Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫДАГЫ АЛТМЫШТА...

 

 Камил Кәримовка 60 яшь

«Елганы кинәт туктатсаң— ярларны җимерә...

Чабыш атын кинәт туктатсаң— йөрәге ярыла, һәм Фазыл да бүген, йөк төялгән арбасыннан тугарылып болынга куылган ат кебегрәк...»

К. Кәримов.

(«Ком сәгате» романыннан.)

—Әгәр дә бик өлкән яшьтәге кешегә: «Камил Кәримовка 60 яшь тулган дисәләр, «ул шулай яшьмени әле»,—дияргә, ә яшьрәк кеше, киресенчә, «ул шулай картмыни инде?»,—дияргә мөмкин. Синен өчен 60 яшь нәрсә ул?

—Үзем бик ашыгып яшәсәм дә, сонрак өлгердем. Кем өчендер, бәлки, картлыктыр, минем өчен исә—ир уртасы чагым. Зур-зур эшләрдән үземне чак-чак тыеп торам.

—Хәзер халык китап ны аз укый дибез. Син нигә язасын: укучы өченме яки язасын килгәннәнме?

—Язасы килгәннән Киләчәктә ябырылып укырлар дигән ялган хыял белән яшәмим, язмыйча булдыра алмыйм, гәрчә әдәбият тамагымны туйдырмаса да.

— Беренче язмшнны 14 яшьтә яздым дисен. Әдәбиятка урау юллар аша килгәнсең...

—Үземә нинди һөнәр кирәклеген тиз генә белә алмадым, эзләндем. Бәлки, озаграк эзләнгәнмендер...

—Әгәр дә Синең турында фильм төшерсәләр: «Юк, бу елларны кертмибез»,—дип әйтерлек елларын бармы?

—Балачагымны һәм соңгы 20 елымны кертер идем. Яшьлек елларын төшереп калдырыр идем, гел нужа, югалтулар... Ул елларда мин сагынырлык берни дә юк.

—Син Язучылар союзында, «Чаян» һәм «Казан утлары» журналларында эшләгән язучы. Әдәбият ның бүгенге хәле һәм киләчәге турында нәрсә әйтә аласын?

—Татар әдәбияты соңгы татар яшәгәнче яшәячәк.

—Кайсы һөнәрен күнеленә ин якыны: сәхнәдәгесеме, әллә язучылыкмы?

—Сәхнәдә мин үзем язган әсәрләрне сыныйм, анысы да минем өчен иҗат. Ул минем моңарчы тамагымны туйдырды, гаиләмне алып бардым.

—Үзеңнең кайсы сыйфатларыңны балаларыңда күрергә теләр идең?

 

—Оптимизмны. Хәзерге чор өчен бик тансык өмет ул Физик эштән курыкмасыннар иде. Мин бу дөньяда һәр нәрсәне дә гел үзем эшлим дип яшәдем. Алай ук та кирәк түгел икән. Күбрәк табигать белән аралашып яшәсеннәр иде. мониторлардан аерылып.

 

—«Уен» романынын прототибы үзен таныган диләр. Үпкә белдермәдеме?

—Беренчедән, бернинди прототибы юк. ул—җыелма образ Мин бер генә артист турында яза алмыйм, аларнын барысын да яратам Кемдер үзен таный икән, мин мона сөенәм генә. Димәк, образ белән укучыны ышандыра алганмын

Озак еллар матбугатта эшләү дәверендә әсәрләрен кире борып, кул бирешмәслек дәрәҗәдә дошманлашкан кешеләрен бармы?

—Алар бик күп. Үпкәлисе килгән кеше сәбәбен таба ул, гаепне әсәреннән түгел, башка кешедән эзли. Үпкәчел кешеләрнең шунысы да бар. үзләренең кеше кулъ­язмасы белән эшләгәннәре юк аларнын.

—Сент Экзюпери әйтә: «Мине азганнарымнан эзләгез»,—ди. Сине әсәрләрендә күреп буламы?

—Кызганычка каршы мин язганда биографиям­

нән котыла алмыйм Әле мина биографиямне язасы да язасы, һәр әсәремдә «Мин» бар

—Әсәрләрен вакыт сынавын уза алыр дип уйлыйсынмы?

Шу на омтылам да Бүгенге көнне генә язар өчен журналист булу да җитә. Ә минем хыя­лым—зур язучы булу.

—Син—татар язучысы. Тел, милләт, әдәби- ятнын киләчәге сагында торырга тешле кеше.

Үзеннән кирәк дәрәҗәдә өлеш кертәм дип уйлый­сынмы?

—Кызганычка каршы диалектизмнардан ко­тыла алмыйм. Әгәр дә инде мин авыл, саф татар телендә язам икән, димәк, өлеш кертәм дигән сүз. Шунадыр, мине тәрҗемә итеп тә булмый

—Син дөньяны үртсеңме, дөнья синеме?

