Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ

 

Маннур Саттаров

1920 елның 29 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Абыз (Менгличево) авылында туа.

Башлангыч белемне туган авылында ала. 1936 елда Олы Карамалы урта мәктәбенең сигез классын бетереп, Казан педучилишесына укырга керә һәм аны 1938 елда тәмамлый. Бер ел Семипалат шәһәрендә башлангыч класс укытучысы булып эшли 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

ленинчы» газетасында һәм «Пионер каләме» журналында басыла.


Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында «Яшь

 

баш каручыларының репертуарларына кертелгән.


«Мылтыклы шүрәле» дигән беренче шигырь китабы 1982 елда дөнья күрә Маннур Саттарның күпчелек шигырьләре «Чаян» журналында басылып чыкты һәм вакытлы матбугат битләрендә басыла килә, әсәрләре филармония һәм үзешчән сәнгать

 

Идрис Туктаров (1896-1982)

1896 елның 20 сентябрендә хәзерге Башкортстаннын Благовар районы Булышлы (Балышлы) авылында туа.

Башта Беренче Бөтендөнья, аннары исә гражданнар сугышында катнаша

1932-1935 елларда Идрис Туктаров—Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтны тәмамлагач, әүвәл Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә рабфакта һәм ФЗӨ дә укыта, аннары 1941­1943 елларда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында корректор хезмәтендә була. 1943 елнын маенда фронтка китеп, 1945 елнын октябренә кадәр артиллерия гаскәрләрендә гади солдат була, Совет Армиясе белән Германия җирләренә кадәр сугышчан юл уза. Ул—өч сугыш ветераны.

Сугыштан сон Идрис Туктаров прозаик һәм тәрҗемәче буларак таныла.

Сәхаб Урайский (1907-1957)

Сәхаб Урайский (Сәхәбетдин Камалетдин улы Мәүлютов) 1907 елнын 21 декабрендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Кече Кандал районы Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында туа. 1927-1930 елларда Самара шәһәрендәге татар-башкорт педагогика техникумында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар совет-партия мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә 1932-1938 елларда Самарада татар телендә чыга торган «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук елларда
(1934-1936) ул СССР Язучылар берлеге һәм комсомолның Үзәк комитеты каршында ачылган әдәби курсларда укып кайта

1938 елда Сәхаб Урайский Казанда «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли башлый 1941-1945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының сәяси җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша

Сугыштан сон Сәхаб Урайский халыкта кин популярлык казанган җырлар иҗат итә, шагыйрь буларак таныла.

Әхмәт Фәйзи (1903—1958)

1903 елнын 11 мартында Уфа шәһәрендә туа.

Әүвәл мәдрәсәдә (1911-1915) укый, аннары Уфадагы рус-татар мәктәбендә (1915-1917) һәм инкыйлабтан сон. 1917-1921 елларда, татар гимназиясендә (урта мәктәптә) белем ала. Гимназиядә укыган елларында үзенең беренче шигырьләрен һәм пьесаларын яза.

Ватан сугышы башлангач, Ә Фәйзи үзе теләп фронтка китә һәм Волхов. Карелия. Дүртенче Украина фронтларында чыккан газеталарда хәрби хәбәрче булып хезмәт

 
   


1928-1930 еллар арасында Әхмәт Фәйзи Мәскәү. Казан шәһәрләрендә. Татарстанның Арча төбәгендә матбугат һәм мәгариф оешмаларында эшли, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп, шуннан соңгы гомеренең күп өлешен профессионал язучы сыйфатында уздыра.

 

итә.

Сугыштан сон Әхмәт Фәйзи күренекле әдипкә әверелә

Демьян Фәтхи (1906-1943)

җыентыклары басылып чыга.

1941 елда ул фронтка китә. Сталинград янындагы сугышларда

катнаша, берничә тапкыр яралана, совет гаскәрләре белән бергә, дошманны куа- куа, Украина чикләренә кадәр барып җитә һәм 1943 елны Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырларча һәлак була

 
   


1906 елнын 10 октябрендә хәзерге Ульянов өлкәсе Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында туа. Башта үз авылларын­да укый, аннан Самара шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында белем ала. Шунда укыган чагында шигырьләр яза башлый. 1926 елда Казанга килеп, татрабфакка укырга керә Шул елларда ул көндәлек матбугатта актив языша 1929 елда инде анын «Тальян» исемле беренче шигъри җыентыгы, аннан сон озак та үтми. «Бояр урманында» (1930). «Металл тавышлары» (1931) дигән

 

Сибгат Хәким (1911-1986)

  1. елның 4 декабрендә Татарстанның хәзерге Әтнә районы Күлле-Киме авылында туа Сугышка чаклы Татарстан китап нәшриятында балалар әдәбияты секторында мөхәррир. «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1942 елнын маеннан хәрәкәттәге армиядә әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша 1944 елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-сәяси курсларны тәмамлаганнан сон. 1945 елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә

Сугыштан сон Сибгат Хәким күренекле шагыйрьгә әверелә

Мәхмүт Хөсәен (1923-1993)

1923 елның 15 апрелеңдә хәзерге Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Жанакала төбәгендәге Урда авылында туа. 1941 елда Кызылъяр шәһәреңдәге татар урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт пионерлар оешмасында тәрбияче, җирле газета идарәсендә әдәби хезмәткәр, «Экпеңды» дигән сәнәгать артелендә мәдәни эшләр җитәкчесе булып эшли. Сугыш башлангач та, үз теләге белән фроигка китәргә гариза бирә Әүват аны Үэбәкстандагы Әндижан шәһәреңдә тизләтелгән мөддәтле артиллерия училищесында укыталар. 1943 елнын гыйнварыннан алып 1944 елнын декабренә кадәр Мәхмүт Хөсәен башта взвод, соңыннан артиллерия батареясы командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында була, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Мәхмүт Хөсәен танылган шагыйрьгә әверелә.

