ирек бирмиләр, аны яхшылап күрергә дә өлгермим, яна сораулар ява:

—Наргизә ханым, ә сез кемне көткән идегез? Балагызнын Яна ел төнендә туасын белдегезме?

—Якынча гына чамалаган идек...

—Ә район башлыгының бүләге турында белгән идегезме? Мона ничек карыйсыз?

—Әйе, газеттан укыган идек. Яна гасырда беренче булып туган бала исеменә биш мен акча салыначак.

—Сез мона шатмы?

Нинди мәгънәсез сорау! Бу кызыйнын бала табып караганы юктыр шул әле... Туасы сабые өчен ут йотып, ике көн, ике төн тулгак белән җәфаланган хәлсез хатында акча кайгысы була димени9!

—Мин улымнын исән-сау тууына шат. Бүләк турында уйларга өлгермәдем.

—Ә сез улыгызга исем сайладыгызмы инде?

—Анын исеме Янгураз булачак.

Кызый аптырап кашларын җыера:

—Андый исем буламыни? Ни дигән сүз соң ул?

—Янгураз—яңа бәхет дигән сүз.

—Кызык исем икән. Бер дә ишеткән юк иде. Наргизә ханым, Яна елда нинди теләкләр теләр идегез?

Мин бик арыдым, көчсезлегемнән шабыр тиргә баттым. Шуна күрә озын-озак уйлап тормый гына гап-гади сүзләрне әйтәм. Гасырлардан- гасырларга, телдән-телгә күчеп, жир шарының һәр кешесе «Амин!» дип мөхер сугарлык гап-гади сүзләрне әйтәм:

—Дөньялар имин булсын!

Ниһаять, барысы да чыгып китә, палатада күнел тансыклаган тынычлык урнаша. Ләкин озакка түгел, биек үкчәләре белән цак-цок басып, атыла- бәрелә, теге кызый кабат атылып керә:

—Сорарга онытканмын, сез кайдан әле? Ирегез бармы9 Кем ул. кайда эшли? Ачуланмагыз инде, үзем өчен түгел, тапшыруга кирәк.

—Шатлык авылыннан мин... Ирем дә бар, бәби карашырга әбием дә...

Сары чәчле курчак минем җавапларны тиз генә блокнотына сырлап куя да, ишеккә таба чигенә-чигенә, кул болгый: «Пока!» Әйтерсең, якын кешесе белән хушлашып, самолетка утырып китүе.

Без улым белән икәүдән-икәү генә калабыз. Мондагы ыгы-зыгыда бер эше булмыйча, рәхәтләнеп йоклап яткан сабыемны мендәргә салам да. үзем дә ана сыенып ятам. Бәгыремнән өзелеп төшкән, галәмнән җан иңгән бу серле зат, җиргә үз бәхетен эзләп килгән нәни кеше белән сулышларыбыз бергә кушыла. Улымнын алсу алмадай битенә текәлеп, йөрәгемнән чыккан кайнар наз белән, үткәнемнең, бүгенгемнен, киләчәгемнең бөтен мәхәббәтен берьюлы аңа түгәрдәй булып, тәүге тапкыр сабыема эндәшәм:

—Саумы, улым! Саумы, яңа бәхетем!

Реклама