Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ СӘХӘБИ

 

Арка таба, кул урлый

Мин шундый идем...

Белмим, сез минем кечкенә чагымны ничек күз алдына китерәсездер, әйтә алмыйм. Хәзерге кыяфәтемә, шөгылемә, эшләгән урыныма карап, һичьюгында. карале бу Рафаэль Сәхәбиев шундый шук, шаян, тәртипсез булган икән дип уйларлык түгел Чөнки, йөземдә зыялы караш, гәүдәм ыспай, һөнәрем—опера җырчысы, консерватория укытучысы' Мин үземне әллә нинди зур шәхес дип чутламыйм, ә шулай да Һәрхәлдә, татар жыр сәнгатен сөючеләр мине таныйлар, беләләр, хөрмәт итәләр Олы рәхмәт аларга! Ә менә яшьләргә, кайчандыр операда сәхнә тоткан җырчылар булганын белеп торсалар комачауламас иде Бу—СССРнын халык артисты Азат Аббасов, легендар Фәхри Насретдиновлар, сонрак буын— Хәйдәр Бигичевнын (мин ир-зат җырчыларын гына санап үтәм), әле дә исән- саулары—Мөнир Якуповларны, Руслан Дәминовларны һәм без фәкыйрегезне Мин үземнен бала чагымдагы кайбер ялгыш адымнарымны да һич яшерми язып бирергә булдым. Андый ялгышлыклар һәммәбездә булгалый. ләкин бу киләчәктә начар кеше булачаксын дигән сүз түгел әле Бүтән кабатламаска өйрәнәсен икән, алар сине бары тик тәрбиялиләр генә

Тамак кипкәч

Мина дүрт яшьләр булгандыр Жыенга (Сабан туе алдыннан бер ай чамасы бәйрәм вакыты) әче бал куялар иде Ул вакытларда әле хөкүмәт үз аракысы белән халыкны хәзерге кебек сыйламый, кибеттә дә шешәле шәраблар бу кадәр масаеп утырмыйлар иде һәркем кунаклар чакыра, ә кунакны чәй белән генә каршы алып, озатып булмый—«мәй» кирәк. Менә шул «мәй» мич башында чүмереп, матур гына җырлап утыра. Аны нәкъ Сабан туйларына өлгереп җитәрдәй итеп куялар Агач кисмәк , башында борыны. Әти көн саен тәмен татып карый, көчен, куәтен чамалый «Их, тагын әзерәк торса!—дип иреннәрен чапылдатып куя. Тәмледер инде, чокыр төпләрен ялап ала бит Икенче көнне тагын килә, бераз агызып ала: «Булгандыр инде, өлгергәндер, дия. Әллә сабан туй көненә өлгермәс дип курка, әллә бәрәнге утыртканда ял итәргә җай табып, чамалап керә Әйе, бәрәнге утыртабыз Әйтәм бит. мин әле бик кечкенә Нәрсә беләм сон мин9 Тәрәзәләр ачык, мин утыртучыларны күзәтәм Тамагым кибеп китте Тоттым да әти кружкасына теге кисмәктән шул «су»ны агызып эчеп куйдым Рәхмәт! Шундый тәмле компот булып чыкты ул'

Калганын әнкәй сөйли бер заман нишләп тавышы чыкмый сон бу баланын дип кереп карасам, син изрәп йоклап утырасын, ди Сөялеп кенә

Менә, җәмәгать, хәзер минем хәмер дегустациясендә осталыгымнын кайчан башланганын белдегез инде

Чалбар үтүкләү

Без гаиләдә биш малай, бер кыз үстек. Шулай үскәнгә кызлар эшен дә үзем башкара идем Беренче сыйныфка барган елны мина вельвет чалбар алдылар пиджәге дә шул материалдан иде Чалбарын ү земә үтүкләргә туры килде Инде мин аны бөтен кануннарына туры китереп башкардым Аннары сызгыра җырлый ындыр артлап. тыкрыктан мәктәпкә юналдем Чалбар шәп бит. күраләр микән9 Кинәт күтем чалбарга тоште күрәм. аркылыга үтүкләгәнмен бит. сыры як-якка туры килгән Ярый әле берәү дә күрмәде Өйгә йөгердем Тиз генә үтүкләп бирделәр

Һөнәр сайлыйм

Һәркем башыннан үтә торган нәрсәдер инде уд һөнәр сайлау. Кечкенә чагында әллә кемнәр булып бетәсе килә. Машина күрсән—шофер буласы килә, трактор күрсәң—тракторчы, комбайнчы буласы килү дә үтте минем баштан. Мәктәптә укыганда минем клоун буласым килде. Шәп һөнәр бит—бөтенесен келдерәсен. Аннан сон кинәт баянчы буласы килә башлады. Йөрәк сыза, их бер уйнап җибәрсәк, бөтен кызлар синеке булыр иде дим. Әйбәт музыкант булыр өчен нота белергә кирәк икән шул—авыр эш. миннән булмас. Бу хыялымнан өметемне өздем, ПТУга китеп бардым.