—Без ниндидер пародияләр илендә яшибез. Үзебез җитәкче урында эшләмәгәч, гади халыкка читтән күбесе күренә Мин халык белән бергә көләм Халыкның көләсе килә, тешен кысып, курка-курка булса да көлә

—Туган авылын Шәле кинәя-кинәя олы юлга арты, абзарлары белән чыкты. Син аны дөньяга йөзе белән борырга теләмисенме?

— Миңа калса олы юлны Шәле артына салдылар Анын үз йөзе уртада калсын инде, күрәсе килгән кеше эченә керсен

—Бу дөньяда нәрсәдән куркасын?

—Кешеләрнең, җәмгыятьнең, сәясәтнең каты бәгырьлегеннән, ертлачлыгыннан куркам Киләчәк буын өчен дә куркам Җәмгыятьне баетабыз дип «кирәксез» кешеләрне күбәйттек Бер миллионерга бер бомж туры килә бездә хәзер

-Чибәр хатын-кыз күрсән синен күзләрен бии. сүзләрен бии. мыепаннын һәр бөртеге аерым-аерым бии башлый. Бу синен сокланулы табигый халәтенме яисә кешеләр каршында артистлануынмы?

—Бу-минем табигый халәт Әгәр кодрәтемнән килсә, җир Йөзендәге бөтен хатын-кызны бәхетле итәр идем Язучы булып китүем дә күзем төшеп йөргән кызны үземә каратасы килүдән башланды

-Элегрәк чит ил яки Мәскәү иҗат әһелләре турында тапшырулар караганда аларнын тормыш-көнкүрешләрен, затлы йортларда яшәүләрен күреп гаҗәпләнә

 

идек. Хәзер исә үзебездә дә шулай яшәүчеләр юк түгел. Иҗатташ дусларыңның кайберләренен бай тормышын күргәч, күңелеңдә ризасызлык тумыймы?

— Мина калса, байлык күбрәк хәрәм белән керә. Минем тормышым ул кадәр үк начар түгел. Әни гел: «Хәләл маллар насыйп итсен»,—дип тели иде Әнинең теләге кабул булды, әниләр догасы зур әйбер ул.

—Рус телен мәҗбүри өйрәнергә куйган кебек тагын берәр чит телне өйрәнергә кушсалар, кайсы телне сайлар идең?

—Кытай теленә мөкиббән түгелмен, гәрчә халкы күп булса да. Немец теле бик сөйкемле түгел. Инглиз телендер.

—Ни өчен?

—Ул хәзер аралашу теленә әйләнеп бара. Хәтта үзебезнең түрәләр дә өйрәнә башлады. Ә алар киләчәкне бераз алдан күрә белә.

—Бер китабың: «Үзеңне бел...» дип атала. Син үзеңне беләсеңме? Исемен җисеменә туры киләме?

—Гомеренең ярты юлына җиткәч кешенең фәлсәфәсе үзгәрә. Мин үземне- үзем көзгедән танымый башладым Үземә ни кирәген беләм. ләкин шуны ничек тормышка ашырасын белмим, тел белән аңлатып бетерә алмыйм Язганда әкренләп үземне ачам. Моңарчы үземне бик гади кеше дип йөри идем, бик үк гади түгел икәнмен. Ин мөһиме—мин явыз кеше түгел.

—Бер-ике ел элек Тукай премиясенә кандидатураңны куйдың. Синең өчен акчасымы, данымы кирәгрәк?

—Бездә хәзер бит исеме булган кеше генә санда, хөрмәттә. Әлбәттә, исеме. Тик гомере буе бюджет системасында эшләгән кеше өчен акчасы да бик мөһим.

—Әдәби җәмәгатьчелек синен иҗатка игътибарлы булдымы? Кайбер язучылар: «Мине күрмәделәр»,—дип үпкә белдерәләр...

—Ул әдәби җәмәгатьчелекнең чын йөзен кем белгән бит әле Күзгә-күз сөйләшкәндә мактыйлар, яшерен тавышка куйганда—киресенчә Бездә гадәттә графоманнарны гына иркәлиләр. Мин бик иркәләнеп үсмәдем.

—Иҗат кешеләренең күбесенә «вакытыңда картая белмәү» сыйфаты хас. Вакыт агышын үзендә сизәсеңме?

—Минем вакыт үлчәме башкачарак Әйткәнемчә, сон өлгердем, әкрен үсәм. Эшләнмәгән эшләр бик күп. шуңа күрә картлыктан бик куркам

—60 яшьтән соң Камил Кәримов нинди булачак?

—Әле яна гына «Игезәкләр йолдызлыгы» исемле роман тәмамладым Бу—минем, мин яши торган йолдызлык. Шушы романны тәмамлау белән икенче әсәр сюжеты туды. Язучы буларак, димәк, әле яшәячәкмен Мәйданнарга чыгып бил алышмасам да. иҗат, гаилә, мәхәббәт, саулык өчен көрәшә алырмын. Алла боерса!..

—Безгә дә синең уңышларыңны күреп сөенергә язсын!

ӘңгәмәдәшГөлзадә БӘЙРӘМОВА.