Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘХМӘТ СИҢА, ДУСТЫМ!

 

2006 елнын октябрь башлары иде Өйдә телефон шалтырады —Алло?

Жавапка бик ерактан пышылдап кына кемдер нәрсәдер әйтте

—Кем бу? Кем?

—Бу мин, Мөдәррис, Казаннан

Дуслар шаярталар, дип уйлыйм.

—Нәрсә булды, Мөдәррис, кычкырыбрак сөйлә, начар ишетелә

—Кычкыра алмыйм, Халисә, тавыш юк.

—Суык тидеме әллә, ангинамыни?—дим, үзем шул «зәхмәт*тән еш җәфаланганга.

—Авырыйм, ангина түгел, хәтәррәге

Авыр тынлык урнашты Бу инде шаяртуга охшамаган иде

—Ни булды?—дим.

—Тында, шигырь укыйм, соңгы язган ике шигырь

Мөдәррис телефон аша пышылдап кына шигырь укый Начар ишетелә Берсен, икенчесен Хатын-кыз фамилиясе Кудашева дигән фамилияне аңлыйм Шигырь тынлаудан бигрәк Мөдәрриснең хәле баш миен өтә Мен төрле уй, чыннан да, бу шаяртуга һич кенә дә тартмый.

—Шәпме?—ди.

—Шәп,—дигән булам, ишетеп бетермәсәм дә

—Халисә, күрешеп сөйләшәсе килә, кил әле Казанга, минем хәл шәптән түгел

  • Мөдәррис, дәваханәгә бар, дәвалан, медицина көчле хәзер

—Соң инде, дәваланып булмас

—Операция ясат, ничаклы иртәрәк эшләтсән. шулчаклы яхшырак булачак

—Операция эшләтмим, аннары, анысына сон бугай инде

Барысы да аңлашыла иле Мондый каты авыру белән авырып һәлак булган кешеләрне белә идем, тик күнел барыбер ышанырга теләми

  • Ерунда, чир килә дә китә, дәваланырга кирәк,—дип юатам, тавышка ышанычлырак төсмер өстәп

-Ярар,—ди Мөдәррис,—үзеңне күрәсе, шигырьләр укып утырасы, сөйләшәсе иде Наҗар ага белән Атнабай үлгәннән сон рәхәтләнеп сөйләшеп, шигырь укып утырасы килгән кеше Уфада син генә калдын

Монысы инде анын арттырыбрак җибәрүе булдымы, әллә яшьтән дуслар булып аралашып яшәгәнгә якын күреп әйтүе булдымы, тавышы Мөдәрриснең үзәкләргә үтәрлек моңсу иде

  • Нәҗибә кайда,—дим

—Ул әле өйдә юк. эш белән йөри, ана да мәшәкать инде Юбилейга кил. юк. юбилейга чаклы кил. күрәсе, сөйләшәсе килә

Икенче көнне Нәҗибәгә шалтыратам. Ул барысын да аңлатып бирде

—Коткарып булмыймыни, табиблар ни ди соң?

-Сон инде, диләр, кил, анын сине күрәсе килә.-ди Нәҗибә

Кызганычка каршы, икенче атнада ук. мин дә операциягә эләгәм Нигә, ни өчен, нәкъ ана мондый я змыш9' Ир уртасы, заман чагы, ижлтынын чәчәк аткан шигъриятенең канатланган, фикерләренен тирәнәйгән, зиһененең үткенләнгән генә чагы

Больницадан тагын Казанга шалтыратам Нәҗибә белән сөйләшәбез

—Әле бераз гына дәрт керде, юбилей тантанасына әзерләнү күнелен күгәреп җибәрде. кәефе ярыйсы гына, тик тамагына ашый алмый, кисель шикелле сыек ризыкта гына инде,—ди.

—Юбилейга бара алмыйм, ләкин больницадан чыгу белән, һичшиксез, барам,- дим Нәҗибәгә.

Юбилей кичәсе үтү белән тагын шалтыратам «Хәле ничек?» «Шәптән түгел, стена ягына карап ята. йоклый шикелле, сөйләшә алмый».—ди Нәҗибә.