Әле бәләкәйрәк чагымда тракторларга, комбайннарга май ташучы булып урнашасым килеп киткән иде. Нигә дисезме? Безнен урамнан дегет арбасына утырып, калын тавышлы, авызына тәмәке капкан маржа апа үткәли иде Их, мин әйтәм, шунын кебек тәмәке тартып барсан иде!.. Шул хәтле җайлы эш—атка: «На. малкай!—дип кенә әйтәсе бит. Арба артына тагылган дегет чиләкләренә хәтле күнелгә якын тоела башлады, минсинайтим!

Менә инде артист булынды Жинел эш эзли-эзли килеп каптым. Моннан да авыр эш юктыр дөнья йөзләрендә!..

Солдат булып алдым

Әле солдат буласы килүемне язмаганмын икән Мәктәптә укыганда мин хәйран юан идем. Гәләфи киеп, солдат каешы буып йөрдем. Бишмәткә погоннар тагып саташтым. Бер вакыт, дәрес алдыннан каешны катырак тарттыруда ярышабыз. Мин жинәргә тиеш! Шул хәтле дә кысканмын бүксәне—каешны инде ычкындырып булмый! Тын кысылды. Агара башладым. Инде укытучы да керде. Берсенен дә гамендә дәрес юк—минем белән маташалар. Мине партага сузып салдылар, эчкә басып каешны ычкындырмак булалар. Инде «бетәм* дигәндә генә, ничек булгандыр ул, каеш ычкынып китте тәки. Ну көлделәр дә инде соңыннан, һәм журналга «2»ле дә чәпәлде әле.

Әтине танымадым

Иң кечкенә вакытымның бер вакыйгасын хәтерлим Минем әти бик оста артист иде. Алар бөтен укытучылар коллективы белән концертлар да, спектакльләр дә куялар. Яна ел кичәләре дә уздыралар—бер сүз белән әйткәндә, әллә ниләр кыланалар иде. Хәтеремдә Яна ел бәйрәме—чыршы кырыенда тезелешеп утырабыз. Кыш бабай килә дә берәребезнен исемен әйтеп, йә шигырь сөйлә ате ди. йә бие ди, җырла ди. Шул вакыт бу минем янга килде дә: «Әйдәле. Рафааль. һөнәренне күрсәт әле!»—димәсенме? Мин куркып елап җибәрдем. Кыш бабай шунда, сакалын аска тартып, йөзен күрсәтте. Шаклар каттым—әти икән бит бу. Шуннан соң тынычландым инде.

Бәлки, шушы мизгел миңа артистлык тылсымын таныткандыр.

Саңгырау

Беркөн әти белән әни кинога киттеләр. Без энекәш белән икәү өйдә калдык. Кино беткәч, болар кайтканнар, шакыйлар, шакыйлар, мин ишетмим икән Бүселеп йоклаганмын.

«Рафаэль, Рафаэль!»—дип кычкыргач, исәрләнеп верандага чыкканмын, ләкин, нишләптер тагын кереп ятканмын.

—Рафаэль, ач улым!

 

Мин:

 

 

»кжИЛ«яя

— Кем бар анда?—Тагын борылып киткәнмен Инде ярты сәгать рәттән кычкырганнар Әти балта алып өй почмагын төя башлаган:

—Рафаэль, Рафаэль!

Интегеп беткәннәр Энекәш тә уянмаган бит. ичмасам

—Нишлисен син, улым!—ди икән әти —Үлден мәллә’’

 

 
   

Шуннан сон алар беркайчан да кинога бармадылар. Ә бит югыйсә булачак җырчының колагы яхшы ишетергә тиеш.

 

Яшьләргә бер «этлек» өйрәтеп алыйм әле Хәер, хәзер андый заман түгел инде Кыяр урларга өйрәтмәкче идем Аны кул белән капшап табып булмый, фонарь кабызып йөрергә дә ярамый, күрергә мөмкиннәр

Без менә болай эшли идек Кыяр түтәленә аркан белән ятасың шунда, кай төшенне нәрсәдер каезлый - Кыяр дигәнен шул була инде Рәхәтләнеп җыясын

Ат билендә

Юктан килеп чыкмагандыр инде ул бәләкәй чакта ук волокушага печән, салам төяп ат белән эскерткә тарттырулар Атта йөрисе килү дә малай-шалайнын бер хыялы иде инде ул Җилдереп кенә ат өстендә төшке ашка кайту үзе бер могҗиза Күрше Раиф бигрәк оста иде ат дигәндә Йөгереп килә дә сикереп сыртына менә дә куна. Ә мин капка төбендәге утыргычка басып кына менә ала идем Минем атнын исеме «Липат». Шул хәтле куркак ат Бер заман чаптырып барам, басудагы чөгендер чүмәләсеннән куркып шып туктады бу Мин тимер сука кырыена мәтәлеп килеп төштем Сукага эләккән булсам. Рафа зль Сәхәбиев дигән артистны белмәгән булыр идегез. Ходай Тәгалә саклаган