Гали Хуҗи (1912—1966)

  1. хезмәт итә.

    елнын 17 октябрендә Татарстанның Апае районы Карамасар авылында туа. 1932—1941 елларда «Кызылармеец» газетасында— әдәби хезмәткәр, республика яшьләр газетасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») идарәсендә—җаваплы сәркәтип һәм баш мөхәррир урынбасары, 1941-1942 елларда комсомолмын Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча секретарь вазифаларын башкара.

Сугыштан сон Гали Хуҗи танылган шагыйрьгә әверелә.

 
   


1942 елда Гали Хуҗи үз теләге белән фронтка китә һәм сугышнын ахырына кадәр Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның җаваплы сәркәтибе булып

 

Афзал Шамов (1901-1990)

1901 елнын 4 мартында Татарстанның Яшел Үзән районы Татар Танае авылында туа.

1919 елнын декабрендә ул үз ирке белән Кызыл Армия сафларына баса. Башта ул татар кызылармиячеләрен укырга-язарга өйрәтә, ә 1920-1921 елларда Украинада акгвардияче Врангель гаскәрләренә һәм Махно фетнәчеләренә каршы барган Гражданнар сугышы хәрәкәтләрендә катнаша.

һәм өлкән редактор булып эшли. 1943 елның февралендә ул үзе теләп фронтка китә һәм Бөек Ватан сугышыңда хәрби газеталарның үзхәбәрчесе булып хезмәт

 
   


1931 елның мартыннан 1943 елның февраленә кадәр Казаңда Татар дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында җаваплы редактор

 

итә, фронт матбугатында күпсанлы хәбәрләр, репортажлар, очерклар язып бастыра. Сугыштан сон Афзал Шамов танылган әдипкә әверелә.

Шамил Шаһгали (1920-1987)

1920 елның 9 июнендә Башкортстаннын Чакмагыш районы Калмашбаш авылында туа. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. 1941 елнын маенда Свердловск хәрби училищесына укырга китә 1942 елнын февраленнән ул—хәрәкәттәге армиядә: гвардияче рота командиры сыйфатында сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, Кызыл Йолдыз. 11 дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан сон Шамил Шаһгали драматург буларак таныла.

Сәет Шәкүров (1917-1989)

 
   


1917 елнын 14 декабрендә Татарстаннын Балык Бистәсе рай­оны Балыклы Чүкәй авылында туа. 1934-1938 ехтарда Казан театр техникумында укый.

 

1942 елда ул армиягә алына. Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый һәм фронтнын алгы сызыгына җибәрелә Германия җинелгәч, Көнчыгышта Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, каты яралана.

Сугыштан соң Сәет Шәкүров драматург буларак танылу ала.

Габдулла Шәрәфи (1926-1997)

1926 елның 29 июлендә Татарстаннын Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында туа.

Ватан сугышы башлангач. Габдулла Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннары—җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында Монголия далаларын. Гоби чүлен. Ханган тауларын кичә.

Сугыштан сон Габдулла Шәрәфи прозаик буларак танылуга ирешә.

Исмәгыйль Шәфиев (1913-1943)

  1. елда Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында туа. 1935—1937 елларда Ерак Көнчыгышта армиядә батарея командиры булып хезмәт итә. Армиядән кайткач. Казан укытучылар институтында укый, соңыннан Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылына укытучы итеп җибәрелә

Исмәгыйль Шәфиев көндәлек матбугатта басылган лирик шигырьләре белән сугыш алды елларында үзен өметле яшь шагыйрь итеп танытып өлгерә. 1941 елнын язында ул Татарстан китап нәшриятына (ул вакытта Татгосиздат) бастырыр өчен үзенең беренче шигырьләр җыентыгын да тапшырган була, ләкин сугыш башлану сәбәпле, җыентык дөнья күрми кала.

Исмәгыйль Шәфиев Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм лейтенант-танкист сыйфатында күп кенә сугышларда катнаша Ул 1943 елнын 17 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Кузьмичснко авылы янында батырларча һәлак була.

Аның фронтта чагында язган шигырьләре фронт газеталарында һәм Казанда •Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә басыла

ӘХМӘТ ЮНЫС (1916-1976)

1916 елның 15 октябрендә Татарстаннын Кукмара районы Әсән Елга авылында туа. 1931 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген башлый башлангыч мәктәптә балалар укыта, мөдир булып эшли. 1935-1937 елларда Чиләбе өлкәсендә-укытучы. Донбасс шахтерлары арасында пропагандист була. Шул чорда эшчеләр тормышына багышланган беренче шигырьләрен яза.

Ватан сугышы елларында Әхмәт Юныс башта Апае районының Чүрибураш МТСы политбүлегендә эшли, аннары, армия сафларына китә. 1942-1943 елларда «Ватан намусы очен» исемле фронт газетасы редакциясендә үзхәбәрче булып хезмәт итә

Сугыштан соң Әхмәт Юныс шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак таныла