Мин шифаханәдән чыгуга. Мөдәррис бакый дөньяга күчкән иде инде. Күкелдә олы үкенеч калды, олы шагыйрь, якын дустымнын сонгы үтенечен үги алмадым, үзе исән чакта. Сонгы тапкыр сөйләшеп утыру насыйп булмады, бәлки әйтәсе килгән сүзләре, җиткерәсе килгән фикерләре, тынлыйсы яки сөйлисе килгән шигырьләре калгандыр

Үлем һәрчак үкенечле була. Безнен дуслык студент елларында. 70нче елларда ук башланган иде Ул елларда Башкортстан дәүләт университетының мин старостасы булган «Акчарлаклар», татар һәм башкорт бүлегенен «Шонкар» әдәби- иҗат түгәрәкләре белән, Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-ижат түгәрәкләре арасындагы иҗади дуслыкнын чәчәк аткан чагы иде. Тукай. Мәҗит Гафури кичәләре, үзара Уфа-Казан яшь шагыйрьләренең алмаш ижади очрашулары елына берничә тапкыр үтә. Ике республика арасында һава һәм тимер юхтарынын даимилеге, билет хакынын арзан булуы аралашуларны җиңеләйтә, ә бәлки очрашасы килүнең, бер-беребезнен ижаты белән кызыксынуның көчлелете. бер-беребезгә хөрмәтнең зурлыгы да хәлиткеч роль уйнагандыр.

Бу очрашулар ике республика яшь язучыларынын иҗатына биниһая әһәмиятле этәргеч, көч һәм илһам бирә, баета иде Шушы «мәктәп»не тәмамлаган, хәзер инде олпат әдипләр булып танылганнар арасында олырак буыннардан Рәдиф Гаташ. Рим Идиятуллин. Рөстәм Мингалим. Гәрәй Рәхим, яшьләрдән Римзил Вәлиев. Марсель Галиев. Госман Садә. Шәмсия Жиһангирова. Башкортстан әдипләре арасында Факиһә Тугызбаева. Рамил Янбәк. Зөһрә Котлыгилдина һәм. һичшиксез, татар әдәбиятының горурлыклары, хәзер инде мәрхүмнәр Мөдәррис белән Зөлфәт һәм Фәннүр Сафин да бар иде

Күп еллар дәвамында Казанга килгән вакытта мине Мөдәррис каршы ала иде. Пристаньдамы, вокзалдамы, редакцияләрдәме, килә-килешкә беренче булып Мөдәррис очрый. Хәтта хәбәр бирми килгән очракта да лифт каршында ин беренче аның белән очрашабыз, әйтерсең ул гел көтеп торган кебек.

Казанга еш килеп булмагач, бер килгәндә бар булган йомышларны үтәп китәсе килә. Казан урамнарын яхшы белмәгәч, редакцияләргә, радио, нәшриятләргә йөртү дә Мөдәррис җилкәсенә төшә иде.

«Вакыт кысаларыннан ин азат кеше безнен Мөдәррис».—дип. Рәдиф абый Гаташ мине Мөдәррискә «тагып» җибәрә.

Ә Мөдәррис мине Казанның ин очсыз транспорты булган трамвайга утыртып шалтыр-шолтыр шәһәр буйлап алып китә. Мөдәррис билетны мина гына алада, үзе куен кесәсеннән кызыл тышлы кенәгәсен «ялт» иттереп кондукторның күзенә теки дә тиз генә кесәсенә кире тыга. Икенче, өченче трамвайга утыргач та шул ук хәл.

«Мөдәррис, нинди шулхәтле «крутой» удостоверение күрсәтәсен соң син. бер кондуктор да сиңа бәйләнергә җөрьәт итми?»—дим.

«Язучылар таныклыгы ул. дустым, кайвакыт файдасы тиеп куя аның, аңламаган кешегә»,—ди үзе. рәхәтләнеп көләбез. Кайвакыт җәяү генә дә алып китә.

«Әйдә, мин сине турыдан алып чыгам, иске Казанны күрерсең».—дип. кеше аягы сирәк баскан караңгы, тар тыкрыклар, бакчалар аша радио редакцияләренә, автовокзалга, йә Берлеккә алып чыга. Аның Казанны яхшы белүенә шакката идем. Ул һәр урамның, һәр йортның, һәр тыкрыкның дип әйтерлек тарихын, анда яшәгән билгеле кешеләрен, булган вакыйгаларын яхшы белә, оста итеп сөйли, мин анын беләгенә тагылып, терек-терек атлап, кызыклы риваятьләрен тынлап барам.

—Шигырь укы,—дим.

 

Ул туктап торып Казан урамында шигырь укый. Үзенекен, борынгы болгар- татар шагыйрьләрен. Дәрдемәндне. Акмулланы. Тукайны, башка төрки телле шагыйрьләрне.

 

 

гехмәт СИҢА. ДУСТЫМ!

—Кемнеке?—дип сорый миннән, бер өзек китерә дә.