Дустым Толик

Безнен Шәнгәнче авылы уртасында бик тирән һәм кин буа бар иде Андагы балык! Шунда бервакыт миннән олырак абыем Рафис белән бер тас балык тоттык Кармакка. Бик сон кайтканга күрә, кичен чистартып маташмадык, өстснә кәгазь каплап, чоланда калдырдык Иртән торсам—ике балык калган Мәчеләр ташып бетергән Әллә шуна күрә, мәче халкына хөрмәтем зур түгел Этләр белән бик дус үзе Безнен Сарбай белән Толик атлы этләребез бар иде Азарга мин кышын чана тарттыра идем, жәен бергә каз көтәбез, балыкка барабыз Толикны атып үтерделәр Кем атканын беләм. хәзергә хәтле шул абыйга хөрмәтем юк Аңлыйм да югыйсә, авылда чир таралган чак. Этләр тарага диделәр Нишлим сон. Толикны жәллим Ул бит ишек алдыннан да чыкмый иде. гел минем белән йөри иде

Без аны дусларым белән авыл башындагы тау итәгенә күмдек Кабере өстснә Монда ерткычларча үтерелгән Толик ята»—дип язып та куйган идек Күп еллар үтте, әле һаман шул тау кырыеннан үткәндә Толикны искә хлам

Яшәсен кунак кызлары

Мин. нигәдер, үзебезнең авыл кылларын яратмадым Хәер. яратмадыхг дип әйтү дөрес тә түгелдер Күз тошеп, акылдан шашып, анын өчен үләрдәй булып йөргәнем булмады Кечерәк вакытта, яз җиткәч, яшел чирәм чыккан җирләрдә кыллар белән төрле уеннар уйнаштырадыр идек Ул күбрәк малайлар уены була торган иде Кайсыдыр кызны яклаштырыбрак маташсаң—елатканчы үртиләр, янәмәсе. мин аны ярагам булып чыга. Ташаяк белән дә уйнадык, курчаклар белән дә Үсә төшкәч, бераз борын астына мыек чалымнары сызылгач, бергәләп Йөзек салышлы да уйнадык Ничек әле1

 

 

Зәй, Зәй, Зәйнәбем.

Атны кая бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп.

Зәйнәп чыкты ялт итеп!

Менә искә төште. Учларына йөзек салганны көтеп утыручы кызлар, малайлар күз алдына килде Берәүләре көенеп утыра, берәүләре сөенеп. Чөнки көенгәненә жә биергә, жә җырларга жәза бирелә, ә анын кулыннан бернәрсә дә килми, таланты юк. Сөенүчесе, кем йөзек салуына карап, куанып утыра. Их, мина салса иде ди. Бу фал аны яраталар дигән сүз дә бит әле. Малайлар йөзекне минем кем учына саласымны белеп торалар. Ул кызны сикереп чыкканчы ук тотып алалар Исемен әйтмим. Инде байтак еллар үтсә дә, жә оялыр.

Ә менә кунакка кайткан кызлар өчен үлә идек. Ул ял көннәре җиткәнен көтеп кенә торабыз—шәһәрдән безнен авылныкыларга ияреп кызлар кайта. Сабан туйлары җиткәнне көтүне әйткәндә юк Бер заман Мәскәүдән берәү кайтты Ул анын гәүдәсе, йөрешләре, чибәрлеге. Шунын кулын гына тотып карасам да дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмас кебек иде. Кулын тоттырды үзе—тән буйлап чымырдап кайнар ток йөгерде. Шунда көн тагын да ныграк эсселәнеп китте Русчалы-татарчалы итеп бераз сөйләштек тә әле. Тик нәрсә турында сөйләшкәнне хәтерләмим. Мин үземне—«Рафаэль!» дидем, ул үзен—«Гөлсинә!»—диде Без бүтән күрешмәдек. Ә ул сабантуй минем күнелдә иң шәп. ин матур бәйрәм булып истә калды Мәхәббәт ул булса була, булмаса юк. Ул китте, бетте, дөньяда яшәүнен мәгънәсе җуелды.

Әй, кызлар бетмәгән лә! Күрше Разим белән шәһәрдән кайткан кызларны озатырга керештек. Бер кичкә өчәр кыз «озаткан» чаклар булды. Разим икене дисә, мин өч кыз дим, ул: «өч!»—дисә, мин «дүрт!»—дим. Нәрсә, телнен сөяге юк бит, сынмый Минем баянда уйнарга өйрәнүем дә шул кызлар мина карамас микән дигән хыял белән бит инде. Кара мунчаларга кереп көне-төне шыгырдатуымның нәтиҗәсе хәйран булды. Кичке уеннарда, клубтагы «вечер»ларда мин идем инде баянда сыздырып уйнаучы. Тик файдасына караганда зыяны күбрәк шул. Ник дисән, кич буе уйнап утырасың, бер заман, инде таралышырга вакыт житәрәк, кызлар капылт кына торалар да клубтан чыгып шылалар Каласын шунда баяныңны кочаклап берьялгызын Чыгуына егетләр кызларны өлеләп бетергән булалар. Соңыннан мин дә жаен таптым тагын уйнап угырам-утырам да, шалт итеп баянны эскәмиягә куям, ишек төбенә барам да басам. Кызлар күтәрелеп ишеккә килүгә үземә ошаганын эләктереп тә алам.