Мин буташтырам, юк. бу шагыйрьне укымаганнан түгел, хәтернең сыйфатыннан. Тагын укый, тагын, тагын.. Мөдәрриснен хәтере чыннан да феноменаль иле Ул күп вакыйгаларны, күп әдәби әсәрләрне, авторларның тормыш юлларын, кызыклы х&гтәрне бик оста итеп житкерә, анын фикер сөреше, сөйләү куәсе ышандыру көченә ия иде

Гади генә киенгән, чандыр гәүдәле, буй да чама белән генә, ләкин Мөдәррис шигырь укый башласа, аннан да баһадиррак. аннан да матуррак, аннан да батыррак. аннан да акыллырак кеше булуы мөмкин түгел кебек күренә иде

Ана «ялтыраш»лык хас түгел, ул кешегә дә. заманга да яраклашырга, яхшырак күренергә тырышмады, киресенчә «йортлыксызрак», дөнья мәшәкатьләреннән ераграк торган шикеллерәк фикер калдыра, гәрчә тирән рухи дөньясы, күмел хисләре һәр шигырендә ярылып ята.

Нәрсә иде бу, анын яшәү рәвешеме, әллә бу заманга протесты идеме9 Хәтердә 1994 елнын 29 октябре Безне берничә кешене Язучылар берлегенә кабул итеп алу алдыннан сөйләшүгә чакырдылар.

Бу сәфәргә Уфадан үзебез- нен машинада гаилә дуслары­быз белән 4 кеше кузгалдык Табигать ай буе коры тор- ды-торды ла иртән үк карлы янгыр ява башлады. Түбән Камага төнлә күз ачкысыз боз­лы янгыр ярып килеп кердек, туганнарда кундык, икенче көнне сәгать икедә Берлектә булырга тиеш идек. Иртән- иртүк тагын юлга—Казанга кузгалдык. Юл—көзге кебек ялтырап торган бозлавык, үргә күтәрелгән жирләрдә •бөкеләр»—колон на - колонна машиналар тезелгән, юлнын ике ягында чакрым саен ма­шиналар аунап ята Чак-чак күрсәтелгән вакытка барып өлгердек. Безне Берлек капка төбеннән ук Мөдәррис белән Зөлфәт каршы алдылар

Зөлфәт «Без сезнең инде исән-имин килеп җитүегезгә өметне өзгән идек. Аллага шөкер, сау-сәламәтсез»,—дип шатланып каршы алдылар Эш беткәннән сон. күп дуслар үзләренә кунакка чакырса да. без Мөдәррис белән Нәҗибәләргә киттек Зур булмаган пөхтә фатир Нәҗибә ханым кухня тирәсендә бөтерелә. Мөдәррис мине кош оясы шикелле генә җыйнак эш кабинетына чакырды Китаплар, китаплар, китаплар Өстәл өсте язмалар белән тулы, юлдашларым телевизор карый, ә Мөдәррис мина яна шигырьләрен укый Мин үземнен яна шигырьләрне укыйм, кич шигырь кичәсенә әверелде

Юлдашлар тыныч түгел, сизеп торам, борчылалар, чөнки ул елларда машина урлау, йә булмаса, тәгәрмәч салдыру Россиядә чәчкә аткан күңелсез күренеш иде

Ә Мөдәррис бик ышанычлы итеп «Шагыйрьнен ишек төбеннән кунакларнын машинасын алып китсәләр. Мөдәррис «пегасын» урлаткан шикелле булыр бу. борчылмагыз, ди Соңыннан белдек, ул төн буе керфек тә какмыйча, тәрәзә каршысына куелган машинаны саклап чыккан

2002 елнын яз айлары Рәдиф абый Гаташ мина телефон аша «Мөдәррис белән Наис Гамбәр Мөдәрриснен «Гасыр капкасы» кардәшлек китап киштәсе сериясендә чыккан китабына гонорар алу өчен Уфага юлланалар, син аларны каршы атып урнашырга ярдәм ит инде, шагыйрь халкынын хәлен беләсен. кунакханәләрдә бик кыйммәт, берәр торак юнәтеп булмас микән, азрак егетләргә «күз-колак» булу да артык булмас, чит

 

 

шәһәр, «азатлык хисе» башларына бәрмәсен...»—дигәнрәк үтенеч белдерде.

Мин районнан Дилә Булгаковага шалтыратам. «Ике шәп шагыйрь килә, Дилә апа, каршы ал инде, сыендыр, дим, үзем дә тизрәк килеп җитәргә тырышырмын»

Мин килеп җиткәндә изге күнелле Дилә апа җитәкчелегендә Мөдәррис белән Наис бер төркем студентлар арасында шау-гөр килеп очрашу кичәсеннән университеттан чыгып киләләр иде. Аннары Башкортстан «Китап» нәшриятына очрашуга юнәлдек. Түгәрәк өстәл артында нәшрият җитәкчеләре, мөхәррирләр, язучылар, шагыйрьләр: Сафуан Әлибаев, Факиһә Тугызбаева, Сабир Шәрипов һәм башкалар Ике республика әдипләре, кызыклы әңгәмә, дуслык табыны, җылы мөнәсәбәтләр. Мөдәрриснең дә, Наиснын да күңелләре күтәренке, кәефләре шәп, янып, ашкынып шигырь укыйлар

Гонорарны алгач, мин: «Мөдәррис, нишләтәсең бу акчаны», дип шаяртам. Ул: «Яңа фатир бар бит. буп-буш тора, эчендә берни дә юк. күңелсез. Азрак кешеләрчә мебель-фәлән рәтләргә иде. кыз да. оныклар да килеп йөрер иде»,—ди. Мебель алганмы, юкмы, белмим, ләкин кызын, оныкларын бик яратканы, аларга карата күңел җылысының никадәр зур икәне ярылып ята иде Ә икенче жәйдә. Казанга баруыбызда җавап йөзеннәндер инде. Мөдәррис белән Наис Дилә апа белән безне кунакка чакырдылар. Табынны Наисларда әзерләгәннәр. Наиснын хәләл җефете Гөлфира ханым белән егетләр бөтерелеп йөреп безне кунак итә. шигырь уку китә. Рәдиф Гаташ: «Сезнең белән һәр очрашу шигырь кичәсенә әверелә, тик сирәгрәк киләсез»,—ди. Сүз әдәбият, шигърият, аның үткәне, киләчәге турында.

Зөлфәтнең сәламәтлеге барыбызны да борчый. Фирая ханымның бетмәс-төкәнмәс күңел җылылыгы, чын мәгънәсендә шагыйрь хатыны булуына сокланабыз. Мөдәррис: «Зөлфәт көчле, шагыйрь алай гына бирешергә тиеш түгел, ул әле яшәргә тиеш, аның гомере минекеннән дә озынрак булачак, менә күрерсез»,—ди ул ышанычлы итеп.

И гомерләр. Наис та. Мөдәррис тә, Зөлфәт тә юк инде Мөдәррис дөнья мәшәкатьләренә битараф күренсә дә, тирә-яктагы гаделсемеккә эче пошып, әрни, зарланып та куйгалый иде.

Тел төбеннән сизелгәнчә, аның гаделсезлекне авыр кичергәне Аккош күлендәге «сәләмә» генә йортын—тыныч оясын югалтуы, саклап кала алмавы иде Очрашкан саен ул ерак алтмышынчы елларда Уфада Черниковка бистәсендә һөнәрчелек училищесында бераз укып, яшәп алуы хакында искә алырга ярата иде

Мөдәрриснең күнеле бик сак һәм сизгер иде. Ул кешеләр арасындагы ин нечкә тойгыларны да күңеле аша үткәрә, кайсы чакта әңгәмә вакытында төркемнән сиздерми генә югала, китеп бара, үзенең артык булуыннан курыккан шикеллерәк хис калдыра иде. Мөдәррис горур, кайсы чакта бунтарь холыклы да иде Кешенен кем булуына, дәрәҗәсенә, титулына карамыйча, үзенең хак икәнен белсә, гадел фикерен, үз карашын җиренә җиткереп әйтә белә иде

Шагыйрь буларак Мөдәррис бары тик талантларны, шәхес буларак гадел, ихлас кешеләрне генә яратты Соңгы очрашу 2005 елның сентябрь башында булды

Мөдәррис Дилә апа белән мине Уфага китә торган поездга озата төште Урамда инде караңгы булса да. «кайт», «сонга каласың», дигәнгә дә карамыйча сумкаларны күтәрешеп купега чаклы кертеп урнаштырды, тизрәк очрашуны теләп хушлашты, поезд кузгалгач та кул изәп перронда озатып калды.

Мөдәррис Әгьләмов ике гасыр арасында—социализм, коммунизмны яулау, үзгәртеп кору һәм демократия дигән битлек астында хөкем сөргән авторитаризмны хаос, хаосны авторитаризм алыштырган чорда яшәп чынбарлык хисен югалтмаган, заманның ерткыч йөзенә туры карап, ана яраклашмыйча, үз сүзен кыю әйткән, үзе булып кала алган шәхес һәм шагыйрь булып яшәде.